КАҺАРМАНЛЫК ЕЛЪЯЗМАСЫ
оветлар Союзы Герое исеменә лаек
булган Татарстан уллары һәм
кызлары турында күп томлы очерк-
лар китабы' басылу, һичшиксез, бик
әһәмиятле вакыйга. Аны тарихчы галимнәребез
Җәмил Гыйлманов һәм Альберт Айнетдинов
төзегән.
Бу документаль очерк һәм эарисовкалар- ның
авторлары — танылган язучылар, жур-
налистлар, тарихчы галимнәр, сугыш һәм
хезмәт ветераннары. Алар бик зур хезмәт куюны
сорый торган эзләнү эше башкарганнар, күп
санлы чыганакларны—архив материалларын.
үзәк, җирле, фронт газеталарында басылган
язмаларны, ветераннарның истәлекләрен һәм
хатларын, документаль җыентыкларны
өйрәнгәннәр.
Болар бөтенесе герой якташларыбызның
үлемсез батьнэлыклары турында тарихи дө-
реслек белән сөйләп бирү мөмкинлеге тудыр-
ган. Аларның һәркайсының тормышы төрле
дәрәҗәдә Татарстан белән бәйләнгән Кай-
берләре безнең республикада туган, балачагын
үткәргән, икенче берләре яшәгән, укыган һәм
Бөек Ватан сугышы алдыннан эшләгән,
Татарстаннан фронтка киткән. Китапка шулай ук
сугыштан соң Татарстанга кайткан, эшләгән һәм
хәзер дә республикабызда яши торган кешеләр
турындагы очерклар да кертелгән.
һәрбер очерк алдыннан геройның фоторәсеме
бирелгән. Аларның күбесе фронтта төшкән
фотолар, кайберләре исә геройның бердәнбер
фотосы, шуңа күрә бигрәк тә кыйммәтле һәм
кадерле. Байтагы моңа кадәр басылмаган.
Шулай итеп, китапларда беренче мәртәбә герой
якташларыбызның фронт фотоларыннан иң
тулы галерея төзелгән.
Китапта геройларның биографиясеннән
кыскача мәгълүматлар китерелә, тормыш
юлындагы әһәмиятле вакыйгалар әйтеп үтелә
Бу тарихи язмалар аларның һәркайсы-
1 Герои Советского Союзе— неши зохлвки (Сборник
доиумоигклкны! очерков и зарисовок в трех книгам).
Казань книга переев 1982: ирига вторав. 1984 ның
биографиясен яңа мәгълүматлар белән баета.
Авторлар күп кенә геройларның кайсы елда,
кайсы шәһәрдә яки авылда туып- үсүен, кайда
укуын, эшләвен беренче мәртәбә ачыклый
алганнар. Батыр якташларыбызның партия
сафларына яки комсомолга кайчан кабул ителүе
турындагы мәгълүматлар да игътибарны җәлеп
итә. Герой сугышка кайчан алынган, кайда,
нинди званиедә сугышкан — мондый
мәгълүматлар да кызыксыну уятырлык. Бу
белешмәләрне басып чыгаруның тагын бер
әһәмиятле ягы шунда: якташларыбызның —
герой солдатларның, сержантларның,
офицерларның, генералларның сугышчан юлы
турындагы эзләнү эшен дәвам иттерергә
мөмкинлек ачыла.
Шунысын да ассызыклап әйтү кирәк: Татарстан
сугышчыларына Советлар Союзы Герое исеме
бирү турындагы СССР Верховный Советы
Президиумы Указларының төгәл даталары
биредә беренче мәртәбә игълан ителә Бу югары
исемнең кемнәргә һәлак булганнан соң бирелүе
дә ачыклана. Шулай ук геройның туган җирендә,
ул яшәгән авылда, районда, шәһәрдә, укыган
мәктәптә, эшләгән коллективта, хезмәт иткән
яки сугышкан хәрби частьта аның истәлеге
ничек мәңгеләштерелү турындагы
мәгълүматлар да бирелә.
Шулай итеп, әлеге биографик мәгълүматлар
Советлар Союзы Героеның онытылмас
образын тудырырга мөмкинлек бирә. Ватан
хакына батырлык кылганга кадәр каһарман-
нарның кызыклы, матур, кабатланмас тормыш
кичерүләрен, марксизм-ленинизмның үлемсез
идеяләрендә, халыклар дуслыгы һәм пролетар
интернационализм идеяләрендә
тәрбияләнүләрен аңларга ярдәм итә.
Китапларда һәр геройга берничә бит кенә
багышлана. Әмма документлардан файда-
ланып, кызыклы, үтемле итеп язылган бу очерк
һәм зарисовкаларда геройлар кылган
батырлыкның зурлыгы, матурлыгы ачыла һәр
очерк — табыш, герой турында яңа сүз. Алар
элекке басмалардан фикер тирәнлеге, фактлар
яңалыгы белән аерылып торалар. Язмалардан
сугышның кайнар сулышы, шул еллар пафосы,
совет патриотлары йөрәгендә янган
революцион ут бөркелеп тора.
Китапларны тезүчеләр һәм авторлар Советлар
Союзы Герое исеменә лаек булган
якташларыбызның санын ачыкларга тырыш-
каннар Алар ике йөздән артык икән
Кемнәр соң бу каһарманнар? Нинди фронт
юлларыннан атлаганнар? Нинди һөҗүм һәм
бәрелешләрдә кан түккәннәр? Халыкның мас-
совый героизмын нәрсә китереп чыгарган?
Геройлардан кемнәр Берлинга барып җиткән? Ә
кемнәр Җиңү көнен якынайту хакына гомерен
биргән, яу кырында ятып калган? Укучы шушы
сорауларның барысына да китаплардан җавап
табар
Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек
булган кыю татар егете Гыйлфан Батыршин —
Татарстаннан чыккан беренче Герой 1938 елның
30 июлендә японнарның Квантуй армиясе,
чикне бозып кереп. Хасан күле янында
Заозерная һәм Безымянная биеклекләренә
урнашкан совет чик буе заставаларына һөҗүм
ясый. Шушы бәрелештә чик сакчысы Гыйлфан
Батыршин тиңдәшсез батырлык күрсәтә. Ул
отделение белән дәүләт чигенең үзләренә
тапшырылган өлешен бөтен көченә саклый,
дошман уты астында алты мәртәбә күлне йөзеп
чыга, барлык яралы сугышчыларны һәм
командирын коткара. Ватан сугышын ул хәрби
академия тәмамлап каршылый. Майор зва-
ниесендә фашистлар белән бик күп бәрелеш-
ләрдә катнаша. Аның күкрәген яңа орденнар һәм
медальләр бизи. Сугыштан соң да ул чик буенда
совет кешеләренең тынычлыгы һәм иминлеге
сагында тора. Совет делегациясе составында
1947 елны Г. А. Батыршин Токио шәһәрендә
япон хәрби җинаятьчеләрен хөкем итү
процессында катнаша. Ләкин өйгә кайтканда
алар утырган самолет авариягә очрап, диңгезгә
егыла...
Чик буе заставасында, геройга багышланган
стенд янында яшь солдатлар Ватаныбызга
Гыйлфан Батыршин кебек соңгы сулышкача
тугры калырга ант итәләр
1940 елның кышкы-язгы айларында ак фин-
нарга каршы сугышларда якташларыбыз күр-
сәткән батырлыклар онытылырлык түгел
Мөслим районының Исәнсеф авылы егете
Гыймаэетдин Вәҗетдин улы Вәҗетдинов, Саба
районында туып-үскән пулеметчы Александр
Кузьмич Ксенофонов. Балтач районы Кенәбаш
авылыннан разведчик Бакый Сибгатулла улы
Рахимов һәлак булганнан соң Советлар Союзы
Герое дигән исемгә лаек дип табылды.
Ак финнарга каршы сугыштан исән чыгып, Бөек
Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак
булганнарның язмышы һәм сугышчан юлы
игътибарга лаек. Советлар Союзы Герое, дүрт
сугышта (беренче бөтендөнья һәм гражданнар
сугышларында, фин кампаниясендә һәм Бөек
Ватан сугышларында) катнашкан Михаил
Петрович Кирпонос һәм Сәхип Нур- лыгаян улы
Майскийларның героик тормыш юлы һәм
сугышчан батырлыклары да соклану уята. М. П.
Кирпонос 1934 елда Татарстан АССР Верховный
Советы исемендәге Казан пехота училищесы
начальнигы итеп билгеләнә. Генерал-
полковник, Көньяк-Көнбатыш фронт
командующие М П Кирпонос 1941 елның 20
сентябрендә сугышчан постында һәлак була.
Советлар Союзы Герое, подполковник С. Н
Майский, укчы полк командиры, аннары
мехаиикалаштырылган бригада командиры
була. Идел ярындагы авыр сугышларда,
Сталинград янында кыю командир авыр
яралана һәм госпитальдә үлә.
Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә
1940 елның мартында ук лаек булган якташ-
ларыбыз X. И. Ибраһимов. М. В. Дмитриев, Г. Л.
Нигъмәтуллин Бөек Ватан сугышының
дәһшәтле бәрелешләрендә катнашып, кырык
үлемне җиңеп, исән калганнар.
Китапларның авторлары һәм төзүчеләре
үткәргән эзләнү эше Татарстанда туып-үскән
егетләрдән Бөек Ватан сугышы елларында иң
беренче булып Советлар Союзы Герое исеме
Түбән Кама районы Прости авылы егете Нчкита
Фадеевич Каймановка бирелү фактын раслый.
Ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүче өлкән
лейтенант була.
Геройлар турындагы очеркларда тупланган
документаль материал Бөек Ватан сугышының
барлык фронтларында Татарстан сугышчыла-
рының башка тугандаш халыклар белән иңгә- иң
торып, массовый каһарманлык үрнәкләре
күрсәтүләре хакында ышандырырлык итеп
сөйли.
Советлар Союзы Геройлары булган Татарстан-
уллары һәм кызларының 154е — бөек Ленин
партиясе члены . 34 сугышчы — ВЛКСМ члены.
Димәк, батырлык һәм кыюлык өчен югары
исемгә лаек булучыларның 93 процентка якыны
коммунист яки КОМСОМОЛ.
Ватан өчен сугышларда танылган сугышчы-
ларның яшен күрсәткән белешмәләр дә игъ-
тибарга лаек. Өлкән буын коммунист сугыш-
чылар белән бергә сугыш фронтларында совет
чорында тәрбия алган яшь коммунистлар һәм
комсомоллар да онытылмас батырлыклар
эшләде. Шушы 200 дән артык Советлар Союзы
Героеның 145е югары исем бирелгән чакта 20—
30 яшьтә генә була, ягъни аларның күпчелеге —
Бөек Октябрь яшьтәше һәм совет чынбарлыгы
шартларында үскән
Без сугыш елларында Советлар Союзы Герое
исемен алган каһарманнар арасында татар
халкы вәкилләренең сан ягыннан дүртенче
урында торуы белән горурланабыз.
Рус баһадиры Александр Матросов батыр-
лыгын 300 дән артык кеше кабатлады. Сугыш-
чан бурычны үтәү хакына гомерләрен аямаган
өчен безнең якташларыбыздан Бөгелмә
районының Сугышлы авылы егете, КПСС
членлыгына кандидат, сержант ГаЗинур Га-
фиятулла улы Гафиятуллин, Югары Ослан
районы егете, КПСС члены, сержант Алексей
Петрович Исаев. Биектау районының Тимош-
кино авылы егете КПСС члены, рядовой
Николай Дмитриевич Липатов Герой дигән беек
исемгә лаек булды. Илебездәге һәр халык
Ватанга үз Матросовын бирде
Укучы исемнәре аз билгеле булган геройлар:
Фәйзулла Хаҗи улы Әгълетдинов. Николай
Николаевич Алтынов, Сабир Әхтәм улы
Әхтәмов. Федор Алексеевич Баталов. Михаил
Тихонович Гарнизонов, Анатолий Степанович
Калашниковларның батырлыгы турында да
белер.
Китапларны тезүчеләрнең һәм авторларның
тагын бер зур хезмәте шунда: алар беренче
мәртәбә Татарстанда формалашкан частьлар,
дивизияләр, полклар сугышчыларының моңа
кадәр аз билгеле булган батырлыкларын
тасвирлый алганнар. Татарстаннан чыккан
генераллар—Биектау районының Алат
авылында туып-үскән Алексей Осипович
Ахманов, Минзәлә районының Матвеевка
авылы егете Василий Николаевич Гордое,
Казаннан Александр Васильевич Кирсанов.
Гани Биккинович Сафиуллин, Чирмешәннән
Иван Никитич Конев һ. б. турында беренче
мәртәбә документаль чыганакларга таянып
сөйләнелә
Сугыш геройларының рухи бөеклеге аларның
фронттан язган хатларында, көндәлекләрендә
чагылыш талкан, күп кенә очеркларда әнә
шундый яңа материаллар файдаланылган
Сугыш тынган арада төрле сугышчылар та-
рафыннан язылган бу хатлар бер рух. бер уй-
теләк — фашизмга нәфрәт. Ватанны иксез-
чиксез ярату белән сугарылган
«Мин үлемнән курыкмыйм,— дип яза Муса
Җәлил 1942 елның маенда. — ...Без үтфмгә
җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан
да шулай бит Бөек патриотизм хисе, үзеңнең
җәмәгать функцияңне тулысынча аңлау кешене
шәхси курку хисләреннән өстен күтәрә...
Әгәр менә шулай уйласаң—мин шулай уйлыйм
— үлем һич тә куркыныч түгел. Ләкин без шулай
уйлап кына калмыйбыз, без моны шулай
тоябыз, шулай хис итәбез. Бу инде бу нәрсә
безнең халкыбызга, каныбызга сеңгән дигән
сүз...»
Туган халкыңа мәхәббәт, аның хакына үз- үзеңне
корбан итәргә әзер тору хисе белән тулы фронт
язмалары хәрби бурычка тугрылык анты кебек
яңгырый Фронт хатларының һәрбер сүзеннән
совет сугышчылары сөекле Ватаннары хакына
кылган эшләренең олылыгын, бөеклеген
тоясың.
• Әнием! Кичә яуда без берничә сугышчан
дустыбызны югалттык. Алар безнең арада юк
инде хәзер. Әмма аларның даны мәңге яшәр
Тиздән, ә бәлкем менә хәзер үк, без яңадан
сугышка керербез һәм мин, әнием, һәлак булган
иптәшләрем өчен каты үч алырга ант итәма,—
Михаил Фомин Курск дугасында сугыш
башланыр алдыннан язган хатында әнә шулай
ди Шушы сугышта Фомин, батырлык күрсәтел,
һәлак була.
Очеркларда китерелгән бу материаллар һәм
документлар бөек батырлыкны бөек идеяләр
генә тудыруын раслыйлар. Үзенең азатлыгы,
намусы һәм мөстәкыйльлеге өчен көрәшә
торган илне җиңеп булмый
Советлар Союзы Геройлары — халкыбызның
даны һәм горурлыгы.
Герой якташларыбызга багышланган күптомлы
китап чыгару аларның каһарманлыгы
турындагы якты хатирәнең мәңге онытыл-
маячагын тагын бер кат раслый. Бүген аларның
батырлыгы совет кешеләрен нык үскән
социалистик җәмгьятьне камилләштерү хакына,
җирдә тынычлык һәм бәхет хакына яңа героик
эшләргә канатландыра, яшьләргә патриотик
тәрбия бирүдә бетмәс -төкән мәс чыганак булып
тора.