Логотип Казан Утлары
Роман

БЕЗНЕ ӨЙДӘ КӨТӘЛӘР


араңгы төшеп килгәндә Мнрхас авылга кайтты. Туры сарайга килде, әмма монда да тайларның исе дә юк Мирхасның эченә салкын йөгерде, аркасына тир бәреп чыкканын сизде ул. Нишләргә? Тагы кайдан эзләргә? Гыйлмеяр кунактан кайткан-дыр инде, бу хәлне ана әйтмичә булмый.
Әйе, Гыйлмеяр кайткан, ишегалды чирәмендә дөм булып исереп ята иде Мнрхасны күргәч, тагы да ныграк исереклеккә салынды, чөнки шулай булу егетлеккә, көчлелеккә санала, күзен дә ачмас булды Малай, тор әле. тайлар югалды бит. - диде Мнрхас. Тик Гыйлмеяр дөм исерекләрчә авыз эченнән нидер мы-гырданды да тынды Мнрхас аның жилкәсенә төрткәләде
Кем миңа суга анаңны дип теге исереклекнең тагы да югары классын күрсәтергә теләде
Ышанам инде, күп эчкәнсең, ярар, бер мичкә ачы балны эчеп бетергәнсең, ышанам, тор. тайларны эзләргә кнрәк диде Мнрхас эчтән әрнегән тавыш белән. Гыйлмеяр авыз эченнән ботка пешерде, мыгыр мыгыр килде, кыланырга ярата инде ул. Ахырда Мнрхас. бернигә ирешә алмыйча, төкереп чыгып китте. Караңгыда карлыга килде, тайлар ярата торган яланнарны, үзәнлекләрне айкап чыкты Сыер көтү- челәреннән сорашты, алар да шул урманда йөргәннәр, ләкин күрмәгәннәр. Мнрхас кыйнап ташланган кебек арыган иде, көтүчеләр куна торган келәт кә кереп, әз генә ятып алыйм днп. баш төртүгә йоклап та китте.
Күпме яткандыр, бервакыт шуны сизде: аны кемдер аягыннан өстери, башы идән сайгакларына бәргәләнеп бара, әмма уяна алмын Мнрхасны ишек тупсасына хәтле өстерәп китереп аякларын бусага аша тышка чыгарып куйдылар Зәһәр чәрелдәгән тавышка ул күзләрен ачты Ферма мөдире Галнмжан абзый икән, уята алмагач, каты итеп кычкыра бу
Тайларыгызны Кәшерләр тоткан, ә сез арт симертеп ятасыз' Мирхасның кинәт йокысы качты, ул бусагага торып утырды
Тотканнар, имеш, куркытмасана, диде Мнрхас кулын селтәп.
Идарәгә шалтыратканнар Закуан абзыегызның бик яман ачуы купкан айда Авансы исемлегеннән дә сызган днп Галнмжан аларны жәлләгән кебек әйтте Ул шүрләтергә уйламый иде
Дәвамы Башы 4 иче санла
— Тайлар югалуга минем катнашым юк!— Гыйлмеяр да өйалдыңнан аваз салды, ул да килеп җиткән икән, Мирхас аны хәзер генә абайлады Аның бәлане бик тиз үз өстеннән шудыруына хәтере калды Мирхас- ның, ачуы килеп, тешләре кысылды Аванстан мәхрүм иткәнгә Гыйлмеяр шыр җибәрде, бичара, дип мәсхәрәле итеп уйлады. Аның ягына карарга жирәнсенеп, өйдән чыкты Запас атын тотып иярләде дә урман юлыннан чаптырып китеп барды. в
Эчендә ниндидер ачу, кемгәдер рәнжү дөрләде. Бигрәк тә Байкалны тотып бер нык кына камчы белән пешерәсе килде. Мие киеренке эшли иде, бу тәбедән ничек ычкынырга? Эшнең ничек-ничек булуы ихтималын күзаллап карады, бәладән нинди юллар белән котылып булыр икән, дип баш ватып барды Кәшер авылына барып житкәнче бернинди хәйлә дә уйлап таба алмады
Тайларны авыл кырыендагы фермага япканнардыр, дип уйлаган иде, нәкъ шулай булып чыкты Каравылчы тәбәнәк буйлы, киндер күлмәк кигән бер карт, аны кинәнүле елмаю белән каршы алды.
— Ә-ә, чибәр егет синмени ул?—диде.— Син, малай актыгы, бик күп бодайны таптаткансың анда..
—Мин тайларның эзләреннән килдем, алар басу кырыеннан гына үткәннәр, шыттырма,— дип Мирхас битараф кына каршы төште. Капкага игътибар итте, ул зур йозак белән бикләнгән иде Карт эндәшмәде, димәк, тайларны үзе тотмаган Капка төбендәге зур таш өстенә утырган да самосад тө.тәтә. \
— Идарәдән килеп акт төзегәнче, һәр тайга 20 тиеннән бир дә алып ычкын? — диде карт, бер күзен йома төшеп Мирхаска карап алды Гүя бу сүз ничек тәэсир итәр моңа дип сыный иде.
— Андый акчаның нәсел-ыруда булганы юк. әй, абый, үзең акыллы гына кеше — Мирхас мескен, гозерле тавыш белән үзен кызгандырт- макчы булды. Ләкин карт кинәт кабынып китеп, Мирхасны сүгәргә тотынды Бөтен ачуын аның өстенә түкте, әшәке телле кеше икән.
— Әнә анда бер чирле тай бар,— дип куйды Мирхас ипләп кенә. Ул аның белән әрепләшергә теләмәде — Әгәр ул зыянласа, актык сыерыңнан колак кагарсың, белдеңме?
Карт сүгенүдән, акча даулаудан кинәт туктады, бер Мирхаска, бер эче-эчкә ябышкан чырайсыз тайга карап алды. Ләкин ул кулга керергә торган төшемнән чигенергә теләми иде.
— Мин ашап киләм, ә син бар, акча' алып кил. Болай гына ни, коры кашык авыз ерта — Картның тавышы бераз йомшаган сыман иде, әзрәк бирсәң, шуңа да риза булачак шикелле. Ул чалбар кесәсендәге ачкычын капшый-капшый таш өстеннән купты, ферма киртәсе буйлап кайтып китте Мирхасның башында берничә план шытты. Берсе: картны йөгән белән бәйләп ташларга да ачкычын алырга Аңа гына көче җитәр Мирхасның. Болар берничә кеше тайларны куып алып кайтканнар һәм үзләренә эчәргә акча әмәлләргә маташалар Идарә берни белми... Икенче бер мөмкинлек табарга уйлап, Мирхас утарга, киртә аша тайлар янына төште. Тайлар, аны шунда ук танып алып, башларын аңа таба суздылар Барысының да эчләре бушаган, эчкә батып тора. Байкал икенче почмактарак иде Мирхаска муены белән борылып, башын торгызды, күзләренең агы белән карады. Акылсыз, тинтәк, менә кешене нишләттең. дип тиргәде аны Мирхас Теге, аңлагандай, башын бер аска, бер өскә чайкап, ялагайланган кебек итте. Мирхасның аңа ачуын кыяфәтеннән сизенеп, туры лапас эченәрәк атлады, якын килергә курыкты Әмма Мирхас аның артыннан барды һәм бер тайлар кысрыкланган жирдә тегеңә бик каты итеп камчы белән сыдырды Әй, тыпырчынды Байкал, нишләргә белмәде. Текмә читән өстенә сикереп җимерә язды. Читәннең казыклары начар гына иде Шунда ук Мирхасның башында тәвәккәл уи туды Сәндерәдән озын чыбык суырып алды да — бер ку-
лына камчы, икенчесенә шул чыбыкны тотып, тайларны текмә читән буена өерелдереп китерә һәм кысрыклый башлады Шәп кенә тамыз галап та алды Байкал шул читән буенда булсын, бүтән тайларны анын өстенә кысрыклап тегенең тайпылыр җире калмасын һәм менә ш\н- дый момент туды. Мирхас берничә тайга бик каты үткәреп сукты, те ic.i.tp бәрг эл -н > < у ккалана килеп БаЙКЗЛНЫ ЧИТӘНГӘ КЫСТЫЯДр Һ$М РЙГЫр ♦ алгы аякларын читән өстенә күтәрергә мәҗбүр булды. Бер торым читән л аның авырлыгыннан шатырдап җиргә авып төште Кысрыкланган тайлар J басымына чыдый алмаган Байкал ачыклыкка ыргылды һәм анын артын- J нан тайлар, арыкны ваткан бозлы ташу шикелле, алга атылдылар Мирхас 2 өздереп сызгырып җибәрде Бер минут эчендә тайлардан тузаннар гына = очып калды Мирхас утардан чыгып, атына атланып торганда каравылчы и күренде, йөзе һаман кинәнүле. әле берни белми, чөнки капкадагы йозагы Я исән-сау иде. 3
Ну. малай актыгы, күпме акчаң бар. бир дә элдерт моннан. * дип сөйләнә-сөйләнә килә карт Аның нык йомшаган икәне күренеп тора о иде Теге чирле тай куркытты инде аны .Мирхас. ат өстенә менә биреп: <
Әбиеңә сәлам әйт. бабаң утырмага килсен! диде кинәнүле * тавыш белән атына селтәнде һәм бер минут эчендә тегенең күз алдыннан « юк булды. s
Тайларны ничек коткару хакында Гыйлмеяр күпме төпченсә дә.* Мирхас сөйләмәде, кулын гына селкеде Икенче көнне авылга кайтты = Яшереп ике-өч дистә йомырка әзерләгән иде, чабыш алдыннан Очкынга х шуларны эчертергә кирәк Ләкин председатель вакчылланган. Очкынны идарә атлары сараена алып, бикләтеп куйган иде Мирхас тизрәк аның янына керде Закуан аны көтеп кенә торган икән. Мирхаска бик кискен ябышты Тайларның тотылуы бары сылтау гына иде
Җыелышта вәкилгә ниләр әйттең? Имеш, утынга ат сорый баш ласаң, иң элек председательнең көен табарга кирәк3 Синең мине көнлә гәнең бармы?
Бар. диде Мирхас Теге аның сүзен, ишетмәмешкә салынып, колак артыннан уздырды
Панимаеш. менә телең озын, шуңа бәхетең кыска Нәселегез белән колхозны өнәмисез. Әтиең дә колхоздан качып читкә китте дә бетте Качып түгел, вербовать ителеп, законно
- Әниең дә колхозда эшләүдән йөз чөереп Ленинградка сыпырган
- Ул кунакка гына барып кайта.
Панимаеш. вәкил каршында туган колхозыңның яман атын сатасың, ә үзең кем? Лодыр. йоклап, тайларыңны тоттыргансың Мин дөресен әйттем Бүгеннән тайлар көтәргә Шәрифҗан малае чыгар Бетте! Ә миңа ни эшләргә?
Әнә сабанга йөрерсең. диде Закуан, сүз тәмамлануны белдереп йөзен икенче якка борды Мирхас бер мәл тынсыз калды, уйларын бер ноктага җыя алмый азапланды Тайлардан аерылса да. әйдә, ярар инде, әмма Очкын белән чабышка барасы бик килә Елдан артык шуның белән хыялланды Инде нишләргә3 Ул мескен кыяфәткә керде, ялынып карыйм әле. бәлки, миһербаны килер дип уйлап, председатель каршына торып басты
Очкын белән чабышка барыйм инде Закуан абын, һәр сүзеңне тыңлар идем?
Юк. юк. өмет тә итмә Чабышка Фәррах малае Тал ип бара дип, тәмәке төпчеген көллеккә басып сүндерде Ниндидер папканы ачып кәгазьләренә иелде, янәсе, синең белән эш бетте, ычкын моннан Мир- хасның эченә ачы \т җңела башлады ачуын борын яфраклары сел кснде Бигрәк тә Фәррах исеме аның бәгыренә барып тиде Ул адәм те гссен әләкләп, монысын чагып, идарә тирәсендә тәлинкә ялап йөрүче бер ялганчы хөрәсән иде
— Очкынны да Фәррахка саттыңмыни инде, әй, Закуан абый! — диде Мирхас, кешеләрнең кайчак нинди вак жанлы һәм жирәнгеч булуларына рәнжегән тавыш белән. Закуанның какча йөзе агарып китте, озынча битендәге жыерчыклар югалгандай булды
— Бу сүзләрең өчен сине милиционер Кузьминга биреп жибәрергә кирәк,— дип кычкырды ул.— Кара фикерле булып үсәсең, чамала аны...
— Дөреслек күзеңә төртеләме? Чынын әйткәнне кара фикерле дип гаеплисең...
— Гаеплим, чөнки син колхозны яратмыйсың...
— Ә син бик яратасың инде, колхоз атын сатып кәефләнеп йөрисең. Шуңа күрә син ак фикерле ..
— Мин колхоз өчен көн-төн чабам
— Син нәфсең артыңнан чабасың. Кичә Әсәнжанда кәеф корып утыргансың...— Мирхас идарәгә керүчеләрне күреп туктады. Закуан аларны берни булмаган кебек елмаеп каршы алган булды һәм алар кө- лешә-көлешә сөйләшә башладылар. Мирхас, кулын селтәп, чыгып китте. Идарә атлары сараена барып, кечкенә тәрәзәсеннән Очкынны күзәтеп тора башлады. Ат боек иде. Мирхасны танып колакларын ике кайчы жәбе кебек торгызып карады. Аның шәмәхә күзләрендә жанны уеп ала торган моң бар иде. Әллә шул моңнан, әллә кулыннан бүтән бер эш килмәүдән гарьләнеп. Мирхас өйләренә кайтып китте. Абзар артларына керде дә үксеп-үксеп елады... Ул саф күңел белән йөри иде. кешеләрнең вакчыллыгына бик нык рәнжеде һәм үзен тыеп кала алмңйча яшь койды...
Өч көннән соң сугыш чыккан хәбәр бөтен дөньяны дер селкетте. Бар нәрсәнең асты өскә килде. Район үзәгендәге жыеннан ук китәргә повестка алучылар булды. Урамда елаган хатын-кызлар һәм кызмача ир-ат тавышц< яңгырап торды. Кыңгыраулы тройкаларга төяп, алынганнарны Келәүлегә озаттылар... Мирхаска байтак вакытлар олаучы булып станциягә кешеләр ташырга туры килде. Аннары киткән кеше урынына ат карарга куйдылар. Очкын авырый, көннән-көн сүнә барган кебек иде. Эш шунда, теге чабышка барасы Талипны. егылыр дип куркып, әнисе тыйган. Шулай итеп Очкын чабышка бара алмый калган иде. Сабан туе көнне аны сарайда бикләп тотканнар. Очкын тумыштан чабышкы иде. үткен, зиһенле иде. Кыңгырау, гармун тавышлары ишетеп, нишләргә белмәгән, әрле-бирле суккаланган. Сикереп тәрәзәгә алгы аякларын куеп торган, башын өрлеккә бәргән. Айлар буе дәртләнеп, чабышка ымсынып яшәгән Очкынның үз ишләре белән узышасы килгән инде. Чабышта узып, башына матур яулыклар тагасы, шул зәңгәрле-аллы яулыклар белән мәйдан әйләнәсе, алкышлар ишетәсе килгән Үзенең бүтәннәрДән алдан чыгуы белән горурланасы килгән. Ул өзелеп-өзелеп кешнәгән, әмма аны сабан туена алып чыгучы булмаган. Шул хәлдән соң эчендә нәрсәдер өзелгән кебек калган. Очкын тамагына ашамый иде инде. Аяк өсте йокымсырап тик тора. Ветсанитар дәвалары да ярдәм итмәде, ике ай дигәндә Очкын үлде. Шунда гына аның чын чабышкы булганын төшенделәр, андый анты ярышка чыгармый калырга ярамый икән, диештеләр.
Мирхаска төрле яклап бәла яуды. Әнисе Ленинградтан кайтырга чыккан, ләкин эшелоннарын немецлар бомбага тотканнар. Бик кү'П кеше үлгән Рокыя апаны үзебез жирләдек. дип. күрше авыл кызлары хәбәр иттеләр Мирхас елый алмады, тәмам бәгыре каткан иде Сеңелесе Рәзинә елап, шешенеп бетте Болай яшәү мөмкин түгел иде. Мирхасны әтисенең энесе һазлый абый үзенә алды. Рәзинәне Әкълимә апасы сыйдырды Сугышның беренче айлары ук Мирхасның тормышын бөтенләй пыран-заран китереп ташлады. Кешедә торуы авыр иде һазлый абый итек басучы. Мирхаска эштән соң төннәр буе йон тетәргә туры килә/ Иртән кара төкерек төкерә иде. һазлый абыйның үз балалары юк. че
регән бай, әмма үтә чыккан сараннар Бары ике ашау белән генә торалар. Казанга бәрәңгене санап салалар
Кырык икенең кышында Мирхасларга да хәбәр килде. Киткәндә гармун белән урам әйләнделәр. Кай егетләр, сөйгән кызлары өе турында, җырлаудан туктап, арадан чыгып кала иде. Югары очка менеп җиткәндә егетләр бары өч-дүрт кенә калды Мирхас бер өй турында да * туктамады. Аның күңелендә Рифа иде
— Зәйнуллин, энпега дежурга!— дигән Мөслимов тавышына Мирхас 2 уянып киткән кебек булды. Теге алгы сызыктан элемтә сузып кайткан иде. *
§ СЕ I
1
Батареяның күзәтү пункты кечкенә тау өстенә. ачык урынга эш- ~ ләнгән иде. Сул якта ниндидер куаклар белән капланган чокыр сузы- <& лып китә. Блиндажга тик шул төштән генә килергә була Бүтән юл юк. ° Көндез күзәтү эшләре белән бик сак кыланырга туры килер. Развед- < чиклар начар урын сайлаганнар. Нишлисең, төнлә күп нәрсәне шәйләп * булмый шул. ае
Идрисов, бүген көне буе күзәтү пунктында ятып, шундый нәтиҗәгә 1 килде Көндез элемтәчеләр дә сырт буенча сузган чыбыкларын ялгый * алмый газапландылар, әз генә баш калкыттыңмы, немец атарга тотына * иде. Бигрәк тә снайперлары хәтәр, башны мушкага алырга гына торалар.
Ниһаять, кич булды. Шул чак блиндажга җан керде Ашарга, эчәргә алып килделәр. Кайберәүләр, алышынып, батареяга кайтып китте
Идриоовка алмаш юк иде. Ул хәзер укчылар янына барырга тиеш Алар белән бергә килешенәсе эшләр күп Кайсы квадратта немецның нинди ут кораллары урнашкан, беренче траншея безнең окоплардан нинди ераклыкта һәм башка бик күп шуның ише төгәллекне сорый торган нәрсәләр. Әйе. бу юлы алны артны шәйләбрәк эш итәргә кирәк, укчылар зарланырлык булмасын, дип үз-үзенә боерык биргән кебек уйлап, ул блиндаждан чыкты Караңгы төшкән, ә карлы-бозлы яңгыр һаман сибәләп тора. Солдатның тәмам җилегенә төште бу салкын яңгыр Немец исә, серле дөм караңгылыктан курыккан кебек, ракета чөя Кинәт якын-тирәне зәңгәр яктылык сара, ракетаның һавада уты мәлдер мәлдер килеп бераз тора да сүнә. Тагы шомлы кара пәрдә шикелле караңгы лык каплый. Кайдандыр немец пулеметы, ток-ток килеп, атарга тотына Колак кырыеннан гына выжт-выжт итеп, пулялар узганы ишетелә һәм ул тавышка башыңны кинәт иясең, үзен дә сизмәстән пуляга сәлам бирәсең. »
Ул укчыларны көчкә эзләп тапты Парольне әйткәч, часовой командирларының блиндажын күрсәтте Блиндаж авызында баскыч тырпаен тора иде. Идрисов шуннан аска төшеп китте Бу — өсте юка гына ябылган, стеналары цемент белән катырган дүрт почмаклы тирән генә баз икән. Берәр хуҗаның чөгендер базы булгандыр ннде. солдат шуны бик шәп блиндаж иткән Бер почмакта сукыр ут яна. идәнгә салам түшәлгән
Укчылар командиры капитан Мамак киң каратут битле, ягымлы кеше, кырын яткан җиреннән капылт кына торып. Идрисовны озак көткән сыман каршы алды
Килдеңме?- диде ул. күрешергә кул сузып
Безне энә белән җен иттеләр, ә?- дип. Идрисов чыраена бер нинди ризасызлык чыгармыйча Мамакка карады Теге исә. нишлисең ннде. бүтәнчә чара юк. дигәндәй, кулларын нке якка җәеп җибәрде
Бу юлы кесәгә лес итмәссезме соң> дип. шаяртулы төртмәле итеп әйтеп куйды Идрисов Теге вакыттагы дәгъваларын искә төшереп, бер-ике сүз әйтте
Күзегезне ачыбрак эшләмәсәгез Мамак сүзен әйтеп бетер мәде, битендә елмаю нурлары яктырды
— Кесәгездә һаман безгә таш йөртәсез, ә?— Идрисов та тамак төбе белән генә көлгән итте
— Өлешенә ни тия, шуны аласын инде.
— Юк, бер-беребезгә таш ыргытышмыйк
— Ә ташны ташка бәрмәсән. очкын чыкмый бит!— Мамак көлемсерәп, ачык чырай белән карап торды.
Алар карталарын алып, лампа кырыена, салам өстенә җәйгән плащпалаткага утырдылар. Фикерләр чарпылышты. икесе дә немецның хәйләсен төшенергә теләп, үзенең гөманын әйтә иде, немец оборонаны өч катлы итеп төзегән булса кирәк, һөҗүм җиңел булмаячак. Әгәр дә менә коры үзәннән килеп бәрсәк, көтәме ул аннан безне, көтмиме? һәрхәлдә, немецны үзеңнән ахмак санарга ярамый. Аннары Мамак үзенекен сөйли башлады.
— Миңа яңа рота тактылар бит әле,— дип, тирән итеп көрсенде. Йөзен борчылу күләгәсе каплады.— Авырткан башка тимер тарак! Командирларын кичә снайпер чүкеде
Әкрен генә баскычтан өскә күтәрелделәр. Позицияне икәүләп тикшерергә кирәк иде.
Буй күмелерлек тирән казылган траншеядан көчкә-көчкә атлап бардылар. Яңгыр тәмам чылатып бетергән мәте балчыгы аякка тышау кебек булып урала иде. Анда-санда пулемет ояларында сугышчылар күшегеп басып торалар Кайсы җирне куыш кебек тишеп кереп, шунда ышыкланып утыра Бер-ике җирдә бик каты ютәллиләр. Шул тавышка немец кул минометыннан атарга тотына. Ютәлләү тавышы — һәм бераздан выжылдап килеп, окоп кырыенда'гына миналар шартлый башлый. Мамак бу тәртипсезлекне бик тиз чамалап алды. Бер бөгелә-бөгелә ютәлләүче солдат янына барып туктадылар
— Отставить!—диде Мамак басынкы тавыш белән. Ләкин солдат ютәлен баса алмады, траншея төбенә чүгәләде. Шул арада немец миналары килеп җитмнчәрәк шартлый башладылар. Зарядлары дымлы, шуңа килеп җитми, дигән уй килә иде. Теге бияләе белән авызын каплап йөткерә, тыела алмый.
— Немецның нервысын кузгатасың! — диде Мамак, сугышчы янына чүгәләп. Бу яшь кенә, яңаклары ике якка калкып торган егет иде.
— Нишлим соң. иптәш капитан, ботинкам тишек.
— Старшинага әйттеңме?
— Әйттем.
Мамак эндәшмәде, шул мәл күккә чөелгән немец ракетасының тонык яктысы аның борчулы йөзен яктыртып алды. Пулеметтан ату тынгач, ул торып басты, сугышчының җилкәсенә орынып, аны үзе артыннан барырга кушты. Аннары Идрисов янына ук килеп ым какты: кире борылырга туры килә бит әле. .
Алар теге базга кире төшкәндә, старшина яңа гына термос белән ботка алып килгән иде Үзе шактый кәефләнергә өлгергән күренә. Мамакка нәрсәдер сөйләп куштанлана, бер күзен кысып-кысып алгалый. Ләкин командирның йөзендә болытлар куера башлады, кашлары сын- галап алды Старшина, сизенеп, аның җаена ятарга Үеләп, бөтерелде.
— Ялагайлануны отставить!— диде Мамак коры гына һәм салам өстенә утырды. Старшина тынды, йөзенә: ни боерасыз, дигән буйсы- нучанлык чыгарып, текәлеп тора башлады.
Әнә Ермаковның ботинкасын алыштыр!—Мамак һаман ютәлләп азапланучы теге сугышчыга ымлады.
Юк бит, иптәш капитад. Складта булмады.— Старшинаның тавышы бик төче, ә күз алмалары ничек ярарга белмичә, әле болай, әле тегеләй әйләнделәр.
Алайса үзеңнекен салып бир'—диде Мамак, тегеңә карамаска тырышып Старшинаның йөзенә ишарәле елмаю җәелде, иптәш капитан, шаяртасызмы, дигән кыяфәткә керде
Приказны үтәгез' дип Мамак кырт кисте Старшина базнын тс ге башына китте, шунда мыгырдана-мыгырдана күн итекләрен салды *
Ялагайларны жаным күтәрә алмый'—диде Мамак. Идрисовка = таба борылып Аның чыраенда үзенең бу әмереннән риза түгеллек ча- 3 гылды Идрисов эндәшмәгәч өстәде: Куштанлыкта хыянәт орлыгы г бар!—үзенең әлеге катгыйлыгын ничектер аклыйсы һәм нигезлисе кил f гән кебек иде
Ул арада старшина итекләрен киеп алган Ермаков, сөенечен күр- ® сәтмәскә тырышып, килеп басты Мамак аңа сержант Хәбнровны би- = регә чакырырга, ә үзенә аның урынына калып торырга кушты Теге бик з риза булып, тизрәк моннан ычкыну ягын карады ♦
Старшина йөзе бүртенгән, карага коелган килеш йоклап ятучы - сугышчыларны дежурга уятып чыгарып жибәрде Аннары термосны ч бел.и енә асты, ипи буханкалары тулы капчыкны җИлкәсенә 9ЛД₽ ДЭ у кычка таба атлады Ул икенче блиндаждагыларга аларны илтергә тиеш ' икән. *
— Тамчысын да кыйшайтмыйча сугышчыга бир. диде Мамак, аңа < жилкәсе аша башын борып
Старшина нәрсәдер мыгырданды һәм әйберләрен жнлкесенә жанлап * селкенде дә баскычтан менеп китте
Икесенә дә ничектер күңелсез булып калды Б\ш сүз сөйләшә баш ладылар. Идрисов шаярткан булды
- Старшина белән бозылышмасан. хәзер авызны чөйгә элеп утырмас идек. - дип кызгану белдерде. Бу шаяртуда дөреслек бар. күшектерә торган юеш салкында патшалар ризыгы бер дә зыян итмәс иде
- Ул шундый ялагайлануы белән жаныңны оккупацняли. диде
Хәбнров булдыклы күренә, бер ике минутта әллә никадәр сорауларга ачыклык кертте Киңәшләрен әйтте
— Ә үзеңнекеләр ни хәлдә? - диде Мамак, тактик мәсьәләләрне «чәйнәп» бетергәч Хәбировның ябык, озынча чыраенда, аш өстендәге өре кебек кечкенә күзләрендә жылылык тибеп чыкты
- һөжүм кайчан, диләр, бирешмиләр, дип. тәмәкесен яңаклары эчкә батканчы суырды
Ну. молодец. Хәбнров. җилкәсен’ чын күңелдән яратып, торды - Син бит мин эшлисе
Тишек ботинка белән йөреп кара, шарикларың әйбәтрәк эшли башлар. Бик файдалы'
- Иптәш капитан
Мамак, эчке иреген саклаганга канәгать калып Аннары аның ихтыяры белән йөрергә туры килә. Юк. мин алай булдыра алмыйм
Капитанның бу сүзләре Идрисовка бик аңлашылды Дөрес кеше икән бу. туры тукран икән, әмма андый кеше белән яшәве бик авыр
Бераздан Хәбнров кайтты. Мамак аны күрүгә сизелерлек йомшады, йөзенә нур бөркелде, ачуы эреп юкка чыкты Бая әйткән үткен сержант шушы инде, дигәндәй Мамак Идрисовка ымлады Бәлки ул аның татар булуына ишарәләгәндер.
’ _ НУ. ничек анда??— дип. елмаеп. Мамак Хәбнровны иңеннән ярым кочып алды, үзе янына саламга утыртты <Казбек»ны кабы белән чы гарып алдына куйды Хәбнров үзен иркен тота иде.
Немец бик нервылы. иптәш капитан дип. Хәбирон берне кабызды да сөйләп китте Сөйләгәннәре бик мәгънәле һәм эшлекле булуы сизелеп тора иде Немецның ике нч жирдә тозагы булу ихтнмалын сурәтләде ул. Ышандыру өчен мин немец урынында булсам шулай эш ләр идем, дип тә өстәде Мамак аңа болай да ышана иде Чынлап та
мең рәхмәт' дип. Мамак Хәбировның . чәбәкләп алды Үзе сокланып ана карап эшләрне башкарасың' Аннары Илрн
совка таба башын күтәреп өстәде:— Менә шундый мировой кешеләр белән эшләргә һәм үләргә дә жәл түгел!
Сез мина ышандыгыз, иптәш капитан — Хәбировнын тавышы калтырангандай булды, ләкин ул сер бирмәде, йөзендә канәгатьлек нуры яктырып торды
Мин сиңа ярдәм итәрмен, Хәбиров! — Мамак ун кулы белән һаваны ярды, сүзе нык шикелле иде Ләкин Хәбиров тыныч калды, ул сүзләр аңа бөтенләй кагылмаган төсле тоелды.
Сүземне жилгә очырмам,—дип өстәде Мамак.
Беләм. диде Хәбиров өзеп кенә. Нигәдер күзләре моңсуланды, йөзенә сөенеч нурлары чыкты. Әллә шул уңайсызлыктан качар өчен, әллә эчтәге шатлыгын ялгыз гына кичерергә теләп, ул китәргә кузгалды Бер папирос алды да. кабызып та тормыйча. Мамакны бик олылыклап саубуллашып, баскычтан менеп китте
Ул киткәч. Идрисовның сораулы карашы Мамакка төбәлде Аны Хәбиров шәхесе бик кызыксындырган иде.
- «Тарихын» бераз сөйләгән иде. матавыкка эләккән бугай Бәла солдат башыннан йөри инде — Мамакның тавышында Хәбировны кызгану ишетелде
Хәлләр корбаны булган мәллә?
— Шулайрак шикелле.
Әллә озын теллелек бәласеме?
Ихтимал Ну булган кеше дә инде үзе! Аңарда әллә нинди практик сәләт бар
Солдатларының жаен тапкан бит. ә? Башлы кеше!
Шундыйларның сәләтен тыныч тормышта файдалансаң иде?
- Байлык инде, байлык. .
Якында гына авыр снаряд төшеп шартлады, түшәмнән балчык койды, сүз бүленде. Берничә сугышчы өшеп, күшегеп, дежурдан кайтып керде Ничек жылынырга белмичә таптанып йөрделәр дә саламга бөрешеп яттылар Мамак та торды, плащпалаткасын жыйды. Сугышчылары янына, алдагы окопларга барырга кирәклеген әйтеп, тыштагы тавышларга ымлады Анда туптан һәм пулеметтан аткан авазлар кинәт кенә шикләнерлек куерып киткән иде...
Бер блиндаж турыннан үткәндә, эчтән шаян жыр ишетелде.
Бу - Хәбировныкылар иде. Самокат белән Хәнжәров сугышчыларның күңелен күтәрә .
. 8
Нишләдем мин. ходаем, нишләдем? Бу бит үз-үзеңә хыянәт итү белән бер Ничек шулай ихтыярымны жуйдым? Бер дә болай булганым юк иде. Нинди хәлгә төштем мин? Биргән антларымны жиргә салып таптадым, бурычларымны оныттым Абыйның ачулануына үч ит^п шулай эшләдемме? Майорны үзеңә каратырга тырышма, ул безнең кеше түгел, дигән иде. Урмандагылар белән дә белешмәскә кушты Кем яклы соң \л? Ә беркем дә яклы булмыйча яшәргә мөмкин түгелмени? Абый әйтә, һәркем иң элек үзен кайгырта, ди. Чынлап та мин үземне кайгыртам икән, бу начармыни? Ачык шуны тәгаенләргә кирәк: кайсы як ярга чы гарга? Абый отыры икеләнә, хәзер «урман кешеләренә» ярдәм итсәң, кызыллар жиңгәч. жәзасыз калдырмаслар дип курка Ә ярдәм итмә- сәң. алар үзебезнекеләр. жиңә калсалар, шулай ук баштан сыйпамаслар Шуңа к^рә бер якка да катышмау иң яхшысы икән Ә майор мине ярата, минем сөелергә хакым юкмыни? Мисез хатын-кыз гына моңардан баш тартыр Минем дә бөтен тойгыларым аңарда бугай Нишләдем мин. ходаем, нишләдем? Мин аны дөрестән дә капкынга эләктермәкче булган
идем, ләкин киресенчә килеп чыкты, мин үзем анын «капкынына» эләктем шикелле Әйе. әйе. моны танымыйча мөмкин түгел. Юк инде, миңа үз- үземне алдарга һәм ялганга ышанып яшәргә ярамый Майор ачык әйтте безгә хәрби хезмәткә кер. диде. Туктале. нишләп мин аңа шул чаклы ышанам? Син аның киткәнен дә белми калдың бит5 Китте — бетте инде ул каян син аны таба аласың хәзер'-1 Юк. ул әйберләрен дә алмаган. * һичшиксез киләм. дип киткән. Әмма моның бары сүзләр генә булып ка- 2 луы ихтимал бит? Шушындый вакытта вәгъдәләргә ышану, бер уйла- 2 ганда, чын ахмаклык инде Ләкин мин аңа шул кадәр ышанам, нигә 5 икәнен үзем дә аңлатып бирә алмас идем
Кызыллар Риганы алганнар, шунлыктан айзсорглар да акылга х киләчәкләр Буш эш белән йөргәннәрен аңлаячаклар инде Әмма фа- £ натиклар бар икән әле. Петермуйжада бер офицерны төнлә үтергәннәр. 2 ди Шуны ишетеп, абый безне тизрәк шәһәргә озатты Биредә тынычрак * Бар төштә тәртип урнашып бара Инде Башкарма комитетлар төзел а гән. Алар бар эшне җайга сала башлаганнар Мнтава нык җимерелсә ° дә. безнең фабрика исән-имин калган Кайбер ватык станокларны ре- < монтлап. фабриканы эшләтергә керешәләр икән
Зитта шулай уйлана-уйлана немецларның «аус-ванс»ларын совет х документына алыштырырга бара иде Кыяфәте күз кунарлык түгел. * махсус начар киемнәр киенгән, чөнки бу иң ышанычлы саклану әмәле ; Аны танырлык та түгел шикелле. Ләкин бер урам почмагыннан м борылганда кемдер арттан килеп Зиттаны култыклап алды. Зитта. эс селе-суыклы булып, беләген тартты
- Ипле генә, диде ниндидер калын тавыш — Туктама'
Зитта исен җыеп тегеңә борылып карады һәм беркөн аларга кил гән егетне танып алды. Ул аны фабрикада да күргәләгәне бар иде Кем дер аның хакында русларга сатылган, дигәне хәтерендә Немецлар кил гәч. аны немец шымчысы, дип әйтүчеләр дә булды Имеш, ул да айзсорг. бичара ватаныбызның мәнфәгатен кайгырта
Алар тар гына ярым караңгы ишегалдына кереп, бер кеше йөрми торган баскычтан икенче катка менделәр Зитта инде үзен бераз кулга алып өлгергән иде
Бу кеше таза гәүдәле, чи ит кебек кызыл йөзле, кечкенә күзләре нык эчкә баткан, шуннан тишәрдәй булып карыйлар Ул Зиттаны кеше яшәми торган бүлмәгә алып керде, бердәнбер креслога утыртып, үзе бер кырыйдагы хәчтерүш кенә өстәл артына урнашты Ул ничектер сорау алучы прокурорны, ә Зитта гаепләнүчене хәтерләтә, дөресрәге, анын кыяфәте хөкем итүче кебегрәк кырыс иде Кулларын өстәл өстенә куеп Зиттага сорау тулы караш белән чекерәйде Нәрсә сораганы билгеле инде. Зиттаның төгәл мәгълүматлары юк. шуңа күрә чарасыздан алар утары тирәсенә урнашкан частьлар турында инша кылырга тотынды Башта шома гына чыкты, дөрескә охшаш итеп сөйләде, ләкин бер ике җирдә зиһене, елгырлыгын җуеп, төртелде, бутала башлады Зитта берни булмаган кебек дәвам итте, әмма агент өстәлдә бармакларын бармакка үреп куйган кулын кинәт язып җибәрде, идән астыннан кил гән кебек тонык, калын тавышы яңгырады
Алдыйсың!
Зитта сискәнеп китте, керфекләрен тырпайтып агентка карады Аларнын күзләре очраштылар. Зитта озак чыдый алмады, күзен чит кә борды
Ни. белә алдым дип. Зитта берни булмагандай тотынган иде. тегенең чәнечкеле елмаюын күреп, туктады Ул исә мине «утырта» алмассың, дигән кыяфәттә һаман елмай, гүя үзенең сизү сәләте белән масая иде. Аннары күзләрендә ригая нуры беленде һәм ул мәрхәмәтле тавыш белән сорады
Сиңа нидер булган, яшермә’ диде
3 «К У > »5
33
— Каян чыгып шулай әйтәсең?— Зитта шәл кырыен маңгаена- рак тартып куйды. Әллә әби әйткән сүз дөресме, ул бар җиреңнән нур бөркелә, дигән иде.
— Мин барын да беләм,— дип, агент тагы җетерәк итеп карады.
— Ташлагыз, чокчынып маташмагыз!—Зитта үзен тәмам кулга алырга өлгерде, шуңа тавышы ышанычлы чыкты
— Кызый,’ әйдә, күз буышлы уйнамыйк!
— Уйлаганым да юк!
— Син ихлас сөйләшмисең. Бу — зарарлы!
— Сез ышанмагач, мин нишлим инде! Ну?— дип, Зитта аның күзенә керерлек булып тавышын күтәреп әйтте Теге тагы кулын өстәл өсте- нә куеп бармакларын бармакка китереп үрде Тынып, күзен читкә төбәде Эчтән ниндидер карарга килергә азаплануы маңгаендагы җыерчыклар хәрәкәтеннән беленә иде.
— Хәзер һәр нәрсәгә ышануы куен, шуңа бер-беребез алдында хәрәмләшмик! Намус бурычыңны онытмагансыңдыр бит?
— Онытмадым,—диде Зитта Эчтән.тагы уңайсызлану сизде, йөземә чыгар инде дип тәне эсселе-суыклы булды. Агент аның сөйләгәннәрен берәм-берәм ялганга чыгарып,битенә бәрер дигән шик һаман аны сагайта һәм аның җаенарак ятарга, энәләрен тырпайтмаска мәҗбүр итә иде
— Шулай булгач?
— Ышанмаган кешене ничек ышандырырга? Белмим
— Бу заманда үзеңә дә ышанып булмый,— дип зарланган кебек әйтте агент Аның ничектер аяу сораган сыман булган тавышыннан Зитта кыюланыбрак китте
— Үзеңә дә ышанмагач инде.
— Менә бит, ышанып йөргән кешең ышанычыңны акламый? Аңа тагы бер мәртәбә ышаныргамы?
Зитта бу сорауның үзенә төбәлгәнен бик яхшы сизде һәм, аңа әһәмият итмичә, сүзне бүтән эзгә борырга тырышты.
— Дөнья бер-береңә ышаныч белән тора
— Без ышанып йөрибез, ә ул күптән безгә хыянәт иткән?— дип агент тирән итеп көрсенде, үзе тагы ригая белән елмайды, бу сөйләшү аңа ошый иде булса кирәк. Зитта да тагы үзенә ишарәләп әйткәнне колак яныннан уздырып җибәрде, елмайды, чәчләрен шәл эченә тыкты-. Агент нәрсәдер суза, нигә ул аны фаш итми? Әллә Зиттаның сүзләренә аз булса да ышандымы? Әллә бу дипломатиянең артында берәр төрле әшәке мәкер бармы?
— Бәлки сезгә үзегезне кайгыртырга кирәктер?
— Мин үземне дә кайгыртам, сине дә
— Ни өчен мине?
— Милләтебезнең аңлы вәкиле булган өчен. — диде агейт йомшаган тавыш белән Зитта аңа шәле астыннан күз сирпеп алды да уйланып калды, һаман шушы милләт дигән сүз белән какшатмакчы булалар аны Аңлы вәкиле, имеш Шушындый шартларда нәрсә генә эшли алсын ул? Хәзер аерым бер кеше берни дә эшли алмый... Ә бу егет ни дә булса майтара алуына ышана микәнни? Нинди балалык! Ул фабрика идарәсендә эшли иде Кызлар бер дә яратмый иде үзен Бик ялагай, начальниклар алдында палас булып җәелергә торуыннан көлеп йөриләр иде Ялагай ир-аттан да күңел кайтаргычрак нәрсә юктыр дип сөйләнәләр иде Хәзер ул бик нык үзгәргән, шактый нык таушалган күренә. Әллә битлек кенә кигәнме? Күпме хәзер битлек кигәннәр?! Ә бу адәмне нәрсә йөртә икән? Чынлап та ватанын сөюеме? Ничектер ышануы читен Әллә элеккеге түрәләре кушуы буенча гына йөриме? Мөгаен, шулайдыр, ялагай кеше бүтәнчә булдыра алмый ул. Шулай да бу кискен хәлләр кешене курчакка әйләндерә шул Кеше көч ягына чыгарга мәҗбүр була. Кем көчле шул хаклымы әллә? ’ 7
— Нигә уйга калдың? Яшәргә телисеңме?— дип, агент тагы аның уйларын бүлде
— Телим, билгеле
— Соң шулай булгач, тормыш шартлары сиңа нинди роль бнрә, шуны башкарасын инде Бездән генә калмаган ♦
— Мин ул рольгә ярамасам, ничек? %
— Рольләр бүленеп беткән, бәхетеңә тигәне шул Бөтен кеше дә 5 үзенә төшкән рольне башкара, син генә ннк кәҗәли торгансыңдыр 5
— Мин ул спектакльне күз алдына китерә алмыйм
— Кеше үз роле турында гына кайгырса, әйбәт була. 5
— Бәла шунда, рольнең мәгънәсен аңламыйм.— диде Зитта ачы ® нып Сүз көрәштерү аны туйдыра башлады.
— Димәк, яшисең килми?— дип агент кинаяле тавыш белән әйтеп S куйды ♦
— Кемнең инде яшисе килмәсен!—диде Зитта ачуланып
— Алайса «рольне» башкарырга тиешсең! Мондый шартларда * башкача булалмый. i
— Ну, нинди эш кушасыз?— диде, кабат шәленнән чыккан чәч- 2 ләрен тиз-тиз рәтләп. s
— Менә рәхмәт, — дип. сөенгәндәй итте агент — Минем өчен дә * әйбәт Тәк, эш болай: Ауце шәһәрчегенә ничек тә барырга, бу яктан х килгәндә сулдан өченче ике катлы йортка керергә һәм сорарга: минем яралы братым монда ятамы?— дип. Ул кеше безгә кирәкле мәгълүматлар бирер, син шунй безгә кайтарып җиткерергә тиеш Пүчтәк кенә эш Агент өстәл өстендә ике кулын җәең, ниндидер канәгатьлек тойгандай, хәрәкәт ясады. Зитта ансат кына ризалашып, аның шиген кузгатмас өчен генә заданиены шактый тәфсилләп сораштырган булды Бу эш теге Балта кушаматлы агент кушуы буенча эшләнәме5— дип тә төпченгән иде. егет исә: ансы синең рольгә керми, синең рольгә кергән сүзләр әнә шул, шуны ятла, диде дә әңгәмәне бетерде
Киткәндә Зиттаның бу кешегә һәм үз-үзенә ачуы ташыды Нигә аның башын тинтерәтәләр бу мәгънәсез эшлэ'р белән? Нигә аны шикле эшләргә бутыйлар? һәркемгә роль бирелгән, имеш, ул шу: ы башка рыр:'а мәҗбүр, телиме, юкмы, барыбер
Әгәр агент кушканнарны эшләсәм, мин майор күзенә бүтән күренә алмыйм инде! Бу тәгаен шулай Минем аңа юлларым өзелә Ягъни үз юлымны үзем өзәм булып чыга Юк. юк. Ул китте, ә мин аның турында гына уйлый башладым, ә монда чакта алай ук түгел иде Аерылу яра туны көчәйтеп, аңа ут өстәп җибәрәме? Аерылу яратуны сүндерә, бе терә диләр идс, ә минем киресенчә килеп чыкты Ничек тә майордан бер хәбәр булырга тиеш! Булмавы мөмкин түгел Шуның өчен тизрәк абый утарына кайтырга кирәк..
9
Үз командалыгындагы дивизион тупчы батареяларның корал-ярак белән тәэмин ителеше турындагы отчет өчен Мостафинны полк шта бы на чакырдылар Төрле бүлек интендантлары җыелган иде Мостафнн җитешмәгән нәрсәләр турында, аларны табу кыенлыгы һәм шунда килеп туган бюрократизмны әйтеп бирде Шунлыктан кайбер үшән, озак мыш тырдый торган начальникларга полк командиры Кимбр тарафыннан каты эләкте Тәртипсезлек булганда беркемне дә аяп тормый иде Бик каты кызып китә дә барысын яра да сала «Болай син нигә ярыйсың? Таяксыз нуль!» дип. шәхсенә дә кагылып үтә Шуңа күрә ничек булса да аның теленә эләкмәскә тырышалар иде Әнә шулай ачуы кайнап та шыган көннәрне үзеңә дә авыр була икән Көн буе урынына утырмый.
читлеккә ябылган җәнлек кебек әрле-бирле йөренә, имеш.Үзенең күкерттәй кабынуына эчтән үкенеп, шуны кичереп изалана, ди Ул көнне аның сакал-мыегы да тизрәк үсә икән, ике мәртәбә кырынырга туры килә икән үзенә. Моны инде белеп бетергәннәр. Кимбр пешекләве булган киңәшмәдән таралганда, үзара сөйләшәләр: бүген Нил Хачатурович ике тапкыр кырыначак диләр. Шуңа карамастан. Кимбр гаҗәп гадел командир Үзенә тапшырган эшне башкармаган кешене генә кызган табага бастыра ул. һәм бу аның тарафыннан бик дөрес тә. Мостафинны уңганлыгы өчен ярата иде, очраганда — күрешкәндә йөзе нурланып китә, сөйләшүеннән үк аның хәерхаһ икәнен тоясың Ләкин теге киңәшмәдә чыгыш ясаганнан бирле, Мостафин үз командиры йөзендәге ул нурны очратмый башлады Шуннан инде минем сүздән моңа да эләккән ахры, дигән уй килде аңа Тик Кимбр үзе моны ни тел белән, ни эш белән белгертмәде Менә хәзер аның үзен генә алып калып. Кимбр сүз башлауга нәкъ шуңа ишарә иткәнлеген тиз аңлап алды Мостафин.
— Тәнкыйтьләргә без барыбыз да оста, ә менә эшкә... Артык йөгерергә иренәбез, телефон төбендә утырабыз Ай-Һай. сез тегендә матур сайраган идегез, эшегез алай матур түгел икән..
— Мин дөресен әйттем, Нил Хачатурович.
аны өстә эшләп чыгаралар...
— Беркатлылык караклыктан яман, ди
- Нәкъ шулай Безнең эшләрнең уңайлары кызыл тактага, гөнаһлар исә кара тактага язылып бара бит Синең менә кара тактага языла торганнары күбәеп китмәсен дим Ярый әле. сине кай чакта Баграков яклап аралый
— Рәхмәт. Нил Хачатурович.
Сөйләшү шулай дусларча тәмамланса да, ничектер Мостафинга авыр тәэсир итте. Баграков каршында да уңайсыз иде. Үз-үзенә кимсенгән кебек булды Шушы пошаман уйлардан бераз арыну өчен ул батарея- ларга чыгып кайтырга булды Идрисов батареясы биләгән позиция аны һаман борчып тора иде Иң элек аңа сугылды. Икәүләп тагы бер кат карап чыктылар, ябык позиция өчен пушкалар әйбәт урнашкан, әмма немец танклары һөҗүм итә калса, хәл шәптән булмаячак
— Танклар оборонаны өзсә дим Пехота ул куян тиресе инде?— дип, Мостафин бик дустанә итеп Идрисовка карады
— Ул хакта мин дә шикләнәм ансы. — Идрисов сүзен әйтеп бетермәде Бу участокта немец артын кысып тик торыр, гомумән, хәзер безнең гаскәрләр Германиянең үзенә кергәч, алар моннан чигенерләр, бары сабыр итәргә генә кирәктер дип уйлый иде Мостафннның тиздән һөҗүмгә бару нияте белән хәстәрле сөйләшүе аны аптыратып калдырды.
— Соң?
-г- Синең ул дөреслегең беркемгә дә кирәк түгел, беләсеңме шуны,— диде ул «син» гә күчеп һәм шуның белән йомшаруын, эчкерсез сөйләшүен аңлаткандай.
— Әйтә белмәгән авыздан нәрсә яхшы? Шуның кебек.
— Менә үзең дә аңлагансың. Безнең пушкалар самоходкаларны җимерә алмый дип ник кычкырырга? Аны кем белми?
— Өстәгёләргә тизрәк җитсен дигән идем.
— Өстәгеләр аны күптән белә. Син дөреслек дисең, дөреслекне
—. Аның белән кара-каршы атышу хәтәр икәнен беләбез, шуңа гранаталарны күпләп әзерләдек.
— Сугышчыларны шуңа хәзерләдеңме?
— Көн-төн шул эш инде. Әмма картлар белән бик авыр
— Тиздән сугыш бетәсен сизенәләр булыр..
Алар пушкалар яныннан тылга табарак атладылар Бу позицияне ничектер җайлыйсы килү икесенең дә уен борчып тора Әмма җай табылмый әле. шуңа юк-бар сөйләшергә мәҗбүрләр
Сиңа йолдыз өстәү мәсьәләсен тагы кузгаттык, диде Мос- тафин һәм. бу сүз ничек тәэсир итәр икән дигәндәй. Идрисовка куз кы рысн төбәде Ләкин комбатның йөзенә берни дә чыкмады
— Рәхмәт, - дип. исе китмәгәндәй кулын селтәде Элегрәк йол дызга кызыга идем, ә хәзер ничектер барыбер
Кеше арасында ансы да кирәк инде
— Бәлки шулайдыр да
— Сине «йолдыз» бозмый, картлар әйтмешли, кальбеңне үзгәртми.
- Бозылучылар да бармыни?
Ничек кенә әле! Дәрәҗә өчен әтисен сатар, валлаһи Кешене сыныйсың килсә, дәрәҗә бир, диләр бит’
Бер блиндаж янына килеп, яшел чыршы ботаклары түшәгән баскычтан аска төштеләр Блиндажның эче иркен генә икән Снаряд әрҗәләреннән әмәлләнгән өстәлдә сукыр лампа яна, бер кырыйда чыршы түшәгән сәке китә Өстәлгә карта җәеп, икесе дә шуңа иелделәр Мос- тафинның калын йөнтәс кашлары бер җыерылды. бер язылды
— Тупларны урман алдына чыгарып булмыймы’ дип ымсынып Идрисовка карады Идрисов бер бит кәгазьгә нәрсәдер сыэгалый, үз уйларына йотылгандай иде
— Әх, юк шул!- диде үртәлеп Снайперлар
— Авызын корт чаккыры! — Мостафнн шулай карганып өстәлдән башын күтәрде. Идрисов сызымлы кәгазен уртагарак китерде, йөзенә ниндидер яктылык чыккан иде
— Менә монда нейтралькада бер зур лапас бар. стеналары кирпечтән,— дип күп мәгънәле итеп карады Бер-ике пушканы шунда яшереп куйсак, ә?
Моста финның күзләре кызыксыну очкыны белән чаткыланып китте.
— Соң шулай диләр аны! Артхәзерлек вакытында алар үзләрен белгертми торсыннар?
— Анысы дөрес Менә алар өчен кем ут яудырыр?
— Өстәмә гаубицалар куярбыз һи. анысы пүчтәк.
— Ә мин шуннан куркам, моны сезгә әйтмичә генә эшләмәкче идем.
— Ни өчен инде?
— Тегенди-мондый хәл килеп чыкса, сезне буямаска
— Анысы зрә. Иң элек ул лапасларны разведчикларын капшап кайтсын
— Үзем барып карыйм әле
Юк, үзеңә рөхсәт итмим - Мостафнн. карта өстенә иелеп, чокыр, урман билгеләрен карый башлады — Ә танклар сулдан килсә?
— Анда коры үзән бар бит?
— Менә яшеренеп килергә ясап куйган кебек Мостафнн торып басты Һәм шинель каптырмаларын эләктерде Аның нишләргә теләве ачык иде Комдив нейтраль зонаны үзе күзәтергә уйлый Идрнсов кар тасын җыеп куенына тыкты да сәкедә яткан касканы алып аңа бирде һәм үзе дә киде Алар чыктылар Тегендәрәк Тафтиловның ашыга ашыга китеп барганы күренеп калды
— Инструкторны каршы алырга барышы. - диде Идрнсов шул якка таба карап
— Ничегрәк сок?— дип Мостафнн замполит хакында нидер белергә теләгәндәй сорады
— Ярыйсы Солдатлар белән дә ипләнеп килә
— Ә синең белән?
— Башта үз кубызына биетмәкче иде. мин салкын кан белән генә үз эшемне эшли бирдем, чәүчәләкләнмәдем Бер-ике мәртәбә үзе «галошка» утыргач, җанланды Кеше белән сүзгә килмә икән, авыз-борынын җимергәч үзе үк рәтләнә
— Сүзгә килсәң, ул да сина карулаша, шуннан башлана инде
БЕЗНЕ ӨЙДӘ КӨТӘЛӘР
— Безнең әти әйтә иде: тормышта иң төшемле нәрсә, ул — килешү,— ди торган иде.
— Ызгыш беркемгә дә файда бирми, хәтта талашта җиңгән кешегә дә.
— Ә адәм баласы талаш-ызгыштан туктый алмый?
— Акыл җитми, акыл. Аннары кытлык та бар бит әле
— Әнә шул акыл җитмәү харап итә. Их! Кеше дигәнең озак балигъ була алмый азаплана, егерме бишкә кадәр күп ялгышлар ясый, ә егерме биштән соңгы тормышы шул ялгышларны төзәтүгә китә
— Укымаганлык бетерә безне...— дип Мостафин кызгану белән әйтеп куйды
Урман эчендә юл бар иде, шул эздән атларга җиңел булды. Әмма урман тиз бетте. Ачык урынга чыгу белән пулялар колак төбендә генә выжт-выжт итеп сызгырып үтә башлады Үзеңнән-үзең башыңны иясең, сәлам бирәсең Мостафин пуляларга да исе китми барды Идрисов аның янында «пуляларны сәламләп» оялып бетте Бераздан бер куак төбенә ятарга мәҗбүр булдылар. Мостафин трофей бинокле белән алгы сызыкны күзәтергә тотынды. Идрисов әйткән лапаслар калку артындарак икән, башлары гына күренә иде. «Бу таудан төшкәндә безнекеләр уч төбендә кебек була инде аңа»,— дип ачынып һәм үртәлеп уйлады Мостафин Күзәткән урын бер дә күңеленә ятмады Ул корылмалар немецларга якынрак шикелле Ничек булыр икән соң? Нейтраль зона ниндидер афәт белән өртелгән сыман, шомлы, куркыныч булып тоелды. Әмма Мос-тафин эчендә уянган шикләрен Идрисовка белгертмәскә тырышты. Икеләнү исә үзен тагы да ныграк уйларга этәрә иде.
Пулялар выжылдавы күбәйде. Ботаклар сынгалап, күзгә агач сүле чәчрәштергәли, ботакларда пуля «тешләп» алган ак нокталар күренгәлә де.
— Оптика белән ата,— диде Идрисов пышылдап һәм борылырга ымлады Торып басарга мөмкин түгел иде, алар кирегә үрмәләделәр.
Батареягә кайткач Мостафин тупларны карап йөрде. Ничегрәк утыралар, көпшәләре дөрес юнәлгәнме? Күренеп торган «мишень»гә ничек төзәп атарга? Прицелны кай якка таба күчерергә? Моны ут кебек тиз эшләргә өйрәнергә кирәк. Солдатны тыгызлап, бимазалап тормасаң, бик тиз үшәнләнергә ярата ул. Кешенең мөмкинлекләре зур, шуңа күрә ялкауланырга, йөзен югалтырга ирек бирергә ярамый. Дошман белән бәрелеш вакытында солдатның физик яктан көчле һәм елгыр зиһенле булуы бик мөһим нәрсә. Бар эшне шул хәл итә
Мостафин кайбер расчетларга команда биреп, «ут ачтырып» карады. Сугышчылар бар көчләренә тырышалар иде. Идрисовка кызарырга туры килмәде Бигрәк тә Маламишкин, Гыйльманов һәм Кардәшев, Дүртмө- хәммәтов расчетларының төгәл эш итүе һәм буш хәрәкәт ясамаулары, үзләрен һәрчак кулда тотулары күзгә ташлана иде. Маламишкин белән Кардәшев аеруча өтәләнеп алдан чыгарга тырыштылар. Соңыннан Мостафин саф алдында аларны мактады, алардан үрнәк алырга кушты, рәхмәт әйтте. Тегеләрнең дулкынлануы йөзләренә чыкты, күзләрендә очкын кабынды Болар бик рыясыз солдатлар булса кирәк, дип уйлады Мостафин. Шундыйларга ышанырга була. Бу хәлдән үзенең дә кәефе күтәрелде
Идрисов теге мәсьәлә буенча аның сүзен көтә иде, ә ул берни әйтә алмый әле Башында әвәли дә әвәли, тик тәгаен бер фикерне эшләп чыгара алмый. Ул лапаслар ничектер өметсез күренде шул аңа Киткәндә әйтте .
Ярдәмгә ышанычлы ике разведчик бирәм, синекеләр белән бергә барып кайтсыннар әле...
Рәхмәт’ — дип сөенде Идрисов. Мостафин, кабат-кабат подкалибр- лы снарядлар турында кисәтеп, тылга бара торган сукмакка борылды.
Тафтилов политзанятие уздырганда дивизиядән килгән инструктор да катнашҮы. Сугышчыларның кайбер сорауларына җавап биргәләде. Әмма сорауны яудырып кына торучы Маламишкин һаман канәгатьләнми. * Берәр начальник килсә, аның үзен күрсәтәсе килепме, яки тегенең ялгы- £ шын тотарга теләпме, украсы котыра торган гадәте бар Бүген дә шулай 2 булды. ®
— Ни өчен аш сыек? Анда ит валчыгын лупа белән эзләп тә таба g алмыйсың?—диде Дөрестән дә бу көннәрдә карабодай оны туглап « пешергән шәмәхә төстәге сыек аш бирәләр иде. Инструкторның йөзе = җитдиләнде, озын борынының ике ягында көрән тимгелләр беленде. “ Ачуы килгәнлеге күренеп тора, әмма сер белгертми, үзе елмайгандай ♦ итә иде. Тафтилов исә Маламишкинның соравын шаяруга борырга теләде. *
— Суворовка да шундый сорау биргәннәр,— дип сөйләп китте.— < Ул болай иткән: солдатларны сафка тезгән дә, бер йомарлам кар алып, * . саф башында торучыга биргән. Кар тубын ары җибәр, дигән Кулдан- ж кулга күчеп, кадз шары сафның теге башына барып җиткәндә, бик < кечерәеп, бармак башы чаклы гына калган. Суворов солдатлардан: S аңладыгызмы инде ашның ни өчен сыек булганын? дип сораган
'— Аңлашыла,— дип кемдер көлеп куйды, аңа бүтәннәр дә кушылдылар. Тафтилов бу сорауга җавабының мач чыгуыннан канәгатьләнеп елмайды.
Занятиедән соң Тафтилов инструкторны озата барды. 1Йул чакта гына аның теле ачылгандай булды
Нинди кара фикерле кеше ул Маламишкин?— дип, тимер тавыш белән замполитка Төбәлде
— Юк, иптәш капитан, ул болай
— Яклыйсың? инструкторның аскы мәгънәле сүзе Тафтиловны бүлде.
— Характеры шундый аның, чын,— диде Тафтилов, тыныч, дустанә итеп. — Әйбәт сугышчы, тыңлаучан
- Ни өчен төрттерә торган сораулар бирә?
- Төртмә телле адәм инде ул. уенда ни булса, телендә шул
— Уйда әллә ниләр булыр, барысын да чыгара башласаң
— Нишләтәсең аны. ни уйлаганын әйтә дә бирә, эчендә саклап тота алмый... Әмма күңелендә начарлык юк.
— Ну ну, син бигрәк, каян беләсең син аның эчен?— Инструкторның тавышы һаман йомшамый иде
— Соң туры холыклы кеше ул. һәркемнең үз характеры бар бит Бернине дә эченә яшереп тота алмый.
— Ә син аңа ышанасынмы?
Менә, ничек инде!— дип. Тафтилов гаҗәпләнгән кыяфәт белән кулларын җәеп җибәрде
Мйн аңа ышанып җитмим’
— Дәрес Чөнки сез аны белмисез Мин дә башта шулай уйлаган идем. Ул астыртын түгел Нәрсә бар. шуны шартлатып әйтә
— Ул безнең кимчелекләргә сөенә?
— Киресенчә, көенеп бетә алмый
Юк. патриот кеше алан сөйләнми!
Туктагыз әле. иптәш капитан Димәк, безнең кимчелекләрне күргән. шул хакта әйткән кеше ватанчы түгел’ Кимчелекләргә битараф булган, шуңа кайгыртмаган солдат патриот була сезнеңчә?
— Мин алай дип әйтмәдем ич!
— Сезнең сүз сөрешеннән шул килеп чыга бит.— Тафтилов ягымлы елмаеп инструкторга карады Теге аска тәбәләп бара, йөзендә ниндидер таркаулык сизелә. Әллә ул Тафтилов белән килешә микән, әллә танырга кыюлыгы гына җитмиме?
— Ашыгам, бүтән вакытта сөйләшербез,— дип туктап, Тафтиловка кул бирде.ул. Бу —бүтән озата барма, дигән сүз иде Алар бик җылы аерылыштылар Тафтилов инструкторның әйбәт кеше булуы турында уйлады, юк, ул биредә сөйләнгәннәрне таратып йөрмәс, дип ышанды...
Ә сугышчылар әңгәмәдән соң тараласылары килмичә, хыялларын худка җибәрделәр.
— Анда безнең братлар Берлинга таба баралар, ә без мәте балчыгына буялып ятабыз Нәрсәгә ярый бу?— дип, кайсыдыр бик нык үртәлеп куя. Замполит безнең гаскәрләрнең Пруссиягә керүләре, Варшава өчен сугышулары турында сөйләгәч, солдатларның герман җиренә туры килмәүләре өчен бигрәк тә эчләре пошты.
— Юкка хафаланмагыз, баш исән булсын,— диде кайсыдыр үзен дә һәм бүтәннәрне дә юатып
— Болай булса безнекеләр Берлинны ала,— дип, Кардәшев ниндидер горурлык һәм мактану белән әйтте
— Бүре бурычын тиресе белән түли, ди,— Маламишкинның кыяфәтендә дә кинәнү бар иде.
— Бу ничәнче мәртәбә алу була инде? ,
— Өченче мәртәбә.
— Ай-вай, ничек алай?—дип ышанмады арадан бер солдат. Кардәшев аның томаналыгына игъти.бар итмичә, җайлап аңлатырга тотынды.
— Беренчесе мең дә җиде йөз ничәнчедер елда, икенчесе — мең сигез йөз унөченчедә. Наполеонның коерыгына басып барганда Ләкин сез шуны белмисез әле мең сигез йөз ундүртенче елда Парижга беренче булып татар-башкорт атлы гаскәре керә Аларның командиры генерал Муратов була Аның кабере хәзер дә бар, Ленинградның мөселманнар зиратында. Ә ак патша Александр, татар-башкортларның батырлыгын искә алып, шул походта катнашучыларга Урал даласыннан күп җир бүлеп бирә Менә безнең авыл шуннан барлыкка килгән. Авылның исемен дә шушы вакыйганы истәлек итү өчен Париж, дип атаганнар. .
— Китсәнә, шыттырасың, Кардәш,— дип, мыек астыннан елмаеп куйдылар татарлар
— Париж исемле авыл, имеш. Тузга язмаганны,— диештеләр Кайсы башын чайкый, берсе тезенә сута-суга көлә Кардәшевнең бөрчек-бөрчек күгәрекле ягымлы йөзенә елмаю җәелде, тегеләрнең ышанмауларыннан көләсе килә иде. Ул куенына тыгылды да кызылармеец кенәгәсен алды, Маламишкин сизелерлек кызыксыну белән аңа сузылды Кечкенә кенәгәнең битен ачып укый башлагач, Маламишкинның йөзендәге менә хәзер ялганы фаш булыр дигән масаю сызыклары сүнде. Бераз укыгач, ул күзләрен уып алды, тагы кенәгәгә кадалды. Кардәшев авылга язган хатын икенче бер сугышчыга бирде Мә, укы! Теге укый, күзләренә ышанмыйча, як-ягына каранды
— Чынлап та Париж исемле авыл икән,--диде Маламишкин, кенәгәне иясенә кайтарып Кенәгәне кулдан-кулга йөрттеләр. Бу гаҗәп хәлгә исләре китеп, башларын селкеделәр.
— Безнең бабайлар әнә Парижны да алганнар!— дип куйды Мирхас.
Маламишкин белән Гыйльманов Һәм тагы берничә рус үз туплары янына кайтып киткәч, биредә төрки сугышчылар гына калды Алар Кардәшевтән шундый кызыклы авылы турында тыкырдатып сораша башладылар Кардәшев үзләренең таулары, болыннары, Кыйгы инешенең әкияттәгедәй матур булуын авыздан сулар китерерлек татлы итеп тасвирлады Әмма бер тау астыннан чыккан зәңгәр чишмә турында әйт
кәндә тавышы калтыранып китте, күзе дымланып, сүзе өзелде Бу чншмә аның бик кадерле һәм үкендерә торган истәлекләре белән бәйле булса кирәк. Мирхас сүзне икенчегә бору өчен әйтә куйды
— Шәкүрә апаның хаты килде бугай, шигырьләр язмаганмы?— дип, аңа таба борылып утырды Башкалар да аның сүзен куәтләп җибәрделәр Кардәшев тамак кыргалады. эчендә кузгалган дулкынны = җиңеп, күзләрен түбәнгә төбәгән килеш торды Шунда ук йөзенә тагы 5 нур чыкты. Ул хатыны Шәкүрәнең шигырьләрен сугышчыларга укырга ® бик теләп тора һәм шуның белән горурлана иде. Сугышчылар да аның ? хатынының җыр-шигырьләрен яратып өлгерделәр. Ул җырларда каядыр еракта калган туган җир авазы ишетелгән кебек була. Сагыну хисләрен ® кузгатып куя, сугыш әшәкелеге белән күмелеп барган нечкә тойгылар = тагы күңел тирәнлегеннән калкып чыга һәм кабынып китеп бер ачы-татлы т рәхәтлек белән йөрәкне телгәләп-телгәләп ала. Бу юлы да укытучы ♦ Шәкүрә апа күңелгә үтә торган җырлар язган иде Кардәшев тавышын ® җырдагы моңга туры китерергә тырышып укыды Җыр озын, өч бит иде. ч ләкин азагы тагы да моңлы иде.
Без аерылышкан шыксыз җилле кичне *
Кан кызарып кояш баеды Янгын тесле офык янды. янды.
Гомерлеккә эллэ аерды?
Бирелмә син моцга. сагышларга х
Дошман угы тия күрмәсен. х
Күкрәгемдә фәкать гел син генә.
Мин үлсәм дә манге үлмәс ул!
Сугышчыларның кайсы тирән итеп көрсенеп ала. кайсы исә уе белән бөтенләй туган җирләренә, туган йортына кайтып киткән шикелле уйга чумып утыра һәрберсенең күңелендә юксыну дулкыны кузгалган, әллә ниләр исенә килеп төшкән Яхшы, бәхетле минутлар һәм начар, бәхетсез вакытлар. Күпме акылсыз эшләр эшләнгән, әх. хәзерге акылым ул чагында булса иде Күңел шулай уйчанланып, бер төшенкеләнеп алгач, ниндидер күтәрелеш тоя. тагы да күбрәк өметләр белән тула. Шигырьләр укылып беткәч, барысы да тынып тордылар
— Шәкүрәгә җавап итеп үзем дә бер җыр чыгардым әле,— диде Кардәшев һәм нәрсәгәдер уңайсызланыбрак торды да укып бирде
Зәңгәр күлдә йвзгән гүзәл аккош Җилгә каршы канат кагыныр Язмыш белән ж.нр астына керсәм, Сеякләрем сине сагыныр
Кайберәүләр башларын ия биргән килеш, җилкәләрен селкетеп уфыл дап куялар, «сөякләрем сине сагыныр», дигәне бигрәк тә җанга кагыла, моңсуландыра Мондый минутларда кеше үзен барлаган кебек була Үз-үзенә сорау бирә нинди кеше ул? Кыска гына гомерендә нинди яхшылыклар эшләгән, нинди ялгышлар ясаган’ Кемнәр аны искә алырлар? Әллә бөтенләй онытырлармы’ Аның үлеменә көенүчеләр булган кебек, сөенүчеләр дә булмасмы’ Дуслары күп иде. әмма дошман нары да табылды Чөнки тормыш гел яхшылык белән генә бармый Лит Кырысланырга. кансызланырга ла туры кил,. Намусын сафмы? Кеше киена туры карый аласынмы? Төрле чак Луллы, кай моментта, намусның Лугазына Ласып. »ш Лашкарырга мажвүрсен. Ни өчен, дигән беркатлы сорау бирмә
Гыйльманов бер дә туган авылын теленнән төшерми инде
Безнең Әлмәтнең бар ягы да килгән, дип мактый башлый Җирләр шәп. майлы җирләр Болыннары узеиитора Әмма бер нәрсә теңкәгә тия. ул да булса, тәмле суы юк Кая гына кое казысаң да тозлы су чыга Зәй буенда ташу баса торган урында бер ике рәтле кое бар
— Бездә чишмәләр күп анысы — Маламишкин блиндаж миченә утын өстәде дә гимнастерка якасына ак тегәргә кереште Гыйльманов каяндыр ат ите юнәткән, котелогын утка жайлап маташа.
' — Чишмә дә байлык бер караганда
Шул чак Мөслимов төшке ашка кухняга җибәрелгән котелокларны кертеп чыкты Гыйльмановка хат та алып кайткан иде Гыйльманов, сөенеченнән кабалана-кабалана, ашын ут янынарак куйды, ашарга җыенмый иде. Ин элек хатны укырга кирәк. Ул шинелен төймәли-төнмәли тышка ашыкты. Хатны бары ялгызы гына, озак итеп укырга ярата ул Шуңа күрә кая булса да кача Хәзер урман эченә таба китте, анда өелгән чыбыклар бар, шулар өстенә кырын ятып, рәхәтләнеп укырга була.
Әмма шундый тәмләп тотынган хатыннан баштарак берни дә аңлый алмады ул. Кинәт маңгаена гөрзи белән китереп суккан кебек булды. Хатны дүрт мәртәбә күздән кичереп чыккач кына анда язылганнар төш түгел, чын икәне зиһененә барып җитте. Сүзләр ничектер һәрберсе, сыек чыбык белән суккан кебек, укыган саен җанын ачыттыра, йөрәген чеметтереп-чеметтереп алалар. Каяндыр тирәннән шуңа каршы сукыр ачу дулкыны күтәрелә, куллары йомарлана башлый Шул дулкын канны кыздыра, бөтен тәненә ут капкан кебек итә Ничек инде бу? Аныд укытучы кызы Рәхимә законсыз бала тапкан Ул Камы-елга авылында укыта иде, кем шулай мыскыл иткән аны?! Әй, бала! Ничек шулай ялгыштың? Үзең укыган, авторитетлы кыз. Безнең нәселебездән дә бер укыган кеше чыкты, дип чиксез горурланып, мактанып йөри идек. Моның хурлыгына ничек чыдарга? Әниең кеше күзенә ничек күренер? Син аның һәм минем йөземә корым яктың бит! Ничек анда кайтырмын, ничек кеше күзенә күренермен?! Кызының хурлЫгы атага мең оят! Бер дә шуны уйлап карамадыңмыни, әй, бала! Бөтен нәселебезгә тап төшердең бит, ыруыбызны пычраттың! Син арада иң яраткан балабыз идең. Мин бигрәк тә сине ярата идем Әни, мәрхүм, әйтә иде: баланы өзелеп яратма, бәхетсез була, ди иде Минем сине яратуымның кайчак хәттин ашканын күреп шулай акыл биргән инде. Ә мин һаман сине генә күрдем, исемдә гел син булдың. Өскә-башка юнәткәндә дә иң элек син. Ашаганда- эчкәндә иң тәмле калҗа — сиңа Барысы өчен менә шушы хурлык...
Блиндажга кайтып кергәндә ул бөкшәйгән, әллә ничә елга картайган кыяфәттә иде. Яңаклары эчкә баткан, күзләрендә тере очкын сүнгән.
— Гилман, ни булды?—дип,һәрчак кешегә игътибарлы Маламишкин күреп алды аны. Гыйльманов өметсез рәвештә кулын селтәде, котелогына барып тотынды Ләкин тәмам ачыккан булса да, тамагыннан аш үтмәде Ашын Маламишкинга бирде. Теге тагы да гаҗәпләнә калып, хәленә керергә теләгән карашын аңа текәп торды. Гыйльманов. берни дә сорама, дигәндәй тагы кулын гына селкеде, учактагы ахак күмерләргә карап тынып калды. Ә бит аның бәгыре дә менә шушы күмерләр кебек көйри, эче тулы ут кына, хәтта сулыш алуы авыр Ничек шуны кешегә сөйләп аңлатып булсын, юк, бу мөмкин түгел. Кайгы үз эчендә генә ята да сине күмергә-көлгә әйләндереп бетерә, дөнья шулай корылган ул.
Берничә көннән соң Гыйльманов чыдый алмады, кайгысын Маламишкинга да әйтте. Үзе һаман күзләрен сөртә, күз яшьләре ихтыярсыз тәгәриләр бит, хәерсез
— Әй. юләр, гел пүчтәк өчен ватыласың икән!—диде Маламишкин һәм. чынлап торып, тегене тиргәргә тотынды. Беренчедән, болай изаланып бәлаңә булышасың гына Икенчедән, булганны барыбер кире кайтара алмыйсың. Реаль фикер йөртергә кирәк...
— Бездә андый эш бик хурлык санала, нәсел пычрату дип карала,— дип, Гыйльманов үз өстенә төшкән кайгының зур булуын аңлатып маташты.
— Куйсана, нәрсәсе хурлык, дөньяда, булмый торган эшме?
— Мичекләр итеп кайтырсың ул өнгә?
— Әй. тиле дисәң хәтерең калыр Бик шәп кайтыр идең әле' Безнең үзебездә дә бар шундый җилдән туган малай
— Ничек?!- I ыйльманов. колакларына ышанмагандай. Маламнш- ф киннын күзләренә карады. Ничектер үз бәласе ишенең бүтәннәрдә дә =. булуы аңа җиңеллек бирер төсле иде Өе янган кеше үзе кебек өе 4 янган кешене якынрак күргән шикелле. Маламишкин шуны сизгәндәй, j үз башыннан кичкән хәлне сөйләп, дусты кайгысын йомшартмакчы иде. *
— Күптән булды бу,- диде Маламишкин,— Ләкин аңа бер дә кай- § гырмадым Теге колхозлашкан елларда, кызымны районга хисапчылар ® курсына җибәргәннәр иде. Шунда үзе ише егетләр белән шаяргандыр. = күрәсең. Тегесе алам дигәндер, унҗидедәге кызны ышандырыр өчен 3 күпме кирәк Аларга бар дөнья алсу бәхет төсендә күренә ул чакта • Кызның бик күңелсезләнеп, сөмсере коелып йөргәнен хәтерлим. Бала = тугач, бары да онытылды Малай иде. барыбыз да аны шундый яраттык Мин бигрәк тә аңа нык ияләнеп киттем Үзе дә гел минем куенымда * гына булды Бик акыллы бала булып үсте Бар балаларымнан артыграк < шуны яраттым, валлаһи менә' Хәзер әнә бар йортны шул алып бара. * Нинди генә хатлар язмый үзе! Син. Гилман, зрә кайгырасың, шул < малайдан да якынрак кешен булмас әле. әйткән иде диярсең
— Хурлыгы бит аның. дип уфылдады Гыйльманов, учы белән х тезенә суккалап
— Хурлыкны күкрәккә такмыйлар ла
— Артында сөйләүләре тагы
— Кеше сөйли инде ул Артта кеше бер-берсенә һаман хөкем чыгара Аннан сиңа ни зыян? диде Маламишкин. учакка утын өсти өсти. Ул бар нәрсәне шулай гадиләштереп караучан иде Гыйльманов ның кашлары җимерелде, йөзе тагы да караңгыланып китте Озйк кына уйланып торганнан соң:
— Эх. Кирюша, диде ачынып Син андагы хәлләрне белмисең Районда бер дошманым бар иде. бу әшәкелектә шуның кулы уйнаган булырга тиеш. Теге адәмне минем кызны алдарга шул котырткан, төгәл беләм мин моны Шулай кызымны хурлап, миннән үч алган ул имансыз! Әх. егетләр
— Юк, алай булмас. Гилман Син моны бик куертып карыйсың һәр нәрсәгә ансат кына карау хәерле
— Син белмисең. Кирюша, белмисең
— Ул чаклы алама итеп уйлама әле'
- Бүтәнчә уйлый белмим, нишләргә соң?
— Аның белән дөнья кителеп төшмәс. Баш исән булса, ул бала үзеңә бер бүләк кебек кенә булачак
- Кызымны хурлан, миннән үч алганга ничек*чыдарга, моңа нинди дәлил табарга? Юк
— Сабыр бул. Гилман! Барысы да үтә торган нәрсәләр Үтә ул. үтә. юкка алай нервыңны туздырма
Ләкин Маламишкиннын юату сүзләре Гыйльмановка керми иде. үч алганнар дигән уй миенә кечкенә чүкеч кебек сугып тора
Ата нчен баладан үч алалар, кан китә бу’ .тиде Гыйльманов һәм тиргән тәмәкесен атып бәрде
Нишләп алай булсын, кыәрл.тимәсәнә.-- дип. Маламишкин М) н на башлачы Ул I ый.тьмановпык һәр нәрсәнен кире ягын уйлап, үтенә кирәкмәгән каршылыклар тудырырга итүен белә иде Гаж.ш кеше, гади генә итеп уйлыйсы урында, эшне катлауландыра һәм үаенә да. бү. тәннәргә дә авырлыклар китереп чыгара Кыаына да әле ул начар чат
лар язып, әллә нинди кайгыларга төшереп бетерер. Шуның өчен Маламиш- кин аның кызын яхшырак итеп күрсәтергә тырыша, бар гөнаһын яшьлегенә сылтап калдырырга итә иде
‘ — Кызыңны ачуланма,—диде — Ул гаепле түгел монда
— Ничек гаепле булмасын, һе!
— Аңлыйсыңмы, кыз кешегә дөнья ал төстә булып күренә?! Алдану • турында уйлый алмый ул. табигате аның шулай. Менә жирдә балкып чәчәк үсеп утыра Аның нектарын эчәргә ана корт килеп куна Чәчәк шунда кортка каршы тора аламы? Юк, чөнки ул аны үзе тели. Табигать шулай яраткан аны
— Табигать дип инде үз-үзеңне онытырга ярамый,— дип сузып әйтеп куйды Гыйльманов.
- Ярамый да бит, нишлисең. Хатын-кызның ышанычынИан явызларча файдаланучы ир-ат әшәкенең дә әшәкесе инде
— Ул яктан ир-атта эгоистлык бар шул.
— Менә үзең дә аңлыйсың икән,— дип, Маламишкин дусТының кызына карата йомшый баруын тойгандай булды. Алар әле шул темага озак сүз көрәштереп_ утырдылар
Гыйльманов кайгырырга ярата торганрак кеше иде. һаман эчтән генә сызып йөрде Кызына авыр сүзләр язып жибәрмәде, язмыш шулайдыр инде дип кенә әйтте Шулай да элекке кебек ачылып сөйләшми башлады Ниндидер кимсенгәнлек билгеләре аның һәрчак ачык чыраена соры сызыклар булып сызылып калды Ни әйтсәң дә бала кайгысы бәгырьдә шул...
Таң атып килә иде. Төне буе эшләп, күзәтү пункты блиндажының ике ягына да траншея казып бетерделәр Мирхас блиндаж сәкесенә якын урманнан үзе алып килгән чыршы ботакларын ташлаш- тырды да. хәл җыярга дип утырды. Бүреген салды, маңгаендагы кара тирне учы белән сыпырып атты, аннары бүреген киеп, хәзер тылга китәсе иптәшләренә иртәгә нәрсәләр алып килергә кирәген әйтеп маташты. Тегеләр ашыгалар иде. хәзер комбат үзе килергә тиеш, аның күзенә чалынганчы шыларга кирәк. Блиндаж ишегеннән әз генә баргач та тирән чокыр башлана иде. китүчеләр, шул чокырга чумгандай, кинәт күздән юк булдылар Мирхас блиндаж матчасына стереотрубаны җайла-ды. комбат килүгә әзер булсын. Ләкин Идрисов һаман күренмәде Көн инде тәмам яктырып җитте, бирегә килү хәзер бик куркыныч инде. Мирхас стереотрубадан немец ягын күзәтә башлады Немец траншеясы урман буендарак икән, бик уңайлы калку жирдә. авызын корт чаккыры Мирхас кыштырдау ишетеп, артына борылды Караса, җиргә бик нык иелеп, Хәбиров менеп килә Кичтән бирегә. Мирхас янына сугылып киткән иде Стереотрубадан күзәтергә тели микәнни?— дип уйлап алды Мирхас Ул арада Хәбиров дөп итеп тамбурга килеп төште, шул минутта немец пулялары выжт-выжт итеп очкалап үттеләр Күрделәр, шайтан.
— Комбат юк ахрысы?— диде Хәбиров, еш-еш сулыш алып.
Килеп җитмәде әле,— дип, Мирхас комбат нәрсәгә икән моңа дигән уй белән Хәбировка карап алды Очрашуга сөенгәндәй елмайды. Аның чынлап та Хәбиров белән бер озак кына сөйләшеп утырасы килә иде Шуны алдан юрап һәм бер җай табарга тырышып йөри иде. Ж.аи чыкса дип кызыл балык та әзерләп куйган иде Хәбиров блиндаж эченә узды. Мирхас та. күзәтүен ташлап, аның артыннан керде. Хәби- ровның вакыты иркен иде бугай Янчыгын алып, ашыкмый гына тәмәке төрде. Мирхас аның чиста кулларына, пөхтә өс-башына игътибар итте. Нинди генә шартларда да үзен бик җыеп йөрергә өйрәнгәне турында уйлап алды Кунакка ниндидер хөрмәт күрсәтергә кирәк иде Ярлырак булса да, капкалап алырлык ашамлыклар чыгарды Бер бөтен ипи. балык консервасы ачты, термоста төнлә алып килгән чәй дә бар икән әле. ул кайнар иде, әйбәт кенә булды Кружкаларга салды.
— Утлы су хәзер шәп була иде. юк каһәр’— днп уфтанды Мирхас Ул теге очрашуда Хәбировның эчмим дигән сүзенә тамчы да ышанмаган иде Хәбиров аның, эчке уен чамалаган кебек
Мин аны авызга да алмыйм, чын' дип, кружкасын күтәреп чәен эчте, пәке очы белән балык кисәген хтәктереп капты.— Солдат үзенең командиры шундый икәнне сизсә, аны санламый башлый. а Командир бер кабым да артык һәм тәмлерәкне кабарга тиеш түгел ’ § Командирның иң беренче сыйфаты гаделлек булсын' Солдат гаделлекне j ярата, шуның өчен утка керә. Кечкенә нәрсәдә дә аның ышанычын * бетерергә ярамЫй һич! Тупчыларда, бәлкем, бүтәнчәрәктер, пехотада 3 кече командир белән солдат мөнәсәбәтендә ара булырга тиеш түгел’— t Ул тагы бераз капкалады да тәмәке кабызды Мирхас күбрәк тыңлап х утырды Хәбиров үзенең нинди частьта булуын белгертергә теләми кебек - иде Мирхас шул кызыксынуы тел очыннан ычкынмасын дип сагайды * Мирхас укытучысының күңелен күрәсе килеп, кыстаган булды. Хәбиров исә « кул ымы белән ашыкма, көн озын. диде, кинәт эчтән яктырып китте ° Йөзенә канәгатьлек һәм мөлаемлык нурлары чыкты
Мин синең әтиеңнең егет чакларын беләм. диде ул. нинедер бик < озын итеп сөйләргә теләгәндәй Ярулла абзый көрәшче иде бит. билгеле * кеше. Әй, екты да инде өрлектәй егетләрне Көчле иде
Карталы да шахта ярамады аңа. диде Мирхас үкенеп Алар дүрт « ел шунда торып кайтканнар иде Мирхас русчага да шунда малайлар и белән сугыша-сугыша өйрәнде. Ләкин әтисе бераздан каты чирләде, шул ятудан тормалы
— Колхозны өнәмичәрәк киткән булгандыр инде. дип. Хәбиров та кызгану белдерде.
Өнәмичә түгел. Хәбиров абый, бәхет эзләп, диде Мирхас Өнәми чә дигән сүз алар хакында чыккан авылдагы гайбәт сүз иде. председа толь дә Мирхасны шуның белән еш кына шелтәли иде Бу сүз шуңа күрә аның күңеленә барып кагылды Ләкин Хәбиров Мирчаснын төзәтмәсен ишетмәгән дә кебек иде
Син инде. Мирхас. уйлыйсыңдыр, сугыш башында ук лейтенант булган кеше ничек кече сержант дәрәжәсенә калган днп Әйе уйламый мөмкин түгел, диде ул. күз кабакларын аска салындырып, тәмәкесенә төбәлгән килеш Аннан тирән генә суырды да төтенен борын тишеклә реннән чыгарды Озын булса да җентекләп сөйлим әле. юкса аңлашыл мавы ихтимал Акланыр өчен түгел, ә гыйбрәт өчен Элеккеге укытучың иың тарихын син белергә тиеш Бәлки исән калырсың Ә эш менә ничек булды, кырык өчнең кышында Великие Луки шәһәре тирәсендә оборонада тора идек. Ләкин бүген оборонада торсаң, иртәгә һөҗүмгә приказ килә Алгы сызыкның тормышы шулай Шәһәргә ике тимер юл керә иде Рельслар бер берсеннән шактый ерак торган тирән чокырлар эченә салынган Алдагы бер кечкенә калкулыкны юллар икесе ике төштән кыска гына туннель ясап үтә Туннель өстендә калкуның сыртлары тоташа да озын гына дамба сыман булып әллә каян күренеп тора Немец имансыз шул биеклеккә оялаган да безгә баш күтәрергә дә ирек бирми Сугыш теле белән әйтсәк, бөтен тирәне ут белән контрольлек итеп тора' Нишләргә? Бик тснкәгә тиде бнт бу Болай булмый ( угышчы ларның да тәмам ачулары кайный башлады Командирларның да түземе бетте Кыскасы, бер төнне шушы калкудан фрицны бәреп чыгарырга безгә приказ килде Сержантларым белән уйлаштык, исәп тоткан нәрсәбез шул: һава бик салкын, немец бөрешеп блиндажда ята Сизмәстән генә барып капларга.
Солдатларга тиешле күрсәтмәләрне бирдек, әйбәт булып китте Бик ышаныччы икс сержантым бар иде. берсе Шалнн. икенчесе Нужии Әй. зирәк, үткен егетләр дә иде инде Шуңа күрә бу операциянең уңышлы булуына шикләнмим
Төнге сәгать унбер, ипләп кенә алга таба кузгалдык. Йөрәк дөп- дөп тибә, барабаң кагалармыни, хәтта колакка ишетелә. Бераз баргач, чирканчык алган кебек булдык, йөрәк тынычлана төште, уяулык артты, тәнгә кыюлык, ышаныч керде. Пулялар безнең баш очыннан узалар, һәм ачык күрдек, немецлар дүрт ноктадан гына аталар икән. Димәк, тоташ оборонасы юк шикелле. Көрт ярып мышкылдый-мышкылдый барып,
• немец траншеясының бер очына килеп чыктык. Шул чак пулеметлар тагы ут сибеп алдылар, ә окопта беркем кыймылдаганы күренмәде. Хикмәт нидә? Шалин белән Нужин, траншеяга төшеп, шуннан бара башлаганнар иде, тагын немец атарга тотынды. Нужин яраланды, немецлар блиндаждан аталар икән. Шалин шунда граната ыргытты, мин сугышчылар белән өске якка чыктым, блиндаж ишегенә автоматтан бер сиптереп алдым. Шалин: «Стой!» дип кычкырдып җибәрде. Безгә тел алырга да приказ бирелгән иде. Шуны искәртеп, атмый торырга куша. Шалин блиндажга үрмәләп якынайды да немецларга кычкырды. «Сдавайся!» Бераз тынлык булып торды, аннан кинәт бер немец килеп чыгып, автоматы белән ут сиптерергә тотынды. Тик безнең егетләр аны шунда ук тончыктырдылар. Калган икесе, кулларын күтәреп, блиндаждан уыкты. Яраларын бәйләгән Нужин аларны тылга алып китеп тә барды Блиндажга кергәч кенә немецның хикмәтен шәйләдем. Алар пулеметларны төрле жиргә урнаштырып, тәтеләренә кабель бәйләп куйганнар, атарга кирәк чакта шул баудан гына тартып яталар икән... Блиндаждан чыксам, күрәм: Шалин жиңү дәрте белән кызышкан сугышчылар белән алга таба китеп бара. Башлы егет шул, монда ныгып тору өчен бик жайсыз булуын күреп алган. Ә аксыл кыр уртасында бер жир карамчыкланып тора иде. Шалин шуңа таба бара. Ләкин мин аларны куып житүгә, немец шул төштән атарга тотынды. Яттык. Шалин минем кырга килеп ауды. Сөйләшәбез. Нишләргә? «Уң флангка авышыйк»,— ди Шалин. Бу фикерне немецның ул тирәдән атмавы раслый иде. Шунда таба шуышып, чокыррак жирдән киттек һәм тагы фрицларның флантысына барып чыктык Фрицлар чигенеп, урманга таба чаптылар. Берничә кешеләре кар өстендә аунап калды. Бу хутор урыны булган икән. Немец йортларны сүтеп алып бетергән, блиндажлар төзегән. Ә андагы кешеләр уңдарак, тирән чокыр буена землянкалар казып, шунда урнашканнар булып чыкты. Бичаралар бары да хәерче хәлендә иде. Бала-чага, карт-коры Оборонаны элекке хутор булган җирдә ясарга карар иттек. Анда өй базлары бар иде Төн урталарында элемтә булды. Комбат рәхмәт әйтте. Туплар җибәрәбез, немец иртәгә килми калмас диде. Ә минем нигәдер үлеп эчем поша башлады,үземне кая куярга белмим генә. Пушкалар көтәм...
Ләкин артиллеристлар килеп җитә алмады, иртән немецлар өч танк белән атакага ябырылды. Тизрәк тылга шалтыраттык, тупчылар киртәли торган ут ачтылар. Без дә бөтен кораллардан атабыз. Немец артка тибәрелде Бу беренче дулкын иде. Аннан икенче дулкын килде. Тупчылар күрмичә аталар, сукыр ут танкларны зарарлый алмады. Тагылып пехотасы килә. Безнең рәт сирәгәя башлады Яраланучылар ярдәм сорап кычкыралар. Пулеметчылар һәлак булды. Мин кул пулеметын үземә алдым. Шалинның ике кулы да яраланган иде, ул иелеп тылга таба китеп бара, бер мәл яралысы да, ярасызы да аңа ияреп сыпырта башладылар Аны яраланган дип белмәгәннәрме, әйтә алмыйм, факт шул саф сирәкләнде — чигенмичә бүтән әмәл калмаганлыгы көн кебек ачык иде. Мин, кул пулеметы белән чигенүчеләрне ышыклап, аттым да аттым Бер окоптан икенчесенә күчә-күчә йөрдем. Шуңа немецлар тиз генә якын килә алмадылар. Караңгы төшкәндәрәк искә килдем, безнең тыл дигән җирдә дә немецлар икән. Мин теге землянкаларга таба шуыша, чаба киттем. Бер хатын мине үзенең базына яшерде. Курыкма, немец авыру ияртүдән курка, монда килми, диде. Базда гына муеным нигә юеш дип карасам, яраланган булган икән Аны бәйләп
куйдым Немецлар керми калмаслар дип пистолетымны әзерләдем, ике патроны бар икән әле Ә күкрәгемне эчтән хурлык, җиңелү ачысы пычак кебек кисә генә Бөтен жирем дер-дер калтырый Төрле шикләр умарта күчедәй мине сарып алды, жанны гына чагалар Нәрсә булды инде бу? Нишләдем мин? Комбат нәрсә әйтер дә, минем хакта нәрсә уйлар? Мин булмагач, ярый әле үлеп котылган диярме5 Юк. алар ир- * тәгә үк һөжүмгә килерләр, бу биеклекне кире алырлар, дим Өмет учагы 2 дөрләп яна Бүтәнчә булуын башыма да китереп карамыйм Бер көн үтте, | ике көн Юк Нигә? Безнеи операция ни өчен генә булды сон?— дим * Ну, ике «тел» алдык Дошманның бу турыдагы көчен капшап карау 3 өчен дә .булуы ихтимал, дим, узган уиышсызлыкны акламакчы булам « Тагы ике көн үтте Шомланып, үз-үземә ачуланып, бөтен гомеремне = жиз иләктән үткәрдем
Хәбиров, сөйләүдән туктап, сүнгән тәмәкесен кабызды Мирхас аңа ♦ тагы чәй салып бирде, ләкин Хәбиров кулын селтәп: юк. бетте, тамактан « үтми, дип куйды Кичерешләре бик авыр булып, чыраена да чыкты ° Ул кинәт картаеп киткән шикелле тоелды Кайдадыр авыр туптан аттылар. * башта донк иткән тонык тавыш, аннан бик каты шартлаган тавыш < ишетелде Мирхас ишек төбенә чыгып стереотрубадан бераз күзәтеп * торды да тизрәк эчкә керде Хәбиров һаман тирән уйга чумып утыра иде *
— Үткәннәрне баштан уздырганда бик күп хәлләр искә төште, - « диде Хәбиров, кулы белән тыңла, дигән ишарә ясап — Аянычлысы да. куанычлысы да Ул заманда бит бөтен тәрбия эше безнең жилкәдә иде Заем, налог кеше белән дошманлаштыра торган нәрсәләр Колхоз-эшенә салкын караучылар белән матавыклану Мужикны хак юлга инандыру иң авыр эшләрнең берсе Мин гел шул көрәш сандалында идем, ләкин күбрәк үзем чүкеч булдым Кемнеңдер кушуы буенча түгел, шөкер анысына, үземнең заманым шундый иде Яна тормыш төЗү кирәк леген аңлап, жан белән ышанып, шул эшкә риясыз жигелдем Мине күрәлмәүчеләр дә бар иде. Хәзер немец кулына эләксәм, алар ничек сөенерләр иде. дим, чигәмә терәгән пистолетымның салкынлыгын тоеп, кире алам Әле өмет бар дип. үземне-үзем юаткан булам
Бары жиденче көнне генә, кайсыдыр флангтан һөҗүм итеп, безнекеләр бу төшләрне азат итте Ләкин ни аяныч, бу безнең часть түгел иде Шул моментта ук хәлемнең мөшкел икәнен чамаладым, әмма нишли алам мин хәзер? Землянкага яралыларны тутырдылар, сестраларга мин дә булыша башладым Яралылардан сорыйм, безнең частьтан берәү дә юк Мине билгесезлек бик нык борчый иде Контроль уткәру пунктына КППга киттем Мине каптырып кына алдылар Анкета тутырттылар Миңа мәрхәмәт күрсәткән хатынны да допроска чакырдылар Монда бик кырыс кыланалар Шунда эчемне ут аллы Ничек акланырга5 Ләкин шул чак капитан минем муендагы бинтка дикъкать итте Яраң бармыни, ди Әйе. дим, кечкенә яра. ләкин башны бора алмыйм Нигә госпитальгә китмәдең? ли һи. мондый яра белән тылга китәргә оят. дим Капитан уйга калып торды Аннары иртәгә килерсең дип. кайтарып җибәрде Шунда кинәт миемне бер уй яндырып узды соң санитар кызлардан ярам ны бәйләткәндә «Алгы сызыктан» дигән карточка тутырып, госпитальгә генә китәсе булган бит' Яраланганмы яраланган' Ә минем канга сеңгән сүздә ватанчы булып сөйләшкәч, гамәлдә дә ватанчы булу, әз генә дә нкейөзләнә алмыйм мин Капитан минем шушы мөмкинлектән файда ланмавымны дөрес аңлады һәм мина чиста документлар биреп, үз частем* не эзләп табарга кушты Ике күземнән кайнар яшь тама башлады, рәхмәт яше' Капитан кисәтеп әйтте телеңне йозакта тот. чамала' диде Яшем тамагыма тыгылган нде. бары башымны гына ия алдым һәм чыгып киттем
Мин чиксез бәхетле идем. Частьны эзләп киттем. Аны тулыландыру өчен ерак тылга күчергәннәр икән. Мәскәү янына. Частьта мине үлгән дип белгәннәр, әлбәттә, хәзер теге дөньядан кайткан кебек каршы алдылар. Ләкин командирым юк иде, күчкәндә төнге бомбежкага эләгеп яраланган. Кайбер иске танышлар аша әйбәт кенә урнаштым. Мине жанлы көч туплау вәкаләте белән Казанга жибәрделәр. Моннан да артык бәхетнең булуы мөмкинме? Мин күзгә күренми торган канатларда гына очып йөрим. Шунда ук шәһәргә Зәлилә апаңа шалтыраттым. Иртәгә үк яныңа барырга юлга чыгам дип шатланды. Китте эшләр худка. Миңа йөкләтелгән эшне көн-төн ял итми башкарам. Зәлилә килүгә буш көн әзерлим Кабанның аргы башындагы кызыл казармаларда тора идек. Тәмугның үзеннән исән чыккан кеше бу бәхетнең бик кыска икәнен белә, хозурдан файдаланып калырга тели. Без дә иптәшләр белән, бер эшне уңышлы гына эшләп чыккач, кәеф-сафа корып алабыз. Ләкин арада дары иснә-мәгәннәр дә бар иде. Шулай сәрхүшләнеп, ял итеп утырганда, шуларның берсе бик патриот булып сөйләнә башлады. Кызмача баштан мин моңа каршы төштем, тегенең серкәсе бер дә су күтәрми икән, кинәт ачуланды, шартлардай булып бүртенде һәм миңа: син куркак!— дип кычкырды Мин кинәт айнып киттем, йодрыкларым йомарланганын сизмәдем дә. Ләкин тыелып калдым, теге дә үзенең гаебен тоеп, тизрәк чыгып китте. Әмма аның сүзенә гарьләнүем бетмәде. Мин тынычланып, иптәшләргә үземнең әле күптән түгел генә фронтта алгы сызыкта нинди мажарага эләгүемне һәм аннан ничек котылуымны сөйләргә мәҗбүр булдым, Ә ул, тыл күсесе, берни белми бит, ватанчы булып кылана гына, дидем...
Ике көннән мине комендатурага чакырдылар һәм сорау алырга тотындылар. Дошман тылында җидетәүлек булдыңмы?—диләр. Мин яшермәдем, әйттем. Ә бит кәгазьләрдә минем ул юк, тикшерәләр. Дошман ягында калу дезертирлык санала икән. Мине кулга алдылар. Утыртып та куйдылар Эшне янадан карагыз дип гариза яздым Җибәрмиләр. Зәлилә килә алмады, аны юлдан кире борганнар. Менә шулай кинәт уп-кынга мәтәлдем дә киттем. Капитанның телеңне йозакта тот, дигән сүзе шул чак искә төште, ләкин терсәкне тешләп булмый инде. Әмма дөньяда әйбәт кешеләр бар бит! Үзем белән бергә килгән безнең часть кешесе, өлкән лейтенант Корнейчук бик каты йөрде. Алгы сызыкта бер һөҗүмдә булганнан соң ук үзебезгә кире алам диде. Бу минем өчен зур уңыш иде Беренче һөҗүмдә уңышлы хәрәкәт иттек һәм мине акладылар Әмма партбилетны кайтармадылар Сержант дәрәҗәсе биреп, мине тагы шушында эшләргә куйдылар. Монда мин югалткан нәрсәләремне тизрәк кайтара алачакмын...
Хәбиров сөйләүдән туктаганны гына көткәндәй, немец минометтан атарга тотынды. Ике-өч мина якында гына шартлады Пулеметтан тырт- тырт итеп ата башладылар. Хәбиров борчылып урыныннан торды да ишек төбенә чыкты. Тыңлаган, күзәткәләгән итте. Тоташ болытлы булганга ничектер көн караңгыланып эңгер-меңгер булып тора иде. Атулар көчәйде, безнекеләр дә аталар Хәбиров, ниндидер хәтәр сизенгәндәй, тиз генә бүреген киде һәм: «Бигайбә!»— дип. Мирхаска кул бирде, түбәнгә төшә торган сукмактан иелә-иелә китеп тә барды...
11
Фәимә өчен Идрисов белән һәрбер очрашу үзенә күрә бер кечкенә бәйрәм сыман булып тоела иде. Ничек ул аңа шул тикле якын булып киткәндер, хәзер Фәимә үзе дә моңа шакката. Эч серләрен аңа барып сөйләсә, ничектер берьюлы җинел һәм рәхәт була, хезмәтенә дә яңа дәрт белән тотына Ә үзе белән бергә эшләүче кызлар белән ул нишдәптер якыная алмады Бәлки Идрисовның якташ булуы да күңелен нык тарткан-
дыр? Алгы сызыкта һич тә көтмәгәндә очрашуга икесе дә тирән уәгънә бирделәр Югыйсә бу бик очраклы хәл иде Ләкин якынаюның сәбәбе болар гына түгел иде Хикмәт шунда. Фәимәнең хезмәте бик авыр пәм четерекле иде Эштә төрле каршылыклар булып тора. Кайбер нәрсәләрне аңлап /китми, ә иптәшләреннән сорарга тарсын? Әллә горурлыгына көч килер дип куркамы5 Ничек кенә булмасын, эштә туган бор * чуларын ул Идрисовка төяп бард Һәм түкми-чәчми аңа бушата.Командиры 3 ның бик рәсми булуыннан да зарлана иде Аның шактый коры кеше 7 булуын аңлый һәм аны аклый да ул Чөнки аларның часте секретлы “ санала, командирның бүтәнчә булуы мөмкин дә түгелдер Тик Фәимә =' үзен аның янында ничектер"бик уңайсыз тоя. каушап кала Әллә нинди * киеренке, эчтән борчый торган һәм шул хакта уйларга мәҗбүр итә торган = • мөнәсәбәт урнашты Фәимә, бәлки, моңа үзе гаепледер, нәрсәнедер ул командир теләгәнчә эшләмидер? Командир аңа артык дикъкать белән карый * шикелле һәрбер хәрәкәтен, хәтта аның кәефен дә барлап тора ул Фәимә ? чыраендагы кечкенә үзгәреш тә аның күзенә чалынмый калмый Нишләп " бүген кәефең начар? дип. кинәт сорап куя ул Нәрсә дип әйтергә ? дә аптырап каласың Фәимә үзе дә аптырый инде аның кәефе еш ал- ' машынып тора Иртән яхшы гына булса, кичкә начарлана да куя у Нәкъ биредәге һава кебек Фәимә моны сизеп, үз-үае белән көрәшеп * яши Ләкин иң читене тагы шул әле рациядә аның белән бергә эшләүче - солдат ана игътибарлы булып, ухаживать итсә, командир моны бик ' тиз сизеп ала Тегеңә бәйләнә башлый Ә эштән гаеп табу бик ансат ул. Менә Фәимә аркасында ул солдатка җәфа чигәргә туры килә Дөрес, аны гына түгел, башка кызларны да солдатның нечкә дикъкатеннән «саклый» командир Аның нияте, билгеле, яхшыда инде, кызларның саф күңеле тапланмасын, яшьлеккә бирелеп, бәлагә юлыкмасын Кызлар арасында үпкән-кочкан жилгә очкан. яшьлек бер генә килә, дип йөрүчеләр дә бар шул. Фәимә алай булдыра алмый. Шулай да командирның бу кайгыртулары аның өчен ничектер уңайсыз, күңелендә ниндидер шык сызлык тоеп йөри ул. Бервакыт шул хакта Идрисовка зарлангач, теге каударланып: мин сине үзебезгә алам, безгә радист кирәк, дип әйтел ташлаган иде Шул җәһәттән берәр эш эшләмәде микән5 Ләкин бер көн ул үзе белән хезмәт итә торган кызларга очраган, бер сүз дә әйтмәгән Кызлар кайткач шаяртып: синең «запалыңны» күрдек, дип көлешеп алды лар Алар егетләрне «запаллар» дип йөртәләр иде Эх.Идрисов янында аңа әйбәтрәк булыр иде Мондый киеренке мөнәсәбәттән котылыр иде
Бу өмет аның күңелен бик ымсындырды, шуңа күрә Фәимә бу ген. сменасыннан бушагач, ял итәсе урында. Идрисов янына барырга булды Яна позициягә күчкәч. Идрисов аны үзе эзләп табып, кайдалыгын әйт кән иде. Урман буеннан үтә торган юл туры аларның пушкалары яны на китереп чыгара иде Барып житәрәк. туктап. Фәимә бер агач артына керде һәм көзгесен чыгарып, күзен башын төзәтеп алды Яшькелт төстәге шинель, кара берет Алгы чәчләрен маңгаена чыгарыбрак куйды Маңгае зур булып күренеп тормасын
Ул аның блиндажын эзләп йөргәндә. Идрисов үзе әллә каян гына килеп чыкты Кулында өсте капкачлы, яссы алюмин котелок иде Фәнмәне күрүгә кашлары язылып, нурланып китте
Ә-ә. кунак килә, кунак килә!- дип, сөенеченнән такмаклап куй ды Менә хәзер чәй эчәрбез
Блиндаж эче ярым караңгы нде, күз ияләнгәч, болай ярыйсы икән Идрисов, снаряд әржәләре өстенә кружка куеп, чәй агызды Элемтәче солдат үзенең кружкасын алды да. ары почмакка китеп, аппараты янына ылыс җәйгән идәнгә кырын ятты Идрисов Фәнмәне сыйларга кәгазьле конфетлар да куйды һәм бер берсенә ияләнеп беткән кешеләр шикелле чәй эчәргә тотындылар Шыпырт тавыш белән, икесе аңларлык кына итеп сөйләшәләр иде
I > К > • .* S
49
— Нәчәлнигең берәр сүз әйтмәдеме?— дип кызыксынды Идрисов Фәимә ана. яратып, күз сирпеп алды, ә эчтән: ир-атка ышанмам дигән тәүбәм бар иде, ни өчендер менә аңа бөтенләе белән ышанам бит, хәерле булсын, дип уйлап алды.
— Нәрсәгәдер йөзе, чытылып йөри әле, әллә шелтә биргәннәр. Мине «сорарга» бармагансыңдыр бит?—диде
— Теге атнада киңәшмәдән бергә кайттык, шунда кылын тартып ка радым.
— Соң?
— Булмый торган эш, дигән була. Секретлы шифр ачкычын белүче радистны алгы, сызыкка күчерергә ярамый, имеш. Радист дошман кулына эләксә, белмәссең, анда сезнең төрле хәл булуы ихтимал, ди Бер коднын сере бер полк гаскәргә тора икән.
— Әй, секретны ярата да инде, һәрберегезгә чын мәгънәсендә йозак элеп куяр иде
— Секрет белән масайганы сизелә шул.
— Шуны үзенә патша тәхете итеп күрә инде
— Секреты да ташка үлчимдер әле, «үлгән каргадыр»?
— Каян беләсең безнең сүзләрне, ә? Секреты беткән әйберләрне без «үлгән карга» дип атыйбыз.
— Колак ишетә бит — диде Идрисов елмаеп. Аның алдагы әз генә китек бер теше күренеп калды. Шул теш тә Фәимәгә ягымлы тоелды
Сүз сөреше бер нәрсәдән икенче нәрсәгә сикерә иде. Кемнең кайда, нишләп йөрүе хакында сөйләшеп киттеләр. Сүз Фәимәнең туган яклары Баулы турында иде
— Булганым бар,— диде Идрисов — Аида гел таулар да таулар
— Әллә сызгыртасың инде, малай?— дип. Фәимә аңа карап елмайды, әмма Идрисов дөресен әйтә иде Кырык икенче елның кышында госпитальдән аңа әзгә генә ял биргәннәр иде Шуннан туры Баулыдагы туганнан туган апасына кайтты Теге ат сату вакыйгасыннан соң байтак вакыт узса да, авылына кайтырга оялды. Әтисе күптән вафат иде инде, әнисе ул хәлләрне онытып, аны бик күрәсе килеп яза иде. Барыбер эчтән нәрсәдер тыйды, җибәрмәде
- Чын. шунда Долорес Ибаррурины күрдем,— диде Идрисов. Фәимә тагы да аптырабрак аңа фарады Ышанып җитмәве дә йөзенә чыккан иде
Чын менә. Әллә ышанмыйсыңмы? Сталинградка малае Рубен янына баруы булган аның. Ул көннәрдә буран биц котырды. Самолетлары адашкан да. ягулыклары бетеп. Баулы басуына төшкәннәр. Долорес Ибаррури ниндидер бер хатын-кыз белән иде. райком секретаренда яшәделәр Летчикларын безнең апага куйдылар Буран тагы биш көн котырды Долорес Ибаррури бер тапкыр райкомга барып килде. Күксел мамык шәлдәй, күк каракүл якалы пальто кигән иде Озынчарак битле, матур калын кашлы, бик ягымлы, нур бөркеп тора торган йөзле...
- Әллә малае сугышта һәлак булгач, шуны күмәргә барды микән?
Бәлки шулай булгандыр Ә син каян беләсең аның малае турында5 Безнең капитан Испаниядә булган кеше. Кайчак кәефе килгәндә, сөйләп алгалый Испаниядә сугыш вакытында Ибаррури малаен, ятим балалар белән рәттән, безнең илгә озаткан булган икән. Шуның өчен аны гаепләгәннәр, үз улын сугыштан качырды, дип язганнар Ә малае батыр йөрәкле булган
Шул гаепне юар өченме әллә малае сугышка киткән5
Фашистларга нәфрәттәндер
Әйе. немецлар Франкога ярдәм иттеләр бит Шулай да бик гыйбрәтле хәл. чит җирләрдә үскән малай безнең ил өчен башын сала... Алар уйланып калдылар Идрисов бу хәлне сугышчыларга сөйләргә кирәк булыр, дип хәтеренә төйнәде Аннары Фәимәнең хәл-әхвәле белән

— Энеңнең берәр хәбәре юкмы?— диде Идрисов чын кайгыртулы рәвештә. Фәимә аның ихлас күңелле мөнәсәбәтен тоя һәм шул нәрсә җанына ниндидер рәхәтлек бирә иде. Бөтен кичергән авырлыклар аңа җиңел булып китә, алдагы хезмәт, сугыш хәвефләре алай куркыныч булып тоелмый башлый. Чөнки аның якын кешесе, ышыкланыр, таяныр дусты бар. .
— Ди.мескәйдән хат килде, әнидән юк,—диде Фәимә моңсу гына тавыш белән.
—' Сугышкаалганнардыр аны да?Гаҗәп,нигә үзенең бердәнбер туганыннан кача икән?
— Мин аңлый башладым шикелле аны,— дип. Фәимә көрсенеп куйды — Ятимлектә эченә ачу җыйналган аның. Шул ачуын миннән ала
— Юк, Фәимә, дөрес әйтмисең. Нишләп ул ачуын синнән кайтарсын?
— Ачулы кеше ачуын туганнарыннан ала шул. Мин моны үземнән чыгып әйтәм,— диде Фәимә. Идрисов, моңа каршы ни әйтергә белмичә, уйланып калды һәм үзенең теге чакта әтисенә бик нык ачуы килүе, шул ачудан акылсызланып бердәнбер атларын с-танциягә алып китеп сатуы кинәт исенә килеп, миенә китереп суккандай итте. Бу уйлардан тизрәк арынырга теләгәндәй, чәен шөбердәтеп эчте дә, кружкасын читкәрәк этеп куйды Фәимә эсселәгәндәй шинель каптырмаларын ычкындырып җибәрде. Ул тома яшькелт йон гимнастерка һәм шундый ук матур юбка кигән иде. Гаскәри кием аның яшъ. йомры гәүдәсен тагы да матурлап, ымсындыргыч итеп күрсәтә шикелле иде. Идрисов, шаяргандай итеп, Фә- имәнең кулын тотты.
— Карале, кулыңнан миңа электр тогы килә,—дип көлде ул.
— Малай, электрым суга күрмәсен үзеңне,— диде Фәимә дә шаяруга күчеп. Икесенең дә шаярасылары гына килеп тора иде
— Шулай көчлемени?
— Сиңа гына җитәр анысы.
— Ә минем сине кочагыма алып, бала кебек йоклатасым килә!
— Йоклат, әнә санбатта кызлар күп.
— Юк. мин сине генә!
— Малайлар, беләсеңме, ничек итеп кош аулыйлар? Бер иләк куялар, аның бер ягын кыска гына таяк беЛән күтәртеп, шул таякка озын җеп бәйлиләр Ымсындыру өчен иләк эченә бодай сибәләр дә үзләре читкә посалар. Ач кошлар бөртеккә алданып иләк эченәрәк кергәч, җептән тарталар һәм шап! мәхлуклар иләк эчендә тыпырчына, бәргәләнә башлый. Син дә миңа әллә шундый ау кормакчы буласыңмы?..—диде Фәимә көлә-көлә.
— Алай уйласаң, ялгышасың. Фәимә,— диде Идрисов җитдиләнеп. Ләкин йөзендәге нур сүрелмәде.
— Син әүлия түгелдер ич?!— Фәимәнең тавышы үртәүле-яратулы иде.
— Әүлия түгел, ләкин андый уй башыма килгәне юк
— Бер килмәсә. бер килүе бар.
— һич юк! Син мина ышанып җитмисең бугай?
Сина гына баллы, бүтәннәргә әче борычлы.- диде Идрисоа. фәимәнең нәрсә әйтергә теләгәнен аклап бетермичә
— Елан чаккан кеше юлдагы бауны да елан итеп күрә бит
— -ине елан чакканы бармыни?— диде Идрисов, Фәимә сүзләренең мәгънәсенр төшенгәндәй. т н
— Кайчак шикле уйлар да килә шул. Телең бик баллы
— Бар шул,—диде белмичә аңа карап алды, кан кебек иде аның төсе, дап дәвам итте:
Фәимә. кинәт сүрелеп, Идрисов ни әйтергә Сүзне дәвам итәсе килмәгән, аңардан курык- Фәимә Идрисовка астан гына карап, пышыл-
— Егетләр ничек кызларны ышандыралар, белмисеңмени? Я инде, бала-чага булма. Ул да шулай простой булып уенын уйнады
— Кем?
- Койрыклы җен
- Мин ул җенне белмим, белергә дә теләмим,— диде Идрисов.
Фәимә сүзләренә тагы да аптырап Ул моны арада бернинди дә аң- * лашылмау калмасын дигәннән әйтәме? 2
Алтын вәгъдәләргә кызлар ышаналар - дип. Фәимә үзенме, әллә £ башканымы жәлләгән кебек көрсенде.— Ә бит кызлар егетләргә ышанма- ® салар, җирдә бернинди дә тормыш булмас иде -Фәимә. эчендәге нинди- g дер тирән хисне сиздермәс өчен, башын артка чөеп, чәчләрен ратләгәндәй = итте Идрисов үзен ничектер гаепле сизгәндәй, уңайсызланып, ана ка- ± рарга кыймыйча утырды. Ә күңелендә кызга карата матур хисләр ташыды £ «Карале, мескенем, ул миннән бер нәрсәсен дә яшерә алмый, шундый “ кешегә ничек йөрәгең эремәсен дә. ничек аны якын итмисең’!»
Фәимә. син нигә миңа ул хакта әйтәсең? Син минем өчен саф ° кеше! - дип куйды ул. эчендәге уйларын аңлатырга теләгәндәй <
— Әй, тәмуг фәрештәсе! Син генә бүтән төрледер инде?'
— Минем алда. Фәимә, синең бер гаебең дә юк! Син керсез кеше ж минем өчен! Чын менә! z
— Ышанасым бик килә дә соң.
- Синнән миңа берни дә кирәкми. Фәимә Менә әллә нидә бер = очрашып сөйләшәбез, шул бәйрәм!
Уф. әллә нишләдем мин, үзем дә белмим,—диде Фәимә һәм. әрҗә кырыена ике учын җәеп, шуңа башын салды
- һөҗүмнән соң безне Дальний Востокка җибәрәләр, ди. диде Идрисов, бик мөһим яңалык әйткәндәй. Әгәр чын булса, мин сине үзем белән алып китәм
Командир бирсә..
Ризамы? Урлап алып китәм!
Романтично, конечно! Ләкин аның өчен
— Юк. мин аның җаен табармын Фәимә Эч. исән чыгып булса Идрисов Фәнмәңе озата барды Кыз бик шат. бәхетле кыяфәтле иде Ул Идрисовның колагына авызын куеп пышылдады
Беләсеңме, мин синең хатының була алыр идем Ләкин хәзер үк түгел Мин сине сынар өчен генә «елан чакты», дидем
Минем өчен син һәрвакыт саф дип әйттем ич Ә кайчан соң?
— Үзем әйтермен Көт Булдымы? — диде ул. җитди һәм ышандыра торган итеп Аннары, «шушында кал», дип кулы белән ишарәләде дә. урман кырыендагы сукмактан кызу кызу адымнар белән кител барды Идрисов ымсынып карап торды Фәимәнең сүзләре аның күңелен кузгаткан иде. Шаярта булыр, шайтан кызый
12
Дошман ягын тетү сәгатьтән ашып китте Шул арада көн дә бераз яктыра төште Идрисов үзенең күзәтү пунктында нде Мнрхас стерео трубадан күзен алмады Тупларының кай төшне дөмбәсләүләрен күзәтеп торды Аннары Идрисов белән бергә, ату таблицасыннан файдаланып, билгеләнгән ут нокталарына унлаган снарядлар яудырдылар Укчылар командиры Мамак та. килеп, бик хәстәрчән рәвештә алдан шәйләнгән берничә цельгә аттырды Снарядларның кайда, ничек шартлауларын стереотрубадан аерылмыйча күзәтеп торды Бик яхшы күренмәсә дә. шартлауны чамалап була нде Каракүз. Мнлашкнн расчетлары бик төгәл ата Мамак та «Молодец, молодец!» дип. берничә мәртәбә шатланып кычкырды
— Ну. ярадымы?— диде Идрисов төртмәле тавыш белән, аның тупчыларны гаепләргә генә торуына ишарәләп. Мамак сәгатенә карап алды, җавап бирмәде Тизрәк каскасын киеп, .башына ипләп маташты да, траншеядән җәлт кенә сикереп, өскә күтәрелде, куакларга ышыклана-ышык- лана. үзенекеләр янына чапты.
Башта сул флангтагы ике ротасына килеп, күрсәтмәләр биреп узды. Командирлар һәм сугышчылар бик ышанычлы иде. анда озак тормады. Иң мөһим, җаваплы участокка. Хәбиров взводы янына ашыкты Ул күренүгә, траншеягә сөялеп боегыбрак торган сугышчылар, дәртләнеп, башларын күтәрделәр. Хәбиров исә теге башта сугышчыларның рухын күтәреп йөри иде. Траншея казып маташучы бер сугышчыга
— Көчеңне әрәм итмә, кузгалабыз,— дип әйтеп узды. Аның артыннан: эш белән вакыт узганы сизелми, дип. кычкырдылар. Уйга чумган икенче бер сугышчыга Хәбиров:
— Күп исәпләмә. Бикиев!— дип әйтүне кирәк тапты. Теге исә сискәнеп киткәндәй итеп карады да:
— Ләхетемә кермә әле. иптәш командир!— дип кулын селтәде.
«Ут сүрелгәнче күтәрелергә кирәк!»—дигән уй Хәбировнын миен бораулый иде. Капитанны күрүгә сөенеп куйды, аның дулкынланган чырае да вакыт җиткәнлегён аңлатып тора иде. Капитанның иреннәре дәһшәт белән кысылган, ул Хәбировка соңгы күрсәтмәләрен бирә башлады: кай төштәнрәк үрмәләргә, иң элек дошман траншеясының кайсы төше- нәрәк бәреп керергә. .
— Ну, с богом!—диде ул ничектер йомшап һәм аның исән калуын аталарча кайгырткандай. Хәбиров та дулкынланды, борчылу булып эчендә күтәрелгән каушавын басар өчен тамак кырды. Аннары траншея стенасындагы уемга сул аягын куйды Бу минутны үзе 'озак сузган шикелле тоелды һәм, шуңа ачуы килгәндәй, автоматын өскә күтәреп кычкырды:
— Минем арттан, алга!— Тавышы карлыкканрак чыкты, тагын бер мәртәбә шул ук сүзләрне көчлерәк итеп кычкырды да бруствер өстенә сикереп менде, артына борылып карады. Сугышчылар барысы да окоплардан чыгып, җиргә иелә биреп, алга баралар иде. Немец атмын иде әле.
Уң флангтан Самокат белән Хәнҗәров шактый алда баралар, һич куркуны белмиләр, шайтаннар. Молодецлар. «Самокатка сержант званиесе бирдереп дөрес эшләгәнмен»,— дип. сөенеп уйлады Хәбиров. Әнә хәзер бөтен взводны әйди. Ярый әле. пуля яңгырына каршы күтәрелергә туры килмәде, хәзер инде сугышчы чирканчык алды, беренче шүрләү бетте. Ничә метр үтелде икән инде, нишләптер бик озак барабыз? Бу араны үткәндә һәр сантимер бигрәк тә озын тоела «Әйдә, каян килеп, кая китмәгән' -- дигән уй башка уйларын бүлде Хәбировның. — Үлсәм дә жәл түгел, үземнең хаклы булуымны исбат итеп китәм. Миннән әйбәтрәк кешеләр дә үлә әле...» Бу — аңардагы һич тә үләсе килмәү хисе шулай әрепләшә иде.
Кинәт колакка выжлаган табышлар ишетелде, һәм шунда ук күз алдында снарядлар шартлый башлады. Димәк, немец поскан җиреннән чыгып атарга кереште... Хәбиров югалып калмады, бар көченә:
— Ложись!—дип кычкырды. Шул команданы тагы кабатлады. Сугышчы командирның барлыгын белсен, бу кискен моментта үзен ялгыз тоймасын Ялгыз кешенең куркуы көчәя һәм аның паникага бирелүе мөмкин Яраланучылар кычкыра башладылар. Хәбиров аларнын тавышын басарлык итеп, һаман командалар биреп торды Сугышчыларга 6v тавыш мәлҗеп калмаска ярдәм итәргә тиеш иде...
Немец тәмам исенә килде, баш күтәрергә бирмәслек итеп атарга тотынды Алданрак бер коры елга чокыры сузылган иде, сугышчылар шуңа шуышып төштеләр һөҗүм тукталды. Хәзер тупчылар яңадан 54
немецның ут нокталарын бастырырга тиешләр, шунсыз алга бару мөмкин булмаячак.
Ләкин командирның куркуы юкка иде: Самокат белән Хәнҗәров. песи кебек бик сак шуышып барып, пулеметның тылына чыктылар һәм кинәт тегеләрнең окопларына арттан шуышып төштеләр Төтен, корым белән караңгыланган һавада финкалар ялтырап китте. Немецның берсе, бик каты акыра-акыра, шундук җһн бирде. Самокат нәкъ шулай теләгән иде. шул тавышка бүтән немецлар да куркып качарга тиешләр. Мондый моментта үлем авазы бик каты тәэсир итә ул. Үзе сөйләвенчә, бервакыт Самокатны күселәр мыжлап торган тегермәнгә эшкә куйганнар. Күселәр шундый әрсезләнгәннәр, өскә сикерәләр икән. Самокат тимер сәнәк алган да бер күсене эләктергән һәм тегене сәнәк жәбе белән сыртыннан идәнгә кадаклап куйган. Әй. шырыйлаган күсе. Шул тавышка тегермәндәге бар күселәр качып беткәннәр.. Немецны да шулай итәргә кирәк, дип бик кызыга иде Самокат, менә бүген теләгенә иреште. Хәбировны шиккә калдырган тавыш һөжүмне Туктатып торучы немецның тончыгу авазы иде.
Хәбиров моны шундук дошман пулеметы тынудан сизеп алды Жанында кузгалган шатлык өермәсе аны җирдән күтәрде. Торып баскач та күзенә снарядлар чыра кебек телгәләп бетергән сирәк урман кәүсәләре арасында чигенүче зәңгәр гәүдәләр чагылып китте Хәбиров <Урра».~ дип, бар тавышка акырып җибәргәнен сизми дә калды Аның тавышына тагы берничә сугышчы кушылды һәм алар алга таба йөгерделәр. Пулялар сирәк оча. тияр дип бер дә уйламыйсың, өмет каядыр алда, аякларыңны сизмисең, бары гәүдәңне һәм башыңны гына тотасың Бер ыргым, ике, өч...
Иң алдан Хәбиров. аның артыннан берничә сугышчы немецның әрлән оясы кебек тармакланып казылган траншеяларына сикерделәр һәрберсе берәр тармак булып сузылган чокырны чамалап, шуның буенча чапты Траншеялар тирән казылган, бөтен буй белән иелми йөрерлек. Хәбиров траншеяның сул тармагына кереп китте, тыны бетсә дә һаман йөгерде Траншея таугарак күтәрелде һәм ниндидер ачык урынга килеп чыкты Шул минут алдында ни күрсен. Самокат белән Хәнҗәров' Икесе кара каршы утырганнар да фауст патрон мылтыгын карыйлар
— Әй, шайтаннар!- дип. көчкә кычкырып җибәрә алды Хәбиров Хәнҗәров җиңел гәүдәле, шундук пружинадай өскә калкынды Самокат тыныч, кымшанмады күзәтте. Аннары кинәт.
Алга! дип кычкырды һәм үзе дә траншеядән сикереп чыкты
Әмма ерак китә алмадылар, бер шәрә, ышыксыз җиргә килеп җиткәндә немец бик каты үт ачты Миналар адым саен шартлады, байтак сугышчыларны кырып салды Бу ут стенасы иде Буталыш китте Хә бнров команда кычкырып торды Паника кузгалудан курыкты Паника бер кузгалса ул ташкын кебек була, аны туктатырмын димә Мондый чакта ышыкланмый чара юк Хабиров шулай боерырга мажбүр нде Бәхеткә каршы, немец траншеялары ерак түгел иде. шунда тешен ышыкландылар Вакыт тар обстановканы билгеләргә кирәк иде Хәбиров траншея буйлап тагы чапкынлап йөгерергә тотынды Ак бинт белән чорналган баш. куллар күзенә чалынды, алар шактый күп нде Нишләргә’ Мамак белән злемта һаман юк Хәбиров. бер калкурак урын сайлап, бинокле белән немецларны күзәтә башлады Бер үк вакытта сугышчыларга тиз генә ут ячейкалары хәстәрләргә прнкаг биреп, әледән әле шуны кабатлан торды Дошман утны алар естенә күчерде Контрһажүмгә әзерләнә, ахры. ДИП уйлады Хабаров Бу инде кнтелгак нәрсә иде. ләкнн шактый ерактан
— Бу шайтанның патроны юк икән, иптәш командир, дип. фауст көпшәсен читкә томырды да бик каты сүгенде Шунда ук тишекле кожухы юха еланны хәтерләткән немец пулеметын алып брустверга җайла ды да атарга кереште Хәбиров та. траншеяга сөялеп, бинокле белән алны
болайга таба шуышучы сары төстәге немец танкларын шәйләп алгач, каушап кала язды. Уттай кайнар елдырым аркасын пешереп узды. Ул танклар килер дип үк уйламаган иде. Нишләргә? Бик тиз бер карарга килергә кирәк иде. Өч чакрымлап алга киттеләр: капитаннан бернинди хәбәр юк... Ул бруствердан кәгазьдәй агарынып төште. Сугышчылар аның йөзеннән барын да аңладылар.
— Танклармы?!—дип кычкырып сорады Самокат.
Кардәшев окуляр аша танкларның күплеген шәйләп алды, эченә салкын йөгергәндәй булды. Әх, нигә гаубицалар атмый, дип, әрнеп үртәлде.
Кардәшев, ике снаряд җибәреп чирканчык алган кебек булды. Зиһене тиз эшли башлады. Снарядларның берсе танкның бер ягында, икенчесе икенче ягында шартлады. Бу исә пушканың холкын белеп төзәргә ярдәм итте. Өченче снаряд танкның нәкъ алгы өлешенә барып тиде.
— Подкалибрный'.— дип кычкырды ул казенникка снаряд куючы Кылычбайга Аның йөзе җимерек һәм җанварныкыдай зәһәр иде. Дүртенче, бишенче снаряд танкның нәкъ алгы күкрәк өлешенә, аскарак тиде, һәм бу чыннан да бик мач булды Аскы өлешендә «Тигр»ның бронясы юкарак иде. подкалибрный снаряд аны җимерә алды. Танк туктады. Кардәшев прицел окулярыннан моны күреп алды һәм, үзе дә нишләгәнен белештермәстән: «Әтә-тә, ә-тә-тә», дип, тезләрен куллары белән чәбәкли башлады. Кылычбай казенникны шалт итеп япты, Кардәшев икенче танкны прицелга ала башлады, әмма үзе сөйләнә, «әйдә, әйдә, җаныкаем, әйдә, әйдә, әйдә, җаныкаем», ди, танкның мушкага керүенә кинәнгәндәй итә иде. Ләкин шул минут күзенә ялкын чалынып китте һәм чигәсенә ниндидер авыр нәрсә белән суккан кебек булды. Прицелга тотынды, әмма кулы аннан да шуып ычкынды. Тезләнгән әрҗәсе әллә кая очкан иде, ул башы белән җиргә бик каты бәрелеп барып төште. Шунда ук аңына килеп:
— Кылыч, Кылыч!—дип кычкыра башлады. Ул дәшмәгәч, өченче номерга кычкырды. Алардан да җавап ишетә алмагач, хәле китеп, тынып калды. Ниндидер салкын караңгылыкка очып барганын тойгандай булды ул. Аңында чагылган иң соңгы нәрсә шул иде...
Пушка белән лапас стенасы арасында немец снаряды шартлаган иде, шул аларның өчесен дә сафтан чыгарды. Кылычбайның бер кулы гына яраланган иде, ул Кардәшев янына үрмәләп килде, аның йөзенә учын куеп торды да пушкага юнәлде. Прицелдан күзәтергә кереште. Кардәшев аңа: «Мин сафтан чыксам, менә болай, тегеләй итәрсең»,— дип колагына киртләп куйган иде. Шул әйткәнчә хәрәкәт итте. Шул мәлдә ярдәмгә бер тупчы да килеп җитте. Кардәшевның хәлен бел- мәсә дә, Идрисов аны булышырга җибәргән иде.
Лапас артындагы телефонда Идрисов берни дә майтара алмады. Немец еш атканлыктан чыбык гел өзелеп тора иде. Бераздан пушка тагып килә торган үз машиналарын күреп алды. Шатлыгыннан аны тизрәк лапас артына тартып алмакчы булып җилкенде. Ләкин килеп җитәрәк, машинаның алдында диярлек снаряд шартлап балчык фонтаны күтәрде. Идрисов, хәтәр сүгенеп, җиргә төкерде. Әмма кешеләр исән калган иде, шофер белән Мирхас кабинадан чыгып, мотор өстен ачтылар Шофер башын селкеде, тиз генә төзәтерлек түгел. Мирхас кузовтан расчетны төшереп, пушканы тәгәрәтеп алып барырга кушты бугай. Барысы да пушкага килеп ябыштылар. Тик алып бара алмаслыклары шунда ук аңлашылды, көч әз шул. Мирхас Идрисовны күреп алды, йөгереп килде. Алар кычкырып-кычкырып нишләргә кирәклек турында сөйләшә башладылар. Ә немец снарядлары баш түбәсеннән кот алырлык тавыш белән сызгырып үтәләр иде...
Бөтен тирә-юнь, җир һәм күк ике яктан да аткан снарядлар выжылдавыннан, аларның коточкыч шартлавыннан тоташ гүләп тора иде Шушы үлем улавы эченнән Идрисов үз пушкаларының атуын чамалады, игътибары гел шуларда булды. Бераздан Кардәшев орудиесенең
тынып калганын абайлады һәм бөтен тәненә кайнар ут йөгергәндәй булды Телефоннан бик мөһим сөйләшүне көтеп торырга түземлеге кал мады Шунда аңардан күрсәтмә алырга килгән Мирхасны аппарат янын да каЛдырды да лапасның аргы башына чапты
Орудие янына җиткәндә ул алга күз ташлады һәм бары өч-дүрт ИӨ1 метрга болай таба шуышучы танкны күреп алды. Тиз генә орудие ♦ кырына килеп тезләнде, лафет артында кемдер замок белән маташа иде %
Огонь!--дип кычкырды Идрисов, теге йөзен күтәреп карады. S Әһә, бу кичә генә килгән солдат икән, аны үзе бая гына шушында 5 җибәргәнен уЛ оныткан иде
Замок ябылмый, иптәш комбат' — диде сугышчы бик тыныч кына «= Аның бер дә исе китмәгән төстә булуы шаккатыргыч иде Кыяфәтендә * бернинди курку әсәре юк Идрисов замок рычагына үзе килеп тотынды, ул ; ябылмый иде Кабалана-кабалана кай төшендер борып карады, юк. булмый гына. Ахырда, кулын селтәп, ачынып төкерде. *
- Гранаталар әзерләргә! дип. ерткыч тавыш белән үкерде ул. s Сугышчы тиз-тиз хәрәкәтләнә башлады Аның гранаталары әзер икән « инде. Сай гына казылган, ике метр озынлыгы гына траншея брустверына * тезеп куелган иде. Икесе дә шул траншеяга сикереп төштеләр
— Ничек фамилияң? s
— Иван Могила, диде ка^ын. йомры иякле, зур гына авызлы * сугышчы Аның ярты йөзен һәм күзләрен каска каплаган иде Элеккеге * фронтовик бугай, шуңа күрә үзенә бик нык ышанган кыяфәт белән тора. Аның тыныч булуы Идрисовка да йокты, ул да тынычлана төрпе Хәзерге моментта нәкъ шулай кирәген аңлап алды Орудиенең икенче ягында да нәкъ шушындый ук окоп бар иде. Идрисов, уйлады да. Могнлага шунда шуышырга кушты. Танкның шул якка таба килүе дә ихтимал иде
Ул траншея стенасына сыланып иелгән килеш, гранатаның сабыннан тотып, кулында үлчәп карагандый итте «ничә метрга атып булыр икән, ераграк ыргыта алмасаң, үзеңә эләгүе мөмкин Танкка нигә беркем дә атмый», дип җаны үртәлде аның Күңеленә үч һәм кыҗрау тулды Бөтен уйларын, тойгыларын нәфрәт хисе туплады Я гомер, я танк, бүтән хисап юк иде . Танк үзенең зур гәүдәсе белән җирне селкетә, траншея стенасыннан балчыклар ишелгәләп төшә Ул башын күтәргәндә танкның куркыныч гәүдәсе шактый якынлашып өлгергән иде. Идрисов каушый язды, ләкин бик тиз үзен туплап, кулына кыскан гранатаны җан көче белән танкның тегермәненә турылап атты Гранатаның шартлавын ишетмәде, шул минутта күкрәгенә ниндидер бик көчле дулкын килеп бәрелде Траншея стенасы өскә ишелеп төште дигән уй миендә чагылды һәм күзе танк тәгәрмәченең һавада әйләнеп торуын шәйләде Ул ике куллап траншея идәненә таянмакчы булып карады, ләкин өстән ниндидер авырлык аны басып төшерде Кайнар битенә салкын балчык тигәнен сизде ул. чигә турысын нәрсәдер бик каты авырттырганын тойды: шул мизгелдә уй җепләре кинәт өзелеп кадылар
Немец авыр туплардан бик еш ата иде Шулай да безнең танклар яшеренгән ояларыннан чыгып ике флангтан да дошман танкларының икенче дулкынына каршы ут ачтылар, алга таба хәрәкәт итә башладылар < к
Хәбиров үзенең сугышчылары белән, дошманның беренче траншея сында теше тырнагы белән ябышып, немец танклары һөҗүме вакытында бүленеп калган иде Алар өстенә үзебезнең миналар да. дошман снаряд лары да төшкәләп торды Әмма немец блиндажлары һәм окоплары аларны бәла казадан ышыклады, бер ике яраланучыдан башка зыян булмады Ләкин үзләре немецлар! а шактый зыян ясадылар, танклар артына ышыкланып килүче немец пехотасының юлын кистеләр Само кат бер кул пулеметын бик җайлы урынга көйләгән иде, Хәнҗәров белән икесе шуннан атып яттылзр Немецлар нишләргә белмичә, берни
чә мәртәбә үрмәләп якын ук килеп, гранаталар белән һөҗүм иттеләр. Ләкин егетләр бик уяу һәм җитез булып чыкты Флангтан безнен бер танк күренгәч, Хәбиров сөенеченнән «ура» кычкырып җибәрде Барча сугышчыларга дәрт кереп китте Бу танк аларны үлем упкыныннан чыгарырга сузылган кул кебек иде. Димәк, танклар һөҗүмгә кергән дип, ышаныч белән уйлады Хәбиров.
Траншеядән ерак түгел бер зур бомба чокыры бар иде, безнең танк шуның янында туктап калды. «Әллә немец снаряды тидеме? Нәрсә булды икән», дип, борчылыр, Хәбиров танк эченнән кемнең дә булса чыгуын көтте; ләкин шул мәл танкка таба әллә кайдан гына пәйда булган немец танкы якынлашып килүен күрде. Танкның арт яктан үрмәләве, аның чигенеп барганлыгын күрсәтә. Тукта, безнекеләр нигә шәйләмиләр аны? Немец танкы, качып котыла алмаслыгын, бүтән чара калмаганлыгын белеп, моңа төбәлеп килә иде Якыннан граната ыргытырга уйлыймы? Әллә таран ясап измәкчеме? Мотор жалюзиена тәгәрмәче белән китереп бәрсә, зарарлавы мөмкин. Ләкин немец килеп җитте дигәндә, безнең танк кинәт яны белән борылды да куйды. Дыңк иткән аваз ишетелде һәм очкыннар чәчрәде Танкка зыяны булмады. Безнекеләр немецны алдан шәйләп, көтеп торганнар бугай. Менә безнең танкның моторы көчле гөрелдәргә тотынды Ул җәлт кенә чигенеп китте һәм немец танкының артына килеп чыкты Теге исә бик әкрен кыймылдый иде. Чөнки аларның танклары бензин белән генә эшли һәм шуңа күрә күпкә көчсез дә Немец безнекенең ниятен чамалап өлгергәнче, безнең утыз дүртле үзенең көчле күкрәге белән тегенең мотор корпусына китереп орды Тагы хәтәр очкыннар чәчрәде. Немец танкысы чайкалып куйды, арткы трагы җирдән кубып торды, аннан кире төште. Ул яны белән борылырга итә иде. Безнекеләр аның янтыгына якын ук килеп бастылар, һәм тиз генә тагы артка таба китеп, тегенең жалюзи почмагына алгы трак белән китереп ордылар Бу бәрү бик мач булды, ахры, немец танкының моторы кинәт тынып калды Димәк, моторны имгәткәннәр. Хәзер ул бер өем тимер генә иде. Безнең танк аны бөтен гәүдәсе белән бульдозер шикелле теге тирән чокырга табан этеп китерә башлады. Немец танкысының моторы кабынмады. Ул берничек тә каршы тора алмый иде, ләкин немецлар, өске люкларын ачып, безнең танк тәгәрмәченә ике-өч граната ыргыттылар. Танк туктады Шулай ук зарарладылар микәнни? Әһә, юк икән, танк хәрәкәткә килде, ул үлмәгән, тере иде Немец танкысын чокыр ярына ук китереп җиткерде, танк чүмәлеп китәргә тиеш иде Кинәт немецлар, люкны ачып, чокырга сикерешә башладылар Бу күренешне карап торган Хәбиров. кыҗрап, ниндидер рәхәтлек белән автоматын шул немецларга төзәп торды һәм. ышанычлырак булсын өчен, күкрәген тутырып сулыш алды да тәтесенә басты. Немецлар өчесе дә, чалгы белән чапкан сабак кебек, кыелып төштеләр Берсенең каскасы башыннан ычкынып, чокырның төбенә хәтле тәгәрәп барды
Шул мәлдә, әле тегендә, әле монда безнең танкларның алга хәрәкәт иткәне күренә башлады. Кинәт Хәбировлар яныннан гына узып баручы бер танктан Мамак сикереп төште. Аның чырае-башы корымга, дегеткә буялып беткән иде. Кул астындагылар югалган әтиләре табылган малайлар кебек чиксез шатландылар Мамак үзе дә күтәренке кәефле йде.
— Ну бөркетләр, молодцы!— диде.— Куркып калмадыгыз! Югалтулар бармы? Хәбиров кая?
Немецның пулеметтан атуы туктаган иде, Мамак траншея кырыена баскан килеш барысын да белеште Шул минутта ук йөгерүдән ухылдый- ухылдыи Хәбиров килеп җитте Мамак ары чак кына кочаклап алмады, ашыга ашыга рәхмәтләр әйтте Сөйләшеп торырга вакыт юк иде Мамак тиз-тиз күрсәтмәләр бирде.
A ~t ^гетләР‘ алга! Дип кычкырып, кул болгады ул Хәбиров та «Алга Алга!» ди-ди. траншея кырыеннан солдатларны әйдәп чабып китте Сугышчылар окоплардан чыктылар, автоматларын күкрәкләренә 58 .
терәп тоткан килеш. Хәбиров артыннан алга таба йөгерделәр. Немецлар ары авыр туплардан гына аталар иде. Танклар һәм сугышчылар ниндидер бер көчле дулкын булып баралар Бу дулкын шактый киң кырны тутырып һаман алга ыргыла Кыр уртасында кайчак танклар һәм сугышчылар янында ук снарядлар шартлап җир фонтаны күтәрәләр Чонда инде очраклык үз көченә керде, ул барысын үзенчә хәл итә Була бәхетле очраклар, була фаҗигале очраклар Бәхетсез очракка туры килеп, кай-берәүләр мәңгегә шул кырда ятып кала иде. Үлем уены бик рәхимсез бит. монда ул күбрәк җиңә, кеше җиңелә Дөнья яктылыгының тере чаткысы булган кеше кинәт сүнеп кала
Алда төтен, актарылган балчык тузаны аша карамчыкланып ниндидер урман күзгә чалынып китә иде Барган саен төтен эченнән әйберләр калкып чыга барды Каралып күренгән сирәк урманлыкта шалаш кебек текә түбәле йортлар пәйда булды Барысы да бериш кызыл кирпеч япкан, стеналары яннан күренми, түбә стена итеп җиргә хәтле диярлек кыеклап төшерелгән иде Ләкин йортлар күп түгел, ниндидер хутор кисәге булса кирәк. Кырыйдагы бер йорт җимерелеп, кызыл кирпечләре көл булып чәчелгән Хәбиров Самокат белән Хәнҗәровны күздән ычкындырмаска тырышып бара Өйләргә керергәомтылсалар. шунда командир булуын күреп, тыелып калачаклар Ләкнналар өйләргә таба карамый гына узып киттеләр Инде йөгерә-йөгерә хәл бетте, эчләргә кату төште Хуторның аргы башында ниндидер таш юлга килеп чыктылар Бер як канавында танк изеп киткән өч немец гәүдәсе аунап ята иде Шул юлның ике ягыннан тезелгән шикелле ара саклап һаман алга омтылдылар Немец миналарны шактый еш төшерә башлады Ләкин бу алга баруны туктата алмый иде Ачык кырдан баралар, алда тагы офыкка элгән кара пәрдә сыман ниндидер урман тора иде Шактый араны үткәч, немецның пулемет уты сугышчыларны җиргә аварга мәҗбүр итте Ут көчәйгәннән көчәйде Кырында гына ике тпнк сафтан чыкты Немец болванка ата. ул авыр, .зур көч белән җирдән тәгәрәп килә дә танкның я тәгәрмәчен җимерә, я бронясын тишә. Флангтагы танклар да. көчле каршылыкка очрап, алга баруларын туктатканнар бугай Юл янындагы танклар исә. иңкү җнргәрәк чигенеп, шуңа ышыкландылар һәм дошман ягына нык кына атарга тотындылар Шунда ук каяндыр тылдан «Катю- ша»лар залп бирделәр Алар тынганда Хабировка Мамакның приказы килеп җитте. «Алга!»
Хәбиров. карлыккан, шыксыз тавыш беләк бар көченә кычкырып сугышчыларны атакага күтәрде Йөгереп алга киттеләр Ләкин озак барырга һич тә мөмкин түгел иде, тагы җиргә аудылар Яраланып кычкыручылар кинәт күбәйде. Немец уты һаман кимемәде Инде караңгы төшеп килә иде Сугышчылар снаряд чокырларын.i төшеп, шунда урнаш тылар Кичке эңгерда каскалары гына чак-чак шәйләнә Оборонага урнашудан башка чара калмаганлыгын һәркем сизеп тора иде Ләкин приказ юк Шуңа күрә Хәбиров. алга тагы бер омтылыш ясарга теләп, үрмә ләп. дүрт аяклап, чокырдан чокырга кычкырып, боерык биреп йөрде Тәмам этләнеп, арып бетте Сугышчыларны берничек тә атакага күтәрә алмады Караңгылык шактый куергач кына Мамак килде һәм оборонага урнашырга приказ барлыгын әйтте Исән калган сугышчылар, иркен сулыш алып, үзләре поскан чокырларын казырга керештеләр Биш йөз метр чамасы арттарак. тирә ягына чаука үскән бгр чокырга кухня килгән иде инде Шуннан термос белән аш һәм икмәк алып кайттылар Окоп тирәләре тагы җанланып китте Ләкнн немец цельсез булса да һаман өстән төшереп тора иде Тагы берничә кеше яраланды
«Инде аз калдык, пополненного чыгарырлар», дип. өметле унга бире лен, Хәбиров белән Самокат кечкенә бер блиндаж кисәге .тмәллап маташа иде Бер г.гышчы килен. Бикиемып яраланганлыгын 1им ни нчендер үзе янына ’Хәбнровны чакырганлыгын айгге Бармыйчы нрачый нае.
чөнки командирның әз генә игътибарсызлыгы да сугышчыларга беленми калмый, алар сиңа ышанмый башлыйлар. Хәбиров, казудан туктап, сорады: #
— Кайда әле ул? ‘ ’
— Санпунктка илт i ек.
«Балык кебек бер дә сөйләшми, аралашмый торган ул егет нигә дәшә икән», дип уйлап. Хәбиров көрәген теге сугышчыга бирде һәм санпунктка китте
Санпункт дигәне кухня янынарак куелган палатка-чатыр икән. Бер кырыйда тимер мич яна. Шәмнең яктысы зәгыйфь кенә иде. Бикиевны бөтенләй танырлык та түгел. Яңаклары суырылып эчкә баткан, ияге алга калкып чыккан, саргылт ал тешләре ыржаеп тора
Ни булды энекәш?—дип, Хәбиров чыршы ботаклары өстендә яткан Бикиев янына барып тезләнде Бикиев күзләрен ачты, әсәренеп карап торды.
— Менә үләм. иптәш командир, диде ул. сүзләрен көчкә әвәләп. Ә үзендә бер дә үртәлү, үкенү, ачулану галәмәте юк. Ул үлүенә канәгать сыман иде
— Шуны гына әйтмәкче идем, иптәш командир дйп. бик авырлык белән сүзләрен өзек-өзек әйтә башлады ул — Минем чын фамилиям Бикиев түгел, ә Нәбиуллнн Әтием дә. әнием дә юк. ачлык елны үлгәннәр. Тик бер Фәимә исемле туган апам булырга тиеш Мине әтинең туганнары тәрбиягә алганнар иде Мин аларда бик газап чиктем Рән- жетүнең чиге булмады. Ахырда мин качтым, җылы якка Анда приютка эләктем Аннан да качтым. Термезда яшәдем. Аннан тагы Ташкентка кайттым Эшли башладым Миндә ниндидер заем кәгазьләре бар иде. шуларның берсе илле мен отты. Мин ул акчаны үзем квартирда яшәгән . өйнең нигезенә яшердем. Ж.ай чыгуга Рәсәйгә кайтып, апамны эзләп тапмакчы идем. Челанзар урамы. 13 иче йорт, уң як нигез — Ул хәле бетеп туктады, күзләрен йомды
Ник син моны миңа әйтәсең?— диде Хәбиров. Аның мондый хәлләрне күп күргәне булды, күпләрнең соңгы сүзләрен ишетте ул. моңа бер дә исе китмичә генә карады, шулай да сүзенең мәгънәсен беләсе килә иде. Бикиев бераздан соң гына, сүзләрен авызыннан вак ташлардай этеп чыгара-чыгара
— Чөнки син чын кечлегә охшагансың,—дип куйды. Кулын авыр гына селтәде, күзләрен йомды. Бүтән берни әйтә алмады, хәле киткән иде. Санитар кызлар киЛеп. аның яра бәйләвечен сүтә башладылар Эче бик хәтәр актарылган икән Бикиев аңын жуйды Санитарлар да- рулац. яхшылап бәйләп бетергәндә сулыш алуы кинәт туктап калды
Граната шартлаудан окоп стенасы жимерелеп. балчык астында контужен булып калган Идрисов бермәлне бик каты өшеп исенә килде Күзләрен ачты Тирә-ягы дөм караңгы иде. Кайда мин? Нишләдем мин? Ничек болай булдым? — дигән сораулар миен энә белән чәнечкән кебек итеп авырттырып үтәләр. Ул башын кыймылдатып карады, юк. кымшанмый. аны зур бер кантар бик.каты кыскан иде Маңгаен шулай ук кантар баскай Шул кантарлар арасында һава керерлек ярыклар барлыкка килгән. бары шуннан гына исән калган икән Кулларын балчык астыннан жиңел алды, әмма аякларын «коткарырга» күп көч түкте, сантиметрлап үзенә таба тартты да тартты Буыннары, өзелеп кала язгандай иде Ул моны бик шыпырт эшләде, бәлки тирә-якта немецлардыр дип сагая, үзенең кан төштә ятканына әле уе белән барып житә алмаган иде Аякларын алгач кына башын кантарлар астыннан чыгаруга иреште Куллары белән тирә-юнен капшый башлады, кулы гел тимергә барып тия иде Бераздан шуны белде: аның баш өстендә ниндидер танк гәүдәсе сузылган Кем танкы икән бу5 Әйе. ул окоп тирән булу арка сында гына сытылмый калган Кинәт шул мәл баш өстендә’ нәрсәдер
чырк итте, аннары тимергә-тимер бәрелгән аваз килде Идрисов хәтәр сагаеп, аякларын үзенә таба бөкләде, бер йомарлам булып йомарланды. колагыя торгызды. Әһә. менә тагы нәрсәдер дырк итеп ачылгандай булды һәм Идрисовның борынына үлек өстенә сибә торган төче хушбуй исе килеп бәрелде . «Немец!»— дигән уй бик каты миенә китереп сукты Шул аның бөтен җегәрлеген. карарсызлыгын капылт алып ташлады. * кулларына хәтәр көч тулып кайнарланды, ут булып кызышты Зиһене 5 тәмам ачыкланып, гаҗәп үткер эшләргә тотынды Нәкъ шул минутта 2 өстәге тишектән әкрен генә төшүче үкчә дагасы елтырап китте Моның * немец икәненә Идрисовның инде шиге калмады, һәм куллары яшен § тизлеге белән үзен-үзе капшап корал эзләде «Немец мине сизенеп төшә ® икән, монда хәзер я мин. я ул», дигән уй бар көчен кулларына туплады = Бәхеткә, чалбар каешындагы финкасын табып алды, пистолеты кабурасы- 2 ние белән юк иде Финка җайлы гына иде. хәзер аның куллары, акылына * буйсынмагандай, кискен хәрәкәтләнә иде. Менә Идрисов үзенең бите = янында гына кыштырдый-кыштырдый юан бер арканың түбән таба тө- 2 шүен җан күзе белән күреп, сизеп алды Ул ничек нтеп кизәнгәнен * сизмәде дә. бары финкасының ниндидер бер. тыгыз әйбергә кытырдап < кереп батканын гына тойды һәм «ык-ык1 ыһ-ыһ!>— иткән авазлар ише ж телде. Аннары шатыр-шотыр килеп, бик авыр бер нәрсә аның өстенә * ишелеп килеп төште. Бар гәүдәсен кантар кебек басты, окоп стенасына - китереп кысты. Колак турына ниндидер салкын әйбер тиеп, бик каты * авырттырып алды һәм шунда берни тоймас булды Тагы исен җуйды Ул ниндидер күктә очып йөри башлады Бераздан тагы нәрсәгәдер бәрелеп ул һушына килде, ләкин аягын да. кулын да кымшата алмады Тагы аны: «Нишләдем мин? Кайда соң мин?» дигән уйлар биләп алды, әмма хәрәкәтләнергә, кычкырырга бер хәле дә юк икәнен тойды
..һөҗүм барган вакытта Фәимәнең җаны кыл өстендә булды Ул Идрисов турында гына уйлый иде. Рациядә эшләгән чакта бары Идрн сов белән бәйләнешле тавышларны гына ишетә иде Үзләреннән ерак түгел озын-озын лапас кебек яшел палаткаларга урнашкан санбатка яралыларны китергән саен, барып карап килде Эх. язмышны белеп бул са. әллә ниләр бирер иде. Бу бит соңгы сират күпере инде, исән калса, барысы да алар теләгәнчә генә булыр иде! Икесе корган татлы план нар чынга ашар иде Эх. исән генә калса Ничек кенә яратмас иде ул аны Фәимә кичне көчкә көчкә җиткерде Сменасын тизрәк тапшырып, тагы санбатка килде Операция бүлмәләренә чаклы кереп тикшереп чыкты Түзәр хәле калмагач. Идрисов батареясын эзләп китте
Батарея өч чакрым чамасы гына алга күчкән икән, ниндидер урман буена урнаша башлаган Тафтилов Фәимәне шундук танып алды Кызның күзләре «Идрисов кая?» дип сораганын да күрде Ләкин аны һаман бүлдерәләр, әллә кемнәр әллә нинди таләпләр белән керәләр һәм Тафтн лов алар белән сөйләшә. Алар чыгып өлгерми, икенчеләре кнлә. шау-шу куптара Тафтилов бер ара табып. Фәнмәгә утырып торырга кушты, үзе янындагы снаряд әрҗәсен тәкъдим итте Сукыр ут мелт мелт килеп яна иде Идрисовның юклыгын, һаман кайтып кермәвен күреп. Фәимәнең бөтен тәне эсселе-суыклы булды, иреннәре калтырый иде i
— Комбатыбызны югалтып торабыз әле. диде Тафтилов моңсу гына Бар төштән эзләттек, тагы эзләргә җибәргән идем Ана сүзен әйтеп бетерергә бирмәделәр, тагы урап алдылар Фәимәнең кинәт күзен томан басты, тамагы тыгылды, башы зең зең итеп чынлый иде Шиге зураеп, җанына сарылды Зиһененә әллә ниләр килеп буталды да бетте Иртәдән бирле җанына урын таба алмыйча, борчылган эче пошкан иде Күңеле сизгән икән Ул арада урта буйлы, мәһабәт чырайлы Мвслн мов ах вах килеп, кайтып керде
Ни тереләр ни үлеләр арасында ул юк. диде көчкә аягында басып торган хмм һәм ТаФтнлоанык жааабын да катмича банидажнын
җир сәкесенә янтаеп төште Телефон шалтырады, анда нәрсәдер боералар иде. Тафтилов шул эш белән Мөслимовны тагы чаптырды Әмма югалган комбатны эзләү белән шөгыльләнергә һич мөмкин түгел сыман иде Киселгән-беткән. бөтен эш исәннәрдә, һәркемнең үзенеке көчле иде.
Мин аны эзләргә чыгам, диде Фәимә. битенә аккан күз яшьләрен учы белән сөртә-сөртә урыныннан торды.
— Туктале. кызым. - дип. Тафтилов тагы элеккеге мөлаем-ягы.млы хәленә кайтты Берничә җиргә шалтыратты, боерды, кемнәрнедер таптырды. ләкин бернинди дә нәтиҗә булмады.
Танк бортына утырып, штурмовиклар артыннан барганын күргәннәр. шуннан эз югала - Тафтилов таркау зиһен, нишләргә дә белмәгән йөз белән трубканы куйды.
— Эзләмичә булмый'—дип. Фәимә кыю җәнлек кебек тагы кузгалды Аның артыннан Тафтилов та чыкты Кызга ым кагып, эзләшергә үзе бер үткен сержант бирәчәген әйтте Алар бөгелмичә йөреп булырлык, әйбәт, иркен блиндажга керделәр Бүлемтек-бүлемтек сәкеләргә печән түшәлгән, ишек төбендә юынгыч та бар Немец, имансыз, комфортта яшәгән
Тафтилов бүреге белән күзен каплап, сәкегә чалкан сузылган сугышчы янына килде. Ул фуфайка кигән, трофей итекләрдән, ихтыяр көчен белгертеп торган киң иякле иде Фәимә аны шунда ук таныды. Идрисов һәрчак сокланып һәм бераз кызганып сөйли иде аның турында «Тормышта бәхете юк. әмма сугыш бәхете бар», ди иде Чөнки Мирхас бик риясыз егет, бар эшен дә риясыз эшли, кешегә дә тиз ышана. Бар кеше дә аның кебек артык ихлас түгел шул. Мирхас алдана Үзен бәхетсез саный, бизенә Әмма берәр эш башкарырга тотынса, элеккеге риясызлыгы тагы үзенекен итә Алтын егет, мин аны саклабрак йөрергә тырышам Ә Тафтилов Мирхасны уятмакчы була, әмма теге бик каты йоклаган, эндәшкәнне ишетми дә шикелле иде.
Улым, тор .эле ди Тафтнлов. Мирхасның уянмавын акларга иткәндәй өсти Бүген ул ун кешелек эшләде, ике немецны плен алды...
Бер элемтәче килеп. Мирхасның иңеннән тарткалады, аны икенче якка әйләндерергә маташты Мирхас кымшанмады да. кулларын гына як-якка җәеп куйды берни булмагандай мышный бирде Мөслимов та. аны уятырга тырышып, тегенең башын ике учына алды һәм колакларын уа башлады Мирхас һаман уянмады, әмма, калкынып. Мөслимов кулыннан башын ычкындырды, бер кулы белән аны селтәп җибәрде Мөс- лимовның зур гәүдәсе чайкалып китте Мирхас Мөслимовны бер дә өнәми иде. аның командир алдында куштанлануын сизде ахры, шуна бик хәтәр кизәнде бугай
— Эх аракы булсын иде. диде Мөслимов Мирхаска бер дә ачуланмыйча Ул үзенең чослыгын күрсәтәсе килгән кебек иде Фәимә «аракы белән нишли аласың», дигән караш белән шинель кесәсеннән ак алюминий баклашка чыгарды Тафтилов Мирхасның башын тотты, аны юмалый торган сүзләр әйТте. «уян», дип ялынды Мөслимов Мир- хасның авызын кашык сабы белән шак-шок китереп ачып, баклашкадан аракы койды Ниһаять. Мирхас телгә килде, тик күзләрен һаман ача алмый иде
Нәрсә эшлисез, сволочьлар! — диде карлыккан тавыш белән. Тагы күзен ача алмыйча изри башлады Мөслимов тегенең авызына тагы утлы сыекчаны койды Мирхас шуннан соң гына күзен ачты Тафтиловны күрүгә йөзендәге ачу. канәгатьсезлек шундук бетте Ул торып утырды Тафтилов аңа эшнең нәрсәдә икәнен аңлатырга тотынды Шунда Мирхас Фәимәне танып алды һәм үзенең шулай рәтсез булуыннан уңайсызланды йөзендә аны аңлау. мәрхәмәт, хөрмәт чаткылары чыкты Тафтилов сөйләп бетермәстән үк. ул сәкедән сикереп төште, ятагында яткан мөгез кебек озынча магазинлы автоматын алды.
Үзем генә барам, дип. Фәимәгә таба борылды ул Ләкин кыз нын кыяфәтендә катгыйлык күрде
— Юк. сез аны таба алмассыз, диде кыз нык итеп, әйтерсең лә ул Идрисовны табуның бер серен белә иде
Кызым, син йөрмә! — Гафтнлов Фәимәнең жиненә аталарча кайгырткан рәвештә кагылып куйды Ләкин кыз тагы да кискен итеп баш * селкеде Тафтиловнын йөзе уйчанланды, кызлар балигъ бхлгач шулай 2 әтиләренең сүзләрен тыңламый башлыйлар инде дигән бер мәгънә д күзләреннән беленеп калды. 5
Алар чыгып китүгә телефон зуммеры пипелдәде Алтынчы батарея Д командиры икән. Тафтилов аның тавышыннан таныды Ул коры гына при ® каз тоны белән әйтте «Хәзер үк пехотачылар катында күзәтү пункты бул s дыр Әгәр үзеңнең кечең житмәсә, анда минекеләр барып урнашты. 1 /пунда дежурга бер элемтәчене жибәр Чыбык схзылган. хәзергә безнең 4 аша хәбәрләшеп торырсыз.»
Идрисовның югалуын белгәч, «штабтан шулай кушканнардыр инде». 2 дип уйлады Тафтилов трубканы куйгач Шунда ук чыршы ботакларына « күмелеп яткан Мөслимов янына килде Тагын монысын да кузгатып 5 булмас кебек тоелган иде аңа. әмма Мөслимов көтмәгәнчә, тиз торды л Запаслы кеше буларак, йокысын да запас йоклап кунган диярсең Кеше * белән кешенең аермасы бар шул. Мөслимов бер эштә дә. беркатлы - Мирхас кебек, үзен азагына чаклы салып бетерми, көчен саклап калдыра J иде
Алтынчы батарея кырыйда гына иде. караңгы булса да элемтә чы быгын тиз тапты Меслимов һәм шул кабельне жнрдән алып, учы аша шудыра-шудыра. алгы сызыкка таба йөгерде. Күзгә төртсәң күренмәс дөмдә немец ракеталары ярдәм итте вакыт-вакыт юлны яктырталар һәм алгы сызыкны төгәл күрсәтәләр иде.
Элемтәче күз күргән кеше икән, бик тиз аңлашып алдылар Блин дажы да ярыйсы гына уртадан юл. ике яклап ылыс жәйгән тар гына җир сәке, түрдә бик зәгыйфь кенә сукыр ут теле тибрәнә Шулай да элемтәче, каешланган адәм булса кирәк, үзенең биредә хужа булуын нан файдаланды Мөслимовны телефонга куеп, үзе ятып йоклады Линия бил ай тыныч иде әледән әле парольне әйтеп, штабтан тикшереп торалар, немец турында сораштыралар. Башкача борчучы сизелми
Мөслимов та бик арыган иде. күзен йокы әчеттерә, кыра башлады Күзен йоммыйча һич мөмкин түгел Күзне йомасың да йокылы-уяулы утырасың. Шул чак блиндажга капылт кына ике кеше килеп керде Мнслимов. куркып, янындагы автоматына тотынды Покысы кинәт юып алгандай ачылды, тегеләргә
Пароль?— дип кычкырып жибәрде Берсе старшина погонлы нде. шул парольне әйтте дә өстәде
— Ә-ә. мин сине беләм. егет. дип. ана төбәлде Мөслимов та тегеңә тасрайды, әмма танымады Старшина телефоннан сөйләшергә рөхсәт сорады. Мөслимов ана трубканы бирел, һаман хәтерен эшләтте Бу матур йөзле кешене каядыр күргәне бар бугай шул. Тукта, теге тылда торган чакта тәртии бозган өчен Мостафнн штабка алып килгән старшина ич бу! ЭРЭС расчеты командиры Асоев аның эшен зурга җибәрмәкче. булган икән, әмма Мостафнн жәлләгән. документларын кире кайтарып бирдергән Мөслимов белән Мирхас старшинаны ү з часть ләренә чаклы озатып куйганнар нде Теге трубканы биргәндә. Мөслимов шул хакта әйтте, ләкин аның бу сүзгә бер дә исе китмәде, ишетмәгән кебек итеп
- Боларның нәчәлышклары шәп кеше, дип, иптәшенә төбәлеп әйтте дә бетерде Иптәше дә гранаталар тутырган противогаз сумкасын җилкәсеннән бушатып янәшәгә куйган, үз эченә төбәлеп утыра Тышкы берни дә аны кызыксындырмый шикелле нде
— Командирны әйтәм, ничек тиз үзен бездән аерды! Тфү! Мин аны әйбәт кеше дип йөри идем,— диде чак ишетелерлек таныш белән Алар үзләре генә аңларлык рәвештә быдыр-быдыр сөйләшә башладылар.
Ярар, Петя. куйсана. - дип куйды старшина Күрек кебек киң күкрәген селкетеп бик тирән итеп көрсенде — Ничек шулай килеп чыкты, авызын корт чаккыры, һаман аңыма килә алмыйм
— Мин дә машина яныннан ничек киткәнемне һич белмим Әллә нәрсә булды шунда! %
Шул-шул, сизмичә дә калынды Пехота чигенеп чаба иде. шул дулкын безне дә йомычка урынына алып киткән, күрәсең.
Тфү! — дип. Петя бөтен йөрәге белән үз-үзенә рәнҗегән кебек әйтте.
Мөслнмов боларның бик зур бәлагә эләгүләрен дымык сөйләшү- ләреннән, иелгән баш һәм төшкән җилкәләреннән чамалый башлаган иде һаман аларга сораулы карашын төбәп торды. Ахырда старшина шуны сизеп, бер-ике сүз белән сөйләп бирүне тиеш тапты Эш болай булган һөҗүм вакытында, ашыгып, «Катюша» белән ялгыш юлга кереп киткән нәр һәм немецлар арасына барып чыкканнар Хатаны аңлап кире борылганда. шоферны пуля тиеп үтергән. Карасалар, төрле яктан ата-ата нәрсәдер кычкырып немецлар ябырылалар Болар машинаны ташлап, кырыйдагы урман эченә кереп киткәннәрен дәгоймыйча калалар. Ә ЭРЭС ны дошман кулына калдырырга ярамый Бу хакта махсус приказ бар Дәүләт сере Менә хәзер «Катюша»ны немец җыйганчы без барып шартлатырга тиеш ..
- Гариф, син гранатаны ничә метрга ата аласың?—дип. иптәше аны бүлдерде Үзе, сумкасындагы «лимонка»ларны алып, аларга запалны борып бетермичә генә куя да учына кысып карый Гариф эндәшми, аңа текәлеп тора, чырае бу хакта сөйләштек бит инде дигән сыман Теге гранаталарны куя да. үзалдына караган килеш, тагы уйга чума
- Беләсеңме, Гариф, ди ул. бераздан кинәт уянып киткәндәй ни өчен ярканатлар төнлә күрәләр? Әйбергә бәрелмичә очалар? Белмисең. Бу тирән сер? Менә караңгыда күрә торган прибор ясасаң иде. ә5
Әх. Петя. ничек шушындый минутта бүтән нәрсә турында уйлый _ аласың? диде Гариф аңа соклану һәм ярату тавышы белән.
— Минмени, баш үзе шулай уйлый бит
— Петя, син минем адресны, ничектер хәтереңә сеңдермәдең шикел ле,— дип. старшина сәгатенә карап алды
Борчылма, Гариф, шикләнмә Чистай шәһәре, К Маркс урамы
— Мин синекен ташка язган кебек истә тотам Мәскәү, Первая Мещанская. 7
— Минем ут кебек сеңелем бар. фотосын син бик ошаттың Әгәр исән калсаң, шуңа өйлән. Башлы кыз ул Ә синең холкың әйбәт, сабыр Ишетәсеңме?
— Туктале, Петя. син ничек мине исән калыр дип башыңа китерәсең Бәлки андый бәхет сиңа төшәр?
Петя җавап кайтармады, тирән итеп көрсенде генә тагы түбән царап уйга чумды Ул эчтән бик мөһим нәрсәгә җавап эзли, әмма һич тә таба алмый, шуңа гаҗиз сыман иде. Гариф ашыга-ашыга сәгатенә карап алды да торып басты Петя да кузгалды Гариф иптәшенә таба бер адым атлап, аның җилкәсенә учын куйды
- Ну. Петя. анда хушлашырга вакыт тимәс, бәхил бул. брат,— диде, ике куллап кочаклап, ике тапкыр битеннән үбеп алды Петянын зәңгәрсу күзләре мөлдер-мөлдер килде, ул да дустын ике куллап кочты, аркасына суккалый-суккалый үпте.
- Сугыш башыннан ук бергә яшәдек, рәхмәт сиңа, бәхил бул!- дип, кулын ычкындырды да читкә карады Күзләре яшьләнгәнен яшерергә теләде. Алар сүз әйтергә базмый басып тордылар Тагы бер сүз ихтыяр
сыз күз яшьләрен агызып төшерергә тиеш иде, шуңардан куркып, дәшмәделәр Бер минуттан икесе дә хәрәкәткә килеп, граната тулы сумкаларын жайладылар. кулларына автоматларын тоттылар Чыгып киткәндә Гариф Мөслимовка таба борылды Чыраенда ниндидер салкынлык һәм читләшкәнлек, йөзендә сылулыктан килә торган ягымлылык бар иде
- Безнең «Катюша» моннан биш йөз метрда гына, шартлау тавышы * ишетсәк, «Лайне» дигән пароль белән шалтырат «Лайне»— латышча 3 кояш дигән сүз,— диде, ә үзе Мөслимовның бу гозерне үтәвенә ышан- 3 мый иде Аннары икесе берьюлы диярлек бер кулларын күтәреп саубул 5 лаштылар да. борылып, чыгып киттеләр.
Бик моңсу булып калды. Мөслимовның күңеле тулды Шушы риясыз = егетләр хакында, үзе турында уйлады Нәрсәдер бик жәл. йөрәген телем - телем итеп кисә, ачыттырып тора Кемгәдер, нәрсәгәдер булган ачуы " ташып чыкты *
Ул гаять зур дикъкать белән шартлау тавышын көтте Юк. болар г хәрәмләшә торган егетләр түгел Бернинди зарланусыз. беркемгә рән с жемичә. үз антларына турылыклы булып, үлем авызына киттеләр бит * Үз гаепләрен кеше жилкәсенә аудармыйча үзләре йолалар Нинди акыл * лы егетләр, үз-үзләренә баш була беләләр, шуңа күрә иң кискен минутта » да югалып калмыйча, кирәк эшне башкарып чыгачакларына ышаналар *
Байтак вакыт үтте, әмма шартлау тавышы һаман ишетелмәде Мөс- * лимов чын күңелдән борчыла башлады Блиндаждан чыгып, озак озак * алгы сызык ягына карап торды. Инде офык артына сызык кына якты лык жәелгәне сизелә иде Тынлык Таң алды вакыты Сер һәм шом белән тулы. Кинәт ул илаһи тын серлелекне пулемет тавышы ярып үтте Анын тырылдавы шәрә урманнарга бәрелеп кире кайтарыла һәм әллә ничә корал аткандай ишетелә Аннары тагы тынлык урнашып тора
Шулай тын торганда кинәт жнр селкенеп куйды аннары «гөрс!» иткән каты тавыш яңгырады Мөслимов жиңел сулап «Шулар бу'» дип. чиксез сөенде, ләкин икенче яктан, йөрәген нәрсәдер әрнетеп алды Блиндажга кереп, теге пароль белән шалтыратырга тотынды Аларнын соңгы теләкләрен үтәргә кирәк бит инде Ләкин берничек тә теләгенә ирешә алмады Ул пароль белән аңа беркем дә жанап бирмәде Күч кәннәрдер. диделәр Тик Мөслимов барыбер өметен өзмәде Тереме, яра дымы килеш алар бирегә барыбер үрмәләп чыгарга тиешләр, дип көтте Әмма күпме генә көтсә дә егетләр күренмәде
13
Алар блиндаждан чыктылар Төн бик караңгы һәм шыксыз нде Алгы сызык ягыннан аталар, снарядлар ярылган тавыш сискәндереп, тәнне чиркандырып куя
- Сез йөрмәгез инде, диде Мнрхас. комбатны яратканга күрә бу кызга да хөрмәт белән карап
- Юк. юк, әйтмә! дип. кыз үзенең ныклыгын белгертәсе итте Плащ палаткасын рәтләп кигән арада Мирхасның кү зе караңгыга иялә иеп өлгергән иде инде, кызның чигенмәслеген кыяфәтеннән чамалап алды Бу риясызлык шактый сәер тоелды аңа Әмма комбатны эзләү кирәклеге, бар уйларны чигереп, аны эчтән куалап тора нде Ул. алгы сы зык ягына таба борылып, эре-эре атлап барды Кыз аңардан бер дә калышмын нде
- Син Идрисовны кай вакытта күрдең' диде ул. борчуын эчкә яшерсә ди ипләп кенә Тавышы ничектер йөрәккә ятышлы, аңа хәер хаһ буласы килү сизелә иде
Мине ул пушкаларны алга күчерергә дип әйтергә жн&эрде Элемтә өзелгән иде Без өйләдән соңрак килеп життек Комбатны беркайдан
да таба алмадык.. Мирхас алга иелә биребрәк атлый иде. кызга таба башын борып, шыпырт кына әйтте. .
— Ул берүзе генә булмагандыр бит?
— Янында бер солдат булган, яраланган, шул аның алга кузгалган пехота артыннан бер танкка утырып киткәнен күргән, имеш...
Артиллерия командиры пехотага ияреп алга барырга тиешмени?
— Әйе. без пехотага беркетелгән...
Киеренкелектән сөйләшү өзек-төтек кенә чыга иде. һәм шулай байтак юл үттеләр Мирхас уенча, бу тирәләрдә миналар булмаска тиеш иде. ник дисәң, немец яңа чигенгән җирләр Аннары Мирхас хуторны да читләтебрәк үтүне кирәк тапты Чөнки анда солдат аягы күп йөри. Идрисов яраланып нитеп егыла калса, аны тиз күреп алачак лар Шулай фикер йөртте Мирхас. Үз томанының нигезле будуын ул кызга да аңлатыл барды Кызның аңа ышаныч белән каравын тели иде
Ракеталар яктыртканнан файдаланып снаряд чокырларын барлап бардылар Инде узгынчы, фдашкан пуляларның очуы күбәя. Ракета яктысы да көчәя башлады Алгы сызыкка якынлаштылар «Шушы төштән бик нык эзләргә кирәк», диде Мирхас. Берничә җимерелгән танкның очравы өметне тагы да дөрләтеп җибәргән кебек булды Ракета күккә күтәрелеп яктырткан арада һәр бүлтәймәне шәйләп алалар һәм барып карыйлар иде. Кыз гаҗизләнеп җиргә тезләнде дә. басынкы йөрәк тавышы белән «Идрисов! Идрисов!» — дип сүза-суза ялвара Аның йөзе шул чаклы тирән газап белән җыерылып, үз эченә төбәлгән. Мирхас кызны жәлләп имәнеп китте Ул баласын югалткан бәхетсез ана кебек, инәлеп-инәлеп кычкыра иде.
Идри-сов! Хә-лил!
Әллә шуңа күрә, үзенә янаган куркынычны абайламый да. Мирхас аның якындарак кына мина шартлаганда яки пулялар күпләп очканда да сакланырга онытуын күреп алды Берсендә Мирхас кызның җиңеннән тартып снаряд чокырына алып төште дә каты гына әйтте «Бу ахмаклы гыгызны куегыз», диде. «Үлем белән шулай шаяралармыни, тиле!»
Эзләгән саен Мирхас монда йөрүнең мәгънәсезлеген ныграк тоя башлады Алгы сызыкка да якынайдылар Куркыныч артканнан-арта бара иде. Элеккеге нейтраль зона булган җирдән яхшылап карарга бушка шикелле тоела иде. Ул кызга якын ук килеп, аны җиргә иелергә кушып җиңеннән тарты да әйтте: «Кире борылыйк, бик куркыныч бит», диде Фәимә. тыңлап бетермәстән үк. җиңен ярсулы тартып алды.
Куркасыңмы? - Караңгыда күзләре пыяла кыйпылчыгыдай ялтырап китте
Юк. Соң ни бит
Мин санбатта яралылардан сораштым, алар да...
Яралы сүзенә ышансаң.
Идрисов синең хакта шәп фикердә иде. ялгышкан икән,— диде кыз рәнҗегән сыман
- Соң өметлерәк җирдән эзләргә кирәк.— дип, Мирхас кызның ачулануына игътибар итмичә җиргә ауды һәм шуның белән бүтән алга бармаячагын белгертте. Нәкъ шул мәлдә якында гына караңгылык эчендә өч-дүрт мина шартлады Немец миналардан залп биргән иде Кызны мәгънәсезлектән айнытырга тиеш иде бу. Әмма ату тынуга Фәимә
Үзем генә эзлим'.—дип сикереп торды.
Юләрләнмәгез!—диде Мирхас. аның җиңеннән эләктереп — Комбатның кайда ятканын мин хәзер точно беләм...
Юк. юк. дип. кыз алга талпынып куйды.
Сез ник миңа ышанмыйсыз?- Мирхас каты бәрелергә шикләнеп, фикерен аңлата алмаган гаҗиз тавыш белән гозерләнде
- Син куркасын — диде кыз өзеп кенә Мирхас бермәл ни әйтергә белми аптырап калды Бүтән берәү шундый сүз әйтсә, җене чыгар иде, әмма кызга ачуы килмәде
— Мәгьнәсезгә нигә йөрергә? Шул куркумыни?— дип. йөрәк ачынуы белән әйтеп куйды Кыз җиргә тезләнеп утырды да уйга талып торды Сулышы ешайган, мышылдап чыга иде *
- Мина ул балам кебек якын Син аңлыйсынмы шуны'—дип. ’ Мирхаска нык кына төртте һәм еламсырап Аңлыйсынмы5 дип әзгә- 3 ләнде Мирхас аны аңламый иде. шулай да кызның чын өзгәләнүе * күңеленә барып тиде
Хикмәт минем аңлау аңламауда түгел бит,— диде, ниһаять, ачуы i кабарып Сез дә хәлне аңлагыз’
— Юк. таш йөрәк син, таш йөрәк, дип. кыз, тузынып, тагын урынын- Z нан сикереп торды Мирхас «Сыер дуласа, аттан яман». ДИП чйлады ~ «Моны офицерлар иркәләп үзсүзлеләндереп бетергәннәр икән »
- Ну. ярар,- диде, чигенеп Ул торып басты Белмәссең, замполнтка ° әйтер, «куркак икән», дияр, комбатка да жнткерә белер Кызның үҗәтлеге- * нә буйсынуын үзенә-үзе шулай нигезләде ул
Тагы алгарак китеп, эзләнә башладылар Шунда бер җимерек немец “ пушкасына юлыктылар. Лафет янында ике үлек ята иде Кыз мәет * ләрдән чирканмыйча, курыкмыйча кат-кат карады Немецлар нигәдер J пулеметтан һәм кечкенә миналардан бик еш атарга керештеләр Мирхас. к кызны бер чокырга урнаштырды да. үзе алдарак күренгән карамчыкларны карап килергә китте Ана урыннан тайпылмаска кушты Кыз исә басынкы, йөрәк тавышы белән
Идрн сов! Идри сов1 дип, караңгыга үзенең авазын яңгырата, ялвара иде Мирхас аны жәлли башлады «Шул чаклы да бирелеп яратыр икән, бәлки ул Идрисовның хатыны булырга да өлгергәндер Күп кирәкмени», дип уйлый-уйлый чокырданчокырга үрмәләп, кармашты рып, тикшереп йөрде Әмма бераздан кызның тавыш бирүе тынып калды «Арыгандыр, бичара, шул тикле өзгәләнүгә соң ничек чыдамак кирәк», дип уйлап, ул кире борылды «Инде булмады, кайту ягын чамаларгд вакыт», диде ул үз-үзенә «Кызның, билгеле, тәҗрибәсе юк. мондый эштә аның сүзен тыңларга ярамый, харап кына булуың бар», дигән ныклы карарга килде ул Кызны калдырып киткән чокырны тиз тапты, анын аксылланыбрак беленеп торган гәүдәсен күреп алды
— Хәзер моннан китәргә кирәк* диде ул каты гына, кыз янына тезләнде Кыз дәшмәде Игътибар беләнрәк караса, нигәдер кызның башы бер яккарак авышып төшкәнен күрде һәм. тәненә кайнар су сипкән дәй. кинәт сискәнеп куйды «Тукта нәрсә әле бу5 Ә ә. эһе. йоклап киткән икән ләбаса* Ничек дәшәргә аңа5 Әллә әз генә, черем итсенме, тәмам хәлдән тайган, бичара. Юк. уятырга кирәк «Иптәш сержант, ялыктыгызмыни?» диде йомшак кына. Ләкин кызда бер хәрәкәт тә си эелмәде. Берни булмагандай, башын җиргә төртебрәк ята бирде ул Ниндидер зур бәла барлыгын аңлау Мнрхасның миенә китереп сукты чигәсендә нәрсәдер дөп дөп итеп тора башлады Үзе дә абайламаган хәрәкәт белән ул кызның башын ике учына алып кысты «Иптәш сержант' Иптәш сержант’ дип кабатлады Әмма кызда тере җан әсәре юк иде Шунда аның бармаклары кыз- беретындагы юешне тоеп алды Юк. Мирхас бу хәлгә һаман ышанмады, беретын салдырып, күпереп торган чәченә бармакларын батырды һәм кинәт барысын да аңлады Пөгереш кән уйларыннан башы умарта күчедәй гөжли «Тукта, ннчек була сон әле бу? дн ул үз-үзенә. фикерләрен җайга сала алмыйча Менә сиңа кирәк .булса! Ул хәзер нишләргә тиеш? Шуны хәл итәргә кирәк, әйе. әйе* Аһ. шайтан алгыры, болай каты утырганы юк иде әле. Тафтнлов нәрсә әйтер? Ана ышанмыйча карахлары да бар бит Тукта менә хәзер нишләргә? Әллә яктырганчы шушында ятаргамы? Юк Яктырыч
моннан шәүлә дә үтә алмаячак. Димәк, хәзер үк сызырга! Ләкин ничек? Кызны бит ул бу чокырда калдырып китә алмый Күмеп калдыру да һич мөмкин түгел. Коры кул белән анда ничек күренерсең!
Озак юанырга ярамый иде Мирхаска аны һәрчак бәладән коткара торган аек акыл килде. Ул тиз-тиз эшкә кереште Кызны жилкәгә күтәрү авыр иде. шуңа ул аны плащ-палатка га җайлап төрде. Үзенең бил каешыннан, автомат каешларыннан иңгә эләктерергә элмәк ясады
Өстерәп ярты чакрым да китә алмагандыр, тәмам хәле бетеп, җиргә ауды, жан ачысы белән үзен-үзе каргады, язмышын каргады, кызны тиргәде. Кап-караңгы төндә, тирә-юнендә миналар шартлый, утлы пулялар башы тирәсендә күч кебек гөжләп очып тора, ә ул шушы авыр йөк белән япа-ялгызы, бернинди ярдәмчесез, бернинди өметсез. Ләкин гәүдәне тагы җайлабрак төргәндә. Мирхасның кулы ниндидер каты нәрсәгә тиде Ул кызның кесәсеннән баклашка тартып чыгарды Анда спирт бар иде Юк. язмыш аңардан көлми икән әле. аны бөтенләй ташлап бетермәгән икән. Бу сыекча, утлы күмердәй яндырып, бугазыннан төшеп китте. Буыннарына яңа көч тулганын сизү аңа рәхәт иде. Ул тагы яши башлады Аңа өмет кайтты «Чынлап та бик уңган кыз булган икән бу», дип. мактап уйлый иде. Идрисовны эзләргә чыкканда иң кирәкле нәрсәне ала белгән бит! Нинди акыллы, зирәк зат булган ул! Ул кабат алга таба атлады Пулялар очканда, миналар шартлаганда артык сакланмады да Чөнки монда бар нәрсә очракка бәйләнгәнен яхшы аңлый иде.. Бер артына борылып караганда, кызның тезләре бөкләнеп, эчке күлмәгенең ак челтәре чыкканын күреп алды һәм. чиксез оялып, аны тиз-тиз итәге астына яшереп куйды.
Таң беленеп килгәндә, көчкә-көчкә генә үзләренең батареялары урнашкан урынга кайтып җитеп, җиргә ауды. Ж.еп өзәр хәле дә калмаган иде Бер блиндаждан чыгып, каядыр ашыга-ашыга баручы Тафтилов аны күреп алды да янына килде.
— Зәйнуллин. бу синме?— диде.
Мирхасны танырлык түгел иде. Сөйләргә хәле дә юк. Тиргә һәм балчыкка буялып беткән йөзендә аның тере икәнен белгертеп бары күз аклары гына елтырый иде. Шулай бер-берсенә карашып тордылар. Тафтилов ни булганын сүзсез дә аңлады. Башын як-якка чайкады, тәмам аптырап калган иде Мирхасның карашы: «комбат табылмадымы, ничек?»— дип аңа төбәлгән. Ләкин Тафтилов аның соравын кабул итмәгән йөз белән, кире борылып, якындагы блиндаж ишегеннән кемнәрнедер дәшеп чыгарды. Ике сугышчы килеп чыкты. Болар яңа килгәннәр иде. Мирхас аларны белми иде. Тафтилов сугышчыларга плащ-палаткага төрелгән гәүдәне санбатка илтергә кушты «Анда күмү командасы бар», диде.
Алар киткәч. Мирхас санын көчкә күтәреп җирдән торды Шунда үзенең өс-башына күзе төште. Фуфайкасының бөтен җиреннән мамык кисәкләре тузгып чыккан иде. тәмам эт талаган шикелле булган. Моны узгынчы пулялар шулай тишкәләп. ертып бетергәннәр инде Мирхас. өметсез рәвештә кулын гына селтәп куйды Нәрсә булса да әйтер, дип. карап торган Тафтиловка да шулай ук кул гына селти алды, һәм аякларын авырлык белән сөйри-сөйри блиндажга кереп китте...
Инде өйлә җитеп килә иде. сугышчылар кухнядан «аш булды» дигән хәбәр көтеп йөриләр. Ләкин шул чак батарея тылындагы куе урман эчендә бик каты пулеметтан аткан .тавышлар ишетелде. Сугышчылар моның немец пулеметы икәнен бик тиз белделәр. Агачлар арасыннан үткән пулялар алар янына ук килеп җитә башлады. Сугышчылар, шаулашып, кайсы окопка төште, кайсы җиргә ауды Карабиннарына тотындылар Тафтиловны чакырып чыгардылар. Ул. пулялар очканын күpen. «тревога», дип. команда бирде, коралланырга боерды. Бер траншеягә урнашып. урман ягын күзәтә башлады. «Нәрсә булыр бу тагы?»-
дип. борчылып уйлый иде Ул арада урманнан ике солдат килеп чыкты Бик нык җиргә бөгелеп, башларын ике куллап тотып, болай таба йөгерәләр. Пушкаларны һәм сугышчыларны күргәч
Немецлар! /Хнда немецлар' дип. кычкырырга тотылдылар. Үзләре укчылар иде. нәрсәдер эзләнеп, урманга кергәннәр, ахрысы Аллан кил гәне яшел чолгаулы, иске ботинкалы, иске штильле өлкән яшьтәге җыер- * чык йөзле солдат окоп алдына килеп ауды Ун кулының бармаклары гел кан иде
— Анда и1<е зур таш йорт бар. шуннан аталар, диде, тыны-өне X бетеп с
— Диверсантлар бугай, дип өстәде икенчесе Ул бик тыныч иде, * пулялардан куркып җиргә дә ятмады, берни булмагандай, гамьсез генә 1 басып торды «Кичә чигенә алмый калган фрицлар түгелме», дип фикер £ йөртте Тафтилов.«Кайчак алар бик исереп йоклыйлар һәм иртән айныгач * кына безнең тылда кал гаялыкларын шәйләп алалар Еш кына әнә шулай £ җәнҗал куптаралар Шаккатырлык нәрсә түгел, күргән бар Ләкин ~ нишләргә? Штабка шалтыратыргамы, әллә үзебез генә барып караргамы* * Күп уйларга вакыт юк. сугышта бик тиз берәр карарга килергә кирәк», дип. * сугышчыларга өйрәтүе исенә килде һәм окобыннан күтәрелде Немец ж атуын туктатты Алты-жиде сугышчыны туплап. Тафтилов урманга китте * Бу куркыныч ничектер ымсындыра иде
Агачлар арасыннан байтак баргач, аксылланып йортлар күренде Тафтилов атарга әзер булып барырга боерды Алар йортларга якын ук килделәр, шулчак немецлар ата башладылар Сугышчылар яттылар һәм тәрәзәләргә төзәп ут яудырдылар Немец пулеметы астан, каяндыр подвал тәрәзәсеннән ата иде Ләкин бераздан ату туктады, өстәге тәрәзәдән ак җәймә җилфердәп күренде
Биреләләр! дип кычкырды кайсыдыр һәм. яткан җиреннән торып, алга, яланга ыргылды Ләкин шунда ук чабылган сабактай җиргә ауды
Провокация! дип акырып куйды кайсыдыр һәм бик каты кыҗрап сүгенде. Шул минутта немецларның эт өргәнгә охшаган тавышлары ишетелде Алар рупордан нәрсәдер кычкыралар иде Тафтилов агач артына яткан килеш сугышчыларга күз салды Берсе дә немецча аңламый Шулай да кызык, нәрсә әйтәләр икән бу фрицлар Үзләре якын җибәрмиләр, аталар, нәрсәдер анлатмакчы булалармы* Нинди әкәмәт бу? Шул, исергәннәрдер дә айнып жнтмәгәннәрдер. мөгаен
- Пушкаларны китереп куярга да диде кайсыдыр - Немец бүтән телне аңламый ул
Тафтиловның уе буталды, бу хәлне ул төрлечә куеп каралы Юк. пушкалар белән маташасы түгел, әнә ак флаг күтәргәннәр, ничек атасын инде Без атсак, алар да атачак. Нәрсәгә артык кан коярга Шул мәл немецлар тагы кычкыра башладылар Безнекеләрдән кемдер автоматын худка җибәреп алды
- Отставить' дип кычкырды Тафтилов. агач артында утырган килеш. Ул автоматын култыгына кыскан, йөгендә эре тутлар тагы да күбәйгән, нинди дә булса бер карарга килгән шикелле иде
- Сержант Каракүз, штабка чап. тәрҗемәче алып кил. диде Таф тилов каты гына боерып Теге исә берничә адымда гына иде. шунда ук каскасын рәтләп киде һәм агач кәүсәсенә ышыкланып кына торып басты Аннары агачтан-агачка поса-поса китеп барды Куркыныч беткәч, чабып китте
Ул озак йөрде, штабны эзләгәндер инде Немецлар тагы эт өргәнгә охшаган рәвештә кычкырып карадылар, әмма бездән җавап булмагач, тындылар Кай сугышчылар сүгенеп, кайсы сүз белән батырланып ятты Берсе исә: «Без шулай инде ул. немец белән тәкаллефләнеп торабы». тфү'» дип, бар йөрәгеннән үртәлә иде
Ниһаять, тәрҗемәче килде. Тәбәнәк кенә буйлы, озын борынлы, ике якка чыгынкы яңаклы, чырае ничектер төлкене хәтерләтә иде. Ул агачлар арасынапоса-поса килде дә Тафтилов кырына барып чүгәләде. Замполит аңа берничә сүз белән хәлне аңлатырга тотынды. Теге йөгерек зиһенле икән, тиз төшенде, булды, дигән мәгънә белән кулын селтәде дә урыныннан кузгалды Бер агачтан кинәт икенче агач артына алга таба ыргыла иде. Немецлар күзәтеп тора икән, аңа аттыла*р. Тәрҗемәче бер юан нарат артына басып, учларын авызына куйды да немецларга кычкырды. Тавышы трубкадан чыккандый калын иде. Бер үк сүзләрне берничә мәртәбә кабатлап торды. Бераздан немецлар да телгә килде. Шул арада Тафтилов тәрҗемәче артына барып басты. Ул бары «ахтунг» дигән сүзне генә аңлый иде Немецларның сүзләре тынгач, тәрҗемәче Тафтиловка таба борылды.
— Биредә бик секретлы радиостанция урнашкан, ди.'Без шуны шартлатырга калдырылган кешеләр. Бу бик кыйммәтле техниканы безне исән калдыру бәрабәренә, руслар кулына тапшырыр идек, диләр. Аннары без бары зур начальникка гына биреләбез, дип таләп куялар
Шул сүзләрне әйткәч, тәрҗемәче Тафтиловка күз сирпел алды: кыяфәте зур начальникка торырлыкмы, янәсе. Әмма замполитның шинеле бик иске, погоннары ямьшәеп беткән, кай йолдызлары «ите» белән йолкынган иде. Ә немецларга тышкы кыяфәт шәп кирәк, шунсыз кешене дә зур начальник дип белмәячәкләр.
— Кара, ничек сатулашалар, эт еккан нәмәрсәләр!—дип сүгенде Тафтилов — Бу берәр хәйлә түгелме?
— Шайтан белсен,— диде тәрҗемәче уйга калып — Немец техниканы күз карасы кебек күрә инде. Анысы бар
Аларда хәзер баш кайгысы!— дип, Каракүз дә ачуын белдерде.
— Моннан алгы сызык ерак түгел, контрһөҗүм көтеп, вакытны сузмыйлармы?— Тафтилов баядан бирле эчен кырып торган шиген чыгарды.
Бик ихтимал,—дип куйды тәрҗемәче, ләкин үзе гаять тыныч иде.
— Тизрәк бирелегез, юкса пушкалар белән атабыз, дип әйтеп кара әле!— Тафтидов, бөтен ышаныч синдә, дигән сыман, тәрҗемәчегә төбәлде. Теге учы белән нигәдер авызын-борнын сөртеп алды да, агач артыннан гына немецларга тагы кычкырып алды. Тегеләр җавап кычкырганда, колагын агач кәүсәсеннән алгарак чыгарып тыңлады.
— Юк, бирелмибез, зур начальник килсен диләр,— дип, агачка аркасын куеп, Тафтиловка борылды. Ул тагы Тафтиловның кыяфәтен күздән кичерде. Юк, немецлар моны зур начальник итеп күрә алмаслар, дип уйлады бугай, карашын читкәрәк алды. Тафтиловның йөзендә ашыгу күренеп тора иде, шуны чамалап, тәрҗемәче: «үзем штабка барып, берәрсен алып килим», диде һәм җәлт кенә кузгалып, кызу-кызу атлап китте Тафтилов тагы пошынып калды. Алгы сызык ягын күзәтте, ракеталар чөймиләрме? Немецларның хәйләсеннән бик күп авыз пешкәне бар. Юк, немецлар тыныч кына көтәләр шикелле...
Ерактан ук агачлар арасыннан Тафтилов тәрҗемәче белән Моста- финнын килүен күреп алды. Мостафин Асоевның елкылдап торган кара күн пальтосын кигән иде. «Асоевка бу затлы киемне ординарецы Зангир каяндыр юнәтеп биргән»,— дип сөйлиләр иде. Дивизионда андый пальто бер Асоевта гына. Шулай да Мостафинга да бик ки- ләшә икән Мостафин бу куркыныч эшкә үзе теләп риза булгандыр инде, югыйсә, бүтәннәрне дә җибәрә алыр иде.. Ә кыяфәте чынлап та нык тәэсир итәрлек, итекләре дә ялт-йолт итеп тора, фуражкасының текә маңгаенда әллә нинди нәкышле бизәкләр.
— Нигә алар безгә шарт куялар? Без диктовать итәргә тиеш!— диде Мостафин килей җитүгә. Тәрҗемәче дә шул юнәлештә немецларга
сүз кушып сөйләшә башлады Ул рупор алып килгән, шунын аша сиптерә
— Алар үзләре безгә килергә тиеш'- диде ул. фикерен Тафтиловка да аңлатып Бераздан тәрҗемәче Мостафинга таба борылды
- Совет командиры килсен, без атмыйбыз, диләр
Ник үзләре чыкмыйлар?—дип ачуланды Мостафин •
— Чыга алмыйбыз, дип кабатлыйлар
— Алар ничәү анда?
Өчәүме-дүртәүме өзеп кенә әйтмиләр
— Димәк, араларында бер эсэс бар,- диде Мостафин һәм уйга 2 калып торды Аның янындагылар да куркыныч артуын сизделәр «Не = мецка ышанып булмый инде», дип уйлады Тафтнлов һәм. Мостафин - янына ук килеп, «әллә башта бер-ике солдатны гына җибәреп карынбыз ~ мы», дип сүз кушты Мостафин үз уйларына йомылган, аның сүзләрен ишетмәде дә кебек Ниндидер бер җитезлек белән сугышчылардагы * коралларны барларга тотынды Кул пулеметы булган сугышчыны аерым - алып, аны бик җайлы позициягә урнаштырды Әгәр немецлар ата баш * ласа, ул бик каты ут ачарга, ышыкларга тиеш иде Тагы хәстәрлек ’ эшләре күргәч, үзе белән барачак сугышчыларны күзәтеп алды
- Зәйнуллин юкмыни? диде ул. Тафтиловка төбәлеп Теге үзенең « фамилиясен ишетүгә, агач артыннан килеп чыкты
Ну. сержант, тәвәккәлләдекме5— диде Мостафин, гади кешеләрчә * Мирхасны тиң күреп Мирхас боек иде, кинәт ачылып китте, «була ул» дигәндәй, дәртләнеп, башын селкеде, автоматын күкрәгенә ипләбрәк кысты Мостафин тагы бер мәртәбә сугышчыларына карап алды да. беренче булып, агачлар арасыннан яланга атлады Атармы немец, юкмы? Бөтен тәне, вөҗүде шул ышанычсызлык белән гүли, газаплана иде Берничә адым киткәч, чирканчык алган кебек булды, тәндәге кабарган вак бөрчекләр бетте Артына борылып, тагын бер кат сугышчыларга күз төшерде Менә шушындый куркыныч моментта, пуляга күкрәкне куеп барганда кеше беленә дә инде Кайсы кеше аркасына ышыклана, адымын юри вак итеп атлый, арткарак кала Бик әзгә генә. Ул белә: барысын да шушы унбиш сантиметр ара хәл итә Алдагыга беренче пуля эләгә Тик унбиш сантиметр ара Мостафин Тафтиловның кеше ышыгында бармавын һәм барырга теләмәвен күреп сөенде Үзе турын да гына уйламый икән . Ә Мирхас. немец атса, пуля канданрак ки ләсен чамалап алып. Мостафин алдынарак чыгып бара иде Мостафин тыштан берни сиздермәде, әмма эчтән ул егетнең үз-үэен жәлләмәвенә. фидакарь йөрәкле булуына сокланмый кала алмады Аның турында матур уйлады «Үз яныма алырга кирәк, әллә кайда мәгьнәсезгә әрәм булуы ихтимал Аннары чинын лейтенант дәрәҗәсенә күтәрергә дә вакыт тыр Моны ничек тә онытмаска иде Фриц атармы, юкмы5 Элек куркыныч минутларда мин болай һич тә уйламый идем Гел штабта утырып, күнекмәләр чыгып бетеп бара икән бит' Пуляга каршы барган чакта башны каядыр яшерәсе килә иде. хәзер дә ул хис мнндә бетмә гән икән әле Мостафин шунда каска кияргә оныгуыи абайлап, үкенде, ләкин соң нде инде, аны беркемнән дә алып булмый Портның астагы тәрәзәсеннән бер дә күзен алмый барды ул. чөнки шуннан гына атулары мөмкин иде
Шушы өч йөз метр араны бик озак барган кебек тоелды Бара лар. ә вакыт узмый кебек нде Ниһаять, килеп җиттеләр Сөзәк баскыч подвалга төшеп китә икән Анда тимер ишек Бераздан ишек шалтырап ачылып китте Зәңгәрсу мундирлы һәм шундый ук төсле пилотка кигән икс немец солдаты күренде Тәрҗемәче алга чыгып, аларга дәште Сөйләш.» башладылар
- - Коралларыгызны ташлагыз!- диде Мостафин каты гына Немец ларның йөзләре куркыну белән тулды, тәрҗемәчегә төбәлделәр Теге
Мостафинның боерыгын аларга җиткергәч* кулларын як-якка җәйделәр: «бездә корал юк», диләр икән. Аннары берсе алгарак чыкты, анлатырга тотынды.
— Бу — бик секретлы радиостанция. Биредәге приборлар бары да техниканың яңа сүзе. Без шушы станцияне шартлатырга дип калдырылган солдатлар...
— Нигә шартлатмадыгыз?— дип аны бүлдерде тәрҗемәче.
— Шул чаклы кыйммәтле әйберләрне җимерергә кызгандык,—диде немец.
— Әгәр моны исән килеш сезгә тапшырсак, шуның бәрабәренә безне дә исән калдырырсыз, дип уйладык,— диде икенчесе.
Мостафин җирәнеп карады, йөзе чытылды. Бер сүзләренә дә ышанмый иде Менә ул мең-мең газап китерүче кан коючылар. Нәрсә йөртә аларны? Тамак өчен шулай ерткычланалармы? Юк, аларны идея йөртми, аңардан түбән алар. Тере җан итеп карарга күз карыша Тыштан адәм затына охшаганнар бит, ләкин күзләре капкынга эләккән бүре күзләре кебек бик тынгысыз һәм чәнечкеле. Сунарчы капкынга эләккән бүрегә ничек карый икән? Кинәнәме? Мостафин үзендә чиркандыра торган хис кенә уянуын тойды.
Беренче немец кулларын бутый-бутый сөйли, ышандырырга тырыша бугай . Биредә өлкәнрәк, ахрысы. Кулларын эчкә таба сузды, керергә әйдәде. Мирхас. песи кебек сак басып, аның артына төште, автоматы тәтесенә бармагын куйган килеш алга атлады.
Подвал караңгырак иде. Озын коридор сузылып китә Ике яклап бүлмәләр. Бер ишекне ачып керделәр. Карасалар, ухылдый-ухылдый идәндә аягы бәйләп ташланган немец ята. Иптәшләрен күргәч, нәрсәдер ырылдап кычкырырга тотынды. Болар аңа карамадылар да.
- Ул шартлатырга итте, без ирек бирмәдек,- дип, аңлатырга ашыкты өлкәне — Йоклагач, икәү сүз берләштек тә бәйләп куйдык...
Бүлмәләр аптека кебек пөхтә, ак приборлар бик күп, һәрберсе тәртип белән ..куелган иде Ләкин алардан ниндидер шыксызлык, йөрәккә салкын йөгертә торган хәтәр нәрсә бәреп тора иде.
Аннары, өйнең өске катын тикшереп йөрделәр. Анда бүлмәләр буш, идәнендә чүп-чар кәгазьләр, ватык урындыклар аунап ята Ниндидер штаб булган инде бу.
Кире аска төшкәч, икенче немец: «Теге бәйләнгән фрицны ычкындырыргамы»,— дип, рөхсәт сорагандай итте. Мостафин Тафтиловка карады «Әйдә, чишсен»,—диде Тафтилов кул ымы белән.
Инде китәргә кирәк иде, Мостафин Тафтиловка күрсәтмәләр бирде. Мин штабка барып, тиешле кешеләрне җибәргәнче солдатларың белән саклап тор, диде. Үзе белән бу немецларны конвойлар өчен өч сугышчыны аласын әйтте. Ул иң элек Мирхасны күрсәтте, аннан тагы ике солдатны. Мирхас, немецларны бер почмакка аерып алып, өчесен дә тентеде, алардан корал ише әйбер табылмагач, ишеккә күрсәтте. Мостафин алдан чыгып бара иде.
Өлкән немец тәрҗемәчегә һаман да бу радиостанциянең әһәмияте, аның яңа техника булуы турында сөйли иде Дивизия штабына чаклы байтак атларга туры килде. Бары караңгы төшеп килгәндә генә, Мостафин махсус команда туплап, трофешны барларга җибәрә алды. Алар килүгә, Тафтилов үзенекеләр белән кайтып китәргә тиеш иде. Бу группаны теге йортка кадәр Мирхас алып барырга булды.
Дивизия штабы каршында антифишистлар группасы бар иде. Алар безгә кайчандыр әсир төшкән немецлар. Германиянең гаделсез сугыш алып барганлыгын аңлаган, фашизмның кешелеккә бары газап кына китерүен төшенгән немецлар бик тырышып аңлату эшләре алып баралар. Алгы сызыкка радиодан гел чыгыш ясап торалар Мостафин бу фрицларны шуларга тапшырды. Сөйләшеп киттеләр.
Тагы ниндидер вак-төяк турында сөйләшеп алганнан соң, ул кайтып китте. Төн карангы иде Әле генә кичергән күренешләргә капма-каршы буларак, аны Зитта турында уйлар биләп алды Нишләргә? Ничек аны табарга, күрергә. сөйләшергә? Караңгы төндә эчтән яп-якты, нурлы уйлар белән яктырып кайтты Аның күңелендә Зитта беркем дә. бернинди газап та томаламый, күмеп китә алмый торган урын били икән бит. дип бер рәхәтлек белән уйлый иде ул
Ә икенче көнне трофей командасы, немец танкын зур тракторга эләктереп алып киткәндә, окоп төбеннән Идрисов гәүдәсен тартып чыгар ды Ул исән иде. бары сөйләшә генә алмый һәм аяклары йөрми ,
Икенче бүлек
Асфальт юл кырыеннан бер төркем солдатлар үтә Аларның. госпитальдән чыгып алгы сызыкка баруларын әллә каян чамаларга була Өсләрендә иске, юылган шинель. Кайсыларының итәгендә, күкрәк турында сабын да ала алмаган кан таплары беленеп тора Элек шинель иясенең кай төшенә пуля яки ярчык тигәнлеген хатасыз әйтергә мөмкин Болар төрлесе төрле җирләрдән җыелган кешеләр юл уңаенда бер-берсе белән танышып баралар Бәлки бер, яисә ике көннән солдат язмышы аларны тагы төрле җиргә таратыр Шуңа күрә арадан бер сөйләргә яратучысы, башыннан кичкәннәрне сөйләп, юлны кыскарта, икенчесе шаян сүз кыстырып көлдереп ала.
Бераз алдарак солдатларның вакытлы башлыгы чибәр йөзле, яшь кенә Сөенчалин фамилияле лейтенант һәм кечерәк буйлы, күпереп торган кара чәчле, башына саргылт берет кигән, яшел шинельле бер кыз атлый Кыз алар төркеменә бүген генә килеп кушылды Юллаш кыз очраганга лейтенантның бик кәефе килгән, аңа нәрсәдер әйтә дә елмая, шулай да солдатларын да истән чыгармый Борыла да:
— Зарипов, артка калмагыз, дип әйтеп куя Янында кыз бул ганга мөгамәләсе йомшаганлыгы тавышыннан ук сизелеп тора
— Борчылмагыз. — ди ана старшина Зарипов Янәсе, читкә сугылу чылар булмаячак
Шунда ук өзелгән сүзне ялгап китә
-- Сез Сталинградта булмагач, белмисез инде, н-и андагы җәһәннәм тәмугын сөйләсәң, кеше ышанмас Биредәге сугышлар андагы белән чагыштырганда сәхрә ген.»
Ну әйттең сәхрә! дип бүлдерде кайсыдыр
- Юк. ихлас менә’ Андагыдай мәхшәрне күзалларга мөмкин түгел
- Кырылыш каты булган инде' диде берсе раслагандай һәм Зарн пов тагын фикерен куәтләп сөйли башлады
Кырык икенең көзе иде. ул көз бик коры кмлде Бе» даладан ■мл.» ничә кнн поход белән бардык Шулай бер көнне кичен примлга туктадык Алдыбызда кын-кызыл булып офык яна иде Без аны кояш байый дип уйлаган идек, ә ул Сталинград икән Донк-донк иткән тонык шартлау авазлары ишетелә Караңгыда шул ерактагы кызыл ялкын шәүләсе сыек кына булып солдатларның йөзләренә килеп куна, кү зләрен ялтыратып куя һәм ниндидер хәтәр шомлылык җилекләргә хәтле үтеп керә Без вулкан кебек актарылып-вктарылып янган менә шул ут эченә барып керергә тиеш
Ләкин башта Идел аша кичү күпере эшләргә кирәк икән әле Безгә шундый приказ бирелде Д«м караңгыда Иделнең аскы як агымын нан ике катер менде, андагы саперлар озын чылбырлы якорьга бер
кетелгән буш мичкәләрне 'су өстенә нке рәт тезеп чыктылар. Без исә юан, озын бүрәнәләрне җилкә белән китереп, шул мичкәләрне аркылыга бастырып куябыз, аннары матчаларга такта тезәбез Бөтен полк белән төне буе эшләдек, тик күперне теге ярга алып барып җиткерә алмадык. Яктыруга, тәмам хәлдән таеп, яр кырыендагы блиндажларга кереп аудык. Немец самолетлары килеп күперне бомбалавын да ишетмәгәнбез, тик үзебезнең өскә төшерергә тотынгач кына уянып киттек. Берничә блиндаж бомба балчыгы белән күмелеп калган иде. Тизрәк казып, коткармакчы булабыз Әмма киемнәрен ерткалап бетергән, битләре тырналып канаган, ишек янына кат-кат булып өелгән үле гәүдәләрне генә таба идек
Күперне барыбер төзедек. Сталинградка бик күп гаскәр һәм пушкалар чыкты Безнең часть тә шунда китте, ә мине кичүнең коменданты итеп калдырдылар. Взводымда — сакчылар Немец бомбага тотса да, күперне ремонтлыйбыз, хәрәкәт өзелеп тормый. Бер төнне бездән алдагы кичүне немец җимергән булган һәм безнең күпергә яралы атлар, дөяләр, арбалар агым белән килеп буылдылар Нишләргә дә билмибез Атларның судан өскә ыргыла-ыргыла йөрәк өзгеч кешнәүләренә, дөяләрнең акыруына һич чыдап булырлык түгел Җитмәсә суны тоткарлап күперне агызулары да мөмкин. Шул чак атларны, дөяләрне автоматтан атып, су төбенә җибәрергә мәҗбүр булдык. Тамакка яшь тыгыла, сөйләшеп булмый, һәр төнне нинди дә булса бер көтелмә! ән хәл килеп чыга Миңа көндез дә тынгы юк. Йокламаганнан гәмам миңгерәүләндем. Үзем аяк өстендә, үзем йоклап йөрим, аңгы-миңге. Күп нәрсәләргә дикъкатем бетте, ишетмим дә, уйламыйм да Башым бөтенләй эшләми шикелле Мине бары өстемә йөкләтелгән бурычны үтәү хәрәкәтләндерә, берәр приказны үти алмаудан курку йөртә Әнә шул курку көч бирә миңа Әмма болай бик авыр, тамакка да ашап булмый башлады’, бернәрсәнеңтәме юк, салам тек салам «Я тизрәк яраласын иде, я булмаса үтерсен иде,» дип эчтән теләп йөрим. Миңа хәзер бөтен нәрсә барыбер Бары приказны гына аңлыйм, бүтән нәрсәләрне аңлый да, кабул да итә алмыйм... Йокламаудан да авыр нәрсә юк икән...
Бер төнне кичүгә командирлар киемендә ике-өч кеше килеп туктады Караңгыга күз ияләнгән инде, шәйләдем, ниндидер частьнең башлыклары. Шлагбаумга таба килүчегә: «Пароль?»—дип кычкырдым. Теге «Кара бин».— дип җавап бирде. Бу кинәт башыма китереп суккандай тәэсир итте, чөнки килүче парольне дөрес әйтмәде. Әллә диверсантлармы, дип бик нык шикләнеп калдым
— Ач1—диде берсе приказ биргән кебек.
— Юк. тукта' Пароль алай түгел! Рөхсәт итмим!—дип кычкырдым мин һәм шлагбаумга таба арт белән чигенәм, ә кулым үзеннән-үзе кабу- радан пистолетны тартып чыгарды
— Безгә частьне ярты төнгә чаклы теге якка чыгарырга боерык бирелгән, - диде берсе һәм кискен кыяфәттә миңа таба атлады.
— Юк. пароль?!—дип тагы да катырак итеп кычкырдым.
— (дтставить!— диде икенчесе мичкәдән чыккан бас тавыш белән һәм башы белән ымлады Шунда ук артымнан килеп кулымнан тоттылар, көчле матрослар, буйлы тельняшкаларыннан шәйләдем
— Блиндажга кертеп бикләгез!— дип, юан тавыш кулын селкеде. Мин кычкырам, «башбаштаклык өчен җавап бирерсез», дип. әле болайга, әле тегеләйгә ыргылам, ычкынмакчы булам Әмма кулларны тимер кебек каты кысканнар Бер блиндажга кертеп ыргыттылар, ишекне тыштан терәтеп, сак куйдылар Шунда гына «әллә парольне үзем ялгыштыммы», дип нык баш вата башладым, ми буразналарым буйлап кабат «сөреп» чыккандай иттем һәм икенче минутта кинәт аркамны пешереп кайнар елдырым узды, маңгаемнан салкын тир агарга тотынды: үзем ялгышканмын икән' «Нәрсә булыр, нәрсә булыр, нишләдем мин?»-дия-дия. башымны ике кул белән учлап, идәнгә аудым Шуннан соң берни белмим,
йоклап киткәнмен Күпме шулай ягылгандыр, әйтә алмыйм, бервакыт блиндаж селкенүгә һәм битемә салкын балчык кисәкләре төшүгә уянып китсәм, мәхшәр — бөтен тирәне немец самолетлары бомбага тота Шунда ук бик каты шартлау колакны тондырды һәм ишек тактасы каерылып төшкәне күренде, аннан яктылык кереп күземә бәрелде Яктырып килә икән инде Мин тышка ыргылдым, траншеяга ауган часовой матросның ♦ буй-буй тельняшкасы гына күземә чагылып калды Тегенең мылтыгын | табып култыкка кыстым, тизрәк күпергә таба чабам Барган шәпкә 3 үк чамаладым атлар, арбалар, солдатлар күпергә кереп тулгач кына. * немец самолетлары бомба ташларга тотынганнар.
Су өсте яралы сугышчылар, атлар һәм якореннән өзелгән буш * мичкәләр белән тулган Атларның һава ярып кешнәгәне, солдатларның = «коткарыгыз!»—дип өзгәләнгәне колакны яра Әллә шул коточкыч күре- S нештән минем колакка шулай тоеламы? Белмим Әмма бомбаларын ♦ ташлап бетергән немец самолетлары сиреналарын яман кычкыртып һаман 5 баш очында пикировать итәләр иде Ни өчен шулай эшли? Куркытыр “ өчен генә. Аның сере шунда кешене бер куркытсаң, аны җиңү җиңел- * ләшә. Очрашканда инде ул сиңа куркып карый, ягъни рухи көчен бераз * югалткан була Әнә немец, паразит, ничек эш итә! Ерткыч түгел диген у син аны!
Мин күпергә җиткәндә, немец самолетлары киткән, берсен безнең i зенитчиклар яндырган, теге як ярдан кап-кара төтен күтәрелә иде Шунда " кемдер миңа кычкырды
Кая монда комендант?— ди һәм аты-юлы белән сүгенә бу Боры лып карасам, алдымда ниндидер полковник тора Тегенең каршына атылып бардым да кулымны козырекка куеп
— Мин комендант, дидем һәм йөзенә каралым Аның киңчә чыраен да шул чаклы ачу тупланган иде. минем тез буыннарым шунда ук бушап китте
— Кем полкны кичүгә кертте?— дип, тагы нке-өч катлы итеп сүгенә башлады, авызыннан төкрекләре чәчелә нде Мин төнге хәлне аңлата башлаган идем, ул, тыңларга теләмичә, кулын селтәде, һәм мин шунда гына аның янында автомат тоткан берничә матросны күреп аллым
— Кулга алырга һәм трибуналга тапшырырга' диде полковник, миңа карарга да теләмичә, кулын һавага күтәреп кискен генә төшерде дә блиндажларга таба атлады. •
Мине тагын тоткын итеп алып киттеләр Бераз баргач, кинәт туктап калдым һәм кычкырып җибәрдем бер блиндаж янында төнлә мине яптырган командирның берсе үлеп ята «Менә кем гаепле'» дип. акырган булдым, ләкин мине беркем дә тыңламый нде, часовой: «Атла'» диде һәм штыгын җилкәмә тидереп алды
«Беттем!» дип уйладым, башым урталай ярылган кебек булды «Бетүем шушы ахрысы!» дип уйлый башымның бер яртысы, әллә каян өмет күтәрелә дә «Юк'» дип тагын аваз сала
Тикшерү ике көн барды «Парольне онытып, син күпер аша үтүне тоткарлагансың, шуңа күрә частьләр бомбежкага эләккән», дип ки тереп кыстылар Ә ничек киресен исбат итәсең? Гаебем бар факт «Биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә» дип хөкем чыгардылар да бер зур землянкага китереп яптылар. Анда минем кебек кискен хәл кап кынына эләккәннәр бар иде Бер ике сүз белән белешеп алалар да үз эчләренә бикләнәләр һәркемнең үзенеке көчле
Бервакыт кинәт «Зарипов'» дигән тавышка сискәнеп киттем Гөн яктырып бара икән инде, мине алырга конвой килгән и.к- Кул.ырым аякларым дер дер килә, көчкә ишеккә барып җиттем Шунда ук үз-ү земне
кулга алып, тирән итеп көрсендем дә бусаганы атладым Конвой миңа кая юнәлергә кирәген: «сулга, уңга, турыга», дигән сүзләр белән арттан әйтеп бара Тиз-тиз атлыйм. «Бу газап тизрәк бетсен»,—дим эчтән, ашыгам Конвой мине ике яклап блиндажлар тезелеп киткән урамнан алып бара башлады Кай блиндажның ишеге өстенә төрле төстәге унлаган телефон чыбыклары килеп кергән. «Болары штаблардыр инде»,— дип уйлап к\ям. Алда ниндидер саргылт полоса күренде Ныклабрак карасам.’ урман’ икән. Көз үтеп баруга карамастан, нигәдер агачлар яфракларын коймаган, имәнлек бугай, имәннең шулай яфраклары соң коела... Кинәт зиһенемә ток китереп суккандай булды: «димәк, шул урманга алып барып...» дигән уй пычак йөзе ышкылгандай кисеп узды мине Әле урманга җиткәнче байтак бар. Урманга кергәч, «конвойны сугып егарга да качарга һәм Сталинградка чыгып, бер частька кушылырга», дип мине эчтән ниндидер иблис котырта башлады шунда. Уйларым яшен тизлеге белән йөгереште. Әйе, иң элек менә болай итәм: туктап, конвойның штык белән җилкәгә төрткәнен көтеп торам һәм ялт кына борылып мылтыгына ябышам «Атса шунда ата, төрмә хурлыгыннан котылырмын, пуля тигәнен дә сизми калырмын... Әгәр мылтыгын каерып алмасам, мин аңа атмаячакмын, бары куркытыр өчен генә һавага җибәрермен дә урман эченә шылармын. Аннары инде мин ничек Сталинградка чыгарга белермен Димәк, беткән баш беткән » Ләкин шул мәл команда тавышы ишетелде:
— Стой! Стой!— дип, кемдер кычкыра иде. Безгәме, түгелме? Карасак, бер блиндаж янында ниндидер командир эчке ак күлмәкчән көе юынып маташа, ординарецы аңа котелоктан су салып тора иде Мин моның кыяфәтеннән кичә трибуналдагы майор икәнен танып алдым. Ул, кулын болгап, үзенә таба килергә кушты Үзе ординарецы җилкәсендәге ак сөлгене алып, тиз-тиз битен, кулларын сөртә башлады. Аннары ординарецы аңа кителен сузды. Без килеп җиткәндә, ул тулы формада иде.
— Син нинди милләттән?— дип, миңа таба борылды ул. Мин аптырап калдым, «кичә минем кәгазьләрне күргәндер бит инде, әллә берәр ялганымны тотар өчен сорыймы», дигән уй башымда чагылып китте
Татар, дидем мин. майорның йөзеннән нәрсәдер эзләп — Казан татары.
— Ышанычлы халык!— дип, ул ботындагы планшетына үрелде һәм. аны шыртлатып, тез өстенә куйды Конвой сузган кәгазьне алды да, тезенә куеп, нидер язды.
— Фәлән ротага взвод командиры булып барырсың, ризамы?
— Бик рәхәтләнеп!—дидем кинәт җанланып. Шунда капылт кына күк капусы ачылгандай күз алларым яктырып китте Шул моменттагы бәхетемне белсәгез иде! Конвойны кочаклап үбәсем килә. Майорга рәхмәт тә әйтергә онытканмын Аякларымның җиргә тигәнен дә сизмим...
Конвой мине шул саргылт урманга таба алып китте. Урман дигәнем- урман түгел, ә саргылт салам түбәле землянкалар булып чыкты Әйткән ротаның блиндажлары шунда икән, аннары Сталинградка баргач, ну, немецларның иманнарын кикерттек инде
Зарипов, «барыбер аңламассыз» дигән мәгънә белән кулын селтәп, тынып калды Арада күпне күргәнрәк солдатлар аның погонына күз төшергәләп алдылар Элек лейтенант булгди, хәзер сержант кына Ә бит сөйләве буенча, командир итеп җибәргәндә, аның чинын төшермә! әннәр. Димәк, шуннан соң тагы ниндидер бәлаләргә юлыккан һәм алардан болай гына котыла алмаган, шактый кыйбат түләргә туры килгән ахрысы, әмма бу хакта сүз кузгатып төпченү ничектер уңайсыз иде Зариповның көмеш куна башлаган чигә чәчләрендә, яшенә караганда
бик нык картайган чыраенда ниндидер кызгану кузгата торган чалымнар бар иде Шулар ниндидер хөрмәт уята Бу кеше беткәнче риясыздыр Үзенә тиешлене бер дә кеше җилкәсенә салмыйдыр, бүтән хәйләкәр риялылар үз йөкләрен ана такканда да Зарипов һич авырсынмый күтәрәдер ф
Көн кичкә авышып бара иде инде Солдатлар төн куну турында = кайгыртып сөйләнә башладылар Зарипов адымын тизләтә-тизләтә алга 7 рак элдерде Аннары шактый гына йөгерде, тик шулай да лейтенант белән т кызны көчкә куып җитте Зарипов әйткәч, лейтенант сәгатенә күз төше- f реп алды да шунда ук күнде Әйе. вакыт икән инде Юлдан чнттәрәк £ күренгән утарларны күзәткәләргә тотынды «Якын тирәдәгеләрендә рәт * булмастыр.»—диде Зарипов, кызгылт чирәп түбәләргә ымлап Чистарт = каннардыр, эчкәрәк керергә кирәк Лейтенантның кәефе әйбәт иде. бу 3 фикер белән ризалашып ияген какты ♦
Бераз исәп корып алганнан соң. сул якка борылып, камыллы басуга • кереп киттеләр Биредә ызаннар да ызаннар, шунда үскән үлән сабак п лары басуны тәбәнәк рәшәткә белән уратып алган кебек итәләр , Урманнар да шулай кишәрлекләп бүленгән, бер ягыннан икенче ягы * күренә Шундый урманнарны үткәч, урылмаган бодай җиренә килеп * чыктылар Ярлы көлсу төстәге туфракта бодай бик сыек, башлары « да бик вак. буйга да тәбәнәк иде «Эх. ипи әрәм була.» дип уйларга X өлгермәделәр, җирнең теге башында атлы кеше күренде Ул кечкенә - генә жатка белән бодайны урдырып маташа икән Жатканың әвернәләре кулларын болгый-болгый каршыга килгән озын бер кеше шикелле иде Менә ул килеп җитте, жаткада бер өлкән генә латыш бөкшәеп утырган. бар дикъкате чабылган учмага төбәлгән. Учма шактый җыелгач, утыргычы кырыендагы ниндидер сапны этеп куя һәм әвернә жаткадан учманы сыпырып төшерә Солдатлар «Алла ярдәм бирсен!» дигән бул лылар. әмма латыш аларның сүзен ишетмәде һәм күз дә салмый узып китте Аның бөтен кыяфәте «туйган инде сез ачәрвахлардан», дигән шикелле иде
Бәрәңгесе, чөгендере алынган, сөрелгән җирләр буйлап шактый бар ганнан соң. бер урман кырыендагы тыштан төзек күренгән бай хуторга керделәр Хуҗа, юка гына чырайлы, озын буйлы сары латыш, кочак җәеп каршыламаса да. кире борып чыГармады Аның сөйләшүеннән укыган кеше икәнлеген чамаларга була иде Бер дә өркеп, каушап калмады, берике сүзеннән үк үзенең кырыслыгын сиздерде
Алар туктаган йортка кайтып кергәндә, өстәлдә бер табак әрчеми пешерелгән бәрәңге буларын чыгарып утыра иде Солдатларның йөзләре ачылган Лейтенантлар икенче якта җайланганнар икән Бусы да әйбәт Лейтенант Сөенчалинның үзен солдатлардан аерымрак тотуын беләләр иде. шуңа күрә үзләре янына дәшмәделәр Түгәрәкләнеп утырдылар Кайсыдыр Ляшковны мактарга кереште
- Сиңа. егет, бу үткерлегең белән начпрод булып эшләргә кирәк Наркомга ярарлык уш бар икән үэендә!
— Ә нигә, баш җитмәстәй эшмени ул? тип. Зарипов та көлгәндәй итте
- Сугыш кына бетсен, оҗмахта яшәрбез әле. диде икенчесе, җитди тонга күчеп, һәм тирән итеп көрсенде
Юк, оҗмахны сөймим мин. анда тончыгып үләрдәй күңелсез бу лачак. дип. Ляшков тагы сүзне шаянга борды Зур гына бәрәңге алып әрчергә тотынды
Ну. малай, кеше дигән затка оҗмах та ярамый
Оҗмахта бәрәңге юк бит. тиде Ляшков Ә мин бәрәңге яра там Бәрәңге булмасл. шайтанымамы оҗмахын3
— Иң мөһиме, анда сугыш булмас, тиле!— дип, кемдер чәйни торган авыз оелән каршы төште.
— Юкка өметләнәсең, брат,— диде Зарипов.— Әгәр оҗмахта кешеләр яшәсә, барыбер сугышмыйча чыдамаслар.
— Ник алай дисең? Анда фашистлар булмас, шунлыктан сугыш та чыкмас!
— Юк, ышана алмыйм,— дип, баш селкеде Зарипов, пич булма- са оҗмах белән оҗмах сугыша башлар. Кеше дигәнең бик акыллы да һәм бик ахмак та бит ул...
Ул арада эчке бүлмәдән хуҗа үзе чыкты Биек маңгайдан, озынча йөзле, сары чәчле, аркасы бөкшәебрәк тора иде аның, нәрсәдәндер тәэсирләнгән. күзләрендә кызыксыну, битендә дә җылы сызыклар күренә. Офицерлар белән анда бераз сыйланганга охшый. Ляшковның күңеле шат булып, хуҗаны күрүгә, аңа кружка сузды.
— Жиббәр, без сине блат белән колхозга беренче яздырырбыз. — дип шукланды Ляшков. Хуҗа елмайгандай итте, кружканы алып, ике-өч тапкыр йотты да кире борды. Закусканы да капмады, кулын селкеде, авызына учын куеп, тамагын гына кыргалады.
— Мин колхозны теләп көтеп торам,— диде җитди тавыш белән. Солдатлар аңа ышанмыйча карашларын чекрәйттеләр.
— Чын менә! Чөнки җиремне эшкәртер кешем юк, әрәм булып кына ята!—Ул ышандырырлык итеп әйтә иде
— Колхозның шул ягы шәп шул аның!—диде Зарипов.— Бер тәмен белеп алсагыз әле...
— Белмим, биредә ничек төзерләр ул колхозны,—диде кайсыдыр.
— Анысы хак,— диде хуҗа, аннары теге бүлмәгә таба ымлады, янәсе, «анда да кунакларым утыра» һәм. бер кулын күкрәгенә куеп, рәхмәтен белдерде дә, күрше бүлмәгә кереп китте. Аның бу хакта сүз куертасы килмәгәнлеге сизелә иде.
Лейтенантлар кечкенә кухня өстәлендә хәзинәдә бары белән сыйланып утыралар, плитәдә чәйнек чыжылдый. . хуҗа иң элек шуны караштырды Аннары мич буендагы урындыкка аякларын чалыштырып утырды да үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды:
- Кеше һәркөнне нинди дә булса яңалык белә,— дип, авыр итеп бер көрсенде. Биек маңгаенда җыерчыклар, ниндидер фикергә төбәлеп, гармун күрегедәй җыерылып килде. Өстәл янындагылар аны аңламаган кебек карап алдылар Хуҗа сүзен дәвам итте:
— Шуңа күрә әйтәләр: кеше һәрвакыт караңгыдан яктыга бара, диләр.
Юлчылар дәшмәделәр, хуҗаның сүзләрен миләрендә әйләндерәләр иде шикелле, йөзләренә шул чыккан. Бераздан Сөенчалин, селедкасын ашап бетереп, кулларын газетага сөртергә торды.
- Фәлсәфәңнең төбе тишегрәк, бабай,— диде.— Без алгы сызыкка — караңгыга таба барабыз.
— Юк. чибәр егет, барыбер яктыга..—дип, хуҗа капкачын шалтырата башлаган чәйнеккә иелде. Сөенчалинның кыяфәтендә картның сүзләрен чынга алмау, бары .әдәп өчен генә тыңлау сизелә иде. Капчыгыннан бер төргәк чәй алып хуҗага сузды. Теге бердән яктырып китеп, канәгатьләнүдән кулларын угалап, чәйне мул гына итеп чәйнеккә салды, уттан алып куйды. Шкафтан стаканнар китерде Үзе һаман нәрсәдер әйтер сыман иде Шул арада чәй дә пеште. Сирәк очрый торган һинд чәе икән, хуш ис бөркелде, стаканнарга чия суыдай кызгылт чәй тулды. Шикәр бар иде, өчәүләп чәйнең рәхәтен тоеп эчә башладылар
-Әх. күңелләр күтәрелеп китте-дип. хуҗа чәйне мактады Ул бая лейтенантка каршы төшүен йомшартырга теләгәндәй, ярарга тырыша, ләкин моның әмәлен таба алмый гасабилана сыман иде Ниндидер
эчке уйларын кире каккандай, учы белән тезенә суккалап ала Ахырда чыдамады.
— Кешенең юлы караңгыдан яктыга бара дип. шуның өчен әйтәләр иптәш лейтенант,— диде — Чөнки кешеләр бер-берсеннән сәясәт һәм нәфес нәтижәсендә аерылганнар Кеше кешегә таба юл ярырга мәжбүр. Үзендәге нәфсене. гуҗлыкны җиңеп,- яхшы кешегә таба омтыла ул ■_ Ә тормышта яхшы кешегә очрасаң, караңгыдан яктыга килеп чыккан ке- j бек буласың . -- Хуҗа чәен уртлап алды да тынып Калды, «мине аңларга j теләмиләр, түбәнсетеп карыйлар.» дигән кимсенү бар иде йөзендә. Сөен- f чалин хуҗаның күңеле төшкәнлеген абайлап, тагы шаяртырга теләде £
һай, бабай, бик акыллы сүз әйттегез бит әле. дип. үзләренә килеп * кушылган теге кызга күз кысты, чырае мутланды Менә бүген иртән = бу кызны очраткач, күңелемдә кояш чыккан кебек булды, валлаһи' з Кыз ашаганда түшенә куеп торган ак кулъяулыгын сыпыргалады. ♦ аларга карамаска тырышты, ул лейтенантның сүзләренә бөтенләй әһәмият ® бирмәде, ана бу сүзләр каз өстен ә коелган яңгыр тамчылары кебек ~ кенә иде ’Аның кыз белән генә сөйләшәсе килә иде Әмма карт торып ? өстәл өстен җыештыра башлады, кыз аңа бик теләп булышырга тотынды * Мич арасындагы юынгыч янында савыт-сабаны. стаканнарны s учактан көл алып чистартып юды. аннары бик әйбәтләп шкафка тезде Лейтенант кыз белән аулакта калу жаен эзләп, бүлмәләрне караштырып _ йөрде Кыз исә бая якында гына госпиталь урнашканын чамалап алган ' иде, төн кунарга шунда барырга булды Лейтенант эчкәре бер бүлмәгә кереп яткан арада, ул өйдән чыкты, ачык болдыр баскычларында солдатлар тәмәке тартып, тел чарлап утыралар икән Кыз баскычтан төшеп килгәндә, Ляшков аның каршына торып басты
— Безне ташлап китәсезмени5 - дигән булды, үзенең авызы колакка житкән.
— Әйе. күз яшеңне сөртергә кулъяулык биримме5 Кыз аның шаяруына шаяру белән жавап кайтарды, солдатлар көлешеп куйдылар Кыз да елмайды, ләкин Ляшков югалып калмады
— Сез үзегез дә. әнә медальләрегез дә минем өчен табышмак, дип. кызу-кызу сөйләнде. Шул медальләрегезнен нинди батырлык өчен бирелгәнен әйтеп бирә алмассызмы5
'i «чс}дә булгач (өйләшербе<. годе кыз һәм кулын <елтәп китеп барды Аның кул селтәве, аяк атлаулары шул тикле ягымлы иде. беркем дә көләргә базмады, ничектер эчтән тынып калды Ни тапкыр Ляшков та сүз таба алмады
Кызның киткәнен белгәч. Сөенчалин да моңаеп калды, күңелендә үз-үзеннән канәгатьсез хисләр баш калкыта иде
— «Нинди кеше бу?» дип уйлады Сөенчалин карт турында «Мине ничек тә төп башына утыртмакчы буламы5 Нәрсәгә ирешергә тели ул? Солдафонлыкта гаепләргә җыенамы? Немецлар безнең турыда «варварлар». дип гайбәт саталар, шулмы аның аңына сеңеп калган5»
Тыңлагыз, дип дәвам итте карт сүзен, берни булмагандай Шушы елның маенда мин урманнан яралы бер очучыны табып алып кайттым Ионов фамилияле рус иде Өч ай яшереп тәрбияләдем Карт сөйләүдән туктады, ул Сөенчалиннйң ышанмаган карашын тойган иде Шунда ук каядыр мич астына үрелде, аннан бер планшет алып лейтенантка сузды Менә карагыз'
Сөенчалин кәгазьләрне эчке шик белән караштырырга мәжбүр бул ды. Укыган саен шиге кими барды Ионов Кенигсберг шәһәрен бомбага тотарга барган, әмма кире кайтканда эениткага эләгеп яраланган, ә диңгездән нсә торган көчле жил аның парашютын фронт сытыгыннан бик еракка алын киткән Летчик «Совет органнарына бирерсең» тип язып калдырган язуында картны «чын кеше», дип атаган «Мине үлем
нән коткарды, мин ана мәңге бурычлымын», дигән. Сөенчалин, очучының эш бланкаларына язылган саннарны, номерларны чагыштырып, хата эзләде Әмма һәр нәрсәнең очы-очка ялгана,фальшь юк шикелле иде Шуннан соң Сөенчалин картка тагы бер мәртәбә сыный төшеп карады
— Нигә фрицларга барып әйтмәдең? Бүләк алган булыр идең.
— Латышлар кеше сатмыйлар, иптәш лейтенант
— Хәзер кайда соң ул?
— Бер көнне кинәт кенә юкка чыкты Тазарып җиткән иде инде Үзенекеләргә китте, ахрысы. Юк, немецларга эләксә, мине дә тартырлар иде, болай калдыралармы соң?
— Рәхмәт, бабай, рәхмәт,— дигәнен Сөенчалин сизми дә калды, картның тәрбия алган итагатьле кеше булуына шушы минутта гына ышанды
— һи, башта ачуланган идегез, хәзер рәхмәт әйтәсез!—дип, хуҗа кеткелдәп куйды Аңарда ниндидер усал шатлык һәм үзен өстен итеп тою бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Сөенчалин да кушылып көлде дә бетерде Ул бик арыган иде, картка шуны ым белән белгертте, башын ия төшеп, сый өчен рәхмәт әйтүен сиздерде, аннары икенче бүлмәгә чыгып китте Почмакта каты диван сыманрак бер урын бар иде. чишенми-нитми генә шунда сузылды.
Ярты төн авышып барганда, пыяла зыңгылдаганга ул кинәт уянып китте Кай җирнедер бомбага тоталар иде, шуның тонык тавышы ишетелде, «й ревматизмлы тез буыныдай шыгырдап куйды Аннары — тынлык. Ләкин Сөенчалин, күпме тырышса да, кабат йоклап китә алмады Башына килгән төрле уйлар арасыннан кичәге әңгәмә калкып чыкты, аннан соң әтисе күз алдына килеп басты. Ул районның җәмәгать эшеннән кайтып кермәс иде Дөньянытигезләмәкче булып чапты. Колхозга баргач, күпме тапкыр аны кулаклар кыйнап кайтардылар! Бервакыт авылга колхоз оештыру эше буенча уполномоченный булып киткән иде, кайтмады Өч көннән соң иртән тарантас җиккән атын капка төбендә күреп алды лар, үзе юк иде Камышлы милиционерлары ике көн, ике төн эзләделәр, тапмадылар. Шул авылның бер кулагын тотып бик каты кыскач әйткән: уполномоченныйны капчыкка салып тирән яр астына ташлаганнар Табышлы да, исән калышлы да түгел Ярый кесәсендә пәке булган...
Әйләнеп кайтканда бите кәгазьдәй агарган, сакалы җиткән иде Үзе беркемгә дикъкать итми, ләм-мим, пары чәй эчә дә чәй эчә.аннары урынына барып ята Әби киңәше белән әни аның яра тулы тәненә бурсык мае сылады, үләннәр кайнатып эчерде.
Терелгәч тә һаман шул РИКта эшләде Иң инициативалы, нык куллы активист булып, абруе бик зур иде. Үзе өчен түгел, эш өчен яна иде. үз тормышын кайгыртуны коммунистка тап төшерә торган нәрсә дип карады Шул мәсьәлә нигезендә әни белән икесе арасында сүз дә булгалады. Әби дә: «үз гамәлен кайгыртмаган кеше — уңмаган зат», дип тәнкыйть сузләрен кыстыргалый. Порт хуҗасы кеше барысын да колагы яныннан уздырып җибәрә Сүз кайтарып тормый Кулын селти дә бетерә янәсе, «сез нәрсә анлыйсыз-'вШуна күрә аның өйдә абруе һич калмады.«Кеше өчен кояш чыгарып йөрисең, үзеңә берни юк, тагы капчыкка салырлар әле», дип әни дә мыгырдана Әти җавап урынына үзенең китапларына тотына Өйдә ул бик аз сөйләшә, әйтерсең бөтен сүзләрен эштә сарыф итеп бетерә дә’— сүзе калмый
Әбиләре Сөн буенда ук яшиләр иде. Бату җәй көне гел аларда Анда су коенырга бик шәп. ат йөздерерлек тугайлар күл. Тик су коенуның бер күңелсез ягы була иде Эш шунда, Бату сөннәткә утыртылмаган, шуңа күрә чалбарын салңп суга кергәндә малайлар аны үртәргә тотыналар Бату бик гарьләнә иде Шулай әйткән өчен үл бер*ике малайның борын тирәсенә дә менеп төште, әмма үзенә дә каты тондыралар Бату әбисенә елап кайткалый башлады.
Бер көнне әбисе аның башын күкрәгенә кысты да озак юатып, юмалап маташты, аннары
— Сөннәткә утырырга телисенме?— дип куйды Бату моның нәрсә икәнен малайлардан ишетеп белә иде. шулай да иркәләнәсе килде ♦
Авырттырамы соң? _ =
Авырттырмый, шөпшә тешләгән кебек кенә була да бетә
Ә сине тешләгәне бармы соң? г
Булмый ни. мин аны сизмим дә'
Авыртыр шул. ә?
— Энә очы тигән сыман була да шундук онытыла
Ә минем онытылмаса нишләрмен?
- Нинди егет син шөпшә тешләгәнгә дә чыдамагач?
- Ничек итеп чыдарга соң? *
— Тешеңне кыс fa бүтән нәрсә турында уйла
— Әйем лә!
— Ату һаман үчекләрләр бит. Сөннәтләнсәң. үзеңә дә әйбәт булыр. « кызлар да күбрәк яратыр *
— Нигә кирәк ул чнкылдыклар? х
Егет кешегә дөньяда кирәкмәс нәрсә юк. дип сөйләнде әбисе * «Малаен сөннәткә утырткан», дигән сүз әтисе эшләгән җиргә барып * ишетелгән иде Анда аны гүя көтеп кенә торганнар, шунда ук элеп * алып, тикшерә башлаганнар Очкын төшкән күмер булса, тырышып өрүчеләр күпләп табыла инде Әтисен эшеннән алалар Горур җанлы кешегә шул җитә кала, ул бик каты эчәргә тотына Бату әле дә хәтерли, гел мунчада исереп ята торган иде Әнисе, әбисе быжылдый калмаган нардыр, әтисе өйдә бер дә күренмәде. Ә бер нртәне ул үлгән иде Батуның аңы әтисенең язмышы тәэсирендә формалашты Чоры шундый, артык бөгеп җибәрә торган булган һәм әтисе белән бергә эшләүче иптәшләре бик тәкъваланып кыланганнар Әлбәттә, ярарга тырышучылар да табылгандыр. Алар барысы да яхшы эш эшлибез, дип уйлаганнар инде Соңыннан үзләрен гаепле сизделәрме икән’ Әнисе әйтүенчә, бармакларына шырпы кадалган кебек тә булмаган, «ул безгә турысын ярып сала иде, без дә аңа чынын әйттек», дигәннәр «Без түзә идек, ә ул күтәрә алмаганга без гаепле түгел», дип акланып маташканнар Батуның ал арга каршы ниндидер үче кузгала иде Бер үк вакытта шул хис ана һәрчак тәртипле, намуслы булырга һәм яхшылыкка омтылыр га этәргәч тә булды. Әтисен рәнҗетүчеләрдән өстен чыгасы килә, «зур дәрәҗәгә ирешеп, күпме тырышсагыз да. дөньяда хаклык җннә ул», дип әйтәсе килә нде. Иң авыр вакытларда шул хис аңа егәр өсти һәм күңелен «мин сугышта исән калырга тиеш», дигән ышаныч белән тутыра Ә иң мөһиме әтисенең хатасын кабатламаска кеше ләргә йомшак, гадел, кимчелекләренә түзем булырга
Ул йоклап киткәнен сизми дә калды Иртән торып коры сары гына капкалап алгач, юлга җыендылар Сөенчалннның күңелен нәрсәдер би мазалый нде. тәгаен карарга килә алмыйчарак аптырады, ашыкмыйча гына кырынды, юынды Ниһаять, чыгып киткәндә, кинәт кенә борылып карт бүлмәсенә барып керде һәм өстәленә йөзлек кәгазь акча китереп салды Тегесе.«кирәкмәс» дигәнне аңлатып, кулларын болгады йөзен чытты, ләкин акча өчен сөенгәнлеге күзләрендә очкын булып бии нде Шуны күрүгә, Сөенчалннның күңелен чәнчеп торган төере бетеп киткәндәй булды, җаны иркенлек сизде Бу минутта ул картны җиңде Шул рәхәтне тоя тоя Сөенчалнн солдатлары артыннан йөгерде «Апага җибәрәсе акча иде. ярар, табылыр әле», диде ул һәм аңа җилкәсеннән авыр йөк төш кәйдәй җиңел булып китте
Ул юл кырыеннан барганда, кинәт бер машина килеп туктады Кабина ишегендә теге кыз күренде
Сау бул. лейтенант! диде кыз
•к х • м .з
81
— Сине кем дип истә калдырыйм инде, ә?— диде Бату елмаеп.
- Хәбирова Рифа,—дип көлде кыз. һәм шунда ишек шапылдап ябылды, машина газ бирде. «Кара, татар кызы булган икән, бер дә белә торган түгел», дип, ничектер үртәлгән кебек уйлап калды Сөенчалин
Октябрь бәйрәме уңае белән дивизия частьләрендә хезмәт итүче кызлар слеты булды. Җыелышны зур бер костелда оештырганнар иде. Бу шыксыз, соры төстәге гыйбадәтханә эченә кызлар жыелуы һәр тарафка ямь. нур өстәгән Алар үзләре дә кырыс солдат киемен бик матур итеп киенгәннәр. Кыяфәтләрендә горурлык һәм көязлек бар. Кайберлә- ренең текә күкрәкләрендә медальләре дә күренә. Аякларында кирза итекләр дә ничектер бик ыспай, елкылдап тора. Бигрәк тә очучы кызлар төскә- биткә тазалар, орден, медальләре дә күбрәк, алар барысы да офи-церлар. Госпиталь врачлары, шәфкать туташлары аксыл ягымлы йөзле булулары белән үк күңелдә йомшаклык уяталар Зенитчы кызлар, элемтәчеләр, снайперлар тыйнак, басынкы тоелалар, аларның күбесе сержант һәм рядовойлар Киемнәре һәм үз-үзләрен тотышлары чиннарына туры килеп тора. Ә очучы кызлар бик гаярь, ирләрчә булырга тырышалар, һәрбер хәрәкәтләрен ирләргә ошатып эшлиләр, хәтта алардан уздырып та жибәрәләр. Зал уртасындагы юлдан ир-ат офицер узганда күзләре шуңа төбәлсә, ирләрчә шаяртып алалар'-
— Натка, ул цель күптән атып алынган, ялгышма,—дип куя берсе.
— Үзе егылган еламас.— ди икенчесе.
- Егылгач, эш уза ул. Компос урынына акылыңны жик.
— Бер төшсәң ул чоңгылга, чыга да алмассың,— дип өсти өченчесе.
— Ә минем ул чоңгылдан чыгасым да килми.
— Аһ. мәхәббәтем — минем һәлакәтем, дип елау романтично!
— Ә нигә, бик рәхәт бит күз яшьләре.
— Кара әле, нишләгән бу, гел кирле-мырлы?
— Штопорга эләккән ул — шуңа кәефе кырылган.
Снайпер кызлар башкачарак сөйләшә, алар һәрвакыт алгы сызыкта, үлем белән көн дә очрашалар, диярлек. Көннәр буе юеш окопта кымшанмыйча яшеренеп ятарга, үткен жәнлек кебек күзне дошманга төбәп, тын да алмый көтәргә кирәк. Монда күбрәк нервы сугышы — кемнең нервысы ныграк — шул ж иңә.
— Кызлар, кая безнең Грунябыз?— дип сорады арадан бер кыз.
— Бәй, ишетмәдеңмени, немецның Берлиннан махсус китертелгән снайперы белән дуэльдә һәлак булды
— Нинди гүзәл кыз иде, әрәм булган!—дип, берсе уфылдап куйды.
— Әйтмә дә инде!
— Гүзәлләрнең гомере кыска була, диләр шул...
— Бер лейтенантны елатып йөртте ул, бәлки шуның күз яше төшкәндер.
— Егетләрнең күз яше кызларга төшми .
— Төшә..
Ул арада залпын сәхнә кебек күтәртеп эшләнгән урынына куелган өстәлләр артында президиум урнашканы күренде. Анда зур орденлы очучы кызлар һәм бер генерал бар нде Жыелыш башланды бер лейте- CV3 б"реЛЛе Ул я"в»зия частьләрендәге кызларның немец фашистларга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләргә кереште Тезе бкк йөгерек, шома „де Бер очучы кызнык немец само летына каршы ничек оста көрәшүен һәм „ессерны качарга мәжбүр итүен тасвирлады, аны бу тәвәккәллеккә партия рухландыруын әйтеп, залны кул чаптырды Аның доклады шундый алкышларга исәпләп төзел-
гән иде Ул бетергәч, кызлар сөйләде Бер сузан гына буйлы. йөзендә нур балкып торган очучы кыз үзенең батыр дус кызы турында бик күп матур нәрсәләр әйтте Егетләр белән мөнәсәбәткә керми, әхлагын нык тота, шуна күрә хәрби заданиеләрне үтәгәндә уңышка ирешә Без үрнәк алабыз, оккупантларны бетерми торып, ир-ат халкына әйләнеп тә карамаска ныклы сүз куештык, һәм без үз сүзебездә торачак- * быз' Аңа да дәртле кул чаптылар Аның сүзләреннән ШУЛ аңлашылды: 2 сугышчанлыкны күтәрә торган иң зур нәрсә, ул да булса, ир-ат белән 2 бернинди дә бәйләнешкә кермәү иде Әмма икенче бер кыз сүз алып * (ул штаб элемтәсендә иде булса кирәк) үзенең бөтен серен ярып салды § Бәгыренә төшкәндер, ахры «Без,— диде бергә эшли торган сержант г белән бер беребезне яратабыз Арабызда бернинди исәп-хисап юк Чин- = нарыбыз тигез Юкса кайбер кызлар ялтыравыклы һәм эре йолдызлы 2 погоннарга үреләләр Өйдә хатыннары булуларына да карап тормыйлар 1 Бездә андый нәрсә юк Шулай да безне никахламыйлар Штабка килдек. « полковник Кимбр кырт кисте: «мин поп түгел», диде Без нишләргә тиеш? ° һаман да шушы подпольный мәхәббәтне дәвам иттерергәме?» дип. кыз* сүзен бетерде Президиумдагы кырган башлы генералның йөзенә ачу < сызыклары чыкканы күренде Моның өчен кемгәдер эләгәчәк, билгеле *
Чыгышлар тәмамлангач, генерал батыр кызларга бүләкләр тапшыр * ды Биек зал алкышлар белән шаулап торды Аннары тәнәфес игълан J ителде, залдагы урындыкларны бер кырыйга җыйный башладылар Банкет * буласы икән
Кызлар шау-гөр килеп, төркем-төркем тышка агылды Костел белән янәшәдә генә зур парк бар иде. Биек чаган, юкә агачларының сары, кызгылт яфраклары сукмакларга түшәлгән Сирәк күренә торган кояш та бүген җылы нурларын коя Шуңа көн суык түгел иде Карасаң, көзнең бу чагы да үзенә күрә матур, моңлы икән Бу - яңадан очрашу нмете тулы саубуллашу моңы Ләкин кабат очрашып булырмы юкмы.
’ инде берничек тә белер хәл юк Мостафин. искәрмәстән, башына шундый уй килгәнгә пошынып, сукмактан атлый Ул бирегә эш буенча бик кирәкле кешене күрергә дип килгән иде һич урынында тотып булмый Монда да очрата алмады Шома балык шикелле кулдан шуып ычкына торган кеше булып чыкты Бу көн янды инде Нишләргә? Асоевка гына кушасы калган моны, әмма ул кичә «эшем күп. йокы тими», дип зарлангач, үзе алынган иде
Мостафин кайтып китәргә ниятләнеп мотоциклы янына таба атлады Шоферы яшь кенә латыш егете Гунар (ул аны машина йөртә һәм карый белгәне өчен үзенә хегмәткә алган иде) ниндидер яшькелт шинельле, артка төйнәгән толымы өстенә кунакла! ан пилоткалы бер хатын кыз белән сөйләшеп тора «Танышын очратты микәнни?» дип уйлады Моста фин Ләкин килеп җитәрак теге хатын-кыз ана таба борылды һәм Мостафин. шаккатып, баскан урынында туктап калды Зиттанын чыңлап көлүе яңгырады, шул чың Мостафинны исенә китерде Икенче мәлдә Зитта үзе аның җиңенә килеп тотынды Бер беренә төбәлеп, еш еш сулыш алган хәлдә кеше янында тору уңайсыз иде. Зитта Мостафинны чнткәрәк тартты
- - Ничек таптың. Зитта? дип. өзелә язып сорады Мостафин, аның •we гаҗәпләнүе һаман бетмәгән, сүзләре дә өзек төтек чыкты Зигтаның өс-башыннан ул аның хезмәткә кергәнлеген аңлады, ләкин сорамады Хәрби кием аңа килешеп тора, тагы да ягымлылатып җибәргән
— Күңелем эзләп тапты, днде Зитта серле генә, аннары «сорама», дигән мәгънәдә кулын селтәп куйды. Ул үзгәргән, битләре тулыланып, сылуланып киткән, элеккеге үзенә тарга торган битараф мөлаем карашына ниндидер ачыклык, кызыксынучанлык кергән шикелле Мостафин аңа сокланудан бер сүз әйтә алмый бара Бөтен җелекләре белән сагынды УЛ
аны. газапланып бетте, каршылыклы уйлар аның йөрәген парә-парә кискәләде Беренчедән. Зитта белән саубуллашып китә алмавы (ул нигәдер өндә булмады) аны бик каты пошаманга салды Киткәндә әйтермен, дип әзерләнгән икесе өчен дә мөһим сүзләре әйтелмичә калды Мостафин- ның якын көннәрдә китәсен белеп тә, аның капылт кына югалуы бик күп нәрсәләр юрарга юл ача иде.
«Икенче эшелонга чыккач, мин аны барыбер эзләп табам», дип ныклы карарга килде һәм шушы көннәрдә мотоцикл белән алар утарына барырга җай эзли иде Мостафин.
— Ничек мине таба алдың. Зитта?
— Йөрәгем тапты...
— Йөрәкне сукыр була, диләр тагы...
— Йөрәгемнең зиһене ачылды, аны син ачтың.— дип. хис белән ярым пышылдап әйтте Зитта.
— Шулай диген, ә үзең мин киткәндә кайда булдың?
— Син әйтмәдең. Һ1уңа кимсендем, миңа ышанмый икән, дип уйладым. әй. ул чагындагы кичерешләремне белсәң...
Мин дә әллә ниләр уйлап бетердем.— диде Мостафин. Зиттаның күзләренә төбәлеп. Зитта карашын читкә алды, елмайды, әйдә, сөйләсен, дигәндәй, сагаеп бара башлады. Мостафин исә. Зиттадагы үзгәрешнең нинди булуын белергә тырышып, эчтән уйланды. Ул да чын күңелдәнме? Әллә минем белән уйныймы? Менә юләр, тансыклаган бәхетең алдыңа килеп басты, ә син кирле-мырлы уйлыйсың..
— Сине шундый сагындым, әйтерсең, син минем ирем . — дип көлеп әйтте Зитта.
— Чынлапмы?— диде Мостафин. Аның күңелендә, төрле уйлар белән бергә, шатлык фонтан кебек ургый иде Бу уйлар ансат кына килеп эләккән бәхетне гел үзенеке итәргә, кулдан ычкындырмаска тыгышудан туа иде.
— Әллә ышанмыйсың?
Ышанам, әмма син мине онытырга җай эзли идең.
- Кара әле,— дип. барудан туктап. Мостафинга йөзе белән борылды Зитта Аның киң каратут маңгаендагы нәзек кара кашлары матур булып җыерылдылар — Син аны каян сиздең?
Мостафин берни дә сизмәде, бу сүзне бары Зиттаны сынар өчен генә әйтте Айга якын аерылып торуның һәм алданасы килмәүнең авазы иде бу. Мостафин аны үзе дә белеп бетерми иде
— Әллә синең кеше уйларын белә торган сәләтең бармы?
Зитта сүзен шулай дәвам иткәч. Мостафин көлеп куйды:
- Әйтәсең бит. яратуның күзләре күп була, дисең.
Син үзгәргәнсең. Даут.— диде Зитта. бик якын итеп, үз итеп- Мостафинның сынаулы сүзләреннән ниндидер нәтиҗә ясагандай әйтте ул моны.
Юк. син үзгәргәнсең, ә мин картайганмындыр, һәрбер һөҗүм безне бер-ике елга картайта
— Элек син эчкерсез ышана идең, хәзер алай түгел сыман.
PfyTflty бит. картайдым, дип.- Мостафин кызның кулын кусты да көлеп җибәрде.— Олыгайган саен кешенең ышанычы сагая бара. ахры.
— Онытырга теләгән идең, дисең. Менә онытмадым, мең бәла белән эзләп таптым.
— Сиңа рәхмәтемнең иге-чиге юк. Зитта.— диде Мостафин
Алар кире мотоцикл торган якка таба борылдылар. Каршыга төркем- төркем кызлар килә. Мостафин хәзер аларның .берсен дә күрми иде. Үзе Зитта белән сөйләшә, үзе эчтән план корып бара: хәзер үк аны үземә кунакка чакырырга, блиндаж әйбәт, ашарга-эчәргә бар Тик менә Асоевнын күзенә чалынмаска иде. Әллә якындагы берәр утарга барып кунаргамы? Юк. ярамый. Госпитальдәге дус хирургның а*рым бүлмәсе
бар. әллә шуңа элдерергәме? Юк. бу да күңелгә ятмый. Әһә. Идрнсовка барырга, аның кузовына тимер мич куелган, студебеккеры ярга казып кертелгән. Берәү дә белми, күрми Асоевка шуннан шалтыратырмын Так.
Ләкин шул чак узып киткән төркемнән бер кыз аерылып калды да
Иптәш комбат?! дип дәшеп, аларга таба килде. Мостафин апа ♦ текәлеп, зиһенен жыйды. һәм. бәхеткә каршы, кызны шунда ук таныды. 2 бу аның элекке санинструкторы Хабирова иде.
И-и-и. Рифа, бу сезме?— диде аңа кулын сузып Кыз әллә майор 5 погоннарын күреп уңайсызланды, кызарды. Знттага да күз салды Моста- £ фин ике ут арасында калган кебек иде. аның да аксыл йөзенә кызыл- $ лык йөгерде һәм ул шушы кыен хәлдән чыгу өчен тнз-тиз сөйләргә - тотынды -
Мине газраил кулыннан йолып алган фәрештә менә шушы инде. “ . дип. Зиттага карады Сөйләгән идем бит Старшина мине үлгән дип в белеп, окопка күммәкче була, ә ул күмдерми «тылга алып чыгыйк, о шунда жирләрбез». ди Юл буе шулай әрепләштеләр, мин кайчак аңы < ма килеп, аларның тарткалашуын ишетеп бардым Ну. ни хәлләр? * Менә тагы фронтта - диде Рифа көчкә генә, аның баягы өмете м сүнгән, йөзенә ниндидер үпкәләү чыккан иде Рифа берничә минут * эчендә күп нәрсәне тоеп өлгерде Мостафин янында басып торган кыз £ аңардан чибәррәк һәм аның якын кешесе булырга тиеш Аның майор * өүтеннән власте барлыгы сизелеп тора Ригая белән елмаеп. Рифага теләктәш-мөлаем караса да. кыз- аны өнәми иде Чөнки ул күпме айлар жанында иркәләп, йөрәк бәгыре белән яраткан, хыялларын, өметләрен шуның белән бәйләгән кешесенә ия булган бит' Биредә аның юклыгыннан файдаланган, үзе бик затлы күренә, шуның белән алдыргандыр, күзен томалагандыр, билен биетеп, кашларын сикертеп, тәмам сихерләгән, ахрысы
Рифа Мостафинның сорауларына беркатлы жаваплар биреп торды Бик кадерле нәрсәсе тартып алынган баланыкыдай, иреннәре турсайган иде Мостафин да аның кәефе төшкәнлеген сизде һәм сүзне тигрәк бетерү ягын карады:
Мин сезне эзләп табармын әле. диде. башЫн ия төшеп, хушлаш ты һәм Зиттага таба борылды «Бу кыз аны тәмам үзенеке иткән икән», дип уйлады Рифа, йөрәге сыкрый сыкрый иптәшләре артыннан йөгерде Мостафин бу очрашудан жанында купкан ниндидер жайсыз тойгыны яшерер өчен елмайды. Знттаның кулыннан тотты Кызның күңеле бу MHHVT та ярату хисләре белән тулган иде
- Әйдә, безгә киттек, диде Зитта. Мостафин чиксез сөенер дип ышанып. Әмма теге аңа күтәрелеп карады да «чын әйтәсеңме3» дигән төсле елмайды, күзендә моңсулык чаткылары тибрәнде, ул уйлана иде Озак уйлама, юкса кыюлыгың бетә. дип. аның холкын белгән легенә ишарәләп, үзенекен тукыды Зитта Култыклап алды теге кыз салып киткән уйларыннан арындырырга теләде Ничек итеп тнз буласын әйтте- олы юлга чаклы 50 чакрым, аннары бер сәгатьлек ара
Минем сиңа әйтәсе сүзем бар. Зитта, диде Мостафин. шуның оелән барысына да риза икәнен белгертеп
Минем дә сиңа бик әйтәсе килгән сүзләрем бар
Ихласмы. Зитта3
Мин ике төрле сөйли белмим, сүзләр ялган булса, эшләр дә чын була алмын
Син бүген бик серле. Зитта Мин сине бөтенләй белмим буган Мотоцикл янына килеп туктадылар Мостафин машинаның кан жи рендер жиргә тезләнеп төзәтеп маташучы ординарецына «Менә бу туташны эшли торган штабына илтеп куярга кирәк», дип ялганлады Мин үзем генә барырмын инде. ә син кайта тор » диде
Зитта бишеккә утырып, алдына брезент ябынды. Трофей мотоцикл өр-яңа иде. өч сәгать дигәндә утарга килеп тә җиттеләр Таныш ишегалды, баскыч күңелгә якын, ягымлы булып тоелды. Зитта ишекне берничә ачкыч белән ачты, димәк, өйдә кеше юк. Мостафин хуҗаның кайдалыгын сораштырып алды. Ул Митавага анасы янына киткән икән. Коридор буенча барып. Зитта аны үзенең бүлмәсенә алып керде. Тәрәзәсе тыш- • тан ябылган Күпме тапкыр Мостафин хыялында сурәтләнгән бүлмәдән таныш хушбуй исе килде. Зитта өстәлдәге лампага ут элдерде, кара калай белән төрелгән йомры мичкә утыннар салып ягып җибәрде. Каяндыр саргылт болан тиресе тартып чыгарып, аны да мич алдына җәйде. Учактан төшкән җылы нурлар мех өстендә бииләр Ирексездән шунда авасы, талгын сынны язасы, ял итәсе килә иде. Мостафин шулай итте дә: шинелен салып, кулларын юып керде һәм мйч каршына җылыга сузылды. Зитта бик җитез йөренде, мех палас өстенә кәгазьләр җәеп, табын шикелле нәрсә әзерләде. Ак балык, колбаса турады, саплы кастрюльдә кофе кайнатып, сөт салды.
- Сине анда югалтмаслармы?— диде Зитта. яшел чокырларга кофе бүлеп Ул аны кайгырта иде. Мостафин сәгатенә карап алды. «юк», дигәнне белдереп, кулын селтәде. Болан тиресенең икенче кырыена ул да аякларын сузып утырган иде Табындагын капкалап, тәмле кофе эчтеләр. Бер минуттан Мостафин эченең кайнарлануын аерым бер рәхәтлек белән тойды Юлда бераз өшегән булган икән Зитта юк-бар шаян сүзләр сөйләп көлде дә көлде, аннары кинәт кенә, эчке уйларына йотылгандай тынып торды да көрсенде:
Ышанасыңмы, синең белән танышу тормышымны әллә нишләтте. Томан эченнән кинәт кояшлы җиргә килеп чыккан кебек, мин дә нәрсәләрнедер. абайлап бетермим кебек. Ышанасыңмы?
Зитта. син элек болан сөйләнми идең, дип елмайды Мостафин һәм аның ак кулын бик яратып сыйпап алды. Бу сүзләр йөрәгенә май булып ягыла иде
— Әйе. мин хәзер уйланам. Әйт әле. сугыш беткәч, нишлисең?
— Хәрбиләр язмыш кулында инде.
— Ә мин?
— Ә син минем янымда булырсың. Ризамы?— Мостафин. Зиттаның кулына үрелеп, аны иркәләде, үзе шатланып көлде. Зитта учак утына төбәлеп унга калган иде. Йөзендә эчке бер каршылыкны җиңә алмау чалымы беленеп китте. Ул. Мостафинның нурлы карашын тоеп, шунда ук башын күтәрде, елмая-елмая тузган чәчләрен рәтләде.
- Шаяртмыйсыңмы?
Нинди шаяру булуы мөмкин. Зитта?
Әйе. диде Зитта. башына килгән фикергә таянып, ниндидер тынычлану тапкан кебек — Без бер-беребезне бик аз беләбез шул әле — Ул тагы көрсенде Мостафин аның кырыена ук килеп ятты, аны иркәләргә тотынды.
— Мин юкта сиңа нәрсәдер булган...
Берни дә булмады, җаным — Зитта бармаклары белән Мостафинның чәчләрен сыйпады, иркәләп тарады. Мостафин кызның йомшак, ефәк кебек кулдан шуа торган биленнән алды да үзенә кысты, иреннәре белән кызның йомшак, кайнар иреннәрен үбә башлады Кызның гәүдәсе тетрәнеп куйды, ә егетнең кулы, иркәләп тә. нәүмизләнен тә. аның биленә шуыша иде
- Бәлки кирәк түгелдер?— дип пышылдады кыз. иренен читкәрәк алып.
— Зитта,— диде егет, эчке бер ныклык белән. Бармаклары утлы күмердәй каннар, ә йөрәгенең тибеше Зиттага да ишетелер шикелле. Кыз ике кулы белән Мостафинның муенын кочарга сузылганда, егет аның гимнастеркасын шудырып салдырды.
— Без бүген я мәңге бергә булабыз, я мәңге аерылабыз,—дип пышылдады Зитта.— Бу безнең кызыл сызык
— Әйе. әйе,— диде егет, кызның билен тагын да коча төшеп
— Молодец.— дИп шукланды Зитта һәм үзе дә юка оек тасмаларын ычкындыра башлады Мостафинның колагы берни ишетмәс булды, бу кыштырдау бар тавышларны томалады Ул каешын көчкә чишеп, пис- ♦ толеты белән болан тиресенә ташлады Шунда Зитта кинәт туктап | сагайды. Тышкы ишекне бик каты дөбердәтәләр иде Зитта җәнлек кебек 2 сискәнеп торып басты һәм агарынып тыңлады Йөзендә шом. шик кү- 5 ренде Мостафин әле берни дә аңламый иде. Зитта аңарга киенергә 2 ымлады. Үзе дә оекларын киде. Ишеккә лом белән сугалар иде Мостафин = көчкә исенә килә алды. ш
— Абыең кайтты мәллә?-- дип. Зиттага төбәлде, аңардан күзен - алмады, күз аклары зур ачылды, гүя моңа кыз гына гаепле, бүтән беркем й түгел. а
Юк
— Әллә солдатлар кунарга фатир эзләп килгәннәрме? <
Белмим, диде Зитта һәм. шинелен киеп, мәче адымнары белән 1 коридорга чыгып китте Ишеккә барып тынлап торды да бүлмәгә атылып ж кире керде ж
Бандитлар! - дип. ачынып пышылдады Мостафинның терсәге * тырпайды. ул пистолетын тартып чыгарды. Зитта куркынып аның кулына * асылынды
Юк. юк. ата күрмә! Үзеңә дә атарлар' Юк'
Мостафинга бу фикер тәэсир итте, чынлап та атулары бар. алар күбәү, дигән уй миен кайнарлатты, ләкин моның белән килешәсе килми иде Зитта бер минут эчендә әйберләрне мич артына куйды, «әйдә, подвалга яшерәм мин сине>. дип Мостафинны коридорга алып чыга башлады. Әмма шул минут тышкы ишекнең каерылып чыкканы һәм дагалы итек тавышларының коридорда дөп-дөп килгәне ишетте Зитта куркынып Мостафинның иңенә сарылды Аннары кинәт битеңдәге курку, каушау бетте. Мостафинны мич артынарак тартты
- Сүндер утны, диде Мостафин пышылдап Бусагадан атлаучы
га атам, минем биш пулям бар! •
Юк. юк. атмыйсың! дип. Зитта аның пистолетына тотынды Әгәр атсаң, икебезне дә үтерәчәкләр Аларның һәрберсендә шмайСер' Мин үзем сөйләшәм' - Ул мич алдына кадакланган калайның кирпечне каплаган кырыен каерды да пистолетны шунда яшерде Мостафин капкынга эләккән җәнлектәй талпынды, әле алай, әле бодай чайкалды, күзләре ялт-йолт килде.
Нишлисең син?!— дип. пистолетын алырга итте Зитта аның җил кәсеннән тотып тынычландырмакчы булды Бандитларның коридорда ишекләрне лом белән шатырдатып каерып ачып йөргәннәре колакны ярыр лык булып ишетелә иде Менә болар ишегенә дә китереп бәрделәр Зитта атылып барып ишекне ачты, шунда элеккеге кызылармеец шлемы кигән кызыл сакаллы, зур гәүдәле кеше пәйда булды Шлемның сары сукносына яшел ситсыдан тегелгән йолдыз аермачык булып күренә иде
- Сезгә кем кирәк?— дип кычкырды Зитта үзләренчә Тегенең күкрә генә аскан озын дисклы автоматы кыймылдап куйды һәм. кызны читкә этеп, бүлмәгә немец һәм совет солдаты киемнәреннән киенгән кешеләр кереп тулды Барысында да немец кораллары иде Зитта кызыл сакалга төбәп, үз телендә тагын нәрсәдер кычкырды Сакалның эчкә баткан күзләре без шикелле аңа текәлделәр, ияге тартышты һәм шул минутта, ике-өч кеше килеп. Мостафинның кулларын артка каердылар, кыйный башладылар Зитта чәчрәп барып аларның кулларына ябышты, хәтәр кыч кырып нәрсәдер әйтте дә берсенең кулын тешләп алды, иреннәре, авыз
кырыйлары канга буялган иде Аны тартып алдылар да идәнгә ташладылар
--- Тимәгез аңа! — дип кычкырды Зитта, идәннән торырга азапланып Мостафин да теге өч бандитка бирешмичә сүгенә, чәбәләнә, тартыша иде Кызыл сакал үзе барып аның чигәсенә бик каты итеп сукты Мостафин кинәт аңын җуйды, башы бер якка салынып төште, шул килеш аны идәнгә ыргыттылар Бая көче җитмәгән бандит хәзер аның касыгына күн итек белән типкәләде. Зитта шунда ташланды, Мостафинның гәүдәсе өстенә ятты
- Тимәгез, зинһар, ул безнең яклы кеше.— дип кызу-кызу сөйли башлады һәм, үзенең дә айзсорг булуын әйтеп, лифыннан бер кәгазь алды һәм кызыл сакалга сузды. Тагы нәрсәләрдер ялганлады. Сакал кара күн перчаткалы кулын автоматыннан кубарып кәгазьгә тотынды, икенче кырыеннан Зитта тоткан иде Укыгач, ул кулын ычкындырды Күзләрендә ниндидер йомшару чаткысы барлыкка килде Ияген кыймыл-датып алды һәм теге бандит Мостафинга итеге белән тибүдән туктады
— Миен!1—диде сакал ниндидер яхшылык эшләргә җыенган сыман — Кызыл офицерны коткарасың килсә, өстәлгә менеп чишен һәм бие!
— Браво!— дип кычкырды ишек катындагы бандит Өйдә бернинди дә алыр нәрсә булмагач, болай гына чыгып китәргә гадәтләнмәгәнгә, шулай вәхшиләрчә кыланырга уйладылар бугай. Зитта аларны ишетәсе дә килмәде, нәрсәләрдер әйтеп янады, Мостафин гәүдәсе янына тезләнде, аның салкын тир белән юешләнгән битен кулъяулыгы белән сөртергә тотынды, ачыргаланып елый-елый. кызыл сакалның намусына тукына торган сүзләр кычкырды Аны өстерәп алып бер кырыйдагы өстәлгә менгереп бастырдылар һәм. ике бандит аны шунда тотып торган хәлдә, калган икесе Мостафинның бавырына тибәргә тотындылар. Ул йөрәкне өзәрлек итеп ыңгыраша иде.-Зитта ычкынмакчы булып сикерде, ләкин куллар нык тоткан, бары юбкасы гына аерыпып төште
Туктагыз, үтермәгез!— дип, ялварды ул, кызыл сакалга төбәлеп. Теге ым какты, кыйнаучылар туктадылар. Зиттаның алар тәкъдименә риза булуы күренә иде Ул үз үлеменнән бигрәк Мостафин өчен курыкты Бу бит аны тозакка алып килгән кебек булды. Оятыңнан нишләрсең, ничек итеп аның күзләренә карарсың Барысына да ул гаепле булып чыкты, ә бит алдан мондый хәлнең ихтималлыгы уена да килеп карамады...
Үтермисезме?!—диде Зитта, ялварган һәм кыю тавыш белән кызыл сакалга иелеп. Ул кызыл сакалны өзгәләп ташларга тырнакларын тырпайткан җәнлеккә ошап калды. Теге исә курыкмаса да ияген кыймылдатты:
— Әйттем бит инде!
Зитта «мәгез, кадалыгыз», дигән хәрәкәт белән ерткаланган юбкасын ычкындырып, аяклары буйлап шудырып төшерде, ак ефәк трусиктан калды, тыгыз ботлары ялтырады Икенче хәрәкәт белән гимнастеркасын салып ыргытты, толымнары чуалып тузган, күз яшеннән чыланган битенә чәч бөртекләре ябышып беткән иде. Бандитлар тынып калды. Зиттаның каймактай аксыл төз аякларына, сылу гәүдәсенә карап күзләрен тасрайттылар Аларның күбесе авызларыннан сөт тә кипмәгән яшьләр иде, кызыл сакал ымы аларга закон. Ә тегенең яшьләр алдында үзен батыр итеп күрсәтәсе килә бугай «Менә нинди тамашалар ясый алам мин», янәсе.
Бие! Бие!—дип, каты итеп әйтте сакал Зиттага, кыз кымшанмыйча. бөрешеп тора иде, шунда ук ике бандит тагын Мостафинга типкәли башлады Зитта ихтыярсыздан аякларын кыймылдатты, тегеләр кыйнаудан туктадылар Кайсыдыр авыз гармуны сыздырып җибәрде, ләкин Зитта хәрәкәтләрен тизләтмәде Бар кыяфәтенә яшерен зәһәрлек, ачу чыккан иде Ул аларга үзенең матурлыгын да күрсәтмәде, йөзеннән, тәненнән нур сүнгән, бары чиксез җирәнү һәм үч кенә калды.
Миен — кызым (латыш
Сакалның кәефе килеп, батыр кыяфәттә йөренә иде. кинәт тышта мылтыктан аткан тавыш ишетелде. Бандитлар дәррәү кубып ишеккә ябырылдылар. Бер минут эчендә бүлмә бушап калды
Зитта идәндә ыңгырашкан Мостафин янына барып тезләнде, аның башын күкрәгенә кысып, үкереп елап җибәрде. «Нишләттеләр сине вәхшиләр. тикмәгә кеше үтерәләр бит.»—дип өзгәләнде, күлмәген күтәреп - тәнен карады, бар төше күгәреп кара янган иде Тик Зитта вз минетта 5 бик реаль фикер йөртте хушбуйлары белән анын битен тәнен ' Мич арасына ишерелгән жярдән спирт һәм мамык алып кнлде Спиртка S манчыган мамык белән тагы битләрен, чигәләрен кат кат ышкырга то- S тынды Бераздан Мостафин тирән итеп сулыш алды һәм кипкән иреннәренә J телен тигерде «Эчәсе килә бичараның..- дип уйлады Зитта сөенеп S һәм. башын жаилап тотып, авызына спирт агызды Мостафнннын тамак ас * ты селкенде авы игагын йотты, тагы сорагандай, иреннәрен кыймылтатты * Зитта тагы бер йотым йоттырды, аннары тагы Мостафнннын йөзенә жан S әсәре керә башлады Бер сәгатьтән ул күзләрен ачты. Зитта анын өстенә " иелде. Мостафнннын битен күз яше буразналап бетергән, чәче тузган 5 ирен кырыенда кан юшкыннары күренә. Ул: «нәрсә булды соң әле миңа». 2 дигәндәй, исен җыеп торды, тик эндәшерлек көче юк иде буган Тагы ж күзләре йомылды
Жаным, син исән, син исән! дип. Зитта аның башын күкрәгенә х кысты Әмма Мостафин. тирән итеп сулыш ала-ала ятса да. күзләрен * һаман ача алмый иде. Зитта аңа тагы спирт йоттырырга кереште
Төн урталары узгач кына Мостафин тәмам һушын җыеп күзләрен ачты Кыз аның башын күкрәгенә кысып үбә дә үбә иде.
- Зитта. мин барысын сизеп яттым. диде кабарган иреннәрен көч к.» генә кыймылдатып. Рәхмәт сиңа
Ул бик хәлсез рәвештә учын Зиттаның чәченә куйды
Госпитальдән чыгып, батареягә кайтуга. Идрисовны бик күп эшләр көтеп тора иде. Сугышта өтелеп йончылган батареяны яңадан аякка бастырырга кирәк иде Бер яктан караганда, эш үзе әйбәт тә. үзенә йотып ала һәм авыру-сыктауларыңны. хәсрәтләреңне оныт тыра Ләкин ыгы-зыгы, хәрәкәт тынып калган минутлар була, шул вакытта ИдрисовНЫН йөрәге сулыгып сулыгып әрнеп куя Фәимә Исенә төшеп, шулай бәгырен телгәләп ала иде «Ник ул миңа шул тикле нык ышанды икән5 Фәкать шуның аркасында гына һәлак булган», дип. үзен гаепле саный иде ул. «Бар күңеле белән шул ышанычка бирелмәгән булса, мине эзләргә барудан, бәлки, тыелып та калган булыр иде Намусы, тугрылыгы йөрткән иде аны \зем дә юләр, нигә аның күңелендә ныклы өмет уяттым икән5 Юк. б\ үзеннән үзе килеп чыкты Фәнмәгә йөрәгем ачылып киткәнен мин тоймадым да. акылым кайда булгандыр, белмим \зе дә инде бигрәк ихлас табигатьле иде шул. начарлыкка да юлыкмый калмагандыр, әмма җаны кырысланмаган, исәп-хисап, хәйлә белән тулмаган Ни чек шулай сакланган5»
Идрисов блиндажның чыршы ботагы түшәгән сәкесендә уйла иып ята иде. черем итеп киткән Төне буе диверсантлар эзләп урман нарда йөргәннәр иде Болай да бу арада йокы бик аз эләгә, көндез төрле тикшерүчеләр белән матавыкланасың, төнен инде корал-ярак кабул итәргә туры килә.
Уфылдап. Тафтилов кайтып керде Ул дивизион штабына летуч Kai ,i барган иде
Яна приказ мунча әмәлләргә, дип ул. бүреген салып бер әрҗәгә утырды һәм өстәлгә таянды Битендәге эре сипкелләре
беткән шикелле, алар вак җыерчыкларга күмелеп калганнар Тафтилов нинди дә булса хәстәр белән уйлана башласа, сипкелләре шулай беткән кебек була иде. Идрисов торып, аякларын идәнгә салындырды. Тафтилов әйткән хәбәрне башында әвәләп, эндәшмичә генә аска төбәлде.
— Өченче көнге медосмотр вакытында бер солдаттан «жан- вар» чыккан. — дидӨ Тафтилов үкенүле тавыш белән.
— Землянка казытырга туры килер?
— Димәк, биредә озак торабыз икән әле — Идрисов, нәтиҗә чыгаргандай, канәгатьсез рәвештә әйтеп куйды. Аның өчен мунча кирәк нәрсә, ә биредән китү-китмәү әһәмиятлерәк сыман иде.
— Шушында томаланып калырбыз, ахрысы, авызын корт чак- кыры1— дип, Идрисов ачу белән төкерде.
- Фрицларга кораб белән яңа көчләр килгән, ди.
— Шуңа аптырыйм, нишләп алар шушы хәтле гаскәрне биредә тота, ә Берлинны ышыкларга алмый?
Миңа да һич аңлашылмый бу Анда Черняховский Пруссиягә бәреп кергән...
Диңгезгә чыгып, диңгез буе группировкаларын чолгап алырга. и бетте?
— Әйе. безнекеләр ниндидер хикмәт әзерлиләр бугай.
— Руслар Берлинга хәтле барып җитмәсләр дип ышаналармы? Нәрсәдер бар
— Юк. фюрер немецларда эшләнә торган бик көчле коралга исәп тота, диләр. Норвегиядә эшли башлаганнар икән, инглизләр шуны сизеп, заводны бомбага тотканнар икән. •
— Юк инде, язмыш хыянәт итте аларга хәзер...
— Чыннан да. язмыш көлә алардан. Ул бер көлсә көлә инде, аннары — булмый Язмыш аларга арты белән борылды хәзер...
Кинәт телефон шалтырады. Идрисов трубканы алды (ул үзе блиндажда булганда элемтәчене йокларга җибәрә иде). Кемдер бик катгый рәвештә батарея командирын сорый. Идрисов трубкага:
— Ул юк әле, эш белән чыккан иде.— диде Трубканы куйгач, Тафтиловка зарланды: - химслужбадан отчет сорыйлар, противогазлар төзекме, һәр сугышчыга җитәрлекме? Тфү. нәрсәгә инде ул. баш катырып, ә?
Тафтилов та үз чиратында «стена газетасы чыгардыгызмы» дип тыкырдатуларыннан зарланырга тотынды. Ахры, ул службада бер тыловик утыра, тылдан китмәс өчен тырышамы, әллә үзе бар эшне җиренә җиткереп эшләргә яратучымы? Бик яман куыра Сугышчының батырлыгын стена газетасы белән генә тәрбияләп буламыни? Батареяда берәр кимчелек табылса, анда стена матбугаты юк. дип. бар бәлане шуңардан күрәләр ..
— Ярар, су тутлап май чымас,— дип. Идрисов өстәлгә якынрак шуышып \тырды. планшетын ачты — Кичәге приказга бераз соры матдә сарыф итәргә кирәк. Нишлибез?
Тафтилов, тәмәке кабызып, шуны суыра-суыра. уйга бирелде. Идрисов исемлектән фамилияләрне караштырды. Приказ шактый баш кашыта торган: берничә рядовойны сержант званиесенә тәкъдим итәргә. аннары өч сержантны кече лейтенант дәрәҗәсенә күтәрәселәр икән, шуларга лаеклы кандидатура сайларга.
Гадәттә, мондый чинга күтәрүләр һөҗүм алдыннан була торган иде,—диде Тафтилов. Идрисовның биредә калырбыз, дип пошынуына җавап биргәндәй. Әмма Идрисов аның сүзләрен ишетмәде дә шикелле, карандашын исемлек өстендә шудыра бирде.
— Кемнәрне теркибез? Минемчә. Каракүз. Зәйнуллин. запаска Мөслимовны кертергә була. — Идрисов башын күтәрмичә генә, гүя
Тафтиловны сынар өчен, шул исемнәрне атады Тафтнлов комбатка күз төшереп алды, кичә сөйләшкәнне исеннән чыгарды микәнни5
- Болай язсаң, кәгазьне кире кайтарачаклар, ә үзебезне политик артталыкта гаепләячәкләр.
— Ничек алай? Политик дип син тагы Идрисов башын күтәр-ф де. аның күзләре «мин биредә нәрсәнедер аңлап җиткермим» дигән =- дәи мөлдери иде г «
- Үзең яхшы беләсең бит. һәрбер исемлектә төрле милләт кешелә- £
ре булырга тиеш, ягъни интернационал 5
- Ә-ә, - диде Идрисов, маңгаена сугыл алып Истән чыккан В шул элементар нәрсә! Чынлап та. исемлек ул яктан уйланган булырга * тиеш Туктале, ә лаеклы кандидатура булмаса нишләргә*
Барыбер интернационализм р.хын сакларга' Лаеклылар һар 3 милләттән булмый калмас. “
Аңлашылды Алайса, кемне кая тәкъдим итәбез?
Ляшков һәм Иван Могила ышанычны акларлар, минемчә? й
- Әйе. нишләп без аларны онытып торабыз соң әле?
Ляшков бик усал телле, хәтәр сүзләр дә ычкындыра
Ярар, теләсә ни лыгырдасын, әмма эшлекле булсын, хикмәт “ шунда бит
Оештыру сәләте бар аның, тик политик аңы гына аксый ши " келле.
- Ә командир булдыклы булсын, тел белән тегермән тарта торганнан да алама кеше юк ул. Минем уемча. Ляшков әйбәт лейтенант булыр.
Каракүз дә артыгын сөйләшүчән Политикага борынын тыга. Шул минус ягы бар
Командир булгач, алан итмәс, дип ышаныйк Алай фикер йөртсәк, без барыбыз да политикага боры-н тыгабыз анысы Политиклар буласыбыз килә, син дә, мин дә
Идрисовның бу сүзләренә Тафтнлов берни дә әйтә алмады Чөнки чыны шулай иде һәрберебез политика турында сөйләшергә ярата Тагы берничә кешене тикшереп алдылар Идрисов фронтовикларча юмарт кылана иде. исемлеккә күбрәк кеше теркәргә тырыша «Сугышта кече лейтенант яки сержант булып һәлак булсалар, семьяларына пенсия күбрәк чыгар . дии кайгырта н к исән калсалар киләчәктә коман дирлар булырлар», дип кулыннан килгәнне жәлләми Күпертеп, мактап яза. Тафтнлов сугышчының политик карашына нык әһәмият бирә, ә Идрисов кешенең уңган булуын беренче урынга куя
Уңмаган хөрәсән нәрсәгә ул5 Нәрсә эшли аласың аның белән’ днн. Тафтиловны сүзсез калдыра Тегесе фикерен жыеп Идрисовның карашы дөрес түгеллеген исбатларга керешә Алар чак кына тавыш ланышып китмәделәр, исемлекне яңабаштан карарга тотындылар
- Казахлардан да кемне дә булса кертергә кирәк, дип көрсенде Тафтнлов Бнкмөхәммәт белемлерәк егет, шуны ялыйк
Идрисов, аскы иренен тешләп, исемлек азагына тагы берне өстәде
Хәзер черки дә борынын төртә алмас. дип карандашын шл ПЫЛДатып өстәлгә куйды Тафтнлов үзалдына уйланып калды, сары кашлары жыерылып түбәнгә төбәлде Идрисов ниндидер канәгать чырай белән аның нп дә булса әйтүен көтеп торды
Ляшковны иртәрәк орудие командиры иттек буган. диде Тафтнлов шелтәлерәк тавыш белән Ул моның белән Идриюннын ашы гыбрак эш итүен кисәтә иде Иик дисәң, Ляшковны ул күтәрде Инде ничә тапкыр миңа һаман начар солдатларны бирәсез, ә Каракүзгә әйбәтләрне, дип тавыш чыгарды
— Безгә ни китерәләр, шул. дип авызын капларга иде
Капларсың, бар Ник монда йоклап ятасыз «апае полкка барып үзегез сайлап алырга кирәк, лодырьлар. дип ду куба...
Әллә аны старшина итеп куныйкмы, безнең Синчук бик үшән- 13 ,41 Син нәрсә, аннары ул безгә баш була башлар, үз кубызына биетер Әле хәзер дә синең Каракүз белән блатың бар. дип телләшә
— Каракүз — аңа бирешми торган үткен егет, шуңа өнәп бетерми ул аны Идрисов исемлекне алып урыныннан торды, штабка барырга жыена башлады Бөгәрләнгән погоннарын жилкәсснә яткызып маташты. гимнастерка сәдәпләрен барлады Тафтилов та партбүлеккә чакырылган иде. Ул да. каешын тарткалап, өстен-башын сыйпаштырды, итегенә крем сөртте Куен көзгесен чыгарып карап алгач, икесе бергә тылга юнәлделәр.
Ә бу вакытта Ляшков белән Каракүз бик тәмләп сыйланып утыралар иде Эш шунда: Каракүзгә посылка килде Анда ак чиләк калаен нан эшләнгән чәйнек кадәр кечкенә мичкә белән шәраб та бар иде Соңгы вакытларда Каракүз Ляшков белән телгә килгәләде Тәмсез сүзләр дә әйтештеләр. Шуңа күрә Каракүзнең күңеле тыныч түгел иде Башта кызып китеп кешегә каты гына әйтә дә соңыннан шуның өчен борсаланып, йөрәк маен сыздырып йөри. Үзе дә белә, бик начар гадәт, әмма һич шуны үзендә бетерә алмый иде. Менә шул күңелдәге төерне юу өчен ул Ляшковны кунакка чакырды. Аннары шунысы да бар Ляшков көчле егет. Сүзен һәр жнрдә уздыра ала. андый кеше белән дус булу шулай ук зыян итми..
• Яратам мин сине. Каракүз, синдә тач рус жаны. диде, йодрыгын күкрәгенә бәрә-бәрә. Каракүз аның сүзләреннән бер карыш үсеп киткәндәй булды, күзләрендә рәхәтлек очкыны биеде Ляшков тагы ихласланды
Бер күрүдә сиздем, син киң күңелле кеше, синең белән бергә үләргә дә була...
Юк. үлмик әле. дип. елмаеп. Каракүз Ляшковның жилкәсенә учы белән кагылып куйды.
Үлмибез, әлбәттә. Безгә дигән пулялар коелмаган әле. Әнә дошман үлсен’
Ляшков, брат, жир уйсын, мин сине яратам, диде Каракүз, йомшап, тагы да күңеле нечкәреп
Мин синең өчен жанымны бирәм, аңлыйсыңмы?
Ә мин синең өчен бернәрсәмне дә кызганмыйм Петя, брат, жир упсын - дип. Каракүз дә ант итә башлады
4
Рифа слетны ташлап кайтып китте. Эчендә әрнү, үкенү ачысы жыелды, шуңа чыдый алмады.
Өйдә беркем дә юк иде Шушы бушлык күңелендәге рәнҗү хисләрен кинәт көчәйтеп жибәрде. Ул караватына барып, мендәренә йөзтүбән капланды да үксергә тотынды Күз яшьләре күп жыелган икән, шушы моментны көтеп кенә торгандай, агылды да агылды
Аны беркем дә алдамады, кимсетмәде, ул үзен-үзе алдады Шул нәрсә эчтәге рәнжүен тагын да көчәйтә иде Артык беркатлы булып, артык ышанган Нигә шулай тиз ышанырга иде? Ул бит сине ышандырырга теләп бер сүз дә әйтмәде Госпитальдә очрашкан саен: <Мин сине мәңге онытмам», диде Бары шул. Син шул сүзне зурга юрап, күңелеңә кертеп утырттың, иркәләдең, үзеңнекен иттең Бәлки майор, үзе яхшы кеше булса да. тотрыксыз характерлыдыр? Бәлки йомшак, характерсыз кешедер? Андыйлар кайсы хатын-кыз кулына килеп эләгә.
туныкы булалар да калалар Монда аның бер гаебе дә юк Бәлки \ т кыз аның җанын биләүче түгелдер, бәлки бер дустыдыр’ Юк. юк тиле булма дип. икенче уйлары каршы төшәләр: үз күзләрең белән күрдең бит. тагы ни кирәк Күзләре нинди очкынланып яна иде ул кызның' Майорны нурда коендыра иде Аннары ул миннән күпкә чибәр Тышкы яктан, әлбәттә Тышы эченә туры килә микән соң? Ир-ат аны хнлыймыни * сон? 0 ул кызый Даутны әрәм генә итмәсме? Мин аның белән .шыр ми 2 нутларда үземне юатып яшәдем Ярам әрнегән чакларда ул искә төшә 2 иде дә. кинәт миңа җиңел булып китә иде Аны үземә пар итеп күпме 5 хыял сарайлары төзедем?' Бер зиннәтле сарай төзим дә никтер охша 3 мый башлый, аны җимереп, тагы янасын, әйбәтрәген тезим мин аны 2 уйлап, дөньяда әти әни барлыгын да оныттым Әнигә хатны бик сирәк s яздым, югыйсә, көн дә язарга вакыт бар иде Әти фронтта бәлагә юлык I кач. бик нык гарьләнгән, кайгырган идем, ул да онытылды Нәрсә бу, ик якын кешеләрем мина ерак булып калды’ Бу бит иң киме инсаф * сызлык' Кансызлык! Әти мескен нишләп шундый язмышка дучар бхлды £ икән? Чынлап та ул бик жәл' Районда нинди абруйлы кеше иде бнт' - Авылда чакта барысын дер селкетеп торды Гасынм шулай дип әйтте. * дип кенә җибәрәләр, аның сүзе теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә » хөкем карары урынына йөри иде Тик кайчак масаеп китә торган гадәте * бар иде. шул аңа әллә аяк чалганмы’ Әни шулайрак буган дип язды ' Үзе исә сер белдерми «Минем болай булуда беркем дә гаепле түгел» = ди «Кайгырмагыз, мин барыбер үз дигәнемне итәрмен», дип тыныч ' ландырган була Кабат фронтка бара алса, аның өчен зур уңыш була чак. имеш.
Мең төрле уйларын өйалдыннан килгән тавыш бүлде Кемдер ишек шакый иде. Әллә сестралардан спирт сорап йөдәтүче олаучы килгәнме тагын? Әллә Таняның «ухажеры» бүген иртәләгәнме’ Рифа, изү сәдәпләрен бармаклары белән барлап, ян тәрәзәгә килде Баскычта кубанкалы һәм пөхтә шинельле, якасын торгызганга күрә йөзен дә юньләп шәйләргә мөмкин булмаган таныш түгел кеше басып тора иде Рифа ишекне ачарга мы. юкмы, дип икеләнеп калды Тегенең кыяфәте ничектер шикләндерә иде Ул ишекнең биген ычкындырмый гына тавыш бирде Теге яктан ү н-нен исем фамилиясен ишетүгә Рифаның йөрәге еш еш тибә башлады Нинди дер бик таныш аваз шикелле Кем булыр бу? Ишек ачылды, һәм алар бер берсенә төбәлгән килеш катып калдылар Күзләр генә, очкынланып, бер-берсенең йөзләрендәге таныш, якын сызыкларны тилмерә тилмерә эзли нде Бусага артында басып торучының күзләре яшь пәрдәсе белән капланлы, ул учы белән кабакларын сыпырып җибәрде дә калтыранган тавыш бе^ән
Кызым, Рифа, әллә танымыйсыңмы’ диде
Я. алла! Әллә әти синме? дигәнен Рифа сизми дә калды, кул лары түбәнгә салынды, аяклары, гәүдәсенең хәлсезләнгәне тнлдг N ». авып китмәс өчен, ишек яңагына тотынды һәм шулчак кына тәмам исенә килә алды
Ай-Һай. сине дә күрер көн бар икән' Хәбировнын т^ушы көр чыкты, керергә омтылып куйды, ләкин аягын атламады Ай буе эзли торгач, таптым тәки диде
Рифа шаккатхын һәм чиксеi аптыравын җиңә алмын, нң anrepia белми Мондый очракта нишләргә кирәк сон’ Муенына сарылыргамы, хәлен сорашыргамы? Ниһаять, теленә сүз килде, әмма мәгънәсе» сү» нде Ничек таптың, әти. ничек таптың’ диде
Күршедә генә икәнсең ләбаса, ә мин күпме газапландым. дни Хабиров тагы алга омтылды, тик кыгы һаман кузгалмый нде Әтисенең бусагадан атлавын күреп. Рифа артка чигенде, үзе. каушаудан һаман бер сүзне кабатлады «Пичек таба аллың, әти. ничек’ »
— Үзем дә ышанмыйм әле. кызым. - дип. Хәбиров шатлыклы, җиңүле тавыш белән кызына карады Кызы да бик үзгәргән шул. тулыланып, калынаеп киткән..
Латыш өенең олы миче артында, аерымрак бүлмә сыман җирдә Рифаның караваты һәм тумбочкасы тора иде. Ул әтисен шунда алып кереп урындыкка утыртты да тагы яшеренеп кенә карап җентекләп күздән кичерде, әйтерсең, алсу түбәле кубанка, офицер шинеле кигән бу кешенең үз әтисе булуы һаман шикләндерә иде.
— Кеше ышанмаслык хәл бит. менә язмыш кая китереп очраштырды диде Хәбиров моңсу тавыш белән Бүреген салды, кырган башын сыпырып куйды Рифа аның ябык йөзен, бүрәнкә кебек эчкә батып торган яңакларын, җыерчыкланган маңгаен күрде. Тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да нык үзгәргән, ахры. Әтисенең «язмыш»ны телгә алуы аның элеккеге хасиятенә бер дә ятышмый иде.
— Бик бетерешкәнсең, әти. - диде Рифа.һәм күзләре яшь белән тулып елтырады Күңелен нәрсәдер авырттырып, уеп алган кебек итте Әтисен чиксез жәлләү иде бу, шул хис яңа гына кузгалып, бәгырен әрнетте.
— һи. монда тазардым әле,— дип. бер дә исе китмәгән рәвештә кызына күз сирпеп алды Хәбиров. Аның чырае чамасыз шатлыктан нурланып тора иде.
Шунда бер-берсен бүлдереп, бер нәрсәдән икенчегә күчеп, өзек-төтек сөйләшә башладылар Рифа сораулар биреп торды, әтисе бер сүз яки ым белән җавап кайтарды. Сөйләшүнең һич рәте булмады, күп нәрсәләр аңлашылмады Икесе дә четрекле мәсьәләләргә кагылырга куркалар иде. Шунда Рифа капылт кына урыныннан кузгалды: «Мин бер минуттан кайтам», диде дә чыгып китте. Хәбиров моның ни икәнен белмәде. Рифаның исә әтисен ни беләндер сыйлыйсы килә иде
Хәбиров кызының кай төше яралануын, ничек төзәлүен бик беләое килә, ләкин сорарга кыймый. Болай бар җире бөтен күренә. Әмма ата кеше кыз белән ике арасына тел белән әйтеп булмый торган нәрсәдер булганын тоя һәм шуңа ярасы турында сүз кушарга кыенсына. Кызы инде тәмам балигъ булып беткән, хәзер барысын да үзе аңлый, үзе белә. «Карасана, инде лейтенант булырга да өлгергән. Әнисе күрсә иде моны! Әле семьяда чагында баланның ниндилеген белмисең, бар ягы да әйбәт булып күренә Менә кешеләр арасына чыккач бала чын сынау үтә инде, шунда аның кемлеге, ниндилеге беленә. Биредә тылдарак, ышык җир. егетләр дә монда к\з явын алырлык чибәрләр һәм үткеннәр. Мин — фронт бүресе, күпне күрдем, күпне ишеттем Төрле хәлләр булып тора. Монда Рифага ансат түгелдер Итәгенә салып кайтса да. берни эшли алмыйсың. Барысы да кыз баланың үзеннән инде, үзеннән. Рифа бик тәкәббер иде. менә шул холкы хәзер зенә дә ярдәм итә торгандыр. Хатын-кызга булган биредәге игътибарга шул горурлык белән генә каршы торырга мөмкиндер Нәфесен сузарга теләүче әтрәк-әләмнәр һәрчак табыла ул...
Әйе. уйласаң, гаҗәп бит. сугышта үлү ихтималым һәрчак исемдә иде. әмма кызымны фронтта очратырмын дип уема да килеп карамады Хәерле булсын. Рифа бик чибәрләнгән абруе.да әйбәт булса кирәк. Карточкасын әнисенә җи,бәрде микән? Әх. әниСе күрсә иде моны!»
Шатланып. Рифа кайтып керде, ул әтисен сыйларга барысын да алып кайткан иде Әти кеше чиксез сөенеп, мең нур белән яктырып карап тора, кызының эшләре монда бик шәп икән, шул арада күпме ризык юнәткән, бераз гына спирт та тапкан Ләкин әтисе ул эчемлектән баш тартты, «шул нәрсәне бер дә күрәлмим, каты чәй генә бир», диде Рифа аңа гаҗәпсенеп карап алды да плитәдә өлгергән чәен алып килде. Аш янында сүз бер эзгә төшербәк. эзлеклерәк агылды.
— Минем Казаннан -шалтыратканны кем барып әйтте?
— Газета редакторы Вәзиханы беләсең бит Шул.
Ә-ә. ул элемтә бүлегенә кергән чакка туры килгәнмен алайса...
— Әнинең ахирәте Күлмәк, костюмнарын модалап гел 'әнидән тектерә
— Шулайдыр — Хәбиров тагы нәрсәдер әйтмәкче иде. тыелды. Йөзенә кинаяле елмаю чыкты Ахры, ул Вәзиханын берәр хилаф ягын белә иде бугай. .
- Кем әниенне юлдан кире бордырырга кушты3 ‘
— Теге Сабиржанов. Каргалыга шалтыраткан, авыл советы предсе- ? дателе әнине кире кайтарып жибәргән. Сине кулга алынган бугай, дигән £
— Ул Сабиржанов сугышка китмәдемени3 *
— һо, районный алласы шул хәзер
— Ну, шушы бәладән генә котылыйм, иманын укытам мин анын i Тыл күсесе. £
— һаман шул әтәчләнүең бетмәгән икән әле. и әти,— диде Рифа. 2
нигәдер ачуы килә башлап Ләкин әтисенә болан каты бәрелгәнгә шунда ук Ф үкенде, ачуланыр, дип курыкты Әмма әтисе анын сузләренә әһәмият » итмәде дә шикелле — Ана беркемнең дә теше үтми Сиңа үзен турында ° кайгыртырга кирәк, әти Нәрсәгә ул Сабиржанов? Чуан тулгач бер * тишелер әле Рифа канәгатьсез чырай белән әтисенә чәй өстәде. « Хәбиров кызының бу сүзләрендә хатыны тавышын ишетте. Залилә дә аны * шулай һәрчак гаепли, шелтәли иде *
Мийул куштанны барыбер бу к^е калдырмыйм Чыгышын яшергән - мулла малае ул! дип, Хәбиров чәен шабыр-шобыр эчә башлады Эчендә - кузгалган гарьчеллек ачысыннан ул чәйнең кайнарлыгын да тоймый нде кебек. Шул гарьчеллек халәтендә алдындагы тушенканы кашыгы белән умырып умырып авызына озаткалады
И, әти, кешеләр белән чәкәләшмичә яши алмыйсың ахрысы! дип куйды Рифа ягымлы, яраткан тавыш белән
к- Элеккеге дуслык өчен генә булса да әниеңне кире бормаска тиеш иде бит! Ә ул курыккан, үзенең шкурасын саклаган1 Әниең килсә, мина ла жиңелрәк була иде Әйе, ялагай кысрыкта сата дигән дөрес икән3 Хәбировның тавышы яшь төере белән карлыгып чыкты Ул ку» яшен эчкә йотар өчен тамак кыргалады, күзен читкә алды Үзе гел безнең турда булды' дип, кулын өметсез селтәп куйды
— Дус көлгәндә түгел, бөлгәндә беленә, диләр руслар
Ялагайның елан икәнен белеп булмый шул. кызым, днде Хәбиров әрнеп, бигрәк тә Рифага сабак булсын өчен шулай әйтте
— Сиңа хәзер үзең хакында уйларга кирәк, әти. дип, Рифа әтисенең жилдән какланган йөзенә карады Ачуланырмы, юкмы? Юк. ул һаман уз уйларына бирелгән, кызының сүзләрен колак яныннан уздырып жибәрә Рифа әтисе эләккән бәла турында уйлап утыра, анардан моның сәбәпләрен сораштырырга тели, әмма уңайсызлана, әтисенең авыр ярасына кагылыр мын, дип шикләнә һәм, үзенең сөйләп бирүен теләп, сүзне шуңа бора иде Тик әтисе шул куркак дустын һич кенә дә гафу итә алмын, төрлечә китереп тирги дә тирги Рифа тагы аның сүзен бүләргә мәжбур булды
- Моннан котылу өчен бер жай юкмы соң3
Шул сират купере аша гына инде. бу тән км юк. днде Хәбиров. кашларын жыерып Аның бу хакта сөйләшәсе килми иде шикелле 'i «енә у зе тәмугка керергә карар иткән, бу тәнчә булуын теләми сыман тоелды Өмете өзелү һәм бүтән бернигә ышанасы килмәү дә аның бер ноктага төбәлеп тынган күз карашыннан сизелде
Яшь чагында уйламыйсың икән, үзеңне дә, кешеләрне дә аямыйсың икән, кызым Ә шулай да үкенмим Жыен кара фикерлене жайга ку ндсрен йөрдем
Шуңа үзеңне дә аямаганнар, батырганнар
Ана тик үзем генә гаепле. кы»ым. беркем дә түге, .
минем ише җитәкләргә, өстә торырга өйрәнгән кешегә башта бик авыр
Хәбировның бу сүзеннән Рифа шуны исенә төшерде, әтисе бик кызыл һәм катгый булганга классташ кызлары аның белән якыннан дуслашырга шикләнәләр иде.
— Кеше үз башына төшмичә белми, диләр бит...
— Анысы шулай инде, кызым. Юк. мин бәладән сыгылып төшмәдем, шыңшымадым, шуңа эчтән әз генә булср да куанып йөрим,— диде Хәбиров тыныч, буйсынулы рәвештә. Тик кинәт ике кулын йодрыклап өскә күтәрде дә кычкырып җибәрде:
— Шалишь, мин дошманнарымны сөендермәм, бәлагә төште дип кинәнмәсеннәр' — Ул нәкъ элеккеге җыелышларда батырланып сөйләгән кыяфәтенә керде.
— И. әти, мин ул хакта әйтмим ич! — диде Рифа, әтисенең һаман үзе турында кайгыртырга теләмәвенә, һаман әллә нинди элеккеге дошманнарына үчегеп маташуына борчылып. Әтисе исә шушы мәхшәр эчендә җанына якын кешесен очрату шатлыгын да онытып, әүвәлге дусларының хыянәтен күтәрә алмыйча сөйләнә, гаҗәпләнә, аптырый..
— Ир типкәнгә ил тибә, дигән борынгылар, хак әйткәннәр,— дип, кулын селтәде ул. Гүя башына тулган уйларын куып бетерергә теләде. Әтисенең һәр хәрәкәтен күзәтеп торган Рифаның йөрәгеннән бәгырен әрнетеп кайнар дулкын үтте. Әтисен жәлләү хисе бугазына төер булып утырды «Ничек аны коткарырга, ничек аңа бер җиңеллек китерергә,»— дип эчтән уй йөртте Үзенең бу эштә көчсез булуын күңеленнән таныды, әмма барыбер җаны әрнүдән туктамады «Юк. моның бер җае булмыйча булмас,» дигән фикер тагы өметен кабындырып җибәрде.
Кич булган иде инде. Рифа әтисеннән:
— Кунсаң, сүз әйтмәсләрме? — дип белеште.
Әтисе:
— Юк. командирлар мине бик яраталар,— диде.
«Аида да авторитет казанырга өлгергән икән,— дип бераз сөенеп куйды Рифа — Ул авторитетсыз яши алмый торган кеше инде» Рифа әтисен кунарга калдырды да госпитальгә дежурга китте.
Икенче көнне ул соң гына кайтты Ягымлы чыраена арыганлык, эчтән борчылу пәрәвезе ябылган иде. Әтисенә ул яңа кирза итек китереп тоттырды. Хәбиров бик сөенде, ике ботына кулларын шап-шоп сугып торды. Кызыннан шундый игелек күрү ата кешегә чиксез шатлык иде. Ул итекләрен шунда ук киеп тә алды. Куанычыннан кызына әйтергә әзерләп куйган сүзләрен дә исеннән чыгарды Ә әйтәсе килгән сүзе шул иде хатыны аңа ачуланып. «Рифа синең хурлыгыңа чыдый алмыйча фронтка китте» дип язган иде. Хәбиров шул хакта сорашмакчы иде. Онытып, кызын мактарга тотынды:
— Абруең, кызым, бик зур ахры, шул арада нинди әйберләр табарга, ай-ай — дип. кызының бу уңганлыгына шаккатып, горурланып сөйләнде дә сөйләнде. — Их, әниең күрсә иде сине! Рәхмәт, кызым!
Рифа әтисен озата чыкты. Икесенең дә бер-берсенә әйтәсе сүзләре күп, әмма иң кирәклесе һаман да читтә кала иде. Рифаның шуңа кәефе китебрәк бара, әтисеннән үз язмышы турында кайгыртып уй йөртүен ишетәсе килә. Шуннан Рифа үзе нәрсә эшли алачагы да беленер, әз генә ачыкланыр иде кебек. Ах, әтисе сүзне һаман кырыйга бора. Ул кинәт бик гаҗәпсенгәнен белгертеп әйтеп салды
Мин теге без торган Дәвеш авылы егете Мирхасны очраттым бит әле! — диде һәм ничек аны танып алганын сөйләде
— Теге тыкрык эчендәгеме, ишегалларында коелары да бар иде, шулмы? — дип, Рифа бик тиз исенә төшерде.
— Бик гаярь егет булып чыккан ул. Дан орденына лаек булган Директор чакта син аны яратмый идең бугай бит?
Булгандыр Әтисе колхозны өнәмәде, бусы да кырын карый иде
— И. әти,— диде Рифа өзгәләнгән тавыш белән — Үзен яклы булмаган кеше сиңа гел дошман булып күренде инде!
— Заман бит. кызым Юк. ни генә булмасын, алар кара фикерлелэр иде. Точно!
— Орден алган дисең бит. диде Рифа, әтисенең элеккеге гадәтләрен ташламавына ачуы килә башлап. — Патриот булу өчен син әйткән «кара фикерле» булу комачауламый, димәк' Рифа шундый үчекли торган тавыш белән әйтте. Хәбиров шым булып калды. Кызы аны элеккеге эшләре * өчен шелтәли кебек иде.
— Кызым, үзең дә беләсең бит. сугыш бик әшәке нәрсә. - дип то- £ тынды ул кызына тамчы да ачуланмыйча Киресенчә, кызының шулай J акыл иясе булып аны шелтәләве белән ул горурлана да иде — Әнә. снаряд 3 җирне ничек актарса, алгы сызык та кешенең бөтен ханын шулай актарып = ташлый. Кемнәргәдер аң да кертә ул. Безнең элеккеге тартышлар, бер-беребезне рәнҗетүләр үлем каршысында бик вак нәрсәләр булып ; калалар икән Кеше монда тәүбәгә килә, кызым
— Син бер дә тәүбәгә килгән шикелле түгел әле,— диде Рифа һаман * баягыча кискенләнеп
— Кеше заманча яшәргә тиеш, кызым Мин заманча булдым '\нн « үз заманым кушканча эшләгәнемә үкенмим' Хәбировның тавышы ж моңлы иде. Билгеле, ул күп нәрсәләрне аңлаган хәзер, кайбер эшләрне « бүтәнчәрәк эшләр нде Тавышыннан һәм күзләренең җитдиләнеп китсен ж нән шул аңлашылды Кызының исә әтисе алдында үзенең практик акылы * белән әз генә булса да мактанасы килде бугай Үзенең күп эшләр майтара = алырлык булуын әтисе танысын, күрсен Хәбиров та кызының бу тойгы ' сын нык сизде, шулай да төсенә чыгармады
— Мин тагы килермен әле. кызым, рәхмәт! дип. урманны чыккач, башын ия төшеп, юаш кына алгы сызыкка таба китеп баруында да шул чагылды булса кирәк. Рифа аны агачлар арасына кереп күмелгәнче карап торды, тик әтисе бер мәртәбә дә артына борылып карамады «Күкеле кителде микәнни», дип шиккә калды Рифа Әтисен кызгану дулкыны йөрәген әрнетте Аның хәлен җиңеләйтү өчен нәрсәдер эшләргә кирәклеген тагы да ныграк аңлады
Ул. кире борылып кайтып барганда, үзләренең бөтен үткән тормышлары күз алдыннан узды Алар Дәвеш авылында озак яшәделәр Күп кенә тормыш кайгылары, шатлыклары шул авыл белән бәйләнгән Бик чуар халыклы зур гына авыл нде ул. Әле кырыгынчы елларда да колхозга кермәүче хуҗалыклар бар иде Бигрәк тә авылның инеш буена утырган түбән очында (ни өчендер ул төшне Пекин дип атыйлар нде) үҗәт халык усаллар тупланып утырган.Рнфа әтисенең баш бирмәсләр белән чәпәләшеп Йөргәнен еш ишетә торган нде
Әтисе белән әнисе башта да тыныч кына тормаганнар Әтисе малай көткән, әмма, кыз тугач, әнисеннән суынып йөргән Аннары, әнисе малай тапкач, ипләнеп киткән, шатлыгыннан нишләргә белмәгән Биш алты яшьтә Атласка ул шигырьләр ятлатты Бәйрәм мәҗлесләренә аны ү зләре белән алып баралар да сөйләтәләр иде Әтисенең башы күккә тия. улының зиһене белән чиксез горурлана, масая ул. Сәрхушләнгән ир ат. чатын кыз баланы тотып-тотып үбәләр, иркәлиләр Андый мәҗлесләрдән соң гына кайтып яткач. Атлас саташып, бастырылып йоклый иде Кайчак бөтенләй йоклый алмый борсаланып чыга. Бервакыт завуч Якуповлардан аштан кайткач. Атлас авырый башлады һаман «башым, башым.» дип ятты, йөзе кәгазь кебек ак булып калды Хәбиров улын ул заманда тирә юньдә ганылган Земляннцын дигән врачка алып барып күрсәтте Теге үзе эшлн торган больницага салып дәвалады Әмма авыруы көчәя генә барды Бермәл Атлас сөйләшә алмас булды «Менингит», диделәр Шулай телсез булып калды Ә авылның усал гайбәтчеләре ата ананың бәгырен кисә торган сүз ишеттерделәр нмеш. директор Хәбиров малаеннан мулла лардан көлә торган шигырьләр сөйләттергән. шчна. янәсе, телсез калган
Кара елан кебек шуышып шундый гайбәт йөрде. Билгеле, бу әтисенең дошманнары чыгарган агулы сүз иде. Бердәнбер малайларының фаҗигасе ата белән анага бик каты сукты. Әтисе нык юашланып калды. Казан врачларына күрсәтеп кайткач, әнисенә каты гына бәрелеп алды «Нәселдән дип әйтәләр, әллә сезнең якта шундыйлар бармы?» дигән чаклары була иде. «Юк, аның теле ачылырга тиеш», дип кемгәдер янаган кебек кычкырып куя иде әтисе. Йөрәгенә төшкән бу кайгыдан кая барып бәрелергә белми иде. Атласны телсезләр мәктәбенә шәһәргә илтеп куйгач, әтисе эчкәли башлады. Рифа да бик хурлана иде, ләкин сер бирми, төсенә чыгармый Ахырда алар район үзәгенә, шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр булдылар...
Әтисе хәзер әллә бөтенләй өметен өзгән, әллә барысын эченә җыеп тышка чыгарырга теләми? Аңламассың, ул һаман элеккечә булып калган шикелле. Рифа аның Дәвеш авылы егете Мирхасны очратуына шатлануын кабул итә алмады. Ничек инде үз хурлыгына шаһит булган кеше белән очрашуга шатланырга мөмкин? Мин-минлеге аның тәмам беткәнме? Әтисенең шулай бәлагә таруыннан соң элеккеге танышлары белән күрешәсе килми Рифаның. Кайберсе тыштан синең кайгыңны уртаклашкан кебек булып күренсә дә, эчтән сөенә ул. Ниндидер ясалмалылык, икейөзлелек килеп чыга. Кешенең икейөзләнүен белеп, күреп торудан да җанга авыр-рак нәрсә юктыр...
Кайткач, ул тумбочкасы алдына барып утырды да көзгесенә карады.- Шунда ук Мостафин исенә төште, йөрәге ешрак типте. Үз кайгысы җанын йолкыды, тырнады, бер шиккә, бер өметкә ташлады.
5
Асоев үзе Мостафин янына керде. Өченче көн бер эш буенча шактый гына әйткәләшеп алганнар иде, шуннан бирле күрешкәннәре юк. Нишләр икән, кичке ашка чакырса, гаеп итеп карамас микән?
Мостафин, гадәттәгечә, аны күтәренке күңел белән каршы алды. «Кинә тотмаган кеше белән рәхәт тә соң»,— дип уйлады Асоев. Әйтерсең, алар арасында берни дә булмаган — Мостафин шулай сөйләште. Асоевның тәкъдименә куанып риза булды.
— Аштан баш тарткан кешедә өмет булмый, дигәннәр борынгылар,— ди-ди, Асоев бүлмәсенә кереп, өстәл янына утырды. Асоев Мостафинның әллә ничә «фонарь» утыртылган битенә, пластырь ябыштырылган маңгаена карап-карап алгалады, ни әйтергә дә белмәде. Аннары кызлар слетына киткәнен исенә төшерде дә шунда берәр хәл булгандыр, дип шаяртуга борды.
— Кызлар ничек матурлаган үзегезне.— диде, Мостафин битендәге кутырларга ымлап. Мостафин аның шаяруын әллә ишетмәде — ул өстәлдәге ризыкны карый иде.
— Каян килгән бу күгәрчен сөте? — дип. Асоевка елмайды һәм шунда ук соравына җавапны да тапты: — Ә-ә, белдем.
— Кайда хатын-кыз. шунда бәла... — Асоевның тавышында нәрсәгәдер төрттерү бар иде.
— Юк.— диде Мостафин. каршы килеп. — Төнлә кайтканда мото белән тәгәрәдек.
— Ул латышың синең — дип, Асоев нәрсәдер әйтмәкче иде, фикерен йомар өчен стаканга тотынды да Мостафинга ымлады.
— Бик арыганда бу ярап куя,— диде Мостафин күңеле булып. Асоев эндәшмәде, йөзе горур, үткен кеше бар эшне булдыра, дигән төс алды. Мостафин ысланган колбаса белән ак күмәчне бик тансыклап каккалагач, куе чәй эчә-эчә сөйләнеп алды:
- Хәрби мәктәптә укыганда бер бик акыллы укытучы бар иде Елгавадагы киңәшмәдә шуны очраттым Дисциплинаны ярата торган, үзе дә гаҗәп тәртипле, пөхтә кеше иде Өсте-башы гына түгел, фикер йөртүе дә җыйнак. «Германиядә революция булачак, дип ышана, безгә сугыш куркынычы юк», дия иде Хәзер шуны исемә төшердем. Иван Андреевич иде. шул башын селки, ни әйтергә белми, «нинди коточкыч алдану.— ди Теориягә генә таянып яшәсәң, шулай төп башына утырып каласың икән», ди Иван Андреевич уфылдап «Ә буржуйларның нн яхшысына да ышанырга ярамый Безгә һәм яшь буынга мәңге сабак булсын Бу сабак артык кыйбатка төште шул», дим Иван Андреевич үкенү, әрнү белдереп, җилкәләрен селкетеп куя. җавап урынына кулын гына селки.
- Без бераз күкрәк кагарга яратабыз шул. дип куйды Асоев үз-үзенә әйткән кебек
- Шул атмосфера күпләрне адаштырды, диде Мостафнн Бу тема аны кызыксындыра иде бугай, күзләре очкынланды Тагы нәрсәдер сөйләргә җыенган сыман иде. ләкин шул чак ишектә ординарец Гунар күренде, «хуҗа телефонга дәгрә», диде Мостафннның күзендәге чаткылар кинәт сүнде Ул. рәхмәт әйтеп, урыныннан кузгалды
Асоев җылынды.аңа рәхәт иде. шуңа күрә башына йомшак, төче уйлар өерелеп-өерелеп килде Хатыны янына үзе кайта алмавына җаны әрнеде, ә бит шундый ымсынган, шундый әзерләнгән иде Аның уңганлыгына, эшне һәрчак булдырып чыгуына сокланган начальниклар отпуска бирергә ризалыкларын белгертми калмыйлар иде Турыдан туры начальнигы да «отпуска бирермен», дигән сүзләр белән эшен хуплап торды Ләкин һич көтелмәгән хәл бөтен нәрсәнең астын-өскә китереп ташлады Бер көнне икенче эшелонда торучы бер частька секретлы киңәшмәгә барырга чык тылар Әйбәт кенә барганда шофер юлны бутаган, читкә тайпылган, кинәт машина астында миналар шартлый башлады, чак кына өскә чөеп атмады. Ярый әле. пехота миналары гына булган Шофер машинаны туктатты, тәгәрмәчнең икесе шәлперәеп төшкән Киңәшмәгә соңга кал ы на иде. на- чальникйың бик каты ачуы чыкты «Кем бу юлдан барырга кушты’» дни кычкырды. «Капитан Асоев'» диде шофер Алар киңәшмәгә соңга калдылар һәм шелтә алдылар Моңа Асоевның тагы шундый бер ,шс өстәлде һәм чираттагы «тылны тарап» алгы сызыкны ныгыту компания сендә Асоев та исемлеккә эләккән иде. Ул менә шулай алгы позициядә пайда булды.
Зангнр кайтып кереп, аның уйларын бүлдерде
— Снарядлар кайтып кермәгән, ләкин бронза вексель аллым, була чак. дип. эше уңышлы чыгу канәгатьлеге белән елмайды
- Молодец Нишләп бик тиз?
Машина туры килде.
Әйдә, утыр Асоев стаканнарга яссы ак котелоктан чәй салды
Ахыры кизәге санди