Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕНЕРАЛ ЯЗМАЛАРЫ


Алексей Ефимович Яковлевның исеме Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты ветераннарына яхшы таныш. Күренекле штаб работнигы, хәрби фән белгече буларак, ул Беек Ватан сугышы төгәлләнү белән үк, СССР Кораллы Көчләренең Генераль штабы заданиесе буенча, сугышның зур тәҗрибәсен өйрәнә башлый. А. Е. Яковлев Совет Армиясендә 60 еллап хезмәт итте, аны курсантлар отделениесе командирыннан армия командующие дәрәҗәсенә кадәр үскән хәрби начальник буларак та беләләр.
Отставкадагы гвардия генерал-лейтенанты А. Е. Яковлев — безнен якташыбыз, ул 1901 елны Балык Бистәсе районының Тук-Пулат (Иванаево) авылында туган. 1921 —1924 елларда Казандагы керәшен укытучылар семинариясен тәмамлаганнан соң ул Татар-башкорт хәрби мәктәбендә укый. Соңрак шунда курсантлар ротасы командары. мәктәп на-чальнигының физик тәрбия буенча урынбасары була.
Бөек Ватан сугышында А. Е. Яковлев беренче көненнән башлап катнаша, ә аның сугышчан юлы 1945 елның 12 маенда Прагада тәмамлана
ролово, Иловлинская һәм Качалинская станцияләрендә дивизияне эшелоннардан 'бушату немец-фашист гаскәрләренең, Донны кичеп, Идел буена килеп чыккан вакытына туры килде. Һәм дивизия, әзерләнеп тә тора алмыйча, 1942 елның 29 августында һөҗүмгә күчте.
Дошман Идел ярында!.. Шушы көтелмәгән хәлнең совет сугышчыларында нинди тойгылар уятуын аңлау кыен түгел.
Шул якта туып-үскән кеше буларак, миңа Идел бигрәк тә якын. Урта агымында аеруча ошый ул миңа. Гүя җирнең бөтен матурлыгы Идел-Каманы үз кочагына алган җирләргә тупланган, Россиянең иң олы урамы дип йөртелгән Иделнең бөеклеген шушында бигрәк нык тоясың. Урманнар, болыннар, далалар аның мәһабәт агышына сокланып карый. Төрле телләрдә сөйләшүче халыклар бердәм, тату гаилә булып яши бу. якларда, һәм менә дошман шушында килеп җиткән, һәркайсыбыз өчен изге, кадерле булган елгага кул суза.
Кичекмәстән хәрәкәт итәргә кирәк иде. Дошман Дон кичүләреннән Иделгә таба танклар ярган коридорга яңа көчләр кертә, Сталинградка төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан удар ясарга әзерләнә.
Ф
Отставкага чыгар алдыннан генерал-лейтенант Яковлев озак еллар буе СССР Хәрби Көчләре Генераль штабының К. Е. Ворошилов исемендәге Академиясендә тактика кафедрасына җитәкчелек итте. Ул СССРның кырыклап ордены һәм медале, чит илләрнен хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде.
Күптән түгел А. Е.^Яковлев истәлекләр китабы язды. Түбәндә аның «Утлар аша»
исемле шул әсәреннән өзек урнаштырыла.
Дивизия алдына, 4 нче танк армиясе частьлары белән бергә хәрәкәт итеп, коридорны ябарга, дошманның эчкә үтеп кергән гаскәрләрен тар-мар итәргә, һич югы аның көчләрен тоткарларга, Сталинградны кил! ән шәпкә алу планын өзәргә дигән бурыч куелды.
24 август иртәсендә дивизия Грачи совхозы, Котлубань станциясе һәм авылы юнәлешендә һәм аннары Малая Россошкага таба киң фронтта һөҗүмгә күчте. Ул дошманның өченче моторлаштырылган һәм 305 нче пехота дивизияләренең авангарды белән авыр сугышка керде, аларны Котлубань станциясеннән 8—10 километр көньяккарак алып ташлады.
Атна дәвамында 27 нче гвардия укчы дивизиясе белән бергә без дошманның пехотасын һәм танкларын кире кагып тордык, алар Идел буйлап төньяк-көнчыгышка таба плацдармны Дубовкага һәм Камышинга кадәр киңәйтергә омтылалар иде. Үз хәрәкәтләре белән безнең дивизия һәм күршеләр дошманның шактый зур көчләрен төп юнәлеш булган Сталинградтан читкә тарттылар һәм 25 километр киңлектәге фронтта тоткарлап тордылар.
25—27 августта подполковник И. Е. Косогоровның 686 нчы укчы полкы Рос- сошка районында аеруча киеренке сугышлар алып барды. Омтылышлы удар ясап, ул дошманның коммуникацияләрен кисте һәм Сталинградка удар ясау өчен гаскәр туплавын вакытлыча туктата алды. Немецлар 50—60 танк, 30—40 самолет, пехота җибәрделәр, әмма барлык атакалар да кире кайтарылды.
Сентябрьнең беренче көннәрендә дивизия Котлубань авылыннан көньяктарак һәм көнбатыштарак урнашкан калкулыкларда оборонага күчте. Хәзер бу авыл юк инде, күпчелек өйләре янып бетте, калганнары блиндажлар ясау өчен сүтелде.
Шушы рубеждан дивизия, инде генерал И В. Галанинның 24 нче армиясе составында. 22 ноябрьдә һөҗүмгә күчте, дошманның Сталинград янындагы груп- пировкасын тар-мар итүдә катнашты. Аннары ул генерал И. М. Чистяковның 21 нче армиясе составына керде.
1943 елның 11 январенда дивизия өчен сугыш хәрәкәтләренең яңа мөһим этабы башланды. Камалыштагы дошманны турыдан-туры тар-мар итүгә керештек. 14 январь көнне дивизия Карповка авылыннан төньяктарак Россошка елгасына чыкты. Уңышлы һөҗүмне дәвам итеп, 16 январьга каршы төндә рейд ясадык һәм иртәнгә «Питомник» районына барып җиттек.
23 январьда дивизия частьлары Гумрак станциясеннән көньяктарак тимер ки линиясен кулга төшерделәр, 24 январь таңында 147,8 калкулыгын алдылар (дивизиядә аны гвардия калкулыгы дип йөртәләр иде), 25 январьда «Больница» районы артта калды. Шуннан соң Сталинградның төньяк-көнбатыш чигендә үк сугышлар башланып китте, бер-бер артлы Степная, Стальная. Сосницкая. Двина урамнарын алдык. Дошманның Сталинградтагы группировкасын тар-мар иткәнче шулай алга бардык.
Монда бер дивизиянең Сталинград сугышында катнашуының кыскача хронологик фактлары гына китерелде. Әмма бу сугыш шуның өчен дә тарихи, леген- дар дип атала, чөнки аның тиңдәшләре юк. Бу сугышның нәтиҗәсе Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш булды. Тарихка бөек булып кергән бу борылыш Сталинград сугышы башланып киткәнче үк сизелә иде инде. Совет Армиясе сугышчылары һәм командирлары сугышка бик югары мораль-политик күтәренкелек тоеп керделәр, Мәскәү янындагы кебек үк дошманның Идел ярында да тукталып кына калмаячагына, җимергеч ударлар астында кире чигенәчәгенә, ахыр чиктә үз өнендә тәмам юк ителәчәгенә тирән ышандылар.
Илебезнең Кораллы Көчләрен ныгыту өчен Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте күргән чаралар шулай дип ышанырга мөмкинлек бирә иде Фронт югары сыйфатлы коралны күбрәк ала башлады. Яңа частьлар һәм дивизияләр генә түгел, оператив берләшмәләр дә оештырыла башлады. Яңа оештырылган 9 нчы резерв армиясе дә шундый берләшмәләрнең берсе иде, 27 августтан ул 24 нче армия дип аталды.
Бу чорда партия-политик эш сизелерлек көчәйде, сугышчылар һәм командирларның кәефе беркайчан да булмаганча күтәренке иде. Сталинградсугышы алдыннан ук инде «Безнең урамга да бәйрәм килер!» дигән канатлы сүзләр еш ишетелә башлады.
Сугышчылар арасында патриотик башлангычлар һаман киңрәк җәелде. Котлубань янындагы көзге сугышлар барышында 298 нче дивизиядә башланып киткән снайперлык хәрәкәте күмәк төс алды. Аны башлап җибәрүчеләрнең берсе, тәҗрибәле аучы һәм үткен карашлы мәргән Бари Аббасов снайперларның девизын кабатларга ярата иде: «Бер фашист кимегән саен, җиңү якыная бара!» Берәр генә булса
да гитлерчыны дөмектерми калган көне булмагандыр да аның. 19 ноябрьдә, Сталинград фронтында генераль һөҗүм башланган көндә, аның исәбендә инде 130 фашист иде. 131 нчесен ул бер атака барышында кул сугышында штык белән чәнчеп үтерде, ләкин пуля тиеп үзе дә җиргә ауды. Аның коралдашлары снайперлар Николай Ниберго. Дмитрий Тимофеев, Яшнай Ептешов, Иван Бобрик һәм башкалар, һәркайсы 30 дан 100 гә кадәр гитлерчының башына җитеп, Бари өчен каты үч алдылар.
Сталинградны саклаучы совет сугышчыларының һәм командирларының патриотизмы. югары мораль-политик күтәренкелеге бигрәк тә урам сугышларында, һәр йорт крепостька әверелгән көннәрдә нык сизелде. Бәрелешләр тукталып торганда, партия һәм комсомол җыелышлары үткәрелде, иң якында торган бурычлар турында ихлас күңелдән сөйләшүләр барды. Сугышчылар да. командирлар да һәркайсы обстановканы, дошманның көчләрен һәм мөмкинлекләрен яхшы белә, җиңүнең безнен якта булачагына тулысынча ышанып эш итә иде.
Әйе, 1942 ел ахырындагы совет сугышчысы сугыш башындагыдан нык аерыла иде Җиңүне җиңелгә санау да. каушап, югалып калулар да беткән мде. Кыскасы, безнен кешеләр дошманны сугышның бөтен кагыйдәләре буенча кыйнарга өйрәнделәр. Дөресен әйткәндә, сугышның беренче айларында полк белән командалык иткәндәгегә караганда миңа Сталинград сугышыннан соң дивизия белән командалык итү шактый җиңелрәк иде. Бу — тупланган тәҗрибә нәтиҗәсе. Сугыш хәрәкәтләре хәзер планлаштырып, тиешле средстволар туплап алып барыла, гаскәрләр күршеләре белән тыгыз бәйләнештә, бергәләп эш итәләр иде.
Шулай да һичбер вакыт армиягә корып куелган механизм итеп карап булмый. Каты бәрелешләрдә машина детальләре яки узеллары түгел, кешеләр сафтан чыга, бөтенесе өчен кеше каны, кеше гомере белән түләнә. Уңышка ирешсәң дә, иреш- мәсәң дә — хакы бер, аны башка берни белән дә алмаштырып булмый. Шунлыктан гаскәрләр арасында масса-политик эш алып барганда кеше тормышы алга куела иде: сугышчы кирәк булганда җанын да кызганып тормасын, ләкин аны аңлы рәвештә, дошманга күбрәк зыян китерерлек итеп бирсен.
Сугышта үз-үзеңне аямаудан һәм хәтта үз-үзеңне корбан итүдән дә башка мөмкин түгел. Әмма бу сыйфатлар кешедә үзеннән-үзе барлыкка килми. Алар акрынлап, буыннар үрнәгендә, яңа тормыш өчен көрәш процессында, эзлекле тәрбия нәтиҗәсендә формалаша, 1918—1919 елларда героик Царицын оборонасында катнашкан гражданнар сугышы ветераннарының мөрәҗәгате Сталинградны яклаучыларга ничек нык тәэсир итүе хәтердә калган. Ветераннар болай дип язган иде:
«Сталинградны саклаучылар! Сөекле шәһәребезне дошманга бирмәгез, аны ничек кенә булса да саклагыз, даныгыз гасырлар буена барырлык итеп сугышыгыз!»
һәм дан Сталинградны саклаучылардан, шул исәптән безнең 24 нче армия сугышчыларыннан да ерак йөрмәде.
56,8 биеклеге өчен барган сугышта батальон командиры яралана. Санинструктор Гуля Королева аның кулын бәйләп бетергәндә дошман контратакага күчә. Гуля бер рота сугышчыларының биеклектән чигенә башлавын күрә Батыр кыз сугышчыларның каршысына таба йөгерә һәм аларны туктата.
— Кая сез, геройлар!— дип оялта ул чигенеп баручыларны.— Безнең юл — алга, биеклеккә таба!
Ул ротаны кирегә бора һәм. «Минем арттан!» дип кычкырып, атакага алып бара. Кызның чакыруы белән рухланган сугышчылар дошманны калкулыктан куып төшерделәр. Әмма ул үзе дошман пулясы тиеп егыла. Аны үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр.
84 нче укчы полктан лейтенант Г. Г. Егоров җитәкчелегендәге разведчиклар төркеме шәһәр тирәсендәге совхозда ныгып урнашкан дошманның тылына үтеп керә һәм көтмәгәндә ут ача. Разведчикларның бу һөҗүме фронтның шушы участогында бөтен дивизиянең уңышы өчен хәлиткеч роль уйнады.
Сталинград сугышы барышында совет сугышчыларының массовый героизмы чагылыш тапты. Сугышчылар һәм командирларның аерым төркемнәре генә түгел, тулы роталар. батальоннар, полклар һәм хәтта дивизияләр, корпуслар да күмәк оатырлык күрсәтте. Генераллары белән дошманның бөтен-бөтен полкларын, дивизияләрен, армияләрен әсир итеп алу Сталинград сугышы тарихына иң якты сәхифәләр булып керде.
Монда шунысын әйтеп үтү күңелле, Сталинград янында Гитлерның беренче генералын минем якташым, соңрак әйбәт фронтташ дустыма әйләнгән полковник
Сафиуллин дивизиясе сугышчылары әсир итеп алдылар. Ул бу хакта болай дип сөйли:
«Төнге икенче яртыда гитлерчыларның 297 нче пехота гренадерлары дивизиясенең исән калган солдатлары һәм офицерлары, дивизия командиры һәм штабы белән берзектә, колоннага тезелеп, ак флаг күтәреп, безнең 38 нче дивизия штабына килделәр. Аларны капитан Волощук һәм 5 автоматчы алып килде.
Ак флаг күтәреп безнең якка чыгып баручы колоннаны күргәч, немецларның башка частьларыннан да унар-унбишәр кеше аерылып, аларга кушыла килгәннәр.
Фон Дреббер Сталинград янында югары начальниклар рөхсәтеннән башка безнең якка үз ирке белән дивизиясен алып чыккан беренче немец генералы булды.
Мориц фон Дреббер белән сөйләшкәндә мин аңардан:
— Полкларыгыз, солдатларыгыз кайда, генерал әфәнде?— дип сорадым.
Фон Дреббер көлемсерәп:
— Бу хакта сезгә сөйләп торасы юк инде! Полклар кайда дисезме? Исән калганнары барысы да сезнең карамакка килделәр, полковник әфәнде! Мин үземнең солдатларыма корал ташларга приказ бирдем, әмма алар коралларын минем приказымнан шактый элек ташладылар.
Чыннан да, аның полк һәм батальон командирлары минем блиндажым янында торалар, ә аларның солдатлары, колонна-колонна тезелеп, әсирләрне жыю өчен билгеләнгән пунктка агылалар иде инде.
Сүз уңаенда әйтеп үтәсем килә совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын өзүләре, төньяк Кавказда һәм Воронеж районында уңышлы һөҗүм итүләре турында ишеткәч, генерал фон Дреббер бик гаҗәпкә калды. Гитлер командованиесе хәтта үз генералларыннан да дөреслекне яшереп килгән икән. Башта бик кыенсынып торган генерал озакламый ияләшеп китте, күп сөйли башлады һәм хәтта кәефе күтәрелгәндәй булды.
— Сезгә ничә яшь?—дип сорады ул миннән.
— Утыз биш.
— Шундый яшь кеше, инде ак чәчле генералны җиңеп, әсир итә алды!
Фон Дреббер сөйләшкәндә борчылып:
— Мин бу шәһәр янында әсир төшкән беренче генерал икән!— диде.
— Беренчесе, ләкин соңгысы түгел,— дидем мин, елмаеп.
— Әйе, соңгысы түгелдер,— диде генерал.— Дөресен генә әйткәндә, шәһәр янында боҗрага килеп капкач, күп генераллар, шул исәптән Паулюс та, каршы торуның файдасыз, алай гына да түгел, җинаять икәнлеген аңлаганнар иде инде. Ләкин фюрер үз генералларының фикере белән санашмый...
Безнең сүзне телефон бүлде. Полковник Морозовның 422 нче дивизиясе штабыннан информация тәртибендә бригадный генерал Дмитриу кул астындагы 20 нче румын дивизиясенең тулысынча корал ташлавын хәбәр иттеләр.
— Менә күрәсезме, генерал әфәнде,— дидем мин,— сез хәзрр икәү булдыгыз!..»
Бу — Сафиуллинның сугышчан тормышындагы күп саклы эпизодларның берсе. Аңа, озак та үтмәстән, Днепрны кичкән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ул кызылармеецтан генерал-лейтенантка кадәр данлы юл үтте. Истәлек- китапларында ул узган сугыш турында күп нәрсәләр язды. Батыр, гайрәтле шәхес иде. Сталинград сугышының барышын тасвирлаганда аны Советлар Союзы Маршалы Г. К. Жуков та җылы сүзләр белән искә ала. Курск сугышы вакытында һәм соңрак. Венгриядә ул 25 нче укчы корпус белән командалык итте, 1945 елның мартыннан башлап 53 нче армия составындагы бер корпус командиры булды. Мин үзем шул армиядә башта штаб начальнигы, ә аннары командующий идем. Сугышны без аның белән бергә Маньчжуриядә тәмамладык.
Хәзер Гани Сафиуллин турында «иде» дип, үткән заманда гына сөйләргә туры килә, чөнки бу данлы генерал инде вафат булды. Казанның яңа торак массивындагы бер урам аның исемен йөртә. Совет сугышчыларының массовый героизмы турында сүз башланган икән, фронтташ дустым тормышыннан тагын бер сугышчан эпизодны искә алмыйча кала алмыйм. Шунысы өчен ул Герой дигән олы исемгә лаек булды. .
Чигенеп барган гитлерчыларның үкчәләренә баса-баса, безнең частьлар Днепрга килеп җиттеләр һәм елганы килә-килешкә кичеп чыгарга әзерләнделәр. Сузарга ярамый, чөнки дошманның уңъяк ярда ныгып урнашуы, якын килмәслек итүе бар. Фронт һәм армия командованиеләренең приказлары гвардиячеләрне ашыктыра, бу районда Днепр аша юл салу кебек мактаулы бурыч куя иде.
Инде генерал-майор, корпус командиры булган Сафиуллин, урын белән яхшылап танышкач, дивизия һәм полк командирлары белән бергә кичү урыннарын
и «К. У. мз
билгеләде. Су аша чыгарга кичү әйберләре җитешмәгәнлектән, суда батмаслык, азмы-күпме күтәрерлек булган һәр нәрсәне кулланырга приказ бирде.
— Немецлар мактаналар икән.— диде Сафиуллин генералларга. Янәсе, алар Иделдә безнекеләрдән үк ярда нык торырга, бирешмәскә өйрәнгәннәр һәм хәзер Дйепрда руслар үзләренә үпкәләсен! диләр. Әйдәгез, алайса, илбасарларга яңа сабак бирик: бу юлы елганы кичеп чыгарга өйрәтик үзләрен.
1943 елның 24 сентябренә каршы төндә алар елганы кичә башладылар. Салларда һәм аз санлы понтоннарда автоматчылар белән бергә полк һәм дивизия артиллериясе да аргы якка чыгарылды. Ачык позицияләргә куелган туплар, пехота белән янәшә торып, дошманга турыдан төзәп ата башладылар.
«Дошман резервлар китерә-.», «көчле контратакаларны кире кагабаз...» команда пунктына шундый донесениеләр килеп торды. Плацдармда сугышкан частьлар ярдәм көтәләр иде.
Немец командованиесе Сафиуллин корпусына каршы «Бөек Германия» дигән СС дивизиясен һәм 123 нче танк дивизиясен куйды. Өстән бомбага тоткан хәлдә, алар плацдармны саклаучылар өстенә тәүлегенә җиде-сигез тапкыр ташланып карадылар. әмма дистәләрчә ватылган һәм яндырылган машиналарын калдырып, кире чигенәләр иде.
Гвардиячеләр плацдармны кулда тотып кына калмадылар. Су аша чыгып өлгергән танклар һәм штурм авиациясе ярдәмендә алар һөҗүмгә күчтеләр һәм дошманның ике дивизиясен дә тар-мар иттеләр. Сафиуллин корпусы ачкан юлдан башка берләшмәләр дә көнбатыш ярга чыкты.
Днепрны кичкән частьларны кире елгага ташлап булмаслыгына ышангач, немецлар Верхнеднепровск шәһәрендә ныгып калырга теләделәр. Разведчиклар корпус штабына шәһәр тирәсендә көчле оборона ныгытмалары төзелү турында хәбәр итеп тордылар: гитлерчылар Днепродзержинскига юлны шушында ябарга уйлаганнар иде.
Әмма гвардиячеләрнең һөҗүм темплары фашистларның ниятен тормышка ашырырга вакыт калдырмады. Дошманның ныгытмалары әле әзер булмаган урыннарга бәреп кереп, совет гаскәрләре дошманны ашык-пошык кына казылган окопларда оборона тотарга мәҗбүр иттеләр. Пехота сугыша-сугыша елга ярына җитте. Саперлар тиз арада күпер салдылар. Шуның аша чыгып, артиллерия батареялары шәһәргә якын ук килделәр. Артиллерия утына ышыкланып, пехота атакага ташланды һәм шәһәр ныгытмаларының тылына барып чыкты. Куәтле ташкын булып безнең частьлар шәһәргә керделәр, анда бик күп трофейлар кулга төшерделәр. Днепродзержинскига юл ачылды...
Шушы көннәрдә үк безнең 80 нче гвардия укчы дивизиясе частьлары да аргы як Украинаны азат итәргә бардылар. Әмма Днепрны кичкәнче әле башка сынаулар үтәргә туры килде, гаскәрләрне чыныктыру һәм инициативаны кулдан ычкындырмау өчен аларның әһәмияте бик зур иде.
Совет гаскәрләренең 1942 елнын 19 ноябрендә Идел һәм Дон далаларында башланган гигант һөжүме уңышлы дәвам итте. Сталинград янындагы җиңүгә зур өлеш керткән өчен безнең 24 нче армия гвардия исемен алды һәм 4 нче гвардия армиясе дип атала башлады. Командующиебыз генерал-майор И. В. Гала- нинга I дәрәҗә Кутузов орденының иң беренчесе бирелде, ул генерал-лейтенант званиесе алды. Армиянең дүрт дивизиясенә гвардия исеме бирелде.
...Сугыштан сон төрле елларда миңа үзебез азат итешкән Европа илләренә , барырга, хәрабәләрдән кабат күтәрелгән куп кенә шәһәр-авылларыбызда булырга туры килде. Кайда гына булсам да. совет сугышчысына зур рәхмәт һәм хөрмәт хисе белән караганнарын тоям. Юк. каһарманнарның гомерләре тикмәгә бирелмәде, һәлак булган солдатларны онытмыйлар. Алар истәлеге дан һәйкәлләрендә, кешеләр йөрәгендә саклана. Бу күркәм гадәт буыннардан-буыннарга барыр.
ВЛКСМ Үзәк Комитеты инициативасы буенча Волгоградта булган бер очрашу искә төшә. Бу «Бөек Ватан сугышы елъязмасы» дигән эзләнү экспедициясе алдынгыларының Сталинград сугышында катнашучылар белән очрашуы иде. Балалар, аталар, уллар һәм оныклар очрашты. Тантаналар, речьләр, ңстәлекләр аз булмады. Әмма бу очрашуда ин әһәмиятлесе буыннан-буынга күчеп бара торган якты хатирәләр иде.
Сугышта турыдан-туры катнашучылар дөньядан китәр, үткәндәге кичерешләр ачысын үзләре белән алып китәрләр, әмма аларның мирасы булып туган җиргә мәхәббәтнең сүнмәс яктысы калыр...