Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНУ

Шг агыйрь Нури Арслановның
I «Идеалым — илем и дип аталган L
җыентыгына соңгы кырык ел эчендә иҗат ителгән
шигырьләр, җырлар, поэма, балладалар һәм әкиятләр
тупланган. Китап шагыйрьнең шигъри дөньясы
белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә, һәм шул ук
вакытта иҗаты соңгы унбиш елда зур сыйфат
үзгәреше кичергән әдипнең гаҗәеп тирән мәгънәле
әсәрләрен йотлыгып укыганда күңелдә шундый уй
да туа; ни генә булмасын, табигый талант барыбер
өстен чыга икән.
Шигърият сөючеләр Нури Арслановның
әсәрләрен зарыгып көтәләр. Әлбәттә, моның үзенә
күрә сере дә юк түгел. Әйткәнебезчә, соңгы унбиш ел
эчендә аның иҗаты кинәт яшәреп китте. Сабыр,
тыйнак моңнарга яшьлекнең дәртле рухы килеп
керде. Көнчыгыш поэзиясенең зирәк, хикмәтле
акылы өстәлде. Әйтерсең лә салмак кына аккан елга
җир куеныннан тибеп чыккан чишмәләр хисабына
баеды да кинәт көчәйде, шау. ларга, ярсырга
тотынды, ургылып, бөтерелеп ага башлады.
Нури Арсланов шигъри бәйгедә талантының
чикләнмәгән мөмкинлекләрен раслап кына калмады,
рухының зур куәтен дә күрсәтә алды. Шул рәвешчә,
шәхестәге табигый талант, зур шагыйрь җиңеп
чыкты. Моның сәбәпләре хакында уйланганда,
шагыйрьнең дөньяны үзенчәлекле күрү рәвешенә,
уйлау- фикерләү киңлегенә, шигъри культурасының
югарылыгына. поэтик платформасының ныклыгына
һәм идеалының зурлыгына, бөтенлегенә игътибар
итү заруридыр. Әгәр игътибар иткән булсагыз,
шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты белән соңгы елда
язылганнары арасында шактый аерма күренә. Аның
соңгы чорда иҗат ителгән әсәрләренә уйлау-
фикерләу тирәнлеге, хис-моң муллыгы, предметның
үзәгенә үтеп керү хасияте, кеше психологиясенә,
рухи эчтәлегенә нык игътибар итү хас. Шагыйрьнең
киң колачлы иҗаты тематик киңлектән фәлсәфи-психологик 'тирәнлеккә, гражданлык рухы
белән сугарылган күптөсмерле лирикага таба үсүгә
йөз тотты. Өлкән шагыйребез Сибгат Хәким,
каләмдәше иҗатында өстенлек алган уңай
тенденцияләргә сөенеп, болай дип язды: «Нури
Арслановның соңгы ун-унбиш ел эчендә язганнарын
элеккеге иҗаты белән чагыштырып карагыз.
Язганнары бар да үз урынында иде, дөрес иде.
Шагыйрьгә дөрес язу гына җитми, күрәсең. Ул
шагыйрьлеккә кире кайтып, стартка яңадан басты
кебек, хисләр давылы кузгалды, татар, казах,
көнчыгыш әдәбиятлары традицияләренең
шигырьдәге байлыгы кабат хәрәкәткә килде,
шагыйрь үзен тапты. Шагыйрьнең үзенә дә рәхәт,
безгә дә рәхәт булып китте».
Бу асыл сыйфат Нури Арслановның Туган илгә
багышланган әсәрләрендә матур гәүдәләнде.
Гомумән. Ватан темасы аның иҗатына якты бер төс
биреп тора. Шагыйрьнең дөнья гаме белән янган
тынгысыз йөрәге Туган ил, туган халкы белән аеруча
тыгыз бәйләнгән. Бу нисбәттән «Ватандармыни ди-
гән шигырьдә лирик геройның заман рухы белән
өртелгән бай күңеле аеруча зур җылылык һәм
тирәнлек белән сурәтләнә. Шигырь юлларына олы
бер тормыш юлы узган кешенең гыйбрәтле язмышы,
ватандарлык хисләре сыйган:
Җик итсә дә, күп борчулар кичерсәм дә. Туган илдән
газиз җирне табалмадым.
Олтан булсам булдым изге туфрагымда, Чит
җирләрдә солтан булып калалмадым.
Нури Арслановның Туган илне, газиз Ватанны
чиксез сөю. бар күңелен биреп ярату хисләре ихлас,
самими, якты. Ватан төшенчәсе аның күңелендә
туган төбәге, әти-әнисе. дуслары, сөйгән яры,
җандашлары, халкы рәвешендә берегеп яши. Шушы
изге төшенчә аның рухын җылытып, көч-куәт өстәп
тора. Ватанны олылау пафосы белән
Шг агыйрь Нури Арслановның
I «Идеалым — илем и дип аталган L
җыентыгына соңгы кырык ел эчендә иҗат ителгән
шигырьләр, җырлар, поэма, балладалар һәм әкиятләр
тупланган. Китап шагыйрьнең шигъри дөньясы
белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә, һәм шул ук
вакытта иҗаты соңгы унбиш елда зур сыйфат
үзгәреше кичергән әдипнең гаҗәеп тирән мәгънәле
әсәрләрен йотлыгып укыганда күңелдә шундый уй
да туа; ни генә булмасын, табигый талант барыбер
өстен чыга икән.
Шигърият сөючеләр Нури Арслановның
әсәрләрен зарыгып көтәләр. Әлбәттә, моның үзенә
күрә сере дә юк түгел. Әйткәнебезчә, соңгы унбиш ел
эчендә аның иҗаты кинәт яшәреп китте. Сабыр,
тыйнак моңнарга яшьлекнең дәртле рухы килеп
керде. Көнчыгыш поэзиясенең зирәк, хикмәтле
акылы өстәлде. Әйтерсең лә салмак кына аккан елга
җир куеныннан тибеп чыккан чишмәләр хисабына
баеды да кинәт көчәйде, шау. ларга, ярсырга
тотынды, ургылып, бөтерелеп ага башлады.
Нури Арсланов шигъри бәйгедә талантының
чикләнмәгән мөмкинлекләрен раслап кына калмады,
рухының зур куәтен дә күрсәтә алды. Шул рәвешчә,
шәхестәге табигый талант, зур шагыйрь җиңеп
чыкты. Моның сәбәпләре хакында уйланганда,
шагыйрьнең дөньяны үзенчәлекле күрү рәвешенә,
уйлау- фикерләү киңлегенә, шигъри культурасының
югарылыгына. поэтик платформасының ныклыгына
һәм идеалының зурлыгына, бөтенлегенә игътибар
итү заруридыр. Әгәр игътибар иткән булсагыз,
шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты белән соңгы елда
язылганнарыҗылытылган шигырьләр белән әсәрләнгәндә колак
гәбендә ниндидер бер сихри моң, үзәк езгеч аһәң
яңгырап торуын сизәсең һич туктамый ул. Шигырь
дәвам иткән саен, ачыграк, сурәтлерәк төс ала бара.
Каян килә, нинди катламнардан күтәрелә бу, дип
гаҗәпләнгәндә күңелдә Дәрдмәнднең сагышлы
моңы, җанны тетрәтерлек әрнүле хисләре яңара.
Юк, һич кенә дә кабатламый Нури Арсланов аны.
Дәрдмәнд моңын кабатлау мәмкин түгел! Шушы
моңиан илһам алып, үз моңын, үз аһәңен тудыра
Бай традицияле шигъриятебезнең нык нигезенә
таянган Нури Арсланов шулай итеп Тукайлар.
Дәрдмәнд- ләр рухын бүгенге көндә дә дәаам
иттерә:
Ир-егетнең Ватан алдындагы зур бурычын шулай
аңлый шагыйрь. Бәхетнең башлангычы, җирлеге—
Ватанда. Ватан хакына, ил азатлыгы хакына
газаплар чигү үзе зур бәхет, күңелне үстерә торган
хасият, ди шагыйрь Лирик герой безгә шушы
күркәм сыйфатларның зурлыгына, даимилегенә
ишарәли:
Тугрылыклы улы булсам Идел-йортның, Беек
Совет илендә бер ватаидармын!
Туган ил, Ватан төшенчәсе, әйткәнебезчә. Нури
Арсланов иҗатында туып үскән тебәкне генә
аңлатмый Аның мәгънәсе киңрәк, зуррак яңгыраш
ала. Ул шагыйрь дөньяга килгән Казахстан
далалары да. рухи яктан туган Татарстан туфрагы
да. фронт юллары сузылган гүзәл Ватаныбызның
иксез-чиксез кырлары да. Шуңа күрә аның өчен
уртак Ватаныбызның һәр карыш җире якын,
кадерле ■Билгесез солдат кабере янында». «Унике
батыр турында баллада». «Батырлык турында»,
«Карт ветеран сүзләре» дигән шигырьләрдә
шагьырь шул хакта сүз алып бара һем азатлык
алып килгән совет солдатына дан җырлый. Ул үзе
де сугыш авырлыгын җилкәсендә күтәрешкән,
аның барлык кыенлыкларын солдат башы аркылы
уздырган шагыйрь. Шуңа күрә аның иҗатында
илне саклау мотивларының өстенлек итүе бер дә
гаҗәп түгел. Сугыш — кешелек җәмгыятендәге иң
зур җинаятьләрнең берсе, адәм балалары китереп
чыгарган акылсызлыкньҗ. мәгъиәсезлекнең
зурысы Аның җан ешеткеч сулышы Нури
Арслановның «Нигә, нигә?» дигән әсәренә дә үтеп
кере. Рига шәһәре янындагы Саласпилс
концлагеренда йез мең кеше һәлак булган
Тетрәнерлек, күңел ышанмаслык җинаятьләр
эшләнгән Тыныч кына укып булмый әсәрне, тамак
тебенә кайнар теор утыра, нәфрәттән йодрыклар
йомарлана Үтерелгәннәрнең сүзсез монологы
иерәкләрне әрнетә: •Онытмагыз моны!»—ди
манзара. Туфрак — җанлы, баскан саен иңә.
һәр тарафтан пышылдыйлар өннәр «Үтерделәр
безне нигә, нигә?-»
Җирдә шундый вәхшилекләр яңадан ка-
батланмасын эчен тынычлыкны ныгытырга, аяз
күкнең зәңгәрлеген сакларга чакыра шагыйрь.
«Чын хуҗа бул!», «Тынычлык турында». «Безнең
позиция». «Дөнья яшьләренә» кебек әсәрләрдә ул
ветераннар, сугыш дәһшәтен кичерүчеләр
исеменнән алмашка килгән яшь буынга эндәшә.
«Донья яшьләренә» шигыре тынгысыз
ветераннарның — тынычлык сакчыларының яшь
буынга нәзере- васыяте кебегрәк кабул ителә.
Утны-суны кичкән чыдам солдат, яшь күңелле
карт ветеран борчыла
Изге ният, хезмәт, тынычлык!
Әсәрне кочле иткән
сыйфат —
публицистик кайнарлык, ярсулы рух. гомумән,
Нури Арсланов иҗатына хас асыл сыйфат ларның
берсе, һәм бу сыйфат әсәрдән-әсәргә үстерелә бара
Иҗатының шундый юнәлешкә борылуы әдипнең
«Икенче сулышы»и ачып җибәрде Аның иҗатына
шактый тепле анализ ясаган шагыйрь Зиннур
Мансуров сүзләре белән әйткәндә. «үсә баручы
политик һем гражданлык активлыгы, халык
алдында үзеңне җаваплы итеп тою, дөнья язмышы
ечен борчылу шагыйрьне үзеннән-үзе
публицистик юнәлештәге тирәнәюгә китерә»
Билгеле, моңа С. Рәмисв, һ Такташ. М Җа- лил, Ф
Кәримнәрнең гражданлык рухы белен сугарылган
сугышчан лирикасы да йогынты ясагандыр Аның
иҗатында интернационализм мотивлары ныгыды,
поэтик идеалы көрәш рухы белән сугарылды
Нәтиҗәдә Нури Арсланоя шигырьләренде Африка
иле Мозамбикның бәйсезлек яулау шатлыгы да,
Испаниядәге демократик үзгәрешләргә сееиү
хисләре дә фашизмга баш имәгән Альваро
Куньялның батыр рухы дә. үлемнән курыкмаган
Луис Корваланның олы җаны да, ерткычларча
җәзалап утерелгән җырчы Виктор Хараның
легендага тиң батырлыгы да җырланды Әлеге
эсерларда шагыйрь-гражданинның бәгыреннән
яралган ярсулы тойгылар шигырь юлларына гына
сыймый, яшен утыдай. азатлык таңына кул
сузучылар өстендә ялтырый, кискәм керешнең
дәвам итәсене ишарәли
Ир ирлеге—ил кайгысын кайгыртуда!
Илем-йортым өчен бетен җан-армаиым
Аяз итсен планетаның күген
гына күтәрә, заман рухын, заман сулышын тоеп
яшәргә ярдәм итә. Бу уңайдан аның «Партияле
кеше диләр мине» дигән әсәренә игътибар итик.
Анда тасвирланган лирик герой— чорыбызның
вөҗданы, намусы булган партиябезнең фиркасез
бер гади солдаты. Кискен, ярсулы көрәш барган
бүгенге заманда, капма-каршы идеологияләр бәре-
леше кызган бер чорда илсөяр җанлы Ир дә. ягъни
лирик герой да, замандашлары белән бергә алгы
сафта атлый. Без аның кискен хәлләрдә дә
сынатмаячагына нык ышанабыз.
Партиясез кеше диләр мине.
Дөрес — формаль карамаганда — Партиясез
шагыйрь буламыни Бөек көрәш барган заманда!
Бу шигырьдә автор иҗат кешесенең гражданин
буларак җәмгыять һәм халык алдындагы зур
бурычын, җаваплылыгын искәртә.
Нури Арсланов иҗатын яңарткан хасиятләрнең
икенчесе — ул да булса көнчыгыш поэзиясе
үрнәкләренең шифалы йогынтысы. Көнчыгыш
поэзиясе Нури Арсланов иҗатын зирәк акыл белән
баетты. Шигырь төзелешенә, аерым алганда,
ритмик буыннарга, рифмаларга төрлелек алып
килде, сурәтләү чараларын, образлар системасын,
ассоциатив фикерләү үзенчәлекләрен яңартты. Бай
традицияле шигъриятебез Нури Арсланов
иҗатында көнчыгыш поэзиясе хикмәтләре белән
очрашты, көнбатышның зур сәнгате белән
ярышты. Физүли, Нәваи, Фирдәүси, Хәйям,
Мөхтүмколый, Данте, Байрон, Пушкин, Есенин,
Кол Гали, Тукай... Дөнья поэзиясе Нури Арсланов
иҗатын тагын да үстерде. Бу хакта ул үзе дә
горурланып язды:
Татар халкы элек ике арада Күпер булган. Хәзер
яңа замана.
Шулай да мин йөрим иске күпердән; Барын
шунда ишеткән, шунда күргән!
Җыр текстлары шагыйрь иҗатында аерым урынны
алып тора, ягъни ул күп санлы ма- тур-матур лирик
җырлар авторы буларак та танылды. Бу
җыентыгында аның композиторлар тарафыннан
көйгә салынган егермедән артык җыры бар. Ә көй
сорый торганнары исә тагын да күбрәк.
Җырлардан якты оптимизм, күтәренке дәртле рух,
күңел көрлеге бөркелеп тора. Тематик яктан
шактый төрле булган бу җырларның эчтәлеге бер
ул яшьлек романтикасы, яшьлек дәрте белән
сугарылган. Анда иманы нык. кыйбласы анык
булган яшь кешенең гүзәл мәхәббәте, фидакарь
хезмәте мактала Илебез, хезмәт сөючән халкыбыз
ирешкән уңышларга чын күңелдән сөенү хисләре
чагыла, гүзәл кешелек сыйфатларына мәдхия
укыла.
Шунысы да игътибарга лаең: халык арасында Нури
Арсланов җырларының берничә варианты яши. Бу
факт үзе үк шагыйрьнең халык рухын нечкә тоеп,
аның теләк-мак- сатларын дөрес аңлап иҗат итүе
хакында сөйли. Димәк, халык күңелендә тибрәнгән
моң белән шагыйрь күңелендә бөреләнгән хис әнә
шулай бергә кушылган.
Юмор-сатира өлкәсендә дә шагыйрь актив иҗат
итәргә омтыла. Бу юнәлештәге эш- чәнлеге әле
тиешенчә өйрәнелмәгән, бәяләнмәгән. Әмма шуны
әйтергә була, Нури Арсланов—сатира-юморда
бөек шагыйребез Габдулла Тукай традицияләрен
дәвам иттерүчеләрнең берсе. Кайбер әсәрләрендә
һ. Такташның усал юморы да чагылгалап ала. Ул
юмористик әсәрләренең формасына нык игътибар
итә. Пародия, фельетон, юмореска һәм башка
жанрлардан иркен файдалана. Моңа мисал итеп
«Берәүгә», «Сәер параллель», «Күз-колак»,
«Колхоз базарында ит сатучылар монологы» дигән
әсәрләрне китерергә мөмкин.
Моннан кала, җыентыкта дөнья халыклары авыз
иҗаты үрнәгендә язылган әсәрләр дә бар. Әйтик,
корея халык легендасына нигезләнеп иҗат ителгән
«Ай хян белән Ли» легендасы, «Горур Гайшә»
әсәре, «Моңсар» әкияте шундыйлардан. Авторның
әлеге әсәрләре аның халыкчан, күп төсмерле якты
иҗатын энҗе бөртегедәй бизәп торалар.
Җыентык ахырына урнаштырылган «Романтика»
поэмасы шагыйрьнең балачак хатирәләре
нигезендә язылган. Ул шагыйрьнең балачагы узган
Кәрәкәүдә совет власте урнаштыру елларын
чагылдыра. Бөек Ленин образы нәни герой
күзаллавында гайрәтле, көчле Алпамыш сурәтендә
гәүдәләнә. Поэмадан давыллы чор рухы,
революция ялкыны сизелеп тора.
...Шагыйрь Нури Арсланов иҗаты бүгенге көндә
тагын да активлаша, зирәкләнә төште. Ул
илһамланып, дәртләнеп, янып иҗат итә. Туган
илен, туган халкын шигырьләрендә, җырларында
зурлый, олылый. Яшәешне, гүзәллекне кайгыртып,
бәхет яулап януының эзсез югалмавын күрел
куана:
Шулай да бер юаныч бар ки: илгә Бәхет даулап
янудан көлгә калдым.