ХӘТЕРГӘ ИҢ ТИРӘН УЕЛГАННАРДАН
ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ ЯНЫНДА әңгәмә
арихыбызның кайсы сәхифәсен генә алып карасак та. язучыла рыбызның халык белән һәрчак бергә булуларын, партиянең ил алдына куйган бурычларым үтәүдә актиа көрәш сафында атлау ларын күрәбез. Тыныч хезмәт көннәрендә дә шулай бу. Социали стик Ватаныбыз иминлеге куркыныч астымда калганда, аңа дошмам явы ябырылганда исә язучыларның әлеге сыйфатлары аеруча калку гәүдәләнә.
1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында, кулларына корал тотып, немец фашистларына каршы чыгучы каһарманнар арасында 1215 язучы ның булуы — моңа ачык дәлил. Аларның 460 ы яу кырында батырларча һәлак булДы. Дошманга нәфрәт тәрбияләүчән. жиңүгә рухландыручаи әсәр ләр язып кына түгел, каләмнәре кәгазьгә төшергән фикерләрне раслап та күрсәтү өчен. туп туры фронтка юл алып, фашистлар белән йөзгә йөз килеп сугышкан совет язучылары арасында Татарстан әдипләре дә байтак. Шулар ның кырыклабы бүген дә сау сәламәт, жиң сызганып ижат итәләр.
Укучыга яхшы мәгълүм ки. фронтопик язу чыл арыбызның күбесе жур нал га үзләренең яңадан яңа әсәрләре: романнары, повесть хикәяләре, шигырь поэмалары белән әледән әле катнашып тора. 1мм*к Җиңүнең 40 еллыгым каршцлаганда. алар бигрәк тә дәртләнеп яздылар
Редакция моңарчы журналда яңа әсәрләре белән күренергь өлгермәгән фронтовик язучыларыбызны түгәрәк өстәл яныма әңгәмә! ә чакырды. Алар ның һәрберсе сугышта кичергәннәр** турында бик ишк итеп сөйләргә әзер иде. Әмма бу очракта утлы юлларны урап кайткан язучыларга уа елларда хәтерләренә иң тирән уелып калган бер генә истәлекле вакыйгага тукталырга тәкъдим ителде.
Мәхмүт Хөсәен I
1941 елның 22 июне. Без таң алдыннан гына мәктәптә уздырылган чыгарылыш кичәсеннән кайттык. Күңелләр көр. рух күтәренке. Сулап туй маслык сирень исләре борын яфракларын кытыклый. Рәхәт! Җирнең иң бәхетле кешесе сыман тоям үземне. Уйларымда — ап ак колонналы Казан университеты. Тик өйгә кайтып, татлы йокыга чумган гына идем, мине иңнәремнән селкеп уяттылар Күзләремне ачсам каршымда йөзләре агарын
Т
ган әнием басып тора: «Тор, улым, тизрәк! Гитлер безгә каршы сугыш ачкан!..*
Бер атнадан әтине армиягә алдылар. Күп тә үтми, мин дә үзем хыялланган университетка түгел, изге теләгемнең тамырына ут төрткән гитлерчыларга каршы сугышка китеп бардым. Мин фронтка килеп җрткәндә, әтием батырларча һәлак булган иде инде. Йөрәгем тулы нәфрәт ялкыны! Мине тиз генә укытып-өйрәтеп, взвод командиры иттеләр. Җанга туплап үч ташкынын, давылланып-ярсып, алга ыргылдым: «Әтием өчен! Газиз Ватан өчен!» Шул ялкыным Җиңү көненәчә сүнмәде. ...1943 нче елның җәй ае иде бу.Курск— Белгород дугасында фашистлар һөҗүмгә күчтеләр. Сугышлар бик киеренке төс алды. Батарея командиры буларак, пушкаларымның утын көчәйттем. Дошман ныгытмаларын җимереп, һөҗүмгә баручы пехотачыларга юл ачтым. Безнең часть, гитлерчыларның катлаулы оборонасын өзеп, алга — Смоленск каласына омтылды. Шушы көннәрдә турыдан-туры яу кырында Ленин партиясе членлыгына кабул ителдем. Җиңүгә рухландырган партбилетымны күкрәгемә кыскан хәлдә, тупчыларым белән бергәләп, Смоленск урамнарына беренчеләрдән булып азатлык кояшы алып кердек. Озакламыйча Белоруссия туфрагына да аяк бастык. Сугышлар Орша янында кабынып китте. Бә-релешләр Боброво авылы өчен барды. Безнең дивизия алдына таң белән Бобровоны алырга дигән сугышчан бурыч куелды. Ә Боброво пункты һәр яктан да өч рәтле траншеяләр белән уратылган. Траншеяләр алдында — мина кырлары, тимер чыбыклы ныгытмалар. Авылның йортлары көчле дот һәм дзотларга әверөлдерелгән. Таң беленүгә, артиллерия хәзерлеге башланды. Безнең пехотачылар дошман крепостен штурмларга ташланды. Көтмәгәндә дошманның • Тигр» җитәкчелегендә авыр танклар төркеме күренде. Алар, ата-ата, безнең алгы сызыкка якынлашалар. Пушкаларым, үзләрен сиздермичә генә, тып-тын торалар. Баш танкка 400 метр чамасы ара калгач, команда бирдем:
— «Тигр»ларга каршы ут! Ут! Ут!
Пушкаларым бердәм ут ачтылар. Өлкән сержант Локатуш расчеты өч снаряд белән баш танкны җимерде. Икенче танк та кара төтенгә чорналды. Калганнары кире чигенделәр. Тын алырга өлгермәдек, гитлерчылар кабат контратакага күтәрелде.
— Берсен дә җибәрмәбез! Көчәйтегез утны! — дип боердым.
Иң киеренке мизгелдә орудие командиры Локатуш һәлак булды, наводчик Борһанов каты яраланды... Озак уйлап тормастан, наводчик урынына үзем бастым да, рәхимсез ут ачып, дошманның өченче танкын яндырдым. Бүтәннәре калкулык артына кереп яшеренделәр дә бераздан яңадан һөҗүмгә күчтеләр.
— Күбрәк снаряд китерегез! Дусларның үлеме өчен, ут! — дип, тупларымның утын көчәйтә төштем. Фашистларның рәтләре сирәгәя барды. Инде бераз ял итәбез дигәндә, пушкалар тирәсендә ниндидер бер авыр снаряд ярылып, мине аяктан екты, шинелемә ут капты. Җиргә ауган килеш, тәгә- рн-тәгәри, капкан утны сүндерә-сүндерә, аңымны җуйдым...
Гитлерчыларны кысрыклауны сигез айдан соң гына Ленинград фронтында дәвам иттем.
Рафаил Төхфәтуллин
Сугыш хатирәләре турында сүз чыктымы, үзенә кызыгын да, кызганычын да сыйдырган бер вакыйга исемә килә дә тешә. 1943 елның январь төнендә без, II— Мәскәү пулемет-миномет училищесы курсантлары, Козельск дигән станциядә эшелоннан төштек Сафларга тезелеп, юлга кузгалдык. Соңыннан белгәнебезчә. Үзәк фронт ның Брянск юнәлеше икән бу. Таң атып килгәндә, ярым җимерек бер авылда тукта дык. Юл күрсәткече язуыннан белдек: авыл-ның исеме Монастырское икән. Монда безне төрлебезне төрле подразделениеләргә бүлделәр. өр яңа винтовкалар, күп итеп патрон нар, гранаталар («лимонка») алдык. Яңа взвод командирыбыз, бездән бер-ике яшькә генә олырак яшь лейтенант (кызганыч, фа милиясен хәтерләмим), безне бер читкәрәк алып китеп, сафка тезде, һәрберебезнең исем-фамилияләрен, кайдан икәнлегебезне сорашты. Танышу тәмамлангач:
— Сезнең чын граната ыргытканыгыз бармы әл*«? — дип куйды. Юк иде, училищеда болванкалар ыргытып кына күнегү үтә идек. Лейтенант безне тагы да арырак, кар каплаган бер инеш борылышына алып килде.
— һәрберегезгә өчәр граната ыргытырга рөхсэт итәм. Аннары, ярга мишеньнәр куеп, винтовкалардан да атарсыз. Кулларыгыз, күзләрегез күнегә торсын,— диде.— Передовойга караңгы төшкәч кенә китәбез әле. Тик киткән че запасларыгызны тулыландырырга онытмагыз.
Безнең шатлык-куанычыбызның иге-чиге юк иде. Чын граната ыргыта быз, винтовкадан атарга да патроннар чикләнмәгән. (Моңарчы, училищеда, патроннар санап кына, иң күбе бишәрләп кенә бирелә иде.)
Әй, китте гөрс тә гөрс граната ыргыту, шарт та шорт винтовкадан ату. Колакларың гына чыдасын. Без малай шалайга артыграк ирек куюын абайлапмы, лейтенант яр буеннан кул изәп нидер кычкырды. Юк. күрмә- мешкә-ишетмәмешкә салышабыз, ату ыргытуыбызны беләбез.
Шул чак якында гына тагын бер шартлау гөрселдәде Аның артын нан икенчесе, өченчесе. Юк, безнең «лимонка» шартлавы гына түгел иде монысы. Үзәкләрне өзәрдәй сызгырып килә дә дәһшәтле иттереп шартлый. «Лимонка» кебек кар өстендә кара тап кына калдырмый, зур-зур кантарлар актарып чокырлар ясый. Ул арада кемдер ачыргаланып кычкырды, ыңгыраша да башладылар...
Безнең күнегүләрне тактик чара дип уйлаган, ахры, немец, авыр миномет лардан өстебезгә ут ачты. Һәр ачы сызгыру синең өстерә генә шартлар кебек, берсе шартлауга, икенчесе сызгырып килә. Кая ышыкланырга, кай тарафка йөгерергә белгән юк...
Безгә очсыз кырыйсыз кебек тоелса да күпмедер вакыттан соң, шартлау сызгырулар туктады. Дүрт биш иптәшебез, яраланып, еанротага китте. Ә яшь лейтенант, ачык йөзе, безнең кулларыбызны, күзләребеоне күнектерә тору ны кайгыртуы белән мәхәббәтебезне яулап алырга өлгергән ягымлы коман дирыбыз. авыр ярадан һәлак булды
Шуннан соң ике көн. икс тон буе ниндидер биеклекне алу өчен сугыш лар барды. Аннан ары да III Белоруссия һәм III Прибалтика фронтларында күп сугышларда катнаштым. Әмма «кулларыбызны, күзләребезне күнектерү өчен» генә башлаган әлеге «сугыш уены», беренче мәртәбә дары исе иснә небез хәтеремә бик тирән уелып калды.
Безнең малайлыктан чын чынлап чыгу көнебез булды ул.
Мөхәммәт Садри
Көндез, снаряд төяп, юлга чыгуны уйлама да. Чөнки фашист козгыннары җирдә бер генә машина, бер генә кеше күрсәләр дә, түбән төшәләр, эзәрлеклиләр, бомбалар ташлап, пулеметлардан атып, юк итәргә тырышалар иде. Без төнлә белән Дә сакланып эш иттек.
Резерв фронты белән командалык итәргә Г. К. Жуков килгәч, безнең эш тагын да киеренкеләнде, һәм аның җитәкчелегендә Резерв фронты гас-кәрләре, сентябрь башында фашистларны бәреп чыгарып, Ельня Дугасын азат иттеләр. Бу, дошманның Мәскәүгә турыдан-туры бәреп керү өметен өзгән беренче зур җиңү иде. Бу җиңүгә алгы сызыкны снарядлар, кораллар белән тәэмин иткән безнең кыр складында хезмәт итүче сугышчыларның да өлеше зур булды.
Әлеге җиңүдән соң, Г. К. Жуковның Ленинград фронтына җибәрелгәнлеген белдек. Нәкъ шушы вакытта, көнчыгыш-көнбатыш фронтында безнең гаскәрләр өчен авыр чор башланган, дошман Ельняда җиңелүе өчен, үч алырга, шул фронтны өзеп,безнең тирәне чолгап алу куркынычы тудырган икән. Кыр склады командиры миңа тапшырылган кораллар бүлеге территориясен тикшереп чыкты. Бу вакытта минем карамактагы күп нәрсә хәрби частьларга озатылган. Ләкин, урман читендә, көпшәсе югары күтәрелгән, тягачлы, еракка ата торган зур пушка бар иде. Командир, аның янына килде дә, бераз уйланып торгач, миңа карап:
— Бу — бик кыйммәтле корал, син аны ашыгыч рәвештә Мәскәү ягына озат!— диде.
Урман читендә, зур пушка янында ялгыз басыг! калдым. Пушкам миңа:
— Инде ни эшлибез, туган?— дип эндәшкәндәй булды.
Мин аңа карап тордым да:
— Белмим шул!—дип, күңелем йомшарып, елап җибәрдем.
Шул чакта мин балаларымны, хатынымны, кызымны искә төшердем. Бу коралны озата алмасам, ул дошман кулына эләксә... Мин бу пушка янында үләргә дә әзер идем. Автоматым да корылган, гранаталар да бар иде. Юк, ул дошман кулына төшмәскә тиеш. Бу — холкымның үзгәрү, ныгу мизгеле булды кебек. Шуннан соң нинди генә авырлыклар күрсәм дә, Берлинга барып җиткәнче, күземнән яшь чыкмады. Эчемә җылы керде, командир
...Миңа складның кораллар бүлеге начальнигы вазифасын йөкләделәр. Бу склад Смоленск өлкәсенең Волоста-Пятница тимер юл станциясе тирәсендә, урман эчендә иде. Сугыш кирәк-яраклары палаткалар белән ябылган, ә солдатларым Орел белән Брянск шәһәрләре тимер юл деполарыннан килгән өлкән яшьтәге эшчеләр иде. Көндез частьларга җиңел пушкалар, автоматлар, приборлар озатабыз, алгы сызыктан җыеп кайткан, сафтан чыккан коралларны юып-чистартып ремонтлыйбыз. Алары да алгы сызыкка китә тора. Ә караңгы төшә башлагач, яшеренеп кенә карьерга килгән йөк вагоннарыннан танкка каршы ата торган снарядлы ящик- ларны йөк машиналарына бушатабыз. Ельня читенә-алгы сызыкка ашыгабыз. Анда трофей снарядлары-, сафтан чыккан кораллар төяп, таң алдыннан складка кайтабыз.
паровоз чакырткан икән. Машинист бу тирәдә миннән башка берәүнең дә булмавына аптырап:
— Пушка кайда?— дип сорады.
— Урман читендә. Тик аны монда тарттырып китерергә бер нәрсә дә кж,— дим.
Аптырашып торган арада, җир астыннан чыктылармыни, карьер артын нан ике кеше күренде. Мин аларга: «Трактор кирәк иде, табарга булышмносыз- мы?»— дидем.
Алар үзара киңәштеләр дә, ризалашып китеп бардылар. Күп тә үтмәде, тракторга утырып килделәр. Пушканы тарттырып караган идек, көпчәкле трактор аны урыныннан да кузгата алмады. Бу ике иптәш тракторны иң зур тизлектә куып кабат китеп бардылар. Икенче бер көчле трактор алып килделәр. Шушы трактор ярдәмендә дәһшәтле пушканы бер платформага, тягачны — икенчесенә урнаштырдык. Машинист аны Вязьма ягына элдертте.
Паровоз киткән якка карап торган арада, миңа ярдәм күрсәткән кешеләрне дә «ай күрде, кояш алды», тракторлары белән бергә күздән үк югалдылар. Аларның кем икәнлекләрен белеп өлгерә алмавым үкенечле булды. Әмма бу мәрхәмәтле кешеләр, шушы вакыйга соңрак, Мәскәү янындагы сугышларда, госпитальдә,аннары беренче Украина фронтында, Польша җирләрендә, Германиядәге сугышларда. Бреслау, Берлин. Прагада да исемнән чыкмады.
Җиңүдән соң өйгә кайткач, бу станциягә хатлар яздым, телеграммалар җибәрдем, ләкин җавап ала алмадым. Күп еллар үткәч, тагын хат яздым, җавап булмады. Шуннан, йөрәгем түзмәде, поездга утырып Смоленск якла рына киттем, таныш станциямә төштем. Анда эшкә сугыштан соң туган яңа кешеләр килгән икән. Товар кассиры М. Белова мине картайгач туган җирләрен сагынып кайткан ике ветеран Е. Евстегнеев. А. Казаков белән очраштырды. Алар урман читендәге зур пушканы күргәнлекләрен хәтерләделәр, ләкин озатырга кемнәр булышканын әйтә алмадылар. Шулай да. алар, станциянең ул чактагы начальнигы Петр Денисович Васильевны күреп сөй ләшегөз, бәлки ул беләдер дип. аның адресын бирделәр.
Мин Мәскәүгә кайтып, яңадан поездга утырдым да 1941 елда авыр сугыш лар кичергән якка юнәлдем.
Бекасово станциясенә төшкәч, җыйнак берничә квартиралы ак йорт янын да таза гәүдәле, тәбәнәгрәк бер кешене күреп:
— Сез Васильев түгелме? — дип сорадым.
— Әйе, нигә кирәк?
— 1941 елда еракка ата торган пушканы трактор белән тарттырып озатыр га сеа ярдәм иттегезме?
— Әйе, мин булыштым!
— Ә икенчегез?
— Ул тракторчы һәм стрелочник Мудрашов иде. һәлак булды.
Петр Денисович Васильев эвакуацияләнеп киткәннән соң бик күп стан цняләрдә эшләгән, дошманны җиңү өчен фронтка күп ярдәм иткән, сугыш тан соң җимерек станцияләр хуҗалыгын торгызуда күп көч куйган. Ә 1967 елда чыныккан коммунистны Бекасово станциясе начальнигы итеп билгеләгәннәр.
Шулай итеп, кырык ел буена йөрәгемдә саклап йөргән кешемне табу бәхетенә ирештем. Аның турында «Гудок» газетасына яздым. Петр Дени совичка сиксән яшь тулу тантанасы зурлап билгеләп үтелде, аны карчыгы Ксения белән бөтен уңайлыклары булган яңа. якты квартирага күчерделәр
Салих Баттал
Без сугышка бер гаиләдән биш егет чыгып киттек. Өчебез көнбатыштагы фронтларда. икебез — Фоат энем белән мин — көнчыгышта. Япония империалистларына каршы бәрелешләрдә катнаштык. Җиңү көнен күрү бәхетенә өчебез генә ирештек: мин һәм энеләрем Мөбарәк белән Фоат Батталовлар. Әле гражданнар сугышында ук үзен курку белмәс кыю җанлы итеп күрсәткән Галимҗан абыебыз хәбәрсез югалды. Ә Бөек Ватан сугышына үз теләге белән киткән (бер аягы аксаганга, аны сугышка алмаганнар иде) Габдулла энем, мәгълүм булганча, соңгы гомерен мәшһүр җәлилчеләр сафында кичергән, фашистлар тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән булып чыкты. Мин сугышта Тын океандагы һава көчләренең майор Орлов командалык иткән 5 нче Аерым махсус эскадрильясе составында тизйөрешле бомбардировщик экипажы командиры идем. Очышла- рымның берсендә булган вакыйга исемә төшсә әле дә тетрәнеп куям.
Японнарның сугыш объектын бомбага тотарга задание алып, звено составында өч самолет белән юлга чыктык. Безне истребительләр озата баралар. Фронт сызыгын үттек дигәндә генә тирәбездә зенит снарядлары ярыла башлады. Безне озатучы истребительләр, үзләренең пушка уты белән зенитчыларның утларын басар өчен, түбән төштеләр. Шуннан алар, безне калдырып, кире өйгә кайтып киттеләр, чөнки аларның баклары кечкенә, безнең кебек күп бензин запасы ала алмыйлар, шуның өчен безне озатып бик озак бармыйлар.
Минем самолет кинәт тетрәп куйды. Әйтерсең лә аның канаты астына зур тимер чүкеч белән суктылар. Шул вакытта ук ул сафтан читкәрәк тайпылды. Мин аны кире үз урынына кайтардым да штурманнан:
— Сиздегезме? Эш нәрсәдә?— дип сорадым.
Дүрт бакта күпме бензин барлыгын күрсәтә торган приборлардан берсенең стрелкасы күзгә чалынырлык дәрәҗәдә тизлек белән сулга авыша башлады. Нәкъ шул чакта, укчы-радист та канатның арттагы кырыеннән бензин агуы турында хәбәр итте. Димәк, сул канат эчендәге кырый бакка снаряд китеге тиеп, аны тишкән. Берәр чарасын күрмәсәң, бөтен бензин агып бетәчәк һәм безгә, заданиене үтәмичә, дошман җиренә төшеп утырырга туры киләчәк.
Иң башта мин тишек бакны башка баклар белән куша торган кранны ябып куйдым. Шуннан соң башымда береннән-бере катлаулырак сораулар туа башлады: бу вакыйганы командирга әйтергәме, юкмы? Әйтә калсаң, командир безнең экипажны өйгә борып җибәрмәсме? Шулай безне сугыш зада ниесен үтәүдән мәхрүм итмәсме? Радио аша бирелгән бу хәбәрне җир өстендәге самурайлар ишетеп шатланмаслармы? Комайдирга әйткән тәкъдирдә дә башта төп мәсьәләне хәл итәргә кирәк: объектка кадәр барып, зада-ниене үтәр өчен һәм кире аэродромга кайтыр өчен калган өч бакның бензины җитәрлекме, әллә юкмы? Бу мәсьәләләрне өстәл янына утырып, кулыңа .карандаш тотып хәл итсәң, яхшы булыр иде. ләкин хәзер кул — штурвалда, үзем — дошман җире өстендә. Мәсьәләне хәл итәр өчен бирелгән вакыт та секундлар белән санала.
Әлбәттә, бу юлы бензинны граммлап, юлны метрлап, вакытны секундлап санап тормыйсың, һәммәсен дә түгәрәкләп исәплисең. Ялгышсаң да. соңын
нан тик үзецә файда чыгарлык итеп ялгышасың. Шулай хисаплаганнан соң бер нәрсә шиксез иде: задание не үтәп, кире үз аэродромыбызга кайтып җитәрлек булмаса да, фронт сызыгын үтеп, үз ягыбызга чыгарлык бензин бар иде.
Алай да күңел самолетның исән чагындагы кебек күтәренке түгел. Төрле уйлар башка килә. Дошман җиренә утыртырга туры килсә, самолетны яндырырга уйлап.кесәдәге шырпыны капшап карыйм.Сугыш объекты өстендә моторлар туктаса-нитсә дип, Гастелло үрнәге турында да уйлап куям.
Менә объектка да килеп җиттек! Бомбаларны туры ташлау теләге миндә башкаларныкына караганда зуррактыр кебек тоела, чөнки, башка самолетларда очучы иптәшләр белән уртак нәфрәт өстенә. миндә хәзер яралы самолетым өчен аерым үч алу теләге дә бар. Инде бер кат яраланган булгач, объект тирәсендәге зенит уты да улосадәр куркыныч тоелмый.
Хәрби телдә коры гына «объект» дип аталган нәрсәбез — дошман аэродромы. Самолетларыбызның очу тизлеге һәм башка тактик чаралар аркасында объект өстенә шундый кисәктән генә килеп чыгабыз, тегеләрнең истребительләре дә һавага күтәрелеп өлгерми. Тик бер звеноларының моторлары эшләгәне күренә. Алар хәзер очып китәчәкләр һәм безгә һөҗүм итәчәкләр...
Ләкин безне җитәкләүче командир мәсьәләне бик тиз аңлый һәм кыю рәвештә хәл итә: без сафка тезелгән килеш аэродром мәйданына бомбалар таш лап үтәбез. Күтәрелеп китәр өчен Йөгерә башлаган дошман истребительләренең икәве бер бер артлы бомба базларына эләгеп муеннарын сындыралар Өченче се, бомба базыннан читкә борылганда янтаеп, канатын җиргә сыдыра һәм каерылып чыга. «Бүген Совинформбюро, әйтик, нлле самолет юк ителде, дип хәбәр бирсә, шуның өчесе безнеке булыр»,— дигән уй башка килеп китә. Ләкин күңел әле моңар гына канәгать түгел. Тагын күбрәк юк итәсе, сугышны тизрәк бетерәсе килә. Командир да. шул теләкне аңлаган кебек, безнең сафны капонирлар (самолетлар өчен җиргә казып ясалган оялар)өстен- нән үткәрә. Алар маскировка сеткалары белән капланган булсалар да. коман дирның үткен күзеннән һәм безнең бомбалардан котыла алмадылар.
Задание үтәлде. Юк, тулысы белән үтәлмәде әле. калган өлешен дә үтисе — сызылган маршрутлар буенча үз аэродромыбызга кайтып җитәсе килә. Командир да, минем бензинны юлга җиткерергә теләгән кебек, эко номик режимда оча. Каршы да — истребительләр. Алар дошманныкы түгел, үзебезнекеләр, безне каршы алырга киләләр. Күңелгә шундый шатлык тула, әйтерсең лә, без инде кайтып җиткәнбез, ашханәгә кергәнебез дә бер өстәл артында сөйләшеп утырабыз!
Үз җиребез өстенә кайтып- җитү белән, әле күптән түгел генә энә өстендә утырган кебек тынычсыз вакытлар әллә кайчан, былтыр булган хәл кебек тоела башлады.
Бензинның аэродромыбызга кайтканчы җитүе дә мине гаҗәпләндермәде, бик табигый тоелды. Бер тамчы бензиным булмаса да. үз илебезнең һавасы минем самолетны очырып йөртер иде кебек.
Аэродромда без тишек бакны алмаштырдык. Аның эчендә кайткан снаряд кыйпылчыгын безнең аэродром зенитчылары өйрәнер өчен сорап алдылар һәм аңардан АКШ келәймәсе таптылар.. Менә сиңа союзннклар! Үзләре японнар белән ничә елдан бирле сугышалар, ә үзләре аларга снаряд лар сатып яталар икән! Алар өчен.самурайларның җиңелүләреннән дә бигрәк, сугышның дәвам итүе кирәк. Бөтен дөнья кан диңгезенә батсын, тик аларның снарядлары, кораллары, товарлары сатылсын да, кесәләре табыш белән тулсын!
Аларның һәрбер долларында пычрак төере, һәрбер долларында кан эзләре булу турында Ленин >йткон бөек, ачулы сүзләр, шушы снаряд ки теген күргәч, тагын ачыграк булып хәтергә килделәр. Немец фашизмын һәм япон милитаризмын тар-мар иткәч тә. әле тынычлык өчен көрәшнең дәвам итәчәген, бөтен көчебез илебезне ныгытуга багышланырга тиешлеген ачык аңладым.
Сәет Шакуров
Чибәр иде ул. Зифа буйлы, мөлаем йөзле. Һәрвакыт пөхтә, чиста йөри иде. Сугыш вакыты булуга карамастан, шинелендә кечкенә генә тап яки җыерчык күрмәс идең. Балтырларына сыланып торган хром итекләренең кунычлары көзгедәй ял-тырыйлар иде. Куллары йомшак, чәчләрей- нән хуш ис аңкып тора иде. Сирәк-сирәк кенә булса да аның миңа орынып киткәләгәне булды. Ничек орынмыйсың? Без аның белән бер взводта, хәтта бер расчетта идек. Бер мәртәбә бергә йокларга да туры килде безгә, ул чибәр кыз белән. Бик кыска вакыт арасында булды ул хәл, шулай да онытылмый. Кызның исеме дә онытылган, ә менә арка га арка терәп яту — хәтердә. Мин аны беренче мәртәбә 44 нче елның көзендә очраттым. Госпитальдән чыгып, запас полкта элемтәче һөнәрен үзләштергәч, мине 3 нче Белоруссия фронтының 184 нче укчы дивизиясе карамагындагы аерым элемтә батальонына җибәрделәр.
Ул вакыт безнең гаскәрләр Белоруссияне тулысы белән азат итеп, Көнчыгыш Пруссия җирендәоборонага туктаганнар иде. Мин ул кызны батальонга килгән көнне үк күреп алдым. Андый чибәр кызлар бик тиз күзгә чалыналар. Күңел дигәнең, сугыш дип тормый. Бигрәк тә оборонада утырганда.
Оборонада чакта ул кыз штаб элемтәсендә иде. Шулай да мин аны еш күрәм. Безнең батальонда нибарысы җиде-сигез кыз иде алар. Мин, аның кайчан кайтасын чамалап, траншеядә, җиң очларыма гына яшереп тәмәке тарткан булып утыра торган идем.
Билгеле инде, яныннан кызлар узып киткәндә егет кеше дәшми кала алмый. Кыз да, җавап эзләп, кесәләрен актара торганнардан түгел. Мәгънәсезрәк' сүз ычкындырсаң, шундый китереп чәпи, икенчесендә авызыңны үлчәбрәк ачарга мәҗбүр буласың. Аннан килеп, монда чишмә буе да түгел. Оборона вакыты булса да, сугыш кыры диләр моны. Баш очыннан уклар сызгырып уза, снарядлар оча. Бер адашканының траншеяңә төшеп ярылуы да бар. Шуның өстенә. бу чибәр кызның төн буе йокламыйча арып кайтып килүен дә онытмаска кирәк. Мин үзем дә бер траншеядән икенче траншеягә телефон чыбыгы тартып, катушка сөйрәп кайтып егылган кеше. Бер-ике сүз алышсам, күңел була. Шунсына да бик канәгать, бик шат. Аның сизелер-сизелмәс кенә елмайган мөлаем йөзе, ягымлы тавышы, икенче очрашканга кадәр, миңа канат биреп, очыртып йөртәчәк.
һөҗүмгә күчкәч, безнең ул траншея артта калды, әлеге чибәр кыз да онытылган кебек иде. Һөҗүм вакытында элемтәчегә көн дә юк, төн дә юк, ял да юк, йокы да юк. Пехота, ичмаса, көндез чаба алган кадәр чаба да, караңгы төшкәч, башын яшерерлек бер чокыр уеп, шунда гырлый бирә. Ә син аркаңа телефон чыбыгы уралган катушка асып йөгерәсең дә йөгерәсең. Кайчак икешәр-өчәр тәүлек буе йокы эләкми, атларлык хәл калмый, барган уңайга түнеп-түнеп китәсең. Артык гаҗиз булган вакытларда, санинструктор җилкәсендә сөйрәлгән яралы солдатка: «Менә бу туйганчы бер йоклый инде»,— дип көнләшеп карыйсың. Бик талкыды мине сугышның соңгы кышы. Расчетта гына түгел, взводта да һөҗүмне минем белән бергә башлаган солдатлардан берәү дә калмады. Яңалар килеп тора, килгәннәр китеп тора, ә мин Һаман барам, кай көнне расчетта берүзем калам.
Шундый авыр көннәрнең берсендә безнең расчетка әлеге чибәр кыз килмәсенме?’ Мин аны инде онытылды дип уйлаган идем. Ә ул юк, онытылмаган икән. Күңел түрендә томаланып кына яшәгән икән. Күренүе булды, күңелемне яңадан көчле ялкын урап алды. Ару-талуны белмим дә. Ярала насым да килми, сакланып йөри башладым. Траншея белән траншея арала рын үрә катып узу юк, үрмәләп яки шуышып үтәм. Үләсе дә. яраланып санинструктор сыртында да китәсе килми. Түнеп калган җирләрдә «черем итеп» алулар да юк. Тизрәк өзекне ялгап расчетка кайтырга ашкынам, чөнки анда «Зуммер» трубкасын кочаклап, ул утыра. Маңгай белән саз ерган килеш тә кайтып булмый. Траншея төбендәге болганчык су белән юынам, битемне шинель итәге белән сөртәм.
45 нче елның март ахырлары иде. Бөтен фронт буйлап һөҗүмгә күчкәнебезгә дә ике айдан артык вакыт узды. Көнчыгыш Пруссиянең буеннан- буена үтеп, Кенигсберг шәһәренә җитеп киләбез. Соңгы сулышлары якынай ган саен дошман гаскәрләр котырынып, теш-тырнаклары белән каршы торып маташалар.
Ике тәүлек буе ефрейтор Кобыченко белән икәү ут астында булып, кайда йөгереп, кайда түшебез белән шуышып, расчетка кайтып егылдык. Аппарат төбендә чибәр кыз юк. Без аны мөмкин кадәр линиягә чыгармаска тырыша идек. Ләкин снаряд кыйиылчыклары кеше гомерен генә түгел, телефон чы быкларын да өзәләр. Мондый очракта кыз. телефон трубкасын тотып, без әйләнеп кайтканны көтеп утыра алмый бит инде. Хакы юк. Элемтә өзел мәскә тиеш. Аркасына катушка асып, УЛ да линиягә чыгып йөгерә
Тон иде. Караңгы иде. Ике якның да бик азга гына тынып торган вакыты. Безнең хәлебезне күреп взвод командиры бераз ятып торырга кушты Траншея кырыендагы тар гына куышка шуышып кереп, аркабызны аркага куеп кына яттык, йокыга китәргә дә өлгермәдек
— Егетләр, уртагызга мине дә сыйдырыгыз әле!—дип әлеге чибәр кыз безне ике якка кысрыклый башламасынмы?!. Ял итәрлек башка урын юң. Ничек сыйдырмыйсың инде? Ул да бит безнең кебек үк арып-талып линиядән кайтып кергән. Шулай да ефрейтор Кобыченко аңа:
— Әйдә, әйдә, сержант, ят минем янга! диде —Ә рядовой Шәкүроа башка җирдән урын табар' дип. миңа суктырып алды.
— Юк инде! Рядовой булса да, ефрейтордан җылырак ул!— чибәрем тегенең авызын каплады да куйды. Үзе кысыла кысыла уртабызга кереп ятты. Кобыченко аркасына тез башларын терәде, ә мннем аркага — аркасын!
Аһ. кайнар да иде соң аның аркакайлары'
Кобыченко шунда ук гырлап йокыга китте, ә миңа йокы керми генә бит! Ничек кенә арыган булсам да. йоклый алмыйм, каһәр. Аның җылысына изрәп, кайнар сулышын тоеп, рәхәтләнеп тик ятам. Аз шна кыймылдарга да куркып ятам. Кыймылдасам, шунда ук торып китәр дә мине бу рәхәттән мәхрүм итәр төсле. Хәер, барыбер озакка бармады бу татлы минутлар Взвод командирының: «Сержант, элемтә өзел '..•»,■ дип кычкыруы булды, кыз сикереп торды.
Ят, ят, үзем барам' - дим.
Кыяфәте генә түгел, күңеле Дә әйбәт иде аның Кешелекле иде ул. Безнең ике тәүлек йокламаганны белеп, безне кызганып, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төндә ялгызы чыгып йөгерде һәм... шуннан әйләнеп кайтмады.
...Без аны яктыра башлагач кына эзләп таптык. Снаряд чокыры кырыенда йөзтүбән ята иде. Сул як калак сөяге астына пычак кадаганнар Сөяк сабы гына күренеп тора. Немец пычагы Кайвакыт шулай, төн караңгылыгын нан файдаланып, теге яктан дошман солдаты үрмәләп чыгып, безнең телефон чыбыгын кисә торган иде Күрәсең. бу бичаракай, шуңа тап булган
Икәү барган булсак соң’ Аһ. икәү барган булсак!..
Хатип Госман
1945 елның январь һөҗүме вакытында бригада командиры белән политбүлек на- чальнигы мине үзләре белән алдылар. Ко- манда пунктында — сугыш белән идарә итүче өлкән офицерлар, Армия, Фронт, Үзәк 52? X? вәкилләре буларак катнашучы генераллар.
Командалар рацияләр аша бирелә. Дошман оборонасын өзү икекөн. ике төн өзлексез дәвам итте. Дошманның ныгытмаларын артил- лерия генә җимерә, авиация оча алмый — һа- вада куе томан тора. Мин донесение белән тылга ике тапкыр чыгып кердем. Андагы ■"о (1 әзерлек таныш мина: урманнан соң Мазовец
U киңлеге башлана. Монда искиткеч күренеш. « I Ул танклар, үзйөрешле артиллерия бүлекчә
ләре, меңләгән мотоцикллар, башка төр хәрәкәтчел гаскәрләр! Киләләр, урманга сеңә торалар...
Ниһаять, дошман оборонасы җимередде. Миңа — я.ңа бурыч: хәзер үк һөҗүм итеп баручы машиналарга утырырга, җирле халык безнең армияне ничек каршылый — шуны ачыкларга! Ике сәгать саен донесение җибәреп торырга!
Мин әле генә азат ителгән кыр буйлап, йөгереп барып, машиналарның берсенә менеп бастым. Тирә - яктагы ак кар кара корым белән капланган. Фашистлар корган тимер чыбык киртәләрен безнең снарядлар өзгәләп, ботарлап-ботарлап, кибән-кибән итеп, әлдә кайларга атып-атып бәргәннәр. Кайберләренә фашист мәетләре эленеп калган. Әле анда, әле монда җимерелгән танк авып ята, үзйөрешле туплар яна. Алга күз ташлыйм: әйтерсең, безнең техника бөтен дөньяны каплап алган, меңләгән моторлар гөрли, техника юлдан түгел, бер эздән түгел, бөтен киңлекне тоташтан бастырып, хәрәкәт итә. Ул арада һавадагы болытлар да өзгәләнеп китте, зәңгәр кук кисәге күренде, аннан безнең йөзләгән самолетлар килеп чыкты, иң югарыда — истребительләр... Җир дә безнеке! Түбәсенә хәтле үк күк тә безнеке! Шушы вакыт күңелне иксез-чиксез гайрәт хисе тутырды: килсен хәзер безнең кар- шыга явыз дошманның бөтен яулары — без аларның барысын да шушы көчле корыч ташкын белән таптап, изеп-сытып, юкка чыгарып алга үтәр идек!..
Җирле халыктан беренче очратканым Конти авылы урамында (Млавадан 4 километр көнчыгышта) 12—13 яшьләр чамасындагы ике кыз бала булды. Алар шат иде: «Пан, инде безгә гимназия ачылырмы?»—дип сорадылар. «Ачылыр, һичшиксез, ачылыр»,—дидем. Якында ишеге урамга караган өй күренде. Туп-туры шунда кердем. Карт белән карчык икән. Карт мич башында ята иде. Мин кергәч, шыр сөяк аякларын салындырып, торып утырды. Аларның ике уллары булган, икесе дә 1939 елгы сугышта югалган. Карт: «Германец әйткән иде, Польша, мең ел узса да, мөстәкыйль ил була алмас, дигән иде»,— диде дә, башын тотып, үксеп, елап җибәрде.
Моннан соң мин үзебезнең батальоннарның берсенә кушылдым. Инде төн иде. Бер авылга туктадык. Тынычлана төштек дигәндә, өйгә котлары очкан ике кыз килеп керде. Берсе өлкән, икенчесе 8—9 яшьләр чамасында. Фашист пулясы кечкенәсенең кулын чәрдәкләндереп үткән. Аларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелде. Ашарга бирелде. Апасы вакыйганың ничек булганын аңлатты.
Фашистлар авыллардан халыкны да куып алып китәләр икән. Болар- ны да куганнар. Әмма безнең танкларның һөҗүме җитез барганга, бервакыт кыр өстендә өч төркем арасы бик якыная: безнең танклар — фашист танк-
лары — куылган халык төркеме. Фашист танклары, безнен утка чыдый алмагач, ике арага халыкны куып кертәләр. Безнең танкистлар утны тук таталар. Ә халык төркеме безнең танклар ягына йөгерә башлый. Шул вакыт фашистлар арттан халыкка ут ачалар. Күбесе кырыла. Бу кызларның аталары да шунда үлеп кала, кечтеки кызның кулы яралана...
Безнең хәрәкәтчел гаскәрләр инде бик алга киттеләр. Батальоннар үзара да, штаб белән дә рация аша гына сөйләшәләр. Эңгер-меңгер вакыты иде. Зур юлдан уңга борылдык. Калкулык итәгеннән үтәбез. Калкулык өстендә — наратлык, наратлыкта — бик каты атыш. Бүленеп калган фашистлар төр кемен бетерү бара. Авылда кирпечтән салынган өйгә керү хәерле: пуля үтми, янгын алмый. Авыл уртасындагы шундый бер өйгә керсәк, аяк басар урын юк. Авылның карт корысы, бала чагасы, кызлары-киленнәре, үсмерләр — һәммәсе шушында килеп тулган. Алар да пулядан саклана. Керү белән уңъяк почмакта — өстәл. Батальон командиры туп туры өстол артына елышты һәм радистка әйтте:
— Кор рацияне! Сәгать 18 00. Хәзер Мәскәү хәбәр бирәчәк.
Радист шундук рация сандыгын ачты, радионы көйләп куйды. Ой эче тып-тын калды. Бераздан сигнал һәм миллионнарга таныш, көтеп алына торган көчле тавыш — Юрий Левитан тавышы яңгырады. Төньяктан алып көньяк ка кадәр тоташ һөҗүм баруы әйтелде. Шушы көнне азат ителгән шәһәр исемнәре саналды һәм, ниһаять
— Польшаның Радом шәһәре азат ителде. Сугышта поляк гаскәрләре дә катнашты, — дигән сүзләр яңгырап китте
Башта безнең гимнны бирделәр. Аннан Польша гимны уйналды. Ой эчендәгеләр кинәт үзгәрделәр. Яшьләр тураеп басты, картлар колакларын рациягә таба бордылар, яшь ананың күкрәгенә кысып тоткан бәбие, уянып, ашарга эзләнә башлады, кемдер үкси иде...
Польша халкының коллыктан котыла башлау көннәре иде бу.
Мария Елизарова
Бөек Ватан сугышы елларында мин Та тарстан Язучылар союзы идарәсе, Татарстан дәүләт нәшрияты һәм Эшче Крестьян Кызыл Армиясенең Баш Политик идарәсе кушуы буенча фронтка командировкаларга йөрдем Анда мин «Бөек Ватан сугышы* күргәзмә се өчен материаллар җыярга, якташлары бызның фронтта күрсәткән батырлыкларын өйрәнергә тиеш идем
Беренче тапкыр юлга чыкканда мин әле фашизмның ни икәнлеген газета журнал лардан укып кына белә идем. Укыйм да га җәпкә калам: гитлерчыларның вәхшилекләре мине шаккатыра, аптыравымның игс чиге юк.
Менә инде үзем фронтта. Мине һөҗүм итеп алга баручы частька билгеләделәр Үз ояларына кире куылучы дошманның үк
чосенн баса баса киләбез Фашистлар итеге таптаган авыллардан үтәбез, алар интектергән кешеләр белән очрашабыз, сөйлашабео. Мин үземә кирәкле факт ларны, документларны җыям Чәчләрне үрә торгызырлык хәлләр Баксаң, газеталарыбыз бу хакта бнк аз язалар икән әле, дип уйлап уйлап куям
Берсендә, Смоленск өлкәсенә баргач, миңа комсомол егет Алексей Гусев- ның фаҗигале һәлакәте турында сөйләделәр. Фашистлар аны Татарника авылында тотып алалар. Егеттән комсомол иптәшләре, аларның эшләре турында сөйләтмәкче булганнар. Алеша бер сүз дә әйтмәгәч, аны ат койрыгына бәйләгәннәр. Атны Нащекино авылына кадәр чаптырганнар. Кыш. Карлы-боз- лы түмгәкләрдән сөйрәлеп үткән егет аңын җуйган. Нащекинода, өстенә салкын су коеп, аны яңадан аңына китерәләр. Тагын сорау алулар башлана. Егет бер сүз дә әйтми. Фашист, тиресенә сыеша алмыйча, аңа төбәп, атып җибәрә.
Зайчики авылында, партизаннарның кайда яшеренгәнлеген белү өчен, фашистлар бөтен халыкны бер абзарга тутыралар да берәм-берәм сорау ала башлыйлар. Кирәкле мәгълүматка ирешмәгәч, барысын да шәп-шәрә калганчы чишендерәләр дә төрлечә җәзаларга тотыналар. Әмма һичкем партизаннарның серен чишми. Шуннан соң фашистлар кеше тулы абзарны бикләп алалар, ут төртеп, барысын да тереләй яндыралар.
Ржев районындагы Брехово авылында мин бер өнгә кердем. Алты хатын каршы алды. Алар туган якларының дошманнардан азат ителүенә шатланып бетә алмыйлар. Фашистлар оккупациясе чорында кичергәннәрен сөйлиләр. Хәер, әллә ни сөйләмәсәләр дә. өсләренә күз салу белән үк, алар башыннан нинди коточкыч хәлләр узуын чамаларга мөмкин иде. Арада берсе бөтенләй урында ята, шешенгән, телен дә тибрәтә алмый. Үзенә — нибары 21 яшь.
Ул да түгел, хатыннарның Екатерина Ивановна Ивановская дигәне: «Каршы яктагы бикле бер амбарда балалар сыкранып ята,— дип хәбәр итәргә ашыкты.— Сез коткара алмассыз микән? Мин төннәрен аларга, немецлардан кача-кача, бодай илткәли идем. Тәрәзәдәге бер ярыктан бирдем. Башка төрле ризык таба алмадым...»
Амбар янына без подполковник Савельев, шәфкать туташы Мария Бровко белән өчәү бардык. Кереп-чыгып йөрердәй, яктылык төшәрдәй урыннар бетен яктан томаланган бу абзарны көчкә ачтык. Ишектән күңел болгаткыч ис килеп бәрелде. Идәндәге, әвеш түеш кенә иттереп ясалган сәндрәләрдәге салам арасыннан хәлләре тәмам беткән балаларның башлары кыймылдый. Подполковник кесә фонарен яктырткан иде, сабый килеш картайган йөзләрне күреп хәйраннар булдык.
Бровко белән мин аларны барлый башладык, ә Савельев ярдәмчеләр алып килергә йөгерде. Озак та үтмәде, ул бер төркем солдатлар белән кире килде. Шинельләр, рлащ-палаткалар күтәргәннәр.
— Шуларга сак кына төрик тә, күтәреп, күршедәге өйгә ташыйк! _________________
диде подполковник.— Ул өй җылы.— Үзе балаларга аңлата башлады.— Әйдәгез. балакайлар, анда сезне юындырырлар да, аз-азлап ашатырлар да. Хәзер сезгә берьюлы күп ашарга ярамый...
Без үлем хәлендәге балаларны җылы өйгә күчерү әзерлеген күрә башладык. Подполковник үзе дә арада бик бетерешкән кеп-кечкенә бер кызчЫкны кулларына алды. Шинель чабуын әйләндереп, баланы җилдән сакларга тырышты. Солдатлар да, плащларга төрелгән балаларны күтәреп, аның артыннан киттеләр. Без калганнарны барлап, абзардан алып чыгарга әзерләп тордык. Берәр сәгать үттеме-юкмы, тәнендә җаны сакланган балаларның барысы да җылы, чиста өйгә урнаштырылган иде инде. Анда аларны шәфкать туташлары, врачлар кулына тапшырдылар. Миңа, бу сабыйларны монда гына калдырмаячакларын, бераздан госпитальләргә, ә аннан балалар йортларына озатачакларын әйттеләр.
29 баланы коткардык без. Бишесе инде дөньядан кичкән иде. Шул ук ярдәм мин Егорова өендә иң башта очраткан хатыннарга да күрсәтелде...
Фронт юлларында күргәннәремнән, алып кайткан фотоларымнан, документлардан файдаланып Казанда «Бөек Ватан сугышы» дигән күргәзмә оештырылды. Андагы 20 экспонат фашистларның ерткычлыгын фаш итә иде.
Фронтта алган тәэсирләр миңа «Ватан кызы», «Музейны коткаручы», «Йолдызчык». «Каһарманнар эзеннән» кебек әсәрләр язарга да этәргәч бирделәр.
Баян Гыйззәт
Ул көннәрдән соц 40 ел вакыт узып китте. Әмма алар бүгендәй хәтердә, әле дә күз алдында, әле дә аның шатлыклары, сөенечләре, горурлыгы күңелдә яши. Шундый зур вакыйгаларда катнашу бәхетенә иреш кән кешеләрдә була торган кичерешләр торган саен яңара кебек.
1944 елның июнь таңы.
Явыз дошман сугыш башлаганга, безнең илгә чиксез күп газаплар, авырлыклар китергән, үлемнәр һәм ин яшьләр алып килгән, миллионнарны ятим һәм тол иткән кан лы сугыш уты кабынганга өч ел. Шушы өч ел эчендә фронтларда ниләр булды соң. фашист илбасарлар нинди максатларына ирешә алдылар, өч еллык сугыш сабаклары нидән гыйбарәт? By таңда һәркем әнә шул турыда уйлый, үзенчә йомгак ясый, киләчәккә карый.
Мәскәү юлында Гитлер армиясе тарихында беренче тапкыр көчле удар ала һәм тукталып кала, ул гына да түгел. 100— 200 чакрымга чигенергә мәҗбүр ителә. Сталинградта безнең армия аның умыртка сөяген сындыра, Курск дугасы сугышларында башын миңгерәтә, һәм шуннан соң ул аңга килә дә алмый. Моңа кадәр җәйге һөҗүмне дошман башлый иде, димәк, инициатива алар кулында булган. Ә хәзер? Июнь ае узып бара, ә гитлерчыларның тыны да чыкмый — сукыр тычкан кебек җирне казып, окоп төпләренә посканнар - һөҗүм башларга көч юк. һөҗүмне дә хәзер инде без башлыйбыз. Без! Июнь урталарыннан алып, тау-тау сугыш припаслары ташый башлагач та бу инде мәгълүм булды.
Әлбәттә, һөҗүмгә күчәчәкбез. Тик кайчан, кайда, нинди күләмдә? Шик тә юк, дошман да тик ятмый. Соңыннан билгеле булды; безнең Оченче Белоруссия фронты алдында фашистларның бер миллионнан артыграк сугышчысы, тугыз мең биш йөз туп һәм минометы, тугыз йөз танкы һәм штурм артиллериясе, мең биш йөз самолеты каршы торган. Шуларга каршы без 1 млн. 400 мең сугышчы, 31 мең туп һәм миномет, 5200 танк һәм үзйөрешле туп, 5300 самолет куя алганбыз. Өстәвенә безгә 300 меңнән артык парти зан ярдәм иткән. («Коммунист» журналы. № 16, 198-1 ел. 60—61 битләр.)
Төнен мәгълүм булды — безнең фронт иртәнге сәгать өчтә һөҗүмгә күчә! Беа батарея командиры белән үзебезнең күзәтү пунктында идек (беребез сафтан чыкса, икенчебез команданы өстенә алыр дигән исәптән).
Аз маз черем итеп алырга өлгердекме юкмы, 22 июнь таңы беленә генә башлаган иде, төрле урыннардан берьюлы кызыл эз калдырып сигнал раке талары атылды һәм шунда ук гадәттә һөҗүм сугышларын башлап җибәрә торган «Катюша«лардан чын ракеталар очып китте, аларга меңләгән туплар, минометлар кушылды. 16 килограммлы миналар ыргыта торган безнең полковой миномет батареясы да эшкә тотынды, дошманның оборонасын тураклый башлады. Туктаусыз яуган снаряд һәм миналар дошманның траншеяләрен, ут нокталарын, блиндажларын актарып ташлады, балчык.агач, такта кисәк лоре, төрле сугыш кораллары күккә очты. Кайчак җир тетрәгәндәй булып китә. Давыллы диңгездә йөзгән корабта барган кебек, үзең дә чайкаласың, сикереп сикереп киткәндәй буласың. Фронт сызыгы биредә бормалы бормалы булып, дуга ясап үтә. Безнең дивизия йөзе белән көньяк көнчыгышка карап урнашкан, шуңа күрә кояш та безнең тылдан түгел, ә дошман торган урманнар артыннан чыга. Бүген кояшка да әллә ни булды: инде баш калкы тып өлгергәч, ул шушы хәлләрдән куркып, бер урында тукталып тора сыман. Бу фашизм кояшының баюыннан хәбәр түгелме?!
Бераздан тузан-төтен арасыннан әллә нинди шәүләләр күренә башлады. Болар шул ут эчендә исән калган, үлемнән качып, безгә әсирлеккә ашыгучы дошман солдатлары булып чыкты. Алар безнең траншеяләр алдына килеп- килеп авалар. Болар арасында акылдан шашканнары да күренде. Кайберсе туктаусыз: «Гитлер капут, Сталин карош»,— дип үзалдына мыгырданып бара. Сүнгән боларның дөньяга баш булу хыяллары. Ә бит аларның бөтен эшләре-теләкләре шул максатка буйсындырылган иде.
Ул да түгел, күктән тоташ гүләү тавышы якыная башлады. Күккә карасак, күк тулы самолет! Авиация үзенең бурычын төгәл үти: ул дошманның чигенә башлаган төркемнәрен куып җитеп, бомбага тота, җанлы көчләрен, техникасын кыра, безгә юл ача. Һөҗүмгә күчкәч күрдек: безнең авиация фашистларның чигенү юлларын кискән, күпер-буаларны күккә чөйгән, кичү эзләп тупланган дошман гаскәрләрен табып, машинасын, кешеләрен, техникасын—барысын бергә турап ташлаган. Һәр урында тәртипсез, төшенкелеккә бирелеп чигенү, качу. Кыр буйлап, ияләрен югалткан атлар чаба... Безнең шатлыклар эчкә сыймый, ул хис һәр кешенең йөзенә чыккан! Чөнки бу хәл тиздән Җиңү киләчәген белдерә...
Ул да булмый, үзебезнең тылда, урман эченнән, йөзләгән мотор гуләве күтәрелә һәм күп тә үтми бөтен тирә-якны танкларыбыз каплап ала. Танк — бар нәрсәне җимереп-кырып үзенә юл сала торган ифрат гайрәтле көч. Ниһаять, әнә шул көч-куәт белән безнең урамнарга бәйрәмнәр килә! Танклар, үзебезнең траншеяләр янында тукталып та тормыйча, үкерә-үкерә немецларның оборонасын изәргә, алга үттеләр. Аларга пехота иярде, артиллерия позицияләреннән туплар алынып, барысы да алга ыргылды.
Менә шул сәгатьтән безнең Өченче Белоруссия фронты гаскәрләре, ун көн дигәндә, дүрт йөз чакрым юл узып, Минск шәһәренә керде, аннан Польша чикләренә барып чыкты, хәтта бер армиябез Пруссиянең Гольдап шәһәренә дә кереп, «сәлам» биреп чыкты. Безнең Командующий сугышны комбриг булып башлаган, зур хәрби таланты аркасында, бик тиз комкор, командарм һәм 1944 елда инде фронт командующие булып күтәрелгән, ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен, армия генералы дәрәҗәсен алган Черняховский иде.
22 июньдә башланган вакыйгалар бик күп әһәмиятле нәрсәләр турында уйларга мәҗбүр итә иде. Гитлер Германиясе безгә каршы сугыш башлаганчы бөтен Европаны яулап алды һәм аның көчле индустриаль потенциалын безгә каршы корал чыгаруга юнәлтте. Әгәр безнең ил хәзер шуларның барын кырып ташларга көч тапкан икән, димәк, безнең индустрия бөтен Европаныкыннан өстенрәк булып чыга түгелме?! Димәк, безнең тылыбыз нык, заводлар көннән көн көчәя бара, оста куллы эшчеләр дә җитәрлек. Димәк, хәзер бездә, шулкадәр металлга җан кертеп, танклар белән җирне, самолетлар белән күкләрне тутыру өчен, атып бетерә алмаслык снаряд, мина, бомба, патрон чыгару өчен, йөзәрләгән артиллерия һәм миномет бригадаларын коралландыру өчен бездә көч бар!
Шушы вакыйгаларны күрү, шул хакыйкатьне аңлау фронтта рухи күтәренкелек тудыра, көчләрне бермә-бер арттыра, җиңү көннәре якынлашканын һәркем сизенә, шуны якынайтыр өчен алга омтыла. Аеруча шушы техниканы барлыкка китергән, шуның аркасында никадәр гомерләрне саклап калырга мөмкинлек биргән һәм аннан да бигрәк дошманны җиңәргә юл ачкан эшчеләргә, икмәк биргән колхозчыларга Һәр солдат күңелендә рәхмәт хисләре кабына иде.
Кызыл Армиянең 1944 елдагы җиңүләренең әһәмияте дөньякүләм яңгыраш алды һәм тагы бер җитди вакыйгага сәбәп булды. Мәгълүм ки, фашизмга каршы көрәштә үзләрен безнең союзниклар дип йөрткән Англия- Америка хөкүмәтләре 1941 елда ук Германиягә каршы икенче фронт ачарга, ягъни көнбатыштан һөҗүм башларга вәгъдә биреп тә өч ел буе дөнья җәмәгатьчелеген алдап килделәр. Әмма моның бер чиге булырга тиеш иде. Ниһаять, Кызыл Армиянең бер-бер артлы ясаган каты ударлары нәтиҗәсендә Гитлер армиясенең көче бетә барганын күреп һәм безнең, союзниклардан башка да. җинеп чыганагыбызны аңлап, Европаның кулдан ычкынасын сизенеп.
алар Франция чигендә десант төшерергә мәҗбүр булдылар. Союзниклар- ның баш командующие Д. Эйзенхауэр да (ул соңрак президент та булды) чынбарлыкны танырга мәҗбүр иде: әгәр без үз көчләребезне Урта диңгез тирәсенә юнәлтсәк, Үзәк һәм Көнбатыш Европаны совет гаскәрләре яулап алырга мөмкин, («Известия» газетасы, 1984 ел, 4 июнь) дигән ул. Димәк. Америка генералы безнең армиянең бер ялгызы гына да фашист Германиясен җиңеп чыга алачагына шикләнмәвен белдергән.
Хәзер яңа сугыш турында хыялланучылар шушы хакыйкатьне бозып күрсәтергә маташалар. Бу аеруча 1984 елның җәендә, икенче фронт ачылганга 40 ел тулган көннәрдә ачык күренде.
Ә танылган генералның сүзләре, фактлар,саннар - барысы да Кызыл Армиянең нинди куәткә ия булганлыгын ачык раслый.
Дөнья халыклары да хакыйкатьне күптән аңлады инде һәм яңа сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшкә күтәрелде. Кайчандыр безгә бөтен Европа каршы куелып, без агрессорлар белән ялгыз сугышкан булсак, хәзер инде заманалар башка, хәзер сугышка каршы дөньядагы күпчелек илләр, континентлар күтәрелә.
Без хәзер дә горурланып кабатлыйбыз: безнең көчләрнең, тынычлык көчләренең чиге-хисабы юк. яңа сугыш уты кабызучыларга каршы көрәштә алар җиңеп чыгачак!
Тихон Журавлев
1943 ел. Алгы сызык төнлә Карачев шәһәреннән шактый ераклашты, хәтта ату тавышлары да шәһәргә ишетелмәс булды. Кешеләр тынычлап йокларга яттылар. Әмма төн уртасында бу тынлыкны гөрселдәгән туп тавышлары тагын бозды. Кайдадыр шәһәр кырыенда гына аткан снарядлар, чыелдап килеп, урамга төшеп ярыла башлады.
Иртән комендатура патруле, шәһәр читендәге агачлык араларын актарып йөри торгач, куаклык арасына яшерелгән немец «Фердинанд» ын күрде. Үзйөрешле туп яңа гына сындырылган ботаклар белән капланган, ә янында беркем юк иде. Көндез немец лар урманга китеп качып торалар да. караң гыда кача поса туп янына киләләр булса кирәк. Комендант тупка кагылмады, якында гАна секрет куйды да солдатларны засадага алып китте.
Төнлә немецларның барысын да электерел алдылар, э тупны тарттырып
Шәһәр халкы инде тынычландык дигәндә, өченче төндә тагын ата башладылар. Бу юлы немецлар бөтенләй оятсызландылар төне буе сәгать саен берәр снаряд җибәреп тордылар, төшке һәм кичке аш вакытында тәнәфес ясап, хәтта көне буе да аттылар.
шәһәргә алып кайттылар.
— Кич җитсен әле, боларын да каптырырбыз. Кайдан төкереп ятканын белдек без аның — яшь урманлыктан җибәрә, немецларның оборонасы иде анда...— диде комендант.
Төш җиткәндә, без артиллерия бригадасы капитаны белән, Брянск ягына баручы берәр машинага утырып китәргә дип, шәһәр кырыендагы пунктка киттек. Урамнар буп-буш: кешеләр снарядтан качып подвалларга, базларга төшеп яшеренгәннәр.
Юл күрсәтүче кыз безгә машиналарның бүген бик сирәк үтүен әйтте, снарядлар күбесенчә шупГы районга төшкәнгә, шоферлар шәһәр әйләнеп башка юлдан йөриләр, диде.
— Кадалып киткерләре, тынгы бирмәделәр тәмам,— диде кыз сукранып.— Шау-шу ясадылар да хәзер һәммәсенең телендә шул «Фердинанд» кына. Күпме кырдык инде без аларны, һаман бетмәгәннәр әле.
Шул вакыт якында гына туптан аткан тавыш гөрселдәде һәм, әче чыелдап, безгә таба снаряд килгәне ишетелде.
— Әнә ул! — дип кычкырып җибәрде кыз һәм юл кырыендагы канауга тәгәрәп тә китте.
Әмма снаряд безнең өстән узып, юлның теге ягындагы басуга төшеп ярылды.
— Кая аталар соң алар?— диде капитан сәерсенеп.
Икенче снаряд, тагы да арырак очып, аэродромның чистартылган юл тасмасына төшеп шартлады. Анда бер У-2 тора иде. Самолет снаряд куптарган тузан болыты күтәргән сыман бераз гына алга таба тәгәрәп барды да ачулы фырылдап очып китте.
— Моңа ни калгандыр, башкалары әллә кайчан качып бетте инде,— дип куйды кыз аны шелтәләп.
Без өченче снаряд килгәнне көтеп тормадык, куаклык артындагы олы юл чатына киттек.
Карачевтан ерак түгел, кечкенә генә җимерек поселок читендәге куе агачлык артыннан мотор гөрелтесе ишетелде.
Юлдашым: «Полуторка!»— дип сөенеп машина каршына йөгерде. Әмма куе таллыктан йөк машинасы түгел, буй-буй соргылт төстәге авыр танк килеп чыкты.
— «Фердинанд!»—дип ах итте капитан.
Без шул секундта ук юл кырыендагы канауга сикереп җиргә сеңдек. Немец самоходкасы иде бу. Менә ул беряк тәгәрмәчендә борылды да ачулы улап Карачев юлыннан безгә таба килә башлады. Мин җиргә тагы да сыена төшеп, үлән арасыннан аның бронясындагы кара свастикасын күрергә тырыштым. Әмма танкның бернинди билгесе дә юк иде.
«Фердинанд» безгә якынлашты, аның туп көпшәсе каерылып бер якка янтайган, тәресе сары балчык белән сыланып, өстенә бур белән йолдыз ясалган иде.
Шул вакыт капитан:
күтәме6'”"’""”'’ бИТ’ “ АИ" КЫ’‘“ЫРЫП һәм юлга ,к,гып кул
«Фердинанд» туктады. Люк капкачы күтәрелеп, аннан артиллерист сержантның башы күренде.
— Нишләп үзебезнекеләрне куркытып йөрисез сез. шайтаннар?—дип шелтә белдерде аларга капитан.— Кая киттегез?
— Батареягә.
— Атаргамы?
— Юк,- диде сержант елмаеп - Моими «тарлыгы калмаган инде. Ха- зер без аңа утырып батареяларга аш өләшеп йөрибез.
Риза Ишморат
Сугыш юллары мине да шактый талкыдылар. Бер ел танк батальонында — рядовой солдат, бераздан сержант, фронтка килгәч, өлкән лейтенант, капитан, майор... Озын һәм авыр юл үтеп. Острогожск шәһәреннән Берлинга кадәр барып җиттем. Миңа Беренче Украина фронтында җанын аямыйча сугышучы татар улларының, башка милләт сугышчылары белән берлектә, гитлерчы илбасарларның һөҗүменә каһар маннарча отпор бирүләре турында татар хал кының фронтовикларга җибәргән хатларына җавап итеп хат язуда катнашу бәхете тиде. . Без анда йөзләрчә батырлар турында сөйлә дек. Курск дугасы сугышларында дошманның 6 танкын яндырган Мохтар Әмиров, фашистларның дистәдән артык танкын, самоход пушкасын яндырган лейтенант Камалетдинов. «Юлбарыс» тибындагы ике танк яндырган Хәмзә Мөхәммәдиев. кыю разведчик Әнвәр Кәлиев, Днепрелгасын кичкәндә зур батырлык күрсәткән Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Днепрны беренчеләрдән булып йөзеп чыккан һәм күп фашистны кырган, соңыннан яраланып дошманга әсир төшкәч, никадәр җәзаласалар да, үзебезнекеләр турында сер ачмаган Хатип Хәсәнов турында һәм үзләренең подразделениеләрендә фашистларның йөзләрчә сугыш техникасын, солдатын кырган офицерлар Шәмси Бәдретдинов, полковник Сәлмән Таһиров һәм башка бик күп сугышчыларыбыз турында яздык. Хатыбызны фронтның алгы сызыгына барып, татар солдатларына, офицерларына укып, аларның һәркайсыннан кул куйдырып халкыбызга. Казанга җибәр дек. Хат 1944 елны «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарын да, шулай ук зур плакат итеп тә басылды. Аерым китап рәвешендә дә татар һәм рус телендә бастырылып таратылды. Бу хат халкыбызның намусы, социалистик Ватаныбызны саклауда күрсәткән олы батырлыгы турында тарихта калырлык бер истәлекле документ иде. Ул «Җиңү юлы» ♦ I нче Украина фронтында татар сугышчылары» дигән исем белән тулыландырылып китап итеп тә чыгарылды.
Кайчакларда мин үз-үзем»: дөньяда эшләгән иң зур эшем кайсы? дип сорау бирәм һәм шушы хат, шушы китап түгелме икән дигән ф>|кергә к иләм.
Инде ул хәтәр елларда кичергәннәрдән хәтергә иң тирәк уелып калган вакыйгалардан аерып берсен күрсәтергә кирәк икән, монда мин, һичшиксез, Берлинны алу көннәрен күз алдында тотам. 1945 ел. 24 апрель. Мин - Берлин читендә. Без анда Котбус шәһәре ягыннан, киң трасса буйлап килей кердек. Алдагы частьлардан бераз калышыбрак барабыз. Берлин өстенә бомбалар, снарядлар яна Пулемет, автомат, винтовкалардан атылган утлы пулялар яңгыры ява. Алар гитлерчы илбасарларның мәсхәрәләүләрен татыган кешеләрнең ачуы, нәфрәте булып яна. Безгә каршы гражданнар киемендәге меңнәрчә кешеләр килә: хатын кызлар, күбрәк картлар, яшүсмерләр, балалар, һәркайеы ак тукыма кисәге яки ак флаг тоткан. Йөзләрендә курку, каушау. Болар Берлин кешеләре, немецлар. Ак тукыма — җиңелү, капитуляция, безгә бирелү билгесе. Ойләргә дә ак флаглар, тукыма кисәкләре эленгән. Болар бар да бездә бер яктан, җиңүгә ирешүебез турында горурлык уятса, икенче яктан, шундый югары цивилизациягә ия булган немец халкының, дуамал ефрейтор Гитлер коткысына бирелеп, шундый түбәнлеккә төшүе күңелсез тойгы тудыра
27 апрель иде. Без — Берлинның сугыш бара торган кварталларында. Полковник В. Ермилов белән икәү. Өченчегә— шоферыбыз Иванов. Мемкин кадәр алга, сугыш бара торган кварталларга якынлаштык. Машина белән үтү мөмкинлеге беткәч, машинабызны аулаграк урында калдырып, җәяүләп кенә алга узабыз. Бу кварталларда генерал-полковник Чуйков командалыгындагы частьлар, подразделениелар сугыш алып бара. Урам сугышлары шартында әледән-әле кварталларны, йортларны үзгәртеп торган подразделен иел әрнең командный пунктларын табу гаять кыен. Безгә аларны тапмыйча ярамый. Без тик алар аша гына алга үтә алабыз һәм сугышчылар турында мәгълүмат, ничек тә бер җай табып, аларның үзләре белән әңгәмә алып бара алабыз, Ермиловның үз эше, үз бурычлары, минем үз бурычым. Миңа, газета өчен Берлинны фашистлардан чистартучы татар солдатлары, үзебезнең якташ сугышчылар һәм алар белән иңгә-иң торып сугышучы егетләр кирәк. Эзли торгач, табам мин аларны. Бик әз минутлар эчендә генә булса да әңгәмә алып барам һәм алар турында, сугыш эченнән бирелгән репортаж өчен дип, үз блокнотыма теркәп куям. Менә алар: Татарстан егетләре — рядовой Галиәхмәт Рәхмәтуллин, өлкән сержант Иван Агашин, рядовой Насыйп Туктаров. мордва егете өлкән сержант Илья Николаев. Болар озын сугыш юлында зур батырлыклар күрсәтеп, дошманның күп техникасын кырып, солдат-офицерларын теге дөньяга озатып, Берлинга килеп җиткән баһадирлар.
Без тагын берничә өй алга узабыз. Урам артык киң түгел. Каршыдагы өй тәрәзәләреннән безнең солдатлар күренеп куя.
— Әйдә урамның аръягына чыгыйк,— ди полковник Ермилов.— Әүвәл мин чыгыйм, аннан син чыгарсың,— ди бу миңа.
Беләбез, урам сугышлары барганда, һәр почмактан пулемет, я автомат атып торганда, биш-алты метр араны да үтү хәтәр. Шуңа күрә мин:
— Мин кызурак йөгерәм, иптәш полковник,— дим.— Сез — редакциянең партком секретаре, мин — сезнең урынбасар, мондый очракта беренчелек урынбасарларга бирелә!
Өй почмагында торган җирдән атлыгып чыгам да йөгерә башлыйм. 6—7 метр атлам агаймындыр, яраландым мин. Кайдандыр аттылар миңа.
— Иптәш полковник, яраладылар мине,— дип кычкырам.
— Кире йөгер!— ди миңа полковник Ермилов.
Мин аксаклап туксанлап кире йөгерәм. Хәлем китә, җиргә авам. Ташка бәрелеп ярылган кулымнан кан ага. Каяндыр безнең медсестралар килеп чыга, ярамны бәйлиләр. Беренче ярдәм иде бу. Хәзер миңа бик тиз арада операция ясарга, ярчыкны алырга кирәк. Моны тик госпиталь шартларында гына эшләргә мөмкин. Полковник Ермилов машинабызны алып килә.
Ниһаять, мин — койкада. Доктор кушуы белән ярамны ачалар. 3—4 сәгать вакыт биредә азапланганның соңында, операция тәмамланганны көтеп торган полковник Ермилов, мине, үтенечем буенча, Заган шәһәре янындагы госпитальгә (Заганда безнең фронт политуправлениесе һәм редакцияләр) алып кайтып урнаштырды. Зур гына бүлмәләрнең берсе. Анда барысы да диярлек Берлин өчен барган сугышларда яраланган сугышчылар. Миннән ике-өч кенә койка аша яткан капитанга игътибар иттем. Карасам, минем якын дустым, өч ел буе сугыш елларын бергә-бергә кичкән казах редакциясенең иң актив корреспонденты капитан Сугурбеков. Намуслы, кыю, талантлы журналист...
...Шулай бер төнне яхшы ук тынычлап йоклап яткан чагыбызда кинәт атышулар башланды. Фашист дивизияләре үтеп керде, ахры, дип, барыбыз да сикерешеп тордык. Киемнәребезне караштырабыз. Беребездә дә к орал- фәлән юк. Ул арада булмады, шәфкать туташлары:
— Иптәшләр, курыкмагыз! Җиңү! Җиңү! Фашистлар армиясе капитуляция белдерде.— дип, бүлмәдән-бүлмәгә кереп, хәбәр иттеләр.
Без инде ул төнне артык йоклый алмадык. Бер-беребезне к оч як п я шу, үбешү, котлау китте. Ә тыштагы атыш? Ул нәрсә? Ул зур шатлыктан,
җиңү тантанабызны бетен кешеләргә, бөтен дөньяга белдерү өчен үзебезне- келәр автоматлардан, пистолетлардан да, хәтта пулеметлардан да һавага атканнар... Шуңа күрә җиңү хәбәре таралган сәгатьләрдә Германиянең бөтен шәһәрләре ату тавышларыннан гөрелдәп торды.
Икенче көнне 9 нчы майда җиңүгә багышланган беренче тантана мәҗлесенә безне редакциягә алып кайтырга дип полковник Жуков килде. Госпиталь начальнигы башта риза булмады. Җибәрә алмыйм, дип кырт кисте. Ләкин полковник үз сүзендә яхшы ук нык торгач, артык карышмады.
Редакциянең бер бинасында зур зал. Буйдан-буйга өстәлләр тезелгән. Өстәлләрдә — май чәчәкләре. Табын тулы нигъмәт. Нинди генә ашамлык юк та нинди генә эчемлек юк анда. Офицерлар иң яхшы киемнәрен кигән нәр. Күкрәкләре орден һәм медальләр белән бизәлгән. Аларның шатлыклы йөзләре, күзләре балкый. Ишекне ачып полковник Жуков һәм Ермилов белән без килеп керүгә, залга җыйналган барлык кеше аягүрә басты. Куллар чабып каршы алдылар. Тантанада минем белән бергә эшләүче — капитан Гали Хуҗиев, старшина Госман Бакире». кече лейтенант Зәйни Шаһимора тов табар. Ә капитан Мөхәммәт Садри кайда соң?
— Ул Берлинда командировкада.— диде Гали.
Шул вакыт-ап-ак тешләрен ялтыратып Мөхәммәт килеп керде. Миңа карап:
— Иптәш майор, задание үтәлде! Җиңү турында материал җитәрлек булды.Ә иң мөһиме — рейхстагка күтәрелеп: «Без җиңүчеләр булып Берлинга килеп җиттек!»— дип яздым. Барыбызның да исеменнән кул куйдым! ди.
— Рәхмәт иптәш капитан, булдыргансың!—дип, Мөхәммәтнең кулын кыстым...
Инде хәзер моңа кырык ел вакыт үтеп китте. Ярам ярты ел эчендә үк тозәлде. Мин моны булып узган бер авыр хәл итеп кенә искә алам. Үз хәлем шулай. Әмма Ватан сугышында миллионнар һәлак булды. Күпләр туган-үскән илләренә кайта алмадылар. Ләкин шул җанын-тәнен аямый сугышкан баһадирлар аркасында бөек социалистик Ватаныбыз җиңеп чыкты.
Бүген Советлар Союзы җир йөзендә сугыш булмасын, тыныч, бәхетле тормыш гөрләсен өчен изге көрәш алып бара. Чөнки дөньяда әле дә хәвеф хәтәр җитәрлек. Америка Кушма Штатлары Ак йортының кара эчле атомчылары үзләре исән-сау калып. Советлар Союзын, социалистик илләрне, алай гына да түгел, бөтен кешелек дөньясын кырып бетерү турында хыялланалар. Ирекле илнең бер гражданы, ветеран коммунист буларак сүземне йомгаклап әйтәсе килгәнем шул:
— Шашынмагыз! Безгә кул озайтсагыз, сезгә каршы Советлар Союзы гына түгел, тынычлык яклы барлык халыклар бердәм күтәреләчәк! Халык лар хөкеме алдында җавап бирүдән беркая да качып котыла алмаячаксыз! Беркая да!!!