КАҺАРМАННАР ЕЛГАСЫ
үптән түгел Украинаның политик әдәбият нәшрияты «Днепр — каһарманнар елгасы» исемле китап чыгарды. Тышлыгында өстәмә бер аңлатма да бар: «Бөтенхалык батырлыгының дәлилләре». Авторлар коллективы бу уникаль җыентыкка Совет Армиясенең 1943—1944 елларда Днепр өчен алып барган тиңдәшсез сугышына кагылышлы документларны туплаган.
Күз алдыннан бер-бер артлы хәлиткеч ва-кыйгаларны тасвирлаучы эпизодлар үтә. Кыс- ка-кыска язмалар, күпсанлы фоторәсемнәр, архивлардан эзләп-эзләп тә таба алмаслык кадерле белешмәләр Нәтиҗәдә бу көрәшнең бөтен колачы, анда катнашучыларның батырлыгы, Совет Кораллы Көчләрен җитәкләүчеләрнең осталыгы, Коммунистлар партиясенең юлбашчылык роле бер бөтен булып гәүдәләнә.
Китапта китерелгән аерым эпизодлар безнең сугышчыларның гаҗәеп кыюлыгын, тапкырлыгын һәм ил хакына җаннарын да аямауларын раслыйлар. Менә «Правда» газетасының 1943 елгы 17 октябрь саныннан алынган берничә юл: «...Чал Днепр Туган ил өчен барган күп яуларга.шаһит. Аның тарихы могҗизалы риваять кебек.
сугышчылары күрсәткән батырлыклар алдында моңа кадәр булып үткән вакыйгаларның даны тоныкланып калды. Днепр ярларының мондый ук каһарманлык үрнәкләрен күргәне юк иде әле».
Җыентыкка кертелгән донесениеләр. фронт газеталарыннан алынган хәбәрләр елганы штурмлаучы сугышчыларны, вакыйгалар агышын ап-ачык күз алдына китереп бастыралар. Мәсәлән, 65 нче армия политбүлегенең 106 нчы Байкал укчы дивизиясенең 236 нчы штурм отряды тулысынча сугышка үз теләге белән килгән егетләрдән тора. Алар елганы Доев районында беренчеләрдән кичеп чыгып фронтка юл ачалар. Отряд командиры Хохлов, көймәләргә утырыр алдыннан: «Кем, аргы якка чыккач, Кызыл байракны беркетеп куярга тели?»— дип сорый. Егетләрнең барысы да бу җаваплы бурычны өсләренә алырга әзер икән. Байрак рядовой С. А Поповка тапшырыла Егетне беренче көймәгә утырталар. Дошманның яудырып торган уты астында көймә аргы ярга иң беренче чыгып җитә. Пс?пов, яраланган булуына карамастан, алга йөгерә, иң калку урынга җитеп, байракны кадап куя. Нәкъ шул мизгелдә дошман пулясы егетне аяктан ега. Поповның иптәшләре, байрак тирәсенә тупланып, яралы килеш, дошманнарга каршы торалар һәм икенче- өченче көймәдәгеләр килеп җиткәнче, шул урыннан кузгалмыйлар. Плацдарм мәйданы зурая, Кызыл байракның җилфердәве исә сугышчыларга көч өсти.
Шуңа охшаш донесениеләрдә Татарстан егетләре күрсәткән каһарманлыклар турында да укырга мөмкин. Мәсәлән, 53 нче армиянең 375 нче Харьков укчы дивизиясеннән 1243 нче укчы полкы элемтә ротасы радисты комсомол Исхуҗин тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәтә. өстен ә
дошманның автоматчылар төягән өч танкы килеп чыккач, Исхуҗин яңа гына яулап алынган плацдармдагы пушка янына йөгереп бара. Пушканың расчетындагылар барысы да һәлак булган. Тик тора. Исхуҗин берүзе пушкага «җан өрә», иң алдан килүче танкка төзәп атып җибәрә. Танк яна башлый. Дошман офицеры, танктан сикереп төшә дә Исхуҗиига ташлана, тик егет аңа атып өлгерә. Әле моннан соң да фашистларның җиде солдатын үтерә ул. Калган ике танк кире борылырга мәҗбүр була. Шул кадәр дә тигезсез сугышта
К
Әмма Кызыл Армия Полкның командалык итү пункты
җиңеп чыгуына Исхузин хатта үзе да газаплана. 84 нче Кызыл Байраклы укчы дивизиямен 201 нче полкында артиллерия батарея- сыиың разведка отделениесе командиры сержант Абзай Гыйзетдиновның кыюлыгын тел- дан-телгә сейлэп йөртәләр Ул дошман урнашкан Зиргә үтеп кера да, безнең артиллериягә хәбәр салып, үз естенә ут сиптерергә куша- Аның шул алым белән дошманга салган зыянын исәпләп тә бетерерлек түгел.
Китапта генерал-майор Гани Сафиуллин зи- тәклагән 25 нче укчы корпус күрсәткән ба-тырлыкларга аерым урын бирелгән.
Сугышчыларны берсеннән-берсе кыюрак адымнар ясарга чакырып, шәхси үрнәк күрсәтеп торучыларның күлчелеге — коммунистлар. Солдатлар армиядәге коммунистларның бары тик яхшы сыйфатларын гына, партиягә һәм Ватанга ихластан бирелгәнлекләрен гена күреп торалар.
60 нчы армия политбүлегенең 1943 ел 31 октябрь донесениесендә (бу документ әлеге китапта беренче тапкыр файдаланылган) 248 нче Кызыл Байраклы аерым укчы бригадасының бер коммунисты турында болай язылган: «...3 нче укчы батальон парторгы сержант Хатип Хөсәенович Хәсәнов. милләте — татар, Нехаевка авылы өчен барган кискен көрәш вакытында пулемет расчеты белән бергә дошман тылына үтеп керде һәм һич көтелмәгән яктан ут ачты. Фашистларның ут сип-терүче ноктасы һәм 40 сугышчысы юкка чыгарылды Батальон хәлиткеч һөзумгә күчәргә мөмкинлек тапты. Әмма пулемет расчетын- дагылар үзләре дә һәлак булган, Хәсәнов. берүзе калган иде. Яралы килеш, аңын зуй- гаичы, ул пулеметтан ут чәчүен дәвам иттерде. Үлем хәлендәге сержантны немецлар әсир итеп алалар һәм, күзләрен ачу белән. безнең частьларның урынын, сан-исәбен со-раштыра башлыйлар. Хәсәнов: «Коммунистлар Ватанны сатмыйлар»,— дип бер генә землә белән завап кайтара Егетне ерткычларча зәзаларга тотыналар. Башка бер сүз дә әйттерә алмаячакларына төшенгәч. Хатипның башын чабып өзәләр. Безнең частьлар авылга килеп кергәч, авыл халкы командирга батыр йөрәкле бу коммунистның гәүдәсен күрсәтә. Хатип Хәсәновка вафатыннан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә».
Совет Армиясенең Днепр буенда күрсәткән каһарманлыгы күпмилләтле булуы ягыннан да сокландыргыч. Мондагы зиңүләрдән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табылган 2569 сугышчы арасында гына да илнең 37 милләт вәкиле бар. Җыентыкта раслап күрсәтелгәнчә, аларның 1850 се — рус, 435 е — украинлы, 56 сы — татар. 45 е — белорус һәм тагын 33 башка милләт кешеләре Геройларның күпчелеге — коммунистлар Һәм комсомоллар. Мәсәлән, Герой исеменә лаек дип табылган 56 татарның 33 е коммунист. 6 сы комсомол булган.
Китапның йомгаклау өлешендә Днепр кичкәндә Советлар Союзы Герое исемен алган сугышчыларның тулы исемлеге, кайбер бүләкләү кәгазьләренең күчермәләре дә теркәлгән. Анда биографик белешмәләр дә бар. Тик, кызГанычка каршы, сугышчының нинди шарАларда, кайда, ничек Геройлыкка лаек каһарманлык күрсәтүе генә юк. Исемлектә кыскача гына шушындый мәгълүмат та булса, «Днепр — каһарманнар елгасы» китабының кыйммәте тагын да зураер иде
Владимир СКОРОБОГАТОВ.
Киев шәһәре.