КҮРЕНЕКЛЕ МӘГЪРИФӘТЧЕБЕЗ
лебездәге социаль-зкономик һем идея-политик үзгерешлер нигезендә барлыкка килгән
күпмилләтле социалистик культура совет халкының искиткеч зур казанышы һәм горурлыгы
булып тора Үзенең формалашу процессында ул илебез халыкларының рухи культура
олкосеидегә барлык кыйммәтле һем прогрессив казанышларын эченә алган «Россиядәге
алдынгы җәмәгать фикеренең теп юнәлешләрендә,— дип яза В. И. Ленин,— . шактый зур мате-
риалистик традиция бар» Бу традицияләр һем демократик культураның тормышчан нигезен тәшкил итүче
прогрессив иҗтимагый-политик идеяләр илебездәге теләсе кайсы халыкның милли культурасында булган.
Татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле, фикер иясе һем гуманист Каюм Насыири шундый
демократик культураның һем прогрессив иҗтимагый фикернең күренекле бер вәкиле иде
Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты Россия тарихының давыллы чорына — самодержавиегә һем
феодаль-крепостной менесәботлергә каршы актив керешнең киң рәвештә җәелеп киткән чорына туры
килде Капиталистик үсеш чорына керүгә карамастан, Россиядә иске иҗтимагый менәсәбәтлернең нигезе
нык иде әле Патша Россиясендә хеком Сергеи олеге хол татарлар арасында да үзен нык сиздергән Хезмәт
ияләрен рәхимсез социаль изү, милли һем дини ззерлоклоүлор. властьларның башбаштаклыгы һәм шохес
иреген буу белән тулыландырылган 1861 елгы реформадан соң кечееп киткән капиталистик монәсәбәтләр
хезмәт ияләренең тагын да хәерчеләнүенә һәм эксплуатациянең кечәюенә китергән Шул ук вакытта
капиталистик менесебетлернең үсүе әкренләп эксплуатацияләүне патриархальлектен, политик һем дини
сүрүләрдән арындыра бара, рухи тормышта зур үзгерешлер барлыкка китере. яшел килүче тәртиплернәң
иҗтимагый үсеш таләпләренә туры килмәвен ачык күрсәте. Капиталистик менесәбәтләр тудырган яңа
карашлар тезсиренде, сакланып калган урта гасырлар тәртипләренә һәм социаль-политик изүгә Протест
йозеннен татарлар арасында мәгърифәтчелек херокете формалаша Каюм Насыйри аның күренекле бер
вәкиле була.
Тормыш шартлары, балачактан ук аралашкан кешеләр К. Насыйриның үз халкының ихтыяҗларын,
мәнфәгатьлерен аңларлык һәм үз тормышын халкына хезмәт итәргә багышларлык җәмәгать зшлеклосе
булып җитешүенә җирлек булалар Ул 1825 елның 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зоя еязе
Югары Шырдан авылында туа. Әтисе заманына күрә шактый танылган укымышлы һәм авылдашлары
арасында абруйлы кеше була Ислам дине һәм шәригать елнәләренде тирен мәгълүматлы бу кеше гареп,
фарсы телләрен бик вхшы белгән, рус теленде дә вхшы ук хәзерлекле булган Киң карашлы кеше буларак,
ул ислам диненең катып калган бик күп кануннарын кире кәккән һем хәр фикерлекне яклаган Аның
турында К Насыйри ис телен лерен дә; «Иҗтиһат * замены
И
монкариз 1 дигән кешене бер дә яратмас иде. Балалары һәм хәзер дә шул мәзһәптәдер»2,— дип язган
Башлангыч белемне үз атасыннан алгач. К. Насыйри укуын дәвам иттерү өчен 1841 елда Казанга
килә һәм бөтен гомерен шушы шәһәр белән бәйли. Унбиш ел буе Казанның ул вакытта яхшы ук танылган
бер мәдрәсәсендә уку белән бергә ул рус телен дә тырышып өйрәнә. Мәдрәсәдән чыккач ирекле тыңлаучы
булып Казан университетына лекцияләр тыңларга йөри, рус галимнәре белән элемтә урнаштыра.
Дини мәдрәсә шәкертләренең күпчелегеннән үзгә буларак киң белемле К. Насыйрины муллалык
вазифасы кызыксындырмаган Ул мәгърифәтчелек эшчәнлегендә генә үз халкына турылыклы хезмәт итә
алачагына ышанган хәлдә, бөтен гомерен шуңа багышлый. Дини мәдрәсәдә уку аңа урта гасыр
схоластикасының асылы ни икәнен бик яхшы таныткан. Шул ук вакытта ул анда мөселман көнчыгышының
прогрессив традицияләрен дә үзләштерә. Әл-Фараби, Ибн Сина, Ибн Рөшд, Нәваи кебек фикер ияләренең
иҗат мирасы белән таныша. Казан университеты лекцияләренә йөрү, рус галимнәре белән аралашу аңа рус
һәм Европа культурасы белән танышу мөмкинлеген ача. Энциклопедист галим буларак, К. Насыйри —
татар культурасы һәм иҗтимагый фикер тарихында тирән эз калдырган шәхес. Бер яктан көнчыгыш
культурасы традицияләрен яхшы белү, икенче яктан, Европаның фәнни-философик карашларын, бигрәк
тә алдынгы рус иҗтимагый фикерен һәм культурасын яхшы белүе аңа татар халкының уянуы чорындагы
актуаль проблемаларны тирән һәм һәрьяклап анализларга мөмкинлек бирә Татарлар арасыннан беренче
булып, ул математика, геометрия, география, анатомия, гигиена кагыйдәләре буенча дәреслекләр яза,
фәнни терминология нигезләрен тикшерүгә күп көч һәм энергия сарыф итә.
Каюм Насыйри китаплар язып кына калмый, аларны бастыру һәм тарату белән дә шөгыльләнә. Аның
күңел түрендәге хыялларның берсе — татар көндәлек матбугатын барлыкка китерү була. Властьларга күп
мәртәбәләр газета чыгарырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итсә дә, тәкъдиме һәрвакыт кире кагыла. Ләкин бу
хәл мәгърифәтчене үз уеннан кире чигендерми. Ул утыз елга якын татар көндәлек матбугаты функциялә-
рен үтәп килүче еллык өстәл календарьлары чыгара башлый. Аларда ел да кабатлана торган гади календарь
материалларыннан тыш. төрле темаларга фәнни һәм әдәби материаллар да урын алган.
Каюм Насыйри фәнни тикшеренүләрен педагогик эшчәнлек белән бергә алып бара: рус уку
йортларында татар теленнән дәресләр бирә, шул ук вакытта татар балаларына рус телен укытуны оештыра.
К. Насыйриның фәнни-педагогик һәм иҗат эшчәнлөге татар халкының милләт булып формалашу
чорына туры килә. Ул аның объектив билгеләре җитлегүен тойган һәм билгеле күләмдә бу процесска ярдәм
иткән. Татар тарихы һәм культурасы проблемаларын тикшерү һәм аларны үз хезмәтләрендә
популярлаштыру белән бергә ул туып килгән милләтнең этник нигезләре мәсьәләсе буенча да тикшерүләр
алып барган. Аның бу мәсьәләдәге төп карашы — болгар концепциясе. Күп төрле тарихи чыганакларны
өйрәнү нигезендә ул казан татарлары — Идел-Кама болгарларының варислары дигән нәтиҗәгә килә.
К. Насыйри милләтнең туплануында һәм бердәмлегендә мөһим факторларның берсе буларак татар
теленең үсүенә зур игътибар бирә, телебезнең лексик байлыгын һәм грамматик нигезләрен фәнни яктан
тикшерүгә зур өлеш кертә. Аның 1895—1896 елларда дөнья күргән ике томлы «Ләһҗәи татари» исемле
китабы татар теле лексикографиясе буенча җитди хезмәт һәм телебезнең беренче аңлатмалы сүзлеге булып
тора, ә татар теленең аваз составын һәм грамматик төзелешен өйрәнүгә багышланган һәм • Әнмүзәҗ»
(«Үрнәк») дип исемләнгән хезмәте исә чын мәгънәсендә татар теленең фәнни грамматикасы буларак
бәяләнә ала. Аның дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән кулланмасы —«Кавагыйде китабәт» һәм
башка хезмәтләре дә татар тел белеменә багышланган. Тел белеме буенча хезмәтләрендә К. Насыйри татар
теленең байлыгын, фәнни һәм әдәби тел булырга сәләтлелеген ассызыклап билгеләп үтә. «Телебезгә
игьтибар кылып яхшы тикшереп карасак,—дип яза мәгърифәтче-галим.— күрербез ки, телебездә булган
бәет вә шигырь вә мәкаль гаять төзек вә рифмалы итеп аерымлангандыр.., гайре телләрдән ким түгелдер...»
'. Татар тел белеме проблемаларын тикшерүгә К. Насыйри гомеренең күп елларын багышлый. Ул татар
телен. Бохара традицияләрендә тәрбияләнгән консерватив руханиларга хас булганча читкә кагу,
демократик милли культураның нигезләрен какшата, үз телендә укый-яза белми торып татарлар
бервакытта да фән һәм мәдәният белән таныша алмаслар дигән фикердән чыгып эш иткән.
Монкариз — үткен, беткән.
Мәзһәптә — юлда.
Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре Казан, 1926. 42 6. (Алга таба К Насыйри
«езмәт- ләреинөн китерелгән еэекләрнең теле җиңеләйтел бирелә).
' Насыйри К Календарь. 1885 ел эчен, 35 б
Мет ур едәбият өлкәсендә К. Насыйриның тәкъдир итәрлек хезмәтләре аеруча «ул Яңа Д»»»Р татар
әдәбиятының Көнбатышка йөз тота башлавы да асылда К Насыйр» исеме белей бәйләнгән Мәгълүм
булганча, иске татар әдәбияты Кенчыгыш традицияләре тезсиреидә үскән. Бу традицияне Көнбатышның
әдәби практикасы, бигрәк тә алдынгы рус культурасы белән кушуның беренче адымнары да К.
Насыйриның әдәби эшчәнлепе белән бәйләнгән К. Насыйриның бу хезмәтен ассыэыклап Ф Әмирхан болай
дип язды «Әдәбиятыбызның бу гасыры мәрхүм Габделкаюм Әннәсыйри белән башланадыр Нәсыйри
гарәпчә әә русча яхшы белгән зыялы бер зат булганлыктан, әсәрләрендә шәрыктән күп нерсә истифадә
иткән шикелле, рус әдәбиятыннан да файдаланадыр.
К. Насыйриның татар әдәбияты тархыида күренекле урын алып торуын күрсәтүче факт буларак, аның
үз әсәрләрен, беренчеләрдәи булып, киң массаларга аңлаешлы телдә язуын әйтеп үтәргә кирек. Ул бетен
көченә татар телен гарәп, фарсы һәм терек телләре йогынтысыннан азат итәргә тырышты. 1859 елда
язылган һәм беренче әсәрләреннән булган «Меҗмәгыль әхбар> турында ул әлеге хезмәтен теләсе кайсы
татарга да аңлаешлы итергә тырышуын әйтә. Бу принципка ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр тугры
булып калды К. Насыйриның татар әдәбияты алдындагы бу хезмәтен ассыэыклап Г Иб- раһимоя «Борынгы
хаким — диктатор гарәпчәдәй татарчага әйләнүдә Нәсыйри бездә беренче, ачык кискен, революционер
саналырга тиеш Ул халык ечен, түбән гаммә эчен эшләнгән гв. «татар теле* дигән сүзне башлап мәйданга
ташлый. ...Иске имлага каршы беренче керәш башлап яңага юл сызучы да ул булды*. — дип язды
Татар әдәбияты тарихына К. Нәсыйри күп кенә әдәби әсәрләрнең авторы буларак керде. Оригиналь
әсәрләр иҗат итү белән беррәттән ул татар теленә тәрҗемә итү әчем гареп, фарсы һем терек телләрендә
дәнья күргән повесть, хикәяләрне сайлап алуда да зур эш башкарды
Идел буе һәм Урал татарлары арасында урта гасыр Көнчыгышының бөек фикер иясе Ибн Сина исеме
күл гасырлар буе популярлык казанды. Аның гомер юлы һәм эш- чәнлеге турында ышанычлы
мәгълүматлар белән беррәттән халык арасында Ибн Сина әкият герое ител сурәтләнгән риваятьләр дә
йөргән. Шундый риваятьләрдән файдаланып һәм терек язучысы Сәед Яхъяның «Кәнҗинәи-хиимәть
исемле китабы нигезендә К. Нәсыйри 1872 елда үзенең мәшһүр «Әбугалисина кыйссасы»н дөньяга чыгара
Әсәрнең баш герое Әбугалисина аның тарафыннан мәгърифәт уты һем югары әхлакый идеаллар таратучы,
дөреслек һәм гаделлек тарафдары, золымлыкның килешмәс дошманы итеп сурәтләнгән
К. Насыйриның иң зур күләмле әсәрләреннән берсе — «Фәеакиһел җеләса фил едебият» Башта
«Кырык бакча* исеме астында ул аның кыскартылган вариантын, ә соңыннан тулысынча бастыра. Кырык
бүлектән торган бу китапта турыдан-туры кешеләрнең тормыш-көнкүрешенә кагылышлы мәсьәләләр
яктыртыла һем төрле ситуацияләрдә ничек гамәл кылырга киңәшләр бирелә һәрбер күтәрелгән мәсьәлә
автор тарафыннан әйтемнәр, мәсәлләр, хикәяләр, мәкальләр белән иллюстрацняленген һәрбер бүлек
башында К Нәсыйри теге яки бу күренекле фикер иясенең анда сүз алып барылачак мәсьәләгә кагылышлы
фикерләрен ки тере Китапның соңгы бүлеге татар халык авыз иҗатына һәм гомумән әдебият
мәсьәләләренә. аларның әһәмиятен ачуга багышланган. Монда К Нәсыйри халык авыз иҗатына
игътибарны көчәйтергә кирек диген фикерне үткәрә.
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр К Нәсыйри әдәби иҗат эше белен шөгыльләнә 1868 елда «Кырык
вәзир кыйссасы* исемле мәшһүр «серен укучылар хөкеменә тәкъдим ите, фарсы әдәбияты ядкаре
«Кабуснәмеане. Көнчыгышта киң таралган «Җәеаһирел хикәят* исемле әсәрне тәрҗемә ител бастыра 1896
елда К. Нәсыйри «Әфсенен Гелрох вә Камәрҗан* исемле китабын деньяга чыгара Бу китап роман итеп
уйланылгаи һәм, кызганычка каршы, язылып бетмәгән есернең бер өлешен тәшкил ите. Эсер Кече Азия
терекләре тарафыннан язылган повестька нигезләнгән Ләкин үз әсәренең героен К. Нәсыйри Идел-Кама
төбәгеннән чыккан кеше итеп биргән
Публицистик мәкаләләрендә, фвнни хезмәтләрендә К Нәсыйри татар едәбият белеменең һәм едәби
тәнкыйтенең нигез ташлврын сала Аның хезмәтләрендә бәрәнче тапкыр күренекле татар шагыйрьләре
Габдәрәхим Утыз-И мән и һәм Габделҗәббар Кан- далыйларның иҗат мирасларына карата фикерләр
әйтелә.
К. Нәсыйри яңа чыккан китапларга күзәтүләр ясый, аларның эчтәлеген һем тышкы күренешен
яхшырту буенча тәкъдимнәр керте. «Каюм Нәсыйри үзенең бөтен гомерен.
акылын һәм әдәби талантын туган халкын агарту эшенә, фәнгә, әдәбиятка хезмәт итүгә, томаналыкка,
наданлыкка, артталыкка, реакцион феодаль катлауның һәм руханиларның фанатизмына каршы көрәшкә
бирде», — дип язды әдәбият белгече М. Гайнуллин. Ул крестьяннарның һәм һөнәрчеләрнең
мәнфәгатьләрен чагылдыручы булган, властьларның башбаштаклыгына каршы чыккан, социаль
гаделсезлек, хезмәт ияләренең изелүе һәм фәкыйрьлеге турында ачынып язган. Аның бөтен фәнни һәм
әдәби хезмәтләре шушы рух белән сугарылган. «Мал иясе — дип яза К. Насыйри тирән ачыну белән —
халык кашыда судан аграк, күктән биегрәк, балдан татлырак... явызлыгы гафу ителгән булып урны
югарыдыр... сүзләре никадәр буш булса да колак салып тыңларлар. Әмма фәкыйрь адәм халык кашында
булган ялган рәшәдән- ялганчырак, кургашыннан авыррак булып мәҗлескә керсә, сәлам бирмәсләр вә
сәлам бирсә, сәламен алмаслар, хәл-әхвәлен сорамаслар, артында гайбәт итәрләр... дөрес сүзе дә кабул
булмас» . Хезмәт кешесенең аянычлы язмышы мәгьрифәтче-галимдә, аны изүчеләргә карата ачу һәм
нәфрәт уята. Үзенең хезмәтләрендә һәм хатларында ул хезмәт иясе халкының авыр язмышы, фә-
кыйрьләрнең «ыңгырашуы», «чамадан ашкан мохтаҗлыгы» турында тирән әрнү белән яза.
Чын гуманист буларак, К. Насыйри шәхесне дин сөременнән арындыру, аны яз мыштан узмыш
юк, кеше — алла колы, дигән караштан коткару өчен күп көч куя. Аның фикеренчә, кеше алла кодрәте
белән түгел, бәлки табигать җимеше буларак барлыкка килгән.
Каюм Насыйри халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу идеяләренең кайнар тарафдары
булды. Ул милли дошманлыкны һәм хәрби бәрелешләрне җәмгыятьнең иминлегенә, кешелеккә каршы
булган иң зур җинаятьләрнең берсе дип санады. Аньҗ фикеренчә, сугыш халыкларга бетмәс -төкәнмәс
кайгы-хәсрәт, кан-яшь китерә, һәм иҗтимагый прогрессны, фән һәм культура үсешен тоткарлап кына
калмыйча кешелек җәмгыятен кирегә этәрә. «...Сугыш мәйданына барган гаскәрләрнең һәрберсе
каһарман шикелле адәмнәр корал күтәреп, бугазга бугаз килеп сугышалар. Әгәр дә алар коралларын
ташлап, дөньяны төзәтергә тотынсалар иде. сугыш вакытында хәраб, вәйран ителгән шәһәрләр һаман
төзек калып, аның бәрабәренә ничә калалар вә шәһәрләр вә авыллар гыймарәт кылырлар иде...»2 ди ул.
Патша Россиясе шартларында самодержавиенең һәм руханиларның, төрле милләт хезмәт
ияләренең үзләрен изүчеләргә каршы берләшүен булдырмау өчен аларны читләштерүгә һәм үзара
каршы куюга юнәлдерелгән политикасы һәм эшчәнлеге халыкларның үзара якынаю һәм милли
чикләнгәнлектән арыну юлында җитди киртә булып торды. К. Насыйри милли һәм дини җирлектә
халыкларны бер-берсенә каршы кую политикасын кискен рәвештә кире кага. Җәмгыятьнең нормаль
яшәеше өчен ул милләтләр бер-берсе белән күптөрле бәйләнешләргә керергә, фән, культура,
җитештерү өлкәсендәге казанышлары белән уртаклашып яшәргә тиешләр дип исәпли. Дин дә,
идеологик яки башка төрле уй-ниятләр дә бу бәйләнешләргә киртә булып тора алмыйлар. К. Насыйри
фикеренчә дин һәркемнең шәхси эше. «Әгәр дә бер адәм белән мөсахә- бәт кылсаң, аның акылына
кара, диненә карама. Чөнки аның дине үзенә фәкать, әмма акылы үзенә һәм сиңадыр»,'— ди. Димәк,
башка диндәгеләрнең рухи байлыкларын һәм культура казанышларын үзләштерүнең бернинди
куркынычы юк икән.
К. Насыйри аеруча рус халкы белән якынаю һәм аралашу кирәклеген җентекләп дәлилли. Ул
патша самодержавиесе һәм хаким сыйныфлар тарафыннан алып барылган милли изу политикасына
протест белдерә, ләкин шул ук вакытта патша хөкүмәте белән рус халкын тиңләштерүгә дә каршы
чыга. Патша самодержавиесенең һәм рус халкының бер үк нәрсә булмаганын ул яхшы аңлый, рус
крестьянын рус чиновнигыннан, алпавытыннан һәм сәүдәгәреннән аера белергә өнди, халыкның
хаким сыйныфлар тарафыннан күргән җәбер-золымы өчен гади рус кешесенең берничек тә җаваплы
булмаганын икърар итә. Аның фикеренчә русларның да, татарларның да Ватаны һәм язмышлары
уртак. Шулай булгач, алар киләчәк өчен бергәләшеп, үз культураларының казанышлары һәм уй-
фикерләре белән уртаклашып хезмәт итәргә тиешләр.
«...Россия кешесе,— дип яза К. Насыйри,— мөселманнар белән бер җирдә (торган) һәм бер җирдә
үскән, бер икмәкне ашап үскәнлекләре сәбәпле, бу ике халык бер-бер- сенең гадәтен вә мөгамәләсен
яхшы беләләр»4. Рус һәм татар халкы арасындагы тарихи дуслык һәм ярдәмләшүне нигезләгәндә
мәгърифәтче үткән заманнарның тарихи ядкарьләренә мөрәҗәгать итә, бу халыкларның күп гасырлар
буена үзара тыгыз бәй-
Насыйри К Фәвакиһел коласа фил едебнят. Казан. 1884. 99 6.
- Мостафа Ногман Н. И Лобачевский исемендәге фәнни китапханә кулъязмаларының
тасвирламасы.
Ill чыгарылыш. Каюм Насыйри кулъязмалары. Казан, 1958. 16—17 бб
Масахабәт кылсаң—юлдаш булсаң, сайлашсаң.
' Насыйри К. Кырык бакча. Казан, 1880. 4 6
Насыйри К. Сайланма асарлар Ике томда. 1 т Казан, 1974, 55 б.
ләнештә булуын һәм үзара батан яктан экономик, мәдәни Һәм рухи аралашуда булуын күрсәтә
П- А. Поляков белән берлектә язылган «Казан татарларының әкнятләре һәм аларны башка халыклар
әкиятләре белән чагыштьфу» дигән исем белән 1900 елда басылган китабында К. Насыйри Идел буе
халыкларының халык аеыз иҗаты үзара тәэсир итешүен киң планда тикшерә, конкрет мисалларда күп кенә
рус һәм татар әкиятләрендәге образ- ♦ ларның уртаклыгын күрсәтеп уза. Татар этнографиясенә
багышланган хезмәтләрендә _ ул шәһәрдә яшәүче татарларның киемнәрендә һәм торак биналар
тезелешендә, рус- 3 лар белән якыннан аралашу тәэсирендә барлыкка килгән кайбер үзгәрешләрне теркәл
_ калдырган , 4
Татар хезмәт ияләренең руслар белән нинди дә булса каршылыклары булмавын, ~ аларйың тарихи
дуслыгын һәм мәнфәгатьләре уртаклыгын ачыклау җәһәтеннән ка- _ para и да К. Насыйрииың Е Пугачев
восстаниесе турындагы хезмәте үзенчәлекле урын j алып тора Пугачев йезеидә К Насыйри хезмәт ияләре
мәнфәгатьләрен яклауга күтәрелгән - гади рус кешесен күрә Аның җитәкчелегендә башта рус халкы
сыйнфый кәрешкә кү- 5 терелгән, ә аннан соң аңа татарлар, марилар, башкортлар, чувашлар һәм Идел-
Урал = тәбәсенең башка халыклары кушылган Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар су- j гышының
күпмилләтле характерын мәгърифәтче әнә шулай ассыэыклый татар хезмәт ж ияләренең рус һәм башка
тугандаш халыклар белән бергәләшеп гомуми дошманга — * патша самодержавиесенә һәм крепостнойлык
тәртипләренә каршы керәшен тасвирлый ~
Каюм Насыйри рус культурасын, тарихын һәм телен яхшы белүне халыкларның - үзара аңлашуында
мәһим алшартлар дип исәпли һәм ул бу фикерне татарлар арасында ' армый-талмый пропагандалаучы да
булды Рус тарихчыларының хезмәтләреннән фай- 2 далаиып ул татарча «Зебөдәт мин тәварихи әр-Руси»
(«Кыскачә Россия тарихы*) исемле - популяр китап һәм рус теле буенча дәреслекләр язып бастыра Шуның
естенә ул кә- * лендарьларында елдан елга рус тарихы, культурасы һәм кәнкүреше турында мате- ’ риаллар
бастырып килә Аларда Рус дәүләте үсешенең мәһим этаплары яктыртыла. •» рус культурасы ядкарьләре
тасвирлана, күренекле политик һәм җәмәгать эшлеклелорен, я рус культурасы үсешенә сизелерлек элеш
керткән кешеләрне популярлаштыра Аңың хезмәтләрендә укучы Россия тарихының Невадагы сугыш. Боз
остендәге бәрелеш. Алтын Урда белән кереш. Ливон сугышы, 1812 елгы Ватан сугышы, крепостнойлык
тәртипләрен бетерү кебек мәһим вакыйгалары, рус халкының А. Невский, К Минин, Д Пожарский, А.
Суворов, М. Кутузов, Е Пугачев кебек күренекле уллары, рус культурасы үсешендәге мәһим этаплар
славян алфавиты кертү, беренче кулъязмаларның һәм эә- коииариың барлыкка килүе, китап басуны уйлап
табу, беренче типографияне ачу. газеталар чыгара башлау, университет ачу турында да мәгълүматлар таба
алган
Татарларның рус телен ейрәнүенә К Насыйри бик зур әһәмият биргән Ул • Россия мәмләкәтендә
торып русча белмек донья могамолесе оЧен гаять зарур вә мәһим эштер»', — дип яза Рус телен яхшы бепү
мәгърифәтче фикеренчә рус кешеләре белән якыннан аралашу эчен де. денья фәне һем культурасы
казанышлары белен танышу эчен до бик мәһим. Бу хакыйкатьне тирән аңлаган хәлдә, ул татарларга рус
телен әйрәтү эшен оештыруны җәелдереп җибәрә, дәреслекләр яза, татар балалары эчен рус мәктәбе ача
һем анда армый-талмый эшчәнлек алып бара
Милли киртәләрне ерып чыгуда, рус һәм татар халкы арасында үзара аңлашуга ирешүдә К.
Насыйрииың русларны татар халкының тарихы, культурасы һәм коикүреш гадәтләре белән
таныштырудагы эшченлего дә шактый әһәмиятле роль уйнаган Рус җәмгыятен татар халкының үткене һәм
культурасы белән таныштыруның әһәмиятенә басым ясап К. Насыйри болан дип язган «Рус җәмгыяте,
үзенең руслардан башка холыкларын (шул исәптән татарларны да) гомуми кешелек белеме яктылыгы
остында агартып әлсергәнчегә кадәр, аларны яхшылап ейрәнорго мәҗбүр булыр Татарның тормышын
ачыкландыруда рус кешеәәренә үземнән кечем һәм мәгълүматым җиткән кадәр ярдәм итәргә телеп, күп
еллар бу тормышны тикшерү һәм күзәтү остендә эшләвемнең нәтиҗәләрен матбугатта алар белен
уртаклашуны үземнең изге бүрычым дип саиыйма’. Шушы максаттан чыгыл. К Насыйри тәтер халкының
тарихи үткене фольклоры һәм коикүреш традицияләре турында хезмәтләр языл бастыра рус нар
файдалансын эчен татар теле дәреслекләре һәм сүзлекләр тези Ул Дамхам рәеоштә рус галимнәре белән
аралаша, аларга татар халкының тарихи һәм мәдәният ядкарьләрен җыюда һәм тарихи үткене турында
хезмәтләрне әзерләшүдә ярдәм ите Казам университеты каршындагы Археология, этнография һәм тарих
җәмгыятенең әгъзасы буларак, рус җәмәгатьчелеге алдында үз халкының тарихы һәм культурасы турында
фәнни докладлар белен чыгыш ясый.
Татар халкының иҗтимагый аңы үсешендә һәм дөньяга фәнни карашының тамыр җәюе өчен
шартлар әзерләүдә К. Насыйриның роле искиткеч зур булды. Үз халкының язмышы өчен борчылып,
мәгърнфәтче-галим урта гасыр мөселман идеологиясе хакимлеге һәм халыкның рухи торгынлыгы
нәтиҗәсендә туган тынчу атмосферага каршы кискен протест белән чыга.
Ул динчеләрнең вәгазьләренә һәм дини китапларга сукырларча ышануны тәнкыйть итә
Мәгърифәтче «Бакырган», «Фәэаилешшөһүр» кебек халык арасында киң таралган дини-мифик
эчтәлекле китаплардагы мәгънәсез фикерләрдән көлә һәм мондый китапларны укытып кешеләрне
алдау һич тә булмаска тиеш дип исәпли «Бакырган»нан, «Фәзаилешшөһүр»дән ни чыга?— дип яза К.
Насыйри.— ...Фән укыганда, андый китапларны уку һәм укытуның кирәге юк. «Арык шайтан белән
симез шайтан хикәясе»нең балаларның газиз гомерләрен бушка уздырудан артык ни файдасы бар?
Тагын «Фә- заилешшөһүрпдә нәрсә икәнлеге билгеле булмаган — тамуг матчасына асарлар, дигән
сүзнең балаларга ни файдасы бар? Мондый нәрсәләрне ник башыгызга алмыйсыз? Сез шуны гыйлемгә
исәплисез: «һай-һай, улым мәктәптән ниләр белән кайткан!»—дисез. Тамугның матчасы бар имеш.
Тимердәнме? Тимер булса — эрер. Агачтанмы? Агач булса — янар. Аңа ник акылыгыз җитми»
Рационалист К. Насыйри мистикага кискен рәвештә каршы чыга һәм татарлар арасында аның төп
терәге булган суфичылыкны һәм ишййнарны аяусыз тәнкыйтьли.Суфичылык тарафдарлары булган
замандашларын ул икейөзлелектә гаепли. Суфилар, ди ул, кеше алдында үзләрен тәкъва итеп
күрсәтәләр, ә чынлыкта исә ясалма тәкъвалыкларын фани дөнья рәхәтлекләренә ирешүгә
юнәлдерәләр. Суфиларның «тыйнаклыгы киемнәрендә, тәкәбберлекләре күкрәкләрендә», ди
мәгърифәтче К. Насыйри фикеренчә, суфилар — җәмгыять өчен гомумән файдасыз, яраксыз кешеләр,
һәр кеше тормыш итәр өчен акча, байлыкны үз хезмәте—я сәүдә, я һөнәр, я игенчелек белән табарга
тиеш. Суфилар исә хезмәтнең бер генә төре белән дә шөгыльләнмиләр, ә сорыкортлар кебек башкалар
хезмәте аркасында яшиләр. Борынгы заманнарда гына суфичылыкка аскетлык хас була, соңыннан ул
шау-шуга әверелә, хәзер исә аскетлык та, шау-шу да юк, ә бары тик хәйләкәрлек кенә калды.
Бу тәнкыйте белән К. Насыйри урта гасыр мөселман идеологиясенең авторитетлы
юнәлешләреннән берсе булган суфичылыкның чын йөзен ачып салган. Шуның белән ул массаларны
мистикадан һәм тормышның реаль проблемаларыннан читләшүдән арындыру эшенә гаять зур өлеш
кертә.
Фән һәм галимнәр белән көрәшеп килгән ислам дине тәгълиматларына каршы чыгып, К. Насыйри
фәнни белемнең гаять зур көч булуын аңлата, фәнне кешелекнең иң зур байлыгы дип саный. Аның
фикеренчә, фән белемнең ышанычлы чыганагы, ә белем кеше эшчәнлегенең зарури нигезе булып тора.
«Гыйлемсез эш кылган кеше — юлсыз йөргән кеше белән бәрабәрдер»,— дип яза күренекле
мәгърифәтче3.
Кешелек тормышында фәннең әһәмиятен никадәр тирән аңлавын, К. Насыйриның фәнни
белемнәрне пропагандалаудагы күпкырлы эшчәнлеге ачык күрсәтеп тора. Аның «Буш вакыт», «Гөлзар
вә чәмәнзар», «Истыйляхате гыйльме һәндәсә», «Ысулы җөгъ- рәфия кәбир», «Мөнәфигы әгъза вә
кануны сыйххәт» һ. б. китаплары, календарьлары башыннан алып ахырына кадәр татарлар арасында
фәнни белемнәрне популярлаштыруга багышланганнар. Бу хезмәтләрендә ул чынбарлыкның фәнни
картинасын һәм табигать законнарын әзерлеге булмаган укучылар да аңларлык төстә бәян итә. Шул
ук вакытта мәгърифәтче чынбарлыктагы күренешләрнең, вакыйгаларның объектив табигатеннән
чыгып эш итә.
Каюм Насыйри татарлар арасында гелиоцентрик теорияне пропагандалаучыларның
беренчеләреннән берсе була. Ул массаларга дөньяның фәнни картинасын аңлатучы һәм чынбарлыкны
дини тәгълиматлардан чыгып аңлауны фаш итүгә күп көч сарыф итүче булды К. Насыйри бигрәк тә
медицина белемнәрен пропагандалауга зур өлеш кертә. Ул вакытларда бу бик зур әһәмияткә ия булган,
чөнки халык массаларының бу өлкәдә хәбәрдар булмауларыннан им-томчылар һәм һәртөрле
шарлатаннар бик оста файдаланганнар (аларны К. Насыйри җәллад ялчылары дип атый.) К.
Насыйриның бу юнәлештәге эшчәнлеге дөньяга дини карашны фаш итүдә һәм массаларны шәригать
кануннарына сукырларча ышанудан коткаруда да бик зур әһәмияткә ия иде. Дөрес, К. Насыйри
дөньяга караш мәсьәләләрендә эзлекле түгел: аңарда табигатьне материалистик бәян итү дини-
идеалистик чигенешләр белән үрелеп бара Ул алланы дөньяны яратучы буларак таный Ләкин, К.
Насыйриның алласы, руханилар фикеренчә, табигать процессларына һәм җәмгыять тормышына даими
катнашып, аларны барлыкка китерүче яки юкка
' Каюм Насыр» (1825—1945). Магерналы наумша сессий, посаащанный 120-ле<ию со яна ромдо Кайна.
1948. 83 6
чыгаручы сулраиатураль җан иясе түгел Алланы ул деистик планда (галәмне үэе бар лыкка китерсе дв,
табигать һәм җәмгыять тормышына йогынтысы булмаган бер илаһи башлангыч дип раслаучы философик
тәгълимат нигезендә) аңлата Алла дөньяны яратучы булса да. кеше аның катнашыннан башка, сәбәплелек
принцибыннан чыгып, мөстәкыйль эш итә дип исәпли Деньяда бетен нәрсәнең сәбәбе бар икән алладан
шәфкать кәгеп ятмаска, ә чынбарлыктагы вакыйгаларның, күренешләрнең сәбәпләрен танып белергә һәм
кешеләргә уңай нәтиҗә бирә торган кечләрие хәрәкәткә китерергә кирәк дигән нәтиҗә чыгара К.
Насыйрииың бу фикере деизмга туры килә, ә К Маркс .деизм — материалист ечеи ахыр чиктә диннән
аерылуның уңай һәм җиңел юлы гына ул. дип күрсәткән. К. Насыйри. алла бөтен нәрсәнең язмышын алдан
билгеләгән, дигән дини тәгълимат йогынтысыннан котылу юлында мөһим адым ясый Шушы фикергә
таянып. К. Насыйри әйберләргә һәм күренешләргә алариың эчке табигатеннән чыгып бәя бирергә к ирәк
дигән нәтиҗә ясый һәм үзенең тикшеренүләрендә дә шуңа нигезләнеп эш итә. Сүз турыдан-туры
иҗтимагый тормыш, фән. культура мәсьәләләре турында барганда һәм табигать процессларын аңлатканда
К Насыйри стихияле материалист буларак чыгыш кый. Үзенең хезмәтләрендә ул чынбарлыкның бик күп
яклары турында фикер йөртә һем аны хәрәкәттәге материянең чагылышы итеп карый, табигать
күренешләрен чынбарлыктагыча итеп аңлата, алариың яшәеш һәм үсеш закончалыкларын ача.
Шулай итеп татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле К Насыйри чынбарлыкны фөнии-
материалистик аңлату юлында бик зур адым кый Ул асылда мөселман диненең һем урта гасыр схоластик
философиясенең дөньяга карашы күрсәтмәләре белән араны кискен рәвештә өзә Фәнни белемнәр тарату
өлкәсендәге эшчәнлеге белән ул массалар арасында таралган хорафатларга, юк-барга ышануларга кискен
удар кады һем дөньяга фәнни карашны урнаштыру өчен шартлар хәзерләүгә үзеннән зур өлеш кертте К.
Насыйри һәм аның фикердәшләренең эшчәнлеге татар халкының рухи тормышында мөһим алга китеш
булды Татар мәгърифәтчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак халкыбызның иҗтимагый фикер
тарихында тәнкыйди юнәлеш башлангыч ала.
Күренекле язучы һәм марксист гДлим Г Ибраһимов тарафыннан Насыйрилар дип аталган татар
мәгърифәтчеләре плеядасының урта гасырга хас дини карашларга һәм мөселман диненә каршы кискен
чыгышлары, алариың иске традицион тешәкчеләрме һем рухи кыйммәтләрне тәнкыйтьләве кешеләр аңын
рухи катып калганлыктан азат итүгә ярдәм итте. Алариың әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга айнык карарга
чакырулары халыкның аңына фәнни-материалистик һәм революциои-демоиратик, ә соңыннан маркс-
истик-ленинчыл идеяләр үтеп керү эчен нигез хәзерләде