Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫЗЫЛ КОШЛАР ҖЫРЧЫСЫ


1942—1945 елларда шагыйрь фронтта, Соеет Армиясе сафларында ул башта взвод командиры, аннары «Ватан чакыра» исемле дивизия газетасында әдәби аезметкар Бу елларда аның соает сугышчыларының фашизмга каршы кереште зур батьфлыгьм сурет- ләген күп шигырьләре, «Герой танкист Петр Ноаииоа турында җыр» исемле поммасы басылып чыга.
1963—1968 елларда—Ә Исаак сатирик .Чаям» журналының баш редакторы.
Алтмыш елга якын иҗат дәверендә шагыйрьнең кырыкка вкьтн китабы татар, рус һем башкорт телләрендә донья күрде, алар арасьжда бу бай иҗатны тулырак чагылдыручы нСайланма әсәрләр» (1965), «Мин җаваплы» (1967), "Шигьрьлер лозмә- лар» (1975, «Шигырь киталаанесе») китаплары бар Шагьетрьнең иҗаты күпкырлы ул - лирик, публицистик шигырьләр, поэмалар, балалар очен китаплар, җырлар һәм сетфнк әсәрләр — пародияләр, эпиграммалар һ 6 авторы Укучы аны бигрәк тә «Каравмот» буларак, татар совет шигырендә аерым урын алып торган,мәсәлләре аша ввщы беле. Күренекле шагыйрьнең терҗеме елкәсендеге веэмәтлере дә тур ул Пушкин, Лермонтов. Некрасов. Гейне, Мәхтүм Колый, Җамбул Неваи, Маяковский һәм башяа күп шагьетрь лориең татарча матур яңгырашына иреште, әдип бигрәк тә Кенчыгьыт шагыйрьләрен яратыл терҗеме ите
Ул шулай ук оста либреттист та Аның тәнкыйть мәкаләләре, f Тукайның шигьрм
осталыгына һәм М Җәлилго багышланган китаплары да укучыга ввшы билгеле Шагьәхрь- иең әдәбият елкәсендеге күренекле везмәтләре веиүмәтебеэнең орден Һем медальләре белен билгеләп үтелде
сотрудник була 1928—1939 елларда Ә Исмак «Чаян» журналы һәм «Кызыл Татарстан* галетасы редакцияләрендә эшли, • 1939—1942 елларда СССР Әдеби фондының Татарстан бүлеге аеииле була
Әхмәт Исхак
Кызыл кошлар
Кызыл кошлар булып Күккә очыйк без!.. Очыйк күккә, Кояш, Айны кочыйк без! Очарбыз!
Мең кояшлар артына да без җитәрбез! Очып,
Бар дөньясын хәйран итәрбез!
Очарбыз да,
Явыз җаннар оясына
Олуг дәһшәт белән выжлап төшәрбез.
Бөтен явыз,
Ләгыйньнәр дөньясын вәйран итәрбез. Очарбыз күккә!
Монда ник
Канаты сынган аккоштай ятарга?
Без — Кызыл көч!
Без — Кызыл кош!
Нигә җирдә ятып, тиргә батарга!..
Канат селкеп очабыз, әйдәгез,
Айлар,
Кояшлар артына бергә!
Менәбез сызгырып күккә, Очабыз ыжгырып күктә Азатлык җырлары берлә! Кызыл кошлар, Кызыл көчләр булып күккә очыйк без!
Очыйк күккә,
Кояш, Айны кочыйк без!
1923
Нишлим ИКӘН?
Чәчәкләргә тиңли шагыйрь сезне, Шомыртларга — кара күзегезне, Чылтырап аккан чишмә тавышына — Сезнең әйткән һәрбер сүзегезне. Әллә шагыйрь түгел микән соң мин?— Чәчәкләргә сине тиңләштермим. Карап торам — күзең нәкъ күз төсле. Сүзләрең дә бик гади сүз төсле. Ала алмыйм ләкин күзләремне, Туя алмыйм тыңлап сүзләреңне.
Әйтче миңа, дустым, нишлим икән? Башкалардан шулай син ким микән? Әллә сине чәчәкләргә түгел, Чәчәкләрне сиңа тиңлим микән?
1938
Сугышларда сакласаң син туган илең. Табан үбеп каршы алыр туган кирең. Илең ташлап, яшәр булсаң чит-ят җирдә. Исмәс сиңа туган илдән салкын җил дә.
1941
Батыр егет кем булыр?
Батыр егет кем булыр?— Илгә туры ул булыр, Кол булганчы дошманга, Яки үзе кел булыр. Я дошманны көл итеп. Кайтыр юлы гөл булыр,— Батыр егет шул булыр!
1945.
Яратам мин
Яратам мин яшен яшьнәп, күк күкрәяен. Күкри башлый шунда гүя үз күкрәгем Яратам мин, көтмәгәндә чыгып давыл, Наратларның чайкалышып шыгырдавын. Яратам мин, күкрәк куеп шул давылга, Бертуктаусыз һаман алга ыргылырга.
Давыллана башлый шунда барлык хисем. Шул давыллы чорда чөнки туып-үстем. Шул давыллы чорны кичтем!
1950
Ялагай белән Бюрократ
Чыкмасмы, дип, берәр файдалы эш, Пешереп бик зур бәлеш. Чакырып үзенә кунакка.
Язу җибәрде Ялагай бер Бюрократка. Ә Бюрократ
Күз дә салмыйча аның хатына,
Берәр гаризадыр дип уйлап, Тыгып куйды сукно астына. Ялагай аны бик озак көтте.
Бер көн дә үтте, Ике көн дә үтте,
Ул арада бәлеш тә катып бетте.
Бу мәсәлдән моральне
Эзләп тә торма хәтта:
Нинди мораль булсын ди тагы Ялагай белән Бюрократта?
1954.
' Борынгы Көнчыгышка ияреп
Чыкты кайдан бу бәла: иркәм нигә янда түгел? Ул нигә монда түгел, я мин нигә анда түгел? Аерылуның һәр көне җанга сала мең-мең яра, Булсын иде ул яра тәндә, ләкин җанда түгел! Түз, диләр, бер айга тик! Әйтү генә ансат моны: Бик ерак бит айның ахыры, ул бүген таңда түгел! уңламассыз сез Карәхмәтнең хәлен, итмим гаеп. Аңлаталмый ул да шул: чөнки үзе анда түгел!
1963.
Сөйләмәгез!
Сөйләмәгез тузга язмаганны, Тавык көләр сүзне, иптәшләр: Картлар-фәлән, картлар-төгән, диеп, Сөя белә, диеп, тик яшьләр.
Ә чынлыкта, хокук алар өчен,
Сөя белдем, диеп сөйләргә, Ким дигәндә, утыз-кырык еллап Кирәк берне янып сөяргә!
1969
Җыр һәм йөрәк
— Җыр чыкмас инде,*— димәгез, Карап сез карт җырчыга.
Ә тыңлагыз:
Тәннән түгел, Йөрәктән бит җыр чыга!
1972.