Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯГЫМЛЫ ГЕРОЙЛАР

акыйф Нуруллин иҗат эшчәнлеген хикәяләр язудан башлаган иде. Хикәяләре басыла барса да, бу
жанр авторга Зур уңыш китерде дип булмый. Прозаик буларак ул «Шинельсез солдатлар»
повесте (1968) басылып чыккач танылды. Шуннан соң аның һәр әсәре кетеп алына, яратып укыла
торган булып китте.
Моның хикмәте, сере нидә? Җавапны язучының әсәрләрен укып-өйрәнеп кенә табарга мөмкин.
«Шинельсез солдатлар» — сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре турындагы әсәр.
Повестьта сугыш чорындагы авылның беренче елы—иң авыр һәм кыен чоры — аеруча тулы һәм эзлекле
итеп сурәтләнә. Автор укучыны сугыш • китергән күп төрле кыенлыклар белән таныштыра, аннан да
бигрәк, авыл халкының шул кыенлыкларга каршы көрәшен, батырлыгын һәм чыдамлыгын күрсәтүгә нык
басым ясый Дөресен әйтергә кирәк, безнең әдәбиятта сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы авыл
турында В. Нуруллин повестена хәтле дә, аңардан соң да бик күп әйбәт әсәрләр язылды. Мәсьәләгә шушы
яктан караганда, «Шинельсез солдатлар» повесте белән язучы әдәбиятка өр -яңа материал алып килде, яңг,
тема күтәрде, дип булмый. Яңалык повестьның язылу алымында, тонында, героенда иде Хикмәт шунда,
сугыш чорындагы авыл тормышына караган башка күп кенә әсәрләрдән аермалы буларак, би редә
вакыйгалар үзәгенә ун яшьлек малай образы каелган. Авыр һәм кырыс еллардагы колхоз тормышы,
кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр шул малай «каланча»сыннан карап сурәтләнә. Әсәрдә сурәтләнгән
вакыйгаларны да, кешеләрне дә без Равил Нәҗметдиноа бәясе, аның мөнәсәбәте аша кабул итәбез.
«Шинельсез солдатлар» повестеның үзенчәлеге һәм яңалыгы да, аны укучыга якын иткән төп сыйфат та
әнә шунда булса кирәк.
Автор бик дөрес яза: сугышның беренче көне Равилләр балачагының соңгы көне булып чыга.
Моңарчы үз ишләре белән тәгәрмәч тәгәрәтеп, таякка атланып «ат-ат» уйнап йөргән ун яшьлек ваемсыз
малай өчен, рәхәт тормыш бетеп, авыр көннәр, бор- чулы төннәр башлана. Сугыш чыгып күп тә үтми, аның
яраткан абыйсы Искәндәр фронтка китеп бара. Көз җитеп, җирләр туңуга, әнисен окоп эшенә җибәрәләр.
Повестьның төп бер үзенчәлеге шунда, автор Равилне бер минутка да күз уңыннан ычкындырмый,
аның һәр эшен, һәр адымын ныклы «күзәтү астында тота». Шул ук вакытта аны берөзлексез яңа сынаулар,
яңа киртәләр алдына куя тора. Корычның ныклыгын утта яндырып сынаган кебек, язучы гүя героеның
кемлеген авырлыклар белән сыный. (Шул эш белән мавыгып китеп, аз гына арттырып та җибәрә төсле.)
Әнисе окоп эшендә йөргәндә, бозавын китерә алмыйча Равилләрнең сыеры үлә, салкын тиеп, баздагы
бәрәңгеләре өши. Ул да түгел, яраткан абыйсының хатыны—сугыш башлануга кинәт кенә усалланып
киткән әлеге Нәсиха җиңгәсе—чулак Самат белән чуала башлый. Саный китсәң, җанны әрнетә, бәгырьне
телгәли торган хәлләрнең очына чык- кысыз. Әйтәсе дә юк, нечкә күңелле, ихлас табигатьле Равил
боларның һәммәсен авыр кичерә Гаилә эчендәге борчулар янына ил, халык ө стенә төшкән олы кайгы
өстәлә. Сугыш кырларыннан бер-бер артлы күңелсез хәбәрләр килеп тора. Равил яшәгән утыз җиде йортлы
гына шушы авылдан әле кайчан гына кырык өч кеше сугышка киткән булган. Шуларның егерме тугызы
турында я «үлде» яки «хәбәрсез югалды» дигән язу да килгән инде Алар арасында Равилнең Искәндәр
абыйсы һәм иптәш малайлары Фәрхетдин белән Миңлеәхмәтнең әтиләре дә бар. Гел шулай барса, тиздән
бу Сугьви чорының шушы барлык кыенлыкларын, алда әйтелгәнчә, язучы ун яшьлек Равил
манарасыннан, аның мөнәсәбәте аша сурәтли Равилнең иң зур егетлеге шунда: кыен чакта, авыр чакта ул
сынатмый, сыгылып төшми, киресенчә, сугыш китергән авулык һәм кыенлыкларны җиңә-җиңә. шактый
иркә һәм йомшак табигатьле сыек малай- * дан ир-егеткә, «шинельсез» солдатка әйләнә бара Бик яшьли
чабата үрергә ейрәнә, S сука һәм тырмага йөри башлый Печән өсте җиткәч, болында печән тарттьра. ашлык
сугу башлангач, ындырда ат куалый Шул ук вакытта белем алуга, укырга булган дәр- - тен дә сүндерми
Укучы Равилне әнә шул тырышлыгы, кыен чакта сынатмаганы эчен = ярата, тагын ихласлыгы, эчкерсез
булганы өчен үз итә. Геройның шул сьыфатлары ’ укучы күңелендә тирән теләктәшлек, аның хәленә керәсе,
кайгысын уртаклашасы килү - тойгысын уята. Кабатлап әйтергә туры киле «Шинельсез солдатлар»ның тел
уңышы— ’ әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар барышында формалаша, үсә-үзгәрә килгән Равил обра- _ эыида,
повестьның тел яңалыгы — сугыш чорындагы аеьи, тормышын ун яшьлек малай s ноктасыннан карап
сурәтли алуда Шул нәрсә, ягъни авыр һәм кырыс чорны ун яшьлек “ малай ноктасыннан карап сурәтләү
әсәргә үзенчәлекле яңгыраш бфә Шактый дәрәҗәдә самими һәм ихлас күңелле Равилнең дөнья хәлләренә
биргән бәясе еш кына өлкән- - кернекеннән үтемлерәк булып чыга, фашистлар башлаган сугышның
фаҗигасен һәм еәх- - шилеген, аннан да бигрәк, совет кешеләренең шул еллардагы фидакарьлеген һәм
патрно- у тизмыи тирәнрәк, үткенрәк, тәэсирлерәк ител ачарга булыша
В. Нуруллин иҗаты хакында сүз чыкса, без еш кына аиы әдәбиятта үз урыны, < үз йәзе булган прозаиң
дип атыйбыз. Бай тарихы, зур традицияләре, Г Ибраһимов. f Ш. Камал, М Галәү кебек классиклары булган
әдәбиятта Вакыйф чыннан да. үз урынын, - үз йөзен таба алган икән, бу—зур нәрсә Билгеле булганча,
язучының индивидуаль йөзен аның иҗатына хас күл төрле сыйфат лардан чыгып билгелиләр Ул сыйфат
ларньҗ төрлесе икенче дәрәҗәдәгеләре. шулай ук беренче дәрәҗә дөгеләре ягъни хәлиткеч Әһәмияткә
ияләре була. Әйтик, В Нуруллин иҗатын кызыклы һәм үзенчәлекле иткән сыйфатлар хакында сөйләгәндә,
аның әсәрләренең гади стильдә язылуын, җылы һем ихлас тонда булуын, башка якларын телгә алырга
мамкин Әмма әдәби aria үз урынын, уз йөзен ул, иң элек һәм беренче чиратта, Равил Нәҗметдин оя кебек
тьүзыш һәм эшчән, булдыклы һәм уңган, ихлас һәм ягымлы геройлар иҗат итеп тапты. ИЦ турысы
хәлиткече — шулар Әгәр укучы В. Нуруллинның повестьларын әдәби әсәр дип түгел ә чын тормышның үзе
дип кабул итә икән, моның да төп сере — геройлары ифрат дәрәҗәдә тормышчан булуда. Дөрес, алар бер-
берсен кабатламый «Шинельсез солдатлар» әсәрендәге Равил «Купер чыкканда» повестендагы (1969)
Олфет Хәкимовтәи аерылган кебек, «Яшьнәп үткән яшьлек»тәге (1975) Миңнулла Гаисинны да «Аккан су
юлын табарч повестендагы (1979) Булат Вәлиев янына янәшә куеп булмый Яшьләре белән дә, эшләгән
эшләре һәм холыи-характерлары белән до алар бер-берсеинәи шактый аерылалар. Шул ук вакытта, бер ата,
бер ана балалары төсле, әлеге геройлар үзара охшашлар, бер-беренә якыннар да Алар барысы да — тьрьяи
һәм уңган, ягымлы геройлар, һәммәсе дә—иң яшерен серләрен укучыга ышанып сейли торган, үзләрен
яраттыра торган молаем кешеләр. Бу — аларның төп сыйфаты Җаена авторның максат һәм ниятенә карап,
әсәрләренең тема-проблемасы. материалы һәм җирлеге чоры үзгәрергә момкин Әмма В Нуруллин
геройларының әлеге сыйфаты, әсыА.1 даим- килеш саклана кило, авторның образ иҗат итүдәге төп
принциплары, концепциясе үзгәрешсез кала. Моны конкрет мисаллар китереп расларга мөмкин Әйтик,
«Шинельсез солдат- лар»да язучы төп игътибарын авыл кешеләренең сугыш елларындагы батырлыгын һем
чыдамлыгын күрсәтүгә юнәлткән иде Аның дәвамы булып саналган «Әгәр син бул- масаң» повестенда исә
мәсьәлә шактый үзгәрә Үзенең элг өресен ион аермалы буларак. бусы —баштан ахырга хәтле мәхәббәткә
багышланган повесть. Әмма теп герой — бер үк кеше, аны иҗат итү принциплары уртак дияргә була. Нәкъ
«Шинельсез сол- датларпдагы кебек, В Нуруллин үз есоренең беренче битләреннән үк укучы күңелен үте
күренмәле ефәк бау белән Равил Нәҗметдиноака бәйләп куя Тел герой Һәряакыт игътибар үзәгендә, ул бер
генә минутка да югалып, әсәрдән «чыгыл» тормый Нәкъ ■Шинельсез солдатлар»дагы кебек, автор үз героен
берөзлексез яңа сынаулар, вңа киртелер алдына куя тора Укучыларны да. геройларны да ничек кенә
булмасын киеренке халәттә тотарга тырыша Рухия исемле чибәр шәһәр кызының күңелен һәм мәхәббәтен
яулау эчен нилер генә зшпеми Равил! Нинди генә утларга, нинди генә кайгы-борчу- ларга салмын аны бу
чая кыз! Рухия белен кен дә очрәшып-күрешү аньҗ белен бергә мәй таптан кайту ләззетен кичерү өчен генә,
җиденче классны тәмамлап, колхозда эшли башлаган Равил — ташлаган укуын башлый Әнисенең ялварып
әйткән сүзләренә дә колак сапмый, мәктәптән кайткач тенге кәтүге чьгу кебек аеьф эш те куркытмый аны
авылның бер кешесе дә исән калмаячак бит Колхозиьҗ һәм авыл талкының дә хәле шәптәй түгел.
Эшләргә кеше җитми, ферма малларының ашарына юк Ав«р кыш узып, яз җитүгә авылда ачлык
башлана.
Автор гүя героен мәхәббәт газаплары белән сыный Равилне яңадан-яңа сынаулар алдына куя. бер уттан
алып икенчесенә сала тора. Кызны мәктәптән утыртып кайту өчен велосипед кирәк була. Велосипедлы булу
өчен Равилгә аккордеоныннан колак кагарга туры килә. Рухияләр авылына барып кыйналып кайту дисеңме.
Әнәс белән сугышу дисеңме — берсе дә калмый Эшләр, аяк өшетеп, больницага кереп ятуга хәтле барып
җитә. Аңа карап егет әллә ни уңыш казана алмый. Рухия ышанычсыз, вәгъдәсез «партнер* булып чыга.
Берьюлы ике-өч егетнең башын әйләндереп йөри-йөри дә, укытучылары Рәмзи Гариповичка кияүгә чыгып.
Урта Азия якларына китеп бара.
Равилнең чибәр Рухиягә булган мәхәббәте шулай җавапсыз калган, уңышсыз тәмамланган икән,
монда ис китәрлек фаҗига юк, билгеле. Бу—тышкы матурлыкка кызыгудан башланган балалар
мәхәббәте, самими мәхәббәт Әмма шул мәхәббәт, әлеге романтик мәхәббәт Равилнең алга үсүенә, кеше
булып формалашуына көчле йогынты ясый. IjLIyn изге хис ихлас күңелле һәм шактый беркатлы авыл
малаен хыяллана белергә, тәвәккәллеккә, кыенлыклардан курыкмаска өйрәтә. Ахыр килеп, шул ук хис
аңа зур белгеч, атаклы галим, башкача әйткәндә, «кеше булырга» ярдәм итә. Мондый мәхәббәтнең көче
шунда. Укучылар тарафыннан ифрат җылы каршыланган «Әгәр син булмасаң» повестеның да төп
кыйммәте—иң саф. иң садә беренче мәхәббәтнең кеше тормышында тоткан ролен, әһәмиятен үтемле
итеп, сәнгатьчә итеп күрсәтә белүдә.
Нихәтле генә уңган һәм тырыш, нихәтле генә ягымлы һәм ихлас күңелле булмасыннар. В
Нуруллин повестьларының төп геройлары — идеальлектән шактый ерак кешеләр Алар еш кына
ялгышалар, бер минутлык дуамаллык аркасында үкенече гомер буена җитәрлек хаталар эшлиләр.
Саксызлыгы аркасында аклар кулына эләгеп. Миңнулла күлме гомерен төрмәдә уздыра, күпме газап
күрә Кеше сүзенә ышанып, Өлфәт хатынын аерып җибәрә. Ахырдан шул юләрлеге өчен үкенеп бетә
алмый. Тагын шунысы кызык, укучы авторның нәкъ әнә шундый — ялгыша, хаталана торган
геройларын күбрәк ярата, аеруча үз. якын итә. В. Нуруллин үзенең геройларын яраттыра белә,
яраттыруның серен, әмәлен белә Аның повестьларында герой белән автор, герой белән укучы
арасындагы мөнәсәбәтләр бик тә үзенчәлекле. Еш кына автор үз героена тәмам кушылып, сеңеп, эреп
бетә. Кайчак шундыйрак хәл герой белән укучы арасында да килеп чыккалый. В, Нуруллинның кайбер
геройлары укучыга тәмам якынаеп, эреп бетәр хәлгә җитә. «Әгәр син булмасаң» повестендагы Равил,
«Купер чыкканда» повестендагы Өлфәт — шундыйлар.
Өлфәт—халыкның үз улы. аның үз арасыннан чыккан җитәкче. Җиргә, крестьян хезмәтенә булган
мәхәббәте шуннан килә. Шуңа күрә дә берәр зур эшкә тотынганда, нинди дә булса җитди мәсьәлә хәл
итәргә кирәк чакта, Өлфәт иң элек халыкка, аның ярдәменә таяна. Тагын шул кадәресен дә истән
Чыгарырга ярамый: кайбер председательләр кебек, ул акыл өйрәтеп, күрсәтмәләр биреп кенә утырмый.
Кирәк икән, үзе чаба, -үзе таба. Кара эштән курыкмый, нинди эшкә тотынса, шуны булдыра Өлфәт —
тәвәккәл җитәкче, җаваплылыктан курыкмый торган, булсынга эшли, булсынга тырыша торган кеше,
Шул сыйфатлары булмаса. ихтимал, авыр, кыен елларда ул үзенә тапшырылган зур эшләрне башкарып
чыга да алмас иде. Башка әсәрләрендәге кебек үк, бу повестьта да автор үз героен гел кыенлыклар,
авырлыклар белән сыный. Әсәрнең башында ук язучы аңа берьюлы ике зур эш йөкли, ике «камыт»
киертеп куя. Берсе — колхоз эше. Икенчесе — гаилә мәшәкатьләре. Берсе дә җиңел булып чыкмый.
Колхоз алга китсен, колхозчылар әйбәт яшәсен дип тырыша торгач (вакыт-вакыт крестьянча хәйлә
юлына да баскалый торгач) — Өлфәт муеннан шелтәгә батып бетә. Атларга солы ашаткан,
печәнчеләргә тана суйган өчен дә. кукуруз чәчүгә, тавык белән үрдәк үрчетүгә салкын караган өчен дә
колхозчылардан сыер җыйган өчен дә җәзага тарталар аны. Ләкин ул бер генә тапкыр да зарланмый,
елап-җебеп йөрми.
Шулерның һәммәсе өстенә, ул әле шактый кызу канлы, дуамал холыклы кеше дә. Еш кына хаталар
эшләп куя, аннары шулар өчен озак кына үкенеп йөри. Алда әйтелгәнчә, кеше сүзенә ышанып, яраткан
хатынын аерган өчен, ахырдан аңа күпме газап утында янарга туры килә Кызган баштан Рәдифне
тукмап ташлый, Тайфә карчыкның бер чиләк йомыркасын әрәм итә. башка төрле юләрлекләр эшли.
Әнә шундый катлаулы, чуар йөрәкле кеше ул Өлфәт Хәкимов. Укучы Өлфәтне бигрәк тә кайсы
сыйфатлары өчен ярата дип сорасагыз, иң элек, халык, колхоз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгәңе,
авыр чакларда сыкранмаганы-сынатмаганы, ихласлыгы, күңеле чиста, үзәге нык булганы өчен, дип
җавап бирергә туры киләчәк. Тагын үз кимчелекләрен яшермәгәне, аларны булдырмаска, бетерергә
тырышканы өчен, дип өстәргә мөмкин. Әсәрне укыганда шундый тәэсир кала, гүя герой укучыга җанын
ачыл сала, якын кешеседәй ышанып, аңа иң яшерен серләрен сөйли Өлфәтнең дә, В Нуруллин
әсәрләрендәге башка геройларның да ышану көче, ул иҗат иткән образларның мөлаемлыгы шуннан
килә.
«Аккан су юлын табар- күлмедер дәрәҗәдә «Күпер чыкканда» повестеның дәвамы кебегрәк
яңгырый Безнең алда — колхоз председателе, коммунист Булат Вәлиевнең
әледәи-әле төрле чигенүләр, үткән һәм бүгенгене чагыштьфулар. уйланулар белән чиратлашып килгән зур
тормыш юлы. Автор аның тормышындагы гьыбрәтле моментларга аеруча нык басым ясый. Ул юл шактый
дәрәҗәдә Өлфәтнекенә о «шаш Өлфәт кебек үк. председательлек дәверендә аңа күп кыенлыклар күрергә
туры килә Аңа да шелтә арты шелтә биреп торалар Өлфәт кебек үк. вакыт-еакыт Булат кызып киткәли,
дуамаллыклар эшләп ташлый. *
Шуның белән бергә, алар арасында аерымлыклар да шактый Өлфәт бетен эшкә үзе катнашып йери.
Ул тырышлыгы, физик кеч белән алдыра Булат — башка терлерәк җитәкче. Ул күбрәк акылына,
зирәклегенә таяна Өлфәт артта калган кечкенә колхозны сөйри Булат дөнья хәтле техникасы, дистәләгән
белгечләре булган куп тармаклы эре хуҗалык белән җитәкчелек итә. Заманы башка, чоры башка
Ике әсәрдә конфликтның характеры да ике төрлерәк Өлфәт авьр. кыен заманда эшли. Аңа күбрәк
тормышның объектив кыенлыклары белән керәшергә шуларны җиңәр гә туры килә. Ул район җитәкчеләре
белән җитди каршылыкка керми, рухи тетрәнүләре күбрәк гаилә өлкәсенә карый Бер өйләнеп алгач, Булат
исә гаилә белән изаланмый. Аның каравы, Булатка гомер буе авылдашы Шәйхи белән көрәшеп яшәргә туры
килә Шәйхи «Күпер чыкканда» повестендагы Рәдиф кенә түгел, күп тапкыр мәкер лерәк. әшәкерәк кеше.
В. Нуруллин күбрәк үзе күргән вакыйгалар һәм кешеләр, үзе якыннан белгән тормыш хәлләре турында
язып килде. «Яшьнәп үткәй яшьлек»—аның ерак үткәннәргә багышланган беренче әсәре. Өстәвенә, ул—
документаль әсәр Аны язар өчен, автор Нурулла Айсин (Миңнулла Гайсин) дигән конкрет кешенең тормыш
һем керәш юлын ныклап өйрәнгән. Гражданнар сугышы вакыйгаларына караган бик күп тарихи әдәбият
белән танышкан. Фәнни китапханәләрдә, архив киштәләрендә казынып, бай материал туплаган, һәм шул
материалын повестька кертеп бетерергә тырышкан Бу — әсәрнең бөтенлегенә күпмедер зыян дә салган.
Шушы ягын күпертү аркасьмда, тәнкыйтьчеләр по вестьның уңай якларын күрми калдылар
В Нуруллинның башка әсәрләре кебек үк. бу повесть тв стиленең гадилеге, самими җылылыгы,
тонының ихласлыгы белән аерылып тора «Яшьнәп үткән яшьлекатә чынлык хисе көчле Аннары
повестьның төп герое Миңнулла Гайсин — шактый кызыклы һем яңача эшләнгән образ. В Нуруллинның
Миңнулласы башка әсәрләрдәге Гражданнар сугышы геройларының берсенә дә охшамаган Корыч
ихтыярлы булудан бигрәк, ул гади җир кешесе. Миңнулла еш кына аптырап кала, йомшаклык күрсәтә,
елкен кешегә хас булмаган эшләр эшләп ташлый. «Күпер чыкканда» повестендагы кебек үк, автор моны
аңлы рәвештә эшли. Ул Миңнулланы гади халык улы, совет властен революция казанышларын яклап, изге
көрәшкә күтәрелгән йөз меңнәрчә халык массаларының бер вәкиле, үз вәкиле итеп күрсәтергә тели
«Яшьнәп үткән яшьлек» әнә шул ягы. ягъни җитәкче һәм массалар арасындагы мөнәсәбәтне яначарак.
эаманчарак хел иткән әсәр буларак та аерым игътибарга паек.
Повестьның тагын бер принципиаль әһәмиятен басым ясал билгелән үтәсе киле Мәгълүм булганча,
капиталистик илләрдә яшәүче «советолог лар» әле бүген дә татар халкының Октябрь революциясендә һәм
Гражданнар сугьшты вакыйгаларында тоткан ролен бозып, кечерәйтеп күрсәтергә азапланалар Алар
Казанда һәм Казан губернасында революцияне руслар ясады. Гражданнар сугышында татарлар бик аз
катнашты дип расларга тырышалар. В. Нуруллинның конкрет материалга нигезләнеп язылган документаль
повесте буржуаз галимнәрнең бу уйдырмасын юкка чыгара. Әсәрдә җитәкче татар большевикларының гына
түгел, ә гади халык массаларының да роле ачык күрсәтелә Язучы Заһит. Зәйнулла. Сәгыйдулла кебек гади
халык вәкилләренең истә калырлык, тормышчан образларын тудырган Аннары ул Гражд аннар сугышы
чорьәтың сулышын — киеренкелеген, авырлыгын һәм бөеклеген күрсәтә алган Әсәрне укыганда, шул
давыллы чорга хас атмосфераны тоеп-сизеп барасың Язучы йөз меңнәрчә кеше катнашкан «әрә- кетнең
масштабын, колачын һәм киңлеген шактый тулы ител күз алдына бастыра алган.
Заһит, Сәгыйдулла кебек образлар 8 Нуруллинның башка повестьларында да еш очрый. Хәбир карт
белән чулак Самат. Нәсиха белән Фәйрүзе («Шинельсез солдатлар»), Сәкинә белән Гөлүсә, Рәдиф белән
Закир («Күпер чыкканда»), Рухия белән Әнәс («Әгәр син булмасаң») һ б.. Һ. 6 Тик нихәтле генә тормышчан
һәм исте калырлык булмасыннар, язучының үз йөзен болары түгел, ә белки алда без тикшергән Равилләр.
Өлфәт белен Булатлар. Миңнуллалар билгели Шулар аңа исем, дәрәҗә һәм популярлык китерде
В. Нуруллинның барлык повестьларын асылда бер герой — үзен героиның тормышына багышланган
әсәрләр дияргә була.