Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢЕЛМӘС ТУГАНЛЫК


оветлар Союзының Бөек Ватан сугышындагы җиңүе — илебез халыкларының
интернациональ бердәмлеген раслау ягыннан да тарихи әһәмияткә ия булган гаять зур
вакыйга •
Мәгълүм булганча. Боек Октябрь революциясе алдыннан капи-
талистик Россия милли каршылыклар белән эчтән тәмам таркалып беткән иде. Бе -
ренчедән, патша хөкүмәте һәрвакыт рус милләтен башка халыкларга каршы куеп
килде, икенчедән, рус булмаган халыклар арасында да, беренче карашка хәл итә алмаслык булып
тоелган каршылыклар ярылып ята иде Әгәр бу күзлектән карасак, чыннан да. егерменче гасыр
башында дулкын-дулкын булып кабынган милли каршылыклар аркасында Россиянең аерым
регионнарга бүлгәләнеп беткән кебек булуын күрер идек әнә төрле халыклар яшәгән Кавказ,
күпмилләтле Урта Азия, менә Казахстан, Урал, Урта Идел буе...
Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң элгәре изелеп яшәгән төрле милләт
халыклары тигез хокукка ия булдылар, милли культураларын үстерү — мәгариф системасын,
матбугатны, милли әдәбият һәм сәнгатьне булдыру өчен гаять киң мөмкинлекләр алдылар Күп кенә
халыклар үзләренең тарихи үткәннәрен фәнни нигездә өйрәнергә керештеләр. Беренче каращка,
әлбәттә, халыклар бер-берсеннән ераклаша төшеп, үз казаннарында гына кайный башладылар
дигән тәэсир туарга мөмкин иде Гитлер Германиясенең башкисәр җитәкчеләре һәм идео логлары
Советлар Союзына илбасарларча һөҗүм итү планын төзегәндә әнә шуны да уйлап эш иттеләр СССР
халыкларының бердәмлеге какшар, ил политикасында кискен борылыш булыр һәм милләтләр
арасында янә бер-берсен күрәлмаучанлык бЗшланыр дип өметләнделәр алар
Язучы А. Кешоковның 1942 елның көзендә, Төньяк Кавказда булган тарихи вакыйгаларга
нигезләнеп язылган «Сынган дага» исемле романындагы капитан Локотошның үзен борчыган
шомлы сорауларга җавап эзләве күңелләргә тетрәндергеч тәэсир ясый «Дошманны Днепрда да.
Донда да туктата алмадык, ә монда. Кавказда, тоткарлый алырбызмы’ Тау халкының чыдамлыгы
җитәрме’ Кавказ — таулар һәм мәңгелек карлар иле генә түгел Кавказ — ул кайчандыр бер-берсе
белән бугазга-бугаз килгән халыкларның милли характерлары, гореф-гадәтләре Ватанны ярату
хисе үз-үзеңне саклау инстинктын җиңә алырмы’ Ә кинәт стенада тишек пәйда булса, һәм шул
тишек аша дошман идеяләре агынтысы болганчык су кебек түргә юл алса’ Әйе, төрле телдә
сөйләшүче кешеләрне интернационализм рухында тәрбияләүгә караганда, алар йөрәгендәге милли
тойгыларны уяту җиңелрәк»
Әлеге табигый хәвефләнүгә һәм шулай ук фашизм тарафдарларының рәхимсез максатларына
хәлиткеч җавап бирелде инде Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасы СССР
халыкларының үзаңнарындагы милли тойгының интернационализм тойгысын көчәйтүче
факторга әйләнәчәген алдан ук күрде
Немец-фашист илбасарлары илебезгә хыянәтчел һәм мәкерле төстә басып кергән көннән үк
халыкларның рухи тормышында бер сыйфат— патриотизм кискен күтәрелеш алды Үзенең
характеры һәм социаль-психологик төзелеше буенча патриотизм — гаять катлаулы тойгы ул Туган
җиргә, туган телгә, культурага, үз халкыңның гореф-гадәтләренә карата булган мәхәббәт—
патриотизмның аеруча мөһим бер үзенчәлегедер Бу хакта татар халкының сөекле улы бөек
шагыйрь Габдулла Тукай «Милләткә» исемле шигырендә бик.ачык итеп, аңлаешлы итеп әйтте
Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаит, милләтем, Сыйххәтеңдер— сыйххәтем һәм
гыйлләтеңдер—гыйлләтем
Сән мөкатдәс, мохтәрәм гыйндемдә варлык нәрсәдән;
Сатмазым бу кяинатә милләтем, миллиятем
Изүче сыйныф вәкилләре элек-электән үк әлеге изге тойгыларны үзләре файдасына
кулланырга — халык йөрәгендә шовинизм уты кабызырга, басып алу сугыш-
1 Шигырьмен хәзерге әдәби телгә күчермәсе
Барлык уем кичен дә,кондезен дә сезмен турыда, милләтем-
Синең саулыгың — минем саулыгым, синең апыруың — минем акыруым Син минем каршымда барлык
нәрсәдән изге һәм хормәтле
Милләтемне һәм миллиятемне (милләтне сиюемне! бетен доньяга алмашмам
С
лары башларга омтылдылар Совет җәмгыятеңдә исә патриотизм тойгысы халык ларның
интернациональ бердәмлегенә, аларның рухи якынаюына илткән уңай бер факторга әверелде
Сугышка кадәрге елларда партия һәм хекүмәт органнары, профсоюз һәм комсомол
оешмалары совет халкын интернациональ рухта тәрбияләү буенча зур эш алып бардылар
Чирек гасырдан да кимрәк вакыт милли культураны көнкүреш шартларын, тради цияләрне
гореф-гадәтләрне социалистик башлангыч нигезендә яңадан төзү өчен, дөресен генә әйткәндә, аз иде
Ләкин Октябрьдан соң ирекле хезмәт ияләренең куәтле иҗади омтылышы, партиянең күпкырлы
тәрбия һәм культура-агарту эшенә зур әһәмият бирүе совет кешеләренең рухи дөньясында һәм этник
аңнарында тамырдан үзгәреш башлануга китерде Совет халкының рухи тормышындагы яңа - рыш-
үзгәрешләр хакында сүз алып барганда, илебездәге культура революциясенең матур йомгаклары
хакында да истән чыгармаска кирәк Социализм төзүнең ленинчыл планын тормышка ашыруда,
хезмәт ияләренең аңлы рәвештә шул эшкә туплануында аның әһәмияте әйтеп бетергесез зур булды
Сугыш хәрби-стратегик һәм экономик планда гына түгел. СССР халыкларының милли-этник
тормышына да зур тәэсир ясады Аның беренче айларында ук ун миллион кеше көнчыгыш
районнарга эвакуацияләнде Идел буе. Закавказье. Урта Азия республикаларына руслар, украиннар,
белоруслар, молдаваннар, латышлар, литвалылар эстоннар, еврейлар һәм башка милләт
халыклары килеп урнашты Аларны һәрьяклап — торак белән, кием-салым, азык-төлек һәм эш
белән тәэмин итәргә, ә балалар укуларын дәвам иттерсеннәр өчен уңай шартлар тудырырга кирәк
иде
1942 елның сентябрендә генә Татарстанга 176 мең кеше эвакуацияләнеп килде, шулар
арасыннан унбер меңе балалар йортында һәм интернатларда тәрбияләнүче сабыйлар иде Аларның
күпчелеге якыннарын, туганнарын югалту кайгысын кичергән. фашист чолганышында калып,
сугышның ни икәнен үз күзләре белән күргән. Эвакуацияләнеп килүчеләрне каршы алучылар да
сугышка туганнарын озатканнар һәм инде кайберләре кайгылы .хәбәрләр дә алганнар
Идел буенда һәм илебезнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең шундый авыр көн нәрдә чын
мәгънәсендә интернационализм үрнәге күрсәтүләре хакында әдәбиятта һәм матбугатта бик күп
тапкырлар язылды Әмма шуны да әйтеп үтәргә кирәк, тылда бөтенесе дә шома гына бармады,
кайбер төбәкләрдә артта калганлык һәм искелек калдыклары ара-тирә үзен сиздерде Ә бит сугыш
аркасында 25 миллионга якын кеше күченүгә дучар булды Алар күңелләрендә нинди истәлекләр
саклый икән7 Ул кешеләрнең балалары, оныклары бу турыда нәрсә уйлыйлар, бүген аларның
башка халыкларга булган мөнәсәбәте нинди икән7 Болар—абстракт сораулар түгел. чөнки алар
бүгенге тормыш чынбарлыгына да кагыла Әлбәттә, кешеләрнең сугыш вакытындагы үзара
мөнәсәбәтләрен күз алдына китерү җиңел түгел Сугыш кешеләр алдына әллә никадәр сынаулар
китереп куйды Алар әдәбиятта, драматургиядә. кинода рәсем сәнгатендә һәм сәнгатьнең башка
өлкәләреңдә чагылдыруга һәм фәнни тикшеренүләргә мохтаҗ әле
Промышленность предприятиеләреннән, фәнни һәм иҗади учреждениеләрдән, уку
йортларыннан эвакуацияләнгән кешеләрнең барысына да игьтибар. кайгырту, җан җылысы кирәк
иде Аларның бик күбесе бу җылыны алды, кайгыртуны тойды, үзләренең яна күршеләре,
хезмәттәшләре белән дуслашты Гаять киң халык массаларының фронт яны районнарыннан тылга
күчүе, тылдагыларның фронтка китүе белән бәйле процесслар, тиешле оешканлык һәм тәртип
партия профсоюз. комсомол оешмаларының совет органнарының көндәлек эше. аларның
социалистик көнкүрештәге хокук һәм әхлак нормаларын үтәүгә булган таләпчәнлеге нәтиҗәсендә
тәэмин ителде
Шәһәрләрдә, авылларда, промышленность предприятиеләрендә, колхоз -сов- хозларда
көтелмәгән хәлләр аркасында барлыкка килгән күп милләтле тирәлек төрле милләт кешеләренең
бер-берләре белән якыннан танышуларына, милли культура, гореф-гадәт, традицияләрнең бер-
берләренә үтеп керүенә уңай йогынты ясады Болар милләтләрнең үзара якынаюында бик көчле
фактор булды. СССР халыкларының рухи тормышындагы интернациональ моментларны нык
көчәйтте Армия сафларындагы һәм тылдагы төрле милләт халыкларының нәкъ менә шушы
елларда арадашчылык теле булган рус теленә игътибары тагы да арту юкка гына түгел
Культура өлкәсендәге милләтара мөнәсәбәтләр 1943 елның көзеннән ВКП(б) Үзәк Комитеты
һәм СССР Халык Комиссарлары Советының чираттагы карары нигезендә промышленность
предприятиеләре, фән. сәнгать, культура учреждениеләре. уку йортлары дошманнан азат ителгән
районнарга кабат күчерелә башлаган
чордан op-яңа агымга керд«- Эвакуацияләнеп килгәннәрне туган җирләренә озату СССР
халыклары тугандашлыгының, ленинчыл дуслыкның тантанасына әйләнде Бу төрле милләт
кешеләренә аларның бер-берсенә бик якынайган булуларын төшендерде. совет халкына хас булган
социалистик коллективизмны көчәйтеп җибәрде Ә социализм шартларындагы коллективизм — ул
бердәмлек, тигезлек, иптәшлек һәм уртак җаваплылык принципларына корылган бергәлек дигән
сүз Сугыш елларында коллективизм кешеләрдә рухи ныклык булдырырга, аларга оешмаганлык,
күңел төшенкелеге кебек сыйфатлар белән көрәшергә ярдәм итте
Сугыш вакытында совет кешеләрен интернациональ рухта тәрбияләүдә ма тур әдәбият һәм
публицистика зур роль уйнады Һәр халык, әдәби һәм публицис тик язмалар аша. тормыштан
алынган геройлар белән үз телендә сөйләште. Татар укучысы шагыйрь Нури Арсланның
госпитальдә язган «Зоя» поэмасы аша кыю рус кызы образын, аның үлемсез батырлыгын бөтен
йөрәге белән кабул итте
Гадел Кутуй
Хыял күзем белән илгә карыйм.
Карап туймыйм — рәхәт күңелгә!
Рус шәһәрен ярсып яклаганда
Күзләремә Казан күренә!
— дип язды .
Яисә менә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 1942 елның мартында. Украинада. Волхов
фронтында язган «Туганлык» исемле шигырен искә төшерик «Украина, минем туган илем —
Татарстанның туган апасы'• дип, шагыйрь үз халкы исеменнән бөек Т Шевченко халкына эндәшә
Бер ананың туган балалары —
Ташкын булып бергә кузгалдык
һичкайчан да. һичбер көч алдында
Җиңелмәс бу изге туганлык.
Әсәрләрдә, героизм һәм патриотизм хисләре белән бергә пролетар интернацио нализм идеяләре,
халыклар дуслыгы һәм тугандашлык хисләре дә зурлап искә алынды Бу—милләтләр һәм халыклар
бердәмлегенең иң төп закончалыкларыннан берсе иде. Сугыш башланган көннәрдә үк шагыйрь
Әхмәт Ерикәй шушы хакта бик ачык итеп әйткән иде
Дуслык булган җирдә — зур җиңү бар.
Дуслык хисе бездә югары'
Дуслык. туганлык, үзара ярдәмләшү һәм халыклар арасындагы хезмәттәшлек— СССРның
чын мәгънәсендә какшамас һәм куәтле ил булуын раслаучы факторлар Сугыш вакытында Ватанга
мәхәббәт һәм пролетар интернационализм сыйфатлары тагы да катлаулырак һәм күпкырлырак
була барды, һәм бу—илнең көндәлек тормышында бик ачык чагылды Иң мөһиме — халык
массаларының иҗтимагый аңы сугыш тәҗрибәсе белән баю нәтиҗәсендә, илебезнең төрле төбәк-
ләрендә яшәүче халыклар өчен интернационализмның социалистик әхлак һәм марксистик -
ленинчыл идеология күрсәтмәләреннән көндәлек тормыш нормасына әверелүе юнәлешендә яңа зур
адым ясалды