Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ана
Тәрәзәгә багып тып-тын гына, Ул күз яшен юрый йолдызлардан Йокысыз төн. Төпсез күк йөзендә Аның күзләредәй Ай кызарган.
Урамнарда өйсез җилләр йөри, Өшеп куя ишек кашагасы.
Улын уйлый ана: нигә кайтмый. Киеме бар микән, ашаргасы?
Бу изге сүз борынгыдан калган: Туган нигезеңне онытмаска! — Безме соң ул истә тоталмаган?..
Балаларга васыять, оныкларга! Болытларга баккан әни тып-тын Ак каеннар кайный офыкларда.
Гомеремнең гаҗәеп бер таңы
I
Аккош чаңраганы ишетелә. Дөм-караңгы урман, учак төтене. Гомеремнең гадәти бер төне. Аккош чаңраганы ишетелә
Гадәти бер төн бу. Менә тиздән Яктылыкны алып килер җилләр Кошчык томшыгында чык тамчысы Кояш белән кавышырга теләр.
Гамьнәремнең тәме иренемдә. Тасвир итеп буламы соң аны! — Сере нидә?— диеп сорау бирмә.
Ишетелә аккош чаңраганы.
Якты урман, учак төтене, тирм Гомеремнең гаҗәеп бер таңы.
Ә күкләрдә...
Җиребезгә әкрен генә иңә көн — Сизәсезме күзгә кояш сеңгәнен?
Тамырымнан ага тынлык җай гына...
Изри бәгырь — хисләр кайта ярына.
Бәлки күңел шул халәтне сагынган? Туа шигырь — ага сагыш җанымнан.
Шушы тынлык йөрәгемне сорады! ...Ә күкләрдә дулый йолдыз бураны.
Күренеш
Дәү кеше, кеп-кечкенә әрем, Алсу офык, зәңгәр күк гөмбәзе...
Дерелдәде әрем — исте җилләр, Офыклар бер-берсенә йөгерделәр, һәм күк гөмбәзе егылды түбән,— Әрем башын игән.
Өнме соң бу, төшме?
Зәңгәр офык, алсу күк гөмбәзе, Зуп-зур әрем, кеп-кечкенә кеше.
Нигә шаккаткан соң?
Сәҗдәгә егылган кемгә?
Нинди сурәт
Әремгә эләгеп калган
Ул күк гөмбәзендә?
Төнге әкият
Иделемнән бөркелә бер яктылык, Аймы әллә төшкән аңа атылып?
Яктырыл китте күк менә дөньялар, Күңелеңә һәрбер нурын җыя бар...
...Җил йөгерде Идел-дәрья өстеннән, Кемнәр килер тагын аның эзеннән?
Күмеп китмәкче дулкыннар шул айңы, Шашты алар, ә ай һаман елмайды.
Өзгәләмәкче булалар шәүләне! ..Аларгамы соң аңларга хәйләне?
Ай һаман шул, тынып калды җил генә. . Идел-ярда сәҗдә кылам илемә.
Бәхәс
Килеп керде тиз-тиз генә атлап, исәнләште, әйтте: «Йә, ни
дисең?— Искә төшердем дә яшәвемне, килдем сиңа бәхәсләшер
өчен», һәм тиз генә килеп утырды да, китап киштәсенә сәгатен
салып куйды, йөзен салып куйды һәм тотынды... Онытылды вакыт.
Иң мөһиме— Вакыт онытылды. Ә югыйсә һаман тәкърарлый бит.
Төн артыннан көн килә дим, һәрчак. Каршы төшә, чыпчык дигән
кош, ди, бервакытта бөркет булмаячак.
...һәм берзаман аңга килсәм, бер кеше юк, иртәнге биш; кием
утыра алда
Шуның белән күпме гомер бәхәсләшәм, имеш
Ә мин...
Ә мин тәмам чишенеп беткәнмен ич, Калганмын бит шыр ялангач
килеш.
Агыла да болыг агыла
Тәрәзәгә сарылдым мин — Күңелем китте түгелеп Безгә ят түгел
болытлар, Болытлар безгә ят түгел.. Тәкърарлыймын: — Ни син,
Кеше?— Пәрәвездә минем сүзем Чәбәләнде, чәбәләнде...
Ватылды идәнгә төшеп. Борынгы, ирекле болыт Дымлы иреннәре
белән Керфекләремә орынды — Тәрәзә куйды сулыгып.
— Көше икәнеңне, егет, Онытма, онытма-а...— Тәрәзә аша
моңсу-моңсу Пышылдадылар болытлар.