Логотип Казан Утлары
Шигърият

САГЫНУ


Еллар елга охшамый шул, язлары — үзге тора.
Үзәкләр өзелә тора — кемнәрдер сагындыра. Сагындыра Тукайларың, Җәлилләр — истә тора Гел тулы сагыну дәрьясы һәр вакыт чиста тора.
Истә Шәрәф, истә Әнвәр — сагындыра югалган...
Якты безнең күзләребез — сагынуларда юганга.
Такташны бик сагынганда, Туфанга карар идек,— Инде Туфан сагындыра...
Яра күл... Ярар инде, кемнәрдер безгә карыйсы — кемнедер сагынганда.
Пакь яшәдек, ак китәбез, коенып сагынуларда Коенып сагынуларда!