ӘДӘБИЯТКА ОЛЫ МӘХӘББӘТ
ГАЛИ ХАЛИТКА 70 ЯШЬ
РСФСРның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Гали Халит күп еллар дәвамында әдәбиятка һәм әдәбият фәненә олы мәхәббәт, тугрылык белән хезмәт итеп килә.
Гали Халит мәктәптә укыган елларында ук әдәбият белән кызыксына башлый ә 1930 елны Казанга килеп, педагогия техникумына укырга керә Әдәбияттан Әминә Халит, татар теленнән Җамал Вәлиди кебек укытучыларның дәресләре, техникумда М. Гафури һәм С. Сәйдәшев белән очрашулары Гали Халитның хәтер дәфтәрендә бик истәлекле булып язылып калган Аның биредә язган беренче шигырьләре Буа газетасында басылып
Педагогия институтының тел-әдәбият факультетына кереп укуы Гали Халитны әдәбият дөньясына тагы да якынайта. Анда ул Г. Нигьмәти, Ф Сәйфи-Казанлы, X. Бәдигый, Г Ал паров, Н. Хәким кебек күренекле тел-әдәбият белгечләренең лекцияләрен тыңлый, татар, рус һәм дөнья әдәбияты классикларының мирасы белән якыннан таныша. Институтта укыганда шигырьләр язуын дәвам итсә дә һәм алариың кайберләре өлкә матбугатында күренсәләр дә. соңгы курсларда укыганда Гали Халит инде үзендә, шагыйрьлектән бигрәк, тәнкыйтьчелек сәләте барлыгын ачыклый. Шуңа да ул төп кызыксынуын тәнкыйть өлкәсенә юнәлтә, Белинский. Чернышевский, Добролюбов, Писарев хезмәтләрен аеруча мавыгып өйрәнә. Институтны тәмамлар алдыннан язган мөстәкыйль иҗади эшен ул Такташ иҗатына багышлый. Укытучысы Г Нигьмәти аңа югары бәя бирә.
Гали Халитның тәнкыйтьче буларак танылуы Арча педагогия техникумында татар әдәбияты укыткан елларына (1936—1942) туры килә. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1937 елны—аңа нибары 22 яшь тулган чакта — күренә башлый. Шул елда Тукай иҗатын өйрәнүнең торышына караган һәм Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасы турындагы мәкаләләре басыла. Беренче адымнарыннан ук инде яшь тәнкыйтьченең әдәби әсәрләрне нечкә зәвык белән сиземләве, әдәбиятны ныклап өйрәнүе, Тукай һәм Так-ташка булган олы мәхәббәте ачык чагыла Татар әдәбиятының төрле чорында яшәгән ике классик шагыйрьгә мәхәббәтен ул гомере буена саклый, аларның иҗатларына даими рәвештә мөрәҗәгать итә.
Әнә шуннан соң Гали Халитның газета-журналларда әдәби хәрәкәтнең актуаль мәсьәләләрен күтәргән, татар әдәбиятының үсеш тенденцияләрен анализлаган, аерым язучыларның иҗатын тикшерүгә багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләре бер-бер артлы күренә башлый.
Язучылар җыелышында ул татар әдәбиятының гомуми торышына яки аерым жанрлар үсешенә караган докладлар ясый. Үсеш юлындагы кимчелекләрне ачып салган аның фикерләре тирәсендә еш кына җанлы бәхәсләр кабынып китә. Шулай итеп, әдәбият дөньясында ул үткен күзле, туры сүзле тәнкыйтьче буларак таныла. 1939 елны Г. Халит СССР Язучылар союзы члены итеп алына. 1942 елны Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә керүе аның тормыш юлын тулысы белән әдәбият һәм әдәбият фәне белән бәйли, бар кечем; сәләтен әдәбиятка багышларга мөмкинлек тудыра
Утызынчы елларның ахырларында ук Г. Халитның иҗаты тематик-проблематик яктан киң диапазонлы һәм төрле жанрларга бай булуы белән игътибарны җәлеп итә. Шул елларның җанлы әдәби хәрәкәтенә актив катнашу белән бергә ул татар әдәбияты тарихын өйрәнү буенча да системалы эш алып бара. Шулай да галимне аеруча кызыксындырган һәм фәнни өйрәнә башлаган чорны ачык билгеләргә мөмкин: бу — XX йөз башы татар әдәбияты. Г. Халит төп игътибарын әлеге чор татар әдәбиятының классик язучыларына— Г. Тукай. М. Гафури, Г Камал, Ш. Камал, М. Фәйзи иҗатларына юнәлтә.
XX гасыр башы татар әдәбияты безнең әдәбият белемендә иң нык ейрәнелгән өлкәләрдән санала. Шушы чор әдәбиятының идея-эстетик үзенчәлекләрен, үсеш закончалыкларын, иҗат методларының һәм әдәби стильләрнең хәрәкәтен ачкан нигезле һәм теоретик харЛтердагы тикшеренүләре белән Г Халит әдәбият фәнен үстерүгә кыйммәтле өлеш кертте Галимнең XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүдәге аерым күзәтүләре «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» (1948) исемле китабында дөнья күрде. «XX йөз башында татар әдәбияты» (1954) исемле коллектив хезмәттә дә Гали Халит — төп авторларның берсе.
Әдәбият белеменең бүгенге ирешкән югарылыгыннан караганда, галимнең бу чор хезмәтләрендә XX йөз башындагы әдәби хәрәкәтне катлаулы һәм бөтен бер процесс буларак яктыртуда системалылыкның җитмәве дә, аерым әдәби күренешләрне һәм язучыларны бәяләүдә дөрес үк булмаган карашларның урын алганлыгы да күренә, әдәби- фактик материалның тулы ук булмаганлыгы да Күзгә ташлана. Әмма бу кимчелекләрнең байтагы шул чор әдәбият белеменең һәм әдәби атмосфераның гомуми торышы белән билгеләнә иде.
Тарихилык принцибын әдәбиятны тикшерүдә төп маяк, төп нигез итеп алуы галимгә XX йөз башы әдәбиятының идея-эстетик үсешендәге байтак үзенчәлекле хасиятләрне күрергә, үсү баскычларын ачыкларга ярдәм итте. Шушы нигездә Гали Халит XX йөз башы татар әдәбиятының иҗтимагый-иде я колачы киңәюен, милли әдәбиятның электә булмаганча күтәрелешен һәм эчке яктан катлаулануын, төрләнүен күрсәтте, әдәбияттагы тирән үзгәрешләрне җәмгыятьтәге иҗтимагый-политик һәм милли азатлык хәрәкәтләре белән бәйләнештә һәм шулар яктылыгында карады. Г. Халит хаклы рәвештә халыкка мөнә-сәбәт һәм аның белән бәйләнеш мәсьәләсен милли әдәбиятның нинди юлдан барышын һәм язмышын хәл иткән факторларның берсе дип санап, халыкчанлык һәм реализм мәсьәләсен тикшерүгә җитди игътибар юнәлтте. Татар әдәбиятының демократик нигезе ныгуын, халыкчанлык һәм реализм өчен көрәшнең аңлы юнәлеш алуын күрүе дә, бу процессның үзәгенә халык шагыйре Г. Тукайны куеп каравы да галим хезмәтләренең отышлы ягы иде. һәм болар һәммәсе бергә Г. Халитның киләчәк тикшеренүләре өчен ныклы нигез булып ятты.
Гали Халит XX йөз башы әдәбияты турындагы тикшеренүләрен соңгы елларда да дәвам итеп, шул чор әдәбиятының идея-эстетик байлыгын тагын да тирәнрәк, күпьяклырак яктыртуга иреште, үзенең элекке карашларын тагы да тулыландырды һәм үстерде, иҗат методлары турындагы концепциясен яңа күзәтүләр белән баетты. Хәзер дә ул, мәсәлән, реализмны татар демократик әдәбиятының бөек казанышы һәм төпюлы буларак карый. Әмма, шул ук вакытта, галим башка иҗат методларының һәм агым- юнәлешләрнең әдәби хәрәкәттәге урынын, әһәмиятен читкә какмый яки кире яктан гына билгеләп узмый, ә аларның тарихи-социаль, милли җирлекләрен, тарихи заруриятләрен ачарга омтыла Аеруча романтизмның татар әдәбиятындагы мөстәкыйль юлын һәм реализм белән мөнәсәбәтен билгеләү буенча яңа фикерләр кузгатуын билгеләп үтәргә
Г. Халит, күренекле рус әдәбиятчыларының (М. Хралченко, У. Фохт) фикерләренә таянып, реализм һәм романтизм синтезы турында игътибарга лаек яңа концепция тәкъдим итте. Реализм һәм романтизм иҗат методларының бер-берсенә үзара тәэсире нигезендә XX йөз башы татар әдәбиятының сәнгатьчә зур яңарыш кичерүе турындагы фикерне Г. Халит моңарчы да әйтә килә иде. «Тизләтелгән әдәби үсеш һәм иҗат методлары» (1971) исемле мәкаләсендә ул әлеге фикерне тагын да үстереп, шушы синтез өченче бер башлангычның, әдәби юнәлешнең—романтик реализм агымының тууына нигез булуы турында языл чыкты.
Г. Халит XX йөз башы татар әдипләренең иҗат индивидуальлеген өйрәнү буенча да әһәмиятле хезмәтләр иҗат итте. Аның озак еллар дәвамында аеруча яратып өйрәнгән әдибе—Габдулла Тукай. Бөек шагыйрьгә багышланган монографияләрендә' ул Г. Тукайның XX гасыр башы татар әдәбиятында тоткан урынын, аның дөньяга карашы һәм фикерләре үсешен, халыкчанлык һәм реализм өчен көрәшен, шагыйрь үткән юлның тарихи-әдәби фонын мөмкин кадәр тулы һәм киң ител күрсәтүгә иреште. Г Халит соңгы елларда шагыйрьнең образлы фикерләү дөньясына тирәнрәк үтеп керергә омтыла, иҗатындагы новаторлыкны, поэтикасындагы үзенчәлекләрне ачу буенча уңышлы эзләнүләр алып бара
Г. Халит татар совет әдәбияты тарихын өйрәнү буенча да озак еллар дәвамында нәтиҗәле эш алып бара. Татар совет әдәбиятының үсеш этапларын гомуми пландарак күрсәткән беренче мәкаләләрендәге күзәтүләрен дәвам итеп, ул төп игътибарын совет әдәбиятының егерменче елларын тикшерүгә юнәлтте. Илленче елларда әдәбиятчыларга
яңа бурыч —татар совет әдәбияты тарихын язу эше йөкләтелде. Моңа Г. Халит та тартылды. Тикшерү өлкәсе итеп егерменче еллар әдәбиятының сайлануы исә галимнең фәнни кызыксынуы белән дә турыдан-туры бәйле иде. Мәгълүм булганча, XX йөз башы әдәбияты Октябрь революциясенә кадәрге вакытны эченә ала. XX йөз башында иҗат итеп килгән күп кенә әдипләрнең иҗаты Октябрь революциясеннән соң да дәвам итә һәм яңа сыйфатлар белән байый. Галим өчен бер үк язучының ике тарихи чордагы иҗатын өйрәнү, жанр, стиль, иҗат методларының яңа дәвердәге үсеш тенденцияләрен күзәтү кызыклы да, отышлы да иде.
Г. Халитның бу чор әдәби хәрәкәтенә караган хезмәтләрендә күп мәсьәләләр күтәрелә, татарәдәбиятындагы гуманистик һәм халыкчанлык традицияләренең Октябрьдан соң нинди яңа хасиятләр белән баюы, язучылар иҗатында нинди яңа сыйфатлар тууы, кыскасы — яңа чор әдәбиятының новаторлыгы, социалистик реализм методының тууы һәм үсеше, аның башка әдәби методлар белән бәйләнеше кебек гаять җитди һәм катлаулы мәсьәләләр яктыртыла. Яңа иҗат методының тууын катлаулы һәм каршылыклы процесс буларак аңлатуны шулай ук галимнең хезмәтләрендәге отышлы як итеп күрсә-тергә кирәк. Егерменче еллар әдәбиятында күп төрле эстетик тенденцияләр хәрәкәт итә, күп төрле эстетик платформалар мәйданга чыга. Г. Халит хаклы күрсәткәнчә, яңа методның формалашуы төрле төркемнәрнең алдан тәкъдим иткән әзер рецептлары һәм сукмаклары буенча бармый. Яңа метод чынбарлыкның каршылыклары һәм әдәбияттагы идея-эстетик фикерләрнең катлаулылыгы эченнән үзенә юл сала, көрәшкә туа һәм көрәштә сынала.
Татар әдәбият фәне теория мәсьәләләренә һаман ныграк игътибар итә. союз күләмендә кузгатылган сөйләшүләргә илтифатлырак була бара, әдәби иҗатның, әдәби процессның үзенчәлекләрен ачуга кыюрак омтылыш ясый. Шушы тенденцияләр Г. Халитның татар совет әдәбиятының егерменче еллардагы үсеш юлын яктырткан хезмәтләренә дә хас.
Такташ турында әдәбият фәнейдә җитди сүз әйтүче галимнәрнең берсе Гали Халит .булды. Ул соңгы елларда шагыйрь иҗаты турында ике монография бастырды. (Шагыйрь, чор, герой. Казан. 1971; Поэзия дерзаний. Казан, 1980.) Такташ иҗаты бу хезмәтләрдә бер мәсьәлә — әдәби метод һәм герой проблемаларына бәйләнештә яктыртыла. Шагыйрь иҗатын әнә шулай әдәбиятның үзәк проблемасы яктылыгында һәм бер фокус тирәсендәрәк карау авторга әһәмиятле күзәтүләр ясарга ярдәм иткән. Монографиядә Такташ иҗатында барган идея-эстетик үсеш, иҗат методында туган үзгәрешләр, герой эзләүдә һәм табудагы үзенчәлекләр һәм каршылыклар үзләренең калку нокталарында, киң һәм бай әдәби фонда ачылалар.
Ул шагыйрь иҗатына бәйләп гыйсъянчылыкның татар әдәбиятына хас әдәби-тарихи җирлеген, образлы фикерләүдәге үзенчәлекләрен ача, егерменче елларда «революцион шәхеснең формалашу тарихында зарури бер буын» булуын күрсәтә. Г. Халит гыйсъянчылыкның татар әдәбиятында туган үзенчәлекле бер күренеш булуына нык акцент ясау белән бергә, аның каршылыклы һәм йомшак якларын да билгеләп уза.
Г. Халит язучыларның идея-эстетик үсеше белән аларның иҗат методы арасына тигезлек билгесе куюга, романтик типтагы фикерләүне «кимчелекле» итеп санауга хаклы рәвештә каршы чыга һәм Такташның иҗат методындагы эволюциясен, романтик рухтагы үсешен конкрет мисалларда күрсәтә.
Такташның егерменче еллар ахырына таба яңа герой эзләвендәге үзенчәлекләре хезмәттә аеруча бер тулылык белән тикшерелә. Герой характерының үзгәрүе — космик төшенчәләрдән акрынлап читләшә барып, көндәлек тормышка якынаюы, настроениеләрен- дә элекке романтик контрастлар кими башлавы, ярым тоннар һәм психологик нюанслар көчәюе кебек хасиятләр шактый дәлилле ачылган.
Г. Халитның Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар әдәбияты, әдәбият белеме турында да әһәмиятле тикшеренүләре бар. «Җиңү тойгысы» исемле мәкаләсендә (1945) Г. Халит, әдәбиятчылардан беренче буларак, сугыш чоры татар әдәбиятын яңа бер этап итеп карады, бу чорның үзенә хас идея-эстетик хасиятләрен билгеләргә омтылды. Ул татар яэучыларының иҗатында электә күренеп калган бертөрлелектән, абстрактлыктан, схематизмнан арына барып, реалистик тулылыкка таба борылыш ясауларын әһәмиятле момент итеп билгеләп үтте. Шул ук вакытта бу мәкалә язучылар алдында торган яңа бурычларны дөрес тотып алуы һәм аларның игътибарын сугышчының эчке дөньясын эпик колач, психологик тирәнлек белән сурәтләүгә юнәлтүе белән дә — әдәбиятның киләчәк юлын кайгыртуы белән дә әһәмиятле.
Г. Халитның тәнкыйть мәкаләләре киң колачлы һәм кыю булулары белән аерылып торалар. Мондый сәләтен без аның Тукай, Такташ турындагы монографияләрендә күреп үткән идек инде. Хәзерге әдәби процесс турында да Г. Халит төпле итеп, фәнни итеп, үзе дә ышанып, укучыларны да ышандырып яза. Мисал өчен, «Кешеләр һәм язмышлар»
исемле мәкаләсе (1968) аның тәнкыйтьче буларак кыюлыгын һәм үткенлеген тагын бер кат раслады Әлеге хезмәттә сүз Әмирхан Еникинең иҗаты турында бара. Әдип әсәрләре турында безнең тәнкыйтьтә аз язылмаган. Әмма, дөресен әйткәндә. Г. Халитның әлеге мәкаләсенә кадәр Ә. Еникинең иҗаты һәрьяклап һәм тирән анализланганы, шундый дөрес бәяне алганы юк иде. Аның хикәя-повестьлары тирәсендә матбугатта бәхәсләр һәрчак була торды, тик аларның күпчелегенә объективлык җитеп бетмәде, күп кенә тәнкыйтьчеләр Ә. Еники әсәрләренең үзенчәлекле сюжет юллары эчендә адашып калдылар, бу әсәрләргә салынган идея-эстетик мәгънәне укучыларга җиткерә алмадылар. Г. Халитның әлеге мәкаләсе Ә. Еники иҗаты тирәсендә байтак еллар барган догматик бәхәскә нокта кунды, язучы әсәрләренең чын идея-эстетик кыйммәтен ачып бирде.
Соңгы елларда Г. Халит әдәбиятны тарихи-теоретик планда тикшерү белән бергә, әдәбият теориясенә караган хезмәтләр дә язды. -Бездә ирекле шигырь бармы?» (1970— 1972), «Тизләтелгән әдәби үсеш һәм иҗат методлары»(1971). «Иҗат методы һәм стиль» (1974), «Романтизм һәм реализмның төп сызыклары» (1975) кебек мәкаләләрдә теоретик гомумиләштерүнең тирәнәя баруы күзгә ачык ташлана.
Соңгы елларда рус әдәбият белемендә (М. Храпченко. Л. Тимофеев. Г. Поспелов, А Соколов. Н. Конрад һ. б. хезмәтләрендә) метод һәм стильгә караган күп кенә бәхәсле мәсьәләләр ачыкланды. Гали Халит үзенең мәкаләләрендә әнә шундый абруйлы галимнәрнең хезмәтләренә таяна, рус совет әдәбият фәне ирешкән казанышларны ачып сала. Гали Халит шушы концепцияләр яктылыгында татар әдәбиятына да күз ташлый, методларның, стильләрнең үсеш-хәрәкәтенә, үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы яңа фи-керләр кузгата. •
-Иҗат методы һәм стиль» мәкаләсендә, мәсәлән, автор төп игътибарын стиль мәсьәләләренә юнәлтә. Стильнең әдәбият фәнендә ничек билгеләнүенә, аның метод, дөньяга караш, эстетик идеал белән катлаулы бәйләнешләренә, стильнең нинди компонентлардан торуына туктала. Стильне телгә генә кайтарып калдыру концепциясе белән хаклы рәвештә килешми. Автор, стильне билгеләүче фактор буларак, объектив һәм субъектив башлангычларның роленә дә әһәмият итә: индивидуаль стильләрнең иҗат методы белән бәйләнешләренә кагылышлы кызыклы күзәтүләр китерә, рус һәм татар әдәбиятыннан алынган мисалларда тотрыклы, хәрәкәтчән синтетик стильләрнең үзенчәлеген күрсәтә. Чор стиле, стиль аныклыгы, милли стиль, психологизм, җан диалектикасы кебек мәсьәләләрне дә ул рус һәм татар әдәбиятыннан алынган мисаллар нигезендә яктырта; социалистик реализм методында романтик агымнарның төрле традицион төсмерләре дәвам итүенә дә туктала; эпиклык, психологизм кебек традицияләрнең социалистик реализм методында үстерелү үзенчәлекләрен ачыклый.
Г Халит турында сөйләгәндә һич тә аның фәнни-оештыру эшчәнлеген читләтеп узып булмый. Безнең чор — коллектив хезмәтләрнең әһәмияте күтәрелгән, әдәбият фәнен оештыруның зарурилыгы ачык күренгән вакыт Г. Халитның бу өлкәдә дә эшләгән эшләре шактый. Моңа, әлбәттә, аның эш урыны да сәбәпче булгандыр — ул озак еллар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында әдәбият секторы мөдире булып эшләде, хәзер дә шунда фәнни консультант булып эшли «XX гасьр башында татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы» (1965) кебек зур, коллектив хезмәтләр турыдан-туры Г. Халит җитәкчелегендә язылдылар Г Халит күп томлы -Татар әдәбияты тарихыпның өченче томына җитәкчелек итте. Ул әдәбият фәненә кадрлар хәзерләүгә, урта мәктәп өчен дәреслекләр язуга, классикларның әсәрләр җыелмасын чыгаруга якыннан катнашып килә.
Гали Халитның әдәбият фәнендә үз сукмагы, үз юлы бар. Бу юл татар совет әдәбият фәненең төп үсеш юлыннан аерылгысыз. Үзенең күп санлы фәнни хезмәтләре белән, туры сүзле, таләпчән тәнкыйть мәкаләләре белән ул әле һаман әдәбиятыбыз үсеше өчен тырышып хезмәт итә.