БЕЗНЕҢ АВЫЛДАН ДА СУГЫШ УЗДЫ...
9 Май көнен — Җиңү бәйрәмен бөтен донья бәйрәм ята. Бәйрәм колонналарында баручылар шат йөзле балаларны һәм язгы чәчәкләрне югары күтәреп баралар. Балалар — бәйрәмнең, тынычлыкның, яшәеш иең таҗлары сыман балкыйлар. Әйе, балаларны югары күтәрәбез. Бар лык кыйтгаларда да шулай. ГДР башкаласы Берлинның Трептов паркында корычтан коелган Азатлык солдаты да бала күтәргән. Егерменче гасырның тере тарихын үзенә иңдергән дә, әнә шулай сабый баланы күтәреп тора...
Тиздән 1 июнь — Балдларны халыкара яклау көне Бу көнгә дә без тынычлык өчен көрәшеп, балаларны яклап барабыз. Балаларны яклап,— димәк. Кешелекнең киләчәген яклап
Ә безнең балалар, сугышның илгә җиргә, дөньяга нинди афәтләр алып килгәнеи үзләре ничек аңлыйлар?— Аксубай районы. Яңа Дума урта мәктәбе укучылары язган сочинениеләрдән алынган өзекләрдә әнә шул турыда сөйләнә
Фашизм, юлында нәрсә очрый, барысын да җимерде, юк итәргә тырышты. Бешең авылдан аларга каршы көрәшкә 300 ир-егет киткән. Шуларның 139-ы ил иреге өчен көрәшеп һәлак булган. Ә күпме кешеләр гарипләнеп, гомер буе сызлап торган яралар белән кайтканнар. Ветераннарның яралары бүген дә әрни... Без аларның шул яраларына дәва булырлык матурлыклдр тудырып яшәргә тиеш.
Әнис ГАФИЯТУЛЛИН. 9 нчы класс укучысы. -
Ирләре, балалары сугышта үлгән апалар бүген дә газиз кешеләрен кеталар. Бездә сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Сугыш китергән хәсрәтләр әби-бабайлардан — эти-әниләргә, әти-әннләрдәи бе»гә күчә килә...
Тәнзилә АБДУШЕВА. 10 нчы класс укучысы.
Минем ике бабам да сугыш кырында үлеп калганнар. Әби белән бабай сугыш алдыннан матур гына тормыш корып җибәрәләр. Сугыш башлана. Бабай беренче көннәрдән үк сугышка китә. Киткәндә «Сез исән булсагыз, мин барлык авырлыкны да күтәрергә риза»,— дип саубуллашкан ул. 1941 елны ул һәлак була. Әби бөтен гомерен колхоз кырларында уздыра. Эше дә ир-атлар гына эшли ала торган эш — урманда утын кисү, авыр йөк ташу, судан мунчала чыгару Ару- талуны 'белми уд, сугыштан соң да әнә шундый авыр эшләрме башкара. Балаларын шулай үстерә. Исәнлеге бик тиз какшый аның. Хәзер әбинең ковагы ишетми, куллары калтырый. Картлыктан гына түгел. Алйр үзләре утка-суга кереп, безнең бүгенге тормышыбызны матурлаганнар, җылытканнар
Әлфирә ХӨСНУЛЛИНА. 7 иче класс укучысы.
Минем бабама хәзер 91 яшь, ул авылның иң карт кешесе. Аны 1914 елда солдатка алалар. Ул гражданнар сугышында Юденич. Деникин башкисәрләренә каршы көрәшә 1941 елда сулыш башлангач, аны сугышка алмый торалар Ул төрле авыр эшләрне башкара Бабай 50 яшь ьүзган көннәрендә сугышка китә. Ул авыл1а 194ft елда гына әйләнеп кайта. Әбием сугыш елларында 9 бала белән
кала. Ул елларны искә алганда, әбием күз яшьләрен генә сөртеп ала, истәлекләр сөйләргә яратмый. Балаларының иң өлкәне хәрби академия тәмамлый, тагь,н ике улы югары разрядлы электр белән эретеп ябыштыручы булып эшлиләр, бер улы югары белемле юрист, бер кызы — базалар врачы, бер кызы — парикмахер, бер кызы — балалар язучысы, ә төпчек кызы — шәфкать туташы. Мин әбием, бабам белән бик горурланам.
Луиза НИЗАМОВА. 8 нче класс укучысы.
Безнең авылда сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл бар. Без каһарманнар һәйкәленә чәчәкләр китерәбез һәм тынып калабыз. Күңелләрдә шигъри юллар туа;
Тәрәзәгә җилләр бәрә —
Сәламнәре түгелме?-
Хәзер дә сәламнәр, хәбәрләр көтәләр безнең авылдагы апалар. Күбесенең ирләре, балалары сугышта ятып калган аларның...
Мин авылыбызның өч дус егете турында язасым килә. Хисам Нуретдинов, Насрулла Hoi манов. Талип Сәләховлар мәктәптә бергә укыйлар. Сугыш башланганда унбиш яшьлек булган бу егетләр колхоздагы бөтен авырлыкны башкалар белән бергә күтәргәннәр Фронтка эләгү турында хыялланалар. Унҗиде яшьләре тулу белән үзләре теләп сугышка китәләр. Өчесе дә десантчы булалар. Батырларча сугышалар. Орден-медальләр белән бүләкләнәләр. Фашистларны Берлинга куып килгән көннәрнең берсендә, Хисам абыйның сугышчан бурычны үтәү өчен сикергәндә парашюты ачылмый. Ул урман өстенә килеп төшә. Аңарга нибарысы унтугыз яшь була.
Җәүдәт ВӘЛИУЛЛИН, 6 нчы класс укучысы.
Без «Бөек Ватан сугышы елъязмалары» экспедициясенә катнашабыз. Авылыбыз батырларының сугышчан юлын өйрәнәбез. Шуларны белмичә яшәсәк, безнең тормышыбыз тулы булмас иде.
Нурия МОСТАФИНА, 9 нчы класс укучысы.
Авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсенә без агачлар утырттык. «Сез иң бәхетле илдә яшисез, яшәү — иң зур бәхет ул», дип шаулыйлар кебек ул агачлар.
Венера МӨБАРӘКШИНА. 9 нчы класс укучысы.
Минем бабам Насрулла Хөснуллин сугышка 1941 елның 21 августында китә. Ул 1944 елның январь аенда гына 11 группа инвалид булып әйләнеп кайта. Бу вакытта аңа 30 яшь була.
Ул Сталиград, Витебск, Белград шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Берничә тапкыр яралана. Яралы килеш аны фашистлар әсирлеккә алалар. Әсирлектә ул ниләр генә күрмәгән! Тере килеш коега тутырылган балаларның елашулары, ярдәм сорап кычкырулары турында бабамның сөйләгәннәрен гомерем буена онытмам. Сөйләгәндә, ул үзе дә яшьләрен тыеп кала алмый иде.
Бервакыт аның уң кулындагы ярасыннан гангрена башлана. Аңын югалткач, бабамны үлекләрне күмә торган чокыр) а чыгарып ташлыйлар. Төнлә аңына килеп, үлекләр арасыннан ул шуышып чыга. Урманга таба үрмәли, аңын югалта, аңына килгәч тагын алга хәрәкәт итә. Җирле халык аны үзебезнекеләр кулына тапшыра.
Госпитальдә аның җилкә башыннан уң кулын кисәләр. Шулай коткарып калалар. Гарип булса да, кайткач ул колхозда эшли. Бабам җыр ярата иде. Сугышка кадәр ул гармунчы булган. Бабамның үлгәненә быел 8 ел булды. Ул, үлгәнче, Гитлерны каһәрләде.
Әлфия ХӨСНУЛЛИНА. 9 нчы класс укучысы.
Сугыш башлангач, унбиш-уналты яшьлек кызлар тракторларга, комбайннарга утыралар. Бу һөнәрләргә алар кыска сроклы курсларда өйрәнәләр. Гыйльманова Зөһрә, Гатина Миңнегаян, Сәгыйрова Әсма апалар әнә шундый батыр йөрәкле кызлар булганнар. Алар кичергән бөтен авырлыкны, кайгы-хәсрәтне үлчәр берәмлек юктыр.
Лилия МИҢГУЛОВА, 8 нче класс укучысы.
Тол калган хатыннарны да мин батырлар рәтенә куясым килә. Алар беэнен авылда 25 кеше генә калды. Гарипләнеп кайткан сугышчылар кебек үк алар да яраларынын сызлавына бик күп көннәр түзделәр.
Гүзәл ЗӘЙДУЛЛИНА. 8 нче класс укучы: ы
Сугыш китергән кайгы — кешегә гомер буе ияреп бара торган кайгы ул.
Илсөя ЛА ТЫЙ ПОВА. 8 иче класс укучысы.
Фашистлар безнен халыкны үтереп бетерергә килгәннәр. Минем бабам да сугыштан кайтмаган. Әбием дүрт яшь бала белән калган. Хәбәрсез югалган бабамны хәзер дә көтәбез
Галүсә ХӘМИТОВА. 9 нчы класс укучысы
Сәүҗиһан абый Хәмитов сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә. Орденнар тагып исән-сау килеш кайта. Ул безнең авылда күп еллардан бирле киномеханик булып эшли. Безгә сугыш турында кинолар күрсәтә
Альбина СӘГЫЙРОВА. 9 нчы класс укучысы
Әбием сугыш елларында балалар укыткан. Ач балаларның күңелен җылытуы бик авыр булган аңа.
Аижеллв ГЫЙЛӘҖЕВА. 7 нче класс укучысы
Бабай сугышка киткәч, әбием өч кечкенә бала белән калган Ул авыр эшләрдә эшләгән. Ашарга-эчәргә өйдә бернәрсә дә калмаган. Бервакыт әбине еракка эшкә җибәргәннәр. Ул бер атнадан соң гына кайта алган. .Балаларым үлеп беткәннәрдер инде*, дип елый-елый кайткан. Минем әнием балаларның иң олысы булган. Ул үзеннән кечеләрне кырдан башак җыеп туйдырган. Әби балаларын исән күреп кочаклап елаган.
Ә бабам сугыштан кайтмаган. Кара азулы кәгазь килгәч тә әбием бабайны һәр көнне көткән.
Галүсә МОСТАФИНА. 6 нчы класс укучысы