ИКМӘК ҺӘМ СУ
еше гасырлар буе иген игү тәҗрибәсе туплаган һәм табигатьнең иң зур могҗизасы булган ашлыктан тотрыклы уңыш алу турында хыялланган. Әмма җирне кара тир белән сугарса да, аның якты өметләре еш кына челпәрәмә килә барган. Әйе, икмәк кешегә һичкайчан да ансат кына бирелмәгән. Урта Идел буйларында яшәүчеләр исә аны борын-борыннан аеруча зур көч куеп, тир түгеп җитештергәннәр. Безнең якларда еш кабатланып торган аяусыз корылыклар игенче алдына сынау артыннан сынау куйган. Чал тарих битләрендә, тирән яра эзе сыман, өнне алып, шомлы-афәтле еллар да очраштйргалый.
Бәлки шуңадыр, һәр буын кешеләре игенчегә мәдхия укыганнар, аның ифрат авыр хезмәтен олылаганнар Мәсәлән, рус халкының бөек шагыйре Н. А. Некрасов болай дигән «Игенче — бөек кеше, дөнья аның турында беркайчан да — шатлык килгәндә дә, кайгы килгәндә дә онытмады, беркайчан да онытмас Икмәк телеме ат башы кадәр алтыннан да кыйммәтрәк»
Билгеле булганча, безнең республика игенчеләре дә авыл хуҗалыгы эшләрен катлаулы табигый шартларда алып баралар. Соңгы елларны гына күз алдына китерик. 1970 елдан санасак, шуларның нибары биш елы гына авыл хуҗалыгы өчен азмы-күпме уңай булды. Соңгы 50 елга күз салсаң, монда тагын да кырысрак күренеш: шул чорның 32 елында корылык интектерде.
Инде башка төрле саннарга мөрәҗәгать итик. Мәсәлән, бер тонна уҗым ашлыгы алу өчен 700—750 тонна су кирәк. Сабан культуралары суны тагын да күбрәк сорыйлар, бер тонна бөртек алу өчен 800—900 тонна су тотыла. Яшелчәләргә дымның аеруча мул кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Мәсәлән, кәбестәнең бер гектарыннан 500 центнер алу өчен генә дә 4000 тонна өстәмә су кирәк Мондый мисалларны бик күпләп китерергә мөмкин булыр иде.
Шуңа күрә дә җирне тиешенчә сугару крестьянның борын-борыннан килгән хыялы булган. Тик бу максатка ирешү өчен аның көче дә, мөмкинлеге дә җитмәгән Бары тик совет власте гына крестьянның өметләренә яктылык сирпеде. Совет властеның беренче көннәреннән үк сугару системаларын җайга салу кирәклеге көн тәртибенә куелды. В И. Ленинның мелиорацияне җир эшкәртүдә инженер-техник алым итеп кенә түгел, ә властьны үз кулына алган пролетариатның стратегик һәм тактик чарасы итеп тануы һәркемгә билгеле 1921 елның 29 апрелендә кабул ителгән «Корылыкка каршы көрәш» дигән тарихи карар — моның ачык мисалы. Анда, корылык белән көрәш— партия һәм хөкүмәтебезнең авыл хуҗалыгын күтәрүдә иң әһәмиятле, беренче чираттагы чарасы дип, басым ясап, ассызыклап әйтелә.
Безнең республикада мелиорация эшләренә егерменче елның башларында ук керешелде Бу әһәмиятле эш белән җитәкчелек итү өчен аерым идарә дә оештырылды. Дөрес, ул вакытта әле җир, тулысынча диярлек, кулдан яки бик гади җайланмалар ярдәмендә генә эшкәртелә иде. Куакларны кисү, кәс турау,
К
сугару каналлары казу — барысы да көрәк, балта, тимерчелектә генә ясалган кораллар ярдәмендә башкарылды Хәтта шул чаралар да тиз арада бөртекле, кузаклы культураларның, чәчелгән үләннәрнең, яшелчәләрнең уңышын сизелерлек күтәрү мөмкинлеген бирде Мәсәлән, Кама Тамагы районындагы Чернышевский мелиорация-тәҗрибә хуҗалыгында 1927 елны чөгендердән — 336, бәрәңгедән — 135, үләннән 62 центнер уңыш алынды Ә инде 1934—1940 елларда, республикабызның Куйбышев районында тәҗрибә басулары булдырылды Икенче бишьеллыкта инде сугарыла торган җирләрнең мәйданы 9610 гектарга җиткерелде Бу. әлбәттә, ул чор өчен зур җиңү иде Татарстан беренче тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән еЛЛар иде бу
Бөек Ватан сугышыннан соң җирне сугаруга, корылыкка каршы торучан урман теземнәре утыртуга аеруча зур әһәмият бирелә башлады, чөнки бу чаралар үзенең тормыш чанлыгын, тотрыклы уңыш чыганагы булуын исбат итеп өлгергәннәр иде инде Тагын саннарга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мәсәлән. 1946 елда мелиорация өчен 1,3 миллион сум акча тотылса, 1948 елда ул 2,6 миллион сумга җитте. 1950 елда инде бу чыгым 5.6 миллион сум тәшкил итә иде
Җирләрне сугаруның өченче этабы итеп, әлбәттә. КПСС Үзәк Комитетының 1965 елгы март һәм 1966 елгы май Пленумнарыннан соңгы чорны санарга кирәктер Совет халкы бу карарларны программ документ итеп каршылады Авыл хуҗалыгында аерым төстә мелиорация тармагы барлыкка килде. Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыклары, специальләштерелгән оешмалар булдырылды "
Бүгенге көндә Татарстанда 25 механикалаштырылган күчмә колоннаны (ПМК) берләштергән «Татмелиоводстрой» һәм «Татсельхозводстрой» трестлары эшли. Ә «Татгипроводхоз» институты һәр елны сугару системалары һәм гидротехник корылмалар өчен 2 миллион сумлык проектлар төзи Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгының тимер-бетон корылмалар ясый торган үз заводы, ремонт-техника заводлары, өч автохуҗалыгы, производство-техник комплектация һәм төзелешне механикалаштыру идарәләре бар
КПССның Татарстан өлкә комитеты партия съездлары һәм КПСС Үзәк Комитеты Пленумнары карарлары яктылыгында җирләребезне мелиорацияләүне яхшырту буенча максатлы эш алып бара. Моңа материаль һәм финанс ресурслары бирү дә елдан-ел арта Сигезенче бишьеллыкта бу өлкәдә 73 миллион сум акча тотылган иде, тугызынчы бишьеллыкта бу чыгым ике тапкырга артты. Агымдагы бишьеллыкның дүрт елында гына да ул 148 миллионга җиткерелде.
Инде шул чыгымнар бәрабәренә ирешелгән нәтиҗәне карыйк. Соңгы вакытта бу эшнең техник ягы сизелерлек яхшырды, сугарыла торган объектларны проектлаштыруның һәм төзүнең сыйфаты әйбәтләнде, су белән тәэмин итү хуҗалыкларының материаль-техник мөмкинлеге ныгыды
Хәзерге көнгә Татарстандагы сугарулы җирләр 235,4 мең гектар тәшкил итә. Әлеге бишьеллыкта гына да 38 мең гектар җир сугарыла башлады Бу мәйданнарның 73 проценты киң алдырып яңгыр яудыра торган машиналарга көйләнгән, ә 30 процент чамасы электрлаштырылган насос станцияләренә беркетелгән
Җирләрне сугару масштабларының һаман киңрәк колач алуы, бу шөгыльнең ышанычлы техникага нигезләнә баруы кадрлар әзерләүгә, аларның квалификациясен үстерүгә карата яңадан-яңа таләпләр куя
Бүгенге көндә Татарстан Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгының төрле тармакларында 7 меңнән артык эшче, инженер-техник хезмәткәр эшли Аларның 350 се югары һәм урта-техник белемле. Күп кенә алдынгы коллективларыбыз Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия социалистик ярышында, төрле конкурсларда җиңеп чыктылар Шундыйлар рәтендә, беренче чиратта, «Татмелиоводстрой», «Татсельхозводстрой» трестларын, Карамалыдагы 5 нче механикалаштырылган күчмә колонна коллективын. Брежнев шәһәрендәге
9 нчы механикалаштырылган күчмә колоннаны һәм тимер-бетон әйберләр ясау заводын. «Татгипроводхоз» институтын. Казан механикалаштырылган ремонт-төзелеш күчмә колоннасы коллективларын атыйсы килә. ТАССР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгының 50 дән артык эшчесе, инженер-техник работнигы СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде. 9 кешегә «РСФСРның атказанган мелиораторы». 40 кешегә «Татарстан АССР- ның атказанган мелиораторы» дигән мактаулы исемнәр бирелде
Соңгы елларда, эзлекле рәвештә эшләп, сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән коллективлардан Брежневның 9 нчы механикалаштырылган күчмә колоннасын күрсәтәсе килә. Планны вакытында һәм җиренә җиткереп үтәүдә Насыйбуллин Р С һәм Комиссаров Г Г бригадаларының тырышлыгы аерым игътибарга лаек. Бу ике бригада, социалистик ярышта җиңеп чыгып. Ю Гагарин исемендәге <Йолдызлы әләм» белән бүләкләнделәр.
Октябрь районы мелиораторларыннан Грачев В Н . Матросов В И.. Буадан Буланов А. М . Кретов Г П. һәм Чистайдан Мөхәммәтҗанов С М бригадаларының эшенә дә тел-теш тидерерлек түгел.
Җирне ел тәүлеге буена кадерләүче тагын бер коллектив уңганнарына да җылы сүз әйтми булмый. Бу — «Татсельхозстрой» трестының төзелешне механикалаштыру идарәсе комплексы хезмәткәрләре Осетрин П. И , Карманов С И һәм Люкин Н Т. иптәшләр җитәкли торган бригадаларның 20—30 градуслы салкыннарда да. җәйге челләләрдә дә тәүлекләр буе фидакарьләрчә эшләүләренә сокланмый мөмкин түгел
Республика мелиораторлары арасында менә дигән осталар үсеп чыкты. Мәсәлән. Саба районының 12 нче механикалаштырылган күчмә колоннасында эшләүче Сабитовлар гаиләсе һәрчак макталып телгә алына Гаилә башлыгы Миңләхмәт Хамитович Сабитов мелиорация эшенә иң авыр чорда. 1967 елда килде. Ул җитәкчелек иткән коллектив һәр елны иң югары күрсәткечләргә иреште Татарстан мелиораторлары арасында Миңләхмәт Хәмитович, иң беренчеләрдән булып. РСФСРның атказанган мелиораторы исеменә лаек булды Узган елда аны зурлап пенсиягә озаттылар Үзе китсә дә. коллективта өч улы калды аның Өлкән улы Наил — ун ел инде экскаватор машинисты, Шамиле—бульдозерда, кече улы Камил прораб булып эшли Уллары да берсеннән-берсе тырышлар, әтиләренә охшаганнар
Мелиораторларның социалистик ярышы авангардында Азнакай районындагы төзү-монтаж эшләрен хуҗалык исәбенә башкаручы участок бара. Бу бердәм коллективны Татарстанның атказанган мелиораторы Рәис Шәрифул- лин җитәкли. Әлеге подразделение коллективы узган елның .беренче һәм өченче квартал йомгаклары буенча Бөтенсоюз социалистик ярышта җиңеп чыкты. СССР Су хуҗалыгы министрлыгы һәм профсоюзлар Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагына лаек булды. Коллектив соңгы дүрт ел эчендә генә дә биш миллион сумлык эш башкарды, гидротехник корылмалар ясады, нәтиҗәдә районның сугарыла торган басулары тагын 2495 гектарга артты Бу мелиораторларның эше һәрчак югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Коллективта җитештерүчән хезмәт өчен шартлар да бар. механика мастерскойлары, гаражлар, бетон изгеч, тимерчелек — барысы да гөрләп тора Мелиораторлар колхоз-совхоз җитәкчеләре һәм белгечләре белән һәрчак тыгыз элемтәдә Кыенрак мәсьәләләрне гел бергәләп хәл итәләр.
Республиканың партия, совет һәм хуҗалык органнары сугарулы җирләрнең эффектлылыгын арттыру мәсьәләсенә зур җаваплылык белән карыйлар. Моны җир эшкәртүдә иң отышлы алым итеп, терлек азыгы җитештерү проблемасын чишүдә иң ышанычлы юл дип таныйлар. Хәзер сугарулы чәчүлекләрдә басу әйләнеше тәртипкә салына, югары уңыш бирүчән үләннәр чәчү алга сөрелә, яхшы орлыклар булдырыла. Сугарулы җирләрнең 95 процентлабы коллектив подряды белән эшләүче звенолар карамагына тапшырылган Нәтиҗәдә Балч'ач, Сарман,Чүпрәле, Тукай һәм башка районнарда сугарулы басуларның һәр гектарыннан 55-60 ар центнер азык берәмлеге ала башладылар Алдынгы хуҗалыклар арасында бу күрсәткечне 80-100 әр
центнерга җиткерүчеләр дә бар Чәчүлек җирләренең алты процент чамасын алып торучы сугарулы басулар хәзер республикада җитештерелүче үсемлек продукциясенең — унөч процентын, печән бёлән сенажның өчтән бер өлешен һәм барлык тамыразык белән яшелчәне бирә. Сугарулы гектарның продуктлы- лыгын арттыру терлекчелектә яңа уңышларга ирешүнең яңа юлын ачты.
Үткән елның ноябрь аенда партиянең өлкә комитеты пленумы. КПСС Үзәк Комитетының октябрь (1984) Пленумы карары яктылыгында, мелиорация эшләрен тагын да җанландыру мәсьәләләрен карады. РСФСР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы белән бергәләп җирләрне мелиорацияләү буенча программа булдырылды. Анда билгеләнгәнчә. 1990 елда безнең республиканың ясалма яңгыр яудырыла торган басулары —290 мең, 2000 елда исә 400 мең гектарга җиткереләчәк. Сугарулы җирнең җитештерүчән көчен арттыруга да әһәмият бирелә, аның һәр гектарыннан 70-80 центнер азык берәмлеге алу күздә тотыла. 1990 елга бу төр чәчүлекләрдән тулаем 1,5 миллион тонна, ә 2000 елга 2 миллион тонна чамасы азык берәмлеге җыярга планлаштырыла.
Алдынгы хуҗалыкларның моңарчы ирешкән уңышлары — бу бурычларның тормышчанлыгына ачык дәлил.
Җирләрне мелиорацияләү, сугару эшләрен оештыру, ясалма яңгыр яудырылган җирләрдән тотрыклы, югары уңыш алу буенча республикабызда шактый тәҗрибә тупланды инде. Балтач, Чирмешән, Тукай һәм башка районнарда сугарылган гектарның потенциаль мөмкинлекләреннән аеруча оста файдаланалар Берничә хуҗалыкка конкретрак туктыйсы килә Мисалга Тукай районының "Гигант» совхозын алып карыйк Бу хуҗалыкны 12 ел инде Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Зыятдинов җитәкли Монда сугару системалары кору эшенә 1973 елда керешкәннәр иде. Хәзерге-көндә совхозга беркетелгән 5300 гектар сөрү җирләренең 2880 гектары сугарыла. Бу эш җайга салынганнан бирле мелиорацияләнгән җирләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе алу өч тапкырга артты. Әгәр дә совхоз буенча тугызынчы бишьеллыкта һәр гектардан уртача 15 центнер ашлык алынган булса, унынчы бишьеллыкта ул 34 центнерга җитте, агымдагы бишьеллыкның дүрт елында уңыш 44 центнер тәшкил итә. Күпьеллык үләннәрнең уңышы 100 центнердан 500 центнерга кадәр күтәрелде Совхозда бөртекле культуралар чәчү мәйданының 50 процентка якыны сугарыла Шул мәйданнардан соңгы дүрт ел эчендә гектар саен уртача 50 центнердан артык уңыш алынды. Узган елда, табигать шартларының шактый ук кырыс килүенә карамастан, сугарулы җирләрнең һәр гектарыннан 53,3 центнер уңыш чыкты Бу — ясалма яңгыр яудыру осталары X Галәвиев, X Рамазанов. А. Муллахмәтов, Н. Яппаров һәм башкаларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Совхозда мелиорация системасы җайга салынганнан бирле, терлек азыгының нык базасы булдырылды Азыкның муллыгы аркасында терлекләрнең баш саны өч тапкырга артты. Бүгенге көндә монда 4300 баш мөгезле эре терлек бар. шуларның ике меңе савым сыеры Совхоз һәркөнне КамАЗчыларга 200 центнердан да артыграк сөт бирә.
Тукай районының «Коммунизм» колхозы ирешкән уңышлар да башка хуҗалыкларга үрнәк. Мондагы мелиораторларның 6 кешелек звеносын 1971 елдан бирле Мәгъсүмҗан Миңлебаев җитәкли Алар күпьеллык үлән үстерәләр Звено бу эштә үз технологиясен булдырды Шушы сугарулы мәйданнан 660 центнер сусыл үлән, 50 центнер әйбәт печән җыеп алынды Звено членнары СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медальләренә лаек булдылар Звено җитәкчесе М Миңлебаев Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Сүз уңаенда Балтач районының «Якты юл». «Яңа тормыш». «ВЛКСМның 50 еллыгы», «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге. Кама Тамагы районының «Кама», Минзәлә районының «Гигант»; Кукмара районының «Правда». Мөслим районының «Урожай»; Лениногорск районының «Спартак»; Алабуга районының «Волна революции», Актаныш районының
«Игенче»; Саба районының «1-Май». Биектау районының «Алга» һәм «Бөреле». Октябрь районының Хафизов исемендәге; Югары Ослан районының • Рассвет», Арча районының Ленин исемендәге, Лаеш районының «Новый», Түбән Кама районының «Түбән Кама» хуҗалыкларында да, җирне кадерләп сугарганда, нинди могҗизалар тудырырга мөмкин икәнлеге бик ачык расланды.
Азык-төлек программасында авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыруда мелиорациянең роле дә бик ачык дәлилләнде. Анда мелиорация системаларыннан файдалану һәм аларга техник хезмәт күрсәтүнең яңа оештыру формаларын кертү, сугаруның югары нәтиҗәле ысулларын куллануны киңәйтү, автоматика һәм телевизион идарә системаларыннан файдалану, мелиорация төзелешендә полимер материалларны киң куллану бурычлары да куелды Максатка ирешү ечен югары җитештерүчән сугару техникасы, машиналар һәм механизмнар өлгертүне тәэмин итү буенча да конкрет чаралар билгеләнде
Алга куелган олы бурычларны үтәүдә авыл хуҗалыгына республикадагы промышленность предприятиеләре зур ярдәм күрсәтәләр. 1984 елда кырыклап предприятие тырышлыгы белән терлек азыгы җыя торган КПКУ -75 маркалы комбайн ясалды. Үткән ел ук инде шундый 200 машина әзер иде, быел тагын 500 машина өлгерә. 1985 елны СССР Суднолар төзү, РСФСР Мелиорация һәм Су хуҗалыгы министрлыклары киң алдырып яңгыр яудыручы «Фрегат» машиналары чыгаруны җайга салды «Нармонский» совхозында үзебез ясаган бу җайланма көйләп тә куелды инде. Ел азагына кадәр без аларның санын 50 гә җиткерәчәкбез, киләчәктә исә ел саен 200 данә чыгарачакбыз. Бу яңа чаралар уникенче бишьеллыкта 50 мең гектар җирне сугарырга, 30 мең гектардагы элекке җайланмаларны яңартып төзергә мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәдә сугарулы басулардан 1,5 миллион тонна азык берәмлеге җыеп алыначак.
Октябрь Пленумында нәкъ менә шул турыда әйтелде, мелиорация эшендә колхоз-совхозларның үз инициативасын күтәрүгә аерым игътибар юнәлтелде Хуҗалыклар кемнәрнеңдер килеп ярдәм итүен көтеп тормасыннар, эчке мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышсыннар, су хуҗалыгы органнары белән берлектә үз җирләрен мелиорацияләү эшләрен башкаруда үз көчләренә ныграк таянсыннар иде
Сугарулы мәйданнар киңәю белән, көн тәртибенә су проблемасы килеп басты. Дөрес, беренче карашка, Иделе, Камасы, Агыйделе, Вяткасы булган Татарстан өчен*бу мәсьәлә әллә ни кыенлык тудырмас кебек. Чынлыкта исә авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү шактый авыр. Бу фикерне исбат итү өчен бер генә мисал китерәсе килә. Бүгенге көндә бездә төрледән-төрле 3,5 мең насос станциясе эшли. Алар берьюлы суыртсалар, бер тәүлек эчендә генә дә, берничә миллион тонна су кирәк булыр иде. Соңгы елларда исә сугарулы мәйданнар арта бара
Язгы ташу вакытында елгаларыбызның 75 процент суы агып китүне исәпкә алып, без бу байлыкны буаларда һәм сусаклагычларда тотып калырга, аннары алардан басуларны сугару өчен файдаланырга уйлыйбыз. Республикабызда 1200 буа һәм сусаклагыч булдырылачак Шуларның 375 е төзелеп файдалануга тапшырылды. Һәр елны, планда бирелгәнчә, 25-30 буа ясала
Чирмешән, Кукмара, Буа, Азнакай районнарында унар-уникешәр буа файда күрсәтә башлады инде
Хәзер безнең республикада даими сугару белән бергә су сиптергеч күчмә җайланмалар да киң кулланыла. Соңгы елларда мондый мәйданнар 3,5 мәртәбәгә артты һәм 40 мең гектарга җитте. Кукмара, Балтач районнарында бу ысул белән 2200-3700 гектарлап җиргә су сибелә Эштә коллектив, гаилә подряды алымнары алга сөрелә. 1984 елны мондый басуларның гектарыннан 800 центнер һәм аннан да артыграк тамыразык җыелды Гомумән алганда, республикабызның сугарулы басуларыннан 1200 мең тонна тамыразык җыелды, уртача һәр гектардан —450 центнер
Яшелчәчелек һәм бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар җирне сугарудан бигрәк тә зур файда күрәләр Бу төр азыклар исә безгә ел саен күбрәк кирәк була бара. Хәзер республикадагы яшелчә һәм бәрәңге бакчаларының 20 мең гектар чамасы сугаруга көйләнгән. Без яшелчә үстерүне «Тат- плодоовощхоз» берләшмәсенә үзәкләштердек. Аның совхозлары Зеленодольск, Биектау. Бөгелмә. Лаеш һәм Тукай районнарына урнашканнар
«Нармонский’, -Ворошиловский» совхозларында яшелчәчелек ныклы нигездә алып барыла. Бу хуҗалыклар Казан. Брежнев. Түбән Кама шәһәрләрен яшелчә белән тәэмиң итәләр.
Әле күптән түгел КПСС өлкә комитеты бюросы КПССның Казан шәһәр комитеты, халык депутатларының Казан шәһәр Советы башкарма комитеты һәм КПССның Брежнев шәһәр комитеты тарафыннан бәрәңге белән яшелчә җитештерүне арттыру, аларның сыйфатын яхшырту буенча алга куелган чараларны хуплады. Бу чаралар шәһәр янындагы авыл хуҗалыгы зоналарында. шәһәрләрдә бәрәңге һәм яшелчәләрне җыйганнаң соң эшкәртү, саклау пунктлары, махсус контейнерлар, консервлау цехлары булдвфуны күздә тота. Яңа кибетләр, саклау урыннары ачу. иске^ррен яхшылап төзәтү кебек бурычлар да алга куела. Аларны тормышка ашыруда Казан. Брежнев шәһәрләрендәге төзелеш оешмалары, промышленность предприятиеләре дә актив катнашачак.
КПСС Үзәк Комитетының октябрь (1984) Пленумында күрсәтелгәнчә, илне азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл кылу өчен иң әүвәл бөртеклеләр җитештерүне арттырырга кирәк. Бу бурычны үтәү хәзерге чорда һәр колхоз-совхозның. агропромышленность комплексларының, партия оешмаларының, кыскасы, республиканың игенчелеккә бәйле һәр кешесенең төп максаты Моңа ирешү юлы бер генә — иген үстерүне интенсив үсү юлыннан алып барырга кирәк. Быел ук инде уҗым культураларының 350 мең гектары, бодайның 200 мең гектары интенсив технологиягә нигезләп эшкәртеләчәк.
Республикабыз мелиораторлары 1985 елның үзенчәлекле, җаваплы ел булуын яхшы беләләр Бу — бишьеллыкны төгәлләү елы. сайлаулар үткәрү.
В. И Ленинның тууына 115 ел тулу. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы, бу — стахановчылык хәрәкәтенең 50 еллыгын каршылау, партиянең XXVII съездына әзерләнү елы. Шуныктан мелиораторларыбыз 1985 елга күтәренке йөкләмәләр кабул иттеләр. Хәзер һәрбер коллективта югары оешканлык, тәртипле иҗади хезмәт хөкем сөрә. Мелиораторларның күп кенә звенолары, бригадалары һәм комплекслары, быелгы кебек кырыс кышкы көннәрдә дә икешәр сменага бүленеп, ә кайбер урыннарда хәтта тәүлекләр буена кызу эш алып бардылар. Комплексларга техник ярдәм күрсәтү өчен махсус бригадалар билгеләнде һәрбер объектта диярлек җылытылган махсус вагоннар булдырылды, эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итү чаралары күрелде Хезмәтне шулай оештыру механизмнарны рациональ файдалануга, директив нормаларны арттырып үтәүгә мөмкинлек бирде Мелиораторлар яхшы беләләр: артык алынган һәр тонна ашлык, ит. сөт — халкыбызның тормыш хәлен яхшырту гына түгел, ул — тыныч тормышның өстәмә таянычы. Ватаныбызның оборона сәләтен ныгытуга безнең конкрет өлешебез.
Хәзер республикабыз мелиораторлары басуларда планда каралган уңыш үстерү өчен көрәш җәелдерделәр. Колхоз-совхозлар агропромышленность комплекслары белән яңартылган җирләрдән отышлы рәвештә файдалануга юнәлтелгән килешүләр төзиләр Сугару җайланмалары көйләнә, кадрлар өйрәтелә, ашламалар һәм үләннәрнең яхшы орлыклары әзерләнә.
Республикабыз мелиораторлары 1985 елны яңа уңышлар белән билгеләп үтү. дәүләт планнарын һәм алынган йөкләмәләрне үтәү өчен көчләрен кызганмаслар. дип зур ышаныч белән әйтергә була.