Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК МОҢЫНА САРЫЛЫП


Фасил Әхмәтовка 50 яшь
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. РСФСРның М. И. Г линка исемендәге Дәүләт премиясе
лауреаты композитор Фасил Әхмәтовка 50 яшь тулды. Шушы уңайдан музыка белгече Семен Гурарий
тарафыннан оештырылган әңгәмәнең язмасын тәкъ- дим итәбез.
Семен Гурарий. «Фасил Әхмәтовның бөтен яктан да кызыклы, халык сәнгате чишмәләре белән
аерылгысыз рәвештә кушылган җыр. камера-инструменталь һәм симфоник иҗаты бүгенге татар
музыкасының күренекле казанышына әверелде...»
Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисты композитор Нәҗип Җиһа- новның
«Советская Россия» газетасында чыккан бер мәкаләсендә әнә шундый сүзләр әйтелгән. Чыннан да,
Фасил Әхмәтович, Сезнең иҗат биографиягез халык музыкасыннан башлана. Сез авылда тугансыз һәм
кечкенәдән үк халык моңына сарылып үскәнсез. Татар музыкасы тарихының шушы чорын күз алдына
китерик. Гадәти бер авыл малае мөстәкыйль рәвештә нота серләренә төшенгәндә, халык көйләрен
гармунда уйнарга өйрәнгәндә татар музыкасында Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов
кебек художниклар бер-бер артлы үзләренең күренекле әсәрләрен тудыралар. Утызынчы еллар
ахырында Татарстан Композиторлар союзы оештырыла, опера һәм балет театры ачыла, беренче...
Фасил Әхмәтов. Беренче татар операсы, беренче татар симфониясе, беренче татар балеты иҗат
ителә Әлегә татар профессиональ музыкасы, еллар белән исәпләгәндә, чагыштырмача кыска гына юл
үтә. ә ирешелгән казанышлар... Өлкән буын композиторларның милли музыка сәнгате хәзинәсенә
керткән өлеше, иҗат традицияләренең дә- вамчанлыгы, татар музыкасы үсеше процессының бөтенлеге
турында уйланганда, мин зур канәгатьләнү хисләре кичерәм һәм шушы өлкәдә әйдәп барган
фидакарьләргә күңелемнән рәхмәтләр укыйм.
С. Г. Бөтенлек төшенчәсенә Сез нинди мәгънә салып әйтәсез? Ә бит татар музы касының үсеше
чәчәкле юлдан гына бармады, ул кайчак каршылыклы бәхәсләр дә китерел чыгарды.
Ф. Ә. Хакыйкать бәхәссез тумыйдыр. Татар музыкасы сәнгатендә дә яңаны р аслау җиңел юлдан
гына бармый. Хәзер дә бәхәсләшәбез — алга барыр өчен бәхәсләшәбез. Бөтенлек төшенчәсенә менә
шундый бәрәкәтле хәрәкәт мәгънәсен салып әйтүем. Шулай да иң дөрес хөкемне Вакыт үзе чыгара.
Минем кебек урта буын вәкилләре балачагына туры килгән чор —утызынчы еллар ахыры, кырыгынчы
еллар башы татар музыкасы үсеше турында Вакыт инде үзенең төпле сүзен әйтте; композиторларыбыз
алга таба гаять зур адым ясадылар. Әмма, музыкант булу турында бик иртә хыяллансам да. мин ул чакта
мондый гомумиләштерүләр ясый алмый идем әле.
С. Г. Димәк, авылда яшәгән вакытта. Сез татар профессиональ музыкасын бик үк нечкәләп
белмәгәнсез?)
Ф. Ә. Мөгаен, шулайдыр. Әлеге елларда мин музыка турында нигездә радио аша алган тәэсирләр
буенча гына фикер йөрттем. Башкалабыз Казанга килгәч, минем алда бөтенләй яңа дөнья ачылды.
Симфоник-оркестр чыгышын тыңлау, әйтерсең, мине «алмаштырып» куйды. Әле дә хәтеремдә: мин П.
Чайковскийның Бишенче симфониясен, А. Глазуновның «Стенька Разин» исемле симфоник поэмасын
йотлыгып тыңладым. Оркестрга Исай Шерман дирижерлык итте. Әлеге очрашу күңелне чын
мәгънәсендә тетрәтте, һәм мин зур музыка дөньясы серләрен ача башладым. Шушы концерт вакытында
башкару сәнгатенең нинди сихри көчкә ия булуын да тойдым.
С. Г. Сез бик мөһим теманы кузгаттыгыз — композитор һәм башкаручы. Әлеге проблема музыка
өлкәсендә күп гасырлар буенча яши. Башкаручы талантына да ия булган композиторлар хәзер бармак
белән генә санарлык. Башкаручы белән композитор арасындагы иҗатташлык, димәк, яхшы әсәр тудыру
өчен бик тә әһәмиятле. Үзенең таланты белән Сезнең әсәрләрне танытырга ярдәм иткән башкаручылар
бармы?
Ф. Ә. Дөрес әйтәсез, музыкаль әсәрләрнең язмышы башкаручы осталыгына да турыдан-туры бәйле
Зарлана алмыйм, күп кенә әсәрләремне башкарганда алар минем ышанычлы фикерд әшләрем булып
калдылар. Шулай да мин чын мәгънәсендәге соавторлык көчен күренекле совет дирижеры — СССРның
халык артисты, профессор Натан Рахлинның башкару таланты аша тойдым. Әлеге дирижерга кадәр
«Фәрит Яруллин истәлегенә, исемле симфоник поэмамны Казанда да. Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә
дә башкардылар, әмма әсәр иң зур уңышны Натан Григорьевич ярдәме белән казанды. Минем
карашымча, ул музыканы Фәрит Яруллинның фаҗигале язмышы белән органик рәвештә бәйли алды,
шулай итеп, әсәрнең рухын тыңлаучыларга түкми-чәчми җиткерүгә
иреште. Тәэсир бик тә көчле булды. Тыңлаучылар эсэр башкарылганнан соң беравык тый тордылар.
Музыкамның яңачә ачылып китуе минем уэемие дә таң калдырды
С. Г. Музыка дөньясына Сез дә башкаручы буларак аяк бастыгыз түгелме?
Ф Ә. Алай ук кычкырып әйтмик. Дөрес, училищеның халык уен кораллары бүлегенә мине баянчы
буларак кабул иттеләр Әмма әлеге уку йортын мин «теоретик-композитор» буларак тәмамладым Музыка
буенча беренче педагогларым Ә. Фәттах һәм А- Бреиингиы һәрчак зур ихтирам белән искә тешерәм Гап-
гади бер авыл гармунчысы белән естәмә рәвештә шөгыльләнер өчен алар үзләренең вакытларын
беркайчан да кызганмадылар
Музыка училищесында укыган вакытта күптәнге дустым Мирсәет Яруллин миңа үзенең
композиция буенча укытучысы профессор Альберт Леманга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Башта мин
батырчылык итмәдем Бәхеткә каршы, өченче курс ахьрлә- рыида Альберт Семенович училищебызга үзе
килде Шушы очрашу вакытында азганнарымны аңа уйнап күрсәтергә җөрьәт иттем Тыңлаганнан соң ул
кистереп шундый сүзләрне әйтте: «Кичекмәстән минем класска килегез, Сезгә укырга кирәк» Шулай
итеп мин А. Лемаи укучысы булдым, аның классы буенча училище, консерватория, аспирантура
тәмамладым. Шундый укытучы кул астында белем алуым белән чиксез горурланам
С. Г. Композиторлык эшчәнлегегезнең башында ук Сезнең иҗатта драматик башлангычның
өстенлек алуын билгеләп үттеләр Соңгы елларда исә әлеге сыйфат әсәрләрегездә бөтен калкулыгы белән
ачылды Әлбәттә, драматизм лиризм бела» үрелеп бирелә
Ф. Ә. Барыннан да элек мине кеше кызыксындыра. Кешенең рухи «галәме», рух диалектикасы
Жанр ягыннан чыгып караганда, минемчә, кешене симфоник музыкада тулырак ачып була.
С. Г. Сезнең «Казан симфониясе»н тыңлаучылар да. музыкантлар да. сәнгать белгечләре дә яратып
кабул итте Мәскәү дәүләт филармониясе тарафыннан бирелгән аннотациядә мондый юллар бар:
«...Аның симфониясе (1976), оркестр серләрен яхшы белүче һәм сиМфонизмда югары дәрәҗәдә фикерли
алучы чын останың өлгергән эсере буларак, татар симфоник музыкасының иң күренекле
казанышларының берсенә әверелде-.
Симфониягә кадәр, чыннан дә, оэын-озак юл үтелә. РСФСР Дәүләт премиясенә лаек булган «Фәрит
Яруллин истәлегенә» исемле симфоник поэма, мөгаен, »Казаи сим- фоииясепн язуда мәһим бер Этап
булып торгандыр. Симфоник поэма жанры, гомумән, татар музыкасында берара чын мәгънәсендә
тантана итеп алды
Ф. Ә. Алдагы бер сикереш эчен шушы чорда тәҗрибә туплангандыр дип уйлыйм. Ә поэма жанрына
килгәндә, ул композитор эчен зур мөмкинлек лар ача интонацион яктан да, драматургии яктан да,
оркестрны белү ягыннан да
Өлкән буын компоэиторларыбыэның симфоник поэма манрын үстерүгә керткән өлешләре бәяләп
бетергесез «Кырлай» (Н Җнһанов), «Г Тукай истәлегенә», «М Вахитов истәлегенә» (М Моэаффаров)...
Әлеге әсәрләр хаклы рәвештә алтын фондыбызга кертелде.
С. Г. Рух диалектикасы. Драматик башлангычка күбрәк таянып взылган «Казан симфониясенндәге
теп фикер шушы тешенчадә чагылмыймы? Музыка белгече Евгений Баранкин шушы уңайдан болай дип
язды «.. Симфониядә кеше шәхесенең формалашу темасы, яхшылык белән явызлык арасындагы
каршылык темасы драматик концепциянең нигезен* тәшкил итә»
Ф. Ө. Әлеге эсер турында сөйләү минем өчен шактый кыен Симфониягә шактый озак «барылды».
Гомумән, мондый зур әсәрләр рухи тәҗрибәнең бай булуын, кеше шәхесендәге эчке каршылыкларны,
тарихны һәм җәмгыять тормышын тирентен белүне таләп итәләр. Симфония — проблема Әйтик, Д
Шостакоанчның унбиш симфониясен унбиш проблема рәвешендә кабул итәргә мемкиндер
С. Г. Шушы уңайдан әйтеп үтегез әле кайчандыр Сезне Шостаковнчка иярүдә гаепләүләре дәресме?
Ф. Ә. Гомерем буе мни Шостакович музыкасын әйрәнем Художник һәм шәхес буларак. ул чын
мәгънәсендә үрнәк булырлык композитор! Студент елларымда —н аның музыкасы белән саташып
йөргәнемне хәтерлим Табигыи ки, бөек композиторның Казанга килү хәбәре мине бик дулкынландырды
һәрбер студент-композитор Дмитрий Дмитриевичка күрсәтер эчен үзенең бер әсәрен әзерләргә тиеш
икәнлеген ишетү бә- тәнлән каушатып җибәрде. Әйтергә кирәк, укыган вакытта мин башкалардан бик
үк аерылып тормадым шикелле Шуңа күрә Шостакович кебек беек художниктан мактау
миңа канат куйды, һәм мин аларны мөхтәрәм остазның фатихасы буларак кабул иттем
Ә инде Шостаковичның минем музыкага йогынтысы мәсьәләсенә килгәндә, шуны әйтә алам: әйе,
аның «тимер» логикасы, интонацион үсешкә осталыгы мине һәрвакыт сокландырды. Әмма «бер матур
таңда», консерваторияне тәмамлагач, Шостаковичта «эреп югалу* куркынычын мин бетен хәвефлелеге
белән аңладым һәм үземне бернинди йогынтыга да бирелмәскә мәҗбүр итә алдым шикелле. Шулай да
азганнарымда Шостаковичны яратуым һаман да сизелә бугай. Мөгаен, бу мәсьәләгә Горькийча якын
килү иң дөреседер: һәркемнән өйрәнегез — беркемгә дә иярергә тырышмагыз.
С. Г. Күпмилләтле совет сәнгатендә тирән мәгънәдәге иҗади йогынты табигый күренеш буларак
карала...
Ф. Ә. Мондый процесс татар музыкасында да күзәтелә. Милли сәнгатьләрнең үзара баюына хезмәт
итүче иҗади йогынты гәүдәләнеше интонацион, гармоник, драматургии планда бигрәк тә ачык сизелә.
Әйтик, күп кенә татар композиторлары иҗатында без башка милләт музыкасына хас ладларны, аерым
алганда, казах (3. Хәбибуллин), үзбәк (Р. Яхин), азербәйҗан (А. Монасыйпов), кыргыз, грузин (Р
Еникеев) музыкалары чалымнарын тоябыз. Киресе дә очраштыра. Күпмилләтле музыкаль хорда татар
композиторлары йогынтысында туган әсәрләр дә ишетелгәли.
С. Г. Татарстан композиторлары музыкасы илебезнең бик күп төбәкләрендә һәм шулай ук чит
илләрдә дә яратып тыңлана. Татар музыкасы бигрәк тә вокаль музыка аша күбрәк таныладыр. Ә менә
зур жанрларны, әйтик, опера музыкасын яки симфонияләрне республикадан читтә азрак беләләр. Моның
төрле сәбәпләре бардыр. Әмма шуның белән килешмичә мөмкин түгел: вокаль музыка профессиональ
сәнгать үсешенең беренче чорларыннан ук татар композиторлары игътибары үзәгендә булды.
Ф. Ә. Вокаль музыка өлкәсендә, мөгаен, барлык буын композиторлар да эшлидер. Әлеге күренеш,
минемчә, халык музыкасы стихиясе белән тыгыз бәйләнгәнлектән килә. Шәхсән үземне вокаль музыка
һәрвакыт кызыксындыра. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Мәҗбүр итүсез эшлим. Күп кенә очракта
җырлар теге яки бу вакыйгага мөнәсәбәт белдерү рәвешендә туа. Күңелне дулкынландырган кичереш-
тойгылар да күп була.
С. Г. Көн-үзәк мәсьәләләргә чын художник гомумиләштерү призмасы аша карарга ' омтыла...
Ф. Ә. Бары шундый очракта гына озын гомерле әсәрләр дөньяга килә. Көн-үзәк мәсьәләләр
төшенчәсе, гомумән, җыр жанры табигатенә ятышып тора. Гражданлык яңгырашына ия булган күп кенә
җырларыбызда нәкъ менә шушы төшенчәнең югары дәрәҗәдә кристаллашуы күренә.
С. Г. Композитор Фасил Әхмәтовның иҗаты күпкырлы. Шулай да музыка сәнгатендә Сезнең үз
«кишәрлегегез» бар: симфоник һәм вокаль-инструменталь музыка. Әлеге жанрларга бирелгәнлек ни
белән аңлатыла? Опера яки балет язарга уйламыйсызмы?
Ф. Ә. Жанрларны үзләштерү шактый четерекле. Вакыт та күп сорала. Шулай да куркып калмаска
кирәк. Мәсәлән, мин кыллы квартетлар, агачтан эшләнгән тынлы уен кораллары өчен квинтет иҗат
иттем. Әлеге әсәрләрне тудыру симфоник оркестрның аерым группаларын өйрәнү буенча үзенчәлекле
мәктәп булды
Опера яки балет язарга да ниятләнеп карадым Әбугалисина турында опера тудырырга
хыялландым. Хәзер инде Хуҗа Насретдинны опера сәхнәсенә чыгарасы килә. Шагыйрь Һади Такташ
әсәре сюжетына балет язу нияте белән дә яшим. Шартлыча исемләнгән либреттосы да әзер: «Җир уллары
трагедиясе»
С. Г. Бүгенге көндә опера жанры проблемасы үзенең актуальлеген бермә-бер арттырды...
Ф. Ә. Татар музыкасында опера жанры үсеше турында сөйләшкәндә, милли куль тура
үзенчәлекләрен онытмаска кирәктер. Татар операсында классик операга йөз тоту шактый ачык сизелә.
Әмма безнең халык мондый операга бик үк теләп йөрми. Ә менә музыкаль драма спектаклен карап
туймыйлар. Милли опера жанрына, бәлки, халык музыкаль драмасы аша барыргадыр?! Тамашачы
мәхәббәтен казанган әлеге жанрны ни өчен операга кадәр күтәрмәскә?! Музыка тормышыбызда мо ндый
тәҗрибә булды: милли симфония тудырыр алдыннан композиторларыбыз симфоник поэма жанры тра-
дицияләрен ныклап үзләштерделәр.
С. Г. Традицияләр... Әлеге төшенчә һәркемгә дә яхшы таныш, һәм без бу сүзне бик еш кулланабыз.
Шулай булуга карамастан, традиция төшенчәсе кайвакыт бөтенләй яңа яктан ачылып китә...
Ф. Ә. Бу нидән килә? һәрбер художник дөньяны үзенчә таныл-белергә омтыла. Традиция
төшенчәсен дә ул үзенчә күз алдына китерә һәм аны үзенә генә хас төсмер ләр белән баета. Әмма бер
хакыйкатьне онытмаска кирәк: традицияләр җирлексез булмый, үзләренең тирәнгә киткән тамырлары
белән алар халык музыкасына тоташканнар.