ХАЛЫК БАТЫРЛЫГЫ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ
өек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бөтен совет халкы социалистик Ватанның
азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Совет солдаты -Ватаным өчен!» дип
утка керде. «Бөтенесе — фронт өчен, җиңү өчен!» дигән ялкынлы чакыру тылдагыларны
фидакарь хезмәткә туплады. Сугыш елларында татар халкы, күпмилләтле илебезнең
барлык тугандаш халыклары белән бер сафта торып, явыз дошманга каршы батырларча
көрәште Йөз меңгә якын татар солдаты һәм офицерының орден-медальләр белән бүләкләнүе.
Советлар Союзы Герое исеме алган төрле милләт вәкилләре арасында халкыбыз уллары һәм
кызларының дүртенче урында торуы үзе генә дә моны ачык раслый.
«Мин. карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын куп
күрдем һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт
сокланып киләм,— дип язды Советлар Союзы Маршалы Р. Я. Малиновский.— Советлар Союзының
бәйсезлеге өчен алып барыла торган бөек көрәшебездә татар халкы үзенең сугыш эшендә чыдам һәм
батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды» «Татар сугышчылары
сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын — Ватанга бирелгәнлек, дошманга аяусыз
нәфрәт, җиңеп чыгу өчен үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди
авырлыкларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Алар Совет Ватаны алдындагы үзләренең
хәрби бурычларын намус белән үтиләр».— диде Советлар Союзы Маршалы Л. А. Говоров.
Сугыш елларында Татарстан партия оешмасының 54 проценты, ягъни 19 645 коммунист һәм
комсомол оешмасының 51 проценты—56 мең егет һәм кыз хәрәкәттәге армия сафына җибәрелә
Республика партия оешмасы, фронтны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итү һәм тылда хезмәт
җитештерүчәнлеген күтәрү эшен оештьру белән бергә, халык арасында агитация-масса эшләрен
көчәйтүгә дә гаять зур игътибар бирде Мәсәлән. 1941 елның 2 июлендә ВКГ1(б)ның Татарстан өлкә
комитеты бу мәсьәлә буенча махсус карар кабул итә. Әлеге карарда Татарстан китап нәшриятына
оборона-масса һәм хәрби-тарихи әдәбият чыгаруны арттыру бурычы йөкләнә. Сугыш елларында
республикада татар һәм рус телләрендә 108 газета, «Совет әдәоияты» журналы даими рәвештә чыгып
килә. Сугышның беренче елларында гына да Татарстан китап нәшрияты чыгарган актуаль политик
әдәбиятның гомуми тиражы 700 меңгә җитә, ә лозунглар һәм плакатларның тиражы ярты миллионнан
артып китә.
Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән бәйләнеше, партия эшенә, коммунизмның бөек
идеалларына бирелгәнлеге Бөек Ватан сугышы елларында бигрәк тә ачык күренде. Совет
язучыларының хәрби һәм иҗади батырлыгы 1418 көнлек героик эпопея белән, фронт һәм тыл
язмышына ’уры килгән авыр сынаулар белән бик тә тыгыз бәйләнгән Язучылар бу авыр көннәрдә
үзләренең гражданлык һәм партиячел изге бурычларын намус белән үтәдЬләр. совет халкының бөек
рухи күтәренкелеген һәм каһарманлыгын бөтен тулылыгы белән ачып күрсәттеләр.
«Фашизм белән сугыш, ил тормышының бар якларын үзенә буйсындырып, бу елларда милли
әдәбиятларның эчтәлеген генә түгел, ә бөтен иҗади тормышның да яңа характерын билгеләде. Идел
һәм Урал буе әдәбиятлары тәҗрибә һәм өлгергәнлек ягыннан төрлечә иделәр Әгәр алар арасында иң
җитлеккән татар әдәбияты гасырлар тирәнлегенә киткән традицияләргә ия булса, калган күпчелек —
башкортлардан алып
Б
Бөек Җиңүнең 40 еллыгына
комиларга кадер яшь һем яңа гына үз язуларын булдырган әдебиятлар иде. Шуның «чан аларның
гомумсоюз культура фондына керткән өлешләре дә төрлечә б улды, әмма алар барысы да Ватанга,
халыкка тугры хезмәт итүгә бердәм омтылдылар. Чиксез үскен гражданлык хисе, тормыш белән моңа
кадәр һичкайчан да булмаган тыгыз бәйләнеш. бетен совет әдәбиятындагы кебек, аларның төп
үзенчәлеге иде. Бөтен тематиканы һәм сурәтләү чараларын заман бурычлары, фашизм белән көрәш
таләпләре билгеләде, язучылар үзләре дә утта, сугыш ялкыны эчендә булдылар-'
Сугыш башлану белән үк, барлык татар язучыларының уртак фикерләрен белдереп, өлкән әдип
Шәриф Камал «Без җиңәчәкбез!- исемле ялкынлы публицистик мәкаләсендә: «Беек социалистик
илебезнең күмәк көче, явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә бары бер генә
максатка төбәлгән, дошманны тар-мар китерү, жир йөзеннән аны юк итү»,— дип язды
Россия һәм Украина. Белоруссия һәм Казахстан, илебезнең башка милли респуб ликалары
язучылары белән бергә, татар әдипләре дә үз иҗатларын партия һәм халык зшенә. явыз дошманны
тар-мар итүгә юнәлдерделәр.
1943 елның 4 августында фронт агитаторлары белән сөйләшкән вакытта М. И. Калинин
сугышчыларның йөрәгенә үтеп керү өчен ана теленнән файдалану кирәклеген ачык әйтте: «Безнең
кешеләребездә совет патриотизмын һәм милли горурлыкны тәрбияләгез. һәрбер сугышчыга үз
халкының героик тридицияләре турында, ул халыкның гүзәл эпосы, әдәбия ты, бөек кешеләре —
полководецлары турында, азатлык көрәшчеләре турында искә төшерә торыгыз»
Бөек Ватан сугышы чорында, 1942 елдан башлап, татар телендә уналты фронт газетасы чыкты.
Ул газеталарда Г. Кутуй, А. Шамов. М. Максуд, Ә. Ерикәй, Р Ишморат, Г Әпсәләмов, И. Гази. А. Әхмәт,
X. Госман, Ә. Исхак. Ш. Маннур, Г. Насрый, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис. Б. Рәхмәт, Г. Галиев, М. Хөсәен, Г.
Халикъ-Садри, Г Бакиров һәм башка язучылар эшләделәр. Г. Бәширов, М. Әмир. Г. Иделле. Ф. Хөсни,
X. Хәйри һәм башкалар, озак вакытлы командировкаларда булып, фронт газеталары редакцияләренә
ярдәм иттеләр. Бу газеталарда Татарстан эшчеләре һәм колхозчылары тормышы, әдәбият һәм
культура яңалыклары турындагы хәбәрләр дә бирелә килде, шулай ук республика газеталарында
басылып чыккан каңрер әдәби әсәрләр дә урнаштьрылды Әлеге хәл фронт белән тылның үзара
тыгыз бәйләнешен дә күрсәтә иде. Шулай итеп, фронт газеталары, совет сугышчыларын героик
көрәшкә рухландыру белән бергә, татар совет әдәбиятының традицион гражданлык пафосын,
азатлык өчен көрәше традицияләрен үстерүдә дә күренекле роль уйнадылар. Рус. татар һәм башка
телләрдә чыгып килгән фронт газеталарында бергәләп эшләү, үзара яңа хәбәрләр һәм материаллар
алмашу, тәҗрибә уртаклашу фронтовик журналист һәм язучыларның иҗади дуслыгын да ныгытты.
Моны исә давыллы сугыш елларында төрле милләт совет әдәбиятларының да дуслыгы ныгу дип
бәяләргә кирәк.
Сугыш елларында публицистикага мөрәҗәгать итмәгән язучы, гомумән, булмагандыр. Нәкъ менә
шушы чорда татар публицистикасы өлкәсендә әле моңа кадәр күрелмәгән бер зур яңалык та барлыкка
килде. Бу — язучыларның коллектив иҗаты нәтиҗәсе булган һәм хат формасына салынган
публицистик рухтагы чыгышлар иде Моның көчле эмоциональ рух белән сугарылган беренче зур
үрнәге — «Татар халкының фронтовик татарларга язган сәлам хаты». Тексты К Нәҗми, Г Кашшаф һәм
X. Ярми тарафыннан төзелеп, аңа миллионнан артык кеше кул куйган һәм башта 1943 елның 5 мар-
тында «Правда» һәм «Известия» газеталарында игълан ителеп, аннан соң республика һәм фронт
газеталарында басылып чыккан бу тарихи документ Бөек Ватан сугышы елларындагы татар совет
публицистикасының иң көчле һәм ялкынлы коралына әверелде.
Әлеге хат совет сугышчысына турыдан-туры мөрәҗәгать рәвешендә язылган һәм ул аны кискен
көрәшкә, явыз дошманнан үч алырга чакыра: «һәрбер тамчы кан өчен, һәрбер тамчы күз яше өчен,
һәрбер киселгән гомер өчен үч ал!.. Ятим балаларның күз яшен, тол хатыннарның аһ-зарын, бәхетсез
аналарның ләгънәтен, хәсрәтле карчыкларның каргышын, бомбага салып, минага кушып, дошман
өстенә яудыр!»
«Бер төнне...» исемле документаль очеркында А Шамов әнә шул хатны фронтта укуның бер
күренешен сурәтләп биргән иде:
«Гильзадан эшләнгән сукыр лампаның саргылт яктысында блиндажга җыйналган сугышчылар
бу хатны укыйлар...
— Гаеп итмәгез, иптәшләр, минем күземә бик күптән яшь килгәне юк иде. әмма бүген килде,—ди
шунда сержант Хәлим Әбүзаров. —Бу сүзне миңа — минем әнием.
Исюрна советской миогонацнонапаиой п»1ературы Т 3. М.. 1970. 480 6
хатыным һәм кечкенә кызым Әлфия әйткән шикелле булып китте. Күңелемнең иң тирән җиренә кереп
утырды. Тешләремне кысыл, эчемнән ант иттем...»
Фронттагы язучылар катнашлыгында иҗат ителгән һәм, газеталарда басылып чыгыл, халык
арасында киң таралган «Беренче Украина фронтындагы татар сугышчыларыннан татар халкына
җавап хаты» (1944), «Икенче Белоруссия фронтының татар сугышчыларыннан татар халкына хат» та
(1945) гаять зур рух күтәренкелеге тудырган күренекле публицистик әсәрләр буларак кабул ителде.
Сугыш еллары дәвамында язучылар үзләренең публицистик чыгышлары белән совет
халкының фронттагы һәм тылдагы тарихи батырлыгына дан җырладылар, ялкынлы сүз белән
дошманга карата чиксез нәфрәт хисе тәрбияләделәр- А. Толстой, И. Эренбург, К. Симонов һәм башка
совет язучыларының публицистик чыгышлары радио һәм матбугат аша төрле телләрдә, шул исәптән
татар телендә дә яңгырады. Җамбулның «Ленинградлылар — балаларымЬ' дигән атаклы мөрәҗәгате
бөтен илгә таралды. Ә. Ерикәйнең «Аларны без гафу итмәбез!» (1942), М. Әмирнең «Бәйрәм мәңге
бездә булсын!», Г. Иделленең «Яшәү көче» (1944), Г. Бәшировның «Онытылмас көннәр», Г. К ут уйның
«Тетрә, Берлин!», Ф. Хөснинең «Дуслык байрагы астында» (1945) һәм башка мәкаләләр сугыш
елларындагы татар совет әдәбиятында публицистик жанрның аерата ныгып китүен һәм үсүен
күрсәттеләр.
Бөек Ватан сугышы елларында К. Нәҗминең ялкынлы публицистик мәкаләләренең татар
әдәбиятында күренекле урын алуын билгеләп үтәргә кирәк Бу елларда Казан радиокомитетында
әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең җаваплы редакторы булып эшләгән К. Нәҗминең
публицистик хезмәтләре эфир буенча бик еш тапшырыла, һәм аларның кайберләре вакытлыча
дошман оккупациясе астында калган районнарда (мәсәлән. Донбасс якларында һәм төрле
фронтларда) листовкалар рәвешендә самолетлардан таратылалар. Әдипнең публицистик
чыгышларында халыкларның ленинчыл дуслыгы идея- сы аерата көчле пафос белән яңгьрады
Мәсәлән. «Азатлык сугышы» дигән мәкаләсендә (1941) ул мондый дуслык турында, беренче чиратта,
рус һәм татар халыклары арасындагы дуслык турында болай дип язды: «Ничә йөз еллар буенча, киң
Идел буенда бөек рус халкы белән бергә үтелгән бөек, тарихи юлны татар халкы үзе өчен иң бәхетле
юл саный. Чөнки шушы юл аны чын азатлыкка алып килде, һәм ул рус халкы йөзендә үзенең саф
күңелле дусын, өлкән туганын тапты...»
Публицистикада гомумән СССР халыклары арасындагы дуслык идеясе, патриотизм һәм
батырлык идеяләре белән тыгыз аралашып, гаять зур көч белән яңгырады.
Сугыш чоры шартларының таләбе белән, публицистика прозаның башка жанрларына да
йогынты ясый. Хикәяләрнең художество тукымасына публицистик элементлар кертү — татар совет
әдәбиятының милли традицияләре белән бәйле күренеш. Хикәяләүдә публицистик элементларның
көчәеп китүе татар совет прозасының рус әдәбиятыннан һәм хәрби публицистикасыннан иҗади үрнәк
алуы белән дә бәйләнгән Катлаулы социаль вакыйгалар чорында, халыкның үз Ватанын саклап калу
өчен көрәшкә күтәрелгән вакытларда әдәбиятта публицистик пафос гадәттә зур урын ала Бөек Ватан
сугышы елларында да шундый хәл күренде.
Мәсәлән. М. Әмирнең «Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр» исемле хикәясендә (1941) совет
кешеләренең тиз арада хәрби җайга күчүләре күрсәтелде Язучы шофер егет Фатихның матур һәм
реалистик образын тудыра Сөйгән кызы Тәзкирә белән туй үткәрергә хәзерләнеп тә. «Тагын да зуррак
бәйрәмгә кадәр».— дип сугышка китүче шофер егет уйлары, публицистик пафос белән өртелеп, совет
кешеләренең уртак теләге, уртак омтылышы булып яңгырый.
Мәскәүдә чыгып килгән «Литература и искусство» газетасы 1943 елның 27 ноябрендә болай дип
язды: «Иллеләп фашистны юк иткән шагыйрь һәм язучы Гадел Кутуйны сугышчылар зур горурлык
белән искә алалар Кутуй башка частьта сугыша, ләкин аны монда да беләләр, монда да яраталар.
Сугышчылар үзләре үк татар халкының батыр уллары турында җырлар чыгаралар, аларның солдат
данын бөтен фронт буйлап тараталар».
Г. Кутуй 1944 елның июнендә кыска гына вакытка фронттан Казанга кайта һәм 20 июнь көнне
Татарстан АССР Верховный Советының VII сессиясенә катнаша. Сессиядә ясаган чыгышында ул:
«Ватан өчен барган изге көрәш сугышта шагыйрьнең һәм әдипнең урынын күрсәтте. Шагыйрь сүзе —
сөңгегә тиң: ул дошманны чәнечте һәм чәнчә. Әдип сүзе трибун большевик сүзенә тиң: ул — совет
кешеләрен батырлыкларга өнди».— дип горурланып сөйли.
Сугышның беренче айларында ук әдәбиятның дошманны җиңү өчен бөтен көчләрне туплауны
төп бурыч итеп куюы Татарстан Совет язучылары союзы органы булган «Совет-
адэбияты» журналы мисалында да ачык күренә. Журналның сугыш башлану белән үк чыккан санында
(1941 ел. № 7), Ш. Камалның публицистик мәкаләсе белән бергә, М Җәлил. Г Кутуй, Ә Ис хакның
фашизмга каршы керәшкә чакырган ялкынлы шигырьләре, Ә Фәйзинең «Келүче тавыклар турында
балладахсы басыла. Редакция шул ук санга Беек Ватан сугышы башлануга, фронт күренешләренә
багышланган хикәяләр дә урнаштырып өлгерә. М. Әмирнең «Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр», Г.
Бәшировның «Сержант Хайруллин», К. Нәҗминең «Тупчы Сөләйман», Г. Әпсәләмовның «Ватан улы»
исемле хикәяләре беренче тапкыр журналның шул санында дөнья күрә.
■Совет әдәбиятыиның 8 нче санындагы «Бөтен көч—дошманны җиңүгә!» исемле редакцион
мәкаләдә язучыларның яңа шартлардагы бурычлары ачык белдерелә «Большевистик туры сүз
массаларда дошманга каршы ачы нәфрәт, каты ачу тудырсын, мил лионнарга үзенең туган иле
каршында мөкатдәс бурычын төшендереп бирсен... Шагыйрьләрнең шигыре сугышчыларны
геройлыкка рухландыра торган көчле чаң булып яңгырасын! Язучының сүзе кызылармеецның
штыгы шикелле үк дошманның йөрәген үтәли тишәрлек үткен һәм көчле булсын!»
Бу чакыруда шул чордагы татар совет әдәбиятының төп юнәлеше, аның иң әһәмиятле
проблемалары да ачык чагыла. Язучыларның шушы чакыруга җавап бирергә омтылулары
журналның 1941 елда чыккан 8—12 саннарында ук күренә. Мәсәлән, Ф. Хөсни «Рубенс», «Күләгә», Г.
Кутуй «Яшен», «Рәссам» кебек хикәяләрендә фашизмңың ерткычлыгын фаш итәләр, фронт һәм тыл
тормышы Г. Галиевнең «Сугыш вакытында» исемле хикәясендә һәм «Бу көннәрдә» дигән очеркында,
Р. Ильясның «Минем авылдашым», Г. Әпсәләмовның «Бердәмлек» кебек хикәяләрендә сурәтләнә.
Нәкъ шушы вакытларда революцион көрәш һәм гражданнар сугышы темасы яңарыш кичерә. Г.
Галиев, мәсәлән, «Сугыш вакытында» исемле хикәясендә үз героеның бөтен кичерешләрен
гражданнар сугышы елларында булып узган хәлләргә китереп бәйли. И Туктарның «Ирек эзләгәндә»
исемле хикәясе тулысы белән гражданнар сугышы чорына карый һәм шул ук вакытта ул Бөек Ватан
сугышы вакыйгалары белән дә аваздаш.
Кыска гына вакыт эчендә шактый санда сәхнә әсәрләре язылды. Т. Гыйззәтнең «Серле казна»,
«Таймасовлар», Н. Исәнбәтнең «Мәрьям», М. Әмирнең «Йөрәк уты», Ф Кәримнең «Шакир Шигаев», Ф.
Хөснинең «Папирос сатучы», Р Ишморатның «Кайту» кебек пьесалары әнә шундыйлардан
Татар әдәбияты, үзенең милли традицияләренә таяну белән бергә, күпмилләтле совет
әдәбиятының, бигрәк тә рус әдәбиятының бай тәҗрибәсеннән файдаланды. М. Горький, В.
Маяковский, Н. Островский иҗатларындагы патриотизм мотивлары Ф Кәрим, М. Җәлил, Г. Әпсәләмов
һәм башкаларның әсәрләрендә ачык яңгырады. Изге Ватан темасы әдәбиятның идея -сәнгатьчә
эчтәлеген билгеләде. Татар солдатының башка милләт сугышчылары белән бер сафта торып
саклаган Туган иле һәм шулай ук Татарстан образлары һәр әсәрдә лейтмотив буларак үткәрелде,
бөтен ил бердәмлеге һәм халыклар дуслыгы идеясе белән бергә кушылды.
Сугыш елларының авыр сәгатьләрендә совет кешесе күңеленең иң түренә үтеп кереп, аның
партия һәм бөтен җәмгыятебез тәрбияләгән җиңелмәс рухи көчен күрсәтүдә лирик жанрлар аерата
зур роль уйнадылар. Бу чорда әдәбиятның халык иҗатына һаман күбрәк мөрәҗәгать итүенең дә
сәбәпләре шуңа бәйләнгәндер М Җәлил, мәсәлән, үз иҗатында татар халык дастаннары һәм әкиятләре
стиленнән еш файдалана; Ф. Кәрим һәм Ә. Ерикәй, һәрберсе үзенчә, халык иҗатының образлы
системасына һәм яңгьрашына таяналар. Ш. Маннурның бер шигыре турыдан-туры халык
дастаннарының традицион герое Җик Мәргән исеменнән татар сугышчыларына мөрәҗәгать
формасында языла. Н. Исәнбәтнең «Түләк» дигән пьесасы да халык иҗатына нигезләнгән Борынгы
заманнан ук халык күңелендә сакланып килгән баһадирлар бу еллар поэзиясендә үзләре сугышчыга
әвереләләр.
Бу елларда батырлыклары белән бөтен халыкларга үрнәк булган реаль геройларга игътибар
аеруча көчәйде Мәсәлән, пегендар рус кызы Зоя Космодемьянская илебездәге бөтен милли
әдәбиятларның диярлек, шул исәптән татар әдәбиятының да героинясына әверелде. Әгәр Н.
Арслановның «Зоя» («Рус кызы») исемле поэмасы үзенең образлы-сурәтләү төзелеше белән гаҗәеп
дәрәҗәдә милли булса. Ш. Мөдәррис «Тупчы Ваһап» дигән поэмасында татар сугышчысының
батырлыгын күрсәтү өчен рус халык былиналарының традицион сурәтләү чараларыннан файдалана
Төньяк-Көнбатыш фронтта язылган бу поэмада шагыйрь шушы якларның тарихын искә ала. Чөнки
нәкъ шушы җирләрдә Русь иленә кылыч белән кергән дошман яулары ничә тапкыр үзләренең һә-
лакәтен тапты бит! Поэманың эпик интонациясе дә рус былиналары һәм татар дастаннарына барып
тоташа.
Үзенең «Моабит дәфтәрләре»ндә М Җәлил гадәти булмаган, әмма тулысы белән конкрет
шартларда көрәшкән батыр сугышчы образын сурәтләде. Шагыйрь иң катлаулы
хәлләрдә кеше язмышы мәсьәләләрен күтәрә, аларга социалистик җәмгыятебезнең идея - әхлакый
позицияләреннән якын килә.
Белгәнебезчә, дошманның үз енендә аяусыз көрәш алып барган М. Җәлилгә соңыннан
Советлар Союзы Герое дигән исём бирелде, ә фашист тоткынлыгында язган әсәрләре Ленин
премиясенә лаек булды Бу исә — Ватан хакына эшләнгән искиткеч гражданлык һәм поэтик
батырлыкның, туган илгә мәхәббәтнең иң югары бәяләнүе. Рус шагыйре Алексеи Сурков һәм
азербәиҗан әдибе Сәмәд Вургун совет язучыларының Икенче съездында Җәлил поэзиясен бик
хаклы рәвештә «совет язучыларының авыр сынау көннәрендә дә. җиңү көннәрендә дә үз халкы
белән бердәм булуының», «дошманга горур нәфрәтнең» югары үрнәге дип билгеләп үттеләр.
Мин ант иттем: соңгы тамчы каным.
Күкрәгемнең соңгы сулышы. Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм,
Ватанымның изге сугышы)
Шагыйрь Фатих Кәрим дә үзенең каһарманлыгы белән шул антына тугрылыклы булып
калуын раслады...
Татар совет поэзиясен «солдат поэзиясе» (П Антокольский сүзләре) дип бәялиләр икән, ул
шушы бөек бәяне нәкъ менә Бөек Ватан сугышы елларында яулап алды. Чыннан да. бу чор татар
поэзиясендә совет кешесенең дошманга нәфрәте дә, туган илгә кайнар мәхәббәте, моңы һәм
шатлыгы да көчле яңгырады. «Авыр чорда халкың: «Улым!» дисен, «Таянычым!» дисен, туган
ил», дип сугышкан совет солдаты поэзиянең үзәк героена әверелде. Аның иң интим тойгылары
да Ватанга мәхәббәт белән аерылгысыз үрелгән. Г Хуҗиның «Россия» (1944) дип аталган шигъри
ораториясе совет халкының патриотик хисләренә һәм батырлыгына гимн булып яңгырады С,
Хәким, Ш. Маннур. Ш Мөдәррис. Ә. Фәйзи. С. Баттал, Ә. Исхак, М. Садри, Ә. Ерикәй һәм башка бик
күп шагыйэьләр чын мәгънәсендә солдат поэзиясе үрнәкләрен бирделәр.
Сугыш вагыйгаларының масштабы һәм драматизмы, бөек сынаулар, Ватан һәм тарих
алдындагы изге бурычны үтәү зарурлыгы героик үткән белән кызыксынуны сизелерлек
көчәйтте Бу бигрәк тә драматургия өлкәсендә көчле чагылды 1942 елда Т Гыйззәт Бөек Октябрь
революциясе алды елларындагы халык хәрәкәтенә багышланган «Ташкыннар» исемле драматик
трилогиясенең икенче китабын — «Даулы көннәр» пьесасын тәмамлый. Ә. Фәйзи «Пугачев
Казанда» дигән тарихи драмасының яңа вариантын яза. Язучы М. Гали, режиссер X Уразиков
белән бергә, 1944 елда «Каюм Насыйри» исемле тари- хи-биографик драма иҗат итә. Н. Исәнбәт
«Нур Заһит (Мулланур Вахитов)» дигән . тарихи-революцион драмасын тәмамлый Ләкин тарихи
темага багышланган кайбер әсәрләрдә үткәндәге вакыйгаларның социаль-сыйнфый эчтәлеген
анализлауга җитәрлек игътибар бирелмәде Партия Үзәк Комитетының 1944 ел, 9 августта кабул
иткән «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологик эшләрнең торышы һәм
аларны яхшырту чаралары турында»гы карарында «Чит илләрдән килгән илбасарларга каршы,
царизмга һәм алпавытлар, капиталистлар изүенә каршы рус, татар һәм СССРдагы башка
халыкларның бергәләп көрәшүләренең тарихын өйрәнүгә һәм яктыртуга, татар халкының атак лы
эшлеклеләрен. галимнәрен һәм революционерларын. Бөек Ватан сугышы геройлары булган
улларын популярлаштыруга аеруча игътибар бирү кирәклеге ачык әйтелде
Тылдагы совет кешеләре дошманны тар-мар китерүдә армиягә ярдәм итү өчен үз
көчләреннән килгәннең бөтенесен, хәтта мөмкин булганнан да артыгын эшләделәр. Татар
әдәбиятында чиктән тыш авыр шартларда үзләре өчен дә. фронтка киткәннәр өчен дә эшләгән
ялкынлы совет патриоткаларының образы беренче планга куелган әсәрләр аз түгел. Мондый
геройларны күп санлы очерк һәм хикәяләрдә, шигырь һәм поэмаларда күрергә мөмкин Мәсәлән.
Кави Нәҗминең «Хәят апа» исемле эпик поэмасында (1942) сугыш авырлыгын үз җилкәсендә
татыган татар эшче хатыны сурәтләнә Хәят язмышында автор фронт һәм тыл бердәмлеген
декларация рәвешендә түгел, бәлки чын художникларча чишә Хатын-кыэларыбызның тылдагы
фидакарь хезмәте драматургиядә дә ачык күрсәтелде Бу елларда иҗат ителгән драма
әсәрләреннән М. Әмирнең «Миңлекамал» пьесасы (1944) бигрәк тә уңышлы булды. Бу әсәрдә
колхоз авылы хатын-кызлары җилкәсенә сугыш елларында төшкән авыр сынаулар аеруча
тормышчанлык белән сурәтләнде.
Совет кешесенең сугыш һәм тыл героеның характерын ачып, язучылар халык язмышын
Коммунистлар партиясе белән, коммунистик идеалларның тантанасы өчен көрәш белән
бәйләделәр Совет кешесенең көче һәм җиңелмәс рухы чыганагын алар м аксатка ирешүдәге
идеялелектә, мораль сафлыкта, социалистик җәмгыять тарафыннан тәрбияләнгән тирән
аңлылыкта һәм чын мәгънәсендәге кешелек матурлыгында күрделәр
Совет күпмилләтле әдәбиятларының үзара иҗади багланышлары Ватан язмышы хәл ителгән
вакытта тагын да көчәйде Фронтларда төрле милләт вәкилләренең бер сафта торып уртак максатлар
өчен көрәшүе совет халыкларының ленинчыл дуслыгын тагын да ныгытты. Бу хәл исә. табигый
рәвештә, милли культуралар арасындагы багланышларның да моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә
үсүенә китерде
аБөек Ватан сугышы,— дип белдерде А Сурков совет язучыларының Икенче Бөтенсоюз
съездында ясаган докладында,— СССР халыкларының барлык язучыларын бердәм һәм дус семья
итеп тагын да тыгызрак туплады, тематиканың һәм материалның берлеге белән, әдәбиятның яшәве
һәм намусы өчен тагын да көчәйгән гомуми җаваплылык хисе белән аларны туганлаштырды. күп
милләтле укучылар аудиториясе алдында әдәбият һәм әдипләрнең авторитетын чиксез күтәрде,
әдәбиятның халык белән аерылгысыз бәйләнешен ныгытты».
Моның иң ачык мисалларыннан берсе — Бөек Ватан сугышының беренче елларында
Татарстанга күчеп килгән күренекле рус совет язучылары белән татар әдипләренең бергәләп хезмәт
итүләре. Казанда һәм шулай ук Чистай шәһәрендә Л Леонов, К. Федин. М Исаковский. К. Тренев. Н.
Асеев. М. Алигер кебек атаклы язучылар яшәде Әлеге шәһәрләр А. Фадеев, А Толстой, П. Павленко,
В. Инбер, А. Твардовский, А. Сурков. М Бубеннов кебек әдипләрне дә хәтерли. СССР Язучылар
союзының рәсми үзәге Казанның Бауман йортындагы Матбугат йортына урнаша Г. Тукай исемендәге
клуб вакытлыча язучылар һәм аларның семьялары өчен гомумторак булып хезмәт итә «Безнең
республика ның бу нке шәһәре Бөек Ватан сугышы елларында бөтен Советлар Союзының иң зур әдә
би фикер үзәкләре булды» . дигән бәя белән килешмәскә мөмкин түгел.
А. М. Горький вафат булганнан соң СССР Язучылар союзының генераль секретаре итеп
билгеләнгән атаклы рус совет язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе А. Фадеев Бөек Ватан сугышына
кадәр үк татар әдипләре белән якыннан аралаша Сугыш елларынд а ул Татарстанга берничә тапкыр
килә. 1941 елның ахырында һәм 1942 елның башында ул драматург Т Гыйззәттә, Татар дәүләт
академия театрының режиссер-артисты С. Бу- латовта һәм бер ай чамасы скульптор С. Ахунда яши.
1941 елның Октябрь бәйрәме көннәрендә ул Чистайга СССР Язучылар союзының әдәби фонды
эшләре белән килә, шул чакта «Темп» кинотеатрында, язучыларның Укытучылар йортында
үткәрелгән җыелышында докладлар белән чыгыш ясый, шул ук Укытучылар йортында 1941 елның 28
ноябрендә А. М. Горький турындагы истәлекләрен сөйли. А. Фадеевның татар язучыларының ки-
ңәшмәсендә ясаган доклады һәм башка чыгышлары нигезендә язган «Ватан сугышы һәм совет
әдәбияты» исемле мәкаләсе 1942 елда «Пропагандист» журналының 17 нче санында басылып чыга,
һәм ул бөтен совет күпмилләтле әдәбиятының Бөек Ватан сугышы еллары өчен төп бурычларын
билгеләгән прогоамм документ буларак кабул ителә.
Сугыш елларында Чистайда СССР Язучылар союзының филиалы эшли Аның пред седателе К
Федин була Бөек Ватан сугышы еллары рус совет әдәбиятының шактый сандагы күренекле әсәрләре
Чистайда иҗат ителәләр. Мәсәлән, А. Твардовский 1941 елның кышында һәм 1942 елның язында
фронттан иңе тапкыр гаиләсе янына килә һәм үзенең атаклы «Василий Теркин» поэмасын, әле ул
матбугатта чыкканчы ук. Чистайда әдәби кичәләрдә укый. Л. Леоновның атаклы «Ябырылу»
(«Нашествие») пьесасы Чистайда языла һәм беренче тапкыр ул Чистай шәһәр театрында Ленинград
өлкә театры коллективы тарафыннан куела. М. Исаковскийның бик күп җырлары, шул исәптән атак лы
«Катюшансы Чистайда языла
.Бөек Ватан сугышының зур авырлыклар һәм югалтулар белән тулы газаплы көннәрендә дә
халыкта җиңүгә ышаныч беркайчан да какшамады. Бу ышаныч әдәбиятта да үзенең югары
чагылышын тапты. Әдәбият шул ышанычны ныгытуга хезмәт итте, зур иҗат ялкыны белән җиңүгә
чакырды. Ниһаять, бөтен табигать уянган ямьле май көнендә Бөек Җиңү килде! •
«Җиңү!
Кырык беренче елның кызу җәендә ул әле алга чакыручы өмет иде Туганнарыбызны, газиз
кешеләребезне караңгылатылган юллар буенча фронтка озатканда һәм алардан борчылып хат-хәбәр
көткәндә, без аның турында уйлый гына идек әле. Бүген ул чынбарлыкка әйләнде һәм дошманның
башкаласы өстендә, әкияттәге ут кошы төсле, ал байрак булып югары күтәрелде».
1945 елның 9 май көнендә яңгыраган бу сүзләре белән Кави Нәҗми халкыбызның уртак
шатлыгын белдерде
Бөек Җиңү көннәреннән соң узган кырык ел эчендә безнең бөтен тормышыбыз, кешеләр дә.
әдәбият та нык үсте. Ләкин күпме генә вакыт узмасын, без Бөек Ватан сугышы елларын онытмабыз
Бүгенге бәхетебез өчен һәлак булган геройлар һәрвакыт безнең йөрәктә яшәр һәм без моннан кырык
ел элек яулап алынган тарихи җиңүне бервакытта да онытмабыз!
Климентовский В. А Русские писатели в Татарской АССР. Казань. 1960. 6 бит