Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРИКЛАДКА КУЕП ЯЗЫЛГАН ХАТЛАР


Аның исеме Матбугат йортында Татарстан Язучылар союзы Бөек Ватан
сугышында һәлак булган батыр каләмдәшләребезгә куйган мәрмәр тактага
язылган: Мөхәммәт Әхмәтгалиев...
Сугышка кадәр шактый танылып өлгергән талантлы яшь шагыйрьнең (1920—
1943) көндәлек язмалары, фронттан туганнарына язган хатлары сакланган. Бу
санда без шул хатлардан берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
1 ГЫЙНВАР 1943 ЕЛ. Сеңелем, үзеңә генә дип язам, исәнме, кадерлем! Йомшак җилләр, Казанга
кадәр исеп, чәчләрең сыйпап, битеңнән үбеп, Яңа ел сәламнәремне, сеңелем, сиңа илтсен иде дим.
Әле генә кино карап кайттык. «Каин һәм Артем». Әйбәт кенә. Бүген — ял, Яңа ел хөрмәтенә Менә,
парта артына утырып, тәмәке кабыздым. (Абый тартырга өйрәнгән икән дип уйлама, сеңелем. Мин
тартмыйм. Хәзер менә эч пошканнан гына.) Төтен эчендә ябык йөзеңне, моңсу күзләреңне күрәм
Сагындым сине, сеңелем. Шулкадәрле сагындым.
Обедка барып кайттык. Тамак тук, ә җан? Тәнгә — азык, җанга — юк
Сеңелем, бу сугышлар башлангач, ялгыз калып, үз-үземә урын таба алмый газапланган идем
мин, очына чыга алмадым уйларымның. Ә менә хәзер, өскә шинель кигәч, кулга мылтык алгач, мин
үз урынымны таптым. Мин хәзер бәхетсез әниләрнең, синең кебек моңлы күзле сеңелләрнең
гомерләрен саклаучы солдат булдым. Илдә кош та югалмый, диләр. Син дә, мин дә үз бәхетебезне
табарбыз әле. Без аны көрәштә генә табарбыз. Тиздән, синең бәхетеңне яулап табар өчен.
Көнбатышка китәрмен, бәхетле җиңүчеләр арасында мин дә Казанга кайтырмын әле, сеңелем!
Ышанма син, сеңелем, юрау-багуларга, ышанма. Бәхетең, үз кояшың табылыр, мин бәхетсез, миннән
булмый, димә син. Була!—диген, булдырам!—диген. Кырыкка ярыл, тырыш. Халык арасына чык.
Яхшы иптәшләр (егетләр арасыннан да) тап. Киемнәреңне кайгырт, театрга, кинога, танцыга да
йөрергә тырыш. Әмма үз дәрәҗәңне төшермә. Күңелеңне дә төшермә, авырлыкларны җиңеп чыгарга
тырыш, аптырап торма. Сугыш озакка бармас, мин дә исән- сау кайтырмын.
Абыең Мөхәммәт.
13 АВГУСТ 1943
«Сез бу хатны минем укыганда. Мин
бик күптән үлгән булырмын ...»
Бәлкем, көйгән сугыш кырларында ерткыч фашистларны
кырырмын.— Сез бу хатны минем укыганда, Кайнар каным агар
чирәмгә, Канлы калҗа эзләп, канат җилпеп, Козгын очар минем
тирәмдә.
Рәсмегеэне сезнең, әнкәй бәгырем, Соңгы тапкыр бәлки үбәрмен
Автоматтан, бәлкем, дошманнарга Үлем ядрәләре сибәрмен Бәлкем,
шулай булыр.
Ә бүген мин,
Рәсмегеэне алып кулыма, Сагышланып карыйм һәм күз салам
Борылмалы тормыш юлыма.
Күз алдыма килә томан аша Сабый чаклар, мәктәп еллары. Айлы язгы
кичләр, Кабан күле, Бөдрә таллы Идел буйлары. Их, Казаным, нурлы
Казаным син. Таныш миңа һәрбер сукмагың. Күңелемне минем
яктырталар Йолдыз кебек якты утларың Их. Казаным, синнән туйган
идем. Хәзер менә шундый сагындым. Былчырагың, чират, тузаның да
Минем өчен якын, ягымлы. Казан. Казан, синдә калды әнкәй,
Туганнарым, якын дусларым. Синдә калды кайнар мәхәббәтем, Чия
бакчам, җырчы кошларым. Кайнар яшьләр белән күмәр идем Синдә
калган әткәй каберен.
Кайтырмынмы сиңа, күрә алырмынмы Их, Казаным минем, кадерлем.
Күктә йөзә болыт, шуңа кунып Очар идем туган илемә.
Мин бер генә тапкыр карар идем Әнкәемә, энем, сеңлемә .
Сез бу хатны минем укыганда Кайнар яшегезне түкмәгез.
Минем ечен теләк теләгез сез. Мине уйлап газап чикмәгез.
Сезне убеп, улыгыз Мөхәммәт.
Хәрәкәттәге армия.
Р S Мөгаен бүген без сугышка керербез. Иртәдән бирле «Катюша» җырлый, самолетлар оча.
Әле менә 2 самолетны бәреп төшерделәр. Шулай, язганын күрербез, әнкәй, әйе бит. Тиздән күрешүгә
өметләнеп, улыгыз.
22 АВГУСТ 1943 ЕЛ.
Сәлам сезгә, минем кадерле туганнарым — әнием, сеңелем, энекәшем, Зәйнәп anal Менә без
алгы сызыктан нибары 2 генә чакрымда. Бер урманда Кичә кич, юл төзәтүне калдырып, монда
килдек. Килгәндә немец безне мина утына тотты Миналар, сызгырышып, баш өстеннән оча
башлауга, без тирләп-пешеп алга чаптык Кайберәүләр тубыктан су эченә егылдылар. Мин дә.
егылып, балтамны югалта яздым. Килүгә, чокырлар казыл ятып йокладык. Ә тештән соң тагын өч-
дүрт йөз метр китеп, тагын чокыр (щель) казыдык. Менә минем чокырым озынлыгы бер метр, 70 см,
киңлеге 70 см, тирәнлеге 1 метр чамасы. Чокырны бүрәнәләр белән, җир белән капладым. Белмим,
шул чокырда кунармынмы, тагын ары китәрбезме7 Дошман артиллериясе һәм минометлары
аткалый. Снарядлар, миналар жуылдап очып үтәләр. Ә без чокырда Әле яңа гына немец
самолетлары безнең тирәне бомбага тоттылар Җир ду килеп селкенә Гомумән, күнектек инде Бу
урыннан немецларны 4-5 көн элек кенә куганнар. Без резервта, шуңар һөҗүмгә кермәдек әле. Бүген
22 се. Сездән аерылганга 1 ел да 3 ай тулды. Әйтергә генә ансат, ниләр генә күрмәдек без шул арада
Исән-сау кайтсам, хикәят итеп бер төн буе сөйләр идем үткәннәрне Мин хәзер комсомолец инде 17
августта билет алдым. Менә шул хәзергә үзем турында Энекәш, син эшкә кермәдеңме әле? Шәүк әткә
бар. Ул урнаштырыр Әни. минем бу прикладка куеп язган хатымны укы да. теләктә бул Ә аннары
йөрәгеңдә булган кайгы-хәсрәтләреңне түкми-чәчми озын ител хат яз. Сеңелем син дә хат яз. Ә мин,
вакыт булса, һәр көн язармын монда булганнарны. Хушыгыз
Сәлам белән улыгыз Мөхәммәт
Хәрәкәттәге армия.