Логотип Казан Утлары
Повесть

АК КЫЯЛАР ТУРЫНДА ХЫЯЛ


лсу нигә китә?.. Калдырыгыз Алсуны... Алсу, китмә!— дип кычкыра-кычкыра йөгерде Азат. Җигүле ат басу капкасыннан чыгып күздән югалганчы йөгерде. Башта ул Алсу утырган чананы менә-менә куып җитәм дип йөгерде. Бер як үрәчәгә тотынам.дип үрелгәндә генә, үрәчәгә бармаклары кагылды дигәндә генә, йөзтүбән егылып калды. Ә пар ат җигелгән чана уйнаклап китеп барды. Торып тагын йөгерде, атка тагын якынлашты. Чана түрендә мамык шәлгә төренеп утырган Алсуны да аермачык күрде. Аның: «Әйдә, әйдә, Азат, йө-гер...»— дигән сүзләрен дә ишетте. Чанадагылар исә, баш очларында сыек чыбык болгап, көлешә-көлешә
Бәлки Азат аларны куып та җиткән булыр иде. Юк, һичшиксез, куып җитәчәк иде ул. Юлның урта бер җирендә абынып егылмасамы... Аяк астындагы бозлы түмгәк бер бадьян алма сыман чәчрәп-таралып китмәгән булсамы... Шуңардан кызык табып, чанадагылар тагы шаркылдап көлмәгән булсамы...
Юлның урта бер җирендә тәгәрәшкән ат алмалары арасында ятып калды ул. Ә чана уйнаклый-уйнаклый китеп барды. Күз төпләрендә, кар бөртекләре эрүдәнме, кайнар тамчылар йөгереште. Шул авыр тамчылар аңар башын калкытырга, торырга ирек бирмәде. Маңгай астыннан гына әрнеп, гарьләнеп карады ул соңгы тапкыр. Алсу да нәкъ шул чакны, чана түрендәге урыныннан кымшанып, аңар нидер дәште, кул болгады төсле.
Азат берни ишетмәде, ишетүдән узган иде. Бөтен ачуын алырга теләп, ялан кулларына эләккән ат алмалары белән карлы юлны төя-төя шыңшыды. Озак ятты шулай. Олыларның үзен аңларга теләмәвенә әрнеде малай күңеле.
Җылы кар өстендә тәгәрәп тынычлана төшкәч кенә аякларына басты. Кесәдән йон бияләйләрен тартып чыгарды. Шап-шоп сугып, карга буялган өстен какты. Бер як җиң очы белән җәлт кенә борынын сөртеп алды. Күз төпләрен уды...
Кодаларның атын чыгарырга дип киереп ачылган капка әле ябылмаган иде. Ишегалдында әле һаман кодаларны озаталар. Тальянга кушылып, әйттерепме-әйттерә туган-тумача. Өй ишегеннән, буран булып бөтерелгән җылыга төренеп, пар стакан һәм шешә тоткан Хуҗа абзый килеп чыкты. Изүләре ачык, күзләр малай өйләндерү шатлыгыннан кысыла төшкән, бәхеткә тулышкан авызы җыеп алалмаслык булып ерылган.
Стаканнарың путалы.
Уң кулыңа тот әле...
атны куаладылар: «На-а-а, юкса, икенче кызыбызны алып калырга да күп сорамас бу Нурлы Алан егетләре. На-а-а... Ха-ха-а...»
— дип җырлый-җырлый, кулындагы кырлы стаканнарны бер-бер артлы кунакларына сузды ул. Эре-эре калҗалар өелгән тум-тутырык тәлинкә тотып, аның артыннан Әминә апа йөри.
— Туй ике килми, кем, «юл аягы» артыннан бер кабып та ал инде... Менә шулай, менә шулай...
— Әй, Әминә апа, кыстап та куясың инде... '
— Юк, юк, менә монысын, үзеңә карап торганын, симезрәген, дәүрәген тот әле...
— Әй, Әминә апа...
Кыстау һәм кысташу авазларын тагы Хуҗа абзыйның кәефле җыры күмеп китте:
Ал. күтәреп эчеп жибәр.
Кулыңа килгән стакан...
Гармунчы бию көйләрен аның саен җәһәтрәк тартып җибәрә. Аяклар торган саен ныграк баса. Ишегалды бәйрәм итә, дөнья чайкала. Башка сыеша алмаган бүрекләргә кадәр, биергә теләгәндәй, мәтәлчек атып Сикереп төшә. Изүләрдән гайрәт, дәрт бөркелә. Аяк астындагы каты кар такмаклап шыгырдый. Ә Хуҗа абзый — бәхетле, Хуҗа абзый сыйлый:
Аракы арыш мае.
Тот әле. карышма әле...
Кунаклар да биегән җирдән җавап бирә:
Аракыны, виноны Бик яратам мин аны...
Урам уртасында басып торган Азатта кемнең гаме булсын. Биючеләргә дәрт өстәп зур учларын бер-берсенә шап-шоп сугып торган әтисе дә күрмәде аны хәтта. Бердәнбер улына таба борылып та карамады. Ул арада Мәрьям түтекәй ишегалды тутырып «Баламишкин» көенә җырлап җибәрде. Аның яңгыравыклы калын тавышы берәүнекенә дә охшамаган.
...Менә, малай, мин сиңа әйтим, . Икесен бергә кушып эчсәң, Ми-тыр я-рым си-и-ксртә.
— И-их, әйттерә дә соң безнең Мәрьям түтекәй,— дип, кемдер җыр арасында мактап алырга да өлгерде үзен. Ә ул исә үзенең моңлы керәшен акценты белән тагы да дәртлерәк итеп җырлавын белде.
Кичен өйдә ирләрчә сөйләшү булып алды.
Әтисенең, малларны ашатып-эчертеп, ишегалдыннан керүе, мич каршындагы урындыкка килеп утыруы булды, уңаен көтеп кенә торган Азат шундук аның тезләренә менеп кунаклады.
— Мине дә өйләндер әле, әти!
Ата кеше ирексездән елмаеп җибәрде. Әмма үзен шундук кулга алды. Уйчан кыяфәткә кереп, колак артын кашып куйган булды.
— Ничек була инде бу, сүзең бик җитди икән бит...
— Әйе,— дип, әтисенә охшатырга тырышып, малай да үзенең колагына үрелде.
— Кемгә өйләнергә дисең инде?
— Алсуга, әти, Алсуга!
— Кайсы Алсу? Кем кызы соң ул?
— Исемнәрен белмим. Хуҗа абзыйларның өр-яңа кодасы инде... Миңлегали абый өйләнде бит, шуларның бәләкәй кызы инде...
— Ә-ә, шул буламыни инде Алсу... Соң, бик бәләкәй түгелме соң әле ул? Теге көнне капка келәсенә буе җитми азапланган кызны әйтәсеңме?
— Шул, шул, әти, — дип, уңайрак урын эзләгәндәй, янә бер тез өстеннән икенчесенә күчте Азат. Әтисенең дә Алсуны хәтерләп калуына күңеле булды аның.
— Бәләкәйрәк кыз икән шул.
— һи-и, әти, үсә ул! — дип тынычландырырга ашыкты малай әтисен.— Туй көнне без Миңлегаяз белән тыңлап тордык, Хуҗа абзый менә болай 114
җырлады: «Бәләкәй булсын, матур булсын — кочаклагач үсә ул»,— диде. Ишегалдына ук ишетелде. Үзең дә шундаең бит
Серләшүен ярым пышылдаудан башлаган Азат, инде дөньясын онытып, шар ярып сөйләргә тотынган иде. Авызы да ерылганнан-ерыла барды. Әтисен ышандыра алуына аз гына да шиге калмаган иде инде. Шуңа, тез өстенә ♦ генә сыеша алмыйча, идәнгә үк сикереп төшеп, урындык әйләнәсендә - боргалана башлады.
Әти кешегә мәзәк иде, билгеле. Шулай да ул сагая төште. Улын иңбашыннан үзенә кыса төшеп, сүзне читләтебрәк икенче очтан башлады. §
— Сиңа ничә яшь соң әле. улым?
— Җиде. Көзгә мәктәпкә барам. £
— Иртәрәк түгелме соң? £
— Түгел! Өйләнергә беркайчан да иртә түгел!
— Кем әйтте?
— Үзем беләм. Җыру да ишеткәнем бар. *
Әти кеше тагын бер тын уйга калып торды. Улын рәнҗетми генә ф аңлатырга иде аның теләге.
— Нәрсә, бик тә ошадымыни соң ул кыз? Кем дидең әле...
— Алсу.
— Алсу бит әле... Исеме матур икән. 2
— Исеме генә түгел, үзе дә, әти. Шун-дый матур ул... Чанада шундый ? оста шуа. Малайлардан да болайрак. Беренче көнне үк амбар тавының иң ~ түбәсенә менде дә шуып төшеп китте. Без авызны ачып карап калдык. ® Ә ул көлә генә. «Таумыни бу,— ди,— моның ише тауны безнең авылда s бар дип тэ’белмилэр»,— ди. Без ул тауның яртысыннан гына шуа торганыек. <
— Башына ук менәргә курыкмадыңмы соң?
— Курка ди. Алсу сизсә... Ул болай да көләргә генә тора.
— Егет икәнсең.
, — Егет булмасам, әйләнәм дип тә тормас идем. Егетләр гел өйләнә
бит. Әнә, Миңлегали абый да егет иде, өйләнде.
Канат үскәндәй булды Азатка. Әтисен ышандырды ич, һәр сүзенә җавап тапты. Инде кайчан алырга барырлар икән Алсуны?.. Кайсы атларны җигеп барырлар икән... Дугага шөлдерләр дә тагарлармы...
— һи-и, әти,— дип җанланып китте ул кинәт,— әле мин сиңа Алсуның шәле, бияләйләре турында сөйләмәдем. Аларны күрсәң, исең китәр. Каз бәбкәсе сыман йоп-йомшак һәм күпереп тора. Шәл дисәң дә шәл ул, әти, менә шундый-шундый йомшак инде, гел мамык кына...
— Шәлен дә тотып карадыңмыни?
— Юк! Тотына ди! Күзгә шулай йомшак күренә ул.— Малайның күзләрендә очкын кабынган иде, ул мавыгып сөйләвендә булды.— Аларның бә- ә-әк еракта, бә-ә-әк биек таулар ягында бер туганнары бар икән. Менә шул тауларда шундый дә-әү мөгезле кәҗәләр йөри икән... Шул кәҗәләрдә генә шундый йомшак мамык була икән... Шул туганнары кәҗә тотучылардан шундый кәҗә сатып алган. Шул кәҗәнең мамыгы бик күп була икән. Шуны Алсуларга да җибәрәләр икән.
Улы сөйләгәннәр әтисенә дә кызык булып китте.
— Менә ничек икән,— дип,— гаҗәпсенгәнен сиздереп алды ул.— Бо- ларның барысын да сиңа Алсу сөйләдеме?
— Әйе,— дип, канәгать кенә борын тартып куйды малай, һәм белгәннәре әле шулар белән генә бетмәгәнлекне аңлатырга ашыгып, янә кабалана- кабалана сөйләп китте:— Алсуның Айсылу апасы бик оста бәйли белә икән. Алсуга каз бәбкәсе сыман бияләйләрне һәм йомшак шәлне Айсылу апасы бәйләгән... Беләсең килсә, әти, шул ерактагы туганнары Алсуларга да берәр кәҗә алып җибәрербез дип язганнар. Кәҗә аучыларын гына табу кыен икән. Ул аучылар тауларда, кәҗәләрдән болай, кача-поса йөри икән... Тотарга ярамый ди ул кәҗәләрне, закун бар, ди... Ә кәҗәләрне барыбер тоталар икән — анысына да үзенә күрә закун бар, ди...
— Кызык икән,— дип көрсенеп куйды ата.
Малайның кәефе яхшы иде, ул иркенләп сулыш алды. Бераз тын торгач яңадан әтисенә таба үрелде.
— Алсу әйтә, әти, сезнең авыл да матур икән, ди. Нурлы Алан дигән исеме генә ни тора. ди... Аны алырга, пар ат җигеп, бергә барырбыз, яме, әти... Авылларына кергәндә, дилбегәне миңа бирерсең...
Әти кеше улын бүлдермәде. Бәхәсләшмәде, каршы да төшмәде. Күзләре йомыла барган саен малайның хыял офыклары яктырганнан-яктыра барды. Тавышы акрынаеп тоныкланды һәм тәмам пышылдауга күчте. Такыр башын әтисенең култык астына яшергән Азат, татлы хыялларына чумып, изрәгән иде инде. Кымшанырга да уңайсызланып утырды әтисе. Түр бүлмә ишегендә әниләре күренде. Ата-ана бәхетле елмаешып, бер- берсенә күз кысты.
Малайны өй түрендәге йомшак урынга илтеп салдылар. Икәүләшеп аңа озак кына карап тордылар. Тәмле төшләр күрә иде күрәсең: Азат әледән- әле үзалдына елмаеп куя, тынгысызланып башын боргалап ала. Кыңгыраулы пар атларга утырып, урман аръягындагы Югары Сөн авылына, мамык шәлгә төренгән нәни кыз Алсуны алырга бара иде булса кирәк ул төшендә. Атлар пошкыруы яисә кыңгырау тавышлары уятмаса ярар иде үзен.
2
— Хуҗа абзыйның яшь килене cyja төшеп бара,— дигән пышылдау уятты Азатны.
— Алай бик күрәсең килсә, урамга чыгып карарга иде, әнә, баланы уяттың,— дип җавап кайтарды әнисе. Әмма үзе дә камыр җәйгән җирдән, уклавын куярга да онытып, ире белән янәшә урам як тәрәзәгә барып капланды.
Азатның да суга төшеп барган Айсылу апасын күрәсе килә иде, ләкин кузгалмады. Юрган астында бик тә рәхәт, җылы иде шул. Тәмле йокыны качырасы килмәде. Баштан ук төренде дә стенага таба борылып күзләрен йомды. Ләкин йокы качкан булып чыкты. Малай сак кына сулыш алып өйдәге һәр аваз, һәр хәрәкәтне тыңлап ята башлады: кече яктагы мичкә якканнар икән, чарт-чорт иткән авазлар чыгарып коры утын янганы, ялкын дөрләгәне ишетелә. Әнисе дучмак пешерергә җыена ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде. Ә хәзер, әнә. тукмак белән бәрәңге изә башлады. Күпме генә шыпырт булырга тырышмасын, чуендагы кайнар бәрәңгенең тукмак тигән саен пош-пош иткән авазы әллә каян ишетелеп тора. Аннан соң йомырка сытып, шуны тугыларга кереште. Ул арада, кырынудан туктап күрәмсең, әтисе киенә башлаган иде.
— Кая барасың, чәй дә эчмәгән көенчә,— дип тынгысызланды әнисе.
— Кар яуган ич, син җитешкәнче капка алларын көрәп керим, дим.
— Җитешер идең әле.
— Баш та авыртып тора, мин озакка түгел.
— Авыртмый ни...
Ишекнең шыгырдап ачылганы, аннары шап итеп ябылганы ишетелде. Бераздан капка келәсе шалтырады. Әнисе кисәү агачы белән мич тарта башлады.
Беразга тынлык урнашып торды. Аны тонык кына булып урам яктан әтисенең кемгәдер дәшкән тавышы бүлдерде:
— Саумы, күрше... Су юлын өйрәнәсеңме?
Күрше дигәне кем булгандыр, җавап сүзләрен ишетмәде Азат. Шунда, кече як ишеге ачылып, сак кына атлап аннан әнисе керде, урам як тәрәзәгә үтте.
Тәрәзә янында байтак кына басып торды әнисе. Дәшми-нитми торды. ә үзе ни сәоәпледер тынычсызланды. Кече якка әйләнеп чыккач кына 'i залдына сөйләнгәне ишетелде:
— ...Бу ирләрне... Кая ашыга икән дигән идем... Инде утыз биш яшькә җиткән югыйсә, һаман акыл керми... Каршысына чыгып басмаса канә...
Әтисе кар көрәргә керешкән иде инде. Урамда кемдер чаналы атта юыртып узды.
— И алла, нигә йөзе килми соң моның,— дип зарланып алды әнисе. ♦
Азатка рәхәт. Үзе җылы юрган астында, шул ук вакытта барын да п белешеп, ишетеп ята. Алгы яктан әнисенең ягымлы тавышы ишетелгәч з кенә күзләрен ачты малай, юкса, изрәп китә язган.
— Азат, улым, тор...
Юрган астындагы рәхәтлекне суза төшеп, тагы бераз киерелеп ятарга f иде әле. Әнисе генә тынгылык бирмәс. Әнә, иркәләп, яратып кына уята * торган иң ягымлы сүзләре ишетелә:
— Тор-тордан хәбәр килгән, тор, улым, тор, тор...
— Ярар, хәзер торам. Тагы әз генә ятыйм да... *
— Ул нинди яту инде, үзең үсеп җиткәнсең. Әллә иптәш малай- 5 ларың тауга таба төшеп тә бара инде... ф
— Кемнәр, Миңлегаязлармы?—дип идәнгә сикерде һәм урам як тә- “ рәзәгә үрелде Азат. Урамда дус-ишләрен күрмәгәч, тынычланып, киерелә- * киерелә кече якка чыкты. л
— Миңлегаяз бу вакытта торамыни... J
— Капкалары шыгырдаганые, улым, шуңа әйтүем.
Әнисе һаман мич янында кайнаша. Өйгә дучмак исе таралган. Авыз £ суларын китереп тора. Җылы һәм рәхәт. Азат әнисе янына ук кил- s де. Үз эше белән әвәрә килгән ана улының иркәләнәсе килеп йөрүен £ аңламады. х
— Миңлегаяз йоклыйдыр әле... Яшь киленнәре суга төшеп бара, ә син ? тор дисең,— дип сөйләнде малай, кайнар дучмак исен киерелеп сулый- сулый.
Улының сүзләренә ана капылт кына борылып алды.
— Әле тагы яшь килен суга төшеп киттемени?..
— Безнең турдан үтеп барае, мамык шәлләрен уйнатып.
— Уйнатадыр, уйнатадыр... Атаңны да күрдеңме соң?
— Күренде. Кар көри.
— Көриме?
— Аргандыр, ял итә. Көрәккә таянып басып торадырые.
— Бер-бер кеше булмагандыр бит?..
— Әйттем бит инде, мамык шәлләрен уйнатып...
Әнисе, орышкандай, аны ашыктыра башлады:
— Бар инде, бар, торма. Бишмәтеңне ки дә тиз 1енә чыгып кер. Бер очтан атаңны да чакыр. Чәй өлгерде диген, тизрәк керсен. Әни әйтте диген...
Бер аягы ишегалдында, икенчесе өйдә булды Азатның. Кочагы белән суык ияртеп кереп тә җитте.
— Әә-әх, әни, суык. Кар шыгырдап тора. Чана шәп шуачак бүген.
— Атаң керәме дим?.. Бар тиз генә юын, хәзер чәй ясыйм.
— Әйттем.
— Сабынлап ю, жәлләмә сабынны... Әйттеңме димим бит, керәме, дим?
— Ярар, диде.
— Бит очыңны гына чылаттың бит, колак артларыңнан ук ю... Чәй өлгерде дип әйттеңме соң?
— Әйттем инде Хәзер керә.
Ул арада, алъяпкычтан көе генә болдырга чыгып, әнисе үзе дә чакыру хәбәре салып керде.
Җылы пар бөркеп, өстәлгә ак самавыр менеп утырды, олы бадьянга өелгән дучмак куелды. Азатның күңел күтәренке иде. Әтисе дә шаяртып кына торды үзе белән. Әле дәү салкын бармаклары белән аның куенына
үрелеп кытыклаган булды, әле өстәл астыннан җиңел генә чеметеп күз кысты. Аннары, җитдилән® төшеп, хатынына дәште:
— Яшь киленнең шәлен күрдеңме?
— Шәленә ни булган...
— Матурлыгын әйтәм. Узып киткәндә урамнарны балкыта шәле.
— Аның яшендә безнеке дә балкыгандыр...
3
Сезнең якларда ничектер — безнең Нурлы Аланга килен төшсә, аны каенана гына түгел, бөтен авыл сыный. Килен булып төшкән кызның һәр адымы, һәр хәрәкәте һәм үз-үзен тотышы аерым бер игътибар үзәгендә торып, атна-ун көн дигәндә аңарга хөкем чыгарып та куела. Кеше кадәр кешене, алай гына да түгел, яшь-җилкенчәк хатын-кызны күреп-тану һәм нәтиҗә ясау өчен бу аз вакыт, билгеле. Әмма, нурлы аланлылар бу эшне озакка сузмый. Хөкем, кагыйдә буларак, дөрескә чыга.
Хуҗа абзый белән Әминә апага килен булып төшкән Айсылуның эшен бер атнага да сузып тормадылар, нәтиҗә икенче көнне үк ясалган иде инде.
— Баскан җиреннән ут чыгара, Хуҗаның Миңлегалие иреште бәхеткә,— диделәр, кибеткә кагылып чыккан күршеләре.
— Югары Сөн кызы ич, алар тоткан җиреннән умыра торган...
Дөрес, яшь киленнең сылулыгы, килеш-килбәте хакында хатын-кыз артык сүз кузгатып тормады, бу кадәресен һәркайсы үзе генә хәтер сандыгына салып куйды. Тик менә бер вакыйга көне-сәгате белән авылны урап узды. Бусы хакында хатын-кыз аеруча тәмләп сөйләде.
Бу болай булган. Кодаларны озатканның икенче таңында ук яшь килен бәкегә суга төшкән. Су буеннан атка атланып Курай Назыйм үтеп бара икән. Нурлы Аланда егетләрнең үтә чыккан мут һәм кыланчыкларын шулай «курай» дип йөртәләр. Назыйм, билгеле, кызны танымаган, Миңлегалинең яшь бичәсе шулдыр дип башына да китермәгән. Ә инде кызның сылулыгын күрми үтә алмаган Курай Назыйм, хәйран калган. Читләп кенә уза торганнардан түгел инде Назыйм андый чакта. Айсылуны кунак кызга санап, бәке янына юыртып килеп тә җиткән.
— Күз тияр дип курыкмыйсыңмы, апасы?— дип сүз каткан килә-ки- лешкә.
Борылып күз дә салмаган Айсылу. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр беткәнмени! Яшь килен чиләкләренә бер-бер артлы чумырып су алган да, көянтәсенә элеп, кузгалырга иткән. Егет атны сукмакка аркылы куеп, аны җибәрми тора икән. Ә көрт тирән.
— Каян килгән карлыгач буласыз, апасы? Кунак кызы дип беликме, ә, апасы?..
— Юлдан китегез,— дип, бер читтән узмакчы булган Айсылу. Әмма ат тагы аның каршысына төшкән.
— Назыйм булырмын мин, апасы! Сез кем атлы? Әллә телен йоткан инде...
— Телең озын икән, аягыңны ялтырат диләр ич. Ал атыңны!— дип тавышын күтәрә төшкән Айсылу.
— Теле дә бар түгелме карлыгачның... И-и-и, апасы!..
Айсылу әйтер суз таба алмаган. Ә егет дигәнебез тәмам сайрарга ук тотынган:
— Җә инде, җә, апасы, тартынма, үзең дә шәлеңә охшап йомшакмы,— дип сөйләнә-сөйләнә ат сыртында көе генә кызның иңбашына ук үрелә башлаган.— Кичкә чыгарсын бит, ә, апасы...
Ике уйлап-нитеп тормаган яшь килен, егетне изүеннән эләктергән дә тартып ук төшергән. Кар өстенә дә түгел, туп-туры бәкегә башы белән
чумган Курай Назыйм. Ә Айсылу үз юлында булган. Назыйм исә аның кем булуын, кая китеп югалуын да аңышмый калган. Бәлки бу хакта кеше- кара белмәгән дә булыр иде, әлеге дә баягы шул курайлык инде... Өйләдән соң каравыл ее тирәсендә бер төркем ирләр җыелып торган җиргә килгән Назыйм, түзеп гора алмаган, шапырынырга тотынган. Имеш, иртән су * буенда шундый-шундый чибәр бер кунак кызын очраткан. Кичен клубта _ очрашырга сүз дә куешканнар имеш... «Син идеңмени әле ул»,— дип, 5 тыңлап торучылар арасында булган Хуҗа абзый бу эшкә нокта куйган — ~ Курай Назыймның колак төбенә менеп төшкән.
Бу хакта аеруча яратып сөйләгәне хатын-кызлар иде. «Теләсә кемгә ? нәфесен сузып йөрмәс, шул кирәк Курайга»,— дип кат-кат кабатлады ' алар. Кайберләре, стратегик максатлардан чыгып булса кирәк, ирләренә бу 5 хакта сөйләгәндә «шул кирәк сезгә» дип тә өстәп җибәргәләгән, имеш. 5 Озын сүзнең кыскасы шул: урман аръягындагы Югары Сөннән килгән 2 киленне беренче көннәрдән үк үз итте нурлы аланлылар.
Азат та үзсүзле малай булып чыкты. «Алсуны алырга кайчан барабыз?»— дип, һаман әтисен йөдәтте. Әти кеше, юк сәбәпне бар итеп, малай зарыгып көткән ул көнне чигерә килде. «Бу арада себереп тә тора, буран чыкмагае»,— диде. «Урманга карны тирән салган, бераз юл төшсен инде»,— диде.
Малай көтә бирде. Бердәнбер юанычы — яңа көн туган саен Айсылу апасын күрү иде. Миңлегаяз янына кергән саен, аның: «Кем дип торам, кияү кергән икән бит. Үзебезнең кияү!»—дип» үз итеп каршылавы бигрәк тә ошый иде Азатка. «Үзебезнең кияү бит ул, мә, Азат!»— дип, аңар Айсылу апасы әллә ничә тапкыр инде кушуч тутырып чикләвек тә бирде. Беркөн, Миңлегаяз югында, кулына күтәреп аркасыннан да сөйде әле ул аны. Күкрәкләренә кысып сөйде, яратып сөйде. Әллә ничек кенә, рәхәт тә. читен дә булып китте аңар шулчакны. Айсылу апасының елтырап торган күзләренә, чыклы үлән сыман балкыган иреннәренә карарга уңайсызланды ул. Оялудан, тизрәк төшәргә итенеп тартынган булды. Ә үзенә, югыйсә, Айсылу апасының йомшак җылылыгын тою бик тә рәхәт иде. Булмаска, Алсуның бертуган апасы ич ул.
Ниһаять, зарыгып көткән көн килеп җитте. Ул кичне әтисе күршеләрдән күтәренке күңел белән чыкты.
— Иртәгә иртүк юлга. Хуҗа абзыйның үзе белән барырга булдык,— диде ул ишектән килеп керешкә.
— Үзе баргач, юлыгыз уңар, шәт... Әйбәт булган,— диде әнисе.— Бирсәләр генә ярар иде инде.
Боларны күреп, ишетеп торган Азат кулларын чәбәкләп мәтәлчек кенә атмады. Бер урында утыра һәм басып тора алмады ул. Әле түр яктагы сиртмәле караватка менеп сикерде, әле көзге каршына килеп чәчләрен сыпыргалады, бер сәбәпсез борынын тарткалады. Хуҗа абзый белән баргач, алып кайтмыйлармы соң... Алып кайталар болай булгач.
4
Берне кунып, икенче көнне төштән соң гына кайтып төште әтиләре. Аларны Азат авыл башына ук чыгып көтеп алды. Иптәшкә Миңлегаяз да бар иде. Юыртып килгән ат алар янына килеп җиткәч атлауга күчте. Азатның күзе чана түренә текәлгән. Тик анда мамык шәлгә төренеп Алсу утырырга тиешле чана башында, толыпка чумган Хуҗа абзый иде. Улының сораулы карашына җавап рәвешендә, әтисе коры гына әйтеп куйды:.
— Өйдә булмады, чана шуарга чыгып киткән...
Р И H A Т. М Ө Х Ә М М Ә Л И Е B
Әтисенең кәефе чынлап та кырылганга ошый, башка оерни дәшмич^, дилбегә очы белән атка кизәнеп, юыртып китеп тә бардылар.
Әтиләренә каршы йөгергәндә Миңлегаязны әллә кайда калдырып килгән Азатның аяклары атламас булып торды. Кулына йомарлап килгән кар кисәген бар көченә кизәнеп аяк астындагы каты карга атып бәрде. Ул вак- вак кисәкләргә бүленеп, таралып юкка чыкты.
— Борчылма, Азат! Яз җиткәч, абый белән җиңгәчәйгә ияреп үзебез барабыз аны,— дип тынычландырды Миңлегаяз.
— Әле язга тикле-е...
— һи-и-и, малай,— дип, кулын шапылдатып дустының җилкәсенә салды Миңлегаяз,— тиз җитә ул. Менә, январьдан соң, февраль >ына кала, аннан апрель выжт кына итә, марты сизелми дә узып китә аның. Май җиткәч, җир кипкәч, без аны үзебез генә дә табабыз Югары Сөнне.
Күп калмаган икән калуын. Миңлегаяз белә инде аны, ни дисәң дә ул мәктәптә укый бит инде... з
Чана шуган җирдән, эңгер-меңгер җитеп, күктә бер-бер артлы йолдызлар кабына башлагач кына кайтырга чыктылар алар. Итек табаны һәм бияләйләр карлы бозга каткан, бишмәт чабулары гәрбил такта булган, авыз- борын күгәрчен тәпиедәй күшеккән, куллары ут булып кызышкан иде. Хуҗа абзыйларның капка төбендә Миңлегаязның энесе—каеры тун һәм бүре бүрек өстеннән җылы шәл белән уранган төпчекләре Вакыйф көтеп тора иде. .
— Адат, Адат,— дип йөгереп килде ул аларның каршына,— беднең әтиләрнең кәҗә бәкәйләре качкан.
— Нинди кәҗә, нәрсә телеңә салынасың,— дип коры гына кистереп куйды Миңлегаяз. Иреннәре күшеккән булуга да карамастан, Вакыйф алдында үзенең абый кеше булуын белгертеп, бер тәкәбберлек белән әйтергә тырыша иде ул һәр сүзен.
— Югары Сөн кодаларга, теге, әллә нәрсәкәй җирдән кайткан кәҗә бәкәе алырга барганнарые, Адатның атасы белән,— диде Вакыйф шуны да белмисезмени дигәндәй, һәм авыз-борынына уралган шәлен читкә тартып, йөзен ача төште.
— Нигә кәҗә алырга барсын алар. Монда чыгып телеңә салынып торасың,— дип, ачуланып дәште абыйсы.
— Кәҗә инде, кәҗә. Ата кәҗә баласы!— Автоматтан аткан төсле, шундук ачыклык кертергә ашыкты Вакыйф.
Миңлегаязның талканы корылана гына барды. Үзе өчен түгел, Алсуны алып кайтуларын күпме көткән дустының хәлен белә иде ич ул. Әле алга, әле артларына төшеп сөйләнгән энесенә дәү олтанлы итеге белән кизәнгән булыр идемени.
— Бирермен мин сиңа ата кәҗә баласын.
Вакыйф аңа типтермәде, бөтерчек сыман читкә тайпылды һәм йөгереп китте. Барыбер үзенекен итте — тыңларга теләүче булмаса да, дөреслекне ачып салды.
— Кәҗә булгач, кәҗә! Ата кәҗә баласы. Урман буена кайтып җиткәч, чаналарыннан төшеп качкан. Куып караганнар, тоттырмаган. Кар тирән ди...
Миңлегаяз, чанасын калдырып, аны куып китте. Куышудан кызык тапкан Вакыйф, шырык-шырык көлеп, юл читендәге көрткә сикерде һәм җиң очлары белән йөзен каплады. Абыйсы үзен кар белән күмәр дип чамалавы иде бу. Миңлегаяз күмеп азапланмады, энекәшенең муенына бер-ике уч кар алып сипте дә юлында булды. Вакыйфның гына әле һаман уеннан туктыйсы килми иде. Абыйсы артыннан ук аякларына басып, ул яңадан үзенекен кабатларга тотынды: «Ата кәҗә баласы... Ата кәҗә баласы...» Үз сүзеннән үзе кызык табып көлә иде инде ул, муенына тулган карда аның уе да юк.
Тагын ике көннән Югары Сөн кода үзе килеп җитте. Чана башындагы
толып астында кемдер кыймылдаганны күргәч, капка төбендә трай тибеп йөргән Миңлегаяз белән Азат сагаеп калдылар. Ул да түгел, толып астыннан әкрен генә «ми-и-и» дигән тавыш ишетелде. Югары Сөн кода чанадан төште һәм толыпка үрелде. Аның астында, керт-керт солы саламы чәйнәп, нәни генә бер җан иясе — кәҗә бәтие утыра иде. Аяклары киндерә белән ике як үрәчәгә бәйләнгән булуга да карамастан, чана янына ук ♦ килеп баскан Миңлегаяз белән Азатка ул бик кәефле булып күренде. Алмаш-тилмәш ул аларның күзләренә текәлеп торды. Исем бер дә китми, § дип әйтүе булдымы, үзе һаман, сагыз чәйнәгәндәй, авыз эчендә салам * уртлап тора. £
Кәҗә бәтиенең маңгаеннан күренер-күренмәс кенә булып нәни мөгез- ? ләр төртеп тора. Ә мамыгы, әйтеп аңлатырлык кына түгел, аяз көндәге зәң- н гәр күк төсендә. Хәтфә кебек кабарып, күпереп тора, Алсуның шәле һәм < нәни бияләйләре кебек. Кәҗә бәтие Азатка шундук ошады.
— Аякларын’ чишегез, ул сезгә,— диде Югары Сөн кода, атның ар- 5 калыгын төшереп торган җирдән.— Ләкин качыра күрмәгез, карагыз аны. % Алсуның бүләге — икегезгә дә уртак булсын! ф
— Кемгә?— дип сорап куйды Азат, үзен дә белешмәстән. Ул бит Миң- в легаязларга гына кода. Миңлегаяз белән Вакыйфка диюедер... “
Гел уйламаганда кода кеше, астарлы бияләйләрен салып, Азат янына п килде.g
— Алсуны алып кала язган егет син бит әле,— дип, ул аның муенын-г нан сыйпап куйды һәм шаяртып уң кулының чәнчә бармагы белән аның * борын очына басты. ®
Үзен олыга санап әйтелгән бу сүзләр Азатка ошап куйды. Тик җавапка и гына сүз таба алмады ул, елмаеп башын түбән иде.
— Шул, шул, кода,— дип, җәтрәк раслап куйды Миңлегаяз.— Азат| шул була инде. °-
Миңлегаяз белән Югары Сөн кода бер-беренә карашып елмаеп куйдылар. Азат, аларга күтәрелеп карарга кыймаса да, бу җылы елмаюны әллә каян сизеп, бөтен күңеле белән тоеп торды.
— Кемгә булсын, Миңлегаяз белән сиңа,— диде Югары Сөн кода кабатлап.— Алсу бүләге! Качырасы булмагыз. Мондый кәҗә бәтиен җиде кат җир астына төшеп эзләсәгез дә таба алмассыз бүтән...
Шатлыктанмы, әллә нидән генә Азатның күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Хуҗа абзыйларның сарай түбәсеннән карап көлгән кояшка таба борылды ул. Күзләре чагылды. Өй кыегыннан борынлап чыккан боз сөңгеләренә карады, аларда да күзне чагылдырган нурлар балкыды. Ишегалдындагы һәр кар бөртеге елык-елык итеп аның белән уйный, шаяра төсле иде.
Кода кеше шап-шоп басып аякларындагы карны кага-кага, өйгә кереп китте. Миңлегаяз белән Азат, бу көтелмәгән яңалыктан нишләргә белмичә, үзара карашып бер тын тик басып тордылар.
Чана башында утырган кәҗә бәтиенә беренче булып Азат якын килде. Бер кулындагы бияләйне салып, сак кына, бармак очлары белән генә, аның муеныннан сыпырмакчы булып үрелде. Кәҗә бәтиенә исә бу ошамады — дертләп китеп, кисәк кенә муенын читкә борды һәм бөтен гәүдәсе белән кагынып куйды. «Тиясе булмагыз, кулыгыз юылганмы?»— дип кисәткәндәй, усал итеп, м/щгай аша сөзеп карады ул Азатка.
— Юк инде, малай, син безнеке хәзер,— дип янап куйды аңар, моңарчы читтәрәк торган Миңлегаяз, һәм кәҗә бәтиенең янына ук килеп сөйләшә- таныша да башлады.— Әнә, ул Азат абыең булыр. Мин Миңлегаяз кодаң. Киртеп куй колагыңа: Гаяз түгел, Миңлегаяз!! Менә, миңем дә бар...
Кәҗә нәкъ шул чакны, ишеттем, аңладым дигәндәй, әкрен генә «ми-и-и» дип тавыш биреп алды. Малайларга бу кызык булып тоелды, үзара карашып, рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар.
— Әллә башлы кәҗә инде, малай. Син әйткәннәрне гел аңлап торды бугай ул,— дип җанланып китте, үзенең куанычы белән уртаклашырга ашыкты
Азат.— Билләһи дим, күзенә карап тордым. Эх тә итми тыңлады син сөйләгәнне. ■
— Башлы булмый... Ул бит сида тегенди-мондый гына түгел, әллә каян, биек таулар ягыннан кайткан кәҗә. Пләмәнни, бик беләсең килсә!
Шулай ерактан килдеңмени, дип, гаҗәпләнеп, шаккатып күзәтте аны Азат.
— Вәт, малай,.. Вәт, малай,— дип, үзенең соклануын яшерә алмыйча сузып куйды ул.— Кәҗә дисәң дә кәҗә ичмасам. Бу инде сиңа безнең авылдагы бакча караклары, ристаннар гына түгел, иеме, Миңлегаяз?
Икесе чананың ике ягына чыгып күзәттеләр алар кәҗә бәтиен. Бер тын сүзсез тордылар.
— Моңа күпме булыр икән?— дип кызыксынып куйды Азат.
— Нәрсә күпме?
— Ничә яшь дим...
— һе, ничә ай диген, әле бер яшь тә тулмаган аңа.
— Исеме бармы икән?
— Кәҗәнең исеме була димени... Үзеннән сора,— дип кырт кисеп куйды Миңлегаяз.
Аның кырыслыгы ошамады Азатка. Ул сүзсез генә һаман чана тирәсендә бөтерелде. Кәҗә бәтиен әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан чыгып күзәтте.
Бер тын ни эшләргә белми аптырап торган Миңлегаяз, Азатны үртәргә булып, үзенчә кызык тапты. Кинәт кенә чанага сузылып ятты да, кәҗә бәтиенә текәлеп, бар көченә дип әйтерлек кычкырып сөйләшә башлады:
— Кәҗә, кәҗә... Исемең синең ничек?— Үзе сорау бирә, үзе үпкәләмиме дигәндәй, борылып-борылып Азатка күз ташлап ала. Үпкәләргә уйламады да Азат. Аңа ни, кызык кына ич. Миңлегаяз исә тагы да җанланыбрак теленә салына башлады.— Ник әйтмисең, әйт инде, кәҗә! Әнә бит, Азат абыең сорый. Әй, юк, Азат абыең түгел, Азат җизнәң!
Гаҗәпсенеп карап торган кәҗә бәтие шунда аваз салмасынмы:
— Ми-и-әй... Ми-и-әй...
— Исемен әйтте, исемен,— дип, шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде Миңлегаяз. Ул тантана итә иде. Чанадагы печән өстендә бер кат тәгәрәп әйләнде дә янә кәҗә бәтиенә текәлде.
— Ничек дидең, ничек? Исемеңне тагы кабатла әле?..
Кәҗә бәтие башын күтәреп өй ягына карап алды да тагы кабатлады:
— Ми-и-ә-әй... Ми-и-ә-әй.
Миңлегаяз чанадан сикереп ук торды. Азат белән бер-берсенә төртешә- төртешә сикергәли башлады алар. Куанычларына чик-чама юк иде.
— Исемен белә, исеме бар!
— Башлы кәҗә дип әйттем бит...
— Вәт, малай, исемен әйтә бит. «Ми-әй», ди.
— Кабатлап та әйтте, «Ми-әй» түгел, «Микәй» диде бугай.
Миңлегаяз шатлыгыннан бер-ике мәртәбә бүреген күккә чөеп алды һәм ишегалды тирәли сикергәли башлады. Йөгереп кенә өйгә дә хәбәр салып чыкты.
— Кәҗәнең исеме бар, үзе әйтте. «Микәй» диде. Микәй...
Миңлегаяз белән Азатның шатлыгын уртаклашырга аннан-моннан гына киенгән бәләкәй Вакыйф килеп чыкты. Авыз тутырып нидер чәйни иде үзе. Абыйлары янына килгәч, кесәсеннән берәр уч бавырсак чыгарып, Миңлегаяз белән Азатны да сыйлады.
— Югары Сөн кодагы й җибәргән,— диде ул, авыз тутырып чәйнәвеннән туктамыйча,— Сезгә — кәҗә, миңа — төш.
Вакыйфның үзенчә мактануы иде бу. Миңлегаяз белән Азатның гаме аңардамыни... Миңлегаяз кинәт кабаланып куйды һәм чанага таба ашыкты.
Кода кереп киткәнгә биш былтыр, без әле һаман Микәебезне чишмәгән, әйдә. Азат, торма,- дип, кәҗә бэтиенен аягы бәйләнгән бауга барып ТОТЫНДЫ ул. J
— Нигә Микәй булсын, тукта,— дип алар артыннан ук җылы оекбаш өстеннән кигән олы галушларын шаптор-шоптыр сөйрәп Вакыйф йөгереп килде. ♦
— Микәй булгач. Микәй инде. Үзе әйтте!
Вакыйфка әйттең ни, әйтмәдең ни, авызына тагы бер бавырсак ыргыт- 1 ты да үҗәтләнүендә булды. <
Ниткән Микәй. Кәҗәнең исеме булмый аның, ул шулай кычкыра = гына, беләсегез килсә. ?
Телеңә салынып торсаң...— дип, аңар абыйсы йомарланган бияләен * күрсәтеп алды. |
— Чишмәгез, тагы кача. Кәҗә ич, ристан ич ул,— диде Вакыйф. | Миңлегаяз аңар кулын гына селтәде. *
— Синнән сорамыйлар. Әнә, лапас артына барып кил дә, артың < катканчы кереп йөгер өйгә. ф
— Адатның атасы белән безнең әтидән качкан кәҗә ул, бик беләсегез ® килсә... "
Вакыйфның әйтеп бетерүе кая, кәҗә бәтие Миңлегаязның култык^ астыннан сикереп тә чыкты. $
— Капканы ябыгыз, бикләп куегыз,— дип боерык бирде Вакыйф.
Азат, шап итеп, капканы бастырык белән бикләп тә куйды.
— Нигә аңа бастырык тыгарга, кулы юк бит кәҗәнең,— дип, Вакыйф ® тагы үзенчә шелтә ясап куйды. н
Бәйдән ычкынган кәҗә бәтие ишегалдының бер почмагыннан икен- * чесенә ук кебек атылып чабулап йөрүен дәвам итте. Өчәүләшеп үзен = тотарга дип йөгергән, малайларны бар дип тә белмәде, араларыннан выжт a кына үтә дә кире якка торып чаба иде. Бер почмакка кысрыклап, инде тоттылар дигәндә генә, ул тагын Миңлегаязның бот арасыннан чыгып шылырга өлгерде. Артыннан чаба торгач, малайлар хәлдән тайды, карга чумып беттеләр. Сулуларына капты. Итек эчләренә кар тулды, бияләйләрен югалттылар. Вакыйфның бер галушы төшеп калган булып чыкты, койма
Кәҗә бәтиен лапас түбәсеннән төшерү бер олы вакыйгага әйләнде. Өйдәгеләр чыкты. Азат белән Миңлегаяз урамда йөргән малайларны ча
читендәге көрттән шуны эзләп маташа иде.
Малайларның тынып калуын күреп Микәй дә тукталды. Ишегалдының урта бер җирендә җиңүче сыман тик басып тора. Як-ягына карангалап байтак кына шулай торды да, кинәттән ук кебек атылып, сөяп куйган сөзәк колгалар өстеннән лапас түбәсенә менеп китте. Нәрсә, нәрсә, әмма мондый елгырлыкны аңардан берәү дә көтмәгән иде!
Түбәдәге кар өстеннән эз салып, ул кыек очцна ук менеп басты һәм шунда гына тынычлык тапкандай туктап калды. Муенын сузып турайта төште. Кар тузаннарыннан кагынып куйды. Киерелеп, як-ягына карап алды. Ә аста, ишегалдының өч почмагында, карда аунап, әлсерәп беткән өч малай басып тора. Микәйнең аларга исе дә китмәде. Кыек читендә үк басып торуын белде. Әле бакча якка, әле ишегалдына таба карангалап алгач, күкрәген тагы да киерә, муенын турайта төшеп хәрәкәтсез кала. Өй кыегына кадаклап куйган әтәч диярсең.
— Урман ягын күзәтә. Югары Сөнгә таба карый ул,— дип пышылдады Вакыйф.
— Югары Сөндә нәрсәсен югалткан, кодаларга ерак таулар ягыннан җибәргәннәр ич аны... Шул таулар күренмиме, дидер.
кырып кертте. Ишегалдында бер дистә чамасы кеше җыелгач, план кору башланды. Малайларның барысын да бакча якка чыгардылар, алар шунда бер рәт булып тезелеп, кәҗәне бакча якка качырмаска тиеш булдылар. Әминә апа тавыкларга дип изгән бер табак кайнар бәрәңге күтәреп чыкты. Ләкин «бәрәч-бәрәч...» дип тә. «кәҗ-кәҗ-кәж* дип тә күпме генә дәшеп карамасын. Микәй башын бормады. Хуҗа абзый өр-яңа бәрән себеркесе тотып түбә читенә үк басып чакырып TOI ТЫ. АНЫҢ сүзләрен дә колагына алмады кәҗә. Югары Сөн коданың ачуы чыгып, түзәр әмәле калмады — ишегалдыннан бер кисәк каты кар табып, шуны кәҗә бәтиенә тондырды. Кар кисәге «лык» итеп Микәйнең арт санына барып тиде, ләкин ул кыймылдап та карамады. Алай да булмагач. Хуҗа абзый ишегалды себерә торган озын саплы себерке белән түбәгә үрелде. Буе җитмәгәч, ачуыннан, аны болгап торып ыргытып та җибәрде. Себерке, кәҗәгә җитәр-җитмәс, сабы белән түбә өстендәге карга барып кадалды.
— Баскыч бармы, кая, баскыч китерегез,— диде Югары Сөн кода ныклы фикергә килеп.
Хуҗа абзый лапас эченнән сәндерәгә менә торган баскычны күтәреп чыкты. Миңлегаязны дәшеп алдылар. Малайның авыз колакка җитте, шундый җаваплы эшне сиңа ышанып тапшырсыннар әле...
Түбәдә кар тирән иде. Миңлегаяз, бата-чума булса да, тиз менеп җитте. Аннары, кыек буйлатып, лапас түбәсендәге кәҗә бәтиенә таба якынлаша башлады.
— Авызыңны ямшәйтер, типмәсен,— дип кычкырды бакча ягындагы малайлардан кемдер.
— Тибәргә, әллә син аны кырыкмыш тай дип белдеңме,— дип җавап кайтарды шундук икенчесе.
— Улым, тотыныбрак бар, егыла күрмә,— дип борчылды әнисе.
— Егылса, карга төшә ич ул, нәрсә булсын,— дип Хуҗа абзый да тавыш биреп алды.
Күпме кешенең күзе Миңлегаязга текәлгән. Шуны тою ничек рәхәт икәнлеген беләләр микән? Ул тагы да кыюлана төшеп, алга омтылды. Кәҗә бәтиенең янына ук барып җитте инде. Астагылар, ни булыр икән дигәндәй, кинәт берьюлы тынып калдылар. Микәйнең үзенә таба борылып та карамыйча басып торуы, анардан аз гына да шүрләмәве сәер тоелды Миңлегаязга. Әллә бер-бер юньсезлек кылырга җыенамы...
Ул да түгел, бакча ягыннан малайларның берсен-берсе уздырырга тырышып биргән киңәшләре яңгырый башлады:
— Арт саныннан эләктер...
— Нәрсә җебеп торасың...
— Тот инде, тот!
Җаваплылыкны тою рәхәтлегеннән башы әйләндеме, кыймылдамый да тик басып торган кәҗә сихерләдеме, Миңлегаяз нинди карарга килергә белмичә, аякларын як-якка җәеп кар өстенә утырды. Шунда гына Микәй артына борылып, тыныч кына аңар карап куйды. Ләкин куркып түгел, ни эшләп йөрисең монда дигән төсле генә карау иде бу.
— Кочаклап ал, улым,— дип, яратып һәм ышаныч белән дәште Хужа абзый. Аның тавышы Миңлегаязга тәвәккәллек өстәде, айнытып җибәрде. Бер карарга килеп, кулларын сузды да кинәт кенә бөтен гәүдәсе белән алга таба ыргылды Миңлегаяз һәм... әле генә кәҗә бәтие басып торган кар өстенә барып капланды. Ә Микәй күз иярмәс тизлек белән, арт аякларында гына калып үрә басты да, түбәнгә томырылырга өлгерде. '
Бакча якта, түземсезлек белән батырлык кылыр минутны көтеп торган малайлар, «урра» кычкырып, бер-берсен төрткәләшеп ^әҗәг& таба дәррәү йөгерделәр. Ләкин алар килеп җиткәнче, Микәй инде үз иреге белән көрттән чыгып ишегалдына төшкән иде. Ишегалдының урта бер җиренә чыгып басты да, нигә шаулаша бу малай-шалай дигән сыман.
бакча ягына карап куйды һәм, берни булмаган төсле, тыныч кына өстенә кунган кар тузанын кагарга кереште.
Миңлегаяз әле һаман лапас түбәсендә иде, ише галлындагы лар өчен инде хәзер ул әллә бар. әллә юк. Еларга да, көләргә дә белми бераз басып торгач, малай кәҗә тәкәсенә охшатып ике кулын югары күтәрде дә «урра» кычкырып көрт өстенә сикерде. *
Кәҗә бәтие Миңлегаязларның утын лапасындагы җылы почмакта * яши башлады. Инде урынлы-урынсызга качам дип куркытмаса да, ул ба- й рыбер кулга ияләшергә ашыкмады. Ишегалдына чыгаруга, дөньясын оны- § тып чабулап йөри дә аннан, ни эшләргә белми, бераз тик басып тора. > һәм әллә кай арада гына бер карарга килеп, теге вакыттагы тәвәккәл- о. леге белән, сөяп куелган колгаларга таянып, бер сикерүдә лапас түбәсенә - менеп җитә. Ияләнгән урынына — кыекның нәкъ очына ук барып баса, 5 күкрәкләрен киерә төшеп, башын турайта һәм күңеле булганчы урманга 1 карап тора. *
Аны инде хәзер һичкем борчымый, куаламый аннан. Урамнан узучылар * күрсә, гаҗәпсенеп бер тын карап торалар да, башларын болгап, үз юлла- “ рыннан китеп баралар. Белсәң иде: кая карый, нәрсә көтә ул? Кемне ~ эзли икән шулай?.. «
Каникуллар үтеп, Миңлегаяз мәктәпкә йөри башлагач, Азатка ямансу г булып калды. Су буена тау шуарга да төшәсе килмәде. Анда төшсә. авылда Микәй кала. Берөзлексез кеше ишегалдында чуалу да уңайсыз, i Төпчекләре Вакыйф күбрәк өйдә — куян мамыгыннан шәлдер, оек-бияләй- ' дер бәйләп утырган әнисе янында бөтерелергә ярата.
Үз өйләрендә бер ялгызы көнозын ничек утырсын, менә тагын ул ; урамга чыгып бара. Ике кулы кесәдә. Юлда аунап яткан ат алмаларын - үзалдына типкәли-типкәли атлый. Сызгырырга тырышып карады, барып чыкмады, төкерек кенә чәчелде. Ичмасам, шундый булдыксызлыгыннан көлүче дә юк бит. Үтеп барышлый гына, гадәтенчә, капка ярыгыннан Хуҗа абзыйларның ишегалларына күз салды. Барча кош-корт ишегалдында: сыердыр, сарыктыр, каздыр, үрдәктер, тавыктыр йөри. Аларның әле Микәйдән тыш тагы ике дәү кәҗәләре дә бар. Шуларның берсе лапас капкасына терәлеп аркасын кашып тора, икенчесе янәшәдә генә, сагыз чәйнәгәндәй, сакалын селкетә, Микәй бер ялгызы ишегалды уртасында басып тора.
Шунда капка ярыгыннан күзәтеп торган Азатны гаҗәпкә калдырган бер тамаша булып алды. Аркаларын кашып алгач, теге ике кәҗә, җәт-җәт атлап, яңа имидән аерылгай сабый сыман басып торучы Микәй янына килделәр. Озын йоннары аннан-моннан тузган, асылынган дәү мөгезле, капкорсаклы бу кәҗәләр каршында Микәй әллә каян аерылып тора. Аны бу ишегалдына очраклы рәвештә генә төшеп кунган бер зифа кош диярсең. Бөтен гәүдәсе, күгәрчен канатыдай елык-елык килеп, әллә каян күзләрне камаштырып тора. Түгәрәкләнеп килгән җыйнак гәүдә, үзенә килешеп торган туры аяклар, төз һәм озын муен, текә маңгай — һәммәсе зифалык һәм гайрәт турында сөйли.
Теге ике кәҗә дә шул зифалыкка соклана иде булса кирәк. Ләкин һәр соклану хөрмәт һәм ихтирамга нигез булып тормый. Соклану көнләштерә, эчне пошырып та куя торган була вакыт-вакыт. Әлеге кәҗәләр дә килә-килешкә, борыннарын суза төшеп, гаеп эзләп тикшергәндәй, кәҗә бәтиен бер кат әйләнеп чыктылар. Микәйнең исә аларга исе Китмәде, әйтерсең лә алар аның өчен бөтенләй юк иде, колагын да кыймылдатмый тик басып торуында булды. Дәү кәҗәләрнең берсенә шул ошамады оугай Микәйнең каршына ук килеп туктады да мөгез очлары белән аның муен төбенә төртеп куйды. Кәҗә бәтие башын борды, әмма дүрт аягының берсен кымшатмады. Дәү кәҗә, аның тирәсендә тагы бер тапкыр әйләнеп чыккач, янә Микәйнең каршысына ук килеп басты. Арткы аякларын
җәебрәк куйды, сөзәргә җыенуын белдертеп. урак сыман кәкрәеп килгән мөгезләрен алга сузды.
Микәй аның саен кымшанмады, моңарчы ничек торган булса, шул хәлендә тора бирде. Күзләрен йома төшеп, кояш нурларында җылынуын белде. Ул арада дәү кәҗә кинәт кенә бер адым артка чигенде һәм бөтен булган гайрәте һәм авырлыгы белән аңа китереп тә бәрде. Мондый явызлыкны бөтенләй көтмәгән бәти гармун күреге сыман кысылып куйды.
Боларны күзәтеп торган Азатның да тәне чымырдап алды. Әйтерсең, аның үзен дә әлеге явыз кәҗә баганага китереп терәгән иде. Шул мур кыр- гырыны. ишегалдына кереп, таяк белән ярырга иде хәзер. Ул да түгел, авызын ачып катып калды малай: теге мөртәт җан шак-шок басып янә сөзү нияте белән килеп маташканда кәҗә бәтие кинәт кенә үзгәрде дә китте. Күз иярмәс тизлек белән арт аякларына басты да. сорау билгесе сыман кәкерәеп алга ыргылды, теге ристанның муен төбенә китереп тә ямады! Мәтәлчек ата язып, янтаеп ук китте урак мөгезле дәү кәҗә дигәнебез һәм ипле генә кире борылды да. алдына-артына карамыйча, башын бол- гый-болгый лапас капкасыннан кереп югалды.
Үз күзләренә үзе ышанмыйча, ишегалдына атылып керде Азат. Хуҗа абзыйларның болдырыннан шул мәлдә кисәү агачы күтәргән бәләкәй Вакыйф килеп чыкты.Башына кияргә дә онытып чыккан Вакыйф дәү галошларын өстерәп йөгеренә башлады.
— Үтерәм. кайда ул карт ристан... Кайда?— дип кычкыра үзе бар көченә.
Кош-корт, мал-туар аңардан куркышып, як-якка сибелде.
— Кемне үтерәсең? Нәрсә өчен?— дип кисәү агачыннаң читкә тайпылды Азат.
— Микәйне үтерә ич. теге карт ристан. Кая качкан...— дип бәргәләнде Вакыйф.
— Болгама әле шул тимереңне, башны умырасың ич.— дип тынычландырырга кереште аны Азат.
— Болгамаска... Мин бит тәрәзәдән күрдем. Микәйне үтерәе,— дип, берөзлексез як-ягына каранып, эзләнүеннән туктамады Вакыйф. Үзенә күрә генә түгел, төпчек малайның гайрәте чик-чамасыз иде. Әрнүдән, менә-менә күзләреннән мөлдерәп яшь тамчылары чыгарга тора.
— һи-и. малай, син күрмәгән икән. Микәй аның үзен үтерә язды, бик беләсең килсә,— дип аның җиңеннән тартты Азат.
Ачык калган ишектә Әминә апа күренде.
Вакыйф дим, Вакыйф, кер тизрәк. Җәй көне дип белдеңме әллә, шәп-шәрә көе нинди тилереп йөрү ул.
Хәзер, Адат, киенеп кенә чыгыйм да.— дип, галошлары артыннан кисәү агачын өстерәп, Вакыйф кире өйләренә йөгерде.
6
Азат белән Вакыйф инде ничә тапкыр ачуланышып, ничә тапкыр дуслашырга өлгерде. Миңлегаяз әле һаман күренми. Абыйсы юклыктан файдаланып. Вакыйф Азатның теңкәсенә тиеп йөдәтте. Микәй белән маң- гайны-маңгайга терәп шаярышкан, сөзешле уйнап торганда, менә тагын ул килеп кысылды. «Ат дагалаганда бака ботын кыстырмасыные»,— дип, Миңлегаязча читкә генә этәрергә иде дә бит үзен. Булмый.үз ишегал- ларында икәнлекне Вакыйф яхшы белә. Ә Микәйнең исә аның белән уйныйсы килми. Вакыйф, әрсезләнеп, башын суздымы, шундук читкә тайпыла.
— Микәй сине бар дип тә белми... Күрдеңме, әнә, сиңа маңгай урынына койрык кына селкетә,— дип көлеп җибәрде Азат.
Вакыйфның җен ачулары чыга, шуннан берсен икенчесе узып үчекләшергә тотыналар.
— Ә син. аның каравы — Адат-кадак. бик беләсең килсә.
— Төпчек түгел инде... Хуҗа абзыйның төпчеге ич син. Төпчек!
Төпчек! t
— Ә син аңа каравы — фифырузы да үзең, төпчеге дә. Төпчеге дә, фифырузы да
— Мыййайы байайай... Мыййайы байайай...'— дип, тантана итеп такмаклый башлый шунда Азат. Үчекләшергә тотынса, Вакыйфны Миңлегаяз * абыйсы да «мыййайы байайай» белән генә телсез калдыра. Шулай дидеңме, ~ гарьлектән Вакыйфның теле тотлыга башлый, шундук үчекләшмәс була, з
Гарьләнерсең дә... Күптән түгел мондый хәл булган: Әминә апа түр < якларында кер үтүкли икән. Миңлегаяз дәрес әзерләп утыра. Унга кадәр х санарга өйрәнеп килгән Вакыйф мич асты тулып уйнап йөргән куян f балаларын санап карарга булган. Кышның кыш буена аларның мич астында куян балалары тәгәрәп үсә иде. <
Кулына кисәү агачы алган да Вакыйф берәм-берәм куян балаларын | мич астыннан өстерәп чыгара башлаган. Тоткан берсен әтисенең иске салам * эшләпәсенә сала, ди. Вакыйф җидегә җиткән, сигезенчесен тоткан, ә < эшләпәдә бер куян баласы да калмаган — тоткан берсе, аннан чыгып, « кире мич астына кереп тая бара икән. Уйлаган, уйлаган да бер әмәлен тап- « кан бу: тоткан бер куян баласын мич асты капкачы булып хезмәт иткән = калын такта астына кыстыра бара икән. Ә үзе шул такта өстенә сузылып п ятып, мич астындагы куян балаларының күплегенә сокланып тик такмак- у лый икән: «мыййайы байайай! мыййайы байайай!..» Бу аның үзенчәләп J «мондагы балалар» дип әйтүе булган. Такта астына куян балаларын тезеп * чыккач, исәбенә үзе генә чыга алмыйча, абыйсын да чакырган Вакыйф. ®
— Абый, абый, мыййайы байайай!г- ди икән. н
Әнисе белән абыйсы йөгерешеп чыкса, нишләргә белмәгәннәр — такта * астыннан бер тигез рәткә тезелгән куян балаларының башлары гына күренеп = тора икән...
Шуннан тагылып калды аңа бу үчек. Аз гына теленә салына башладымы, малайлар Вакыйфны «мыййайы байайай» белән каплый да куя. Шулай
- диделәрме, аның күзләренә яшь килә. Куян балаларын әле дә булса кызгана һәм юксына иде ул.
— Әйдә, үчекләшмик, Адат. Бүтән алай әйтмә, җәме,— дип, бу юлы да Вакыйф тизрәк дуслашырга ашыкты.
— Ярар. Син дә «фифырузы да, төпчеге дә» димәс булсаң гына...
— Ярар, малай. Аның каравы, сине кыйнаучы юк. Миңлегаяз кебек абыең булса...
Борынын сызгыртып алды да, бер читтә бәрән себеркесеннән калдык- постык яфракларны чүпләп торган Микәйне чакырырга кереште Азат.
— Бәрәч, бәрәч... Микәй, кил монда...
— «Бәрәч» дип сарыкка гына әйтәләр,— дип төзәтте аны Вакыйф. — Кәҗәне «кәҗ-кәҗ-кәҗ...» дип чакыралар.
Моңарчы кәҗә асрамагач, Азат каян белсен инде аны. Икәүләшеп, Вакыйф өйрәткәнчә, чакырырга керештеләр. Микәй, аңлаган сыман, борылып карады һәм тып-тып атлап яннарына килде.
Ничек килүен күрсәгез иде сез аның. Ул муен... Ул аяклар.. Ул гәүдә... Үзе ашыкмый, ә үзе чабышка әзерләнгән ат сыман бии-бии килә.
— Безнең әти дә ярга бер кәҗә алабыз, ди.— Бу сүзләрне Азат Микәйнең үз-үзен тотышына сихерләнеп әйтеп куйды. Вакыйф шундук аңарга каршы төште.
— Нәмәрсәгә соң ул. Микәй булмый бит инде ул...
— Микәйне кунакка алып чыгарбыз, аңарга күңелсез булмас, ди әти.
— Беләм, беләм... Ник апчыкканнарын беләм,— дип, серле елмаеп куйды Вакыйф. Үз елмаюыннан үзе оялгандай, йөзен читкә борырга тырышты, Азаттан күзен яшерде.
— Нәрсә беләсең?
— Беләм. Әйтмим генә,— дип елмайды Вакыйф.
— Әйтмәсәң, әтидән сорыйм — исең киткән...
— һи, тилебәрән орлыгы ашасаң, сора. Әтидән шундыйны сорый
дигән.
Бу яңалык Азатка ошады. Ул яңадан кәҗә бәтие белән сөйләшергә кереште.
— Микәй, исемеңне әйт әле, Микәй. Исемең ничек синең?.. _
— Ул сиңа уенчык түгел лә,— дип тагы акыл бирергә ашыкты Вакыйф.
— Түгел шул, акыллы ул, иеме, Микәй!— Йоп-йомшак ул, матур ул— Вакыйф шунда яңа кызык уйлап чыгарды.
— Адат, Адат, Әйдә, малай, карыйк әле, кода ялгышмады микән...
— Нәрсәне?
Тагы серле итеп елмайды Вакыйф һәм Микәйне аркасыннан кочаклап та алды. ■
— Кода дөрес әйттеме икән, дим. Әйдә, әйләндерергә булыш әле...
— һи-и, тиле, барыбер түгелмени,— дип, Азат төшенгәндәй итте.
— Бер булса, тәрәзәдән йөрерләр иде. Тотыш инде...
, Яннарында торган кәҗә бәтиен әйләндерә-тулгандыра башлады алар. "Кәҗә карышты, тыпырчынды, әмма типмәде, сөзмәде.
— Ялгышамы соң, безнең кода бит ул,— дип куйды Вакыйф.— Дөрес әйткән, ата кәҗә баласы.
Нәкъ шул чакны, баш очларында гына аларга кушылып тагы кемдер, өченче кеше көлгәне ишетелде. Күтәрелеп карасалар, фермадан кайтып килүче Айсылу апалары басып тора икән.
— И-их, син аларны...— диде ул, көлүеннән туктала алмыйча.
— Ә-ә, җиңгәчәй кайткан,— дип, иң элек уңайсызланып Вакыйф сикереп торды.— Менә без монда карап торадырыек әле... Иеме. Адат!..
Аларның кулыннан ычкынырга өлгергән кәҗә бәтие лапаска таба торып йөгерде. Сикергәли-сикергәли, туп-туры тагын ияләнгән урыны — түбәгә менеп китте.
Айсылу апалары Вакыйф янында уңайсызланып басып торган оялчан малайны шунда гына күргәндәй итте.
— И-и, күрми дә торам икән, Азат түгелме соң... Азат кияү икән ич,— дип. аркасыннан сөйде.
Айсылу апасы аны күргән саен шулай яратып, үз итеп, «кияү» дия-дия сөя торган иде. Азатка бик тә рәхәт булып китә иде ул сөйгәндә. Тик авызын ачып сүз әйтергә генә өлгерми кала. Гел шулай, көтмәгәндә килеп чыга да шапылдатып сөя һәм, күңеле булгач, көлә-көлә китеп бара. Бу малайның теле юк ахры, дип уйламый микән Айсылу апасы...
Бу юлы инде ул өлгерлек күрсәтте, Айсылу апасы кузгалып киткәнче дәшәргә ашыкты.
— Айсылу апа,— диде һәм ни әйтергә белми кинәт туктап калды... Юк. сүз булмаудан түгел. Айсылу апасы белән сөйләшәсе килгән сүзләр аның күңелендә тулышып, хәтта ташып тора. Шул минутта нәрсәдән башларга, ни дияргә белми генә сүзсез калды ул.
Айсылу апасы, иелә төшеп, ялан куллары белән аның башындагы бүреген рәтләп куйды. Туңмадыңмы дигәндәй, колак яфракларын тоткалап карады һәм тагы бер тапкыр уз итеп сөйде дә болдырга таба юнәлде.
лармыни... , „„
Вакыйф, дөньясын онытып, кыек башына менеп баскан кәҗә бәтиен күзәтә иде.
Карале, малай, карале, ул түшләрен киереп торуларын гына күр син аның... Питыр патша атланган айгырмыни...
7 *
Түбәгә менгәч дөнья иркенәеп китә...
Кешеләр аркылыга да торкылыга да корып бетергән койма-киртәләр 5 моннан чүп кенә булып кала. Бөтен әйләнә-тирә ап-ак. Урамнар гел актан, з Өй түбәләре, каралты-куралар ап-ак юрган астында. Шул ак түбәләрдән £ ара-тирә ап-ак төтен чыгып тора. Ул төтен ак багана булып ак болытларга £ барып тоташа. Ак болытларның аръягында да аклык микән?..
Ап-ак бакчаларның аргы башындагы киртәләр дә ак йомшаклыкка £ чумган. Ак урамнар буйлап тезелеп киткән баганалар арасын ак бәскә * төренгән чыбыклар тоташтырган. Урам читенә өелгән кар көртләреннән ак каеннар үсеп чыккан. Нәни генә тармакларыннан исә аклыкларына сыеша * алмыйча мөлдерәгән ап-ак чуклар менә тамам, менә тамам дип торалар...
Аклыкта коенган ак каенның иң югарыгы ботагына ап-ак түшле, озын ак Й койрыклы купшы бер кош килеп кунды. Тармаклардан ак бәс коелды. с Шул ак койрыклы кошныкыдай канатлары булса икән Микәйнең дә... ? Ни эшләргә белер иде ул. Ике дә уйлап тормыйча шушы ак авылның аргы ягыннан башланган чиксез аклыкка таба чыгар да очарые. Шул аклык- ® ның чигенәчә очарые... Ә аклыкның чиге буламы икән?.. Юктыр! Аклыкка ' ни җиткән... <
Күз күреме җитмәс бу аклыкның аргы якларында ап-ак урманнар г бардыр. Ак офык читендә ул урман төсмерләнә дә кебек. Ә ул ак урманнар- £ ның да аргы ягында ак юллар бардыр. Шул ак юлларның кайсысы бик еракларда калган ак таулар иленә илтә икән? Аклык тантана иткән менә шул тау һәм кыялар илендә аның әнкәсе, туган энесе торып калды. Бу минутта алар да Микәйнең күз алдына ак булып килделәр. Ак болытлар арасыннан ак нурлар сирпегән әнә шул кояш сыман бит аның әнкәсе. Алар да аны юксынамы, сагынамы икән?.. Ак урманнар төбәгеннән килгән ак юллардан күзләрен алмый аны көтәләрме икән?..
Шунда, ак каенның ботакларына елышып менеп килгән ак мәчедән куркып, теге ак койрыклы кош кагынып очып китте. Их шуның кебек канатлы булсаң икән, дип тагы бер кат сокланып, көнләшеп калды аның артыннан Микәй. Нигә канатсыз булып туды икән ул?..
Кинәт, әллә нидән генә аякларына көч, гәүдәсенә дәрт, нәни мөгезләренә гайрәт килә башлавын тойды ул. Бер урында тик кенә басып тора алмыйча, алгы аяклары белән түбәдәге карны тырнарга кереште. Күзләре очкынланды, иңбашларына пар канатлар чыккандай хис итте ул кинәт үзен. Менә хәзер шушы лапас түбәсеннән кушаяклап этенеп китсә, аның иңбашында канатлар җилпенә башлар, һәм ул күз ачып йомганчы урман аръягындагы теге ак юлларга барып җитәр. Шулай итәчәк тә — ике уйлап тормый алга, югарыга томырылды Микәй.
Әмма иңбашларында җилпенергә тиеш булган канатлар хыянәт итте, тыңламады. Ак болытларга күтәреләсе урында, тирән көрткә төшеп чумды Микәй. Ләкин кимсенү, өметсезләнү турындагы уй мөгез очларына да килеп карамады аның. Ничек итеп көрттән чыгуын һәм бакчалар аша бата-чума ничек басуга чыгып чапканын хәтта үзе дә абайламый калды. Күкрәгенә тулган дәрт, аякларын алгысытып торган көч, мөгезләреннән чәчрәп торган гайрәт канатлардан болайрак ашкындырды аны. Чапты да чапты ул. Дүрт аягы берьюлы кар астына төшеп күмелсә дә, көрткә кереп чумган аякларга вакыт-вакыт таяну гел мөмкин булмый башласа да. алга омтылды. Күкрәкләре белән, бөтен гәүдәсе белән этенде ул. Пружина сыман җыерылып килде дә, муеннарын сузып, тагы алга ыргылды — шуып барды, йөзеп барды ьо.м 129
кар өстеннән, әмма тукталмады. Ярык тоякларының йомшак кар өстеннән йөрергә гел яраксыз булуын шунда гына аңлады ул, ләкин сукранмады. Алда урман иде... Урман артында үзләренә тартып торган ак юллар. Шул ак юллар аны әнкәсе янына илтер. Шул хактагы уй хәлдән тайган аякларына тагын көч һәм гайрәт бирде. Ташып, ярсып килде гайрәт...
Артка борылып та карамыйча ашкынуын гына белде Микәй. Күзләренә һичбер нәрсә күренмәде. Бөтен тирә-як тоташ кардан гына тора. Күзләрен камаштырып торган шул аклык аны берөзлексез алга, бары алга дәшә.
Дөньясын онытып шулай алга омтылганда, кинәт тояк астындагы карның шуыша башлавын сизде. Ничек дип юрарга белмәде ул моны, ак кар булып ак кар аңар шулай хыянәт итәрме... Читкә сикерергә омтылды, өлгермәде. Соң иде инде... Үзе артыннан ишелгән кар тавына ияреп түбәнгә — ак упкынга тәгәрәвен абайлады Микәй. Аяклары үзенә буйсынмады. Мәтәлчек ата-ата, кая тәгәрәве хәзер үз ихтыярында түгел иде инде. Колак төбендә кар шавы, кар шыгырдавы гына ишетелеп торды.
Озакка сузылгандырмы ул шау, Микәй анысын абайламады. Ниһаять, бары да тынды, туктап калды. Үзенең карга күмелгән хәлдә текә яр астында ятуын аңлады ул. Тояк астында да кар, мөгезләре очында да. Бөтен хыяллары белән бергә ак кар астында калган. Кузгалырлык, кымшанырлык кына түгел. Арыган гәүдәсе, кызышкан аяклары, оеп, рәхәт бер талгынлыкка күмелә барган төсле булды. Күзләре дә йомылырга итте.
Шунда аның бөтен тәнен яшен ташы телеп үткәндәй булды. Тукта, ул шулай хәлсезләнеп кар астында оеп ятса, нәрсә була соң әле бу... Озаккамы ул монда? Ә гел бөтенләйгә булса? Шушы кар астындамы! Ә урман аръягындагы ак хыял булып үзенә тартып торган ак юллар... Ак кыялар иле... Әнисе...
Аякларына кайнар агым булып янә җегәр килгәнен тойды Микәй. Торырга, һич югында тезләнергә омтылды ул. Әмма аяклар буйсынмады, кымшанмады да. Аның саен тәненә, күкрәкләренә дәрт акты... Үз өстенә өелгән карны йолкып атырдай булып кагынырга, җилпенергә итенде ул. Арка өстендәге кар тавы авыр гына ыңгырашып алды. Ләкин Җибәрмәде, калын иде кар.
Торырга дигәч, торырга! Кайнар агым акты да акты, иңнәрендә чын- чынлап канат талпынгандай тоелды. Мөгез очларыннан гайрәт ташкыны бәреп чыкты. Бу юлы инде аны һични тотып тора алмаячак... һәм шулай булып чыкты да — кар тавы аның алдында баш ияргә мәҗбүр булды.
Ул тагы ак киңлектә! Барыр юлларына ак келәм сузылган. Кире борылу турында уйлыйсы да юк — әле генә мәтәлчекләр ата-ата ишелеп төшкән урында мәһабәт биек яр калыккан. Бөтен гәүдәсен калтыратып кагынып алды Микәй. Аркасына, йоннары арасына кунган салкын кардан да бигрәк, икеләнү һәм шүрләүдән котылырга теләп кагынды ул. Ләкин кузгалып ерак китә алмады. Яр читеннән дүрт-биш тапкыр сикерергә өлгердеме-юк мы, аяк астындагы көпшәк кар тагы убылып куйды. Бу юлы да ул читкә сикерергә өлгерә алмады. Ак түшәк кебек кар астында агып яткан инешкә төшкән булып чыкты. Йоннарын чылатып алган салкын су чиркандырып, айнытып җибәрде аны. Бар көчен җыеп яр читендәге кар өстенә сикерде ул. Беренче сикерүендә барып чыкмады — арт аяклары белән кире салкын суга ишелеп төште. Тагы сикерде, алгы аякларын тез турыннан бөгәргә өлгерде бу юлы. яр читендәге кар өеменә иякләрен куйды, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып тырмана торгач, инеш читенә исән-аман чыгып басу насыйп булды.
Көн кичкә авышып бара иде инде. Җылы нурлары белән озата килгән, җемелдәшкән кар бөртекләре аша аның күзләренә өмет өстәп торган, гайрәт биргән кояш та алсуланып баерга җыена иде. Шулай да кирегә юл юк — анда салкын инеш, анда текә яр һәм днда ялгызлык. Ә алда алсу шәфәкъ нурларында коенган ап-ак чиксезлек. Шул ак киңлек янә аның күңелендәге ак хыялларны яңартып җибәрде һәм алгысытып үзе артыннан әйдәде.
Шактый озынга сузылган сезак урне менде башта. Тирән корт өстеннән шуышып һәм йөзеп барды диярлек. Инешкә чыланудан тушена һәм бәкәлләренә нәни боз кисәкләре каткан. Көрттән арынып, азга гына каты кар өстена чыктымы, шул боз кисәкләре бер-берсена бәрелеп, дистәләгән нәни шөлдерләр сыман, аваз бирә башлый. Йомшак мамыклары чыланган турыда тәнен салкын чеметкәләп ала. Әмма барыбер бирешергә * уйламады ул.
Ниһаять, күз алдында ак шәүлә төсле генә булып урман төсмер- х ләнә башлады. Кояш инде офык читендә эленеп торган ак болытларга 3 кереп күмелә язган. Караңгы төшә баруга да карамастан, аклык кимемәде, з Ә тагы бераздан, җир белән күк арасындагы төс аермасы кими барып, * ак кар һәм ак болытлар үзара тоташып, бер булдылар. Ак кар өстеннән а. атлый идеме ул, ак томаннар ерып бара идеме, әллә ак болытлар өстеннән йөзепме — аңламассың. Шундый серле билгесезлек халәтендә бара з торгач, ак караңгылык арасыннан аермачык булып урман күренә башлады. *
Ул урман буена җитеп туктап калды. Аяклары хәлсез, бөтен гәүдә * арыган, әлсерәгән. Тәненә карлы боз кисәкләре укмашып каткан. Салкын * җил исеп куйды — калтыратырга тотынды. Күзләргә вак кар бөртекләре ш сибеп җәяүле буран себерә. Шомландырып урман шаулый. Ул да түгел, * якында гына нидер сынды һәм шак-шок килеп берничә тапкыр бәрелеп алгач тынып калды — кар эченә чумды. *
Нишләргә?.. Хыялындагы ак юлларын эзләп урман эченә кереп китәр- » гәме?.. Әйләнә-тирәне томалап алган дөм караңгылык, җил һәм агачлар ® шавы күңелгә шом өстәп тора... Урманга керми генә ак юлларны ничек s табар соң ул? Күпме ара үтелгән, күпме газап... Хыялындагы ак юллардан J хәзер аны бары тик шушы урман гына аерып тора. Тәвәккәлләргәме ® әллә?.. Тәвәккәлләргә! дип боерды аңа җаны. Көч табылды — урманга таба * ыргылды Микәй. Әмма күп китәргә өлгермәде, колакларын сагайтып, туктап калды.
— У-у-у...
Урман эченнән сәер, шомлы аваз ишетелде. Колак төбендә генә сызгырган җил авазы түгел иде бу. Ниндидер шом алып килгән чит-ят аваз.
Башын бер читкә янтайта төшеп, сагаеп кына урман ягына колак салды ул. Ерак түгел генә коры куак сынганы ишетелде. Озак көттермичә, шул ук шомлы аваз кабатланды: «
— У-У-У. У-У-У-У-
— Шомлы аваз дигәне бу юлы янәшәдәге куе караңгылык артында гына ишетелде. Якынлашып килгән куркынычны сизүдән Микәйнең муеннары турайды, колаклары үрә торып басты. Ике уйлап торырлык ара юк иде инде, урман читләтеп чабарга тотынды ул. Кар тирәнлеге дә, каршы искән җил дә, ару һәм тәнендәге сызланулар да онытылды. Бары бер уй — тизрәк читкә тайпылу, теге шомлы аваз чыгарган куркыныч җанвардан качып котылу максаты гына иде аңарда.
Дөньясын онытып шулай бер тын чапкач аякларын тыя төшеп, тагын колак салды Микәй. Ул-бу ишетелмәгән төсле үзе. Шулай да аның артындагы ак караңгылык эчендә әледән-әле нидер ялтырап киткән сыман тоела. Бу нәрсә?.. Аермачык күренеп-күренеп ала — ике утлы күмер кисәге диярсең. Әллә курыкканга гына күренәме?.. Башын тагы да бора төшеп, колакларын торгызып күзәтте Микәй. Теге ике утлы күмер һаман да ныграк ялтырый. Алар артында зур гына кара шәүлә дә төсмерләнә иде инде. Тик ул шәүлә шундый ипле килә, шуамы, тәгәриме, һич аңларлык түгел. Бернинди тавышы-авазы юк, ә үзе якынайганнан-якыная бара. Әллә күзенә күренүче берәр шәүлә генә микән ул?..
Башта мөгез очлары, аннан берьюлы бөтен тәне чымырдап куйды кәҗә бәтиенең. Аяклары тыңламас булып туктап калды. Шунда гына үзе артыннан куа килгән әлеге гәүдәдән качып котылу мөмкинлеге чамалы булуны аңлап алды. Башка чара калмаган иде. Ни язса, шул булыр
дигәндәй, бер пар утлы күмергә ияреп килгән шәүләгә каршы борылып басты. Аякларын терәп куйды, башын .селкеп, нәни мөгезләрен барлап алды. Күләгә исә, тагы да якынлаша төшкәч, өч-дүрт сикерем ара калдырып туктап калды. Әллә аны да сагаю һәм шом туктатты, табышының инде качып котылыр җае булмауны аңлап, 'үзенә күрә ләззәтләнүе идеме?.. Соңгы сикереш ясар алдыннан, бераз гайрәт җыеп, теш кайравы гына булдымы?..
Нәрсә булса булды, соры ерткыч та. Микәйгә охшатып, арт аякларына чүгеп карга утырды. Күзләре елтыр-елтыр килә. Ул да түгел, муенын урманга таба янтайта төшеп, югары сузды да кинәт бөтен тирә-юньне уятып, сузып-сузып уларга кереште:
— У-у-у-у... .
Микәйгә аның бу авазы өстәмә көч бирде. Ерткычның шөбһәгә калуы һәм урманга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе дип аңлады ул моны үзенчә. Аның каршында басып торган Микәй соры ерткыч өчен, бәлки, тагы да куркынычрак җанвар булып тоелгандыр... Бәлки, Микәйнең күзләре дә кышкы урман буендагы бу караңгылыкта, дошман күңеленә шом салып, куркыныч елтыраша торганнардыр...
Бер-беренә бөтенләй чит-ят булган ике җан иясе, урман читендәге салкын карга чүккән көйгә, байтак кына күзгә-күз карашып тордылар. Әлеге киеренкелеккә күнегә төшкән Микәй як-ягына да күз салырга өлгерде. Үзеннән ун-унбиш сикерем ераклыгында биек итеп өелгән печән кибәне торуын күреп алды ул.
Байтак озынга сузыла башлаган тынлыкны теге соры нәрсә бүлде. Ул аякларына басты, саклык белән генә Микәйгә якыная башлады. Күзләре янә утлы күмер сыман ялтырарга кереште. Мәкерле рәвештә шуышып килүче җанвар аермачык күренә башлады. Үзенә нинди куркыныч янавын кәҗә бәтие шунда гына аңлады булса кирәк. Икеләнер ара калмаган иде, ул кинәт кенә кырт борылды да печән кибәненә таба торып чапты. Дәү ерткыч аңардан мондый елгырлык көтмәгән булса кирәк. Хәтта, үзенә ташланудан шүрләпме, сискәнеп, туктап та калды бугай әле ул бер мизгелгә. Кәҗә бәтиенең качарга җыенуын аңлагач та артык исе китмәде. Мондый төндә, мондый урында аңардан берәүнең дә котыла алганы юк иде әлегә. Кая китсен, ерак китә алмас. Ипле генә атлавында булды бүре. Лап-лоп басып килгән тәпиләренең саллылыгы, шыкыр-шыкыр килгән тешләренең үткенлеге бирде аңар бу ышанычны.
Кибән янына салган кар, ни хикмәттер, каты булып чыкты — аяклары батмады Микәйнең. Әллә ак төснең аны шулай үз итүе идеме — ак кар аны иңнәренә алды. Томырылып килгән җирдән сикерүе булды Микәйнең, бурап салган кар өстеннән тырмана-тырмана печән кибәненең түбәсенә менеп тә басты. Артыннан ишелеп калган кар өемнәреннән елгыррак булып чыкты ул.
Куа килгән соры бүре,-киресенчә, бата-чума башлады. Әйтерсең лә, аның авыр гәүдәсен ак кар күтәрергә теләми иде, ул баскан саен шыгырдап торган кар убылып-убылып түбән төшеп китә. Тәпиләрен никадәр иплерәк һәм җайлырак итеп басарга тырышмасын, соры шәүләне барыбер үз итмәде ак кар. Аяк терәп этенергә һәм кибән өстенә сикерёргә дип күпме генә талпынмасын, кибән тирәсенә бурап-бурап салган көрттән аерыла алмады бүре. Дәү тәпиләренә басып сикерергә талпынуы була ул янә түше белән тирән кар эченә кереп чума иде.
Бүре печән кибәнен әйләнеп йөренә башлады, бер-бер хәйлә кору җаен карады. Микәй исә бер урында таптанып, аны берөзлексез күзәтеп торды. Бүре аның саен башын болгый-болгый йөрүендә булды, печән кибәнен аяклары белән тырнады, тешләре белән йолкыды.
Йөреп-йөреп тә рәт чыгара алмагач, печән кибәне итәгенә чүгәләп тешләрен кайрады, иреннәрен ялап, улап та алды. Тагын торып хәйлә эзләде, берни майтара алмый, яңадан барып чүкте - кибән өстендә утырып чыккан ялгыз кәҗә бәтиен күзләп, таңга кадәр авыз суын корытты.
Яктырып бетте дигәндә генә, артына борылып карый-карый, башын түбән иеп китеп барды соры ерткыч. Микәй шунда гына иркен сулыш алды һәм, төн буена сузылган киеренкелектән бушанып, печән өстенә сузылып ятты. Ирексездән. күзләре йомылды. Изрәп йокыга талды. Иртәнге салкынны да, басу ягыннан исеп торган ачы җилне дә тоймас хәлгә җиткән иде ул.
Татлының да татлысы булган төш керде аңа: ♦
Имеш, таң вакыты. Зур булмаган кәҗә көтүе биек-биек таулар, j дәү-дәү ташлар арасында йөри икән. Кәҗәләр арасында аның әнкәсе з дә бар. Ягымлы күзләреннән, озын кара мөгезләреннән һәм кояшлы < көндә үзеннән берөзлексез көмеш нурлар балкытып торган зифа гәү- = дәсеннән таныды аны Микәй. Ул кыя читендәге олы бер таш өстенә =• менеп баскан да еракка-еракларга, офык читендәге мәһабәт ак тауларга ~ карап тора. Шунда алгы аяклары белән ташны тырнап торган әниләре | бәтиләрен үзе янына чакырды. Микәй, туган энесе белән икәү, дөньяларын § онытып таштан-ташларга сикереп куышлы уйнап йөри иде. Чакырганны * күреп, алар шундук, уеннарын ташлап, әнкәләре янына томырылып килделәр < һәм, әнкәләренә охшарга тырышып, аның белән янәшәгә кыя читенә ♦ килеп бастылар. »
— Мә-ә-ә,— дип дәште әнкәләре тыныч кына.— Каршыдагы үзәнлек х аръягындагы ак калкулыкны күрәсезме?
— Ми-ә-ә,— дип, бер-берсен бүлдереп җавап кайтарды бәтиләр. — « Күрәбез, күрәбез... *
— Шул ак калкулыкның да аргы ягында ап-ак болытларга ашкан * ак кыялар бар... ®
— Ә ул ап-ак болытларга җиткән ак кыяларда ни бар? н
— Бәхет, бәтиләрем. Бәхет...
— Бәхет ул ни була, әнкәбез? =
— Ул — тынычлык һәм ирек дигән сүз... Әнә, ул ак кыяларда сезнең бәхеткә һичкем кул сузмас, бәтиләрем. Шунда гына сез рәхәтләнеп иректә йөри алырсыз.
— Монда да бик тыныч, иркен ич, әнкәбез.
— Тыныч иде...
— Нигә «иде»?
— Кеше әзләре, бәтиләрем!.. Кеше әзләре күренә бу кыяда.
— Ә кеше ул нинди була?
— Кешеме?— дип, ничек әйтергә белми уйга калып торды әнкәләре.
— Әйе, әйе, кеше... Ул нинди була, әйт инде, әйт, әнкәбез?..— дип тынгысызланды алар.
— Ул ике аяклы, бәтиләрем, һәм мең мәкергә ия! Аю-бүредән качып була, ә кешедән качу кыен, бәтиләрем.
— Әнкәбез, әнкәбез... Ә ул ап-ак болытларга ашкан ак кыяларда юкмы кеше?..
Нәкъ шул чакны, төшнең иң киеренке җирендә генә, көмеш нурларга төренеп балкыган әнкәләре ни әйтергә икән дип уйланып торганда, ниндидер шартлау авазыннан сискәнеп уянып китте Микәй. Шартлау авазы тагы ишетелде. Капылт кына тирә-ягына карангалап алгач, үзенең кайда булуы һәм нинди язмыш белән монда килеп чыгуын хәтерләде кәҗә бәтие. Ә тирә-юнь яңадан тынып калган, һичкем күренми, шылт иткән аваз да ишетелми. Төш инде өзелгән. Яңадан ялганырмы ул... Нигә нәкъ менә бүген күрде соң әле ул бу төшне? Нигә кичәге явыз оүре түгел, ә әнкәсенең кешеләр турында сөйләгәннәре керде?.. Кешеләрнең аңа нинди явызлык кылганы бар? Юк, кешеләр турында Микәй начар уйлый алмый иде!
Ирексездән күзләре яңадан кысыла башлады Микәйнең. Күзләре кысылды, ә йокы иңмәде. Хәер, йокы кайгысы идемени соң! Өзелеп калган төшнең дәвамын хәтерләргә, барларга кереште ул. Кыядагы зәңгәрсу аклыкны гына таба алмый газапланды, ә башкасы әлегедәй хәтерендә иде.
... Әнкәләренең иркә карашыннан канатланып, таштан-ташка сикергали, уйный башлаган иде ул туганы белән. Шунда, янәшәдә генә нидер кыштырдап куйды, һәм алар, аны-моны уйлап тормыйча, бер-бер артлы әнкәләренә таба ыргылдылар. Туган энесе алдан сикерде, ә Микәй сикергән җиреннән һавада эленеп калды. Күпме талпынып, тыпырчынып та чыга алмады ул үзен уратып алган ятьмәдән. Ятьмәгә эләккәч тә әле озак кына кыядагы таштан-ташка сикерә-сикерә ераклашып баручы әнкәсен һәм туганын күзәтте ул. Кәҗә төркеменнән беразга калыша төшеп туктадылар алар һәм Микәй калган якка бер тын каерылып-каерылып карап та тордылар әле. Күрделәрме, юкмы — билгесез. Әнкәсенең моңсу итеп кабат-кабат үрсәләнеп кычкырганы әле дә булса аның колак төбендә яңгырап тора.
Юк, явыз түгел кешеләр! Алар аны үзен тоткын иткән ятьмәдән чыгарды. Явыз түгел кешеләр — алар аны сукмый-какмый гына өйләренә алып кайттылар да ерак юлга озаттылар. Алар аны ашатты-эчертте, җылы урында тотты. Кешеләр явыз түгел — аны рәнҗетмәде, алар үз итте, кадерләде. Ничек итеп кешеләр турында начар уйлый алсын соң ул...
Әнкәсенең кешеләргә булган үпкәсен күпме генә ачыкларга тырышмасын, Микәй аңлый алмады. Үзенең ак кыялар иленнән еракта бер ялгызы көн күрүенә кешеләр сәбәпче дигән уйны мөгез очларына да китереп карамады.
Ак кыялар илендә калган әнкәсе һәм туганы хәзер кайда икән? Бәхет вәгъдә иткән ерак кыяларга барып җитә алдылар микән?.. Җитсәләр дә, аңардан башка моңсудыр үзләренә. Әле ярый Микәйнең кайларда булуын, ниләр күрүен белмиләр. Юкса тагы да моңсурак булыр иде. Менә кайтып кына җитсен, әнкәсе белән туганын ул шундый шатландырыр! Үзенең соры ерткычтан ничек итеп качып котылуын сөйләр, һәм, әлбәттә, кешеләр турында сөйләр. Ул бит аларны бик якыннан белә хәзер, бөтен кәҗәләрдән яхшырак белә. Кешеләрнең яхшылыгын, игелеклелеген бәйнә- бәйнә сөйләр Микәй.
Урман аръягындагы ак юллар турындагы уйлар аны урыныннан кузгатты. Инде үзен саклап калган кибән өстеннән сикерергә әзер иде. Әмма бая соры ерткыч китеп барган юнәлештән ниндидер авазлар ишетелү аны тыелырга мәҗбүр итте. Кибән очында чокыраеп төшкән урынына кереп яшеренергә ашыкты ул.
Тавышлар якынайды. Микәйгә таныш авазлар иде бу. Ул алардан курыкмады.
— Үнә, үнә, кибән өстендә. Колаклары белән мөгезе күренеп тора,— дип, чаңгыда килүчеләрнең берсе таяклары белән этенә-этенә алга чыкты. Азат иде бу. Аның артыннан җан-фәрман Миңлегаяз куалый. Ә өченчесе, аркасына мылтык Деканы, Азатның әтисе. Ул чана тартып килә.
— Мин беренче күрдем, мин беренче! — дип тантана итте Азат.
— Теге бүре Микәйне сагалап торган,— дип нәтиҗә ясады Миңлегаяз.
Кулларын як-якка ташлап, иртәнге урман-кырларны яңгырат-ып, шатлыгыннан бар көченә кычкырып җибәрде Азат:
— Микәй исән! Ур-ра, Ми-кәй и-сә-ән...
һавага атма дидем, әти... Ул бит Микәйне кызганмас иде,— дип, Азат әтисен шелтәләргә кереште. Ләкин, Миңлегаязның үзен узып барганын күргәч, янә торып чапты.
Кибән төбен өчесе өч яктан урап алган танышлары янына Микәй үз иреге белән төште. Малайларның шатлыклары эчләренә сыймады. Микәине инде күптән бүре карынындадыр дип хафаланган иде ич алар. Кәҗә бәтиен исән күрүдән икесенең дә күзләре дымланды, бугазлары тирәсендә нәни төерләр уйнап алды.
Аңарга дусты Миңлегаяз да кушылды. Ә бераздан, урман ягыннан пырхылдап очып чыккан кошлар сыман, яңгырап кайтаваз ишетелде...
8
Көннәр сизелми дә үтә торды. Кыеклардагы сөңге бозлардан тамчы тамды. Тәрәзә төпләрендә яран гөле чәчәк атты. Ишегалды тагы да җанлана төште. Иреккә чыгу шатлыгыннын кош-кортларның котын алып, бозау чабулый башлады. Ак, кара бөдрәләренә тамчы да кар кунмаган сарык бәрәннәре сикерешеп уйнады. Микәй генә һаман да әлеге җанлы һәм шау-шулы ишегалдында үз- үзенә урын тапмады. Кая барып сугылырга белмичә, арлы-бирле йөрде дә, ияләнгән гадәте буенча, лапас түбәсенең иң биек ноктасына менеп, күзләре талганчы тирә-якны күзәтте. Уч төбендәгедәй күренеп торган авыл һәм кырлардагы, урман һәм су буйларындагы тоташ аклык инде көннән көн кими бара. Урамдагы юллар чекерәеп күзгә ташланып тора, киртә һәм койма башларындагы, өй кыегындагы аклык та күз алдында эреп югала сыман. Тау битләре ала-кола сыер сыртын хәтерләтә башлады. Үзенең аклыгы белән алгысытып, офык читеннән берөзлексез үзенә таба әйдәп торган урман булып урман да көрән төскә кереп авылга
якыная төште. Күз алдында эреп югала барган шушы аклык сыман, ♦ кәҗә бәтие күңелендәге ак кыяллар да сүрәнләнә, ерагая бара түгел- = ме соң... х
Әкияттәге батырлар сыман ай үсәсен көн үсте, көн үсәсен ай үсте Микәй. Аяк торыклары нык кына калкынды, күкрәге күзгә күренеп s киңәя төште. Сакал да үзенекен итте. Аеруча сокландырганы аның мөгезлә- * ре иде. Буынтыклы-буынтыклы булып нык тамырдан үсеп чыккан юан кара * мөгезләре... Әле кайчан гына үзенә мөгез күтәргән дәү кәҗәләр дә хәзер ® аның яныннан үткәндә койрыкларын кыса төшеп, көяз генә карангалап уза. Сөзү, куркыту турында уйлап карау түгел, әле теге чактагылары өчен дә * үзләрен гаепле санап, гафу үтенгәндәй итәләр. Хәтта берсе, син үпкә саклама х инде безгә, дуслашыйк әйдә дигәндәй, муенын сузып, аның аркасын °* кашырга да әзер булуын белгерткән иде. Микәй назланып тормады торуын, шул ук вакытта өйдәш кәҗәләргә ачу-үпкә дә сакламады.
Ул, Азатка ияреп, алар ишегалдына кунакка йөрергә дә күнекте. Тора- бара Миңлегаяз белән Азат Микәйне үзләре белән чана шуган җиргә дә ияртеп төшә башладылар. Малайлардан бигрәк, кәҗә тәкәсенең үзенә ошады бу.
Тау шуарга йөргән малайларның телләрендә хәзер гел Микәй исеме иде. Көннәрдән бер көнне түбән очтан Фаяз да үзенең овчарка токымы дип йөргән Дүрткүзен ияртеп төшкән. Шундый токымлы этен күрсәтеп, аның да үзенчә мактанасы килгәндер инде.
Дүрткүз анда кәҗә тәкәсе йөрүен генә озатмады. Чанадагы малайлар артыннан дөньясын онытып кушаяклап чабып төшкән кәҗәне күрүгә, эт аяк астындагы карны тырный-тырный өрергә тотынды. Ә Микәйнең аңарда гаме юк — малайлардан алда ук тау өстенә менеп баса да, шунда аларны сабыр гына көтеп тора. Тегеләрнең шау-гөр килеп, этешеп-төртешеп шуып китүе була, алар белән куыша-куыша уйнаклап Микәй дә түбәнгә томырыла.
һәркем шулай үзенчә кызык табып йөри иде. Тау итәгендә мәтәлешеп яткан малайларны сабыр гына күзәтеп тора иде кәҗә тәкәсе, байтактан инде бәйләнергә җай эзләп йөргән Дүрткүз кинәт, котырынып өрә-өрә, аңарга ташланды.
— Ул бит овчарка, ботарлап ташлый хәзер кәҗәне,— дип кычкырыша башлады малайлар.
— Тый этеңне, бетерә бит кәҗәне,— диделәр Фаязга.
— Дүрткүз... Дүрткүз,— дип кычкырды Фаяз.
Эт, хуҗасын ишетүдән узып, өрүендә булды/ Гәүдәгә дә Микәйдән шактый калку күренә иде ул. Ә кәҗә бәтие исә ни эшләргә дә белми тик боргалана тау итәгендә — койрыгыннан эләктерергә чамалап тирәсендә бөтерелгән Дүрткүзгә таба башы белән борыла да, сер бирмичә, сагаеп карап тора. Малайлардан берәве дә якын килергә базмады алар янына, көтмәгәндә килеп чыккан гаугадан югалып калганнар иде.
АК КЫЯЛАР ТУРЫНДА ХЫЯЛ
- Тилертэн'этеннеал аннан,-дип/березлексез Фаязга кычкырын- ДЫЛаЭт, аның саен котыра биреп, хәзер үк ботарлап атарга теләгәндәй, Микәйнең өстенә үк ыргыла башлады. Үзеннән курыкмаска иткән бу кәҗә бәтиенең шулай бер урында таптанып торуы чыгырыннан чыгаргандыр, ахрысы. Эт якынрак килгән саен, Микәй сагая, бер йодрыкка җыелган пружина сыман кысыла барды.
һәм шунда малайларны шаккатырган бер хәл булып алды. Тешләрен зәһәрле ыржайтып котырынган эт бәтинең арт саныннан каптырып алды дигәндә генә, Микәй күз иярмәс тизлек белән кинәт оашын болгап алды да, мөгезләренә эләктереп, этне үзе аша икенче якка чөеп^ ыргытты. Кар өстенә аркасы белән барып төшкән Дүрткүз, чыйный-чыйный, артына да борылып карамыйча, авылга таба торып йөгерде. Чаналарын онытып бу хәлне күзәтеп торган малайлар үз күзләренә үзләре ышанмадылар.
Инде авылга менеп качкан этнең чинау авазлары басыла төшкәч кенә малайларның берәм-берәм телләре ачылды. Барысы да әле генә күргәннәренә ышанырга да. ышанмаска да белмичә, шаккатып фикер алышырга тотындылар:
— Малай, күрдеңме, баш аркан ыргытты бит, име...
— Ие булмый, мамык урынына очыртты бит!
— Вәт кәҗә дисәң дә кәҗә, малай!
— Овчаркасын гел бетереп атты.
— Ниткән овчарка токымы булсын ул, кәҗәдән шулай мыскыл иттергәнне...
— Бетерү генәме соң, урамга чыгарлыгын калдырмады.
Нишләргә белми бер урында басып торган Фаяз гына үзенең мактанычы булган овчарка токымы Дүрткүзен кызганды. Ул бер тын мыштым гына борынын тарткалап торды да, бу гарьлеккә артык түзә алмыйча, елый-елый тыкрыкларына таба йөгерде.
— Фаяз, чанаңны ал, чанаңны оныттың,— дип кычкырдылар аңа. Күзендәге яшьне күрсәтергә теләмәде Фаяз, кире борылмады.
— Овчаркасының сөякләрен җыярга төшәсе бар бит әле аның...Капчыкка дип менүедер,— дип өстәп куйды тагы да усалрак теллесе.
Шулай итеп, Микәй авыл малайлары өчен легендар геройга әверелде дә куйды. Телләрендә хәзер гел ул гына. Теге көнне тау шуганда күргәннәрен әллә ничә тапкыр арттыра-арттыра сөйләде алар. Барый исемле малай икенче көнне озын тәнәфес вакытында бөтен мәктәп алдында кулларын, башларын болгый-болгый сөйләп күрсәткән.
— Башын менә болай итеп, кырын-кырын гына карангалап торды да, малай, менә болай итеп сөзеп эләктереп тә алуы булды, тотып та атуы булды,— дип. башы белән кискен хәрәкәт ясап күрсәткәндә, ишек тоткасына бәреп, әздән генә күзен чыгармаган. Андый чакта күз турында уйлап торалармы! — Малай, беләсегез килсә, Фаязның овчарка токымы каравыл өе өстеннән очып, инешнең теге ягындагы бакчага — кем бакчасы әле... әйе, Гаяз абыйларның бакчасына ук барып төшмәсенме. Ул чинавын аның ишетсәгез... Билләһи газим менә, әнә, Миңлегаяздан сорагыз ышанмаса- гыз,— дип әйткән, ди. Миңлегаяз, шулай булды ахры дип, үзе де ышанып тыңлап торган болармы. Барый сүзләренең дөреслеген раслап баш та кагып торган әле.
Мәктәптән кайтучы малайлар хәзер Микәйне бер күрер өчен генә дә алар урамыннан урап уза иде. Койма читенә өелгән бүрәнәләргә менеп күзәтәләр, капкд-койма ярыкларыннан карыйлар. Кәҗә бәтиенең лапас түбәсендә чагына туры килсәләр, гел телсез калалар, бер-беренә төртешеп пышылдашырга тотыналар:
— Үнә, үнә, күрәсеңме...
— Кәҗә түгелдер бу, малай. Күрәле син аны, канатлы атмыни!
— Син аның мамыгына кара, мамыгына. Бар хикмәте мамыгында ди бит аның.
— Көмеш укадан чиккәннәрмени, малай, ә?
— Түбә тикле түбәгә ничек менә диген... *
Хәзер авылдагы бөтен малай Микәйне әллә каян таный, үз итә, аңарга ч бер генә тапкыр булса да кесәсеннән ипи чыгарып каптырырга дип хыяллана. 2 Миңлегаяз белән Азатның да дәрәҗәсе көне түгел, сәгате белән артты малай- * лар арасында. S
Күрше-тирә малайлар, мәктәптән кайтып, аннан-моннан капкалап з алырга өлгерәләрме-юкмы, ничектер җаен чыгарып, Хуҗа абзыйларга таба £ элдертү ягын карыйлар. Миңлегаязның кәҗә бәтиен ияртеп урамга чыгуы була — китә уен, китә тантана. Микәйнең үзенә дә ошый иде алар белән куы- § шып уйнау. Тора-бара кәҗә бәтиенең холкын, бөтен сәер гадәтләрен белеп £ бетерде малайлар. х
Әйтик, болай була: арадан берәү кар йомарлап Микәйгә таба ата да, кайсы кая йөгерешә, кача башлыйлар. Кар кайсы гына яктан ыргытылмасын, * аны атучыны Микәй шундук ачыклап өлгерә һәм сикергәли-уйнаклый куып J та китә. Юлдан йөгереп тә, кар эченә кереп тә котылырмын димә инде. Бүрәнәләр өстенә менеп китсәң дә эләктерә, бура-мазар булып, шуның эченә ” кереп качсаң да — әҗерен кайтармыйча туктамый. Ярсуын тыя төшеп, йом- s шак урынга ипле генә берне кундырып ала да, ара өзелде дигәнне аңлатып, £ канәгать кенә кырт борылып китеп тә бара. Микәйнең берәүгә дә җәрәхәт i ясаганы, берәүнең дә күзеннән яшь чыгарганы булмагандыр. Үзеннән качып ® барган малай абынып егыла-нитә калса, түземлек белән аның аякка бас- < канын көтә. «Тәрбия» эшенә ул торганнан соң гына керешә. Ни итсә итә, әм- * ма егылганга тими. Шул көннәрдә телевизордан «Өч мушкетер һәм °- Д' Артаньян» киносын караган малайларга Микәйнең бу гадәте аеруча мәзәк тоелды.
— Карале, малай, карале, мушкетерлар кебек ич бу...
— Микәй түгел. Д' Артаньяндыр ул.
Аның бу гадәтеннән, усал ният белән файдаланып, кызык чыгаручылар да табылды. Кушаяклап куып килгән Микәйдән качар урын тапмаган малайлар йөзтүбән юлга сузылып ята да кәҗәнең үзенә тими янәшәдә тик таптанып торуыннан кызык ясый иде. Кымшанырга гына ярамый. Ялгыш кымшанып куйсаң — игелек көтмә! Икеләтә эләгәчәк. Көтеп-көтеп тә җирдә ятучы урыныннан кузгалмаса, очратырмын әле бер дип, ул үз җае белән китеп тә бара. Малайларга кызык — әле бер минут элгәре, йөрәге уч төбендә булып, тын алырга да куркып яткан җирдән торганда, авызлар ерылып китә. Күрдегезме, янәсе, минем батырлыкны... Тик бернәрсәне — Микәйнең моны барыбер искә төшерәчәген генә онытып җибәрәләр. Ә Микәй бурычлы калуны яратмый.
Ни генә булмасын, әле кайчан гына ялгыз башын кая куярга белми газап чиккән Микәй тиз арада Нурлы Алан авылы малайлары арасында үз кешегә әверелде. Ишегалдыннан көннең теләсә кайсы вакытында качып чыгып китеп, үз вакыты белән кире әйләнеп кайта торган булды ул.
Көннәрдән бер көнне мәктәптән кайткач та Миңлегаяз атыла-бәрелә Азатларга йөгереп керде.
— Микәй сездәме? Микәйне күрмәдеңме? — дип сорады ул кергән уңаена. „ £
— Әле генә лапас түбәгездә кадаклап куелгандай басып торае...
— Анда юк. Киртә аша чыгып качкан.
— Нигә качсын, урамдадыр,— диде Азат дустын тынычландырырга ашыгып. Ләкин үзенең дә күңеленә шом керде. Чынлап торып качкан булса?.. Хәзер кыш көне түгел, эзеннән барып табармын димә. Боз кузгалып, сулар ташыган чак...
Икәүләшеп урамга йөгереп чыктылар. Кая барырга белми икеләнеп торгач, иң элек пожар өе һәм кибет тирәсеннән урап килергә булдылар.
Иртә язда һәм кышын ир-атның җыелып гәпләшә торган урыны — пожар өе янында, ни хикмәттер, кеше юк дип әйтерлек ңде бүген. Сугышта бер кулын калдырып кайткан Гаяз абый гына ат җигеп азаплана.
Тагы бераз киткәч, юлда очрашып нидер сөйләшеп торган ике әбигә игътибар итте алар. Дөньяларын онытып, рәхәтләнеп сөйләшкән сүзләре, тыңламыйм дисәң дә, әллә каян ишетелеп, колакка бәрелеп тора.
— Теге нәмәрсә кайткан, шуңа дип менгәнием әле, Маһитап абыстай.
— Минем дә шунда таба теркелдәвем, соңгарак калып ишеткәнем шул, соңгарак калып. Җитсә генә ярар иде канә.
— Җитәр, җитәр. Маһитап абыстай, икешәр шешә генә бирәләр әҗәл дарулары иттеләр инде шул шайтан суын, билләһи.
— Әҗәл даруы булмый ни, безнең ише карт-корының утынын да шул кисә, шул турап өя, бакчасын да сукалый, койманы, каралты-кураны рәтлим дисәң дә шул чукынган нәмәрсәкәй кирәк бит.
— Әйтмә дә инде, Маһитап абыстай, әйтмә дә... Чистый бар эшкә дә ярый торган булып китте шул җен каргаган нәрсә. Менә безнеке, сабанга төшкәнче кыш чыккан тәкәне чалам, ди. Сугымы да шунсыз булмый хәзер. Кодалар да киләсе барые... Икене генә бирәләр шул. Ике шешә белән нишләмәк кирәк, кеше алдында оятка калуың бар...
— Ярар, кем, Галимә, ие... җүгерим әле. Мин сузылып менеп җиткәнче бетеп куя күрмәсен.
— Бар, бар, Маһитап абыстай, сүзнең ни, аның бетәсе җук, чиратка баса тор.
Малайларга аларның сүзләреннән бигрәк, үз-үзләрен тотышы кызык тоелды. Хатыннар икесе дә ашыга, кабалана иде. Әмма һич кенә дә бербереннән аерыла алмыйлар. Аяклары икесен ике якка тарта, чигенә-чигенә юлларын дәвам итәргә тырышалар үзләре, ә күңелләре җибәрми. Сөйләшер- аңлашыр сүзләре күп, ә үзләре рәтле-башлы берни сөйләшми. Инде аерылалар дигәндә генә яңадан бер-беренә тартылалар. Азат белән Миңлегаяз үтеп киткәч тә, алар әле шулай черкелдәшеп калды.
Кибет урамына борылгач та хәйран калды малайлар. Сирәк була торган җанлылык иде кибет каршында. Берсе керә, берсе чыга — кулларына сумка- сетка ише әйбер тоткан авылдашлар арлы-бирле йөгерешә. Кибетнең ишекләре як-якка киереп ачылган, урамга аннан җылы пар бөркелеп тора. Сату-алу гөрләп барган урыннарда гына була торган ыгы-зыгы һәм авазлар яңгырап тора. Шаяру һәм уен-көлке арасында кемнәрнеңдер сукрану сүзләре дә ишетелеп куя.
— Кем чыгарган ул закунны, нигә ике генә шешә? — диде калын тавышлы ир кеше.
Бүчкәсенә төшерсәң дә туймассыз сез. Җавап бирүченең кибетче Миңнурый апа булуын әллә каян таныды малайлар.
Шунда хатын-кыз затыннан икенче берәүнең тавышы яңгырады:
— Чиратсыз бирмә, алланың кашка тәкәсе түгелдер ләбаса...
Кырга тирес чыгарасы бар, күзеңә тилчә чыкмагандыр бит, кем апа... Әнә, трактор эшләп тора,— дип җавап кайтарды чиратсыз керүче. Монысы Аю Гаяны тавышы иде, әле ике генәел элек унны бетергән егет. Чаңгы буенча район чемпионы. Узган елны Сабан туенда батыр асты калды
Ул арада, кулына ике шешә тотып, Гаян үзе дә килеп чыкты. Өстендә куртка-мазар юк, свитердан, яланбаш. Азат белән Миңлегаязны күргәч тел очында мөлдерәп торган сүзләрен аларга әйтте: «Вәт, малай, җыен бездельник җыелып ята шунда, эшләгән кешегә: «Чират!..» — дип торган булалар».
Ул борын астыннан тагы ниләрдер мыпирданып, урамның каршы ягында гөрләп эшләп торган тракторына таба җил-җил атлап китеп тә барды. Арбасына тирес төялгән «К-701» кара төтен чыгарып газ бирде дә үкереп урыныннан кузгалды. Кабинаның ярымачык ишегеннән Гаянның канәгать йөзе генә күренеп калды.
Малайлар үзләренең кибет ишеге төбенә үк җиткәнлекләрен дә абайламый калдылар. Ишек төбеннән сузылып киткән чиратның очында уңай- 5 сызланып кына басып торган Миңлегали абыйсын күргәч, Миңлегаяз сис- * кәнеп үк куйды. Нигә икәнен ул үзе дә аңламагандыр, мөгаен. Азатның җи- ң ңеннән тартып, тизрәк китәргә ашыкты. Микәйне эзләргә чыгуларын оныта з язганнар ич... >
Шулай да кибет ишегеннән чыккан тагы бер яңалык колакларын тор- £ гызды а.тарның.
— Аракысын алалар, ә шешәсен тапшыру дигәндә — юк,— дип зар- з лана иде кибетче. *
— Тапшырмый нишләтәсең, ул буш шешә кемгә кирәк... — дип, ыгы- * зыгы килде берничә кеше. ♦
— Үзем дә аңламыйм, гомер булмаган хәл. Кая куялардыр буш ше- ° шәне. әллә шешә ашаучылар килеп чыккан инде...
Миңлегаязның карашы янә абыйсына юнәлде — ул тәмам коелып төш- л> кән, үз якасы эченә яртылаш кереп чумган иде инде. Абыйсын шундый хәлдә | күрмәс өчен генә булса да китәргә ашыкты ул.
Урамның аргы ягына чыгып, күп тә китмәделәр, аларны чыр-чу килгән © бала-чага авазлары артларына борылып карарга мәҗбүр итте. «Микәй сөзә, s Микәй...» — дип кычкырыша иде алар. Күзләре маңгайда, ә авызлары ко- £ лакка җиткән. Чынлап та кибет ишегалдыннан, канатлы ат сыман очып х диярлек, Микәй килеп чыкты. Әмма җан-фәрман йөгерешкән ыбыр-чыбыр * әниләренең итәк астыннан кибет эченә кереп шылырга өлгергән иде инде.
Микәй туктап калды. Кая барырга белмичә, бер тирәдә таптана башлады. Үзен рәнҗетүченең арт сабагын укыта алмауга кәефе кырылган иде аның. Аннары, башын ия төшеп, бер читкә китте дә, кибет каршында тау сыман өелеп торган буш аракы тартмаларына сөялеп, муенын кашырга кереште. Үзен яратып һәм үз итеп читтә күзәтеп торучы Азат белән Миңлегаязны ул әле абайлап өлгермәгән иде.
Шунда кибет каршына килеп туктаган мотоцикл тавышыннан тирә-юнь кинәт сискәнеп алгандай булды. Кояш нурларында җылынып басып торган Микәй койрыгына ук килеп терәлә язган мотоциклны вакытында чамаламый калдымы, сискәнеп, икенче бер читкә сикерде. Мотоциклда килүчеләргә шул җитә калды — эчләрен тотып бөгелә-сыгыла. рәхәтләнеп көлделәр дә, күңелләре булгач, зур эш майтарган кыяфәт белән кибеткә кереп юк булдылар. Ул да түгел, кабаланып урыныннан кузгалган Микәйнең каршысына, музыкаль сигнал биреп, кызыл «Жигули» килеп туктады. Ул янә сискәнеп алды, башы белән һава сөзеп, арт аякларында гына торып калган көе гәүдәсен читкә борды. Ләкин бер-ике адым китәргә дә өлгермәде, кинәт газ биреп урыныннан кузгалган авыр йөк машинасы астында кала язды. Тагы арт аякларына ташлады гәүдәсен, үрсәләнеп читкә сикерде. Әмма кай якка борылырга һәм кайсы юнәлештә китеп, бу мәхшәрдән ничек качып котылырга да белми иза чигә иде Микәй. Машина, трактор һәм мотоцикллар берөзлексез тукталып һәм кузгалып торалар иде кибет каршында. Бу шомлы ыгы-зыгы ошамады аңар, ул бер тын гаҗәпсенгән сыман башын кагып, мөгезләрен як-якка айкап, чайкалдырып торды, һәм бары шуннан соң гына, кинәт бер карарга килеп, машина-тракторлар ыгы-зыгысы арасыннан атылып чыгып йөгерде. Каршына йөгереп чыккан Азат белән Миңлегаязны да абайламады. Алдына-артына карамыйча туп-туры чапты да чапты ул су буена таба сузылган озын урам буйлап — тояклары астыннан язгы пычрак кына чәчелеп калды. Микәйнең шундый тизлек белән йөгерүен авылда бу көнгәчә берәүнең дә күргәне юк иде әле.
Малайлар әлсерәп су буена төшеп җиткәндә. Микәй ярсып, кабаланып аккан язгы ташу читендә тын гына бер ялгызы басып тора иде. Әлеге ташуның кыш буе күңелен һәм карашын иркәләгән аклыкны урлап качуын уена да кертеп карамады ул.
10
Үзенен эчкерсез көләчлеге һәм яшьлеге белән өйне балкытып йөргән Айсылу җиңгәсенең йөзендә Миңлегаяз шул кичне беренче тапкыр борчылу чаткылары күрде. Кичке ашка алар Миңлегали абыйларыннан башка гына утырдылар, җиңгәсе белән янәшәдәге урын буш торды. Ә Миңлегали мич артындагы итек киптерә торган сәке өстенә яткан да ыңгырашуын белә.
— Ярар, исегез киткән икән, бүтән эчмәс,— дип кенә куйды Хуҗа абзый.
Айсылу дәшмәде. Миңлегали ягына карангалап ала да тик башын иеп утыруын белә. Әминә апа башына чөйгән яулык чите белән башкаларга күрсәтми генә күз төпләрен сөртеп-сөртеп ала иде.
— Әрмиягә киткәндә салып биргән рүмкәсен дә иптәшләреннән яшереп, өстәл читенә куеп киткән бала бит ул. Кайткач та күпме гомер иснәп карамаган бала,— дип сукранды үзалдына.— Кемнең генә күзләре тиде икән, и-и бала... ,
— Дөньяның асты-өскә килмәгәндер ләбаса. Җитәр, балавыз сыкмагыз!— дип, сүзгә тагын Хуҗа абзый кушылды. Ул үзе дә борчыла иде, әлбәттә. Шулай да сүзне, үзенчә шаяртмакчы булып, бүтәнгә борырга итте.— Анда әнә шешә ашаучылар күренә башлаган ди авылда...
Урынсыз шаяру итеп кенә кабул иттеләр бу яналыкны. Берәү дә дәшмәде, Миңлегаяз гына, кая куялар икән ул шешәне дип, үзалдына уйлап куйды.
Утлар сүнде. Өй тынып калды. Миңлегаязның күзләренә йокы кермәде. Бүген көндез кибет янында күргәннәре бер-бер артлы хәтерендә яңарып торды. Урамда сөйләшеп торган ике апаның һәр сүзе күңеленнән узды. Кибет ишегеннән бүселеп чыккан чират... Шул чиратның очында кыяр- кыймас басып торган Миңлегали абыйсы... Кибеттән кош тоткандай атылып чыккан Аю Гаяны... Урамдагы машина-трактор ыгы-зыгысы... һәм шул ыгы- зыгы уртасында югалып, ни эшләргә белми аптырап калган Микәй...
Әйтерсең лә боларның берсен дә ул бүген үзе күрмәгән, ә хәзер генә йокы аралаш күз алдына китереп ята. Әмма хәтерне алдап булмый — барысын да күрде һәм ишетте алар. Бәлки шул минутта Азат та шул ук хакта уйлап ята торгандыр әле...
Яр читендә язгы ташуга карап торган Микәй нинди уйларга бирелеп тора иде икән?.. Кибетче Миңнурый апасы сүзләре тагы... Ул буш шешәне нишләтәләр икән, кая куялар — монысы инде бөтенләй башка сыймаслык яңалык...
Аның күңелен аеруча телгәләгәне — Миңлегали абыйсы иде билгеле. Кибет эчендәге чиратның иң очында түзем генә посып торган абыйсы ниләр кичерә иде икән?.. Ул гомер булмаганча кызганыч бер кыяфәттә иде. Иң өсләре басылган, кая куярга белмәгән озын куллары салынып төшкән, бүреге булып бүреге башында чит кешенеке сыман эленеп торган кебек иде. Шуның өстенә, Миңлегаяз белән Азатны күргәч сәер бер кыяфәткә кереп, тагы да куырыла төште һәм энеләрен күрмәмешкә сабышты бит әле...
Ә хәзер, әнә, мич артындагы сәкедә ята, нәкъ шул чакны абыйсы авыр гына кымшанып куйды, икенче ягына әйләнеп ятты булса кирәк. Сәке шыгырдап алгач, яңадан гырылдап йокыга китте. Вакыйфка рәхәт, ул Миңлегаязның янәшәсендә, «мес-мес» килеп, тик йоклавын белә. Кече якта, инде күптән ут сүнгән булуга да карамастан, әтисе белән әнисе
нидер пышылдашып алды. Ул да түгел, өйнең түрендәге чаршау артыннан оекбаш очларына гына басып Айсылу җиңгәсе чыкты. Өйгә төшеп торган ай нурларында аның сылу шәүләсе аермачык булып күренә иде.
— Миңлегали, җаным, тор,— дип пышылдаганы ишетелде аның мич артыннан.— Әйдә, урыныңа барып ят... Итекләреңне сал һич булмаса...
Абыйсы нидер мыгырданды төсле, әмма кеше аңларлык сүз әйтә * алмады. Сәке тактасын шыгырдатып боргаланды да янә гырылдый баш- § лады. I
— Тор инде, Миңлегали...— дип, тагы да ягымлырак һәм акрынрак < итеп ниләрдер пышылдады Айсылу җиңгәсе. =
Миңлегаяз аны кызганып куйды. |
— Миңлегали дим, куркам...
Бу юлы инде елар-еламас эндәште Айсылу җиңгәсе. Ә абыйсы аны < ишетмәде. Ул, өметен өзеп, кире өй түрендәге үз чаршауларына таба | узды. Миңлегаязга хушбуй исләре бөркеп торган эчке күлмәк җиле ка- * гылып үтте. Шунда, кулын суза төшеп кенә, җиңгәсенең иңбашларына < таратып салынган озын чәчләренә кагыласы, «курыкма, җиңги, мин йок- ♦ ламыйм, курыкма!»— дип әйтәсе килде Миңлегаязның. Кыймады... Шушы “ вакыткача уяу булып, олыларны күзәтеп ята дип әйтер җиңгәсе. Уңайсызлан- х ДЫ. Q
Күзләрен четердәтеп йомарга тырышты Миңлегаяз. Ләкин алар йомы- s лырга теләмәде Бер чите генә булса да ачык кала иде күзләренең. Йок- * ларга, дип сүз бирде үз-үзенә, йокы читләп узды. Чаршауга таба карамаска * тырышты, ә баш, үзеннән-үзе күтәрелә төшеп, шул якка үрелде. ?
Җиңгәсе бераздан чаршау артында тонык кына ут кабызды. Кулына *- эш алып бәйләргә тотынды. Микәйнең беренче мамыгыннан Миңлегали s абыйсына шарф бәйли ул. Аннары Миңлегаязга, Вакыйфка һәм Азатка s да бәйләячәк. Тизрәк бәйләсен иде инде. Нинди шарф дигәндә. Микәй мамыгыннан дип, горурланып йөрисе килә иде аның тизрәк. Үч иткәндәй, җиңгәсенең кулындагы энәләр дә бүген теләр-теләмәс кенә кый-мылдый. Озак-озак туктаттырып та тора әле. Уйланадыр... Ниләр уйлый • икән, белсәң иде. Ник'килен булып төштем боларга, ди микән?. Юк, алай димәс. Тизрәк шушы төн генә узсын, иртәгәдән үк янә абыйсы белән гөрләшеп тора башларлар. Төне генә озын...
Айсылу җиңгәсенең теләсә нинди үтенечен, йомышын үтәргә әзер иде Миңлегаяз. Аның шул минутта ук җиңгәсенә ниндидер зур яхшылык эшлисе килде. Ләкин нинди? Ничек ярдәм итә ала соң ул?.. Югары Сөннең иң уңган савымчысы булган диләр бит аның җиңгәсен... Безнең авылда да шул гадәтен куа дип сөйлиләр. Миңлегаязның әнә нинди уңган һәм матур җиңгәсе бар... Ул булмаса бик күңелсез булыр иде аңарга. Абыйсы да төшеп калганнардан түгел. Сабан туенда батыр калды. Менә дигән шофер. Армиядән кайтканда түше тулы значок иде. Теләсә кемгә бирәләр ди ул тиклене!..
Малайның уйларын бүлеп, яңадан мич артындагы сәке шыгырдап куйды.
— Су... — дип ыңгыраша иде абыйсы.
Миңлегаяз торырга өлгермәде. Өйнең ике почмагында берьюлы кымшанган авазлар ишетелде — кече яктан әнисе һәм олы якның түрендәге Айсылу җиңгәсе.
Айсылу никадәрле сак булырга тырышмасын, су чиләк төбендә генә булгандыр күрәмсең, ул чүмеч тиюдән шалтырап куйды. Бераздан абыйсының комсызланып эчкәне ишетелеп торды, һичкем берни дәшмәде.
Юрганына чумып яткан Миңлегаязны яңадан хушбуй исе килеп торган ягымлы җиләслек иркәләп узды. Бу юлы инде кулына эшен алмады җиңгәсе. Чаршау артындагы урыннарын рәтләде, ипле генә бер-бер артлы мендәрләрен кабартып алды. Аннары, кулларын аркасына таба сузып, таратып салынган чәчләре арасыннан нидер эзләгәндәй итте — ике тапкыр эрбет чикләвеге ваткан сыман «черт»ләтеп куйды. Чаршаудагы шәүләдән
карашын ала алмаган Миңлегаяз Айсылу апасының бөтен килеш-килбәтен бер дулкынга, гел алга ашкынган ярсу дулкынга охшатты. Ут сүнеп, өй эче тынып калгач та шул дулкын сурәте озак кына Миңлегаязның күз алдыннан китми торды.
Язгы кояш нурлары бөтен өйгә тулып балкый башлагач кына уянды ул. Шылт иткән аваз да ишетелми. Янәшәсендә яткан Вакыйфтан да җилләр искән. Кабаланып сикереп торды Миңлегаяз. Айсылу апасы фермага киткән булса кирәк. Әтисе дә эштә. Әнисе ишегалдыңда маллар карап йөри. Вакыйф аның тирәсендә чуала. Миңлегали абыйсы кече якта икән, өстәл артына бер ялгызы утырган да дәү куллары белән маңгаен кочаклап уйга чумган.
Миңлегаяз җиңелчә киенеп ишегалдына чыкты. Вакыйф аңа каршы йөгереп килде.
— Бәләкәй абый, бәләкәй абый...
•— Кем тия?!
— Дәү абыйга, беләсең килсә, өр-яңа машина биргәннәр. Үзбушаткыч, беләсең килсә... Бөтен шүфир кызыккан... Ә Мөдир яңа машинаны дәү абыйга биргән. Аңладыңмы?!.
11
Нурлы Аланда ул көнне гадәттәгедән күпкә иртәрәк уяндылар. Лапас капкалары шыгырдап ачылуга, нигә болай иртә? дигән сыман, кычкырыша- кычкырыша ише талларына беренче булып сарыклар йөгерешеп чыкты. Йокылы күзләрен челт-мелт йомып, кәҗәләр кузгалды. Сыер мөгрәп алды. Күрше ишегалларында сыер савып утырган апалар һәм җиңгиләр, сөтле бикәләрен тынычландырырга теләп, әледән-әле билләрен турайтты. Түгелмәсен дигәндәй, сөт тулы чиләкләрен сак кына алъяпкычларына таба елыштырып куйдылар. Җылы сөт исен сизенгән яшь бозаулар сузып-сузып тавыш бирде. Бүгенгә җитәр дигәндәй, соңгы тапкыр әтәчләр хәбәрләшеп алды. Кетәклектән, пырхылдашып, берәм-берәм тавыклар коелды. Каз-үрдәк капка астыннан урамга чыгу җаен эзләде. Йокылы күзләрен уа- уа, ишегалды һәм капка тирәләрендә сыек чыбык тоткан малайлар кай-нашты... Көтү чыккан беренче көн иртәсе шулай башланды.
Бераздан бер-бер артлы капкалар ачылып, урамга төркем-төркем мал- туар чыга башлады. Әле төнге талгынлыктан арынып та җитмәгән урамнар кинәт җанланып китте. Шул арада бәрәннәрен күздән югалтып өлгергән сарыклар шар ярып кычкырырга тотынды. Сыерлар, бозауларын юксынудан, әле генә ябылган капкаларга муеннарын сузып мөгрәде. Мал куарга чыккан апалар, ярты гомер күрешмәгән кешеләр сыман, бер- берсе белән бик тәмләп гәпләшергә, хәл-әхвәл белешергә кереште. Бөтен авылга, озакка сузылган кышкы йокыдан уянган табигать сыман, бер җилпенүдә кинәт җан керде, һәммә урам һәм тыкрыклар бергә килеп кушылган чатта, көтүнең кайда җыелуЪш белгертеп, чыбыркы шартлады. Кыш буе бер-берен күрергә зар-интизар булган сыерлар шунда төркем-төркем булып җыйнала башладЪг Дәү мөгезлеләрнең аяк арасында буталып, кая барып бәрелергә белмичә арлы-бирле сугылган дулкын сыман, сарыклар төркеме хәрәкәт итте. Кәҗәләр исә, үз урыннарын һәм дәрәҗәләрен белеп, каралты-кура тирәсендә өелгән бүрәнәләр янында кайнашты, усак каезлады. Икенче берәүләре яңа каезланган бүрәнәләрнең сусыл тәненә үз келәймәләрен суга барды.
Микәйнең шул тикле мал-туарның бергә туплануын әлегәчә күргәне юк иде. Шуңа гаҗәпләнеп торган арада, урамнардан һаман саен төркем- төркем килә торган дәү мөгезле һәм бөдрә йонлылар аны төрле яктан уратып та алган. Кысынкылыкта калу, билгеле, ошамады аңа, әмма ул боҗрадан чыгу да җиңел түгел иде. Атлап китү түгел, урыныңнан кымшанырга да өлгермисең, «бә-ә-әй, күзең чыкканмы әллә-ә-ә, кая төрте
нәсең» дигәндәй, бөдрә йонлылардан я тегесе, я монысы дөнья бетереп кычкырырга керешә.
Көтү кузгалып авыл башына җиткәч кенә төркемнең бер читенә килеп чыту җаен тапты Микәй, һәм шунда ук үзенең әйләнә-тирәсендә, җанга рәхәт биреп, тамак төпләрен кытыклап торган җылы төс, ягымлы төскә төренгән киңлекне күреп хәйран калды. Бу кадәр мул җылы һәм ягымлы ♦ төсне әле аның күргәне юк иде. Күрү генә түгел, ул хакта хыялланганы § да булмады. Аны алгысытып торган якты, матур дөнья төшләренә әлегәчә гел ак төстә булып кына керә иде бит. Тоташ бер ташкын сыман алга < таба аккан көтүдән аерыласы — дәү мөгезлеләрне һәм көдрә йонлыларны х ташлап качасы, иксез-чиксез яшеллек эченә кереп адашасы, бәкәлләре 2 талганчы шушы җылы һәм ягымлы тау читләре, үзәннәр буйлап йөгерәсе, * чабасы килде аның. Күңеленә килгән ният аны шундук читкә каера башлады. < Әмма гел уйламаганда борын төбендә генә иләмсез озын чыбыркы шартла- “ ды. Борылып караса, ни күрсен — кеше. Дәү-дәү атлап аның артыннан * ук җитеп килә иде инде ул. Микәй шундук әнкәсе кисәтүен хәтерләде һәм < сискәнеп куйды: «Кешедән сак булыгыз, бәтиләрем... Кешедән!» Ашыга- « кабалана ул киредән бөдрә йонлылар төркеменә елышд төште һәм, башын ® игән булып, тын гына баруын белде — шартлый торган чыбыркы тоткан = кешенең узып китүен көтте. 4
Кеше, аның ниятен каян белгән диярсең, узмый да узмый гына бит, s авызыннан әче төтен өреп тик йөренә аның тирәсендә. Тагылган сыман, * янәшәсеннән Микәйне күзәтеп бара. Хәтта, мин монда дигәндәй, иелә * төшеп берничә тапкыр аның аркасыннан да сыпырып алды. Ә бөтен ® әйләнә-тирәне уратып алган теге ягымлы төс, җылы төс һаман саен үзенә н чакырып, әйдәп тора. Күзләрне камаштырып кызыктыра. Микәйнең түзәр « хәле калмады, йөгерә-чабасы килүдән бәкәл очлары сызлагандай итеп, тын- = гылык бирмәде. Мөгезләреннән бәреп торган гайрәт очкыны артканнан-арта а барды, һәм ул кинәт кенә, арт санына бөтен авырлыгын ташлап, кушаяклап этенде дә, шул җылы һәм ягымлы яшеллек кочагына ташланырга теләп, алга ыргылды. Янәшәсендәге көдрә йонлылар аның бу сәрсәнлегеннән сискәнеп читкә тайпылды, дәү мөгезлеләрнең аяклары буталып алды. Кеше кулындагы озын чыбыркы да хәрәкәткә килде. Ләкин, муен турында гына шартлау авазы чыгарып, бер ягын көйдереп алган чыбыркы усаллыгы гына туктатырлык идеме соң аның бу ашкынуын...
Микәй, алны-артны, уңны-сулны белми, аяклары кая илтсә, шунда томырылды. Тоякларын иртәнге сусыл үлән иркәләде, күкрәкләренә салкын рәхәтлек алып килгән җил сарылды. Күзләрен җылы да ягымлы да булган яшел чиксезлек берөзлексез алгысытып торды. Үзәнлеккә чабып төште ул, аннары, аяклары ярсуын басарга теләгәндәй, янә сөзәк үргә томырылып менеп китте. Югарыга менеп җиткәч, тагын түбәндәге яшел киңлекләргә ашкынды. Үз күләгәсен узарга теләп, тау битеннән чабып үтте Микәй. Аннары үзән буйлап җитез җилне куып китте. Дөньяның ягымлылыгы һәм җылылыгы тәмам исәрләндергән иде аны. Әгәр кай якта икәнен белсә, ул хәзер урман аръягындагы ак юлларга гына түгел, әнкәсе белән туганы калган ак кыялар иленә дә «эх» дигәнче барып җитәр — ак нур булып үзенә әйдәп торган бәхетне куып тотар иде. Аның аякларында җегәр, күкрәкләрендә көч һәм мөгезләрендә гайрәт ташып торганда куып тотмыймы соң...
«Аю-бүредән качып була, кешедән качу гына кыен, бәтиләрем», дигән иде әнкәсе. Ә ул әнә бүредән дә качты, кешедән дә. Аны тотып торырлык, аны ирексез итәрлек көч бармы соң! Йөгергән саен йөгерәсе, берөзлексез томырылып чабасы, шушы җылы яшеллекнең чигенәчә барып җитәсе килде Микәйнең. Ул да түгел, бу уеннан кайтып, кырт борылып кире йөгерде. Бу яшел иркенлекнең һәм ирекнең чиге булмасын иде... Юк, кирәкми аңар андый чик һәм чикләүләр. Шушы җылы һәм ягымлы яшеллек буйлап туйганчы уйнап йөгерәсе килә аның.
Әйләнә-тирәдә һичбер җан иясе юк. Тынлык... Иркенлек... Чап та чап кына, бернинди тыю һәм чикләүләр юк. Әнкәсе күрергә теләгән бәхет тә бәлки шундый була торгандыр әле. Ул ашкынган ак кыяларның итәгендә дә шундый ук киңлекләр җәйрәп ятадыр.
Үз күләгәсен куып, җил белән узышып чабудан бераз күңеле булгач, тау итәгендә үскән үләнлеккә туктап ашап алды Микәй. Челтерәп аккан инешкә төшеп сусавын басты, һәм су эчеп туйгач, инеш аркылы салынган асылмалы күпер өстенә менеп, бер тын тирә-юньне күзәтеп торды. Дөнья һаман саен матурая гына бара иде. Үзәнлек һәм тау итәкләре тагы да җылырак һәм ягымлырак булып киткән. Мөгез очларында балкып кояш көлә, күпер астындагы су өстендә дә шул ук кояш аның күзләрен чагылдырып-чагылдырып уйный, һәм шул нурлар аны яңадан су янына әйдәде.
Янә инеш читенә төшеп басты Микәй. Вак ташлар һәм ком бөртекләрен уйнатып челтерәгән суга карап торды. Борынын төртеп эчим дигәндә генә ул, бая кояш нурлары балкып көлгән төштә, үз шәүләсен күреп хәйран калды. Судан аңар гайрәтле дәү тәкә карап тора иде. Шулай зур булып үскәнлеген үзе дә абайламый йөргән икән ич. Киң булып алга чыккан күкрәкләр, куе сакал, таза сыйраклар — һәммәсе аныкы ич. Ә мөгезләре, мөгезләре ни тора!.. Мондый нык һәм таза мөгезләрне әле берәүдә дә күргәне юк иде аның, ерак тауларда калган әнкәсендә булса гына.» Шулай әле бер яны, әле икенче яны белән борылып-борылып сокланды ул мөгезләреннән инешкә төшкән шәүләгә карап. Башын югары чөеп, күкрәкләрен киереп, сыйракларын турайтып карап торды — үзен иң зифа һәм мәһабәт кәҗә тәкәсе дип хис итте. Үз-үзенә сокланып бер тын торгач, мөгезләрен түбәнгә төбәп, судагы күләгәсен сөзәргә иткән булды. Үзеннән дә гайрәтле һәм җегәрле кәҗә тәкәсе юктыр төсле тоелды. Шул җегәрне кая куярга белмәүдән, тояклары белән чәчрәтеп, суны кыйный башлады.
Янә ике иңбашына канат чыккандай булды Микәйнең. Кушаяклап су читенә сикерде дә, бәкәлләре ашкынуын тыя алмыйча, инеш агышына каршы чабып китте. Киң күкрәкләре белән җылы, рәхәт һава дулкынын сөзеп барды, мөгезләре белән җилне ярды. Дүрт тоягы алмаш-тилмәш кушаяклап җир шарын какты. Тирә-яктагы яшел чиксезлек үзенең җылы назы белән аңа берөзлексез гайрәт һәм көч өстәп торды. Ул чапты да чапты. Мондагы ирек һәм иркенлеккә хәйран калып чапты. Язгы бәхетеннән, яшеллектән, яшьлегеннән айный алмый чапты...
Онытылып тагы күпме шулай чапкан булыр иде Микәй... Инеш кискен борылыш ясаган турыда, үги ана яфраклары гына үскән кызыл яр читендә, аны бер төркем кардәшләрен күрү генә тыелырга мәҗбүр итте. Үзе кебек үк көтүдән качкан «кәҗә взводы» иде бу. Микәйнең шулай тилереп чабуына гаҗәпләнгән идеме алар, аның сәер кыяфәтенә, көмеш ука сыман елкылдап торган мамыгынамы? Төптән юан чыгып, шактый саллы күренгән мөгезләренә киттеме исләре? һәрхәлдә, тау читендә дөньяларын онытып йөргән кардәшләре, шым булып, карашларын аңарга текәгән иде.
Микәйнең ашкынып, берөзлексез алга ыргылып торган аяклары туктап калды. Ниндидер сәер, үзенә дә ачык кына аңлашылып җитмәгән инстинкт туктатты бугай аны. Ул кызыл яр читенә текәлде. Кызыл яр читендәгеләр аны күзәтте. Шулай күпме үткәндер һәм тагы күпмегә сузылган булыр иде әле бу карашып тору... Кәҗә төркеменнән берсе — иң дәү гәүдәлесе — кузгалып куйды һәм үзе артыннан башкаларны да әйдәп, читкә борылды.
Ме-е-е, диде ул, ишетелер-ишетелмәс кенә тонык аваз чыгарып.— Бер дә харап инде, исегез киткән...
Башка кәҗәләр, буйсыну белдереп, шундук аңар иярделәр. Ләкин .дәү кәҗә артыннан кызыл яр читен калдырып киткәндә, арадан берсе, иң соңгы булып кузгалганы, кабат-кабат каерылып Микәйгә таба моңсу караш ташлады. Ул җыйнак гәүдәле нәфис кәҗәгә Микәй баштук игътибар
иткән иде. Ә менә тау сыртына күмелер алдыннан соңгы мәртәбә каравында ул кәҗә аңарга әллә нидән генә үз һәм якын булып китте. Аның күзләрендә чагылып киткән якты нур Микәйнең күз карашын өтеп узды, бәгыренә кадалды.
Кәҗәләр китеп барды, күздән югалды. Инеш читендә ул тагы берьялгызы торып калды. Моңсу булып китте аңарга шунда. Тирә-юньдәге * җылы яшеллек тә тоныклана төште. Иркенлек белән тынычлык та онытылды. S Микәйнең җаны тынгысызлана башлады. Ялгызлыкны аз татымады югыйсә, 5 моңарчы да бу илдә ул япа-ялгызы иде. Әмма бу дәрәҗәдәге ялыктыр- < гыч һәм кинәт басып киткән ялгызлыкка беренче кат юлыгуы. Үз-үзен = белешмичә, инешне аркылы сикереп чыкты да әле генә кардәшләре китеп ? югалган сырт өстенә менеп басты. *-
Кәҗә төркеме ерак китәргә өлгермәгән иде әле. Әмма бу сәер $ тәкәнең әрсезлеген сизеп алган теге иң дәү кәҗә аны күргәч яңадан 2 кабалана башлады. Башкаларны да үзе артыннан калышмаска әйдәп, * башын болгый-болгый тизрәк читләшергә ашыкты ул. Тау читендә < берьялгызы торган Микәй моңсу гына күзәтүендә булды. Аларның үзен ♦ читләтүенә кәефе кырылды аның. ■
Шунда, теге җыйнак гәүдәле нәфис кәҗә, тукталып, янә Микәйгә s таба борылды. Бер тын икәүдән-икәү карашып торды алар. Әйләнә-тирәнең д яктыра баруын, дөньяның баягы җылы яшеллеккә кайтуын тойды Микәй, 5 Әлеге караштан аның күкрәкләренә кайнар агым, бәкәлләренә көч, мөгезлә- » ренә гайрәт ташыды. Үзенә дәрт һәм куаныч алып килгән кәҗәгә таба х сак адымнар белән якынлаша башлады Микәй. Хәер, ул якынлашмады. = аны нәфис кәҗәнең сихерле күз карашы тартып китерде. н
Үзенең яңа танышына сокланып туймады Микәй. Муеннарын турайтып, J мөгезләрен күккә чөеп, аны чит-читләп әйләнеп чыкты. Бер урында гына ба- = сып тора алмады. Ул кәҗәгә тыныч кына карау мөмкин түгел иде шул. Җыйнак кына мөгезләр, тар маңгай, туры аяклар һәм бигрәк тә шомырт сыман кара күзләр һәм кара туны аны моңарчы ул күргән һәммә тереклектән аерып тора иде. Микәйнең аңарга җылы итеп дәшәсе килде. Башын аның муенына салып, һич булмаса мөгезләре белән аның аркасын тарап, озак-озак янәшәсендә торырга иде. Ләкин кабалана-кабалана ары китеп бар- гш кәҗәләр Шомырткараны калдырырга теләмәделәр. Тагы шул әлеге дә баягы алдан элдерткән дәү мөгезле кәҗә тынгысызланды.
— Мә-ә-ә, Шомырткара, сине көтәбез...— диде ул кырыс кына.
Шомырткара бер Микәйгә, бер дәү мөгезле кәҗә ягына карады. Шулай икеләнеп, ни эшләргә белми торга^, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды. Аяклары кардәшләренә таба тартты, ә күзләрен Микәйнең көмеш ука сыман елык-елык килеп торган гайрәтле гәүдәсеннән аера алмады.
Микәйнең дә шушы япан кыр читендә берьялгызы торып каласы килми иде. Китмә, дип әйтәсе килеп, ул Шомырткараның каршысына чыгып басты. Тату һәм ягымлы карашлары очрашып, янә алар икәү генә торып калды. Ләкин бу бер мизгел генә иде. Шак-шок килгән тояк тавышлары Микәйне артына борылырга мәҗбүр итте. Аның өстенә аткан ук кебек ыргылып, мөгезләре белән сытып китәргә әзер булган теге дәү тәкә килә иде. Күңелендә явызлыкка һәм сөзешүгә һичбер урын булмаган Микәй бу көтелмәгән хәлдән югалып, каушап калды. Дәү кәҗәнең ярсуына каршы торырга әзер түгел иде ул. Кире борылып чабар чак та түгел. Бер читкә тайпылып, күзләрен аңарга текәп торган Шомырткара алдында сынатырга ярыймы соң?.. Шуның өстенә әле тагы күпме кәҗә күзәтеп тора. Билгеле инде, ул кәҗәләр һәммәсе дәү тәкә яклы, аның җиңүен телиләр, һәм шуңарга аз гына да шикләнмиләр.
Тик менә Микәйнең яңа танышы Шомырткара ни уйлый, ул кемнең җиңүен тели икән?.. Шуны белергә теләгәндәй, берьялгызы читтә посып торган Шомырткарага күз салды ул. Үзе өчен түгел. Микәйне кызганудан шулай бөрешеп, мескенләнеп калган иде булса кирәк Шомырткара. һәрхәлдә, Микәй шулай дип аңлады.
Ә дәү тәкә күптән инде аның каршысына килеп баскан, үзе белән көч сынашырга чакырып, аны көтә иде. Алгы аяклары белән җир тырнап, муен өстендәге йоннарын кабартып, очлы мөгезләрен аңарга төбәп куйган бу иләмсез һәм шыксыз тәкәнең кан сауган күзләреннән генә дә куркып качарлык... Ләкин качарга ярамый! Арт аякларын ипләбрәк куяр өчен җайлы урын эзләде Микәй. Сөзешәсе килми иде аның, ә сөзешергә кирәк. Ни кадәрле генә иләмсез һәм шыксыз булмасын, әлеге дәү тәкәдә бер ачуы юк иде бит аның. Ашыкмады, бәлки тынычланыр, дип көтте Микәй. Тик ул уйлаганча барып чыкмады. Аның шулай икеләнеп торуын куркуы дип белдеме, качарга ният итүе дипме, нәфрәтен басарга ярсып атлыккан дәү тәкә аңар җан-фәрман китереп төртте. Гел көтмәгәндә, уйламаганда булды. Микәй үзенең зур хата ясаганлыгын аңлады — артында текә кызыл яр булуын хәтердән чыгарган икән бит ул. Дәү тәкәнең авырлыгыннан аяклары, ирексездән, артка чигеп куйды, ул үзенең кызыл ярдан тәгәрәп төшеп китүен сизми дә калды.
Инеш читендәге вак ташлар өстенә әүмәкләнеп барып төшкәч тә бераз аңыша алмый торды әле. Аяклары, яңаклары сыдырылган, йомшак мамыгы арасына һәм колакларына кызыл балчык, ком тулган. Күзләрендә, менә-менә тамарга әзер булып, кайнар тамчылар мөлдери. Ә югарыда, кызыл яр читендә, күкрәкләрен киереп, ике япьле сәнәк сыман мөгезләрен күккә чөеп дәү тәкә басып тора. Ул да түгел, яр читеннән кәҗә көлкесенә калган сәер яшь тәкәне күрергә килгән башлар күренде. Алар берсен икенчесе уздырышып мәэлдәшә — җиңүчене мактый, җиңүче тирәсендә көязләнеп боргалана. Күз читләре белән генә түбәнгә дә мыскыллы караш ташлап алырга өлгерделәр. Җиңүче тантана итә иде.
— Мә-ә-ә,— дип алды ул, күкрәген тагы да киерә төшеп вәкарь белән генә. — Бер дә харап икән! Исегез киткән иде...
Ә Микәй — текә кызыл ярдан әле генә тәгәрәп төшкән Микәй — кагынырга да онытып тик басып торуын белә,. Мәңге шулай дәвам итәр кебек иде, хурлык һәм гарьлекнең чиге-чамасы юк. Бу кызганыч халәтеннән ул котылыр идеме икән?.. Әгәр шунда кызыл*яр читеннән Шомырткараның нәфис маңгае, җыйнак мөгезләре күренмәгән булса...
Чарасыз калган Микәй Шомырткараның карашын тотып алды. Мизгел эчендә елкылдап киткән ул караш кызгану түгел, ышаныч белән тулы иде. Шул караш аның тән авыртуларын оныттырды, шул караш аның әрнүләрен юкка чыгарды. Шул караш аның монда берьялгызы гына түгел икәнлеген искәртеп, Микәйнең оеп барган канына яңадан кайнар учак якты. Бөтен тәненә һәм мөгезләренә ташып-ташып, актарылып гайрәт тулганны тойды ул шунда. Иңнәренә тагын канат үсте, һәм бар гарьлек, кимсенүләрен берьюлы онытып, кире кызыл яр өстенә менеп басты ул.
Күзләренә ак-кара күренмәде. Аяклары басып торган туфракны тоймады. Аның өчен башка һәммә кәҗәләр аерым шәүлә булып кына ка лдыпар Шомырткара булып Шомырткараның да кайдалыгын белмәс хәлдә иде. Күз алмаларының үзәгендә бары аны — үзен хыянәтчел төстә кызыл яр түбәсеннән тәгәрәткән дәү тәкәне генә тотты.
Дәү тәкә көч сынашырга әзер иде. Арт аякларын җәя төшеп терәгән дә, әле сиңа аз булдымыни дигәндәй, мөгезләрен тырпайткан да тик тора.
Бу юлы да, беренче булып, ярсуын тыя алмаган дәү тәкә китереп төртте. Микәй аның бу сөзүеннән кымшанмады да, ул әзер иде инде. Ник шунда аяк астындагы җир убылмый яисә өстенә тау ишелми — ул җиңәргә тиеш! Хәлиткеч сикереш ясау нияте белән Микәй бөтен гәүдәсен пружина сыман җыерып китерде һәм үзен кыерсытучыга ташланды. Дәү тәкәнең сеңере нык~ булып чыкты, ул да бирешмәде, аякларында басып калды. Алар маңгайны-маңгайга, мөгезләрне мөгезгә терәп сөзешергә керештеләр. Шак та шок бәрелүдән мөгезләр, аварга җыенган агач сыман, шыгырдап, сыкрап-сыкрап куйды. Мөгезләрдән очкын чәчрәде, күз төпләрендә ут
күренде, күкрәкләрендә ялкын дөрләде. Тояк асларында җир актарылды, зәңгәр күктә нурлар чайкалып торды...
Гомерендә үзенә мөгез күтәрүчене күрмәгән дәү тәкә бу сәер җан иясеннән болай ук көтмәгән иде, әлбәттә. Тәмам әлсерәде, аякларын тоймый, мөгезләрен буйсындыра алмый башлады. Тик бирешергә уйламады. Үзенә каршы торырга сәләтле тәкә табылуга ышанмады. Ярсыганнан-ярсый барып. ♦ Микәйне янә дозыл яр читенә таба кысырыклый башлады. Әмма бу юлы яшь - тәкә аңардан елгыррак булып чыкты, бер ыргылуда читкә тайпылды да, аның з үзен шул кызыл ярга таба төрткәләргә тотынды. Кабаланды дәү тәкә, борга- < ланды, әмма берни кыла алмады — арт аяклары инде кызыл яр читендә иде. 2 Башын тотарлык, мөгезләрен күтәрерлек хәле дә калмаган иде үзенең. Кан £ баскан күзләрен күтәрә төшеп, чарасыз карашын Микәйгә төбәде ул. н
Аны кызыл ярдан тәгәрәтү өчен хәзер гайрәте артканнан-арта барган < Микәйгә җиңелчә хәрәкәт ясап тагы бер кизәнү җитә. Ләкин алай итмәде 5 Микәй, артка чигеп, дәү тәкәнең яңадан уртага чыгуын көтте. Бу изгелекне £ бөтенләй көтмәгән тәкә бер тын аңыша алмый торды. Кызыл яр астына i ' тәгәрәүдән исән-сау котылу куанычыннан кәҗәләренә күз төшереп алды. ф Алар янында сынатырга ярамый, дигән уй ярып үтте аның мөгез төпләрен, a Әмма бөтен гәүдәсе белән җыелып, башын югары чөйгән, мөгезләрен £ сөзешергә әзерләп куйган Микәйне күрүгә яңадан бәкәлләре калтыранып « куйды. Юк, булмый, күпме генә тырышмасын, бу хикмәтле тәкә затына z каршы торырлык җегәр калмаган иде инде аңарда. Шуны яхшы аңлаган 2 дәү тәкә кире борылды, һәм башын түбән салындырып теләр-теләмәс кенә х авыл ягына таба китеп барды. ®
Ул көнне авылга шактый соң, эңгер-меңгер вакыт җиткәч кенә кайтырга и чыкты Микәй. Башын горур тотып, вак-вак кына адымнар белән нык басып, < иң алдан ул кайтты. Аңардан алга чыгарга берәү дә кыймады. Артыннан кә- s җәләр төркеме ияргән иде. Янәшәсеннән, аз гына калыша төшеп, Шомырт- “• кара атлады.
12
Җил исте, сулар акты — вакыт үзенекен итте. Ай үсәсен көн үскән Микәй иң дәү кардәшләреннән дә калкурак, гайрәтле бер тәкә булып үсеп җитте. Нык, калын сыйраклар өстендә торган тыгыз тән, туры муен һәм текә маңгай, елык-елык килеп күзләрне камаштырып торган көмешсу мамык дисеңме, бер пар чалгы сыман һава ертып торган туры озын мөгезләрме — болар бары да тик аңарда, Микәйдә генә. Көтү җыелган урынга ул төшми торып, кәҗәләрне урыннарыннан кузгатырмын димә. Авылдагы барлык кәҗә көннең-көн буена аның тирәсендә. Көтүчеләр дә, авыл кешеләре дә күнекте моңа. Микәй күренә икән, димәк көтүдән бер кәҗә дә качмаган дигән сүз. Микәй кая китсен, болай да һәрчак иректә ич. Иртәнге тынлыкны ертып, көтүнең ук очы сыман, беренче ул атлый. Чыкта коенган ямь-яшел үзәнгә беренче булып ул аяк баса. Чыклы үләндә беренче булып аның дүрт тоягы эзе кала, һәр иртәнең сусыл үләннәрен иң элек ул татып карый. Инеш аркылы чыкканда аз гына да болганмаган йөгерек шарламага сакал очын тидереп, көмештәй саф суны да башкалардан элегрәк ул эчә.
Микәйнең инде тынгылык белмәс җаны да тынычланып килә. Алай гына да түгел, үзен тулы бәхеткә ия тәкә итеп хис итә ул хәзер. Шундый тыныч һәм якты көннәрне тоташтырган гадәти бер төндә, татлы йокысыннан бүленми генә, төш күрде ул. Микәйнең хәтерендә җуела барган үткәнне, тәмам онытылган бер хыялны яңартып, яңадан балкытып, дөрләтеп җибәргән төш булды бу.
Имеш, ул үзенең кәҗәләре белән, ерак аралар үтеп, Ак кыялар илендәге ап-ак киңлекләргә барып чыккан. Бөтен әйләнә-тирә ап-ак нурда коена икән. Тавыш-тын юк. Янәшәсендәге кәҗәләрнең андый аклыкны беренче
генә күрүләре икән — исләре китте, һәммәсе берьюлы телдән язды. Бу нинди аклык, диләр. Бу нинди матурлык, диләр. Син булмасаң, без бу ак кыяларны әле кайчан һәм ничек күргән булыр идек, диләр. Син үзең дә безнең шул кыялар сыман нурланып балкыйсың, шул кыялар кебек горур, шул кыялардай тәкәбберсең, Микәй, диләр. Мактап һәм олылап туймыйлар аны.
Микәйнең мактауларга исе китми. Әнә хәзер дә зур булмаган кыяташ өстенә менеп баскан да, карашларын еракка төбәп, тик басып тора. Янәшәсендә торган Шомырткарага гына ишетелерлек итеп дәште ул шунда.
— Шомырткара, син шушы ак таулар илендә калырга теләр идеңме?..
— Белмим шул,— дип җавап кайтара Шомырткара һәм бераз уйга чумып торганнан соң өстәп куя: — Монда яшел хәтфә сыман иңкүлекләр, урман-кырлар, челтерәп аккан шаян инешләр дә бармы соң?
— Монда ак кыялар, мәһабәт шарлавыклар, иркен һәм тыныч ак киңлекләр бар, Шомырткара...
— Иркенлек ул яшел була... Сусыл чирәм үскән инеш буйларына җитәме соң...
— Мондагыдай аклык бер кайда юк. Ак төс — бәхет төсе, Шомырткара.
— Ак төс матур анысы... Ә яшел төс ашата һәм җылыта да...
— Яшел үләннәр дә булса, шушы Ак кыялар илендә генә калыр идеңме, Шомырткара?
— Тоякларны иркәләгән йомшак туфрак сагындырыр. Монда гел ком, монда гел таш. Микәй...
— Кыя очларындагы салкын рәхәтлек һәм сафлыкны белмисең әле син, Шомырткара.
— Яшел тугайларның җылылыгы сагындырыр, дим...
— Әгәр мин шушында калсам, син ни сайлар идең, Шомырткара?
— Синең белән бергә җылы туфраклы яшел тугайларны, йомшак сулы инешләрне эзләп китәр идек, Микәй.
... Төшнең шул урынында, кинәт, лапас капкасы шыгырдап ачылды. Ике ут арасында чарасыз калган Микәй уянып китте. Ишегалдында иртәнге ыгы-зыгы башлашан. Өй каршындагы ак каеннарның бөдрә тармакларыннан мөлдерәп торган яшел нурлар коела. Микәй әле генә игътибар итте: җанына аеруча үз булган, аклыклары белән берөзлексез аның карашын иркәләп торган каеннар дөньяга яшел нур чәчә икән бит. Ак каеннар дөньяга яшел нур булып тама икән. Шомырткара, яшеллек дип, юкка гына өзгәләнми, димәк. Ак төс һәм яшел төс алар бербөтен түгелме соң?... Бер үк иркенлек, хөрлек һәм бәхет төсләре ич! Ак һәм яшел — Микәй белән Шомырткара дигән сүз. Аларны бер-берсенә каршы куеп Микәй ялгышкан икән ич... Кышын ап-ак булган урман-кырлар да җәйгә очраклы рәвештә генә ямь- яшел төскә кермәгән булса кирәк. Дөньяда ак белән яшел һәрчак бергә, һәрчак янәшә. Микәй белән Шомырткара да шулай.
Шулай итеп, урман аръягындагы ак юллар һәм шул юлларның очындагы ак кыялар турындагы ак хыял аның хәтерендә янә калкынып алды. Шул ак дөнья торган саен ешрак искә төшеп, билгесез ераклыкларга алгысытып, ашкындырып торды. Микәй түзде, үзенең ни өчен һәм ниләр уйлап өзгәләнүен берәүгә дә, хәтта Шомырткарага да сөйләмәде. Ул вакыт-вакыт әйләнә- тирәдәге яшеллекне, яшел үлән өстендә көязләнеп терт-терт басып йөргән кәҗәләрне дә күрмәс хәлгә килә иде. Мөгез очлары сыкрый, тояклары кымырҗый, күзләренә мөлдерәмә бөртекләр тула иде кайчак. Микәй барыбер түзде.
Түзде. Әмма бу халәтнең дә чиге булырга тиештер бит. Көннәрдән бер көн, көтү авылны чыгып барганда, кинәт кенә борылып ындыр ягына каерды ул. Аның алабута һәм тигәнәкләр арасына кереп шылганын янәшәсендәге кәҗәләр дә абайламый калды. Әмма күзләре күрмәсә дә, күңелләре сизде — башка кәҗәләр дә бер-бер артлы Микәй артыннан юк булдылар.
Көтү үз юлы белән китеп барды. Аның койрыгында йокымсырап барган көтүче берни күрмәде, берни сизенмәде. Кәҗәләрне җир упты диярсең... Әле
генә көтү башында иделәр, күз ачып йомган арада үзләреннән җилләр исте, һич югында берсе адашып калса икән...
Бакчалар артыннан бер тын баргач, зур булмаган уязлык башлана. Шунда җиткәч кенә артына борылып күз салды Микәй. Тыннары бетеп, үзе ар- ф тыннан чабып килгән кәҗәләрне күргәч, күкрәген киерә төште, муенын турайтты, мөгезләрен югары чөйде. Барысы да ул уйлаганча барып чыккан иде, « димәк. Канәгатьләнү кичереп, җәт-җәт атлап китте Микәй. Офыкта беленер- * беленмәс кенә күренеп торган урманга төбәп барды. Барды да барды... Бәкәл- 5 ләрен иркәләгән сусыл үләннәргә, ак башларын моңсу тибрәндергән ро- 3 машка һәм әнисләргә исе дә китмәде, уенда урманга барып җитү генә иде. То- > яклары тигән җирдә тия, тимәгән җирдә — юк. Шул урманга җитсә, аның £ ярсуы һәм ашкынулары бераз басыла төшәр, ул тынычланыр, аяклары аны 5 тыңлый башлар кебек иде. Чөнки үзен ак юллар һәм ак кыялардан аерып з торган бердәнбер нәрсә — шул урман булып тоела иде аңар. Тизрәк җитәргә * дә шул урманга, аннан инде хыялындагы ак дөньяга ничек бару юлын ул * һичшиксез табачак! ♦
Микәй шул дәрәҗәдә ашкынып бара иде ки, урманга төбәп кузгалганнан “ бирле әле артына борылып та караганы юк. Аның җитез һәм дәү адымнарына ® өлгерә алмаган кәҗә көтүе инде шактый сузыла, таркаулана төшкән. Кая Ф бару, максатларының нидән гыйбарәт булуы хакында кызыксыну түгел, | күкрәк тутырып сулыш алырга да аралары булмады. Кая барудамыни соң Ф хикмәт — кем артыннан баруларын яхшы белә ич алар. Карашларын ® нурландырып, тәннәрен җилкендереп үзе артыннан әйдәүчеләре бар. Ул — s Микәй! Аннан калышу бу җылы һәм нурлы җәйге көннең иң зур матур- £ лыгыннан, куанычыннан һәм назыннан калышу дигән сүз. х
Ераклардан ук чакырып, алгысытып торган урман читенә җиткәч, Микәй туктап калды. Кая таба хәрәкәт итәргә икән дигән сыман, як-ягына каран- галап торды. Ул арада күз күреме ераклыкта калган кәҗәләр дә берәм-берәм куып җитте.
Кәҗәләрнең барысы да куып җитте. Кайчандыр дәү тәкә дигән мәртәбәле исеме булган кәҗә генә күренмәде. Соңгы араларда гел боекты, мескенләнеп калды ул. Дәү тәкәнең тигәнәк һәм шырданга батып, асылынып төшкән озын йоннарын күргән саен Микәйнең күңелендә кызгану хисе уянып куя иде. Теге чакта үзен кызыл ярдан төртеп төшергән өчен ул бит аңарга һичнинди ачу-фәлән сакламый иде. Алай гына да түгел, ут уйнатып йөрергә тиешле тәкәнең шулай кинәт кенә сула баруында үзен гаепле итеп тоя. Дәү тәкә бүген дә кәҗә көтүеннән аёрылып калган. Димәк, ул бүген дә берьялгызы. Ялгызлыктан авыр ни бар?!. Микәй моны яхшы белә.
Берәүне дә рәнҗетәсе, берәүгә дә кайгы китерәсе килми иде аның. Ә Дәү тәкә, Микәй аркасында, кимсенергә, ялгызлыктан җәфа чигәргә мәҗбүр. Аның ңи гаебе бар?! һәр кәҗәнең бәхетле буласы килгән кебек, ул да бәхеткә лаек ич. Ул да үзенә текәлгән елтыр күзләрнең кадерен белергә тели торгандыр. Берсеннән икенчесе нәзакәтлерәк кәҗәләр белән иңне иңгә терәп янәшә торасы — иркәләнәсе, назланасы килә торгандыр. Ләкин, әнә, кәҗә көтүеннән аерылып ул бер ялгызы калырга мәҗбүр. Үзеннән гайрәтлерәк һәм көчлерәк яшь тәкә алдында буйсыну белдерүе бу аның. Микәй булган җирдә миңа урын юк, дип әйтүе. Нигә көчкә, гайрәткә карап бүленә икән бу бәхет?.. Әгәр мөмкин булса, Микәй аңар һич икеләнүсез ярты шатлыгын, ярты бәхетен бүлеп биргән булыр иде. Кәҗә көтүеннән бер ялгызы аерылып калган тәкә бик тә кызганыч тоелды аңар.
Әума аерылып калган Дәү тәкә язмышын кичерергә теләр идеме икән ул? һич югында аның язмышын уртаклашырга үзен күндерә алыр идеме икән?.. Юк! Юк, әлбәттә! Көчсез булуга караганда, көчле булу мең кабат артык... Каршылыклы уйларыннан арынырга ашыгып, бөтен гәүдәсе белән җилпенеп куйды ул. Сыйракларын турайтты, күкрәкләрен киерә төште. Мөгезләрен күккә чөйде. Микәйнең җилкенүен күреп, кәҗәләр жднланып
китте, хәрәкәткә килде. Урыннарында гына тора алмый, аның бер алдына, бер артына чыктылар. Кузгалырга кыенсынганнары да гел таптанып торды, көязлектәнме, койрыклар җыела төште. Кара янып пешкән пар-пар чиясыман күзләр берөзлексез мөлдерәде. Микәйнең болай да ташып торган гайрәтен ярсытып мөлдерәде күзләр. Бәхетләре ут булып янды, су булып ташыды, урман булып шаулады. Бергәлекнең, тазалыкның һәм сәламәтлекнең, табигый инстинктларның олылыгы һәм гүзәллеге турынды лепердәшеп серләште урмандагы һәр яфрак.
У рман читендәге ямьле бер аланда көннең ничек узып киткәнен дә сизми калды алар. Татлы төштә генә булып узды, ахры, мизгелгә тиң ул бәхетле сәгатьләр. Вакыт узуын Микәй эңгер-меңгер җитеп, караңгы эленгәч кенә тоеп алды. Көн чынлап та үтеп киткән. Ак юлларны табып, ерак-ераклардан хыялны әйдәп торган ак кыяларга барып җитәрлек кадерле вакыт узган... Көн озынлыгына сузылган бетмәс наз һәм ярсудан айнып, кинәт кабалана, арлы-бирле тартыла-сугыла башлады Микәй. Ә кәҗәләргә аның күңелендәге тойгыларны тиз генә аңлату мөмкин идеме соң?.. Аларның дөньялары бөтен. Җылы көн, җиләс урман һавасы, хуш исле үлән һәм агач яфраклары... Күзләрен нурландырып торган Микәй дә, тып-тып басып, янәшәләрендә таптана.
— Җанкайлар,— дип мәэлдәде аларга Микәй.— Көн узып та киткән.
— Көн узмады, Микәй. Бәхет китергән көн узмый,— дип, бер-берсен бүлдереп җавап кайтарды кәҗәләр. Аның күкрәкләренә, иңбашларына сыенып сырпаланды алар.
— Кузгалырга кирәк, соңга калабыз,— дип ашыктырды Микәй.
— Син кемнедер юксынасың...— дип, колак төбендә генә тавыш биреп алды берәү. Шомырткара иде бу.
— Миңа күңелле һәм рәхәт, Шомырткара.
— Күңелле һәм рәхәт булган җирдән качмыйлар,— дип каршы төште икенче бер кәҗә.
— Ни эзлисең, нәрсә җитми? — дип дәште Шомырткара.
— Бәхет, Шомырткара, бәхет...
— Үзең күңелле дисең, рәхәт дисең — бәхет шул түгелме соң?
— Бәхет, Шомырткара, ул — ак була. Бәхет — туган җирдә. Ак кыялар илендә генә.
— Бергә-бергә булу бәхет түгелмени, Микәй?..
— Бергә-бергә туган илдә булу — бәхет, Шомырткара!
Ул арада урман буен кичке караңгылык урап алды. Салкынча җил исеп, агачлар шомлы гына шаулашырга кереште. Танауларны ярып һава дулкыны тибрәнә башлады. Бәкәлләрне беренче чык бөртекләре чылатты. Әмма ак кыялар турындагы хыял арта һәм көчәя генә барды. Шул хыял аны урманга әйдәде, ак дөнья һәм ак киңлекләргә шул урманны аркылы чыкмый торып җитү мөмкин түгел дип ышанган иде ич ул.
Икеләнүләргә урын калдырмаска тырышып. Микәй караңгы һәм шомлы урманга таба жәт-җәт атлап китте. Кәҗәләр дә урыннарыннан кузгалды. Ләкин алар теләр-теләмәс кенә атлады, атлаган саен кире борылып, сыек зәңгәрлек эчендәге офык читенә таба каерылып-каерылып текәлеп тордылар. Дөм караңгы урманнан курку идеме бу, әллә шул сыек зәңгәрлек итәгендә калган авылларын юксынумы...
Алай гына да түгел, кәҗәләр бер-бер артлы тукталып, баскан җирләрендә торып кала башладылар. Авылга таба башларын суза төшеп, үрелеп-үрелеп мәэлдәргә керештеләр.
— Курыкмагыз, сез бит минем белән,— диде, адымнарын тыярга мәҗбүр булган кәҗә тәкәсе.
— Курыкмыйбыз, Нурлы Алан кала,—диде аңарга якынрак торган Шомырткара.
— Тиздән ак кыяларга барып җитәрбез...
Нурлы Алан кала. Нурлы Алан кала-а-а,— дип мәэлдәште башка кәҗәләр бертавыштан.
— Анда дөнья ап-ак, анда киңлек, ак иркенлек,— дип тынычланг дырырга ашыкты аяклары урман аръягындагы серле дөньяга ашкынып торган Микәй. ф
— Күрче, безнең авылның офыгы нинди якты! Нәкъ синең туның ч төсендә. Микәй... Урман — шомлы, урман — караңгы...
Аны ак хыялларыннан аерырлык көч, гомумән, юктыр ул. Микәй < ниятеннән кире кайтырга җыенмады, билгеле. Кәҗәләрнең үзенә тугры- § лыгына ышанычы зур иде. Иярерләр дип ышанды. Яңадан урман эченә ь таба омтылды. Инде агачлар арасыннан шәүләсе дә күренмәс булды... ь Шунда, бөтенләй уйламаган-көтмәгәндә кинәт кенә туган бер хис аны < тукталырга һәм кире борылырга мәҗбүр итте. Урман читеннән кузгалырга i теләми җәфа чиккән кәҗәләр кызганыч тоелды. Кәҗәләрен ул шулай * дөм-караңгы урман читендә калдырып китсә, яхшы булмас ич. <
Төнне авылга илтә торган юл читендәге каенлыкта уздырды алар. ф Ә таң беленү белән, яңадан урман куенына елышкан аланлыкка әйләнеп = кайттылар. Бу көн дә бәхетле, бу көн дә мәңгелек булып тоелды... Әмма £ аны да шомлы төн алыштырды. Тагын таң беленде... һәм тагын ка- * раңгы төште. s
Бу бәхетлетәүлекләрнеңиндечиге-ахыры булмастөсле тоела башлаган * бер вакытта аларны иләмсез озын чыбыркы тоткан көтүче эзләп тапты. * Качмадылар, буйсыну белдереп, авылга таба теркелдәде кәҗәләр. Гайрәте ® һәм ярсуы басыла төшкән Микәй дә кәҗәләре артыннан иярде. Авылга ь ашкынып чапкан кәҗәләрне куып җитә алмый иза чикте ул. Аяклары * талган, күкрәкләре кысылган, авыр мөгезләре горур башын түбән иелергә = мәҗбүр иткән. Көтүче, шуңардан файдаланып, бөтен ачуын Микәйдән алды. Озын чыбыркысы белән кизәнә дә сыдыра, кизәнә дә сыдыра... Чыбыркы аның ике як арт санын көйдереп алды, иңбашларын телеп үтте, колак төбендә генә шартлап, яңакларын яндырды, күзләреннән ут чыгарды. Әмма Микәйнең түзү һәм буйсынудан башка чарасы юк иде. Зарланмады, тавыш-тын да чыгармады хәтта — болай да сызланып торган, авырайган, хәлсезләнгән гәүдәсен өстерәп, кәҗәләр артыннан калышмаска тырышып алга атлады. Ә көтүче аның саен усалланды, Микәйне кыйнавын белде. Чыбыркы, иләмсез озын елан сыман, аның баш очында сызгырып ала да, әле аякларына, әле мөгезләренә килеп урала, тигән саен тәннәрен көйдереп, телеп-телеп ала. Микәй түзде. Микәй сер бирмәде. Хәтта көтүчегә ачуланмады, аңар таба борылып күз дә салмады ул.
I
13
Аклыгы белән куандырып кыш килде... Кышны яңа язлар алыштырды, табигатьтә яшел төс тантана итте. Көтү чыккан беренче көнне зарыгып каршы алды Микәй. Койма читендә җыелып торган кәҗәләрне күрү аңарга чиксез дәрт һәм шатлык китерде. Тагы да үсеп, тазарып киткән Микәйне дә кәҗәләр зарыгып сагынган иде. Аны абайлап алу белән, кәҗә төркеме өстеннән җиңелчә дулкын үткән сыман булды. Тыкрык башы җанланып китте. Килә-килешкә иң элек Шомырткараны эзләде ул. Берсеннән икенчесе купшырак нәфис туннарга төренгән ике бәти иярткән Шомырткара киртә буенда тыйнак кына аны көтеп тора иде. Микәй, шундук, әнисе янында уйнаклап йөргән ул бәтиләрнең кара төстә түгел, көмеш сыман мамыкка төренгән булуларына игътибар итте. Иртәнге яктылыкта үзләреннән шундый ук көмеш нурлар тараткан сылу бәтиләр башка кәҗәләр тирәсендә дә күренә иде. Килә-килешкә бер кат күздән кичерде дә, мөгезләрен югары чөеп, аякларына нык-нык басып, күкрәген
киерә төшеп, туп-туры кәҗәләр җыелган почмакка үтте Микәй. Ул үткәндә, сарыклар читкә тайпылып юл бирде, сыер булып сыерлар да, анын озын һәм нык мөгезләрен күргәч, сагаеп калдылар.
Ниһаять, көтүче чыбыркысы шартлады. Кузгалдылар... Микәй алга узды. Микәйгә ияргән бердәм һәм тату кәҗәләр төркеменә сыерлар һәм сарыклар, алдан ук килешеп куйган сыман, юл бирделәр. Яңа җәйнең әле яңа яшәреп килгән беренче үләннәренә иң элек Микәй тояклары эз салды...
Көтүдә бер хәл. Хәзер Микәй авылда да иң хөрмәтле затларның берсе булып китте. Малай-шалай турында әйтеп тә торасы юк, аның исемен ишетүгә үк колаклары үрә тора иде инде аларның. Аның белән элеккечә үк уйнарга, шаярырга яратсалар да, инде хәзер ялгышып та аны оскыртучы яисә котыртучы юк. Янәшәсендә басып тору, күпереп торган мамыгыннан, юан муеннарыннан бер сыйпап алу малайлар өчен зур бәхет һәм дәрәҗә иде. Шулай сокланып торганда карашлар киң маңгай өстендә тырпаеп торган ике япьле иләмсез озын мөгезләргә төшми мөмкин түгел. Шул мөгезләрне күрү белән иң әтәч малайларның да аркасыннан бер уч кырмыска чабышып уза.
Соңгы кыш эчендә олыгаеп киткән иде Микәй. Малай-шалай белән куышып чабуларга, уйнакларга бер дә атлыгып тормый ул хәзер. Күбрәк зурлар тирәсендә, ир-ат булган җирдә чуалырга ярата. Иртә язда һәм көз көннәрендә, кышкы суыкларда булсын, лапаста ябылуда яисә ишегалдында бикләнеп ятудан кызык тапмыйча, берөзлексез урамга, Нурлы Аланның ыгы-зыгылырак урыннарына тартыла. Үз көе белән чыгып, уз вакытында кире кайтырга күнеккәч, аның авыл буйлап сәяхәтенә хәзер Хуҗа абзыйлар да каршы килми башлады. «Нәселе шундыйдыр, башка маллар кебек алдына салганга риза булып, ишегалдында чемченеп йөри белми шул... Җанына урын тапмый, ямансулый торган мал булып чыкты»,— дип, кәҗә тәкәсен урамда үз иреге белән йорүдән тыймадылар.
Әле ат абзарына барып чыкты Микәй, әле каравыл өе янында җыелып тәмәке көйрәткән ирләр тирәсендә чуалды. Ат чанасына килеп, керт-керт печән ашады, урамда коелган тукранбаш чәчәкләрен җыештырды. Аны һичкем кумады, һичкем селтәнмәде аңар. Зур хөрмәткә лаек ирекле бер сәяхәтче булып, үз көенә тик йөри иде авыл буйлап. Ләкин кайда гына булмасын, ул берөзлексез кешеләрне күзәтте. Трактор һәм машина тавышларына да тәмам ияләште хәзер. Авылның машина һәм тракторлар паркында ремонт эшләре белән мәш килгән ирләр тирәсендә чуалырга күнекте. Машина-тракторлар паркы тора-бара аның аеруча үз иткән урынына әверелде. Шундагы тимер-томыр арасында йөрүдән үзенчә бер хикмәт таба кебек иде ул.
Ир-атлар да аны үз иттеләр. Ара-тирә кесәләренә кыстырып килгән ипи кисәкләре белән сыйладылар, әлеге дустанә мөнәсәбәттән ике як та үзенә бер ямь таба иде. Аяк астындагы карны шыгырдатып, эшлекле бер кыяфәт белән Микәйнең фырт-фырт атлап машина паркына килеп чыгуын зарыгып көтеп ала торган булды ирләр.
— Адәм акыллары бар бугай бу тәкәдә,— дип сокланды ирләр.
— Карап торуын гына күр, кәҗә генә димәссең,— дип яраттылар үзен.
— Ниндидер сагыш, моң бар моның күзләрендә,— дип тә гаҗәпсенделәр.
Ә Микәй аның саен ияләшә барып, тимер-томыр арасында тын гына, уйчан гына чуалып йөргән кешеләрне күзәтте. Шул кешеләрнең явызлыгы турында әнкәсе әйткән сүзләр китми иде аның хәтереннән. Шул кешеләр аны ак кыялар иленнән аерды, шул кешеләр аны Әнкәсе һәм оердәнбер туганыннан аерды. Шулай да, ни генә булмасын, кешеләр хакында әнкәсе ялгышкандыр төсле тоела иде аңар. Кешеләргә бернинди нәфрәт, ачу саклый алмады Микәй. Аларны яратты ул. Кешеләрдән
башка яшәүне күз алдына да китерә алмый башлады. Шул дәрәҗәдә юмарт, шул дәрәҗәдә көчле кешеләрнең кәҗәләргә нинди дә булса зыян салу ихтималын мөгез очына да китереп карамады. Кешеләр — бөтен табигатькә, бөтен әйләнә-тирәгә бары тик игелек кылучы. Кешеләр — бар тереклекне бер дәрәҗәдә якын итүче һәм тәрбияләүче. Кешеләр — кәҗәлекле. Шуңа да яратты, шуңа да үз итте ул кешеләрне. *
Кышкы озын кичләрдә Нурлы Алан авылының урамнары гел балкып 2 торды. Тәрәзәләрдәге утлар төнлә дә сүнәргә ашыкмады. Нурлы Алан 5 шәл бәйләде. Яшь киленнәр һәм җиткән кызлар йокыларын оныттылар, | Нурлы Алан кызларының толымнарына көмешсу йөгерткәндәй балкып, > үзенә тартып торган мамык шәлләр уралды. Иләк-иләк йолдыз сибелгән £ кышкы зәңгәр кичнең күзләрне камаштырып торган гөмбәзе Нурлы Алан ? хатыннарының иңнәренә сарылды. Нурлы Алан кызларының уңганлыгы з көне-сәгате белән дигәндәй тирә-як авылларны урап узды. Нурлы Аланда “ бәйләнгән шәлнең даны урман аръягындагы авылларга җитеп, торган саен * ераккарак тарала барды. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән төбәкләрдән ♦ Нурлы Алан шәлен эзләп килүчеләр ешайды. “
Нурлы Алан шәле дисәң, сатып алучылар телсез калды. Шәл белән = бергә кәҗәләрнең дә дәрәҗәсе үсте. Нурлы Алан шәлчеләренә дан һәм » шөһрәт китергән кәҗәләрне күрер өчек генә дә килеп чыктылар. Микәй | турында исә берсеннән икенчесе хикмәтлерәк тарихлар сөйләнде, леген- л> далар йөрде. *
...Имеш, Микәй аргы як күперенә аркылы басып кәҗәләргә юл бирми ’ маташкан сөзгәк сыерны күпердән очырган. Сыеры бер аягын өстерәп * кайтып кергәч, хуҗасы — Шәһәр Рәфәгате кызмача баштан сәнәк эләк- = тереп авыл буенча Микәйне эзләп йөргән. Очраган бер кешене тинтерәтеп ь бетергән, имеш. «Кая ул теге килмешәк? Чәнчәм! Бәреп үтерәм!» — дип, әйтеп әйткән, имеш. Эзли торгач Микәйне тапкан бу, әмма кулы күтәрелмәгән. «Кәефең юк ахры, башың авыртамы әллә, Рәфәгать абый, дигән сыман күзләрен мөлдерәтеп карап торган җанга ничек итеп кул күтәрелмәк кирәк?» — дип сөйләгән имеш.
...Имеш, Хуҗа абзыйлар чәй эчкәндә табын янына үзләре 'белән Микәйне дә утырталар икән. Ашап туйгач, Микәй тастымал алып авызын сөртә икән. Моны, имеш, аларга йомыш белән кергә» кемдер үзе күреп торган.
...Имеш, беркөн Хуҗа абзыйларга Микәйне сорап бер юлаучы килгән. Өйләрендә Миңлегали генә булган. Мөдир белән өченче «борын» ны көтеп утырган чаклары туры килгән.
Юлчы кеше мәсьәләне шундук мөгезеннән алган, килү максатын, йомышын әйтеп салган.
— Бәясе бер ярты,— дигән төшерергә күнегеп барган Миңлегали, ике дә уйлап тормастан.
Юлаучы ышанмаган, шаярта дип уйлаган.
— Җаным да жәл түгел, сатыгыз шул тәкәне,— дип ялварган.— Хатын тынгылык бирми. Нурлы Алан кызларындагы күк шәл тапмасаң, ди...
— Булмый! Җан башны төзәтми!.. Бер яшник! — дигән шунда хәйләкәр генә бу юлаучыны күзәтеп торган Мөдир.
Бер ярты белән бер ящик арасындагы аерманы чамалап алган Миңлегалинең дә нәфесе үсә төшкән.
— Әйе, бер яшник. — дип кабатлаган. Мөдиргә кушылып.
Юлаучы, бармакларын бөгеп, колак яфракларын сыпыргалап торгач, ризалашкан. Ризалашмый соң нишләсен, хатыны бит өзеп әйткән...
— Микәй өчен бер яшник чүп кенә, шалкан бәясе генә бит ул,— дип, Мөдир аның күңелен күтәргән.— Бер елда ул синең бөтен авылыңны шәлгә, үзеңне озын берлеккә күмә...
— Әйе, әйе, мамыгы да шәп, җегете дә... Бер дә яман, адәм гыйбрәте,— дип җөпләгән Миңлегали.
«Яшник» алынган, «Җигули»ны ишегалдына ук керткәннәр. Тик Микәй тоттырмаган. Өчесен өч якка чөеп бакча капкасыннан чыгып качкан.
— Кайта ул...— дигән Миңлегали.
Болар Микәйнең тәпиен юарга керешкәннәр. Бер тәпиен юганнар, икенчесен, аннан өченчесен... Соңгы тәпиен юып маташканда Хуҗа абзый кайтып кергән һәм өчесен дә өйдән сөреп чыгарган.
Бу хәлләр булгандырмы-юктырмы, ләкин шунысы хак: ике-өч ел дигәндә Микәй бөтен авылны көмешсыман елык-елык килеп торган җылы, йомшак мамыкка төрде. Кышкы суыкларда тезелешеп клубка килүче Нурлы Алан кызларын хәзер зәңгәр нурлар озатып бара, аларны үзләренә килешеп торган шул мамык шәлдән башка күз алдына китерү дә кыен. Егетләр муенында да шундый ук җылы мамык шарф, кулларда мамык перчатка. Сабыйларда җылы башмак, оекбаш һәм бияләй — болар һәммәсе нурлы аланлыларга Микәйнең бүләге.
14
Микәйнең яшәү рәвеше һәркем тарафыннан шулай тиеш сыман кабул ителде. Җәйнең җәй буена кәҗәләре белән табигать кочагында — көтүдә, тау битләрендә, урман һәм су буйларында. Кыш җиттеме — урамда, ремонт мастерскоенда, каравыл өе янында, кибет яисә ат абзары тирәсендә.
Март урталары иде булса кирәк. Көннәрдән бер көнне, колхозның ремонт мастерскоеннан кайтып барышлый, кибет каршында җыелып торган ирләрне күреп, Микәй алар янында да тукталып алды. Ирләрнең кызып-кы- зып нидер сөйләшүен, әледән-әле, җанлана төшеп, шаркылдышып көлешеп алуларын күзәтеп тору мәзәк иде аңа.
Янәшәдә генә җигүле ат тора. Шуның чанасы артына барып басты Микәй. Чанада хуш исле солы саламы — ара-тирә чемченеп алырга да була. Мөгезләре очында гына кояш эленеп тора. Аның җылы нурлары күзләрне чагылдырып ала, тәннәрне иркәли, күкрәкләрдәге ярсуны кузгата. Ничек ташлап китмәк кирәк...
— Егетләр, әнә. Микәй дә килеп чыккан,— диде ирләрнең берсе, сүз арасында аңарга күрсәтеп.
— Егетләрнең асыллары кайда, Микәй шунда,— дип, чертләтеп бер читкә төкереп куйды шунда Курай Назыйм.
— Микәйгә җиткән егет булырга кирәк әле,— диде икенче берәве.
Кыз артыннан кыз сайлап, өйләнә алмый, кулны кесәгә тыгып, фуражканы кыңгыр салып йөрүендә булган Назыймга карап көлеп җибәрделәр. Шулай да Назыйм сер бирә торганнардан түгел.
— Безнең язмышлар Микәй белән бер чама инде,— дип, кәперәеп тә алды.
Ул үзенә күрә шактый мәгънәле итеп әйтергә теләгән иде, әмма аның сүзләренә булган игътибарны Мөдир бүлдерде. (Ул трактор-маши- налар паркындагы мөдирлегеннән чыгарылса да, төшеп калмаган иде. Төшемле җирдә эшли — колхозның склад мөдире. Мөдир булып тугандыр, күрәмсең, мөдир булып калды.)
— Әйдә, Рәфәгать, чыгар әле фильтрлыңны, булгач-булгач шәһәрчә булсын, бер тартып җибәрик,— дип дәште Мөдир.
Шәһәр Рәфәгате сигарет таратты. Кесәсеннән шырпы чыгарды. Ирләр борыннары белән берәм-берәм ут кабызучының кушуч арасына кереп чыктылар.
— Саранланма инде. Микәйгә дә чыгар өлеш,— дип дәште Мөдир, сигарет тартмасын кесәсенә тыгып торган Рәфәгатьне ярты юлда туктатып.
Рәфәгать һәм башкалар бер мәлгә сискәнеп куйды һәм югалып калдылар. Әмма сискәнергә мәҗбүр иткән ул сүзләрне Мөдир үзе әйтте ич. ♦ Ә аның сүзләрен кире кагып яисә искә алмый калып кара. Мөдир Мөдир ч . инде ул!.. Авыз читләре белән теләр-теләмәс кенә елмаерга иттеләр, һәм ? чынлап та кызык булып китте. Шәһәр Рәфәгате, сигаретын сузып, Микәй- * гә таба атлады. Хуш исле солы саламы чемченеп торган Микәй шундук £ башын читкә борды. з
— Синнән ник алсын... Әнә, Миңлегалигә бир,— диде Мөдир.— Ул * үз кеше. *
Миңлегалинең күңеле тартмады. Әмма, правосын алдыргач, соңгы S көннәрдә генә Мөдир үзе янына эшкә алган иде аны — Мөдирнең сүзен 2 аяк астына салып таптый алмады. Микәйне үзе янына чакырды Миңлегали. < Тәкә хуҗасын таныды, теләр-теләмәс кенә булса да килергә мәҗбүр бул- ф ды. Үзенә таба сузылган кулга карап торды, андагы әйбернең ни икәнлеген m чамалап өлгергән иде инде. Исе борынын ярып керде. Юка кәгазьгә тө- “ релгән ул сасы нәрсәгә ничәмә-ничә мәртәбәләр тап булганы бар иде бит => аның. Авыл әйләнәсендә, койма читләрендә үскән үләнгә үрелим дигән £ саен шул ис килеп бәрелә иде борынына. Теңкәсенә тигән, күңелләрне бол- г гаткан ис. Бер нәрсәне аңлый алмады ул — нигә әле аңар һәрчак сөеп, х үз итеп караган хуҗасы шул сасы нәрсәне тәкъдим итә? Микәйгә начар- ® лык телиме ул?.. Алай дисәң, үз авызыннан да әче төтен исе бөркелеп тора. н Үз-үзенә дошман булмас кеше... Кеше кадәр кеше ничек итеп шундый < ахмаклык эшләргә мөмкин?- х
Берни аңыша алмады Микәй. Хуҗасының күзләренә текәлде. Караш- “• ларын мөлдерәтеп, зур ышаныч белән карап торды ул аңарга.
— Кабызып бир, дип әйтә бит... Әнә, көтеп тора,— дип пышылдады арадан берәү.
— Шырпы китер. Шырпыңны сыз,— дигән сүзләр ишетелеп алды.
Тамаша итеп торучыларның кызыксынуы Миңлегалигә дә күчте, аны да мавыктырды. Бер кулы белән тәкәнең муен астыннан сыпырып торды ул, икенче кулы белән, ипле генә итеп, сигаретның фильтрлы башын Микәйнең иреннәренә тидерде.
Берни аңламады кәҗә тәкәсе. Нарасыйларча мөлдерәп, әле хуҗасының күзләренә, әле аның кулындагы сасы нәрсәгә тик карап торды. Кеше кадәр кеше аңар начарлык теләмәс. Кеше кадәр кеше начар әйбер тәкъдим итмәс бит... Шуның өстенә әле монысы хуҗа кеше. Аны көн саен диярлек үз итеп, аркаларыннан сөеп, иркәләп киткән хуҗасы. Юк, кешеләр ихтыярына каршы бара алмады ул. Кешегә булган ышанычы бар нәрсәдән югарырак иде. Микәй сак кына иреннәрен кыймылдатты...
Ирләргә шул җитә калды. Кешеләр һәммәсе берьюлы җанланып куйды, шаккаттылар. Баш түбәсендәге бүрекләр колак читенә шуышып төште, күзләр маңгайга кунаклады. Берсен-берсе бүлдереп гөрләшергә тотынды ирләр.
— Капты бит, капты...
— Микәй тәмәке тарта!
— Вәт, кәҗә дисәң дә кәҗә ичмасам...
— Егетләр, хәтерегезгә киртләп куегыз — 19 ...нчы елның 13 нче марты бу көн, ул тарихка кереп калыр: кәҗәләрдән беренче булып Микәй тәмәке тарта башлаган көн, дип искә алырлар аны,— дип, кулларын кесәдән чыгарган Курай Назыйм мавыгып сөйләргә тотынды.
Аның әле дәвам итәргә дә исәбе юк түгел иде. Сүзен Мөдир бүлдерде.
— Тарих ул шәп нәрсә, кураем, тик аның белән баш төзәтеп булмый. Билгеләп узыйк булмаса...— Мөдир тәкъдимен хуплап, чара күрү җаен карадылар. Ә ул дәвам итте.— Син, кураем, тарих дисең, ә беләсеңме бу
тарихның нәрсә эшләп куюы бар, әгәренки Микәй сыман барлык кәҗәләр дә тартырга өйрәнеп китсә, безгә ни калыр?!
Әйтер сүз тапмады Назыйм, иңбашларын тарткалап елмаеп кына куйды. Мөдир шәп утырткан иде үзен, рәхәтләнеп көлеп алдылар.
Миңлегалинең күңеле аеруча булган иде. Зур канәгатьлек белән тагы бер тапкыр тәкәнең аркасыннан сөйде дә Мөдиргә карады. Мөдир аңардан шулай ук канәгать иде. v .
— Әйттем ич, егетнең асылы ул Микәи,— дип куйды Курай Назыйм, сүзсез каласы килмичә. Шул арада сул колагы өстеннән чертләтеп төкереп алырга да өлгерде.
— Сигәрите нинди, сигәрите...— дип, куанычыннан нишләргә белмәгән Шәһәр Рәфәгате тагы кесәсенә тыгылды.
... Ирен арасына кыстырылган сигаретны нишләтергә белмәде Микәй. Бәхетле гөрләшкән кешеләргә карап торды. Тел очын гына тидереп, авызындагы әйбернең тәмен белеп карарга булды — иреннәре һәм теле әчетә башлады. АвЫз эченә кергән ис күңелен болгатты, күзләреннән мөлдерәп яшь бәреп чыкты. Артык түзә алмады ул, сасы нәрсәне кире төкереп, дымлы күзләрен яшерергә теләгәндәй ирләр яныннан китеп барды. Кычкырып-кычкырып сөйләшкән, көлешкән кешеләр шунда торып калды.
«Микәй тәмәке тарта»,— дигән хәбәр авылны аркылыга да, буйга да гизде. Күпләр ышанмады — бу хәбәр бер колакларыннан ничек кергән булса, икенчесеннән шундый ук тизлектә чыгып та китте. Ләкин, хикмәтле яңалыкка исләре китеп, аның хакмы-түгелме икәнлегенә үз күзләре белән ышанасы килүчеләр дә булмады түгел. Сенсацияне ишетү бер хәл, ә аны үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка инде... Микәй көндәгечә урамга чыгу белән, аның авызына әле сигарет, әле папирос яисә махорка тыгарга ашкынып тордылар. Башын борып карады, торып читкә чапты Микәй. Ләкин кая гына барып чыкмасын, кешеләргә юлыкты. Ә кешенең кулында, әлеге дә баягы әрем сабагы юанлыгы шул ук сасы әйбер була. Кешедән качмады ул, исе үк үзенә чит-ят булган шул әйбердән качты. Бу кешеләргә ни булды?.. Кеше кадәр кеше нигә шундый юк-бар белән мавыга?.. Шулай да тора-бара кешегә булган ышанычы көчлерәк булып чыкты аның. Бертуктамый борынына, ирен очларына сузылып торган бу искә инде ул күнегә дә башлады, һәм әледән-әле, үзен яратып сыйлаган, кадерләгән кешеләр хакына гына дип, аларның күңеле булсын өчен генә ул нәрсәне авызына да кабып торды.
— Күр әле, күр... капты.
— Микәй тәмәке тарта, билләһи дим, тарта...
— Әнә, әнә, авызында ич,— дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә куана иде олысы-кечесе.
Шул тәмәке дигәннәрен ирен очларында бераз тотып торгач, тагы да ныграк үз итә, кадерләбрәк сөя иде аны кешеләр. Микәй дә әллә ни югалтмый, кешеләрнең дә күңеле була. Кешеләр канәгать!
Тора-бара тәмәке сузган кулларга ияләшеп, алардан качмый да башлады ул. Тәмәке булган җирдә аны ныграк үз иттеләр. Тәмәке булган җирдә карашлар гел аңарга текәлде. Тәмәке булган җирдә Микәй беркайчан да ялгыз хис итмәде үзен. Барысы да аңарга сокланып карады, гаҗәпләнде, сөйде.
Микәйнең яңа шөгыле турындагы хәбәр Азат белән Миңлегаязга да килеп җитте. Озак кына ышанмый да йөрделәр. Шулай да көннәрдән беркөнне үзләре сынап карарга булдылар.
— Тәмәкесен каян табыйк?— диде Миңлегаяз, сынауга тәмам әзерләнеп беткәч.
Сынау көнен түземсезлек белән көтеп алган Азат җавабын, хәрбиләрчә килештереп, кыска тотты.
— Табылган,— диде кистереп.
— Катысы түгелме?— дип, Миңлегаяз үзенең белдеклелеген күрсәтте. Берочтан Микәйне дә кайгыртуы иде, билгеле.
— Кәнфит күеге — фильтрлысы!
— Табылу урыны?
— Әти запасыннан.
— Табу юлы?
— Чәлдерү...
Миңлегаяз дустына шелтәле караш ташлап алды: шулай ярыймы, янәсе...
— Сорамыйча алу, иптәш Миңлегаяз генерал! Башка чара юк иде.
— Ике көн бәдрәф чистартырсың солдат Азат!
— Есть, иптәш Миңлегаяз генерал!
— Тәмәкене китер!
Азат, бомба чыгаргандай саклык белән, кесәсеннән сигарет чыгарды. Күңелләре күтәренке иде, тыела алмыйча, үзара карашып, көлеп алдылар. Әнә, ничек килештерәләр ич... Чын солдатлар кебек.
Микәйнең әле яңа гына чираттагы биләменнән кайтып төшкән чагы иде. Ишегалдының урта бер җиренә баскан да, башын бер якка янтайтып, мөгез очы белән аркасын кашып тора. Малайларны бөтенләй күрмәмешкә салыша, күзләрен йома төшкән дә кояшка таба борган.
— Ничек бирәбез, шул көе генәме?— дип кызыксынды Азат.
— Тәмәкене ничек тарталар, солдат?
— Ут төртеп, иптәш Миңлегаяз генерал.
— Ут төртмиләр, солдат, кабызалар!
— Мә алайса, кабыз.
— Юк, син кабыз, солдат! •
— Авызга капсаң, исе килә. Син тотып тор, мин кабызам!
Ничәмә-ничә шырпы сызып, сигарет башын күпме генә көйдерсәләр дә, аның башыннан төтен чыкмады. Миңлегаяз, тәвәккәлләп, авызына алды, һәм әче төтенгә буылып шундук ютәлләргә дә кереште.
— Фу, сас-сылы-гы моның. Үскәч ничек тартырсың?!.
Микәй, иреннәрен ялый-ялый, байтактан инде аларның кулындагы сигаретны күзәтә иде. Миңлегаязның кулына ул үзе үк үрелде һәм сигаретны иреннәренә алды. Суырмады ул аны, әвәләде-әвәләде дә, уты сүнгәч комсызланып чәйни үк башлады.
Малайларның исе китте. Ни куанырга, ни борчылырга белмәде алар. Микәйдән моны көтмәгәннәр иде, бөтенләй югалып калдылар. Кәҗә тәкәсе исә, авызына тәмәке керүгә, аларның барлыгын да онытты, ләззәтләнеп чәйнәвен генә белде.
— Тартмый ич, ашый ул аны, ашый,— дип тагы буылып-буылып ютәлләргә тотынды Миңлегаяз.
— Микәй, кире чыгар! Ашама! Бир монда!..— дип ялварырга кереште куркуга калган Азат.
Кәҗә башын читкә борды, һәм кырт борылып китеп үк барырга
җыенды.
— Генерал, дим... Авызын ачтыр! Тәмәкесен алыйк... Мин тотып торам,—дип кычкыра-кычкыра Азат кәҗә тәкәсенең мөгезенә барып ябышты. Миңлегаяз ике куллап аның иреннәренә үрелде. Яңакларын каерырга итте. Сакалыннан тартып карады. Ләкин Микәйне көч белән җиңәрлек түгел иде, ул рәхәтләнеп чәйнәвендә булды. Мөгезләренә ябышкан Азат белән Миңлегаязны ишегалды буйлап өстерәп китте. Болай өстерәлеп барудан ни файда, Микәй башын селтәп алырга да өлгермәде, ике малай аның ике ягында тәгәрәшеп ятып калды... Кәҗә тәкәсе урам буйлап кибет ягына таба торып чапты.
15
Беренче көнне үк көтүдән качты Микәй...
Елдагыча, зарыгып көтелгән җәй башы иде югыйсә. Үләннәрдә чык бөртекләре җемелдәшкән якты иртә. Сулышларны иркәләп, күкрәкләрне кытыклап, мамыкларны тарап талгын җил исә. Тояклар астында җылы йомшак балчык. Бөтен әйләнә-тирәдә күзләрне чагылдырырлык дәрәҗәдә саф яшеллек тантана иткән чак.
Кышның кыш буена лапас һәм ишегалларында бикләнеп яткан, әлеге иртәне зарыгып көткән кәҗәләр дә биредә. Язны тизрәк җиткерергә теләп, тояклары белән ишегалдындагы каты карны күпме тырнаганнарын үзләре генә белә алар. Килеш-килбәте белән карашларын гына түгел, хыялларын да биләп алган Микәйне бер күрергә ничек зарыгуларын әйтеп аңлатырлык түгел. Мактаулы һәм киң күңелле тәкә турында әлегә ишетеп кенә белгән көмешсу бәтиләр дә шунда. Кайсының гына Микәй сыман гайрәтле һәм данлы булып үсәсе килми иде икән...
Шуларның һәммәсен белсә дә, качты Микәй. Хыянәтчел төстә калдырып качты. Аның юкка чыгуын, тигәнәк һәм алабута баскан ташландык нигез турына җиткәч үк ни арада күздән югалуын янәшәсендә барган Шомырткара да абайламый калды.
Көтүнең иң алдыннан барган кәҗәләр төркеме үз юлында булды. Көмеш ука сыман тоташ бер агымны хәтерләткән кәҗә көтүе әле берни аңышмады һәм сизенмәде. Әле кайчан гына Микәйнең бар шатлыгын һәм куанычын тәшкил иткән көтү иде бит бу. Ә бүген ул әнә шул көтүне хыянәтчел төстә ташлап качты.
Юк, ак юллар һәм ак кыялар турындагы хыяллары сәбәпче түгел бу качуга. Кая(?) һәм ни өчен (?) дигән сорауларга, мөгаен, үзе дә я<авап бирә алмаган булыр иде ул. Зур хата ясавын да аңлады үзенең. Әмма кире борылмады. Юлбашчысыз калган көтү турында уйламаска тырышты, ашыкты, кабаланды Микәй. Койма һәм читән ярыкларында тырмалып уч-уч мамыклары эләгеп калды. Бәкәлләрен тимер-томыр һәм калай кисәкләренә бәрде, пыяла ватыклары тояк читләрен китеп-китеп алды. Сакал һәм түшләренә тигәнәк уралды, сыйракларына сырлан ябышты. Бернигә карамый бакча артлатып авылга ашыкты ул. Аяк астындагы үләннәрне, хуш исле эре-эре яфракларны тоймады, күрмәде. Аларда бөтенләй гаме юк иде аның. Исләрен дә тоймады, сиземләмәде хәтта, үләннәрнең кайчандыр аңар дәрт һәм җылылык китергән сыек яшел төсләре үк саруын кайнатты. Янәшәдә генә агып яткан инешкә ачуы чыкты, чишмә тавышы да борчыды аны. Үз күләгәсе булып, үз күләгәсен читкә куасы килде. Маңгаенда тыр- паеп торган иләмсез зур мөгезләренә җен ачуы чыкты. Шул дәү мөгезләре булмаса, бәлки, болай качып йөрү әллә ни кыен да булмастыр кебек тоелды.
Урамнар иртәнге ыгы-зыгыдан тынычланып, бушанып калган. Ул туп-туры кибет каршына үтте. Анда берәү дә күренми иде әлегә. Моңарга да исе китмәде. Түмгәк-түмгәк булып кипкән көл балчык өстеннән комсызланып тәмәке төпчекләре чүпләргә кереште. Авызына җыйды да, башын күтәрә төшеп, озак кына ләззәтләнеп чәйнәп торды. Акрын гына күз аллары ачыла төшкәндәй булып китте, тынгысыз җаны изри башлады. Кибет янында берүзе чемченеп байтак йөрде ул. Кояш мөгезләре очына менеп җиткәч кенә, ирләрне юксынып, ремонт мастерскоена таба китте.
Ара-тирә аркасыннан сыйпап үтүчеләр булса да, кешеләрнең Микәйдә гаме юк иде. һәркем үз эше белән мәшгуль, арлы-бирле йөрделәр, ашыктылар. Кыш буе бер урында йокымсырап чыккан трактор һәм машиналарга хәтле урыннарыннан кузгалып, кайсы кая таралышып бетте.
Күңеленә ятышлы ис сизеп, тимерче алачыгы ишеге төбенә килде Микәй. Анда ике ир-ат тәмәке тарткан көйгә тимер чүкеп маташа иде. Тукталды, һәм моңлы гына итеп аларның әле кулларына, әле авызларына карап тора башлады. Күзләрен мөлдерәтеп озак торды шулай. Тимерче-
ләрдән күзен бер генә мизгелгә дә читләштермәде. Авызыннан сулар килде, тамак төбе янды, күзләре эренләп чыкты. Ләкин аны никтер аңламадылар һәм аңларга теләмәделәр. Ул гына да түгел, яннарыннан ук кудылар. Микәйнең китәсе килмәде. Борын тишекләрен иркәләп торган шул төтен исе өчен генә дә торырга риза иде ул. Төпчекләрен ташлаганны көтте. ф Үч иткәндәй, анысын да аяк астына түгел, утлы күмер өстенә аттылар. Микәйгә күз читләрен генә төшереп үзара сөйләшеп алды кешеләр.
— Күр инде, бичара, әнә ничек газаплана. Бирикме соң әллә берне * генә... 5
— Бирәсе түгел! з
— Соңгысы итеп кенә, кызгандыра ич...
— Ә болай кызганыч түгелме? L
Кешеләр сөйләшүендәбулды. Күзләреннән сизеп, күреп торды — g
усаллык белән карамыйлар иде, элеккечә үк яратып, үз итеп карыйлар, з югыйсә. Ә сигаретларын кызганалар.
Көтеп-көтеп тә бер эш чыгара алмагач, ул тагы бер мәртәбә гараж * алдыннан урап узды, рәткә тезелеп торган комбайннар каршыннан үтте. * Бара торгач ремонт мастерскоеның түр почмагында аунап яткан тимер- и томыр ватыклары өеме өстенә менеп туктап калды. Мөгезләре тагы да * авыраеп китте кебек, бөркүлеккә түзәрлек түгел. Аяклары да талган. Бер- ф аз хәл алырга исәпләп, көн кызуын ж,ыйган кара калай кисәге өСтенә, 2 кояшка арка куеп сузылып ятты Микәй. Йоклыйсы килде аның, йоклый ® алмады. Башын аркасына салып изрисе, онытылып торасы килде, барып Ф чыкмады. Бер сәбәпсезгә тынычсызланды, берөзлексез кыбырсынып тор- г ды. Үз-үзен кая куярга белмәде. Бер читтә өелеп яткан күгәргән тимер < кисәкләренә карап ятты. Озак ятты шулай, күгәргән тимер ватыкларының да ® төсе нәкъ тәмәкенеке кебек икән. Күзләре оедымы, әллә чынлап та шулай °- идеме: тора-бара әйләнә-тирәдәге туфракның да күгәргән тимер төсенә керә баруын искәрде. Ремонт мастерскоен уратып алган тимер рәшәткәне дә тоташ тутык баскан. Комбайннар, каралты-кура түбәләре дә тутык булып тоелды... Ара-тирә үскән кычыткан һәм алабутага кадәр шул ук тутык төсенә кергән. Койма аръягындагы басулар, кояш нурлары һәм хәтта күк йөзе булып күк йөзе Дә тоташтан күгәргән калай белән төреп алган сыман иде.
Күзләренә ышанмыйча, мөгезләреннән төшеп торган бер пар күләгәгә игътибар итте — алар да тутык төсенә кергән. Бөтен әйләнә-тирәне тоташ бер төс — тутык баскан. Тутыккан дөнья аның күз алдында болгана- тулгана башлады. Тирә-ягыннан ак төстә булган хет бер генә әйбер булса да табарга теләп эзләнде — таба алмады. Яшел төсне күрергә зарыкты — анысы да кай арада юкка чыккан... Тутыктан башка берни күренмәде аның күзләренә. Дөньяны тутык баскан. Урамдагы каеннар да, аклыкларын җуеп, тутык төсенә кергәннәр. Дөньяга әле яңа каш сирпегән яшел яфракларына да тутык кунган. Бу төсне башка күрәсе килмәде, күзләрен йомды.
Күзләрен йомуга, күз алдына ап-ак киңлек, ак карга төренгән биек-биек таулар, кыялар килде. Имеш, ак кыялар илендә ул туган энесе белән таштан-ташка сикереп уйнап йөри икән. Шунда кыя читендәге зур бер таш өстендә торган әнкәләре дәште аларны. Көмешсыман нурлар чәчеп торган әнкәләре янына ук кебек атылып, томырылып килде алар. Аңарга охшатырга тырышып, башны күккә чөеп, күкрәкләрне киерә төшеп, икесе ике ягына чыгып бастылар.
— Күрәсезме,— диде әнкәләре,— әнә анда, бик еракта, ап-ак киңлекләр аръягында ак калкулыклар башлана...
— Күрәбез, күрәбез,— диеште алар.
— Шул якларга барып, шундагы ак киңлек һәм иреккә тиенсәң иде, балалар.
— Монда да иркен һәм бар дөнья ак ич, әнкәбез,— диеште алар.
— Кеше исе килә, кеше...— диде хафаланган әнкәләре.
Туганы дәшмәде. Ә Микәй дәшми калудан курыккандай, ашыгып- кабаланып әнкәсенә каршы төште.
— Кеше яманлык итмәс, әнкәбез. Кешеләр юмарт һәм ягымлы, үзем беләм.
— Юк, бала, ялгышасың! — дип бүлдерде әнкәләре.— Аю-бүредән качып котыла алсак та, без кешедән кача алмыйбыз...
— Юк, әнкәбез, юк! Качмыйк! Кешеләр безгә гел игелек кенә кылыр. Алар безгә тимәс...
— Ялгышасың, бала! Игелек табигатьтән. Кешедән — бәла-каза! «
— Әнкәбез, сөйләмә алай! Кеше — юмарт, кешеләрсез дөнья ямьсез... Сөйләмә, кирәкми, әнкәбез! Кешеләр табигатьнең үзе кебек. Кеше кадәр кеше, әнкәбез, без нарасыйларны рәнҗетмәс! Алар, әнкәбез... шундый...
— И-и-и, бала,—диде дә әнкәсе, аңарга таба башын бора төшеп күз салды. 1
Шундый да нурлы, шундый да җылы, шундый да ак караш иде аның әнкәсендә... Микәйнең ул караштан күзләре чагылды, җаны кузгалды, бәгыре өзгәләнде. Бәкәлләренә көч, күкрәкләренә җегәр, мөгезләренә гайрәт ага башлады кинәт. Яткан җиренә сыеша алмый, сикереп үк торды Микәй һәм күзләрен ачты.
Белгән булса, күзләрен ачар идемени... Тоташ аклыкның төштә генә булуын оныткан ич ул. Тирә-юнь күз алдында чайкалып куйды. Әнкәсе дә, аның нурлы карашы һәм ак хыяллар берьюлы юк булды, аклык күгәрек төсендәге куе томан артында эленеп калды. Кай ягына күз төшермәсен, тутыккан калай һәм тутыккан тимер кисәкләреннән тыш берни күрмәде ул.
Аргы почмакка урнашкан тимерчелек ягыннан шулчак:
— Микәй, Микә-ә-әй...— дип кычкырган калын тавыш ишетелде.
Колаклары үрә торды. Микәй, кабалана-кабалана, тавыш килгән якка таба китеп барды.
16
Микәйне ул җәйдә көтүгә чыгара алмадылар. Ни итсә итте, авыл читеннән үк башланып киткән чыклы үләнгә һәм яшел чирәмгә аяк бастыра алмадылар аны. Баштанаяк тигәнәк һәм сырланга, тузан һәм балчыкка батып, көннең-көн буена авылны аркылыга да, буйга да гизеп тик йөрүендә булды. Кәҗәләрен искә дә төшереп карамады. Көтү киткән һәм көтү кайткан чакларда, күзгә чалынып йөрүдән тайчынып, я нинди дә булса бер бура эченә поса, я ташландык нигез урыннарындагы тузанлы чокырга кереп ята. Әйтерсең, берәүдә дә гаме юк иде аның.
Гаме юк иде югын... Әмма көтүгә җыелган яисә көтүдән кайткан кәҗәләрнең авазына колаклары .һәрчак сак булды. Сузып-сузып кәҗә кычкырганны ишеткәндә, муенындагы йоннары үрә тора, эсселе-суыклы булып, бөтен тәне калтыранып китә иде.
Көннәрдән бер көнне көтү кайтканны аеруча зарыгып көтте ул. Түзәр әмәле калмагач.'авыл башына ук чыгып каршы алырга булды. Таныш авазлар ишетелә башлагач кына кыюлыгы юкка чыкты, түзмәде, бакча артындагы таллыкка кереп качты. Тояк тавышларыннан, сулышларыннан танып, тоеп торды ул юлдан узган кәҗәләрне. Ул поскан таллыкка җиткәч, бер кәҗә гел туктап калды. Шомырткара иде бу. Бер-берсен күрмәсәләр-дә, исләрен тоеп, әллә каян сизенеп тордылар. Шомырткара сузып-сузып аваз салды:
— Ми-и-кәй, Ми-и-кәй! Ник качасың, нәрсә булды, Ми-и-кәй?— диде.
«Шомырткара-а»,— дип җавап кайтарасы килде Микәйнең. Әмма дәшмәде, чак тыелып калды. Бик тә, бик тә кыен иде җавапсыз калу...
— Ми-и-и-кәй, дөньяның иң матур чагы, качма инде, Ми-кә-әй,— дигән ягымлы иркә аваз ишетелде тагын.
«Дөньяда ни ямь...»—дип дәшәсе килде Микәйнең. Шомырткараны борчуга салудан куркып тыелып калды.
— Быелгы яшеллеккә исең китәр. Яшел төс — безнең төс ич, Ми-и-кә-ӘЙ-
«Тояк очындагы үләнне тутык баскан. Тал чыбыкларына кадәр тутык. Сине дә тоташ тутык итеп күрәсе килми, Шомырткара»,— дип дәшәргә җыенганда, күз төпләренең дымыгуын тоеп, тагын тыелырга мәҗбүр булды Микәй. Шул хәлендә Шомырткара каршына чыгып басудан уңайсызланды.
Шомырткара, инде тәмам өметен югалтып, тагы берничә кабат сузып тавыш бирде дә башын салындырып көтү артыннан иярде. *
Тирә-як тынып калды. Тузан басылырга өлгермәгән иде әле. Юлга чы- § гып баскан Микәй Шомырткараның тояк эзләрен барлады. Шул эзләрне •= тапса, иң матур һәм бәхетле көннәрен дә кире кайтара алыр төсле иде.Әмма < юлда тоташ тутыкны хәтерләткән тузаннан башка берни күрмәде һәм той- = мады ул. Баеп барган кояшның нурлары тутык сыман бөтен әйләнә-тирәне каплап, басып киткән иде. ~
17
...Офык читендә кара болытлар күренеп-күренеп алды. Алсуланып кояш ♦ баеганда, дымсу, салкын жил исте. Төннәрен берөзлексез әллә яшен, - әллә аҗаган уйнады. Яңгыр булуы бар, яңгырга китмәгәе, дип хафаланды = нурлы аланлылар. Басуда әле сугылмаган иген — сабан бодае бетмәгән, 2 арпа коела, солы чират көтеп ята. Ачык ындыр табагында орлыкка дигән г борчак, арыш чистартылмаган. Салам күбәләре җыеп алганны көтеп ята. ? Авылда кылны кырыкка ярыр вакыт... Шундый чакта ничек кул кушырып i утырырга мөмкин. Инде бишенчегә күчкән Азат та, Миңлегаяз кебек ® үзеннән өлкәнрәк дус-ишләре белән бергә, ындыр табагыннан кайтып - керми, өлкәннәргә булыштылар. Көрәк тотып,’ үзтөягечләргә ашлык этеп = тордылар. Капчык өстерәделәр-төяделәр, бушаттылар. Капчыкларның баш- = башыннан тотып, хатын-кызлар кайнашты, картлар кыймылдады, яшь- " җилкенчәк хәрәкәтләнде.
Ир-атлар да кул кушырып тормады, билгеле. Комбайннар көнне төнгә ялгап эшләде, икмәк төягән машиналар тыз да быз йөреп торды. Салам җыйды, жир тырмалады, җир сөрде ирләр. Колхозның ындыр табагында да аз түгел ирләр. Бер ишеләре янып-көеп эшләп йөрде. Ә икенчеләре...
Икенчеләре дә бар иде. Таза-таза ирләр, колак артына карандаш кыстырып, күпме икмәк кайтканны, киткәнне хисаплап торды. Амбарда, каравыл өендә, үлчәүдә, һәр көшел янында кәгазь тутырып торды ирләр. Сырлап- боргалап көннең-көн буена кәгазьләргә кул куйдылар, тамга ясадылар, чут төймәсе тарттылар, һәр склад ишеген, һәр чистарткычның, һәр бушаткычның ничек эшләвен күзәтеп торды ирләр. Арлы-бирле йөрде алар, эшлекле йөрделәр. Үткән-сүткәндә капчык өстерәгән яшь киленнәргә шаян сүзләр әйтеп уздылар, куллары сузылгалап алды.
Ындыр табагының түрендәге каравыл өе турында җыелып әңгәмә корырга да өлгерде ирләр. Пышын-пышын гына мәзәк хәлләр сөйләргә дә вакыт чыкты. Каравыл өенә эшлекле генә кереп чыккаладылар. Кайбөрәү- ләрне аяклары гел шунда каерып торды: мыштым гына кереп киттеләр дә кош тоткандай очынып чыктылар. Шунда кереп, быелгы уңыш өчен, исәнлек-саулык өчен, йөзгә байлар төсе чыксын өчен, көннәр матур торсын өчен, кәеф яхшы булсын өчен, ди-ди күтәрде алар.
Гәүдәгә нык кына калкынып киткән Азатка да күз кыстылар хәтта.
— Нишләп анда, җыен хатын-кыз тирәсендә капчык ташып йөрисең, ирләр янына да килеп киткәлә,— диделәр.
Килде Азат, ялындырмады. Аның колагына Мөдир үзе пышылдады. Дөрес, ул хәзер гаражда да, складта да мөдир түгел инде, ул эшләреннән соң кырыкмаса-кырык эш алыштырды. Әмма кая гына бармасын. Мөдир булып калды. Хәзер — ремонтка туктап онытылган орлык киптерү корылмасы мөдире. Миңлегалине дә үзеннән калдырмады Мөдир — аны ул үз янына капчык хисаплаучы итеп алдырды.
II <К У > № fi
161
— Әйдә,—диде,— печтик кенә кәгәсеңме? — диде Мөдир үз итеп.
Азат уңайсызланып калды. Ни әйтергә белми югалудан, елмайды. Елап булмый бит. Әтисе яшендәге кешегә тавыш күтәреп тә булмый. Ярамый, дигәнне аңлатып, башын какты.
— Яңгыр килсә — икмәк кала бит, чылана,— дип дәште малай. Юкса, телен йоткан диярләр.
— Калганы юк әле,— диде Мөдир, тәҗрибәле кеше буларак. .
— Хатын-кызларга булышыйк, капчыклар авыр ич...—диде Азат, тавышын калынрак итеп чыгарырга тырышып.
— Хатын-кыз ирләрдән ныграк, гәҗит укырга кирәк,— диде алар янына кил^п баскан Йөк үлчәүче.
— Ягез, кем барып кайта? — дип эндәште Капчык хисаплаучы, монда җитдирәк мәсьәлә бар әле дигән сыман. Өч-дүрт ир бер-берсенә карашты, һәркайсы урындагы кеше, хөрмәтле кеше икән шул. Басудан арпа төяп кайткан үзбушаткыч шоферына ымладылар.
— Юк,— диде шофер, кабинадан башын чыгарып,— комбайннар көтә. Эш кала.
Ирләр Мөдиргә кушылып, аның җавабыннан дәррәү көлешеп алды.
— Эш качмый ул, үлгәч тә өч көнлек кала,— дип елмайды Мөдир белән янәшәдә ук торган Капчык хисаплаучы.
— Син яшь кеше, бер аягын анда, икенчесе монда булыр,— дип Азатка борылдылар.
— Капчык ташыйсы бар. Персидәтел абый күрсә, бирер кирәгегезне,— дип карады Азат.
— Куркыттың! — диде Йөк үлчәүче, бәхетле елмаеп.
— Персидәтел белән партург районда,— диде Мөдир, «аны гына беләбез инде, энекәш» дигән сыман елмаеп.
Азат, ни әйтергә дә белмичә, йөкче хатын-кыз һәм яшүсмерләр янына китеп барды. Каршысына үтә дә эшлекле бер кыяфәт белән килгән Микәй очрады. Ашыга-кабалана килә иде Микәй — ни алдына, ни артына каранмады, як-яктагы икмәк көшелләренә дә күз төшермәде. Хәтта Азатны бар дип тә белмәде. Туп-туры ирләргә табан узып китте.
Мөдир һаман дәрәҗәле кеше. Сүзе үтә, кулыннан эш килә. Әле дә аңар берөзлексез гозер белән килеп торалар. Килгән кешене ул җылы каршылый белә. Килмәсәләр — чакырып ала. Мөдир вакытны бушка уздырмый.
— Фатимәттәй...— дип, әнә хәзер дә тол хатынны чакырып алды.
— Әү, Мөдир, әү,— дип алъяпкычларын кага-кага килде үлчәүгә капчык өю белән мәшгуль булган өлкән яшьләрдәге бер апа.
— Сиңа ни кирәк, Фатимәттәй?..
Мондый шәфкатьлелектән тол хатын югалып торды бераз. Күңеле булды, Мөдир үзе аның хәлен тиктомалдан гына сорашсын инде...
— И-и, рәхмәт инде, улым Мөдир! Ни кирәк дип, кирәкнең бетеп торганы юк инде аның...
— Конкрет, Фатимәттәй, конкрет!
— Печән кайтартасы бар иде шул...
— Печән кайтарту өчен ни кирәк, Фатимәттәй?
— Машина, улым Мөдир, машина.
— Машина табу өчен ни кирәк, Фатимәттәй?
— Беләм, улым, беләм... Бар ул... Булыр, хәстәрләп куйганы да бар.
— Печәнең кайсы диләнкедә?.. Әйтеп торма, Фатимәттәй, ул онытыла. Үзем барасы түгел ич, язып китер. Шешәнең дим, нәрәт язу өчен аның үзенә үк бланкасы да ябыштырылган. Онытылмый да, төшеп тә калмый. Шулай бит, Фатимәттәй!..
— Беләм, улым Мөдир, беләм — андый нәрәтләрне язган бар,— дип, алъяпкычларын иага-кага, ничек килгән булса, шулай ук китеп тә барды Фатимәттәй.
Мөдир, ышанычлы кешеләре белән, үзенең эш урынына — ремонттагы орлык киптерү корылмасына таба үтте. Бу корылма ындыр табагында үзенең биеклеге, серлелеге һәм тыныч почмакта урнашкан булуы белән башка һәммә корылмалардан аерылып тора. Мөдир рөхсәтеннән башка анда керү катгый тыела. Тәртип куелган. Ишекләр бикле була, теләсә кемгә ачылмый. Пароль — шешә чыңы! ♦
Корылманың ишеге ачылу белән иң алдан Мөдир үзе узды. Баскан саен 5 челтер-челтер килеп, җаннарына рәхәт һәм сихәт биреп, шешәләр шал- J тырады. Ул да түгел, көчәя барган шешә чыңы астында ул югары күтәрелә < башлады. Ни җитте баскычтан гына түгел, шешәләрдән өелгән баскычтан. = Исен-акылың китәрлек — корылманың түшәменә җитәр-җитмәс биеклектә әрдәнәләп шешә тавы өелгән иде. Мөдирнең осталыгына хәйран калырлык, ~ шешәләрне ул шундый итеп өйгән, цементсыз-кадаксыз дигәндәй пирамида < корган да Хуйган. Горурланмаслык та түгел, әнә ничек югарыда утЫра ул. | Бишеккә чумган диярсең, шешәләре җай гына тирбәлеп, атынып тора. Ияреп х кергән ышанычлы кешеләренә шуннан торып кына вәкарь белән дәште ул: <
— Шешәдән дә әйбәтрәк нигез юк ул, егетләр! Греклар төзегән пира- • мидаңны да, Сөембикә манараңны да эшереп сала безнең шешә! Пира- * мидаларың җансыз катып калган, диләр. Ә Сөембикәсе бөтенләй авыша бара = анда. Ә безнең шешәләр, менә, чылтырап тора. Авышмый да, җансыз катып Z та калмый, тик тибрәнә һәм үз аягында нык тора! Шешә — безнең нигез, ? егетләр! Аны аракы тутырган посуда гына дип уйлаучылар ялгыша һәм * ничек кенә ялгыша әле! Шешә барысын таба — бу бер! Аяк астындагы * шешәләрдәге язулар шаһит, монысына ышану кыен түгел, укып карый 5 аласыз... Бүгенге авылның әлегедәй елъязмасы бары монда гына теркәлә... - Кирәксә, кош сөтен дә табабыз анысы. Шешә — дуслаштыра! Ике булдымы, 1 бәхәссезме?.. Шешә — югары күтәрә, өчме?! Боларын теләсә кайсы ахмак х белә... Ә хәзер мине тыңлагыз, монысы дүртенче, һәм аны Мөдир генә белә: “ шешә — алыштыргысыз төзү материалы! Нигезгә арруча шәп була... Колагыгызга киртеп куегыз, материаль нигез турында гына түгел сүз — рухи нигезне дә шешә белән ныгытканда әйбәт. Шешә ныгыткан нигез авышмый да, янтаймый да, егетләр. Үз тәҗрибәмнән беләм. Яшәсен шешә!..
— Яшәсен шешә!.. Яшәсен безнең Мөдир!..
Бәхетле авазларның, шешә чыңына кушылып, кайтавазы озак яңгырап торды.
Офыкта адашып йөргән болытлар, бергә укмашып, тәмам куерып килә иде. Әллә каян гына көчле җил исеп куйды. Хатын-кыз ашыгырга, кабаланырга тотынды. Ачык яткан көшелләрне берәм-берәм капларга керештеләр. Орлыкка дигән борчакны чылатудан куркып, агроном егет гел ашыктырып торды. Ни итсә иттеләр, җиргә беренче яңгыр тамчылары төшкәндә, борчак көшеле ябык амбарга кертеп бетерелгән иде.
Ул да түгел, пәри туе уйнатып, давыллап җил исә башлады. Көшелләр өстенә капланган җәймәләрне дер селкетте, чит-читкә өелгән кибәкләрне тузгытты. Күк күкрәде, яшен яшьнәде. Коеп яңгыр ява да башлады. Чыр-чу килеп, ябулы урыннарга йөгереште халык. Кулындагы себеркесен ташлап, туксан белән барган Сөләйман карт та амбар алдына теркелдәде. Микәй булып Микәй кабаланды, ьТндыр табагының ерак почмагында торган орлык киптерү корылмасына таба чабып үтте.
Малайлар түбә астындагы көшелләр өстенә менеп мәтәлчек атып уйнарга кереште. Азат исә каравыл өе кыегы астында ышыкланып калган иде. Бер җай табып, малайлар янына элдерим дип торганда, авылдан ындыр табагына таба кемнеңдер ашыгып-кабаланып йөгергәнен күреп алды ул. Ашыгыч һәм әһәмиятле эше бар, күрәмсең,-җилгә, яшенгә, яңгырга да карамый йөгерүендә булды кеше. Йөк үлчәүче икән. Ярым бөкрәйгән хәлдә йөгереп килеп җитте ул аның янына. Еш-еш сулыш ала, манма суга баткан... Ә кәефе күтәренке!
— Өлгердем...— диде ул, килеп җитәр-җитмәс үк үзенең куанычын уртаклашып.
— -Чылангансың ич,— диде*Азат, сулышына буылып торган Йөк үлчәүчене кызганып.
— Юк, ул турыда түгел, ягъни мәсәлән, кибеткә өлгердем,— дип ачыклык кертте тегесе.
Аңладым, дип баш какты Азат.
— Безнекеләрне күрмәдеңме? — дип сорады сулуы һаман да басылмаган Йөк үлчәүче.
— Кемнәр?
— Мөдир белән Капчык хисаплаучы, ягъни мәсәлән.
— Юк, күрмәдем.
— Ә Микәйне?..
— Микәй әнә теге якка чапты,— диде Азат, кулы белән орлык киптерү корылмасына күрсәтеп. .
йөк үлчәүче, бөкшәя төшеп, ике дә уйламый Микәй чабып үткән якка элдерде. Шундый ашыгыч иде эше, хәтта күлдәвекләрне дә урап тормады ул, турыдан бәрде.
Яңгыр чиләкләп коюын белде. Кара-кучкылланып килгән болыт бер якка да авышырга теләмәде, нәкъ авыл өстендә эленеп торды. Баш түбәсендә торган түбәтәй диярсең, як-ягыннзн чал чәчләр сыман кояш нурлары чәчелгән. Шул тамашага сокланып озак кына карап торды Азат. Ә күңелен сорау бимазалады: «Нигә әле Микәй артыннан йөгерде бу Йөк үлчәүче?.. Микәй бит бер ялгызы чабып үтте...» Сорау кызыксынуга әверелеп, кызыксыну аның үзен дә шул якка тартты. Күлдәвекләрне ерып, нәни-нәни гөрләвекләр аша сикереп, ул да ындыр табагының аргы почмагына таба йөгерде. Коеп яуган яңгыр суы чәчләрдән борынга, борыннан ияккә күчеп акты.
Ачык калган ишектән эчкә үтте Азат һәм күзләре чагылып куйды. Каршыда түбәгә җитеп килгән шешә тавы өелгән — уз күзләренә ышана алмый торды малай. Бу кадәр шешә каян килгән монда?.. Һәм аны кем ташыган, кем өйгән?.. Ничек итеп өйгән? Башка сыя торган түгел.
Алар өчәү иде — Мөдир, Йөк үлчЪүче һәм Капчык хисаплаучы. Шешә тавының түбәсенә үк менеп кунаклаганнар да иркенләп кәеф-сафа сөреп утыралар. Өстәлләре дә, дөньялары да түгәрәкләнгән. Алларында әле бушарга өлгермәгән өч шешә һәм бер стакан. Ботарлап куелган какланган каз, кыерчыгы сындырып алынган түгәрәк икмәк. Егет шулай гаҗәпләнеп торганда, «әле монда мин дә бар» дигән сыман, янәшәдә генә Микәй башын болгап алды һәм бар гәүдәсе белән калтыранып куйды. Кышын салкын җилдә сыкраган агач кәүсәләре сыман аның дәү кара мөгезләре шыгырдап куйды. Микәй чаптыр-чоптыр итеп алдындагы консерва банкасын ялый иде. Бар дөньясын онытып ялый...
Яңгыр шыбырдавы астында урнашып алган тынлыкны шунда Йөк үлчәүченең карлыккан тавышы бүлдерде:
— Шеф дим, Шеф... Ничек дидең, тагы кабатла әле, Шеф...
— Хәтереңне әйтер идем... Бу хәтер белән, аракы эчәргә түгел, мич башында утырырга сиңа,— дип җавап кайтарды Мөдирнең калын тавышы.
— Соңгы тапкыр дим... Шеф, ә, Шеф?..
һәр сүзенә, һәр иҗегенә басым ясап кабатлады Мөдир.
— Аракы алдырсаң — ара калдырып булмый, ара калдырсаң — аракы алдырып булмый. Бу — заман әйтеме булыр! Төшендеңме?..
— Төшендем,— дип, башын какты Йөк үлчәүче һәм тырышып кабатларга кереште.— Ара калдырсаң... аракы алдырсаң...
Күпме генә тырышмасын, ипле-башлы хәтерләп калмаган иде барыбер.
- Ахмак! — дип туктатты аны Мөдир.— Синең белән эчкән мин җүләр. Әйдә, сал да, синең хәтер өчен чөңкәйтеп куябыз.
— Хәтер нәрсә!.. Аны эчеп тә, ашап та булмый. Яшәсен шешә! Шешә яшәсен.
Беразга тынлук урнашып алды. Ишек төбендә торган Азатны шунда гына күреп алдылар.
— Кем бу? — дип сорап куйды Йөк үлчәүче, баланаяк бармагын малайга төбәп.♦
Тегеләр икесе берьюлы урта төяк бармаклары белән авызларын п сыпырып, үзара карашып куйдылар. а
— Үзе! — диде Мөдир. <
— Ничек үзе, ягъни мәсәлән...— дип гаҗәпләнде Йөк үлчәүче, күз- = ләрен челт-мелт йомып.
— Үзе дигәч, үзе! — дип кабатлады Мөдир. Йөк үлчәүченең ризалаш- - мын чарасы юк иде. Аңлаганын белдереп, башын кагып куйды да, аркасына * янтая төшеп, авызын зур итеп ачкан килеш түбә астында гөлдер-гөлдер 5 килгән күгәрченнәрне күзәтә башлады. Бер очтан озонлы яңгыр һавасын * да иснәве иде .булса кирәк. *
— Шеф дим, ә, Шеф... Соңгы тапкыр гына кабатла әле?
— Нәрсә тагы? — дип аңышмады Мөдир. =
— Аракыны алдыру турын дагын ы... "
— Ахмак! — диде Мөдир, ачуы чыгып. Башка берни дәшмәде.
— Үзе, ягъни мәсәлән,— дип мыгырданды, аларның барлыгын оныткан ? Капчык хисаплаучы һәм янәшәдә яткан шешә этикеткаларына теркәлгән ' «нәрәт»ләрне укырга кереште: «Әтәмән планы урманыннан утын кайтар- ✓ тырга иде. Габдерәхим абзаң...» «Ат сикерткән тау астыннан — нигезгә таш. ® Фәйрүзә кодачаң...» '
Мөдир кешегә күп сөйләшү килешми. Ул эш белән мәшгуль булды: = бушап калган ике шешәне ипле генә үзе төзегән пирамидага тоташтырып ? куйды, һәм шешәләрнең шулай ипле торуына куанып, тулар-тулмас бер стаканны янә бушатып алды. Какланган казның бер ботын авызына тыкты... Бераздан тагы кабатлады.
— Синең чират, көттермә,— дип, Капчык хисаплаучы Йөк үлчәүченең иңбашына төртте. Тегесе һаман түбә астындагы күгәрченнәрне күзәтеп, ачык авыз белән озон сөзә иде.
— Көтмим, чиратсыз эчәм,— дип түнтәрде Капчык хисаплаучы.
Моңарчы тын гына ялмануында булган кәҗә тәкәсе, үзенең монда икәнлеген белдереп, кымшанып куйды һәм шешәтау итәгенә үк килеп, мөлдерәмә күзләре белән югарыга текәлде. Аны күрмәделәр. Ал аягының тояк очы белән нигездәге шешәләргә шак-шок бәреп хәбәр салды Микәй, үзенә игътибар сорады, акрын гына «мәэлдәп» алды.
— Тутырып сал,— дип, Мөдир шешәне Капчык хисаплаучыга төртте.— Көттермә Үзен.
Шешәтау түбәсеннән алпан-тилпән түбән төшеп, консерва банкасына өч-дүрт «буль-буль» агызды Капчык хисаплаучы. Азат сискәнеп китте, һәм узен-үзе белешмичә кычкырып җибәрде:
— Нишлисез, шайтаннар!
Аны, әйтерсең, бөтенләй ишетмәделәр. Ул монда, гомумән, юк иде сыман. Капчык хисаплаучы шешәләрдән өелгән баскыч буенча ничек төшкән булса, челтер-челтер иткән чың астында шулай ук ипле генә кире менеп тә китте. Ә кәҗә тәкәсе почтыр-почтыр килеп банканы яларга кереште. Азат, банкага үрелеп, аракыны түгәргә иткән иде. Микәй аңар шундый итеп карады... «Башың ике булса гына кил» — дип әйтә иде булса кирәк — кан баскан күзләрен акайтты, иләмсез зур мөгезләрен сөзәргә әзерләде. Чигенми булдыра алмады Азат.
— Мин сине күргәнем бар,— дип, Азатка әби-чеби бармагын төбәде шешәтау түбәсенә менеп утырган Капчык хисаплаучы.— Күргәнем бар...
«Миңлегали абый, туктатыгыз, нишлисез... Миңлегали абый...» —
дип кычкырырга ачылган авызыннан суз чыкмады Азатның. Текәлеп карап торган Капчык хисаплаучы аны чынлап та танымый иде.
— Үзе! — диде Мөдир, тагын берне төшереп алгач.
— Тьфу, тьфү,— дип, әлегәчә ачык авыз белән түбә астындагы күгәрченнәрне санап утырган Йөк үлчәүче тик торганнан төкеренә башлады.
— Үзе түгел, үзле...— дип, гомерендә беренче тапкыр Мөдир белән килешмәде ул, күгәрченнәргә йодрык болгый-болгый төкеренде.
— Үзлемени...— дип, Капчык хисаплаучы кычкырып көлеп җибәрде.— Үзлемени?..
Башта авызын каплый-каплый көлде ул. Аннан мөлдерәп төшкән күз яшьләрен сөртә-сөртә көлде. Сулышына буылып, Йөк үлчәүчегә төртеп күрсәтә-күрсәтә көлде. Эчен тотып та көлде. Шешә баскычлардан тәгәри-тәгәри көлде...
Мөдир көлмәде. Мөдир кешегә көлү килешми — ул елмайды гына. Йөк үлчәүче һаман төкеренүендә булды, күгәрчен күчтәнәче чынлап та үзле булып чыккан иде, ахры...
Ә Микәй, шешәтау итәгенә килеп, алгы тояклары белән шак-шок итеп янә хәбәр бирә башлаган иде. Мөдир белән Йөк үлчәүче аңар игътибар итмәде. Микәй тагын шакылдатты, тагын... Аны ишетмәделәр. Азат Микәйне куарга итеп карады, ничек кенә булса да ярдәм итәсе, бу куркыныч корылма астыннан аны исән-сау коткарасы килде малайның. Зур мөгезләр каршы төште, кан баскан акайган күзләр... Аны һичкем күрергә дә, ишетергә дә теләми иде бугай монда. Шифер түбәгә шыбырдап яуган яңгыр тавышы көчәйгәннән-көчәя барып, аның колагын, зиһенен томалады. Торган саен ныграк шаулый барган колакларын учлап, каралтыдан чыгып китми чарасы юк иде малайның.
Ишекне ачып чыгуга, саф һава килеп бәрелде. Әмма куллары ишеккә ябышкан диярсең, Азат бер тын бусага төбендә тоткарланды. Эчке яктан яңгырап ишетелгән мөдир тавышы тоткарлады аны.
— Егетләр... Микәй исәнлеге өчен эчтекме соң әле без?..
— Эчтек,— дигән тавышы ишетелде Йөк үлчәүченең.
— Эчсәк, таГы берне!..
— Ике булды инде...
— Өч фарыз! Өч!.. Үзенә дә салыгыз, җанкисәккәйнең. Онытырга ярамый бәгырьне... Әйдә, Микәй исәнлеге өчен!
Үзе җиңел генә күтәреп куйды да, янәшәсендәге Йөк үлчәүчегә бәйләнергә тотынды Мөдир.
— Син нәрсә, Микәйгә исәнлек теләмисең?.. Болай булмый, юк, юк, калдырма... Сезнең ишеләрнең бишенә тора ул Микәй-бәгырь...
Баш очында түбәтәй сыман эленеп торган болыт акрынлап булса да офыкка авышты. Кояш чыкты. Нурлы Аланның бер башыннан икенчесенә Салават күпере сузылды. Шул мәһабәт күпер астыннан ындыр табагына авылдашлар йөгерешеп чыкты. Күкрәк тутырып яңгыр һавасын сулый-сулый эш урыннарына таралыштылар. Чырык-чырык көлештеләр, шаулаштылар, яңалыкларын бүлештеләр — һәркемнең күңеле күтәренке иде.
Микәй тагы бер банканы ялтыратып куйды. Аңа тагы шайтан каргаган шул эчемлек җитми башлады. Ләкин аны кайгыртучы, аңарга эчемлек салырга җыенучы юк иде. Аның дөньяда барын онытканнар. Җен ачуы чыкты кәҗә тәкәсенең. Кан сауган күзләре акайганнан-акая барды, бөтен гәүдәсе калтыранырга тотынды, дөнья айкала-чайкала башлады. Тутык төсендәге калай банкага, тутык төсендәге шешәләргә һәм шешә- тауга чыкты аның ачуы. Аннан тутыкка чумган кешеләргә текәлде. Тутыккан кешеләр кайсы-кайда түнеп ыңгыраша, үрмәли, тәгәрәшә башлаган иде. Ул да түгел, көтмәгәндә, әле генә тутык сыман тоелган
әйләнә-тирә аның күз алдында ялкын төсенә кереп яна башлады. Каршындагы калай банкадан ут күтәрелде. Тау булып өелгән һәр шешәдән ялкын бәреп чыкты. Шешәтауны тоташ ут ялмап алды. Тау гына түгел, тутыккан кешеләр тәгәрәшеп янырга кереште. Шул ук ут аның үзен дә чорнап алды, үзе дә яна — ялкынланып, дөрләп яна... Януын яна, әмма торган саен * суыграк була барып, тәмам калтырата, туңдыра. £
Үзе яну бер хәл, дөрләп, ыңгырашып янган кешеләр кызганыч тоелды з аңарга. Яналар, көяләр, харап булалар ич... Кешеләр яна! Кеше дип < әйтерлекләре калмый. Чара күрергә, ярдәм итәргә кирәк... Уятырга теләп, = мөгез очлары белән төрткәләде ул күз алдында дөрләп торган кешеләргә. | Уянмадылар. Шешәтау итәгендә ятуларын гына беләләр. Кузгатырга теләп, £ ул аларны төртеп-төртеп җибәрде — шешәләр белән бергә тәгәрәштеләр, | әмма уянмадылар... Яналар, дөрләп яналар ич. Алардан чыккан ут дөньяга | капмасын... Дөньяны коткарырга иде ул уттан. Дөнья бер генә, ул * янмаска тиеш! Янмаска! Дөньяда яшел төс — яшәү һәм яшьлек бар! < Дөньяда аклык — ак юллар, ак кыялар, ак кыялар турындагы ак хыял ♦ бар! Уттан сакларга кирәк үзләрен, уттан... ®
Дөрләп януларында дәвам иткән кешеләрне әвәләргә, төрткәләп тәгә- х рәтергә кереште ул. Мөгезләрен кызганмады — ялкыннары гына сүнсен... ~
Орлык киптерү корылмасы эченнән ярдәм сорап кычкырган авазлар s ишетелде. «Каравыл» кычкыру һәм ыңгырашуга күчте ул авазлар. Яңгыр * үтеп көннең шулай аязуына куанып эшкә керешкән нурлы аланлылар, * берни аңышмады, ни дияргә белмәделәр. Югалып калдылар. Ялвару катыш ® хәвефле тавышлар көчәйгәннән-көчәя генә барды. >-
— Шайтаннармы әллә? — дип гаҗәпкә калды Сөләйман карт булып 2 Сөләйман карт. Күпме гомер кичеп, күргән-ишеткәне юк иде мондый = авазларны.
— Шайтаннар...— дип җөпләде башын күңелсез генә түбән иеп, чарасыз калган Азат.
— Шайтаннар... Шайтаннар...— дип кабатлады хатын-кызлар, әледән- әле орлык киптерү корылмасына таба шикле караш ташладылар.
Ул да түгел, корылма эчендә кинәт әйтеп аңлату мөмкин булмаган шау-шу һәм гүләү авазлары яңгырарга тотынды. Җир тетрәдеме, яшен суктымы, тау ишелдеме — һич аңларлык түгел иде. Күз алдында корылманың капкалары як-якка ачылып китте. Ташкын булып тәгәрәшкән шешәләр арасыннан җан-фәрман чабып зур кара шәүлә атылып чыкты. Анда-монда борылмады шәүлә, туп-турыга чапты һәм горбил тактадан тотылган биек койма өстенә ташланды. Кинәт яшен суккандагыдай тавыш ишетелде — имән баганалар урыннарыннан кузгалды, калын горбилләр, урталай сынып, йомычкадай як-якка чәчелде, пыран-заран килде. Ә койманың аргы ягында упкын сыман тирән чокыр — кара шәүләне Ай күрде, Кояш алды... »
— 'Шайтан...— дип ухылдады бөтен ындыр табагы.
Аларның ухылдавын ташкын булып ындыр табагына, ындыр табагыннан авылга таба тәгәрәшкән-аккан шешә шавы күмеп китте. Шешәләр, әрсезләнеп, этешеп-төртешеп, бер-берсен сытып тәгәрәште. Йөзәрләгән, меңәрләгән шешә берьюлы челпәрәмә килде. Ташкын булып аккан пыяла ватыклары дулкын-дулкын югары күтәрелеп тау итәгендә утырган авылга, өй түбәләренә, бакчаларга, урамнарга чәчрәде. Юллар һәм сукмаклар яшькелт-зәңгәр пыяла кабырчыклар белән тулды.
— Шайтан түгел, Микәй ул,— дип, җан авазы чыгарып, шешә ватыкларын ера-ера торып йөгерде Азат. Көрәк һәм себеркеләрен эләктереп, аның артыннан сак кына башкалар кузгалды. Пыяла өстеннән йөрергә күнекмәгән халык «ух-ах» килде
Тимер-томыр кисәкләре, пыяла ватыклары белән тулган тирән чокыр төбендә ятучы Микәй тынып калган иде инде. Чәрдәкләнгән койма такталарына тотынып, пыяла ватыкларына киселгән аяклары әрнүгә дә
иг ьтибар итми озак карап торды Азат. Бер ялгызы калгач та байтак басып торды. Микәйнең бөтен язмышы күз алдыннан узды. Чана башындагы толып астыннан әле генә көмеш нурлар сирпел башын калкыткан бер нарасый иде ич ул. Ә хәзер әнә — чокыр төбендә... Аның һавада эленеп калган зур мөгезләре сорау билгеләре булып тоелды малайга. Эре-эре сорау билгеләре...
Кичен, берьялгызы ындыр артына чыгып, озак кына уйга бирелеп йөрде Азат. Микәй белән бергә үткән борчу-хәсрәтсез елларын, хыялый бала чагын да мәңгегә җуя түгелме ул?.. Ничек болай килеп чыкты? Табигатьнең шундый камил һәм риясыз җан иясе нигә әле шундый аянычлы язмышка дучар булды?.. Кем гаепле моңар? Кем?.. Кешеләргә бит Микәй һичнинди зыян китермәде. Кешеләрне үз итте һәм яратты Микәй. Ул кешеләргә ышанды. Бөтен авыл җылы мамык шәлгә төренде. Мамыгын гына түгел, җанын да бирергә риза иде бит ул кеше өчен.-Нәтиҗәдә, әнә ничек килеп чыкты... Кешеләр дә начарлык теләмәде бит югыйсә...
Сораулар бәгырен телгәләде үсмер малайның. Тамак төбенә төер булып тыгылды, ике чигәсен китереп кысты шул ук сораулар.
Шунда Азат бакча ягыннан кемнеңдер үзенә якынлашып килүен абайлап, сискәнеп куйды. Айсылу апасы икән.
— Азат...— дип гаҗәпләнде ул, көтелмәгән бу очрашудан каушый калып.— Нишләп йөрисең монда?
— Болай гына, Айсылу апа... Ә син кая?
— Югары Сөнгә...— диде ул, кулындагы төенчеген кая яшерергә белмичә уңайсызланып.
— Нурлы Аланны күрәсең дә килмәс инде... Шулаймы, Айсылу апа?
— Нурлы Алан — үз авылым кебек, Азат,— диде Айсылу, малайга якын ук килеп. Күрәмсең, аны аркасыннан гына булса да сөясе килгәндер. Азатның инде гәүдәгә шактый калкынган булуын искә алып кына ниятеннән кире кайтты.
— Айсылу апа,— дип дәште малай, күзләрен аңардан яшерергә тырышып.— Башка беркайчан да күрешмәбез инде...
Малайның кәефен күтәрәсе килепме, Айсылу апасы җанлана төште.
— Әле Алсуны алырга киләсең бар бит...— дип, елмаерга итте ул. һәм бертын күзләрен тутырып Азатка карап торды.
Айсылу ашыга-кабалана китеп барды... Күбәләк кар явып торган бер көндә кыңгыраулар таккан пар атта килен булып төшкән Айсылу шулай тын гына караңгы сукмак эченә кереп югалды. Авылга илткән тыкрыктан кемнеңдер адашып өйгә кайтмый калган ялгыз кәҗә бәтие сузып-сузып кычкырырга кереште...