ЕГЕРМЕ СИГЕЗ ХИКӘЯСЕ
ТӘРҖЕМӘЧЕДӘН
If ZT ин Н Хикмәт белән 1952 ел башында таныштым Ул чакта мин аның ||\ Н\ шигырьләрен тәрҗемә итә башлаган идем Ул китап Казанда чыкты, II V/ Н Хикмәт китапка бик җылы кереш сүз дә язды
70 елларда Төркиядә Н Хикмәт архивының бер өлеше табылды Анда -Кешелек манзарасы »ның дүртенче китабының тулы тексты, шул исәптән , 28 панфиловчыга багышланган поэма да бар
Н Хикмәт ерак Бурса каласында төрмәдә яткан килеш 28 панфиловчының батырлыгы турында ничек ишеткән соң? Һәм бу фактның булуын гына түгел, ә аны бөтен нечкәлекләренә кадәр ничек белгән’ Н. Хикмәт иҗатын өйрәнүче совет галиме Акпер Бабаев бу турыда болай сейли:
— Күрәсең. Хикмәт бу турыда радиодан ишетеп белгән, чөнки ерак Бурса каласының төрмәсенә газета битенең бик тиз барып җитүен күз алдына китерү читен Шигырьдә китерелгән фактлар дөрес Бик ихтимал. Назыйм Хикмәт Александр Кривицкийның «Красная звезда» газетасында басылып чыккан очеркын радиодан тыңлагандыр Назыймның шигырен һәм очеркны чагыштыру моны раслый 1941 елның ахырында бу очерк рус һәм чит ил телләрендә берничә тапкыр совет радиосыннан тапшырылды Мин үзем ул вакытта Баку радиосында эшли идем һәм ул очеркның берничә тапкыр радиодан тапшырылуын яхшы хәтерлим
Шунысы да билгеле, үзенең дусы төрек язучысы Кемаль Таһирга 1941 елда төрмәдән җибәргән язу хатында Н Хикмәт: «Көн саен өч тапкыр соңгы хәбәрләрне тыңлыйм» дип хәбәр итә . Иң кызыклысы Мәскәүдән бик еракта торган Бурса каласының тоткыны 28 панфиловчы турында дөньяда беренче булып шигырь теле белән сөйләп бирә
Тагын бер кызыклы факт Дубосеково янындагы алышны тасвирлап Назыйм Хикмәт аның драматик барышын эзмә-эзлекле рәвештә чагылдыра Ул гына да түгел. поэмада Сенгербаевның Сунгурбайга. Москаленконың Масленкога әйләнүеннән башка һәм бездә Дубосеково алышы дип йөртелгән алышның Петелин о алышы (213 нче калкулык — Петелино авылы — Дубосеково разъезды) дип аталудан башка бернинди төгәлсезлек тә юк. Бу факт тоткын шагыйрьнең дөнья кешеләре белән бергә булуы, үз сүзләре белән әйткәндә, «йөрәгенең иң ерак йолдыз белән бер булып тибүе» турында сөйләсә, икенче яктан. Анкара радиосыннан «Ун көн дә үтмәс, Мәскәүдә фюрер танклары рәсми парад ясаячак».— дигән тапшырулар барган көннәрдә Н Хикмәтнең совет халкы җиңүенә тулысынча ышануын күрсәтә һәм бу рухи батырлык таң калдыра Утыз ел бу поэманы югалган дип санадылар Ләкин бу талантлы, кешеләрчә олы җанлылык белән сугарылган әсәр шагыйрьнең икенче Ватаны — Советлар иленә әйләнеп кайтты Һәм хәзер атаклы шагыйрь кулы белән язылган бу тарихи документ безнең өчен утлы елларның бер сәхифәсенә әйләнде
Тоткын Хәлил
Көнчыгыш картасын җәеп салган камера уртасына, идәнгә, ташка. Карта-газетлардан кисеп җыелган,— һәр кисәкнең үлчәме үзенә башка. Балтика Кара диңгез кырында, .
Варшава Киевнең нәкъ борын төбендә,
Назыйм
Хикмәт,
терек шагыйре
Орел Брянскидан искиткеч ерак, ә Мәскәү әллә кайда, әнә тегендә...
Хәлил күз сурәтләре төшергән картаның читләренә, акка.
Күзләр -— кайсы алдан, кайсы ян-яктан.
Әйтте Анкара радиосы:
— Ун көннән дә калмас,
Мәскәүдә парад ясар фюрер танклары!
Ләкин Хәлил ышана, ясый алмас!
Хәлил башын чайкады.
уйлап алды сугыш башланганга биш ай узганны һәм сызды сөрмә каләме белән
алар Мәскәү янында каннары белән сызганны. Хәлилнең кулы кояшта янган, каратут, бармак буыннары төен-төен, кытыршы. Тешли-тешли чарпаланган каләме белән сызды Хәлил тырышып фронт торышын
Карта — гади бер кәгазь.
карта — гади бер сызым Картада фронт Мәскәүдән сантиметр ярымда, ә кар яуган аланда — җитмеш километрда,
хәтта аннан азракта.
Кар каплаган туфракта
каршы тора дошманга яңа кешеләр, кара үлемгә — балкыган тормыш һәм Хәлил белә: бу көрәш хаклы' Шулай булгач, дошман Мәскәүдән ерак, ерак — яңа кеше буе чаклы!
Менә ни өчен ышана Хәлил:
бу кешеләр җиңелмәс, җиңелмәс бу бөек ил!
Кырык беренче ел. Ноябрь. Уналтысы.
50 дивизия, унвч’е — танклы,
3000 туп һәм 700 очкыч һөҗүм итә Мәскәүгә.
План коточкыч:
Совет башкаласын кысымга алып ике яктан, һәм көньяктан, һәм төньяктан өзеп оборонаны, эчкә үтү. һәм шәһәрне тоткан көчләрне берәм-берәм юк итү Гитлер танк саны ягыннан өстен бүген.
Танк — мөһим корал, инкарь иткән юк.
Ләкин кирәк аныклау:
бездә кешеләр куллана танкларны,
ә ал арда кешеләрне — танклар.
һәм үзләрен танк кулланган кешеләр яу чыктылар җәйге бер таңда.
Атладылар, мундирлар өр-яңа.
атладылар, куллар канда, атладылар җәй буе, көз буе, ярты Европаны үттеләр.
һәм кыщкы салкын бер төндә җәннәт каршысына килеп життеләр
Чәчләре тузгыган, мундирлары тузган, йөзләрен сакал-мыек баскан
башларын игәннәр аска йончыганнар арыганнар калганнар ко ры
кимеккә
Күпләре килеп тә җитәлмәгән — юлда ук дөмеккән. Мәскәүне яуларга
чыкканнар
баштанаяк карга чумганнар, яраланганнар, ачыкканнар,
туңганнар Иңнәрендә хатын-кызлар юбкасы балалар оегы — бияләй
кулларында..
Каршыда җәннәт,
Ләкин үтәсе—юлларында
каян гына килеп чыгалар?- актан кигән кызыл шайтаннар
тора гаскәр-гаскәр. Тирә-якта очсыз-кырыйсыз ак карлар.
ә каршыда җәннәт, каршыда Мәскәү
Мәскәү, Мәскәү!
Ачлыкның, суыкның һәм сугышның азагы, үтте дигән сүз бөтен тәмуг газабы.
Мәскәү — җылы мичләр кер, җылын!
Мәскәү — мамык түшәкләр, сузыл, ят1 Мәскәү — кайнар су: кранны гына
бор! Штык очы белән йозакларны ват. витриналар пыяласын кыр —
кибетләр тулы байлык:
иң җылы, иң йомшак мехлар — ал да сыртыңа сал! Адым саен икра, адым
саен колбаса, тау-тау ак май, бал!
Аша. эч — алдыңда җәннәт сые, аннан тулы корсакка — ят. йокла, хет
тәүлек буе! Ни сугыш, ни үлем, ни партизаннар!
Аша, җылын, йокла, тор, аннан тагын аша, тагын йокла, тагын тор! Теләсәң
юын, теләсәң сакалыңны кыр, эчеп бетер «водка»ны — тамчысына кадәр,
яндыр күмерне — калмасын хәтта граммы1 Аннан сугыш бетсен дә, өйгә
кайтырга булсын — герой булып!
Шулай куелган программа.
Мәскәүне яуларга чыкканнар яраланганнар, өшегәннәр, ачыкканнар һәм
ерткыч комсызлыгы белән, карлы яланда яралы, ач. туңган бер ерткыч
комсызлыгы белән — борын алда, койрык сыртта, күзләр тонган.— мич
янында җылы урын өчен, ашау өчен ыргыла фашистлар алга, салып бөтен
көчен.
Сырт йоннары үрә торган, күзләр яна — коточкыч! Яный Мәскәүгә куркыныч
бер ерткыч!
Кырык беренче ел. Ноябрь. Уналтысы. Волоколамск шоссесы.
Кар өстендә немец танклары — кара шәүлә. Барсы — егерме.
Кап-каралар. Дәүләр.
һәр берсе сукыр кәркәдән кебек куркыныч, ярсу Әкияттәге
гыйфритләр кебек ямьсез барсы. Әкияттәге гыйфритләр кебек
барсы хәтәр.
Бәлки, чаянга да охшар иделәр, тупас, авыр булмасалар шул
кадәр. Петелинода, окопта — солдатлар. Барсы — егерме
сигез.
Петелинода окопка килә танклар, парадта килгән кебек — тип-
тигез... Арган солдатлар бер-берсенә карап алдылар:
сәгатьләрчә сугышып, моннан аз гына элек дошман
батальонын кырып салдылар. Окоп алды туп-тулы үлек...
Хәзер танклар килә, җанвар кебек үкереп. Шул килгән
җанварларны күреп, окопта кысты йөзем кара күзләрен
Мостафа Сынгырбай:
— Вай анам,— диде.— вай, егерме баш үзләре! һәм егерме
баш бүре очраткандай сунарда, көлеп куйды, уйлады эчтән:
«Туры килер боларны тунарга!»
Окопка сикереп төште Клочков, батальон комиссары.
Күзләре зәңгәр, чәчләре сап-сары.
— Сәлам, егетләр!—
Сөенечле хәбәр әйтергә җыенгандай, тынып калды,
солдатларга карап алды.
Батальонда аңа «Диев» диләр,— Украин Бондаренко биргән
кушамат Ягъни, тынгы белмәс, эштән бушамас, . зәйтүн
агачыдай биремле, кырмыскадай тырыш, кайчан ашый да,
кайчан йойлый, тыну белми әвәләнгән камыр — Клочков-Диев
кулларында тормыш. Окоп Диевка караган: вакыт тыгыз.
— Нишлибез?
— Санадым, егетләр,
алар — егерме, без — егерме тугыз. Димәк, кырык биш
процентка танклар кешеләрдән азрак, кырык биш процентка
кешеләр танклардан көчлерәк.
(Диев белә: танкларда мотор, кешеләрдә йөрәк.) Ләкин Диев
хата санаган: бер солдат куркак иде.
Иң алдагы танк окоп өстенә менеп, күкрәген куркыныч киергәч тә, немец,
«Бирел!» дигәч тә,
— Биреләм! — диде бу куркак.
кул күтәрде бу куркак, чыкты окоптан Командасыз гомум залп куркакны җиргә
салды.
Окопта егерме сигез калды
Алыш дүрт сәгать барды.
Танкларның ундүрте, кешеләрның җидесе карда хәрәкәтсез калды. Алыш
җиңү белән бетте.
Ләкин күренде яңа танклар, әле ераклар. Киләләр кар ерып, элеккеләреннән
дә зурраклар.
Егерменче йөз техника могҗизасы — туп, радио, мотор һәм тоташ корыч.
Әйтерсең, урта гасырларда гыйльме симия я тылсым тудырган галәмәт корма
Күренешләре шундый куркыныч!
Вакыт икендегә бара авышып.
Тынып калган окопта яңгырады Клочков тавышы:
— Яңаларын санадыгызмы?
— Юк
— Мин санадым утыз
Баягыдан калганы — алты Димәк, барлыгы — утыз алты. Без егерме бер.
Якынча бер боецка туры килә ике танк. Егетләр, чигенмәскә! Россия зур.
ләкин чигенер җир юк бүтән — артта Мәскәү!
Шул чак Кужабергенов болай диде:
— Кочаклашыйк!
Барсы гаҗәпләнеп аңа карады батальонда иң йомык солдат иде 1 Уйнамас,
көлмәс, җыр да җырламас, тартып ала алмассың авызыннан сүзен, балык су
эчендә яшәгәндәй,
яши иде үзендә-үзе ләкин баладай тормышка гашыйк.
Кужабергенов кабатлады:
— Вакыт барда кочаклашыйк! Кочаклаштылар барсы.
Окопка яңа танклар килә ярсып.
Алыш ярты сәгать барды Танкларның тагын сигезен, кешеләрнең тагын
уналтысын үлем алды. Кешеләрнең припаслары бетте, Клочков-Диев кулында
гына бер граната калды . .
Алып коралсыз калса да, алып йөрәге җиңелми, алый горур көлә.
Кешеләр бергә яшиләр, бергә сугышалар, ләкин һәркем үзе
генә үлә. Припасы беткәч. Кужабергенов атылып чыкты окоптан,
су атылып чыккан кебек җирдән, торып басты бар буена һәм
кулларын күкрәгенә куеп, китте танкка каршы «Бетәм яки
бетерәм!» Азат иде бу сораудан солдатның башы. Пулялар бүлде
юлын. Күкрәгенә куйган килеш кулын, соңгы минутын каршылап,
солдат горур көлде. Кужабергенов шулай үлде.
Янган танк эченнән шул мәлдә тышка үрмәләде өч бәндә. Җитез
булды Мостафа Сынгырбай: — Вай анам,— диде.— вай.
бетерәм боларның эшен!
Суырды кыныдан пычагын, капты авызына, ялтырады теш
арасында корыч, . ә корычта ак теше.
кардан шуышты Мостафа, су кебек, һәм аучы ысулы белән
өч бүренең түшкәсен пычакка элде. Янында танк
шартлады шул чак. Мостафа Сынгырбай шулай үлде.
Николай Масленко, припасы беткәч. -
бер йомарлам кар атты танкка, сүгенде, аннан коры кул белән
китте танкка каршы, ябышты гусеница корычына, гусеница батып
керде учына, бармаклары кысты корычны, бармаклары түгел,
корыч изелде. Николай Масленко шулай үлде.
Соңгы гранатасын кысып. Клочков-Диев, әкияттәге алыптай. •
танкларга каршы басты, җан көчкә гранатасын орды, граната
танкның тракларын кырды, танк ут ачты ярсып — пуляларны нәкъ
күкрәгенә алып, җиргә ауды Алып, һәм соңгы минутында тагын
бер танк янганны күреп тыныч кына йомды күзләрен, әйтерсең
йөз ел гомер сөреп, ак кар өстендә түгел, ак түшәктә җан бирде.
Белгән кебек яшәү бөеклеген, үлемнең дә бөеклеген белде.
Клочков-Диев шулай үлде.
Егерме сигезнең соңгысы — Натаров яраланган иде.
Төн җиткәч, чыкты окоптан, артында дымлы эз — кан, үрмәләде — кешеләр
бар тарафка. Сыкранмады, сукранмады — тавышын саклады Натаров,
әманәт саклаган кебек, солдат антын аклаган кебек. Иренендә — туңган
хәбәр, үрмәләде кешеләр бар җиргә кадәр һәм кешеләргә тап булгач
ниһаять, сөйләде егерме сигезнең хикәятен, йөзенә җиңеллек йөгерде һәм
сулышы өзелде. Натаров шулай үлде.
Артларында Мәскәү — ак бинтында кан Артларында Мәскәү — ал арга
ышанган Ике йөз миллион кеше — бер кеше кебек.
Артларында Мәскәү — капкалары бикләнгән.
Мәскәү зениткалардан ата, кесәсендә шигырь китабы, бер бите бөкләнгән;
театрга, киноларга йөри Мәскәү, Чайковскийны. Штраусны тыңлый
туплар гөрселдәве эчендә;
һәм шахмат уйный — капланган тәрәзләр артында, дежурдан буш кичендә.
Яшь эшчеләр фронтка киткән.
яшь станоклар тылга киткән, карт эшчеләр карт станокларны чыгарган
складтан, төзәткән, яңа иткән, һәм карт станок, биреп бар көчен, эшли фронт
өчен.
Мәскәү сакта тора,
Мәскәү баррикадалар кора, чокырлар казый — Мәскәү читендә... һәм Пушкин
басып тора, шигырьләр иҗат итеп ил өчен; бакыр кулбашларында алсу
карлар яна кичен.
Төрекчәдән Шамил АНАК тәрҗемәсе