Логотип Казан Утлары
Очерк

ЫШАНЫЧ


ланны «Менә үтибез!и, «Менә үтибез!» дип куанышып кына йөргәндә, бер «Андерсен аппараты»
сафтан чыкты. Планны үтәү зур сорау астында калды. Ә инде Түбән Кама «Нефтехим»
производство берләшмәсе илебезнең ничәмә-ничә предприятиесе белән бәйле, ничәмә-ничә завод
Түбән Кама каучугын көтеп тора. Болардан тыш тагын бик күп төрле чималлар... Ә чит илләр
белән төзелгән килешүләр? Бигрәк тә капиталистик дәүләтләр алдында сынатмаска — илнең абруен
төшермәскә иде! Шул сәбәпле слесарьлар, механиклар минуты- секунды белән дигәндәй, аппаратны
сүтәргә, өзеклекнең сәбәбен ачыкларга керештеләр.
Каучук ясый торган җайланманың болгаткыч редукторындагы өченче буын тешле тәгәрмәч
кырылып чыккан иде. Тиз генә заказ биреп кайтартыр идең, безнең илдә б ер генә завод та андый нәрсәне
ясамый — аларны чит илдән сатып алалар. Дөрес, соңгы вакытта берләшмәнең ремонт-механика заводында
кайбер вак-төяк детальләрен ясый башладылар башлавын, әмма катлаулыларын алтын бәясенә чит илдән
кайтарырга мәҗбүрләр Әлеге тешле тәгәрмәчне табу өчен дә чит ил капкасын кагарга туры киләчәк иде.
Берләшмәнең баш инженеры Гаяз Зәмикович Сәхәпов селектор аша ремонт-мехаии- ка заводы белән
элемтәгә керде. ,
— Вячеслав Васильевич, синтетик каучук заводында — чэ-пэ!—диде ул мөмкин кадәр итагатьле
булырга тырышып.— Бер аппарат сафтан чыккан, һаман шул каһәр суккан шестерня инде. Запасы да беткән
икән. Берәр нәрсә майтара алмассызмы сез анда? Тагын бер талпынып карагыз әле!
Завод директоры Мәскәүдә командировкада, урынбасарның да бу хәл белән беренче тапкыр гына
очрашуы түгел иде.
— Эшләп булмый аны, Гаяз Зәмикович,— диде ул баш инженерга.— Нигә бушка көч түгәргә?
Барыбер эшләп булмый аны. Аннары, безнең башка заводлардан алган заказлар да җитәрлек.
Баш инженерга аның сүз сөреше ошамады. Ачуташ капкан кеше сыман чыраен сытып тыңласа
тыңлады, шулай да бүлдермәде. Ниһаять, урынбасарның тавышы тынды.
—«Булмый» да «булмый». Ул ни дигән сүз, Алексей Семенович? Тагын бер тапкыр белгечләр белән
сөйләшегез. Конструкторлар белән киңәшегез. Фрезерчыларны кызыксындыру чарасын табыгыз! Ике
куллы кешеләр ясаган ич аны.
Баш инженерның таләпчән тавышы урынбасарн£| йомшатты.
— Ярар, Гаяз Зәмикович, мөмкин булганның барысын да эшләрбез.
— Мөмкин булганны кем дә эшли, сез мөмкин булмаганны эшләгез!
Шуның белән селекторның уты сүнде. Баш инженерның кырыс тавышы, тымызык күлгә бәреп кергән
көчле агымдай, заводның тыныч тормышын дулкынландырып җибәрде. Каты чикләвек булды бу деталь.
Күп кешеләрнең тәңкәсенә тиде Заводның алдынгы фрезерчыларыннан Салихов та, Семенов та ясап карады
Икесе дә тырыш егетләр. Ни кушсаң шуны үтәргә әзер торалар. Әмма, ни хәл итәсең, Андерсен аппаратына
кирәкле шестерняга берсенең дә теше үтмәде Боярский да булдыклы егет. Әллә соң?.. Хәер, ул да ике-өч
тапкыр тырышып караган иде инде Нәтиҗәсез Тәҗрибәле фрезерчылардан тагын Шәйхелмәрдәнов Фоат
бар барын...
П
Үз гомерендә нинди генә тешле тәгәрмәчләр ясамады Фоат?! Диаметры тәрле-терле. уйдыклары терле-
терле Әмма мондый зурларны! Тегермән ташы диярсең'
...Фоатның әтисе тегермәнче иде. Бәләкәй чакта ул Ык һәм Сеи буйларындагы су тегермәннәрен күреп
үсте. Абыйлары-апалары белән тегермән ташына утырып уйна- ф геннары әле дә исендә Әтисенең, таза-таза
агайлар белән бергәләп, таш тешәгәне — - чүкеп сьр-уйдыклар ясаганы бүгенгедәй күз алдында
. Ул өстәл киңәйткән арада электрокар белән бер чуман заготовкалар китереп кит- S теләр. Күрәсең,
токарьлар цехында хәстәрен алдан ук күргәннәр: алай-болай кирәге чыкса 5 дип әзерләп куйганнар иде.
ә
Фоат станокның кунак каршыларга әзерләнгәндәй киңәйтелгән естәленә түгәрәк - тимерне
урнаштырды. Сызымга карап, ясаячак тешләрнең үлчәмен алды тиешле тешә- 2 гечне куйды. Тешләрнең
санын да төгәл сакларга кирәк иде. Ә аның эчен деталь яткан әстәлнең әйләнү тизлеген хисаплап чыгаралар.
Фоат махсус таблицадан кирәк- * ле саннарны эзләп тапты.
Җир казучы механизмның бер сәгатьлек эше. уртача, сигеэ-ун сум. ә Андерсен « алпаратыиныкы —
алты мең сум. Шул байлык чыганагы әнә икенче тәүлек тик тора! < Шуңа да, синтетик каучук заводы
җитәкчеләре Фоатның эше белән сәгать саен диярлек 2 кызыксыналар иде Аның «хәлен белергә» култык
астына папка кыстырган конструктор егет 2 тә килде. Ул күзлеген бер салып, бер киел, башта Фоатның
эшләгәнен карап торды ' Аннан соң гына станок янына үтте.
— Берәр ярдәм кирәкмиме?
— Юк
•Ышанмыйлар ахры миңа», дип уйлады Фоат Ул станогын туктатып, эшләнә торган детальнең
үлчәмен тикшереп карады. Миллиметрның йездән бер елешенә кадәр тегәп- лек белән күрсәтә торган
штангенциркуль тешләрнең «гаебен» тапмады Карап торуга, әллә ни катлаулы нәрсә дә түгел шикелле
Егетләр нишләп булдыра алмаганнардыр? һем чыннан да, смена ахырына Андерсен аппаратына кирәкле
тәгәрмәч әзер иде. Әзер булганын дүрт күз белән кетел торган механиклар аны, ашык-пошык кына техник
контроль бүлегенә күрсәттеләр дә, җылы кулдан алып та киттеләр
Фоат әкрен генә станогын чистартырга кереште. Аннары күрше станокта эшләүче энесенә дәште.
— Әйдә, энем, киттек!
Миргазиян яшьләргә хас кайнарлык белән җәһәтрәк кыланганмы, станок тирәсен абыйсыннан алда
тәртипкә китергән. Ул инде кайтырга атлыгып тора иде
— Өйгәме?— диде
— Юк, каучук заводына.— Фоатның үзе ясаган деталь эшен күрәсе килә иде
Әмма механиклар :
— Иим дигәндә, ике смена җыярга кирәк әле моны, брат,— дип аның кайнарлыгын
— Башка фрезерчыларны да бу эшкә тартырга иде.— диде баш инженер тексе генә — Монысы инде
сезнең хата Конструкторлык бюросында бу юнәлеште нилер эшләнә?
— Үзем эшлим, миңа сезнең ярдәм кирәк түгел дип. Шәижелмәрдәноо конструкторны борып
чыгарган
— Димәк, ул үзене ышанган.
— Үзеңә ышану — әйбәт сыйфат анысы. Нәтиҗәсе дә шулай ышанычлы килеп чыкса иде. Юк бит,
юк! Алай булмады бит
— Тәкъдимегез нинди?
— Юкка вакыт әрем иткәнче, тиэрек тышкы сеүдә министрлыгына документ еэер-
сүрелдерделәр
Фоатның сабырсызлануы хәерлеге булмаган икән — бетен хезмәт, тешле тәгәрмәч беренче әйләнү
белән үк. җилгә очты, тешле тәгәрмәч кырылып чыккан иде Аппаратны кабат сүтәргә керештеләр
— Менә, эшләп булмый дип әйттем ич мин сезгә!— диде урынбасар кулларын җәеп — Вакыт кына
әрәм итәбез
Гаяз Зәмикович сәерсенеп аңа текәлде
— Сез. Алексей Семенович, шатланган кебек кыланасыз әле?!
— Мин шатланмыйм Бер кешегә ышанып, йеэлегән меңнәрнең җилгә очуына бор -
Тагын нәрсәсе килешми икән моның, дип ачынды Фоат. Алдында яткан деталь ватыкларын
әйләндерә-әйләндерә карады. Бәлки, тимернең составы башкачадыр?
— Мөмкин булса, миңа ул аппаратның техник паспортын бирегез әле,— диде ул, каучук ясаучы
цех начальнигына мөрәҗәгать итеп. Рев Шәрифуллович Хисаев шкафтан калын-калын китаплар тартып
чыгарды.
— Рәхим итегез!
— Миңа әлеге шестерня хакындагысын гына бирсәгезче!
Цех начальнигы өстәл өстенә күчкән китаплар арасыннан аралап, берсен Фоатка сузды.
Аппаратның характеристикасы инглиз телендә язылган иде. Ярдәмгә тәрҗемәче чакырттылар. Шулай
да металл составында бәйләнерлек урын тапмады Фоат. Сәбәбен башка җир дән эзләргә кирәк иде. Ул
деталь ватыкларын күтәреп цехтан чыгып китте. Чагыштырып карау өчен чит илдән кайтартылганның
да ватыкларын алды.
Миргазиян — абыйсының кәефе юклыгын ул цехка керү белән үк аңлады. Борчылуы йөзенә
чыккан. Гомергә тыныч холыклы Фоатны танырлык түгел. Ул энесе белән баш кагып исәнләште дә
кулындагы деталь ватыкларын идәнгә томырды. Шкафын ачып, инструментлар арасында шалтыр-
шолтыр актарынгач кына, станогына яңа заготовка урнаштырды. Ул да булмады, тимер кисәкләрен
өстәлгә ыргытып, каядыр чыгып югалды. Күп тә үтмәде, кулына лупа тотып кабат килеп керде.
Миргазиян үзалдына елмаеп:
— Абый, син ул микроскоп белән нишләмәкче буласың?— диде.
Фоат эшенә бирелеп ишетмәдеме, энесенә җавап бирмәде. Кинәт кенә станогын туктатып,
тешәгечен алыштырды...
Баш инженерның күрсәтмәсе буенча «Андерсен аппаратынна кирәкле тешле тәгәр мәчне хәзер
берьюлы берничә белгеч эшли иде. Фрезерчылар янына Гаяз Зәмикович Сәхәпов үзе дә килеп китте.
Әмма күңелгә ятышлы сүз ишетмәде. Тәки Алексей Семенович әйткәнчә эшләргә туры килер микәнни,
дип борчылды баш инженер. Инде эш шуңа килеп терәлгән икән, киңәшеп алуың хәерле. Баш белгечләр,
бик озак киңәшкәннән соң, кирәкле детальне кайтарту өчен документ әзерләргә дигән карарга килделәр.
Берләшмәнең генераль директоры Николай Васильевич Лемаев та документка имза салды.
Фоат бу серле детальнең ватылу сәбәбен аңлый алмый аптырады. Ташкент экскаватор заводында
эшләгәндә дә бер тапкыр шундыйрак хәл туган иде. Африка дәүләтләренең берсенә кирәкле
экскаваторларны шул климатка яраклы итеп эшләгәндә... Тукта, тукта!... Америкада да шушындый ук
аппаратлар ясый түгелме соң каучукны? Әйе, нәкъ шундый аппаратлар дип сөйләделәр күреп кайткан
егетләр. Ә менә анда ясалган каучук белән бездә эшләнгәненең аермасы бармы икән?
Кайбер кайнар башлар аның соравын ишеткәч, көлеп үк җибәрделәр.
— Монда каучук брикетлары таралмаган ич. Каучук ясаучы аппарат ватылган.
— Сез минем сорауга җавап бирегез әле!— диде ул белгечләргә.
— Түбән Кама каучугы натураль каучукка якын.
— Чыдамлыгы белән аннан да өстенрәк.
— Мин аларын яхшы беләм. Ә менә сыйфаттан тыш, тагын берәр төрле үзенчәлеге юкмы?
— Американыкы сыеграк, безнеке нык, бераз катырак.
Фоат шатлыгыннан кычкырып җибәрә язды. Катырак! Соң алай булгач, редукторның тешле
тәгәрмәченә кыенрак икән ләбаса. Менә кайда икән аның еш ватылу сере! Димәк, ул деталь өчен кирәкле
металл да катырак булырга тиеш.
Цех буйлап ашыга-ашыга профком председателе килгәне күренде.
— Шестерняның бер теше профкомга да тигән ахры, кабаланып болайга таба килә,— диде
Миргазиян абыйсына. Профком председателе, чыннан да, алар янына килеп туктады. ,
— Сәлам егетләргә!
Фоат станогыннан аерылмый гына аның сәламен алды. Гәүдәгә әллә ни зур булмаса да,
эшлеклелеге белән ихтирам яулаган председатель папкасыннан җәһәт кенә бер кәгаз ь тартып чыгарды
да аның алдына куйды.
— Нәрсә ул?
— Мәскәүгә путевка! Махсус синең заказ буенча.
Дөрес. Әйткән иде шул Фоат. Булса, зинһар, безне онытмагыз әле!—дигән иде. Үзеннән бигрәк,
унынчы класста укучы улына һәм кызларына башкаланы күрсәтергә вәгъд ә биргән иде. Вакытсызрак
туры килгән икән, шайтан алгыры! Нишләргә соң хәзер аңа! Нишләргә? Хатынның да мәшәкатьле чагы
— яңа ачылган бакчага мөдир итеп куйганнар. Көнне төнгә ялгап бакча кирәген кайгырта.
Профком председателенең вакыты тар иде бугай, ашыктыра башлады.
— Мә, Шәйхелмәрдәнөч, кул куй да, тизрәк кесәңә тык! Притом бушлай!
һ»р юлый отып калырга теләгәндәй, әйләндерә-әйләндерә карады. Җомга кон кич китеп, якшәмбе әйләнеп
кайту — барысы да әйбәт уйланган иде
— Мәскәүне күреп кайту начар булмас иде дә... Барып булмас шул. Хәкимулла Нәгимуллович.
Профком председателенең але генә балкыган йөзеннән елмаю качты.
— Соң заводта синнән башка фрезерчы юкмыни! Мин дә бит уйнал йөрмим,— диде ул җәберсенеп
— Профком утырышында хәл ителгән Билетларга заказ бирелгән!
— Олы башыгызны кече итеп килүегезгә рәхмәт Менә монда җитди эш килеп чыкты бит әле.
һәм ул кулындагы путевканы кире сузды.
— Их, Фоат, Фоат! Әйт кенә, аны бит хәзер кушкуллап алачаклар
— Ярамас, авыр чакта ташлап китү килешмәс. Тагын булыр әле
Бу коннәрдә Фоат алны-ялны белми эшләде Тешәде, үлчәде, тагын тешәде, тагын үлчәде.
Менә, ниһаять, слесарьлар болгаткыч редукторның соңгы шорепләрен боралар. Аппаратчылар
хәзерлек эшләре белән мәшгуль. Бүген монда завод хуҗалары гына түгел, берләшмә җитәкчеләре дә
җыелган. Барысы да дулкынлана. Үзебездә эшләнгән тешле тәгәрмәч аппаратка килешерме, юкмы! һаман
шулай алтынга табынучыларга ялынырбызмы! Шулай да монда ботенесеинән дә ныграк дулкынланган
кеше, мегаен, Фоат булгандыр. Ул ясаган деталь сынатмасмы! һәр миллиметры җентекләп тикшерелде,
тогәллоге җиде кат үлчеп эшләнде эшләвен. Аппаратка куйгач нишләр! Коллектив алдында хур булмасмы!
— Ә ул минем естәл тартмасында ята.— диде баш инженер гади генә итеп. Әйтерсең, сүз селам хаты
турында бара.
Урынбасар озак кына итеп башын чайкап торды
— Ну. Гаяз Зәмикович, йерәк тә бар икән үзегездә, el Тәвәккәлләгәнсез! Әгәр до Шейхелмердәнов
ясый алмаган булса, нишләр идегез!
— Мин аңа ышандым
Бу урында цех начальнигы да үзәнең горурлануын яшереп кала алмады.
— Алексей Семенович, сез — яңа кеше, белмисездер әле: шин заводын сәфка бастырганда да
вулканизаторлар очен кирәкле прессформаны Фоат Шәйхолмәрденое ясады бит. Ул чагында хәзерге
инструментлар да юк иде еле
Цех начальнигы Фоатның оста фрезерчы гына түгел, яшьләрнең остазы да. заводның һем заводның
гына түгел, профсоюзның елке комитеты члены да икенен һәм тагын ниләрдер әйтмәкче иде. өлгерә алмый
калды Табасын табагачы белен тоткан килеш кенә коймагын сиквртәп әйләндерүче җитез җиңгиләр сыман,
каучук бөртекләрен сикертеп киптерүче җилләткеч хәрәкәткә килде Бертекләр бормалы җилләткечтә,
тирбәлү законнарына буйсынып, югарыга сикерәләр Иң биек ноктага җиткәч, алар, аксыл агым булып,
пресслау станына агылалар. Кызлар әзер каучук кирпечләрен үте күренмәле тышчага тереләр дә кәгазь
капчыкларга ук салып куялар Ниһаять, каучук әзер! Аңардан елла нилер ясап була.
Фоат еле суынырга да өлгермәгән каучук капларына үрелде Кулларына җылы йөгерде Бу җылылыктан
аның бетен җанына рәхәтлек таралды.
Урынбасар, машина гөрелтесен җиңәргә тьрышып, баш инженерга дәште:
— Тагын бер-ике генә көн сабыр иткән булсак.. Үтенеч кәгазенең кирәге калмады бит