Логотип Казан Утлары
Шигърият

Куллары белән сыйпый карт үләннәрн

Куллары белән сыйпый карт үләннәрне, искә ала исәннәрне, үлгәннәрне.
Бергә йөргән коралдашларын,
сугыш юлындагы кан кордашларын, җан кордашларын.
Укчы батальон белән
Карпат таулары аша узган юлдашларын...
Кыңгырау чәчәкләр — үлгәннәрнең кабер ташларында.
Хәбәр бирә алар исәннәргә:
сыйпагыз дип үләннәрне, онытмагыз дип үлгәннәрне. .
Карпат тавындагы кыңгырау чәчәкләрне карт ишетә, алар аңа коралдашлары турында хәбәр биреп тора.
Чәчәкләр белән үләннәр, исәннәр белән үлгәннәр арасында хәбәр йөреп тора
Карт солдаттан сора..