Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКМӘК — ТОРМЫШ УЛ


езнең телдә һәрвакытта да янәшә торган ике сүз бар: «Җир» һәм «Ик^ләк» Бу сүзләр шулкадәр якын, бер-берсенә шул дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгәннәр ки, аларны хәтта ана һәм бала белән тиңләргә мөмкин
«Җир» сүзен без бик киң мәгънәдә аңлыйбыз. Бер караганда, ул иксез-чиксез галәм киңлегендә йөзүче зәңгәр планета булып күз алдына килә. Ә Җирнең космостан төшереп алынган рәсеме миңа һәрвакыт әле яңа гына мичтән чыккан икмәкне хәтерләтә.
Иелеп учка алган кара-кучкыл, көрән-сары, кызгылт-сары төстәге туфрак та — җир. Әмма, беренче карашка, төсе белән дә, исе белән дә ул кадәр шаккатырырлык булмаган шул туфрактан дөньяда иң газиз, иң татлы, хуш исле икмәк барлыкка килә.
Аңа бәйле рәвештә исә. ирексездән, үзәкләргә үтә торган ачы җилләр, күз ачкысыэ бураннар һәм чатнама суыкларда, түзә алмаслык җәйге челләләрдә басу киңлекләрендә эшләүче игенче күз алдына килеп баса. Ул бөтен хезмәтен, тырышлыгын һәм осталыгын ашлык үстерүгә бирә, тормышының мәгънәсен шуңарда күрә. Нәкъ менә шунлыктан безнең Ватан игенчегә иң олы хөрмәтен күрсәтә.
Халык тикмәгә генә «Икмәк — дөнья тоткасы, ил куәте», дими торгандыр Әйе. икмәк, чын мәгънәсендә—безнең куәт, иң зур байлыгыбыз ул.
Ай-Һай. авырлык белән табыла икмәк дигән бәһасез бу байлык! Ул тулысынча киләчәккә. өметләнеп көтүгә бәйле. Халыкта: «Көтү белән куып җитүдән дә авыр нәрсә кж»,— дигән әйтем бар. Көткәндә, иң яманы — билгесезлек. Бәлки шуңадыр, игенче һәр туар көнне дулкынланып каршылый, чөнки һәр туар көн аның хезмәтенә, тырышлыгы нәтиҗәсенә тәэсир итә. Көзнең ничек килүен чамалап тора үстергән ашлыкны хәвеф-хәтәрсез җыеп алып булырмы, арышын-фәләнен вакытында чәчеп өлгерерме, уҗымнар матур тишелерме? Аннан кышны көтә ул. Явым-төшемне күзәтә: кар катламы ничек? Уҗымнар зарарланырлык түгелме?
Инде көннәр озаеп, кояш чак кына туры карый башлады исә, игенче, нәкъ сабан туйлары якынлашуын сизенгән чабыш аты кебек, тәмам тынычлыгын җуя, бөтен барлыгын эчке бер ашкыну биләп ала. Андый чакта бер игенче генә түгел, бөтен авыл икенче ритм белән яши башлагандай була: амбарлар, машиналар тирәсендә ыгы-зыгы, зур җанлылык башлана. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр мотор тавышлары тынмый, күңелләрне урыныннан кузгатып дәртле гөрелте яңгырап тора Игенче өчен иң җаваплы ва-кытларның берсе— язгы чәчү җитә...
Чәчүләр тәмамлангач, игенче, маңгай сыпырырга вакыт табуына куангандай, бер мәлгә күкрәген тутырыл иркен сулыш ала. Әмма бу әле тынычлану түгел, ул һаман көтә, аның күзләре офыкларга барып тоташкан иксез-чиксез басу киңлекләрендә
Ул көтә, җирләрне тетрәтеп, күкләр күкрәп, шифалы яңгыр яумасмы? Яңгырлардан соң җылы көннәр утырып китмәсме? Андый вакытта игеннәр күзгә күренеп, буынга сикерә, басулар киңлегенә берни белән дә чагыштыргысыз хозурлык иңә
Әкренләп урак өсте якынлаша Таңнар атканда, басу киңлекләрендә, учына чыңлап торган алтын башак салып, дөньясын оныткандай тын гына торган кеше күрсәң,, гаҗәпләнмә, бу игенче булыр .
Дөньяда бердәнбер бәһа белмәс нәрсә бар ул — Җир. Игенченең эш урыны да. өмет-хыялы да. ният-максаты да шул Җир-анага бәйле. Икмәк һичкайчан да кешегә җиңел генә бирелмәгән. Мисал өчен Совет властеның беренче елларына мөрәҗәгать
Б
итү да җитә. Шул уңай белән Кокушкино һәм Апакай авыллары крестьяннарының 1922 елның 22 декабренда В. И. Ленинга язган хатларыннан бер езек китерәсе килә:
«Безнең элекке авылдашыбыз Владимир Ильич Лёнин-Ульяновка.
Кокушкино һәм Апакай авылы гражданнарыннан.
Безнең кадерле иптәшебез Владимир Ильич, иң беренче Сине кузна, качыш уеннары уйнау һәм урамнарда бергә атлар саклау буенча белүче авыл картларыннан Сиңа сәлам җибәрәбез Ул вакытлардан соң күп еллар үтте, бик күл үзгәрешләр булды инде.
1917 елның Октябренда Совет властеның беренче кушуы буенча бетен алпавытлары- бызнЪ|ң, шул исәптән үзебезнең авыл кулагы Н. Фадеевның да, тетмәләрен теттек. 1918 елда барыбыз да бердәм рәвештә Кызыл Армиягә язылып, Советлар Россиясен өстебезгә килүче дошманнардан — алпавытлардан, генераллардан һәм капиталистлардан сакладык.
Шуннан соңгы елларда безнең якларда иген уңмады, ачлык булды, кешеләр һәм терлекләр чума вакыТындагыдан да күбрәк кырылдылар.
Шуның нәтиҗәсендә безнең хуҗалыкларыбыз коточкыч белделәр, алармы хәзер бу хәлдән бары тик бетен җәмәгать белән генә чыгарырга мөмкин.
Таза, исән бергенә семья да. бер генә төзек йорт та калмады. Ачлык барысын да ялап алгандай итте.
Без Сиңа, үзебезне изелүдән коткаручыга, бик шатланып нинди дә булса бүләк җибәрер идек, тик бернәрсәбез дә юк...»
Икмәк турында сөйләгәндә җир-анага, табигатькә, икмәккә мөнәсәбәт мәсьәләсенә дә кагылмый үтеп булмый. Җир кадерен, икмәк тәмен белү кешедә бик яшьли тәрбияләнергә, тагын да үтемлерәк итеп әйтсәк, ана сөте белән керергә тиеш. Югыйсә бит әле ипине әрәм-шәрәм итү. шәһәр җирләрендә аны урамнарда аунату яки чүплеккә чыгарып ташлау кебек күренешләр дә очраштыргалый.
Мондый очракларда, ирексездән, шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың «Икмәк» дигән шигъри әсәре искә төшә.
Оныттык та мыни —
Сыер җигеп.
безме кырда иген икмәдек?
Бер сыныгы өчен ирсез, атсыз, бил сындырып, михнәт чикмәдек?
Оныттык та мыни —
валчыгы да
Әҗәл даруыдай елларны?
Дөнья базарында ул хәзер дә алтын бәясеннән югары!..
Әйе. икмәк—ил тоткасы. Кояштай кадерле ул. Аны әрәм-шәрәм итүчеләр бик борынгы заманнардан бирле иң каты җәзага тартыла торган булган Икмәк салучыларның да дәрәҗәсе бик югары булган Борынгы Грециядә, мәсәлән, икмәк сала бөлүчеләр дәүләтнең югары җаваплы урыннарына да утыра алганнар. Борынгы герман дәүләтләрендә күмәч пешерүчене үтергән җинаятьче башка һөнор иясен үтерүгә караганда өч тапкыр катырак җәзаланган. Ә борынгы Римда икмәк салучы кол гладиаторлардан да югарырак бәяләнгән.
Күп гасырлар үткән, барлык ризыкларның башы булган икмәккә карата хөрмәт һич кимеми Икмәккә, җир-анага мөнәсәбәт турында сүз чыкканда, минем күз алдыма ике төрле күренеш килә берсендә, чал сакалы биленә җиткән йөзьяшәр карт, җир-ана өсте- иә иелеп, алмагач үсентеләре утыртып йөри Ул белә: үзе утырткан бу агачларның җимешен бәлки аңа авыз итәргә дә туры килмәс Әмма ул үзе өчен түгел, аңардан соң киләсе буынны күздә тотып бил бөгә Икенче бер күренештә дө бер бәндә Монысы инде үзе утыртмаган, хезмәтен куймаган агачларның җимешен җыеп кына калмый, агачның ботакларына кадәр ботарлый Тик аның карыны тук булсын, башкаларда аның эше юк Элек-электән, кешене әхлакый яктан бәяләгәндә, аның җир-анага, икмәккә булган мөнәсәбәтенә караганнар. Юньле кеше үзен бар иткән табигатькә, аның иң кадерле ризыгы икмәккә карата мәрхәмәтсез була алмый.
Бу мәкаләне язарга утырганчы, өлкән буын язучыбыз Нәкый ага Исәнбәт төзегән татар халык мәкальләре томнарын алып, икмәк турындагы бүлекләргә күз йөртеп чыктым. «Икмәктән олы аш юк., «Икмәк һәрнәрсәгә баш» дигән мәкальләре белән бергә «Ипинең бер валчыгы да мәчеттән олы» яки -Икмәк коръәннән олырак» дигән мәкальләрне укып, тирән уйга чумдым Күргәнебезчә, икмәкне үзенең маңгай тире белән сугарып
тапкан гади халык элек-электан үк инде ипине диннән өстен күргән. Элекке этика кагыйдәләре буенча, икмәк өстенә коръән кую да тыела торган булган.
Әбиемнең бер хикәятен гомерем буена да онытасым юк. Имештер, бер фәкыйрь мосафир, юл читенә утырып, тамак ялгап алырга булган. Ашаганда, ялгышлык белән, бер валчык икмәген җиргә төшергән. Күпме генә эзләсә дә. таба алмаган. Ахыр чиктә мосафир, валчыгы аяк астында калмасын, башкалар аны таптап мәсхәрәләмәсен өчен, шул урынны киртәләп куйган, ди. Бераздан соң бу фәкыйрь кинәт кенә баеп киткән.
Әбием авызыннан ишетелгән бу әкиятнең мәгънәсенә төшенү әллә ни кыен түгел. Сүз икмәк валчыгын алтын бөртегеннән өстен күрү турында бара.
Халык икмәкне изге ризыктан санаган. Аны сыңар кул белән тоту, аны ямьсезләп сындырып алу зур гаептән саналган. Ипине кайнар йөрәк тибеп торган күкрәккә терәп кисәргә өйрәткәннәр. Бу — икмәк йөрәк белән, җан белән берүк дигән сүз шикелле.
Икмәккә кадер-хөрмәт бүгенге көннәрдә тагын да артырга тиеш. Бездә, җир-су, табигатьнең бөтен байлыгы халыкныкына әверелгән илдә, башкача булуы мөмкин дә түгел Шул ук вакытта җирнең сокланып туймаслык могҗизасы булган икмәк өчен җәмгыятебезнең һәрбер шәхесе җаваплылык та тоярга тиеш.
Шушы урынга җиткәч, янә бер хатка мөрәҗәгать итәсе килә. Атаклы педагог В. Сухомлинскийның әтисе язган хат ул. Аны әти кеше улына яңа уңыш оныннан пешерелгән беренче икмәк янына тыгып җибәргән. Анда мондый сүзләр бар: «Көндәлек ризыгың булган икмәк турында онытма, улым. Мин аллага ышанмыйм, әмма икмәкне изге, дип атыйм. Синең өчен дә ул гомерең буена изге булып калсын. Икмәкнең нинди кыенлыклар, авырлыклар белән табылуы турында бер генә минутка да онытма. Минем әтием, синең бабаң Омельконың крепостной булуын һәм аның, җир сукалаганда, буразнага капланып үлеп калуын онытма. Хәзергә, син укып йөргәндә, кемнәрнеңдер, кара тир түгеп, сиңа көндәлек ризык-икмәк хәзерләвен онытма. Укуыңны тәмамлап, укытучы булгач та, икмәк турында онытма. Икмәк — ул кешенең хезмәт җимеше, киләчәккә өмет, синең һәм синең балаларыңның намусын үлчи торган өлге икәнлеген онытма. Безнең буынның тамыры — хезмәт халкы, Җир-ана һәм икмәк икәнлеген һичкайчан да онытма».
Каенның яме—яфрак белән туз, өстәлнең яме—ипи белән тоз. ди халык. Әйе, халкыбызның бик күп әкият-хыяллары, җыр-моңнары, табышмаклары, риваять-сына- мышлары җиргә һәм аның иң бөек җимеше булган икмәккә тоташа. Халкыбыз борын- борыннан үзенең өметләрен җиргә, икмәккә бәйләгән. Ул икмәкне кадерләп, кызыл ашъяулыкка төреп, иң кадерле урында саклаган. Аның валчыгын да әрәм-шәрәм итмәгән, чөнки икмәк өчен күпме хезмәт куярга, нихәтле маңгай тире түгәргә кирәклеген һәм икмәктән дә олырак аш юклыкны тирәннән аңлаган ул.
Хәзер заманнар үзгәрде, авыл хуҗалыгы эшләре тагын да катлауланды. Җир эшкәртү ысуллары үзгәрде, игенче кулына көчле машиналар тапшырылды. Әле дә хәтеремдә: колхоз һәм совхоз җитәкчеләре, игенчелек белгечләре җыелышында берәү колхозчы хезмәтен симфоник музыка белән чагыштырган иде. Урынлы һәм бик тапкыр чагыштыру. Белгәнебезчә, симфоник музыка—иң четерекле, иң катлаулы музыка. Дистәләрчә кешеләрдән торган оркестрдагы бер генә музыка коралы чак кына ялгышса да. симфония үзенең камиллеген югалта, ямьсез яңгырый. Авыл хуҗалыгының да бер генә тармагы чатакланса да. шунда ук аның гомум эшкә начар тәэсире сизеләчәк.
Бүгенге сүзебезне игенче хезмәтенә багышлауның сере дә бар. Аның өчен тагын җаваплы чор җитте. Ил табынының нинди булуы игенче фидакарьлегенә, бу чорда ни дәрәҗәдә оста эшләвенә бәйле. Хәер, игенче осталыгы һәрвакыт кирәк: кышын да, язын да, челләләрдә дә, уракка төшкәч тә. Ул һәрвакыт икмәк өчен тьрыша. Күз алдымда — игенченең мәһабәт гәүдәсе. Күлында тәмам җитлеккән, эре орлыклы тук башак...
Юк, аның өчен гади башак кына түгел бу. Ул аңа — җирдән җегәр, кояштан нур алып үскән бу салмак башакка—рәссам яңа гына ясап бетергән үз әсәренә карагандай сокланып, онытылып текәлгән. Кулындагы зыңлап торган тулы башакка горурлык хисе кичереп карый ул.
Республикабыз игенчеләре алдында быел гаять зур. гаять катлаулы бурычлар тора. Партиянең XXVI съезды, КПСС Үзәк Комитетының аннан соңгы Пленумнары карарларын тормышка ашыра барып, ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтәргә тырышалар алар. «Азык-төлек программасы — бөтен халык эше», дибез икән, бу да авыл эшчәннәренең бурычын арттырганнан-арттыра. Шунлыктан алар елның һәр фасылына зур әзерлек белән киләләр. Мул уңыш алу өчен таңны таңга ялгап эшләргә дә ризалар. Җитлеккән игеннең һәр башагы шуңа күрә бик кадерле, һәм һәркем аны олыларга тиеш.