Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮГӘ РУХЛАНДЫРГАН ҖЫР


Фронт җыры Үзара каршылыклы булып тоелучы шушы ике сүз солдат күңелендә
никадәр хисләр уята. Туплар атканда да тынмаган җыр. дошман өстенә атакага
ыргылган җыр. рейхстагны алышкан. Җиңү яулашкан җыр! Дәһшәтле сугыш
елларында халкыбызның рухын канатландырган мондый җырларны без бүген дә тирән
дулкынланып тыңлыйбыз алар тарих кайтавазы булып ишетелә, алар хәтер чаңы булып
яңгырый «Фронт җыры».. Боек Ватан сугышы ветераны Юрий Ананьевның шулай
исемләнгән картинасын караганда да солдатлар белән бер сафта Җиңү яулашкан җыр
агылгандай тоела
Шунысы үзенчәлекле утлы фронт юлларыннан узса да. сугыш тематикасы рәсси.
иҗатының тап юнәлешен билгеләми шикелле Композицияләрдә туплар гөрелтесе дә
«ишетелми-, яшәү белән үлемнең йөзгә-йөз килүе дә күренми Әлеге үзенчәлек, мөгаен,
шуннан киләдер автор героик үткәнне бүгенге чынбарлык фонында, сугыш фаҗигасен
яшәү матурлыгы призмасы аша күрсәтергә омтыла
Алмагачлар чәчәккә күмелгән Шушы ак -фонтаннар- итәгендә чал чәчле ветеран
транзистордан агылучы фронт җырын тыңлый Таныш моң бәгырьне өтеп ала. сугыш
хатирәләрен уята Аклык белән өртелгән агач ябалдашлары арасыннан яу кырында ятып
калган полкташларның йөзләре чагылып киткәндәй була Дошманнан азат ителгән
шәһәр һәм авыллар күз алдына килә
Бабасы күңелендә хисләр өермәсе кузгаткан җырны яшүсмер малай да бик бирелеп
тыңлый Йөзе балаларга хас булмаганча җитди мөгаен, ул да сугыш турында, китаплар
һәм кинофильмнар аша гына белгән сугыш турында уйлыйдыр Ветеран һәм яшүсмер
Картина әнә шушы ике буын вәкилләренең портреты буларак кабул ителә Халык
батырлыгы турындагы хәтер портрет геройларын үзара аерылгысыз итеп бәйли Әлеге
тыгыз бәйләнештә ■икән буынның фашизмны җиңеп, яшь буынга бәхетле тормыш бүләк
итүе символлаштырып бирелгән Кыскасы, гади һәм шул ук вакытта тәэсирле сурәтләү
чаралары белән гәүдәләндерелгән бу образларга күпкырлы һәм тирән мәгънә салынган
Ветеран һәм яшүсмер Аларның уйчан күвләрендә бүгенге киеренке дөньяның язмышы
турында борчылу да чагыла Рәссам чакыра без үткән сугыш фаҗигасен онытмау белән
беррәттән. тынычлык өчен бөтен көчебезне куеп көрәшергә дә тиешле
Юрий ГОРШУНОВ,
Татарстан сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре