Логотип Казан Утлары
Повесть

РӘЙХАНӘ


Боек Җиңүнең 40 еллыгына багышлыйм
берәүне дә кунакка чакырмады ул Гомумән, туган көнендә кунак җыярга, мәҗлес корырга гадәтләнмәгән Рәйханә Үзләре белеп, котларга килгән нәр рәхим итсеннәр ишек уйган, тәрәзә куйган, ачык чырай, такта чәй Озак еллар шушы поселокта хезмәт итеп, районда гына түгел, бөтен республикада танылган доктор-нейрохирург ул Рәйханә Гаделшовна. танылган һәм зур хөрмәткә ирешкән бәхетле кеше Шуның өчендер, мөгаен, аның туган көнендә кемнәр генә килеп керми дә кемнәр генә кинә неп, тәм табып сөйләшеп утырмый Үзеннән-үзе уртак бәйрәм килеп чыһа Рәйханә, салмак кына атлап, стена буендагы зур көзге каршына килде дә уйга калды. Еллар үзенекен итә Гомер яңгыры аның йөзендәге матурлыкны юган, елга сулары кебек гүзәл яшьлеген агызган Вакыт нурлы битне эреле-ваклы сырлар белән бизәгән Ул ирен кырыендагы бор чак кадәр булып үскән мнңгә карап торды
- Әнинең дә шул төшендә мине бар иде бнт дип авыр сулап куйды Рәйханә Аннары көзге каршысыннан китеп барды Язу өстәле тартмасын ачты, тартманың уң кырыенда яткан кызыл төстәге папкага күзләрен төбәде Аннан папканы ике кулы белән кадерләп күкрәгенә кысты Папка >чендә хатлар иде Ул иң өстә яткан хатны кулына алды, күзләрен йомып, аны ирен читләренә китерде Шул вакыт күкрәктән чыккан моңсу сабыр ир-ат тавышы бүлмә буйлап йөри башлады «Туган көнең белән, кадерлеч туган көнең белән котлыйм»
Бераздан ишектә звонок чылтырады Рәйханә сискәнеп китте Хатны тиз генә папкага салды Чәчләрен рәтләде, күзләренә бәреп чыккан яшь-и рен кул кырыс белән сөртеп алды
— Керегез, кер. ишек бикләнмәгән
өенечле көн бүген — Рәйханәнең туган көне'
Әнисе аңа: <Син. балакаем, майның тугызында нртән дөньяга килдең, әйтепләр бетергесез матур көн иде. Гомерең дә кояшлы көнгә охшар, боерган булса», ди торган иде
Ярты гасырдан артыграк гомер иткәч, әйтә ала инде Рәйханә — тормышы болытлы булмады аның Гел кояш кына да елмаеп тормады торуын Иртән торгач. Рәйханә Казаннан кунакка ңайткан оныклары Гөлнара белән Гөлназны ашатып эыертеп уйнарга чыгарды да. квартирасын җыештырды Эштәгеләрнең килеп чыгуы бар Дөрес, атап
Ай-кояштай балкып, ишектә унтугыз-егерме яшьләр тирәсендәге кыз күренде. Сөембикә икән!
— Исәнмесез, Рәйханә апа! — диде ул. ишектән керә-керешкә үк. — Тәбрикләргә кичекмим әле, миннән уздырмасыннар, дип ашыктым.. Котлыйм. Рәйханә апа! Дәваланучылар бәхетенә, безнең шатлыкка озак яшәгез, авырмагыз .. — Ул Рәйханә апасына чәчәк бәйләме сузды *
- Рәхмәт. Сөембикә Бик рәхмәт. Уз әйдә, түрдән уз Хәзер чәй яңартабыз. Улым, киленем җибәргән күчтәнәчләр белән сыйлыйм әле үзеңне.
Чәчәкләрне вазага утырткач, Рәйханәнең сүзе янә кичәге операциягә әйләнеп кайтты.
Иртүк шылтыратып белештем. Авыруның хәле җиңеләя һәрхәлдә, кризис үтте дип санарга мөмкин. Нык сагайган идем, дөресен әйтим Креслога барып утыргач, Сөембикә Рәйханә апасына сокланып карап торды Әйтерсең лә беренче күрүе. _
Борчылуыгызны сиздем мин. Рәйханә апа. Сөембикәнең йөзе җитдиләнеп калды. Төн уртасы авышмыйча кайтып китмәвегездән үк аңладым
Ярамый иде, Сөембикә акыллым
Чәй өстәле янында, үзе өчен җайлырак бер мизгелне тотып Сөембикә моннан бер-ике атна элек әйткән гозерен янә искә төшерде.
Чин, Рәйханә апа. теге чактагы үтенечемне дә әйтермен дип килгән идем инде. диде. Үзе никтер уңайсызланып куйды, йөзенә алсулык йөгерде. Бер дә кирәкмәгәнгә, өстәл читен сыпыргалап алды
Ә-ә-ә. әйе. әйе. Кичә үзем үк әйтермен дигән идем, хәтеремнән чыгып киткән Яздым мин сиңа, сеңлем, рекомендация Бик теләп, күңелем ризалыгы белән, чын йөрәктән ышанып яздым. Менә дигән коммунист булырыңа ышанам, сеңлем Менә ул. — Рәйханә язу-сызу өстәлендәге кәгазьләр арасыннан ак кәгазь битенә пөхтәләп язылган рекомендацияне алып Сөембикәгә сузды. — Рәхим ит. уңыш телим!
Бик рәхмәт инде Сезгә, Рәйханә Гаделшовна! Ышанычыгызны акларга тырышырмын...
Рәйханә кызның иңнәреннән какты
Сөембикә китте Рәйханә күңеленә шатлык өстәп китте Ни генә димә, тагын бер яшь кешегә партия сафларына басу өчен хәер-фатиха бирде булып чыга бит доктор Нәҗипова бүген. Утыз елдан артык партиядә тору вакытында шактый кешегә язды бит инде ул мондый рекомендацияләрне. Горурланырлыгы бар тәкъдим иткән кешеләрнең берсе дә аның йөзенә кызыллык китергәннәре юк
Аның да бар иде бит Сөембикә сыман каушап, дулкынланып, өлкән коммунист Анна Захаровна алдына килгән чагы.
Доктор Рәйханә Нәҗипованың күз алдына узган тормышы, унсигез яшен тутырган чагы килде. Күптән түгел генә булган кебек бит ул көннәр.
Райком бинасыннан урамга чыккач, ничә минуттыр әйләнә-тирәгә карангалап басып торды Рәйханә Аның колакларында бюрода утырган кешеләрнең тавышы чыңлый иде:
- .Алырга, кабул итәргә, бертавыштан!
Рәйханә күңелендә канатланган шатлык тойгысы күкрәк читлегенә һичничек тә сыярлык түгел иде. Әлеге шашкын тойгы иреннәрендә елмаю булып калыкты, күзләрендә бәхет чаткысы булып кабынды, һәм ул чаткылар, чык бөртекләредәй, сөенеч яшьләренә әверелделәр. Рәйханә, иреннәрен көчкә генә дерелдәтеп, «рәхмәт» әйтеп, кабинеттан тизрәк чыгу ягын карады Куанычыннан елап җибәрүең дә бар Әйтерләр аннары менә сиңа мә. диярләр, партия сафларына бер елак кызыйны алганбыз бит, диярләр
Урамдагы әче суык. Рәйханәнең эченә үтеп кереп, аны калтыратып куйды. Ул кесәсеннән кулъяулык алып күзләрен сөртте, башындагы зәңгәр береткасын басыбрак киде, колакларын томаларга теләп, тчнының якасын күтәрде Ләкин баскан урыныннан тиз генә кузгалмады Ирен нәренә елмаю чыгарып, кар өеме баскан урамга карады Урамда кеше күп йөри дигән сүз дөрес түгел иде Йөрмиләр, йөгерәләр алар, салкыннан * качалар Поселокта хәзер сугыш астыннан килгән төрле милләт кешеләре = яши Алар җылы яктан эвакуацияләнеп килгәннәр монда Салкын кыш £ өчен өс-башлары да аннан-моннан гына Түбәләре калай-такта белән 2 япкан кечкенә агач өйләрнең морҗаларыннан күксел төтен чыга да туп • туры булып күккә күтәрелә һаваның үтә салкын булу галәмәте Аяк * асты шыгыр-шыгыр килә. Рәйханә, күзләрен йомып, шул тавышны с тынлый. Госпитальдәге яралы солдатларның култык таяклары ла шулай < шыгыр-шыгыр итә бит Рәйханә кызу гына алга атлады Ул кинәт сискәнеп i китте Колагында Әмирнең тавышы ишетелгән сыман булды
Партия сафына аяк басуың белән чын күңелдән котлыйм Син = бүген тормышыңда бик җаваплы адым ясадың Мин моны батырлык тә Z батыр булырга ант итү дип тә аңлыйм. Гомер юлын кулга-кул тотынып - бергә үтик. Минем чын терәгем бул, яме Ә үзең һәрчак миңа таян * Рәйханәнең күзләренә дә яшь бәреп чыкты Каннар яшь шунда ук - бозга әверелеп керфекләренә сарылды
- Әмирем, нигә син хат язмыйсың' Ике айдан артык хатын юк Яз инде, бер генә сүз... Ул хат миңа яшәү көче бирер иде Килер көннәремә өмет балкышы тудырыр иде
Шулчак каршысына аякларына зур гына киез итекләр, башына сарык йоныннан бәйләгән шәл ябынган бер ханым килеп чыгуын искәреп алды Рәйханә. Аңа юл биреп узып китмәкче булды, әмма ханым аны туктатты
Рая бит Сез. әйеме? - диде ханым, күптәннән аралашып йөргән кешеләрчә якын күргәнен сиздерергә теләп Мне һоворнлн. что вы Ханымның украин акценты чәчрәп тора иде.
Әйе.‘Рәйханә мин Ни йомыш бар иде?
Украинлы ханым, бу суыкта урам уртасында туктатып торуы өчен гафу сораган кыяфәттә:
— Бер генә минут сабыр итегез, зинһар, диде Мин Сезне өчен че көн инде очрата алмый йөрим. Бүген менә күктән көткәнне җирдән бирде, дип өстәде
Рәйханә, аякларының туңуыннан гаҗиз булып, ханым каршысында сүзсез генә басып тора бирде
Ханым шәле төсле үк сарык йоныннан бәйләгән бияләйләре белән Рәйханәнең беләкләреннән тотты һәм үтә рәхмәтле чырай белән
Раечка, сөеклем, рәхмәт әйтергә дип эзлим мин Сезне Кылган яхшылыгыгыз өчен. Раечка! дип сөйләп китте
Беләсезме, Иһорек сөйләгәч, эчем бушаганчы бер еладым Сугыш ны мең кат ләгънәтләдем Мондый хәлдә идекмени без' Ә Сез мәрхәмәтле Җан. кадерлем Рая.
Мин Сездән үтенәм, аңлатыбрак сөйләгезме, мин эшкә ашыга идем, диде Рәйханә, ничек тә ханымны рәнҗетмәскә тырышып
Сез минем улым Иһорекне тәмләп сыйлагансыз Рәхмәт инде Сезгә Киләчәктә дә, зинһарлап сорыйм, ялварам Бала бит Ачыгабыз Аннан да дәһшәтле нәрсә юк һолод царь' һолод'
Ниһаять, төшенде Рәйханә Мәгәр фикеренең очын очкә ялгарга өлгермәде, теге малайны шушы ханымның улы итеп ку» .ы гына китерә алмады Пелагея Николаевна үз хәлләрен бәйнә бәйнә тезәргә тг г.< и
Киевтән, сугыш астыннан килдек без Өч баламнан башка бернәрсә д.» ада алмадык Ярый але монда яхшы кешеләрг • килеп
нан өстендәге бишмәтенең җиңнәрен сыпырып куйды
сул кулындагы бияләен салды, атсыз бармагына кигән кашлы йөзеген алып Рәйханәгә сузды.
Арзанга гына сатам Алыгыз. Сезгә булсын, белмәгән кешеләргә сатканчы, дим.
Рәйханәнең әле үз гомерендә мондый матур, затлы нәзекне күргәне юк иде Күзне чагылдырып торган кашына исе китеп карады. Сокланды, кызыкты, ымсынды хәтта Башыннан «Алыйммы әллә?» дигән уй сызылып үтте. Пөзекне ала алмаганлыгын кып-кыска. туп-туры әйтте. Пелагея Николаевна аның саен үҗәтләнә иде
— Миңа хәзер берни дә кирәкми. Ирем исән-имин сугыштан кайтсын иде дә...
Сүзне сузудан мәгънә юк иде.
- Хушыгыз. Пелагея Николаевна, миңа китәргә кирәк. Хушыгыз, гафу итегез. - дип. шактый кырысланып китеп барды Рәйханә Болай дорфалануыннан үзе үк уңайсызланды. Ләкин бит кулындагы йөзеген салып сиңа бирергә өтәләнгән ханымның өстенә карап торуы да газап иде.
Ханым белән очрашу аны янә авыр уйларга дучар итте Үлем, кайгы- хәсрәт, күз яше. гарипләр, хәрабәләр һәм шуларның барысы өстенә ачлык' Ашарга җитешмәүдән дә фаҗигалерәк хәл булырмы? Ашыйсың килеп өзгәләнгәндә, тамшың туйганчы ашып алма! Әтисе Гаделша карт әйтә бит Ачлык кешенең вөҗданын кимереп юкка чыгара, намусын тузан итеп көлгә очыра, оятын терекөмеш кебек качыра. Ачлыктан изаланган бәндә әллә нинди яраксыз эшләр кылырга да мәҗбүр,— ди
Егерме беренче ел ачлыгын кичергән картның сүзләренә теләсәң- теләмәсәң дә колак салырсың. Госпитальнең икенче корпусына кайтып җнтәрәк. дәвалау йорты персоналы гына кереп-чыгын йөри торган арткы ишекне күргәч. Рәйханәнең исенә Игорек килеп төште Моннан ничәдер көн элек, унике-унөч яшьләр чамасы малай ишектән акрын гына атлап керде дә туктап бүреген салды Бер урында таптанып торгач, ишек яңагына сөялде Дөньядан үткән кеше кебек иде әлеге үсмер йөзе сулган, көлсу чырайлы, карашында нур-юк Рәйханә, аш бүлмәсенең ишеге янында басып, малайны бераз күзәтеп торгач, аның янына килде, малайның маңгаена төшкән куе чәчләрен артка сыпырды һәм йомшак тавыш белән:
Кем дә булса кирәкме әллә сиңа, үскәнем? — диде
Малай бер сүз дә әйтми Рәйханәгә карап тора бирде. Рәйханә аның иңсәсеннән җиңел генә кочып алды да алга таба этәрде. Аш бүлмәсенә кергәч, аны тәрәзә кырыендагы өстәлнең бер кырыена утыртты, алдына зур гына савытка аш салып куйды. Аш бүлмәсендә берәү дә юк иде. Рәйханә ишекне япты да коридорга чыкты. Тиз-тиз атлап, үзенең эш бүлМәсенә китте. Аннан үз өлешенә тигән икмәк кисәге, берничә шакмак шикәр алып килеп, малайның кесәсенә салды.
Малай: «Рәхмәт Сезгә, апа. рәхмәт», дип сөйләнә-сөйләнә тышкы ишек төбенә килде. Кулын ишек тоткасына куйды, кабат артына әйләнеп карады Тамак ялгавына сөенеп елмаямы дип торса. Рәйханә аның күзләрендә яшь бөртекләре күрде.
Рәйханә аш бүлмәсенә кереп бикләнде дә өстәленә капланып үкседе: «Каһәр төшкән сугыш! Муеның астыңа килгере Гитлер! Ни өчен сыңар сыныкка мохтаҗ булырга тиеш тә ни өчен тамак ялгау оятыннан яшь түгәргә тиеш кешеләр Безнең буын илдә ачлык, ялангачлык дигән каһәрле хәлләрне белми иде бит инде Балачакны да. яшьлекне дә урлады бу сугыш Кайчан гына сытарлар фашист аждаһасын5 »
Уйларына бирелеп, ишек төбенә җиткәч. Рәйханәнең исенә кылт итеп төшкән нәрсә Тукай томы булды Бишенче палатадагы сержант. Гамир исемле яралы егет. Тукай шигырьләрен алып кайта алмассыңмы, дип бик үтенгән иде Онытты Рәйханә, партия райкомыннан артык дулкынланып чыгу галәмәте иде инде. Кире барыргамы? Ерак Чакрым гына түгелдер Бармасаң. Гамирга ни дияргә? Вәгъдә иткән иде бит Барырга
кирәк' Моннан ярты сәгать элек кенә бюро членнары алдында барлык авырлыкларны җиңәргә бүгеннән әзер дип гайрәт чәч тә, бик кечкенә генә эшкә килеп терәлгәч, әрәмәлеккә посмы? Юк инде, монысы килешкән эш түгел'
Рәйханә госпитальгә кереп җылынып та тормады, район китап- * ханәсенә йөгерде. Тик озак юырта алмады Каршы җил тынны кыса. - битне көйдерә иде. Ул аркан борылды, сәхнәдә биегәндәге кебек, вак вак 5 адымнар белән юлын үрчетмәк булып тырышты
Бу бинада Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр мәктәп иде - Хәзер монда эвакуацияләнгән госпитальнең икенче корпусы Хәзер монда * авазларның бөтенләй икенче төрлесе. Авыр яралылар ыңгыраша, опера = ция кичерүчеләр сызлана Тыныч, имин чорда коридор буйлап көчләрен 2 кая куярга, энергияләрен ничек сарыф итәргә белмәгән сау-сәламәт * кызлар, малайлар тыз-быз килсә, сугыш башланган елның август аеннан о бирле, (ә хәзер 1942 елның декабрь ае) монда култык таякларына f таянган, кулларын гипслап муеннарына аскан, башларын кат-кат акка х ураган, тәннәрендә һәм йөзләрендә әллә ничәшәр яра эзе. җөйләр булган ■ яралылар ята Аларның хәрәкәте дә үтә салмак, чиктән тыш сак. тавышла £ ры да бик басынкы, уйлары да кургаштай авыр
Элекке мәктәпнең бу классы иркен, якты Мәгәр һич кенә дә җылытып җиткерә алмыйлар аны Бина искергәнме, ншек-тәрәзәләре кирәгенчә каралмаганмы, әллә ягу сугыш нормасы вакытынча чамалымы. Урамдагы 45-50 градус салкынлык биналардагы җылыны аямыйча суыра Ничек кенә димә, яралыларның мамыклы җылыга тиенгәннәре юк Шул хәл аларны одеялларына ныграк төренергә мәҗбүр итә
Шулай да. сугыш зилзиләсен кичкән ир-егетләр тән туңуга чыдыйлар, түзәргә тиешбез дип карыйлар, зарланмыйлар Жан өшүе тинтерәтә аларны. җан күшегүе... Кайвакыт стенадагы репродукторның кара тәлинкәсен бәреп төшерердәй булалар Гәрчә бик анык беләләр репродукторның да. Мәскәү радиосы дикторының да кара кайгыга сала торган хәбәрләр тапшыруда тырнак очы кадәр дә гаепләре юк Юк. әлбәттә Әмма нервылар шул тикле киерелгән, шул тикле тартылган, чынлап тора Тагын бер көчәнү була калса, барысы да шартлап өзеләчәк сыман
Канга тоз салганы, йөрәкләрдә һичничек тә юып алалмаслык булып укмашкан нәфрәт тудырганы фашистларның илебез халыкларына каршы эшләгән коточкыч җинаятьләре Егерменче гасыр вандаллары тарих моңарчы белмәгән-күрмәгән ерткычлыклар кылалар Әнә. Мәскәү Тагын Совинформбюро белдерүен тапшыра
Фашист илбасарлар Смоленск өлкәсенең Снори һәм Головины авылларында берьюлы уналты йортны яндырганнар Бер яшьтән алгы яшькә кадәр булган өч баласы белән бергә колхозчы Заболоцкаяны атып үтергәннәр. _ •
Ишектән, сизелерлек аксый-аксый. Самат килеп керде Ул. берәүгә дә сүз кушмастан. бүлмә уртасына баскан килеш, стенадагы кара тәлнн кәгә төбәлде Бер кулы терсәктән»киселгән. икенче кулы гипска катырып иңсәсенә асылган чандыр гәүдәлле. озын буйлы, какча йөзле I амир белән киң җиЛкәле. тузгып торган кара бөдрә чәчле украин егете Еременко Микола да Самат янына килеп бастылар
Иртәгә 25 декабрь Украина Совет Социалистик Республика сының егерме биш елльн ы Илебез б\ датаны авыр һәм дәһшәт те көннәрдә билгелән үтә Немец фашист илбасарлары Украинада ике миллионнан артык кешене газаплап үтерделәр Аттылар, утта яндырдылар
У-у-х! Микола йонлач зур йодрыкларын төйнәде Кирәк бит шзндый көннәрдә аякларым, кулларым сау килеш госпитальдә ятарга' Ул койкалар арасында ярсып Йөренә иде Аның кыяфәтен дә нрога «вере т гән нәфрәт чагыла Әйтерсең лә читлектәге арысланның ярсуын к\ илткән нар Иртәгә үк госпиталь начальнигы исеменә рапорт кертәм 11<тд\
маешь, кабыргалар ялганып җитми! Температура, имеш! Монда ялганмаганы фронтта ялганып бетәр
* Туган республикасының, үзе туган Киев шәһәренең бу көннәрдәге аяныч хәле, андагы фаҗигаләр өчен Миколаның өзгәләнүен Гамир аңлый. Еременкога тулысынча теләктәш ул. Украин егетенең шашкынлыгын йөрәгенә мүк үсмәгән һәр солдат төшенә ала. Аның сугышка ыргуы, оптимизмы, көрәшкә сусап торуы күпләргә хас. Саматка килгәндә, Гамир аның үтә кәефсезлегенең сәбәбен төшенеп житми Тиктомалдан төпченәсе дә килми Шулай да Гамир палатадашына сүз кушмый түзмәде.
Карап-карап торам да. Самат дус. синең кәеф градусларың түбәнрәк бит. агай, әй! — Гамир бу сүзләрен самими сөйләде, ихластан. — Төннәрен йокың шәп түгелме? Бүген төшке ашны бөтенләй ашамадың...
Саматның ачылып сөйләшәсе килми иде. Шулай да ул кулын селтәде, усал итеп әйләнә-тирәгә карап алды:
— Ашка килгәндә, ашарлык идеме соң? Бурда иде бит! Авызың тәм тоймыймы әллә синең. Гамир?
Гамир алай дип тә. болай дип тә жавап кайтарырга өлгермәде, койкасына барып утырган Микола без кадалган шикелле сикереп торды да. Саматны йолкып ташлардай булып, каршысына килеп басты. Сүзләрен теш арасыннан сыгып чыгарды.
— Син нәрсә? Профессор семьясында шоколад ашап үстеңме әллә? Ленинградта бик тәмледер ашлар! Чама югалтасың, солдат! — Кара тутлы Микола да ачудан кызарып чыкты
— Өлкән сержант! — дип куйды Самат. Еременкога карамый гына.
— Тем хуже для тебя! — Микола ярсуын тыя алмый иде. — Сержант — тәрбияче, үзең шыңшыйсың... Сержант бул, майор бул. тагын әллә кем бул. иллә мәгәр ашны хурлама! Бурда, имеш! Блокададагы кешеләрнең хәлен күз алдына китер Оккупациядә калганнарның язмышын уйла!
Саматның ачуы Миколага түгел, ашханәдәгеләргә. кухня кешеләренә төбәлгән иде. Шуны аңлатмак булып, лакин пырдымсызлыгын танырга теләмичә генә сөйләнә бирде.
Башка көннәрдә ашап туеп булмый иде. Ә бүген шулпага су кушканнар. Кайнатып та тормаганнар, просто салкын су тондырганнар...
Гамир егетләр арасында купкан күңелсез низагны туктатыр өчен үз фикерен белдермәк булды.
— Самат хаклы. Микола. Бүген аш тәмсез иде.— диде.
— Аш вакытында сестра-хозяйка юк иде. вот и вся опера!, дип Микола, жәнжалдан баш аяк дигән төсле, палатадан чыгып ук китте.
- Сиңа кәефеңне кырырга ярамый. Самат.. — Гамир тагын ипләп кенә сүз башлады. — Савыгып җитү өчен авылыгызга кайтаралар үзеңне. Тиздән җырларда җырлана торган Сарманда булырсың, авылдашларың арасында...
— Кайтмыйм мин авылга, сержант, кайтмыйм — Ни өчендер әлеге сүзләрен Самат бик басымлап әйтте. — Фронтка җибәрүләрен сорап гариза яздым Аңларлар, җитәкчеләр башсыз түгел бит. үтенечне канәгатьләндерерләр әле.
— Медиклар дәвалануны дәвам итәргә диләр икән...
Барыбер үз дигәнемне итәчәкмен - Саматның карары катгый, ышанычы зур иде.
Самат уң кулының бармаклары белән чәчләрен аралаштыргалады. авыр көрсенеп куйды.
Я. әйт, нишлим мин авылда? Миндәй егетләр барысы да фронтта. Бала-чага, әби-бабаилар белән.
— Да-а-а! Тешләрен кысудан Гамирның яңак сөякләре уйнап алды — Да-а-а! Әгәр шушы хәлгә калмаган булсам, бер минут тормый, фронтка сорар идем, үз частемә Өметләремне җилгә очырды шул фашист минасы!..
— Колхозда кеше артык булмас анысы, иптәшкәем.— диде Гамир йомшак кына — Бер кулына ике, өч эш табылыр анда
Самат сүз көрәштермәде, тынып калды Миендә умарта иледәй гөж ләгән уйларыннан байтак кына арына алмый утырды Аннан эченнән үз үзенә сөйләнде «Эх, аңламыйсыз, берегез дә аңламыйсыз хәлләремне ф Үземне дә аңламый торган хәлдә мин хәзер Минем өчен әлегә кадәр с дөньяда бертөрле авырлык та. хәсрәт тә булмаган икән»
Казан төзүчеләр институтының икенче курсында укырга тиешле = Самат, сугыш башланып, бер ай узуга, үзе теләп фронтка китте Әти “• әниләренә дә әйтмәде: — Сугыш берничә айдан бетәр, фашистның муенын * сындырып кайтыйк әле, әтиләрнең исе китсен,- дип көлә-шаяра сөйләнде = Самат, өстенә солдат шинеле кигәндә Чынлыкта исә тиз генә әйләнеп 2 кайта алмады Ике тапкыр яраланды ул Өченче кат яралануы өч айга * аны сугыштан, туганлашып беткән сугышчан дусларыннан аерды Ут о яуган, металл яңгыры яуган жирләрдән аерып. Казаннан ерак түгел район * үзәгендәге шушы госпитальгә илтеп ташлады. Госпиталь койкасында х аунап яткан озын көннәрдә ул бу сугышны бөтен вак-төяге белән күз rs алдына китерә торган булды Төшеңә кереп котын очып, йөрәгең ярылыр ; лык хәлләрне уйлаганда, күңелен яктырткан бер нур аның тормышын. 4 бүгенгесен, киләчәген биләп алды Ул шул нурга сыенган саен, аягындагы авыр яра тизрәк төзәлде, йөрәге дә кысып-кысып авыртмады Киресенчә, өзгәләнде, ашкынды ул йөрәк, әллә нинди авыр жаваплы эшләргә өндәде Бик куркыныч булган сугыш юлларына кабат кабат чакырды Саматны Барысына да риза ул. тик сүнмәсен иде ул нур
Госпитальнең шушы корпусына килеп кергәч тә аларны унбиш яралыны йомшак кына сөйли-сөйли, ачык йөз белән Рәйханә каршы алган иде Өсләренә чиста киемнәр кияргә ярдәм итүче дә ул булды Юлда төрле-төрле газаплар күргән, арыган, талчыккан яралылар җиңел ител сулыш аллылар. Самат Рәйханәнең иңсәсенә кулын куеп аксаклый аксаклый палатадагы чиста урынга килеп ятты Бер стакан җылы сөт эчте дә шунда ук йокыга китте Иртәгесен, йокыдан уяну белән, күзләрен ишеккә текәп, кичәге мөлаем кызны көтә башлады Әйтерсең бары ул кыз гына аны терелтеп аякка бастыра алачак нде Шул көннәрдән бирле Рәйханә палатага килеп керсә, Самат өчен иң ләззәтле, бәхетле минутлар башлана иде Аягының сызлавы да. врачларның «Кисәргә генә булмаса ярар иде». - дигән шом тулы сүзләре дә истән чыгып тора нде шикелле Шәфкать туташының лалатада озаграк торуын, үзенә кат кат эндәшүен, һич югында әледән-әле аңа карап куюын тели иде Самат
Ничә мәртәбәләр Рәйханәгә ул үзенең мәхәббәтен аңлатырга тырышты: «Син минем фәрештәм». - дигән сүзләр дә әйтте Ләкин Рәйха иә күзләрен тутырып Саматка карады да:
— Андый сүзләрегезне кабатлый торган булсагыз мин Сезнең белән сөйләшмим дә, диде
Инде китәр көн дә килеп жнтте Рәйханәдән аерылу ана үлем газабы кебек авыр кебек иде Рәйханәнең бер сүзе, бары бер генә сү »е аның хәлен жиңеләйтә алыр иде. «Сугыштан исән-сау кайтуыңны көтәрмен» дисен иде ул Шуннан башка берни дә кирәкми Әй. кырыр нде ( амат фашистларны Өрлектәй егетләрнең «Илем өчен анам өчен, сөйгән ярым өчен», дип ут эченә ташлануларын белми ахры Рәйханә Күрсә нде шулчак егетләрнең нинди көчле булуларын Ул. уйларыннан арынып, бер ноктага карап торды да
Кая югалды соң бу Рәйханә? Кич житә бит инде дип Гамирдан сорады
Үзем дә шуны уйлый идем, озак йөрде бүген сестра, диде I әмир Нәкъ шулчак әкрен генә ишек шакыдылар Гамир да. Самат та берьюлы
Мөмкин, мөмкин, керегез, диделәр
Ишектән Рәйханә килеп керде. Гамирның озын какча гәүдәсе чайкалып киткәндәй булды Тузгыган чәчләрен рәтләргә теләгәндәй, киселгән кулын биш өстенә китерде Самат төз, таза гәүдәсе белән алга, Рәйханәгә таба атлады Ләкин Рәйханә аның шатлыклы, ашкынулы йөрәк тибешен сизмәде, кызу-кызу атлап, Гамир каршысына килеп басты һәм Тукай шигырьләре тупланган калын китапны аңа сузды Саматның аркасына йөзләгән инә кададылармыни, ул сискәнеп куйды һәм палатадан чыгып ук китте. ■
Гамир китапка сузылмакчы булды, ләкин кулларының бернигә дә ярамаганын тоеп, бите кызарып китте, башын аска иде Рәйханә китапны тумбочка өстенә куйды. Үзе Самат караваты янына килде, бүлмә буйлап күзләрен йөртеп алды Ул Саматның бүлмәдән чыгып китүен сизми дә калган иде.
— Кай арада чыгып китте соң әле безнең сержант? — дип, елмаеп, Гамирга карап алды — Урамда шундый суык, шундый суык, катып үләм дип торам
— Рәхмәт инде, сестра, мәшәкатьләдем, чыннан да суыклык илле градуска ж.иткән диме?. Шундый вакытта китап дип йөрергә идеме соң?
Рәйханә, уң кулын ишек тоткасына куйган килеш, беравык нәрсәдер уйлап алды да. кыю гына:
— Гамир абый, минем Сезгә бер үтенечем бар иде,—диде
— Үтенеч үк дисең Минем хәлдән килердәйме? Булдыра алсам — баш өсте.
Булдырасыз. Гамир абый Сез бит урта мәктәпне тәмамлагач, мәйтәптә елдан артык укытырга да өлгергәнсез, математика укыткансыз.
— Хак сүз, Рәйханә сеңлем Математика — минем сөйгәнем иде инде ул
Миңа шул сөйгәнегез белән дуслашырга булышыгыз. Яна елдан читтән торып уку мәктәбенә керәм. Сугыш беткәндә, урта белемле булырга тиеш мин Ә математикага, дөресен әйткәндә, теш бик үтеп ж.итми Дәреслекләр таптым, булышырсызмы, Гамир абый?.
— Рәхәтләнеп, сеңлем Рәйханә Үзём өчен дә искә төшерү булыр Аннан соң. ни бит Үземнең бер эшкә яравымны тоярмын, юаныч булыр, әй*
— Алайса килештек, Гамир абый? Иртәгә беренче дәресне башлыйбыз. ярыймы?
— Хет бүген үк. Рәйханә сеңлем Ә син кайларга китеп югалдың соң, сеңлем?
Рәйханә бу сорауны көтеп торадыр иде сыман Шатлыгын яралылар белән дә уртаклашасы килә иде аның
— Югалмадым,— диде ул, сөенечен яшермичә — Мине бүген партия членлыгына кандидат итеп алдылар. Гамир абый!
— Сине?..
— Нигә гаж.әпләндегез?.
— Бигрәк тә яшь. бәләкәй ич әле син, сеңлем!
Рәйханә үзе өчен гайре табигыйрәк горурлык белән:
— Сугыш тиз олыгайта безнең кордашларны. - дип куйды.
Анысы хак Хак әйттең, үскәнем — Рәйханә куанычының бер өлешен үзенә алгандай. Гамир дулкынланып калды Котлыйбыз, котлыйбыз' — Кызның кулларын кысып тәбрикли алмавына Гамирның тагын жаны әрнеде Адым саен күңел ярасына кагыла да тора бу тормыш Ул. авыр сулап, ак боз тактага әйләнгән тәрәзә буена китте Рәйханә аның бәгыре иңрәвен сизми калмады Гамирга таба ике-өч адым атлады да кулын аның иңенә куйды
— Зинһар борчылмагыз, Гамир абый
* * •
Икенче көнне, яралылар иртәнге аштан таралгач, һич югы ярты сәгатькә дип, Рәйханә Гамир абыйсын үз бүлмәсенә чакырды Кыз гадәттәгедән иртәрәк килеп, көндәлек мәшәкатьләрен түгәрәкләп куйган, бик
аз гына булса да вакыт отарга җыенган иде Дәреслекләрне кулга алырга кирәк, бер тотынсаң, эш акрынлап булса да үрчи ул. дип фикер йөртте
Урын-жир. кием-салым, савыт-саба һәм башка хуҗалык кирәк- яраклары тулган бүлмә уртасында алар икәүдән-икә\ калдылар Гамир - укытучы (ул бүген үзгәреп, җитдиләнеп, уйчанланып киткән) Рәйханә - остазының авызыннан чыккан һәр сүзне анасы томшыгыннан җим алган « кош баласы кебек йотып җибәрергә торган укучы
— Вакыт тар инде. Гамир абый Хезмәттәге кешенең чит эшкә вакыты * булырга да тиеш түгел. Шулай да башлыйк әле,— диде Рәйханә
Клеенка ябылган өстәл өстендә алгебра дәреслеге һәм мәсьәләләр * җыентыгы ачылды
— Немец снарядлары шартлавы баштан бар белгәнне бәреп чыгар- ; мадымы икән соң? — Гамир шулай сөйләнеп алды Бик кыска вакытка 2 гына булса да сугышка кадәрге хезмәтенә кайту аны сәерсендергән £ иде — Без, Рәйханә сеңлем, квадрат тигезләмәдән башлап керешик әле с Ни генә димә, математика дигән зиннәтле дә. хикмәтле дә зур сарайга | керү өчен ачкыч сыман ул тигезләмәләр х
Рәйханә ручка алды, түгелми торган кара савытына каләмен манды. ф ләкин манылмады. Пыяла савыттагы язу карасы туңган иде
— Карандашың бардыр бит. сеңлем?
— Бар. Гамир абый, бар Рәйханә халат кесәсеннән карандаш чыгарды
Гамир тигезләмәнең формуласын әйтеп яздыра башлады
— Яз әле. сеңлем! Гамир тавышында вәкарь сизелде Икс тигез. Санаучыда
Шул чак ишек шакыдылар Җавап та көтеп тормастан, бүлмәгә бүлек начальнигы Анна Захаровна килеп керде. Озын зифа буйлы, зур зәңгәр күзле, бөдрәләнеп торган сары чәчләрен кыска итеп кистергән, кырык яше яңарак кына узган бу хатынның йөзе күп вакыт кырыс, күз карашлары борчулы була иде. Ул ишек буенда туктап калды. Рәйханә янында Гамирны да күргәнгәме икән, аерата кырыслана төште
- Мин сине бик эзләдем. Нәҗипова. диде
Рәйханә өстендәге халатының җиңнәрен рәтлн-рәтли аягүрә басты
— Исәнмесез
— Исәнмесез Сезгә эш сәгатендә корпуста булырга кирәк дип кисәтеп әйтелгән бит. Нәҗипова'
Рәйханә башка вакытларда кырыс тон белән сөйләнгән сүзләрдән югалып кала иде Бу юлы ул үзен тыныч һәм иркен тотты Чөнки райкомга бюрога китүе турында Анна Захаровнага әйткән иде Оныткан, күрәсең
Ранханә тавышында горурлык сизелде
— Мин райкомда булдым бит. Анна Захаровна, мине кабул иттеләр! диде
Анна Захаровна капылт кына башын югары күтәрде Рәйханәгә, аны әле генә күргән кебек, күзләрен зур ачып, томырылып карап торды Аның йөзе яктырып китте Рәйханәнең әле кайчан гына, дежур бүлмәсенә кереп, ояла-тартына гына партиягә керергә аңардан рекомендация соравын исенә төшерде Ул Рәйханәне кочып, үбеп алды
— Молодец, котлыйм Синең шундый шатлыклы көнеңдә корпуста күңелсезлек килеп чыкты Алай дию генә дә аз Хурлык, зур хурлык Анна Захаровна озын нечкә бармаклары белән өстәл кырыена шакыды Кызга борчулы караш ташлады Рәйханә сагая калды Ул Анна Захаровнаның юкка барга тавышланып, вак төякне күпертеп кабартып йөри торган кеше түгеллеген белә Аның кырыслыгы мәгънәсез усаллыкка кайтып калмый
Рәйханә, нәрсә дняргә дә белми уңайсызланып, бүлмә уртасында басып тора бирде
Бүлек начальнигы исә. сул беләгендәге алтын сәгатенә күз салып алды да
— Ун минуттан барлык санитаркаларны минем бүлмәгә җыегыз! — дип чыгып китте. Рәйханә формула һәм мисаллар язылган иске китапны бер чңткә этәрде. Гамир аңа нәрсәдер әйтергә тели иде, ләкин сестра күтәрелеп карамыйча гына ишеккә юнәлгәч, егетнең Рәйханәгә иярүдән башка чарасы калмады
Корпуста җиде санитарка. Башлыклары — Рәйханә Алар яралы сугышчыларны көненә өч тапкыр ашатырга-эчертергә, атнага бер мәртәбә урын-җирләрен, өс-башларын алмаштырып, мунча кертергә, палата эчләрен, коридор, зал һәм башка урыннарны чиста тотарга тиешләр. Яңа килгән яралыларны тиз һәм тыныч кабул итү дә аларга йөкләнгән. Санитаркалар кулларыннан килгәнчә һәр эштә тәртип, төгәллек сакларга тырышалар Икенче корпус госпитальдә алдынгылардан санала. Аның байтак кешесе Почет тактасында Бу казанышта Анна Захаровна белән Рәйханәнең дә өлеше бәхәссез. Тик, никадәр тырышмасын, Рәйханә җитәкләгән участокта юк дигәндә дә эчпошыргыч күңелсезлекләр чыгып тора Менә бүген дә төшке ашны егерме минутка соң биргәннәр. Аш сыек һәм тәмсез булган. Өстәмә ашны теләр-теләмәс кенә өләшкәннәр. Сәламәтләнеп, шушы көннәрдә кабат фронтка китәргә тиешле бер солдат бу хакта шактый чәнечкеле итеп Анна Захаровнага әйткән. Үзе өчен кайгыртудан битәр, госпитальдә әле озак дәваланасы кешеләр өчен борчылып сөйләгән Анна Захаровна исә, Рәйханә үз урынындадыр, аңа әйтегез дип. тыныч кына үз эшләрен караган. Соңыннан — аш бүлүче Хөсниянең бер чиләк майлы куе ашны яшереп куйганлыгы ачыкланган.
Анна Захаровна Хөсниягә башта ипләп кенә аңлатырга тырышты. Сугыш чоры законы буенча бер кадӘк икмәк өчен дә хөкемгә тарту мөмкинлеген. законның үтә кискен булуын сөйләде. «Әгәр бу җинаятең өчен судка бирсәк, балаларың ятим кала бит синең!» — дип куркытып та карады Бу караклык бүлек начальнигының канын кайнатты Ләкин Хөсния аның сүзләрен аңламадымы, әллә, аңлап та, башын тилегә салырга маташтымы, бер дә исе китмәгән кыяфәттә:
- Биреп карагыз судка, шундук Мәскәүгә, Сталинның үзенә язам! Минем ирем - сугышта геройларча үлгән солдат Нәрсә өчен ул анда үлеп калды? Өч балам ачка үлсен дипме? Нәрсә ашатыйм мин аларга? — дип тавышланырга кереште.
Анна Захаровна алдындагы кәгазь кисәгенә нәрсәдер язды да Рәйханәгә сузды.
— Хөснияне бүген үк палата санитаркасы итеп күчерегез. Ашханәгә Фатыйманы алырсыз,— диде.
Санитаркалар Анна Захаровна бүлмәсендәге сөйләшүдән соң эш ешәшү бүлмәсенә җыелдылар Хөснияне бик каты орыштылар, оялтырга тырыштылар. Рәйханә, нинди нахаклар ишетәсен уена да китермичә, барысыннан да бигрәк ярсыды Ул корпустагы мондый хәл аркасында җир ярылса, җир астына төшеп югалырга әзер иде Хөсния каршысына басып:
- Яралылар күзенә ничек күренергә? Уйладыңмы ичмасам шул турыда, Хөсния апа? Хурлык бит, хурлык! — дип өзгәләнде.
Хөсниянең үз уенча, кулында Рәйханәгә каршы торырлык «уен тузы» бар иде. Ул сөттән ак, судан пакь кеше төсле гайрәт чәчте.
— Синнән үрнәк алабыз, җанашым! Син бит украин марҗаларына ипи. шикәр бирәсең дә алардан затлы нәрсәләр җыясың! Әллә белмибезме? Без генә түгел, поселоктагылар да белә, алтыным! — дип тәтелдәде.
Рәйханә, хәйран калып Хөсниягә карады да тораташ сыман катты Ажгырып торган Хөсниягә нәрсәдер әйтергә теләде, тик теленә үзен якларлык та. Хөснияне акылыңа утыртырлык та сүз килмәде. Күз яшенә буылып торгач, аның авызыннан: «Ялган!» — дигән сүз генә сытылып чыкты һәм ул бүлмәдә кала алмады
Хөсния аның саен ярсына барды.
Чыгып качтыңмьР Шулай була ул, Чибәркәем! Дөрес сүзгә җавап юк. бәрәңгедә сөяк юк. Белмиләр дигәч тә. без барысын да белеп
яшибез Кемнең ботинкасы эчендә аяк бармаклары ничек кыймылдаганга хәтле беләбез без. алтыным. — дип түш киерде
Рәйханәгә күтәрелеп карагач, Олег Михайлович китабын тумбочка өстенә куйды, җиңел хәрәкәтләнеп урыныннан торды, ике кулын сузып Рәйханәгә каршы килде һәрвакыттагыча хөрмәтләп, аның иңнәреннән сөйде •
— Килдеңме, сөеклем? Яхшы иткәнсең, рәхмәт! Сине көтә идем Бер = сәгатьтән операция башлыйбыз Казаннан атаклы хирург Харитонов * килде. Юлдан соң аз гына ял итеп ала да Әйдүк, башлыйк.- дип. ? Рәйханәне култыклап алды, каршы стена буендагы ширма белән томалап * куелган карават янына атлады. <
- Тик болай килешәбез, сөеклем Моннан чыккач та. үз бүлмәңә о кереп, әйбәтләп ял ит Мин санитаркага әйтермен, ашны бүлмәңә < китерер Теге вакытта да кан биргәннән соң чатыр чабып, авырулар кабул £ итеп йөргәнсең. Белми калдым, юл куймаган булыр идем Ничәнче J мәртәбә кан бирәсең, сугышчыларны савыктырасын, үзеңне кайгырта = белмисең Монысы яраган эш түгел. — дип кисәтте
- Зыян юк, Олег Михайлович! дип котылмакчы иде дә Рәйханә 3 батыраерга тырышып, хирург кистереп карады
- Ачуланмагыз, зинһар. Олег Михайлович Сез әйткән режимны о. саклармын — Әнисенең хәтерен калдыргач юмаланган баланы хәтерләтә иде Рәйханә
— Алайса ярый - Хирург янә бик мөлаем булып калды Форсаттан файдаланып. Рәйханә байтактан хыялында йөрткән нәрсәне үтенде.
— Олег Михайлович, үтенәм, бер генә мәртәбә операция ясавыгызны карап торырга рөхсәт итегез әле миңа Үзем дә белмим, нигәдер бик бик күрәсем килә операция барышын
Олег Михайлович, беравык эндәшми торды
— Үзең аңлыйсың, сөеклем, операция бүлмәсе тамаша залы түгел Әмма сиңа, медицина өлкәсендә җигелеп эшләүче яшь кызга, рөхсәт итәргә мөмкин дип уйлыйм Бүгенге операция шактый авыр Яралының үпкәсендә корыч ярчык Шуның өчен Харитоновны чакырдык Ярар. бар. ял нт Вакыты җиткәч. Зөмәрә сине кереп чакырыр
Рәйханә ак халат һәм башлык киеп, операция бүлмәсенең бер читенә кереп басты. Олег Михайлович һәм сестра Зөмәрә атаклы белгечнең һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтәләр, ул кушканнарны шундук җиренә җиткереп үтиләр иде
Озын таза гәүдәле Харитонов кулларын бик озаклап юганнан соң операция өстәленә килде Аның арыганлыгы сизелә иде Хәрәкәтләре сүлпән, йөзе сулган иде Ул Казан госпитальләрендә төнлә һәм бүген иртән операцияләр ясаган, шуннан соң күпме вакыт поездда килгән
Хирурглар авыр хәлдәге яралы өстенә иелделәр Аның йөзе көлдәй Маңгаенда салкын тир бөртекләре Сулышый авыр ала
Казан хирургының авызын томалаган марля аша
— Капельннцаны! Кан басымын күзәтегез' Пульс, пульс! дигән сүзләре тып-тыныч бүлмәдә артык яңгыравыклы булып ишетеләләр иде
Бер мәлгә Рәйханәнең башы әйләнеп китте Үзен җиңен, җентекләбрәк караса. Казан хирургының учында солдат үпкәсеннән алынган корыч ярчык күрде Хирург тагын яралы өстенә иелде
Башлагыз. Олег Михайлович! Тегегез, диде ул
Олег Михайлович үзен бик тыныч тотып, зур осталык белән җөй салды. Рәйханәнең карашы Зөмәрәгә төште Баксана, кая киткән гел шаярып, көлеп йөргән матур йөзле Зөмәрә? Ул кинәт җитдиләнеп китте түгелме соң’ Иреннәре кысылган, куллары җнтс» хәрәкәтләнәләр
Беренче мәртәбә карап торды Рәйханә кеше тәнен ярганны Ул Олег Михайловичның хезмәтенә бик соклана иде. Госпитальгә килеп кергән ватык, сынык сөякле кулларны, аякларны ул тиз вакыт эчендә хәрәкәткә китерә Носилкада килеп кергән яралы солдатлар бер-ике атнадан аякка басалар Олег Михайловичка зур рәхмәтләр әйтә-әйтә яңадан фронтка китеп баралар. Нинди мәртәбәле, олы хезмәт! Вакыт-вакыт үзе дә хирург булырга хыялланып куя иде...
Юк. юк моннан соң беркайчан да кермәс бу бүлмәгә Артык күзәтә алмас җан тетрәткеч мондый күренешне. Чамасыз тәэсирләндерә, аВЫР •
— Ниһаять!—диде Казан хирургы Нүлмәдәгеләр иркен сулап куйдылар. Елмаеп, бер-берсенә караштылар *
Хирург Харитонов, бер читтә торган Рәйханәне шәйләп алгач:
— Нигә читтән генә күзәтеп торасың, акыллым? Якынрак кил, якынрак! — диде. _
Олег Михайлович Рәйханәгә дустанә елмайды һәм Казаннан килгән остага аңлата башлады.
— Карап торыйм, ди бит. Әле генә кан бмрде Донор ул безнең Госпиталь кызы... Уңганыбыз...
Харитонов операциянең уңышлы чыгуына иман китергән иде булса кирәк, тыныч күңел белән дөнья сүзләренә кушылып китте.
— Ьәлки хирург буласы киләдер аның? — Ул Рәйханә янына килеп, аның кулларын тотты Йомшак, нәфис бармакларга беравык карап торды да —Бу куллар, бу бармаклар, сеңелкәш. хирург була алыр дигән өмет уяталар Тик нервылары чыныгудан бик ерак икән әле сеңелкәшебезнең Әнә иңнәре ничек дерелдәшә . — Аннан ул салмак кына атлап өстәлдәге егет янына килде, аның өстендәге җәймәне рәтләде,, егетнең коңгырт чәчләреннән сыйпады
Шулчак Рәйханә әкрен генә:
— Үлмәсме? Терелерме’ — дип сорады.
Хирург егетнең йөзенә текәлеп торды да:
— Терелер, савыгыр — Казан белгеченең җавабы нык иде. — Ярдәм вакытында өлгерде. Айкка басарына бик ышанасы килә. Сезгә рәхмәт, коллегалар!
— Үзегезгә зур рәхмәт! — Олег Михайлович Казан хирургына ихтирам белән баш иде
Операция бүлмәсендәгеләрнең һәммәсе күңелендә дә яз иде.
Яңа ел якынлашканда, мәшәкать ишәйми калган чак юктыр ул Баш өстендә кара болыт булып, сугыш хәсрәте эленеп төрса да, авылларга һәм шәһәрләргә хәбәрләр торган саен күбрәк килсә дә, ут эченнән гарипләнеп кайтучылар саны арта барса да. тормыш үзенекен итә Халык — хәл-әхвәленчә Яңа елны каршыларга хәстәрләнә.
Чистарып калган күк йөзендә ай йөзә. Ул тирә-юньне көмеш нурга чумырган Ләкин аның нурлары тәнне дә, җанны да җылытмый Аяк астында кар шыгырдый
Юка туны, табаны менә-менә тишелеп чыгам дип торган киез итекләре аны төнге суыктан саклый алмый Шуңа ашыга ул Аның күз алдында Хөсния гәүдәсе пәйда була кебек. Авызыннан сүз түгел, ут чәчә сыман ул хатын Гайбәт чәчә, пычрак ата. Колакка, җанга ят. вөҗданга ятышмас нахак сүз тарата. «Теге көнне Игорекка ипи белән шикәр кисәге биргәнне күрдемени соң ул? Аннары Игорьның әнисе белән икесен бергә күрде бит, Пелагея Ннколаевнасы да сагыз булды бит Йөзеген сузганны күргәндер. Мин аны алган дип уйлый инде Хөсния апа Ашамаган ризык авызга ябышмый анысы. Хаклык нсбатланмый калмас Гайбәт таралуы яман Ил авызын томаларга илле яулык кирәк дигәннәр Гайнавал апасына андый сүз, нахак хәбәр кайтып ирешсә, бетте баш!
Тагын шау-шу башлап, әтисенең миен ашар «Адельша! — дияр мишәрчәнең дә катысы белән. — Бак, безнең Рәйханә нәстә эшли икән' Вана. гуспитальдәге Хусния этәдер, кызың әпәй ырлап, шикәр ырлап, шыларны алтын-йөзеккә алыштырып ятадыр, дир», дияр Китәр тезеп, чыдасаң чыда гына. Юк, тузан кадәр гөнаһың булмаган килеш авызга су кабып калырга ярамый! Керергә кирәк Анна Захаровна янына ♦
Чана юлыннан килгән ат тоягы тавышлары аны артына борылып = карарга мәҗбүр итте Төнлә кайтканда һәрвакыт диярлек очрый торган * жайдак милиционер икән, поселок тынычлыгын саклаучыларның берсе £
Район үзәге булган поселок тимер юл буендагы зур станциягә орынып ♦ ук утыра. Көненә ничә состав уза! Күпме кеше кайта’, күпме кнтә Кемнәр * килеп чыкмас та ниләр кылмас! Сугыш вакыты аерата саклык, зирәклек о сорый Шуңа төнге постлар һәрчак уяу булырга тиеш Рәйханә күңеленнән < генә иминлек сагындагы бу кешеләргә рәхмәт укый Моны сизеп торган * кебек, атлы милиционер Рәйханәне тау башына кадәр озата бара. Сүзсез х генә. з
Җәй көннәрендә бик матур бу тау башы Аста Казан суы ага Шул * суга тегермән корылган Аның буасына җыелган су ярты болынны баса u Аннары болын хәтфәдәй яшеллеккә күмелә Шул келәм станциягә кадәр 5 сузыла Әмма кышларын жил-буран карны монда няме-өя инде' Билдән - кереп чумарлык итә Салкын аяз көннәрдә сукмак шыр бозга әйләнә Аякта басып торыр әмәл калгый Баскыч ясаштырган булалар, алар күпмегә генә түзә?!
Бу төндә дә Рәйханә тайгак сукмак буйлап ничегрәк төшәсе дип торды да тәвәккәлләде Тунының итәген жәеп утырды һәм. бәләкәй чакта тау шугандагыча, аяклары белән этенә-төртенә, аска таба кузгалып китте. Торды, кагынды, капка төпләренә кайтып житте Күтәрелеп тау башына караса, атлы милиционер әле дә шунда һәйкәл сыман басып тора иде
Өйалды ишеген озак шакырга туры килмәде Гайнавал торып чыкты һәм. кармалана-кармалана, ишек биген ачты Рәйханәнең ишекне ябып, бикләгәнен дә көтмичә, тиз-тиз өйгә кереп китте
«Йокысын бүлдем, тагын рәнжер инде» Рәйханәгә кыен булып китте Аяк очларына гына басып, үз бүлмәсенә үтте Аның караваты мич кырыена ук терәтеп куелган иде Чишенеп яткач, кулларын әле жылысы бетеп житмәгән мичкә тигезде Тора бара юрган астына жылы җыелды, арыган талчыккан Рәйханә йокыга талып бара иде. юка такта белән генә бүлеп куйган икенче яктан Гайнавалның иренә сөйләгәне ишетелде
Кыз ылан шылай төн кицмас, этәсе Якшыга тегел бу Соңгарып каткан икән, әт үзенә берсәк Әтәй була бел Без. бакчи. керфеккә керфек какмый ятабыз
Рәйханә яланаяк килеш әтиләре янына чыкты, ишек яңагына сөялде
— Әти. яна ел алды бит Эш гадәттәгедән күп артык Аннары мин дәрес хәзерләп утырдым Читтән торып укырга җыенам Җиде класс белем белән кала алмыйм бит инде.
Гаделша абзый табигате белән бик гадел, холкы фигыле йомшак кеше, баласы бәгырь җимецге, ничек ннде орышырга, каты сүзләр әйтер гә?! Гайнавалын борычлабрак тотар идең, ни генә димә, яшь хатын Тормышын тартыша, учак җылысын саклый торган кеше
Алай-алай. диде әтисе, өзеп кенә ни дияргә дә аптыраганнан Шулай да. ни, кызым, вакытындарак кайтып ирешү ягын кара инде син. әйе'
Өйлә керосинга да кытлык бит, әти
Алай алай Карт янә берни дә аңлатмый торган сүзләрен тәкрарлады
Гайнавалның моңа жене чыкты
Алайланып ятмасана, дип кырт киеп* Ата булсаң, әт үзенә. Теге көнне катте дә партийный булдым дип шаккатырды, бәген
сабак өрәнгән Иртәгә нәстә әтер? Иртәгенең арысына шындый әтер, колак сөягең ярылыр Пачут тактасыннан пазур тактасына да ерак тегел бит, әтерләр аннары үги ана кызына күз-колак булмаган, диерләр...
Рәйханә бакчасына ташның зурысы төшсә дә, җайлап кына сөйләшә бирде. Талаш-җәнҗал дигәнне җаны-тәне белән кабул итә алмый иде.
— Эш күп бит, Гайнавал апа. һич кенә өлгерер хәл юк...
— Үзең тапмасаң, бар үеңә кать, дип кем генә вакыт табып бирер икән сиңа. — Шулай диде дә, сөйләр сүзем бетте, моннан ары, соңга калып йөрсәң, ишек тә ачмам, дигән төсле, иренә арка куеп әйләнде дә ятты. Гаделша, юрганын күкрәк турысына тартыбрак, торып утырды
— Партиягә кердем диюең дә иртәрәк булды бугай, кызым,— диде ул. тонык тавыш белән.-Партиягә бит, кызым, минем белүемчә, зур эшләр башкарырлык кешеләр керә
— Мин, әти, үз җилкәм» төшкән эшне җиренә җиткереп эшләрмен дип кердем партиягә. Кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышырмын, дип. Акыллы, тәҗрибәле кешеләрдән күп нәрсәгә өйрәнермен дип тә.
Үги кызының болай зурдан кубуын Гайнавал тыныч кына тыңлап ята алмады.
— Әй аллам, синнән килгән зур эшләргә карап торырга калса... Бу куркыныч заманда үгездәй ирләр дә пыцагымны да кыра алмыйлар, ә син кыз башың белән таулар җимерердәй булып кыланасың.
Рәйханә урынына барып ятты Инде ничәнче мәртәбә туган әнисен сагынып яшь түгәргә кереште Әнисе бит Рәйханәнең бәләкәй генә эшен дә зур итеп күрә иде: «Әй, кызыкаем, бигрәк тә белеп эшләгәнсең, булдыргансың,— дип мактый, шатлана иде Күңел ярсулары ташып торган чакта, эч серләрен уртаклашырга кирәк вакытта, иркәләүгә, назга мохтаҗ бер дәвердә, киңәшләре тансыкка әверелгән бер чорда ник үлеп китәләр икән газиз әниләр?
Рәйханә бишенче класста укый иде. Кич Әнисе җөй машинасы янында утырып, кызына күлмәк тегә. Кызчык әнисенең озын кара чәч толымнарын бер үрә, бер сүтә Кыйгач кара кашларына, ирен өстендәге борчак кадәр булып үскән миңгә чәнти бармагын тигезеп ала да:
— Кашларың шундый матур, ә менә бу миң сине матурлыймы, ә, әнием?. - Аннан тагын нәрсәләрдер турында әнисеннән сораштыра да, аны кочаклап: — Әнием, син бик матур, сиңа карап туеп булмый! — ди
Ә иртәгесен. . иртәгесен Рәйханә мәктәптән кайтуга әнисенең зифа гәүдәсе җансыз иде
Балалар өчен әнине югалтудан да артык фаҗига була алмый Абыйсы Нияз да. Рәйханә дә җир тырнап еладылар, әтиләре дә тере мәет булып калды, чакмаган җаны гына бар иде Ул хәтта елый да алмады, яше каткан иде.
Ана — өйнең өрлеге. Өрлек сындымы, өйнең җимереләсен көт тә тор. Гаделша гаиләсе дә җөй сүтә башлады Нияз Казанга китеп урнашты Заводка керде Начармы, яхшымы, үз көнен үзе күрә Өйдә әтисе белән Рәйханә генә калгач, күңел бушлыгы җанны изә торган бер көчкә әйләнде Кыз бала моң, сагышка чумды Әнисенең «Кызым бик әйбәт артистка булыр, боерган булса. Сөбханалла! Тавышына яман күз тия күрмәсен»,— дип сөенүләре татлы төш сыман гына булып калды
Көннәрнең берендә Гаделша абзый Рәйханәгә әйтми булдыра алмады , — Кызым, Рәйханә,— диде бичарадан ни чара калган кыяфәттә. — Өйдә тәртип кимеде, җанга җылы юк Ашау-эчүнең дә рәте китте Мин инде аркылыга үлчәдем, буйга уйладым да сезгә яшь әни алып кайтырга булдым ..
Рәйханә бер әтисе күзләренә, бер тәрәзә төбендә әнисе кадерләп үстергән гөлләргә карады
Әтисе аның авыр хәлен күрде, күрде генә түгел, бөтен күңеле, йөрәге аша кичерде. Аның да елыйсы килде. Ләкин олы кеше сабырлыгы аны бу
юлы да ташламады Ул тәрәзәгә карап утырган кызы янына килде, ике кулын ана таба сузды, тик ул куллар һавада асылынып калдылар Рәйханә ана үзе сарылды, җилкәсенә башын куеп, үксеп-үксеп елый башлады, ә үзе
— Әтием, бәгырькәем' Борчылма, мин болай гына, үзен ничек уйлыйсын, шулай эшлә, мин каршы түгел, тик тик безнен өйгә килә * торган апа. тик әз генә, кайсы ягы белән генә булса да безнең әниебезгә = охшаган булса, тик бик әз генә... g
Гаделша көчле куллары белән кызын үзеннән читкәрәк этте дә анын £ тулган күзләренә төбәп карады- ♦
Я аллам, каян сина бу кадәр акыл килде сон - диде дә кызуланып « ишектән чыгып та китте
Үги ана — Гайнавал апа — начар кеше түгел иде Беренче көннән үк * тырышып, җиң сызганып дигәндәй, тормыш алып бара башлады Ирдән о яшьли тол калган, ялгыз тормышның ачысын татыган хатын бу гаиләдә * үзе дә җылынып, күңеле күтәрелеп китте Бөтен эшне дә кызу кызу ашыгып В эшләде Рәйханә укудан кайтканда җылы аш өстәл өстендә булды. п Гаделша да якасына кер кунган күлмәк кимәде, салкын аш ашамады ” Шулай да Гайнавал — Рәйханәгә «кызым» дип. Рәйханә аңа «әни» дип о эндәшә алмадылар Шулай тыныч кына, шау-шусыз гына яшәп ятканда. * үги ана белән үги кыз арасында беренче үпкәләшү булып алды Рәйханә нке-өч яшьлек чагыннан ук әнисе янында вак-төяк өн эшләре эшләргә өйрәнгән бала иде. Аның әнисе нинди генә эш башкарса да. чын күңелдән, шатланып эшли иде Эшнең тәмен табып Рәйханәгә әнисенең ул гадәте балачактан ук сеңә килде. Ул инде җнде яшендә үз керләрен үзе уа. идәннәрне ялт иттереп юып чыгара иде Үги ана. яхшы күренер өченме, әллә үзенең гадәте шундый идеме. Рәйханәнең өс башын да. урын җирен дә үзе уа нде. Аның үз тирәсендә эшкә кысылып йөрүен яратмый иде Рәйханәнең бу хәлгә эче пошып йөрсә дә. Гайнавал апасына тиз генә әйтә алмады Ә бер көнне
Гайнавал апа. зинһар дип әйтәм. минем керләремне умагыз, үзем уармын, диде дә, иркәләнеп, назланып. Гайнавал апасының күзләренә карады
Гайнавал Рәйханәнең бу сүзләрен бер дә ошатмады Үзен кимсетү, хурлау дип аңлады һәм үз эченнән генә булса да «нт яхшылык, көт явызлык», дип куйды Ул гына да түгел, усал гына итеп «Шул булдымы рәхмәтең», дип җил-җил атлап өйдән үк чыгып китте Ә төнлә ире белән бер юрган астына яткач, җылап ук сөйләде:
Мин аңарга яхшылык эшлим, ә ул эчендә усаллык йөртә икән Күзләремә карап әйтә бит. оялмыйча Мин эшләгән эшләрне яратмый Умыйм да. юмыйм да моннан соң Күршеләр әтә. үги бала асраганчы, ди. үги бозау асра, ди Аның әнисе дә бик тәкәббер кеше иде. диләр
Җиденче классны бетергәч. Рәйханә абыйсы белән киңәште дә әтисенә сүз салды
Әти. мин укырга китәргә уйлыйм, диде
-- Китәргә? Кая? — Гаделша өчен бик көтелмәгән яңалык булды Рәйханәнең сүзләре
Театр техникумына. Казанга китәргә исәбем, әти
Гаделша чын-чынлап уйга калды Күзләрен сагыш басты Маңгай җыерчыклары, яңа ярган буразна сыман, тирәнәеп киткән төсле булды Аркасында сизелер-снзелмәс кенә чыгып барган бөкресе калкып китте шикелле Иреннәре мимылдашты, күзләрен чет чет китереп торды Ничегрәк керерсең, керә алырсыңмы, укып китү кулыңнан килерме дигән сораулап куен киңәшләшәсе урынга ул дорфа гына
Гомерең буе кәмитләнеп йөрергә нннтлимсең? диде
Рәйханә үзе белгән кадәр артист хезмәтенең уңай якларын санап күрсәтмәм булып тырышты, әтисенең борчылмавын үтенде Мәрхүмә әнкә
сенең артистлык юлын сайлауга бер дә каршы тормаганын да төшендереп карады.
— Хәзер инде әтиеңне борчысаң да, ялгыз калдырсаң да ярый дип хисаплыйсыңмы?— Карт — кыз баладан ап-ачык җавап көтте.
— Әти, киләчәгем турында кайгыртырга тиешмендер бит мин? Сәхнә хезмәте миңа ошый. Белем алсам, эшләп китәрмен төсле сизәм Рәйханә шулай диде, бүтәнчә ни дисен?!
— Ике кулына бер эш таба алмаган бәндә кебек . Ярый инде,кызым, күңелем тартмаса да, юлыңа бүрәнә булып ятмыйм,— диде бераздан әтисе. — Шуны гына онытма, син дә киткәч, мин япа-ялгыз калам, кызым...
— Мин һәр атнаны кайтып йөрермен, әти, яме,— диде Рәйханә.
— Ярый, кызым, ярый...
Ата ризалыгы — Рәйханәнең һич нәрсәгә алыштыргысыз байлыгы. Шуның белән рухланып, канатланып, очынып, ул Казанга, театр техникумына килде. Кешелеккә кия торган киемнәрен кигәч, Рәйханә гөлчәчәккә охшап калган иде Аңарда сәхнәгә сәләт бармы-юкмы икәненә ышанудан алда кабул итү комиссиясе членнары уртак бер фикерне әйттеләр:
— Бу кыз сәхнә өчен туган!
Аннары ул хәзинәдә барын — җырга, шигырь укырга, биергә осталыгын күрсәтте. Көчле дә, моңлы да тавыш имтихан алучыларны гашыйк итте. Аларда,театр дөньясының чәчәкләрен дә, чәнечкеләрен дә күргән осталарда — Рәйханә турында фикер бер иде.
— Әйбәт! — диделәр. — Өметле.
Иң соңыннан аның этюд башкарып күрсәтүен сорадылар. Таза гәүдәле, уртачадан калкурак буйлы, кабарынкы куе кара чәчле бер абый аңа күкрәп торган көр тавыш белән: «Сеңел, иң якын кешеңне ерак юлга озатып куюны уйнап күрсәт әле. Менә берничә минуттан поезд кузгала, я пароход китә.. Саубуллашу минутлары, әйтик...»
■ Рәйханә куркынып калды. Аннары акыл килде: үзенең шул халәтен табигый санады. Якынын югалтудан курка ич ул. Аннан соң аңына аерылышуның тирәнрәк мәгънәсе барып җитте. Ерак юлга гына түгел, озакка гына түгел, бөтенләйгә озатуны кичергәне бар ич аның. Әнисен соңгы юлга озатты бит ул сабый көенчә ..
Ул шуны күрсәтте. Комиссиядәгеләр бер-берсенә карашып: — Әйбә-ә- әт! Табигый! — диештеләр.
* * *
Театр техникумында укый башлап, Казанда, тулай торакта көн итәргә керешкәч, аның дөньясы киңәеп, күге биегәеп киткән шикелле булды Балачактан хыялда йөргән, тартып, үзенә өндәп торган дөнья кешеләренә якынайды кыз Әлегә һәммәсе аңлашылып җитмәсә дә, серле, томанлы, табышмаклы булып күренсә дә, техникумда укытыла торган фәннәр аның эчке дөньясы белән аваздаш иделәр. Тулай торакта матур бер гаилә кебек оештылар, һәркемнең үзенә күрә сөйләр сүзе, уртаклашыр фикере бар Берсе белмәгәнне икенчесе чамалый, өченчесе ачыклый. Турыдан-туры кычкырып әйтмәсәләр дә, кызларның һәркайсы сәхнә йолдызы булырга хыяллана. Академия театрының спектакльләренә йөрү мөмкинлеге — бернәрсә белән дә чагыштырып булмастай бәхет! «Сәхнә йолдызлары» күз алдыңда. «Шәмсекамәр»дәге баш героиняны уйнаучы Г алия Булатованы әйтәсеңме, «Ромео һәм Джульеттадагы Джульеттаны уйнаган Фатыйма Ильскаяны аласыңмы, яисә шул ук Ильскаяны Арбузовның Танясы итеп күрәсеңме — ай, җаным! — кирәкми дөньяның гәүһәр- жәүһәрләре' Бер спектакльдә булуы - бер гомер Ромеоны башкарган Камал Өченчене, үлемсез Хуҗа Насретдинны күз алдына кигереп бастырган Хәлил Әбҗәлиловны, Тукай булып уйнаган Ибраһим Гафуровны
сәхнәдә бер күрүе генә дә ни тора! Тылсымлы сәхнәнең артына үтәргә мөмкинлек чыгу, тылсымчыларга чутлап йөргән артистларын белән кара- каршы очрап исәнләшү, хәтта ара-тирә сөйләшеп алу — батар һәммәсе дә Рәйханә өчен хәзинә иделәр
Укырга керергә дип киткәндә әтисенә «Атна саен кайтып йөрермен», дип вәгъдә биргән булса да. Рәйханә һәр якшәмбедә өйләренә * кайта алмады Вакыт җитмәгәннән генә дә түгел Туып-үскән йортында £ Казандагы шау-гөрле тормышына капма-каршы тормыш, баз суыклыгы * каршылый иде аны. Әнием дип эндәшер кешесе юк Әтисе — аны күпме 5 ’ генә якын итмәсен, Гайнавал апасы тотддн тезгендәге кеше Хезмәтенә * бара (ул район җир бүлегенең атларын карый), кайткач өйдә булыша, яшь < хатынны көйли. Рәйханә белән иркенләп сөйләшергә җае да юк
Көннәрнең берсендә үз станцияләреннән Казанга килергә дип шәһәр •яны поезды вагонына утыргач: «Сезнең янга утырырга мөмкинме?» — * дигәнне ишетте. Күтәрелеп караса, каршысында сөйкемле генә егет ° «Рәхим итегез!» — диде Рәйханә һәм үзе тәрәзә буенарак елышты а
Сүз иярә сүз чыгып, бер-берсенең J«?M булуын, кайда укып һәм х кайда яшәүләрен сорашып өлгерделәр Гәпләшә торгач. Казанга килеп ? җиткәннәрен сизми дә калдылар Саубуллашып, икесе ике якка кнтәр х минут җитте. а.
— Хушыгыз. Әмир! Мин тулай торакка киттем. Рәйханә, чынында да. бик тиз китеп барырга җыенган иде Эңгер-меңгер җитте, көзге кич Казан каласы өстенә үзенең күгелҗем кара бөркәнчеген ябарга әзерләнә иде Тулай торакка кайтып ашап-эчәсе. дәресләрне караштырасы, иртәгә иртүк техникумга барырга әзерләнәсе бар
Әмирнең исә чибәр дә. акыллы да күренгән юлдашыннан аерылып китәсе килмәде.
— Юл бик кыска булды. Рәйханә Ичмаса тулай торагыгызга кадәр озатып куярга рөхсәт итегез Юлдашымның кай тирәдә яшәгәнен дә белеп калырмын,— дип, кызны озатырга җыенды Рәйханә моңа каршы түгел иде. мәгәр кинәнеп ризалык бирү килешеп бетәрме дигән сагаю, өзеп кенә «Озатыгыз алайса!» — диюдән тыеп торды Шул кадәресе дә бар. ул бит әле үзен озатып куярга теләүче белән беренче очрашты Моңа кадәр аны озата кайтканнары юк иде Бүгенгә чаклы бер егетнең дә үзе белән болай якын итеп сөйләшүен ишеткәне булмады Әмир артыгын сөйләшмәсә дә. суз эзләп кесәгә кермәде. Ьгетләрчә кыюлык күрсәтүдән дә тайчанмады
Тулай торак янында да беркадәр сөйләшеп тордылар Китәргә булып күрешергә кул сузды егет Рәйханә дә аңа кул бирде Йомшак җылы бармакларны учында җибәрми тоткан килеш. Әмир кызның күзләренә бик ягымлы итеп карады да:
— Мин Сезнең белән кабат очрашырга теләсәм, каршы килмәс сезме? диде
Белмим шул. дип куйды Рәйханә
Әмир, билгеле инде, форсатны ычкындырырга теләми иде
Аны Сез генә хәл кыла аласыз
Әмир кулын җнбәрмн торганга кыз уңайсызлана башлаган иде инде, күтәрелеп карарга оялып, кыяр кыймас кына ризалыгын бнрде
Вакытыгыз булганда кнлгәләгез соң алайса
Иртәгәсен алар спектакль карадылар
Менә шулай башланып киткән танышу Рәйханә йөрәгендә тылсымлы ут кабызды Бу ут Әмир күңелендәге учактан күчте Мәхәббәткә сусаган яшьләр бер берсен тиз аңладылар «Сез» дип сөйләшүләр дә тарихка калды Алар бер берсе өчен «енн» иделәр инде Әйтеп бетергесез тиңнәр тигезләр, берсе икенчесенә терәк, рухландыргыч чыганак, дәрт чишмәсе, саф. якты хисләр кизләве Яше белән дә өлкәнрәк (егет Рәйханәдән өч яшькә өлкән иде), тормышны күрүе ягыннан да кыздан тәҗрибәлерәк белеме белән дә студент Әмир сабыйларча беркатлы Рәйханәгә арка терәгенә әверелде
Көнләшерлек итеп дуслаштылар алар. Сокланырлык итеп яратыша башладылар һәр кичне диярлек очрашып тордылар Авылны бик яратучы Әмир - Казанда туып үскән егет Әтисе ягыннан әбисе һәм бабасы авылында еш була, картларга булыша Печәнен дә чаба, утынын да хәзерләшә, хәтта бу җәйдә тракторга тагылган комбайнда эшләп, иген урдырды
Казан каласында Әмир судагы балык сыман. Белмәгән, булмаган урыны юк. Театрларны, кинотеатрларны, музейларны,.паркларны айкап чыккан Танышуларының беренче айларында ук Рәйханәне дә музейларга алый барды, рус драма театрына даими йөрергә күнектерде, үзәк китапханәнең актив укучысына әверелергә булышты.
Рәйханәнең иптәш кызлары да Әмирне үз иттеләр Аның тулай торакка килеп йөрүенә риза иделәр Кайчак хәтта: «Әмир абый күренми бит әле горизонтта Рәйханә, үпкәләттеңме әллә үзен?» — дип юксына да башлыйлар иде
Октябрьнең егерме өч еллык бәйрәме алдыннан театр техникумының беренче курсындагы кызлар Әмирне үзләренең уку йортлары бәйрәм концертына чакырдылар Шул кичтә Әмир Рәйханәгә икенче кат гашыйк булды Бу юлы ул аның көчле дә, моңлы да тавышына таң калды. «Зәңгәр шәл» җыры белән егетнең үзәген өзде. «Комсомолка Гөлсара»ны да бик матур җырлады
Концерттан соң Әмир аны кат-кат тәбрикләде:
— Сандугачым да икәнсең бит әле син! — дип сөйләнде. — Сандугачым икәнсең лә. җитәр көзләр, китәрсең. . Халык шулай җырлыймы әле?
Рәйханә аңа карап торды да кәефсез генә елмайды. Кызның кинәт сүлпәнләнүенә Әмир аптырый калды
Нишләп боектың әле, Рәйханәм? — диде.
— Халыкның ул җырында шик бар, Әмир Ниндидер курку, имәнү бар Күңелгә шом сала ул җырның азаккы юллары
— Ә син шомланма...
Ничек шомланмыйсың ди? «Җаның теләмәгәннәргә булсаң, ни хәл итәрсең?» Шуннан да зур бәхетсезлек бармы? Җаны теләмәгәннәргә булмас өчен күпме кызлар яшь түккән? «Зәңгәр шэл»дәге ятимә Мәйсәрәнең хәле генә дә бичаракаемның
— Заман башка, җыр башка, Рәйханәм! Мәйсәрәләр язмышы беркайчан да кабатланмаслык булып юкка чыкты, акыллым!
- Азмы соң тормышның фокуслары1
Инде Әмир үтә җитдиләнеп китте. Култыклашкан килеш, карашларын алга төбәп, салмак-сабыр гына кузгалдылар
Җуковский урамы буйлап Казанка ярына кадәр килделәр дә бакчаның аулак почмагындагы эскәмиягә утырдылар. Тик анда озак сөйләшә алмадылар Ноябрь төне аларны урыннарыннан торгызды Рәйханәгә суык үтә башлаганын Әмир чамалап алды.
- Кузгалдык, йөреп торыйк Югыйсә, кыш бабайның оныклары безне чеметә дә башлады. — диде
Якын киләчәккә планнарын ачыкладылар Алда әле ике айдан аз гына кимрәк вакыт булса да, Әмир Яңа елны бергә каршыларга кирәклек турында әйтеп куйды Алар бу бәйрәмне группалары белән билгеләп үтмәкчеләр икән Шулай килешкәннәр: егетләр үзләренең дус кызларын чакыралар, ә кызлар дус егетләре белән киләләр. Группаның һәр кешесе үзенең иң якын дустын алып килә
Бик соклан кына йокыга китсә да. йокысы булмады Райханәвен. Гайнавал апасыннан ишеткән төртке сүзләр, әтисенек кызын яклап рәтле-
баймы сүз әйтә алмавы, Әмирдән хат-хәбәр юклыгыннан зар-интизар булып тилмерүләр — саный-чутлый китсәң, чүп өстенә чүмәлә булып, йөрәкне талый торалар Шуңадыр, манма суга батып уянды һәм өстеннән юрганын алып башлады Авыр йөк күтәреп ерак ара узган һәм. ниһаять, шул авырлыкны җилкәсеннән төшергән кеше кебек тирән итеп сулады Тыңланып тын гына ятты Әтисе дә. үги әнисе дә йоклыйлар иде әле *
Теге елны Әмирләр группасы белән каршылаган беренче январь = белән быел җитеп килә торган Яна елны чагыштырып карады Җир белән £ күк арасы! Әй, ул чактагы күңеллелек' Җырларның ниндиләрен генә £ җырламадылар! Кем ничек кенә биемәде, мәзәкнең чуты булмады Мәж ♦ лескә Әмирләрнең Яна бистәдәге үз йортларына җыелганнар иде .Атты = почмаклы өйнең киң һәм биек алгы ягы кунаклар белән шыгрым тулы = Тальян чыңлады, мандолина уйнадылар Музыкантлар арыгач, патефон < әйләндерделәр Патефон тәлинкәсенә язылган популяр җырга яшьләр о үзләре дә кушылдылар: s
Ил чигенә дошман килсә. Каушамас безнең куллар Мылтык алып алдан чыгар Яшь егетләр, яшь кызлар Э-эх.
Әмир ул кичне җыр сүзләренә игътибар итте «Ил чигенә дошман килсә »
- Чыннан да. реаль хәвеф бит бу. Рәйханә' диде ул. җыр тәэсире нә бирелгән группадашларыннан бер чнткәрәк киткәч -Дөрес, кызыл гаскәр Халхинголда, Хасан күле буенда япон самурайларының иманын укытты, ак финнарны да тәүбәгә китерде Ну бит шунысы да факт, болытлар тагын да куркынычрак куера бара
Рәйханә егетнең кара күзләренә текәлеп карады, озын төз гәүдәсенә сокланды, киң. нык иңнәренә башын куеп торырдай булды
Куркытма әле мине. Әмир, сугыш булыр дип
— Сине куркытудамыни эш. якыным?! Бер генә дә шомлы сүз чыкмас иде авызымнан Ил өстенә яу килер дә. синнән аерылып китәргә тиеш булырмын дип уйлыйм. Ә сине минем һнч-һич югалтасым килми Аңлый сынмы, килми.
Әмирне борчулы уйларыннан Рәйханәне җырларга кыстап килгән группадаш егете аерды
Бик үтенәбез. Рәйханә иптәш! дигән булып бөтерелде группадашы.
Җырлап бир безнекеләргә, җырлап бнр Рәхәтләнеп бер тыңлыйк әле. диде Әмир дә Кызны якын итү галәмәтедер инде Рәйханәнең җырлавы белән мактанасы килә иде аның Ризалашты «иптәш Рәйханә», гармунчы янынарак үтте. Гармунчы студент, бөтен мәҗпесне балкытып торган бу чибәргә таң калган төсле, көй исемен әйтүне көтә иде
«Урман кызы», диде Рәйханә
Рәйханә җырыннан туган ләззәт уртак бер халәткә әйләнде Кышың үзен дә мәҗлеснең йөзек кашына тиңләделәр. Янә җырлавын сорадылар Монысында Рәйханә «Зәңгәр шәл»не үзенең нң яраткан җырларыннан берсен башкарды Янә алкышлар булды
Әмирнең әтисе аны моны әйтмәде, әнисе шулай да чыдамады, җаен китереп, улын мактап, кызны бик ошатуын әйтте
Бик тә тәртипле, бик тә моңлы бала белән дуслашкансың, улым Әүвәле-ахыры хәерле була күрсен' диде
Тыныч еллардагы күңелле кичәләр бүтән беркайчан ла бхлмас кеГн-к тома башлады инде Ичмасам йокысы гына йокыга охшасын иде дә ял игеп уян идең Җанын тыныч булмагач, тәнеңә тынгы көтмә икән шул
Борчылып ята торгач, тагын черем итеп китте ул. Бу юлы аны Гайнавал тавышы уятты:
— Рәйханә! Рәйханә! Сәгать бишне сукты, соңга кала күрмә! — Кызның җавап сүзен ишетмәгәч, дуларга ук керещте. Тор дим, тор! Бульше уятып каняшмим да... Хуть вувси барма, миңа димягәең...
Рәйханә сикереп торды, юына-җыена башлады.
Корпус ишеген шакып торырга да туры килмәде. Бик иртә булса да, кемдер ишекне ачтырган иде инде. Рәйханә аяк-куллары туңудан аптырап, үз бүлмәсенә дә сугылмыйча аш бүлү ягына керде. Анда чагыштырмача җылы нде. Рәйханә, каз тәпие сыман кызарган кулларын уа-уа, мич буена килде һәм сискәнеп китте. Мич артында бөрешеп кенә Хөсния утыра иде Ул, Рәйханәне күргәч, башындагы иске бүреген салды, иңенә шуып төшкән ак яулыгын төзәтеп куйды
Сәламен дә рәтләп бирә алмаган Рәйханә сораштыра башлады.
— Нигә бик иртәләдең. Хөсния апа? Тагын ни булды?
Җиде тулганда килергә тиешле кеше алты да тулыр-тулмас килгән. Ул тәбәнәк урындыктан көч-хәл белән генә күтәрелде. Рәйханә янына килде. Сырма бишмәтенең төймәләрен каптыра-каптыра сөйләп китте.
— Ышансаң ышан, Рәйханә, ышанмасаң — үз эшең. Беләмсең, шуның кадәр дә,— Хөсния чәнти бармагының очын күрсәтте,— йоклый алмадым Уйландым да уйландым, еладым да еладым Акылыма җиңеллек киләме дип торам Өйдә булсам, бер-бер хәл кылырмын, мнн әйтәм, торыйм да барыйм әле госпитальгә, димен. Уйладым, уйладым да, Рәйханә, үз-үземә хәйран калдым, исләрем китте — Хөсния акланыргамы, аңлатыргамы җыена иде. — Минем бу яраксыз гамәлемне ирем белсә, билләһи дим. асылыныр иде. Балалар әле бик бәләкәй чакта ук әйтә иде: «Кешенең бер тиененә тисәгез, миннән рәхим-шәфкать көтмәгез»,— ди торган иде. Әйтәм ич, елау гына димим, чишмә кебек түктем яшемне, рухы рәнҗегәндер инде мәрхүмемнең. Холкым холык түгел, бик авыр, үзем дә беләм. Тотнаклылыгым юк, әллә каян әллә нинди пружина гына ычкынып киткәндәй була да. кызып китәм, телемә ни килде, шуны әйтәм бит. менәтерә! Ирем мәрхүм әйтер иде исән чагында: «Син, Хөсния, дияр иде, уңган да, булган да. Эшне өздереп эшлисең. Менә тәртибең начар даначар инде»,-ди торган иде.Усал телем белән бәгыренә ут салган чакларым булды шул инде, булмады дип әйтә алмыйм. Инде менә синнән алла хакына дип сорыйм, бетерик бу низагны, бүтән тәмсез сүз әйтсәм, телем корысын! Сөйләш балаларым хакына Анна Захаровна белән, күчермәсен мине моннан. Сыңар бөртек ярмага да кагылмам, ипидер менә, кояштыр!
Рәйханә үзе дә Хөсния апасына кушылып елар хәлгә җитте. Алай да кичәге гарьлек аның бәгырен өшеткән иде, каты күңелле булырга тырышып, үгет сүзе әйтте:
— Ярамаган эш ярамый, Хөсния апа. Барыбызның да хәле авыр. Шуны сылтау итеп кеше хакына керешсәк — барып чыкмас. Чыдарга кирәк безгә
Тышкы ишек еш-еш ачылып ябыла башлады. Сестралар, врачлар килә, димәк Рәйханә, Хөсния белән сүзне шул урында өзеп, Анна Захаровна кабинетына китте.
Бүлек начальнигы килеп чишенгән иде. Өстенә халатын кияргә өлгермәгән «Кулымнан килсә, мин Анна Захаровнага бервакытта да халат кигезмәс идем,—дип фикер йөртте кыз. -Халат аны акка төрә дә куя, бөтен матурлыгын ала. Ә хәрби кием ничек килешә үзенә! Гимнастерка өстеннән киң каеш белән билен буып куйса, карап туялмыйсың!»
— Хәерле иртә, Анна Захаровна!
— Хәерле иртә, Рәйханә. — Врачның кәефе әйбәт күренә иде. Бик мөлаем сөйләшә — Ул таудан ничёкләр менеп җиттең, акыллым? Бигрәк тайгак, һәрвакыт синең өчен борчылам. Имгәнә күрмә берүк.
- Рәхмәт борчылуыгызга. Анна Захаровна Чин тау кәҗәсенә әйләнеп барам бугай инде Күнегеп беткәнмен Тайгак турында сүзне шунда түгәрәкләп. Рәйханә икеләнеп кенә Хөсния турында сүз кузгатты — Ни. Анна Захаровна, санитаркалар ашханәгә аш алырга китәләр Хөсния апа да барсын инде Мин аның белән сөйләштем Ул бүтән беркайчан да теге көнге эшен кабатламаячак. . ♦
Анна Захаровна Рәйханәгә гаҗәпсенү катыш иркәләү белән карап = торды «Бала син. Рәйханә Бала-чага Кичә генә Хөсниягә карата £ нәфрәтләнеп йөри идең, бүген инде барысын кичергәнсең » ди иде аның 2 күзләре Мәгәр аның мөлаемлеге озакка бармады, бик тиз кырыс Анна ♦ Захаровнага әйләнеп калды <
— Юк, бүгенгә бармый әле ул аш алырга' Бүлек начальнигының - сүзләре мылтыктан аткан төсле яңгырады Бармый'Мин үзем сөйләшәм « әле аның белән тагын бер кабат Жиңел генә уздырып җибәрмәкчеменн* □
Рәйханә инде ялына ук башлады Балалары хакына дип үтенде » Ниһаять. Анна Захаровна булып Анна Захаровна чигелде
— Ярый, барсын! Ләкин авыруларны тукландыргач, беренче эше * итеп минем кабинетка керсен Онытма'
Гаебең өчен сүксәләр, чыдавы чамасыз авыр Тик бу очракта кеше аңлый ала. кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәрергә тиешсең Ялгышуның зыяны зур булса да, киләчәккә файдасы ба)> дигәннәре дә хак
Кылган гаебеңне кичерсәләр дә. ансат түгел Кемдер аты җанлылык күрсәтеп гафу кыла. Ә син бу яхшылыкка икеләтә-өчләтә әйбәтлек белән җавап бирә алырсыңмы? шуны уйлыйсын Жәза бирсәләр дә. ярлыкасалар да, вөҗдан газапсыз калмый.
Хөсния дә коллективының үзен бәладән йолып калуына бер сөенде, бер көенде Шулай да көенү кайгыруларның зуррагы алда көткән икән әле
Үз өснең урам якка караган тәрәзәләрендә ут күргәч
Шөкер, сабыйларым өйдә икән! дип куйды ул Жилкапканы ачып, йортңа керде Ян тәрәзәне сак кына щакыды Болдырга менеп җит кәндә. өй эченнән йөгереп чыккан аяк тавышын ишетте
- Әнием, синме? Эчке яктан ир бала эндәште
Мин. балам, мин кайттым
Өйгә кергәч, алтынчы класста укучы улы Расих әнисенең сумкасын алып куйды, сырма төймәләрен чишәргә булышты, бияләйләрен мич бетенә күтәрде Биш яшьлек кызчыгы Рәмзия дә әнисе кайту шатлыгыннан аның янында бөтерчек булып бөтерелә башлады Ул әнисенең биленнән кочаклады, үбәргә дип битенә үрелде
Абау' Әниемнең бите боз булган' дип тәтелдәде
Хөсния күзләре белән олы улын җиденче класста укучы Рәмзине эзләде Рәмзи мич кырыендагы тимер караватка яткан, юрганын башыннан ук ябынган иде Әнисе, сырма бишмәтен элгечкә элүгә, аның янына килде
Улым, ник болай нртә яттың’ Авырыйсыңмы әллә’ - дип сораша башлаган иде, Рәмзи йөзе белән мендәренә капланды Улым днм'
Хөсния кече балаларына сораулы караш юнәлтте Рәмзия аның ике кулына сарылды да ым кагып кына түр як бүлмәгә чакырды Шунда белгәннәрен сөйли башлады
Син ачуланма инде аны. әни Рәмзине кыйнаганнар Күз асты күгәргән Малайлар белән сугышкан
Сугышкан? Хөсния аптырап китте Белә иде Рәмзинең урамда да. мәктәптә лә сугышып йөри торган гадәте юк Ник сугышкан’ Кем белән’
Хөсния, кызуланып барып, малаеның өстеннән юрганын тартып алды һәм ике куллап улының йөзен үзенә борды Кызының сүзе рас иде. Рәмзинең уң күз төбе шешеп чыккан һәм зур тәңкә булып күгәргән иде Ана бу хәлне акылына сыйдыра алмаган төсле:
— Улым, җаным. тилердеңме әллә? Гомер булмаганны сугышып йөрдеңме? Ни булды? Ник төштең шундый хәлгә? — дип ачыргаланды
Рәмзи әнисенең күзләренә тутырып карады да, ләм-мим эндәшмәстән, юрганын янә башыннан ук бөркәнде.
Тамагы ачыккан Рәмзия тәкатьсезләнеп әнисенең күлмәк итәгеннән йолкый башлады _ w
— Әни, дим, ашыйсым килә, әйдә ашыйк инде! _
Хөсния көндезен пешереп калдырган бәрәңгене җылытырга куйды Самавыр тергезде и „
Расих белән Рәмзияне йокларга яткыргач, Хөсния сөйләнә-сөиләнә Рәмзинең аяк очына барып утырды.
— Атаң күрсәме бу чыраеңны?! Энең белән сеңлеңә шулай үрнәк күрсәтмәк буласыңмыни? Әйт, кем белән, нәрсәмә дип сугыштың? *
Ул сулкылдап еларга кереште. Көне буе бәгыре сызлауга болай да гаҗиз иде инде ул Рәмзи дә түзмәде, урыныннан торып, карават буена басты һәм әнисенең муеныннан кочты, аның башыннан сыдырылып төшкән яулыгын рәтләде.
- Үртәмәсен, мыскылламасын дөрес булмаганны әйтеп
— Кем мыскыллый сине, кем?
- Фатыйма апа Сәлиме. Әниең яралылар ашын урлаган, ди. Шуның өчен аны эшеннән куганнар, аның урынына минем әнине куйганнар. ди Ник мактана? Ник сине каракка чыгара? Мин карап тик торыйммы? Карак малае булып калыйммы? Бер дә юкка Авызына сылаган идем, ул минем күзгә тондырды. Бирәм әле мин аңа, күрсәтәм әле мин аңа карак малаен!..
Хөсниянең бөтен тәненә ялкын үрләгән төсле булды. Караватка утырган җиреннән күтәреләм дигәндә, башы әйләнеп китте, мичкә барып сөялде. Төсе качкан күзләрен улына төбәп, өнсез калды. Иреннәрен бер ачты, бер йомды..
— Борчылма, әни, борчылма син — Рәмзи дөньяда иң якын кешесен юатырга җыена иде — Дөрес түгел бит аның сүзе Лыгырдый гына Син — карак түгел, карак була алмыйсың Мин бүтән сугышмам, син тынычлан гына Бер сүз дә әйтмәм, түзәрмен Сөйләсеннәр шунда!..
Хөсния утлы табага бастырылган хәлдә иде.
— Утыр, улым, аша Менә бәрәңге боткасы, чәй дә кайнар әле. Кил. утыр, аша - диде ана, үзен тыеп, тыныч булырга азапланып
Рәмзи, өстендәге күлмәген сала-сала
— Ашыйсым килми, эчәсем дә килми, йокым гына килә,— дип ятакка сузылып ятты һәм юрганы белән томаланды Хөсния дә чаршау корылган караватка килеп утырды, утны сүндерде
«Инде нишлим? Ни кылыйм?—Хөсния гомерендә беренче тапкыр шул дәрәҗәдә шыксыз билгесезлек, коточкыч сорау алдында калды. — Булган икән заманалар, юк-бар хәсрәтне чутка алып, җан көйдергәнмен Менә ул кайгының кара шәл ябынганы. Менә ул кабереңә хәтле озата барачак хурлык. Ирем үлү хәбәрен алган көнне иң кара көнем дип атаган идем Алай түгел икән әле Атна буе өйдән кеше өзелмәде, ялгыз итмәде авылдашлар һәркем юатты, ил белән килгән кайгы диделәр Ил азатлыгы өчен шаһит китте йорт башың дип юаттылар һәркайсы диярлек хәзинәдә барыннан китерде Авыл Советы булышты, госпитальнекеләр ярдәм кулы сузды Кайгының менә монысын кем белән уртаклашырга? Кем уртак итсен бу хурлыкны? Әй, Фатыйманың да авызы иләк икән инде! Балаларына хәтле шуны сөйләп тормаса?! Рәмзи.балакаем, мине яклап сугышкан бит Инде чынын белә калса...»
Таи алды иде Күрше әтәче серәй салды Ана бүтәннәре кушылды Кышкы суык һавада әтәчләр хоры башланды. Хөсния әле керфек тә ормаган иде Әкрен генә урыныннан торды Хәрәкәтләре шул тикле авыр иде. аякларына потлы гер асканнармыни
- Барыйм әле. балаларым торганчы, бәлки, әйләнеп тә кайтырмын ♦ дип өйдән чыгып китте
Корпус ишеге төбендә дежурлык итүче хатын Хөсниягә, тагын берәр * нәрсә чәлдерергә килдеңме таң тишегеннән, дигән төсле карады Шулай да 2 сәламгә сәлам бирми булдыра алмады Хөсния үзе эшли торган бүлмәгә • узды. Имгә-томга саклаган шикелле саклап торган бер бит чиста кәгазен * эзләп тапты Язу-сызудан бизгән бармакларын көчләп эшкә жикте дә яза * башлады. <
«Эвакогоспитальнең икенче корпусындагы бүлек начальнигы Анна о Захаровнага Гариза Мине бүгенге көннән эшемнән чыгарыгыз, үтенәм * Үзем гаепле Берәүне дә каргамыйм Үзе егылган еламас »
Анна Захаровна килүгә шуны аңа бирерсең әле дип. дежурный - га икегә бөкләнгән кәгазен сузды Тегесе дәфтәр битен алмады гына ' түгел, Хөсниягә җирәнеп карады
- Каракның ялчысы булмый. ж.анкисәгем' дип шартлатып әйтеп куйды Көтәрсең дә үзең бирерсең, яме
Хөсния кан чыгардай итеп аскы иренен тешләде Шунда Рәйханә килеп керде һәм Хөсниянең гаризасын укыды, эштән китсәң, ничек көн итәрсең дип киңәшләште Хөсния исә кичтән Рәмзи белән булганнарны бәйнә-бәйнә сөйләп бирде
Тагын Анна Захаровна белән киңәштеләр Бу юлы киңәш-уңаш госпиталь начальнигына ук барып житте Начальник бик нык кәефсезлән де. кат кат уйланды да
— Гыйльметдинованы эшеннән азат итү кирәкмәс Фронтовик хатыны Яуда үлгән сугышчы хатыны Өч бала Эшләсен Аңлагандыр Контрольдә тотарсыз Тик һәр даим намусына тхкыну булып чыкмасын Поселокта таралган сүз - бик ямьсез күренеш Моны ничектер чикләргә кирәк. Бәлки комиссарны тагын мәктәпкә җибәрергә кирәктер Ул бит анда әледән-әле укучылар белән очраша тора Җаен китереп, госпиталь хәлләре тезмәсеннән бу эшкә дә сак кына кагылыр Гыйльметдиновага бу тапны сылап калдырмау ягын карар Аның осталыгы жнтәсенә ышанам
Ут капкан дип уйларсың. Рәйханәнең эш бүлмәсенә Зөмәрә йөгереп килеп керде Күзе-кашы көлә, йөзе мут
— Безгә барабьвмы бүген?
- Сездә ни була?
— Кич утырабыз Гел ат урынына эшләргә генә димәгәндер Унтугы з дан бөкрең чыгар монда Өйдә берүзем Әни күрше авылга бәрәңгегә китә Патефон уйнатырбыз, бераз ял итәрбез
— Яралыларның яңа төркемен кнтермәсаләр. диде Рәйханә Ан нары ипдер исенә төште кебек, кинәт сорап куйды
- Әниең кайсы авылга бара? Госпитальдән дә бәрәңге!ә баралар бүген. Әллә, мин әйтәм. үзем дә шулар белән утырып барыйммы* Китә калсам, сезгә бара алмыйм дигән сүз Көтмә
Шушы суыкта үзең йөрмәгән
- Бер көн юлда кайтканда бәрәңгенең бер өлешен туңдырганнар иде Үзем барсам, карабрак кайтырмын, дим
Зөмәрә иреннәрен турсайтты
— Тыгылмаган жирен юк синен. Рәйханә. Әнә барсын өлкән повар Корсак симертеп кенә ята бит Ничә килограмм бәрәнге туңган икән, ахыр заман җитмәгәндер лә!
Бу сүзләргә Рәйханәнең ачуы килде.
— Кем бәрәңгесе туңа дип беләсең сон? Яралылар хакы. Ил байлыгы, һәммәбез дә шулай барысына да җиңел карый башласак, ерак китәрбез Еллары нинди!
Зөмәрә күп үлчәп тормастан әйтеп салды
— Син генә патриотка инде! Сиңа гына күп кирәк! Көтәм. кил.
Ничек килеп керсә, шулай чыгып та китте. Яшен ташымыни! Рәйханә аны орыша калды.
— Мин дә патриотка шул! Ваемсыз җан. Ярты капчык бәрәңге — яралылар өчен бер ашлык ул...
Мәгәр озак тормады. Зөмәрә янә әйләнеп керде. Песи сыман гына Рәйханә янына килде һәм колагына үрелеп:
— Дускаем, дустым, матурым, бүгенгә бер пар кием биреп торсана, ә? — дип сорады.
— Нинди кием? t
— Складыңнан шинель, итек, бүрек.
- Нишлисең алар белән?
— Кичкә әйтермен, яме? Әйдәле. мин аларны складтан синең бүлмәңә кертеп куям. — Зөмәрә Рәйханәне кулыннан тартып әйди башлады. Рәйханәнең чын-чыннан ачуы кузгалды.
— Туктасана, балаланма! Ниткән киемнәр бирим ди мин сиңа? Талчукта чүпрәк сатулашкан кебек кыланасың. Исәпсез нәрсә бар дип белдеңме сңн ул складта?
Зөмәрә кызарынып-бүртенеп. үтә канәгатьсезлек күрсәтеп чыгып китте Ишек ябуыннан күпме ярсынуын чамалап була иде Тик Рәйханәнең эше муеннан. Зөмәрә кыланышларына игътибар итеп торырга вакыты бөтенләй юк иде. Ул па'латадан палатага йөрде. Яңа ел борын төбендә. Корпуста концерт булырга тиеш. Сәламәтләнеп килүче яралылардан да катнашырга теләүчеләр табылды. Госпиталь җитәкчеләре моны хупладылар Бер тапкыр репетиция сыман нәрсә уздырып карадылар үзе. әмма аңа ышанып кына сәхнәгә чыгып булмый ла инде! һәвәскәрләрне барлыйсы, тагын бер кат осталыкларын тикшереп карыйсы бар.
Өченче палатага керүгә, койкаларның берсендә ятучы чуваш егете Потапов, култык таякларына таянды да. сикерә-атлый, өстәл янына килде Стена буендагы урындыкны Рәйханәгә алып бирде.
*— Утырыгыз, сестра! Сезне көтеп ята идем әл₽. Соравым бар: миңа концертта шигырьләр укырга ярыймы? Чувашча да, татарча да.
Потапов тумбочкасыннан куен дәфтәре алып килде.
— Менә Фатих Кәрим дигән шагыйрьне беләсезме?
Рәйханә көлемсерәде
— Белә.м. .
Потаповның да йөзе яктырып китте:
Үлем турында уйлама.
Илен турында уйла Илен турында уңласаң. Гомерең озын була
Мин шул шигырьне чувашча укыйм, ярыймы? Тулысынча . Үзем тәрҗемә иттем, ярыймы? — дип күңелендәгесен сөйләп бирде — Татарча укый торганы чуваш шигыре Алай да ярый бит әйеме?
Ярый, бик ярый,- диде Рәйханә Ул Потаповның атлыгып торуына чыннан да шатланган иде. Рәхмәт кенә нурын сиңа. Павел' Буген кичке аштан соң репетиция. . ’
Бишенче палата ишеге төбендә Рәйханә туктап калды.
Палата эченнән әкрен генә уйнаган гармун тавышы ишетелә иде Таныш көй. кыяр-кыймас кына уйныйлар Ул ишек шакыды Гармун тынып калды Кыз кергәндә Микола кулындагы гармунын карават астына яшереп маташа иде. Ярамаган эш өстендә тотылган бала сыман, ул гармунын янә тез өстенә алды. ♦
— Микола, татар көе уйный идең ич Уйна әле. уйна
— Концертта уйнармын, сестра. Сюрприз итеп
— Я инде, ялындырма Кызык ич Украин егете татарча сыздыра' f Ишектән Самат белән Гамир килеп керделәр Микола гармунын ♦ караватына куйды. «
Рәйханә ишек төбендә басып калган егетләрнең берсен урындыкка, с икенчесен караватка утыртты. Миколага дигән утыргычны идән урта- < сынарак алып куйды Сынын туры тотып, башын арткарак ташлады да i игълан итте: J
— Гармунда украин егете - снайпер Микола Еременко. Ул хәзер 3 сезгә, хөрмәтле тамашачылар, татар халык көен башкарачак
» Микола гармунын жайлап тотты да чәчләрен сыпырып алды v
— Це добре! Сез бу көйне уйнарга яким образом өйрәндең дип со- * рарсыз инде. — Ул палатадашларына елмайды. Потому сөйләү кирәк “■ Безнең подразделениедә ике егет бар иде Берсе Ярмухаметов. икенчесе — ‘Динмухаметов. Берсе татар, берсе башкорт Фрицны кыйнаганда да. будь здоров, батырлар иде Вот шулар, как привал, әйттерәләр генә Ярмухаметов уйный да. жырлый да Динмухаметов аңа кушыла Дуэт добрый. Вот без дә өйрәндек Ул украин акценты белән мәзәгрәк итеп жыр башлады
Ай булбылым. вай булбылым.
Агиделнең камышы
Жыр тәмамлангач, тынлыкны бозып Гамир эндәште
- Микола. дускай, тагын уйна әле
Бүтәннәр дә сорагач, снайпер егет жырны тагын бер мәрт.»бә жыр.һап чыкты Жыр һәммәсен берләштергән иде инде, бөтен палата Еременкога кушылды (’үзләрен белмәгәннәр дә көйне сузыштылар
Рәйханә, кулындагы дәфтәренә нәрсәдер теркәп, билгеләп алды да диде Микола. концертны син башлыйсың Беренче чыгыш синеке.—
' Палаталарны әйләнеп чыкты Унлап номер булачагы күз алдында иде Зөмәрә дә. киреләнмәсә, җырлар да. биер дә. дип ышанырга кирәк Рәйханә үзе жырлый да жырлый инде Башлап йөр дә читтә торып кал имеш? Алай булмый, әлбәттә
Кәеф китәргә бер жай да юк иде шикелле Ләкин бүлмәсенә кайтып, ялгыз калуга, Рәйханә моңсуланды Бөтен эчке дөньясын актарып эче поша иде аның, әллә нинди шомлы хис урап алган иде. Ул аны. башлыча. Әмирдән хат юклыктан күрә Чыны да шул инде. Бик кыска гына хәбәре килсә дә, әйбәт хәбәр исәнлек хәбәре булса, дөньясы түгәрәкләнер иде шикелле Алны-ялны белми эшләп йөрергә дә риза, кешеләргә кулыннан килгәнчә ярдәмләшергә дә риза, тнк жан тынычлыгы биреп Әмирдән хат килсен иде Пик язмын ул? Яраланып госпитальдә ятканда да, атакага күтәрелер алдыннан да яза торды бит Өч сүз булса да язды Берничә биткә сузылган хатлары да килде Инде хәбәре юкка нке ай тулып китте, һәлак булгандыр, я билгесез югалгандыр Юк. юк Аның үләренә күңел ышанмый. v
Әмир көтәргә кушып китте, көтүемне үтенеп китте хатларында да көтәргә кушты Пң соңгы хатында түгел, аннан алдагысында язган иде «Сугыш кузна уеиы тү гел. Рәйханәм Син моны мин язмасам да беләсең Синең кү I лт цац i.i .\IIJHII.I нрә i.ui: .ш <рыс заннар ( угышта ал 1Ә нииIH хәлләрнең дә тууы мөмкин Хат-хәбәрсез торсам да. өметеңне өзә күрмә Синең көтүең, синең мәхәббәтең мине салкын әжәлдән саклап торыр. Рәйханәм»
Кичке аштан соң. әлеге дә баягы — Зөмәрә тагын килеп керде. Рәйханәнең ай-ваена карамый, үзләренә чакыра башлады.
— Шинель дә жәлләгән идең, таптык Пальто да табылды, киез итек тә. б\рек тә Әйдә тиз бул. Киен, төрен дә кузгалдык Җилнең ачысы кузгалган, куыра прәме. Әйдә инде, әйләнеп -тулганып торасы түгел — Ул иптәш кызын шулай ашыктыра башлады
Ихластан әйтсәң. Рәйханә аның көндезге чакыруын оныткан да иде инде Күңелгә ятмаган сүз бер колактан кереп өлгерми, икенчесеннән чыгып ук китә бит _
— Бара алмыйм мин. Зөмәрә Берүк үпкәли күрмә. — Рәйханә кабат кыстау-сагызлануга урын калдырмаслык нтеп әйтте Яңа ел концертына репетиция үткәрәбез. Үзең дә булсаң, зыяны тимәс
— Әйдә, кыланма' — Зөмәрә тешләгән жирдән өзәргәжыена иде.— Репетициясез дә жырлый алам мин. бии дә алам Акча алып эшләүче артист түгел ул хәтле ертылып тырышырга! Бел шуны, анда көтәләр.
— Кем көтә? Кайда көтә?
— Самат көтә инде, бик беләсең килсә Икенче палатадан Гали дә көтә. •
Рәйханә эш бүлмәсенең ишеген ачып карады Егетләр шунда гына торалар дип уйлады булса кирәк Берәүне дә күрмәгәч, кабарып чыккан ачуын Зөмәрәгә түкте
— Син бит хирургия сестрасы. Зөмәрә. Саматның аягын ампутациядән ничек саклап калганыгызны беләсең Савыгып житмәгәнен дә бик әйбәт аңлыйсың Бу салкында кая алып барасың аны? Әгәр өзлегә калса?
Начарга юрама, яме? Самат фронтка китәргә әзерләнә Шыңшык егетләрдән түгел ул. беләсең килсә
Хәзер үк чык та. егетләрне палаталарына озат! Мин беркая да бармыйм - Рәйханә операция сестрасының чыгып китүен көтә башлады Тегесе ишеккә таба адым ясады, мәгәр әйтәсен әйтеп чыгарга ниятләде
Пүлән син. утын пүләне Матур итеп юынган пүлән' Йөрәгең кар базы! Жәлләмисең дә. Самат синең өчен акылдан шашардай булып йөри, озакламый фронтка китәр көне житә Син сукыр, туң йөрәк - Туйганчы тезде Зөмәрә Рәйханәнең бите уттай кызышты:
— Зөмәрә' Ни дип үрсәләнәсең? Син кыз кеше лә! — диде.
Кыз кеше булганга, аларны жәлләп әйтүем. Кыланып утырма Синең дә йөрәгеңә мүк үсмәгәндер. Әйдә, таң белән корпуска киләбез, берәү дә белми кала Бигрәк тагын, мулла кызы!..
- Бар. чыгып кит әле. Зөмәрә Булмас нәрсә белән кыстама Жаны теләгән елан ите ашаган Кашың кара, күзең кара, син үз жаеңны үзең кара Минем жаным белән дә. тәнем белән дә сату итәргә хакың юк. Бар. юлыңда бул!
Зөмәрә артык сүз әйтүне үзе өчен кимсенүгә санап чыгып китте Озак та үтмәде, озын төз гәүдәсен бөкрәйтеп. Хөсниянең су ташыганда кия торган бишмәтен киеп, ишектән Самат керде. Башында’Хөсниянең иске бүреге.
— Мөмкиндер. Рәйханә?
Рәйханә сискәнеп куйды Үз күзләренә ышанмый торды
— Нишләп төрендең бу сәләмәгә? Зөмәрәләргә шул килеш бармакчы идеңме’ Башыма сыйдыра алмыйм Акыллы кешегә килешкән эш түгел.— дип үпкәләде Рәйханә.
Яратам мин сине. Рәйханә — Ул өс-башын чишенеп, бер читтәге урындыкка куйды, палатада йөри торган киемнәреннән генә калды — Аулакта бер сөйләшик дигән идем Соңгы мәртәбә сиңа сүз кушып карыйм диюем иде Ул тикле каты бәгырьле булма. Рәйханә. Мине дә кимсетмә. Кимсетүгә калганым юк минем Мин Яңа елдан соң ук фронтка китәм. Син миңа әйт кенә «Сугыштан кайтуыңны көтәрмен».— диген Вәгъдәң миңа талисман булыр
Самат шулкадәр самими, эчкерсез иде бу минутта. Рәйханә күңеле йомшаганын тоймый да калды. Ул кемдер нәүмиз иткән сабыйны юатырга җыенган кыяфәттә Самат янына килде һәм шундый ук эчкерсезлек белән анлатмакчы булды
— Мин сине батыр сугышчы буларак, акыллы ир-ат буларак хөрмәт итәм. Самат Уңышлар телим .Исән-сау әйләнеп кайта күр Тик мин сиңа ? бернинди вәгъдә бирә алмыйм Анысы булмый
Самат аның кайнар сулышын тойды һәм тыелгысыз ашкынуын баса g алмыйча, үзен-үзе белештермәстән. Рәйханәне кочагына тартын алды 2 | Анын бу хәрәкәте шулкадәр көтмәгәндә килеп чыкты, кыз магнитка ♦ тартылгандай аның кочагына чумды Тормыштагы бар нәрсәне оныт * кандай. Самат Рәйханәне суырып-суырып үбә башлады Иреннәр бергә с кушылды, сулышлар тоташ агым булып китте Берничә мизгел шулай узды < Рәйханә дә аңлатуы авыр булган халәттә иде. Әлег^кадәр бер мәртәбә дә ~ татылмаган хисне татый иде. Бит урталары алма алсулыгын хәтерләтә « башлады, анын бөтен гәүдәсе калтырый нде шикелле Тик бу дерелдәү кур- = кудан да. туңудан да түгел, мондый кочакка керү, нык куллы ир-ат көчен „ тою башларыңны әйләндерми каламыни? Шулай да Рәйханәгә ниндидер u көч килде һәм егет кочагыннан атылып чыкты. Саматка куркынган күзлә- ’ рен зур ачып карап торды. *
— Нишлисең син. Самат? Нишлибез без? Оят бит1 днп чәбәләнә башлады Рәйханәнең чибәр йөзе сулып калган, аны табигый матурлыгы ташлап качкан иде. Оят һәм курку аны ток суккандай итте Бер генә нәрсә сорыйм синнән, Самат, хәзер үк чыгып кит Хәзер үк Икебезгә дә шулай яхшы булачак
Аннары ул мендәрләр өеменә барып капланды Хәзер инде аны ямьсез калтырау тинтерәтә иде
Самат тагын бер адым аның ягына якынлашты һәм бик әкрен генә
— Рәйханә! Акыллы бул. тында дип баягы сүзләрен тәкрарлый иде.
Рәйханә башын күтәрде. Күз яшьләрен сөртте, чәчләрен рәтләп алды һәм Саматның күзләренә текәлеп карап
Аңламыйсын син. белмисең син. Самат Минем сугыш кырында бөркеттәй егетем, сөйгән ярым бар Без вәгъдәләшкән Без бер беребезне шашып яратабыз Үлгәндә дә мин аңа булган вәгъдәмә тугры калачакмын Түшәмне тишеп төшкән төсле, бүлмәгә Анна Захаровна килеп керде Иске-москы киемнәр элгән урындык янында басып торган Саматны күргәч, ул да ни әйтергә белмәде
Бу нинди тамаша?
Рәйханә дә. Самат та дәшми калдылар
-- Чыгып китегез хәзер үк палатагызга! - Монысы Саматка катгый әмер иде Сезгә. Нәжипова. корпусның эчке кагыйдәләрен бозган өчен госпиталь җитәкчелеге алдында җавап бирергә туры килер Иртәгә иртән гс биш минутлыкта аңлатырсыз Ә хәзер урыннар әзерләгез, живо! Станциягә эшелон килеп туктаган. Ун яралыны безнең корпус кабул итәчәк.
Анна Захаровна чыгып китте Рәйханә әле дә булса палатасына кузгалмаган Саматка
Менә нинди хәлгә куйдың Мине! дип. җитди үпкә белдерде Гафу сорар идем, әшәке ният белән эшләнгән бер эшем дә юк Син дә мине аңларга тырыш. Рәйханә Аңлый күр
Декабрьнең утызы көнне Рәйханә өйгә кунарга кайта алмалы Гөн Уртасы узгач, яралыларның яңа бер группасын китерделәр Алармы юындырып-киендереп, даруларын эчертеп, уколларын кадап, тамакларын
туйдырып, палаталарга урнаштырып бетергәнч!, кышкы таң сызыла язды Госпитальнең хезмәт күрсәтүче барлык персоналы аяк өстендә булды һәм йокы күрмәде. Яктырганда, сестралар, санитаркалар һәм врачлар, хәтта госпиталь начальнигы үзе дә, тәмам алҗыганнар, йончыганнар иде.
Гаделша төн әйләнәсенә йокламады Урамда эт өргән тавыш ишетелсә дә — тәрәзә буена килеп басты. Станциядән ишетелгән паровоз кычкыртканын да тыңлап ятты Бик еш поездлар узды, яралы солдатлар кайтты ахрысы дип тә чамалап куйды. Рәйханәнең ярты төнгә кадәр сонлаганына өйрәнде инде ул, кызының начар юлда йөрмәгәнен яхшы белә. Тик менә Гайнавалның борчулы сүзләре күңелгә тынычлык бирми. Аның бер сүзен колак тирәсе аша уздырса, икенчесе турында уйлана башлый. Гайнавал сүзләрен тыңлап аргач, кызы ятагына чыгып ятарга да чамалаган иде дә, батырлыгы җитмәде. Хатыны үз «жыруын» жырлый.
— Менә мин эткән иде, дип әтерсең, якшыга төгел аның төн ката шында маташуы. Анда бик беләсең килсә, пеләмәгә асраган төсле ирләр, егетләр Әле күрше Зәйтүнә дә этеп торган иде. Я ходаем дир, анда бар да хатын-кызга сүсаган бәндәләр Йомышым төшеп, бер санитарка янына барган идем.исем китеп ка1тым, дир Рәйханә шулар белән мәж килә, бер аягы юк егет, Рәйханәнең муенына ук асылып, каридор буйлап баралар иде, этегез кызыгызга, ташласын ул эшен, я бала күтәреп ызбагызга катеп керер, дир Война бит ул, ирләрне аяксыз-кулсыз итсә дә, мәхәббәт дигән нәрсәне бер нишләтә алмый, дир. Әнә, дир, безнең кияү продуктовый магазин директоры, шунда сатучы итеп урнаштырыгыз Рәйханәгезне, дир.
Гаделшаның бер сүз дә әйтмәгәненә ачуы чыгып, Гайнавал пышык- пышык елый башлады
— Без Рәйханә белән кайчаклар бер-беребезне яратып бетерешмәсәк тә.жан тартмаса, кан тарта, дигәндәй... Мин аның бәхетле булуын телим. Ә син - ата каз шул, исең дә китми.
Гаделша хатынын юатырга теләпме, кызу-кызу сөйләп китте.
— Шундый да каһәрле елда партиягә язылган баланың башына бозык уй килмәс. Эш дип янып йөри ул бала. Анасына охшаган Булсын дип, жиренә җиткереп эшли ул үз эшен. Хәленнән килсә, җәфа чигүчеләргә үз йөрәген бүлеп өләшер иде. Ничә мәртәбә кан гына бирде инде ул ранныйларга
Гайнавал иренең шул сүзләрен генә көткән иде, күрәсең:
— Кан бирүнең дә, кан-әтем. файдасы юк дип әтәләр. Әнә, Зәйтүнәнең олы кызы гәзиттә укыган Җиткән кызга кан өләшү ярап беткән гамәл түгелдер, дир Нацыйбы 'цыга торган булса, кемгәдер катын, кемгәдер ана булырга тиеш ласак әле ул Син, ата каз булсаң да, шул хакта да уйлан!..
— Нишләп насыйбы чыкмасын, ди — Гаделша үз кызының кияүгә чыгачагына, ирдән уңачагына шикләнми иде. — Гарип-горабамы әллә? — Гаделша җәһәт кенә урыныннан торып китмәкче иде Гайнавал көчле-юан беләкләре белән аның муенын урап алды.
— Я ярар, ярар, алланын бер үзенә тапшырдык, бераз йоклап алыйк әле,— дип, эче-тышы чәчәкле сатин юрганы белән башыннан ук томаланып. Гаделшаны да шунда чумдырды
Гаделша үз җаена гына киенеп өйалдына чыкты. Күкрәк тутырып, саф Һава сулады Кышның сырты сынып хуюга сөенде. «Без ярый ла яккан сЛс’мт. я₽ГаЯ астында- дип Уйланды карт, дөньяның кеме генә юк бу елларда Яу кырындагыларга быелгы салкыннар бигрәк каныкты Исән калганнары гомергә оныта алмаслар Яралылары тилмереп жан бирәләрдер Малай нн хәлләрдәдер инде> Хатларын өзми әле өтүен да Танкта сугыша, молодей1 Медальләре бар .> V
төбе^ЛкмаТьп /аделша ба!д1а “шегалдын көрәде Аннары капка ХрыпТиТа иде₽“деБ"ЛеН туРаит“л- ™Р»-»гына күтәрелеп караса.
Өйгә кереп чәйләргә дә канюшняга барырга кирәк дип исәп йөртте Мөдир көненә генә кайсыдыр колхозга барып кайтырга җыена иде Ат җигеп, чанасын көйләп, солысын биреп озатасы булыр
Чәйләвен чәйләде Гаделша, тик иртәнге ризык җыюлары хәерсез сәгатькә туры килгән булып чыкты
Почтасын кичтән таратып өлгермәгән хат ташучы иртүк капкадан ? килеп керде Чолан ишеге төбендә туктап, шап-шоп китереп аякларындагы ; карны какты, аннан йөткергәләп алды Өй бусагасын атлап кергәч тә. g уфылдап, ишек буендагы сәкегә утырды
— Көрт күмеп киткән бит үзегезне, ничек яшисез бу тау астында? ♦ Ул тауларны ничекләр менеп, ничекләр төшәсез? - дип сөнләнә-сөнләнә. * инсәсендәге сумканы алып, хатлар актара башлады Кирәк хатны күптән = тотып торса да. кулын сумка эченнән чыгармыйча, әле Гаделшага, әле < Гайнавалга карап алды. Аннары аягүрә басты, сумкасын яңадан иңенә i асып, кулындагы конвертны Гаделшага сузды һәм <Сау булыгыз'» — днп s тиз генә чыгып китте. Хат ташучы кыз андый конвертлар эчендә нинди хә- 5 бәр язылган булуын яхшы белә һәм кешеләрнең үзәге өзелгән минутларда “ шаһит булып торасы килми иде.
п Гаделша яман хәбәрне сизенде Идән уртасына баскан килеш, гәүдәсе “■ чайкалып-чайкалып куйды Әкрен генә атлап, мич янына килде, аркасын җылы мичкә терәде Шундый иде аның гадәте Берәр борчу төштеме, хафа килдеме, шундук мич янына барып, аркасын тери.-җылы мичкә сыена иде
Конверт ачылды Кечкенә форматтагы саргылт төстәге кәгазьгә язу машинкасында:
«Нияз Гаделша улы Нәҗипов Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышта батырларча һәлак булды», дип язылган иде
— Синең дә гомерең киселдемени инде, балакаем5' дип. чүгеп куйды Гаделша.
Гайнавалга аңлатып тору кирәкми иде Җан өшеткеч бу хәбәр аны да тетрәндерде, ул чыдый алмый еларга ябышты Үзе елый, үзе «Әй канәтем. канәтем, мине бәхиллә, улым, ярамаган гадәтләрем булгандыр, ярамаган авыр сүзләр дә әйткәндермен. канәтем Гафу ит' Кай җнрләрдәрәк салдың икән инде, канәтем. шошы башларыңны», дип такмаклый иде
Гайнавал үзе елады, ә үзе ирен юатты. Дару эчермәк булды Гаделша күзенә һични күренми иде Миңгерәп утырды-утырды да киенде һәм эшенә кузгалды Аннан госпитальгә барырга карар итте Рәйханәдән дә бу хәбәрне яшереп булмаячак ич!
Рәйханә әтисе килүгә гаҗәпсенеп калды Ел ярым эшләп беренче аяк басуы Ул аны үзенең эш бүлмәсенә алып керде, урын бирде Гаделшаның килүен бераздан үзенчә юрап куйды «Иртәнгә кадәр көткәннәр дә, шаулашканнар, ызгышканнар Шуннан сон миңа рәнҗергә дип әти монда килгән..*
Гаделшаның умыртка сөяге буйлап бик каты авырту узды, чигәләренә нке яктан ике чүкеч белән кыйнагандай булды Хәлсезләнүен сизеп, кы »ына карады Чырае киндер төсенә кергән иде Рәйханә имәнеп китте
— Әти. әти. нишләдең? Ни булды? Мәле мендәр, башыңны шунда куеп тор
Гаделшаның күз алды караңгыланды һәм үзен кинәт төпсез упкынга төшеп киткәндәй хис итте Аска таба оча шикелле иде ул Кандыр тотынып калырга днп. кулларын җәйде һәм өстәлгә чытырдап ябышты Эсселе-суыклы булып китте, тәненә тир бәреп чыкты Шуннан соң беренче киеренкелек узган төсле булды. Карт акрын гына күзләрен ачты, башын күтәрде Ул калтыранган кулын кайры туны кесәсенә тыкты >чы пешкән шикелле булды Әйтерсең лә. кесәсендә гади конверт түгел, утлы кнеәу башы көйри иде Учны гына пешерсә, бер хәл булыр нде. бәгырьш пешерә, үзәкне көйдерә нде ул конверт кисәү
— Мә. кызым, укы Безгә дә хәсрәт суының нн ачысын эчәр көн килде Фашист мәлгуньнәре Нияз баламның башына җиткәннәр
Рәйханә абыйсының һәлак булу хәбәрен китергән кәгазьгә күз йөртеп чыкты Хәле бетеп, стенага терәлде Иреннәре калтырый, каты бизгәк өянәге эләктереп алгандагыча, теше тешкә тиеп шыкылдый башлады. Күзләреннән яшь ага, йөзенә тозлы эз сала иде.
— Ела. кызым, ела' — диде аңа әтисе. — Ела, җиңелрәк булмасмы Күз яшьләребез фашист башкисәрләренә төшсен . Бәдбәхетләр, багалмадай күпме яшьләрнең гомерләрен кисәләр.
Кыз «кара пичәтле» хатны халат кесәсенә тыкты да. йөгереп бүлмәсеннән чыгып китте Күп тә үтмәде, дежур врачны һәм кулына шприц тоткан сестраны ияртеп керде и
Үз гомерендә фани дөньяның кара кайгыларын байтак кичергән Гаделшаның да бу тикле хәлсезләнгәне, бетәшеп калганы кж иде Сестра укол кадап чыкты. v
Анна Захаровна килеп керде һични сорашмады. Рәйханә дә бер сүз дә әйтмәде, турыдан-туры җитәкчесе булган кешегә «похоронка»ны гына сузды:
— Дөньяда иң зур хәсрәт — газиз балаңны югалту Тик. абзый, сезне тынычландырырлык бер генә сүз дә таба алмыйм Сабыр булырга тырышы гыз Йөрәгегезне учыгызга кысып булса да түзегез' — диде Анна Захаровна - Ил белән күрә торган кайгы Нык булыгыз! Йомшап калдылар, кулларыннан эш төште, дип фашист сөенә алмасын'
Гаделша докторга карап торды, теләктәшлеге өчен рәхмәт укырга теләде, ләкин кирәкле сүзләр теленә килми йөдәтте
Госпитальдәгеләр яңа 1943 елны каршылау кичәсендә Рәйханә була алмас дип уйлаганнар иде Гаиләгә шундый хәбәр килгән көнне кешене кояцертта катнашырга, җырларга-биергә мәҗбүр итеп булмый инде. Әмма әтисен атка утыртып китүенә сәгатьтән артык вакыт узмады, Рәйханә әйләнеп килеп тә җитте. Санитаркалар, Зөмәрә. Анна Захаровна. Олег Михайлович һәммәсе, ул күренүгә, сагаеп калдылар
Рәйханә исә бәгырен таш итеп ныгытырга өлгергән, шыңшу-зарлану дигәннәрне күңеленнән чыгарып ташлаган, бернинди дә хәсрәт ябырылмаган төсле, бөтен эшен җиренә җиткереп эшләп йөри
- Чакматаштыр бу кыз безнең. - диде Олег Михайлович Анна Захаровнага — йросто молодец!
Бүлек начальнигы, анын фикерен куәтләп, үзалдына гына әйтеп куйды:
— Бер ише ир-атны оялтырлык дәрәҗәдә нык шул. Шундыйлар белән көчле дә инде без. Олег Михайлович..
Халык урыннарына таралышкач, госпиталь начальнигы Анна Захаровнага яңалык ирештерде:
— Бу ген генә Мәскәүдән хат алдым - Майорның йөзе бик җитди, сүзләре уйчан иде «Бөтенсоюз эвакогоспиталь отличнигы» дигән күргәзмә ачыла икән Шул күргәзмәдә катнашучылар итеп бездән дә бер врач, бер сестра һәм бер санитарканың кандидатураларын тәкъдим итүне сорыйлар Әлбәттә, аларнын фотосурәтләре һәм автобиографияләре, шәхси листоклары кирәк булачак Иртәгә сезнең яныгызга комиссар керер, сөйләшерсез Сестралардан, минемчә, Нәҗипова кандидатурасын күрсәтү дөрес булыр Шуларны әйткәч, майор Анна Захаровнага сораулы карашын төбәп торды - Бу. әлбәттә, минем шәхси фикерем Хәл КЫЛУ — сезнең нркегездә
Мен тугыз йөз кырык өченче елнын бишенче январе иде Зыкы суык көн. Кояш та «колакланып» чыккан Әйтерсең, дөньяга җылы һәм яктылык өләшүче җисем үзе дә салкыннан куркып калган Төкерек жиргә төшеп житмәстән ката Кичке якта очып барган чыпчыкларның җиргә егылып төшүләрен күрергә мөмкин иде.
Сәламәтләнеп кабат фронтка китүчеләрне бик җылы озаттылар I Госпиталь җитәкчеләре, дәваланучыларга хезмәт күрсәтүче персонал ' яуга китүчеләргә үз йөрәкләренең кайнарлыгын бүлеп бирергә риза иделәр
Тимер юл станциясенә кадәр булыр-булмас ике чакрым ара Савык каннарны илтү өчен дүрт ат җиктеләр Ат башында яшүсмерләр Олы юлга, хәтәр сәфәргә китүчеләрнең барысына да толыплар таптылар Озату чәе хәзерләнде Поездга кадәр вакыт бар иде әле. шактый иркенләп утырдылар. Госпиталь башлыгы да, Олег Михайлович белән Анна Захаровна да. фронтка китүчеләргә хат язгалап торырга куштылар
Станциягә кузгалыр алдыннан дәваланып җиткән сугышчылар госпиталь кешеләре белән бергә фоторәсемгә төштеләр Озатулар вакытында мона кадәр дә фотога төшүләр булганы бар иде Бу юлы район фотографиясеннән хатын-кыз останы Рәйханә чакырган Рәйханәдән моны Самат бик гозерләп сораган иде. һәм менә рәсемгә төшәр минут җиткәч, Самат Рәйханә янына килеп сыенды һәм әйтергә онытмыйм дигәндәй
Мин сиңа хат язып торырмын, яме? диде
Язарсың, Самат, язарсың Исән генә йөри күр
Саубуллашу минутларында Рәйханә башка нинди сүз таба алсын соң1 Фронтка китүчеләрне озаткач. Гамир күңеленә ниндидер бушлык кереп оялады Ул үзенең дә савыккан егетләр белән бергә яу кырына китә алмавына, барыннан да бигрәк, беркайчан да андый сәфәргә чыга алмаячагына әрнеде Гомерлеккә ябышкан шушы шыксыз шөкәтсез уй анын йөрәген әкияттәге каракош булып өзлексез чукый иде Каракош чукый тора, яңа ит үсә* тора Әрнү сызлануларның очы да. кырые да булмаячак
Аның корымдай кара уйларын палата ишеген ачып кычкырган дежур сестраның әмере бүлде
Әгъләмов Гамир хирург кабинетына'
Гамир Владимиров кабинетына ашыкмый 1ына, сүлпән генә барды Шулай да врачта булганнан соң кәефе арулана төште шикелле
Хирург Гамирның кулын бик җентекләп карады да
Ях шы-ы ы дип сузды - Нәрсәсе яхшы? Гангрена куркыны чы узды Менә шул бик яхшы Терсәктәге чәрдәкләнгән сөякләр әйбәт ялганган Инде хәзер массаж, массаж Бәлки ике өч атнадан өегезгә лә кайтарырбыз
Гамир озак вакытлар гипс астында хәрәкәтсез яткан, әп ак булып, нечкәреп калган сул беләгенә, учына, бармакларына карап алды Ит кунарга гына калса, кунар, дип уйлый иде Ярый, язмыш коточкыч фаҗигадән саклады, әгәр кискән булсалар? Ул чагында моны күз алдына китерүе дә куркыныч!
Рәхмәт сезгә, Олег Михайлович, бик рәхмәт' Алга табарак сөрлегеп. Гамир коридорга чыкты Бер буш. тыныч почмак »зләде ул Шунда кереп, ялгызы гына озаклап утырасы килде Күңеле ялгызлык тели иде Корпуста андый почмакны каян табасың-* Үзләренең палатасына китте Бәхетенә, бүтәннәр чыгып киткәннәр Ул караватына килеп ятты Кем дә булса кереп борчымасын, сү г кушмасын өчен, нокләгангас алышын, одеялын башыннан бөркәнде Боз кебек салкын беләгенә кайнар иреннәрен куйды Бу кулы аның нң «ур куанычы хәзер дөньяда Нч бармагы бул- маса да, киләчәктә аны ашатачак, киендерәчәк ул. тора бара каләм карандаш тотарга да ярап куяр әле. дип өметләнде Гамир Баш бармак
белән чәнти бармак исән Кашык тотып булачак Кырыну әсбабын тотарга да җае бар Төймәләрне каптырырга да өйрәнми калынмас
Уйлар шул ноктага килеп җиткәч, үз-үзеннән мыскыллы итеп көлеп алды Гамир «Нәрсә әтәчләнгән буласың? Сугыш тегермәне гарипкә әйләндердеме үзеңне? Ничек кенә әле! Кемгә кирәгең бар синең? Егерме ике яшеңнән тере гарип. Таңсылуга кирәкме син? Өйләнә алырмын дисеңме? Нәселем калыр дип хыялланасыңмы5 Эшләрсең, анысы эш табылыр. Балалар укытырсың. Әмма...»
Бәхеткә бу уйларга каршы торырлык икенче Гамир да бар икән әле. Анысын бер сугуда гына иярдән бәреп төшерермен димә Анысы хисләр колы гына түгел, акыл беләнрәк эш йөртә. «Снңамы соң сыкранырга, сержант?! Син — Ватан-ананың батыры Батыр ярасыз булмый Чыннан да, выше голову! Чыннан да, так держать!»-
Гамир әтисен дә, әнисен дә хәтерләми Аның әнисе дә, әтисе дә егерменче елның язында, Гамир күкрәк баласы чагында ук, тифтан дөнья куйганнар Ашказар суының ярларыннан ташып чыккан елы булган. Күрше-колан аны башта сабыйлар йортына биргән, аннары инде балалар йорты Унбиш яшенә кадәр ул шунда тәрбияләнгән. Эшләп укый-укый, урта мәктәпне тәмамлады. Заманында зур белем иде ул ун класс.
Аны мәктәп тарта, балалар тарта. Теләге — укытучы булу Педагогия институтына керергә кирәк аңа Югары белем алырга. Ләкин, һәрбер теләк - якын киләчәк дисәк тә, ул киләчәкнең нигезен хәзерләргә кирәк Бер-ике ел эшләргә, өс-башны карарга, кесәгә азмы-күпме акча салырга, аннары институтка Шулай итмәгәндә, аның турыдан-туры таяныр кешесе юк Мәктәпкә билгелибез дип торалар иде аны, директор үзе әйтте: Әгъләмов, синдәй математиклар бик кирәк мәктәпләрдә»,—диде
Хыялы чынга ашты егетнең. Сугышка хәтле җидееллык мәктәптә укыта башлады Күп укыды, институтка керергә дә хәзерлек алып барды
Беренче елын укытканда кырык биш минутлык дәрескә йөз кырык биш минут хәстәрләнгән чаклары да булгалады Мәктәпне ташлап китәргә дә йөрде Ә хәзер менә өзелеп мәктәпне сагына Шул малайлар, кызчыклар арасында кинәнеп эшләр иде Эшләр иде, андый гына көч табар иде үзендә. Тик аның белән барырлык юлдашы, тугры кешесе булсын иде Күз алдына Таңсылуын китереп бастырды Юк, юк Андый гүзәлкәй кар- шысына бу кыяфәттә ничек барып басыйм? Юк, юк, аның сөйгәне, тугрылыклы иптәш булырлык кешесе юк Таңсылу гаепле түгел.. Аның ике күзенә дә яшь бөртекләре бәреп чыкты Фашист аны гарип кенә итмәде, өзелеп сөйгәненнән аерды..
Ул урыннан сикереп торды Тагын бер кат Таңсылу исемен кабатлады Аннан палатадан чыгып китте Ул Рәйханә бүлмәсенең ишеген шакыды.
— Мөмкин! — диде сестра
Алар, бер-берсенә карашып, беравык тын гына тордылар. Аннан Рәйханә:
— Кулыгыздан гипсны алгач, тагын да чибәрләнеп киткәнсез, Гамир абый! — дип, бөтен йөзе белән елмайды
Бу сүзләр Гамирны алыштырып куйгандай итте. һай. бу кеше күңеле дигәнең! Кеше күңеле пыяла, бик аздан да уала, диләрме әле? Әйе, мәгәр бик аздан да ныгый, канатлана да ул...»
Гамир үзендә гаҗәп бер дулкынлану сизде.
— Алгебра нишли, сеңлем, мәсьәләләр?
Әй, Гамир абый, шәп түгел әле Яңа ел кергәннән бирле бер мисал да чишкәнем юк
Гамир укытучылыгына бирелде.
— Мактамыйм Алынгансың икән, ташлама.
— Бик каты куллы булмагыз инде, Гамир абый Я бөтенләй булышмый башларсыз.к
Үзем монда чакта булышырмын Кулдан килгән кадәр
— Нигә, чыгаралармыни инде3
Гамир Олег Михайлович белән булган сөйләшү хакында әйтте
— Вакыт бар әле. бар Математиканы бераз өйрәнә алабыз әле. — дип тынычландырды
— Госпитальдән соң кай ямарга китәргә исәплисез инде. Гамир абый?
һай бу кыз бала! . Белепме, белмичәме — сержантның авырткан җиренә басты
| — Нәкъ шуны уйлап башымның әйләнгән чагы, сеңлем Гамир бу
сүзләрен житди итеп әйтте - Төп йорт юк Әти әни юк Туган тумачасыз мин Дүрт ягым кыйбла Аның бит уртасы алланып китте Оят Кыз бала алдында зарланып басып тора, егет башың белән, колгадай буең белән шунда кинәт кискен бер карарга килде, айлар буе ү ген борчыган уйларыннан арыныр өчен, тавышына ныклык, ышаныч чыгарып
- Хат яздырыйм дип кергән идем, әгәр вакытыгыз бнк тыгыз булмаса
— Язабыз, язабыз. Гамир абый Рәйханә шунда \к ак кәгазь алып килде, ручка-каләмен әзерләде Сез утырыгыз. Суык түгелме? Җилкәгезгә менә бу сырманы салыгыз
Гамир әкрен генә атлап урындыкка килеп утырды
- Башладык. Гамир абый'
— Бәгырем. Таңсылу' диде Гамир кулын бәйләгән марля белән маңгаен сөртеп алды - Мин сиңа хәбәр иткән идем инде Дүрт ай госпитальдә дәваланганнан соң тәмам сәламәтләнеп беттем дисәм лә була Ул тынып калды, уйлары белән бнк еракка китте «Бернинди рәнжү. зарлану сүзләре язмаска. Таңсылуның гаебе юк» дип уйлады
— Булды, яздым
— Китәр вакытлар житте. бәгырем Таңсылу' Чин кнтәм Тик белмим кая китәрмен Кызык хәл. минем син яшәгән жнрдә генә яшисем килә, ә үзем синең яныңа түгел, каядыр башка жнргә китәргә җыенам Мин сине сөя идем, шул сөю миңа. дәрт, куәт бирде, авыртулар ны жинәргә көч бирде, сине өзелеп сөя алганга дөньяда яшәргә өмет бирде Сөя белгән, мәхәббәт хисләре саклый белгән кеше, нинди генә гарип булса
I да. ул әле кеше, ул дөньяда яшәргә тели һәм ул яшәргә хаклы Чин кил.» мәктә дә озак еллар буе сөйкемле күз карашларыңны матур итеп сөйләшүләреңне онытмый күңелемдә саклармын Гомеремдә беренче мәртәбә сине шулай саф мәхәббәт белән яраттым бит мин Бүгеннән соң мин үл олы мәхәббәтемнән бөтенләйгә качам
Рәйханә карандашын кәгазь өстенә куйды
- Язмыйм Язмыйбыз Мондый сүзләрне яза алмыйм мин Гамир абый
— Соң. нәрсә яздырыйм сон. сестра3 Бу хәлдә мин аңа нигә кирәк? Ничек инде минеке бул дип әйтә алыйм шундый кызга' Языгыг сестра Сине өзелеп сөйдем, мина синең барлыгын турында уйлау гына да олы бәхет иде Оныт мине. Таңсылу
Шул вакытта кемдер ишек шакыды
Нәжнпова! Анна Захаровна чакыра Бик тиз* Карт •якаларын алып керсен, диде Тиз бул' диде
Ярый, сеңлем, соңрак тәмамларбыз әле I амнр Рәйханәне чакырып алуларына шат иде кебек
Рәйханә бүлек начальнигы янында озак булмады \иы Ч.ккәүдә ачылачак күргәзмә уңаеннан сөйләшергә дип чакырганнар ид< (окумент- ларын янә бер кат барлап, карап чыктылар
Кичке ашка кадәр вакыт бар иде әле тәкнн Рәйханә I әмирны үзе барып чакырырга кыймады Борчылуын аңлады Анын ишп тчргат нарын ак кәгазьгә теркәп барулары да күне п ә авыр иде I амнр язмышын йөрәгенә якын итә торгачЛылт итеп уена бернәрсә килде Әгәр 1лнсыл\га
Рәйханә үзе хат язса? Иптәшләрчә, кордаш кызларча итеп? һәммәсен бәйнә-бәйнә төшендереп... Туң йөрәкле түгелдер нч Таңсылу да.
Гамир хакында уйланулары абыйсының үлем хәбәренә килеп ялганды. «И-и-и, абыем шулай яраланып булса да кайтсын иде әле!» — диде ул. беркайчан да булмаячак хәлдән ачыргаланып, һәм шундук: «Әмир шул хәлгә калса, нишләр идем?» — дип тетрәнеп куйды. Чыннан да, нишләр иде? Алар бит вәгъдәләшеп аерылыштылар Әмире аңа: «Көт!» — диде, хатларында да гел шулай язды. Рәйханә дә: «Көтәрмен!» — дип өзеп вәгъдә бирде. Көтә. Кинәт шундый хат килеп төшсә5 Кыз эсселе-суыклы булып китте. Юк, юк. Ватан азатлыгын яклап гарипләнгәннәр хөрмәткә лаеклылар, аларга биргән вәгъдәңә тугры булырга кирәк.
Шөбһәле уйларын таратырга теләгәндәй, Рәйханә башын селкеп куйды:
— Юк, лачын кебек вакытында яраткансың икән, ил өчен сугышта яралангач та ярата бел! — дип үзенә әмер бирде. Шундый карарга килгәч, Таңсылуга хат языйммы-юкмы, дигән икеләнүе дә бетте.
Кичке ашка кадәр Рәйханәнең хаты әзер иде инде.
«Кадерле Таңсылу!
Хатым килеп төшүгә гаҗәпләнмәгез. Заманы шундый Хатлар төрле җирдән, көтелмәгән, таныш булмаган кешеләрдән дә килә. Күбрәк фронттан Бу хатны сезгә Татарстандагы эвакуацияләнгән госпитальләрнең берсендә сестра-хозяйка булып эшләүче Рәйханә Нәҗнпова яза.
Бездә сержант Гамир дәвалана. Ул фашистларга каршы батырларча сугышкан һәм каты яраланган Илебез аны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгән. Госпиталь врачлары аның гомерен саклап калу өчен күп тырыштылар Хәзер ул сәламәтләнеп килә. Сезгә хат яздырды. Киңәшәсе кнЛә Сезнең белән Мин уйлыйм һәм бик ышанам: Сез Гамир абыйны элеккечә үк кабул итәрсез Аның Таңсылу димәгән чагы юк. Сез аны тыныч тормышта зур батырлыкларга рухландыра алырсыз эле.
Тыйнаксызлыкка санамагыз, минем дә егетем сугышта. Соңгы араларда хәбәре юкка борчылам Әгәр яраланып кайта калса, мин аны берсүзсез кабул итәчәкмен. Аларның яу кырында күрсәткән онытылмас батырлыкларына без, кызлар, йөрәк каһарманлыгы, хисләр сафлыгы һәм вәгъдәләргә тугрылык белән җавап бирергә тиеш. Юк вакытыгызны бар итеп булса да, миңа хат язуыгызны үтенер идем
Сезгә күп сәламнәр юллап, саулык һәм уңышлар теләп калучы:
Рәйханә Нәҗнпова.»
Өстәлдәге җиз подностан самавырын күтәреп алган хатыны аңа каршы әйтә куйды: г
- Карыныбызга ит керми Шыныкы зшетэ. канәтем! Алдына табак иый д“"ул’ "й?рГ“ УРЫНЫНа да -тырат-
кереп* ЛфаладаыРТКа" каткһ^^тла?™^^
Гаделша абзыйны өенә зәмһәрир суык чыбыркылап кайтарды Ишекне ачып кергәч, буланып калган өй эчендә бер мәл күзләрен челт-челт йомгалап торды Аннары — тире бияләйләрен мич куышына тыкты, шарфын муеныннан сүтте, тунын тиз-тиз элгечкә элде, итекләрен салырга иелде Ион оекбаштан килеш түргә узды. Сырган чалбар аша да тез күмәчләре туңуга исе китеп торды
Самавырны яңартсана, Гайнавал! — Беренче сүзе шул булды.— Авыз пешсә пешәр, шау кайнар килеш чәйләми хәл юк. Эчем бөрешеп туңды
- Андагыларга ходай күркәм сабырлыклар бирсен инде, ярабби Гайнавал иренең сүзен җөпләде — Качан гына йитәр вайнаның каннасы’
— Житүен җитәр Гитлерынын да муены астына килер Анысына шик юк Гөлдәй гомерләр әрәм була' — Гаделша көрсенеп к\йды
— Бездән тормый шул. бездән тормый - Гайнавал самавырына күмер сала-сала сөйләнде — Бездән торса, бәген үк сукыр Гитлерын пожарга тотып салыр идек
— Бездән дә тора инде җиңүне якынайт), хатын, алай гына димә > Тырыша төшәргә тиеш без дә
Гаделшаның тел төбен Гайнавал аңламады Самавыры дөрләми аптырата идеме, йорт башының соңгы сүзләренә әллә ни исе дә китмәде
Самавыр, паровоз сыман пар бөркеп, өстәл өстенә менеп утыргач. Гаделша чыннан да иреннәрен пешерә-пешерә чәй эчте, тамак ялгады Өйгә дә мамыклы җылы таралган иде Шунда инде Гайнавал белән бер уен уртаклашырга булды
Син бик үткен кеше инде үзең болай. хатын, дип кереште ул Кулыннан эш килә, сөйләсәң — сүзгә кытлык сизмисең Сазнательный да син Баягынак әйтеп җибәрдең, сызгырып куяммы дип торам Гитлерны пожарга тотып салыр идек, дисең. Дөрес әйтәсең, ил белән, гавам белән бер төсле уйлыйсын булып чыга.
- Чу. чу? — Гайнавал мондый кереш сүздән шикләнә калды Кай якка бөгә бу карт, янәсе. Чу! Нәстә араторланып киттең’ Мине пар тиюнный итмәк келимсең әллә?
Гаделша бер дулкынга көйләнгән иде инде, дәвам итте
— Нәрсә ярамый сиңа минем хак сүзләремдә’ Дөресен әйтәм, сазнательный син Бу ягың минем өчен дә бик кулай. Гайнавал Бүгенгесе көнне шунсыз ярамый, хатын
Гайнавалның айның унбишенче кичәседәй тулы түгәрәк йөзен.» анты pay галәмәте бәреп чыкты
- Син нәстә, - диде ул кыза язып Берсәк кәгеп каттеңме әллә’ Сургуч цалмалысы эләктеме, мәтәм Умерда юкны такылдыйсың?
Гаделшага нәкъ менә шул кирәк иде Гайнавалның үзен гәпкә тартып алу
- Менә. менә, үзең дә килеп җиттең, хатын Сүземнең тозы шунда Кызыл Армиябезгә хәзинәбездә бары белән булышырга кирәк, лимен Снн «әзнательин, мин са знательни — беренче 1ерман смышынлә немецның штыгын татыган, әрнегән кеше мин Фашистлары ншу этләнгән жан аның Шуларны кырып себереп бетерү хакына, мин әйтәм. танк төзергә акча бирик, дим
Каян алып?
Анысы минем эш Мәгез диярбез, поссоветка барып, акча җыючы комиссия башлыгына! Бездән Нәҗипова I айнавалдан. Нәҗипов Гаделшадан. Нәҗипова Рәйханәдән уртак өлеш, диярбез I итлерга каршы яуда башын салган Нияз Нәҗнповнын хатирәсе булсын безнен сумнарыбыз. диярбез Ризамы снн шундый эшкә кул куярга'
Акцасы булса танкка бирми дә урынын табар идем .зле Әнәтерө Рәйханәнең аягындагы киез итеге, менә тншеләм. мен.» тншеләм дип тора һәр кич үзе үгә катькан саен шуны карыйм, тишелмәдеме әле. дим Ә снн шул турыда уйлап та карамыйсын Үзеңнең әнәтерә бүрегеңнең дә юхзпк лары кочык талагандай тырпаешып торалар
Гаделша хатынына таба кулын селтәде
һай, бүрек! Нәрсә ул бүрекнең колаклары тырпаюы .*ie җылы булгач .. Я әйт. ризамы, мин тәвәккәлләдем
Гайнавал иренә беравык сынап карап торды
Акцасы бакцада шул әле аның, бакцасы кар астында
Минем снн килен булып төшкәнчегә кадәр үк еллар б\е җыйган акчам бар Мәрхүмә хатыным белән кара көнебез!ә дип җыйнаган икчл иде
— Ә 6v сүзләреңне мәрхүмәкәең ишетсә нишләр иде Мескенкәем, ләхетеннән цыгар иде дә үгә цабар иде Нишләвең бу, 'бит ул
аКцаларны тиенләп зыйдым. кара көнебезгә, дип Улым Нияз үләнсә дә. кызыбыз Рәйханә иргә 1?ыкца да кирәк булыр, дидем дир, ә син...
Гаделшаның кинәт йөзе үзгәреп китте, күзләрен йомды. Иңсәсен бераз бөкрәйтә төшеп, башын аска иде һәм әкрен генә сөйләп китте
— Әйе. әйе. Мәрхүмәкәем хезмәт ярата иде Әртилендә икешәр смена эшләгән чаклары еш була иде Берәр тегүчеме, кисүчеме сырхаулап китсә, аның өчен дә эшли иде. План-мазарлары тулмаса, өзгәләнә иде. Ж.аны көеп, пошынып өйгә йөгереп кайтыр иде дә: «Мин тагын киттем әле, картым, анда эшләрне тәмамлыйсы бар».— дип китеп барыр иде Ачуланмый идем «Хәерле юл сиңа, алтынкаем » — дип. балалар белән тәрәзәдән кул изәп озатып кала идек Шулай да акча күп алыр өчен түгел, эшем эш
— Гомерем буе хәләл көчем белән җыйган акчам Менә кара көннәр килде инде,хатын Шулай итик, хатын, илебез өстенә килгән бу кара-авыр көннәрдә, тапшырыйк дәүләткә ул акчаларны
Гайнавал башындагы яулыгын рәтләгәндәй итте, әйләнә-тирәгә карап алды, йөзе сулыгып китте аның Әкрен генә атлап, ире утырган сандык кырыена килеп утырды
— Соң ни инде, сезнең әллә кацан зыйган акцагыз турында ник минем белән сүләшеп утырасың. Аның өчен подпись сырларга минем ни хакым бар. ди. Барыгыз да тапшырыгыз. Булсын танкка Рәйханәгә киез итекне болай да алырбыз.
Акча тапшырып өч көн үткәч, бу гаиләнең куанычына чик булмады. Башта радиодан укыдылар, аннары гәзитләрдә басылып чыкты Иосиф Виссарионович Сталин Татарстан хезмәт ияләренә рәхмәтен белдергән иде. Бу рәхмәттә Гаделша белән Гайнавалның. Рәйханәнең дә өлеше барлыгын тою аларга канат үстерде Рәйханә «Кызыл Татарстан» гәзитәсенең шушы котлау басылган санын алып кайтып, сандык төбенә үк салып куйды Верховный Башкомандующий тәбригендә болай диелгән иде: «Татарстан колхозчысы» дигән танклар колоннасы төзүдә 100 000 000 сум акча җыйнаган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы колхозчыларына һәм колхозчы хатын кызларына минем туганнарча сәламемне. Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырыгыз!
И. Сталин.»
Бу котлау алынган көнне Рәйханә танк колоннасына акча тапшырылганлыкка бирелгән квитанциясен куен дәфтәре битләре арасына. Әмирнең фронттан килгән фоторәсеме янына куйды Гап-гади квитанция кәгазе бу көннәрдә аның өчен абыйсы гомерен өзгән илбасарларга нәфрәт һәм үч билгесе буларак кадерле иде
Коридор буйлап атлаучы Гамирга Рәйханә эндәште.
— Бәлки сәлам хатын өр-яңадан язарбыз. Гамир абый Бүгенге кәефегез теге көнне булсй, сез. мөгаен, сүзләрнең бүтәнчәрәгән сайлаган булыр идегез,— диде
Уйландым, сенлем, дүрт ай буенча, шушы корпуска килеп кергәннән бирле уйланам. Сине күргәч, ул уйларым яктырганнан-яктырды, ышанып яшәгән көннәрем күбрәк булды Менә бит безнең нинди кызлары
булсын, дип эшли иде
Гайнавал авызын тутырып нәрсәдер әйтергә теләде, күзләренә усаллык чыгарып иренә карады Карады, тик бер нәрсә дә әйтә алмады Иренең бөтен дөньясын онытып үлгәнхатынын сагынып утыруы аның күңеленә тиеп алды Гаделша Гайнавалның тыныч кына үзенә карап, сүзләрен тыңлап утыруыннан бик канәгать иде. Ул сөйләде дә сөйләде Яратып яшәгән хатыны турында уйланып утыруы, аның хакында әнә шулай кемгәдер ишетелерлек итеп сөйләве бик зур бәхет иде .
быз бар, дидем Мәхәббәткә тугрылыклы була беләләр. Намуслылар Минем дә сугышка киткәндә вәгъдә биреп калган сөйгән кызым, Таңсылуым бар иде Яралангач, мин аңа хат яздырдым, ике кулсыз мин. дидем Яшермәдем, нигә яшерергә Мәхәббәт бит ул. чын мәхәббәт бит ул Дүрт ай өзгәләнеп хат көттем үзеннән Бер генә юллык хат килсә дә. мин анык янына кайтып, үзен күреп сөйләшермен, аңлашырбыз, дигән идем Булмады -Ул бер-ике адым Рәйханәгә таба атлады Моннан ярты сәгать элек кенә гипсы алынган хәлсез кулын кызга сузды
— Бирегез, сестра, миңа хатны Мин аны сезнең истәлегегез итеп саклармын. — Сул кулының исән калган ике бармак арасына хатны кыстырды Яраланганнан бирле беренче мәртәбә әйбер тоткан кулына карап Гамир эчкерсез елмаеп куйды. Аннан ишекне әкрен генә ябып чыгып китте.
Госпиталь комиссары чыгып киткәч. Анна Захаровна кабинеты буйлап йөренде Тәрәзәдән көрән төстәге дермантин белән тышланган ишеккә кадәр нибары тугыз-ун адым. Шулай да әледән әле хәрәкәтләнеп торырга, йөренергә кирәк, югыйсә тәнгә суык үтә Мичләргә якмыйлар да түгел, ягалар. Район оешмалары госпитальгә кулларыннан килгән кадәр булыша. Бүген менә утынга дип ике машина, биш ат китте.
Анна Захаровна азрак җылынган төсле булгач, калын йон шәленә төренеп утырды һәм өстәл тартмасыннан карандаш очлый торган пәкесен эзләргә кереште Шунда, бүген инде ничәнче мәртәбә, улын исенә төшерде Күзе аңардан килгән хатларга төште Аерым конвертта саклый торган фотолар арасыннан Алешаның сурәтен алды
Сак кынр ишек шакыдылар. Кулына газетелар тотып, Рәйханә килеп керде Бүлек начальнигы белән ул ишек төбеннән үк исәнләште Аннары газеталарын Анна Захаровна өстәленә куйды.
— Бүген безнең корпуска хатлар күп,— диде сестра-хозяйка — Күпләрне сөендердем. Менә сезгә дә. — Рәйханә, газеталар арасыннан ике хат алып. Анна Захаровнага сузды. Бүлек башлыгы аларны Рәйханә кулыннан йолкып алгандай алды, тик ике конверт та чит кул белән язылган иде, сагайды Шәленә ныграк уранды, шуып төшмәгәем дигән төсле, урындыгына җайлабрак утырды Авыр сулап:
— Улым частеннан килгән, тик хатны үзе язмаган. Ачыгыз, зинһар, конвертны,— диде, хатларны Рәйханәгә сузып
Рәйханә үзен бик тыныч тотмакчы иде. ләкин барып чыкмады Анна Захаровнаның хәлсезләнеп калуы аңа да күчте, шулай да, тумбочка өстендәге графиннан су салып, стаканны Анна Захаровна алдына куйды һәм конвертларның берсен ачты Хаттагы беренче сүзләргә күз салу белән:
— Алешадан! — диде
Анна Захаровна кипшенгән иреннәрен чылатты
Рәйханә хатны укып китте:
«Кадерле әнием, исәнме!
— Укы, укы! —диде Анна Захаровна
...Озак хат язмый торуыма борчылгансыңдыр Мин синең көйгәләк икәнеңне беләм бит. әнием Эш шунда: моннан бер ай элек һава сугышы барышында мин яраландым Госпитальгә керергә туры килде Ун кулым >
Анна Захаровна, җилкәсенә бөркәнгән шәлен салып, урындык башына элде Аңа беркадәр җиңелрәк булып калды төсле Ул, хатны үз кулына алып, һәр сүзен, һәрбер хәрефен йөрәгенә суыргандай, әйтте
— Балакаем, тырыша-тырыша сул кулы белән язган
«Әнием, борчылма, бетерешмә, яралы кулым төзәлеп килә Врачлар ның ышандыруынча, унбиш көннән бөтенләй савыгып, частема кайтачак мын...»
Икенче хат улыннан түгел, ә моннан ике атна гына элек дәваланып фронтка киткән Андрей Семенов дигән солдаттан иде. Ул исән-сау үз
частена килеп җитүен хәбәр иткән, моңа бик сөенүен язган. Тиздән һөҗүмгә кузгалабыз, дигән
Анна Захаровна хатларны кулына озак кына тотып торды. Аның күз алдына улы Алеша белән Андрей килеп баскандай булды
— Бездә дәваланган яшьләр дә үз балаларым төсле инде миңа,— дип көлемсерәде Анна Захаровна — Аларга да бик нык ияләшәсең. Ил өстенә килгән бәла кемнәрнең генә күңелләрен якынайтмый' Бу Семенов безгә килгәндә әнисе танымаслык хәлдә иде бит! Маңгай дисеңме, күз-колак тирәләрен әйтәсеңме — һәммә җирендә җәрәхәт иде Җитмәсә, күзләре күрми. Авызыннан сыек аш та үтми Ә хәзер тагын һөҗүмгә! Рәхмәт, Рәйханә, шатлыклы хәбәрләр китердең, сеңлем!
Төш авышкач, корпуста мәшәкатьле җанлану сизелде.
Халатларын иңнәренә салган ир-егетләр складка юнәлделәр. Барысы да склад бүлмәсенә берьюлы сыймадылар, өчәр-өчәр кереп киенеп чыгалар. Аннары, коридордагы эскәмияләргә утырып, иптәшләрен көтәләр. Рәйханә аларга киемнәр биреп торды
Шулчак комиссар да килде
— Буласызмы, егетләр? — дип. хәл-әхвәл белеште. — Сез монда ничәү? Беренче корпустан — җиде, өченчедән тугыз иптәш Атлар әзер. Урын һәммәбезгә җитә. Толыплар җитәрлек. Әллә ни зыян юк. тимер юл вокзалы барып җитмәслек ара түгел. Туңдыра башласа, тәпиләп алырбыз.
Ул һәрвакыт шулай. Сәламәтләнеп кабат сугышка китүче сугышчыларны бик җылы озата Поезд кузгалып киткәндә дә күңелендә бер генә теләк: «Исән-сау йөри күрегез, туганнар! Берүк исән булыгыз!»
Корпус ишегалдында аларны врачлар, сестралар, санитаркалар озатып калды. Китүчеләргә кулларын болгап озак тордылар. Зөмәрә атка утырып өлгермәгәннәр арасында арткарак калып барган яшь егет белән бик үз итеп саубуллашты
— Сау бул. Гали! Хат яз, яме, обязательно! — дип тезде дә, егетнең ике битеннән үбеп, йөгерә-йөгерә корпуска кереп китте.
Корпуста гадәти эш көне дәвам итте. Сәламәтләнеп килә торган яралыларны — озакламый фронтка яки өйләренә кайтып китәргә тиешле сугышчыларны — бер палатага, яннарына врачлар еш керергә тиеш булган авыруларны аерым бер палатага урнаштыру башланды.
Сәламәтләнүчеләр палатасында, һәрвакыттагыча, уен-көлке ишетелә. Ә тегесендә сыкранулар, уфтанулар.
Микола Еременко салават күпере кебек балкый Госпиталь начальнигы аны үзе карап, тагын бер атна дәвалангач, фронтка китәргә рөхсәт итте. Ә хәзер ул. әнә, Анна Захаровна кабинетының ишеген яртылаш ачып, көр тавыш белән җыр сүзләрен тезә:
— Дивлюсь я на небо,
Хай думу гадаю Чему я не сокол. Чему не летаю.
Маната Анна Захаровнаның кулын каты итеп кысты
ки " БЛТ‘'Н"СГ’ " 3>Р Рэхмат' Терелттегез, савыктырдыгыз, фронтка кунакка X кнтТ СуГЫШТаН С°И «’Р^зны да тутвн авылыма
Анна Захаровна аңа елмаеп торды:
Рахмзт- Ми|“ма- белам бит. Алешама атап укыдын бу юлларны.
Мартның егерме өче иде Иртәдән үк көн бозылды Башта бик күп кар яуды Ул да түгел, җил кузгалды һәм баш түбәсенә тиярдәй булып аккан болытларны куып таратты Ялтырап кояш чыкты, җылытып җибәрде. Болай булса, гөрләвекләр йокыларыннан уяныр һәм язгы җырларын башлап җибәрер Көн кичкә авышканда янә ябалак ябалак кар явз башлады 1
Рәйханә күңеле дә әллә ничә төрлегә әйләнде бүген, ул тикмәгә генә уйнакламый икән!
Сәгать көндезге дүртенчегә авышкан иде, бер кыз бала аңа конверт китерде Конверт тышына нибары ике генә сүз язылган: Нәҗипова Рәйханәгә.
Ни уйларга да белмәстән. Рәйханә конвертны ачты һәм бик аптырап калды Хат шәмәхә карандаш белән Әмир тарафыннан язылган иде.
«Күз нурым. Рәйханә!
Хатымны гафу үтенүдән башлыйм Каушама, югалып калма, сине дөньядагы һәммә кешедән дә якын күргән кешең белән очрашырга хәзерлән Нык бул!.. Озак хат язмавымның да. хәзер туп-туры синең эш урыныңа барып керергә кыймавымның да җитди сәбәбе бар Мин кичә өйлә вакытында Казанга, үзебезнең Яңа Бистәгә әти-әни янына кайтып төштем Иртүк Хәрби Комиссариатка учетка бастым да поездга йөгердем. Синең яныңа Минем вакытым иркен, сине төн уртасына-кадәр дә. таң атканчыга кадәр дә көтә алам Тик тизрәк кил. назлым! Мин кызлары әни белән фабрикада эшли торган Гасыйм абзыйларда. Алар сине яхшы беләләр л
Рәйханәнең җиңелчә генә башы әйләнеп китеп, чүт кенә идәшә егылмады. Әллә нишләде, кая барырга, ничек соң әле көтмәгәндә, уйламаганда ук каршысына килгән Зөмәрәне кысып кочаклап алды да зыр-зыр әйләндерде, ике битеннән чут-чут үпте
— Син беләсеңме, беләсеңме, кем кайткан! Ә белмисең шул. башыңа да китермисең,— дип, Анна Захаровна бүлмәсенә кереп китте
Зөмәрә коридор уртасында аптырап басып калды
— Әллә инде акылына зыян килә башлаганмы, яраббем,— диде
Гасыйм карт йортына барганда ул һичбер нәрсә турында да уйламады шикелле. Башы буш иде кебек. Аяклары да үзләреннән-үзләре атладылар. Әмма йорты каршында йөренеп торган кешене күргәч, гүя йокыдан уянып китте. Сугышка кадәрге кышкы пальтосын, колакчын бүреген, аягына киез итекләрен кигән кешенең Әмир икәненә ышанасы да килмәде. Тик мондый ятсыну бер мизгел генә булып алды Рәйханә, адымнарын тизләткәннән-тизләтә төшеп. Әмирнең муенына барып сарылды Юньләп исәнләшә дә алмады, елады гына Аны кочаклап алган Әмир кызны ничек юатырга, нәрсә дип тынычландырырга да белмәде. Бары тик көчле куллары белән якынының аркасыннан өзлексез сөеп кенә торды.
Зарыгып көтүдән, бөтенләй уйга да кертмәгәндә очрашудан туган хисләр өермәсе үтеп киткәч. Рәйханә кыяр кыймас кына Әмирнең йөзенә күтәрелеп карады Егетнең иң куркып торганы да шул иде. Ләкин, ни хикмәт. Рәйханә чыраен сытмады, кәефсезләнмәде, йөзен бормады Башын арткарак ташлап, томырылып тагын бер карады да. әле беркайчан да булмаганча кыюлык күрсәтеп. Әмирне үбә башлады. Әйе. танкта янды Әмир. Битен ялкын жәлләми ялады Керфекләр, кашлар юк диярлек. Яңак буйлары шоп-шома. Карталардагы диңгез чикләре шикелле җөйсы- ман эзләр. Сугышка кадәрге чибәр Әмирдән төз. таза гәүдәсе, зур куллары гына калган Юк. алай гына түгел, кешеләргә ихтирам белән карый торган күзләре дә элекке Әмирнеке! Тавышы элекке Әмирнеке, сөйләшүе, мөгамәләсе. елмаюы аныкы1 Җаны, рухы Әмирнеке'
Өйгә кермәделәр. Турысын гына әйткәндә, Рәйханә картлардан яхшысынмады. Гасыйм абзыйның карчыгы Гайнавал апасын бер күрмәсә.
10 «К У . №5
145
бер күрер, сөйләми дә калмас, арттырмый-өстәми дә калмас Әмир аның белән килеште. Рәйханәне госпитальнең икенче корпусына озатты
Әмир Рәйханәнең эше беткән чакка корпуска килергә булды.
Алар бу юлы инде иркенләп утырдылар Сөйләшәсе сүзләр тиз генә бетәрлек түгел иде Шулай да байтак нәрсәләр ачыклана- төште. Әмирне яуга озатканга кадәр якынлык өр-яңадан жыела иде кебек. Аннары ике арада шундый тойгы туды, гүя ялгыз каңгырышкан көннәр бөтенләй булмаган да.
Әмир сүзсез генә аны кочагына алды һәм. дөньяның иң зур сере хакында сөйләшергә теләгәндәй, пышылдап кына Рәйханәгә сорау бирде.
— Я. бүген нишлибез?
— Әмир, синнән башка бер минут та яшәү теләгем юк минем Бүгеннән мин мәңге синең белән. Син кайда, мин шунда!
Чапкан җирдән өзмәкбула кызый. Әмир аның ныгытып фикер йөртүен тели Үзенең әле фронтка кабат китәсе бар Әйдә минем белән фронтка, димәссең бит инде
— Болаи итик, акыллым Башта синең әти-әниләреңне күрү дөрес булыр Мине алар белән таныштырырсың Шуннан соң. җитәкчеләреңне күндереп, бер-ике көнгә ял ал да. Казанга барып килик. Анда минем әти-әниләр белән күрешерсең Шунсыз ярамый. Ата-ана хакы Алар безнең дуслыгыбызны да, ни у йлаганыбызны да белеп торсалар, хәерле булыр.
— Әмир, нигә хәрби киемнән килмәдең син?
Сорау Әмиргә бераз сәер тоелды, киемдәмени эшнең кендеге? Шулай да аңлатуны кирәк тапты
— Күренеп торган яну яралары өстенә офицер киеме дә күзгә артык ташланмасын әле. дидем
Рәйханә әле генә бүленеп калган сүзгә әйләнеп кайтты
— Шуннан, ял иткәч нишлибез, Әмир?
— Шуннан... назлым минем, сугышабыз! Син — тылда, мин фронтта...
Рәйханә теләр-теләмәс кенә елмайды, күзләрен Кысып Әмиргә карады
— Дөрес әйттең, сугышабыз! Тик нигә син мине тылда калдырасың?— Аның күзләренә яшь тулды Нигә син мине үзең белән алып китәргә теләмисең? Нигә син миңа: «Рәйханә, чык миңа кияүгә!» — димисең? — Ул ачынып елый башлады Мин сине шул хәтле көттем. Әмир, шундый сагындым. Әгәр яраткан эшем булмаса. сине уйлый-уйлый акылдан шашкан булыр идем. Тагын синнән ничек аерылыйм? Ничек ялгыз яшим?..
Рәйханәнең өзгәләнүеннән Әмир башта югалып калды. Ул әйткәннәр турында Әмир үзе дә өзлексез хыяллана иде бит Сугыш бетеп, исән-сау кайта алса. Рәйханәгә өйләнергә дигән карары катгый иде Чынга ашкан шул хыял аларны бәхетле итәр кебек иде
Гаделша карт, көрәген тотып, ишегалдында йөри иде. Яшьләрне кургәч. ул аптырап, салкыннан яшьләнгән күзләрен кулындагы бияләе белән сөрткәләп алды Көлә-көлә капкадан керүче кызын да. аңа ияргән ир-ат затын да сәерсенеп каршылады
— Раббсм. тагын ниләр күрсәтәсең инде’! — дип уфтанып алды Капкадан керүчеләргә каршы бармады, кулындагы агач көрәкне карга батырып кадады да баскан урынында тора бирде. Рәйханә.йөгереп килеп, әтисенең беләкләреннән тотты
— Әти. кунак алып кайттым Таныш булыгыз! Әмир.
Гаделша бер көнне корпуста ашап утырганнарын үз күзләре белән күргән яралы солдатлар арасыннан берәрседер дип, Әмиргә кул бирде һәм кырысрак тавыш белән
— Исәнме, улым! — диде
— Исәнмесез, Гаделша абзый! Сәламәтлекләр ничек?
Өйдә Гайнавал гөр килде
Әй. канәтем. канәтем. кеше катясы булган, алданрак этен куялар аны. береак хәстәрләнеп торган булыр идем. - днп рәвешенә китерде
Эченнән генә «Ишеткән сүзләрем раска чыга, ахрысы, гулять иткән нәрсәседер инде Битен каймакка буяп маэмайга бирсәң, каймагын ашар, битенә кагылмас Бигрәк ямьсез инде, канәтем. Тумыштан микән әллә сугышта шулай булдымы икән»,—дип уйланды һәм Әмирнең буй-сынына сөзеп карады — Бите алама булса да, сынга яхшы, рысак кебек » Өстәлгә карточкага алынган икмәк, мичкә тәгәрәткән бәрәңге, гөжләп торган самавыр килгәч. Әмир акрынлап сүз башлау кирәклеген чамалады.
— Гаделша абзый. Гайнавал апа! Сезгә әйтер сүзем бар, ипләп тыңласагыз икән,—диде һәм, сабыр, салмак, һәр сүзен аңлаешлы итәргә тырышып, сөйләк китте. Сугышка кадәр үк Рәйханә белән танышып дуслашуларын, яуга китәр алдыннан бер-берсенә биргән вәгъдәләре барлыгын да. соңгы елларда хат алышып торуларын да, менә шушы кыяфәттә кайтырга туры килүен дә, Рәйханәнең өркеп калмавын, үзенә тормышка чыгарга риза булуын да сер итмәде. Әгәр өлкәннәр ризалык бирсәләр, иртәгә үк Казанга китәчәкләрен, анда үзенең әти-әниләре белән сөйләшә- чәкләрен белдерде. Азактан, тәвәккәлләп. ЗАГС турында да телгә алды. Аннары, сәламәтлеге ныгып киткәч, яңадан фронтка китәсен, ә Рәйханәнең үз эшендә эшләп торачагын да искәртте.
Гайнавал «Ай, канәтем!» — диде дә. ишек төбеңдәге сәкегә барып утырды Гаделша уң учы белән иреннәрен сөртте, эчәргә дип күтәргән чәшкәсен кире өстәлгә куйды.
— Анысы шулай, улым,— диде карт, уйлана-уйлана. — Бер-береңне ярату бар. өйләнү, кияүгә чыгу гадәте дә бар Шуның өчен кешеләр бит инде без. Шуның өнен тормыш инде бу... Язмыштыр, күрәсең... Шулай да бер дә вакыты туры килми бит әле, өйләнешеп йөрергә дим Фронтка китәсе була дисең. Ничек килеп чыгар соң ул алай?
— Минем кайда яшәү ахыргача хәл ителмәгән әле, әти. Бәлки, мин дә фронтка китеп барырмын. Райком белән сөйләшәм дә Әмирдән кай жирем ким минем? — диде
Гаделша бу юлы кызына шактый усал карады.
— Шундый жиңел сөйләшәсең син. кызым, Бирәзә авылына әбиеңә- кунакка барырга жыенган дип белерсең.
Рәйханә балаларча иреннәрен бүлтәйтте, дөрес сөйлим ич дигән мәгънәдә елмаеп, Әмиргә карады. Гаделшаның йөзе агарды, кинәт чырае качты.
— Әти, әти!. Кара, әти дим. . — Рәйханә әтисенең кулыннан тотты. Әмир картның иреннәренә чәй тигезде.
— Хәзер, хәзер., узар.. — Гаделша, көч-хәл белән кыймылдап, мич кырыена килеп, аркасын сөяде, ләкин мичнең кызуын сизмәде
Өйдә чебен очканы да ишетелерлек тынлык урнашты.
Әмир Рәйханәгә карады, аның өчендә борчыла иде. Кызның күзләрен сөйләп аңлатып булмаслык моңсулык баскан.
Әтисенең авыр минутлары үтеп киткәч, һаман аның янында сырпалана биреп сорады Рәйханә
— Ризалыгыңны бир. әти. Әмирдән башка яшәве читен булыр миңа. Әнием үлгәндә ничек үзәгем өзгәләнгәнен үзем генә беләм Әмирдән аерылуны кичерә алмам.
Гаделша, мичкә аркасын куеп, күзләрен йомып торды. Нәрсәләрдер турында төпле уй йөртмәк булды. Тик башында фикерләре чуалган иде. Башының дөп-дөп килеп гүләве, чигәләренең авырттырып кысуы, арка сөягенең сызлавы уйларга жай бирми иде. Сүз көтәләр Ата-сүзе..
Төне буе бурый-бурый кар яуды
Иртәнгә кадәр өй ишеген дә. капканы да көрт басып китәр, дип уйланып ятты Гаделша. Таң атканын да көтмичә, кулына көрәк алып, ишегалдына чыкты. Карны көрәп, юл ача башлады. Газиз балаларым, сезгә юл ачам, сәфәр чыгарга үзем сезгә фатиха бирдем, хәерле юл сезгә, газизләрем Шул юлдан исән-имин өемә әйләнеп^ кайтуыгызны көне-төне теләп яшәрмен, балакайларым, дип уйлана-уйлана көрәде Гаделша карт ак карларны.