Логотип Казан Утлары
Поэма

СӘХИПҖАМАЛ

Танылган шагыйрь, 1965 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы Роберт Вәли улы Әхмәт тщноә 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе авылында туган Урта мәктәп тәмамлагач. Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында укый, аннары Астрахань елкәсендә— Җә- мәле мәктәбендә балалар укыта, ■ Социалистик Татарстан., .Татарстан яшьләре» газеталары редак-цияләрендә әдәби сотрудник. М Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында әдәби бүлек медире булып ЗШЛН.
Роберт Әхмәтмсаиоеның беренче шигырь китабы — «Егерменче яз« 1958 елда басылып чыктьс хәзер ул—татарча һәм русча уннан артык китап («Кызыл усаклар» 1966. «Идел-йорт» 1972 «Хәтер
һем «Йолдызстаи». «Уйна. улым». «Таш аргамак», «Сонгми» поэмалары укучыга яхшы таныш, шулай ук аның очерклары, тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре дә день» күрде
Каләмдәшебезне редакция һәм журнал укучыларыбыз исеменнән 50 яше белен котлап, бу санда аның «Сәхипҗамал» дип исемләнгән яңа поэмасын урнаштьрабыз


Күр. ничек иргә кояш чыкса, жиһәнда нур тула, һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйэзәтуллина
I 1»»»в
I
Казан естендә болытлар, гүләп тора ак диварлар, Казан суы әсләрендә оча кезге акчарлаклар, тавышлары ташка үтә1
Петропавел чиркәвенең чәүкәләре кыш алдыннан соңгы вираж ясый күктә.
«Юлларымда калыкканнар, ничек ереп аударасы?»— котыра жил. Очып бара Саембикә манарасы — гомерләрдән гомерләргә, очып бара Тариж аша!
елгасы» 1980 һ. б.) авторы Шагыйрьнең «Таш елады». «Фидаи, кебек балладалары
Көзге күктә кәрван-кәрван теткәләнгән болытлары... Идел көзгесенә карый көзге Казан, туган Казан...
Казан берни онытмады: ,
бер мизгелгә артка чигеп, бүгенге көн үткәннәргә урын бирә күз алдында.
...Вознесенский буйлатып шаулый тояк тавышлары, уза погонлы җайдаклар, очкын чәчә дагалары...
Александр мәйданында зеңләп куя өзәнгеләр. Укшым-укшым кан шикелле яфрак коя өрәңгеләр.
Рәшә кебек пәйда була ютәлләгән кярханәләр, сау эшчеләрне кайнаткан иске сабын заводлары;
җил китерә Бакалтайдан йөкчеләрнең авазларын...
Ай да, бизгәк тоткан кыздай, карый моңсу чарлагыннан.
Агыла «көфер почмаклары», нотыклары, вәгазьләре... Ишетелеп киткән сыман үткәннәрнең «Яшәсен!» һәм «Сау бул!» дигән авазлары.
Ишетелеп китә чаттан бутышникның сыбызгысы, җигүле ат борылып керә Мәскәвески урамына, шагыр-шогыр көпчәкләре...
Апуш чүккән арба төбе... Ил түрендә куылып йөри фида җаннар, нәфис җаннар... Бер тәрәзәдән моң агыла: «Кем белер кадереңне и...» Сәхипҗамал!
II
Казан өстендә болытлар, гүләп тора ак диварлар. Казан суы өсләрендә ерткаланган афишадай, оча көзге акчарлаклар...
Утларын кабызды Казан, бар көченә яктырды ул, кемне көтә, кемне якты тамашага чакырды ул?
Мәйдан тоташ сәхнә гүя, рампа утлары кабынган.. Бер күләгә менеп килә, килә Черек күл ягыннан, тамак кыра, таяк тавышы; үзе әле якынлаша, күләгәсе, мәйдан тутырып, узып китте мәйдан аша.
— Әй, чал карчык, син кем?— ди җил, ә ул берни эндәшмәде,— хәсрәт эчкән Тугзакмы син?.. Учма-учма чал чәчләре тузгып чыккан, ап-ак шәле сыйпап килә мәйдан ташын. Каберлектән киләсеңме?
Әй бичара...
Таяк тавышы тора мәйдан ташларында бүгенгедәй.
Акрын гына, өрәк төсле, атлаганы сизелми дә, узып китте мәйдан буйлап ак күләгә, озын шәүлә, таягына таянган да...
Узды шәүлә, озын шәүлә, ак диварларга елышып. Аңа балкып карап калды «Дворяннар җыелышы».
Узды уңга, узды сулга, тыкрыктагы таш баскычтан күтәрелде Сөялде дә язды һуштан.
Хәлсез бармак көчкә-көчкә ак төймәгә баса алды Ачылып китте гүя дөнья, гүя тулы гасыр үткән, гүя мәйдан аша түгел, гасыр аша килеп җиткән. Ачылып китте якты ишек, өйдәгеләр шаулаштылар, аягына сарылдылар «Синме соң бу. Сәхипҗамал. Сә-хил-җа-маал?!» — Сәхипҗамал — Казанында!
Ill
...Күрче, нинди сәхнә Казан! Декорацияләре дә
әзер килеш, тот та уйна,— бөтен Россияләрендә бер генә ул моңлы Казан, бер генә ул нурлы кала. Кемнәр уйный, кемнәр елый, кем көрәшә гомере буйлый, үз йолдызын үрелеп ала...
Кемнәр сүнә, кемнәр түнә, кемнәр күнә тук язмышка. Шундый итеп уйнады ул. балкыды ул мең балкышка! Мохтаҗмыни ул алкышка?
Алкышлады аны заман... Бүгенгә ул Казанында үзе кайный! Кайнатты ул миллионнарны заманында!
Волжская! Идел кызы! Көтә Ижау бүген аны... Мутиннар вә Кариевлар, дер селкетеп бу дөньяны, уйнадылар үз-үзләрен бөек заман каршысында. Иленә гашыйк Җан-Таһирлар Җан-Зөһрәләр — барысы да!
Сәйяр җаннар — юлда әле, Юлда—«Сәйяр» арбасында, бүген — «Сәйяр» арбасында, иртәгә — «Нур» сәхнәсендә үз-үзеңне табасың да юл тотасың яңасына — гомер буе сәйярлеккә!— «әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә», яфрак эчендә йөзмәккә, яфрак булыйк арасына, керикләче дәвасына!
Күрче, нинди сәхнә Казан! Уйналадыр Яңа Заман.
IV
Халык тарихында олы юлга — зур сәфәргә чыга Театр.
Кан елатыр еллар алда синең, юлың сикәлтәле, ерактыр!
Әмирханның киңәшләре истә: милләт кызы, сәхнә — синең эш. Куй, шауласын «көфер почмаклары», ирләр уйный хатын-кызлар ролен, бүгеннән соң менә син тиеш! Киңәшләре истә Галиәсгарнең, соклануы истә Тукайның... Сәхипҗамал, шул сәхнәдән гайре ни шатлыгың синең, ни кайгың?.. Сәфәр чыкты Театр... Зур сәнгатьнең почмаклары алда, түрләре! ...Күкшелләнә ерак офыкларда Академиянең үрләре.
V
— Сәхипҗамал, җиткән, күпме юдың Апанайлар табак-савытын?
— Бәлки сине бай кияүгә димлик? Иртә кидең тормыш камытын.
Ыспай егет, кара мыек белән чәчегезне бәйлик, үскәнем!.. Сәхипҗамал сизә иңнәрендә зур очышка канат үскәнен..
Әрҗәсен бирмиләр, кияүгә димлиләр, бирмиләр киемен, биклиләр йозакка.
— Җүнлерәк яшәрсең, кияүгә бар, җүләр
— Ачыгыз ишекне, һич кермәм тозакка!
— Д, ничек байыйлар калфакчы кызлар, нинди бай кияүләр баш имиләр!
Синең сүзне көтә яучы-димче. Карасана, син бит яшь димиләр... Килгән егет, бар да олы купкан, бирнәләрең синең, һай, кичекте, Тора да кыз: «A'UHJ - Театр түгел, алыштырасым юк. ач ишекне!
Ач ишекне, ала, көше булсаң, ач ишекне, көтә юллар алда ач ишекне, тормыш, киң дөньяга,— ак канатлар үсте, тоям җанда!
— Калфак бирәм сиңа, энҗеләсен...
— Кагылма син. толчок, тиң түгелсең!
Театрмы, әфиюн сатучымы — ачыкланыр — алда Көн беленсен!
VI
Җыеныгыз, кетә Мәдәният, өч тиенгә тамак ялгасак та, Син, Кудашев, сатма чалбарыңны, бу вокзалдан алга бармасак та.
Җыелдылар «Сәйяр» әһелләре:
— Таралабыз, я хуш, Сәхипҗамал. Спектакль кабул ителмәде,
акча бетте, рәт юк тамак ялгар.
Җыелдылар «Сәйяр» әһелләре: Кариев та тирән уйга, баткан... Әлфирактан әлмисакка илткән Сәнгать юлы төшә, һай, кыйбатка!
— Җыеныгыз, көтә мәдәният, Локман, Ильяс, Кари, Гыйлаҗ, Барый...
— Сәхипҗамал туташ, сез — кыз бала, ир-егетләр ич без, безгә — ярый...
Чалбар сатып түгел, ат сатып та җитеп булмас иде вакытында Олуг сәнгать дигән кыйблаларга, бу җигелү авыр — хакы шунда! Ничек сезне саклап калыйк икән ач-ялангач итми, Волжская, Зөләйха вә Фәхерниса туташ? Юлга чыктык, иш беребез җитми, Ильяс кая?
Берәм-берәм авыл, калаларда сибелделәр, кушылдылар тагын. Калмыйк әле, син биредә икән, шул арбада, Сәхипҗамал җаным! Бер арбада, без «Нур» арбасында киләчәккә үтик әле тагын...
Кышын кышлап, юлда җәен җәйләп, килеп чыктык Өфе, Чиләбегә...
Чиләбедә уразага эләктек, туры килер озак чиләнергә.
Ни эшләмәк кирәк, «гөбернатыр» рөхсәт бирер, бәлки, бераздан соң, Ничәнче көн инде, ирексездән, театр да тота «ураза»сын.
VII
Менә... килеп җиттек. «Бе» — монда» дип, яз афиша фәлән чатларга.
Ява яңгыр, арба тәгәрмәче ыңгыраша ерак якларда...
Җаек, Өфе, Мәкәрҗәләр аша бара ширкәт, җилдә тирбәлеп. Бара Театр, кыен мәгърифәтнең биштәрләрен иңгә күтәреп!
Бара Театр халык каршысына,— кул чапмыйлар, дустым, елыйлар... «Сәхипҗамал, кайда Кариев?» дип, аягыннан егып сорыйлар...
«Без үзебез инде зур булдыкмы,— без үзебез инде «Нур» булдык. Нур төшәме бездән күңелләргә?
Нур булдыкмы, әллә... хур булдык?..»
— Сәхипҗамал, уйнап күрсәт әле искитмәле итеп тормышын! Ир-егетләр чәчелә төрле якка, ник атыңны туры тотмыйсың!?
— Сәхипҗамал, кая китте Ильяс, кая Мохтар, кая Тарханов?
— Олы юлда бар да, уртак юлда Театр ул бетмәс таркалып!
...Бара Театр, чакырым баганалары атылып кала озын юлларда.
Ярты юлын уза сәйяр булып, әвёрелеп аннан нурларга. Сәйяр була, күз яктысы була, ил яктысы олы сәхнәдә И, талантлы тормыш-спектакль, ия икән олы мәгънәгә!
Сөнгать бөек! Түбәләре — күктә.
«Арыдым» дип, тешең агартма. Барып җит шушы хакка соңгы калфагыңны салып ломбардка'.
VIII
Менә җәннәт! Сәхипҗамалкаем, чакыралар сине табынга.
Ташла театрны, күч җәннәткә, аша да эч япь-яшь чагыңда! Табын сыйлы. Сылу сине сыйлый, күркә кебек бугаз киерел, иркәчләре килә, шампан кайный, коч ярларны, яшә сөелеп!
Өстериләр аны сыйлы түргә менә тормыш, менә театр! И, замана, килмәдем табыныңа, тормыш — сәхнә, шуны күрә тор!
олмскаа шмркат калфагын да ломбардка салган булган Артисткам*^ исталаклараниан
— Фәкыйрьлектән сине йолып алам, менә шампан, кайный ак күбек.
Син яшь кызсың, йөрмә дөньясында гидайларны төяп ат кебек!
Назлар кирәк синдәй нәзкәй билгә, йомшак түшәк, сеңел, түшикме? Күтәрелә, тора ят куллардан СӘХИПҖАМАЛ: '
— Ачыгыз ишекне!
Ачыгыз ишекне сез ак дөньяга,
Театрга, пярдә, күтәрел!
Энҗе калфак дуслар башында дип, Мәдәният таҗын йөртә бел!
Ачыгыз ишекне сез. мещан җаннар, сезләрдән без сөяк көтмибез Ач булса да. горур безнең халык, без тән белән сату итмибез!
...Бара Театр, бара, төйи-төйи юл уңае рухи байлыкларны. Әкиятләр юл бирәләр!.. Әйдә, гизеп кайтыйк Мәскәү, Җаекларны!
Узыйк әле алга, офтанмыйча, юл яктыртыл кыен чорлар аша. Бу дөнья бит үзе бер театр, халык рухы — үзе бер тамаша!
IX. Сәхипҗамалның ак шәле
Кыйбла йолдыз каршысында, Җил-җил тибрәтеп чукларын, чакыра, әйди оныкларын биек, якты офыкларга!
Сәхипҗамалның ак шәле ерак еллар томанында, Киек Казлар юлы сыман, сузыла якты кыйблаларга... Шул ак шәлне җилләр алды, илтеп дәрьяларга салды,— мәхәббәте дәрьясына!
Төнне яктырткан шул ак шәл, балкып татар дөньясында, иңбашында сылуларның якты сагыш, якты моңдай, йомшак наздай сузылып ята, җил-җил килеп чакыра алга!
Татар хатынының хәле кара шәлдәй сөйрәлгәндә инкыйлабка илткән юлда, Сәхипҗамалның ак шәле мәгърифәткә алып чыга. Караңгылык патшалыгын үтәдән-үтә яктырта
якты образ — Катерина. Сәхипҗамал-Катерина ерак еллар томанында тоныкланмас хәтер инде!
Сәхипҗамалның ак шәле зур бирнә ул көрәш-туйда Ил кызының батырына! Сәхипҗамалның ак шәле! Саубуллашып китеп бара ерак-ерак офыкларга... Сагыну кала оныкларга. Сәхипҗамалның ак шәле, пакь йолдыздай туташ шәле ашып бара болытларга!.. Кемнәр уйнар Яңасында?..
X
...Татар зиратында көз Пәрәвез керфекләргә сарыла. Барам шуннан — эзләп соңгы йортын. Комач кызыл карга миләшләре арасыннан.
Афишалар укыл йөриммени,— укыл йөрим ташка язганнарны Кариевта булам. Ә бер чатта килеп табам Ильяс Ашказарны...
Төп нигездән ерак китмәгәннәр — күрше генә икән Тукай, Камал'. Өянкеләр шавын тыңлап ята гастрольләрдән кайткан Сәхипҗамал.
Гәүдәләре биредә. Шәүләләре тормыш сәхнәсендә, күк чатында. Көз саргаеп тезен чүккән — ул да саҗдә кыла Татар зиратында!.
Зиярәт иттем мин дә күңелемнән, фигылемнән мөмкин кадәресен .
һәр калкучык йөрәк уртасында, чирәменә чаклы кадерле соң!
XI. Дога фасылы
Халык күзендәге карындыкны ачкан кебек.
Сәхнә пәрдәсен иң беренче күтәрүчегә багышладым — кара мунчаларда, чыра кабызып, театр сүрәләрен ятлаучыга.
Ш Квмал
аң орлыгын, яктылыкның нурын күз карасы кебек саклаучыга;
Багышладым — сәхнә колларына, өйдән-өйгә читек-калфак җыйган, йерәгенә кочак-кочак игелек сыйган туташларга, беренче театр улларына! ,
Багышладым — Галиәсгар җәнабләренә, «Сәйяр» ширкәтенә, аннан «Нур»га. Кариевлар шәрәфенә, Кудашевка, зөбаныйлар җанны кыскан чорда шәмнәр булып төнне яктыртучы фида җаннар үткән кыен юлга!
Багышладым — беренче сукмакларда, диндар әтиләрдән кача-поса.
рәеш киемен киеп, кысыла-кысыла, залга кергән беренче тамашачыга. Багышладым — Бөек сәхнә хакына читкә куеп тормыш нигъмәтләрен, диндар күсәгенә каршы барган, йөрәгенә йөз җәрәхәт алган, чүпкә санап сарай зиннәтләрен халык мәнфәгате өчен янган фида җанлы сәхнә йолдызына — милләтебез кызына — Сәхипҗамал ядкаренә!
Багышладым олуг мәгърифәт юлында гөлтләп янган гомерләргә.
Яшәсен һәм чәчәк атсын гомер бакый Беренче Театр рухы күңелләрдә!
19