ЯЗМЫШЫҢА ЫШАН
Айбул.пивка бу хакта тегеләй лә бодай дип юрарга гына кала иде Алар нык сүз кузгатып сөйләшер, бәхәсләшер мәсьәләләре, кем әйтмешли, буа буарлык
Айбулатон шоферын кайтарып жнбәрде д? дамба бетонына баскан килеш борынгы елга өстенә. аның теге HI ымда каралып торган нарат урманнарына карап, арлы-бирле йөрергә кереште
Елгадан искән салкынча жнл анык ярыйсы гына сирәгәйгән, тоташ бәскә күмелгән чәчләрен туздырып уйнап-уйнап ала, соргылт кашлары агачтан агачка сикерешкән тиен койры!ы сыман сикереп-сикереп куя. маңгаенда елганың тыныч төшендә уйнашкан су кәжәләре төсле жыеры лыр-жыерылмас тора, йөзендә әллә елмаю, әллә уйлану билгеләре чагы- лып-чагылып китә иде ,
Көн кояшлы, жылы. тирә якка баржалардан бу шатып өелгән чуерташ, яңа гына китерел! ән кызгылт сары ком. тагын бик күп төрле төзелеш материаллары исе таралган Күк йөзе у зенең куе ачык зәңгәрлеге белән шун дый якын булып тоела ки. нрексездән шатланасы, кемнәрнедер шатлан дырасы килә
■ Менә ничә ел инде Айбулатов шушы иксез чиксез кебек күренгән Корылмаларга, туган якларга килгән байлыкның зурлыгына, кеше хыялы ' жнтмәслек эшләрне чынга ашырырлык көч куәтнең олылыгына, калачларның киңлегемә карый да күңелендә иркенлек, канәгатьләнү хисләре тоя. эшләгән саен эшлисе килә, яңадан яна корылмаяар торгызасы, аларны берсеннән-берсен матуррак итәсе килә иде
Ахыры Ьпшы 3 иче санда
2
ерләшмәнен Кама буендагы причалына Фазыл Айбулатов ике төрле уй белән килде
Беренчедән, Көмеш Аландагы тезүчеләр санат-мадылар билгеләнгән вакытка мәктәп бинасын ялт иттереп житкерделәр. Көмеш Аланда, яна гына кешеләр туплана башлаган бер чорда, бу инде чынлап та жнңү иде Икенчедән. Вергилий Никифорович аны Көмеш 1 Хланга бер дә юкка гына чакырмый, әлбәттә Анда ниндидер житди сөйләшү булачак һәм, мөгаен. Кала тауны саклау-сакламау мәсьәләсе шунда хәл ителер дә Дөрес, әлегә Дикопольцевнын уйларын белмәгән
Әнә шуңа күрә дә Фазыл Артышевич яңа төзелештә еш булырга, атнага бер-ике тапкыр барып әйләнергә тырыша. Төзелеш мәйданында йөри, монтажчылар һәм биналарның эчке ягын бизәүче хатын-кызларның эшләвен күзәтә, киңәшләрен бирә, һәм еш кына кайберәүләрнең битарафлыгына. эшкә «миннән киткәнче » дип каравына ачуы куба, кызып китүен сизмичә дә кала Беркөнне дә шулай, кызып китеп, мәктәп бинасында идәнгә линолеум жәюче останы ярыйсы гына әрләп ташлады
«Бу бит торак йорт түгел, идән кыл тигез булмаса да ярар»,—дип, күз дә йоммыйча карап тора бит, юньсез... Бу, бәлки, йортлар төзү комбинаты. берничә дистә мең кеше эшли торган коллективның җитәкчесенә килешеп үк бетми торган вакчыллык дияр кайберәүләр, әмма Айбулатов өчен бер дә вак-төяк түгел бу. Ул күрмәсә. башкаларның да карашы тупаслана, «җитәкче аны-моны әйтмәде, ярар әле» дигән ялгыш фикер тудыра башлый Айбулатов яшь җитәкче. озакламый үзе бер төзү-монтаж идарәсен җитәкләргә гиешле Сәфәровны да әнә шуңа күрә вак-төяк нәрсәләрне дә күрергә, «ярар әле» дип калдырмаска өйрәтергә тырыша. Шушындый кызу утта чыныктырмасаң, кайда, нинди шартларда чыныктырырга соң аларны, безгә алмашка килүче яңа буын җитәкчеләрне?.
— Фазыл Артышевич — дигән тавышны ишетеп ярты адымда туктап калды Айбулатов. Башын күтәреп карады һәм машина тәрәзәсеннән башын чыгарган Вергилий Никифоровнчны күрде
«Әле генә юк иде бит, кай арада килеп җиткән соң бу?»— дип уйлап алды Айбулатов йокысыннан яңа гына уянып, ләкин аңардан арынып җитмәгән кеше сыман күзләрен тутырып караган килеш.
Вергилий Никифорович:
— Пөрәгең алындымы әллә, таптата бу дип уйладыңмы? Шундый арысланны без генә таптый алабызмы соң инде? — диде ярым шаярып, ярым чынлык белән сүзләренә ниндидер яшерен төсмер салып.
Айбулатов шундук көрсенеп куйды, аннары елмая төшебрәк уйлап алды: «Бабакай» шаярган булып кына миңа Кама буе төзелеш берләшмәсенә тиңләшердәй Баш идарә җитәкчесе булырга тәкъдим ясауларын белгәнен сиздерә Чынлап та. нигә инде бу хакта Вергилий Никифорович белән киңәшмәскә иде? Ә хәзер ничектер уңайсызрак килеп чыга: янәсе, Айбулатов «Бабакай»дан ул тәкъдимне яшергән.
— Арысланны таптатырдай машинаның хуҗасы нинди бит аның, Вергилий Никифорович, хуҗасы нинди — диде Айбулат Шәкүрович һич көтмәгәндә теленә килгән җөмләгә шулай ук астыртын фикер салып. — Теләсә читлеккә яба да яхшы йозак белән бикләп куя, ашатса — ашата, ашатмаса — юк, дигәндәй...
Ул арада Вергилий Никифорович шоферына нәрсәдер әйтте дә, ишекне ачып җибәрде, җиргә төшеп басты, машина салмак кына' кузгалды да, - тулы элмәк ясап, килгән ягына таба борылып китте.
— Ярый, яры й,\салланма. Айбулатов, тешләшергә генә торасың. Кайчан шулай өлкәннәргә каршы сөйләшүеңнән туктарсың да. кайчан үҗәтлегеңне ташларсың икән? — диде Дикопольцев килешүчән. гадәттәгечә үз дәрәҗәсен яхшы белгән кешеләргә хас тавышын үзгәртмичә, Фазылның җилкәсенә кулын куеп.
Аның кулы тимер шикелле авыр һәм нык иде.
— Усалланырсың сезнең алда, Вергилий Никифорович. .
Айбулатов сүзен әйтеп бетермичә туктап калды, бераз дәшмичә торды, әмма Дикопольцев аңа озын-озак торырга ирек бирмичә катерга таба әйдәп алып төшә башлады.
— Менә сиңа мә! Җитәкчеләргә каршы сөйләп үз дигәнен үз итәргә осталыгы белән даны чыккан Айбулатов нәрсә дигән була. Ә кем Мәскәү хәтле Мәскәүгә барып, коллегия хәтле коллегия алдында «хуҗаны» сыртына салды, шәһәр салу урынын үзенчә хәл итте? Кем иде соң ул дим? Кем иде?
Лйбулатов озын баскычтан катерга таба төшә төшешкә хәйләкәрлек чаткылары чагылган күзләрен күтәреп дәрья өстенә карады Анда көтмәгәндә юлны бүлеп калыккан плотинаны кичәргә чират көтеп торучы өч- дүрт кораб сәяхәтчеләр белән тулы теплоход һәм эреле-ваклы баржалар хәрәкәтсезлектән интегә иде Якындагы теплоходның барлык палуба- ♦ лары да ярым шәрә тәнле кешеләр белән тулы, биек мачтага беркетелгән = ак груша-көчәйткечтән салмак кына моңсу музыка агыла.
«Бар бит бу дөньяда ваемсыз кешеләр, дип унлап алды Фазыл “ баскычтан төшеп барышлый Ничәмә-ничә көннәр буена салмак кына •; агалар да агалар, теләсәләр палубада тән кыздырып яталар, теләмәсә- | ләр — каюталарында. Эххх-ма!» ' s
Чынлап та, елга буйлап сәфәр кылучыларга кызыгырлыгы бар иде 5 аның. Менә өченче ел инде ул үзенә тиешле ял вакытын файдаланмый ♦ диярлек Дөрес, ул нзск-өзек. күп дигәндә бер атналык ял алгалый. әмма * ул көннәрне я яңа бер проект коруга, я нинди дә булса яңалык эзеннән = баруга, шуны өйрәнүгә багышлый Менә ничә ел инде мәктәп дусты. Бал * тик диңгезенең гәрәбәле якларында хезмәт итүче генерал дусты үзенә < чакырып ята. барып күрергә вакыт тими *
Пауза бераз’озаккарак сузылды, ләкин, барыбер, дәшми калырга ' ярамый иде. Айбулатов берләшмә җитәкчесенең сыгылмалы баскыч -1 буйлап катерга күтәрелгәнен көтеп алды, алга уздырды һәм анын артын- _ нан атлады
Җылы сүзегезгә рәхмәт, Вергилий Никифорович Мин бит. гөнаһ шомлыгына каршы, ике арадагы мөнәсәбәтләр у згәрер дип уйлаган идем Дикопольцев тынлап бетерде. Айбулатов тагын нәрсә әйтерме әйтмәсме дип көтеп торды һәм аннары гына
Хөрмәтлем Фазыл Артышевич. онытырга уйлаганым да юк Оны тыламы соң инде андый җнн. җиңелүләр Бигрәк тә озак е.чар буена үз фикереңнең дөреслеген.» инанып яшәгән кеше онытмый андый хәлне, диде, көрсенеп куйды һәм катер палубасының борын өлешенә ясалган эскәмңясенә утырды
Дикопольцев сүлпән генә елмаеп куйды, анын күзләрендә моңарчы күренмәгән үкенү катыш моңсулык билгесе чагылып китте
Юк. Айбулатов син мине бүлдермә, бүлдермичә генә тынлап бетер әле. яме Эш. беләсең килсә, бөтенләй син уйлаганча түгел
Лйбулатов нәрсәдер әйтмәкче иде. ләкин Дикопольцевның кнсәтүле соравын искә төшереп бугай, аны-моны әйтмәс булды
Дикопольцев өзелгән сүзне яңадан ялгап китәргә җыенган гына иде. ярдәмчесе Алексей Мирков алар янына чыкты
Вергилий Никифорович, бәләкәй генә тоткарлык катерчылар гафу үтенәләр, тагын унбиш егерме минуттан кузгалырбыз диләр, диде ул һәм җыйнак кына табын әзерләп «шифалы су», чыгырдан торган үтә күренмәле кәгазьгә төрелгән, пешкән тавык, бер шешә әрмән коньягы һәм уймак кадәрле генә ике рюмка куйды
Дикопольцев ике рюмкага да коньяк салды. Айбулатов «коры за кон»га буйсынып яшәүче кеше әмма бу урында рюмканы тотын кына куярга яхшысынмады, тел өстенә җибәрде Эчемлек аның гамагына кадалды һәм Айбулатовны ирексезләп йөткергәләргә мәҗбүр итте Днко- польцев моны беркадәр гаҗәпләнебрәк карап горды, тнк ләм мим әйтмәде, баягы сүзен дәвам итте
Эш. Фазыл Артышевич менә нәрсәдә Мин тоташтан ике хата җибәрдем Беренчесе Көмеш Алан шәһәрен кайсы урынга сала башлау Икенчесе Калатау нигезендә карьер ачу Мин моның шулай икәнлеген шактый озак танырга теләмәдем Нәрсә булсын, тау тау килеш калыр дип җнңел генә уйладым Шушы араларда бик озак карап йөрдем мин Калатаүны Аңа салынган җәрәхәтләрне
Бу минутларда йөзендәге, ияк асларындагы җыерчыклар тагын да зурая төшкән, тирәнәйгән иде Җитмешнең өске ягына чыгып та күзлек
дигән нәрсәне белмәгән, салкын чишмә янында утыручы нар лачынныкыдай үткер күзләрнең авыр кабаклары еш-еш йомылалар иде. Атакайның характерын яхшы белгән Айбулатов аның мондый нәтиҗәгә нинди уйланулар аша килүен чамалады гына түгел, аермачык итеп күз алдына китерде.
- Син миңа, Айбулатов, менә нәрсәгә җавап бир,—дип дәвам итте Дикопольцев — Калатаунын карьерга таба ишелүен ничегрәк туктатырга?
Айбулатов моңа, билгеле, бик шат иде.
Вергилий Никифорович, уйлашырга кирәк бу хакта Миндә кайбер тәкъдимнәр булырга тора. Кайбер нәрсәләрен исәпләп кенә карыйсы бар.
Минемчә, Фазыл Артышевич, безне автогигант корылышында коткарган алым — субайлар кагып эшләү биредә дә файдалы булыр төсле. Синең Кавказ ягындагы курортларда, мәсәлән, Кисловодскида булганың бар бугай, әйеме?
Сүзнең кинәт курорт хәлләренә борылуы Айбулатовны гаҗәпләндерде. әмма Дикопольцевның буш сүз сөйләп торучылардан түгеллеген белгән Айбулатов сагая төште, аның да күзләрендә хәйләкәр чаткылар чагылып алды
Мине курортка җибәрергә җыенмыйсыздыр бит, Вергилий Никифорович? Мин рәхәтләнеп риза булыр идем...
' - Синең рәхәтләнеп риза булуыңа шигем зур. Син беләсеңме-юкмы
икән, ләкин безнең төзүчеләр арасында бер мәзәк йөри. Имеш, йорт төзүчеләргә: «Бер путевкага комбинаттагы барлык кеше ял итә аламы?» дип сорау биргәннәр. Килгән җаваплар арасында: «Бу бик мөмкин. ләкин моның өчен шушы путевка белән Айбулатов китәргә тиеш»,— дигәне дә булган...
Атакай да, Айбулатов та бүгенге сәфәргә җыенганнан бирле беренче тапкыр рәхәтләнеп көлештеләр.
Катер акрын гына кузгала башлаган иде инде, шул вакыт яр буенда Дикопольцев машинасы сузып-сузып кычкыртып җибәрде. Ул да түгел, шофер үзе күренде һәм. машина ишеген ябарга онытып, аска таба йөгерде
Башта Айбулатов, аннары Дикопольцев аягүрә бастылар. «Нәрсә булган моңа?» — дип карап торф башладылар.
Тизлек тупларга өлгермәгән катер яңадан үз урынына чигенеп туктады. Шофер исә баскыч куйганны да көтмичә катер палубасына сикерде.
Вергилий Никифорович,- диде ул еш-еш сулап. — Сезне Мирас Гайнанович бик ашыгыч кирәк дип эзләтә иде. Сезнең Калатауга китәргә җыенуыгызны белгәч, көтәргә кушты, җитди сүз бар, мин дә алар белән барырмын дип әйтеп әйтте...
Тагын нәрсә дип әйтеп әйтте?—диде Дикопольцев, шоферының тик торганда диярлек кабалануыннан көлеп. — Син кайчан тыныч кына сөйләшергә өйрәнәсең инде, Ренат? Озакламый институтыңны бетереп, үзең җитәкче булып эшли башларга җыенасың, ә үзең малай-шалай шикелле юктан да кабалана башлыйсың. Ярый, рәхмәт Көтәрбез, әлбәттә. бар, кайт. һәм шундук, Айбулатов ягына таба борылып, баягы фикерен дәвам итте — Я. Фазыл Артышевич, курорт турында ниндирәк фикергә килдең? Син инде бәлки күңелең белән анда йөрисеңдер? Кызганычка каршы, хөрмәтлем, якын араларда сиңа ул якларга барып чыгарга туры килмәс. Мин синнән Кисловодск курортындагы Космонавтлар юлы - терренкур дип аталган сукмаклардан йөргәнең бармы, дип сора- макчы идем
Бар. Вергилий Никифорович,— диде Айбулатов сүзнең төбенә төшә алмыйча.
Йөргәнең булса, күргәнсеңдер, долонит тауларның текә упкын- ярыкларын ничек ныгытканнарын Минемчә, безгә дә шундый алымны кулланырга, урыны-урыны бел ә и Калатау тәненә субайлар сугарга, алар өстенә тау астында аунап ята торган ташларны җайлап тезеп куярга,
борыл мал ы-борыл мал ы сукмаклар салырга һәм шул сукмаклар арасына, кара туфрак өстәп, агачлар, гап-гади наратлар утыртырга
Фазыл Артышевич булачак шәһәр кешеләренең Калатау битендәге борылмалы сукмак буйлап йөрүләрен, яшьләрнең төрле ярышларга әзерләнүен. ә инде ветераннарның аларга карап шатлана-шатлана саф һава ф сулап рәхәтләнүләрен күз алдыннан үткәрде Димәк, Көмеш Аланда = . яшәүчеләргә ерак юллар үтеп Кавказ тауларына кадәр барып торасы ла = булмый Айбулатов анлады Атакай барысын да алдан уйлап, ана хәйләле 2 тозак корып куйган иде Ул әлеге тәкъдиме белән бер атуда кимендә ике i куянны бәрде дә екты Белә, белә Дикопольңев кемнен күнелен ничек = кузгатырга икәнлеген Югыйсә. Калатауны Алмазов төзүчеләре актарып | салды, нәкъ менә алар күп көч һәм тырышлык кунмыйча гына причал ; дамбаларына ташлы жир алды Ләкин Атакай бу эшне Алмазовтан. коры * күтәренкелек бәрабәренә генә эшләтеп булмасын да чамалый нде бугай = Әйе, монысы Айбулатов эше. чөнки аңа үзенең туган хирен матуррак г итәргә, Алмазов кебекләр бозганны да төзәтергә туры килә
Айбулатов тагын баягыма кычкырып көлеп жибәрде. беравыктан = елмаеп кына торган Днкопольнев та аның көлүенә кушылды
х
3
Гөлфирә больницадан чыкканда, әбиләр чуа!ының нн матур, нң жылы һәм якты гәрәбә көне иде. Соргылт төстәге яшь чыпчыклар, көзнең соңгы көннәре икәнлекне сизгән кебек, ишегалдындагы тузанга чумып уйнаша, чыркылдаша, пырхылдап югарыга таба чөелгән булалар да яңадан шушы ук тузан өеменә килеп төшәләр
Кичә төштән соң бригада кызлары килгәндә анын чыгасы билгеле түгел иде әле. бүген иртәнге обход вакытында Гөлфирәнең ялнарулы. больницада озак ятудан сагышланып калган күз карашын күргәч, доктор түзә алмады
Ярый, алайса. Гөлфирә, син инде хәзер безнең ярдәмнән башка да терелеп бетәрсең Мин синең Көмеш Аланга кайтуыңа каршы түгел, әмма эшкә чыкканчы, табигый ки. сиңа байтак вакыт ил итәргә кирәк булачак, диде
Больницадан чыгу ыии зыгысы белән нке-өч сәгать сизелмичә дә үтеп китте Ниһаять. Гөлфирә, әнисе шикелле үк. кадерле жанга әверелгән Санук апа һәм шәфкать туташы ярдәмендә ишегалдындагы эскәмиягә чыгып утырды
Көзге көннең жылы кояшыннанмы, әлләбольнннадан чыгу шатлыгын нанмы Гөлфирәнең башы әйләнеп китте һәм ул. утырган жнрениән егылып төшмәскә тырышып, куллары белән як ягып капшап, таяныр урын эзли башлады Санук апа аның хәрәкәтләрен күреп тора икән, тиз арада янәшәсенә килеп утырды
Менә бетте Менә син дә, Гөлфирә жаным. дөнья яктысына чыктың Югыйсә бит ул больница һавасы килеп терәлгән вакытта гына шифалы Бераз жан керә башладымы аннан китүең хәерлерәк Бор чылма борчылма берүк, озак ятканнан сон шулай булу бик гадәтн инде ул. Гөлфирә жаным. дип, үзенең ышанычлы тавышы белән тынычлан дырыргп кереште
Әй. Санук апа. киң күңелле дә кеше инде син үзең, синнән башка бу бинада ниләр генә эшләгән булыр идем соң мин5 диде Гөлфирә утырган урынының ныклыгына ышангач. Санук апасына таба бо рылып Рәхмәтләр генә яусын инде сиңа. Санук апа Бу йортта эшләүче барлык кешеләрнең дә күңелендә шәфкать тулы, аларга да рәхмәт
Саф һанада бераз сулу алгач. Санук апа белән шәфкать туташы машина кайгырту мәшәкатенә керештеләр. Гөлфирә ишегалды хртасын
дагы эскәмиядә ялгызы гына утырып калды, беравыктан башын күтәребрәк караса — исләре китте Аның каршысында үзенең бөтен киңлеге, Кама дәрьясы ягына таба сөзәгәя барган текә биеклеге, шул биеклек өстендәге урманнарының яшеллеге һәм урыны-урыны белән алтынсу төскә керә башлаган Ширәмәт тавы сузылып рта иде
Шушы гүзәллек, мәгъруранә биеклек һәм олылыкка гаҗәпләнеп карап торган Гөлфирәнең күңелен, искәрмәстән эчке бер калтырану, әллә нинди курку хисләре биләп алды Ул үзен искиткеч иркенлек кочагында ялгыз итеп тойды. Аның, акылын җуйган карт лачын шикелле, ялгызлыктан җәһәннәм кочагына атылып очасы, алдын-артын кара-мыйча китеп югаласы килә башлады.
— Әллә соң. әллә соң тагын берәр җиргә, күз күрмәгән-колак ишетмәгән якларга. БАМ төзелешенең кеше аяк басмаган тайгасына китеп олагыргамы? —диде Гөлфирә үз-үзенә пышылдап кына, яшь тулган керфекләрен күтәреп
Чынлап та. бу минутларда ул кешеләр арасында яшәп тә искиткеч ялгызлык ачысын йөрәге аша кичерә иде Бу минутларда, әйтерсең, аның өчен янып-көеп йөргән, кыен минутларда янәшәсендә булып аның гомерен даулашкан врачлар, янына килеп йөргән хезмәттәшләре, кызы Таңсылу һәм. хәтта, күңеленә көннән-көн якынрак, кадерлерәк була барган Гаяр да юк. бөтенләй яшәмиләр иде Бу минутларда, әйтерсең, аның бөтен әйләнә-тирәсен бары тик ялгызлык, ялгызлык һәм ялгызлык кына биләп алган.
Яргаланган иреннәрен тыгыз кыскан Гөлфирәнең аңы ачыкланып, күзләре дөнья яктылыгын күрә башлаганда аның каршысында кызыл хач рәсемнәре төшерелгән «рафик» басып тора иде. Ачык ишегеннән Санук апа төшеп килә.
— Әйдәле. Гөлфирә җаныМ. акрын гына, ипләп кенә кереп утырыйк әле.— диде Санук апа Гөлфирәнең маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен күрмәгәнгә салышып — Әйдәле. әйдә...
Бәләкәй җиңел автобус больница ишегалдыннан салмак кына кузгалып авылның тигезсез урамына чыкты да чайкала-чайкала барып олы урамның бетон юлына күтәрелде һәм Көмеш Алан ягына таба җилдерде.
Байтак кына баргач, аның күзләре каршыдагы үр башына төбәлделәр. Анда, әле кайчан гына Гөлфирәләрнең бердәнбер краны торган төштә, инде өч катлы ак бина, аның янәшәсендә генә тагын бишме-алтымы кран арлы-бирле боргаланып, очлы борыннарын күккә чөйгән килеш тимер- бетон плитәләрне күтәреп китерәләр дә җайлап кына кирәкле урыннарына төшерәләр иде
«Төзелеш, безнең төзелеш яши. әнә ничек зурайгаһ бит ул!»— дигән уй Гөлфирәнең күңелен җылытып, горурлык хисе уятып үтте. Гөлфирәнең ил һәм хәтта дөнья күләмендә дан яулаган яңа төзелешләрне күргәне бар. ләкин аларны Гөлфирә түгел, ә бүтәннәр башлап җибәргән иде. Ә менә монысын Гөлфирә иң беренче казыктан башлады. Бусы — аныкы. Гөлфирә төзелеше иде!
Санук апа да. янәшәдә утырган килеш, ләм-мим бер сүз әйтмичә. Гөлфирәне үз иркендә калдырып, яңа төзелешне күзәтеп килде.
Көмеш Аланга керәсе күпер янында сансыз-хисапсыз төрле машиналар - үзбушаткычлар, краннар, плитә ташыгычлар һәм тагын әллә нин- диләре тупланганнар да бу юлны бикләп торалар иде. Кайчандыр ат арбасына исәпләп салынган күпер, вак ташлар салып ныгытуга карамастан. куәтле БелАЗ үзбушаткычының авырлыгыннан сыгылып төшкән иде.
Көмеш Аланның хәзер инде терлек-туардан тынып калган ферма биналары яныннан узгач та яңа төзелеш үзенең бөтен корылмалары белән уч төбендәгедәй булып аермачык күренә башлады.
Җиңел автобус «с» хәрефе сыман тезеп куелган вагоннар уртасына кереп туктауга, аны төшке аштан соң ял итеп утыручы төзүчеләр, монтажчылар һәм штукатур-буяучы хатын-кызлар урап алды
Автобусның кин ачылган ишегеннән кулларына култык таяклары тоткан Гөлфирә күренүгә, хатын кызлар арасыннан Әнүрәнен
— Егетләр, я инде егетләр, нәрсә карап торасыз, күтәреп алыгыз Гөлфирә апаны, тоже миңа рыцарьлар - дигән шат тавышы ишетелде
Гөлфирә
Үзем, үзем' димәкче иде. ләкин кая ул, аның тавышын ишет ♦ мәделәр дә. Башта кулындагы таякларын тартып алдылар, аннары ул үзе 5 дә көчле куллар ихтыярына эләкте. =
Исәнме. Гөлфирә апа. диде аны бер яктан тотып баручы Зөлфәт j Звйнуллин Нишләп хәбәр итмәдегез, үзебез барып алган булыр идек |
Болай да әйбәт булды, Зөлфәт Сезне борчып торганчы Бодьни = цанын өр-яңа автобусы селкетмичә дә китереп җиткерде Ә сез ә сез s биредә жнр җимертеп эшлисез икән 5
• Кая инде ул, Гөлфирә апа! Чаллыярдагыча кызулыкка житеп ♦ булмый әле. Тоткарлыклар чыгып кына тора
Ишек ачылганнан бирле Гөлфирәнең күзләре Гаярны эзли иде, ләкин = ул күренмәде «Берәр җиргә киткәндер, ахрысы», дип уйлап кунды 1 Гөлфирә <
Ул арада Гөлфирәне вагоны янына китереп җиткергәннәр иде инде. * кояш ягындагы эскәмиягә утырттылар J
Гөлфирә үзе яши торган вагонга, үзе белән бергә эшләгән хатын “ кызларга карады. Танышлар бар. ләкин яңа килүчеләр дә байтак иде 2 Анын турында, бригадир булгач, төрлесен ишеткәннәрдер, билгеле, әмма хәзер алар бер иптәшләренең терелеп кайтуына чын күңелдән шатла налар. шуңа йөзләрендә елмаю балкый иде
«Мин бит. мин үземне япа-ялгызга санап, ниләр уйлап бетермәдем Мин алардан аерылып, үземне-үзем караңгы һәм билгесезлек хөкем иткән упкынга ташлый яздым*, дигән уй Гөлфирәнең күңелен тагын да күтәреп җибәрде
Ул мөлаем гына, чын күңелдән елмаеп куйды
4
- Иомыш-фәлән төшмәсә, үзең «акыртып алмасаң. сезне бер күрергә тилмереп үләрсең, дусларым Автогнгантны салган чакларда, кем әйтмеш ли. без алай түгел идек тә. без болай түгел идек, ә? диде Мирас Гайнановнч күперчекне сыгылдырып ярдан катерга керә керешкә үк Аның кәефе, күренеп тора, әйбәт, күңелендә эчке бер күтәренке рух барлыгы сизелә Юк бит. ү зләре белеп; «Иптәш секретарь, без АЭСка сәфәр кылырга җыенабыз, әйдәгез», днп чакыра белмиләр
Днкопольцев белән Айбулатов аны күперчек янына ук килеп көтеп торалар иде
Днкопольцев
Гаеплебез. Мирас Гайнановнч. әйтәсе дә юк Кыйнарга, шәһәр комитетына ешрак чакыртып әрләргә кирәк безне, дип сөйләнә сөйләнә, кулларын сузып каршы алды секретарьны
Миңа калса, сезне кыйнарга да. әрләргә дә кирәкми, диде .Мирас Гайнановнч, җитәкчеләрнең икесе белән дә күрешеп Сез ү зегезне үзегез бик әйбәт кыннын да. әрли дә беләсез Үзтәикыйть яши икән әле
Җитез катер, моторын гүләтеп урыныннан кузгалды ла. салмак чайкала чайкала, елганың көмеш өслеген ярып, эчкә таба кереп китте Винт әйләнешеннән барлыкка килгән вак дулкыннар яр чигендәге бетонга барып бәреләләр дә аерата бер елдамлык белән үзләрен кузгатып җибәргән катер артыннан ыргытылалар, ярдан ерагайган саен киңәяләр
Ьорнашен кулында йомарлап килгән газетаны СУЗДЫ
Менә, рәхим итеп, укыгыз, белегез үзегезнең ниндирәк эшкуарлар, вәгъдәсе зләр нкәнлсгегс зне
Айбулатов якынрак тора иде. газетаны сузылып алды да кайсы битен ачарга диебәк уйлап торды.
— Икенче битен ач та иң өстәге баганаларны укып кит,—диде Борнашев түземсезләнеп Макталган Алмазовыгыз бирә анда кирәгегезне. АЭС төзелешендәге темпларның чын йөгереш алмавы, йортлар кору, хәтта турыдан-туры үз идарәсе башкарырга тиешле дамба салу, чистарту корылмаларын торгызуда да. вакытлы-вакытсыз мәктәп өлгертүегезне дә гаепләр җай тапкан... .
Ниһаять, эзләгән мәкаләне тапты Айбулатов. Булачак АЭСның шушы араларда гына килгән, табигый ки. әлегә эшләр торышы белән танышып та өлгермәгән директоры һәм Алмазовның хәбәрче белән әңгәмәсе иде ул Фазыл Артышевич күз йөгертеп кенә укый башлаган иде. Дикопольцев аңа:
Я. Айбулатов. кычкырып укы. без дә ишетик,— диде.
Айбулатов бер тын белән диярлек укып чыкты. Мондый кычкырып торган гаделсезлектән аның чигә җепселләре кыса башлады, күзләрендә нәфрәт очкыны кабынды
Вергилий Никифррович аны бүлдермичә тыңлады, берничә тапкыр «так-так» дип куйды.
Борнашев исә Айбулатов укыган арада табын янына барды һәм пыяласы тирләп торган «Шифалы су»ның шешәсен ачты, тәмен белеп кенә. Дикопольцев белән Айбулатовны күзәтә-күзәтә эчәргә кереште.
— Менә сиңа мә! Авыртмаган башка тимер тарак бит бу! — диде мондый көтелмәгән сөмсезлектән исе китеп, әңгәмәнең кайбер урыннарын икенче мәртәбә карарга керешкән Айбулатов — Соң бит, Вергилий Никифорович. карагыз әле Мирас Гайнанович. эшләрнең тоткарлана төшүендә Алмазов идарәсенең гаепле икәнлеге көн кебек ачык, моннан биш-алты ай элек сафка кертелергә тиешле измә-бетон узелларының әлегәчә эшләмәве.
Дикопольцев кинәт борылды да катерчылар тәрәзәсе янына барып: Алексей.. Мирков! - дип кычкырды — Кая югалдың?
Тыңлыйм сезне. Вергилий Никифорович Алексей ишектән чыгып. Дикопольцев каршына басты.
Хәзер үк рацияне кабыз да Зәй белән сөйләш Алмазовны җир читеннән булса да тапсыннар, ике сәгатьтән Көмеш Аланда булсын Бетте
Байтак кына сүзсез бардылар Айбулатов елга ярындагы күренеш ләрне карап барган сыман итте Ә Дикопольцев палуба идәнен оер кат «үлчәп» чыкты
Мирас Гайнанович аларның икесен дә тынычландырырга теләп: Ярый, Вергилий Никифорович, ахыр чиге. Алмазовның үз гаебеннән качарга омтылуын, кайберәүләрнең гайрәтенә сугарга тырышуын аңлап була Минемчә, ул иптәш көтмәгәндә ябырылган катлаулы мәшәкатьләрне. киеренкелекне өнәп бетерми бугай Аида, мөгаен, автогигант сынавын үткән кешеләрнең берсен күчерү кирәктер . диде.
Алексей табынны яңартып җибәрде.
- Әйдә, кил әле. кил монда, утыр. Никифорович (бөтен Чаллыярда бер Борнашев кына үзеннән егерме яшькә өлкән Дикопольцевка «син» дип эндәшә иде). Айбулатовка да «Утыр!» — дип ымлады. — Монда, дусларым. Алмазов — вак мәсьәлә. Беләсезме. АЭС хәтле АЭСтан да болайрак мәсьәлә кубарга тора бит әле...
«Тагын нинди хәбәр әйтер бу?» — дигән сыман Дикопольцев белән Айбулатов башта бер-берсенә карашып алдылар, аннары икесе берьюлы Борнашевка төбәлделәр
Борнашев исә ашыкмады. «Шифалы су»дан авыз итте, кулъяулыгын чыгарып, күз.ен-битен сөртте, аннары гына башлап китте:
Бүген иртә белән генә Мәскәүдән шалтыраттылар. Вергилий Никифорович Бездән, дускайлар, автогигант тирәсендә трактор завод
лары комплексын торгызу ихтим аллыгын тиз арада өйрәнеп хәбәр итүне сорыйлар Төзелеш индустриясенең көчле тәҗрибәсе үзенекен итә. күрәсең... Якын араларда бу мәсьәлә әзер тәкъдим буларак Үзәк Комитет Политбюросына кертелергә тиеш Борнашев. сүзеннән туктап, урыныннан торды, баярак Дикопольцев йөргән шикелле палуба мәйданчыгын урап килде Мин, дусларым. Карабуга һәм аныц тирәләрендәге җир * ләрне өйрәнеп карарга вәгъдә иттем Белсеннәр безнең халыкның эшкә = сәләтле, теләсә нинди сынауларда да сынатмаслыгын. әйеме. Фазыл? Син = ничек уйлыйсың. Вергилий Никифорович, хаклымы мин. юкмы?
Фазыл Айбулатовның зиһене кайчандыр үзе эшләгән, элек ничек | тыныч бер агымга кушылып яшәсә, киләчәк гасырларда да шулай дәвам = итәр шикелле тоелган Карабуганы, аның тирә-ягындагы йөзьяшәр нарат j урманнарын, кайчандыр, борынгы бабайларның бабалары корган һәм 5 хәзергәчә «Шайтан шәһәрчеге» дип аталган хәрабәләрне күз алдына ♦ китерде Ул җирләрнең табигый тынлыгы, бөек рәссамга илһам биргән ® хозурлыкның озакламый автогигант төзелешендәге сыман шах шхга ё күмеләчәген тоеп, ирексезләп сыкранып куйды
Вергилий Никифорович исә Борнашев җиткергән хәбәргә чиксез шат- ~ лануын яшереп тормады. к
— Шә-ә-әп бит бу. Мирас Гайнановнч. бик шәп бит бу' Димәк. Кама ; буендагы батырлык алдагы елларда да дәвам итәчәк Безнең берләшмәнең - эшләре тагын да шау-шу күтәрәчәк Автогигант, нефть химиясенең иксез * чиксез корылмалары һәм. ниһаять, трактор заводлары комплексы! Иски тәрлек бит бу! Сокланырлык пейзаж бит бу. Мирас Гайнановнч' Бу яклар илебез экономикасының болай да мөһим боҗрасын тәшкил итә иде. хәзер исә отыры мөһим, аеруча ышанычлы чылбырына әвереләчәк. Шә-ә-әп' Браво. Фазыл, хуплыйм мнн бу идеяне. Мирас хөрмәтлем, хуплыйм' Яшә. берләшмә, ныгыт илебезне Болай булгач. АЭ£ны кору эшләренә дә игътибар икеләтә артачак, иптәшләр, менә күрерсез, әйтте Дикопольцев диярсез
Әле генә әңгәмәнең үзәгенә әверелгән Карабуга ярлары бу вакытта артта калган иде инде
Акчарлактай җитез, ак катер сул тармакка борылып керде һәм елга ярындагы агачлардан төс иңдереп куерган яшькелт дулкыннарын яра башлады
5
Гөлфирәгә аш-су алырга дип. ашханәнең арт ишегеннән ялгыш икенче бүлмәгә килеп кергән Сану к апа тораташ булып катты да кал ды. аның алдында фашист концлагеренда ачлык-ялангачлык, кнм сет ү җәбер, җан-үлем җәзаларын 6v pi ә бергә кичергән. Каршылык төркеменә Вергнн фамилиясе белән кереп киткән кеше тирләп пешеп чәй эчеп утыра иде'
Сүзләре сүз иде. күрәсең. Санук апага игътибар итүче булмады Дөрес, чәй эчеп утыручы аңа таба караш ташлады ташлавын, әмма ул караш кына кырык елга якын вакыт катламын күтәрерлек, хәтер сан дыгының иң тирән тартмасына ябылган хатирәне күрерлек түгел иде
Санук апаның бер генә мыскал шиге дә юк б\. һичшиксез. үл иде' Хөкем ителгәннәр арасыннан төнлә үлгән бер бичараның киемнәрен Каршылык төркеме кушуы буенча үз куллары белән салдырып, алмаш тырыи кидерткән, аннары тагын ике атна буена сулыш өреп диярлек яшәүгә кайтарган бү кешене танымыймы сон?
Тыйнаклыкның үзе булып яшәгән больницада ятарга мәҗбүр булганнарны хезмәт вазифасы кушканга гына түгел, җанының бөтен җылысын биреп карарга, алармы терелтүгә үтеннән дә өлеш кертергә тырышкан Санук апага зур җитәкчеләр алдында кычкырып сүт әйтер лек кыюлык каян иңгәндер әмма ул калтыравык, ләкин шул ук ва кытта ярыйсы 1ына тәэсирле тавыш белән
Вергнн’ диде
Әңгәмә өзелеп калды... Санук апа авызыннан чыгып, бүлмә уртасында бомба шартлаган сыман яңгыраган сыңар сүз Вергилий Никифорович Дикопольцевны калтыранып куярга мәҗбүр итте. Аның баш • миен маңгае турысыннан кыл урталай бүлеп, яшен кылычы ярып үтте. Күкрәк сөяге астыннан көчле бизгәк өянәге тоткандагы шикелле салкынлык бәрде, мускуллары тартышып-тартышып алды, кулындагы чәе кайнарлыгын бар дип тә белмәде.
— Вергин! — диде бу юлы ишетелер-ишетелмәс кенә Санук апа һәм өстәп куйды: — Өнемме бу. әллә төшемме??
Бу өн иде, ләкин кайчандыр өндә күрелгән коточкыч төш шикелле хәлләр онытылырлык түгел, еллар үткән саен һаман эзәрлекли иде...
Авылдашлар телендә Санук дип аталган кыз — Александра Субае- ва туган бишеге Субайда тыныч, иркен һәм күңелле тормыш белән яшәп ята иде. Үз ишләреннән ул бары тик бер сыйфаты белән генә аерылып тора — үзен яраткан егетләрдән килгән папирос һәм трактор маеның исен, аларның басу буйлап кара буразналар калдырып йөрүен, ындыр табагына басып, молотилка әйләндереп эшләүләрен ярата иде. Унбер-унике яшеннән үк, чаялыгы йөзенә чыккан Санук МТС тракторлары янында мазутка буялып йөрүне барыннан да артыгракка санады. Әнисе әллә ничә мәртәбә орышып, тарткалап, хәтта аз-маз суккалап та карады. Тик кая ул! Курку белмәс, тынгысыз Санук, киресенчә, әнисе катырак орышкан саен, трактор тирәсен ныграк ярата барды. Тагын ийе-өч ел үттеме-юкмы, Санук колхоз малларын карарга керешкән иптәш кызларына күз дә салмыйча, МТСка барып тракторчылар курсына язылды.
Авылдашлары да, әнисе дә:
Шунда эшләүче берәр кара чутыр-тракторчыга кияүгә чыгар да тынычланыр, баласы булгач та тракторларын онытыр әле,— дип кыздан битәр үзләрен тынычландырырга теләп сөйләделәр
Әмма Кырыгынчы елның җәйге челләсендә Субай авылындагы укытучы Заһидә апа янына Көнбатыш чик буенда хезмәт итүче улы — командир егет Ирбулат кайтып төште. Төште һәм беренче кичтә үк ындыр табагында ашлык суктырып ятучы яшьләр янына килде.
Әй, Ирбулат! Кара чәчле, каратут йөзле, бер карауда теләсә нинди чая кызның да йөрәген яндырып алырдай кара күзле, җил шикелле җитез хәрәкәтле егет, кайтмаган-күренмәгән булсаң, ни иде соң?
Кырыгынчы елның урак өстендәге бер кичендә молотилка белән < трактор шкивын тоташтырган киң каеш шартлап өзелде. Ул нәрсәне, ындыр табагына шундый эшләрне караштырырга дип чакырылган Ләк- сәй дәдәй озын-озак тотмыйча тегеп-тоташтырып та куйды Ләкин шкивларга киертә башлагач, аның ярыйсы гына тыгызлануы мәгълүм булды. Берничә хатын-кыз тырышып-тырышып карасалар да, каешны элә алмадылар. Ә Ләксәй дәдәй, җегәре чамалы калганга күрә, ярдәм итә алмады.
Шулвакыт, көтмәгәндә күктән иңгән Хозыр Ильяс сыман, Санук янәшәсендә яшел кырпулы фуражка кигән, биленә җилкәсеннән алдырып каеш буган егет пәйда булды. -
— Кая, туганнар, мине дә кертегез әле арагызга,— диде ул һәм каеш кидертергә азапланган хатын-кызлар башларын күтәреп караган арада трактор белән молотилка шкивларын тоташтырып та өлгерде. — ■ Менә булды, кабыз, матурым, тракторыңны...
Телгә осталыгы белән танылган Ләксәй дәдәй дә «тәк-тәк-тәк»тән башканы әйтә алмады
Ә Санукның йөрәге әллә нишләде, бәйгә чыгасы юрга шикелле бәргәләнергә кереште.
«Ул!» — дигән уй Санукның бөтен чаялыгын юкка чыгарды
«Ул!» — дигән уй арыслан йөрәкле Ирбулатның да күңелен айкап ташлады.
«Кем бәхетенә үскән бу егет? — дигән уй икешәр бала белән егерме биш яшендә тол калган Әнфнсә белән Мәрфукның бәгырьләренә үткер хәнҗәр кебек кадалды
Шушы хәлләргә төгәл бер ай тулган яңгырлы кичтә Санук белән - Ирбулат илнең көнбатыш чигеннән «теге» якка узып китәчәк поезддан 5 төштеләр.
Вокзал алды хәрбиләр белән тулы, аларның кайберләре үзара сөй- 5 ләшсп йөриләр, ә кайберләре поезддан төшеп калучыларның кәгазьләрен ~ тикшерәләр, нәрсә турындадыр сорашалар иде
Бер командир белән ике сугышчы (үл вакытта Санук аларның звание- * фәләннәрен бөтенләй белми йде әле) Ирбулатның каршысына ук килеп ~ бастылар Командир кеше Ирбулат янәшәсендәге Санукны яшькелт күз = ләре белән капшап-каншап чыкты Ирбулатның хатыныдыр дигән хй аның 1 башына килмәгән, күрәсең
Ә бу туташ-иптәш кем була? диде, кызыксынудан битәр гаҗәп- х лэнгән тавыш белән.
Хатыным! диде Ирбулат тантаналы төстә
Теге командирнын ни өчен' гаҗәпләнгәне Ирбулат хезмәт итә торган “ төшкә барып җиткәч мәгълүм булды. Соңгы вакытларда бик күп коман - днрлар үзләренең хатыннарын пәм балаларын, киресенчә, ил эченә та барак озатырга тырышалар икән Ирбулатны бераз әрләп тә алдылар бугай, әмма русча бер авыз сүз белмәгән Санук аларның нәрсә сөйләгән нәрен аңламады, чамалады гына.
Ике-өч көннән барысы да рәтләнде.фатиры да табылды, тик торуны башына да китермәгән Санукка да эш чыкты Командирлар ашханәсендә табак-савыт юа башлады ул
Әгәр дә яңа гына бергә кушылган ике яшь йөрәк бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерми икән, җитмәсә аларның икесенә уртак куышлары да бар икән, алар өчен бер ел гомер нәрсә ул нибары өч йөз алтмыш биш көн һәм йокысыз диярлек сөешеп серләшеп узган шул кадәр үк төн генә бит
Узды да китте бер елга якын гомер: ай күрде, кояш аллы
Саратан башы' җитте
Таң алды тынлыгын ярып, башта беренче, икенче һәм өченче залп ишетелде Аннары аерым залплар тоташ күкрәүгә әверелде Покылы уяулы кешеләр нәрсә булганын чамаласа ла. күңел төпләреннән чын чынлап ышанырга кыймыйча ишегалларына. урамнарга атылышып чык тыл ар
Санук үз күзләренә үзе ышанмады, алар яши торган шәһәрчекнең иң зур корылмалары йомычка булып күккә оча. әйләнә-тирәне төтен һәм көек исе баскан иде
Санук •үзенең ипчек, нигә һәм кая барганын хәтерләми Аны елга ярына җигеп су өстендәге хәрәкәтне карап ropi.m җиреннән кемнеңдер көчле куллары эләктереп алды да артка таба гартын китте
Ирбулат кайда?! Күрсәт шнһар. иш ялварды Санук старшина кулына тотынып барган килеш Минем аның янында буласым кнл.» Б\ як яр г.HI туктаусыз киярлек атып торуларына карамастан, фашистларның беренче төркемнәре елганы кичеп чыккан һәм чик сакчыда ры яткан траншеяларга таба автоматлардан тоташ ут яудырып һөҗүмгә килә башлаган иле инде
Ирбулат бер генә мизгелгә күренде һәм Санукка елмайгандай нтте
- Яралыларны бәйлә, застава аръягына таба чыгарыш. Санук,— диде һәм траншея төбенә авып төшкән пулеметчыны тотып алды, ипләп кенә җир идәнгә яткырды һәм үзе аның урынына басып фашистларга ут ачты. •
Санук шунда ук пулеметчы өстенә иелде, ләкин коты алынып, кычкырып җибәрде- сугышчының теле авызыннан чыккан, тешләре аны тешләп өзгән диярлек, ә күзләре урынында канлы, каралып торган тишекләр генә иде .
Бер сәгатьме, әллә бер минут уздымы — анысын хәтерли алмады Санук Янәшәсендәге Ирбулат кыска гына ыңгырашып аның өстенә ауды. Баягы күкрәү, атыш һәм кычкырыш тавышлары — барысы-барысы да тынып калды, дөнья тоташ караңгылыкка күмелде шикелле...
Санукны җилкәсеннән тотып өскә таба өстерәп чыгардылар.
— Фрау, а красивая җеншин.— диде берәве
Кемнәрдер ихахайлап көлештеләр, ят телдә бер-берсенә кычкырыштылар
Санук әллә нинди бер миңгерәүләнгән хәлдә фашистларга карады, ләкин ул ал арның ыржайган йөзләрен күрмәде Аның күзләре Ирбулатны, бүтән сугышчыларны эзли иде.
«Безнекеләр безнекеләр кая китеп беткәннәр, нигә мине монда калдырганнар соң?»—дигән уй Санукның йөрәген чәнчеп-чәнчеп алды
Санук икенче көнне таң алдыннан гына аңына килде. Аның битләренә. күзләренә, яргаланып беткән, кабарынкы иреннәренә салкынча. ләкин искиткеч тәмле булып тоелган яңгыр тамчылары тама иде Ул аларны тел очы белән ялап-ялап алды. Тәне әллә бар. әллә юк — бары тик бертуктаусыз әрнегән ит кисәкләреннән гыйбарәт иде. Күрәсең, ул ыңгырашып куйгандыр, янәшәсендә генә:
— Аңыштыңмы. сеңелкәш?— диде берәү калтыравыграк, ләкин ярыйсы ук ышанычлы итеп. .
Санук әлегә үзенең кайда һәм нинди хәлдә икәнлеген төшенеп җитмәгән иде — дәшмәде.
Тирә-як караңгы иде әле. «Таң алды караңгылыгы бит бу», Дип уйлап куйды Санук. басуда эшләгәндә, гадәттә шушы вакытта тракторы янына барганда түзә алмаслык булып йокы килә торган иде.
Санукның аңы кинәт яктырып китте Ул зәңгәр күк йөзендә бербер артлы атылган йолдыз тизлеге белән үзе кичергән хәлләрне исенә төшерә башлады. Ирексездән терсәкләренә таянып күтәрелергә тырышып карады һәм тәнендәге күзгә күренмәс яралардан авыр ыңгырашып:
— Ә-ә-ә-ә-ни-и-н!—диде
Шундук баягы тавыш тагын ишетелде:
Аңыштыңмы. сеңелкәш. әйдә. әйдә, тырыша күр. тырыш
Ләкин Санукның яткан җиреннән күтәрелә алмаганын күрел, ярым пышылдап кемгәдер әйтте:
Ченә бит. кабахәт нәрсәләр, хатын-кыз дип тормаганнар, нишләткәннәр Мин аны бераз хәтерлим, ул бездән ерак түгел яши иде. Ире — чик сакчысы...
— Тссс. телеңне тый син,— диде икенче берәү — Алар чик сакчыларын беренче чиратта кырып бетерергә тырышачак
«Ни өчен телне тыярга? Ни өчен чик сакчыларын беренче булып кырырга?»— дигән беркатлы сорау Санукның уена килде, ләкин җавабы табылмады
Өч тәүлеккә якын бер валчык икмәк күрмәгән, күбесе сугышның беренче сәгатьләрендәге коточкыч ябырылу вакытында ук яраланган, шартлаулардан миңгерәүләнгән кешеләр язмышларының көтмәгәндә болайга әйләнүеннән аптырашта иде һәрхәлдә, Санук һәм аның янә- шәсендәгеләр шундыйрак хәл кичерделәр Барысы да алай ук аптыраш та булмаган, күрәсең, чөнки Санук аңына килгәннән соңгы беренче
төндә үк кемнәрдер әсир төшкән сугышчылар арасында кемнәрнедер эзләгәндәй арлы-бирле йөрде Аннары төн урталары авыша башлагач тагын кемнәрдер капка төбендәге сакчыны чакырып китереп аңа ябы рылды Бер мизгел арасында фашистны сытып, аның кулындагы автоматны алып тышкы якка ташландылар Әмма алар күп булса егер- ме-утыз адым атларга өлгермәделәр, өсләренә тоташ яңгыр булып коела * башлаган кургаштан тончыгып җиргә аудылар Бик күпләр әнә шушы < соңгы һөҗүмгә күтәрелгән урыннарында мәңгелек йокыга талдылар з
Соңыннан белде Санук әгәр дә шулар арасында ятып калса, ун з тапкыр яхшырак буласы икән
Дүртенче көнгә китте дигәндә, аларны урыннарыннан торгыздылар 5 да әле кайчан гына Ирбулаты белән килеп төшкән станциягә кудылар. ? эткәләп-төрткәләп. бурзайларыннан талатып, агач вагоннарга тутыр “ дылар
Тан алдыннан поезд кузгалып та китте Тик ул Санук килгән якка. = аның үзәкләрен өзеп төшләренә кереп йөдәткән туган якларына таба 5 түгел, ә бөтенләй икенче якка ят илләргә таба кузгалды
7 х
Версии!!!
Алты гына хәрефтән торган бу фамилия шәһәр торгызу кебек тыныч, игелекле эш белән мәшгуль булган, дөньясын онытып шуның мәшәкатьләренә чумган Вергилий Днкопольцевның ла хәтерен моннан еракларда калган, ләкин онытылмаган, барлык вак-төякләренә кадәр күңелнең тирән тамырларына сеңеп калган вакыйгалар дәрьясына алып китте
Дошман явы туган иленә бәреп кергәч тә үзенә тиешле броньнан файдаланмыйча, кирәкле урыннарында әйткәләшә әйткәләшә сугыш кырына ашкынган, аннары яу кырында туфракка күмелеп, мәңге мәңгегә «хәбәрсез югалды» дигән мөһер артында калырга тиеш булган Вергилий чынлыкта әсирләр арасында аңына килде Ул. яраларыннан арынып, үз хәлен аңлаган минуттан алып, язмышның шушы явыз шаяруы белән килешергә теләмәде Аз маз хәрәкәтләнә башлауга, хурлыклы һәм мәсхәрәле хәлдән әсирлектән качу уйларына бирелде Тумышыннан ук цвешвләр белән аралашу серләренә төшенгән алар белән yprat белгән Вергилий Дикопольцен табигать тарафыннан курку белмәсләр арасына кертелгән һәм үлем дигән нәрсәнең ач бәбәкләренә туры карап та калтыранмаган зирәк акыллы-, тапкыр ир-егет иле
Ул иреккә, бары тик иреккә, туган илен яклаучы кордашлары арасына омтылды
Беренче тапкыр качуы бөтенләй уңышсыз булды аның Икенче көнне үк тотып яптылар Бүтән алай эшләмәслек итәргә тырышып, немец итек ләре белән изделәр, бурзайлардан талаттылар
Рухына аз гына да зыян килмәде.
Ул бары тнк үҗәтләнә, үчләнә-нәфрәтләнә төште Вергнлнй Днко- польцев дигән ир егетнең йөрәгендә буйсыну дигәнне белми торганнар рухы тибә иде
Тагын качу, тагын фашист вәхшиләре кулыннан җәзалану
Дикопол ьцевны белгән яки аның com ы аралардагы хәлләрен күргән Пәриең нее китә иде Качу турында уйлаудан башканы белмәгән әсирнең роЛай да чыгам чыгам дин торган җанын фашистлар ничек суырып алма гандыр? Шулай итеп, соңгы качудан соң тотып кайтаргач аны куллары- аяклары талганчы кыйнадылар, җәзаладылар да. «флюгиункт» лшән тамга салып, тагын кырысрак, тын алырга җай табылмаслык үлем лиге рена кертеп җибәрделәр Фашистларның уенча җәзалах мәсхәрәләүнең
әлегә мәгълүм булган барлык ысулларын үзендә татып та буйсынырга теләмәгән әсир моннан инде бары тик бер генә юл — крематорий морҗасы аша төтен булып кына чыгарга тиеш иде... Тиеш нде. .
Үлем дигән нәрсә никадәр генә кансыз булмасын, әмма яшәү дигән иманына тап төшермәгән әсир Вергилий Дикопольцевны бу юлы да тиеш урынга алып китә алмады Үлем лагерында да совет кешеләренә хас рухи бердәмлек, кыюларга булган ихтирамы фашистлар мөмкин түгел дигән чикне дә узды.
Каршылык төркемендәгеләргә фашист тоткынлыгына буйсынырга теләмәгән совет әсирен китерүләре шул ук көнне билгеле булды. Ул әсирне үлем тырнагыннан тартып алырга карар кылдылар.
Үлем лагерендагы лазаретның исеме генә исем, җисеме исә шифаханә булудан ерак, әмма Каршылык төркеменә тупланган әсирләрнең фашистларга төрле җәзалар уйлап чыгаруы өчен бик тә уңай иде. Лазаретта, фашистлар күзәтүе астында, төрле милләт вәкилләре — врачлар, шәфкать туташлары, санитарлар эшли, һәм алар, үзләренә үлем җәзасы янаудан курыкмыйча, бәлагә юлыккан әсирләрне ач бәбәк тырнагыннан йолып алу чарасын табалар иде.
Өзлексез җәзалаулардан хәрәкәтләнер хәле калмаган Вергилий Ди- копольңевны крематорийга түгел, лагерь лазаретына кертеп салганнар һәм тагын җәзалау өчен аның бераз тернәкләнүен көтәләр иде бугай.
Дикопольцев. һушына килеп, туктаусыз кыйнаулардан яргаланган иреннәрен ялап, кутырлап беткән күз кабакларын ачты һәм эсэсовчылар урынына башына кызыл хач төшерелгән ак кыекча бәйләгән, түгәрәк йөзле яшь хатынны күреп гаҗәпләнеп калды.
— Әһ-һә. качкын егет, күзләрең ачылдымы, тагын юл эзлисеңме? — диде хатын, аның янына килеп. Дикопольцев русча сүзләрне ярыйсы ук ватып сындырган бу хатынны башта поляк яки чех кешеседер дип уйлаган иде. соңрак аның Идел буеннан, татар хатыны икәнлеген чамалады
— Исемең ничек синең, үлем фәрештәсе? — диде ул хәленең кискенлегенә карамыйча шаяртырга тырышып. — Кем-син?
— Исемем, бик кирәк булса — Санук минем.— дип җавап кайтарды әлеге хатын — Ә менә син үзеңнең исемеңне, дөресрәге, фамилияңне беләсеңме икән, качкын егет?..
Өч ел инде фашистлар минем исемемне, илемнең исемен оныттырырга тырышалар .
Алайса, онытмадым дисең инде?
— Юк. онытмадым...
— Онытмасаң — бик яхшы, ләкин син хәзер аны онытырга, аңлыйсыңмы. онытырга тиешсең. Син — Вергин! Ишетсен колагың... Хәзер синең аркаңда «флюгпункт» тамгасы юк. киемеңдәге саның да. тәнеңә сукканы да бүтән — диде ярым пышылдап «үлем фәрештәсе» дип аталган хатын. Янәшәсендә кеше юклыгына ышангач, тагын өстәп куйды: — Бәхетеңә каршы, элеккеге саннар турысын бурзайлар умырып алганнар, яңа сугылганнары Вергин фамилияле кешенеке булыр Аз гына ныгый башлауга, без сине моннан блокка күчерербез..
— Кем соң ул — без? — диде кемнәрнеңдер кодрәте белән дөньяга яңадан туган Вергин-Дикопольцев. Шул ук мизгелдә үзенең урынсыз сорау биргәнен аңлады, ләкин бу түгәрәк битле, кара-көрән күзле хатын, әйтерсең, әллә кайчаннан таныш, һәм алар инде бер-берсен мең ел буена беләләр иде. Хатын «Вергин»ның соравына каршы кашларын гына сикертеп алды, «телеңне тый. күп белсәң, тиз картаерсың», дигәндәй, бармагын селкеп, янап куйды. Әмма Вергин тыелып калуны кирәк дип санамады бугай, кабат сорады.
«Үлем фәрештәсе» ничәмә-ничә тапкыр Лагерьдан качарга батыр чылык иткән бу егетнең ышанычлы икәнлеген, әлбәттә, белә иде. шуңадырмы. тагын бер тапкыр кашын сикертеп карады да әйтте:
— Без — Каршылык төркемендәгеләр.
Өч елга якын фашистлар әсирлегендә булган Вергнн бу сүзләрнең тикмәгә генә әйтелмәгәилеген. аны үлем тырнагыннан йолып алучыларның иртәме-соңмы үзләрен белгертәчәкләрен чамалый иде. билгеле
Шул көннән соң кыйналуларга үзенә күрә бер төсле каршылык алымнарын булдырган яшь тән күзгә күренеп диярлек матурая башлады һәм тагын берничә көннән обход ясаучы әсир-врач аны блокка күчерергә * боерды
Днкопольцев Вергнн Каршылык төркемеидәгеләргә кушылу гына тү- 5 гел, аны җитәкләүчеләр арасында да иң өлгергә әдерелде, әсирләрнең s сугышчан әзерлеген булдыру, листовкалар бастыру, аларны тарату кебек з аерата саклык һәм зирәклек таләп иткән разнфаны башкарды. Күпме генә | тырышмасын, күпме генә эзләмәсен — беренче күрүендә үзе «үлем фәреш- 5 тәсе» дип атаган, чынлыкта аңа тормыш бүләк итүчеләрнең берсе булган ’ хатынны эзләп таба алмады, азатлык килгәннән соң да анын кем икәнлеген а белмичә калды .
Санук! Ах, син, «үлем фәрештәсе»' диде, кулындагы стаканын “ өстәлгә куя-куя, берләшмә җитәкчесе Вергилий Никифорович Дико- = польцев, гаҗәпләнүдән ишек төбендә сыны катып калган хатынга таба * атлады Санук. кадерлем. сине очратасы көнем дә бар икән бит бар икән.
Ул өстәл артыннан гәүдәсенең бөтен авырлыгы белән гаять җиңел Z чыкты, ике арадагы берничә адымны шулай ук җиңел генә атлап узды. “ аннары кырык елга якын күрмәгән, ләкин беркайчан да бу хатынның үзенә кылган изгелеген онытмаган килеш, яше инде җитмешкә якынлашып килүче бу хатынны олы колачын җәеп кочагына алам дигәндә моңарчы сынатмаган гәүдәне тотып каЛа алмыйча, үзе белән бергә Санук апаны да ияртеп, стена кырыена тезеп куелган урындыклар өстенә сыгылып төште
Әлеге очрашуга исләре китеп торган Акбулатов, Сәфәров һәм Зөлфәт Зәйнуллин нәрсә булганын тиз генә төшенеп җиткермәделәр. Ничә еллар янәшә яшәп тә, кайчандыр язмышлары кисешеп алган ике кешенең, илдәге иң эре төзелеш берләшмәсе җитәкчесе һәм ran гади авылның участок больницасында няня булып эшләүче татар хатынының шулай очрашуы исләрне китәрерлек иде
Менә бит ул язмыш дигән нәрсәнең шаярулары' Менә бит ул кеше дигән олы затның тормышы' Бүл мәләгел әрдән беренче булып Зәйнуллин эшнең нәрсәдә икәнлеген чамалап алды
Иптәшләр, иптәшләр, диде ул. монда монда һәм кинәт тавышын күтәреп янәшәсендәге җитәкчеләренә кычкырып җибәрде Нәрсә карап торасыз дим. нәрсә Ач. сезне Пөрәк бит бу Врач, врач чакырырга кирәк, диде һәм башкалардан угын үзе ике ишекне бәреп тышка атылып чыкты
Бәхеткә каршы. Көмеш Аланның яңа ачылган медпунктында Шнрә- мәт больницасының терапевты авырулар кабул итә икән Биш алты минут үттеме юкмы. Зәйнуллин аны. кулыннан җитәкләп, ашханә бүлмәсенә алып га керде
Чынлап та. тормыш дигән серле очраклылык бар. бар икән бит Санук исемле гади бер татар хатынына гомерендә нибары ике тапкыр очраткан кешене ике тапкырында да үлем тырнагыннан тартып алырга язган булып чыкты Ул шушы минутларда Вергилий Ннкнфоровнчның күлмәген аерып салган да. туктаргамы туктамаскамы дип икеләнеп типкән яралы йөрәк тибешен туктатмас өчен бөтен осталыгын куеп массаж ясый иде
Бәхеткә каршы. Ширәмәттән ашыгыч ярдәм машинасы килеп җит кәнче. Дикопольцевның ашкын йөрәген туктатмыйча саклый алдылар
Сигезенче бүлек
1
Покысыллыктан интегеп яткан Гаяр үрелеп кенә баш очындагы торшерны кабызды һәм янәшәсендәге тумбочка өстендә яткан китапның
бөкләп калдырылган битен ачып укый башлады: « Старик Парацёльский святую правду изрек ин нербус. вербис ет лапибус...»
Туктап калды, аннары әлеге сүзләрнең мәгънәсен эзләп, бит астындагы аңлатмага карады: «в травах, словах и камнях...» — диелгән иде анда.
Барыбер, бу сүзләрнең дә мәгънәсенә төшенеп җитмәде ул. «Нәрсәне аңлата соң бу сүзләр, нәрсәне?» — дип уйлап алды Сәфәров һәм. очына чыга алмагач, китапны яңадан урынына куйды. Кулларын баш астына салып, күзләрен йомып, берничә минут ятып торганнан соң, «ах, шайтан алгыры»,— дип сикереп торды. Идәнгә җәелгән линолеум салкын иде. шуңа күрә үкчәләренә басылган башмакларын эзләп киде, тәрәзә каршы- сына килеп басты, үрелеп утны сүндерде.
Күк гөмбәзе астында чүмәлә башы сыман киселгән ай йөзә, ә җир өсте һәм вагон араларындагы мәйданчык яңа гына яуган беренче кар яктысына күмелгән сихри тылсым белән тулган иде.
Аның башына килгән беренче уй тагын төзелеш хәле иде «Кар төшкән, кар төшкән, димәк, озакламый салкыннар башланыр, ә безнең котельный эшләми, вагоннарны кайдан туры килде шуннан табып алган «кәҗә»ләр һәм тагын әллә нәрсәләр белән җылытабыз Бу. сизеп торам, бер дә яхшыга түгел»,— диде күңелендәге төзүче аңа ишетелер-ишетелмәс кенә
«Синнән генә тормый лабаса котельный кору, син бит үзеңә тиешлесен эшләдең, бинаны торгызып куйдың, нигә кыбырсынасың әле син, иптәш Сәфәров?» — дип каршы төште битараф бер уй. «Шулаен шулай, ләкин бит әнә киләләр дә Сәфәров алай итми. Сәфәров- болай итми дип. үзәккә \тәләр. әйтерсең, мондагы эшләрне җайга салу бер Сәфәровтан гына тора да әйтерсең, ул эшләргә бер аның гына көче җитә.. »
Кичә тагын Айбулатов килеп «мунча» кертеп китте. Хәер, төзелештә андый гына хәлләр булгалый да булгалый. җитмәсә, бу араларда, эшләрнең дә ибе-ябе күренми.
Юк. Көмеш Аландагы төзелештә һәм айда эшләүчеләрдә Чаллы- ярдагы күтәренкелек, андагы рухи күтәренкелек юк иде әле...
Сәфәров. ялангач басып торудан тәнендә чирканчыклар чыга башлавын тоеп, караватының теге башындагы урындык аркасына ташланган халатын барып алды, яңадан тәрәзә янына килеп, аклыгы белән күзләрне чагылдырган кар өстенә карады
Аида, яңа яуган кар өстендә, ай камыр изә иде.
Гаяр аңа игътибар итмәде, ләкин күңел күзе шушы табигый гүзәллекне күрә, аңа карап соклана-хозурлана иде.
«Дөрес,— дип дәвам итте ул бая өзелеп калган уеның җебен яңабаштан эләктереп, — дөрес, әгәр дә мәгәр без мондагы төзелештә Чаллыяр рухын булдыра алмасак, әгәр дә мәгәр без төзелештә яшәп тә мондагы эшләребез белән түгел, Чаллыярыбыз белән горурланып яшибез икән, безнең бәябез сукыр бер тиен булачак. Хәзер без инде автогиганттагы эшләр өчен түгел, мондагылар өчен җавап бирәбез. Дөрес әйтә Фазыл Артышевич. анда яшәп, тизрәк анда кайту турында күбрәк уйлап йөрсәк, мондагы эшләребез бармас, билгеле. Моңа чик куярга кирәк...»
Бусы бер Әмма соңгы бер-ике айда Сәфәров күңелендә тагын бер уй. моңарчы барлыгын белгертмичәрәк йөргән уй кисәгенең коткы тарата башлавын сизә. Баштарак ул аңа. искитәрлек нәрсә түгел, вакыты җиткәч үзеннән-үзе хәл ителер, диебрәк караган иде. Алай булып чыкмады, уй кисәге салган коткы оеткысы әледән-әле әйләнеп килде дә Гаярның төрле уй-мәшәкатьләрдән шыгрым тулы миен борауларга кереште. Үзе алай дип уйламаса да. бүгенге йокысызлык, һичшиксез, шушы оеткының камырны күпертә башлавыдыр, әлбәттә...
Сәфәровның, Айбулатов авызыннан бугай, ишеткәне бар имеш, бер тиенлек шәм бөтен Мәскәүне яндырган, ди. Баштагы мәлне уйның да бер кисәге генә булып тоелган бу нәрсә, көнләп түгел, сәгатьнең һәр минуты саен Гаяр күңелен били бара.
' Теге вакытта, рухи үзгәрешләр кичереп азапланган бер чакта, Нурлыбикә хыянәт итеп китеп баргач, авариягә юлыгып, больницада яткан Гөлфирә белән аңлаша башлаган көннәрдә Гаяр моннан күп еллар элек күңелендә яралган беренче мәхәббәт хисләренең кайнар килеш сакланган лытын курса дә, ышанып бетмәгән иде әле Алар бит Чаллыярда бергә ф эшләделәр, көн са^н диярлек бер-берсен күреп иярделәр Әмма Гаяр = каяндыр килеп чыгып, нәрсәсе беләндер үз йөрәген яулап алган Нурлыби- = кәи хыянәт итү, Гөлфирә белән якынаю турында уйлап та карамады Гөлфирәгә булган хисләре вакыт-вакыт баш күтәрергә чамаласалар да. тымызык күл суына тутык ләм утырган сыман, аларны еллар ләме басып = ятар, картлар әйтмешли, бер узып киткән болытны куып тотып булмас. ? дип уйлый иде Гаяр. $
Гел фи ранен больницадан чыгып, Камеш кланга кайтуына да еч ♦ атналап накыт узды бугай инде Әмма Гаяр, төзелештәге мен дә бер ® төрле мәшәкатьләр белән булашып. әллә болар сәбәп кенәмг. аның янына = бер ике тапкыр кереп чыгу һәм тагын бер ике тапкыр вагон эргәсенә * кояшта асылынырга чыгып утырган Гөлфирә белән күп булса бнш-ун < минут сөйләшеп торудан узмады *
Гаяр томанлы, үзенә дә аңлашылып бетмәгән уйларын ачыклый 2 алмыйча, ниндидер сәер бер көчкә буйсынып йөрде Күрәсен. һәр нәрсәнең t үз сәгате булган кебек, бу очракта да борынгыларның гомер түгелдер * күпер, чыгып китәргә генә түгел, төрлесен уйлыйсың да төрлесен күрәсен. дигән сүзләренең никадәр сынауларда сыналган икәнлеген раслау бул гандыр
Чынлап та. яшьле гендәгечә ярата идеме соң Гаяр хыялында озак еллар кадерләп саклаган Гөлфирәне?
Хыялында хыялында идеаль сурәт булып йнр|.ж Гнлфирәиг ярата, ничек кенә ярата иде Гаяр Ләкин хыялда сакланган Гөлфирә бер. ә чынбарлыктагысы үзгәрәк ..улуы да бик ихтимал бит
Беренче сөйләшү аңлашудан сөи Гаяр яшьлек мәхәббәтенең сүрел мәгәнлегенә ышанган сыман иде Ул үзен, югалып калган мәхәббәтен табу бәхетенә ирешкән сирәк кешегә санап. Гнлфнрә белән күрешү. икәүдән икәү генә калачак минутларны көтеп яшәде Ул мәхәббәт ана төзелештәге кыенлыкларны җиңелрәк кичәргә, элек үзе башкара алмастай эшләрне җиренә җиткереп башкарырга җилкендереп торды ( әфәровнын нинди күтәренкелек кичереп. НИНДИ хыял канатларында йөзгәнен үзе генә түгел, башкалар, төзелештәгедер, хәтта Айбулатон та күреп торды Шуңа күрә ул кичәге «мунчаэдан сон
Молодец, әйбәт кыз синең Карлыгачын, әти әни яиычза юк. дип бер дә боегып калмады, менә дигән иттереп укый 1иркнн«с мәктәпкә очрашуга чакырганнар иде. алар классы булып чыкты П>> , ■ >п , «ы
«Болан барса, безнең ('әфәрова алтын медальне ала да ала» I«I ........................... ion
китте. Тансылу белән ике бертуган сеңел шикелле йөриләр тип өстәп тә куйды
Шундук Сәфәровның дәшмичә көтеп утырсын яратып бетермичә бугай ’
- Соң син бит, Гаяр, шәхси тормышыңны дә җайга салырга тиешсен инде Мөстәкыйль төзү монтаж идарәсенең җитәкчесен раслагзнд.1. минемчә, аның ганлә хәлләрен да исәпкә алмыйча калмабыз < ин моңа ничегрәк карыйсын?
Мин ничек карыйм ди, Фазыл Артышевич, уңай карыйм Ләкин шәхси тормышны җайга салу миннән генә тормый бит ул Сеиә сон примерный нр кирәкме, әллә төзүчеләр җитәкчесеме-1 Гаярның сүзлә ренда бераз ачыну, үпкә һәм канәгатьсезлек бар нле
Айбул атов. гадәтенчә, кү зләрен кысып, кашларын җыерыбрак дәвам итте
Беләсеңме. Гаяр, моннан шактый еллар элек мин апш ыз Полдыг бану туташны алып кайттым «Менә шушы минуттан син. Ләлгытбану
туташ. Айбулатов дигән кешенең хатыны буласың инде. Шулай булгач, без болай сөйләшик — син миңа аз да түгел, күп тә түгел, төп-төгәл ун малай тап».— дидем Ул вакытта миңа егерме тугыз, ә аңа нибары унтугыз яшь иде Кешегә нинди дә булса бер шөгыль кирәк бит. югыйсә өйдә утыра-утыра ук кешенең миендәге шариклары урыннарын алмаша башларга мөмкин Өстәвенә, мин көне-төне диярлек эштә, ә Йолдызбану декрет дигәннәренә чыгарга чамалап йөри
Фазыл Артышевич ул чаклардагы халәтен искә төшереп булса кирәк, күзләрен йомып-йомып алды, көрсенеп куйды һәм башлаган сүзен дәвам итеп китте.
— Яңа кеше дөньяга килдеме, хатын-кыз заты сәгатьләп матурлана, чәчәк атарга керешә. Тормыш тагын үзенекен итә башлый Шулай булып чыкты да Йолдызбану апагыз өйдә утыра-утыра төрле уйлар уйлый башлаган — көнләшергә керешкән. Я тегенең белән күргәннәр, я мин моның белән фәлән жиргә барганмын Җитмәсә, күршеләрнең дә менә дигәннәренә тап булдык, «аһ» дигәнче төймәне дөя итеп куя белә күрше хатыны. Ә инде анда киткәч, утыз теш арасыннан бер чыктымы, күр дә тор.утыз кешегә дә җитә ул Аннары инде беләсең, көнләшү башлана, ә көнләшүнең төчесе аның, парин. теләсә нинди нәрсәне үтәли үтеп чыга да китә. Шулай, ул арада икенче малайны да «шалт» алды да кайтты Йолдызбану апагыз
Гаяр янына монтажчылар бригадиры килеп басты. «Тагын ярым җимерек санузел китергәннәр. Нишләтергә?» дип сорады, аннары Айбу- латов та ишетерлек итеп, фикерен әйтте:
Үзләренә ярамаганны монда озаталар, без алардан йорт төзергә тиеш, күрәсең?!
Сәфәров кабул итмәскә, кире җибәрергә кушты.
Айбулатов әлеге сөйләшүгә илтифат итмәгәнгә салынды, тагын сүзен дәвам итте:
Йолдызбану апаңа, икенче малайның тууы гына кирәк булган икән, беркөнне бу миңа: «Туктыйсыңмы шул хатын-кызларга күзеңне ялтыратуларыңнан», дип куймасынмы! Юк. мин әйтәм. карчык, андый хәлләрнең булганы юк. дим Кая ул? Очына апагыз, тагын нәрсәдер әйткән иде. түзем тезгенем ычкынды да китте. Йолдызбануның иңбашына үз кулым белән чәпелдәттем дә җибәрдем Янәсе: чыбыкны вакытында бөгәм. хатынны көнләшмәслек итәм Шул гына җитмичә торган икән. Мин аны- моны уйлап өлгергәнче, хатыным ике малайны ике култык астына кыстырды да - син күр дә мин күр. юк булды. Ярый, мин әйтәм. мин ир кеше — горур булырга тиеш, бармыйча карыйм әле. Бер көн түздем, ике көн... бер атна булды, әмма күренми минем хатын да. тыпырдашып торган малайларым да Нишләмәк кирәк, тегеләй иттем, болай иттем дә, үзем гаепле бит. төн уртасында тегеләргә барып та кердем. Хурланып үләрсең: «Кем кирәк сезгә, абый?» дигән була тагы Мин дә бик аптырап тормадым, чөнки бабайның минем якта икәнлеген б.еләм: килеп керүгә теге күз кысып алды, янәсе, корырак тот Ике малайны аның үзе шикелле үк ике култыгыма алып кыстырдым да «Кайтасы булсаң, чыгып утыр машинага, бүген кайтмасаң, иртәгә эзең дә булмасын». - дип чыгып киттем ишегалдына. Апагызны әйтәм. өстен.» кием кияргә онытып, эчке күлмәк-халаттан килеш атылып чыкты Нәтиҗәсеме? Нәтиҗәсе көтелмәгәнрәк булып чыкты бу хәлнең, шуннан соң ул түгел, мин чыбык булып чыктым, тәки акрынлап бөгә башлады бит апагыз. «Мин сиңа хәзерге заманда ун малай табарга фәлән түгел». — диде дә больниска китәргә җыена башлады. Көч-хәл белән, зинһарлап кына саклап калдым өченче малайны Менә шундыйрак эшләр, дускай...
Айбулатов үзе сөйләгәндә Сәфәровның түземсезләнеп, бөтен хәрәкәте белән эшенең муеннан икәнлеген сиздерергә тырышып утырганын күрде, ләкин барыбер сөйләде, әйтәсе килгәнне әйтеп бетерде. Бетергәч тә бераз дәшмичә ак-кара шакмаклы кепкасын әйләндергәләп утырды да:
— Шулай. Гаяр, син — минем хәлдәге кеше түгел, яшь балаларын хатыныңның ышанычсыз итәгенә ябышып китмәде. Минемчә, анык тагын кайтып куенга керерлеге дә юк Димәк, форсатын китсә дә. сырпатын кит мәсен дисәң, үз җаеңны үзен кара Минем бабай әйтмешли, аерылган күч я агачка, я җиргә, я умарта әйләнәләренә сарырга тиеш бит ул Гөлфирәме анда, бүтән берәр күңелеңә охшаганымы ал да кайт һәм ♦ син яшь кеше әле — хатыныңа кимендә ике өч малай табарга куш | Балалы өйне базар дисәләр дә, баласызы —. кабер дигәне дә бар бит әле. | диде, әңгәмәсенең беткәнлеген белгертеп, урыныннан торды — Ә санузел 5 лар өчен борчылма, бусы соңгысы булыр, чарасын күрермен
Әйе. һәр нәрсәнең бер чиге, үз вакыты була Әйтик, озак вакытлар = сыкранып яткан авыру кеше көннәрнең берендә, бүгенгедәй матур тәүге f кар күбәләкләре сыман йокысыннан уянып китә һәм үзен ип исән кеше ® итеп тоя. урыныннан торып тормыш кочагына ташлана *
Хәзер дә шулайрак килеп чыкты
Вагон тәрәзәсеннән ак мамыкка төренгән мәйданга карап уйга батып = торучы Гаяр кичәгенәк Фазыл Артышевич сөйләгәннәрне хәтереннән узды = рырга өлгермәде, төзелештәге мәшәкатьләр каядыр арткарак чигенделәр. * ул кайчаннан бирле хәл итә алмыйча йөргән нәрсәне Гөлфирә белән * мөнәсәбәтләренең дәвамын ап-ачык күрде
Яратам мин сине. Гөлфирә, дип сөйләнә сөйләнә, халатын салып. ' урын өстенә атты, ашыгып кабаланып киенде һәм ишеккә ташланды - Тагын бер мизгелдән ул инде төнлә яуган беренче кар өстенә яңа эз салып, ике вагон арасындагы бушлыкны кыл урталай ярып үтте дә Гөлфирә ишеген шакый башлады
2
Дикопольцев үз-үзен белә башлаганнан бирле беренче тапкыр иң тыныч, мәшәкатьсез көннәр кичерә, ни кылыр1а белмичә аптырап тик ята Аның ярым ачык, ярым ябык күзләре генә элеккеге зирәклеген саклый һәм. шуңа күрә кергән чыкканны барлап кирәген кирәкмәсен күреп кала иле Сирәгәйгән, аксылланып йомшарган чәчләре тигез рәтләргә сузылганнар, өстендәге ак күлмәге биредә ята башлаганнан сон кәгазь төсенә кергән йөзенә тагын да ныграк аклык иңдереп тора Хәлсезләнгән зур зур йодрыклары «Бу нинди хәл соң әле. без нишләп болай тәгәрәшәбез3» дигән шикелле ак җәймә өстендә ята. бары тик бармаклар гына әллә нигә бер тапкыр, ирексездән булса кирәк, сизелерсизелмәс селкенгәләп куя Кара зәңгәрсуланган иреннәре тыгыз кысылып калганнар иде
Дөрес, хәзер инде озак еллар буена алны ялны белмичә, искиткеч киеренкелек белән типкән йөрәк теге көнне Көмеш Аландагыча «тук тый ыйм, тук тый ыйм», дип теләр теләмәс кенә түгел, ясалма җайланма лардан башка да мәһабәт гәүдәне яшәтерлек эшли Ләкин үлем белән якага яка килеп тарткалашканда алынган җәрәхәтле йөрәкнең сизгер мускуллары элеккегедәй көчле тибә алмый иде әле Шундый тетрәнү кичерүенә карамастан. Вергилий Никнфоровнчның мие ярыйсы гына эшли, теге якта тормыш эчендә калган нәрсәләрне уйлап анализлый, үзенә нн булганлыкны аңларга, киләчәкне күзалларга сәләтен югалтмый ча саклый иде Бу врачлар һәм шәфкать туташлары, хезмәттәшләре һәм якыннарының тыю чикләүләренә бирешми торган бердәнбер мөмкин лек булганга. Вергилий Ннкифоровнчнын аңы шактый ук актин тормыш ны дәвам итә
Узган атнада шундый сәгатьләр булды ки. төнге дежурда торучы тәҗрибәле врачның да легендар Бабакайның тибәр типмәс йөрәген яшәү ритмына чыгарганчы маңгаена бөрчек бөрчек тир бөртекләре чыкты хәтта күңеленең кайсыдыр бер җирендә «Бетте1» дигән хыянәтчел уй ярала ба шляды
Шушы кискен минутларның берсендә:
— Син кабаланма, агай-эне, үз эшеңне эшлә... туктап ял итеп алмакчы буладыр ул,— диде Вергилий Никифорович йөрәгенә туктаусыз массаж ясаучы врачны сискәндереп. — Каушамагыз... аның бөтенләйгә туктар вакыты ж,итмәгән әле...
— Ә сез. аны каян беләсез? — диде үзен кулга алып өлгергән, Дикопольцевның кискен минутта да ихтыяр көчен югалтмавына сокланган врач, шундый ук шаян тонга күчеп: — Хәзер үк туктагыз, Вергилий Никифорович, сөйләшүегездән. Монда сез түгел, мин берләшмә начальнигы. беләсегез килсә, мин...
Дикопольцев тагын нидер әйтмәкче иде, әмма авыртуның чираттагы дулкыны күкрәк астын чәнечте...
Чаллыярның нарат урманына сыенып утырган больницасы турына көзге күкнең сирәк болытлары арасыннан ялгыз бер йолдыз үз артыннан якты эз калдырып атылып төште.
Димәк, картлар әйтмешли, кайдадыр еракта, ж,ир шарының кайсыдыр материгында к.емнеңдер гомере өзелде, йөрәге тибүдән туктады
Бәхеткә каршы, бу Вергилий Дикопольцев йолдызы түгел иде әле.
Төннең калган сәгатьләрендә йөрәк кешене борчымады, яшәү өчен кирәкле көчне мыскаллап тупларга, үзенең яшерен сандыгына тутырырга кирәк иде.
Ул арада ж.ирнең игелекле улы Вергилий Дикопольцев үзеннән соң яшәүчеләргә — егерме беренче гасыр кешеләренә дип төн йокылары һәм ару-талу, киеренкелек белән хисаплашмыйча, баштарак хыялында, аннары чынбарлыкта торгызышкан ак кала — Чаллыяр урамнарына быелгы кышның беренче хәбәрчесе булып төймә-төймә карлар яуды, ак юрган булып ябылды.
3
Көз белән кыш кушылган, күбәләк-күбәләк кар яуган минутларда шәһәр янындагы аэропортның бетон тасмасына турылап көмеш канатлы ТУ-154 лайнеры төшеп килә, аның белән бергә иркен һәм жылы салонның берсендә йомшак креслога сеңеп, биленә ышанычлы нык тасма тарткан, шуңа карамастан, ике куллап кресло тоткасына чытырдап ябышкан Нурлыбикә үзе ташлап киткән ак калага якынлаша иде.
Чынлап та. «Төкермә коега — суын эчәрсең»,— дип картлар бер дә I юкка гына сөйләмәгән икән бит.
Җиңел, матур, бәхетле тормыш эзләп киткән Нурлыбикә дә әкияттәге комсыз карчык кебек ярык тагарак янында утырып калды түгелме соң?
Кызганычка каршы, берничә ай элек үзен фәрештәдән кимгә санамаган Нурлыбикә, бу юлы да борынгыдан калган хакыйкатьне аңлап түгел, бәлки торыр урыны, таяныр кешесе калмаганга гына «ире һәм кызы» яны-^ на байтак вакыт йөзеп йөргән бушлыгыннан төшеп килә иде.
Бушлык Кеше күңелендәге бушлык гомернең кайсы минутларында, ничәнче адымында башлана да кайсы чиккә кадәр дәвам итә икән? һәм нәрсә белән төгәлләнә соң? Бәлки, аны төп-төгәл белүче, ачыклаучы кеше бардыр? Бәлки, аны беркайчан да ачыклап булмыйдыр? Бәлки, аны бары тик шуңа дучар булган кеше генә белә торгандыр? Җир йөзендәге кешеләр, милләтләр һәм илләр арасындагы бушлыкны, шушы бушлык китергән фажигаларны нинди үлчәүләргә салып үлчәп була һәм аны нинди киртәләр куеп туктатырга мөмкин соң?
Нурлыбикәнең «эзләп тапкан бәхетем» дип атаган Эдигы гап-гади бер алып сатар булып, аны тиешле җиргә ябып куйганнан соң, аннары гадел хөкем әһелләре каршында утырганда үзе тап булган бушлыктан ничегрәк чыгу турында аз уйланмады ул. Тикшерү, аннары суд ярыйсы гына озакка сузылды Ә Нурлыбикә Атнабаеваны шаһит буларак тоткарладылар.
Анардан Эдик язмышы ечен ни он суы, ни тоз суы өмет итәргә туры килмәде Нурлыбикә тикшерү вакытында һәм бигрәк тә суд барган көннәрдә ишеткәннәр уйлана белгән кешегә нәтиҗә чыгарырлык нде Дөрес. Эдик нын ничәмә-ничә мен табыш ясавы, кемне, кайда һәм ничек алдавы Нурлыбикәнең исен әллә ни китәрмәде Барыбер аның мүкләнгән йөрәгенә дә сугарлык нәрсәләр байтак булды. *
Ин ачысы суд залында. Нурлыбикә янәшәсендәге урыннарнын 1 җидесендә Эдикның төрле шәһәрләрдән килгән, һәркайсы үзен генә бер- з дәнбер дип санаган җиде «хатыны* утыра иде һәм аның ин кызыгы — S бәлки, кызганычыдыр — шунда иде ки. ул хатыннар барысы да җиңел = генә бәхетле булырга теләгән булып чыкты
Нурлыбикә утырышлар арасындагы бер тәнәфестә шуларның берсе — - Уралдан килгәне. Лариса исемлесе белән танышты, хәтта әллә ни көндәш- * лек хисе тоймыйча, урамда күрешкән берәү кебек күреп сөйләшеп тә х китте. о
Никадәр уртаклык, никадәр бертөрлелек иде аларның моңарчы узган < тормышында* э
Нурлыбикә дә, Лариса да әйбәт кенә эшләп яши торган кешегә тор * мышка чыкканнар, икесе дә башта «яратып» яшәгән һәм тора-бара - «яратмый» башлаганнар Дөресрәге, тамаклары туеп, өсләре бөтенәйгән = саен, бердәнбер балалары үсә барган саен, аларның мәшәкатьләре киме < гән Икесе дә «ирне карау» сылтавы белән эштән чыгып киткәннәр. “ Нурлыбикәне төзүче, Ларисаны тегүчелек һөнәре кимсеткән Ниһаять җиңел генә матур киенергә, «бәхетле» яшәргә уйлаганнар һәм шушы юлдан атлаганда икесе дә Эдикның тозагына килеп капканнар
Мин аның аны моны таба белгәнен чамалый идем, ләкин шуның тиклем ата «эспикулат» (Лариса «спекулянт» сүзен шулай «дөрес» итеп әйтте) икәнлеген каян белим. Бикә җаным, каян белимJ дип чәбәләнде Лариса һәм. һич көтмәгәндә Менә хәзер ул эспнкулаттан яралган малайны нишләтергә инде?. дип к,йды
Шунда гына Нурлыбикә үзенең ярыйси гына җиңел котылуын Эдикка ияреп чыгып китәр алдыннан гына таныш врач ярдәмендә өч көнгә больнн пага кереп чыгуын искә төшереп көлеп үк җибәрде
Лариса аның көлүен ошатмады бугай
Нәрсә, авы 1ыңны ерасың. Бикә җаным, диде Нурлыбикәне гомер буе белгән кешесе кебек үз итеп Син үзең дә бит әле әнә кайларга ка дәр тагылып киткәнсең Кешедән көләрлегең юк. җитмәсә, минеке ише инструкторлыктан башы чыкмаган ирне түгел, умырып умырып акча алган данлыклы кешене тишек чабата кидереп калдыргансың
Нурлыбикә бу юлы инде Ларисаның авызын томаларлык сүзләр әйтермен дигән нде. өлгерә алмый калды тәнәфес беткәнлекне белдереп, кыңгырау шалтырарга кереште һәм алар, нке көндәш, суд залына кереп, җилкәне җилкәгә терәп янәшә утырдылар
Куәтле лайнер салмак кына җиргә якынайды да бетон тасма өстеннән беравык йөгергәннән соң моторларын үкертеп алды һәм аэровокзал бинасының каршысына ук килеп, туктап калды
Якынлашып кнлүче трап баскычны түгәрәк тәрәзәдән карап торгам Нурлыбикә ирексезләп «Чыгаргамы юкмы’ (Әйтерсең. салоныннан чыкмыйча калырга мөмкин?). Чыксам, туры кая барасы да кемгә керәсе?» дип уйлап, борчылып алды Әмма бу уй аны биләп өлгермәде, пассажирлар арасында ыгы зыгы башланды, барысы берьюлы диярлек киштәләрдәге киемнәрен алып киенергә керештеләр. Нурлыбикә дә ирек сездән ыгы-зыгыга кушылды
Домодедово аэропортында томан булу сәбәпле, самолет алты сәгатькә кичегеп очкан иде. шуңа күрә бирегә төнге өчләр тирәсендә генә килеп төште Чаллы яр белән нке арада йөрүче автобусларның ял вакыты булган
га, шәһәргә кайтуы кыенлашты. Дөрес, мәйданда берничә такси һәм тагын биш-алты «Жигули» басып тора иде торуын, әмма Нурлыбикәнең аларга биш бәя түләп кайтасы килмәде. Аннары, аннары бит ул кемгә кайтып керәсен дә хәл итмәгән иде
— Ярый, бик җайлы булып чыкты бит бу, ике ярым сәгатьне аэровокзалда гына уздырырмын, иртә-кичтән хәерлерәк, ди иде бит әнкәй,— диде, ниһаять, Нурлыбикә, сүзләрен теш арасыннан сыгып Аннары чемоданын көтеп алды да, каршылаучылар арасында танышлар очрамасын тагы дигән уйдан шомлана төшеп, (соңгы елда беренче мәртәбә кеше күзенә күренергә оялуы иде бу) аэровокзалга кереп китәргә ашыкты Анда кергәч тә киң баскычтан икенче катка менде, иң арттагы креслолар ның берсенә барып, вокзал алды мәйданына таба карап утырды
«Чынлап та, нәрсәгә дип кенә кайттым соң әле мин бу Чаллыяр дигәннәренә? Нәрсә калган соң монда миңа? — дип башлады Нурлыбикә күңелендә хәзерге хәлне анализлаучы фикер — Нәрсә генә тартып китерде соң мине бу җиргә? Нәрсә диһ кайттым соң мин бер киткән җиргә? Хәзер монда миннән көләчәкләр генә Юк инде, минем бу җирдә ничә ел бергә яшәгән ирем, кызым бар. Мине алар тартып кайтаргандыр. Мин алар янына Я аллам, нәрсә дип болай бимазаланам соң әле мин? Кайтам да керәм үземнең квартирама Мөгаен, Гаяр үзенең Көмеш Аланындадыр әле...»
Шул чагында гына Нурлыбикә киткәндә үзе белән алган квартира ачкычының Эдик дачасында онытылып калуын исенә төшерде, искәртмәс тән сыкранып куйды «Менә бит юләр, юләр дисәң дә юләр»,— дип битәрләде үзен-үзе һәм, кискен бер карарга килгән шикелле, утырган җиреннән сикереп торды, идәннән түшәмгәчә сузылган тәрәзә пыяласына борынын төртеп, мәйданга килеп туктаган «Жигули»га карап тора башлады
Кайтырга, хәзер үк кайтырга да өйгә кереп утырырга Ачкыч булмаса, ишекне ватып керергә һәм аннан чыкмаска! Алай гына түгел, ирем минем яныма кайтмый дип иртәгә үк Айбулатовка, ахыр чиге Дикопольцев янына керергә Үземнең хокукларымны югалтмаска Квартирамны Казангамы, я булмаса бүтән берәр калага алмаштырырга ахыр чиге Кызымны да үземә карата алсаммы — алсаммы! Мин вакытлыча гына Башкортстанда- гы апаларга барып яшәдем, дияргә. Аларның мине урамга чыгарып ташларга хаклары юк. юк. юк! — дигән уйлар өермәсе миеннән үрмә җилдәй узып китәр-китмәс борын чемоданын эләктерде һәм йөгерә йөгерә машина янына ашыкты.
Җилгер машинага кызулыктан ничек кереп утырганын һәм «Күпме алсагыз да алыгыз, тик мине Чаллыярга кайтарыгыз гына» дип әйткәнен соңыннан, ак каланың күккә ашкан стелласы күренгәч кенә исенә төшерде Нурлыбикә
Ә җилдән җитез «Жигули», кемне алып кайтуына битараф булып, оча да оча гына иде.
Ул арада шәһәргә барып та керделәр Нурлыбикә уң яктагы биек-биек йортларга карады һәм тиктомалдан йөрәгенең чәнчеп-чәнчсп алуын тойды. Шул ук мизгелдә аның күз алдыннан үзе һөнәргә өйрәнгән техник училищеның яңа бинасы, аннары үзләре салышкан биек-биек йортлар күренеп-күренеп калды
«Әйе, әйе, хәзер бу машинаны туктатып, яисә борылып килеп артта калган бИЯаларны яңабаштан карап чыгарга мөмкин Ә кешенең узган гомерен, кызган эшләрен дә шулай яңадан әйләнеп килеп карап булса иде. — дип уй'Яап алды Нурлыбикә, баягы кискенлек,'кыюлыкның каядыр китеп югала башлавын сиземләп. — Хәер, кеше гомер юлын хәтер йомгагыдай сүтеп карый ала. Тик аны кире кайтара гына алмый»
— Сезгә, апа кеше, кай төшкәрәк кирәк соң? — диде моңарчы бер сүз әйтмичә, утырган урынының биек аркасына башын терәгән шофер беркадәр Нурлыбикә ягына таба борылыбрак.
Нурлыбикәгә анык үз-үзен тотышы, бигрәк тә сөйләшүе ничектер таныш, бик таныш кебек иде. Ләкин ун елдан артык шунда яшәгәч. таныштыр да бәлкем, кем белсен, дип. шоферга игътибар итмәде ул
- Син мине, матурым, әнә ул урамнан кертеп, кунакханәнең теге очында төшер инде. яме. диде дә бәләкәй сумкасын ачып, соңгы акчаларын барларга кереште Күпме бирим соң сиңа, матурым? ♦
Барлык акчаң шушы гына калган булса. Нурлыбикә апа. барыбер | житмәс түләргә, эзләп азапланма да Мин сине бушлай гына кайтардым. | тиз генә төш тә. мин кнтнм инде, каршылыйсы кешем бар иде. диде 5 шофер ярыйсы гына тупас итеп з
Нурлыбикә аны бу юлы «Нурлыбикә апа» днп әйтә башлаганда ук = таныды ' j
Бәрәч. Зөлфәт Син түгелме соң?
Мин инде. мин..Нурлыбикә апа. бик тиз танымый башлагансың енн * бергә-бергә эшләгән кешеләрне Артык зур үсеп киткәнсең бугай — □ Бераз дәшми торгач, тагын өстәп куйды Помыш белән киләсеңме соң. = Нурлыбикә апа. берәр кешене күрергәме әллә, дип әйтүем =
Нурлыбикә аның бу сүзләрендә ниндидер төртке ятуын чамалап алды, < сиздермәскә тырышты, ләкин. Чаллыярга кайту максатын үзе дә белмәгән- “ гә. тиз генә жавап бирә алмады, сөрлегеп калды х
Нәрсәкәй. Чаллыяр бер синең өчен генә түгелдер лә — дигән ” булды Чаллыярга, Зөлфәт энекәш, бик беләсең килсә, килмим мин. ә •үзем салышкан калага кайтам Кай-та-м. дип. соңгы сүзне сузып, ижекләргә бүлә бүлә әйтте. Я. әйтсәң әйт тә туктат бу нәмәрсәкәеңне менә бу турыда
Миңа калса. Нурлыбикә апа жаным. синең бу турыдан йөри торган сукмагың өзелгән инде Юкка гына киләсең син монда Әйтте Зөлфәт диярсең менә
һәм ул. онытылып китеп машинасының тормозына басты. Яна яуган кар өстен шомартып, моңа кадәр дә берничә машина узган булган, шуңадыр, мөгаен. «Жигули» бер янга шуып китеп, йөз снксән градуска борылыш ясады, килгән ягына таба карап басты Арттагы креслода утыручы Нурлыбикә кискен борылыштан бер якка таба ауды һәм башы белән тәрәзә пыяласына бәрелде Калын пыяла, вакыты житкән булган, күрәсең, чәлпәрәмә килеп, уалып китте Ниһаять, машинаның бер урында басып торуын, әйләнеп капланмавын, үзләренең исән имин икәнлеген аңлагач кына Нурлыбикә яңадан элеккеге хәленә кайтып утырды
Машина йөртергә хәлеңнән килмәгәч, кеше утыртып чыкмыйлар аны Үтерә яздың бит кешене
Сүнгән машинасын яңадан кабытырга дип ачкычны капшап эзләгән Зөлфәт аңа каршы «Син кешемени соң. син » дин, бик әшәке итеп әйтмәкче булган нде, әмма вакытында тыелып өлгерде, дәшмәде Нурлы бикәнсн ишекне ачын төшкәнен, аннары үрелеп чемоданын алганын көтеп торды да машинасын урыныннан ук ямьсез уыл дата уыл дата килгән якка китеп югалды
Ак мамыкка охшаган кар бөртекләре жиргә төшәргә ашыкмыйча гына очалар, алар да. әйтерсең. Нурлыбикәнең ояты качкан йөзенә бәрелүдән, күз керфекләренә кунудан куркалар нде
Хәер, бу вакытта Нурлыбикә аларның нн уйлаганын белми, белсә дә әллә нн исе китеп, шуңа күрә берничә ан элек үзе ташлап, бар булган жнһа.зларын машинага төяп чыгып киткән йорттагы куышына, үзләре яшәгән квартирага таба атлый нде инде
4
Көмеш Аланның канкойгыч сугышларда барлык хәбәрләрне дә берен че булып кычкыру хокукын яулап алган карт әтәче йокысыннан уянып
канатларын кагып алды да, гадәттәгечә, гасырлар аша кичкәндә язмышның бик күп төрле сынауларын узган авыл өстенә «Кик-рррррри-күк! - дип, күкрәк киереп, таң хәбәре салды.
. Аның артыннан ук таң алды эңгер-меңгерен калтыратып, күк биеклегендәге салкынлыкны ярып, өлгер самолет очып үтте.
Әлеге тавышлардан булса кирәк, йокысыннан вакытсыз иртә уянган Гөлфирә, ишек шакыганнарын чамалап, бүлмәсендә ут кабызып тормыйча гына тәрәзә янына килеп басты.
Тыштагы гаҗәеп аклык, күзләрне чагылдыргангадырмы, берәүне дә күрмәде ул. Ишекне кабат шакыдылар.
Гөлфирә ачып куелган бәләкәй форточкага табарак үрелеп:
— Кем бар анда? Нәрсә кирәк сезгә? — дип сорады.
Җавап урынына тышкы яктан яңа яуган карның шыгырдаганы ишетелде. Гөлфирә пәрдәне томалый төште, ләкин сызык кына ачык калдырып күзәтүен дәвам итте. Вагон болдыры ягыннан башта кемнеңдер тамак кырганы ишетелде, аннары шәүләсе күренде, шуннан соң гына:
— Мин бу. Гөлфирә, мин — Гаяр! —дигәне аңлашылды.
Бөтен тәненең эчке калтыравын кичерә башлаган Гөлфирә каушап калды, кулында таяк барлыгын онытып, халатын алырга үрелде. Таяк шапылдап идәнгә төште. Өстәвенә әлегә кадәр тигез генә тибеп торган йөрәге дә күкрәк авызын ярып чыгардай булып «дөпе-дөпе» бәргәләнергә кереште.
— Гаяр! — дип пышылдады Гөлфирә. — Гаяр..
Җирдәге ике рәт кирпечкә утыртылган вагонның форточкасына якын ук килеп баскан Гаяр да ярты тавыш белән генә:
— Керт әле, Гөлфирә, сиңа сүзем, әйтер сүзем бар,— диде.
Гөлфирә ирексездән;
— Хәзер, хәзер, Гаяр — дип. ишеккә таба килде
Гаярның борынына бүлмәдәге җылы һавага кушылган сирень чәчәге исе килеп бәрелде кебек Аннары гына Гаяр шушы таныш хуш исне чынбарлыкта булганга түгел, ә күңеленә сеңеп сакланганга күрә тоюын аңлады Ул арада инде Гөлфирәгә кадәр булган соңгы адым ясалган иде Аның көчле, нык куллары Гөлфирәне гаять җиңеллек белән күтәреп алдылар, салкын иреннәре пышылдап:
— Җитте, ур урлыйм мин сине, Гөлфирә, саклан! — диде.
Бу сүзләрнең мәгънәсенә игътибар бирергә өлгермәгән Гөлфирә ишетелер-ишетелмәс әйтеп куйды.
— Урла соң... хәзер үкме?
— Әйе, хәзер үк, Гөлфирә, хәзер үк. — һәм Гөлфирәне күтәргән килеш тар коридордан артка таба чигенеп, аркасын ишеккә терәде, төртеп җибәрде.
Гөлфирә әле аны шаяра дип уйлый иде, тыштагы яңа аклыктан күзләрен чытырдатып йомды. Көчле, ышанычлы кулларны тою шундый рәхәт, гаҗәеп бәхет иде.
Борынгы авыл читәненә тотынып диярлек салына башлаган яна шәһәрдәге беренче йортның абзар куначасында утырган баш әтәч үзенең чиста, көр тавышы белән яңа туган бәхетне котлагандай: «Кикрииии- күүүүүүк!» ләп салют биреп куйды.
Төзүчеләр шәһәрчегендәге вагоннарда бер-бер артлы утлар кабына башлады
Гаяр Гөлфирәне үзенең караватына, җыелмаган урын өстенә алып кереп утыртты.
— Я. ни эшләвең инде бу. Гаяр? Күреп калсалар . Кеше нәрсә әйтер?
Тәнендәге эчке калтырауны тыя алмаган Гөлфирәнең тавышы калты- рап-калтырап чыга иде.
— Соң бит үзең «урла» дидең, ризалык бирдең.
— Шашкан. Мин шаярдым гына лабаса.
Икенче тапкыр ничек шаярырга белерсең..
Хәзер үк бу юләр хатынны алган урыныңа кертеп куй,— диде Гөлфирә ике кулын картлар дога кылгандагы кебек күкрәк турысында тоткан килеш Югыйсә
Югыйсә, нәрсә буласын Гөлфирә үзе дә белми иде
Юк инде. Гөлфирә иптәш Хәзер син бу вагоннан бары тик Көмеш • Аландагы беренче торак йорт төзелеп беткәч. Сәфәров исеменә бирелгән = квартирага гына чыгасың.. Син яшәгән вагонга бүген үк буяучы кызларны э кертәбез
Иптәш Сәфәров. хатын-кыз урлаган өчен, беләсезме, кимендә ун - елга ирегегездән мәхрүм ителәчәксез Икенчедән — хезмәт вазифала = рыгыздан явыз ният белән файдаланасыз, кул астыгыздагы кешене ирексезлисез. 3
О. хөрмәтле хөкем ияләре' Гөлфирә исемле бу хатынны урлаган ♦ өчен мине уң елга түгел, гомеремнең соңгы минутларына кадәр ирегемнән ® мәхрүм итүегезне үтенеп сорыйм. - диде Гаяр, караватта утырган Гөл = фирә каршына идәнгә тезләнгән килеш ике кулын берьюлы түшәмгә таба * сузып О. хөрмәтле хөкем ия ия ..ләре <
Күзләрен тутырып идәнгә тезләнгән Гаярга карап торган Гөлфирә х түзмәде, утырган жиреннән үрелеп түшәмгә таба сузылган куллардан то- £ тын алды, үзенә таба тартып китерде һәм уттай янган бит алмаларын эштә " чыныгып кытыршыланган кушучына яшереп, сулкылдап-сулкылдап елый u башлады
Берничә минут Гаяр шушы хәлдә, шатланырга яки кайгырырга белмә гәи кеше кебек хәрәкәтсез калып, Гөлфирәнең төнлә чәбәләнә төшкән чәчләренә төбәлеп карады Аннары Гөлфирәнең яшькә чыланган ирен нәрен, бит алмалары һәм күзләрен үбәргә кереште Бу юлы аның зур ачылган күзләрендә курку, ләкин сөйгән кешесе белән бергә, гомерендә беренче тапкыр аның мәхәббәтен татырга ашкыну иде
5
Баскычтан менеп килгән Нурлыбикәне, никадәр генә тыныч булырга тырышмасын, шомлы дулкынлану биләп алды «Нәрсәгә болай дулкында нам соң әле мин. дип уйлады ул, - үзем яшәгән квартира, анда үзем нең йөрәк парәм кызым Карлыгач йоклап ята торгандыр»
Шунда гына Нурлыбикә кызының инде монда булмавы, атасы янына китеп бару ихтималы турында исенә төшерде Бәлки, алар квартирасында җиде ят кеше яшидер? ■
Бу соңгы уй аны менеп барган жиреннән баскыч уртасында килеш туктарга мәжбүр итте «Чынлап та. нәрсә эшләр) ә соң миңа хәзер, кың гырауны шалтыратыргамы, юкмы? Ишекне ачып җибәрсәләр, нәрсә әйтергә? Ж.НТМӘСӘ, ни иртә. ни кич дигәндәй, ншек ачтыргач, рәхмәт әйтмәсләр?
Шул чагында Нурлыбикәнең хәтере почта тартмасында ниндидер кәгазьләр, күрәсең, кичә кич алынмыйча калган газеталардыр, барлыгын әйләндереп чыгарды Бу. билгеле, суга батучының саламга ябышуы сыманрак иде. әмма үз атасы аңа юкка гына «Елан аягын кискән нәмәрсә син», дип әйтми иде
Нурлыбикә кулындагы чемоданын баскыч мәйданчыгына куйды да йөгерә атлый аска беренче каттагы тартмалар янына ашыкты Тартма бикле булып чыкты, ләкин Нурлыбикәнең малайлар һәм ир атларның ул тартманы ничек итеп ачканнарын күп тапкыр күргәне бар иде Шуңа күрә ул югалып калмады Калай тартма капкачын ике кулы белән астан өстән тотты да үзенә таба тартты Калай капкач артык карышып тормыйча урта бер жиреннән тышкы якка таба бөгелә башлады, аннары «кырррт» иткән тавыш белән ачылып китте. Нурлыбикә газеталарны карап
та тормады, анда квартира номерын гына язалар иде. газеталарны араларга кереште
Нурлыбикә эзләгән нәрсәсен тапты: Сәфәров исеменә «Огонек» при- ложениесен кереп алыгыз» дип язылган хәбәр бар иде. Шатлыгыннан үзенең хәзерге хәлен онытып җибәрә язды. Нурлыбикә чемодану калган мәйданчыкка ничек менеп җиткәнен дә сизмичә калды. Кырыкмыш шикелле азгын язмышына бирелеп чыгып киткән, үзе яшәгән, үз ачкычы белән теләсә кай вакытта ачып керә торган, дерматин белән ташланган ишек алдына килеп баскач кына аңына килде. Ут борчасы кебек терелегенә карамастан, ишек яңагындагы таныш төймәгә басарга кыймый торды Ләкин, килбәте нинди — күләгәсе шундый, дигәндәй, кешесе нинди — максаты да шундый иде. Нурлыбикә башта кыяр-кыймас кына кыңгырау төйм&сенә бармак очын гына тидереп алды. Бераз көтеп торды, теге якта тавыш-тын ишетелмәде, түгәрәк күздән яктылык күренмәде. Хәзер инде Нурлыбикәнең баягы куркуы беткән, чөнки эшнең яртысы эшләнгән иде, төймәгә тагын бер тапкыр басып алды. Ниһаять, теге яктан:
— Кем бар анда, хәзер киләм, хәзер инде,— дигән тавыш ишетелде.
Тавыш Карлыгачныкы түгел, ләкин ныгып җитмәгән кызларныкы «Әллә чынлап та күчеп киттеләрме икән?» — дип уйлап алды Нурлыбикә тагын бер мәртәбә, һәм ирексездән, бер адым арткарак чигенеп, түгәрәк күз турыннан читкәрәк борылып басты. Ул арада түгәрәк күз караңгыланып калды һәм шул ук мизгелдә кемдер:
— Карлыгач... әниең кайткан бугай,— диде.
Нурлыбикә, үзен барыбер күреп торуларын белгәнгә, читтәрәк баскан җиреннән әлеге күзнең алдына ук чыгып басты.
— Мин бу — әниең, кызым, курыкма, ач!
Йозактагы ачкыч борылды, әмма ишек бөтенләй үк ачылып китмәде, песи йөгереп керерлек кенә ярык булып калды.
Кызлар үзара пышылдашып алган шикелле булдылар.
Эчке яктан шундый таныш һава агымы чыгып, Нурлыбикәнең борынына бәрелде. Ул Карлыгачны күрде, арттарак моңарчы бер тапкыр да күзенә чалынмаган ят кыз басып тора иде Ләкин Нурлыбикә ул кызны да кайдадыр күргән шикелле булды, чөнки аңарда ниндидер таныш кешенең чалымнары бар иде. Шуннан соң гына Нурлыбикә күзләрен күтәреп кызына карады.
Ана һәм кыз бер-берсенә каршы басып торалар, ләкин алар арасында бусага бар һәм аны атлап узу, бу очракта ана кешегә, гаять кыен, катлаулы, әбиләр әйтмешли, сират күпере кичү белән бер иде.
Бәлки шуңадыр, нәрсәдер әйтергә Дип авызын ача башлаган, бүтән вакытларда теле-телгә йокмаган Нурлыбикәнең күкрәген таныш булмаган бер көч кысып-кысып куйды, тамагына әстерхан чикләвегедәй каты төер укмашты.
Карлыгач исә, саф һәм тирән мәгънәле күзләрен йоммыйча, бусаганың тышкы ягындагы анасына карап, нәрсә әйтер бу дип, көтеп торды. Аның карашында Нурлыбикәне өтеп-өтеп алган чаткы, нәфрәт белән кызгану, шул ук вакытта очыну чаткылары тулы иде. Хәтта оят дигән нәрсәне күптән онытып, ул сыйфаттан башка яшәргә күнегеп алган Нурлыбикә дә аларны аермачык күрде... Күрде һәм үзенең инде беркайчан да. берничек тә шушы кызый тарафыннан гафу ителмәячәген упкынга охшаш тирәнлеге белән аңлады. Аның усаллыгы, шәфкатьсезлеге янәшәсендәге кырыслыгы берьюлы юкка чыккандай булды. Бу сәер, бик тә сәер халәтне Нурлыбикә моңарчы беркайчан да кичермәгән иде.
— Әйдә, ән-ни, күрергә килдеңме? Кер. алай булса. —диде Карлыгач һәм «рәхим ит» дигән сыман ике кулын ян-якка җәеп, тезләрен чүгә төште.
Нурлыбикә, кызына карап торса да, аның нәрсә әйтүен ишетеп бетермәде, дөресрәге кызының тавышын ишетте, ләкин әйткән сүзләренең
мәгънәсенә төшенеп җитмәде Баягы каты төер тамагын тыгызлап авырттыра ук башлады, күзләренә ирексездән мөлдерәп яшь тулды. Карлыгач һәм аның артындагы кыз яшь пәрдәсе хасил иткән томан арасыннан бер күренеп, бер күренмәс булдылар. Әле кайчан гына «Кайтам да керәм!» — дигән катгый карар белән кайткан, шуннан башкача булырын уйлап та карамаган Нурлыбикә үз кызы белән ике арада беленер-беленмәс ♦ яткан бусаганы атлап керерлек көче юклыгын сизде Кызы авызыннан ; чыккан сүзләргә салынган үпкә, рәнҗү катыш нәфрәт кыйпылчыклары = яндырып-яндырып алганны тоя-тоя. ике баскычны бер итеп аска таба йөгерде, беренче катның ишеген чемоданы белән бәреп ачты да урамга | килеп чыкты. |
Күзләре акны-караны аера алмас, чигәләрен тимер кыршау кыскан 1 хәлдә ашыккан Нурлыбикә быел җир өстенә беренче тапкыр яуган, әле S тузан заты кунып өлгермәгән ак карда чуар эзләр калдыра-калдыра ♦ каядыр бара, ләкин ул үз аякларының кая таба алып барганын тоймый иде *
Ирексездән тулып, хәзер инде ургылып ташкан күз яшьләре аның = уттай янган бнт алмалары буйлап түбәнгә тәгәриләр, хәзер инде ч\ер- = ташка охшаш салкынча төер сулыш алырга ирек бирмичә тын юлларын < авырттырып ала иде х
Кайчандыр Нурлыбикә һәм аның кебек йөзләгән кыз-кыркынны ко- ' чагына алып җылыткан, күбесенә үзләренә тиң бәхеттән өлеш чыгарган - шәһәрдәге ак йортларның бу юлы йөзе караңгыланган һәм ул да «Бәхет * ул, үскәнем, саклап тотсаң гына мең көнлек, сакламасаң нибары бер көнлек», дип үртәшә сыман күренде
Нурлыбикә күзләрен томалаган яшь томаны аша каршысындагы мәһабәт бакчага күтәрелеп карады Томан таралган арада кунакханәнең мәрмәр плитәләр җәелгән киң һәм зур болдыры янында басып торуын чамалады Шул ук мизгелдә аның болай да чәнчеп-чәнчеп авырткалаган йөрәгенә тагын да ныграк, хәзер инде үткер хәнҗәр кадалган шикелле булды Аның хәтер йомгагы кинәт сүтелеп китте һәм шушы мәрмәр ташларга кадак-үкчәләрен тык-тык бәреп, нң беренче тапкыр Эдик янына кергән, мәхәббәт бизгәгенә бирелгән минутларын ялтыратып күрсәтте
Кунакханәнең иркен вестибюленә килеп кергәндә, аның йөзеннән кан качкан, керфекләрендәге буяулар күз яшьләреннән изрәп битләренә сыланган, кыяфәте ярыйсы гына куркыныч төскә кергән иде. күрәсең Ой. нәрсә булды сезгә, нәрсә булды? Кыяфәтегез диде кунакларны кабул итүче хатын. Нурлыбикә пыяла ишектән керешкә үк
Нурлыбикә дәшмәде, шнек төбенә чемоданын куйды да. кытыршы стенага сөялде, бәләкәй сумкасыннан хушбуй исе аңкып торган кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртергә кереште
Дежур хатын. Нурлыбикәнең хәлен бик дөрес чамалап булса кирәк, бүтән эндәшмәде, сорашып җанына тимәүне яхшырак дип тапты, керүче үзен беркадәр тәртипкә китергәч кенә, аның йөзенә игътибар белән карап торганнан соң. әйтеп куйды
Абау, Нурлыбикә апа. сез син түгелме соң бу?
Нурлыбикә кулъяулыгы белән маташуыннан кнтәт туктап калды, күзләрен күтәреп карады.
— ӘЙ-йе, мин Ә син мине каян беләсең?
— Соң инде, Нурлыбикә апа, белмичә Без бит бер бригадада эшләдек Мин кияүгә чыккач та ирем белән Төмән ягына киткән идем Әле менә икс ай элек кенә кайттык Мин менә монда эшлим хәзер Ә син. енн соң, Нурлыбикә апа, нишләп болай? Кем әле. I аяр абый белән ызгыштыгызмы әллә? Шушы вакытта чыгып киттеңме? Кабахәтләр алар* ирләр авызларыннан кире чыга башлаганчы эчәләр дә аннары кайтып, хатыннарын бимазалый башлыйлар Күр инде. Ну. Гаяр абый андый түгел кебек иде бнт ул Менә сиңа, ишетмәсәң ишет
Кунакханәнең уяу хуҗабикәсе сүзгә батыр хатын икән, шулай сөйлә- нә-сөйләнә, Нурлыбикәне түргәрәк, үзләре утыра торган пыяла бүлмәләр янына алып килде. Аннары теге якка кереп, грушасыман ялтыравык тимер тагылган ачкычны алды да. янәдән бу якка иыгып, тагын тезепме-тезәргә тотынды:
— Әйдә. Нурлыбикә апа ханым, үзеңне менә дигән бүлмәгә урнаштырам. Ял итәрсең, тынычланырсың. Анда синең ханыңа берәү дә тимәс Кирәк булса, айныгач, табар әле. Эзләсен әле менә!
Аннары лифт ишеге янына килеп хиткәч:
— Ярый. Нурлыбикә апа. мин соңрак менеп алырмын синең кәгазьләреңне. Миңа монда шалтыратулары бар. Сигезенче катка мен дә уң якка борыл, яме,—дип. хылы сүзләр белән озатты.
Сигезенче каттагы бүлмә тәрәзәсеннән иртәнге шәһәр утлары, кар бөртекләре белән аралашып, аеруча матур, сихри бер күренеш хасил итә иде.
Ерактагы проспект, иртәнге тынлыкны ярып йөгерүче автобуслар, бербер артлы яктылык иңдереп уяна башлаган биек-биек йортлар — барысы- барысы да Нурлыбикәгә шундый якын, шундый таныш һәм... соңгы ике-еч елда беренче тапкыр шундый кадерле сыман иде Кунакханә алдындагы бер катлы иске агач йортлар гына сигезенче кат биеклегеннән тагын да каралыбрак күренәләр.
Чүт кенә уңдарак. урамның теге ягында, төзелешләр башланыр алдыннан ашык-пошык салынган биш катлы соргылт йортлар аркылы- торкылы салынган кирпечләр шикелле тезелешкәннәр, түбәләрендәге күп санлы вак-вак антенналар әрәмәлегенә күмелгәннәр
Нурлыбикә ирексездән элек үзе яшәгән, әле генә үзе дөньяга китергән кызы алдыннан хебеп чыгып киткән йортны эзләп тапты. Ул. берни булмагандай. ничек утырган булса, шул килеш утыра бирә, тәрәзәләрендәге утлар шулай ук бер-бер артлы кабыналар, кешеләрне иртәнге сменага озатырга хыеналар иде.
Үзен ярыйсы гына кулга алган, инде тынычлана башлаган Нурлыбикә күңелен тагын ниндидер сәер, шул ук вакытта гаять хылы сагыш били барганын сиземләде, һәм кирәгеннән артык дулкынлана башламагаем дип. тәрәзә каршыннан китте.
Бүлмә уртасындагы кечкенә өстәлдә кызыл төстәге телефон аппараты Нурлыбикәне сискәндереп хнбәрде. Ул, ашыгып барды да, аппаратның номеры язылган кәгазьгә күз салды. Анда таныш саннар сугылган иде... Нурлыбикә тагын йөрәгенә инәләр кадалганын тойды. Беренче тапкыр Эдик янына кереп, урланган мәхәббәтнең татлы бизгәген кичергән бүлмә иде ул.
Күрәсең, язмыш Нурлыбикәне эзәрлекләвең дәвам итә иде әле...
6
Алар якынлыкның зәңгәр диңгезеннән икесе берьюлы чынбарлыкның күгелх^м тынлыгына кайттылар.
Вагон эчендәге кечкенә бүлмәдә әллә нинди бер серлелек, тирәнлек һәм тантана хөкем сөрә иде
Гаяр үзенең Кама дәрьясының хәйге хылы дулкыннарында чайкала- чайкала йөзеп баргандагы сыман хис итте. Аның күкрәге моңарчы тоелмаган. татып карамаган мәхәббәт күтәренкелеге белән мөлдерәмә тулган иде. Юк, ул хисләр ир уртасы хитеп килгән кешенең хатын-кызга, бары тик хатын-кызга гына була торган хисләреннән гаять аермалы, иң якын, иң кадерле һәм аңардан башка хир йөзендә бер генә минут та яшәп булмаслык дәрәхәсенә хиткән кайнарлыкка тиң иде.
Гөлфирә, башын Гаяр күкрәгенә куйган килеш күзләрен йомып, көтмәгәндә ябырылган хисләрдән айнып хитә алмый, аның йөзендә ниндидер яшерен елмаюның сизелер-сизелмәс нурлары чагылып-чагылып китә,
ләкин ул дәшми, әле дә булса каннар иреннәрен якынының күкрәгенә тидереп алудан канәгать иде.
Гаяр шулай ук сөйләшми, Гөлфирәнең чәчләреннән аңкыган снрень исләренә күмелеп, рәхәт барыберлегенә бирелгән килеш Көмеш Аланның уянганын тыңлап ята
Ниһаять, Гөлфирә башын өскә табарак күтәрде һәм ишетелер- ишетелмәс кенә, ләкин һәрбер ижеге ачык аңлашылырлык итеп әйтте .
Га-яр, син мине ни өчен ничә еллар бүе яраттың?
Гаяр дәшми
• — Әйт инде, Гаяр, ни өчен?.. 3
Белмим., кешене ни өчен яраталар соң?
Яхшы, матур, ягымлы, эшчән булганы өчендер, бәлки?
Алай гынамы икән?
Ә син менә ни өчен яраттың мине5 Юк. хәзер димим, теге чакта, » мәктәптә укыганда. Кочак-кочак сирень чәчәкләре өзеп бнрмәкче йдең * Мин. юләр, синең яратканыңны белеп йөри идем, ләкин ни өчендер синнән = очраган бер урында көлеп йөри идем Хәзер менә, ничәмә-ничә еллар 5 үткәннән сон беләм инде кызлар алар. Гаяр, барысы да диярлек каты = бәгырьле була һәм беркайчан да үсмер малайлар күңелен аңламыйлар
һәм шуның өчен дә күп очракта ялгышалар, күз яшьләре түгәләр. = язмышларын каргыйлар, ахыр чиге кешеләргә, бигрәк тә ир-ат халкына ' ышанычларын югалталар димәкче буласыңмы. Гөлфирә?
Мин. Гаяр, синең эчкерсезлегеңне күрәдер идем Ләкин син кызларны да аңларга тырышып кара Алар, гадәттә, егетләрдән алдарак үсеп буй житәләр Аларга үз ишләре кебек малай-шалай түгел, ишетсен колагың, е гет ләр күз кыса, сүз куша башлый Мәктәптәге ишләрнең күбесе сиңа бер сүз әйтергә куркып калтыранып йөргән чагында әлеге егетләр матур матур сүзләрне сибепме сибә Ә кыз күңеленә. Гаяр, күп кирәк дисеңмени? Дөньяда күпме кыз яралган һәм күпмесе генә аның тәҗрибәле егетләрнең татлы теленә ышанмаган дип уйлыйсын5 Бик сирәк андыйлар Өстәвенә бит әле сезнең, чибәр егет, армиягә китеп, өч сл хезмәт нтәселәрегез бар иде Сөлектәй сузылып, жыйнакланып утны суны кичеп кайтканнары яныңда бөтерелеп йөргәндә, әле армиягә китәргә җыенып кына йөргән яшь егетне көтеп утырмассың бит инде Ярый ла көтүләренә каршы аннан кайткач, сиңа караса Ә карамага, яшьрәк, тагын да матуррак булып үсеп житкәннәргә күзен ялтырата башласа5 Монда. Гаяр, берьяклы гына уйларга ярамыйдыр, күрәсең Ничек дигән әле шагыйрь? «Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», дигән түгелме?
Гаяр нәрсәдер каршы әйтмәкче булып. Гөлфирәне бүлдерергә әзерләнгән иде инде, өлгерә алмый калды, өзек өзек итеп телефон шалтырый башлады
«Алыргамы-юкмы? Алсдм ни әйтергә?»— дигән уй белән Гаяр Гөлфирәнең баш астыннан кулын салмак кына тартып алды, карават читенә торып утырды
Телефон отыры үҗәтләнеп, ешайганнан ешаебрак биергә кереште Алмыйча ярамый иде. әлбәттә. Гаяр тумбочкадагы будильникка күз төшерде Жиде тулып килә, димәк, көндәлек планерканы башлар вакыт җиткән иде
— Әйе. тыңлыйм сезне, тыңлыйм диде Сәфәров. артык исе китмәгән таныш белән
Трубкада бер үк вакытта телефонистка һәм диспетчер вазифаларын башкаручы, әле кайчан гына «Эшкә ал!» дип. Офәровның үзәгенә үткән, артыннан калмыйча йөргән Фәния тавышы ишетелде
Иптәш Сәфәров. сезне Чаллы яр сорый
Ләкин Сәфәров аның сөйләп бетергәнен көтеп тормалы
— Кем әле бу? Фәния сеңелем, синме? — диде ул таң алдыннан кычкырган баш әтәч сыман башкаларның тавышын тыңларга теләмичә — Син булмаса әйт, кем шалтыратса да әйт, яме: Сәфәров абый өйләнеп кайткан, миңа өч көн ял тиешле, дип әйтеп әйтә, диген..
Ул трубканы аппарат өстенә куеп. Гөлфирә янына барып утырырга өлгермәде, телефон баягыдан да ешрак итеп, бу юлы инде болындагы чикерткә шикелле «черт-черт» сайрарга кереште.
— Юк, яшь кәләш янында да тынычлык бирми болар,— диде ул, телефон трубкасын кабат ала-ала. — Я, тагын нәрсә кирәк, әйттем бит мнн сиңа: мин өйләндем . нибары ике сәгать элек, понимаешь?
Телефонда Айбулатов үзе иде Ул Сәфәровның сәер чыгышын тынлап бетерде һәм:
— Син нәрсә, егетем, кичә кич артыграк җибәрдеңме, әллә бүген таң тишегеннән баш төзәтергә өлгердеңме? — диде ачулырак тавыш белән
Гаяр бер мәлгә ни әйтергә дә белмичә торды. Ләкин аның бер тискәреләнсә гел кирегә тибә торган сәер сыйфаты бар иде, хәзер дә шул өскә чыккан мизгел туры килде бугай, ул үз тугызын тугызлап, кемнең кемлеген оныта төшеп, шулай ук тамак төбен киереп кычкырды:
— Әйе, кичә сез керткән «мунчадан» соң төн буена исерек йөрдем, Фазыл Артышевич, аннары менә трзәтергә исәп иттем Тик. сез уйлаганча, башны түгел, ә, язмыш ялгышын төз(әттем мин, Фазыл абый.
Инде Айбулатовның гаҗәпләнер чагы җитте бугай. Аның эш дәверендә мондый очрак беренче тапкыр очраганга күрәдерме, әллә бүтән бер-бер сәбәптәнме, төгәл әйтүе кыен, ул ярыйсы гына «нәрсә әйтергә?» дип уйлап торды Ахыр чиге, башынр бу очракка ятардай тапкыр сүз килмәгәч.
— Алаймы, парин? — диде. — Алай булса, алай булса, котлыйм мин сине һәм теләсәң өч көн түгел, туп-тулы бер атна вакыт бнрәм мнн сиңа. Яшь кәләшеңнең дә күңелен күрерсең, шул арада шәһәргә кайтып Нурлыбикәң белән дә араңны өзәрсең. Бәхетеңә каршы, ул монда Дөрес, кызың аны ишек төбеннән борып җибәргән.
Хәзер инде Сәфәровның нәрсә әйтергә белмичә аптырап торыр чагы иде.
— Нәрсә тынып калдың, Гаяр, яшь кәләшең ишетмәсен дисеңме әллә? Нурлыбикәңнең кемлеген беләсең, ул әллә кайларга ишеттерер, әллә кемнәргә барып җитәр әле өйләнеп ятуыңны белсә.
Ниһаять, Сәфәров та телгә килде
— Ишетәм мин сезне, ишетәм, Фазыл Артышевич, ишетәм,—диде.
— Ишетсәң — бик яхшы. Башың белән уйла, тик бер киселгән икмәкнең кире ябышмаганлыгын бел!
Телефон трубкасында кыска-кыска «бии-ип, бии-ип»ләр ишетелеп тора башлады. Сәфәров аны колагыннан алып, тын калды, аннары., бөтен бүлмәне яңгыратып һәм Гөлфирәне сискәндереп, көлеп җибәрде..
Тугызынчы бүлек
I
Көн иртәдән үк боек, күк йөзен тоташтан актарылучы кабарынкы болытлар томалаган, җир куенында урыны-урыны белән соргылт томан сарыла, озак та үтми карлы яңгыр ява башлый һәм, ул да түгел, болыт араларындагы тәрәзәләрдән кояшның сүлпән нурлары күренгәләп ала иде.
«Волга»сының арткы урыннарына сеңеп утырган Марк Львович Алмазов, акка кара белән басылган әңгәмәсен исенә төшереп: «Шул кирәк сиңа, сөрхәнтәй!» — дип үз-үзен сүгеп алды.
Турысын әйткәндә, Марк Львович газетада басылган әлеге әңгәмәне күргәч: «Чебен дулап тәрәзә вата алмас әле,- дип, үз-үзен тынычландырды, борчылмаган булып күренде,— үтәр әле»,— диде. Үтмәде.
Башта Алмазовны ут чыккандай ашыктырып Дикопольнев Көмеш ' Аланга чакырып алды. Кем белсен, әгәр дә Вергилий Никифорович үзе генә булган булса, Марк Львович бу юлы да аның күңелендәге йомшак лыкны бер-бер җаен табып файдаланган, якланып калган булыр нде Ләкин...
Ул Көмеш Аланга килеп җиткәндә Бабакай, Борнашев һәм Айбулатов * өчәүләшеп Алмазовныи бәгыренә ачыташ булып укмашкан измә-бетон = узелларының хәрәкәтсез яткан корылмаларына карап басып торалар иде =
Марк Львович машинасыннан төшә-төшешкә үк Бабакай кулындагы үзе кузгатып та. үзенең башына суккан әңгәмә басылган газетаны күреп | алды.
- Бу нәрсә, нәрсә дип атала, иптәш Алмазов?— диде Дикопольнев - сул кулындагы газетаны измә-бетон узелларына таба селкеп — Соңгы ки £ ңәшмәдә бирелгән вакыт узды түгелме соң. Алмазов? Нигә эшләми болар? ♦
Төзелешкә яңа гына килгән студент-мазар түгел. Алмазов андый “ вакытларны күптән узып, берничә төзү-монтаж идарәсен берләштергән = мөстәкыйль идарә җитәкчесе булып ныгыган, төрле-төрле әрләү-кызулату- * ларны гына кимергәләгән кеше, артык каушап калмады
Узеллар эшкә әзер. Вергилий Никифорович, бары тик су булмаух сәбәпле генә эшкә керешеп китә алмыйча тора алар
Әйтсәң — сүз, төртсәң -- күз дигәндәй, шул гына җитеп бетмәгән- икән Дикопольңевның гадәттәгедән тынычрак, басынкырак, ләкин шул ук * вакытта ачуы соңгы чиккә җиткәнлекне белдерә торган усаллык чыңлаган тавышы аны ярты сүздә бүлдерде:
— Вәгъдә биргән чакта син тау башында су юклыгын белә идеңме юкмы. Алмазов? Узелларны базага якын була дип шушы урынга коруны кем тәкъдим итте? Ал арны әиә тегендәрәк төшерергә, су буена коруны кем тыйды сиңа? Дөядәй урынын булганчы, төймә кадәрле акылың булыр га тиештер бит синең, Алмазов?
Алмазов ни әйтергә белмичә басып калды «Айбулатов алдында бөтенләй адәм хуры итте бит», дигән әрнүле уй баш миеннән араланып чыкканчы, бәхеткә каршы, янәшәдәге Борнашев
Ярый, иптәшләр, биредә әрләшеп торудан он суы да, тоз суы да чыкмас. Хәзер инде бу ялгышны тизрәк төзәтергә. Айбулатов әйткәнчә. Камадан вакытлы су үткәргеч сузарга гына кала, днп, сүзгә кушыл ды Ләкин биредәге тоткарлыклардан, иптәш Алмазов, сез сайлаган юл ,белән арынып булмаячак Ил сүзе диңгез дулкыны, ди безнең халык Дөреслеккә туры килеп бетмәгән әңгәмәгезнең дулкыны да шуннан кнм булмас, днп уйлыйм
Марк Алмазов тормышында караңгы эз калдырган һәм сизелерлек салкын җил булып искән ул көннән сон атнадан артык вакыт үтте Ниһаять, измә бетон узелының берсе, әллә нн искитмәле өлгерлек белән булмаса да, эшкә кереште Дөрес, йорт төзүчеләр Алмазовныкыларга таяк тыгырга дигәндә һәрвакыт әзер, бу юлы да ул измәне бер көнне ген.» алдылар да. вәссәлам, баш тарттылар Әмма хәзер юл салучыларның эше сәгатьләп алга үрмәли Аның каравы, көннәр бозылып китүгә котельныйны җиткерү Алмазовнын бугазына басты Вагоннар һәм анда яшәүчеләр саны көн саен артканнан-арта бара, ә җылы юк. димәк җылы су да юк Кичә инде баш инженер урынбасары байтак кешенең суык тиДОреП эшкә чыкмавыннан, бигрәк тә хатын-кызлар арасында канәгатьсезлекнең зурлыгыннан зарланып алды
Сон. ничек болаЙ булып чыкты соң әле бу? Нигә эшләр гел артка тәгәрәргә генә тора? днп уйлап алды Марк Львович ачынып Барысы да шул АЭСның төп башкаручысы итеп билгеләнгәннән сон кирегә кнгте Аны безнең идарәгә такмаган булсалар, злектәгечә тыныч кына яшәгән булыр идек әле Эш бетмәгән нде. планнарны да үтәп бара идек, әрләү битәрләүләрдән дә читтә идек Менә хәзер инде өлкә комитеты бюросында җавап бирергә туры килә Ярый ла. шелтә фәлән биреп кенә калдырса лар Мәскәүгә китү түгел, мондагы урыныңнан ничек ычкынганыңны да ензмнчә калуың бнк ихтимал 125
Жилгер «Волга», карлы-яңгырлы юлдан түбән табарак төшеп, Шом- быт елгасы күперенә керде. Шул ук вакытта каршы яктан зур тизлектә килүче КамАЗ күренде һәм, Марк Львович аны-моны уйлап өлгергәнче, машинаны баштанаяк пычрак суга коендырып узды. Шофер мыгырданып кына пыяла чистарткычларны эшкә кушты...
Алмазов маңгаена бәреп чыккан салкын тир тамчыларын сөртеп алды, күкрәген ярып өскә таба менеп баручы кайнар кургашсыман нәрсәнетамак төбен авырттырып йотты, ни хикмәттер, шоферын битәрләп сыңар сүз да әйтмәде. Беравык барганнан соң гына «Яхшыга түгел бу»,— дип юрады...
2
Еш кына теге яки бу коллективның тоткан урыны турында башкара торган эшләре һәм житәкчесенә карап сөйлиләр, фикер йөртәләр. Кама буендагы автогигантны кем төзеде дип сорасаң, һич икеләнүсез: «Дико- польцев»,—дип җавап бирәчәкләр. Билгеле, шундый гигантны бер кеше, ул никадәр генә кодрәт иясе булмасын, башкарып чыга алмый. Моны йөзләр һәм меңнәр башкара. Ләкин бу очракта сүз ил белән телгә алып сөйләрлек эшне башлап йөрүче, оештыручы җитәкче турында бара.
Төзелештә катнашкан һәркем авыз тутырып шулай дип әйтәчәк. Бу — төзүчеләрнең генә түгел, барлык һөнәр ияләренең дә Дикопольцевка булган ихтирамы, аның сәләте һәм кешелеклелегенә бирелгән югары бәясе.
Мирас Гайнанович Борнашев Чаллыярда олы төзелеш башланганчы ук шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайланган иде һәм ул биредәге төзелешнең иң беренче ветераны, аның казанында иң беренче көненнән алып бүгенгесенә кадәр кайнаган кеше. Аның абруе зур, ләкин ул моңа карап Дикопольцевны ихтирам итүдән, аның язмышына, эшләгән эшләренә сокланудан тартынмый һәм моны, кирәк урында, сиздереп куя белә иде.
Днкопольцевның ул китеп озак та үтми бәхетсезлеккә очравы турында ул Мәскәүдә Үзәк Комитет тарафыннан уздырыла торган семинарга очар алдыннан ишетте. Башта ышанып та бетмәде. «Ничек инде,— дип уйлады ул,— бер сәгать элек кенә шундый нык йөргән кеше иң киеренке көннәр узгач та ниндидер инфаркт тарафыннан җиңелсен?» Ләкин Борнашевнын андый хәлләрне күргәне, күрү генә түгел, андый хәлләрдән килгән югалтуларны кичергәләгәне бар, эшнең җитдилеген аңлый иде. Шуңа күрә* дә Мәскәүгә җитеп, кунакханәгә керү белән тизрәк Чаллыярга шалтыратырга кереште.
Усал хәбәр дөрес иде, ләкин, Дикопольцевның хәле ул кадәр куркыныч түгел, диделәр. Шулай да Борнашев тынычланмады, шифаханәнең баш врачына шалтыратты.
— Урында оста ярдәм күрсәтелмәгән булса, Мирас Гайнанович, Ширәмәттән ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче... Вергилий Никифорович..
Борнашев анлады, баш врач калган сүзләрне авыз тутырып әйтә алмый иде. Хәер, андый сүзне ничек әйтәсең, тәнәфесләрнең берсендә аларның^ берләшмәсе буйсына торган министрлык җитәкчесе килеп:
— Сез, иптәш Борнашев, Атакайны нишләттегез? — дип сорагач, Борнашев үзе дә:
— Хәзер инде алай ук куркыныч түгел, терелер дип ышандыра врачлар,— дип җавап кайтарды. Көмеш Аландагы кискенлекләрне сөйләп тормады.
Министр, үзе дә җитмешнең өстендәге кеше, Атакайның хәлен юкк; гына.сорашмаган икән, икенче тәнәфескә чыккач, ул яңадан Борнашевнын терсәгеннән тотып, читкәрәк чакырды
— Мин менә, иптәш Борнашев, уйлап-уйлап утырдым да, шундыйрак фикергә килдем. Без Атакайның эш тәҗрибәсе зурлыкны, аның артыннан кешеләрнең утка-суга керергә әзерлеген һәм әле аның ил файдасына бай-
так эшләр башкарачагына шикләнмибез. Хәзерге заманда ин ин нн шайтан алсын шуны, ерак йөрми безнең халыктан Шуңа күрә, бәлки Атакайның үзенә артык сиздермичә генә, алмаш әзерли башларга кирәк булачак. Сезнең берләшмә, мәгълүм булганча, илдәге беренче дистәгә кертелгән эре оешмаларның берсе Башкара торган һәм алда каралган эшләре гаять зур һәм җаваплы. Мәгълүм булганча, сезнең регионда тагын ♦ трактор заводлары комплексын кора башлау уйланыла Димәк, бу очрак- 5 та. шуйдый эре берләшмә хәзергечә үк зур киеренкелек, җаваплылык | белән эшләргә тиеш Кыскасы, сез мине аңлыйсыздыр, дип уйлыйм: 5 Атакайга алмаш турында сездә нинди фикер бар?
Борнашев дәшмәде. Дөрес, бу хакта ул бөтенләй уйлаАады дисәк, t хаклыкка туры килеп бетмәс иде Уйлаштырды Ләкин менә шулай көтмә- * гәндә генә ул сорауга җавап бирергә туры килер дип башына килмәгән иде ®
Изге урын буш тормас, иптәш министр. дип ярым шаяру белән * котылмакчы иде. әмма министр сүзен төгәлләп куюны кирәк тапты з
Без, иптәш Борнашев. андый җаваплы урынга кеше таба алабыз. ; Әмма, сезнең белән эшләү дәверендә бер-беребезне шактый гына яхшы = өйрәндек, төзелештәге байтак кешене иң беренче чиратта төзүче- * инженерларны күрдек-белдек. аларның теләсә нинди җаваплы эшләрне дә “ җиренә җиткереп башкара алуларына ышанабыз Шуңа күрә бу мәсьәлә- = дә сезнең белән киңәшү һәм сезнең шәхсән фикерне белү әһәмиятле < Минемчә, иптәш Борнашев. сезнең үзегездә Атакайны алыштырырлык - кеше бар һәм аның үз кешегез булуы бигрәк тә яхшы, диде Борнашев чамалыймы, дигән сыман күзләрен кысыбрак карап торды һәм. ниһаять, әйтеп бетерде Безнең фикеребезчә, иптәш Борнашев. хәзер Чаллыярда эшләүчеләр арасында иң абруйлы, оештыру сәләтенә ия булган кеше йортлар төзү комбинаты җитәкчесе Айбулатов Сез бу хакта ничек уйлУйсыэ?
Мирас Гайнановнч та «Министр шаяртмыймы?» дигән сыман тиз генә ана карап алды Юк. министр шаяртырга ярата торган кеше булса да. бу юлы йөзендә андый билге күренми иде
Билгеле. Мирас Гайнановнч. дип дәвам итте министр, безнең бу сөйләшүебез вакытлыча авырган кешене урыныннан алу турында бармый. Дикопольцен колосс, андый җитәкчеләр, кызганычка каршы, еш очрамый Әмма без коммунистлар, вакыйгаларның йөзенә туры карый белергә бурычлыбыз. Тагын бер тапкыр, кызганычка каршы, дип әйтергә ауры килә әмма Вергилий Никифоровнчның җитмешнең өске ягына чыгуын онытырга ярамый Аны алыштырырлык җитәкчене әзерли баш лау аның кирәге бетте дигәнне аңлатмый әле ул.
Борнашев министрга җавап бирергә өлгерә алмый калды, утырышлар залына чакырып кыңгырау шалт.ырады
Бүтән тәнәфесләрдә әлеге сүз яңадан кузгатылмады Шулай да Борнашев бу хакта уйламыйча булдыра алмый иде инде Ул. билгеле. Айбулатовны Атакай урынына иң лаеклы кешеләрнең берсе итеп күрә, ләкин Айбул атовның катгыйлыгы, беркадәр үзсүзлелеге һәм үзбелдеклелеге белән эш йөртергә яратуы аны министр фикере белән килешүдән сизелер сизелмәс кенә тоткарлый иде Хәер, кем әйтмешли, алыш көрәшләрдә характерының шул сыйфатлары өчен кыйналып кыйналып та үзгәрмәгән икән, димәк, ул үзенең шундый сыйфатларының ныклыгына ышана Атакайны язмыш дигән нәрсә аз кыйнаганмы аз сынаганмы* Ул да бит. нинди зур эшләр башкаруына карамастан, автогигантның икенче чиратын тапшыргач кына Герой исеменә лаек булды, ил күләмендә танылды АӘбаса
Мирас Гайнановнч якты һәм иркен палатага кергәндә сизелерлек сирәгәйгән ак чәчләрен артка тараган Вергилий Никифорович күзләрен йомып биек мендәр өстендә ята иде
«Йоклый!»
Беренче секретарьны озата кергән баш врач:
- Утырыгыз,— дип куллары белән дә ишарә ясады һәм үзе йомшак, җиңел адымнар белән барып бармакларын Вергилий Никифоровичның беләгенә тидерде.
Атакай шул ук секундта күзләрен ачты. Башта ул бүлмә уртасында ак халатка төренеп утырган Борнашевны әллә танымады, әллә аның килүен көтмәгән идеме, карашын йөгертеп узды, башын врачка таба борды
— Хәлегез ничегрәк соң, Вергилий Никифорович, борчылмадыгызмы? — диде баш врач йөрәк тибеше саен салмак кына ияген кага төшеп.
— Егетләрчә дисәм, барыбер ышанмассыз инде сез, ләкин начар дип зарланып та булмый.
Вергилий Никифоровичның карашы шул чакта яңадан Борнашевка төбәлде Ул ирексездән күтәрелә башлап:
— Күзләрем ялгышмыйдыр ич., — диде Мирас?..
Борнашев урыныннан торды да Днкопольцевның аяк очына килеп койканың аркасына тотынып басты.
— Әйе, Вергилий Никифорович, мин бу - Борнашев.
— Кайттыңмы башкаладан? Нинди яңалыклар бар соң анда?
— Кайтуын кайттым да бит әле, Вергилий Никифорович, ләкин без аерылганда болай булырга дип сөйләшмәгән идек...
— Шулай да бит. Мирас...
Баш врач Днкопольцевның хәлсезләнгән кулын акрын гына юрган өстенә салды. Мирас Гайнанович белән Вергилий Никифорович икесе берьюлы диярлек сүздән туктап аңа карадылар
— Безнең фикеребезчә,— диде ул ике җитәкчегә дә елмаеп.— нң кыен көннәр артта калды инде. Озакламый терелеп һавага чыга башларбыз Артык борчылырга урын юк шикелле.
Вергилий Никифорович тамагындагы төерне йотып җибәргәч, ишетелер-ишетелмәс кенә әйтеп куйды:
— Рәхмәт, туган, рәхмәт сезгә — ак халатлы фәрештәләргә.
Баш врач урыныннан кузгалды да бүлмәдәгеләргә:
— Озын-озак утырмагыз һәм дөнья хәлләрен хәл итәргә керешмәгез, зинһар өчен.— дип палата ишеген тавыш-тынсыз ябып чыгып китте?
Ул чыгып китүгә Вергилий Никифоровичның күзләрендә хәйләкәр чаткылар чагылып китте.
-Әйдә, тизрәк сөйлә, Мирас, яңалыкларыңны,—диде ул түзем | сезләнеп.
- Яңалыклар байтак, Вергилий Никифорович, кирәкләре дә бар, кирәкмәсләре дә дигәндәй Безнең өчен ин зур яңалык шул. Вергилий Никифорович. «Атомэнергострой» идарәсендәге коммунистларны территориаль принцип буенча безгә түгел, Түбәньяр шәһәре комитетына беркетергә карар чыгардылар Шулай булгач, безнең берләштерелгән партком булдыру турындагы тырышлыгыбыз чынга ашмый калды дигән сүз.
—Соң, туктале. Мирас, син соң анда нинди ситуация килеп чыкканлыгын яхшылап төшендердеңме? — Дикопольцёв беренче секретарьны бүлдерде — Атом электр станциясен, аның янындагы шәһәрне безнең ике подразделение кора, алар хәзер безнең шәһәр партия оешмасында исәптә тора Югыйсә тагын нәрсә килеп чыга инде?
Шулаен шулай. Вергилий Никифорович, төзелеш өчен без җавап бирәбез, тулысы белән эшләрне без башкарабыз, ләкин безнең кешеләрне политик һәм идеологии тәрбияләү Түбәньярларга тапшырылган булып чыга...
— Соң бу хәл дөресме, синеңчә, дөресме? Вергилий Никифорович. , дулкынлана башлап булса кирәк, урыныннан күтәрелергә кереште, ләкин ' шундук йөзен чытып яңадан урынына ятты. Хәле чамалырак иде әле аның Мирас Гайнанович сүзеннән туктап. Дикопольцевка карады, аның яңадан урынына ятканын күреп кисәтүне кирәк тапмады, сүзен дәвам итте:
— Безнеңчә, бик үк дөрес түгел, Вергилий Никифорович, төзелештә ике хуҗа барлыкка килә һәм. гадәттә мондый очракта җаваплылык кими, берсе икенчесен төрле кимчелекләр өчен битәрли башлаячак. Хәер, хәзергә бу мәсьәлә хәл ителгән берләштерелгән партком чынлап торып эшкә керешмәс борын таратыла
— Аннары нәрсә була? Төзелештәге кешеләрнең рухи ныклыгы. _ идея-политик тәрбиясе өчен кем җавап бирә? S
— Өлкә комитетында бу хакта сүз булды, хәзергә «Атомэнерго- з строй»лылар Түбәньярга исәпкә керә, йортлар кору комбинатыныкылар $ элеккегечә, бездә кала. Соңрак. АЭСта хәлиткеч эшләр башлангач, бу | мәсьәләне яңадан күтәрергә туры килер, Вергилий Никифорович
Мдаааа Чынлап та кәкрегә кыеграк килеп чыга икән шул. Ярый. - күз күрер Ләкин күршеләр бу юлы үзләре турында күбрәк кайгырта * бугай.. «
Алар, сүз белән мавыгып, палатага шәфкать туташы кергәнне Г күрмичә дә калганнар икән, ул үзенең йомшак тавышы белән эндәшкәч < кенә, икесе берьюлы аның ягына таба борылдылар
- Вергилий Никифорович, диде шәфкать туташы даруларны х
эчәр вакыт җитте Менә, рәхим итегез әле - һәм стаканга су салырга " чыккан булып, Дикопольцевка аркасы белән борылды. Мирас Гайнановнч £ ка күз кысты, «калдырыгыз» диебрәк башын янга авыштырды *
Шәфкать туташы бәләкәй стаканнарын алып, эшен бетереп чыгып " киткәч тә Борнашев
Ярый. Вергилий Никифорович, борчуым өчен гафу ит Озын-озак ятарга чамалама биредә, чөнки Карабуга янында трактор заводлары кору турындагы сүз ярыйсы ук ныгыган өстә. — днп күзләрен түшәмгә таба күтәреп күрсәтте Саубуллашырга керешмәкче иде дә. Дикопольцев аны туктатты
- Син. Мирас, аларның сүзенә артык игътибар бирмә
Алар сүзенә карасаң, тегесе дә ярамый, бусы да . — Вергилий Никифоровичның сөйләшүендә. Борнашев беренче тапкыр игътибар итте, картларга хас сукрану сизелеп китте Менә мин монда, больница түшәгенә эләккәч тә уйлап уйлап ятам әле. Мирас, уйларымның очына чыга ал мыйм... Трактор заводлары безнең берләшмә өчен инде ул Аны аны
Вергилий Никифорович, уйлап баш ватып ятарга түгел, тизрәк терелергә, элеккеге уйлардан да арынып ял итәргә кирәк
Менә кереп ятарсың да уйламыйча карарсың. Мирас, кадерлем, — диде Атакай тагын картларча сукрана төшеп Син мине бүлдермичә генә тыңла әле, яме
Борнашев «ярый»ны белгертеп башын кагып куйды Дикопольцев әйтәсе сүзенең мөһимлегеннәнме. әллә Борнашевка караганда үзе әйтәчәк сүзләрнең гаять әһәмиятле булуыннанмы, туктап калды, күзләрен йомып, кулын күкрәгенә, йөрәге турына куеп торды, йөткереп тамагын чистартып алды, бер йотым гына су эчте, аннары гына сөйләп китте
— Син беләсең. Мирас кадерлем. мин инде яшь кеше түгел Турысын гына әйтсәк, мин инде карт кеше, җитмешнең өске ягына чыккан кеше Жир. ил һәм халкыбыз алдында мин үземә йөкләнгән бурычларны үтәдем шикелле Әйеме? Туктале. тукта син. бүлдермичә генә тыңлыйм дидең бит Әйе. үтәдем һәм мине дөньяга тудырган ата анамның йөзенә кызыллык китермәдем Шулай икән, алай-болай була калса, мин инде тыныч күңел белән Дөрес, хәзер мин үзем дә ензәм. бу урыннан торырмын әле. ләкин, сезнең бер язучыгыз әйтмешли, картлык кемгә шатлык сон |ул? Бер булгач, икенче тапкыры да ерак йөрмәс аның
Дикопольцев туктап калды, ул әллә дулкынланудан, әллә тагын йөрәгендәге яра сыкраганнанмы, еш-еш сулый башлады, тагын кулын күкрәгенә куеп торды Борнашев аңа су бирде һәм
Ярый ла. Вергилий Никифорович, әллә ниләр сөйләшмик әле Снн әле бу бишьеллыкта гына түгел, икенчесендә дә эшләрсең Бергә-бергә
* «KV.M4 129
яшәрбез Без бит инде хәзер — автозаводныкылар, без бит инде рухи туганнар синең белән,— дип тынычландырырга тырышты.—Бетерик бу сүзне...
— Юк. Хәер, хәзер бетерәбез, Мирас кадерлем, бетерәбез Син дөрес әйтәсең, без биредә рухи яктан да, кан ягыннан да туганлаштык. • Татар халкының эшчән халык икәнлеген белә идем. Алар Вилюйдагы һәм бүтән барлык төзелешләрдә дә сынатмады, иң авыр эшләргә алыналар иде Хәзер инде мин алар белән якыннан таныштым, культураларын, көнкүрешләрен күрдем Әнә кияү дә сезнең кеше булыргарак тора... Анысы ярый. Чаллыяр ул, Мирас, безнең, минем төзелеш иде Көмеш Алан һәм атом электр станциясен әйтәсе дә юк, Карабуга заводларын, сизеп торам, миннән башка төзерләр, ахрысы
— Зинһар, туктатыйк әле бу сүзне, Вергилий Никифорович, туктатыйк Ярый, алайса, мин китим инде, икенче тапкыр, синең күңелең тынычрак чакта сөйләшербез
— Юк инде, Мирас, мин сиңа тагын шуның хәтле керешләр сөйләп утырырга җыенмыйм Иң мөһиме шул — син каршы килмәсәң, Фазыл Айбулатовның берләшмә җитәкчесе урынына әзер икәнлегенә мин кул куям һәм сездән, иптәш Борнашев, шуны истә тотуыгызны үтенәм,—диде ул кинәт «сезгә» күчеп.— Иң лаеклы кандидат ул Дөрес, аның характеры үзенчәлекле. Ләкин бит характерсыз кеше булганчы, булмаганы яхшырак, шулай бит. Мин мине берәр урын табып берләшмә җитәкчесенең консультанты итсәгез... шушы төзелешләрдән аермасагыз .
Шул вакыт бүлмәгә баш врач һәм аның артыннан шәфкать туташы килеп керде. Баш врач ашыгып Дикопольцев яткан урынга атлады һәм килә-килешкә үк:
— Мирас Гайнанович, зинһар өчен чыгыгыз! Сез нәрсә, кеше рәтләп тернәкләнеп тә бетмәгән, аңларга тиешсез .. — дип Борнашевны битәрләргә кереште, тиз генә барып Дикопольцевның беләгеннән тотты, йөрәк тибешен саный башлады.
— Әйе, әйе, зинһар гафу итегез, зинһар гафу итегез — Борнашев урыныннан торып бастЬ), Вергилий Никифоровичның сул кулыннан тотып: — Терел, тизрәк терел, Вергилий Никифорович, тизрәк терел,— ди-ди палатадан чыгып китте.
Тагын өч-дүрт минуттан ул үзенең «Волга»сында утыра иде инде Ләкин аның уйлары Дикопольцев белән баягы сөйләшүне дәвам итә иде шикелле
— Җир йөзендә яшәү, кем шулай дигән соң әле, үзе үк вафатыңа таба бару дигән сүз,— диде ул үзенә-үзе. — һәр кеше яшәү дәвамында үзенең соңгы чиге — үлеменә таба бара Ул үз шәхесен үзенең балалары, игелекле эшләре, ягъни килер буыннарның хәтерендә мәңгеләштерә Җирдә яшәүне һәм үлемгә таба хәрәкәтне дәвам итүнең ике юлы барлыгы мәгълүм Беренчесе — яну, икенчесе — пыску. Икенчесен сайлаган кеше гомере буена зәңгәр күк йөзенә корым җибәреп, аны пычратып йөри — монысы мещаннар, вак җанлылар өлеше Ә Атакай-Бабакай кебек көчле рухлы, ашкын йөрәкле кешеләр юл башыннан ук януны сайлый һәм соңгы сулышына кадәр шуңа тугрылыклы була. Дөрес, януның да төрле юллары бардыр, бәлки Берәү — яна һәм үзләре белән башкаларны да яндыра, хәтта хәтта бөтен кешелекне яндырырга да әзер Икенчеләр — бары тик кешеләр хакында уйлап яна, үзе янган җылыда башкаларны җылытырга, аларга юл күрсәтергә тырыша Данко шикелле. Вергилий Дикопольцев янып яшәүчеләрнең шундыйларыннан...
3
Берүзенә «үҗәт», «киребеткән», «хәйләкәр татар» кушаматлары булган Айбулатов башы исән чыкмастай бәхәсләргә ташланып, урыны һәм архитектура матурлыгы өчен дау кузгатып, аннары Калатау итәгендә
рөхсәтсез сала башлаган яңа шәһәр — Көмеш Аландагы беренче биш йортның тапшыруга әзерлеген карап йөри иде
Гаяр Сәфәров. парторг Зөлфәт Зәйнуллин. бригадирлар Варвара Колобова һәм Гөлфирә Шәйхетдинова (эшкә чыгуына өч көн) буяу, обой келәе, цемент исе аңкып торган, кайчан гына төзелеш чүп-чарына күмелеп күңелләрне кайтарырлык шыксызлыкка чумган, бүген инде кияүгә чыгасы * кыз шикелле купшы киенгән бүлмәләргә керәләр, эшләнеп бетмәгән эш- < ләрне берәмтекләп барлыйлар иде 5
Иртәгә, Бөек Октябрь бәйрәменә багышланган тантаналы җыелыш 5 алдыннан, бирегә дәүләт комиссиясе әгъзалары киләчәк.
Көмеш Аландагы беренче торак йортлар яңа хуҗаларны кабул итәргә з әзер. Шуна карамастан, Айбулатов кашларын җыерып, тавышын тагын | тамак төбеннән чыгарырга тырышып, әле анда, әле монда гаеп таба, ф аларны «Кичекмәстән бетерергә!» боера х
Өченче йортның беренче подъезддагы бүлмәләренә линолеум җәюче- 2 ләргә ул аерата усалланды. <
— Бу идәндә аяк белән генә түгел, күкрәк белән шуышып йөрүчеләр = дә булыр, сез моны аңлыйсызмы? — диде ул Сәфәровка карап Шулай 5 булгач, ни өчен монда Калатау тезмәләрен торгыздыгыз? Ни өчен дим мин -> сезгә? Карап-карап торам да, иптәш Сәфәров. сез җыелышлар уздырырга. * күбрәк сөйләргә күнегеп киткәнсез бугай Эшнең җаен оныткансыз < Сәфәров дәшмәде, бригадирлар исә идарәнең хәзергә вакытлы җитәкчесенә төбәп әйтелгән һәр кимчелекнең үз гаепләре икәнлеген күреп, әлеге «таулы-чокырлы» идәнгә карап ни әйтергә белмичә торалар Чөнки беләләр, каршы дәшү Айбулатовның ярыйсы гына күтәренке кәефенең эзен дә калдырмаячак.
Беренче каттагы өч бүлмәле квартираны караганда Айбулатов аерата тузынды. Чөнки кайсыдыр вөҗдансызы өстәге катта су кранын ачык калдырып линолеумны бөтенләй харап иткән Обойны тиз алыштырдылар, идәнгә вакыт җитеп бетмәде
— Кичекмәстән алыштырырга моны, а лыш-ты-рыр-га! — диде Айбулатов бу юлы инде чыгырыннан чыга язып
Сәфәров аның артыннан иярде, башкаларга «Калыгыз».— дип кулын изәде
Ак мамык сибелгәндәй аклыкка күмелгән тирә-юнь, берсеннән-берсе матуррак киенгән өр яңа йортлар тәэснр иттеме, әллә бүтән берәр нәрсәме, һавага чыккач Айбулатовта баягы ачуының эзе дә калмады
Яралып килгән киеренкелек таш өстеннән тәгәрәп төшкән дулкын сыман юкка чыкты Сәфәров. урамдагы яктылыкЛн күзләрен яшерә- яшерә әйтергә ашыкты
— Бүген үк алыштырырбыз. Фазыл Артышевнч. борчылмагыз, үзебез өчен бит
— Үзебез өчен үзебез өчен дисең диюен, ә үзең, иптәш Сәфәров. Чаллыярдагы квартираңны тапшырырга ашыкмыйсың. Хәер, ике хатынлы кешегә шулай кирәктер, бәлки, кем белсен - дип Сәфәровның авызын йомарга мәҗбүр итте Айбулатов - Монысы янында торасың, тегесен дә онытмыйсың , ә?
— Соң, Фазыл Артышевич. сезгә мәгълүм ләбаса, мин түгел, мине ташлап чыгып киттеләр, өйдә идән юарлык чүпрәк кисәге дә калмады
— Миңа бик яхшы мәгълүм дә бит. за кон лы хатының жалу белән кергән, иптәшләр беләдерме-юкмы?
Сәфәров бирешергә уйламады
Шул вакыт ишектә Гөлфирә күренде Аның өстендә башкаларныкы кебек үк буяу һәм акбурга манчылып өлгермәгән киҗе мамык куртка һәм шундый ук чалбар, яулыгы муеныннан урап бәйләнгән, ныгып җитмәгән аягына ярдәмгә кыска таяк тоткан иде Ул бераз аксабрак атлый-атлый Айбулатов белән Сәфәров яныннан узып китмәкче булган иде, аңа
— Син, Гөлфирә, күрмәмешкә салынма. Кил әле бире Тукта . Тукта дим мин сиңа Менә шулай Больничныең беттеме соң әле синең? Врачлар эшкә чыгарга рөхсәт иттеме? — диде Айбулатов һәм җавап көтеп тормастан:— Бу эшегез... уйланылган булса, берегезгә берегез таяныч булырлык булсагыз .
Шул чакта Кама ягыннан җылы якларга соңга калыбрак кнтеп баручы киек казлар төркеме күренде. Алар бөтенләй көтмәгәндә:
— Кыйгак-кыйгак-кыйгак! — кычкырышып, аэродром тасмасына турылап килгән көмеш лайнер сыман түбәнәя башлап, шәһәр өстендә тулы бер әйләнеш ясадылар да берәм-берәм Калатау башындагы маяк янына төшә башладылар.
— Әнә, күрәсезме, киек казларны? — диде Фазыл Айбулатов туган якларыннан китеп барышлый соңгы тапкыр көч тупларга дип җиргә төшкән кошларга ымлап — Сезнең бәхетегез дә соңга калып килгән бәхет Кем әйтмешли, соң булса да уң булсын Чын күңелдәй котлыйм сезне, дусларым’
Гаяр белән Гөлфирә һәм баскычтан аллы-артлы чыккан Зөлфәт белән Варя Колобова беравыздан диярлек әйттеләр:
— Рәхмәт сезгә, Фазыл абый!
Айбулатов Калатау башына төшкән киек казлар ягына тагын бер тапкыр карап алды да күкрәген тутырып сулады һәм әйтте:
— Белегез һәм онытмаска тырышыгыз: бәхетегезне Калатауда, яңа Көмеш Аланда таптыгыз. Сез — беренчеләр! Сез, яңа шәһәрнең иң беренче йортларын салу белән бергә, анда яшәячәк гаиләләрне туплап, беректереп торучы өлге булырга тиешсез Моңа исә үз язмышына нык ышанган кешеләр, аның өчен гомер буена көрәшүчеләр генә ирешә ала. Мин ышанам Калатау нигезендә барлыкка килгән шәһәр дә, гаиләләр дә нык булыр Озакламый борынгы тау күкрәгендә яшеренгән яшен ташы да ялтырап яшьнәр, яшәү кадерен белгән кешеләр акылына буйсынып, аллы-гөлле чаткыларын Көмеш Алан тәрәзәләре аша ерак-ерак офыкларга сибеп торыр...
Яңа гына сибәли башлаган кар төймәләре, бу сүзләрнең чынлыгын раслагандай, тирбәлә-тирбәлә җиргә таба төшәләр, әйтерсең, алар да яңа шәһәрнең яңа кешеләренә сыенып иркәләнәләр, бетмәс-төкәнмәс бәхет телиләр иде.
1982—1984 еллар
Дубулты — Брежнев — Переделкино