Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сугышчы төше


Иркәләнәм кочагыңда Назлы бер төндә, Без бәхетле бу чагында, Без икәү бергә. Уянам, син юк янымда...
Мин ялгыз түгел:
Автомат кулда, аңымда Җиңү дә син гел.
1943