ТУГРЫЛЫК
(СОЛДАТ ДӘФТӘРЕННӘН)
Безне, диңгез, йорт-җирдән Аердым дисең инде. Гашыйк булсам да сиңа. Төштә күрәм Әрине'
Төсмерләнә ерактан Сихотэ-Алинь таулары.
Әнә кораб мачтасы, Җем-җем итә байрагы.
Җитте кайтыр вакытлар Төялеп корабларга — Мәхәббәтем язына, Газиз туган якларга!
Җырлап портка килТәндә, Бордылар ярты юлдан. Ишетеп шомлы хәбәр, Чемодан төште кулдан:
«Сугыш!» Таулар сискәнеп, Гүя артка чигенде.
...Гитлер бер селтәнүдә Көл итмәкче илемне
Сыкрый тайга. Наратлар Серләшә дәһшәт сизеп. Сафка бастым яңадан, Юлдан өметем өзеп.
Халкым изге көрәшкә Кузгалды ирексездән. Тормыш күчте окопка, Ә күзләр — прицелда.
Тураклана Туган җир, Немец Мәскәү янында. Дарга менә Зоялар, ' Без исән-сау чагында.
Кая безнең горурлык, Ничек чыдыйк бу хәлгә?! Илем, ерак Атаудан Җибәр безне ярдәмгә!
Барлый Верховный барсын, Бөек постыннан торып, — Өсти хәрби картага: «Ерак Көнчыгыш фронт».
Бар приказ «Кузгалмаска!» Булмый башны ташка орып,-
Бушап калган окопны Дошман били ашыгып.
Көтә җае чыкканны
Япон «Сугыш чукмары».
Күчә «ут күрше» булып,
Империя туплары,
Эри — Башкорт стаи да елга исеме
Кытайны талап йөргән Самурай оныклары. Чал Уралга кадәрле Батырып теш-тырнагын, Умырмак була, ерткыч, Онытып тарих сабагын.
Төн буе күгебезгә Чөя ракеталарын
Чиктә шау-шу һәм атыш. Коткы сала, каһәрең.
Ут чәчрәтеп, кылычын Кайрый Гитлер куштаны. Бастык таш кыя булып, Үткәрмәскә дошманны!
Солдат, чүгеп байракка, Ант китерә бер генә. Яшәү законы булып. Кала вәгъдә гомергә.
Ориентирың югалтып, Адашканда тайгада, Сазлыклар, таулар кичеп, Арып хәлдән тайганда,
Көч бирә мәхәббәтең, • Изге антың Илеңә.
Атлый сыман сөйгәнең, Кулын салып иңеңә.
Сәлам хат килсә — бәйрәм, Арта күңел көрлегең.
Хатлар, соса шикелле, Тукый хисләр киндерен.
Озак йөрде хатларың, Унары бергә килде. Унысына ун җавап Яза идем мин, тиле.
Зарланмадым язмышка, Яшердем зәнгеләсен — Суырса да шул үләт Яшьлегем хәзинәсен.
Тайга бай витаминга, Ылыс суы нормасыз. Сызласа да сөякләр, «Тавык күзе» булмасын.
Төн монда шундый уяу,— Чикне бозган «шакалилар Без йөргән сукмакларда Корбан көтеп яталар.
Ут төртәләр тайгага; Ычкындырмый форсатны, Шуыша үлемдарлар Шартлатырга штабны. Ботинкалар импортный, Сазда чери табаны. Үз срогы чыкмыйча, Бирмиләр бит яңаны.
Өйрәндек, башка төшкәч, Чабатасын үрергә.
Ярамый ләкин аны Постка киеп йөрергә.—
Ягъни, Дәүләт постына.. Чамалап алны-артны, Сакларбыз маркабызны — Без бит совет солдаты!
Пеләш калды егетләр Егермедән узганда. Ансын инде берничек Яшереп булмый кызлардан.
«Чәч коела учмалап, Беткәндер «ашлама»сы. Ташласа да бөдрәләр, Сөйгәннәр ташламасын».
Хатларыңны кадерләп, Биштәремдә сакладым Калды хәтер түрендә Студентка чакларың:
Биек туфли алуың, Икмәк карточкаң биреп; һәм үкчәсез калуың Сәхнәгә чыккач киеп.
Җәен басу юлында Сыер җигеп йөк ташу Асылынып муенына, Әткәң белән хушлашу
Бөти итеп тагардай
Өч почмаклы шул хатлар Үлеп сагынган чакта Дәва булды солдатка.
Дүрт ел йөреп сугышта, Финишка җиттем дигәч — Ятып калды берәүләр, Җиңүнең үзен күргәч.
Канаса да йөрәге, Сынмады Ил канаты.
Кичеп тәмуг утларын, Җиңде Совет солдаты!
Без җиңү тантанасын
Окопта бәйрәм иттек Ә үзебез һөҗүмгә Зур җирдән әмер көттек.
5
Юаш идем үскәндә, Берәүгә дә сукмадым Йомарлап бар ачуны, Самурайны тукмадым.
Айкадым дошман тылын, • Узып характерымнан. Кайта идек «тел» урлап, Саклап харакиридан.
Пулялар сызгырса да, Миналар уласа да.
Хәнҗәр тиеп хәнҗәргә. Чаткылар уйнаса да.
Баш бирмәдем үлемгә!
Сиздем исән каласым, — Синең кайнар сулышың Мине тартып аласын.
«Таң белән таң күрешми,— Без тиеш очрашырга».
Бар ул спирт бездә дә — Нарком җибәргән паек. Тотабыз символично, Күзләребез ап-аек.
Күреп Гитлер язмышын, Кысты япон койрыгын. Бүгенме, иртәгәме — Көтәбез Ил боерыгын.
Язмыш кемгә ни юрар — Язылмаган маңгайга. Яшисе килә, дуслар, Юрыйк әле уңайга.
Бу якты дөнья белән Иртәле хушлашырга!
Тимер-бетон дотларын, Тау асты туннельләрен Тоттык нәфрәт утына — Күккә очты көлләре.
Тимгел-тимгел кызыл кан, Әйтерсең, мүк җиләге. Азат иттек Атауны, Барлап һәрбер түмгәген.
Трамплин итеп, янәсе, Сахалин, Курильләрне, Алмакчы идең яулап Безнең изге җирләрне.
Тот менә капчыгыңны!
Ант китердек юккамы?!
Тын океанда сугышка Куйдык соңгы ноктаны!
Инде узган иде бит
Бөек Җиңү парады!
Узды тагын бер давыл. Сирәгәйтеп араны.
Ятып калды дусларым, Бер-бер хәбәр көткәндәй,— Ватан намусы булып, Кояш чыккан чикләрдә
Сугыш булмый корбансыз, Ансыз юк җиңү туе.
Без — үлгәннәр алдында
Бурычлы гомер буе!
Еллар яхшы-яманын Кыл иләктән иләде. Утта чыныкты чыны. Җилгә очты кибәге.
Кадере артты дуслыкның! Золым алды җәзасын.
Кайттым кояш эзеннән, Бәйләргә Ил ярасын.
Кайттым сине курам дип, Диңгез-таулар аркылы... Суытмаган араны
Зәһәр җилләр салкыны!