БӨТЕНЕСЕ — ФРОНТ ӨЧЕН
артиябез Үзәк Комитеты кабул иткән «Совет халкының 1941 — 1945 елларда Беек Ватан
сугышында җиңүенең 40 еллыгы турында»гы карарында әйтелгәнчә, «Советлар
Союзының Бөек Ватан сугышында җиңүе социализмның өстенлекләрен, аның гаять зур
экономик, социаль- политик һәм рухи мөмкинлекләрен бөтен тулылыгы белән ачты». Бөек
Ватан сугышы партия һәм халыкның аерылгысыз бердәмлеген, эшчеләр сыйныфы, колхозчы-
крестьяннар һәм интеллигенция союзының, СССР халыклары дуслыгы һәм туган лыгының
какшамаслыгын. совет тылының гаҗәеп ныклыгын күрсәтте.
Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган изге сугышта Коммунистлар
партиясе совет халкының рухландыручысы һәм оештыручысы булды. «Бөтенесе фронт өчен,
бөтенесе дошманны җиңү өчен» дигән өндәү бу көннәрнең төп лозуи- гысына әверелде.
Илне Индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, культура революциясен
тормышка ашыру нәтиҗәсендә Советлар Союзы социализм казанышларын саклауга әзер иде.
Ләкин фашист илбасарларның хыянәтчел төстә кинәттән һөҗүм итүе илне һәм арми яне чиктән
тыш авыр шартларга куйды. Мәгълүм булганча, сугыш башланганда, дошманның берничә
вакытлы өстенлеге бар иде.
1941 елның җәенә фашистик Германия бөтен Европаны диярлек басып алды, бу илләрнең
хуҗалык ресурсларыннан һәм кешеләреннән файдаланды. Сугыш тәҗрибәсе туплаган немец-
фашист гаскәрләре илебезгә бәреп керү алдыннан тулы хәрби хәзерлеккә китерелгән иде һ. б.
Мондый шартларда капиталистик илләрнең берсе дә җиңү яулап алу түгел, хәтта азмы күпме
вакыт каршылык күрсәтә дә алмаган булыр иде.
Партия Үзәк Комитеты, СССР Халың Комиссарлары Советы партия һәм совет
оешмаларына илебез тормышын хәрби җайга үзгәртеп кору, аны бердәм хәрби лагерьга,
какшамас тылга әверелдерү бурычы куйдылар. Бөтен көчләрне дошманга отпор бирүгә
мобилизацияләү өчен 1941 елның 30 июлендә Дәүләт Оборона Комитеты оештырылды. Ил
тормышын хәрби җайга үзгәртеп корганда партия үзенең бөтен эшчәнлеген төп максатка —
дошманны тар-мар итүгә буйсындырды.
Промышленностьны хәрби максатларга җайлаштыру илнең шактый зур өлеше дошман
кулы астында калган вакытта, гаять авыр шартларда алып барылды. Бу шартларда фронтны
экономик яктан тәэмин итүнең бөтен авырлыгы илнең көнчыгыш районнарына, шул исәптән
Татарстанга да туры килде. Сугыш барышында промышленность базасы безнең илнекеннән
дүрт тапкыр өстенрәк булган дошманны экономик яктан да җиңү кирәк иде.
Фронт арсеналына әйләнгән тыл республикалары арасында Татарстан лаеклы урын алды.
Ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру нәтиҗәсендә сугыш алды елларында куәтле
индустриаль-аграр республика булып үскән Татарстанда фронт кирәк-яраклары җитештерү
өчен бөтен мөмкинлекләр бар иде.
Бөтен предприятиеләрне тиз арада оборона продукциясе җитештерүгә күчерү башланды В.
В. Куйбышев исемендәге кинопленка фабрикасы алдында авиациядә кулланыла торган яңа
сортлы пленка чыгару бурычы куелды. Мондый сыйфатлы пленкаДан башка зур күләмдә
нәтиҗәле һава разведкасы алып бару һич мөмкин түгел иде. Казан фабрикасының Кызыл
Армияне пленкалар белән тәэмин итүче бердәнбер предприятие булып калуы да бу бурычның
гаять җитдилеген ачык күрсәтә. Дошман объектларын зур биеклекләрдән төшереп алу өчен
яраклы әлеге пленка чын чынлап «армиянең һавадагы күзе.нә әйләнде. Алга таба фабрикада бу
продукциянең яңа төрләрен, шуның өстенә аэрофотокәгазь. госпитальләр өчен рентген
пленкасы һ. б. җитештерү үзләштерелде. Фабрика коллективы сугышка кадәргедән 4 тапкыр
зуррак планны үтәүгә иреште»1.
Абдуллин» Р Г. Аблязов Г И Очерки истории Казанского химзавода
1070. 74—64 бб
П
В В Куйбышева Казан».
Илебездә бердәнбер булган Казан кетгут заводы да зур хәрби заказлар алды. Яралыларны
сафка бастыру өчен бик күп кетгут һәм ефәк җеп кирәк иде. 12 шәр сәгать, ә кайбер көннәрне
тәүлекләр буе цехтан чыкмыйча эшләп, бер 3. Пеплова бригадасы гына көнгә 50 мең ампула кетгут
эшләп чыгара алды. Бу кадәр кетгут 50 мең яралыны саклап калырга җитәрлек1! Сугышка кадәр
халык куллануы товар дары җитештергән ясалма күн, автогараж җиһазлары һ.б. заводлар сугыш
кирәк- яраклары эшләп чыгаруга күчтеләр. Казан мех комбинаты фронт өчен бүрекләр, бияләйләр,
мех аяк киемнәре, очучылар өчен мех эчле комбинезоннар һәм шлемо фоннар тегә башлады.
«Спартак» аяк киемнәре комбинаты сугышның беренче көннәреннән үк армия өчен аяк киемнәре
тегүне оештырды. Җиңел, җирле һәм коопе ратив промышленность предприятиеләре армия өчен
кием-салым, парашютлар, төрле чехоллар җитештерә башладылар. Болар барысы Татарстан'
промышленностен тамырдан үзгәртте. 1942 елның 7 январенда «Кызыл Татарстан» газетасы болай
дип язды: «Республикабызда фронт заказларын үтәүдә катнашмаган бер генә завод та , фабрика да,
мастерской да юк.»
Эвакуацияләнгән предприятиеләрне кабул итү. урнаштыру. сафка бастыру буенча гаять зур
эшләр башкарылды. Республикабызда Украинадан. Белоруссиядән. Мәскәү һәм Ленинградтан һ.б
урыннардан күчеп килгән 70 зур һәм уртача предприятие эшли башлады2 Шулар арасында
Мәскәүдән Горбунов исемендәге авиация заводы. Воронеждан моторлар төзү заводы. 2 нче Мәскәү
сәгать заводы (Чистай шәһәрендә), автогараж җиһазлары заводы. Гомель аяк киемнәре фабрикасы
һәм башкалар бар
Сафка бастырылган завод-фабрикалар тиздән фронтка ПЕ-2. төнлә очучы ПО-2
бомбардировщиклары, башка бик күп корал һәм сугыш кирәк - яраклары җибәрә башладылар,
аларның күләме артканнан-арта барды. Баштарак Рус-фанер» дип көлеп каршы алынган ПО-2
самолеты гитлерчылар өчен «төнге үлем»тә әйләнде, андый самолетны бәреп төшерүчегә 5 мең
марка күләмендә бүләк вәгвдә ителде.
ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршында Бөтенсоюз Эвакуацияләү Советы вәкиле
З.В. Тинчурин җитәкчелегендә эвакуацияләнгән җиһазларны һәм кешеләрне каршы алу һәм
урнаштыру буенча махсус совет эшләде3 4
Татарстан җирендә дошман басып алган өлкәләрдән килгән 266 мең кеше урнаштырылды.
Казан шәһәрендә яшәүчеләр саны 401 меңнән 515 мең кешегә җитте* Татарстан хезмәт ияләре
меңләгән рус, украин, белорус һәм башка милләт кешеләрен ачык йөз белән каршы алып яшәү һәм
эшләү өчен мөмкин булган бөтен шартларны тудырдылар.
Татарстан промышленносте уңышлары кадрлар хәзерләү мәсьәләсен хәл итү белән нык
бәйләнгән иде. Сугыш елларында Татарстанда хезмәт резервлары систе масында 52 мең. ә барысы
167 мең квалификацияле эшче хәзерләнде5 6
Фронт өчен җитештерүнең көннән-көн артуына гомуми хезмәт күтәренкелеге, социалистик
ярышны, «күп йөзчеләр», рационализаторлар, күп станокчылар, ком- сомол-яшьләр фронт
бригадалары хәрәкәтен киң җәелдерү нәтиҗәсендә ирешелде Социалистик ярышның киң җәелгән
формаларының берсе—«ике йөзчеләр- хәрәкәте иде Ул хәрәкәт Горький автомобиль заводы
комсомол-яшьләренең “Үзең өчен һәм фронтка киткән иптәшең өчен эшләргә!»— дигән
чакыруыннан башланды Татарстанда «ике йөзчеләр» хәрәкәтен 1941 ел планын 1 августка үтәгән
«Спартак» комбинаты кисүчесе Нәфисә Хәбибуллина башлап җибәрде Аннан үрнәк алып 3.
Галиуллин. А. Токмакова, Э. Дашкин. Ф Хәмзина. С Шәрәфетдинова. М Сәрвә - рова. Т
Трифоновалар хезмәт күрсәткечләрен күпкә арттырдылар
Бөек Октябрь юбилеен. Кызыл Армия көнен. Беренче Май бәйрәмнәрен каршылау алдыннан
социалистик ярыш тагын да кызыбрак китә иде Октябрь алды социа листик ярышы барышында
Горький автомобиль заводы эшчеләре В Шубин һәм В. Тихомировлар башлангычы тәэсирендә
Татарстанда да комсомол-яшьләр фронт бригадалары хәрәкәте киң җәелде. Хезмәт но рмасын 150—
200 процентка үтәгән браксыз эшләүче бригадаларга бирелә торган бу исемне 1942 елның июлендә
инде 204 бригада йөртә иде 1945 елның июлендә социалистик ярышта 3084 комсомол -яшьләр
бригадасы катнашып, туларның 1642 се фронт бригадасы исеменә лаек булды Бу бригадаларда
18625 яшь эшче эшләде”
Советская Татария. 1970. 8 май.
2 Марксизм-ленинизм институты Үзак партия архивы (алга таба — ЦПА
4 Истортя Великой Отечественной войны Советского Союза 1941 — 1945 гг . М . 1961 2 т .*>48—549 бб
5Очерки истории партийной организации Татарии Казань. 1973. 188 б
6 Комсомол Татарии в цифрах и фактах Казань 1958. 43—44 бб
ИМЛ». 17 ф..
88 тасв, 91 аш. 24 б; КПССиын Татарстан елка комитеты партархивы. 1S ф.. 29 тасв.. 88 эш. 56.
3 ЦПА ИМЛ 17 ф . 22 тасв . 2525 эш.. 148 б
Татарстан «күп йөзчеләре» арасында шулай ук «меңчеләр»дә барлыкка килде Ф
Габдрахманов. А Бирюков И Журавлев һәм башкалар әнә шундыйлардан иде Алар производствода
төрле җайланмалар һәм яңалыклар куллану нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүче илеген ун тапкырга
күтәрделәр
Кузнецк металлургия комбинаты хезмәт коллективы башлангычы белән киң колач алган
Бөтенсоюз социалистик ярышы промышленность планнарын үтәү һәм арттырып үтәүдә зур
әһәмияткә ия булды* Бу ярышның әйдәүчеләре һәркайда коммунистлар иде Уңыш миллионнарча
эшчеләрнең көндәлек батырлыгы белән яуланды
Кинопленка фабрикасының бер цех коллективы бер ай буена ял да итмичә эшләде Башка
цехлардагы кебек биредә дә хатын-кызлар гына иде Күз алдына китерүе дә кыен һәр көнне цехта 12
сәгать* Ә өйдә күпме дөнья мәшәкатьләре, балалар...
Шимбә көнне төшке аштан соң цехка фабриканың баш инженеры М И Мум- жиев килде
Кызыл почмакка барлык хатын-кызлар җыелды. «Иптәшләр,— дип сүз башлады Мумжиев,— сез
бу айда көчләрегезне кызганмыйча фидакарьлек күрсәтеп эшләдегез Сезнең һәркайсыгызның ял
итәргә хакы бар Ләкин фабрика бу көннәрдә фронт өчен тиз арада мөһим задание үтәргә тиеш
Нишләргә’’ » М.И. Мумжиев үз каршында йончыган кешеләрне, аларның йокысызлыктан
кызарган күзләрен күрсә дә сыкрану сизмәде Бары тик аларның «Ә нинди сүз булырга мөмкин
Кирәк икән — эшлибез!»— дигән сүзләре генә ишетелде «Әлбәттә, чыгабыз. Беренче
мәртәбәмени?>—дип рухландырды иптәшләрен арадан хатын-кызларның берсе. Үзара сөйләшә-
сөйләшә арганлыкларын да онытып алар эш урыннарына таралдылар. Ә иртәгесен барысы да
цехта иде7
Татарстан промышленносте сугыш елларының авыр сынавын намус белән үтте 1945 елда
тулай продукция җитештерү 1940 ел белән чагыштырганда 219 процент тәшкил итте8
Республикабыз фронтка берөзлексез 600 төрле корал, сугыш кирәк-яраклары, обмундирование, шул
исәптән планнан тыш 500 миллион сумлык продукция җибәрде^ Машиналар төзү, металл эшкәртү
зур темплар белән үсте Бу төр продукция җитештерү сугыш елларында 6.8 тапкыр артты* Җиңел,
җирле һәм кооператив промышленностьлары да армиябезгә гаять күп продукция җибәрделәр
Сугыш елларында республикабыз промышленносте 3 миллионнан артык комплект эчке кием. 2
миллион комплект җәйге обмундирование. 1 миллионга якын шинель. 1.5 миллион чамасы плащ-
палатка, 4 миллион пар киез итек әзерләп җибәрде Татарстан предприятиеләре көн саен бер полкны
өс киеме белән, бер дивизияне аяк киеме белән тәэмин иттеләр9 1941—1945 елларда эшләп
чыгарылган кием-салым һәм аяк киемнәре 3 миллионлы армияне киендерергә җитәрлек булды.
Республикабызның ул еллардагы казанышлары беренче чиратта эшчеләрнең,
инженерларның хезмәткәрләрнең фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсе иде «Безнең эшчеләр сыйныфы,—
диде М И Калинин сугыш тәмамланганда.— сугыш авырлыкларын җиңүдә шундый ныклык,
хезмәткә өйрәнүдә шулкадәр түземлелек, шулкадәр аңлылык һәм хезмәт дисциплинасы күрсәтте ки.
башка бер илдә дә моңа мисал табылмастыр10 11 ■
Сугыш елларында Татарстан промышленностенда җитештерүче көчләр зур үсеш алган булса,
авыл хуҗалыгында исә сизелерлек кимеде 1941 елның көзенә кадәр генә дә Татарстаннан фронтка
3150 йөк машинасы. 390 иң яхшы трактор җибәрелде* Транспорт чараларын мобилизацияләүалга
таба да дәвам итте Тракторларны ягулык һәм запас частьлар белән тәэмин итү сизелерлек кимеде
Нәтиҗәдә колхозларда тракторлар эшләгән эш кискен кимеде Сугышка озату сәбәпле эшче атлар
саны да икеләтә кимеде12 13
Авылдагы эшкә яраклы халыкның 30 проценты фронтка яки промышленностьта эшләргә
алынды Болар барысы да республикабыз авыл хуҗалыгының ул вакытта нин
' Правда 1В42. 7 май
8 Абдуллина Р Г Аблязов Г И. Күрсәтелгән хезмат. 95 б.
* Народное хозян. тво РСФСР М 1957, 109—110 бб
Социалистик Татарстан. 1965. 8 май
10 Калинин М И О моральном облике нашего народа Л . 1945. 20 б
11 КПССныц Татарстан елка комитеты парта рхнпы. 15 ф 22 тасв 4 23 эш. 128 б °ТАССР ҮДА 128 ф 2 т ас а
106 эш 28 б
’ Кызыл Татарстан 1945. 25 июнь
13 50 летТАССР. Казань 1970 28—29 бб
ди авыр хәлдә калуын күрсәтә Коммунистларның күпләп фронтка китүе сәбәпле авыл лардагы
партия оешмалары сафлары да сирәгәйде 1943 ел азагында республикабызның 3885 колхозында 582
оешмага берләштерелгән 3693 партия члены бар иде Сугыш шартларында авыл хуҗалыгы алдында
торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итү һәм урыннарда партия җитәкчелеген ныгыту максаты белән.
ВКП(б) Үзәк Комитетының 1941 ел. 17 ноябрь карары белән авылларда партиянең Гадәттән тыш
органнары — МТС һәм совхоз политбүлекләре оештырылды Татарстанда ул вакытта 56 совхозда
һәм 106 МТС та политбүлек оештырылды1- Алар урыннардагы район партия комитетлары белән
берлектә политик һәм оештыру эшләрен киң җәелдереп җибәрделәр
Авыл хуҗалыгы өчен механизаторлар, колхозлар өчен җитәкче кадрлар хә зерләү һәм үстерү
системасы оештырылды. Мәсәлән. 1942 елда гына да колхоз, совхоз һәм МТСларга җитәкчелек
эшенә 10 меңнән артык хатын-кыз тәкъдим ителде’ Кул астындагы хезмәт ресурсларын
нәтиҗәлерәк файдалану чаралары да күрелде 1942 елның 13 апрелендә партия Үзәк Комитеты һәм
Совет хөкүмәте «Колхозчылар өчен мәҗбүри хезмәт көне минимумын арттыру турында» карар ка -
бул иттеләр Хезмәткә яраклы һәр колхозчыга кайда яшәвенә карап 100 дән 150 гә кадәр хезмәт көне
эшләү мәҗбүри ителде
Ил алдындагы бурычны тирән аңлап. Татарстан авыл хезмәтчәннәре кыр эшләрен вакытында
башкарып чыгу өчен барган социалистик ярышны киң җәелдерде ләр 1942 елда Орджоникидзе крае
хатын-кыз тракторчылары чакыруына Татарстанның 112 хатын-кыз трактор бригадасы
кушылды1 1943 елда ярышка кушылган трактористкалар саны ике тапкыр артты Бу ярышта
беренчелекне Казанбаш МТСын- нан М Гыйниятуллина җитәкчелегендәге бригада яулап алды
Бригадага комсомол өлкә комитеты һәм республика Наркомземының күчмә Кызыл байрагы
тапшырылды., Шушы бригадада эшләүче тракторчылар А Әлмиева һәм С Сабирова
«Социалисткик авыл хуҗалыгы отличнигы • значогы белән бүләкләнделәр
Сугыш елларында партия-совет оешмалары системалы рәвештә авылга шәһәр ярдәме
оештырдылар Урып-җыю чорында республика районнарында ел саен шәһәр? дән меңләгә н кеше
эшләде. •
Татарстан колхозчы-крестьяннарының патриотизмы аеруча хезмәтне интенсивлаштыруда
күренде 1943 елда 300 дән 400 гә кадәр хезмәт көне эшләгән колхозчылар саны сугыш алды елы
белән чагыштырганда 2 тапкыр, ә 400 дән артык хезмәт көне эшләүчеләр саны 3 тапкыр артты 1
Колхозчыларның моңа кадәр күрелмәгән хезмәт батырлыгына карамастан, сугыш елларында
чәчүлек җирләре мәйданы өчтән бер өлешкә кимеде Бер гектардан җыеп алынган уңыш 4.1
центнерга калды Нәтиҗәдә 1942—1945 елларда җыеп алынган икмәк күләме 1941 ел белән
чагыштырганда 2.5 тапкырга кимеде.
Дуңгызларның баш саны—2.5 тапкырга, атлар саныЗ тапкырга кимеде Шуңа да карамастан.
Татарстан илгә шактый күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе бирә алды 4 мең колхозның меңгә
якыны ел саен дәүләт алдындагы йөкләмәләрне үтәп барды Алар арасында Буа районының
Коминтерн исемендәге. Минзәлә районының «Кызыл Йолдыз» Актаныш районының -Кызыл көч».
Алабуга районының «Яшь көч» Арча районының «Спартак» һ б. колхозлар бар 4 ел барган сугыш
дәверендә Татарстан илгә 131 млн пот икмәк. 39 млн. пот бәрәңге һәм яшелчә. 56 мең пот ит. 200 мЛн
литр сөт. ярты млн. поттан артык йон. дистәләрчә мең пот май. сало, бал. 11 млн пот печән һ.б
продукция тапшырды5 Колхозчыларның нинди авырлыклар белән тормыш иткәннәрен күз алдына
китерсәң, бу хезмәт нәтиҗәләре тагын да зуррак бәяләнә
Республиканың фән һәм культура хезмәткәрләре дә «Бөтенесе фронт өчен!» дигән лозунг белән
эшләде Казан учреждениеләре һәм шәһәргә күчеп килгән Фәннәр Академиясе институтлары фәнни
хезмәткәрләренең оборона проблемаларын тормышка ашыруга керткән гаять зур өлешен генә
күрсәтеп үтик Мәскәү һәм Казан галимнәре илебез оборонасы өчен зур әһәмиятле ачышлар
ясңЛялар
Татарстандагы югары уку йортларының флагманы—Казан дәүләт университеты 1941 елның
сентябрендә үк сугышка бәйләнешле фәнни-тикшеренү эшләре планын әзерләде Химия
факультетында профессор Б А Арбузов җитәкчелегендә салкынга чыдам синтетик каучук һәм
диенлы катнашмалар өлкәсендә эзләнүләр
, ЦПА ИМЛ. 112 ф I тасв 37 эш 39 б 2 тасв 1 эш «6 б , ЦПА ИМЛ 17 ф 1 тасв.. 1942 эш 42 б
ЦПА ИМЛ 112 ф 4 тасв 21 эш. 38. 79 66
алып барылды Университет химиклары хәрби медицинага зур ярдәм күрсәттеләр доцент Репа теш
цементы эшләп чыгаруның яңа ысулын уйлап тапты, шулай ук Казан предприятиеләрендәге
производство калдыкларыннан кыйммәтле медицина препаратлары эшләп чыгару оештырылды
Сугыш елларында Н Г Чеботарев. ЛМ Миропольский. БВ Сил ивановский. Е.И Тихвинская. В И
Баранов. Н.П Рез- вяков һ б. университет галимнәре оборонага кагылышлы фәнни хезмәтләрендә
шактый әһәмиятле нәтиҗәләргә ирештеләр
Авиация һәм химия-технология институты галимнәре дә хәрби заказларны вакытында үтәүгә
зур өлеш керттеләр Двигательләрдә яну процессы, терсәкле вал ларның динамик ныклыгы,
моторларны кышкы шартларда кабызып җибәрү буенча эзләнүләр алып барылды
КХТИның 30 дан артык фәнни хезмәткәре предприятиеләргә якыннан ярдәм итүгә күчте
Әйтик, профессор Г.Х Камай сугыш башлануга үзенең киңәшләре, тәкъдимнәре белән кетгут
заводында технология процессын тизләтүгә, продукциянең ассортиментын киңәйтергә, хәрби
медицина өчен бик кирәкле кетгут эшләп чыгару күләмен арттырырга ярдәм итте Институтның
С.Н Ушаков җитәкчелегендәге пластмасса кафедрасы оборона өчен кирәкле яңа төр пластмассалар
алу ысулларын уйлап тапты, ясалма күн заводына яңа төр про дукция эшләп чыгарырга ярдәм итте
Академик А Е Арбузов җитәкчелегендә эшләүчеләр фосфор-органик катнашмалар өлкәсендә
берничә ачыш ясадылар җирле чималдан хлор җитештерүне оештырдылар1.
Авыл хуҗалыгы, ветеринария институтлары хезмәткәрләре авылларга фәнни һәм практик
яктан зур ярдәм күрсәттеләр
Медицина фәне хезмәткәрләренә гадәттән тыш авыр һәм җаваплы бурыч йөкләнде Медицина
учреждениеләре сугышның беренче көннәреннән үк хәрби мобилизациядә, госпитальләр оештыруда
катнаштылар, яралыларны дәвалауга керештеләр Иң җаваплы .бурычларның берсе халык һәм
хәрби хезмәткәрләр арасында йогышлы авырулар таралуга юл куймау булды Профессорлар Л И
Шулутко. И В Соколов. ЮА Ратнер. И В Домрачев. ВА Гусынин. Б Г Грецберг. СМ Алексеев. ИИ
Русецкий. А В Вишневский Һ.6 медицина белгечләре яраларның үзенчәлекләрен өйрәнү, аларны
дәвалауның яңа ысулларын табу, камилләштерү буенча фәнни эзләнүләр алып бардылар-
Гомумән әйткәндә, бөтен фәнни фикер дошманны тизрәк тар-мар итүгә юнәлдерелгән иде
Татарстан иҗат интеллигенциясе дә дошманга каршы көрәшнең алгы сафла рында булды
«Кызыл Татарстан» газетасының 1941 ел. 25 июнь санында Татарстан язучылары «Кулыбызга
мылтык һәм каләм тотып, данлы Кызыл Армия сафларына басарбыз һәм бөтен талантыбызны
белемебезне, көчебезне биреп гомеребезне дә кызганмыйча Ватаныбыз өчен сугышырбыз» — дип
яздылар Алар үз антларын намус белән үтәделәр 1943 елда 64 Татарстан язучысының 36 сы фронтта
иде Тылда калганнары көндәлек матбугатта дөнья күргән әсәрләре белән халЪкны дошманга отпор
бирүгә өндәп партиягә зур ярдәм иттеләр М Җәлил. Г Кутуй, А Шамов. М Максут. Ә Ерикәй Р
Ишморат. Г Әпсәләмов, И Гази, А Әхмәт Г Галиев. Ә Исхак. Ш Маннур Г Насрый Ә Фәйзи Ш
Мөдәррис һб кайбер язучылар фронтта татар телендә чыга торган газета редакцияләрендә
эшләделәр Бу елларда басылып чыккан әсәрләрен язучылар сугышчыларда һәм халыкта Туган
илгә, партиягә мәхәббәт, дошманга нәфрәт хисе тәрбияләүгә багышладылар Сугыш елла рында
татар азучыларының 220 китабы дөнья күрде Алар арасында Г Бәшировның • Сержант Хайруллин-
М Әмирнең -Миңлекамал- К Нәҗминең Артиллерист Сөләйман Ә Еникинең -Бер генә сәгатькә-. Ф
Кәримнең «Разведчик язмалары» һ б әсәрләр бар
Татарстан хезмәт ияләре фронтка ярдәм итү буенча бөтенхалык хәрәкәтенең төрле
формаларында актив катнаштылар оборона фонды оештыруда Кызыл Армияне коралландыруга
акча җыюда, хәрби заемнарга һәм лотереяләргә язылуда сугышчылар өчен җылы киемнәр җыюда
һ б
Республикабыз хезмәт ияләренең фидакарь хезмәте бөтен совет халкы хезмә тенә кушылып.
Бөек Ватан сугышында дөньякүләм тарихи җиңүне тәэмин итте