БЕЗНЕ ӨЙДӘ КӨТӘЛӘР
остафинның кереп, сыйланып чыкканын сизде дә. Зангир иркенәеп китте һәм колбаса белән ак күмәчкә үрелде.
— Син әйт, сукин сын, минем хатын чибәрме?— •диде Асоев, авызына папирос каба-каба Асоев шулай бер дә көтелмәгән сораулар биреп. Зангирдан нәрсә булса да тагы беләсе килә, берәр яшерен сер ычкындырып куймасмы, дигән хәйләсе дә бар иде.
— Карасу ак, йөзле, көрән чәчле, чикләвек төсле коңгырт күзле..
— Ә тагы, тагы?
— Аларына инде минем агач телем җитми
Шул шул Ну башта ялындырды да соң үзе, йөрәгемдә шул җөй һаман сулкылдап куйгалый...
— Чибәрләргә эшең төшмәсен.
— Алай түгел. Без аның артыннан өч егет йөрдек. Ну. мин тегеләрнең кулыннан аны каерып алдым
— Катя апа шуңа торырлык та.
— Ләкин мин аңа үземне яраттырып өлгерә алмадым Бары бер ай гына торып калдык. Мин аны беткәнче яраттым, ул мине яратырга җитешә алмады, шуңа күрә бүтәннәргә дә каравы бар. — Асоевның тавышы калтыранды. — Әх. кайтып булмады! — Ул тәмәке төпчеген ниндидер ачу белән идәнгә ташлады да тынып калды. Зангир аның күзләре яшь элпәсе белән мөлдерәгәнен күреп алды, карашын читкә борды. Асоев тирән итеп бер көрсенде дә Зангирга төбәлде.
— Син ник карашыңны читкә борасың, ә? Әллә Катя апаң белән ниме — дип мыгырданды. Зангир башта аны шаяра дип уйлады, ныклабрак караеа, теге бик җитди йөзле, әмма шактый мәлҗерәгән.
— Валлаһи ышанмыйсыңмы? — диде Зангир, күзләренең агы елтырап китте.
— Сиңа ышанам, Зангир!—дип, Асоев көләргә тотынды. — Мин үземә ышанмыйм, шуннан чыгып әйтәм. Ярар, минем анда күзәтчеләр бар, язарлар.
Юк, андый булырга тиеш түгел, фәрештә кебек ул
— Алып кайткан бүләкләргә исе китмәде дисең бит. Бу зерәгә түгел.
- Ул бит сине көткән, аңа син кирәк, әйбернең кадерен белеп тә җиткермидер.
- Дөрес әйтәсең, сукин сын,— диде ул яратулы тавыш белән. Зангир, тышта ниндидер тавышлар ишетеп, өстәлдәге ризыкларны җыештырып алды Асоев. җилкәләре салынып, берни күрми торган караш белән уйланып утыра бирде.
' _ Кэпэгә кайчан барабыз? — диде Зангир, аны авыр уйлардан
арындырыр өчен генә.
Ахыры Башы 4—5 саннарда
43
— Иртәгә — Асоевның тавышы сүлпән чыкты, йокламаудан кызарган күзләре дә, менә йомылам, менә йомылам, дигәндәй, тәмам арыганнар иде Ул кузгалып, өйнен плащ-палатка белән бүленгән ягына атлады, әз генә ял итмичә берни дә эшли алмас кебек иде Ләкин аңа караватына барып сузылырга ирек бирмәделәр, ашыгыч приказ белән ике сержант килеп керделәр.
6
Кешеләр карулашып, үз дигәннәрен итмәкче булалар, үз фикерләрен өстен чыгарырга тартышалар, читләшеп бетәләр Ачу коралар, бер-берсенә яныйлар, һәрберсе үз кырыгын кырыклап, дәгъва куптара Кайсы эш өчен чын күңелдән янып йөри, кайсы җәмәгать эше эшләүче төсенә кереп, астыртын гына үзенең дан-дәрәҗәсен кайгырта Бу нәрсә кешеләр булган һәр җирдә шулай булганга, алгы сызыкның икенче эшелонында торган тупчыларда да шулай иде. Әмма сугыш кешеләрнең ыгы-зыгы, тынгысыз яшәвенә үзенең кулын искәрмәстән китереп сала һәм аларның бар тырышлыкларын мәгънәсез бер эш итә дә калдыра. Кинәт бер төнне немец самоходкаларының оборонаны өзүе хакында приказ килде. «Барча тырышлыклар җилгә очты»,— дип кайгырды Идрисов, приказны алгач, «Егетләр харап булды».—диде Тафтилов та башын тотып. Ләкин начарның бер яхшы ягы да була, диләр бит Немец танкларының безнең тылга үтеп керүе көтмәгәндә хәлне бик нык кискенләштерде Танкларга каршы куярлык тупчы расчетлар бик өтек иде Шуңа күрә җанлы көч белән тулыландырып өлгертелмәгән батареяларга ярдәмгә комендант роталарындагы сугышчыларны алып бирделәр. Танкларга каршы бөтен өмет тупчыларда иде Бу исә Ляшков һәм Каракүз өчен дә бәхетле очрак булды, аларны берсүзсез үз батареяларына кайтардылар.
Немецлар сентябрьдә безнекеләрне кысрыклап Ауце, Добэле шәһәрчекләрен алуга ирешкәннәр иде. Ә хәзерге ниятләре ачык күренеп тора шул ике шәһәрне тоташтырган юлны тулысынча үзләренеке итмәкчеләр.
Ул таш юл тупчылар урнашкан җирдән ерак түгел иде, шуңа хуҗалык, штаблар үз урынында калып, пушкаларны гына күчерделәр Дөм караңгы төн. туплар гөрселди, офыкта утлар елдырымы чагылып китә, ә җирнең калтырап куйганын аяк табаннары гына сизә. Идрисов пушкалар таккан машиналары белән тиешле урынга килеп җиткәндә, Мостафин разведчикларга обстановканы аңлатып тора иде инде. Ул тиз-тиз пушкаларны кая, ничек урнаштыру турында әйтте дә икенче батареяларга китеп барды. Алты батареядагы утызлап пушканы туры наводкадан танкларга атарлык итеп җайлы позициягә кую ансат эш түгел Монда барча бәла ихтималын алдан исәпкә алырга туры, килә иде.
Караңгыда пушкаларны кая каратып куярга белмәделәр. Идрисов, Мирхас һәм тагы бер-ике разведчик немец танклары килердәй юнәлешне эзләп йөрделәр Тапкач, позицияне күзалларга мөмкин була башлады Шуның өчен әзерләп куйган кебек, юлдан сигез йөз метрлар чамасында сузылып киткән чаука урман бар иде, пушкаларны яшерергә бик әйбәт булды Анда җир туңы да юка гына иде Бар сугышчылар үзләрен бик киеренке хис итә, сүзләр әз, булганы да кискен һәм ачулы чыга Көрәкләрнең ташка тиеп киткәне, кайсының ютәлләгәне ишетелеп кала, еракта төнге самолетлар ташлаган бомбалар гөрселди.
Идрисов Ляшков пушкасына килде. Тегеннән кайткач, ул аның белән сөйләшергә өлгерә алмаган иде. Ни эшләде икән, үзенең гаебен таныймы, бераз басынкыланып, акылга утырып кайтканмы? Әмма Ляшков нәкъ элеккеге кебек шат күңелле, бер дә кикриге шиңгәнгә охшамый, кем беләндер әрепләшә-әрепләшә чокыр казый иде. Ул үзенең гаебЪ турында
сүз башлар, минем алда уңайсызланып калыр дип уйлаган иде Идрисов, ләкин теге комбатны шәйләмәгән дә кебек булып, снаряд әрҗәләре өчен чокыр казучы белән шаяра иде:
— Казы, казы, ник терәлдең?
— Сулыш алырга ирек бир, син бигрәк .
— Тылда тәмам симереп беткәнсең, артык май организмга зарарлы. *
— Беләсең әбиеңнең келәсен. Син белгәнне мин турап элгән. 1
— Ме»ә иртәгә немец танклары ми тартмаларыңны юдыртып алыр, 2 бөтенләй яңадан тугандай булырсың. ®
— Мин ал ардан шүрләмим, өркетмә. §
Шүрлисең дип әйтмим, әмма миеңне чайкаштырып алганда әйбәт © буласы, валлаһи ш
— Үз башыңны кайгырт, кеше башы — чакма ташы. 2
— Ә синең баш — буты ташы, аңардан бер чаткы чыгарыйм димә! “ Идрисов теге комендант ярдәмчесен тавышыннан танып алды, агачлар ш арасыннан аларга якынайды. Ярдәмче күкрәк тиңентен тар гына траншея- ° да иде, Идрисовны күргәч, зарланырга тотынды. <
<— Иптәш комбат, сержант мине шелтәләмәсен әле? s
— Ничек бирегә эләктегез? —диде Идрисов бу хәлгә бераз аптыра- 2 ган сыман. Әмма гаҗәпләнерлек берни дә юк икәнен шунда ук төшенеп s алды. J
— Замполит яңа пополнениедән миңа бирде аны,— диде Ляшков эре s генә. *
— Иптәш комбат,— дип башлады теге. — Минем гаебем юк. мин ярдәмче генә бит, әгәр үз кулымда булса.. Нигә ул миңа кычкыра?
— Синең гаебең юк, ә аның приказы — сиңа закон.
— Иптәш комбат...
— Приказны үтәгез,— диде Идрисов кырыс тавыш белән, аннары Ляшковны читкәрәк алып китте дә, әрепләшү, үчләшүнең мәгънәсе юк. бетер, дип нык кына кисәтеп әйтте. Теге елмайды, җилкәләрен кыймылдатып, юк, мин бары шаярттым гына, дигәнне аңлатып, пушкасын урнаштырырга китте. Идрисов аңа ышанды, Ляшковның андый вакчыл егет түгел икәнен яхшы белә иде. Әмма кешене, бигрәк тә Ляшков ише эчендә көче ташыган, шул ташкын ирегенә бирелергә генә торган кешене беләм дип әйтүе кыен. Шулай уйлап атлаганда Ляшков аның артыннан куып җитте.
— Иптәш комбат, нигә мине ачуланмыйсыз?—диде сәер генә. Үзе елмая иде. ак тешләре ялтырап күренде. Идрисов йомшак тавыш белән:
— Син үзеңә-үзең җәза бирдең инде, Ляшков.— дип. аңа карады. Аның артык ачык сөйләшергә теләвенең серен аңламакчы булды.
— Беләм, соңыннан талкырсыз әле?
— Юк, телгә дә алмам.
— Нигә: «Яңадан тәртип бозмасаң», дип әйтмисез?—дип куйды Ляшков ничектер бик моңсу рәвештә. Идрисовның нечкәртеп торырга вакыты юк иде.
— Аңлаганга тукмак кирәкми,—диде, китә башлап. Ляшков нәрсәдер әйтәсе килгән шикелле итенде, әмма комбатның ашыгуын күреп, дәшмәде, өметен өзгәндәй, кулын селтәде дә калды. Ә күңелендә әллә нинди шиккә охшаш борчулы гамь туган иде. Нәрсәдән бу? Комбатның ачуланмавыннан ниндидер начар мәгънә табарга маташты ул. Юкка гына түгел бу. дип, яманга юрыйсы килде. Лейтенант дәрәҗәсен җуйганына тамчы да көенми. Урыныннан кузгатылып тузынган уйлары: тиргәмәде, миннән өмет өзгән, димәк, мине рәтле кешегә санамый, дигән нәтиҗә чыгарды һәм аның күңеле чын кимсенү кичерде. Аннары каршы дулкын рәвешендә: ярар, мин сезгә күрсәтермен әле, дигән горурлык хисе килде һәм уйларындагы каршылыклы авырлыкны бетергәндәй булды. Ә җир казу аны тәмам тынычландырды, берничә вакыттан соң ул тагы комендант ярдәмчесен юри шаяртып сөйләшә башлады
Идрисов күзәтү пункты ясаучылар янына килде. Мирхас, Әнвәр һәм яңа килгәннәрдән икәү казый-казый янып пешкәннәр Мирхас һаман ашыктыра, бер кат түшәмле тар гына блиндаж әмәлләгәннәр, аңа ялгап траншея сузалар. Кайбер командирлар түшәменә бер рәт кенә агач җәйгән блиндажга керергә дә теләмиләр, аларга кимендә өч кат накат булсын, солдатның көчен жәлләмиләр. Идрисов алай түгел, ул блиндаждан канәгать калды, тик күзәтү пункты дошман көтелгән яккатабарак, шактый алда эшләнгән, җайсыз булмас микән, дип шикләнеп куйды ул, әмма уен беркемгә дә белгертмәде. Әнвәргә элемтә сузарга. Мирхаскг .реотруба- ны җайларга кушып, Зарипов пушкасына барып кайтырга уйлады Караңгыда кантарлы җирдән атлаганда элемтәче Мөслимовның тагы тылда калуына эче тырналды. Бик хәйләкәр нәрсә, судагы балык кебек кулдан шома гына ычкына. Бу юлы да теш сызлый, дип санбатка китеп, әллә нинди сылтаулар тапты..
Зарипов һәрвакыттагыча бөтенесен булдырган, пушка да чокырга җайлап утыртылган, блиндаж һәм траншея да казылган. Сугышчылар блиндажга кереп ятканнар, хәл җыялар. Зарипов үзе ишек төбенә тезләнеп утырган да тәмәке тарта, бөтен кыяфәте арыган солдатларны борчымауны үтенә сыман иде. Ул ничектер балаларының йокысын саклап торучы анага охшап калган. Аның үз карамагындагы кешеләр турында бик кайгыртучан булуын Идрисов күп мәртәбәләр шәйләде, һәм ул солдатларын эшләтә дә белә иде. Аның пушкасы тирәсендәге пөхтәлек һәрчак сокланырлык була. Үзе күп сөйләшми, алга чыгып күренергә, үзен күрсәтергә тырышмый. Менә кемне лейтенант дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк булган, дип уйлады Идрисов аның янына чүгәләп. Зарипов батареяга күптән килсә дә, ничектер күзгә-күз сөйләшергә вакыт тимәде. Бу операциядә үзен әйбәт кенә күрсәтсә, һичшиксез, дәрәҗә бирергә кирәк, дигән карарга килде ул. Немец танкларының йомшак җире кайда дип төпченеп сорашты. Бу төпченүе дә аның эшлекле булуыннан килә иде.
— Самовар —күмердән, кеше гомердән туймас, ди, шуның кебек...— дип, Зарипов сүзен әйтеп бетермичә көрсенеп куйды.
— Әллә син семьялы кешеме? — диде Идрисов, аның сәер генә сүзен үзенчә аңлап
— Күзле-башлы идем, иптәш Идрисов, ләкин сугыш алдыннан гына бозылыштык.
— Болай үзең җайлы, күндәм күренәсең...
— Эш болай булды, яшерен-батырын түгел, иптәш Идрисов. (Ул «иптәш Идрисовжны ничектер үзе белән бер коллективта эшләүче якын танышына әйткән кебек итеп әйтә иде.) Безнең беренче балабыз туды. Тупырдап торган малай. Әбиләр кунакка чакырып яздылар. Без Кукма- рада яши идек. Беләсезме, Кукмара ни дигән сүз? Ике мари дигән сүз Мин мәктәптә военрук, хатын — итек басу артилендә хисапчы Шулай Сәрдеккә кунакка киттек. Хатын баланы бик нык юрганнарга төреп, чанага печән өстенә салды. Ә барып җиткәч алып карасак бәбәйне, ни күзебез белән күрик — үлгән. Йөзе күм-күк төскә кергән иде бичараның, тыны бетеп харап булган. Хатын, жубалгы нәрсә, аны төргәндә бөтенләй томалап куйган Нишлисең? Шуннан сүтелдек без Тырышып карадык, оешып булмады Ул риза, тик минем бәгырь катты Ышанасызмы, сугыш дуслаштырды безне Мин Сталинград тәмугында булдым, ниндидер могҗиза белән әллә ничә тапкыр үлемнән калдым, һи, андагы мәхшәрне күрсәгез! Шунда үземә сүз бирдем. Исән чыксам. Саура белән дуслашам Галәмәт кырылыш иде анда. Хәзер нәрсә, һөҗүмгә барасың, немецның бер самолеты күренми, ул чагында кара болыт булып килә иде,һәр квадрат- метрның астын-өскә әйләндерә, ник бер җан иясе калсын!.. Шуннан бирле хат алышабыз Тәмам акылга утырды кеше. Әле менә хатынга посылка салырга йөри идем, авырган, бераз дарулар да юнәттем Әгәр мин тегеләи-болаи булсам, шуны өйгә салдыртырсыз әле, ә?
Т Хаҗи ах матов рәсеме
Зарипов комбатны бик якын итүдән генә шундый гозерен әйтә иде, әмма бу үтенеч Идрисовның кинәт ачуын кузгатты. Ни дип җавап бирергә белмичә торган хәлдә башында уйлар йөгереште. Акыллы гына күренгән бу кешедән шундый мәгънәсез сүз чыксын әле Димәк, ул мине һичшиксез исән кала, дип исәпли икән. Ни өчен мине шулай кимсетә торган уйлар килә аңа? Мин блиндажда яшеренеп ятмыйм ич ут өермәсе вакытында. Нәрсә әйтәсең инде моңа? Кеше никадәр чыныккан рухлы булмасын, үлемгә бирешәсе килми шул.
— Алдан ук җир астына кермик әле,— диде салкын, коры тавыш белән Идрисов.
— Юк, төрлечә булуы ихтимал, дим...
— Төрле хәлнең миңа да булуы ихтимал түгелмени?
— Соң гозерне сезгә әйтми кемгә әйтәсең, иптәш Идрисов — Зарипов ниндидер моңсу гаҗиз тавыш белән әйтте. Идрисовның бөтен ачу-шикләре бетте дә куйды Командирның исән калуын күпсенү аның уенда да булмаган, ахрысы. Идрисов, шуңа эчтән уңайсызланып, бүтән пушкаларны барларга ашыкты...
Дошман көтелгән тарафта урман кара стенадай тора иде, шул караңгылыктан ракета чөяләр, якында гына! Әллә танклар килеп тә җиткәннәр микән дигән шик җанны чеметеп ала иде. Бик ашыгыч нәрсәдер эшләргә кирәклекне бөтен барлыгың белән тоясың. Шуңа күрә Идрисов үзенең күзәтү пунктына йөгерде. Анда элемтә сузылган булырга тиеш иде.
Мостафин бик тыныч сөйләште, ракеталарны ул бая ук күреп алган икән. Аңа шундый ук фикер килгән, тик менә берни дә әйтә алмый әле. Командасыз ут ачмаска, дип трубканы куйды ул.
Таң беленеп килә, гади күз белән дә якын-тирәне күрергә була. Әнә алардан бер сигез йөз метр чамасында таш юл аксылланып сузылган, әз генә арырак күл булырга тиеш. Идрисов стереотрубадан карады. Әһә, әнә ул. Юл исә, күлне кочагына алырга теләгәндәй, аны дугайлап уза да каршыдагы ике тау арасындагы үзәнгә кереп китә шикелле. Күл каршында ярлар бик текә, танклар үрмәләрлек түгел икән, җете кызыл балчык төсе белән соры кырлардан нык аерылып тора. Менә шул ике тау арасындагы юлны миналап, танк үтмәслек итсәк, шәп булачак, билләһи дип Идрисов окулярдан күзен алды
Шул чак аяк астындагы җир дерелди башлады. Стереотрубада Мирхас иде, ләкин берни дә күренми дигәнне аңлатып кулын селкеде.
— Урман буе бик шикле,—х диде Идрисов, җир. дерелдәве көчәя баруын бар тәне белән тоеп. Юк бит, дип Мирхас стереотрубаның «мөгез»- ләрен төрле якка боргалап маташты Әмма шунда җир дерелдәвенә каяндыр астан килгән чиркандыргыч икенче гөрелдәү тавышы да кушылды. Ул гөрелдәү һаман якыная барды. Карасалар, ниндидер аксыл болыт каршыга килә сыман иде, әмма бераздан ул болытның танклар тәгәрмәченнән күтәрелгән тузан икәнен шәйләп алдылар. Танкларны юлдан килерләр дип көткәннәр иде, ләкин алар юлга нәкъ перпендикуляр рәвештә кырдан хәрәкәт итәләр Пушкалар исә танклар юлдан килгәндә янтыкларына атарга исәпләп куелган. Күзәтү пункты да уң флангка, алга ук барып казылган иде Хәзер болар барысы да файдасыз бер эш булып калды. Танкларның нәкъ тупларга капма-каршы, маңгай белән килүләре дә әйбәт нәрсә вәгъдә итми иде. Маңгайдан бәреп аларны җимереп булмый, алгы бронялары снаряд ала торган түгел...
Тузан болыты күлгә табарак авышып якыная бара. Анда Мостафин дүртенче, бишенче, алтынчы батарея тупчыларын урнаштырган булырга тиеш Аның күзәтү пункты исә күлнең бу ягындагы чаука урманда булса кирәк. Ул төштән бөтен нәрсә уч төбендәге кебек күренә инде.
Кинәт тузан болыты бетте, танклар күренде, алар болынлыктан барганга, тузан күтәрелми иде. Ничә танк монда? Берәү, икәү, өчәү. Юк,
санап булырлык түгел, бер-берсен узышып күл буендагы юлга ыргылалар Әһә, әнә берничә самоходка күзгә чалынып китте, алар арттанрак киләләр икән Менә шулары инде аның иң куркынычлары! Алдагы танклар юлга төшеп, күлне дугайлап үтә торган җиргә борылдылар. Нәкъ шул моментта тау буендагы безнең пушкалар дәррәү бер залп бирде • Башланды! *
Бар нәрсәне изеп таптап ташларга килгән котырган дулкын, нәрсәгә- ® дер бәрелеп, капылт артка тибәрелгәндәй булды. Немецлар исләренә £ килеп өлгергәнче туплар өермәле ут аттылар. Ул арада бер танктан төтен * күтәрелде Шушы хәл немецларны аңга китерде булса кирәк, алар « җимерелмәс самоходкаларын алга чыгарып ата башладылар. Ә җиңелрәк ® танклар флангларга ябырылды. Ничек тә ут боҗрасыннан ычкынырга | телиләр иде. g
Моны күзәтеп торган Идрисовның аркасын кайнар елдырым сызып ♦ үтте. Өерелеп килгән уйлары миен пешерде. Ул икеләнеп торганда, “ немец снарядлары алар позициясен теткәләргә тотынды. Бу әле прицелсыз ч ут иде. Шулай да элемтә өзелде. Идрисов бер минутлык каушавын җиңеп, г танкларга каршы ут ачарга боерды Шул боерыкны җиткерергә Мирхасны * күзәтү пункты янындагы тупчыларга йөгертте, үзе иң куркыныч булган сул * флангка чапты. Бераз киткәч тә иелә-бәгелә линияне ялгап йөгерүче < Әнвәрне очратты. «Әгәр штабтан шалтыратсалар Мирхаска әйтерсең, s ул миңа җиткерер»,— диде Идрисов ашыга-ашыга... Әнвәр ияк кагып, * элемтә чыбыгын үзенә тартып карады һәм, снаряд шартлаганын җиргә ятып көтеп торды да, сирәк куаклык арасында юкка чыкты.
Идрисов ерактан ук күрде: Зарипов пушкасы торган җирне шартлаган снаряд төтене, актарылган балчык тузаны каплаган иде. Йөрәге сикереп- сикереп тибәргә тотынды: әллә һәлак булганнармы? Якынрак килеп, пушканы һәм бик тыныч кыяфәтле Зариповны күргәч, шундый шатланды Өстәвенә Зарипов приказны көтеп тормас борын ук танкларга ут ачкан «Нинди молодец, нинди молодец!» — дип сөйләнде ул, сөенечен эчендә генә калдыра алмыйча. Аңа рәхмәт белдерәсе килде аның, әмма Зарипов прицелдан карап, төзәп маташа иде, комбатны күрмәгән дә кыяфәт белән торды. Баш очыннан гына, йөрәк яргыч тавыш чыгарып, дошман снарядлары очалар да әз генә арттарак ярылалар. Зарипов төзәп бетергәч, биноклен алга төбәде, кул ымы белән рычагны тартырга кушты. Зарипов- ның кулы тагы кыймылдады, шул мәлдә яңа снаряд замокка кереп бикләнде. Тагы ату. Шулай бер минут эчендә дүрт тапкыр йөгерек ут яудырдылар.
Икенче минутта бинокльдән күзәткән Зарипов:
— Расчет, ышыкка!! — дип кычкырды Шап-шоп килеп пушка кырыендагы тар траншеяларга сикереп төштеләр. Идрисов та шунда атылды Нәкъ шул мәлдә биш-алты метрда гына снаряд төшеп шартлады, барысын да балчык кантары белән коендырып алды. Ярчыклар лафет, казенник тимерен сыдырып, буявын кубарганнар. Сызылып киткән ак эзләр канлы ерткыч тырмашкан җирне хәтерләтәләр иде. «Менә ичмаса чын командир»,— дип уйлады Идрисов, үзен күрмәвенә дә исе китмичә Зариповка сокланып. Расчетын саклый да белә, эшләтә дә белә!.. Зарипов эченнән нидер тәкърарлагандай, үз алдына караган, нәрсәгәдер тулысы белән йотылган иде. Эчтән нидер исәпли шикелле, иреннәре кыймылдый, саргылт йөзе катып калган сыман, ул дога укучыга ошап калган. .Әллә минутларны саныймы? Идрисов аны бүлдерергә базмады Менә Зарипов тагы кыска һәм үтемле итеп команда бирде:
— Расчет, атарга әзерлән!
Тагы йөгерек ут ачтылар. Идрисов траншеядан күтәрелеп, биноклен күзләренә куйды. Зарипов аткан танкны шәйләп алды. Танк атар өчен уңайлырак урын эзләп бер як тәгәрмәче белән әз генә калкуга килеп, менде генә, Зариповның ике снаряды бер-бер артлы шунда килеп тиде, трагын
49
эштән чыгарып ташлады. Әмма танкның башнясы исән, ул пулеметтан, пушкасыннан ата ала Шуңа күрә Зарипов ул акылын җыйганчы аңа тагы өч подкалибрный снаряд тондырды Аннары үзенең ниндидер эчке сиземләвенә буйсынып, ышыкка посарга команда бирде. Баягы кебек тагы немец снаряды бик якында гына шартлады Әгәр яшеренмәгән булсалар, берсе дә исән каласы булмаганлыгы шунда ук ачык күренде. Бу Зариповның бер-бер хәйләсе бармы әллә, дигән уй килде Идрисовка. Әлбәттә, бернинди дә хәйлә юк иде, бары дошман техникасын, аның ату тизлеген, төзәргә, корырга күпме вакыт тотканлыгын яхшы белү генә бар Моны һәркем дә булдыра алмый шул. Идрисов траншеяда вакытта Зарипов расчетындагы сугышчыларга күз төшерде. Әллә орудие командиры артык катымы, аңардан шүрләпме алар барысы да шулай тиз эшлиләр? Әмма төсләрендә бер дә андый нәрсә сизелми Алар батареяга Зариповтан соңрак килгәннәр иде, ләкин яшь булулары һәм эш арасында шукланырга яратулары белән бик тиз танылып киттеләр. Монда үлем астында да өшәнеп калмаганнар һаман шаянлыкларын итәләр Немец снаряды башка тиярлек булып бик хәтәр сызгырып үткәндә берсе каскасын салган да икенчесенең чалбар төбенә китереп тоткан, үзләре шырык-шырык көләләр Битләре корымга, балчыкка буялып беткән, тик тешләре генә ялтырап китә.
Зарипов тагы ут ачарга әзерләнеп, команда биргәндә, Идрисов икенче пушкага ашыкты Аның командиры һәм расчеты гел яңа килгәннәрдән генә тора иде. Аларның танктан куркалармы, юкмы икәнен Идрисов чамалый алмаган иде, кылларын тартырга вакыт тимәде. Курку бик хәтәр, хыянәтчел нәрсә. Иң кискен минутта ул кешенең тез астына суга.
Барса, ни күрсен: пушка тик тора, ә расчет үзенең командиры белән кечкенә блиндажга кереп поскан Комбатны күргәч, үз гаепләрен тойгандай агарынып торып бастылар. Йөзләрендә таркаулык, үз-үзләрен- нән канәгать түгеллек, күзләре уңайсызланып читкә төбәлгән. Орудие командиры хәзер үк пушка янына чыгарга һәм дошман танкларына ата башларга тиеш иде. Ләкин ул нидер көтә сыман. Аңа приказ җиткерелгән, үтәргә көче җитмәгәнме? Әһә, аларга курку үзенең тырнакларын батырып өлгергән. Әнә бит берсе дә өскә, үлем уены шашынган җиргә чыгарга, пушкага тотынырга базмый тора. Мәхшәр эчендә калганда кайчак каушап төшү була ул, тик менә андый моментта акылын җуймаган, ихтыярын йомшартмаган, мәлҗерәп төшмәгән бер кеше булырга тиеш. Әгәр арада куркып калмаучы берәү табылса, шул җитә, аның курыкмавын күреп, бүтәннәр дә курыкмый һәм бөтен эш әйбәт бара...
— Сукин сыннар! Нәрсә көтәсез?! — дип кычкырып җибәрде Идрисов Аның тавышы фаҗигале һәм кискен яңгырады Шул сүз тегеләрне хәрәкәткә китерде һәм алар курку тырнагыннан ычкынып, умарта күче шикелле җан койгыч ярчыклар чыелдап торган җиргә чыктылар. Өчесе дә Идрисовтан өлкән, аларны картлар дияргә була. Әллә ничә яраланып, әллә ничә госпитальдә тернәкләнеп чыгып, өченчеме-дүртенчеме тапкыр алгы сызыкка килүләре булса кирәк. Әле утка кереп, әле уттан могҗиза белән котылып, тәмам каешланып беткәнгә охшыйлар. Боларның бернигә дә артык исләре китми шикелле. Курыксалар да шул үлемнән генә шүрлиләр булыр.
Идрисов бинокле белән алны күзәтеп, кычкырып прицелны әйтергә тотынды Алда бер самоходка яны беләнрәк торган хәлдә уң флангка ата иде, аның дикъкатен ничек тә булса бирегә юнәлтергә, аны саташтырырга кнрәк Әмма орудие командиры, озынча битле тәбәнәгрәк сержант, әкрен кыймылдый, бүтәннәре дә шактый үшәннәр. Болай эшне төгәл эшлиләр, ләкин дәртләре сүнгән, ничектер күз аклары да кызганыч булып ялтырап киткәли, әмма аларны һич жәлләргә ярамый иде Танк бирегә төбәлеп килсә — бетте баш, дип пошынды Идрисов.
Өченче снарядны самоходканын чылбырына тигерделәр. Ул янындагы чокырга чүмәлебрәк китте. Пушкасыннан ике-өч минут ата алмый торачак. Тигезләнергә кирәк әле аңа. Шул вакыт эчендә аңа тагы берничә снаряд җибәрергә була Әһә, самоходканың уң як чылбыры өзелгән икән, моны бинокльдән Идрисов ачык күрде һәм расчетка кычкырды:
— Молодцы! Шулай кирәк! *
Картларның да буыннары языла башлады шикелле, йөзләренә өн ® чыкты. Битләрендә өркүнең соры төсе бөтенләй калмаган иде. Үз көченә 2 ышану, изге бурычны үтәүдән туган җан канәгатьлеге күзләрендә очкын- ® лана иде. Орудие командиры үзен тәмам кулга алды, төгәл, мөстәкыйль § боерыклар биреп, расчетын да кулында тота башлады Ул алны күзәтеп, ® анда немец пехотасының күбәюен шәйләде, шул борчуын комбатка әйтте. £ Идрисов, баядан бирле бу нәрсәдән курыкканлыгын эчтән искәреп, S осколочный снаряд белән атарга боерык бирде. Үзе уң флангка китте. > Болар янына Тафтиловны җибәрергә булыр, дип ныклы карарга килеп ■ атлады. °
Көчле ут киртәсенә килеп бәрелгән немец танклары, читлеккә эләккән * ерткычлардай, төрлесе-төрле якка ташланып, ычкыныр юл эзли башла- * дылар Ут йомшаграк булган төшне чамалыйлар иде. Кайбер калын г бронялысы, үзенең җимерелмәслегенә ышанып, изеп ташлау нияте белән 5 орудиеләргә таба хәрәкәт итте Каракүз дә үзләренә төбәлеп килгән бер * танкны күреп алды Әйе, шик юк, аларга шуыша. Сержант бераз атуны туктатып торды, нәкъ шул минутта танктан аткан снаряд, башка тияр- тимәс дигәндәй, хәтәр ыжгырып узды да арттарак шартлады. Йә ул сине, йә син аны, менә хәлнең шулай торганлыгы ап-ачык иде. Каракүз, бар тәне кымырҗып, эсселе-суыклы булып китте. Иптәшләренә борылып, танк туп-туры безне таптарга килә, дип кычкырды. Тегеләр эшне тиз-тиз эшләргә тотындылар. Каракүз башта танкның киртләчләнеп күренгән башнясына төзәп атты Җимереп булмаслыгын белә торып шулай эшләде, чөнки бу прицел өчен кирәк иде. Бер тапкыр прицелны дөрес алгач, аны уңга, сулга, алга, артка күчерү кыен түгел. Ул өченче снарядны башняның киртләченә тигерде Аннары тәгәрмәченә эләктерергә теләп, тагы өч подкалибрныйны җибәрде Юк, авызын корт чаккыры, танк, гигант бер ерткычтай, сыртын калтыратып кына куя да алга таба шуыша иде. Үзе һаман ата, тик снарядлары арттарак ярыла, менә шуның аркасында гына Каракүз пушкасы исән кала. Юкса... Ул кабат тәгәрмәченә тигерергә теләп, өч снаряд тондырды, әйбәт кенә эләкте шикелле танкка, юк, һаман килә. Инде нишләргә? Ничек аны әз генә борылырга мәҗбүр итәргә? Аның ян бронялары юкарак булырга тиеш Каракүзнең тәмам җен ачуы чыкты. Ул хәйләгә кереште. Танкның нәкъ алдына тиз-тиз өч фугасный снаряд атты һәм шактый тирән чокырлар ясап куйды. Хәшәрәт, хәзер борылмыйча гына үтә алмассың, һәм шулай булды да Танк бөтен гәүдәсе белән уңгарак борыла башлады, подкалибрный снаряд көпшәдә иде инде, Каракүз окулярда танк шәүләсе килеп кергәнне бар дикъкатен җигеп көтеп торды һәм рычаг бавын тартты. Ул снарядның танк янтыгына тигәнен шәйләде һәм: «Вәссәлам!> — дип кычкырып җибәрде. Төтен җәелеп беткәчрәк караса, ни күрсен, танк тураеп алга үрмәли Тфү! — диде Каракүз, кан төкереп. Ул артык киеренкелектән телен тешләп канатканын да сизмәгән иде. Аның күзләре тиле кешенекедәй зур булып ачылды, сулышы сызгырып чыкты, бар тәне, мускуллары, үлем алды көче белән куәтләнде. Хәтәр кыҗрап танкның бара торган юлына өч- дүрт фугасный белән тагын чокырлар тезеп куйды. Теге ихтыярсыздан әкрен генә авыр сынын борды, нәкъ шул минутта аның янтыгына тагын подкалибрный снаряд белән сылады ул. Шунда тәмам хәле киткәнен сизде сержант, бар тәне мунчала кебек йомшап каядыр ишелә иде. Танктан аткан снаряд, бер-ике метрда гына төшеп, шартлау дулкыны аны яндагы траншеяга алып ташлады Башы каты бәрелгәнен сизде, торып
тезләнде, зиһенен җыеп торды, танкның мотор тавышын ишетмәде. Яраланган немецларның кычкырулары аны реаль хәлгә кайтарды, фрицлар тавышын шәп аера ул. Димәк, танк беткән, әмма торып карамыйча ышанмады Үрмәләп пушкасы янына килде, алга карау белән өч йөз метрлар чамасында гына тынып калган танк калгып торганын күрде. Шунда ул тагы бер көче беткәнлеген сизде, иптәшләрен күзләре белән эзләде, тик бернинди җан иясе дә юк иде. Ул аларның үзләре казыган траншеядә күмелеп калуларын сизмәде, үз хәле бик авыр иде. Эчендә туган бушлыктан лафет тимеренә башын куйды да үксергә тотынды. Тыела алмыйча кычкырып-кычкырып елый иде. Күңеленә тулган ачу, үч кинәт барлыкка килгән тынлыкта шулай бушана сыман иде. Снарядлары дошман танкларын җимертә алмаганга да. үзенең чослыгы җитмәгәнгә дә хурланып елый иде. Гүя кемнәрдер аны бер нәрсәгә ышандырганнар, ә гамәлдә бүтәнчә килеп чыккан, шуңа алдануына гарьлегеннән тыела алмыйча ачыргалана иде
Идрисов уң флангка барганда, тавыштан чамалап, ату бераз сүрелә төшкәнен белде, әмма автомат «чытырдау»ларының көчәюен ишетеп бик нык борчылды Бу хәтәр нәрсә иде. Әмма үзең барып күрмичә берни белеп • булмый хәзер, бар җир соры төтен, корым белән капланган Шуңардан көн дә караңгыланган иде. Кинәт куе чаукалык арасындагы сукмактан Тафтилов килеп чыкты, ул өч сугышчы иярткән, тик үзенең төсе-өне беткән. шинеле, итекләре пычракка баткан. Пополнениегә яңа килгән сугышчыларны сафтан чыкканнар урынына орудие саен билгеләп йөри икән.
— Ляшковта коточкыч! — диде ул җиргә тезләнеп, сулышын көчкә ала-ала. — Икене аңа калдырдым
— һаман керәләрме?
— Бер самоходканың трагын җимергәннәр, әмма һаман атып ята. Мин Зәйнуллинны комулятив снаряд алырга җибәргән идем, җитешә алмас, ахры, әле генә безнең танклар һөҗүмгә киттеләр...
Чынмы?! — дип. Идрисов сөенеченнән тезләнгән урынында тыпырчынып куйды. Як-ягына каранды. Дөрестән дә. урманда танк эзләре күп иде
— Теге картлачларга барам,— диде Тафтилов җирдән торып Идрисов хуп дигәнне белгертеп ияген какты да үз юлына ашыкты. Безнең танкларның һөҗүмгә керүе аны сизелерлек шатландырган иде Ләкин аңа Ляшков янына барып җитәргә язмаган икән, бераз киткәч тә артында гына немец снаряды шартлады да көчле дулкын аны башы белән бер төпкә китереп бәрде. Ул әллә ни хәтле вакыттан соң гына аңына килде.
Идрисов сул флангта. Мирхас Ляшковка булышып маташкан бер арада, җәяүле немецлар, бронетранспортерга төялеп, шактый алда урнашкан күзәтү пунктына якынлаштылар. Траншеяда Әнвәр һәм тагы бер пулеметчы гына иде Немецлар көтмәгән яктан гранаталар атып, үрмәләп килделәр Өченче гранатадан тегесе пулеметы-ние белән траншеяга ишелеп төште. Әнвәр контузия алып исен җуйды. Әмма немецлар шунда ук чигенергә мәҗбүр булдылар, безнең танклар килә иде. Немецлар Әнвәрнең җаны барлыгын шәйләп, безнең траншеяга чаклы җиткәнлекләрен күрсәтү өчендерме, аны үзләре белән эләктереп киттеләр.
Ә соңгы минутта Ляшковның орудиесе җимерелде, бер як тәгәрмәче күчәреннән өзелеп әллә кая очкан иде Үзе ниндидер могҗиза белән исән- имин калды. Эш шунда: ул нәкъ вакытында кырыйдагы траншеяга сикереп төшә белде Моны аңы белән эшләмәде ул, ә ниндидер сизү инстинкты аны траншея төбенә алып аткан иде. Солдатта шул эчке сизем булмаса, бу мәхшәрдә, гомумән, бер кеше дә исән калмас иде
Ляшков куллары белән өстендәге балчыкны шап-шоп кага-кага траншеядән күтәрелгәндә, кырыйга безнең танк килеп туктады Башня ачылып, аннан яралыларны чыгара башладылар. Танкка снаряд тигән, ләкин зарарламаган, тик эчтән чуен кубып, шуның ярчыклары ике танкист- 52
ны яралаган икән. Аларны җиргә төшереп бәйләгәч, танкист механик Ляшковны күреп алды.
— Пушкадан ата беләсеңме? — диде әллә шаярып, әллә чынлап
— Беләм шикелле,— дип, Ляшков танкка таба атлады. Бу бер карауда үзенә ышаныч уята торган ягымлы, киң битле егет белән сөйләшәсе ф килеп китте аның. Яралыларны озатырга куша ахры, дигән уй башында а. чагылып узды. |
— Әйдә, утыр! Күрәсең пушкарьны. Монда шайтан да ярдәм £ итмәс... — Ул чыбык-чабыклар өстендә бер уфылдап, бер ыңгырашып “ ятучы яралыга ымлады Ляшков тегене шаяра дип уйлап, туп-туры күзен g текәп тора. Юк, теге шаярмый, чынлап әйтә икән. Моның формаль ® таләпләргә туры килмәвен белеп кыстый. Ул һөҗүмнең уңышлы баруы S белән гаять дулкынланган, чигенүче дошман өстенә барырга атлыгып S тора иде. Аның эчкерсез күтәренкелеге Ляшковка да тәэсир итте, ул да ♦ җиңү дәрте дулкынында иде, җаны омтылыш белән тулы. Ике уйларга ? яратмаган Ляшков танкистның тәкъдименә шунда ук риза булды һәм, * болай эшләргә ярамаганлыгын аңының бер почмагы аңа эчтән искәртсә дә, s үҗәтлеге үзенекен итте, танкка менеп утырды. Ә механик ниндидер ярсу £ белән газ бирде һәм алар алга ыргылдылар. Аның янында утыручы радист 2 командиры белән элемтәгә керде, задание алдылар. Танк зур тизлеккә * күчеп элдерде генә. Ляшков триплекстан карап алны күзәтеп барды, х төзәү һәм ату приборларының үз орудиесеннән бик аз аерылуына сөенә- * сөенә, кулын эшләтеп карады, башня механизмын да барлап чыкты. Ләкин чигенүче немецларның ничектер күренмәве барган саен күңеленә шик сала иде. Башта танкистлар үзләре беләләрдер дип, үзен юатты. Аннары ниндидер сөрмәгән, кантарлы җиргә килеп кергәч, радистка төртте.
— Без дөрес барабызмы?
— Элемтә югалды,— диде радист, наушнигын салып Механик машинаны туктатты. Рациянең кечкенә лампочкасын яндырып карта- километровкага карадылар.
— Монда шайтан үзе белсен! — дип куйды механик үзләренең кайда булуларын тәгаенли алмыйча.
— Әнә алдагы урман лейтенант әйткән җир булырга тиеш,— диде радист ышанычлы тавыш белән. Ляшков һаман күзәтә иде. Шул урман буен тагы бер кат күздән кичергәндә моннан ерак та түгел уң кулдарак өч зенитканың һавага төбәлгән көпшәләрен күреп алды. «Зениткалар!» — дип кычкырып җибәрде ул, тегеләр дә триплекска ябыштылар. Зениткалар янында йөгерешкән шәүләләр дә күзләренә чалынмый калмады. Танкны күреп алганлыклары ачык иде.
— Немец тылына килеп чыкканбыз, монда шайтан да ярдәм итә алмас; —дип, механик өч катлы итеп сүгенде. Ул арада немецлар ата да башлады. Киеренке момент килеп туды, нишләргә? Өчесе дә башларын нык эшләтә иде, йөзләре караңгыланып китте. Механик, исен җыеп, танкны уйсурак җиргә алып төште, моннан тәгәрмәченә тигерә алмыйлар, каршы атарга җайлы гына. Ляшков, башка чара юклыгын аңлап алып, зениткаларга бер-бер артлы ике снаряд җибәрде. Зениткалар кечерәк калибрлы булып, танк башнясы өчен әллә ни куркыныч түгел иде, шуңа күрә Ляшков бик иркенләп эш итте. Өченче снарядны кырыйдагы зенитканың нәкъ өстенә төшерде
— Молодчина! —дип кычкырды хуплаудан тыела алмаган механик. Ляшков чынлап та шәп ата иде. Иң элек икенче зенитканың кырыена стена кебек өелгән кәсләрне туздырып ташлады, өченчеме-дүртенчеме снаряд белән тегене бөтенләй җимерде. Шушы уңыш механикны хәтәр кайнарлатып җибәрде, ул артык дәрәҗәдә дәртсенеп танкны зениткаларга таба алып китте. Ә артка чигәргә кирәк иде, ялгышларын бик соң аңладылар..
Танк атмый торган өченче зенитканы борыны белән бәреп аударды һәм тәгәрмәчләрен издереп узды. Тегендәрәк немецларның үлгән гәүдәләре күренә ә мотор тынган арада яралыларның кычкыруы колакны ярды.
— Давай артка киттек'—дип кычкырды Ляшков. Механик каршы килмәде, танкны килгән эзгә борып, алып бара башлады Ләкин шул чакта танкка арттан атарга тотындылар Бер снаряд тиеп тәгәрмәч чылбырын өзеп ташлады. Тегендәрәк тагы зениткалар булган икән. Механик астагы люктан чыгып карады һәм йөрәк ачысы белән сүгенде, анын тавышыннан хәлнең өметсез икәне аңлашылды. Радист аппаратын ходка җибәреп азапланды, юк, микрофонга кычкыра-кычкыра тәмам тавышы бетте, ул тоташ ысылдый гына иде.
— Ремонтларлык түгелме? — дип сорады Ляшков.
— Монда шайтан да берни эшли алмый,— диде механик, ачы үртәлү белән сүгенә-сүгенә. Ляшков якындарак бер җимерек блиндаж күреп алган иде, әллә шунда качып торыргамы, дип уйлады, чөнки танкны немецлар хәзер бик тиз яндырачаклар.
— Ну каптык! —дип ысылдады радист, наушнигын башыннан салып атып бәрде.
— Көйсезләнмә,— диде механик, тегенең йомшаклыгын шушы бер сүз белән кистергәндәй. Ул автоматын барлап, запас дискы алды. Ляшков кул пулеметын эләктерде. Сүзсез-нисез аңлашып, астагы люктан шуышып чыктылар Ляшков алданрак үрмәләп, аларны үзе шәйләгән блиндаж җимереклегенә алып керде. Өчесе дә еш-еш сулый, эчтәге киеренкелек сөйләшергә дә ирек бирми, тыннарын кыса Ляшков көчкә әйтте.
— Караңгы гына төшсен, аннары — сүзләре өзелсә дә аңлашылды, тегеләрнең күзләрендә өмет ялтырады. Немец зениткасы һаман ата иде, ахырда танкның моторын яндырды. Аннан куе кара төтен бөркелә башлады Шул сигнал булды, немецлар, нидер кычкыра-кычкыра, танкка якынайдылар Танктан атучы булмагач, тагы да кыюланып, кырыена ук килделәр. Янәсе, янган танктан барыбер чыгачаклар Шуны өмет итеп «рус капут», дип кычкырыналар иде. Чыгучы озак күренмәгәч, алар як- якларына карана башладылар. Ляшков сизеп алды, аларны табачаклар һәм шуңа күрә тиз генә пулеметын җайлап куеп, немецларга очередь бир де. Танкның берьягындагы фрицлар, чалгы белән киселгән үләндәй, кыелып төштеләр. Буталыш, кычкырыш китте. Күз бәйләнеп килә иде инде. Шушы уңайдан файдаланырга теләп, механик автоматыннан ата-ата күтәрелде, алга йөгереп үтмәк булды. Аның артыннан Ляшков белән радист та чыктылар. Ләкин танкистлар бер нәрсәне исәпләп бетермәделәр: танкның икенче ягында фрицлар исән калганнар икән. Автомат уты механикның нәкъ күкрәген тишкәләП үтте, ул өч-дүрт адым киткәч тә җиргә барып төште, бүтән кымшанмады. Ляшков та яраланып ауды, радистка да каты эләккән иде, ул әкрен генә тезләнде, бер якка янтаеп җиргә ятты, гүя йокыга әзерләнә диярсең. Ляшков шуышып артка чигенгәндә аның үлем белән тартышып гырылдаганын ишетеп калды. Кан агуын да тоймыйча, Ляшков әле байтак вакыт немецларга атып маташты. Бер мәл аның чокырына гранаталар оча башлады. Менә кинәт яңагына кемдер нәрсә беләндер бик каты суккан кебек булды, күзеннән утлар күренде, шуннан соң аңын караңгылык каплады...
Ике көн узгач, бу төшләрдән немецларны чигендерделәр Болар яңа частьлар иде. Кыр уртасында аунап яткан гәүдәләрнең кемнәр, кайдан икәнен күпме белергә тырышсалар да булмады Фрицлар аларның барча кәгазьләрен, хәтта погоннарын да йолкып алып киткәннәр иде. Шул билгесез-атсыз көе күмделәр.
Ә батарея алга күчмәде, үз позициясендә калды. Ул шактый нык өтелгән иде, күп кенә сугышчылар сафтан чыккан, пушкаларга да зыян килгән Теге картлар расчетының имгәтелгән тубы гына янтаеп ята, ә кешеләре юк. Гәүдәләре дә күренми Кечкенә генә блиндажларын авыр снаряд актарып ташлаган. Кырыенда гына тагы зур снаряд чокыры. Шулардан һәлак булып, күмелеп калганнар, ахрысы
Идрисов, шартлау дулкынына эләгеп, нык кына барып төшсә дә тиз ? исенә килде, әмма башы түмәр кебек булып каткан иде. Җитмәсә күзеннән ? тоташ яшь агып тора, тавышларны да су астындагы шикелле тонык * ишетә Ул күзәтү пункты блиндажына кайтып керде Мирхас кырык бишле | пушка гильзасыннан эшләнгән лампага ут элдереп маташа иде Идрисов, ® бүреген салып, башын ике куллап уарга тотынды Мирхас ни әйтергә х белмичә торганда телефон зуммеры безелдәде. Комбатны сорыйлар иде. S Идрисов кулын селтәде. ♦
— Комбатка контузия булды,— диде дә Мирхас трубканы куйды. “ Ул арада берничә сугышчыны ияртеп, кулына термос тоткан старшина ч килеп керде Сугышчыларның өннәре юк, чырайлары җансыз, үлек г төсендә иде... <
Каракүз Ляшковны эзләп йөрде. Таба алмагач, нигә эзләтмисез, ж дип старшинага бәйләнде. ■ <
Ляшковны юксынып, аны жәлләп күз яшьләре агып чыкты Мирхас s та ул гаярь егетне яратып өлгергән иде. Бигрәк тә комендант часовоена * капчык кигертә алуы, акылсыз эшләнгән булса да, кызыгырлык батырлык иде. Госпитальдә яткан комендант начальнигы: күрсәтегез миңа ул куш йөрәкле егетне, кочаклыйсым килә үзен, дип әйткән, имеш.
Иртән А)ирхас тәнендә ниндидер җиңеллек тоеп уянды, башы да томаннан ачылган сыман иде. Ул автоматын алып блиндаждан чыкты һәм сугыш кырыннан Ляшковны тагы бер мәртәбә эзләп кайтырга уйлады
Таш юлга чыгып, артына борылып карады. Кичәге сугыш кыры уч төбендәге кебек күренә иде. Җимерелгән, кайсы яндырылган немей танклары кырда чүмәлә сыман булып калганнар. Тукта, ничә танк? Кичә Идрисов унбер дигән иде. Берәү, икәү, өчәү Чынлап та шулай икән. Сытарга, изәргә, кан коярга ыжгырып килгән корыч ташкын туктатылып, асты-өскә китерелгән. Комдив Мостафин мактаулы немец танкларына шәп тозак ясаган икән. Ай-Һай! Гаҗәпләнмәслек тә түгел, күл яны һәм юл кырыйлары тәмам танклар каберлегенә әйләнгән
Мирхас юлдан читкәрәк чыгып, һәрбер снаряд чокырын карап бара башлады Ляшковның танк десантына кушылып китү ихтималын исенә төшереп, үзенең бу эзләнүен аклый иде Менә ул бер авиабомба чокыры янына килеп туктады. Ни күрсен, чокыр төбендә саргылт төстәге танксыман нәрсә ята. Тукта, көпшәсе юк икән бит, дип уйлап, Мирхас аяк астындагы зур кантарлар артына тезләнде. Анда немец яшеренеп торуы бар иде Ләкин беркем дә күренми. Мирхас саклык өчен генә теге машина өстеннән бер очередь бирде. Кинәт брезент өсле кабинка ачылды, аннан кулларын күтәреп бер немец килеп чыкмасынмы Мирхас йөрәге дөп-дөп килгәнен, тәтедәге бармагының калтыранганын сизде Немец юка гәүдәле, кечкенә буйлы иде. Килеп ябышса да моны чөеп атарга була, дигән уй килде башына һәм ул тынычланып карап тора башлады Немецның зәңгәрсу шинеле җиргә тиеп-тиеп килә, йомшак балчык ишелә дә аягы таеп киткәли Чокырдан менеп җитәрәк ул нәрсәдер әйтергә тотынды. Ара ике- өч метр калгач, Мирхас:
— Хальт! — дип кычкырды. Теге туктады да, күзләрен зур ачып, бер сүзне кабатларга кереште:
— Корошо машино, машино корошо... яволь! — Үзе һаман теге вездеход ягына ияк какты. Мирхас машинаның төзек икәнен аңлап алды Бу немецның тәмам коты алынып сугышчан рухы сынганлыгын да чамаларга була иде. Мирхас куллары белән: бар. машинаңны алып мен, дип
аңлатырга кереште. Теге башта аңламыйча күзләрен тасрайтып торды, аңлагач йөзендәге сорылык яктырып киткәндәй булды Ул куштанланып: «Яволь. яволь»,— дип кабатлады, кызу-кызу машинасы янына төшеп китте. Мирхас моның бер-бер хәйләсе бардыр, дип, бик сагаеп, кантар артына тезләнгән көе тегеннән күзен алмады. Менә ул машинаны кабинада килеш кенә кабызды да өскә таба хәрәкәт итә башлады. Бу тәбәнәк кенә, ләкин киң итеп эшләнгән, ачык тимер кузовлы вездеход иде. Мондагы сазлыкларда, пычракларда снаряд ташырга моңардан да җайлырак транспорт булмастыр да Чокырдан чыгып «иткәч, немец кабинканың икенче ишеген ачты. «Комм. комм > — дип, Мирхасны чакырып, ниләрдер сөй-ләнде. Мирхас һаман да шикләнеп торды, тиз генә чамалап алып, кузовка сикереп менде һәм немецның артына автоматын төзәп чүгәләде. Немец аңа борылып команда көткән кебек карады, Мирхас алга барырга күрсәткәч, йөзе тагы яктырды.
— Гут, гут! — дип әйтә-әйтә машинаны шактый кызу алып китте.
7
Әнвәрне немецлар машина кузовыннан алып, бер базга китереп ыргыттылар Ул башы белән барып төште һәм шунда аңына килде. Дөм караңгы, асты лычкылдап торган юеш иде Борынын бик әче ис ярып керде Маңгае авыртканга тотып караса, бөтен «ире кутыр, кул тигерүгә кан саркый башлады. Нишләде соң ул, ни булды аңа? Әнвәр моннан берничә сәгать элек булган хәлләрне хәтеренә төшерергә азаплан-ды. Ул блиндаж янындагы траншея борылышында басып тора иде, якында гына гранатамы, минамы шартлады, ялкыны күзенә чагылганы хәтерА|дә, шуннан соң берни белми. . Шушы минутта үзенең дошман кулына эләгүе, коточкыч хәлдә икәне аңына барып җитеп, мең-мең энәләре белән миенә кадалды. Бөтен тәне бизгәк тоткан кебек калтырый башлады. Бер кулы белән икенче кул чугын тотмакчы була, дерелди-дерелди бармаклары ычкына иде. Бетүем шушы икән, дигән уй бөтен күңелен кылыч белән телгән кебек итеп узды, һәм ул бар йөрәге белән әрнеп, кычкырып- кычкырып еларга тотынды Эчтән бик каты рәнҗү, үз-үзен каһәрләү дулкыны аны тетрәтә иде. Ул тыела алмыйча үкседе. Башында бар кануннар җимерелеп төште, дөньяның асты-өскә килде. «Беттем, беттем», — дип пышылдады ул елый-елый. Газапламый гына атсалар атсыннар иде... Уйларының шул төшендә Әнвәр үз хәленең болай яшь коюдан яхшырмаячагын, хәзер болай өзгәләнү берни дә бирмәячәген исенә китерде. Бик аек акыл, кырыслык белән эш итәргә кирәклеген тойган хәлдә, уйларын әнә шул нәрсәләргә юнәлтте. Сорау ала башласалар нәрсә дип әйтергә? Ни генә белә инде ул? Элемтәче икәнемне әйтергә ярамый. Кичә генә пополнение белән килдем һәм мине снаряд ташырга куйдылар дияргә. Часть номерын кесәдән алган кызылармеец кенәгәсеннән белгәннәрдер инде. Барыбер атачаклар, шуның өчен белмәмешкә салынырга кирәк. Аның русча сөйләшә алмавын үзләре дә күрерләр. Хәрби мәгълүматлар белән генә калмыйча, аның кайдан, нин/ш семьядан икәнен төпченсәләр. нишләргә?
Әнвәрнең әтисен үз елгылары белән сугышка алмадылар, чөнки аягы бигүк сәламәт түгел иде. Тагын аның бер энесе дә бар иде. Гражданнар сугышы вакытында, аклар чигенгәндә бер бай аңы үзе белән алып киткән Шулай алар Кореяда бүленеп калганнар. Фин сугышына чаклы аларга еш кына хатлар, ара-тирә посылкалар да килгәләде. Әнә гел үзе белән йөрткән, аксыл сөяк саплы, әллә ничә җәпле кесә пәкесе дә Шәрифҗан абзыйсы бүләге. Сабының ике битенә дә кореячамы- кытайчамы язулар язылган Кайчак посылкада ситсы-мазар да була иде. Ләкин фин сугышы башланыр алдыннан бер хаты килде дә шуннан
элемтә өзелде. Гарәп хәрефләре белән язган ул хатта нинди хәбәрләр булгандыр инде, әтисе бик уфылдап, сөмсере коелып йөрде. Фронтка алмасалар да әтисен хезмәт армиясенә җибәрделәр Кайсыдыр шәһәрдә бер заводта эшлим дип яза иде Аның күптән түгел килгән хатын әнисе Әнвәргә салган, анда әтисе авырып больницага кердем, хәлем әйбәтләнә инде дигән сөенеч белдергән иде...
Боларның барысын да төпченерләр микәнни? Сөйләргәме, юкмы? | Барыбер атачаклар бит?.. Ул җәй көне Латвия чигендә яраланып, g Великие Лукидан ерак түгел тимер юл буендагы бер авылда госпитальдә * ятты Бик шәп ашаталар, тәрбиялиләр иде. Әнвәр тиз аякка басты ч Дөрес, башта бер айлап чамасы сул аягын һич яза алмады, шуңа күрә гел ® култык таягы белән йөрде Яраны бәйләтергә дә көчкә-көчкә генә бара иде * Ярадагы көнбагыш төшедәй вак ярчыкларны чүпләп алган саен аягы S әйбәтләнә барды. Ядрәләр балтыр сеңерендә утырганга, күбрәк хәрәкәт ♦ ләнгәндә авырттырып шешәләр һәм үлекләп чыгалар иде. . Юк, боларын “ сөйләтеп тормаслар, синең яраларың нәрсәгә аларга? Ә белмәгән нәрсәләр ч сорап кыйный башласалар, нишләргә? Түзәргә, түзәргә? Йа хода, = чыдамлык бир, чыдамлык бир! *
Шул минутта әнисе исенә төште. Әни мине догаңнан ташладыңмы < әллә? Мин бит сине бер тапкыр рәнҗеткән идем, сабан туена чыгарга х яңа чабата ясап бирә алмадым, киреләндем. Шуңа бик ачуың килгән иде. * Әх, нигә киреләндем, үҗәтләндем икән? Шул мизгелләрдә миңа харата күңеленә начар уйлар килгәндер. Нәрсәгә дип сүзеңне тыңламадым соң? Искә төшерә китсәң андый чатаклыклар шактый булгалады бугай
Ә батареяда минем кисәк югалуымны ничек дип белерләр икән? Менә бит күрәчәгең булса, һич уйламаганда-нитмәгәндә нинди бәлагә каласың икән? Ярар, бер мин генә түгел, миннән күпкә яхшы кешеләр дә үлеп кала әле. Тик бу фашист-ерткычлар нык газапларлар инде Асат үлем нинди зур бәхет булыр иде Түзәргә, түзәргә!.
Кинәт шапылдаган тавыш аның уйларын бүлде. Шунда базга кыштырдап, кайдадыр сыдырыла-сыдырыла нәрсәдер килеп төште. Мине алырга килгәннәр икән дип уйлады Әнвәр, тәне тагы бизгәк тоткандай калтырый башлады. Теше-тешкә бәрелеп шак-шок килә иде. Шул чак җир стенага ышкылган һәм балчык ишелгән тавыш килде һәм мыгырданып сүгенгән аваз ишетелде. Кемдер русча өч-дүрт катлы итей каргана иде. Әнвәргә кинәт җан кергәндәй булды, аны алырга килгән кеше болай сүгенергә тиеш түгел. Ул терсәкләренә таянып кыймылдап куйды.
— Кем бар монда? — диде сагайган һәм коты очкан тавыш
Алар бик тиз аңлаштылар.Башка төшкән коточкыч бәла бер-ике сүздән үк берләштерде. Бу латыш солдаты икән. Өч атна гына элек алгы сызыкка килгән булганнар. Әнвәр латышлардан торган полкларның немец белән сугышканын ишеткән иде, шулай да бу егетнең сүзләренә ышанырга да ышанмаска да белмәде. Ул яшь, гайрәтле кеше бугай, сөйләгәндә күз аклары яшен чаткысыдай ялт-йолт килеп торды. Бер төн һәм көне буе траншеяда постта торган, кич алмаш килгәч, черем итәргә блиндажга кергән. Төнлә уянып китсә — немецлар... ике самоходка белән искәрмәстән һөҗүм иткәннәр... .
— Барыбер качам,— диде ул, тешләрен шыгырдатып — Безнекеләр моннан ерак түгел...
Аның сүзләреннән Әнвәргә ниндидер өмет чаткысы кайткандай булды, бу егеГкә ышанасы килеп, мине дә үзеңә иярт дип ялварасы килде. Ә теле үзенең ничек бу хәлгә таруын гына сөйләп бирде. Шулай да эченә җылы үрләде, карале, мондый мөмкинлек тә бар икән ләбаса, диде эченнән генә шуңа сөенгәндәй. Качып барганда атсалар да үлгәнеңне сизми каласың
Уйлардан һәм киеренкелектән тәмам ватылып, эттәй арып, ниндидер бер минутта оеп кителгән, баз өстендә нәрсәдер дөбердәгәнгә дерт итеп
куйдылар. Базның капкачы ачылган икән, өстән немецча кычкырган тавыш ишетелде. Шул тавышка латыш кузгалып баскычка килде, Әнвәр дә аңа иярде Сау бул, әни, бәхил бул, әти. син дә исән бул. мине бүтән күрә алмассыз инде. дип. эчтән дога укыган кебек кабатлый-кабатлый өскә үрмәләде ул. .
Караңгы иде әле. ләкин таң беленеп килә икән инде, әйберләрне якыннан танып була Баз авызыннан бераз читтәрәк. юан гына немец, күкрәге турындагы автоматын боларга төбәп, басып тора иде. Тирә-як сирәк урманлык, тегендәрәк поход кухнясы учагыннан ут ялтырап күренә. Латыш егете саргылт чәчле, таза гына түгәрәк битле, буе уртача, әмма җилкәләре киң, көчле икәне күренеп тора. Үзе качканда мине дә алырмы икән, дип шикләнеп. Әнвәр аны күзәтә иде. Латыш немецча да аңлый икән, сакчы нәрсәдер әйткәч, аңа җавап кайтарды. Алар утын кисәргә тиешләр икән, кухня янында маташучысы пычкы һәм балта күтәреп китерде. Ул. аяклары кешәнләнгән шикелле, табаннарын^ җирдән шудырып-шудырып кына хәрәкәт итә иде. Үзе пош-пош килә, йөрү аңа гаять авыр бугай. Икенче -немецның да сул кулында j<apa перчатка, монысы да инвалид микәнни? Ул урман эченә күрсәтеп, нәрсәдер әйтте, латыш Әнвәргә карады да: әйдә, диде. Урман эченәрәк кереп кисәргә икән дип уйлады ул һәм аягын атлауга «Уф!!» дигәнен сизми дә калды. Сул аягында ботинка юклыгын күреп, аптырап, латышка дәште. Теге аңа таба борылуга эшне тиз аңлап алды һәм. аның аягына иелеп, тубыгын ыштыр белән бәйләшергә булыша башлады. Әнвәр, эче өзелеп, болай ничек качармын, дип уйлады Латыш мине ияртмәс, үзе генә элдерер, нишләргә соң, нишләргә? Кая төшеп калды икән ул ботинка, шайтан алгыры! Әнвәр шулай, эчтән карганып, зарланып үзенә көч бирә, өметен көчәйтә иде.
Урман эченәрәк кереп, җирдә яткан бер бүрәнәне кыска гына түмәр итеп кисәргә тотындылар. Әмма пычкы һич кисми, үтмәсләнеп беткән, аннары разводы да юк иде. Әнвәр бер кечкенә агачка пычкы эзе ясап, шуның белән пычкы тешләрен эләктереп-эләктереп. як-якка каерып- каерып чыкты Пычкы, начар киссә дә. әйбәт йөри башлады. Әнвәр утын ярырга да бик оста иде. җиргә тезләнеп утырды да кыска түмәрләрне җәһәт кенә ваклап атты. Шул шакмакларны капчыкка тутырдылар һәм кухняга китерделәр Латыш егете су эчәргә сорап казан янына атлаган иде. аш пешерүче немец эт өргәндәй кычкырып җибәрде һәм боларнын өс-башына төртеп күрсәтеп, якын килмә дигәндәй, кулын бутады. Автомат- лысы исә тагы нәрсәдер һау-һау килде һәм базга керергә ымлады. Өсләрендә баз капкачы шапылдап ябылгач, латыш егете ачынып төкеренә- төкеренә сүгенде:
— Канэчкечләр. кеше ашаучылар!..
Бераз тынып ятканнан соң Әнвәр әйтте:
— Никтер сорау алыр төсле күренмиләр?
— Без нәрсә беләбез соң! Безнең көзге чебеш икәнне күреп торалар ич алар?
— Нишләтергә уйлыйлар алайса?
— Үлгәнче эшләтергә, аннары озатырга.
— Кая?
— Шуны да белмисеңме? Теге дөньяга.
Шунда Лирне дер селкетеп танкмы, чылбырлы трактормы килгәне ишетелде. Кухня янына туктап торды да, бар төшне Дерелдәтеп, китеп барды.
Кухняны передовойга алып китте.— дип, нәтиҗә*ясады латыш егете. Әнвәр эндәшмәде, аның җавап кайтарырлык та хәле калмаган иде. Ачлыктан аны әллә нинди йокы баса. Хәл бетү инде бу. дигән зәгыйфь кенә уй килә аның башына һәм шунда ук бу уе томан белән күмелеп югала. Шулай озак кына вакыт үтте бугай, тагы җир дерелдәгәнгә һәм мотор
тавышына ул уянып киткәндәй булды. Латыш егете дә аркасы белән җир стенага ышкынып кыштырдады. Кинәт Әнвәрнең башына тәвәккәл бер уй килде.
— Урманга тагы алып барса, автоматлыга кинәт ташланыйк та. коралын алыйк,— диде Әнвәр пышылдап. — Аның бер кулы гарип бугай.
- Мин дә нәкъ шуны уйлап ята идем,— дип, латыш җанланып ♦ китте һәм һөҗ\м итә калганда иң элек нишләргә кирәген бик тәфселләп Ф сөйләп алды. Аннары бу башсызлыкларының уңышлы чыгуына шикләнүен g белгертеп —Монда немецлар мыжлап торадыр шул,— дип өстәде. ®
— һәй, барыбер бетәсе бит,— диде Әнвәр, кыюланып, һәм аның g
күз алдына немецка ничек арттан китереп сугуы, тегенең чайкалып § барып төшүе килеп басты Карале, нәрсәгә куркып торырга? Әнвәр үз “ уйларыннан үзе кызышып фрицка ни рәвешле һөҗүм итәргә кирәклеген 2 барлы-юклы теле белән латышка аңлатырга тотынды. “
Базның өсте дебердәп ачылды, өскә менәргә кушып, теге немецның ш тавышы ишетелде. Чыгуга автоматлысы аларга зәңгәр төстәге ике немец ° шинеле ыргытты, кияргә ымлады Болар бераз аңламаган булып тордылар < да, өсләрен салып, чокырга ыргыттылар һәм немец шинелен киеп алдылар < Таза, яңаклары ике яктан асылынып торган бульдог чырайлы аш пешерүче * фриц бер фляга китереп бирде. Кораллысы уңга таба автоматын сузып * нәрсәдер әйтте Латыш шул якка башын боргач, Әнвәр дә урман кырыенда и кое бурасы күреп алды, ерак түгел генә кызыл чүлмәк түбәләр күзгә * чалынды. Инде өйлә узып бара бугай. Әх, караңгы төшкән чак булса, хәзер бер җай китереп бу фрицка барып ябышыр иде, автоматын гына каерып алу җитә, аннары нишләргә кирәген җай үзе күрсәтер иде, дип хыялланды Әнвәр коега таба барганда. Немец исә, аның ниятен сизенгәндәй, еракта ук тора, автоматының тәтесеннән кулын бер дә алмый. . Су алып кайткач, латыш ашарга сораган иде, немец бүре улагандай: «Наен!» дип кулын гына бутады һәм аларны тагы базга илтеп яптылар
— Әх, эңгер-меңгер вакыты булмады,— дип өзгәләнде латыш Аның да уенда нәкъ Әнвәр нияте булган икән.
Төнлә бик каты җир селкенгәнгә уянып киттеләр. Тирә-юньне төнге самолетлар бомбага тота иде. Бомбаларның бик нечкә сызгырып төшкәне бер секундка гына колакка чалынып китә, шунда дөңк итеп җиргә бәрелгәнен тоясың һәм шартлавын ишетәсең. Нәрсәләрдер бик якында гына шартлыйлар, тукта, бу безнекеләрдер, мөгаен, дигән куанычлы уй Әнвәр башыннан сызылып үтте. Латыш та, күзләре очкынланып, аңа килеп елышты «Баз өстен ачып булмасмы икән?» — диде ул, өмет белән кыҗрап Әнвәр аны бер сүздән аңлады: бу мәхшәр вакытында немецның үз хәле хәл, ычкынырга иң уңай чак. Ләкин Әнвәр нидер әйтмәкче булып латышның җиңен тарта башлаган иде, кинәт аларның базы аска убып киткәндәй булды, шартлау дулкыны икесен дә стенага бик каты китереп бәрде. Бер мәл исләрен җыеп, тын ала алмыйча тордылар Күзләрен ачып карасалар базның бер почмагыннан зәңгәр күк күренә, әйе, күзләре алдамый, йолдызлар чекерәеп карый Иң элек аңын җыеп латыш сикереп торды, теге почмакка атылды. Аның артыннан Әнвәр иярде Уе да юк, колаклары да берни ишетми Бөтен барлыгы белән шул хәрәкәткә йотыл ган иде. Чокырдан ычкынуга караңгы урман аларны үз кочагына алды Бер машина тәгәрмәче эзе буйлап чаптылар Теге хутор күренә торган яктан гел бүтән тарафка төбәлеп йөгергәндә, Әнвәр аягына нәрсәдер кадалганга мәтәлеп җиргә барып төште. Караңгыга күзләре ияләнгән иде инде, кырыйдагы әйберләрне шәйләп була. Латыш егете бик сак икән, шундук Әнвәр янына килеп ауды. Тыннары тәмам беткән, чапкан аттай мышныйлар, сүзләре авыздан чыга алмый. Әнвә>р сул аягын күтәрде, ураган ыштыр-чолгаулары каядыр югалган, чалбар балагы да аерылып төшкән иде. Тубыгында бары бер кат оек кына, лыч ма булып юешләнгән, ә бармаклары өшеп әрнешә иде. Әнвәр хәзер генә җшрнең юка рашкы ярма сыман кар белән капланганын күрде, суыклыкны ул бөтенләй сизмәгән икән. Шунда тиз генә эчке күлмәген изүеннән шытыр'датып ертып чыгарды.
Юлны тоткарлаган өчен латыш егете ачуланыр дип, Әнвәр үзен-үзе күрәлмәс дәрәҗәгә җиткән иде. Юк, егет тә чалбар каешын алып, чүпрәк өстеннән шуның белән ныгытып бәйләде. Аннары ракета яктысын өйрәнеп тордылар. Әнвәр безнең һәм немец ракеталарын яхшы аера иде. Латышның моңа бик күңеле булды Биредә оборона сызыгы тоташ түгел икәнен һәм эт эчәгесе кебек чуалып беткәнле ен ракеталар утыннан бераз чамаларга була иде. Әнвәрнең белүенчә, урманлык җирләрдә траншеяләр юк, немец бер блиндаж казыган да шуның кырыена бер-ике пулемет куйган Андый аерым постларның ракеталары һаман бер урыннанрак чөелеп торыр. Ләкин шунысы ымсындыргыч, мондый постларның йә бу, йә теге ягыннан шуышып булса да үтеп китәргә мөмкинлек бар.
Ракеталар күтәрелми торган бер араны чамалап алып, ачык кырдан кояш чыгыш якка таба бара башладылар. Күп кенә җир үттеләр, хәлләре бетсә дә. бүтән булдыра алмыйм, дип авыз да ачмадылар. Инде яктыра да башлады. Яшеренер урын кирәк иде. Алар килеп чыккан урын сирәк урманлык булып, монда һич калырга ярамаганлыгы шунда ук беленде. Ерак түгел бер тирән яр эчендә ешкынлык күренә иде, шунда таба атладылар. Ләкин урман эчендә кинәт немецча кычкырган авазлар яңгырады. Болар икесе берьюлы, чалгы чапкан үләндәй, кинәт җиргә аудылар. Тавышлар якыная бара иде. Әнвәр бер өем чыбык-чабык күреп алды һәм шуның астына үрмәләде. Латыш егете дә аннан калмады. Икесенең дә күзләреннән өн качкан иде. Инде ничәнче тапкыр менә чын үлем белән күзгә күз очрашалар. Чыдаса да чыдый икән адәм баласының җаны! Инде дөп-дөп баскан аяк тавышлары якынга ук килеп җитте. Чәнчелгере, шуны күрмәгәннәр, бу чокыр кырыеннан сукмак үтә икән бит. Фрицлар ашыга-ашыга атлыйлар, табан асларыннан шартлап чәчрәгән коры чыбыклар боларның битләренә килеп тия. Әнвәр киеренкелеккә чыдый алмый, ни булса шул, дип күзләрен йомган иде, бөтен тәне, тоташ күзгә әйләнгән кебек булды, ул аркасындагы һәр күзәнәге белән фрицларның хәрәкәтен тоеп ятты. Бар гәүдәсендә ниндидер елдырым ут чабып йөрде, бер минут эчендә манма тиргә төште. Үпкәләрендә кысылган тын, таштай каты булып, бугазына килеп тыгылды. Уф!
Немецларның алгы сызыгын төн караңгылыгыннан файдаланып үткән чакта тагы үлем авызына эләгә язып калдылар. Куечыршы урманы коткарды, нидер сизенепме, әллә өркепме, күпме генә аларга атсалар да, куелык пуляларны үзенә йотып бара иде. Яктырып килгәндә, ниһаять, урман почмагыннан чыгып, соңгы көч белән үзебезнекеләргә таба шуышып киттеләр. Үргә табарак коры үлән сабаклары каплаган җир. Сабаклар төбендәге юка гына кар бар төшне ала-кола итеп күрсәтә иде. Аларны озак шәйләмәделәр. Киле.п җитәрәк кенә автомат очередьлары башларына тияр-тимәс сызып үттеләр. Ату тавышы тынган мәлдә окопта ыгы-зыгы купканлыгы, кемнеңдер бик каты кычкырганы ишетелеп калды. Автомат уты көчәйде. Башны кыймылдату мөмкин түгел иде.
— Үзебезнекеләр' Үзебезнекеләр!—дип кычкырдылар болар, җирдән хор белән кабатлап тордылар. Тончыга-тончыга кычкырдылар. Бераздан ату тынды, болар көчкә-көчкә шуышып барып траншея эченә мәтәлеп төштеләр.
— Власовчылар!!—дип. шәрран ярды бер автоматлы солдат. Шулай уйларлык та ид.е, өсләрендә немец шинеле, җитмәсә Әнвәр башын урап ияк астына яшел обмотка бәйләп куйган, бер аягына чүпрәк чорнаган Икесенең дә битләре тырналып, шинельләре сәләмәләнеп беткән иде Шунда боларга таба траншеядан лейтенант килгәне күренде. Ул миһербанлы кыяфәтле шикелле иде.
Кемнәр! Кайдг1н? — диде коры гына. Иң элек Әнвәр үзенең хәлен сөйләп бирде. Часть номерын, командирларның фамилияләрен атады.
— Бар андыйлар,— дип. лейтенант латыш егетенә төбәлде. Анын частен да, командирларын да белмәделәр.
— Ксенофонтов,—дип, дәште лейтенант йокылы, битараф тавыш белән,—бар, КППга илтеп тапшыр. Аннары доложить итәрсең.—һәм аның өчен болар бөтенләй юк шикелле кыяфәт белән траншея борылышына кереп югалды
Әнвәр кулга ал асыл арын белә иде, шуңа бер дә исе китмәде, эчендә куенга куйган мәче баласы шикелле шатлык тыпырчына иде. Хәзер ♦ үләргә дә риза, фрицлар тырнагыннан исән-имин ычкынды Көчкә генә санын өстерәп барса да тирә-якны күзәтте, үзебезнекеләрдән берәрсе (5 очрамасмы? Ләкин кайта-кайта шатлыклы хисләре борчылу, кайгыру ® белән алмашына башлады Аны бит болай калдырмаячаклар Мондый g очракларны күрергә туры килде аңа Идрисовның шулай Маламишкин $ дигән солдатны бер бәладән йолып йөргәнен аңа сөйләгәннәр иде Минем “ мондый хәлгә төшүемне белсә, һичшиксез мәрхәмәте килми калмас иде? S Мирхас та аңа ни булса да эшләми калмас иде? Ләкин ничек аларга ф хәбәр итәргә? Әйе, эшләр шактый кәй әле ■
Ниндидер хуторга җитеп килгәндә аларга каршы ак тун, бәрән * малахай кигән бер майор очрады. Әнвәр бер карауга аның йөзе бик = таныш икәнен шәйләп алды, әмма тиз генә зиһенен туплап өлгерми и калды Майор узып киткәч, капылт уянгандай, башы, гәүдәсе белән ® калтыранып, хәрәкәткә килде һәм борылып кычкыра башлады.
— Иптәш майор, иптәш замполит! Сез бит Ваһапов, безнең командир идегез! — дип, кулларын бутады, нечкә бугазында тамырлар зәңгәрләнде Конвой аны тыеп кычкырып җибәрде, ләкин майор боларга таба атлагач, тынды. Туктадылар, Әнвәр, майорның йөзенә төбәлгән килеш, үзенең хәлен кыска-кыска гына сүзләр белән сөйләп бирде. Майор бер сүз дәшмәде, . сәерсенеп карап тора иде. Аны хәтерләргә телиме, бер-бер карарга килә алмыймы, билгесез Ә Әнвәрнең ике күзеннән дә борчак-борчак яшьләр тәгәрәп төшә, алар аның түшенә бәрелеп, якты тамчылар булып җиргә атылалар иде.
— Алай елама,— диде Ваһапов татарча, йомшак итеп, баланы юатырга теләгән төстә. — Син Фазлыев бит әле Мин анда шалтыратып карармын, ярар.
Шуңдый гади итеп әйтте, хәтта Әнвәр аның ярдәм итүенә ышанып та бетмәде. Ләкин бу аз сүзле, һәрчак моңсу йөзле кешенең сүзләрен җилгә очырмавын да белә иде. Кеше бәла-казасына һәрчак ярдәмчел булып истә калган ул. Шуңа күрә эчендә сүнеп барган өмет чаткысы тагы тернәкләнеп, лепердәргә тотынды Хәлсез буыннарга ниндидер көч өстәлгәндәй булды.
Контроль пунктта аларга бик кырыс тотындылар Әле теге яктан, әле бу яктан тикшереп җәфалап бетерделәр. Әнвәр тәмам өметен өзде Ваһаповның сүзләре сүз генә булып калган икән, дип эчтән әрнеде Нишли генә ала соң ул хәзер? Мәрхәмәтсез язмышка башны бирергә генә кала инде. Әмма билгеләнгән частена урнашырга китерелгәч, Әнвәр тагы бер гаҗәп хәлгә тап булды. Аларны тикшереп кабул итүче кеше Сөенчалин иде. Бүтәннәрдән аерылып, Әнвәр аңа эндәшергә омтылып карады, әмма эчтән моны эшләүдән нидер тыйды аны. Алар фронтка бергә килгәннәр иде, Сөенчалин үзен бик һавалы тотасы килепме, Әнвәргә иске танышы итеп бер сүз дәшмәде. Ә бит ул аның кул астындагы солдат иде, окопта күпме бергә яттылар Дөрес, күптән инде ул. Шуның хакына булса да «Ни хәл, яраң төзәлдеме?» — дип, күңел өчен генә булса да сорарга тиеш иде ул Шуларны искә төшереп. Әнвәр бөтенләй борчуга төште.
Шул арада Сөенчалин бирегә килгәннәрнең «дело»ларын өйрәнеп, кабул итеп ала һәм аларны шул хезмәттәге кораллы сержантларга тапшырып озата торды. Бер мәл болар икәве генә торып калганнар иде
— Әх, нишләргә соң сезнең белән, ә? — дип, ул өстәл яныннан үз-үзенә елмая-елмая торды да бүлмәдән чыгып китте. Күп тә үтми, әйләнеп тә керде. Аннары боларны коридор аша икенче бүлмәгә алып керде. Анда керпе чәчле, киң жилкәле бер майор утыра иде. Керүчеләр хакында Сөенчалин аңа алдан әйткән булса кирәк, теге сөзеп карап торды да:
— Салып атыгыз бу шинельләрегезне! — дип, бер генә кычкырды һәм, алып кит дигәнне белгертеп, кулын селтәде. Бүлмәдән чыкканда Сөенчалинның йөзендә шатлык чаткылары беленә иде, моның нәрсәдән икәнен Әнвәр аңламады. Өмете аның һаман түбән таба мәтәлә иде әле.
Сөенчалин кушуы буенча якындагы бер складтан киемнәр бирделәр, Әнвәр аягына да ботинкалар табылды Шушы эшләр белән мәшәләнеп торганда, алар янына тагы Сөенчалин килде һәм боларның кулына кирәкле кәгазьләр тоттырды.
— Ну. котылдыгыз, әмма ышанычны аклагыз! — диде ул, ак тешләрен күрсәтеп елмайды һәм, кырынрак карап, сул кулын козырегына куеп алды Боларның миңгерәүләнеп беткән башларындагы миләре хәрәкәткә килгәнче, каядыр китеп тә барды. Рәхмәт тә әйтә алмый калдылар. Менә шундый сәер генә холыклы кеше инде ул Сөенчалин. Әнвәр бу хәлне аның яхшылыгынамы, Ваһапов сүзенең хикмәтенәме юрарга да белмәде...
Батареяны Әнвәр байтак эзләп йөрде. Ул яңа урынга күчкән иде. Бу юлы пушкалар алгы сызыктан шактый гына арткарак куелган икән. Ябык позиция, пулялар очып килми инде бирегә.
Ул Идрисов блиндажына кергәндә, анда каты гына сөйләшү бара иде. Әнвәргә игътибар итүче дә булмады. Бер таза гына гәүдәле, өлкәнрәк яшьтәге солдат. Идрисовка һәм Тафтиловка ялт-йолт күзләрен ата-ата, нидер исбатлап маташа иде. Блиндаж зур һәм ярым караңгы, шуңа күрә бер почмакта Мирхас та утырганын, ул да солдатка сүз каткач кына күреп алды
— Мин секретный объект сагында булдым, шуңа алгы сызыкка куярга хакыгыз юк,— дип, солдат ике кулының да бармакларын тырпайтып алга сузды.
— Бүтәннәргә ярый, ә син әллә алланың кашка тәкәсеме? Без анда чиратлап торабыз, бүген сез барырга тиеш! — диде Мирхас кистереп кенә
— Димәк, приказга буйсынмыйсыз? — дип Тафтилов ирләрчә карлыккан тавыш белән сүз кушты.
— Юк, буйсынам, тик сезгә соңыннан кыенга килмәсен дип, кисәтеп куярга гына телим. Алгы сызыкта төрле хәл була
— Отставить!—диде Идрисов урыныннан торып.— Нишләп болай паника куптарасыз? Приказны үтәгез!
— Миндә секрет күп. Мине немецлар эләктерсә? Бу миннән генә тормый.
— Кесәңә граната салып йөр Боҗрасын тарттың — бетте.
— Сиңа асат. Алар газаплый башласалар, тәнгә кызган тимер бассалар?
— Тфу! — диде Мирхас ачынып. — Синдә секрет барын немец каян белсен? Секретны әйтсәң, теге дөньяга озатмый калырлар дисеңме?
— Приказны үтәгез! — диде Идрисов нокта куйгандай Әнвәр шуны аңлады: бу солдатка хәзер күзәтү пунктына, алга барырга кирәк икән, ә ул әнә нинди сәбәпләр китереп маташа Солдат мыгырдана-мыгырдана ишеккә юнәлде. Мирхас аның артыннан чыгып барганда Әнвәрнең җиңеннән тотып алып, нык кына селкеде, шуның белән аның хәлен белгәнлеген һәм исән-имин котылуына сөенгәнлеген белдерде.
Командирлар Әнвәргә карап тордылар да, бик бетерешкәнен күреп, хәзергә кухняда эшләп тор дип, шунда җибәрделәр...
8 ♦
Артиллеристлар немецның танк таранын Мостафиннцң бик оста § җимерүе һәм чигендерүе турында күп сөйләделәр. Хәтта Мостафинга ® герой исеме бирергә кирәк, дип әйтүчеләр дә булган. Бигрәк тә аның » бу бәрелештәге тактикасына — танкка‘каршы пушкаларны гаҗәп оста s итеп урнаштыруына сокланганнар һәм уңышны шуңардан күргәннәр, ә ® кайберәүләр Мостафинның әллә кайчангы бер җыелыштагы чыгышын 5 онытмаганнар икән. Анда ул кыю чыгышы белән кайберәүләргә кагылып « узган, имеш. Менә шушы хәлне искә төшергәннәр дә мактау, соклану * сүзләре тынган.. Боларның барын да аңа шул югары тирәдә кайнашкан о әлеге дә баягы Баграков килеп сөйләде. Теге гайре табигый дигәндәй < очрашудан соң алар бик якынаеп, дуслашып киттеләр. Баграков һаман 1 сдавай йолдызны юабыз» дип килә һәм аңа рәхмәтен әйтеп бетерә * алмый иде Тора-бара моның очрашыр өчен бер сылтау гына икәнен s аңладылар Ә асылда исә икесе дә җанны ачып бирердәй дус, күңел * таянычы эзлиләр иде. һәм алар үзләренең өметләрендә алданмадылар, s эзләгәннәрен таптылар шикелле. Баграков төсе-бите, холкы-фигыле белән * гади, эчкерсез бер кеше иде Аны дан-дәрәҗә дә боза алмаган, аңарда ниндидер табигатьтән килгән гамәли акыл көчле иде. Менә шул ягы Мостафинны бик сокландыра, аның белән бер сөйләшсәң, дөньяның сиңа томанлы бер почмагы ачылып киткән кебек була Аннары Баграков аның батареялары өчен өр-яңа оптик приборлы һәм ЗИС пушкалары алырга да булышты.
Кайчак бик авыр хәлдә каласың. Күңелеңдә бер-берсенә капма каршы фикерләр, ниятләр тартыша. Нишләргә, нинди карарга килергә белмисең. Менә шундый чакта чын дус кирәк була кешегә. Соңгы вакытларда Мостафин да бик каршылыклы хисләр кичерде. Әле бу якка тартылды, әле теге якка уйлары өстерәп алып китте. Болар барысы да Зитта белән бәйләнгән иде Ул Мостафинның бөтен вөҗүден зилзилә китереп ташлады. Тиз генә зиһенне җыеп кара син! Моңа үзенең генә көче җнтмәслеген сизде Мостафин һәм ул кыз тудырган барча өметләрен, өметсезлекләрен Баграковка сөйләргә мәҗбүр булды. Эчтән Зиттаны шатлык итеп, бәхет итеп тойса да, ул аны зур кайгы, бәла рәвешендә итеп сурәтләде, үзен шул бәланең корбаны кебегрәк күрсәтәсе килде. Чөнки бу һич тиеш түгел, уставка сыймый торган эш икәнен яхшы аңлаганга күрә, бу хәл Баграков тарафыннан каты хөкем ителер дип уйлап, үзен мескенрәк итеп тә күрсәтәсе килде. Төскә дә моңсу-җитди иде. Әмма* Баграков аны бик тиз аңлады, үзе дә Тормыш кору мәсьәләсендә нык уйланып йөргән кебек иде Чыннан да бу бер яктан шатлык, икенче яктан бәла, диде ул Ник икәнен үзең беләсең... Тик ым белән дә ул аңа: әх. ялгышкансың, брат, дип әйтмәде, дусларча ачуланмады да Киресенчә, аның бу эшендә булачак киртәләрне чыгарга булышачагы турында белдерде Кимбр минем бу эшемне кара тактага язар инде, дип тагы пошынуын әйтте Мостафин. Баграков монысын җайлауны да үз өстенә алды. Тиздән кайсы частьлар-ның Владивостокка китәсе ачыкланырга тиеш, диде ул бер килүендә Әгәр сезнең полкка да приказ була икән, Зиттаны үзең белән алып китә аласың Әмма эшнең практик ягын хәзердән үк җайлап куярга кирәк, аңа кайда да булса бер хезмәт урыны чамалап куй. Мин дә шуны истә тотып йөрермен...
Әмма бу арада Баграков нишләптер күренмәде: әллә бер-бер хәл булдымы? — дигән пошаманга төшмичә мөмкин түгел иде. Зиттадан да бер хәбәр-хәтер юк, үзем килеп чыгармын дигән иде, аны да нидер
тоткарлады бугай. Ул үзенең карарын өйдәгеләргә әйтергә, аларның сүзен ишетергә тиеш иде Ни генә булды икән? Мостафин Зиттаны ниятеннән кире түндерерләр, дип борчыла иде...
Аны элемтәчеләр бүлмәсенә телефонга чакырдылар Асоев тылдарак урнашкан бер складтан шалтырата, машиналарга запчасть ала алмый азаплана икән. Синең берәр танышың юкмы, дип белеште Мостафинның анда күз күргән кешесе юк иде, Асоев шуңа бик кәефе кырылып трубканы куйды Ул Мостафинның латыш хатын-кызы белән бәйләнешен сизеп йөри булса кирәк, ләкин төсе белән белгертми, әмма эштә шулай аңардан канәгать булмаган ишарәләр ясап куя. Нәрсәдән икән бу? — дип, шул хакта уйлый-уйлый үз бүлмәсенә чыгып килгәндә күрде — коридордан Баграков аңа кереп бара Менә нәкъ кирәк моментта бит. Дусларча кул бирешкәндә үк Баграков сөйли башлады:
— Гитлерны паралич суккан, ди Швед газетасы язып чыккан.
— Кит әле! Дөмекмәгәнме шунда?
Алар бүлмәгә кереп, Мостафин өстәл артына, ә Баграков кечкенә агач кәнәфигә утырдылар.
— Юк. Тик Геринг күренми башлаган. Аның күздән төшүе бер политика гынамы, әллә союзниклар белән сепарат сөйләшү өчен пәрдәме?
— Бер-берсен ашарга тотынганнар, алайса,— диде Мостафин куанычлы чырай белән.
— Хәзер аларда җан ачуы шулай да көчле әле, имансыз.
— Димәк, Рейх машинасы җимерелеп бара?
— Бу инде ике-икең дүрт шикелле.
— Ә без биредә утырып калырбыз микәнни?—дип, Мостафин уфтанып куйды.
— Шуңа охшый, немец яңа көчләр китерә,— диде Баграков та көрсенеп
— Нишләп биредә шул чаклы гаскәр тоталар соң?
— Бу сорауны күпләр бирә, әмма җавап таба алмыйлар.
— Яшерен коралга исәп тоталармы?
— Черчилль немецның реактивный самолетлары турында белдерү ясаган. Немец инглизләрне шуның белән тетә икән
— Реактивный димени? — Мостафин шаккатып сорады, күзләре түгәрәкләнеп китте Баграков та уйланып утыра башлады. Ул бүген йончылганрак төстә иде Калку яңак очларына, калын иренле авыз кырыйларына борчылу сызыклары яткан Турылыгы өчен аны өнәп бетермәүчеләр бар иде, шулар әллә күңеленә шырпы кадаганнармы? Аның эчендәге — тышында Кайберәүләр дәрәҗәлерәк урынга утырдылармы, дәшмәүчегә әйләнәләр, белмәмешкә-күрмәмешкә салыналар. Баграков алай түгел шул.
— Тафтилов дигән кеше синдәме?—диде ул башын күтәреп һәм изүеннән бер хат алып Мостафинга сузды. Мостафин укый башлауга, йөзенә аптырау билгеләре чыкты, аннары әле ачулы, әле кинаяле көлемсерәү сызыклары беленеп торды Укып бетергәндә ул чынлап күңелсезләнде, кашлары җыерылып, йөзе чытылды.
— Ниндидер донос шикелле бу,— дип, хатны өстәлгә ыргытты — Ышанмыйм, булмас, булмас! — Ул башын як-якка селкеде.
— Офицер намусы судына куймакчылар иде, синең кешең булгач, үзем карармын, дип алып калдым.
— Анысы өчен рәхмәт, Петр Петрович. Телгә керүдән баш-аяк. Әмма Тафтилов бик намуслы офицер. Менә бу бәрелештә аныкылар чын батырлык күрсәттеләр.
— Бөтен нәрсә патриотлык белән үлчәнсен иде дә бит, юк,—диде Баграков күңелсез генә.
Батарея ерак түгел иде. Тафтиловны телефон аша чакыртып китерделәр. Ул күңелле чырай белән килеп керде, әмма боларның сүренке-
җитди йөзләрен күргәч, әле Мостафинга, әле Баграковка күз йөртеп, нәрсә бар икәнен белергә теләде, битендәге яктылык сүнде
— Менә монда синең биографияне язганнар, танышып чык,—диде Мостафин. калын хатны аңа биреп Тафтилов өстәл янындагы урындыкка утырып, хатны кулына алуга, бөрешеп калгандай булды, башы шинель ф эченәрәк сеңде Болар аның йөзендә берәр үзгәреш, борчылу, куркып а. калу шәйләргә итсәләр дә. Тафтиловның йөзенә берни дә чыкмады. ? Тик мөгез кебек булып шомарып каткан бармаклары гына аз гына j дерелдиләр иде. Ул укып чыкты да, уфылдап, бер сулыш алды, хатның * битләрен актарып, анда язганнарны тагы бер кат күздән кичерде.
Ф
— Ну. ничек? — диде Мостафин, аның хәленә кергәндәй, йомшак һәм = дустанә тавыш белән. Ул монда язганнар чеп-чи ялган булуына ышанып й елмая иде. ' ♦
— Барысы да дөрес,— дип, Тафтилов хатны өстәлгә куйды Йөзе “ тәмам сүнеп, сарылык белән каплангандай иде. Ә тегеләр ни әйтергә =; белми, бер-берсенә карашып тик торалар
— Әтиеңнән баш тартуың дамы? — Баграковның муены Тафтиловка « таба сузылдң “
— Анысы болай. баш тарту дип тә, түгел дип тә әйтергә мөмкин. « Минем әти поп иде. нәсел-нәселдән шулай килгән Мине дә шуңа укытып £ маташтылар, ләкин ул эштән җирәндем. Унсигездә әти белән бәрелешеп, * өйдән чыгып киттем Безнең Тозлы күл авылыннан ерак түгел Чкалов шәһәре. Шунда китеп эшли башладым. Ләкин минем поп малае булуымны белеп алдылар Әтиеңнән баш тарт, комсомолга алабыз, диләр Мин риза булдым. Шуннан бөтенләй араны өздем. Партиягә дә шулай кердем — дип. Тафтилов моңсу гына тынды.
— Ә хәзер әти-әниең белән ничек? Шикләнмә, без сине батырырга җыенмыйбыз.— диде Мостафин
— Юк мин алдаша белмим, бернинди элемтәм юк.
— Хәзер андый эшләр мөмкин бит? — диде Баграков. Тафтиловның каты хөкем көткән йөзенә карап Ләкин Мостафин да. Баграков та аңа ачуланмыйлар, хәлен аңлаган рәвештә сөйләшәләр иде.
— Әйе. ни гаебе бар аның ул чаклы? Хәзер дә попмы?
— Белмим.— диде Тафтилов икеләнебрәк.
— Әнә. әти-әниең сине эзләтәләр дип язган бит хатта. Син ташласаң да, алар сине ташлый алмыйлар икән?
Мостафинның бу сүзенә Тафтилов берни дә әйтмәде, тагы моңсуланыбрак китте. Бу сөйләшү аның җанына авыр иде шикелле, ул тирән итеп көрсенде дә көрсенде.
— Ә хатны язучы кем? — диде Баграков, кызыксынып, аның күзләрендә очкын беленде.
— Анысының да тарихы бар. — дип, Тафтилов каралган бармаклары белән маңгаен ышкып алды — Безнең запасной частьта бухгалтер булып эшли иде ул. Лида исемле хатын. Еш очрашырга туры килә иде. бәйрәмнәрне бергә каршы алабыз. Минем бар якны тәмам белеп бетерде бу һәм миңа бик нык ияләште. Мине яратуын бик еш әйтә башлады. Әнисе белән генә торалар Ул өйдә юкта Лида мине үзенә чакыра. Яз көне тәмам шашынды бу Мин дә агач түгел, аның яратуына ярату белән кайтарырга тырышам, ләкин бер дә чикне узмыйм. Вакыты да түгел, дим. Лида ирле- хатынлы булырга үтереп кыстый. Бала булса, миңа шул җиткән, үзеңне ирекле хис ит. бер сүзем юк, дип ялына Мин нәкъ шуны теләмим. Лида дим. менә сугыш бетсен, мин әйтәм. Шуннан мөнәсәбәте кинәт үзгәрде аның, миңа үчләнә башлады. Үч тирәнгә китте. Мин фронтка чаклы аның кулы җитмәс дип уйлаган идем, ялгышканмын икән.
— Әй. брат, аны бик каты рәнҗеткәнсең икән бит — дип. кычкыргандай әйтте Баграков — Син ирдер ләбаса?!
5 <К V уЛтб
65
— Ирен ир дә бит, соңыннан үзем дә үкендем, ә ул хакта.v— Тафтилов ишетелер-ишетелмәс тагы нәрсәдер мыгырданды. Аңа бу хакта сөйләп утыруы оят икәне күренеп тора иде. Мостафин аның сүзләреннән шундый нәтиҗә чыгарды: бу Тафтилов бик юаш, артык инсафлы кеше икән. Теге хатын аны тәмам басымчак иткән. Үчкә үч белән кайтара алмавын белеп, бигрәк узынып киткән. Өстеннән жалу язудан да тайчанмаган.. Юаш булсаң шулай инде ул. Мостафин аның бу холык- фигылен эштә дә сынап белгән иде, хәзер менә тулысынча ышанды. Ул үзенең замполитын Баграков алдында акларга, яхшы итеп күрсәтергә тели иде.
— Син бик юаш, Николай Петрович,— диде.— Менә шуңа җилкәңә менеп атланмакчы булган ул.
Тафтилов бер сүз дә әйтмәде, бары көрсенеп кенә алды, аның битенә нервы тимгелләре чыккан иде. Мостафин әйткән нәтиҗәгә Баграков та кушылган шикелле итеп кулын селтәде.
— Аңлашылды,— дип, шуның белән бетерик мәгънәсендә ияге белән ым какты.
Мостафин сөйләшү тәмам дигәндәй урыныннан торды, Тафтилов та аягүрә басты, бүреген киде. Командир аңа эш буенча берничә күрсәтмә бирде, ә бу хакта борчылма, дип, дусларча җиңеннән тотып, ишеккә чаклы озата килде.
Баядан бирле кашын җыерып, йөзен чытыбрак утырган Баграков, нәрсәдер аңламагандай, җилкәләрен җыерып куйды.
— Кеше буларак нинди ул Тафтилов? — диде. Чыраенда икеләнү иде.
— Әйтәм бит, мировой кеше, дип. Ләкин сугышта һәрвакыт әйбәт булып буэтмый.
— Кешенең табигате юньле булса, аны сугыш хәлләре дә начарлата алмый.
— Юк, әйтмә, ничек кенә начарлата әле!
— Ихтимал,— дип, Баграков урыныннан торды. Сүз шуның белән өзелде, алар бүтән нәрсәләр турында сөйләшә башладылар.
9
Әтисе исенә төшкән саен Рифаның йөрәге әрнеп куя, аны жәлләп тамагыһа төер утыра, күзләрен яшь элпәсе каплый иде. Кайчак одеялына төренеп, бүлмәдәшләреннән яшереп кенә үксеп тә алгалый. Аны ничек бу бәладән коткарырга, дип баш вата. Бер дә булмаса алгы сызыктан әз генә арткарак, икенче эшелонга күчерергә иде үзен. Аның хәлендәге кешегә дә бу мөмкин эш икән, Рифа берничә тиешле начальникка сүз кушып караган иде. монда бернинди хәрәмләшү юк, диделәр. Тик бу анын турыдан-туры командирларыннан тора, дип аңлаттылар.
Бу кайгысы белән кемнәргә барып сыгына ала ул, Рифа шуларны зиһененнән кичерде. Аның таныш-белешләре бик аз иде. Иң элек Мостафин каршына барырга дигән өметле уй туды. Менә ул ичмаса ярдәм итәр, яхшы кинәш биреп кенә калмас. Киңәшне тонналап бирделәр аңа, әмма хәл эшкә барып төртелгәч, төрлечә боргаландылар, кайсы мин кечкенә кеше, дип мескенләнеп калды. Мостафин алай итмәс, өркеп читкә тайпылмас. Әмма ул аңа барып егыла аламы? Рифа кат-кат бу хакта күңелен барлап карады һәм һич тә бара алмаслыгын аңлады. Нәрсә бу? Рәнҗүме аның җанын шул чаклы биздергән? Әллә тагы да үҗәтләнгән горурлыкмы, сер сынатырга теләмәүме? Тик ачык кына берни дә әйтә алмый, әмма бара алмавын төгәл белә, эчтән нидер тота аны, җибәрми. Димәк, бу номер батмый.
Ләкин ниятеннән бер дә чигенергә теләми ул, шуның өстенә тагын әтисенә үзенең булганлыгын күрсәтәсе килү хисе дә эчтән «чыбыклап»
тора аны Моның кечкенә генә бер сере дә бар иде Әтисе бик өметләнеп малай көтеп йөргәндә Рифа тугач, аның гаять дәрәҗәдә күңеле кайткан булган Кулын гына селтәгән. Янәсе, булмады инде. Бала вакытта шул нәрсә күңеленә юшкындай утырып калган һәм менә хәзер һич искәрмәстән калкып чыкты бит Аннары Рифаның хезмәт урынында абруе бик тиз күтәрелеп китте. Эшли башлавына бер ай үтүгә баш врач аны дәрәҗәлерәк * эшкә билгеләде. Герш Исакович аның басынкы-сабыр характерын, рыясыз 5 булуын, үз вазифасына бик намуслы каравын ошатты. Рифа үзе дә 2 эшкә бик иҗтиһатлы иде. Кешене кайда да хезмәт күтәрә бит. Болар ® барысы да Рифага ниндидер хөрлек тәэмин итәләр һәм әтисенең четерекле § язмышына катнашырга кыюлык бирәләр иде Ул хәзер белә инде, мондый ° эшкә күзеңне йомыбрак тәвәккәлләмичә дә булмый. Зурга өмет итеп ба- = расың, әмма буш килеш кире борыласың. Санинструктор кызлар аша 2 белешеп, Рифа әтисенең командиры капитан Мамак белән очрашып ф сөйләште. (Капитанның үзләре урнашкан хуторга киңәшмәгә килгәнен = сагалап торды ) Ләкин киң каратут битле, чын украин кыяфәтендәге ° бу кешене күрүгә каушады да калды. Әллә йөзендә миһербан чаткысы юк « идеме? һәр сүзе рәсми-салкын, ә сынап карый торган күзләре эченә < үтеп, синең бар серләреңне белә кебек. Хәбиров сезнең кемегез ул? — * дигән соравына да Рифа дөресен генә әйтә алмады Ул безнең укытучы иде, * шундый бәлагә төшкәнен ишеткәч, бик кызгандым, диде. Хәбиров кызга- и ныч кеше түгел, дип куйды Мамак һәм аның матур күзләре сүзнең * беткәнен белдереп читкә төбәлделәр
Әтисе килгәч, Рифа шаккатып башын селки-селки әйтте
— Ай-ай, ул Мамакның өрәге каты икән!—диде.—Күрүгә әллә гипнозлый тагын, аркам шыбыр су булып чыкты.
Хәбиров кызының сүзләрен, командирын мактауга юрап канәгатьләнеп елмайды.
— Командирыңның, дим, бер күз карашы гел ике көпшәле мылтык төбәлгән кебек менә.
— Ә үзе гадел, простой кеше ул.
— Белмим, белмим.
— Кешене сүзенә карап түгел, эше буенча бәяли.
— Сине үзе янына берәр инструктормы-ниме итеп алсын иде, ичмаса.
әз генә булса да тылдарак дигәндәй
— Андыйга ук кыюлыгы җитмәс, кызым,— диде Хәбиров ничектер моңсу гына.
— Ә гадел дисең?
— Үзе генә баш түгел бит. Син минем уң кулым, дип гел әйтә ул анысы.
— һәр сүзне чынга аласыңмы, их, әти? — дип өзелеп, шул ук вакытта кистереп әйтте Рифа. Әтисен һаман сүзләргә алданып йөри дип белеп шуңа эчтән әрнеде, шунда ук башына бик тәгаен фикерләр дә килде: димәк, Мамактан өстәрәк торган начальникка барырга кирәк икән
— Соң нишлим? Миңа ышанган өчен мин барысына да риза, кызым
— Әй, кызылланып маташмасана һаман, һаман, чисти — Рифа Әтисен кайгыртуы белән бераз гына горурлана һәм акыллы уй йөртүен сиздерәсе килеп тора иде.
Бу ачу китерерлек сүз иде. Хәбиров урындыкта жилңәләрен салындырып утыра торган җиреннән йөзен күтәреп кызына карады Акшарлы мичкә сөялгән Рифа да катырак ычкындырганын сизеп уңайсызланды, бил каешын бер кулы белән тиз-тиз кырыйга сыпырып гимнастеркасының чабуыннан аска таба тарткалап төзәтенергә тотынды Тик әтисе берни дә сиздермәде, аның йөзе кызына соклану яктысы белән нурланды
— Дөрес әйтәсең, кызым,—дип, кызы сүзләренә күңеле булгандай, шат хәрәкәт белән урыныннан торды Рифа тумбочкасыннан алып
ана бер зур пачка чәй сузды. Әтисенең авызы колагына җиткән иде, ул, кызына рәхмәт әйтә-әйтә, ишеккә таба атлады.
Юк, кызының болай тырпу торуына ачуы килми аның. Чөнки ,ул әтисенең хәлен аңласа да. рухын аңлап бетерми. Үзеңә ышаныч югалтуның нинди авыр булуын татыганы юк. Кызы чын күңелдән аны кайгырта, ә ата өчен шуны күреп торудан да бәхетлерәк нәрсә бармы? Кем генә үз баласының бер игелеген ун итеп кабул күрми? Ата-ананың иң бәхетле чагы кайчан? Үз кызының яки улының игелеген күргәндә, аларның кайгыртуын тойганда. Хәбиров бүген үзен бәхетле итеп сизде һәм, шул бәхете белән уртаклашырга теләгәнДәй, тагы Мирхас янына сугылды Бик җайлы чак туры килде, блиндажда ул үзе генә, телефон янында нигәдер боегып утыра иде.
— Алма агачыннан ерак төшми, хак сүз,— дип, Хәбиров бик эре генә шинель күкрәгённән теге чәйне чыгарып Мирхас алдына куйды — Рифа күчтәнәче! Сиңа!
Мирхасның озын керфекләре аптыраудан еш-еш лепердәп куйды,— шаяра дип белеп, Хәбировка төбәлде.
— Ник шаккаттың? Сине сорашты, бик хәтерли. диде, Мирхастан күзен читкәрәк алып. Әллә сүзенә ышанычлык төсмере бирү өчен, әллә болай гына Рифаны мактап китте. Хезмәт урынында абруе бик зур икән, майор, подполковниклар Рифа Гасыймовна дип кенә торалар икән. Анысына ышана Мирхас, комсостав арасындагы хатын-кызларга игътибар зур Тик менә Рифаның мине искә алуы сызгырту гына түгел микән? — дип. ул ышанып бетмичәрәк уйлады, чөнки Хәбировның борчак сибәргә дә күп сорамый торганрак икәнен бу кыска-кыска очрашуларда да төсмерли башлаган иде. Шулай да күңелен нәрсәдер кымырҗытып сызып үтте, күзләрендә очкын кабынды. Теге вакытта Рифа аның йөрәгеннән кан саудырып китте бит. ул моны, билгеле, үзе белмәде. Мирхас үзенең аңардан түбән торуын, укымаган, ярлы булуын аңлап, эчтән генә сызды. Бу ниндидер чир кебек булды аның өчен, чирдән озак сихәтләнә алмады. Авылда чакта Хәбировның сугышта зур бәлагә дучар булуы килеп ишетелгәч, Мирхас әллә нинди рухына ят сөенечкә якын бер хис кичергән иде. Аны ул үз-үзеннән оялып куды. Тик ни генә булса да, башына шундый уй килеп киткәне хәтерендә Минем белән тиңләштеләр хәзер, дип уйлавы булгандырмы инде? Ә Хәбировны биредә очраткач, аны жәлләп, бөтен йөрәге тетрәде. Ул аңа бик якын кеше булып тоелды. Кызы Рифаны да ниндидер бәхетле очрак бу тирәгә китереп ташлавын белгәч, аның белән бик еракта, томан артында калган чакларын искә төшереп рәхәттә кинәнеп йөргән иде. Ләкин тора-бара кызга карата күңелендә ниндидер ачы көек кенә утырып калганын белде. Ә менә хәзер Рифаның үзен онытмавы хакында ишеткәч, җаны кузгалып китте Бу тагы аны үзенә тиң итеп күрергә азапланумы? Элек ул хисләрен, мин аңа тин түгел, тиң түгел, юләр булма, юләр булма! — ди-ди, күңеленнән кырып ташлагандай иткән иде Ә Хәбиров аны-моны абайламыйча кызын мактый.
— Ну Рифа, молодец, уңса да уңа икән Кая килеп, әтисенә булыша Тормыш гадел ул, гадел! Минем нинди газапларым бәрабәренә кызым белән очраштырды, ә?
— Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса, диләр.— Мирхас ниндидер кинаяле тавыш белән әйтте Үзенең Рифа турында төпченеп сорашасы килеп тамагы кычытты. Хәбировка сорау тулы дулкынланган карашын төбәп торды.Теге исә аның бу кызыксынулы күзләрен күрми шикелле иде
— Рифа безнең Дәвешне онытмаган алайса? дип, Мирхас сүзне үзе хакында кызның ни әйткәненә бормакчы булды. Хәбировның бу турыда сүз озайтасы килми иде бугай, йөзендә дәртләнгәнлек иде Мирхасның һаман аңарга сорау тулы караш текәвен сизеп:
Ярар, үзе янына бер барырбыз әле,— дип, бик ымсындыргыч итеп
әйтеп куйды Мирхас, кулларын тиз-тиз йөртеп, капчыгыннан соргылт пластмасс стаканнар чыгарды Термоста чәй кайнар иде. Хәбиров сизелерлек дулкынланган, нигәдер ашыга иде, чәйне дә ашыга-ашыга гына эчте Мирхас үзенен эчендәген сиздермәскә тырышып, читтән суктырып Рифа турында сораулар бирә торды. Хәбиров исә сүзне бүтән нәрсәгә бора, ф үзенә каера, әйтеп бетерми генә өзә иде Мирхас бераз әрсезләнеп тә о. куйгалады. |
Мирхас аңарда ниндидер үзгәреш булуын сизеп калды, бүтән чагында ® болай тәкъваланмый иде. Рифа Турында сөйләтәсе килеп, сүзне тагы шуңа § юнәлтергә итте. §
— Рифаны әйтәм, үткен кыз булып чыккан, ә? — диде. Үзе хакында “ кыз нәрсә диде икән, шуны ычкындырмасмы, дип өметләнде. Юк, Хәбиров 2 һаман үзенекен сөрде. Аннары *
— .Барсы да шул әтисе аркасында. Кем аны русча укытты?! —диде m горур тавыш белән Йөзенә канәгатьлек һәм бераз масаю чыкты. ° Ул шул канәгатьлеге, шатлыгы белән ялгыз гына кинәнәсе килгән шикелле, < ашыгуын белгертеп, тизрәк кайтырга кирәклеген авыз эчендә ботка * пешереп кенә мыгырданды да урыныңнан кузгалды, блиндаждан чыга * башлады. Мирхас зиһенен җыеп, рәхмәт әйтергә чак өлгереп калды. | Бөтен уйлары оялары-ние белән туздырып ташланган шикелле иде. и Әллә кайчан башына суга-суга күмгән хисләре кузгалгалап куйды. Йөрәге * сулыгып-сулыгып типте Мирхас нигәдер үзен һәм язмышын тиргәде. Шуннан соң гына аңа аек уйлар кайтты: ахмак, ахмак, диде үз-үзенә Алданма тагы! Ләкин никадәрле үзен эчтән чыбыкласа да үртәлүе, алданасы килүе бетмәде...
Рифа бер полк штабына сугышчылар белән эш итүче инструкторны күрергә килгән иде, туры китерә алмады Шулай да аның фамилиясен белде, Сөенчалин дигән капитан икән Юлы уңмаганга борыны салынып кайтып килә Бу әтинең нишләп болай бәхете юк икән? — дип уйлый ул. Ә көн шундый матур. Бөтен җирне, агачларны юка, гына ак кырпак бәсләгән. Бәйрәм көнне өстәлгә ак эскәтер җәеп куйгандай, сукмакка да ак кәгазь җәйгәнмени, шул кәгазь өстенә аяк эзеңне эре-эре хәрефләрдәй тезеп барасың. Урман эче якты, үтәли күренә. Тегендәрәк карасу-яшел чыршылар нәрсәгәдер каш җыерган сыман тоелалар. Шул чак сукмактан каршыга таба килүче күренде. Бер борылыштан кинәт кенә килеп чыкты. Зур чиннар гына кия торган зәңгәрсу-күксел шинельдән, шундый ук тышлы мех бүректән. Ниндидер «шишка» булырга охшый. Рифа аска төбәлгән килеш, перчаткалы көе уң кулын чигәсенә китереп тидерде дә узып китмәкче- булды. Ләкин теге кинәт аның сул җиңеннән тотып алды.
— Ай-ай, бәрәңгенең эресен ашагансыз икән,— дигән көр тавышка Рифа борылып караса, фронтка килгәндә очраган лейтенантны танып, туктап калды
— Танымыйсыз да, ә? — Егет шат елмаеп, үпкәләгән сыман карап тора. Рифа үзен дорфа күрсәтмәс өчен генә елмайды. Бу егетнең тәртипле булуын белгәнгә сөйләшми генә китәргә кыймады
Суз өчен генә:
— Ә сез ничек таныдыгыз? — дигән булды
— Сез гел истән чыкмадыгыз, (влки шуңадыр? — Егетнең чыраенда көләчлек сызыклары бетеп торды, ул җитдиләнеп, мин шаярып әйтмим дигән кебек әйтте Кыз аның уйчанлыгына әһәмият итмәде.
— Сез әйтерсез инде!
— Менә бер моңлы көй ишетсәң, шуның моңын гел күңелдән кабатлап йөрисең. Үзе хәтергә килә дә тора, сез дә шулай гел искә төшеп тордыгыз
Аның сүзләрен шаяруга алмыйча булмый иде, аннары ир-атның бик әрсезләнүеннән дә туйган, шуңа күрә кыю гына төрттереп алды.
— Кызларга кармак салырга тәмам өйрәнеп җиткәнсез икән,— диде — Кабучылар да бармы?
— Ярар инде ышанмасагыз.
— Шаярып яратма, яратып шаяр, диләр бит.
— Юк. монда шаярып булмый.
— Ярату уенына тагы берәүне кертмәкче буласызмы? — дип, көлеп җибәрде Рифа Егет тә аңа кушылып көлде, ләкин зәңгәр күзләре нигәдер моңсуланып калды. Рифа китүен белгертеп алга таба борылды, күңел төшермә, егет, дип әйтәсе килде. Шулай әйтеп, үз юлына киткән дә була иде, әмма егет аерылырга теләмичә, аның кырыннан атлап бара башлады. Йөзендә уй иде Шулай сүзсез генә бардылар. Моның иярүен Рифа бик үк охшатып бетермәде, шулай да һәркемгә итәгатьле һәм ягымлы күңеле җиңелде: әйдә, сөйләнсен инде, кешенең кәефен җибәрергә ярамый, дип үз-үзен аклагандай эчтән уйлап алды Аның сүзләрен тирәнгә алмый гына тыңларга кирәктер.
— Хатын-кыз чынга ышанмый, ялганга ышана, диләр иде, хак, ахрысы? — дип, елмайды егет һәм, «бик каты әйтмәдемме?» дигәндәй, кызга сөеп карады.
— Ничек инде ялганга ышансын?
— Менә бит, мин дөресен әйттем, сез ышанмадыгыз?
— Ә мин сезнең ялганмы, чынмы сөйләвегезне каян белим?
— Анысы да хак,— дип. егет кинәт көлеп куйды, һәм бик кызып- кызып сөйләргә тотынды — Хатын-кыз алтын таулар вәгъдә иткәнгә мөкиббән китә Ә дөреслек кырыс, авыр, конкрет нәрсә. Хикмәт шунда ялган шаян, йомшак, шома, иркәли торганрак.
— Иркәләгәнне мәче дә ярата,— дип кеткелдәде Рифа
— Менә-менә! Ә ялган ул матуррак, ымсындыргычрак та була...
— Күбәләк тә канаты көясен белмичә якты утка омтыла бит, кызлар да шуның кебек димәкче буласыз...
— Точно! Карале, сез бик акыллы кеше икә1<! — диде егет ихлас шатланган тавыш белән. Шуңа күзләре очкынланды. Рифага да кызык булып китте. Егетнең хатын-кыз хакында җилбәзәк фикер йөртүен ошатып бетермәде, үз нәүбәтендә бер чәнчеп алмакчы булды.
— Ә ни өчен күбәләк яктыга, утка бара?
— Белмим. Ни өчен?
— Ә үзегез сөйләнәсез. Шул хакта уйласагыз иде?
— Грамотам җитми бит,—дип, егет гаепле сыман көлеп куйды. Рифа сүз катмады Икесенең дә йөзендә шатлык, бу гәпләшү күңелләренә хуш килүдән туган нур белән яктырган иде. Тынып шактый гына бардылар Рифаның егеттән Сөенчалин дигән инструкторны белмисезме? — дип сорыйсы килә, ләкин ниндидер ахмак горурлыгы телен тота
— Юк, белмим, ни өчен икәнен? — диде егет, сүзне тагын күбәләккә ялгап.
— Әйдәгез, әйдә, үзегез баш ватыгыз,— дип, Рифа аңа тагын күз сирпеп алды.
Егет җавап кайтармады, нечкә озын муенын бөгебрәк, аска төбәлеп барды Тынлыкны урман артында шартлаган снаряд тавышлары бозды. Ул авазлар агач очларына бәрелеп катлы-катлы булып яңгырый Бер шартлауны ике-өч мәртәбә ишетәсең.
Урман бетте, кырга килеп чыктылар. Чакрым ярым, ике чакрым чамасы арырак кызыл чирәп түбәле берничә йорт һәм шулар янында лапас кебек озын булып сузылган яшел палаткалар күренде Рифа үзенең эшли торган җирен егеткә белгертәсе килми иде. Шул ук вакытта шушында гына кал, дип әйтергә дә кыймый Шуңа күрә сулга таба бераз киткәч туктады. Егет тә, ни әйтергә белмәгәндәй, үзләре төшкән фатир хуҗасын исенә төшерде, аның бик усал фикер йөртүләрен көлә-көлә сөйләп алды Шул җәһәттән бер-берсенең кайда, ничек урнашуы белән кызыксындылар
Рифа үзенең, бик уңайлы кешеләргә туры килүен аерым бер канәгатьләнү белән сөйләде Егет тә бер штабка урнашуын, ләкин эшен бер дә өнәмәвен әйтте Штаб дигәч, Рифаның эчке зиһене эшли башлады, баядан бирле телен кычыттырып торган нәрсәне сорарга булды. Монда штаблар күп күбен бер-бер файдасы тиеп куймасмы, кем белә? — ф дип уйлады. а.
— Ә сез Сөенчалин дигән кешене белмисезме? — диде кинәт кенә, п Егет ялт итеп аңа карады һәм, нәрсәгә шулай сорый икән дигәндәй, бераз 2 торды да елмайды, күзләре ниндидер сер белән өртелгән сыман булды. *
— Беләм,— диде ул көттереп кенә. S
— Чынлап әйтәсезме? — дип шатланып, куз кулларын хәрәкәтлән- © дереп алды. х
— Чынлап. Ә нәрсә? — Егет елмайган килеш аска карап тора башла- S ды. Аның нәрсәдер яшергәнлеге сизелеп калды ф
— Ул кеше миңа бик-бик кирәк иде. «
— Шулаймыни? Тәк-тәк! Нигә шул тикле кирәк? °
— Ә ул ниндиерәк кеше, җайлымы, җайсызмы диюем?
— һмм, шартларга карап инде, һәр кеше шулай... Йә?
— Юк, ни өчен икәнен әйтә алмыйм, шәхси мәсьәлә,— диде кыз һәм * аның бит уентыкларындагы нурлары сүнгәндәй булды Егет кызның ® йөзендә борчылу шәүләсен күрде. <J
— Сермени? — ул үзенең фамилиясен бу юлы да әйтмичә генә * китәргә уйлаган иде, ләкин кызның сизелерлек боегып калуын күреп, уеннан кире кайтты
— Түгел дә...— дип, кыз шикләнеп егеткә карап алды. Йөзендә икеләнү, шул ук вакытта серне чишмичә дә мөмкин түгеллеген аңлау иде. Ул барыбер беләчәк инде, дигән нәтиҗәгә килде һәм ничек тәэсир итәр икән дип, күз кырые белән һаман егетне күзәтә-күзәтә, әтисе хәлен сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Егет башта бәлагә төшкән кешенең кызы бу үзе булуына ышанмады. Күп кенә сораулар бирде. Шуннан соң гына шиге беткәндәй булды.
— Кһм, ал-ай икә-ән,— дип сузып әйтте һәм шуның белән эш бик җитди булуын аңлата кебек иде — Сез эзләгән Сөенчалин дигән кеше мин ул!..— Егет горур гына елмаеп кызга карады. Кыз шаяртасыз, ахры, дигән шикелле көлемсерәде, керфек астыннан гына күзләре елтырый иде. «Алдан берни дә вәгъдә итмим»,— дигәч кенә Рифа аңа ышанды һәм карасу-кызгылт битенә кызыллык тибеп чыкты, ул сөенергә тиеш иде югыйсә, әмма нигәдер эчтән уңайсызлык кичерде. Әллә горурлыгына көч килде инде, белмәссең. Егет кайбер нәрсәләрне ачыклагач, аның янына үзе сугылып чыгарга вәгъдә бирде һәм Рифаны әллә нинди каршылыклы уйлар эчендә калдырып кайтып китте.
Ни хикмәттер, аның икеле-микеле уйлары торган саен чуалчыклана гына барды. Ни кирәк соң аңа? Әтисен уңайлырак җиргә урнаштырса, шул җитмәгәнмени? Нәрсәдән ул шулай үртәлеп калган кебек булды? Шул егеткә бар күңелен ачып саласы килдеме? Ә ул аңа әнә нинди битараф, гамьсез карады шикелле Шуңамы җанында ниндидер канәгатьсезлек юшкыны утырып калды. Егетнең ул, бәлки, горурлыгыннан гына киләдер? Шушы исе китмәү, ниндидер олыларча вәкарьлек астында бик әйбәт йөрәк бардыр? Туктале, аның йөрәге нәрсәгә сиңа? Чынлап та нәрсәгә? Нишләп әле бу кеше синдә шул чаклы кызыксыну кузгатты? Менә тагы үзеңнең хисләреңә ирек бирәсең, юл куясың. Тагы «пешәсең» килә ахырысы? Тагы төнге күбәләктәй утка янарга омтыласың? Ә бит аерата сак булырга кирәген үзең дә бик шәп белеп торасың. Әниең дә хат саен: «Сак бул, балам!» — дип, җан ялварып яза. Командирлар да тәртипле булырга тукып кына торалар Әйтерсең лә, ул йөри торган юлның ике ягына да «Саклан, мина!» дип язып куелган. Тоташ миналанган кыр буенча барасың кебек. Нишләп әле бу кешене очраткач кына ул «сакчы»- ларга ачуың кузгалды
Ул егетнең үзен эре тотуы, кызга артык мөкиббән китмәве күңеленең кай почмагындыр кымырҗытып тора Ахмаклык бит инде бу! Егетнең шул эрелеге аны берәр ничек үзенә тартасы, буйсындырасы килү хисен уята, нидән икән бу әкәмәт тойгы? һәрвакыт саклана торган, тыелган «зонага» үтеп керергә омтылудан туган ниятме ул? Әйе, ул тыелган дөнья аны һәрчак ымсындыра, үзенә тарта иде. Күптән инде бу хиснең кыставын тоеп йөри ул... Ә кешенең монда ни катнашы бар? Гаҗәп, әллә нишләде ул, әллә нишләде.
Аларның баш хирурглары Софья Абрамовна, бик тәҗрибәле үткен хатын, кайчак үзенең кызларына эчен ачып, сөйләп ала. кайбер ир-ат, ди, беренче очрашуда ук сине гомергә үзенеке итә дә куя, ә кайберләре синең белән гомер буе яшәсә дә үзенеке итә алмый, имеш. Шуның өчен кызлар үзләренә ишне үзләре сайларга тиешләр, ди. Сине беренче вакыттан ук үзенеке итә алмаган ир-ат белән тормау хәерле, ул сиңа барыбер бәхет бирә алмый икән. Хатын кыз бәхете ир-ат бәхетеннән бик нык аерыла, ди Софья Абрамовна. Ир-ат теләсә нинди хатын-кыз белән бәхетле була ала, ә хатын-кыз — юк! Үзеңне бәхетле итәрдәен сизәргә тиешсең, янәсе. Ә аны каян беләсең? Ирем юк, кайгым юк, диләр кызлар. Мин исә шул кайгыга дучар булырга омтылам түгелме? Юк, әллә нәрсә бу! Очына чыгарлык кына түгел . Тәмам зиһене-акылы чуалып бетте аның
Бер эш вакытында да аның шул зиһен таркаулыгы үзен сиздерде Замполит Рифаны бер немец офицерының ярасын бәйләргә урман эчендә урнашкан хуторга алып килде. Немец латыш өенең акшарлы мич кырыендагы топчанда ята иде Рифаның чибәрлегенәме, әллә ярасын йомшак, бер дә авырттырмыйча, пөхтә бәйләвенәме күңеле булып, немец, куштанлык хәрәкәтләре ясап, һаман елмайды һәм минут саен, «данкё шон» дип кабатлап торды Даруны бер дә кызганмыйча салып бар җирен китереп бәйләп бетергәч, немец ниндидер бер тизлек белән Рифаның кулын учына тотты да үбеп алды Рәхмәт әйтеп башын иде Рифа сизмичә дә калды Шуны артта күреп торган замполит, җирәнгәндәй йөзен җыерып, читкә карады. Рифа аның ачулануын сизмәде Ул арада тәрҗемәче килеп, офицердан сорау ала башладылар. Ләкин немец бик масаюлы, үзен безнекеләрдән өстен торгандай тота иде.
— Ни өчен солдатларыгыз үзләрен үлемгә дучар итәләр, моның мәгънәсез нәрсә икәнен күреп торалар ич? — дип сорады замполит
— Приказ үтәргә өйрәнгәнгә күрә,—диде теге — Чигенсәләр дг аларга барыбер үлем яный.
— Ә үзегез фюрерны һаман яратасыз?
— Яратмый кара!
Замполит дошманга эчке ярсуын күрсәтмәс өчен генә елмайды Рифа аның бармакларының нәфрәттән дерелдәгәнен күрде.
Чыкканда Рифа замполит артыннан ияргән иде. теге йөзен җимереп аска караган килеш әйтте:
— Бу хатын-кыз дигән имансыз — фрицны да ярата алыр!
Рифа бары соңыннан гына бу сүзләрнең үзенә әйтелгәнен аңлады, немец аның кулын үпкәнгә һәм Рифа аны шулай кабул иткәнгә замполит- ның чиксез ачуы килгән икән. Нинди хурлыклы хәл килеп чыккан булган ләбаса Менә бит. әллә нәрсә булды аңа соңгы вакытларда...
Рифа башта ниндидер очыну белән Сөенчалинны көтте. Теге озак килмәгәч, сүрелде, уена төрле шикләр килә иде. Мин кем аның өчен? Нишләп ул мина яхшылык эшләсен? Менә килер дә булмый, дияр, төрле сәбәпләр китерер Әх, ул сәбәпләр! Кешегә игелек итәргә кирәк булганда шул сәбәпләр артына качабыз инде. Ярый әле сәбәпләр бар. Ә икенчеләй уйлаганда, ул кеше аның эш тә йокы, йокы да эштән генә гыйбарәт тормышын личектер кызыклырак итеп җибәрер сыман тоела Күңеле исә үзе дә аңлап җитмәгән ниндидер үзгәреш булуын өмет итеп тора. Нинди үзгәреш ул? Нәрсәгә кирәк соң ул? Юк. юк.
Әле генә сменасын тәмамлап, душта коенып кайтып, тумбочкасындагы көзге каршында чәчләрен рәтләп утыра иде. һич истә юкта Сөенчалин килеп керде. Үзен хуҗаларча тотып, шинелен салып элде, аннары портфеленнән печеньедыр. конфеттыр чыгарып өстәлгә тезде Рифаның пли- тәдә чәе кайнап тора иде. Ул чәй янына электән хәстәрләп куйган бер шешә чыгарды. Моны күрүгә Сөенчалин коты алынгандай: юк. юк. диде. ♦ йөзен җыерып, куллары белән «ал, күземә күрсәтмә!»— дигән ачулы » хәрәкәтләр ясады. Рифа аптырый калды, теге һаман үзенекен иткәч кенә 2 шешәне кире алып яшерде. Шул минутта Рифага бу уңай хәбәр алып 2 килмәгән, шуңа сыйдан да баш тарта, дигән пошаманлы уй килде. Ни- « чектер бит уемтыкларындагы нурлар сүрелеп китте. Егет исә бу уңайсыз- с' лыкны сизепме, Рифа аңа чәй ясаган арада шук сүзләр сибәргә, союз- ® никлар турында анекдотлар сөйләргә кереште
— Бер инглиз полковнигының малае әтисе кул астында адъютант “ булып хезмәт итә икән. Алгы сызыктагы батальон командирына приказ * тапшырырга барган. «Әти әнә шул биеклеккә һөҗүм итәргә һәм алырга ® кушты!»— дигән. Ярар. дип. честь биргән батальон командиры, ә әниең ч ни боерды?—ди икән төрттереп Теге ишарәгә әһәмият итмичә, моны г башта әни әтигә боерды, ә әти сезгә боерды,— дигән дә китеп барган, ди. * Шуның шикелле, инглизләрнең немецларга каршы сугышуы да хәрби s өйрәнүләр кебек кенә. <
Рифага бу кызык тоелды, ул көлде дә көлде, егетнең күңелен х күрәсе килә иде. Сөенчалинның исә кызны көлдерә алуына кәефе килә х иде шикелле. Ул чәен әз генә эчеп алды да тагы сөйләп китте.
— Элеккеге ике дус элемтәче кызлар очрашалар. Берсе бик ягымлы, нурлы йөзле, тулы гәүдәле икән, икенчесе ямьсез икән, ходай кимсеткән үзен. Очрашканда бик шатланышып, бер-берсенә яңалыкларын сөйлиләр. «Син теге сержант белән һаман йөрисеңме?» — дип кызыксына ямьсезе. «И-и. мин аны күптән оныттым инде»,— дигән чибәр кыз. «Ничек?». «Шулай, аны лейтенант оныттырды».— ди икән. «Хәзер лейтенант белән йөрисезмени?» — «Юк. капитан белән». «Ай-Һай бик ансат икән синең?» «Нишлим соң, лейтенантны капитан оныттырды»,— дип көрсенгән чибәр кыз.
Рифа чәйле стаканын кулына тоткан килеш, башын аска ия-ия көлә иде. Аннары кинәт тыелып:
— Бүген көЛәм дә көләм, хәерлегә булсын,—диде һәм, стаканын куеп, чәчләрен рәтләгән итте. Егет аның аксыл шома, нур бөркеп торган битенә, матур кулларына сокланып карый, үзенең дә авыз кырыйларындагы уемтыкларда нурлар чаткылана иде. Ул мине ошата, ахыры, дигән уй Рифаны рәхәтләндереп узды. Башкаларга ошау — нинди татлы тойгы икән...
— Ә бит мин әтиегезнең эше белән таныштым,—диде Сөенчалин стаканын эчеп бетереп һәм якын иткән рәвештә. — Рифа, аның данный- лары әйбәт, ышанычлы кеше булса кирәк
Ул сүзен әйтеп бетермәде. Рифа аны бүлдерде.
— Чынлапмы? — диде һәм җавапны егетнең күзләреннән укып, чиксез шатланып кинәт урыныннан кузгалды да, Сөенчалинга килеп, аның муенын кочып алды, тач-тач итеп ике битеннән үпте. Шунда егетнең тезләренә утырды, ике куллап муенын кочкан килеш, әз генә каерылып, башын артка ташлады, шпилькалары идәнгә төшкәләде, ә эре керфекләре йомылган күзләре ниндидер чәчәкне хәтерләтә иде. Егет кызның биленнән кочкан, бераз каушап калды шикелле, бүтән хәрәкәт ясамады, югыйсә бит. кыз тәненнән ниндидер елдырымнар узып, канын кайнарлатты, күкрәгенең тыгыз йомырыларын сизеп тору аңа рәхәт булды, әмма кулын шаяртмады. Егет кымшанмагач. Рифа да күзләрен ачты, егет күзләре белән очрашмаска тырышып башын турайтты һәм тезләреннән төште. Йөзен егеттән яшерер өчен, тумбочкадагы көзгесе каршына барып басты. Чәчләрен
җыйды, сүтте, каушаганлыгы һәм оялганлыгы күренеп тора иде Сөенча- лин аңа ниндидер мәрхәмәтле елмаю белән караган.
— Зинһар, гафу итегез, шатлыктан әллә нишләп киттем,— диде ул — Бик зур рәхмәт инде сезгә. Әти дә сөенер.
Сөенчалин нәрсәдер әйтергә тиеш иде, ләкин йөзендә таркаулык, фикерләрен җыйнап бетерә алмаганлык һәм шуны яшерергә теләгән йомшак, яратулы елмаю. Ул шул кыяфәтен җуймаган хәлдә шинелен, бүреген киде, Рифага бик җылы карап әйтте.
— Бу очрашу соңгысы булмас әле, шулай бит?
— Амин, амин,— дип, Рифа көлеп җавап бирде.
— Догагыздан ташламагыз.
— Юк, һәрчак догада булырмын.
Алар шаян сөйләнә-сөйләнә болдырга чыктылар. Сөенчалин кызга: озатып йөрмә, дип ым какты да баскычтан тиз-тиз төшеп китте.
Кайтканда һаман Рифа турында уйлады Характеры тиз кабынучан- мы, әллә сөенече эченә сыймаганнан шулай эшләдеме? Шулай да берни булмый калуы нинди әйбәт булды әле. Ара катлауланыр, җанны яңа борчулар кырчулар килеп басар иде Ә болай мин беркемгә берни тиеш түгел, ирегемне беркем чикли алмый. Нинди рәхәт бәйсез булу! — дип уйлады ул.
10
Елгавага кайтып, Зитта элеккеге квартираларында яши башлады. Әбисе дә шунда күчеп килде. Азык карточкалары бирделәр. Бар төштә совет власте урнашып килә иде инде Зитта да үз фабрикасына эшкә барды, төрле өндәүләр шулай куша иде Анда буяу, рәсем ясау кебек эшләр күп булып чыкты. Иртәдән алып кичкә хәтле кулыннан пумала төшмәде. Элек болай дәртләнеп эшләгәнен бер дә хәтерләми. Әллә нинди күңел күтәренкелеге булды аңарда. Хәтта буяу төсләренең тәмен тойгандай итте: кызыл төснең тәме кыркуырак, сары — төчерәк, зәңгәрдә — бөтнек тамчыларындагы авызны салкынайта торганрак тәм..
Бер көнне эштән кайткач, зур көзге каршына басып кофтасын салганда, битенең күздән түбәнрәк җирендә саргылт сипкел нокталары күреп, кинәт аптырап калды. Нидән булыр бу? Шунда ук күпме вакыттан бирле җанын төрле борчулар кимергәне исенә килде. Бигрәк тә Даут турында борчыла иде. Ул хәзер аны уйламыйча тора да алмый. Ашап утырганда кайчак кулыннан кашыгы шалтырап төшеп китә. «Тагы шул майорыңны уйлыйсыңмы? Әй, бала!» — дип, әбисе мыгырданып ала. Бу яратып мыгырдану, майорның әйбәт кеше икәнен үзе дә күрде инде. Мостафин аларга җае чыккан саен шикәрен, консервасын китергәли иде . Теге фаҗигале төннән соң Зитта бөтенләй өмет өзеп тә йөрде Шул чагында кара кайгы басты аны. Даут мине бүтән күрергә дә теләмәс, бетте, бетте, дип эчтән күңеле сызды. Майорның үз җанына шундый тирән кереп урнашуы гаҗәп иде Ничек килеп чыкты бу? Нәрсәгә ышанып мин үз-үземне аның иркенә ташладым? Хәзер бит бөтен нәрсә дә вакытлы һәм очраклы Ул бит бу хакыйкатьне бик яхшы белә, күрә иде Әмма шулай булуга карамастан, ул майорга беткәнче әсир булды да куйды Юк, мин бу хискә каршы тора алмыйм, бу — миннән өстен нәрсә, ахрысы
Шундый борчу белән тулы кичләрнең берсендә Даут үзе килеп кермәсенме Йөзе тоташ нур гына, сагынганы бөтен кыяфәтенә чыккан Киңәшмәгә чакырылган булган икән Юк вакытын тыгызлап булса да, Зиттаны күрмичә түзмәгән. Өч-дүрт сәгать буе гел сөйләшеп кенә утырдылар Сугыш бетсә, йә көнчыгышка кителсә, дип үзләренчә планнар сызып маташтылар. Хыялда йөзү рәхәт иде Ләкин планнарның берсе дә очы-очка ялганмый, чөнки икесенең дә язмышларында билгесезлекләр күп иде Бу билгесезлекләрнең төрлечә чишелүе мөмкин. Икесе дә хыялланган-
ча. Даут Көнчыгышка юнәлсә. Зиттаны үзе белән алып китәчәк. Бу турыда кайбер хәзерлекләр күрә башлады инде ул. Зитта гына: әби мине җибәрә алыр микән соң? — дип уйланып кала Даут ихлас күңелдән барысын ачык итеп сөйли, Зиттага ике төрле уйланырга җай калдырмый. Нинди әйбәт кеше ул, дип, эчтән сокланып утыра Зитта. Тфү, тфү, күз генә тия күрмәсен Хисләренә чыдый алмыйча, капылт кына кузгалып, урындык * аркасына терәлеп утырган Даутның башын кочып ала һәм бармаклары 2 белән яратып чәчләрен тарый башлый Даут исә әби килеп керер дип кенә 2 тыелып утыра... $
— Син бик арыгансың, минем аучым? — диде Зитта,аны яратып туя § алмыйча. Ул шаярып аны «аучым» дип йөртә иде ®
— Сине күрү миңа ял була,— дип елмайды Даут. Зиттаның биленнән = кочып алды Зитта тәнендәге ефәкләр ниндидер рәхәтлек биреп кыштырда- “ ды, кулдан шуышты Кыз Даутның йөзенә иелде дә, маңгаеннан үбеп, « күзләрен сирпеде һәм барысын да аңлады Менә нинди инсафлы ул, ® дип сокланды аңа Зитта һәм аның креслосы кырыена утырган килеш ° сөйләнә башлады. <
. — Мин бит теге көннән соң бик борчылдым, аңлыйсыңмы шуны, <
аучым, ә? Ул бандитлар латышлар иде бит? Мине дошман күрер бу, дип * бар дөньяны каргадым *
— Шулай уйлый алдыңмы, Зитта? Ә синең моңа ни катнашың? о Алар бит адашкан адәмнәр! Аннары мин тәкәббер кеше түгел, хәтта * аларга ачуланмыйм да. Үтереп ташласалар да берни эшли алмас идең. Котырганнар ни генә кылмас?! Ә тормышның һәр сәгате газаплы булса да нинди рәхәт! Тиздән бу гаугалар бетәчәк! Шуның өчен генә дә бар нәрсәне кичерергә мөмкин. Тормыш белән чагыштырганда алар чүп кенә. Ә мин үземне әллә кемгә санамыйм, ачу тота белмим
Даутның һәр сүзе ниндидер рәхәтлек бирә, күңеленә агыла һәм уена әбисе әйткән фикер килә: тәкәббер кеше белән алма да, бүлмә дә, дип гел әйтә ул Каян беләсең аны дигәч кеше кечкенә нәрсәдә дә үзен күрсәтә, шуны тоя бел дия иде Әйе, Даут киң күңелле кеше икән, моңа шикләнмәскә мөмкин
Шул минутта тышта машина кычкыртты, уңган шофер китәргә вакыт дип искәртә иде. »•
— Тагы кайчан? Тагы кайчан киләсең? — диде Зитта, Даутның кочагыннан чыгып
— Беләсең, тәгаен генә әйтеп булмый — Ул моңсу-сагьГнулы карашын Зиттадан алмады.—Үзем хәбәр салыр торырмын! — диде, кузгалып, шинеленә үрелде. .
Ул китте, әмма Зитта тагы өметләрен канатландыра һәм пошаманга да төшерә торган уйлар белән калды Бу күктән төшкән бәхет минем өченме икән, дип куркып уйлана ул. Озакка барырмы?.. Авыр хәлләр белән тамырдан какшатылган иманы яхшы нәрсәгә дә тиз генә ышанып китә алмый иде. Начар көнкүреш кешенең ышанычын бетерә, ә ышаныч тиз генә килми икән.. Башта икеләнүләре болай ук түгел иде, ара якынайган саен төрле шөбһәләр башка кимәдә тора. Ә бит аннан да якын кешем юк минем хәзер, дип уйга кала Зитта. Туктале, кайдадыр шундый сүзләр укыганы бар иде: хатын-кыз, имеш, ул туфрак, җир'кебегрәк бер зат, аңа, имеш, теләсә нинди орлык сипсәң дә ул аны үстерә, үстерергә мәҗбүр, янәсе . Менә бит, чынлап та, нинди кешене җаныма кертеп урнаштырдым Кем икәнен белмәсәм дә. бер дә талымланып тормыйча күңелемне ачтым түгелме? Туфрак орлыкка ачылган шикелле? Юк, күңелемнең кай төшедер сизгән һәм миңа эчтән әйткән: «Бу - ул!» — дигән...
Бу бәхетне төрле яктан козгыннар сагалаганын да Зитта аңлый иде. Теге агент аны бер эзләп табачак дип. аңардан ансат кына котылу өчен төрле әмәлләр корып та йөрде. Ләкин ул, гөнаһ шомлыгы, һич көтелмәгән җирдән килеп чыкты Бер көнне урам буйлап эштән кайтып барганда, әллә
кайдан гына аның янында пәйда булды. Каршы алырга килгән егете сыман итеп култыгыннан тотты да янәшә атлый башлады Үзе кызын бик сагынган егет кебек елмая, шаян сүзләр әйтеп көлә, рольгә керә иде. Ачудан Зиттаның бөтен тәне кызышты, аксыл бит.енә нервы тимгелләре типте. Ләкин тынычланырга кирәк иде, ул эчтән үз-үзенә, «тынычлан, тынычлан», дип кабатлады Ә теге тәмам рольгә кереп җиткәч, сүз арасына гына кыстыргандай:
— Майор сездә булдымы? — дип сорап куйды.
— Нинди майор?—диде Зитта, берни белмәгән чырай белән аңа башын борды.
— Йә, балакай, уен корырга уйлама! — Агентның тавышында янау ишетелде. Зиттаның эчендә ачу күтәрелде.
— Абыйлар утарында аны сезнең бандитлар үтерә яздылар. Мине ничек кенә мәсхәрә итмәделәр! Тфү! Белмәгән булып кыланмагыз, китегез янымнан! — дип, бик зәһәрләнеп әйтеп ташлады Зитта, беләгең кырт кына тартып алды. Агент ни әйтергә белми иде шикелле. Ул йөзендә ригаяле елмаю саклаган хәлдә тын гына атлап бара. Бераздан ниндидер караңгы подъезд турыннан узганда караса — теге юк. Шул караңгылыкта югалды, ахрысы. Бу Зитта өчен әллә ни сәер тоелмады, ул миннән мондый сүзләрне көтмәгән, шуңа күрә телсез калды, дип үзенең кечкенә генә җиңүенә сөенде.
Икенче көнне эштән чыкканда агент аны тагын көтеп тора иде. Күрүгә Зиттаның йөзе тәмам сүнде. Теге игътибарны җәлеп итәргә теләгәндәй елмайды, араны йомшартмакчы булды.
— Ул инцидент безнең эш түгел, ниндидер үтилчеләрдер...— дип сөйли башлаган иде, Зитта аны бүлдерде.
— Мине акылга утырту өчен провокация оештырдыгыз!
— Юк, без түгел, менә кояш!
— Сезнең кул белән эшләнгән әшәкелек ул!
— Кара, ышанмыйсыңмыни? Сиңа чынын әйтәм!
— Шартлаганчы әйтсәң дә ышанмыйм! — Зитта үз ихтыярында нык торырга булды, ул курчак түгел, җебеннән тартып кына аның белән шаярмасыннар Җитәр! Агент тагы аска караган килеш уйланып барды да төшенке генә тавыш белән:
— Син сатылгансың...— дип әйтеп ташлады.
— Монысы тагы провокация! Сатылмадым да нитмәдем дә! — диде Зитта кимсенгән төстә.
— Юк. читкә тайпылырга уйлама! — Агентның сүзе ныклы иде.
— Нишләтерсез? Ә? Ә? — Зиттаның озын күз керфекләре очлы энәләр шикелле тырпаеп дәһшәтләнде.
— Мондый көрәштә алиби булмый. Зитта! — диде агент катгый тавыш белән.
— Зинһар, мине бутамагыз, зинһар!? — дип ялварды кыз.
Агент аның сүзләрен ишетмәгән кебек, үзенекен тукыды:
— Турысын гына әйт әле, теге кыйналганнан соң майор ниләр сөйләде? Сөйләшкәнсездер бит?
— Юк, аны шунда ук машина килеп алып китте,— диде Зитта, ышандырырга теләп Үзе эчтән уйлады: менә хәзер нәрсә сөйләшкәнне әйтсәң, ул тагы күбрәк сорый башлаячак, күбрәк тукыначак. Бөтенләй ул чакта телгә дә килмәгән нәрсәләр әйтеп ташларсың Аннары ул миңа тагы задание бирәчәк Менә шуннан баткакка суырачак та суырачак. Беләм мин аларның чыгырын. Әгәр тыңламый башласаң, синең «донос»ларыңны фаш итү белән янаячаклар Жан саклар өчен үзеңнән-үзең аларның колына әйләнәчәксең.
Көн дә диярлек эштән кайтканда агент аның юлын бүлә иде. Зитта аңа каты бәрелергә дә аурка, алар берни белән дә санашып тормыйлар. Берсендә ул Зиттаны үз бүлмәсенәме, әллә махсус шуның өчен тотыла торган җиргәме алып керде. Зиттаның коты очты, какча битле, кечкенә
башлы, әмма озын гәүдәле бу егет белән ялгыз гына калырга курка иде. Килеп ябышса, нишләрсең? Зитта бик сагаеп, бөрешеп кенә утырды. Тегенеп андый-мондый астыртын мәкере сизелмәде.
— Син аларга ярамаячаксың,— дип башлады ул.— Шуны уйладыңмы? — Тар маңгаендагы купшакланыбрак торган алсу тиресе җыерылып килде. *
— Ярарга да җыенмыйм,— диде Зитта исе китмәгән рәвештә. Аңа § хәзер бар нәрсәгә дә битараф булып кыланырга кирәк иде. 2
— Ә айзсорг оешмасында торганыңны белсәләр? ®
Бу астан эләктерә торган «кармак»лы сорау иде. Зитта кашларын § җыерып уйланып торды Хәзер ул: мин бит гаеп эш эшләмәдем, шуңа § күрә нигә миңа куркырга, дип әйтсә, агент аңа: ә-ә, чиста калырга телисең- “ ме? — диячәк һәм тагы да ныграк каныгачак.
— Белсәләр, ни эшлим? "
— Сөрәчәкләр бит. ш
— Ни булса, шул. °
— Син яшь әле, үз язмышыңа алай битараф карарга ярамый. <
— Ә мин нишли алам инде? |
— Менә милләт өчен тырышырга кирәк. *
— Фабрикада эшлим, башкага көчем юк. s
— Иҗтимагый эш шәхесне югарыбаскычка күтәрә диләр кызыллар. 5
— Аның өчен сәләт кирәк. *
— Сәләтең җитәрлек, тик теләгең юк. Нигә, ә? — Агент маңгае белән алга'таба сөзеп кызга төбәлде. Зитта җавап урынына җилкәләрен селкетеп куйгач, кайгылы итеп көрсенде, тегенең битенә караңгы чаткылар чыкты. Аннары бер минуттан йөзе яктырды, башына акыллы фикер килгән сыман иде
— Син үз милләттәшләреңне яратасыңмы соң? —диде ул.елмаеп һәм бик төче тавыш белән
— Яхшыларын яратам, начарларын юк,— дип кисте Зитта. дөрес сөйләгән кебек.
— Үз милләтеңне нык яратырга кирәк. Латышлар, димәк, яхшылар, дип. Бүтән милләтләр үз кешеләрен шулай яраталар
— һәр милләттә дә яхшы, яман бар, минемчә,
— Яратсаң, барысы да яхшы була.
— Ничек итеп мин яратып караудан гына начар латыш яхшыга әйләнсен? Аңламыйм? —диде Зитта аптыраган чырай белән. Агент аның сүзләрен колак яныннан уздырды.
— Менә синең, әйтик, балаларың булыр. Син аларнын латышча сөйләшеп, латышча җырлап йөрүләрен теләмисеңмени?
— Телим дә соң, бу бит миңа гына бәйләнмәгән.
— Ана кешеләр туган телне беренче саклаучылар була.
— Әгәр бала җаны-күңеле белән әйбәт булса, кайсы телдә сөйләшсә дә барыбер түгелмени?
— Шунда да бөтен хикмәт. Башка телгә күчсә, ул синнән йөрәге белән ераклаша. Менә бит эш нәрсәдә!?
— Белмим Нинди телдә сөйләшсә дә минем каным ич ул. Юк, бу кешесенә караптыр Кешенең холык-фигыле нинди? Әнә мин чын латыш дип йөргәннәрнең кайберләре әниләрен, туганнарын ташлап китә. Немецлар килгәч, латыш латыш өстеннән донос язды
— Ана теленнән дә якын нәрсә юк кешегә! — дип, агент үзенекен каерды, Зиттаның фикерләрен читләтеп үтә иде — Кызыллар килгәч, ана теле кысыла инде. Әлбәттә, сразы түгел, әкренләп
— Аны бетерүдән аларга ни файда? — диде Зитта.
— һәр кеше үз милләтенең күбрәк булуын тели Хатын-кызларда бу тойгы зур булырга тиеш? Синдә андый изге хисләр юк шикелле? Жәл, жәл!
— Без семьяда шулай тәрбияләндек, кешенең милләтенә түгел, ә начармы, яхшымы булуына карыйбыз. Тормыш иткәндә шул кирәк бит
— Ә милли горурлык? — дип, агент аны төп башына утыртырга теләгәндәй чәнчеп әйтте — Хәтта кызыллар да милли горурлыкны хуплыйлар бит.
— Мин кызыл түгел! Тормыштагы гыйбрәтләрдән чыгып кына әйтәм. Аннан соң сез монда милли горурлык дип милләтчелекне күздә тотасыз.
Зиттаның бу сүзләренә бетереп ташларлык дәлилләр китерә алмагангамы, агент җавап бирмәде. Күңеленнән мәсьәлә чишкзндәге кебек, уйланып торды, күз карашы да эчкә төбәлгән иде. Ул өстәл артыннан кузгалды да йөренә башлады.
— Әйе, син сәер генә фикер йөртәсең, жавап та табып булмый,— диде.
Зитта пальто якаларын рәтләде, башын яка эченәрәк батырды. Сүз беткән кебек булды. Зитта кечкенә ридикюлен чыртлатып ачты да, нәрсәдер карап, кире ябып куйды һәм урындыгыннан кузгалды.
— Мине, зинһар, бүтән тарткаламагыз инде? — диде ул мескен, кызгандыргыч тавыш белән. Ул ишеккә килеп житкәндә агент өстәлдә иягенә таянып уйга чумган иде. Зитта ишетелер-ишетелмәс кенә саубуллашты да, ишекне ачып, чыгып китте. Каушаудан тез буыннары хәлсезләнгән иде, агент берәр нәрсә эшләр, дип бик нык курыкты ул.
Шуннан соң шактый вакыт үтте, Зитта инде бүтән борчымаслар дип өметләнә башлаган иде. Ләкин өмете юкка булган икән. Агент аның эштән кайтканын тагы сагалап торган иде. Ул инде иске танышлардай ничектер бик якын итеп сөйләшә башлады. Бөтенләй элеккегечә түгел, тормыш-көнкүреш турында гына гәп коргандай иде. Аннары гына сүзне туган тел, милләт мәсьәләсенә китереп чыгарды. Патриот кызлар турында сөйләп алды. Ул әкрен-әкрен, гүя сиздерми генә, үз ягына аударырга тырыша иде. Әмма Зиттаның зиһене бик сак. аның яшерен кармакларын күңеленнән генә сизеп ала Кайсына жавап бирми, кайсы белән бәхәскә кереп, юри фәлсәфәгә өстери һәм шулай итеп жеп очын буташтырып бетерә иде...
Зитта хәзер ачык бер фикергә килде: аны тынычта калдырмаячаклар бу козгыннар һаман ниндидер калҗа чукырга өмет итеп җанына- тукыначаклар Аннары менә бу битенә чыккан сипкелләр дә тикмәгә генә түгелдер, дигән сизенү дә бик борчый иде аны. Миңа Даут янына бармыйча • бүтән әмәл юктыр, дип кат-кат уйлый ул. Тик ничек анда барырга? Үзе хәбәр салырмын дигән иде, һаман юк та юк. Мин нишләргә-тиеш хәзер? Бер яктан агент кыса, икенче яктан, сипкелләре көннән-көн эрерәк була баруының сәбәбе эчне пошыра...
II
Әнвәр һаман элеккеге халәтенә кайта алмыйча, авыр кичереш эчендә йөрде. Күңеле тәмам сынган, рухы изелеп беткән булган, шул гыйфрит- фрицлар күз алдына килеп газаплый иде аны. Жанына үткен тырнакларын батырганнар да һич җибәрмиләр. Йокларга дип күзен йомды исә, каршына киләләр дә. коточкыч тавышлар белән кычкырырга тотыналар, һәм ул шабыр тиргә батып уянып китә. Бөтен тәне дер-дер килеп калтырый, йөрәге барабан суккандай дөп-дөп итеп тибә. Бераз хәл җыеп ятканнан соң, йокы күзен йомдырса, тагы шул бастырылу кабатлана. Хәтта көндез-ләрен дә аңа тынгы юк. фрицларның соры өрәкләре аны сагалап йөриләр шикелле тоела, барган җирдән ул, шикләнеп, артына борылып караштырып ала Юк, берни дә юк. Куркыныч төш күргәннән соң, уянып, уйлангандай, алар бит чын түгел, бары төш кенә, дигән фикер килә аңа һәм бөтен барлыгы шатлык-куаныч белән тула Шунда теге какча гына яңаклы, Әнвәрнең үзе кебек юка гына гәүдәле латыш егете исенә төшә. Ул очрамаса, белмим, мәхшәрдән исән-имин котыла алыр иде микән?
Хәзер бер нәрсәне ачык аңлады: куркынычның күзенә керергә кирәк икән, шулай итсәң, аның өркетә торган нәрсәсе бетүп кала. Ул сиңа түгел, син аңа баш буласың. Тәвәккәл таш яра, дигән борынгылар, хак шул, бер дә шүрләп торырга ярамый икән Йә җан, йә мал, дип кыю хәрәкәт иткәнгә күрә генә котыла алдылар Элеккеге замполит Ваһаповның очравын гына әйт син Моны бәхетле очрак димичә ни дисең? Курыкмый * торган әйбәт кеше икән. Хәер, аның яхшы булуын Әнвәр элек тә белә иде. 2 Хәзер исә. минем кеше түгел, дип, берни эшләмәсә дә хакы бар иде. Юк, 2 кешелекле кеше бүтәннәрнең бәласенә битараф булып кала алмый икән. ® Үзенә кыенлык китереп булса да ярдәм итә Ә Сөенчалинны ул каты адәм § дип белә иде, хәзер йомшарган, әйбәтләнгән. Ул начальнигы каршына § кереп: бу — иреннәреннән сөт кипмәгән пацаннар белән нишлисең инде, g балалар тек балалар, дип әйткәндер Шуңа ул да ригая иткәндер. Әллә 2 аңа Ваһапов шалтыратты микән? Киеменә, төсе-кыяфәтенә караганда 10 ниндидер штабта эшли булса кирәк Әйе, өлкәннәр аларга чын балаларга m карагандай мәрхәмәт белән карадылар
Повар, ипле генә холыклы әрмән егете Костя да Әнвәрне олыларча < малайка, дип кенә йөртә, артык эш белән теңкәсенә тими, дөрес, үзе дә * эшкә иренчәк түгел иде. Тик Әнвәрнең бәрәңгене бик тиз әрчүенә генә * гаҗәпсенеп карап тора. <Шул арада бетердеңдәмени?» — дип, ышанып s җитмичә әрчелгән бәрәңгеләрне алып-алып карый. Аннары Әнвәрнең * үткен пәкесен тотып, үзе әрчеп карый, юк, алай тиз барыбер булдыра х алмый, бәрәңгесе шакмак булып чыга Пәкене кире бирә дә Әнвәрнең * кулларыннан күзен алмый. Теге күз ачып йомганчы бәрәңгенең кабыгын, юка гына алып, әрчеп тә куя. Кечкенәдән гел бәрәңге белән үсте ул, аның бәрәңге әрчемәгән, ашамаган көне булмагандыр да..
Кай көнне бүтән төрле эшләр дә күп була. Азык-төлекне олаудан старшина блиндажына ташырга туры килә. Кечкенә ак мичкәләр, бик күп төрле әрҗәләр, кап белән бәрәңге. Ул сүзсез-өнсез генә эшли. Аңа бу эш рәхәт, тансык. Колхозда көн-төн эшләгән чаклары искә төшеп куя Нинди эштә генә йөрмәде ул! Ике ат белән транспортта, сабанда, көлтә ташуда. Ә армиягә китәсе җәйне бригадир Ситдыйк абый аны борчак сугуга куйды. Сугу дигәч тә, молотилка белән түгел, ә менә болай: чабылып, күбәләрдә кипкән саламлы борчакны зур ындыр табагына калын гына итеп җәяләр Әнвәр исә, алты тайны икешәр-икешәр бер-бер артлы тезеп, шуның өстеннән чаптырып йөртә. Салам тапталып, юкарып беткәнче йөртә. Аннары тайларны читкә чыгарып тора да. хатыннар борчакны әйләндерә-ләр. Шунда ук тайларны түгәрәккә кертеп. Әнвәр тагы йөгерттерә, ат тояклары астында коры салам тетелеп бетә Ичмаса бер бөтен кузак калсынчы. Юк, бик шәп суга тайларның күндәм-елгыр аяклары. Саламны селкеп алалар, җиргә ядрә кебек эре ап-ак борчак калын катлам булып төшә. Тузан эчендә эшләсәң дә, әйбәт ягы бар. Таң белән килгәч тә хатыннар кыр станындагы зур казанга борчак боткасы пешерергә куялар Өйләгә ул бик шәп булып, тәмле исләр таратып күпереп пешә. Кладовщик тоз да җибәргән булса, ботка инде оҗмах ашыдай тәмле була Көндез әле аны ашап бетереп булмый, ә кичкә ул куера, каты хәлгә килә Сабан калагыдай калак ясап, аны казаннан китеп-кисәкләп аласың. Ашъяулыгыңа төреп куясың һәм өйдәгеләргә бик зур күчтәнәч итеп алып кайтасың. Әнвәр ике айга якын тайлар белән борчак суктырды, шунда .ул шактый тазарган иде..
Азык-төлек бушатылып беткәч, пар ат җиккән олау китеп барды, Әнвәр ярны чокып кереп эшләгән блиндажы алдына барып утырды Салкынча булса да көн бик тын, рәхәт иде. Ә текә яр астында куак ышыгына урнашкан кухняда Костя казан асларына ягып җибәрде. Әнвәр утынны бик әйбәтләп ваклап куйган иде. Хәзер Костя күзенә чалынмыйча гына блиндажга кереп ятарга кирәк. Ул исенә килгәләгәнче бераз черем итәргә була, карт солдатлар әйтмешли, балта чапканчы түмәр ял итеп
тора. Ләкин шул чак аның янына ашыга-ашыга Зарипов килеп чыкты. Култыгында ниндидер төенчек бар, бушлат изүе ачык, һәрвакыттагыча чиста итеп кырынган, ак яка теккән.
— Слушай, бер ящик әмәллисе иде, менә өйгә күчтәнәч җибәрергә исәп?— диде ул эш Әнвәрдән торган шикелле гозерле тавыш белән. Әнвәр бик алҗыган иде, кузгаласы килмәде, ягарга хәстәрләп куйган ватык әрҗәләр өелгән утынлыкка күрсәтте. Зарипов төенчеген блиндаж ишеге төбенә куйды да шунда таба китте һәм, кулына балта алып, какка- лый-суккалый да башлады. Ул арада Костяның җырлаганы ишетелде. Казан артына, тәгәрмәчкә баскан да озын саплы чүмече белән ботканы болгата, үзе бик дәртләнеп җырлый, һәрвакыт җырлый ул, һаман бер җырны көйли: «Шаланды полные кефали в Одессу Костя привозил. Все бендюжники вставали, когда в пивнушку он входил. Я вам не скажу за всю Одессу, вся Одесса очень велика. Молдаванка из Пе- рессы обожает Костю-моряка...»
һава бик тын булганга аның җыры радиодан ишетелгәндәй ягымлы яңгырый, аннары чыкылдап торган әрмән акценты бу җырга шуклык өсти һәм үзеннән-үзең елмаясың.
Шул мәл кинәт: «гөрс!» итеп каты шартлау яңгырады. Ярчыкларның выжылдаганы колакка чалынды. Әнвәр яр өстендәге куаклар турында ак мамыктай оешкан төтен болытын шәйләп алды Немец һавада шартлый торган шрапнель ата икән. Шунда ук тагы «гөрс!» Әнвәр блиндаж эченәрәк шуышты Әле генә утырган җиргә берничә ярчык төшеп кадалганын күрде. Үткен кырлы, кырлары елык-елык килеп торалар. Тагы да катырак шартлау яңгырады, бусы бик якын һәм нәкъ к>хня турында булды. Учак төтене белән шрапнель төтене бергә буталды Берни аерып булмаслык иде. Тукта, Костяга бер-бер хәл булмадымы?— дигән уй йөгереп узды Әнвәрнең башыннан. Ләкин немец хәзер чираттагы снарядын атачак дип уйлап, ул көтеп торырга булды. Әмма ату бүтән кабатланмады. Әнвәр сагаеп кына кузгалырга иткәндә кухня яныннан:
— Малай-ка-а!—дигән ялварулы тавыш ишетелде. Бу Костя иде. Нәрсәдер булган, ахры, дип, Әнвәр, уктай атылып, кухня янына барды Ләкин алда төтен, берни аерып булмый иде. Ул кухня арбасы тирәли чапкынлап йөрде, астан уфылдау авазы килгәнгә җиргә чүгәләде. Караса, ни күрсен: Костяның аяклары арткы тәгәрмәчләр арасыннан чыгып тора, ә гәүдәсе нәкъ казаннар астында ята. Ул тәгәрмәчкә шундый итеп шәп кереп кысылган, ни алга, ин артка таба чыга алмый азаплана икән. Ах-вах килеп талпынып-талпынып карый, юк кына. Ә чалбары балтырына чаклы сыдырылып төшкән һәм шәрә тәненә ярчык тишкәләгән казан төбеннән кайнар су чәптереп ага икән.. Костя хәтәр уфылдый. Нишләргә? Әнвәр исен җыеп, алгы якка үрмәләп килде һәм Костяның култыгыннан эләктерде, бар көченә тарта башлады. Костя үзе дә тырыша иде. Тарта торгач, бер чалбар балагы шытырдап умырылып китте һәм Костя аягын тәгәрмәч арасыннан йолкып алды. Аннары гәүдәсен, казан астыннан суырылып, тартты да тартты. Очасының йомшак җире бик каты кызарган булуын күргәч, Әнвәрнең көләсе килде, ләкин Костяның чытылган һәм күгәреп киткән чыраена карап тыелып калды. Костя уңайсызланып кына торды, чалбарын күтәрде, йөзе тагы да ныграк чытылды. Арт як бик пешкән иде булса кирәк Шулай да сер бирмәскә теләп, тишкәләнгән казан өстен учы белән сыйпаштырды, аякларын көчкә атлап барып казан астындагы сүнеп бетмәгән кисәүләрне алып аткалады. Хәлсезләнгәндәй казан кырыена таянды да, кухняның эштән чыгуына ышанып, кулын өметсез генә селтәде һәм бер сүз дә әйтмичә, башын игән килеш, блиндажына таба китте. Ул нык бөкрәеп атлый иде.
Әнвәр нишләргә белми, аңа ничек ярдәм итәргә кирәк икән, дип басып торганда, утынлыкта ящиклар арасында Зариповның үлеп ятканын күреп алды Башта моңа һич ышанмады, әллә авыр яраланганмы дигән
өмет белән янына барды, ләкин аңарда җан әсәре калмаган иде инде. Кулыннан балтасы да төшмәгән, бераз күгәреп калган аксыл йөзе белән янәшәдә генә ята иде Башына ярчык кергәндер инде Менә язмыш!
Ул арада кухня тирәсенә командирлар, старшина һәм сугышчылар җыелды Нәрсә булды да нәрсә булды?— дип, бер-берсеннән сорашалар Бу хәлнең ничек килеп чыгуын беләселәре килә Кухня бит алгы сызыктан * ике-өч чакрым тылда, аннары яшеренеп тә урнашкан. Берсе әйтә: цельне | разведка самолеты күргәндер, ди, икенчесе: бу мөмкин түгел, дип каршы £ төшә Ахырда Костяның үзе ярдәмендә мәсьәләне ачыкладылар: җил ® булмаганга кухнядан төтен торба кебек туп-туры күтәрелгән һәм немец § моны күреп алган да шрапнель тондырган... §
Тафтилов белән Идрисов басып торган көе хәзер нишләргә кирәклеге х турында сөйләшәләр ’
— Яким Зиновьевичка барырга туры килә,— диде Идрисов сабыр ф гына тавыш белән. Тафтиловның алсурак йөзендә эчке уй шәүләләре « йөгереште. °
— Ул сине ярата, син бар,— дип куйды һәм күзен кысыбрак Идри- совка карады. Теге көлемсерәде, «ярата» дигәнендә киная барлыгын ча- < малады булса кирәк. Яким Зиновьевичның каты, ләкин шулай да гадел * кеше булуын яхшы беләләр иде. Идрисов папиросын ниндидер бер кискен < хәрәкәт белән җиргә ташлады да, башын туры гына тотып, китеп барды. Тафтилов янына старшина килде, сугышчыларга «коры паек»ны ничегрәк * өләшергә икән, дип кайгыра иде ул.
Әнвәр повар блиндажына керде. Костя йөзтүбән яткан иде. чырае тәмам сүнгән, пешкән җире хәзер тагы да ныграк әрни башлаган булса кирәк. Ул ыңгыраша, авыртуга чыдый алмыйча, башын як-якка боргалый Санинструктор кыз килгәч, Әнвәр чыгып китте. Ул нигәдер Костяны жәлләмәде, үзенең күңеле салкынлыгына үзе аптырады. Элек ул алай түгел иде, фриц тырнагында булып чыкканнан соң аның җанында ниндидер кыл өзелгән иде, шуннан бирле һәр җан иясенә кызганып карау хисе бетте шикелле. Ләкин үлгән кеше гәүдәсен күрсә, соңыннан шул күз алдына килеп, аны газаплап бетерә, һич шуңардан арына алмый. Менә Зариповның күкселләнгән аксыл йөзе, янәшәсендә яткан балтасы белән аның күз алдына килеп озак эзәрлекләр әле.
Икенче көнне иртән резина тәгәрмәчле яңа кухня һәм аш пешерүче ике кыз китерделәр. Әнвәргә эш калмады шикелле. Аны Зариповның посылкага дип алып килгән төенчеге борчый иде. Нишләтергә? Яшик ясарга да өенә җибәрергә, дигән гади карарга килде ул. Старшина янына сугылган Мирхаска да шул хакта әйтте һәм теге бик хуплап эшкә үк кереште. Фанеры, планкалар күп иде, пөхтә генә тартма әмәлләп ташладылар Сугышчан иптәшләренә соңгы хөрмәт күрсәтү — намус бурычы иде. Зариповның үзе әзерләгән һәм калган әйберләрен, кәгазьләрен шунда салдылар. Мирхас аның батырларча һәлак булуы хакында хат та язып куйды Авыр гына посылканы почтага илтеп тапшырдылар
Әнвәр батареяга кайтты Бар төштә дә һөҗүмгә хәзерлек барганы күзгә ташлана иде Бигрәк тә төннәрен машина һәм солдатлар позициягә урнашып ыгы-зыгы килә иде.
Кинәт кенә җылытып җибәрде. Көне-төне яңгыр ява башлады. Чөнки диңгез бик якын. Кыш монда һәр елны шулай икән. Җир өсте пыяладай шома боз белән капланды Машиналар йөри алмас булды, кеше дә көчкә-көчкә генә аякланып хәрәкәт итә Ә пушкаларга снаряд ташырга кирәк. Студебеккерларның тәгәрмәчләренә чылбыр урнаштырып карадылар, юк, булмый, буксовать итеп тик яталар. Менә шул чакта чарасыздан Мирхас плен алып кайткан чылбыр тәгәрмәчле вездеходны искә төшерделәр. Аны бер кирәге чыгар, дип трофей-командадан яшереп калдырганнар иде. Ләкин йөртә белүче юк Шул муенны кисә. Андыйлар яңа килгәннәр арасыннан да табылмады. Идрисов тагы Яким Зиновьевич
81
янына йөгерде. Әгәр немецны озатмаган булсалар, алып кайтып, бер-ике тәүлек эшләтергә.
Бәхеткә каршы, немецны озатмаган булганнар. Баш штаб каршында антифашист немецлар күп икән, хәтта генераллары да бар, имеш. Кыскасы. Идрисов, чегәнләнеп һәм Асоевның танышлыкларыннан файдаланып, теге немецны алып кайтты. Юка гына гәүдәле, урта буйлы, зәңгәр мундиры өстеннән безнең соры шинельне һәм шундый ук солдат бүреген киеп алган Ул да антифашистлыкка язылган булган, ди. Вездеходта эшләргә бик теләп, ризалык белдергән. Ул Мирхас белән бик җылы күреште.
— Тоуариш...—диде сизелерлек акцент белән. Сугышчыларны гаҗәпләндергәне тагы шул булды: русчаны аңлашылырлык итеп сукалый иде. Бер атна эчендә шулай өйрәнеп өлгергәнме?
Солдатлар аңа ерткыч җәнлеккә караган кебек карыйлар! Якын килергә базмыйлар. Мирхас кына алай итми, ул немецка иртәнге аш та алып кайтып бирде һәм кулына чирек буханка икмәк тә тоттырды. Теге башта шул хәтле ризыкка аптырап калды, көне буенамы бу? —дип сорады. Юк, бу иртәнгесе генә дигәч, каерып-каерып ашарга кереште. Ашны да, ипине дә бик шәп ялмап куйды һәм шуннан соң аның теле ачылды. Эшкә тотынырга кирәк, дип Мирхаска әйтә башлады. Юк, көндез мөмкин түгел, диде Мирхас һәм сөйләшеп киттеләр. Немец ремонт мастерскоенда рус әсирләре белән елдан артык эшләгән икән, русчага шунда өйрәнеп калган. Мин бит Цербет шәһәреннән, диде ул. Аны руслар яхшы хәтерли-ләрдер, Екатерина II Цербетта туган. Рәсәйгә алып киткәндә аңа уналты яшь булган һәм бер авыз сүз русча белмәгән. Ә ничә еллар Россиядә патша булып торган үзе, көчле хатын булган, шайтан алгыры...-
— Ни өчен син антифашист булдың? — дип сорыйлар немецтан, аның сүзләренә ышанмыйча, бары кызык өчен генә. Көймә су төбенә китә башлаганын сизгән күсе дип уйлыйлар бугай. Немец бик куштанланып елмая, эре саргылт тешләре күренеп китә, муенын суза суза сөйли.
— Алар үзләре мине антифашист итте. Башта үзем белән бергә эшләүче иптәшем турында донос ясап торырга куштылар. Мин булдыра алмыйм, дидем Ай-Һай, Ганс, бик нык үкенерсең бит, дип янадылар, һәм шул сүзләре дөрескә чыкты. Минем эштән гаеп таба башладылар. Әле болай, әле тегеләй итеп кимсетәләр. Өйгә шымчы-провокаторлар җибәрәләр. Теге килә дә. башын исереккә салып, бездәге төрле кимчелекләрне сүгә, фюрерны тирги, һәм астан гына минем йөзне күзәтә — тәэсире нинди булыр. Фюрердан риза түгеллегемне йөземдә бер генә тамыр селкенеп белгертсә — мин беттем. Эштә дә шулай җанга тукынып сыныйлар, өйдә дә тынгылык бирмиләр. Түзәр хәлем калмагач, фронтка үзем теләп киттем...
Солдатлар, үз башларында мондый хәлне татыганнары булмаганга күрә, ышанып җитмәгәндәй, башларын як-якка чайкап, гаҗәпкә калалар. Бераз уйланып торганнан соң, булмас дип әйтеп булмый, диләр. Әнә бит газетада беркөн генә укыдык: фашистлар кешеләрне, тере килеш газ камераларына тутырып, агулап үтерәләр икән... Шуларны әйткәч, Ганс раслагандай, ияген кага һәм, йөзен чытып, кулын селти, ишетәсе килми, янәсе...
Кайсыдыр безнең «Катюша» турында немецтан кызыксынып сорап куя:
— Ул залп биргән чакта ыштан төпләрегез юешләнмиме? — ди һәм, теге аңласын өчен, үзенең артына суккалап күрсәтә. Немец бик тиз төшенә.
— О-о! — ди Ганс һәм аның күзләре бәрәңгедәй зурая — Аны «швари тод», ягъни кара үлем, дип йөртәләр. Дәһшәтле нәрсә, ну йөрәкне ала инде.
— Сездә аны ник ясамыйлар? — диде блиндаж бусагасында утыручы солдат.
Серен белмиләрдер,— дип, Ганс Мирхаска таба борылды.
— Аның сере снарядта ди шул. Белергә дип сүтә башласалар шартлый да бетә икән
Мирхас сәгатенә карап алды, якты күздә машинаны көйләп куярга кирәк, дип Гансны алып чыгып китте. Төнлә алар тупчылар белән таң атканчы снаряд ташыдылар
_ Мөслимов телефонда дежур иде. Трубканы бер колагына бинт белән ® бәйләп куйган да ылыс җәйгән идәнгә сузылган. Аяк сызлый дип бер f ботинкасын салып куйган. Линия өзелсә, Әнвәр генә чаба. Ә ул һаман ® өзелеп кенә тора. Әллә нинди каһәр төшкән чыбык булды бу. Хикмәт g чыбыкта түгел билгеле, аның кай төштән сузылуында. Әйтергә кирәк, ® линия машина, танк бик күп йөри торган җирдән сузылган иде Немец “ күзеннән ышык урман буе бу Монда хәрәкәт тынып тормый. Җирдә 2 яткан кабельне танк, машина, тәгәрмәчләренә эләктереп, өзеп калдыра, “ кайчак бөтен линиясе-ние белән өстерәп китә. Бүген төнлә андый ук хәтәр => хәл булмады булуын, ләкин кабель ярты сәгать саен диярлек өзелеп ° торды Әнвәр бер тамчы да черем итә алмады. Артык арыганга күрә < иртән ашы да көл чәйнәгәндәй тәмсез булды. Әмма ул сер белгертмәде < Эчтән үзен гаепле тою һәм шул гаебен йоларга тырышу аңа түземлек “ бирә иде. ж
Көне буе бозлы яңгыр сибәләде, ә кичтән туңдырып җибәрде, аннары £ рашкы яварга тотынды. Бу каты бөртекле кар, биткә бәрелә дә чеметтереп * ала. Әнвәр йөзен кырыйга борып, линия буенча йөгерә. Хәле бетсә дә бер минут туктап тормый, элемтәсез яшәү мөмкин түгел. Катгый тәртип шундый. Ул караңгыда үзенең кабелен тапты да, шуны күздән югалтмаска тырышып, иелеп, кызу-кызу атлап бара башлады Бу тирәдәге бүтән частьларның унлаган кабеле бер төштән уза.үзеңнекен танырга, бутамаска тиешсең. Кичә ул ялгышып әллә кем өзеген ялгаган иде, тикшерер өчен порольне әйткәч, әшәке сүз генә ишетте. Аннары үз кабелен эзләп китте. Кабельләр бары да бер төсле булу өстенә, төн дә караңгы, немец ракеталары яктысында шәйләп калырга тырышасың Менә хәзер дә шул яктыда үзенең линиясен тапты ул һәм өзеген дә күреп алды. Ялгагач, Мөслимов белән бер-ике авыз сүз алышты да, тынычланып, кайтырга борылды. Кыр уртасыннан гына элдерергә булды Моннан батареягә икеләтә туры иде. Бераз вакытны отса, әз генә йоклап алырга да өмет бар. Бигрәк тә таң алды яман, шул чакта йокыга һич чыдап булмый, бөгә дә сала инде. Таң йокысы бер унбиш-егерме минут кына эләксә дә көне буена җитә Шулай өмет белән ымсынып тиз-тиз атлап кайта иде, кинәт аяк асты шытырдап ярылды һәм ул бил тиңентен суга чумды. Тәнен ялкындай салкын өтеп алды, шул аны бик тиз исенә китерде Су тулган зур снаряд чокырының өсте каткан булган һәм ул абайламыйча шунда килеп кергән икән. Бозларны вата-вата чокырдан көчкә чыкты. Чыгу белән суык аны боз сөңгесе итеп катырды. Бар көчкә йөгерүдән башка чара калмады.
Тупчылар блиндажында мич яна иде, Әнвәр шунда атылып барып керде. Бары да йоклаганнар. Учакка чыбык-чабык өстәп, обмотка- ботинкасын чишенеп, сырган чалбарын салды. Эчке ыштаннан гына калып, утка якын ук килеп ятты Тәнен пешерә-пешерә аякларын җылытты. Ләкин эченә һич җылы үтми, тешләре тешкә бәрелеп шык-шык киләләр иде. Утка аркасын да куеп карады, юк, һаман калтырата.
Бераздан аны Мөслимов эзләп керде.
— Нишләп качып ятасың? — дип, кычкырды ул ачу белән. Йөзе- башы хәтәр дәһшәтле, әйтерсең лә зур бер командир
— Күрмисеңмени? — диде Әнвәр дә тавышын күтәреп. Ә эчтә ачуң кузгалып тамагына килеп тыгылды, тынын буды Әнвәр көчкә генә ни булганын әйтә алды, тәне тагы да ныграк калтырый башлады
— Күзеңне ачыбрак йөрергә кирәк. Чыбык өзелде анда..
— Бар әнә үзең, күзеңне ачыбрак,— дип үчләнде Әнвәр.
— Замполит миңа телефонда гына торырга кушты Тәк што — Мөслимов, бүртенеп, кыяфәте белән бик нык янап чыгып китте. Әнвәр, кешеләрнең ояла белмәүләренә эчтән сызып, юеш ботинкасын, судан авырайган чалбарын киде Яшел аппаратын асты да тагы линия ялгарга кузгалды. Бик кыен иде. Тешен шыгырдатып кысты, әз булса да җылыну өчен атлый-йөгерә барды. Рашкы һаман биткә бәреп ява иде. Ярты төн узып бара түгел микән инде, дип уйлады ул, немец ракеталарының сирәгрәк чөелүен шәйләп.
Кабельне әледән-әле җирдән тартып-тартып карап барса да бер урман борылышында кинәт ул аны югалтты. Караңгыда берни абайлап булмый, ракета яктысы да төшми иде. Бер дә булмагач, җиргә мүкәләп эзләде, кармаланды, барыбер табылмады. Ахырда кире кайтты, кабельне учында шудыра-шудыра тагы килде Линия шунда өзелгән икән, ләкин икенче очы юк иде. Тагы дүрт аяклап бар тирәне эзләп чыкты, әллә пәри яшергән инде? Биредән үткән линияләрне аппаратына ялгап тикшергән цтте Юк кына Энпегә таба бармыйча чара калмады. Ул ялан кырга чыкканда таң беленеп килә иде инде. Сукыр пулялар колак кырыеннан гына сызгырып үткәлиләр. Бу выжылдау җанга эчкәре үтеп керә торган шомны тагы да көчәйтә, ничектер бер бәләкәй генә йомарлам булып кечерәеп каласы килә. Ләкин бернигә карамый барырга кирәк. Энпегә җитәрәк аны бер күренеш гаҗәпкә калдырды. Бер калкурак җирдә бер-берсенә тоташкан зур-зур ике авиабомба чокырлары Алар шундый киң һәм тирәннәр, рәхәтләнеп дүртпочмаклы йорт кереп утырышлы. Менә шул чокырның кырыйларына, кечкенә-кечкенә окоп һәм блиндаж шикелле оялар ясап, укчылар урнашканнар. Үзенә күрә түгәрәк оборона. Әмма чокырларның эче үзле кызыл балчык, аякка тышау кебек ябышадыр, ә төптән су күтәрелеп килә. Су өстендә буш консервы калайлары йөзеп йөри Казырга җир туң булгач, утта янмас, суда батмас солдат монда да югалып калмаган. Адәм баласы тәмугта да әмәлен табар, барыбер яшәр, валлаһи.
Күзәтү пункты теге чокырлардан әз генә сулда, аңа уйсу җирдән киләсе. Әнвәр шунда гына бер очы блиндажда булган кабельне күреп алды. Димәк, биш йөз метрлап чыбык юк дигән, сүз Идрисовның бик каты ачулануын көтеп, ул блиндаж алдына төште. Нәкъ шул мәлдә түбәннән, баш очыннан гына чыжылдап, ут сызыклары, карамчыклар узды, һәм моннан өч-дүрт йөз метрларда гына торган немец окоп-ларында шартлады.
— Катюшалар залп бирә, фрицлар кыймылдый башлагандыр,— диде Мирхас һәм стереотрубага ташланды. Шунда ук: «Әһә, фрицлар, нашатыр кыстырган кебек чабышасызмы?»— дип, шатланып кычкырды ул Идрисовның төк үскән иягенә җылы сызыклар чыкты. Ул ачуланмады — карганмады, Әнвәргә запас катушканы тоттырды да тизрәк элемта 1 сузарга ымлады. Әнвәр аның тиргәмәвенә күңеле булып, теге очка ка- хушканы ялгады һәм сүтә-сүтә тизрәк китеп барды. Өзекне ялгап маташканда «Катюша» икенче төштән залп бирә иде. Әйтергә кирәк, хәзер «Ка- тюша»лар шулай бик еш немецларны ут белән керендерәләр. Ул ату бе- ?ән икенчеҗиргә күчә һәм немец аның койрыгын һич тә тота алмый. Шул ягы белән «Катюша» немецның бик нык җанын корыта...
Әнвәр кайтып ылыс идәнгә ауды. Аяк табаннары ялык-ялык килеп авырта, буыннары «гүли», башы, зиһене томаланган. Эт булып арыган, кулларының җеп өзәр дә хәле юк. Саны кыйнап ташлаган шикелле иде. Әз генә черем итәсе иде, дип күзләрен йомды, әмма йоклап китә алмады, өченче көн якында гына снаряд шартлап сул колагын канаткан иде, шул «атарга», чәнчергә тотынды Ул арада Мөслимовның сүгенгәне и шетел де:
— Тагы өзделәр, Гитлерның авызын өшкерим!
Карулашырга Әнвәрнең көче юк иде, тешен шыгырдатып кысты
да урыныннан кузгалды. Тегеңә эче тулы ачуын белгертеп, күзенең агы белән кистереп карады Тик эт каешына әйләнгән Мөслимовның төге дә селкенмәде
Өч тәүлек шулай чапты ул. Дүртенче көнне тәмам бетте, тамагыннан азык үтмәде Башы тубал кебек, берни уйлый алмый, исәп йөртә алмый, тилебәрән орлыгы ашагандай миңгерәүләнгән. Авыр кабаклары * күзен йомганда уттай пешерә. Ул аягын да, кулларын да сизми шикелле. ? Кая барганын, нигә барганын да уйламый Бар эшне аңы белән исәп- 2 ләп түгел, ә автомат рәвештә генә эшли. Пуля сызгыруларына, мина ® шартлауларына да исе китми, аңа куркыныч та, үлем дә барыбер Бары бер § нәрсә генә һич чигенмичә миен чүкеп тора: әз генә черем итеп алырга, © биш минут кына Әнә урман эчендә чыбык-чабык өелеп тора, шунда х ятып йоклыйсы иде. Бричкага җигелгән ат килеп туктаган, ул рәхәт- S ләнеп йоклый. Тегендә бер ауган бүрәнә нинди тәмле итеп черем итә... * Әллә шул бүрәнә кырыена барып авыйм микән?.. Тукта,' элемтә өзелсә, ® оятын кая куярсың? Уф. бүтән булдыра алмыйм, йә яраласын, йә үтер- ° сен, миңа хәзер барыбер Шундый уй чагылып узды аңыннан, ләкин * шунда ук сүнде, соры пәрдә белән каплангандай булды Ни булса шул, < ике дөнья бер кәнди... *
Сызылып таң атып килә, күз керфекләренә йокы гер булып асылын- < ган, атлаганда күзләр йомыла да абынып егылгач кына ачыла Ул үз- £ ләренең студебеккеры торган җирдән узып бара икән Аяк буыннары х чәнчеп-чәнчеп авырта, юк, бүтән атлап булмый Аны-моны исәплә- мәстән машина янына килде һәм бөркәүле кузовка көчкә-көчкә өсте-рәлеп менә алды. Андагы алам-салам өстенә ауганда берни белми иде инде.
Ләкин озак та тормый аны яңадан килеп таптылар Мөслимов хәтәр сүгенә, яный иде, Әнвәр аның тавышын ишетә, әмма уяна алмый. Санын кыймылдатырга, башын күтәрергә хәле юк. Бар җиренә мамык тутырылган сыман, бер мускулы да хәрәкәтләнми Ахырда Мөслимов. бик каты кыҗрап, бортка менеп атланды да Әнвәрне йолкып, өстери башлады Теге үлгән шикелле ята бирә Барысын ишетеп, оялып ята, әмма кулын да, аягын да кымшата алмый. Мөслимов юри ятасың дип тирги, мыскыл итә, котырта Әнвәрнең рәхәт мышнавын күреп, тәмам түземен җуйды, ачу белән каешыннан һәм бер аягыннан электереп алды да борт артына шудырып эөшереп җибәрде. Башы дыңк итеп җиргә бәрелгәч, Әнвәр уянып, күзләрен ачты. Берни аңлый алмыйча карап ятты Нәкъ шул моментта энпедән кайтып килүче Мирхас алар янына туктады.
— Нишләтәсең аны?—диде каты гына Ул Мөслимовның кыланышын тегеннән үк күргән бугай.
— Линия өзелде, панимаешь, ә ул качкан.
— Күрмисеңмени, кеше нишләп беткән?!—дип, ачулы йөз белән тегеңә текәлде һәм җирдә өнсез кебек яткан Әнвәргә күрсәтте — Харам булмас сиңа да әзрәк тәпиләү!
Мөслимов койрыгын кыскандай тынды, каршы эндәшмәде Ул сержанттан шүрли иде шикелле. Әнвәр көчкә генә торып басты һәм алар артыннан иярде.
— Бар, бар!—диде Мирхас Мөслимовка боерып Теге теләр-те- ләмәс кенә аппаратны Әнвәр иңеннән алды, үзе мәчр күзләре белән тирә- ягына карана, замполит күренмиме, ул очраса сержант приказына буйсынмас, Тафтиловка аркаланырга булыр иде. Юк, шуңа ачудан бүртенеп, кыяфәте белән хәтәр янагандай китте
Блиндажга керүгә Әнвәр идәнгә егылды, йөзендә үлек төсе, үлек күкселлеге, иреннәре көеп яргаланган, кан тибеп тора Мирхас аңа карап алды да бик нык жәлләде Авырый, ахры дип уйлады Чемоданыннан баклажка алып, ярты стакан аракы салды һәм Әнвәргә бирде Теге аңгыра шикелле күзләрен ачЗлак-томалак китереп торды да стаканны
су урынына авызына койды Ул аның ачысын да тоймады. Тик бераздан гына тәнендә кан йөгерешкәнен, җан кергән кебек булганын сизде, икенче мәлдә тәмам изрәп төшкәнен белми дә калды.
Мирхасның кәефе әйбәт иде, ылыс түшәлгән идәнгә, телефон кырыена сузылды да уйга талды, ә уйланыр нәрсә бар иде Өченче көн энпедә Хәбиров очрап сөенечле хәбәр әйтте: Рифаның сине бик күрәсе килә, фәләң көнне килергә кушты, диде. Моны ишетүгә Мирхасның башы күккә тигәндәй булды, эчтән генә бик нык шатланды. Ләкин бераз вакыттан соң башына әллә нинди шикчел уйлар килеп тулды Чынлап та күрәсе килә микән, болай, кайчандыр күз күргән кеше булганга гына микән? Бу аның өчен бик мөһим иде. Әллә кем булуын, зур абруйга ирешүен күрсәтер өченме? Күпме генә язмыш безгә сукмасын, без, янәсе, төшеп калганнардан түгел Ул лейтенант булган икән инде. Ухажерлары да капитан да майордыр. Мине күрергә теләве үзенең культуралы, итагать иясенә әверелүен исбатлау өченме? Дәрәжәгә күтәрелсәк тә иске танышларны онытмыйбыз, дип белгертү өченме? Шулай да кызык, теге вакыттан соң өч ел узган, ә Мирхаска бик озак тоелды. Ул кызны ниндидер өмет белән һаман йөрәгендә саклап, эчтән генә янып, кичереп яшәгәнгә вакыт бик озак, авыр булгандыр. Ул аны йөрәгеннән һәр жеп- селен берәм-берәм авырттыра-авырттыра йолкып атты, тагы күңеленә кертеп утыртты, хыялый өметләр белән жанын юатты, кинәндерде. Өметен барыбер өзмәде. Инде менә хәзер үзе мең-мең тапкыр теләгән, язмыштан ялварган очрашу алга килеп баскач, күңелен ниндидер курку биләп алды. Әйе, хәзер ул аны күрер дә үзенең аңардан нинди ерак, аңа чит булуын сизәр. Ничә еллар буе яратып-янып йөрүләре бары бер фаҗигале алдану гына булуын тояр Шунда бар вөҗүде челпәрәмә килеп төшәр. Күңеле кеше ташлап киткән йорттай буш калыр. Хыял белән булса да яшәп торган өмете дә калмас, юкка чыгар Юк. аны ни генә көтмәсен: барырга. күрергә. Бәлки, ул мин уйлаганча борын чөймәгәндер, артык һавалы түгелдер Алай дисәң, тылдагы госпиталь ише жирдә хатын- кызлар зур хөрлек белән файдаланалар. Игътибар үзәгендә генә булу бераз кәперәйтсә гаҗәпмени? Тик шулай да аны күрәсе килү бәгырьгә төшкән, нинди икән ул хәзер? Үзгәргәндер инде, танырлык та түгелдер. Элеккегедән дә матуррак булып чәчәк аткандыр Мине күрер дә: нинди картайган, таушалган дияр, сугыш моның өстеннән юл тигезли торган каток булыц/үткән дип уйлар Әйе, миңа а.выр булды, ә мин исә һаман да шул хыялый авыл малае. Шулай да бирешмәдем шикелле әле. Шуны сиздерер өчен бик яхшы киенеп барырга кирәк. Парадный киемнәре бар аның, күн тужурка, йолдызлы офицер каешы, хром итеге, кубанканы да киеп җибәрергә була. Ә наганны ул һәрвакыт тагып йөри Тик буш кул белән барып булмас, «Военторгка» сугылып, нәрсә булса да алырга Кыйбатлы хушбуй күзенә бер чагылган иде шикелле...
Мөслимов кайтып керде дә уйларын бүлдерде Мнрхас телефонны алып карады, ләкин чыбык тагы өзелгән иде. Мөслимов шунда ук моны аңлады һәм йоклап яткан Әнвәр өстенә карады. Ялгарга ул барсын, ди иде аның әрсез күзләре. Мирхас бик катгый итеп кулын селтәде: бар. бар! Тегенең иреннәре кысылды, күзләрен ялт-йолт китерде, әмма бүтән чара юк иде һәм мыгырдана-мыгырдана янаулы кыяфәт белән кире китәргә мәҗбүр булды
Кич булып килә иде инде, якында гына авыр снаряд шартлап җирне селкеткәнгә Әнвәр уянып китте. Гүя җир аның касыгына төртеп уятты. Тәне җиңеләйгән, башы яктырган, аякларының «гүләве» беткән иде Трубкага тотынды, ләкин анда тынлык, элемтә юк икән Мирхас стенага башын куеп черем итә бугай. Шунда Әнвәрнең якты миен: бу каһәр суккан линияне бүтән төштән сузарга кирәк, дигән уй сызып узды Ә кабель каян аласың? — дип, үз-үзеннән сорап куйды ул. Бу линияне җыеп алып, яңа төштән сузганчы байтак вакыт элемтәсез торырга туры килә. Моны рөхсәт итмәячәкләр. Соң нишләргә, запас кабель юк?
Төнлә тагы линия буенча соса кебек әле тегеләйгә, әле болайга йөгерергә туры килде. Бер баруында йөкле олаулар очрады аңа. Ниндидер частьлар алгы сызыктан тылга күченә иде булса кирәк Бричкаларга нәрсәдер төялгән Якынрак килгәч, соңгы олауда кабель катушкалары шәйләп алды. Пөрәге дөп-дөп типкәнен ишетмәде, арба кырыеннан тиз- тиз атлавын белде. Кучеры башын игән, йокымсырап кайта — бүтән тү- ф гел Аңа шунда ук уйсыз тәвәккәллек килде, уйлап торсаң, берни дә ь булдырып булмавын ул үзеннән белә иде. Ипләп кенә иң элек бер § катушканы йөктән алып җиргә куйды, аннан икенчесен... Вәссәлам ® Тылда алар яңасын табарлар әле, дип үзенең намусын да тынычлан- ф дырды. |
һәм төн караңгылыгыннан файдаланып, энпедән батареяга иң туры ш юлдан, немецка уч төбендәге кебек күренә торган җирдән, линияне су- 5 зып та кайтты Мөслимов, моны белгәч, күтәрелеп бәрелде.
— Линиягә үзең йөрерсең, минем баш бер генә!—диде. Немец “ снайперларының кымшанырга да ирек бирмәвенә ишарәләде Әнвәр 4 кабельне юнәтү дәртенә бирелеп һәм гаҗиз ачудан бу эшне эшләп таш- s лаган иде, хәзер курка калды. Көндез ул төштән бары үрмәләп кенә * үтәргә мөмкин Карлы-бозлы яңгыр яуган юеш җирдән ике чакрымны ~ түш белән шуып бару ансат булмаячак. Аның эчен таракан Кебек чын < борчу кыра башлады. £
Ләкин, бәхеткә каршы, линия көне буе өзелеп тә карамады. Төнлә * дә тыныч булды Алмашлап йоклап алдылар. Яңа линиядә тавыш та әйбәт, ачык ишетелә иде Тылдагы дивизион штабы белән рәхәтләнеп хәбәрләш, бернинди тоткарлык юк. Сәхрә Менә кайдадыр бер кыз белән егет сөйләшә башлады Әнвәр әз генә тыңлап торгач та аңлады: бу теге повар Костя янына килеп, аны көлдереп, ботка ашап китә торган бик шаян егет, кызлар булып, ниндидер алгы сызыкка яңа гына килгән яшь лейтенант белән сөйләшә иде. Әгәр тавышын үз авызыннан ишетмәгән булсаң, һич танырлык түгел. Нәкъ кызларча инде. Сүзен мәгънәле итеп әйтеп бетермичә җиз кыңгырау кебек чыңлап кеткелди. Аннары беркатлы рәвештә татлы көрсенеп куя Шул үзенә тарта торган ымсындыргыч көрсенүе егетләрне ега да сала инде. Үзенә ябыштыра. Егет очрашырга кыстый. «кыз» кыстата, ялындыра, ниндидер бер кызык сөйли «Вот так случилась, дер киндер получилась», ди. Ахырда «кыз» очрашырга риза була һәм урынын билгеләп, аңлатып маташа..
Бераздан Әнвәр, блиндаждан чыгып, «кыз» күрсәткән төшне күзәтә башлады Менә шул урында яңа яшькелт шинельдән, мех бүректән яшь кенә кече лейтенант пәйда булды. Сирәк агачлар арасында әрле-бирле йөренә Ә «кыз» юк та юк. Әнвәрнең көләсе килә, ләкин берүзең генә көлеп булмый икән, шулай да тамаша Теге шайтан «кыз» да аны качып кына карап, көлеп тора торгандыр әле. Лейтенант йөренә, кыз белән бик очрашасы килә, ахры Ләкин шул чак һава ярып нечкә сызгырган авазлар ишетелде. Немец миналары сирәк агачлык тирәсендә шартлаганы күренде. Аһ, лейтенант харап була язды бит Юк, блиндажга посарга өлгерде шикелле. Менә шулай уеннан уймак та чыгуы мөмкин икән бит..
Ну, лейтенант белсә, теге артистның кирәген бирәчәк әле
Батареяда партиягә һәм комсомолга керү хакында сүзләр йөри башлады. Бу тиздән зур һөҗүм башлану билгесе иде Мирхас Әнвәрне комсомолга керергә өндәде. Тырышлыгың бар, башың да эшли, диде. Ул аның яңа сузган элемтәсен замполитка да барып мактаган. Замполит бик хуп күргән. Шулай булгач, әллә тәвәккәлләргәме дип уйланды Әнвәр. Аның комсомолга керәсе килә иде. Әмма әсирлектә булуын искә алырлар, дип шүрли ул. Шул гел итәгеннән тарта Аннары русча гариза яза белмәвенә дә ояла. Мирхас акыллы егет, Әнвәрнең эчендә ниләр сызганын аңлаган бугай, тиз генә гариза язды да, үз кулың белән күчер, дип аңа кәгазь-каләм тоттырды
Мирхасның тылга барып киләсе бар иде, Әнвәрнең гаризасын юл җаеннан комсоргка кертеп чыгарга алып китте. Комсомолга керү Әнвәрдә куанычлы өмет уяткан иде Әгәр алсалар, теге фриц өрәкләреннән арыныр кебек тоела аңа. Куркыныч кара шәүләләр билгеле сызык аша үтеп чыга алмаслар, югалырлар һәм аның күңеле, курку басымыннан арынып, элеккегечә иркенләп калыр Аңа кырын караулар да бетәр...
Икенче көнне Мирхас зур сары фетр чемодан күтәреп кайтты. Әнвәргә өйрәнә торырга, уч төбе кадәр генә китапчык — комсомол уставы бирде. Ә үзе, чемоданнан ялтырап.торган кара күн тужурка алып, аңа погоннар тегәргә кереште (Батареягә Тафтилов килгәч, аның бу киемнән йөрүен тыйды.. Шуңа күрә Мирхас әйберләрен, үзенчә әйтсәк, парадный киемнәрен шоферларда тота иде.)
— Комбат өч көн ял бирәм диде,— дип. шат тавыш белән сөйләнде Мирхас. Оборонада торганда үзен күрсәткән сугышчыга ял бирү бар иде. Күңеле күтәренке, эчтән ниндидер көй көйли, энә-җепле кулы дәртләнеп хәрәкәтләнә.
— Ни өчен’—Әнвәр бу соравы өчен уңайсызланды, Мирхаска ышанмаган кебек килеп чыга иде Ләкин ул моңа игътибар итмәде.
— Немецның яшеренгән пушкасын таптым да, шуны катюшник- ларга әйтеп, бетерттердек. Ишетмәдеңмени, өченче көн иртән шул цельгә залп бирделәр?
— Күрдем. Ну йокыны ишәсең инде, ялда дим.
— Белмим әле. Ял госпитальдә, ә анда таныш кыз эшли икән,— диде Мирхас. Иреннәрендә эчке шатлык нурлары, күзләрендә шул киләчәк бәхет белән өметле кинәнү чагыла.
— Лафа алайса, бәхет?— Әнвәр Мирхасның йөзендә ниндидер моңсу мөлаемлек күрде, ул гүя бу кинәт кенә килгән бәхетне куркытмагаем, дип шикләнгән шикелле иде. Ләкин шул ук вакытта эченә сыймаслык куанычы хакында сөйләмичә дә булдыра алмый кебек.
— Әле тагы шунсы, ул кыз белән авылда чакта ук таныш идек.
— Авылдашыңмыни? дип гаҗәпләнде Әнвәр, әмма шул минутта ук моның бик мөмкин булуын төшенде. Чөнки үзе дә кухняда эшләгән чагында Салават исемле авылдашын, бергә укыган иптәшен очраткан иде. Күрәсең, ул як кешеләре фронтның шушы төбәгенәрәк җибәрелгәннәр.
Погоннарны теккәч, Мирхас тужуркасын киеп карады. Башына алсу постау түбәле бәрән кубанканы кырынрак салды Бөтенләй икенче кеше килде дә чыкты Тансык киемнәрен бер киеп, бер салып һәм кечкенә көзгедән караштыргалап, ул байтак кйнәнде. Аның йөзендә үз-үзенә соклану да һәм масаю да бар иде. Аннары әйберләрен чемоданга кире салды, ә чемоданны телефон тора торган почмакка ылыслар астына яшереп куйды. Очлы күзләргә чалынмасын.
Өч көн мин аның янында булачакмын, дип уйланды ул, ылыслар өстенә сузылып ятып.
Бераздан аны занятиегә алып чыгып киттеләр. Икенче блиндаждагы яңа килгәннәргә Мирхас стереотруба белән ничек күзәтү алып барырга, ничек ут нокталарын табарга һәм, гомумән, тупчы разведканың үзенчәлекләрен өйрәтә иде.
Әнвәр Мирхасны кичке аштан соң кайтыр дип көткән иде, ләкин теге күренмәде Төнлә һич көтмәгәндә энпедән үзе шылтыратты.
— Ничек син анда?— дип гаҗәпсенде Әнвәр аның иртәгә ялга барасын белгәнгә.
— Шулай менә, бәхет — хаин, дигәнне ишеткәнең бармы?—диде ул бик моңсу-төшенке тавыш белән һәм бер-ике сүз белән комбатнын ашыгыч киңәшмәгә чакырылганын, аның урынына калырга туры килгәнен әйтеп бирде. Әнвәр аны юатырга ашыкты:
— Ялга бер көн соңрак барырсың, ни аерма?!
— Бнк ымсынган идем, күңел кителде.
— һәй, кайгырмасана...
— Кайгырып нишлисең инде,— дип, ул трубканы куйды. Сөйләшәсе килмәгәнлеге сизелеп калды. Аның тавышындагы әрнүле-тыенкылык чалымы Әнвәрнең күңелен тырнады, әмма яңадан шалтыратып сөйләшергә уңайсызланды. ♦
Төнлә линия тыныч булды Ярты төн узгач, Әнвәр трубканы ял иткән « Мөслимовка биреп, йокларга ятты Күпме вакыт узгандыр, бер заман ? кычкырып сөйләшкән тавышка уянып китте ул. Ачык ишектән төшкән ® яктылыктан таң атып килүен шәйләде. Телефонда Тафтилов сөйләшә 2 иде, чырае коточкыч, күзләре аларган. =
— Немец разведкасы энпегә һөҗүм иткән, Зәйнуллин югалган,— В диде ул ысылдап һәм трубканы Мөслимовка сузды.
Юк, булмас, нәрсәдер бутыйлар!—дип кычкырды Идрисов, аның X йокламаудан йончылган йөзендә кискенлек чалымнары калыкты. Ул Ән =. вәргә үзе артыннан иярергә ымлап ишеккә атылды.
, Алгы сызыкка чаптылар Аяк асты юеш, тайгак бозланган җиргә * төнлә тагы яңгыр явып узган бугай. Урман кырыеннан энпегә кадәр < бер араны түш белән шуып үтәргә мәҗбүр булдылар. Якты иде инде, “ снайпер пулялары выжылдап кына торалар Идрисовның ак тун чабу- * лары манма су булып, аяк йөзенә хәтле салынып төшкән, ләкин ул аны * сизми иде. ’ «
Энпе блиндажында укчы лейтенант белән бер сугышчы комбатны көтеп торалар икән Барысының да кыяфәтендә әле генә булып узган фаҗиганың соры шаукымы күренә. Бүре куркыткан атлар шикелле киеренке-сак карыйлар Курку әле чыгып та бетмәгән, аларны һаман үз тырнагында тотканы сизелә Сүзне дә өзек-өзек кенә сөйлиләр, эзлек лелек юк. Безнекеләр, ягъни Мирхасның алмаш разведчигы һәм теле. фонист, тик шуны гына беләләр, атышу тавышына Мирхас, пистолетын тотып, блиндаждан чыгып киткән. Бераздан атышлар тынган, тик Зайнуллин кайтмаган.
Укчы лейтенант та аны абайламаган. Ә эш болай булган, эңгер- меңгер вакытында безнең киемдәге ниндидер солдатлар укчылар окобы янына килеп чыкканнар Болар уяу икән, тегеләргә туктарга боерып кычкырганнар Солдатлар исә кинәт җиргә ауганнар да боларга ата башлаганнар Шунда гына мин аларның немец разведкасы икәнен белдем, ди лейтенант Дегтяр белән атзрга тотынгач, фрицлар чигенә-чигенә энпе тирәсенә авыштылар да үзәнгә төшеп күздән югалдылар И'ке кешеләре үлеп калганы, бер минут буталышып торганнары күзгә чалынды.. Нәкъ менә шул моменгта Зәйнуллинны эләктергәннәрдер. Ул аларны «тел»дән кайтып килүче безнең разведка дип белгәндер, ә аңлаганда инде эш узган булгандыр
Лейтенант еш-еш борынын тарта, бу — каушавы һаман бетмәүнең бәласе иде. Ул сөйләп бетергәндә никтер чөгендердәй кызарды Тынлык урнашты. Идрисов та ни әйтергә белми, бу хәлдән тәмам зиһене тара лып. телсез калган. Шул мәл еракта яңгыраган бер тавыш колакка чалынды. Ишек төбендә утырган Әнвәр кинәт хәрәкәткә килде
— Бу Зәйнуллин тавышы, Мирхас кычкыра,— дип, ул тышка атылды, ышанмаган кыяфәт белән Идрисов та чыкты Тавыш бик ачык һәм шик калдырмаслык булып кабатланды Мирхас үрсәләнеп кычкыра иде. Идрисов стереотрубканы боргаларга кереште Тик моның өметсез эш икәнен шунда ук төшенеп, урманга таба үрмәләп китте. Әнвәр аның артыннан калмады. Комбатның нияте билгеле иде: бер агач башына менеп алып, тавыш килгән җирне күзәтү
Идрисов бер куе ботаклы чыршыга мәчедәй үрмәләп менеп тә китте Биноклен күзенә куеп, немец ягын күзәтә башлады. Әнвәр аста комбатны снайперлар чәкемәгәе, дип дер калтырап торды. Агач башыннан немец
лар ягы әйбәт күренә иде. Идрисов дошманның ут нокталары сөзәктау артына урнашканын шәйләп алды Әнә бер-берсеннән ерак түгел бер, ике, өч пушка тора. 105 калибрлылар Тукта, якынрак пушка янына зәңгәр шинельле фрицлар җыелган Кулларын бутыйлар, түгәрәк эченә таба тибеп-тибеп алалар. Менә берсе кулын бик кискен өскә күтәрде, төркем ике якка аерылды, анда нәрсә булганы күренде.
— Зәйнуллин’ — дип, кычкырып җибәрде Идрисов, уртада чайкалыбрак торган гәүдә Мирхас иде. Юк, ялгышмый, ачык күренә: аның кулларын артка каерып, күкрәгеннән кабель белән пушка затворына бәйләп куйганнар. Йөзендәге суккан эзләрдән телем-телем кан тибеп чыккан Үзе яланбаш, бушлатының җиңе умырылып төшкән дә мамыгы бүселеп тора. Менә берсе нәрсә беләндер кизәнеп аның башына сукты, менә икенчесе...— Ерткычлар!—диде Идрисов тешләрен шыгырдатып — Вәхшиләр!
Мирхасның башы күкрәгенә бөгелеп төште, аңын җуйды ахры, бичара. Бәйләнгәнгә күрә аягында басып тора әле. Билгеле, ул аларга берни дә әйтмәгән, шуңа ерткычланып җәзалыйлар. Кинәт берсе пистолеттан атты. Мирхасның гәүдәсе бер якка сөрлегеп ауды Вәхшиләр! Төркем таралды, траншеягә төшеп, шуның буенча хәрәкәтләнүче гәүдәләр күренде. Бетте.
Агач башыннан төшкәндә, Идрисовның төсе-башы имәнгеч, иреннәре калтырый, борын яфраклары тетри, күзләренең агы гына калган кебек, аңа дәшәргә куркыныч иде
Батареяга кайтып, барысын Тафтиловка сөйләп биргәннән соң, нәтиҗә ясап:
— Бик жәл, бик жәл! Шулай да егет батырларча чиста китте, үземнең күз алдымда,— диде ул Мирхас турында, чөнки особый от- делга озын аңлатма язарга туры киләчәген белә иде.
12
Мирхасның һәлак булуын ишеткәч, Хәбиров нигәдер кайгыра алмады, бу хәбәр аның *җанына тимәде. Моның шулай булуына үзе дә аптырый калды. Бик риясыз егет иде, дип кенә куйды да бетерде. Ут эчендә йөри-йөри бәгыре тәмам катканмы? Аңа хәзер бөтен нәрсә ба- рыберме? Кичергән авырлыклар җанын кырысландырып бетергәнме? Газаплар кешенең күңелен бүтәннәргә шәфкатьле булырга өйрәтә, диләр иде Ь.ич тә дөрес түгел икән. Бәлаләр тырнагыннан кемдер миһербанлы булы',1 чыга, ә кемнеңдер йөрәге ташка әйләнә, күрәсең...
Ул термос белән аш. капчык белән ипи алып кайтып кергәндә, Самокат боегып бер почмакта утыра иде. Нәрсәдер булган ахрысы, әллә Хәнҗәров белән бәрелешкәнме! Икесе дә калай әтәчләр, тиз кызып кмтәләр. Хәзерге моментта һич тә ярый торган эш түгел инде дип, УкӘбиров борчыла ук башлады. Самокат аштан да, ипидән дә баш тартты Бу тагы да сәер, һич көтелмәгән нәрсә иде. Хәбиров аңа карамаска, битараф кыяфәт күрсәтергә тырышты. Җанына әз генә тукынганны да яратмый ул. Синең сер алырга, күңеленә керергә һич тә ниятең, теләгең юклыгын белгәч, үзе үк ачылып, нәрсә булганын әйтеп бирәчәк. Хәбиров ашын ашап, котелогын капчыгына салып куйды да, берни юк кыяфәт белән Самокат янына барып ятты. Аңа күз дә төшермәде Теге тәмәке кабызды һәм. башын түбән игән килеш, тирән-тирән суырып, беркемне дә күрергә теләмәгән караш белән утыра. Хәнҗәров анын янына елышты. Хәбировка астан гына күз кысып алды, янәсе, мин хәзер аны «ачам» һәм, шаярткан булып, тезенә төртеп куйды.
— Син нәрсә?—дип, сары тешләрен ыржайтып елмайды.
— Әнкәй үлгән,— диде Самокат карлыккан-хәлсез тавыш белән.
Хәбиров аптырап карап торды, бер сүз дә әйтмәде. Дөньяда бернигә исе китмәүче, бар дип тә белмәүче бу егеткә әнкәсенең үлеме шул чаклы нык тәэсир итүен аңлап җитми иде. Аны бәйли торган җепләр бар икән әле, дип өмет белән уйлады Хәбнров, беткән баш түгел икәи әле. Хәнжә ров исә Самокатны үчеклисе килгәндәй
Кайгырган буласың, ә үзең бит аны үтердең?— диде. Самокатның с. башы, киң маңгай.астына яшеренгән зәңгәр күзләре чынаяктагы су- 5 дай чайкалды.
— Нишләп мин аны кырчын!"
— Әгәр снн юньле-рәтле йөрсәң, үлмәгән булыр иде.
— Язмыш-кәнтәй мине шулай итте. ®
— Синең өчен кайгырып үлгән йнде әниең,— диде Хәнҗәров рух- = сыз тавыш белән Аның үз әнисе бик нык исенә төшкән шикелле иде з
— Аның ашарына булмаган, син ни беләсең? ♦
— Чын егетләр үз әниләренә ярдәм итәләр. Син акча җибәреп “ торсаң, үлмәс иде! °
— Ә син үзең, кырчын!
— Сүз минем хакта түгел. Сине тапканына үзе дә үкенгәндер. < бичара? *
— Ник тапкан ул мине, ник баккан?—диде Самокат чын ачын\ « әрнү белән. и
— Билгеле, зур өмет белән тапкан инде, караучым булыр, ярдәм- х чем булыр дип.
— Ә мин беркем дә була алмадым,— дип, Самокат кулын селтәп төкереп куйды. Үзенең гаебен тануы бөтен чыраена чыккан иде.
— Кем гаепле соң? Кем комачаулады?— диде Хәнҗәров дустанә тавыш белән. Ул бу сорауларны үзенә дә бирә шикелле иде
Шул мәл, Хәбировны чакырып, Мамак ординарецы килеп керде. Бәхәс ни белән беткәнен ул ишетә алмады. Шулай да Самокатның уйчанланып калуы, үзе турында, әнисе хакында кайгыга төшүе ошады аңа Бу аның холык-фигылендә борылыш моменты булу ихтималы иде. Яшьләр әти-әнисе вафатыннан соң кинәт балигъ булып, акылга утырып китәләр
Мамакның блиндажы йөз метр чамасы арттарак, теге бомба чокырларыннан сулда, урманга якынрак төштә иде, килеп кергәч тә күрде, Мамакның чырае төксе, эчке уйлары белән маташкандай, сәер-серле «Нәрсә булды икән?»— дип уйлады Хәбнров, сак караш белән командирына төбәлеп, һәм уставча доложить итә башлаган иде, Мамак бер ияк кагу белән утырырга кушты. Ул взводның хәлен-кәефен сорашты Хәлләр шул әүвәлгечә: начар да түгел, яхшы дип тә авыз тутырып әйтеп булмый, бигрәк тә Хәбиров кебек авызы йөз мәртәбә пешкән кешегә. .
Хәбиров бу сүзләре белән Мамакны елмайтырга теләгән иде, әмма тегенең йөзендә җитдилек сызыклары җылынмады Ул карлыган кебек кара, тере күзләрен Хәбировка җете итеп төбәде.
— Карале, сер итеп кенә әйт әле, штаб тирәсендә югарыда әллә синең блатың бармы?—диде Мамак, Хәбировка сорауларның төрлесен ишетергә туры килде, әмма моңа ул ничектер аптырап калды.
— Юк, нинди блат?— дип, ул Мамак йөзенә чекерәеп карады.
— Йә. койрык болгама, мин татарларны хөрмәт итәм, тырыш халык
— Валлаһи, Остап Петрович, нәрсә соң бу?
— Инструктор сине үзе янына эшкә алырга йөри.
— Ниткән инструктор?
— Сөенчалинны беләсең ич инде?
— Бер-ике мәртәбә эш буенча килеп киткән иде
— Шул үзенә ярдәмче итмәкче, барасыңмы?—дип, Мамак кырыс кына тагы Хәбировка карады. Ниһаять, Хәбировның башында төрле уй
лар кузгалып йөгерешә башлады. Шулай да аңа Мамакның төп фикере барып җитми иде әле. Ул һаман мәгънәсез караш белән карады.
— Ничек?
— Ничек әйтсәм шулай...— Мамакның ачуы кузгалганы тавышыннан сизелде. Ул Хәбировны юри белмәмешкә салыша дип уйлый бугай.
— Мин моны аңлап бетермим әле, Остап Петрович,— диде Хәбиров йомшак кына. Мамакның йөзендә ачуы күбәйде, сул кашы маңгаена күтәрелеп урталай сынды.
— Менә иртәгәдән тылгарак, куркынычсызрак урынга күчә аласың. Начальство шулай әйтә Барып җиттеме?— Мамак кызып китүен йомар өчен планшетыннан ниндидер кәгазьләр алып укырга тотынды. Командирның кырыс, төртмәле карашы Хәбировка шунда ук тәэсир итте һәм аның таркау фикерләрен бер төенгә җыйды. Әллә Рифа берәр өстәге начальник аша эш йөрткәнме? Миңа сюрприз ясамакчы булганмы? Әллә Мамак мине сынар өчен әйтәме? Тукта, нәрсә килеп чыга соң әле? Бүген-иртәгә һөҗүмгә барырга торганда гына? Самокат, Хәнҗәров минем бу эшне ничек кабул итәр?
— Остап Петрович, шаяртмыйсызмы?—диде Хәбиров җитди генә
— Шаяртырга — син хатын-кыз түгел лә!—дип, Мамак кәгазьләрен кире куя башлады Хәбировның тамак төере селкенде, сүзен әйтә алмый торды, аннары:
— Шундый моментта ничек мин иптәшләремне калдыра алыйм? Сез бу хакта уйладыгызмы?— диде.
— Мин шул хакта гына уйладым да: китәрме, китмәсме? Ну, брат, ялгышмаганмын, кеше икәнсең!—дип, ул чиксез сөенгән рәвештә урыныннан сикереп торды да Хәбировның беләгеннән тотып алды, күзләренә нур чыкты, йөз сызыклары җылылык белән тулды. Хәбиров та тамагына төер утырганын тойды, йөзен читкәрәк төбәп торып басты.
— Ә бит була кешеләр, җай гына эзләп йөриләр,— дип, Мамак Хәбировның беләген катырак кысты.— Кеше белән кешенең аермасы менә шундый чакта беленә. Ашап-эчеп утырганда түгел!
— Рәхмәт. Остап Петрович!
— Бу һөҗүмнән соң мин сине лейтенант дәрәҗәсенә күтәрәм һәм үземә ярдәмче итеп алам Шунда партия мәсьәләсен дә карарбыз...
— Ышануыгыз өчен мин барысын эшләргә риза, Остап Петрович,— диде Хәбиров ничек рәхмәт укырга белмичә. Партиягә кире әйләнеп кайту —тәмам акланып калу дигән сүз иде, шуңа күрә ул аның иң мөкатдәс эчке бер хыялы, һәм Мамакның сүзендә торачагына һич шикләнмәскә мөмкин...
Менә бит аңа тагы бәхет елмая, һәм ул ачылып китеп, Мамакка үзенең тарихын, ничек бәлагә юлыгуларын сөйләп бирде Бары биредә врач кызы белән очрашуын гына әйтми калдырды. •
— Син көрәшче холыклы,— диде Мамак аның тормышыннан нәтиҗә чыгаргандай.— Ә көрәшчегә авыр була.
Мамак Хәбировның йөрәгендәген әйтте дә бирде. Шуңа күңеле нечкәреп, күзләре юешләнүен сизде ул һәм тизрәк китү ягын карады.
Мамак яныннан чыккач. Хәбиров әле генә, булып алган хәлне тагы бер кат күңеленнән кичерде һәм аркасы буйлап елдырым пешереп узып китте, битенә кызыллык та йөгерде. Ә бит теге форсатны эләктереп, шуңа ябышуым да мөмкин иде. әх, ничек акылы җитте, аһ, ничек җитте! Нинди коточкыч хыянәт булган булыр иде! Ничек акылы җитте?! Үземнең взводым алдында бөтен совет җәмгыятенең абруен кинәт төшерә идем бит! Барча ышанычлары бетә иде. Самокат, Хәнҗәров беравыздан: әнә күрдеңме, һәркем үз җаен гына карый, бәләкәй генә шишкага хәтле шкурасын сакларга тырыша, безгә нәрсә кала инде, диярләр иде.
Бу коточкыч булыр иде. Юк, намусым мине тотып калды. Әх, нинди рәхәт миңа хәзер! Күңелем чиста, җаным тыныч! Моңардан татлырак берни дә юк дөньяда!
Рифа миңа яхшылык эшләргә теләгәндер, бу аның кулы. Әллә Сөен- чалин белән сөйләште микән? Миңа шул хакта әйтеп куярга өлгерә ф алмагандыр инде Алдан искәртеп куйса да ^арарым барыбер шулай а. булыр иде. Син. кызым, моны, бәлки, аңлап та бетермәссең. Юк, мин үзем- | нең нинди намуслы икәнемне күрсәтәсем килми. Бүтән вакытта: башкача ® шартларда мин андый җайны кулдан ычкындырмаган булыр идем, ә хә- “ зер иңхәлиткеч моментта бу һич мөмкин түгел. Минем дә бик яшисем S килә Ә кемнең генә яшисе килми соң? Биредә әнә ничек булып бары- ® сы бер фокуска тупланган бит. мин әгәр ул тәкъдимне кабул итсәм, « моңарчы кан-яшь түгеп яулаган барча казанышларны бер минутта пыч- S ратып җимереп ташлау булыр иде. Сугышта йөргән кешегә мондый мо- ♦ ментлар әз туры килми, шуның өчен сугышта кеше бик тиз сынала дип “ әйтәләр . Аһ. ничек акылым җитте сынатмаска, ничек җитте?! Миңа * рәхәт, иң югары рәхәтлекне кичерәм Бу бер кечкенә җиңүем! Бәлки, ж мине эзләп табар, шулай да мин кечкенә генә булса да җиңү яула- * дым. Яшәүгә тора торган кечкенә генә җиңү... а
...Ниһаять, бер иртәдә һөҗүм башланды. Төнлә тагы әз- генә кыр- * пак кар явып бар җирне ап-ак иткән булган «Катюша»ларның дәһшәт- = ле. беренче залпларыннан соң ук дошман ягы кара корым булды Бу х исә шул төшкә атучы меңләгән пушка, минометларга ориентир хез мәтен үтәде. Снарядлар, миналар дошман окопларының астын-өскә ки-терергә тотындылар Аяк астында җир кыймылдаган кебек булып селкенә һәм үкчәгә нәрсәдер китереп суккан сыман итә иде..
Идрисов үзенең элемтәче разведчиклары белән энпедә иде. Иң башта ул теге Мирхасны күзәткәндә шәйләгән дошман пушкаларына җиде орудиедан өч залп бирде. Берничә пулемет нокталарына атты. Укчы частьларга юл ачылды шикелле иде. Әмма уңдарак урнашкан дүртенче батарея үз бурычын үти алмаган икән әле. Ни булган соң? Менә аларның комбаты, тыны-өне бетеп, энпегә килеп керде. Элемтәләре юкка чыккан икән, ә Әнвәр сузган линия ник бер өзелеп карасын Комбат, чибәр генә йөзле капитан, керешкә телефонга ташланды һәм күзәтелгән цельләрен пушкаларына әйтергә тотынды Байтак маташты ул. Чыгып киткәндә.
— Молодец, элемтәчене бүләкләргә кирәк!— диде. Идрисовка рәхмәтен белдереп Ул гына чыккан иде, алтынчы батарея комбаты килде. Аны шул ук бәла китергән иде. Линияләрен танкмы, машинамы тәгәрмәченә урап алып киткән. Ул да пушкаларына цельләрен кычкырды — кычкырды да: *
— Малайкага рәхмәт!—дип чыгарга ашыкты. Ул Әнвәрне элек тә белә, аны «малайка» дип йөртә иде.
Үз эшенә шундый хуплаулар ишетү Әнвәргә чиксез рәхәт булды. Бар кичергән газаплар бер мәлгә онытылдылар Бу моментта ул үзен, бөтен йөрәге белән, туган Ватанына ниндидер җепләр аша барып тоташкан кебек хис итте Авырлыкларны тагы җиңәргә үзендә көч-куәт артуын сизде...
һавада безнең бомбовозлар, коточкыч гөрелдәп, дошманны дөмбәсләргә үтеп киттеләр
..Хәбиров, үзенең ышанычлы взводы белән, артхәзерлек вакытында ук барып, дошманның беренче траншеясына бәреп керде. Билгеле булганча. нейецлар безнең туплар- атканда арттагы траншея — окопларда посып яталар. Хәбиров фрицларның шул хәйләсеннән файдаланды. Шуңа күрә аның взводында югалту булмады Тик немец үзенең алдануын тиз төшенеп алды һәм якын дистанциягә минометларыннан давыллы ут ачты. Хәбиров «Ятарга!»—дип команда кычкырды да. паника була күрмәсен өчен, сугышчылар яныннан иелеп үтеп йөрде. Кайсының җнл-
кәсенә сукты, кайсына каты сүз әйтте. Әлбәттә, куркуларын җиңәр өчен шулай итми ярамый иде. Беркемнең дә куркуы беленеп тормый, шулай да яңакларында бала йоны кабарганын, мускуллары тартышканын күрергә була Кайсы курыкмас өчен иң яхшы әмәл тапкан — нәрсәдер эшли, йә атарга әзерләнә, йә немец автоматын табып алып, шуның белән мәшәләнә. Хәбиров моны үзеннән белә, ниндидер эш белән әвәрә булсаң, куркуны уйламыйсың...
Безнең самолетлар өстәң пике белән ^өшеп немецларга бик каты граната сибеп киттеләр, һәм моның файдасы шунда ук сизелде. Кинәт аларның активлыгы кимеде. Үз ояларыннан сирәк кенә аткалап яталар. Ләкин икенче бәла килеп чыкты. Безнең туплар немец танкларына бик каты ут ачканнар иде. Ә танклар белән дошман пехотасы арасында калган егетләр тирәсендә тупларның кайбер ядрәләре килеп ярыл- галый башлады. Шуңардан берничә сугышчы һәлак булды. Ләкин берни эшләр хәл юк иде. Аның каравы артта яндырылган <тигр»лардан күтәрелгән болыттай аксыл төтен күңелләрне сөендерде.
Өйлә җитәрәк ике якның да уты сүрелүен сизәргә була иде. Хәбиров шул минутта ничектер үзе турында уйлап куйды Менә көрчеккә килеп җителде ахры, якты дөнья йөзен кабат күреп булырмы, юкмы? Тиздән атакага күтәреләчәкбез. Әйе, гомер бик тиз үтеп китте, бер ишегеннән кердем, инде менә икенче ишектән чыгарга барам. Түрендә утырып, хозурлык кылырга вакыт тимәде. Ах, нинди татлы икән бу якты дөнья! Эш. мәшәкать куып, кичәге кәкрене бүген төзәтәм дип йөреп, берни татый алмый каласың. Ни генә булса да. тормышта мин уңышсыз кеше булмадым. Колхоз төзегәндә җиңү сөенече белән рәхәтләнгән чаклар истә. Ләкин бу җиңүләрдә власть көче иде, без аны шәхси җиңү итеп кабул иттек. Бу һәр кешедәге эгоизм булгандыр. Тик шәхси рәхәтлекләрем дә булды Рифа кызымның үзем кебек яшьтән үк бер кыйбласы булу миңа чиксез бәхет бирде. Менә хәзер әйтә алам, мин аны дөрес тәрбияләгәнмен, иркәләп бозмаганмын. Кызымның шулай кеше арасында абруйлы, горурлыгына гугры булуын биредә үз күзләрем белән күрү бик сирәк бәхет ул... Нишләп бу шулай килеп чыкты? Башта фронт язмышым гел кирегә барган иде, аннары бара торгач барысы да яхшыга булып чыкты. Тормыш миңа җитәрлек бирде дә һәм миннән тиешенчә алды да шикелле.
Безнең гаубица туплары ата башлады. Аларның снарядлары очканда күренеп киткәли... Шунда ук Мамактан кеше килде, ул атакага әзерләнергә боерган иде. Хәбиров тагы, сугышчыларын дәртләндереп, окоптан окопка кычкырып узды. Шуңа өстәгән кебек «Катюша»ларнын утлары озын-озын тасма булып немецлар өстенә сузылды. Самолетлар да алар үрмәлисе биеклек тубәсен теттеләр. Биеклекнең теге ягында шәһәрчек, биеклекне алсаң, дөнья безнеке булачак, дип уйлады Хәбиров. Немец та, сизенеп, бик каты ут белән җавап кайтара. Бигрәк тә алты көпшәле минометына чыдар хәл юк. Үлгән солдатларның кәгазь- документларын Хәбировка китерә торалар. Бар кесәләре бумажник, янчык ише нәрсәләр белән тулды, һәрберсенең өенә, әти-әнисенә, туганнарына, хатыннарына хат язарга кирәк. Менә шул каһәр суккан түбәне генә алыйк, аннары безнең эш худка китәчәк...
Яшеренгән җирдән утыз дүртле танклар килеп чыктылар. Хәбиров сугышчылары белән шуларга иярде Дүрт йөз метр араны ничек үткәнлекләрен дә сизмәделәр. Алар түбәгә барып җиткәндә немецлар чигенү ягына элдерә иде. Танклар һәм сугышчылар, чигенүче фрицлар җилкәсенә атланып дигәндәй, шәһәрчеккә барып керделәр... Сирәк урманлык эчендә икешәр катлы таш йортлар күренде. Бер асфальт җәйгән урамны шәһәрчекнең үзәге дип уйларга мөмкин иде. Урамнын теге башында зур гына мәйдан бар, ә мәйдан бер урманга тоташкан икән Биредәге шәһәрләр буенча фикер йөрткәндә, бу парк булса кирәк.
Мәйданның бер ягында костел булырга тиеш. Кызыл кирпечтән сыр лап-матурлап салынган зур бина Тәрәзәләре бик зурлар һәм витражлы
Танклар артыннан чапкан чакта шулар Хәбнровның күзенә Салынып киттеләр Машиналар кызу бара иде, сугышчылар бераз артка кала башладылар. Инде шәһәрчекнең икенче ягы да шәйләнә иде шикелле. Бер йорттан аткан пулемет уты безнекеләрне җиргә аварга мәҗбүр ♦ итте. Хәбиров асфальт юлның уң канавына ятты. Йөгерүдән эченә кату ® чыккан, сүзен әйтә алмый, көчкә тын алып, хәл җыя Шул арада кем- « дер яраланды. Ул санитарны дәшеп кычкыра, сүгенә башлады. Ләкин | немец бик каты атарга тотынды һәм яралы тынып калды. Хәбиров шул g мәлдә генә үзеннән берничә адым алда безнең танкны күреп алды. Ул = яндырылган иде бугай, әз генә төтәп тора иде. Ә чылбырлы тәгәрмәче ш кырыенда бер танкист гәүдәсе ята, ул да янып, күмергә әйләнгән бул- ” са кирәк, нәкъ янып бетмәгән кисәү кебек иде. Танкны фауст-патрон “ белән яндырганнар икәнен шуннан соң гына аңлап алды *
Юк. бу юл буенча алга үтеп булмаячак, дигән карарга килде Хә- ° биров һәм якындагы ике катлы таш йорт артына керергә боерык бирде. < Атыш тыну белән үзе дә шунда шуышып китте. s
Өй артында ышык иде. Хәбиров исән калган солдатларын барла- * ды, әмма һич тоткарланырга ярамый иде. Өйне уратып үткәндә агач- г лар арасыннан йөгерүче зәңгәр шинельләрне күреп алдылар һәм ата- * ата шулар артыннан чаптылар Сул флангтан көчле «ура» тавышы * яңгырады Уңдагылар да аларга кушылды, берьюлы күңелле булып китте. Агачларга бәрелә-сугыла чаптылар Хәбиров кинәт аягы тайган кебек, бер якка янтаеп, җиргә авып төште. Аны кемдер төртеп җибәргән шикелле будды, ләкин якында берәү дә юк иде. Хәбиров муены буйлап, аркасын пешерә-пешерә, кайнар нәрсә ага башлаганын тойды һәм яраланганын белде. Ул кулларына таянып тормакчы булды, тик шунда көч килеп, күз аллары томаланды, бар нәрсә аның алдыннан каядыр шуып китте Ул гаҗәп төш күрә башлады «Әллә өнме бу?»—дип, аңының бер кырые шикләнеп куя иде. Аңардан кемдер сорау ала иде
— Әйдә әйтеп кал,— диде ниндидер хөкемдар таныш тавыш белән.— Син кемнәргәдер комачаулагансыңдыр, хәзер алар иркенләп калырлар, үлеп яхшы гына итәсең, ягъни дошманнарыңа әйбәт булачак! Ник алар сине күрәлмәделәр, ә?
— Белмим. Артык туры сүзле булгангадыр инде
— Кемнәр сатты сине, беләсеңме.
— Мәүлиев, Азлай-
— Ни өчен?
— Мине үзләреннән узар дип курыкканга күрә. Көнчелек яман итә кешене, нәфес...
— Үзең донослар язгансыңдыр әле?
— Юк, мин бары гаделлекне генә якладым. Шул исә иптәшләргә ошамады Мине карьерист кеше дип белделәр һәм читкә тибәрделәр
— Тагы ни борчый сине.
— Мин Гөсләев белән бик дус идем, ул минем серләремне алды да Мәүлиев, Азлай ягына чыкты. Миңа бары шунысы гына жәл, Гөсләевне бик ярата идем, хәзер дә яратам
— Ярар, хәзер аларга киртә булмассың инде, чөнки үлгән кешедән дә әйбәт кеше юк. —Хөкемдарның таныш авазы шул төштә ишетелми башлады һәм үзенең барлыгы-юклыгы да беленмәде. Нәрсә булды соң бу?
Хәбиров, аңын җуеп, озак ятты. Куе агачлар арасыннан аны таба алмаганнардыр инде.
Ниндидер ачы ыңгырашу тавышына ул аңына килде, башын күтәрде. Башы чуен кебек авыр, үзенеке түгел кебек тойды. Күзләрен ачса, ни күрсен, якында гына кемдер газапланып ята Яралыдыр
Ыңгырашу авазы йөрәккә төшәрлек иде. Хәбиров торырга итте, юк, бул- дыралмады, лапылдап ауды Үлем авазы никадәр нык тәэсир итә дип уйлады һәм шул авазга таба шуышты Күзләре караңгыга ияләнгән, ачык күрә иде Хәбиров шаккатты ыңгыраша торган зат фриц икән, канга батып ята Ул Хәбировтан һич курыкмады: комрад, комрад!— дип ярдәм сорарга тотынды. Хәл эчендә икән. Ике аягы да өзелгән шикелле. белеп тә булырлык түгел, киеме белән кан бергә укмашып беткән. Хәбировка ничектер жәл булып китте, барыбер үлә инде бу дип, үзенең пакетын сүтеп, тегенең яраларын бәйләштергән итте. Теге рәхмәт укый, са- таша-ыңгыраша. үзеннән сарымсак исе аңкып тора иде. Бай немецлардан кыйбатлы хушбуй исе килә иде, димәк, бу ярлы-гидай токымыннан дигән уй Хәбировның миендә борынлады Үзенең көчен сынап карамакчы булып, Хәбиров тагы торып басарга итеп карады Дүртаяклап йөрмәкче булып кулларына таянды, ләкин тагы лапылдап җиргә ауды Тегенең икенче аягына бинт урарга кереште Хәбиров бер мәлне кулының көче беткәнен һәм күз алды томаланып калганын сизде. Бер кулы бинт белән немец аягы астына керде дә, тартып чыгара гына алмый бит Аңа көч килде, ахры, ул тагы аңын җуйды, башы каерылып, агач төбенә төште һәм тынып калды.
Немецча сөйләшкән тавышка ул тагы, аңына килеп, күзләрен ачты. ике терсәгенә таянып күтәрелмәкче булды Шушы хәрәкәте искәрмәстән аны һәлак итте Эш шунда, аңардан берничә адымда зәңгәр шинельле ике фриц басып тора иде. Хәбиров берни дә аңламады, алар теге немецны алырга килгәннәр Менә яралыны икесе ике култыгыннан күтәрделәр дә алып китәргә җыендылар Ә яралы немец нәрсәдер сөйләнә, Хәбиров өстенә төртеп күрсәтә. Ул мине бәйләде, аны да бәйлә-гез. дигән кыяфәттә сөйләнә. Ләкин фрицларның берсе аңа автомат тоттырды һәм Хәбировка атарга боерды
— Шлиссен, шлиссен!—дип, кыҗраган тавыш белән әйтте
— Наен! Наен! — дип, уфылдады яралы һәм автоматын җиргә атып бәрде Шунда ук тегеләр яралыны кулларыннан төшерделәр. Яралы нәрсә эшлиләр болар, дип гаҗәпсенеп торганда, бер ач яңаклы, озын борынлы фриц автоматны алды да Хәбиров өстенә очередь бирде. аннары көпшәсен яралы немецка төбәп, тәтесенә басты, һәм китеп барган иптәше артыннан йөгерде.
Ату тавышына килеп, Хәбировны табып алдылар, ул үлгән иде инде Ничектер рәхәтләнеп йоклап киткәндәй ята иде.
13
һөҗүм уңышлы гына булды Кечкенә генә булса да бер шәһәрчек азат ителде Немецның үтә зәһәрләнеп каршы торуын исәпләгәндә, бу аз түгел иде Моңа да командованиенең бик нык уйлап эш итүе аркасында ирешелде. Мәсәлән, немецлар күз алдында танклар һәм сугыш техникасы алгы сызыкның бер урынына күчерелде. Немецлар, билгеле, чамалап алдылар, димәк, һөҗүм шул төштән булачак икән һәм үзләренең дә көчләрен карщы торыр өчен шунда тупладылар. Әмма безнең һөҗүм һич көтелмәгән бүтән җирдән башланды Шундый хәйлә белән генә дошман оборонасын өзәргә мөмкин иде. Ул. әлбәттә, шәһәрне калдырып чыгуы белән һич килешмәячәк, контратака ясаячак. Бу ихтн- малны алдан күреп, командование оборонаны көчле туплар, минометлар белән ныгытты.
Тупчылар төнлә азат ителгән җиргә, яңа позициягә барып урнаштылар Дөм караңгыда тирә-юньне күреп булмаса да, немец ракеталары яктысында моның урман буе һәм арырак сөзәк үр менеп киткәне шәиләнелә иде Пушкаларны шул тоташ боз белән капланган үргә куйдылар, лом, кәйләләр чыгарып, туң җирне чаба башладылар
Шунда ук алгы сызык окопларындагы пехота часте белән элемтәгә керергә кирәк иде Тимер кагыйдә шулай. Тафтилов бу эшне әле өченче көн генә пополнениегә килгән яшь бер лейтенантка тапшырды, аның белән барырга Әнвәргә кушты
Киттеләр Куе караңгы төн Немец авыр туплардан бертуктаусыз атып тора Снарядлар кай тарафтанрак килгәнен, кай төштә шартлавын * һич абайлап булмый, шуңа күрә сукыр кеше кебек барасың, саклана да ? алмыйсың Бик кыен бу берни күрми бару. Ләкин барырга кирәк Ба- J рысын, тәҗрибәле солдаттай, язмышка тапшырып, үлем күзенә атлый * бирәсең. Әле бер якка, әле икенче якка сугылып, капшанып дигәндәй эз- § ли торгач, ниһаять, төн урталарында кирәкле частьны таптылар. Пе- ® хотачылар немецтан калган бер-ике блиндажга мичкәдәге селедкалар- х дай шыпланып тулганнар иде. Энә төртер җир юк. Солдатлар чиратлап g туң җир чабалар да кереп авалар Көне буе элемтәне төзек тоту өчен чаба- * чаба, Әнвәр эттәй арыган иде, черем итәргә юл буе хыялланып килде, “ әз генә ял итсә, башы ачылып китәр, тәне җиңеләер. Таң атканда элем- ° тә сузарга ансат булыр Ничә катушка кабель китәр икән? Юлны бер дә * чамалап булмады, мать якасын. <
Әнвәр, солдатлар арасына кысылып ятты да йокыга китә башла- * ды. Ләкин бераздан лейтенант аның янына килеп басты, Әнвәрне төрт- < кәләп уятты һәм батареягә кайтып китәргә кушты
Әнвәр аңгы-миңге килеш дөм караңгыга чыкты Кай тарафка ат- х лап китәргә белмичә озак кына зиһенен җыеп, немец ракеталарын күзәтеп торды. «Нигә кайтырга кушты икән, минем анда кирәгем юк бит?» — дип. ачынып уйланды ул. Ләкин приказ тикшерелми, үтәлә генә Әнвәр, җанын учына тотып дигәндәй, тәвәккәлләп китте. Ни булса шул. һәр адымы упкын эченә атлагандай тоела иде Шулай да куркынычка да өй-рәнәсең, күнегәсең Ул шактый кызу бара башлады Бервакыт кинәт: «Туганнар, коткарыгыз!» — дигән көчсез тавыш аны туктатты Шомлы караңгылык эченнән килгән өметсез ыңгырашу йөрәген телеп-телеп алды Ниндидер бер бәхетсезе минага эләгеп шартлаган, Әнвәр аңа ярдәм итеп булмавы хакында әрнеп уйланды Хәзер аның янына барсаң, үзең дә минага эләгеп шартлаячаксың, бу көн кебек ачык нәрсә Шуңа бу бичара яктырганчы ятачак әле, әгәр шуңарчы дөнья куймаса
Әнвәр килгән төштән кире чапты, гүя аны моннан йөрәккә тия торган ялвару тавышы куа иде Ракета яктысыннан юлны чамалап, ул тагы алга таба барды да барды, нәкъ ике күзне бәйләп, сукыр тәкәле уйнагандагы кебек. Шул чак кыр уртасындагы бер лапас йнына килеп чыкты ул. Килгәндә бу каралтыны ракета яктысында чамалаган иде. Әнвәр шундый сөенде, шатлыктан күзләренә яшь килде. Шулай булмый ни, бу — билгесез җирдә минага эләгеп шартлаудан котылу дигән сүз иде. Әнвәр лапас стенасына сөялеп ял итәргә утырды Чаба-чаба эчен чәнчү алып, һич атларга ирек бирми башлаган иде. Тик берике минут үтүгә үк авыр снаряд выжылдавын ишетте һәм шунда ук каты шартлау баш түбәсенә күсәк белән суккан кебек итте. Муен сөяге сынгандай чәнчеп авыртты Колагын ниндидер кайнар сыекча пешереп алды Снаряд лапасның икенче ягында гына шартлап, Әнвәрне контузияләп ташлаган иде. Ул башын селкеп-селкеп карады, анысы тәмам тонган, авыраеп, түмәр кебек булган, шулай да биредә озак юа- нырга ярамавын зиһене кисәтте аңа һәм ул, торып, бар көченә алга таба йөгерде Хәзер батарея ерак булмаска тиеш
Урман эчендә торган бөркәүле студебеккерларны барып тапканда, әз генә яктыра башлаган иде Машиналар янында бернинди сак юк, барысы да йоклыйлар. Әнвәрне бу хәл шомландырып куйды Шулай да кыйнап ташланган кебек арыганлыктан кузовка менеп авудан бүтәнне эшли алмады. ,
Яткач та колагы энә кебек чәнчи башлады. Ул анда укмашып каткан канны бармагы белән тырнаштырды, ләкин бар санын-гәүдәсен йо
кы басты. Бераздан аны Мөслимов килеп уятты. Тафтилов чакырта икән. Инде яктырган, бар тарафлар ачык күренә иде Тафтилов блиндажына таба атлаганда бер күренеш Әнвәрне аптырашта калдырды: пушкалар кырда тырпаеп торалар, ә сугышчылар урманда күренәләр Пушкалар белән урман арасында булган тар гына җирне немец пулеметы үтәли атып тора Сул флангтан, тыл ягыннанрак ата Нәрсә бу? Нишләп болай? Әнә ниндидер атлы тупчылар кырга таба бармакчы булганнар иде, өч ат шунда ук гөрселдәп җиргә барып төште. Бер җайдак та, яраланып, кычкырырга тотынды. Чынлап та. нинди хәл бу? Нигә ул пулеметны туптан атып тончыктырмыйлар? Ләкин Тафтилов шундый тыныч, ышанычлы кыяфәттә иде. Әнвәрнең эченә җылы керде. Димәк, шөбһәләнерлек берни дә юк икән. Ә пулеметның атканы блиндажга ишетелеп тора Тафтилов Әнвәргә хәзер ни эшләргә кирәген аңлатты:
— Алтынчы батареяга бар, аннан бер элемтәче һәм кабель алып алгы сызыкка элемтә сузыгыз! Шул!.
Әнвәр, блиндаждан чыкканда, бу сәер приказның артында ни ятканын үз-үзенә аңлатырга тырышты: батарея командирлары үлгән иде, димәк, вакытлыча безнең командирлар аларга җитәкчелек итә, шуңа күрә ике батареяга бер линия сузыла...
Алтынчы батарея теге лапас тирәсендәрәк икән, анда барыр өчен бу үтәли атыла торган «коридор» аша чыгарга кирәк иде. Әнвәр урман кырыена килеп, бер нарат кәүсәсе артына посты да пулемет утын күзәтеп тора башлады Уң флангтанрак берничә солдат иелгән килеш, уктай атылып, коридорны уздылар, тик берсенең кулы яраланды шикелле. Әнвәр ату интервалын чамалап торды һәм бер тыныч моменттан файдаланып, алга ыргылды, нибары 20—30 метр араны үтәргә кирәк иде. Тик өч-дүрт адым атлауга, биленә күсәк- белән бик каты китереп суккан кебек булды, ул. аягы өстендә тора алмыйча, җиргә мәтәлеп барып төште. Күз алды кинәт кап-караңгы булып торды. Егылган җирдән ул үзенең җыелып торган бозлы суда ятканлыгын тәне өшүдән искәреп алды. Төнлә яңгыр яуган иде Миендә кыймылдаган иң соңгы уй шул булды, аннары аңын ниндидер кара пәрдә япкандай итте Берни белмәде, сизмәде Аны көне буе ут эченнән ала алмадылар. Пулемет өзлексез атып торды Кичкә кинәт салкынайтты Әнвәр киемнәре ниләре белән бозга ябышып каткан иде. аны көчкә кубарып алдылар Әле җаны чыгып җитмәгәнен күреп, машина белән санбатка озаттылар
Ә тагы бер көннән тупчыларга бу каһәр суккан позициядән икенче эшелонга чьи арга приказ килде. Бу үзенә күрә бәхет иде. Чөнки солдатларның безне көнчыгышка җибәрәләр икән дигән юрауларына туры килгән кебек булды Тик Әнвәргә аны күрергә насыйп булмады
Тупчы дивизион батареялары төнлә алгы сызыктан чыгып, әлеге азат ителгән, немецча исеме бер төрле, латышча — икенче төрле, ә русча бөтенләй башкача булган шәһәрчек тирәсендә урнаштылар Бишенче батарея гына ни өчендер шәһәр уртасындагы зур парк янына куелды Бу бик җыйнак, пөхтә һәм матур шәһәрдә немец бароннары соңгы вакытларга чаклы аерым дәүләт булып яшәгән, диләр Үз гербы, үз пичәте. үз флагы булган, имеш? Бары 39—40 нчы елларда гына латышларга рушылган, ди Шуңа күрә биредә немецлар күп икән әле. Чигенгән фрицларның шәһәргә авыр туплардан атмавы, җимертмәве дә фа разның дөреслеген раслый кебек иде.
Ординарецлар Гунар һәм Зангир штаб өчен бер зур гына таш бина таптылар Бүлмәләр күп һәм җиһазлы булу өстенә, ванналары да эшли иде Мостафин зур гына бер эчке бүлмәгә телефоннар куйдырды, алдагысына Гунар урнашты. Асоев та үзенә аерым ходлы бүлмә сайлаган иде.
Бу шартлар Мостафинның Зитта хакында уйларын ешайтып һәм өметләндереп җибәрде «Нигә аны бирегә алып килмәскә?» — дип, бик
тәвәккәл фикер йөртте ул I унарны мотосы белән җибәрергә дә Зитта- ны алып килергә?’ Эшнең соңында уйлый торган кеше буларак, Моста- фин бу хакта иң элек әлеге дусты Баграковка сүз катты Теге исә Мостафинның бу гамәлен хупламады. Хәлләр ачыклана төшсен әле, сабыр ит, диде дә бетерде Тавышында ниндидер әйтергә ярамаган сер, борчулы мәгънә ишетелеп калды. Тагы нәрсә бар икән инде? Юк, бары- * бер берсекөннәргә Гунарны Зитта янына җибәрәм, бераз азык-төлек | юнәтеп булса, шуны илтеп кайтыр
Кичен өстәл артында утырган килеш, әнисеннән килгән хатны ач- х канда, Мостафинның йөрәге дерт итеп сискәнеп китте Хатта таныш тү- “ гел язу күренде. Укыган саен күзләре яшь белән томаланды. «Лейте- ♦ нант Мөнир Мостафин Польша җирендә билгесез биеклеккә һәлак бул- “ ды...» Бүтән сүзләрне укый алмады, күзе берни күрми, бармаклары кал- ° тырый иде. Ул күзләрен учы белән каплады, икенче кулы белән башын кочаклап, өстәлгә салды да катып калды Телефон шалтырауларын да < ишетмәде. Әйтерсең лә, аның бер кулын снаряд ярчыгы өзеп китте дә, * кан чәптереп ага һәм бәйләргә көч тә, әмәл дә юк иде. Бары йөрәк- < не мең энә белән чәнчегән авырту, сызлану гына бар £
Эш белән кергән Асоев аны шул кыяфәтендә күреп, аптырап китте * һәм каршына килеп басты
— Ни булды? Нишләдең?— дип төпченде Мостафин күзеннән учын алды. Асоев, куркып, тагы нәрсәдер төпченеп маташты Чынлап та Мостафинның чырае коточкыч иде. Үзе бер сүз әйтә алмый, иреннәре кый- мыл-кыймыл килә, эчтән нидер мыгырдана, ә бер сүзен аңлап булмый иде. Асоев, врач чакырырга итеп, телефонга тотынды, әмма Мостафин, аның беләгеннән бик каты эләктереп, кысты Асоев аңа төбәлеп карады да нәрсәдер аңлаган кебек булды. Трубканы кире куйды. Мостафин урындыгыннан торды, күрми торган караш белән карады, бугаз төере селкенде, ул нидер әйтмәкче була, ләкин сүзләрен эчкә йота шикелле иде. Асоев аны беләгеннән култыклап, үз бүлмәсенә алып керде.
• — Даут, сиңа ни булды?— диде пышылдаган тавыш белән. Мостафин
сорауны ишетмәгән кебек итте, аннары гаепле кешедәй ирен очлары белән генә елмайды да кулын селтәде
Бик озак шулай утырганнан соң гына Мостафинга аек уйлары кайтты Үзе белән ни булганын ул барыбер Асоевка әйтмәде. Моңа тегенең күңеле бераз тырналды тырналуын, комдивта тулы ышаныч казана алмавына кимсенгән сыман тавыш белән сүз башлады.
— Частьны, мөгаен, Владивостокка җибәрерләр,— диде, авыр гына көрсенеп — Бәлки мәңгегә аерылырга туры килер?
— Ихтимал,— дип кенә куйды Мостафин үзенекен уйлаган кыяфәттә. Аерылуга бернинди әһәмият бирмәве тагы Асоевның күңеленә барып тиде.
— Син мине нигәдер өнәмисен, Даут, ә?— дип, аңа кистереп карады Бу фикер Мостафинны уятып җибәргән кебек итте, аның күзләре тиз- тиз йөренде, кашлары фикер туплагандай җыерылды, чыраенда гәптәшенә игътибар итү билгеләре чагылды.
— Нигә алай дип әйтәсең?—диде ул, тагы да сөйкемлеләнеп
— Миңа майор дәрәҗәсе бирүне якламагансың?
— Ничек якламыйм? Кәгазьне кем язды?
— Син анысы. Үтмәсен белеп язгансың,— диде Асоев, күзен дә йоммыйча.
— Юк. Өстәгеләр безгә доложить итмиләр бит, ә киресенчә
— Соң, алайса, хикмәт нәрсәдә?
— Үзең беләсеңдер инде, Николай Петрович
— Юк, чынын гына әйт әле?
— Элек хезмәт иткән җиреңдә дошманнарың сине онытмаганнар, шулар...
— Дөрес түгел, ышанмыйм,— дип, Асоев тирләгән маңгаен кулъяулыгы белән сөртергә тотынды.
— Бер яман атың чыкса, тиз генә бетми ул. Үлгәч тә кала, ди яман ат...
— Анысына ышанам.
— Күзгә күренмәс фәрештәләр безнең гөнаһларны санап торалар ди бит.
— Кемнәрнекен саныйлар, кемнәрнекен юк,— диде Асоев, мәгънәле генә итеп.
— Анысы инде безгә бәйләнмәгән.
— Юк, бәйләнгән. Даут, бәйләнгән,— дип. Асоев башына килгән фикерләрен, кызара төшеп, тезде генә.— Өстәгеләрнең бер-бер гаделсез эшен кеше күрә дә: безгә ни, әнә начальник үзе дә фәрештә түгел дип, дилбегәдән ычкына. Менә кайда бәланең башы...
Үзенең рәтле адәм икәнен Мостафинга җиткерәсе һәм аны шуңа ышандырасы килә иде. Чөнки асылда бит Асоев үзенең фигыле белән бозык кеше түгел, Мостафин шуны һаман танымый микәнни?
— Аерылабыз, Даут, аерылабыз,— диде Асоев, авыр сулап.
— Әллә бүтән частька күчәсеңме?— диде Мостафин Аңа аерылу бер тиенгә дә тормагандай җиңел булыр кебек тоела иде. Асоев, уфтанып, сүзне яхшы эшләргә, онытылмас дусларга борырга өмет иткән иде, ләкин Мостафин аны үзенчә аңлады Шуңа күрә ул, кәефе кырылгандай*
— Анысы да булыр,— дип кенә куйды
— Синең блат зур инде. Тик синдәй үткен тәэминатчыны мин бүтән таба алмам.
— һа, кемгә кирәк ул?!— диде Асоев үзен кимсетү рәвешендә, ләкин мактау өметләнеп. Ләкин Мостафин аның уңганлыгын, шәп эшләр башкаруы турында авыз ачмады. Телефонга чакырып, ишек шакуга, моннан чыгуына сөенгәндәй, кызу-кызу атлап китте. Әх, чын күңелдән сөйләшү барып чыкмады, дип ачынды Асоев үзе генә калгач. Аңламыйлар мине, кемгә булса да ярдәм итмичә, нәрсәне булса да көрәшеп алмыйча, кирәкле әйберне дию башы астыннан булса да тапмыйча яши алмыйм мин Ул үзен аңламауларына, бәяләмәүләренә кимсенгән кыяфәт белән ишекле-түрле йөрергә тотынды
Төнлә юка гына җепшек кар явып киткән. Көн суык түгел, монда диңгез сулышы сизелә иде. Ләкин пушка лафетына утырып, сугышчыларга матчасть өйрәтүче Идрисов бик өши. эчендә һич җылы тормый. һаман шул төзәлеп бетмәгән балтыр сөяге эчтән сыкрый, туңа һәм бөтен тәненә шуннан суык тарала Әллә өйлә вакытында аракы эчеп карыйсы инде, дип уйлый ул, аркасына үрмәләп кымырҗыткан салкыннан бөрешеп Юк. ярамас, исе килсә, сугышчылардан яхшы түгел Ярар инде, тагы аспирин гына кабарга туры килер, ахрысы.
Идрисов яңа килгән солдатларны бик җентекләп сынап утыра Ана бик мөһим нәрсәне хәл итәргә кирәк: пушкага кемне кем итеп билгеләргә? Төзәүче үткен, зиһене тиз йөри торган кеше булырга тиеш Ләкин артык каудар да булмасын. Каршыга танк килгәндә, салкын кан белән эш итсен, аек акылын җуймасын. Сынаганы бар, нервылы. чәүчәләк кешеләр каушап калучан. Иң кискен моментта пушка янындагы ике кешенең берсе куркып калмасын, өч-дүрт минутка гына, чирканчык алганчы гына Шул моментны нормаль үтсә, аннары ул үзен- үзе кулга ала һәм эшне бозмый инде. Бәрелештә җиңеп чыгу әнә шундый кечкенә психологик сыйфатлардан барлыкка килә.
Парк кырыендагы йорттан яланөс, яланбаш кәе бер солдат йөге- pen килде (Тафтилов ординарецы икән) һәм Идрисовны телефонга чакыралар дип. алып кереп китте.
Сугышчылар шунда ук бәйдән ычкынган шикелле шаулашырга, тәмәке тартырга, йөренергә тотындылар. Бигрәк тә һөҗүмнән исән ка- ф лып чыккан солдатларның кәефе күтәренке. Алар инде үзләрен үлем ». авызыннан ычкынган исәплиләр. Папирос кабып, аны иреннәреннән ал- | мыйча гына сөйләшәләр. Частьны Владивостокка озатачаклар, дип нык ® ышаналар Анда әле сугыш буламы, юкмы анысы суга сәнәк белән £ язылган Балта чапканчы түмгәк ял итә. Күбесе туган яклар аша узып 5 булмасмы, бик бәхет ачылса, берәр таныш та очрап куюы бар. дип ф хыяллана иде. ' х
Кайсы юлдан алып китәрләр икән?— дип, кызып-кызып бәхәс- S ләшәләр *
Төньяк юлдан, билгеле. Казаннан...— ди берсе, бик белгән кебек “ итеп. ч
— Юк.— ди икенчесе, үз ягын каерып.— Рузаевка аша үтәчәк эше- г лон. Менә күрерсез... <
Сүз шушы юллар белән бәйләнгән нәрсәләргә күчә. Кайсыдыр үз < станциясеннән үтүгә бик нык ышанып, калдырырга күчтәнәч әзерләве ° белән мактанып алып, кесәдән фоторәсемнәр, хатлар чыга. Үкенечле « истәлекләр, искә төшерүләр, уфтанулар, сызланулар килеп кушыла Моңарчы үз эченә генә йомылып, сүзгә-өнгә катнашмаучы Мөслимовның да теле ачылган. Чөнки хәзер үлем куркынычы узган, сагаеп, шүрләп ма-ташуның кирәге калмаган. Ул үзен яңа килгәннәр алдында чослыгы белән үлемнәрне жиңеп чыккан үткен батыр итеп күрсәтәсе килә. Сугышта миңа гел җай килеп кенә торды, ә аңа чаклы бәхетем булмаган иде. дип сөйләнә ул. Иң элек өйләнгәч тә хатыным бетмәс бер чиргә сабышты. Тәне салкын, куены суык булды. Хатынның назы булмаса, ара да салкыная, өзелә башлый иЛән. Әмма, аның каравы балдыз шәп иде. Ул күкрәкләр, ул бил-сын! Үзе утның да уты. Әз генә тиеп китсәң дә пешереп ала. шуны һич оныта алмыйм. Хәзер апасы яман чир белән авырып ята. ә ул: сине генә үлеп яратам дип. миңа хатлар яудыра. Әллә үз хәле мөшкел булуын сизеп, апасы куштымы икән. дим. Юк. булмас, чирләшкә булса да, хатын бик зәһәр нәрсә иде. андый мәрхәмәтлек күрсәтмәс. Әлифә аңардан качырып кына язадыр. Мин башта ук сине генә сөйдем, дип сайрый наян кыз Апаның юлын гына кисәсем килмәде, ә теләсәм кисә идем, ди шилма. Булдырыр иде ул яшен уты. анысына ышанам. Хәзер инде, апасы кеше булырлык булмагач, ачыктан- ачык яза Яратам, син — минеке!—ди. Аһ. сез аның үзен күрсәгез, һуштан язар идегез!
— Ике умарта балын ашап яткансыңдыр әле син карун аю, юкка шулай үлеп яратмас!—диләр сугышчылар. Мөслимовны үртәп
— Юк,— ди Мөслимов, кулын селтәп.— Әлифә ул якка каты булды, юк! -
— Нәфесеңне сузып карагансың икән, имансыз,— дип. сугышчылар шаркылдыйлар гына Мөслимов мәгънәле генә елмая һәм. куеныннан Әлифәнең фоторәсемен алып, иптәшләренә суза. Рәсемдә киң маңгай, матур гына кашлар, ихтыярлы, ягымлы гына бит-ияк һәм очкынланып торган зур күзләр — Әйе. бу кыз үз дигәнен булдырыр Сөйкемлелеге бар. егетләрнең күзен үзендә туктатырлык бу.
— Моңа йә лейтенант, йә капитан кирәк, ә син? — дип төрттереп куйды бер шаяны — Синнән бау гына ишәр ул ..
— Юк. иштермәбез анысы.— диде Мөслимов. тамагын киереп, жи- ңүче кыяфәтендә
— Теге мускулы белән ул. бәлки, майордыр, син каян беләсең? — дип. кистерә икенче бер шаяны. Моның мәгънәсен аңлап, барысы да
шаркылдап җибәрәләр Кешегә көләргә генә булсын. Үзенең рядовой һәм бер медале дә булмавына Мөслимовнын кәефе китә. Ул болар яныннан бер читкәрәк китеп, эчтән генә балдызын күз алдына китереп, уйланып йөри башлый. Димәк, хатын үлә, Әлифә миңа була. Хәзер аны миннән беркем дә тартып ала алмый инде Әгәр Зөя станцасы аша узсак, телеграмманы ничек сугарга икән? — дип, ул рәхәт уйларга чума, эчтән генә бәйрәм итә..
Гунар шәһәрдән Зиттаны таба алмыйча кайтты Квартиралары бикле, ә яңа күршеләренең аларны бөтенләй күргәннәре юк икән Нәрсә булган аларга? Абыйсы утарына кайтып киттеләр микәнни? Алай булса, Зитта хәбәр бирергә тиеш иде. Соңгы очрашуда ул сәер генә елмаеп: сиңа әйтәсе бик мөһим серләрем бар, болай әйтергә оялам, хатка язармын яме, дип әйтеп ташлаган иде. Нинди сер булгандыр инде ул? Тик бу югалу тикмәгә генә түгел. Нәрсәдер булган булса кирәк. Әллә хуторга барып килергәме? Ләкин ничек чыгып китәсең, бер минут юк булып торсаң, бар яктан эзләтәләр. Эш күп Полк командиры Кимбр да ни өчендер караңгы чырай белән йөри Берәр күңелсезлек килеп чыккандыр Янына гозер белән барып булырлык түгел Әх, хәзер Зитта булса, җан сызлаулары, авыр уйларның башны айкый-айкый авырттыруы бу чаклы ук читен булмас иде. Юк, булмас иде..
Шулай эчтән әрнеп, бер мәлгә гаҗиз булып, үз көчсезлегенә үзе ачуы кузгалып утырганда, баскыч төбенә яшел «виллис» килеп туктады. Берәр начальник, ахрысы, дип Мостафин каешларын рәтләде, гимнастерка итәкләрен тарткалады. Ләкин машинадан төшүче Баграков иде. Моста- финның күңелен шатлык дулкыны тутырды. Ул аякларын да сизмичә, аның каршына атылды Димәк, көнчыгышка китү хәл ителгән, билгесезлек беткән. Иртәгә үк Зиттаны күрергә барам, теләсә, алып та ки-тәрмен. хәзергә биредә торып торыр. Әмма Баграковның йөзендә шатлык юк иде. кул кысышу да рәсми төстәрәк кенә килеп чыкты. Мостафин, сәерсенеп, аңардан күзен алмады. Бүлмәгә кереп, тирән креслога утыргач та Баграков һаман карашын читкәрәк төбәде, бер учы белән тезенә суккалап-суккалап торды. Аннары дәшми утыруны килештермичә һәм шул ук вакытта шелтә белдергәндәй:
— Зитта Дукатны кулга алганнар,— диде Мостафинның күзләре зур булып ачылып китте, күзенең аклары гына калып, хәтәр ялтырап алды Йөзендә, юк. бу мөмкин түгел, алдыйсың, дигән катгыйлык күренде Ул кинәт урыныннан сикереп торды һәм ышанмаган, гаҗиз мөлдерәгән күзләрен аңа төбәде Баграков. учы белән: сабыр, сабыр, хәзер аңлатам, дигән хәрәкәт ясады һәм әкрен генә сөйли башлады.
Баш штабка Елгавага барган идем, шунда махсус бүлек начальнигы чакырып алды да синең фамилияне әйтте. Әйе, мин әйтәм, майор Мостафин безнең штабта. Ул эшнең нидән торганын аңлатты. Бер айзсорг хатын-кыздан сорау алганда синең фамилияңне берничә тапкыр кабатлаган Сизенәсеңме? Ә ул хатын-кыз Зитта Дукат, синең ниең, латыш буржуазиясе оештырган айзсорглар оешмасында член булып торган..
Бу ниткән эш?! Чынмы?—дип, кычкырып куйганын Мостафин сизми дә калды
- Тукта, сабыр гына тыңла,— диде Баграков гаепле кешегә әйткән
тавыш белән - - Айзсоргларны син беләсең. Шуларның монда яшеренеп калган бер агенты Зитта Дукатка совет офицеры белән танышырга һәм аңардан хәрби сер алырга задание биргән. Төшенәсеңме, эшләр кая бара? г
Юк. — диде Мостафин юашлана башлаган тавыш белән—Зитта алан булмас...
- Шул заданиене үтәп, синең белән танышкандырмы ул Дукат, әллә бүтәнчәме, хәзергә билгесез, ди, ачыклауны сорый торган мәсьәлә икән Әмма шул нәрсә билгеле: Зиттаныике агент бу эшкәюнәлтеп,
өйрәтеп торган. Алар яшерен генә очрашканнар. Тегеләр хәрби сер таләп иткәннәр, ә Дукат әйтмәгән, имеш, заданиене үтәмәгән. Шулай ук ачыклыйсы бар, ди, моны да. Дукат аларның заданиесен үтәмәгәч, имеш, болар аны юк итмәкче булганнар Бу хакта Дукатка якын дус кызы айз- сорг әйткән, ди. һәм Дукат чарасызлыктан бик тәвәккәл адым ясаган: НКВДга килгән дә тегеләрнең икесен дә күрсәткән. Кайда яшеренеп * ятканнарын белгән булган икән Башта берсен, аннан икеһчесен тот- ? каннар. Ә сорау алганда, агентлар Зиттаны да күрсәткәннәр. Аңлашыла £ торган хәл. Менә Зитта ничек анда барып эләккән.. -
Баграковның тавышы дусларча кызганулы иде һәм бу хәл Моста- § финга эшнең бик җнтди-хәтәр булуын аңлатты.
— Шулай ук булыр микәнни?— диде ул тирән пошынып һәм ике ку- х лы белән башын учлап тотты.— һични аңламыйм! “
— Зитта шпионка булган, сукырлыгыңны таныйсың килмиме? ♦
— Юк, нәрсәдер бүтәнчә монда!—дип, Мостафин маңгаен учы бе- = лән ышкыды, гүя каймыккан уйларын турыларга, бер эзгә салырга те- ч ли иде. 2
— Шпионка башыңны әйләндергән, ә син чүпрәк...
— Зинһар, Петр Петрович -диде иңрәп Мостафин, ул аска ж караган, иңнәре салынган, нәкъ канатлары имгәтелгән кош кыяфәтенә < кергән иде. i
— Әгәр Зитта немец шпионкасы булса, эш зурга китә. Бар биогра- * фияң пычраначак...
Бу сүзне ишетүгә, Мостафин корт чаккандай тартылып куйды һәм әрле-бирле йөренә башлады. Әгәр шулай булса, коточкыч хәл бит! Мондый очракта кешеләр иң якын кешеләреннән баш тарталар, үз тиреләрен саклар өчен бернидән дә тайчанмыйлар. Баграков та Мостафиннан шундыйрак нәрсә көтте. Менә ул хә.зер шул шпионка хатыннан үзен аера, баш тарта башлар. Аңа нәфрәтләнеп кабыныр, үзен алдаган өчен аны өзгәләп ташлар дәрәжәгә килер.
— Юк, юк,— диде Мостафин, кулларын өшегәндәй угалап.
— Дукатның шундый булуына ышанмыйсыңмы? — дип куйды Баграков, ачулана башлап.— Ә мин ышанам!
— Син аны белмисең бит?
— Үзеңне шундый оста итеп кармакка эләктергәннәр! Ә син: белмисең, имеш! Сиңа хәзер ничек ычкыну әмәлен карарга кирәк - Баграков минем сүзем бетте, үзең теләсә нишлә, дигән кыяфәт белән портсигарыннан «Казбек» алып кабызып җибәрде Мостафин креслога барып утырды, ул бөрешеп, кечерәеп калган кебек булды. Бер сүз эндәшә ал-мады. Башына кинәт китереп суккан бу хәлне ничектер аңга сеңдерергә, аңларга һәм балта белән чапкандай өзгәләнеп, чәбәләнеп беткән уйларының бер очын табарга, шуңа тотыныра кирәк иде. Зитта, Зитта. ничек булып чыга соң әле бу? Ул бит инде минем жанга иң якын кешем, хатыным кебек иде. Ул миңа ышанып, мине үзенең жанына кертте, мин дә, ышанып, аны җаныма кабул иттем. Уд миңа мәхәббәтен бирде, йөрәк серен ачты. Шулар барысы да уен, искиткеч пычрак уен, мине төп башына утырта торган алдау гына булып чыктымы? Зитта ничек шулай юха елан була алды икән? Петр Петрович элекке әңгәмәләрдә сүз арасында әйткәне бар: хатын-кыз хыянәтчел орлыктан яралган ул, дип.
— Ну, нишләргә уйлыйсың? — диде Баграков, тәмәке төпчеген ташлап. Ул Мостафинның һаман үзенең кискен хәлен аңлап җитмәвенә, шуңа күрә үз дәрәҗәсе өчен кайгырмавына гаҗәпләнә иде.
— Петр Петрович, беләсен бит,— дип тотынды Мостафин эчке ачы ну белән, - мин һаман ышанып житмим. кинәт кенә икенчегә борыла алмыйм... ,
— Бик начар!—диде Баграков киңәш биргән тавыш белән.
— Син үзең дә нәкъ шулай булыр идең. Миңа хәзер Зиттаны күрергә кирәк.
— Юк, бу чаклы ук беркатлы дип белми идем сине, валлаһи..
— Әйе, бу политик мәсьәлә, аңлыйм.
— Аңлагач соң? Ә бу нәрсәдә кичерү юклыгын да төшенәсеңдер шәт?
— Төшенәм! Мин нишләргә тиеш соң?
— Мин сине кисәтергә дип килдем. Бернигә дә катышма'.
— Зиттага мин бер хәрби сер дә әйтмәдем. Моны шулай калдырыйммы?
— Әллә ул шпионка түгел, дип исбат итә алырсыңмы? Юк, органнар тикшерсеннәр Ул тирәгә барма.
— Шулай да ул якын кешем иде бит.
— Бу эшкә беркем дә тыкшына алмый. Анда сиңа эш «текмәкче» булганнар иде әле, мин туктаттым. Икенче атнада эшелоннарга төялеп китәчәкбез, шуны сәбәп итеп сорагач, риза булдылар.
— Минем бер гаебем дә юк,— диде Мостафин, һаман беркатлыланып «Эшне» туктаттым дигән нәрсә дә аңа тәэсир итмәде шикелле. • Ул моның өчен Баграковка мең рәхмәтләр укырга тиеш иде.
— Монда гаеп бармы-юкмы, важны түгел!—дип, ачуланып кычкырды Баграков — Бөтен эш Дукаттан тора. Әгәр ул тикшерү вакытында бутамаса, артык сүз ычкындырмаса. .
— Булмаганны ычкындырмас!
— Даут, әйтим әле, бик начар сыйфатың бар синең: ышансаң артык нык ышанасың, бер ышанмасаң, үлсәң дә ышандырып булмый сине! Артыклык һәрнәрсәдә дә һәлакәткә китергәнен үзең дә беләсең бит!
Ул урыныннан торды Китәргә җыенуы икән Мостафин аңа рәхмәт әйтергә дә, әйтмәскә дә белми, күзле бүкән кебек тик катып утыра. Әйе, аның Зиттага ышанычы какшаса да, әле һаман бетеп җитмәгән.
— Ярар, бик үлмә әле,— диде Баграков, ышанычлы рәвештә аңа кулын биреп,— мин шалтыратып торырмын. Шыпырт кына бул!— һәм күзләре белән Мостафин йөзеннән шуып узды да бусагадан атлады.
Теләсәң нишлә, менә шундый хәл. Житмәсә, бәлагә каршы көрәшер өчен бармак та кыймылдата алмыйсың Язмыш хөкемен көтәргә генә кала Ә уйлар һаман, тау елгасыдай, бәргәләнә-суккалана, үзен каплап киткән караңгылыктан чыкмакчы, котылмакчы була, ниндидер юл эзли иде. Зитта белән бергә сөйләнгән сүзләр, эшләнгән эшләр күз алдыннан уза Аларны зиһене җиз иләктән үткәреп тора Кадерле минутлар берсе дә истән җуелмаган, ташка уеп язган кебек хәтердә сакланган Баштарак ниндидер шик күңелдә уянган кебек булган иде? Теге «урман кешеләре» тырнагына эләккәннән соң5 Аннары ул бетте Неужели шул дөрескә чыга?! Яратуның икейөзле булуы мөмкинмени? Юк, Зиттаны мин бер минутка гына булса да күрергә, йөзенә карарга тиеш... Тукта, Баграков: «Берничә көннән эшелоннарга төяләбез»,— диде түгелме соң? Димәк, без китәбез, Зитта кала? Зиттаның йөзенә бер карауга мин барысын да аңлар идем, әйе, аңлар идем. Мин аны тагы кайчан күрермен? Бу инде мбңгегә аерылу? Болай берни дә белмичә китү мине гомер*буе газаплап торачак. Кулга кадалган шырпы кебек ул бер минут тынгы бирмәячәк, үлекләп, сулкылдап, җанны кисәчәк. Юк, нәрсәдер эшләргә кирәк...
Берничә көн элек штабтан җентекле белешмә сорадылар: солдатларның сугышка хәтле кем булуы, яралары һәм башкалар турында төгәл мәгълүмат кирәк иде Элек укытучы булган өлкәнрәк яшьтәгеләрне өйгә җибәрәләр икән, дигән хәбәрләр йөри, бәлки шуның өчендер. Бу эшләрне генә бетерәм дә Кимбрга рөхсәт сорарга керәм. бер тәүлеккә ничек тә җибәрми калмас әле, дигән өметле карарга килде Мостафин.
Төне буе йоклый алмады, кая ул! Иртүк түмәрдәй авыр баш, борчылу тулы күңел белән батареяларга чыгып китте. Гадәттәге ягымлы
чибәр йөзе сүрәнләнеп калган, аяк атлаулары да бик нык салмакланган. Әледән-әле, эче януга чыдый алмыйча, уфылдап куя Шулай да ул солдатлар янында барын да онытты Класска дәрес бирергә кергән укытучы кебек, аңа җиңел булып китте. Хәл-әхвәлләрең сорашты, шаян сүзләр дә кыстыргалады. Карале, сез курортка эләккәнсез икән, парк эчендә саф һавалы җирдә яшисез, каршыгызда гына костел да бар, ♦ дип көлдереп алды. Үзе гел аларны күзәтте, икешәр-өчәр мәртәбә ярала- S нып, таушалып калган, көлдәй аксыл чырайлы, дөресрәге, чырайсыз 2 солдатлар Батарея командиры Идрисов та төссез, эчтән ниндидер авыру 2 кимерә ахры үзен. Тукта, ул укытучы булган түгелме соң? Шулай булса, g мин аңа кайтып китәргә булышачакмын ' =
Ул һәрбер солдат каршына тукталып сорашты, ә писарь амбар х кенәгәсенә яза барды. Солдатлар үзләре дә дивизион командирын ачык “ булуын, бернине дә яшереп, куркып тормавын сизделәр, сораулар ♦ яудырдылар Сораулар төрле иде. кемнәргә пособиеләр, бурыч-салым- “ нардан нинди солдатлар коткарыла һәм башкалар. Бер кыю гына чы- ° райлы өлкән солдат бөтенесен кызыксындырган сорау бирде. • *
— Көнчыгышка китәбезме, юкмы? — диде. Саф бик канәгать бу- * лып гүләп алды. Барысы да майорның авызына төбәлделәр. Мостафин г елмайды, ә күңелендә, дөресен әйтергәме, юкмы, дигән уй бөтерелде, £ чөнки әле бернинди дә приказ булмады. Баграков әйткәнне ычкындырыр- = га ярамас, әйе. ярамас.. Ул, ниндидер шаян сүз белән җавап кайтарыр- * га теләп, солДатка таба атлады, ләкин кинәт арттан аткан тавыш ишетелде, Мостафинның куллары як-якка җәелеп китте, гәүдәсе чайкалды, күзләре зур булып ачылган иде. Аның карашы әх, сезне, нигә мине шулай иттегез, дигән кебек шелтә белән җыерылды да күзләре йомылды һәм тезләре бөгелеп җиргә ава башлады. Гыжылдап сызгырып, авыр сулыш алганы ишетелде... Аны ординарецы Гунар кочагына тотып алды. Кемдер ачы итеп кычкырды. Буталыш китте. Ату тагы кабатланды. Яраланган Гунар шарран ярып чырылдады Сугышчылар лапылдап җиргә аудылар. Шартлардай булып, кинәт Каракүз тавышы яңгырады: «Әнә костел түбәсеннән аттылар, костелдан гына аттылар!!» Идрисов җирдә яткан килеш кызыл кирпеч костелга күз төшерде һәм ни буласын уйлап-нитеп тормастан
— Батарея, к бою!— дип. йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып, өскә калыкты һәм пушка артына барып чүгәләде. Бер минутта кискен хәрәкәт булып алды, солдатлар пушкаларына барып ябыштылар. Икенче минутта Идрисов цельне кычкырып әйтте һәм үз пушкасыннан беренче снарядны җибәрде. Шунда ук тагын алты пушка залп бирде. Икенче залп биргәндә кинәт орудиеләр каршында күзләре акаеп маңгаена менгән Тафтилов пәйда булды.
— Отставить! Отставить!— дип, кулларын өскә күтәреп акырды. Ул, әлбәттә, Мостафинның һәлак булганын белми, шуңа күрә шәһәр уртасында пушкадан атуны баш китә торган эш дип, ерткычтай кычкыра Икенче мәлдә, Идрисов янына атылып килде дә аны пушкадан каерып ташлады. Теге, хәтәр ярсыган килеш, борын яфракларын калтыратып, эшнең нидән икәнен аңлатмакчы була, кулларын бутый Шулай тарткалашкан мизгелдә мәйдан кырыендагы ике катлы йорттан, ашыга-ашыга комендант, начальниклар чыгып, болар янына килделәр Түбәсе тәмам җимерелеп, стеналары ишелгәләгән костел ягына кулларын суза-суза, Идрисовка янап кычкырдылар. Идрисовның ярсуы сүнә төште. Ул Мостафинның һәм тагы бер-ике сугышчының үле гәүдәсен күрсәтте, үзенең туптан атарга мәҗбүр булуын дәлилләде Комендант бу эшнең ярамаганлыгын әз генә булса да төшендерүдән арып, гаҗиз булып, Мостафин янына тезләнде һәм бик тәҗрибәле врач сыман аның башын Тафтилов кулларын нан алды. Чигәсенәучын нык кына кысып торды, пульсын чамаламакчы булды, күрәсең. Ул арада ак халатлы врач килеп җитте, еоквояжын
ачып, аның беләгенә тиз генә укол ясады. Аннары бер кулын Мостафин- ның йөрәк турына куюга, йөзе үзгәреп калды, өметсез рәвештә кулын кире алды. Мостафинның йөрәге тибүдән туктаган иде инде...
Каракүз башлыгында костел янына йөгергән тупчылар умырылып беткән киемле бер немец снайперы гәүдәсен күтәреп килделәр. Ату дулкынына эләгеп, түбәдән тәгәрәгән, ахрысы, стена төбендә ята иде, диде Каракүз. Атуның кайдан булуын ул ничек шулай дөрес күреп алды икән, шунысы бик гаҗәп иде. Үткен кеше үткен кеше шул инде...
Зур, авыр гәүдәле, симез битле комендантның чырае кырысланып киткәндәй булды, ул немец гәүдәсенә җирәнеп карады да, китәргә таба атлап, Идрисовка коры гына:
— Минем арттан барыгыз!— диде Тафтилов, эшнең начар якка авышуын сизеп, Идрисов белән бергә атлады. Йөзендә җавап бирергә булса, бергә бирербез, дигән карар бар иде
Тикшерүдән соң Зиттаны аклап чыгардылар Хөкем итәрлек гаебе исбатланмады. Дөрес, аңа агентлар яшерен заданиеләр биргәннәр, ул аларның берсен дә үтәмәгән Мостафиннан хәрби сер алырга уйламаган да, тырышмаган да Аны беренче күрүдә үк җаны-тәне белән яраткан һәм башка нәрсәне белергә дә теләмәгән.
Сорау алганда Зитта майордан дүрт айлык авыры барлыгын әйтте һәм, врачлар тикшереп раслаганнан соң, теләсә нинди очракта да баласын табарга теләвен белдерде. Бу хәл аны нигездә акларга һәм тизрәк чыгарырга сәбәп булды Ләкин аңа биредән китәргә куштылар. Айзсорглар бар икән әле, аның ике зәһәр агентны тоттыруын алар онытмаячаклар.
Зитта Эрбет шәһәренә килеп, бер заводка художник вазифасына эшкә урнашты Даутның үлеме турында хәбәр аңа шунда килеп җитте. Баграков Владивостокка эшелонда барышлый аңа открытка язып саЛган иде.
Сугыш беткән вакытларда Зитта ир бала тапты. Аны күреп: бу кечкенә Даут бит, дип әйтергә була иде. Шул чаклы әтисенә охшап туар икән, рәхмәт төшкере.
Мостафинның әнисе Хөсниҗиһан әбинең инде утыздан узган оныгы дөньяда яши Тик ул аны белми генә. Сугышта үлгән улларын исенә төшергәндә, исән калып, әнә шул елны өйләнгән булсалар, фәлән яшьтәге балалары, балаларының балалары булыр иде дип, аларны терелтеп алгалый Шулай язгандыр инде, ди, йөрәк әрнүен басарга теләп, үзен-үзе тынычландыра.
Зитта Даутның туганнары бармы-юкмы, булсалар — кайда, ничек икәнен дә белми иде. Ул мәгълүматлар аны ничектер бер дә кызыксындырмады Барча яшьлек табигате, хатын-кызга хас сөю көче белән ул аның үзен генә яратты һәм бу ярату тормышның үзе кебек мәңге дәвам итәр шикелле тоела иде.