Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тантана


Гыйбрәтләр күп күргән дөньяның Яңарыш кичергән чорлары, Ирекле, имин ил күгендә Яңгырый тантана җырлары
һәр җирдә — авазы Җиңүнең, һәр җирдә — салютлар балкышы;
Ишетә,ишетә туган ил ■ Рәхмәтле дөньяның алкышын.
Без җиңү сабагын өйрәндек Иң бөек байракчы Лениннан, Ничәмә-ничә ил адымын Тигезли без үткән юл белән.
Ал байрак күтәргән илләргә Ничекләр кизәнмә, янама, Киләчәк барыбер киләчәк, Киләчәк барыбер яңага.
Тарихка без язган битләргә Таң калып уйланыр һәр гасыр. Туасы таңнарга караган Тынычлык гаранты — СССР.