Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРГА ГАШЫЙК ГАЛИМ

атар халкының рухи культурасын өйрәнүче дистәләрчә тикшеренүчеләр элек- электән үк
безнең җырларыбызның мәгънәви байлыгына һәм шигъри гүзәллегенә игътибар итеп
киләләр. Алай да, татар халык җырларын аеруча җентекләп һәм нечкәләп өйрәнгән, алардагы
хис муллыгын, шигъриятне, рухи сафлыкны һәм фәлсәфи тирәнлекне ачып, аңлатып бирүгә
бигрәк тә зур өлеш керткән бер галим бар. Сүз күренекле фольклорчы, филология фәннәре
кандидаты Илбарис Надиров турында бара. Фольклористика өлкәсендә ул инде утыз елдан артык эшләп
килә. Аның унга якын китабы, йөздән артык мәкалә һәм рецензияләре басылып чыкты, һәм шулар
арасында аеруча әһәмиятлеләре — нәкъ менә халык җырларына багышланган хезмәтләр. Хроно логияне
саклап тормастан, 1965 елда дөнья күргән «Татар халык җырлары» исемле фәнни җыентыкка
мөрәҗәгать итик. Бу басма галимнең шәхси иҗаты өчен генә түгел, бәлки бөтен татар фольклористикасы
тормышында мөһим вакыйга булды, безнең җырларыбызны җыю һәм өйрәнү тарихында ул өр -яңа бер
сәхифә ачты. Аңа кадәр беркайда да басылмаган 400 дән артык лирик озын җырларны һәм йола
җырларын туплаган бу китап фәнни әйләнешкә бөтенләй яңа сыйфатлы фактик материал алып килде.
Элекке елларда татар халкының җыр иҗаты нигездә дүртьюллык кыска җырлардан тора дигән караш
өстенлек итә иде. Чынлыкта исә, И. Надировның үз сүзләре белән әйткәндә, бездә «халыкның ата-
бабадан килгән гореф-гадәтләре, гаилә бәйрәмнәре белән бәйле йола поэзиясе» дә, «күңел ачулар,
уеннар, биюләр белән тыгыз үрелештә торучы уен җырлары, бию такмаклары» дә, «кеше күңелендәге
иң тирән кичерешләрне, хисләр хәрәкәтен энҗе кебек бергә тезел, шигъри бөтенлектә һәм үзара
бәйләнештә чагылдыручы озын лирик җырлар» да бар. Җыентыкка бирелгән зур күләмле һәм тирән
эчтәлекле кереш мәкаләдә И. Надиров, яңа фактик материалларга таянып һәм җырларның көнкүр ештә
тоткан урынын, йола, уен биюләр белән бәйләнешен, поэтик үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны «йола
җырлары», «уен-бию җырлары», «лирик кыска җырлар (дүрт юллы нднрлар)», «лирик озын җырлар»
дип аталучы төп дүрт төркемгә бүлде. Бүген, егерме ел үткәннән соң да, бу классификация үзенең фәнни-
гамәли әһәмиятен саклап килә.
И. Надиров җырларыбызның эстетик кыйммәтен, аларның художество җегәрен ачуга җитди
игътибар бирә башлады, фольклор поэтикасына кагылышлы кызыклы күзәтүләр һәм ачышлар ясады.
Аның хезмәтләре безнең фольклор фәненә шигърият, лиризм белен сугарылган бер агым буларак килеп
кушылды.
Әлбәттә, эстетик анализга игътибарның көчәюе И. Надиров хезмәтләрендә фольклор әсәрләрен
идея-тематик, социаль-тарихи яктан карап өйрәнүгә һәм бәяләүгә зыян китерү хисабына эшләнмәде.
Киресенчә, аның күп кенә хезмәтләре иҗтимагый-тәрбияви яктан аеруча әһәмиятле һәм актуаль
темаларга багышланган. Ул үзенең кандидатлык диссертациясен Бөек Ватан сугышы чорындагы татар
халык иҗатын өйрәнеп яклады. 1961 елда шушы диссертация нигезендә «Халык һәм җыр» исемле
монография бастырып чыгарды. Бу теманы яратып һәм дулкынланып өйрәнүе, билгеле, галимнең
биографиясе белән дә бәйләнгән. Ул, унҗиде яшеннән фронтка китеп, фашист илбасарларга каршы
кулына корал тотып көрәшкән, ике мәртәбә яраланган, батырлыклары өчен дүрт сугышчан бүләк алган
кеше
«Халык һәм җыр» китабы Бөек Ватан сугышы елларында татар халкы иҗат иткән әсәрләрне җыю
һәм өйрәнү өлкәсендә беренче җитди адым булды. Бу темага И. Надиров вакытлы матбугат битләрендә дә куп кенә мәкаләләр белән чыгыш ясады Ал арда совет чорында яңа
фольклор әсәрләре: җырлар, бәетләр туу. алариың художество үзенчәлек- ларе кебек теоретик яктан да
әһәмиятле мәсьәләләр яктыртылыш тапты
Галимнең совет чоры фольклоры белән даими һәм якыннан торып кыэьжсьжуы аньҗ халык
иҗатында В. И. Ленин образын өйрәнүгә багышланган хезмәтләрендә дә ачьж күренә Бу —кызыклы һәм
җитди проблема И Надиров аңа кабат-кабат әйләнеп кайта һәм үзенең күзәтүләрен һаман киңәйтә,
тирәнәйтә бара Автор бу юнәлештәге эзләнүләре эчен башка халыклар фольклоры материалларына да
мөрәҗәгать итә Нәтиҗәдә. СССР халыклары фольклорында Ленин образы» дигән шактый күләмле
мәкалә язылды Ниһаять, 1970 елда беек юлбашчыбызның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә И Надиров
тарафыннан хәзерләнгән «Исеме халык телендә» исемле җыентык дөнья күрде. Китапка илебездә
яшәүче 28 халыкның Ленинга багышланган җырлары, поэмалары әкият һәм легендалары урнаш-
тырылган һем тезүченең «Кояшлы образ* днл исемләнгән кереш мәкаләсе бирелгән Бу җыентык совет
фольклорындагы Лениниананың күркәм кәзаиышларыниан берсе булып саналырга хаклы.
И. Надировның өч дистә елдан артыкка сузылган хезмәт юлы турында сөйләгәндә, аның Идәл-Урал
регионындагы автономияле республикаларны һәм өлкәләрне аркылыга- буйга гизеп халык авызыннан
меңләгән җырлар.'бәет ләр. әкиятләр, мәзәкләр, мәкальләр языл алуын; Мәсиәү. Ленинград. Казан,
Тбилиси. Ташкент, Кишинев һ. 6 шәһәрләрдә уздырылган бөтенсоюз фольклор киңәшмәләрендә
проблемалы докладлар белен катнашуын. фәнни-оештыру эшләренә, яшь белгечләр хәзерләүгә зур көч
куюын әйтми калу мемкин түгел. Ун ел дәвамында ул Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият Һәм тарих
институтының гыйльми секретаре һәм директор урынбасары булып эшләде, ә 1972 елдан бирле — шушы
институтның халык иҗаты секторы мөдире Мәгълүм булганча соңгы елларда бу секторда татар
фольклорының 12 томлык фәнни җыелмасы әзерләнә һәм аньҗ 9 томы инде Татарстан китап
нәшриятында дөнья күрде. Шушы фундаменталь басманың фәнни җитәкчесе булудан тыш, И. Надиров
— дүрт томның турыдан-туры тәэүчөсе, кереш мәкаләләр һем искәрмәләр авторы Ул тезегәи «Кыска
җырлар* (1976). «Йола һем уен җырлары* (1980), «Бәетләр* (1983, соавторлар белән) томнаоы инде
фольклор сөючеләр кулына барып иреште һәм матбугатта уңай бәя алды
И Надиров әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә актив зшләп килә Галим фольклор һәм язма әдәбият
багланышлары, әдәбият тарихы мәсьәләләре буенча фәнни мәкаләләр язды. Аның Кол Гали, Акмулла, Г
Тукай, М. Гафури, М. Җәлил иҗатларындагы фольклоризм мәсьәләләрен яктырткан тикшеренүләре
тулы бер цикл хасил игәләр
Шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат иткән җырларның сыйфатьы яхшыртуда, алар иың иң яхшы
үрнәкләрен җыр сөючеләргә җиткерүдә И. Надҗзоаның хезмәте шулай ук тәкъдир ителүгә лаек Ул җыеп
һәм төзеп бастьрган «Җырлар китабы*, «Җырлыйк әле* кебек җыентыкларның, йөз мең данә тираж
белен басылып та. тиз арада халык арасында таралып бетүе шуңа нигез түгелмени!
Илбарис Надироека 60 яшь тулды. Әмма ул һаман да яшьләрчә өлгер, энергияле Алда зур иҗат
планнары сектордагы хезмәттәшләре белән рус телендә «Татф фольклоры поэтикасы* дигән коллектив
монография язасы бар. халык иҗаты җәүһәрләренең иң әйбәт үрнәкләрен русчага тәрҗемә итеп, 6
томлык басма хәзерләү бурычы алга килеп басты Ул чын күңелдән бирелеп, иҗади рухлану кичерел 12
томлык җыелмаиьҗ соңгы томын — •Тарихи һем лирик җырлар*ны нәшриятка әзерли Аңа зур уңышлар
телик