БЕЗНЕ ӨЙДӘ КӨТӘЛӘР
Беренче бүлек 1 ең тугыз йөз кырык дүртенче елның көзе иде. Балтик буе фронты гаскәрләре Латвия җирләрен азат итә-итә алга бара. Күптән түгел генә латышларның иң зур каласы Рига азат ителде. Әмма Рига өчен сугышта дошман шул чаклы нык каршылык күрсәтте, хәтта күпне күргән азау сугышчыларның да моңа исләре китте. Чөнки моннан көньяктарак безнең гаскәрләр Германиянең үз җирләренә якынаеп киләләр һәм бик уңышлы алга баралар иде. Гади исәп буенча, фриц үз оясын саклауны күбрәк кайгыртырга тиеш югыйсә, ә юк, биредә ни өчен үлгәнен дә белми сугыша! Сәбәбе нәрсәдә? Фронт халкы телендә
шул канлы бәрелеш кенә хәзер. Немец мәкерлеген җитәрлек татыган кешеләр дә, Риганы алганда күп кан коелуга исләре китеп, баш селкиләр.
һаман бер нәрсәне сөйлиләр: дошман шәһәрне тимер-бетон ныгытмалар белән уратып алган булган. Сажин саен дзот та дзот. Аларга пулеметлар куелган, танкка каршы фаустниклар утыра. Безнекеләр шуны алдан белеп бик көчле артхәзерлек ясыйлар, дошман позициясенең тәмам асты-өскә килгәч, һөҗүмгә укчылар күтәрелә. Әмма дүрт-биш адым китәргә өлгермиләр, немец пулеметлары ата башлый, танкларны көчле туплар туктата, һөҗүм тончыга. Бераздан безнең бомбардировщиклар яңадан эшкә керешә. Аннары бөтен көпшәләрдән атып, немец ягын тетәләр. Ут нокталарын берәм-берәм юк итеп бетерәләр. Шушы хәстәрдән соң, укчылар траншеяларыннан чыгып алга китә. Тик илле-алтмыш адым үтүгә, немецның әллә ничек исән калган ут нокталары җанланып, тагын ата башлый. Укчылар җиргә ятарга мәҗбүр булалар. Авыр тупларны, бомбовозларны тагы эшкә кушарга туры килә. Җир тетри, гел селкенеп тора, судагы көймә кебек чайкалып-чайкалып китә. Дошман ягын кара төтен болыты каплый. Анда бер җан иясе дә калмагандыр шикелле тоела: «Җитте, алга, бөркетләр!»— дигән әче команда тавышы яңгырый. Укчылар, җирдән торып, алга таба иелә-иелә атлый башлыйлар. Ләкин каһәр генә суккан икән, немец тагын ут яудырырга тотына. Нәрсә
бу? Хикмәт нәрсәдә? Укчыларның тагын җиргә елышудан бүтән чаралары калмый... Безнекеләр һөҗүмне туктатырга я рам агайлыгын белеп, дошманга бер сәгать тә тын алырга бирмиләр, һаман атакалап торалар, көне буе шулай... Бары карангы төшкәч, алтынчы тапкыр атакага күтәрел! әч кенә укчылар шәһәр кырыенын беренче йортларына барып ябышалар һәм чигенмиләр Аннары һәр йорт өчен көрәш атна буе * дәвам итә.
ә
Ә шәһәрнең Юрге бистәсе елганың теге ягында. Елганы кичү * сират күперен кичүгә әйләнә. Дегеттәй куе кара төн. яр кырыенда ч миналар шартлап тора, пулялар күйе сызгырып-сызгырып уза. Немец Ё пулеметының утлы тамагы күзгә чалынып китә. Ә бу якта сугыш- 1 чылар елганы кичәр өчен көймәләргә төяләләр. Бик шыпырт кына: = «Хәерле юл. сау булыгыз!»— ди командир, ике көймәне ярдан этеп 3 җибәрә-җибәрӘ. «Юк. иптәш командир, бәхил булыгыз!»— дип пышыл- * дыйлар сугышчылар. Нинди куркыныч тәмугка керүләрен алар сизенә- = ләр һәм аңлыйлар. Көймәләр елга уртасынарак җиткәч, немец су өстенә I парашютлы ракеталар асып куя. Яп-якты. Көймәләр уч төбендәге ке- -■ бек. Шунда көймәләргә туп-туры миналар килеп төшә. .
Яр буендагы окобыннан моны күзәтеп торган командир ике куллап * башына тотына һәм яраланган кеше кебек ухылдый, тыпырдана. , тар траншеяда бәргәләнә-суккалана. Ләкин нишләмәк кирәк Приказ- ■* ны үтәми мөмкин түгел. Калтыранган куллары белән телефонга тотынып. тупчыларга шалтырата, ут нокталарының цельләрен әйргә. Ул ' арада безнең ерактан ата торган туплар кирәкле төшне тетәргә, астын- өскә китерергә тотына. Шартлау утлары гына төн караңгылыгында зилзиләнең кай төштә икәнен белгертеп тора . Төн урталарында командир сугышчыларны тагы көймәгә төйи. Үзенчә дәртләндерә, саклану әмәлләрен өйрәтә. «Инде исән булыгыз'» дип ишкәкләрен бирә. Көймәдә- геләр тыенкы гына: «Юк инде, иптәш командир, бәхил бул! Әллә күрешәбез. әллә юк. эх!» диләр һәм ишә-ишә караңгылыкка кереп китәләр. Елга уртасына чаклырак исән-сау баралар, ләкин немец бик уяу, яктыртып кына тора. . Диңгездәге эсминецлардан авыр снарядлар белән ата. Аларның туплары шартлаганда су бер ярыннан икенче ярына кадәр һавага эленеп куелган кебек өскә күтәрелә, ул мәхшәрдә йомычка сыман гына калган көймә ничек чыдасын!
Тылдан шалтыраталар: елганы кичтеңме әле. шуны һаман хәл итә алмыйсың, нигэ йоклыйсын'* Командир аңа диңгездәге эсминецлар турында әйтә. Шуларны бастырмыйча торып кичү һич мөмкин түгел, дип ышандыра Ярый әле хәлне аңлады, әйбәт, реалист кеше икән, дип сөенә командир, үзенең начальнигы турында уйлап.
Ике сәгатьләп вакыт уза. Төнге бомбардировщиклар диңгез пиратларына бомба ташлап кайталар. Командир таң алдыннан тагы бәхет сынап карамакчы була, сугышчылар көймәгә төялә Үзләре артыннан элемтә чыбыгы суза-суза баралар, бераздан кара шәүләләрен куе томан кебек эңгер-меңгер йота. Тып-тын. эх. уңышлы гына булсачы! Бераздан сугышчылар исән-сау теге ярга чыгып җитүләре турында телефоннан әйтәләр. йа алла, дип җиңел сулап куя командир. Әмма ярты сәгать үтми, немецлар боларны чолгап алалар. Кул сугышын.ia сугышчылар барысы да батырларча һәлак була
Оч төн буе шул хәл кабатлана. Тик дүртенче төндә генә зур көймәгә утырып чыккан сугышчылар ярга чыгып, искәрмәстән дошман дотына бәреп керә һәм шунда ныгып калырга нрешә Аларга яңа көчләр килеп җитә, шулай һөҗүм мәйданын киңәйткәннэн-кинәйтә баралар Ниһаять, немецлар Юрге бистәсеннән бәреп чыгарыла
Бу төштә елганы кичү Днепрны кичүгә караганда берничә мәртәбә канлырак һәм аяусызрак булды, диләр исән калганнар. Алар бирегә Днепрдан китерелгән данлы сугышчылар булган икән. Гаять зур тәҗрибә туплаган сугышчы, командирларның шушы су барьерын артык күп көч куеп кына җиң.» алуы һәм моңа хәтле булган сузышлар немецның үтә зәһәрләнүенә ачык мисал иде Шуңа бу хакта солдат арасында сүз күп йөрде.
Немецлар Ригадан чигенгәч, Курляндия дип атала торган җиргә, диңгез яры буена кереп бикләнделәр. Моның чын мәгьнәсендә бикләнү булуы бераз соңрак беленде. Безнең частьлар, әүвәлгечәрәк исәпләп, бу группировканы тәмам бетереп ташларга дигән ният белән һөҗүм башлаганнар иде. Берничә тарафтан төшеп, өч-дүрт көн буе фрицны дөмбәсләделәр. әмма шуңа карамастан дошман дүрт чакрымнан ары чигенмәде. Оборонаны өч катлы итеп корган булып чыкты. Кая ул, әүвәлгедәй оборонаны өзеп, 10—15 километр алга китүләр, бетте ул хәзер.
Әйтергә кирәк, бирегә Ленинград яныннан чигенгән һәм Эстония, Латвиядән сөрелгән гаскәрләр килеп тупланган. Болар гитлерчыларның бик атаклы кадровый частьлары. Кораллары бик шәп һәм бик күп. Әмма немецлар, бетәселәрен эчтән сизенеп, үзләрен дәртләндерергә тырышалар. Кай көннәрне алгы сызыкта динамиктан кычкырганнары ишетелә: Жуков Берлинны алса да без моннан чигенмибез, янәсе, безнең яңа самоходка- ларны җимерә алырлык түгел, имеш... Бу, билгеле, бушка өмет тоту, суга таяну. Шулай да соңгы каты һөҗүмнәрнең аз нәтиҗәле булуы командирларны уйга төшергән иде. Анда шул нәрсә ачык күренде: немецлар безнең тактиканы шул чаклы нык өйрәнгәннәр, аңа тәмам җайлашканнар, кечкенә генә алдан уйланылмаган нәрсәне дә шунда ук үзләре өчен файдаланалар. Әмма алгы сызыкта гына беленгән, һөҗүмне уңышсыз иткән бу нәрсәләр гомумиләштерелмәгән, бары сөйләнү генә булып кала бирә иде шикелле. Шуңа ул өстәрәк торган башлыкларга да барып җитмәгән булса кирәк әле. Давай, давай һөҗүмгә дип, приказ төшереп кенә торалар. Алар да хаклы, бөтен фронтларда алга барганда монда артта калырга ярамый, чөнки фронт сызыгы тигезсезләнә һәм бөтен шартын китереп приказны үтәргә тотыналар. Дошман позициясе квадратларга бүленеп бомба белән, туплар белән бик каты тетелә, таш өстендә таш калмый. Ләкин һаман да бер үк күренеш кабатлана, көне буе тоташ һөҗүм итеп бары беренче траншея гына алына, тегенең оборонасы күп эшелонлы икән. Приказ бу юлы да үтәлеп җитми. Моның өчен җавап тотарга кирәк. Шуннан тикшерү китә: нигә болай, нигә тегеләй...
һөҗүмдә катнашкан төп подразделениелар арасында капитан Мамакның укчы батальоны һәм аңа беркетелгән тупчылар — майор Мостафин дивизионы да бар иде. Алар һөҗүмнең һәр минутын-сәгатен исәпләп, укчылар кайчан, күпме алга үрмәләргә, шул вакытта тупчылар нәрсә эшләргә кирәклеген бик нык алдан уйлап һәм планлаштырып тотынганнар иде. Кичкә таба укчылар көч-хәл белән дошманның беренче траншеясына бәреп керделәр. Бу хәрәкәтне суындырмыйча бик тиз дәвам итәргә кирәк иде. Шуңа Мостафин үз дивизионының ике батареясына укчылар янына күчәргә приказ бирде. Бу дистәдән артык пушка дигән сүз. Иртә уңмаган кич уңмас дигәндәй, пушкаларны ашык-пошык урнаштырып маташканда немец танклары килгрне күренде. Алар ата-ата килә, нәкъ шул мәлне фрицлар бөтен кораллардан өермәле ут ачтылар һәм укчылар биләгән окоп-траншеяларның астын-өскә китереп ташладылар. Сул флангта Мамакның ачы итеп сүгенгәне, кемгәдер янаганы ишетелеп китә. Баксаң, сирәк карачкыл куаклар артындагы укчыларның исәннәре һәм яралылары чигенгән, кайсылары артка сыпыртып маташа икән. Менә шунда Мостафин тупчылары немец танклары белән бергә-бер калды. Бәрелеш бик кискен төстә барды. Бәхеткә, Мостафин үзе тупчылары янында иде, артка карарга вакыт бирмәде. Сафтан чыккан расчет урынына үзенә дә эшләргә туры килде. Хәл кыл өстендә тирбәнде. Йә без, йә алар. Тагы бер ярты гына сәгать чыдасак... Тагы әнә теге танкны гына яндыра алсак... Мостафин үзенең башында шушы үлем алып килгән минутларны эчтән генә санап торучы нәрсәдер барлыгын тойды... Бәхеткә, шул кискен моментта батареягә яңарак килгән бер кече лейтенант искиткеч салкын канлылык белән һәм акыллы хәрәкәт итте. Әллә каян пулемет табып, танк артыннан килгән фрицларны кырдырып торды. Шул коткарды. Фамилиясе Идрисов икән. Ул арада Мамак тоташ туп шартлаудан исәнгерәгән укчыларын һәм пэтыэр-
чыларын җыеп килеп җитте. Алган позицияләрен бирмәделәр, гитлерчылар чигенде. Шулай да приказ җиренә җиткерелмәде, үтәлмәде.
Ә төнлә белән алмашка яңа көчләр килде, аларны тылга чыгардылар.
Бер бәрелештә частьлар бик өтелеп калган иде.
Өченче көн исә күп кенә вазифалы кешеләр катнашында оперативка 3 җыелды. Анда һөҗүмнең алга таба җәелдерелмәве мәсьәләләрен карадылар. J Мамак та, Мостафин да, мөстәкыйль рәвештә рапорт язып, командирлар * буларак, үзләренең фикерләрен әйткәннәр иде. Шуларны алга алып куеп. “ һәр пунктын тикшерергә, ачыкларга тотындылар
Озын өстәлнең бер башында Мамак юаш кына, йончыган төстәрәк = утыра. Ул түгәрәк каратут йөзле, калын кашлы һәм рәтләп йокы, ял * күрмәгәнгә җыерчыкланган, җил каклаган битле. Төптән таза гәүдәле ♦ булуы һәм тышкы кыяфәтенең бүтән чалымнары, сөйләгәндә «г» хәрефен = «һ» итеп әйтүе аның украинлы икәнен әйтеп тора. Сабыр гына тыңлый, с эчтән кичерә, ләкин кайбер тәнкыйть сүзләрен ишеткәндә кашлары җыеры- < лып китд дә чыраена дәһшәт чыга. Ул бер дә үзендә гаеп тойган хәлдә ? утырмый шикелле. Аның шәхсән тәвәккәл командир икәнен беләләр. Ба- * тырлыгы турында сүзләр күп йөри иде. Ул штабта эшләгәндә батальон ж командиры алга сызыктан хәбәр итә ике ротамны атакага күтәрә алмыйм. « дип. Мамакны җибәрәләр. Роталарны һөҗүмгә күтәрә һәм немец траншеяла- - рына чаклы алып оара. Икенче бервакыт тагы шундый тоткарлык килеп 5 чыга. Кайсыдыр командир сугышчыларын атакага күтәрә алмый. Тагы Мамакка кушалар. Булдырып чыга. Күп мәртәбәләр шундый куркыныч эшләрне башкара. Сугышчылар аның Мамак дигән фамилиясен ни өчендер Мамай дип тә йөртә башлыйлар. Шулай да мәсьәлә җитди, бер дә баштан сыйпамыйлар. Ул рапортында, ут нокталарын җимереп бетермәделәр дип, бар гаепне тупчыларга аударган икән. Ләкин укчыларның ничек хәрәкәт итүен күзәтеп торганнар. Артхәзерлек дошманның өченче траншеяларына күчерелгән чакта алга кузгалырга кирәк иде, син шул моментны ычкындырдың, менә бөтен бәла шуннан башланды, дип кү эне дә ачырмынлар. Бик хаклы әйтәләр. Мостафин да нәкъ шулай уйлый иде. Әмма Мамак бу тәнкыйтькә дә җавабын тапты. Ул солдатларның карт-коры, ә яшьләренең начар өйрәтелүләрен, өлкәннәрне кыймшату авыр булуыннан зарланды. Тагы ниндидер сәбәпләр әйтә башлаган иде. аны бер киң битле, зур башлы оперативник бүлдерде:
- Кайсы көчле — арыслан командалыгындагы бер көтү сарыкмы, әллә сарык командалыгындагы бер көтү арысланмы? Кайсы көчлерәк?- Эффект өчен тынып торды да өстәде: - Әлбәттә, арыслан командалыгындагы бер көтү сарык көчлерәк...
Кемдер кисәк кенә көлеп алды, тик тыелып тынды, киеренкелек йомшамады. Мамак оперативннкка кыю карады, ачуы да килмәде шикелле. Барысын да: мондый чакта була торган сүзләрнең чәнечкелесен дә. ачысын да эченә сеңдерә барырга күнеккән иде булса кирәк Мостафин аның сабырлыгына сокланды Мамакның соңгы сүздән баш тартуы үзенең гаебен тану кебек булды. Аннары Мостафинга күчтеләр Мостафин оперативкага бик пошынып килгән иде Сәбәп шунда, кичә чирләп полк командиры Кимбр госпитальгә ятты. Ул булмагач мине бутарзар, дип курка иде Чынлап та теге, битенең киңлегеннән казагы да күренми торган оперативник.
— Пехотага ярдәмгә нигә ике батареяны гына китердең?— дип тотынды. Мостафин алгы сызыкка машина белән барырлык түгел нде. бу пушкаларны да җилкәдә китердек әле. диде. Бу обстановкадя бары шулай Гына эшләргә мөмкин икәнен бүтәннәр дә расладылар. Мостафин җиңел сулап куйды. Ләкин ул рапортында безнең 76 мм пушкалар «Тигр»ның алгы бронясын җимерергә көчсезрәк дигән ялгыш бер җөм.зә язган иде, шул сүзләргә бәйләнделәр. Аеруча күкрәгенә орденнар тезгән бер капитан бу фикергә бүтән төс биреп гаепләп маташты. Бик нык сизгерлек күрсәт
кән кебек сөйли иде. Мостафиннын кинәт ачуы кайнады, катыргы кәгазь өстендәге бармаклары калтыранганын күрде ул, тик тыелып кала алмады:
— Мин үзем практикада сынаганны күрсәттем,— диде.— Әгәр сезгә кирәк булса, 76 мм пушкалар «Тигр»ларны пыяла урынына челпәрәмә китерәләр дияргә мөмкин...
— Юк, юк,—дип кул селтәде теге нигәдер. Ләкин Мостафинның тупас кыланышы киң битлегә дә барып тигән икән, ул устав параграфлары белән суктырырга тотынды. Үзенең булдыксызлыгын пушкаларга сылтаган командир пустяк кеше ул, диде. Тагы ике-өч оперативник аны талкып алдылар. Каты гына сүзләр әйттеләр. Кинәт Мостафинның язмыш үлчәве тәлинкәсе түбәнгә киткән шикелле була башлады. Мостафин мине урыннан алалар икән, дип уйлап алды. Әмма шул мәл күкрәгенә Герой йолдызы таккан, ничектер крестьян чырайлы, таза базык гәүдәле лейтенант сүз сорады. Бетереп ташлый икән, дип Мостафинның йөрәге дөп-дөп типте. Ләкин нигәдер Мостафинга бик текәлеп, хәерхаһ йөз белән карый иде. Мостафин шуннан: «Әллә берәр таныш микән?»— дип уйлап куйды. Ләкин үзе бу кешене кайда да булса күргәнен хәтерләми, юк.
— Сугыш устав буенча бармаганын барыбыз да бик яхшы беләбез,— дип башлады ул. Бу җылы сүз иде.— Ә пушкалар турында майорның фикере дөрес. Мәгълүм факт. Фактка реаль карарга өйрәнергә кирәк. Командование шулай эшли дә, хәзер зисларны 85 мм итеп чыгаралар. Уставча гына бармый дигәннән, бер нәрсә сөйлим әле. Узган ел апрель азакларында Великая елгасын кичкәндә мин бик хәтәр хәлдә калдым. Таң беленеп килә иде. Минем отделение елгага кереп, алга йөзеп китте, ә мин йөзә белми идем. Куркып ярда калганмын. Суга сикерергә итеп ыргылам, куркып, тагы артка чигенәм. Үзем эчтән елыйм, көчектәй шыңшыйм, яр кырыенда әрле-бирле чабып йөрим. Әллә кайдан бер капитан килеп чыкты. Тотып алды да сораша, мин барысын да әйтеп бирдем, күземнән яшь атылып чыкты. Шуннан, капитан: «Баграков, суга сикер, ротаңны куып җит!»— дип кычкырып җибәрде. Мин дә яңа көч белән ярга йөгереп килдем, ләкин тагы суга сикерә алмадым. Капитанның ачуы килде, минем хәлне дә аңлады бугай, мине тотты да ярдан суга ыргытты. Мин эт шикелле кулларым белән чәпелди-чәпелди йөзеп киттем, батмадым. Теге ярга тәки барып чыктым бит. Анда сугыш бик каты бара,— мәхшәр иде. Ротадан бик әз кеше калган. Командир һәлак булган, пулеметчы үлгән, немец һаман атакага килә. Мин калкудагы максимканы чамалап алдым да шуның артына яттым... Тегендәрәк тагы бер пулемет ата. Ләкин бераздан ул тынып калды. Траншея буйлап чабып барсам, ике* иптәш тә үлгән. Бераз бу пулеметтан атып торам да аннан үземнекенә йөгерәм, әле анда, әле монда...
Шул чак аның сүзе бүленде, җыелыш алып баручы оперативникны ниндидер начальник чакыра дип, алып чыгып киттеләр. Ничектер киеренкелек йомшагандай булды, Баграковның мәсьәләдән читкә китүенә эчләре кырып утырганнар да аңа ригая белгерттеләр, сөйләп бетерергә куштылар.
— Көне буе шулай ике пулеметтан атып, түбәне немецларга бирмәдем. Кичкә яңа көчләр елганы кичте. Фрицны шөшкенләп куа китте, ә миңа шушы йолдызны госпитальдә бирделәр, кулбашым яраланган иде. Дәваланып ятканда һаман теге мине суга атып бәргән капитанны уйладым. Мең рәхмәт укыйм үзенә. Каян гына табарга үзен? Терелеп чыккач та мин аны эзләп карадым. Юк та юк. Ләкин менә хәзер мин аны күрү бәхетенә ирештем. Ул — әнә ^айор Мостафин. Бик тиз танып алдым...
Өстәл артындагыларның кайсыдыр ышанмыйча: «Ну?!»— дип ычкындырды, кайсы исә: герой әкәмәтләр эшләсә дә килешә, дигән төче караш белән елмайды. Баграков Мостафинга таба килә иде, Мостафинның маңгае тирләп юешләнде, герой сөйләгәннәр җете төстә күз алдында гәүдәләнде.
— Сез мине, бәлки, оныткансыздыр?— Баграков аның кулларына килеп тотынды һәм нурланып карап тора башлады.
— Менә хәзер хәтергә төште. Ул сез идегезмени? Кара, нинди очрашу. ә? дип. Мостафин да аның беләгеннән тотты. Ләкин шатлыгын артык белгертмәде, сүрән генә елмаеп торды. Ул арада начальникның вакыты булмау сәбәпле җыелышның бүгенгә беткәнлеген әйттеләр. Опера- тивниклар кузгалышып Баграков белән Мостафинны чолгап алдылар. Аңлашу, белешү, детальләп сорау, төгәлләү һәм өстәүләр китте. Бу хәлнең * чын булуына тәмам ышанып җиткәч, елмаеша-е лмаеша: «Багракон син- - нән бүген тиеш».— дип шаярткалап таралыштылар.
Баграков Мостафинны үзенә алып кайтты. Бай гына латышның бер * як бүлмәсендә тора икән. Алар төне буе сөйләшеп утырдылар. Баштан - кичкән хәлләрнең бөтенесен тәфсилләп искә төшерделәр. Күбрәк Баграков i сөйләде. Ләкин мактану аның бер сүзендә дә чагылмады Төпле кеше = икән бу. дип сөенеп утырды Мостафин. Ә бит бер мактанчык шыр кеше 1 булса да берни эшли алмас идең. "
— Бәхетең бар икән. Баграков,— диде Мостафин. герой куйган сый- - дан сәрхушләнеп
— Әйе. бәхет миңа чыкты,— диде ул моңсу гына, яңакларын багы- < рып тәмәкесен суырды.— Ә бит моның өчен күпме баш салынды Күпме У башлар! Иптәшләр жәл!— һәм. бу хакта искә төшерәсе килмәгәндәй, ку- ' лын селекте. Мостафин аның бу сүзләренә сәерсенеп каралы: геройлыгын ‘ бары үзе күрсәткән батырлык өчен генә түгел, ә барча сугышчан иптәш- - ләренсң көче, каны белән ирешелгән нәрсә итеп каравы соклану уятты. Уйлап карасаң, бу дөрестән дә шулай бит. Алтыш а лаек булмасалар - да. батырлык эшләгән кешеләрне күргәне бар аның, әмма берсеннән дә мондый сүзләр ишеткәне юк иде әле. Бу ничектер яңача. ахры, фикердә кешенең холык-фигыле чагыладыр. Баграков чын рус кешесе иде, үзенең шундый дан алуына намуссынган, үлгән иптәшләре каршында уңайсызланган кебек иде. Бик числыклы кеше булса кирәк, дип үзенчә нәтиҗә чыгарды Мостафин. Шул фикерен ныгыту өчен. Баграковнын аны яклап чыгуын исенә китерде. Югыйсә җыелышта ул сөйләгән нәрсәләр хакында соңыннан да әйтергә мөмкин иде. Баграков хәзер дивизия оперативка сында эшләп йөри икән. Тегенди-мондый мәсьәләдә кирәгең чыкса, туп- туры миңа кил, дип тә әйтүдән тайчанмады. Аның сүзләре эшкә тора торган икәне Мостафинда шик тудырмый иде инде. Сизелә, абруе бар. аның белән санашалар шикелле.
— Хәзер инде судан курыкмыйсызмы? дип куйды Мостафин көлә- көлә һәм герой да колер дип белеп. Ләкин Баграков көлмәде, моңсуланып кына китте.
- Юк, куркам әле,— диде ул җитди генә — Су күрмичә кечкенә шәһәрдә үскән кеше мин. әллә шуңа...— Сүзен әйтеп бетермәде йөзеннән шул сизелеп калды: бу халәт тагы ниндидер бер фаҗига белән дә бәйләнгән шикелле иде.
Мостафин таң алдыннан гына китте. Эчендә бу очрашудан туган куаныч һәм яшисе килү уянган иде.
Шуннан соң Мостафин белән Мамакны бүтән дәрәҗәдәге утырышларда тагы берничә тапкыр карадылар. Биредә инде карулашып, ү з фикереңне җөпләү мөмкин түгел иде. Барысын да эчкә йотып кына барырга туры килә Шулай да бетереп ташламадылар Мостафиша үзенең шактый нык өтелеп калган дивизионын яңа көчләр белән тулыландырыр!а боерыл- ды. Частьны таратмауда, икенче частька ямаулык итмәү дә полк командиры Кимбрның да авторитеты роль уйнады бугай, әмма Мостафин да моны ^зе өчен уңыш санады.
Хәзер ул үз частена кирәк-ярак юнәтү өчен кон-төн чаба иде Аның хуҗалыгы Петермуйжа дигән кечкенә бер тагыш шәһәрчегеннән ерак түгел урман кырыена урнашты. Блиндажларны таза итеп төзеделәр. Зур •оя»лар казып, пушкалар да позициягә куелды. Батареяларга яңа «пополнение» килә башлады Барчасы госпитальдән иде. элек төрлесе төрле частьта
булганнар. Аларга пушка әлифбасын өйрәтмичә ярамый. Шуңа командирларның өлкәне, кечесе шушы эшкә җигелделәр.
Эшләр белән йөргәндә Мостафин Петермуйжага барып чыкты. Шәһәр димәсәң хәтере калыр. Асфальт юлның ике ягына тигез ара белән тезелеп киткән бер катлы, ике катлы таш йортлар. Тирә-ягы куе нарат, чыршы урманы. Күзгә нык ташланган нәрсә — йортлар кызыл чирәп түбәле булып, кыекларын бик текә очлы итеп биек эшләгән. Чардакларында да торак бүлмәләр шикелле. Төп урам сирәк агачлык эченә кереп китә дә кызыл кирпечтән сырлап-бизәкләп салынган зур гына костелга барып туктый. Костел буенда өсте гөмбәзләп ябылган сәхнә сыман корылма. Анда орган музыкасы уйный имеш, дип ишеткән иде Мостафин. Мәйданга халык шактый җыелган, нәрсә булыр бу, әллә чынлап та орган уйнаталармы? Ул, кызыксынып, бер кырыйга килеп басты да, сәхнәгә таба карады. Кара пальто кигән яланбаш өч кеше сәхнәгә күтәрелә иде. Алар артыннан сак астында күксел шинельле берәүне керттеләр. Мос-тафин эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды. Күксел шинельле адәм немец булып, хәзер аңа монда суд ясалачак, халык шуның өчен җыелган икән. Катыргы тыш тоткан берсе кечкенә өстәл артына барып утырды. Кара пальто кигәннең икенчесе, халыкка йөзе белән борылып, бер кулын өскә күтәрде, ягьни игътибар, башлыйбыз. Халык тынып калды. Өстәл артындагы судья кәгазьләрен ачты да немецка пунктлап сораулар бирә башлады. Калын гына муенлы фриц баш кагып, яки бер сүз белән кыска гына җавап биреп, раслап бара иде. Мостафин аның йөзен күзәтте. Таштай җансыз, керфеге дә селкенми, ияге алга чыгып тора торган йөз. Сорауларга җавап алынып беткәч, фрицның үзенә сүз бирелде. Сөйләгәндә сүзләрен ятлаган кебек сөйләде, ниндидер автоматтан аткан сыман иде. Мостафин әз-мәз аңлаган немецчасы белән дә сүзләренең мәгьнәсен тотып ала алды.
— Әсирләрне атарга мин үзем теләп керештем,— диде ул.— Чөнки мин бу эшне бүтәннәрдән остарак башкара идем. Бер атуда кешене газаптан коткарам. Мин Кемери янында 60 кешене аттым. Фәлән төштә 115 әсирне.
Мостафин шул сүзләрне ишеткәч, үзенең монда бүтән чыдый алмаслы- гын сизеп китеп барды. Судьяның асарга дигән хөкем карары укуын колак очы белән генә ишетеп калды. Чынлап та, бу фриц — ерткычтан да әшәкерәк, чөнки шушы эшләрне аңлы рәвештә эшләгән бит. Югыйсә, үзе адәм затыннан. Кайчандыр аны ана тудырган, ул бик зәгыйфь, кечкенә | булган. Ана үзенең күкрәк сөтен имезеп аны аякка бастырган, чиксез сөенгән, күзләренең ак, йомшак нурларын аңа койган...
Ул, штабка кереп тормыйча, туры үз фатирына кайтырга булды. Бик йончылган иде, бу арада ыгы-зыгыдан башы тәмам күпте, фикер йөртә алмас хәлгә килде. Бар хыялы ничек тә йоклап алу. Аяклары шундый авырайдылар, нәкъ гер таккан кебек. Тез буыннары ниндидер бер җансыз механизм сыман көчкә генә бөгеләләр һәм язылалар. Күн итегенең йөзен тегермәндәге сыман аксыл тузан каплаган. Биредә балчык нәкъ көл төсле, ничек иген үсә бу җирдә? Шундый аксыл көлдән әнисе мунчага селте кайнатып куя торган иде. Әй ул селтенең баштагы бетчәләрне рәхәт ачыттыруын, чәчне ефәктәй итеп йомшартуын күрсәң... Юк, бүген бер өч-дүрт сәгать йокламыйча булмас. Хәзер ярдәмче бирделәр, артык бетеренмәскә кирәк. Ә помпотех капитан Асоев болай җилле күренә. Базык, төеп тутырган кебек нык гәүдәле, кыска юан муенлы, зур гына башлы. Бар тәэминат эшләрен үз кулына алды, башка эшләрне дә читкә какмый. Килгән көнне үк кемлеген күрсәтәсе иттеме: «Мин эш аты,— диде.— Мин эшсез яши алмыйм,»— дип шаяртып сөйләнде. Анысы бары- . быз да атлар инде без, дип Мостафин да шаяруга шаяру белән әйтеп куйды. Тик камыт кына сукмасын. Сукмас, диде Асоев һәм кырында басып торган үзеннән буйга озын, таза гәүдәле, бераз шадрарак йөзле ординарецына карап алды, янәсе, әнә нинди егет, бирешә торганнардан түгел. Ул аңы үзе белән алып килгән иде. Гадәттә, офицер яңа эш урынына
үзе генә килә, биредә ана ординарец билгелиләр. Ә бу алып килгән. Мондый хокукка ия булу өчен югарыда бик зур танышлыгын булырга тиеш. Асоев өстә кайдадыр бик җылы урында эшләгән булса кирәк. сөйләшүеннән шул сизелә, үзен бик иркен тота. Начальникның кайсысыннан да шүрләп-өркеп тормый. Элекке урындагы бәйсезлеген биредә дә норма итәсе килә һәм шуның белән әз генә масая да иде шикелле. ♦ Беренче көнне үк үзенен элемтәләре гаять күп. теләсә нинди әйберне : җир астыннан булса да таба алуын күрсәтте. Мостафин бер атна йөреп ' очына чыга алмаган запчастьларны бер баруда алды да кайтты Әмма \ кая гына барса да ординарецы белән йөри. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлаган дуслар сыман. Берәр эш кушсаң. Асоев ин элек ординарецына ? карый. «Ну. ничек. Зангир. син ни дисен?»— ди. Теге ничек әйтсә, әйе. ' дөрес, дип җөпли һәм ул әйткәнчә эшли. Мондый хәл Мостафинга сәер ' тоелды. Бәлки, шуңа күрә генә бу нәрсә анын игътибарына кагылгандыр - Ә болай Асоев та. Зангир да әйбәт күренәләр. Мостафин кешене бары ♦ эше буенча гына бәяләргә омтыла иде, шунлыктан кайберәүләргә анын бу га- ~ дате ярап бетми иде...
Мостафин йорт хуҗасын исенә төшерде, менә күпме яши. ә аны юньләп . күргәне дә юк. Ниндирәк кеше икән ул? Очраганда да ничектер битараф кыяфәт белән тизрәк күздән китү ягын карый шикелле. Чырае да анын бер да ачык булмый, нәрсәсендер югалткан кебек караңгы-монсу. Сөйләшеп карыйсы иде үзе белән. Мондагы урманнарда җыен калдык-постык әтрәк- әләмнәрдән оешкан бандалар чуала, ди. Бигрәк тә командирларга төнлә һөҗүм итәләр икән. Берничә очрак булган инде. Ялгыз гына йөрмәскә дип. оперативкада кисәтү ясадылар.
Немецлар бик мәкерле рәвештә латышларга әйбәт караган тәэсир калдырганнар. Җирләренә тимичә икмәкләрен, малларын юк-бар әйбер бәрабәренә алдап алып бетерә язганнар. Бик нечкә итеп, астыртын талан, чишендергәннәр. Монда күпчелек крестьян халкы. Аның мәңгелек психологиясе билгеле бит. Хезмәте авыр, һәр нәрсәне тир т^геп кенә таба Шуңа бик исәпле-хисаплы һәм кысан. Җирен җаны белән тиң күрә. Җиренә тимәсән — дус. тисәң дошман итә ул сине, һәр тарафта межа да межа. к«ның сугышлары да биредә әз булмагандыр?
Хуҗаның йорты тыштан шактый бай күренә. Эре бүрәнәдән, биек таш нигезгә утыртылган. Ян-яннарына тагы кушып бүлмәләр эшләнгән, тәрәзә уелган. Эчтә бүлмәләр күп булырга тиеш. Хуҗа Мостафин верандадан туры керә торган кырый бүлмәне били. Хуҗа өйдәге бар җиһазны җыеп яшергән. Анын ягында кулдан эшләнгән тупас өстәл һәм искереп. «кабыргалары» ямалып беткән диван сыман нәрсә. Өйдә һәрчак ничектер бик тын. бала-чага барльпы сизелми. Әлбәттә, балалы йорт кур- кынычсызрак булыр иде...
Ул. капканын кече ишеген ачып, эчкә керде. Шул мәл кинәт болдырда буш чиләкләрнең идәнгә төшеп шалтыраганы ишетелде Ишектән шакмаклы юбка кигән, чәчләрен баш артына төйнәгән, яшь. матур йөзле уртачарак буйлы бер кыз атылып чыкты. Кулларын як-якка җәйзән килеш. ТИЗ-ТИЭ баскычтан тешә. Ә баскыч өстендә түгәрәк битле, старшина погонлы кеше күренде. Баскыч күтәрмәләрендә ул, чайкалып, егыла язды, шу на бик сакланып кына аязын аскы баскычка куя иде Чәче тузган, каешы бушап, наганы тезенә чаклы асылынып төшкән Бу минутта теге кыз Мостафиннын беләгенә килеп ябышты, еш-еш тын ала. куллары дерелди Иде. артка поскандай итте
— Иптәш майор, иптәш майор. дип өзгәләнде. - Әнә теге кеше мине капшый!
Мостафин ситуацияне аңлап алды һәм старшинага кычкырды
- Тукта! Сез кем? Нигә тәртип бозасыз?
Теге томырылып килгән шәпкә башын күтәрде, алдында майор басып торганын күргәч, күз аклары зураеп китте, ләкин шунда ук, батырланып, күкрәген киерде:
— Мин аңа өйләнергә телим!— дип кычкырды, үз сүзендә нык торачагын белгертеп, ике йодрыгын өскә күтәрде. Мостафин аның нык исерек икәнен күреп алды.
— Юк, юк! Мин аны белмим!— диде кыз каушаудан тыпырчына- тыпырчына.
Хәл көн кебек ачык иде, Мостафин боерды:
— Отставить! Тукта!
Әмма теге приказны чүпкә дә санамаган кыяфәт белән һаман килә.
— Командованиедан рөхсәтем бар!
— Нинди рөхсәт! Кая документларыгыз?! Стой!— диде Мостафин тимер тавыш белән. Теге атлаганда тагы егыла язды, күзләрендә ак шарлар тәгәрәште.
— Китегез юлымнан!— дип, хәтәр җикеренде һәм чәбәләнә-чәбәләнә кабурасыннан пистолетын тартып чыгарды:— Менә документ!
Хәл кискен иде, Мостафинның аркасы чымырдап куйды. Старшина исерек, атып җибәрүе дә бик ихтимал, исереккә диңгез тубыктан.
— Сез исерек, старшина, тыңлагыз!— диде Мостафин тегене акылга китерердәй гозерле рәвештә. Ләкин старшина ишетергә дә теләми иде, авызы канәгатьлек белән ерылды. Ул бер унбиш адым кала туктады да пистолетын предохранительдән ычкындыра башлады. Әмма бармаклары аны тыңламый иде, ул пистолетын тезенә куеп — аңа ике куллап ябышты. Тиз генә барып кулына сукмакчы булды Мостафин, ләкин тегенең атып өлгерүеннән шигәйде һәм үзенең пистолетыннан һавага атты.
— Әһә, сез шулаймы әле?!— диде старшина, хәтәр кыҗрап, пистолетын һаман рәтли алмый маташа иде. Ул да түгел, ишегалдына ике патруль солдат килеп керде. Мостафин аларга ымлап старшинаны күрсәтте. Тегенең янына атылып бардылар. Старшина пистолетыннан күтәрелеп боларга төбәлде. Әллә күземә күренәләрме дигәндәй, учы белән йөзен сыпырып алды. Аның исерек икәне патрульләргә дә барып җитте. Берсе старшинаның пистолетына үрелгән иде, теге кинәт калкынып артка каерылды, бирмәскә итте. Тик икенче патруль аның артына баскан иде, шуннан югарыга күтәрелгән кулын бөгеп тиз генә алды.
Коралсыз калгач, ул бераз айнып киткән кебек булды, мыскыллы елмаеп, чәчләрен учы белән сыпыргалады. Мостафинның тылда ятып0 чаманы югалта башлаган старшиналар хакында ишеткәне бар иде, бу да шундый нәрсә ахры дип уйлады. Солдат патрульләр аңардан боерык көтеп текәлгәннәр иде:
— Комендатурага!— диде ул коры гына. Як-ягына күпме карангаласа да, теге кыз күренмәде. Кем булды икән соң ул? Әллә хуҗа кызымы?
Барганда старшина, исенә килеп, ләкин кәпәренүен җуймыйча, сөйләнде:
— Безнең генерал белсә моны, иманыгызны укытачак бит. Ташлаглз, майор! Ну, ярар, минем өстә әз булса да власть рәхәтен татып калыгыз, мескеннәр. Рөхсәт итәм...
Комендатурада Асоев дежур икән. Ул старшинага бик каты тотынды, телгә бик зәһәр, тегенең бәгыренә тиярлек итеп әйтә. Зангир да чәнчеп- чәнчеп ала иде. Старшинаның пистолетын өстәл тартмасына ниндидер өстенлек масаюы белән салып куйды. Асоев протокол язарга кәгазь- каләм әзерли башлады. Шунда старшина, кабартылган резинаның һавасы | чыгарылгандай, кинәт шиңде. Әтәчләнүе юнып төшергәндәй бетте. Эшнең начар якка авышуын тиз сизеп алды. Ихласлыгын күрсәтергә теләп һәм шуның белән боларны йомшартырга өмет итеп, барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирде. Ул PC батареясының расчет командиры икән. Кичә генә «Кызыл йолдыз» ордены алырга шәһәргә барган һәм, билгеле, бу хәлне
«юмыйча» булмый инде. Кызга тимәгән, ягылмаган, бары чын күнелдән сөйләшергә генә теләгән...
— Ярар, анда карарлар, гаебең булмаса...— дип Асоев каләм алды. Ләкин кәгазь рәсми төс алып китсә, бик хәтәр буласын ул яхшы белә иде. Старшинаны болай гына калдырмаячаклар, абруена тап төшәчәк. Ә үзе беркатлы, гади кеше күренә. Мондыйлар ин авыр эшкә дә карусыз * баралар. Хәл, обстановка ышыгына кереп посмыйлар.
— Уставны бозганмы — бозган! Соң нәрсә нәнкәләнеп торырга, язарга j да и бетте!— диде Зангир каты тавыш белән Лсоевка әмер биргәндәй. * Теге шунда ук язарга да тотынды. Мостафин бер сүз дәшми генә утыра иде, Зангирның шушыннан ниндидер канәгатьлек тапкан кебек кыяфәте, ? Асоевның да әйтү белән яза башлавы аның күңелен тырнап узды. Кара, = ничек тырышалар! Бу бит ут эчендә булган, тагы утка керәчәк кеше! 5
— Зинһар, гафу итегез, актык каным белән...— дип старшина ялварыр- « га тотынды. Зангирның карашына ишарәле сызыклар чыкты. Мостафинның = эчендә яңа карар төенләнде.
— Озакламый комендант килер,— диде Асоев, актны Мостафинга < кул куярга сузып. Старшина аска төбәлгән килеш, сабыр гына көтә. * Үзен түбәнсетми. Мостафин ипләп кенә кәгазьне учына алып йомарлады * һәм үтенгән тавыш белән: х
— Старшинаның корал-ярагын үзенә кайтарыгыз.— диде һәм туры * Асоевка карады. Аның дәрәҗәсен төшермәс өчен йомшак әйтте.
— Юк, булмый!— диде Асоев. Мостафиннан карашын алып. Монда * үзара чәрпәләшергә һич ярамый иде, .Мостафин ачылып елмайды, Асоевның җилкәсенә учын куйды. Зангир майорны тизрәк аңлады, пистолетны тартмадан алып старшинага сузды. Асоевның ачулы йөзе шунда ук мөлаемланып китте. Зангир карышса, ул да үзсүзләнеп торган булыр иде әле.
Мостафин комендатурадан старшина белән бергә чыкты.
— Мәңге онытмам, иптәш майор!— дип, нишләргә белмәде старшина. Мостафин актны ертып ташлагач, теге тагын да рәхмәтләр укыды, тәүбәгә килеп, әз генә эчсә, буйга сеңдерә алмавыннан зарланды. Үзен-үзе тетә иде, ну шушы характерым, мине харап итә дә тора. Шабаш!... Каршыга бишенче батареядән кичке дежурга чыккан сугышчылар килә иде, Мостафин аларга старшинаны частена озатып куярга кушты.
Өйгә кайткач, хуҗа ана баскыч төбендә очрады. Әле генә булып узган хәлне ул күргәндер һәм шул хакта зарланасы килгәндер ахрысы, дип уйлады Мостафин аның бүген нигәдер ясалма-ачык йөзле булуын шәйләп. Зарланса җавап та әзерләде, үлемнән котылып чыккан һәм, тагы үлем авызына керәсе солдат кайчак чыгырдан ычкынып куючан. Үлем каршында аның өчен дөньядагы әйберләрнең бәясе үзгәрә, бәясе төшә, бар нәрсәгә дә үзгә бәя белән карый оашлый. Гомер барыннан да кадерлерәк, үлем белән күзгә-күз килгәндә әйберләрнең бер хакы да калмый Алгы сызыкка барасы кеше дөньяга шул ноктадан караучан. Менә бу старшина да... Нигцләмәк кирәк, һәркемнән корбан сорала торган вакыт ..
Хуҗа аның артыннан ияреп бүлмәгә керде, ләкин бер сүз дә дәшми басып торды. Чиста кырынган кызгылт озынча битле, саргылт мыеклы, эчкә баткан күзле бу кешенең карашы ничектер киеренке иде.
— Сезнең кызыгыз идеме ул?— диде Мостафин аңа «Беломор» сузып.
- Юк, абый кызы. Э-э, бездә тора хәзер...— Хуҗа тазы нәрсәдер әйтергә иткән иде, үзен-үзе тыеп калды. Сү згә сак кеше, ахрысы. Мостафин аңа текәлеп карады, күзләрендә сорау иде.
- — Э — э, мм, ул Елгавага барган иде. шунда старшина үз машина
сына утыртып кайткан. Бәйләнә-бәйләнә өйгә керде...— дип, хуҗа папирос кабызды һәм сынаулы карашын төбәп, нидер көткәндәй карады.
— Старшина тиешлесен алды,— диде Мостафин һәм исереккә карага берничә тозлы сүз әйтте. Аннары үлемгә бара торган солдат хакында сөйләп китте. Хуҗа ышангандай, аның белән килешкән шикелле ияген
каккалап торды. Йөзендә һаман киеренке — моңсулык иде. Ул шыпырт кына ишеккә таба атлады. Аның аяк тавышы бер дә ишетелми, гүя ул һавадан бара диярсең. Сугыш боларны да тәмам сукыр тычканга әйләндереп бетергән икән, дип уйлап куйды Мостафин.
Чишенмичә генә диванга янтаеп башын куйган иде, изрәп йоклап та киткән. Бервакыт бомба шартлаган, тәрәзәләр зеңгелдәгән тавышка уянып китте һәм фосфор цифрлы сәгатенә карады. Төнге сәгать өч иде. Ничек болай немецның төнге мессерлары бу якын тирәне бомбалый әле? Биредә бит күп кенә яңа частьлар килеп урнашты. Шулай ук сизенгәннәр микәнни? Дошманга яшерен сигнал бирүче диверсантлар да бар бугай дип сөйләнгәннәр иде, хак ахрысы. Югыйсә каян килеп алар бомбаларын шулай төгәл ташларлар иде? Әллә бу фатирдан. Асоев янына күчәсе инде? Өйдәге шомлы, ниндидер сагалап торган тынлык һәм хуҗаның киеренке, эчке уйга тартылган йөзе шикләндерә аны...
Мостафин иртән юынырга чыкканда, теге кыз кисмәктән чүмеч белән су алып тора иде. Төз, озын аяклы, эчкә батыбрак торган билле, тулы, килешле гәүдәле. Мостафинның сәламенә кыз аңа таба йөзен борып елмайды һәм әз генә башын иде. Ләкин шул моментта Мостафин өчен гаҗәп һәм сәер күренеш пәйда булды: кинәт аның күз алды яп-якты булып торды, көчле лампа кабынган шикелле. Нәрсә бу? Каян болай? Кызның көрәнсу битеннән, дымсу соры күзләреннән, кыскасы, бөтен гәүдәсеннән ниндидер нур дулкыны аккан сыман иде. Күк капусы ачылганда кинәт шулай бар төш яктырып ала, имеш, дип ишеткәне хәтеренә килде. Ләкин монда нинди күк капусы булсын?
— Төнлә бик курыкмадыгызмы?— диде Мостафин каушавын яшерер өчен.
— Булды әзрәк,— дип кыз, аңа тагы әз генә йөзен борып, тутырып карап алды. Кулы чүмеч белән су чумыра, ә үзенең тагы нәрсәдер әйтергә теләве ирен өстендәге нурлы сызыклардан беленеп тора. Ләкин шул чак эчкәрге бүлмәләрнең берсеннән:
— Зитта, Зитта!— дип өзеп-өзеп әйткән нечкә тавыш ишетелде. Бу һичшиксез карчык кеше тавышы иде. Кызның кашлары җыерылды, ләкин һичнинди кәефе кырылу сизелмәде. Ул, кастрюлен ике кулы белән алдына тоткан килеш, тиз-тиз атлап коридордан эчкә таба китте.
Учы белән битенә салкын су бөркегәндә, стенадагы көзге алдында гимнастеркасын киеп,төзәтенгәндә, Мостафин әле генә үзе тойган, кичер | гән хәл турында уйлады. Ничек алай күз алды кинәт ак нур белән тулды? Шул кыздан килгән нурмы бу, әллә бүтән нәрсәме? Кызларны күргәне бар аның, көн саен штабларда очратырга туры килә, ләкин берсе янында да болай яктылык, нур уртасында калганы булмады. Аңа күзе-өне төшеп, хат аша үзләренең хисләрен белдерүчеләр дә булды. Алар белән очрашып сөйләшкәндә, аңлашканда да мондый әкәмәт нәрсә сизмәде ул. Әллә тылга чыккач үземә тугарылырга ирек бирә башладыммы? Алгы сызыкта киеренке нервылар биредә шулай бушый микән әллә?
Нишләптер Мөнирдән хат юк әле, дип энесе турында уйланды ул офицерлар ашханәсенә барышлый. Алар Польша җирендә бик нык* алга баралар булыр, ә без биредә бүленеп дигәндәй калырбыз ахрысы, хәерсез...
Икенче көнне иртән хуҗа Мостафинны чәйгә дәште. Теге кызлары белән булган хәл турында сөйләшәселәре килә микән әллә, дип уйлады ул. Үзе дә белмәстән кызларын яклаган кебек булып чыкты түгелме соң?
Коридордан барып, зур гына бүлмәгә килеп керделәр. Уртада озынча өстәл, кызыл чиккән парчалы эскәтер ябылган. Өстәл башында мәһабәт чырайлы бер карчык утыра иде. Ул, урыныннан тора биреп, Мостафинны| сүзсез генә баш кагып, ачык чырай белән сәламләде. Карчык кара бәрхет күлмәктән, якасына ак челтәр япкан.
— Майор әфәнде, өстәлгә рәхим итегез,— диде ул, алдындагы әйберләрне күчергәләп һәм аңа урындык күрсәтеп. Хуҗа исә ничектер песи кебек шыпырт кына килеп өстәлнең икенче башына утырды.
— Зитта, кая югалдың инде?— дип, карчык тавышын күтәребрәк кычкырды. Монда барысына да карчык баш сыман иде. Шул минутта ук кыз да килеп керде. Тагы теге гаҗәп хәл кабатланды: ул күренүгә өй эче гөлт итеп нурга тулды. Зитта бүген бигрәк ягымлы, нурлы иде. Әмма бик тыйнак, ничектер битараф сыман.
— Җитешегез!— дип кыстады карчык, һәм үз тәлинкәсенә чәнечке ♦ белән алып ризыклар салгалады. Өстәл болай ярыйсы гына. Кызыл балык, майлы селедка, ак балыклар турап куелган. Үзләре пешергән саргылт ипи ? һәм зур табада кыздырылган бәрәңге. Мостафин бәрәңгене бик сагынган * иде, шуны тәлинкәсенә бүлеп алып капкаларга тотынды. Ул үзенен йөзендә £ ничектер Зиттаның карашын тойган кебек була, ихтыярсыздан аңа күз Е төшерә, ләкин кыз бар нәрсәгә дә илтифатсыз төстә утыра иде. Шунда кинәт, * ике тәрәзә арасына куелган Ленин портретын күреп, сәерсенеп калды. = Карчык шуны гына көтеп торгандай: 2
— Майор әфәнде, Ленинны без дә хөрмәт итәбез!— дип елмайды. ♦ Болар ни җитте генә аерым хуҗалар түгел, укымышлы һәм безгә хәерхаһ * кешеләр булсалар кирәк, дигән уй килде Мостафинга.
— Яхшы, яхшы,— диде аларны хуплап — фрицлардан ничек саклап кала алдыгыз? <
— Энә өстендә торылды инде,— дип, карчык агарган чәчләрен чигәсен- ' нән сыпырды. Мостафиннын уйлары йөгереште: яна тормышны теләп. < көтеп алгангамы, Ленин рәсемен куйганнар? Әллә ярарга тырышыпмы? - Кайдадыр ишеткәне бар: патшаны тәхетеннән төшерергә була, ләкин кеше х күңелендәге патшаны тиз генә бәреп төшерәм димә... Боларда да хәзер зур алмашыну бара, ә күңелләре тиз генә алмашынып, тиз генә яңача булып китәрме?
— Сезнең патша Ульманис дәүләтенең бар байлыгын алып качкан диме?
— Әйе, сыпырткан, имансыз!— ләкин хуҗаның сүзендә бер дә ачу- нәфрәт сизелмәде. Аның яңаклары кызу-кызу селкенә иде.
— Ленин акыллы кеше булган,— диде карчык, тагы Мостафинга төбәп.— Брест солыхын хәтерлисезме?
— Укыганым бар. ‘
— Әби онытылган нәрсәләрне туфрак астыннан чыгара,— диде Зитта, карчык сүзләрен өнәмәгәндәй.
Нигә онытылган булсын?!— Карчыкның авыз кырыендагы сызыкларына үпкәләү билгеләре чыкты Алай гына онытылмый ул.
Оныттырырга теләсәләр, бигрәк тә онытылмый. - дип хуҗа сүз кыстырды. Брест солыхын нигә онытмауларын Мостафин аңлап җитми иде. Юк, бу җирдә генә казынып ятучы, шуннан башкага исе китмәүче семья түгел, ә ил мәнфәгатен уйлаучы, кызыксынучан кешеләр, ахрысы. Карчык тагы мөлаем йөзен Мостафинга борды.
— Майор әфәнде, сез әллә рус милләтеннән түгелме?- диде ул. Бу сүзгә Зитта, башын күтәреп. Мостафинга елмайды, әбинең төпченүеннән уңайсызланган кебек иде.
Безнең әбигә эләксәң инде!
Телемдәге акцент беленде микәнни дип чнтенсенде Мостафин. Хуҗалар да русча әйбәт сөйләшәләр, әмма акцентлары барыбер сизелә иде
Мин татар, әбекәй.
— Ничек татар?— дип. карчык аптырап китте, күзләре зур булып ачылды. Юк, сез йә рус. йә литвалы...
— Нигә син, әби. кеше1Ә ышанмыйсың?— дип Зитта, тагын карчык өчен гафу үтенгәндәй, Мостафинга карал гаепле елмайды.
— Чөнки татарлар, азиатлар, алар кыргый халык,- диде карчык, сүзендә нык торып. Мостафин ни әйтер!ә белмичә елмайды Хуҗа да. Зитта да уңайсызланыбрак калдылар. Хуҗа, әбине акларга итеп, әйтә куйды.
Безнең әни католичка, чиркәү шулай тәрбияләгән инде...
— Аңлашыла.— диде Мостафин ригая белән.— Дин халыкларны бер- берсенә каршы куйган.
Карчык бу фикер белән килешергә теләмичә кулын селтәде. Аның тагы майорны аптырашта калдыра торган сүз әйтергә җыенганлыгы күзләренең хәйләле кысылуыннан шәйләнә иде.
— Чынын гына әйтегез әле,— диде ул, кинәнүен алдан сизгән һәм шуңардан канәгатьлек тапкан кебек.— Сездә милли горурлык бармы?
Бу чыннан да четерекле сорау иде. Алар төрле халыклар белән аралашып яшәделәр. Әтисе тегермәнче булгач, русы, чувашы, мукшысы бергә аларда куна-төнә яталар иде. Берәр халыкны кимсетеп, аның начар ягын әйткән сүзне әтисеннән дә, әнисеннән дә ишетмәде. Әнисе табигатьтән сәләтле иде. (Мостафин әнисенең ул сыйфатын фронтка куп авырлыклар кичергәч, төрле начар һәм яхшы кешеләр белән капма-каршы килгәндә тагы да ныграк аңлады.) Динне бик санга сукмый иде. озак вакытлар ликбезда эшләде. Аның төп хикмәте, зирәклеге кешегә әйбәт мөгамәләдә булу иде. Магнитогорскиның Березовка бистәсендә күп халыклы баракта яшәгәндә дә ул күп кыенлыкларны сабырлыгы һәм кешегә әйбәт мөнәсәбәте белән җиңә иде. Яхшылыкны бер кеше дә аяк астына салып таптамый.
Әбигә боларны ничек итеп аңлатасың? һәм ул ничек тә аңлаешлы булсын өчен болай диде:
— Без һәр милләткә хөрмәт белән карыйбыз, әбекәй! Ә инде шәхсән миңа килгәндә, мин аерма күрмим.
— Ничек инде алай?— диде карчык, шаккатудан тавышын күтәреп. Зитта да. хуҗа да Мостафинга сәерсенеп, ышанмыйча карадылар.
— Андый хисле кеше бүтән һәр кешене милләтенә карап кына бәяләр иде, ә бу гаделсезлекне китереп чыгара. Без кешене хезмәтенә һәм илгә тугрылыгына карап бәялибез. Кайсы латышның, әйтик, латыш булган өчен генә начар булып йөрисе килсен? Йә?
— Әлбәттә, шулай!— диде Зитта, кинәт яктырып. Ничектер аның майорны хуплыйсы гына килеп тора сыман иде. Мостафин моны үзе дә сизде. Ләкин карчык иягенә таянып уйга талган, хуҗа да алдына гына карап уйланып утыра. Бу фикер аларга барып җиттеме, юкмы, билгесез иде. Үзләрендә дә кешеләрне милләтенә карабрак бәһаләү бар иде микән әллә? Ниндидер бер үзләренә кагылган дөреслекне аңлап та иманнарына кабул итә алмыйлар сыман иде. Ләкин кешенең эчендә нәрсә ятканын каян беләсең. Кеше фәкать эше, фигылендә генә беленә ул. Мостафин тагы елмаеп Зиттага карады. Зитта да елмаеп, нурланып, картлар шулай катып калганрак уйлыйлар инде, дигән шикелле булды. Мостафинның. | аны аңлагандай, керфек очлары селкенде һәм аларның икесе арасында шушы картларга каршы ниндидер сер төйнәлгәндәй булды.
— Әйе, әйе,— дип куйды карчык уйланып торганнан соң. Майор сүзләренә кушылыпмы, әллә үзенең эчтәге фикерләренә куәт бирепме әйтте, билгесез иде. Зитта. кунакчыл яктырып, яшел чәйнектән чынаякларга чәй бүлә башлады. Нәкъ шул мәлдә болдырда аяк тавышлары ишетелде. Мостафин, сизенеп, урыныннан кузгалды.
— Гафу итегез, дәшә килделәр.— диде һәм хуҗаларга, аеруча Зиттага кат-кат рәхмәт белдереп, ишеккә таба атлады.
Үз эшенә турыдан-туры кагылмаган киңәшмәдә дә аның уйлары хуҗалар тирәсендә бөтерелде. Нинди кешеләр алар? Ә кыз исә, монда сөйләгән сүзләр, кешеләр белән һич тә санашырга теләмәгәндәй, аның күз алдына килеп басты да китми дә китми иде. Нидән бу шулай әле, тукта, дип Мостафин үзен контрольгә алырга итеп уйлый һәм уңайсызланудан маңгаена бәреп чыккан тирләрне кулъяулыгы белән сөртеп-сөртеп ала. Бүген дә йокы әз эләкте, артык арылганнан инде бу дия-дия үзен тынычландырырга итә ул.
Зитта да майорга ошаганын сизмичә калмады, шуңа ничектер канәгать тә иде. Ләкин майорның әллә нинди йөрәккә үтә торган йомшак
ягымлылыгы һәм чибәрлеге анын уйларын чуалтты. Майор турында уйлаганда. ни өчендер үткәне исенә төште. Эш шунда, ул кайчандыр буржуаз яшьләр оешмасы — айзсоргларга член булып язылган булган. Ул хакта бөтенләй оныткан иде. Сугыш тапавы астында ул гына түгел, күп нәрсәләр истән чыга. Алар Елгава шәһәрендә әбисе, әнисе — бергә яшиләр иде. Бер бомбага тоту вакытында әнисе кибеткә киткән жирдән кайтма- • ды. Гәүдәсен дә тапмадылар. Шәһәрне бомбага тотулар еш булып % торды. Үз җаның кайгысы күңелдән барча нәрсәләрне көчле давылдай ? бәреп чыгара икән. Кайгы артык нык өзгәләсә дә эчтә генә йомылды. Алар т әбисе белән көчкә-көчкә генә, ниндидер могҗиза аркасында гына исән калдылар. Бу бәхетле очрак булгандыр. Торган йортларына бомба төшмәде, ё җимерелмәде. Шәһәрне немецлардан азат иткәч, сугыш алга күчте, ерак * китте. Совет органнары килеп җитте, тәртип урнашты, тәэминат җайга = салынды. Баш-күз алып, исән калганнарына шөкерана кылып кына яши 2 башлаганнар иде. Бер яңгырлы төндә аларга кораллы ике кеше килеп ♦ керде һәм, пистолетларын Зиттага терәп, боерык бирергә тотындылар. «Син ® айзсорг члены. Ватан каршындагы бурычыңны үләргә әзерме син?»— диде- - ләр. Пистолет көпшәсе күкрәгеңә терәлгәндә нәрсә әйтәсең инде: «Әзер*.— * диде Зитта. Аның бөтен тәне эчтән калтырап, уй-фикерләре үзләренен < логикасын җуйган иде. «Әзер булсаң, менә сиңа задание Петермуйжа * янында нинди совет частьлары тупланган, күпме, нинди корал-ярак белән х коралланган? Берәр офицер белән танышып, тычканлы-мәчеле уенын уйна- _ сан, үзеңә җиңелрәк булачак. Моның өчен синең бөтен данныйларын бар. * Менә шул. Абыең утарына кайтып яшәргә туры киләчәк. Беренче явка да шул тирәдә булыр. Икебезнең беребез көнен әйтер. Булдымы? Приказны үтәмәсәң, нәрсә буласын аңлыйсыңдыр инде! Гуд бай!*— дип. хәтәр янады калун балта йөзедәй рәхимсез йөзле, зур борынлы латыш һәм куркытып чыгып та киттеләр...
Зиттаның бар уй-фикерләрен. хәрәкәтләрен бары курку идарә итә. шул хис кенә йөртә иде. Бер үк вакытта ватан каршындагы бурыч дигән нәрсә дә ничектер намусына кагыла иде. Зитта икс көн. ике төн уйланды. Бер фикеренең дә очына чыга алмады. Бетен нәрсә буталып бетте. Айзсорг - ларның җанлануын һәм үзләрен тыңламаганнарны нәрсә эшләтүләрен анын ишеткәләгәне булды. Аларның ишегалдында яшәүче бер яшь кенә хатынны үтереп киткәннәрен үз күзе белән дә күргән иде
Хуторга килеп яши башлагач, теге куркулар үткән, беткән шикелле булып калды. Биредә гаскәрләр бик күп килеп тупланган. Ул кансыз айзсорг- ларның бирегә кулы җитмәс. Бәлки аларны тотып та бетергәннәрдер инде дип тынычлангандай була иде.
Зитта үз бүлмәсенә чыгып, көзге алдына килеп басты. Анын ни өчендер үзенә карыйсы, сокланасы килә. Әйе. ул матур гына бит! Майорны күргәннән соң туган бу сәер тойгыга ул үзе дә аптырап калды , һаман үзенә карыйсы килеп кенә тора. Элек бер дә алай булганы юк иде.
Кадрлар җитмәү аркасында һәм хәлләр бик кысрыклангач, Зангирны дивизионның кирәк-ярак складына куйдылар. Эш өчен кирәк дип. моны Асоев үзе шулай итте. Тупчы батареялар корал я> ыннан да. кием-салым ягыннан да бик өтелгән. Тылда!ы базалардан әйбер-кара табу чиксез кыен Теләсә нинди киртәне төрле км белән үтә алырдай бер үткен кешесез мөмкин түгел иде. Мостафин бу эшнең бик зарури икәнен белеп. Асоев ниятен хуп күрде. Зангир исә ординарен вазифасын да куймый, барысына да җитешә. Алар Асоев белән 6epi ә яшиләр, бөтенесе бергә. Асоевның чин дәрәҗә өстенлеге ике арадагы аерымлылыкны белгертеп тормый иде. Бу факт Асоевның үз хакын яхшы белүче, эшлекле. кешене погонына карап кына бәяләми торган әйбәт күңелле булуы турында сөйли иде
Зангир, буага җибәрелгән чуртан сыман, хезмәтенә аеруча ныклап кереште. Сәбәбе булса, сәдәбе табыла, ди ул авызын ерып. Аңа сәбәп, бер сылтау гына булсын, шуңа таянып, бар нәрсәне хәстәрли. Каяндыр бишекле трофей мотоцикл да кулга төшергән, кирәк җиргә шуның белән генә чаба. Әкренләп тәэминат эшен җайга сала башлады. Әллә кайлардан запчастьлар, кием-салым әйберләре табып алып кайта. Ләкин Зангир үзен дә онытмый иде. Кыскасы, бу урын аңа бик ошап китте әле. Аңа гозерләнеп киләләр, Зангир дип, комсостав та хөрмәт белән карый, игелегенә рәхмәт әйтәләр. Ни дисәң дә башрак кеше ул хәзер. Зангир шулардан үзе дә аңлап җиткермәгән бер рәхәтлек таба иде. Шушы хис аны үсендерә, Асоевның да аңа булган йомшак мөгамәләсе аркасында, кайчак үзен артык зур санарга, бәйлелеген онытырга этәргәли иде шикелле.
Ул үзләре фатирда торган латышның таш кладовоен склад иткән иде. Бар нәрсәне иң элек шунда кайтара, кәгазь белән генә батареяларга җибәрә. Иртән бер ерактагы базага барырга, дип мотоциклны рәтләп маташканда бишенче батарея командиры Идрисов килеп керде. Алар болай гына танышлар иде, Зангир аны йөзенә хәерхаһлык чыгармыйча гына каршылады. Идрисов пушка өчен яңа прицел кирәк дип килгән икән, шуның накладноен Зангирга сузды. Кәгазьгә күз йөртеп чыккач, Зангир акыллы һәм хәстәрле хуҗа кебек кашларын җыерып торды.
— Юк бит,— диде ул сораучының хәленә керергә теләгән чырай белән.
— Ничек юк?!— Идрисовның ягымлы битендәге нурлар кинәт сүнде.
— Приборлар кайтып җитмәде әле.
— Соң Асоев бар дип, үзе язып бирде бит?
— Алып бетерделәр.
— Юк, шаяртма инде, брат,— дип Идрисов елмайды, өске аксыл шадра тешләре күренеп калды.— Келәтеңдә качып калгандыр әле?
— Бетте дим, әллә кешечә әйткәнне аңламыйсыңмы?— Зангирның майлы сыман киң шадра битенә ачуы килү кызаруы чыкты, һәм бүтән сөйләшергә дә теләмәгәндәй, ул, мотоциклы кырыена чүгәләп, нәрсәдер боргалый башлады. Идрисовның басып торуын онытты да шикелле. «Нәрсә әле бу бик кукрайган?»— дип уйлады Идрисов, үз командирының кәгазен дә санга сукмый. Ә прибор үлеп кирәк. Зангирның болай бик эре сөйләшүе аның үҗәтлеген кабындырып, көчәйтеп җибәрде. Шул кызу белән ул туп-туры Асоевның үзе янына китте. Штаб ерак түгел, ярты чакрым урман аша гына иде.
Бераздан алар икәүләп Зангир янына килделәр. Теге һаман мотоцикл кырыена җиргә .утырып нидер төзәтә иде. Боларны күрүгә:
— Нигә судан май язып йөрергә, юк, димәк, юк!— дип кычкырды. Асоев, берни булмаган кебек, аның янына барды, теге тиз генә торып басты, алар бер-берсенә карашып алдылар. Идрисов аларның күз белән генә сөйләшүеннән складта приборның барлыгын сизгән кебек булды. Шайтан алгыры, нигә бу Зангир аңа кәҗәләнә әле? Асоев исә Идрисовка таба борылды да, гафу үтенгән чырай белән ике кулын ике якка җәеп, җилкәләрен җыерды. Юк икән бит, юк.
— Тиздән булыр, менә база күчкән, понимаешь, табарга кирәк,— диде һәм тәбәнәк юан гәүдәсе белән җиңел генә борылды да капкага таба атлады. Идрисовта исә мине алдыйлар дигән фикер туды, ләкин аның алданып каласы килми иде. Нәрсә мин аларга кода буласым юк ла, дип, бу хәлне туры Мостафинга әйтергә булды. Теге уңышсыз һөҗүмнән соң, хәлне коткарып калуын искә алып, ул Идрисовны комбат итеп билгеләде. Идрисов артиллерист түгел иде, шуңа карамастан башы эшли торган салкын канлы егет дипмедер, җаваплы эшкә куйды. Моны үз җавап- лылыгына алып эшләгәнлеге сизелә иде. Шунлыктан Идрисов үзенең начар ягы белән аңа күренергә ояла иде. Ояла-ояла булса да барды, чөнки прибор яңа килгән солдатларны өйрәтер өчен бик кирәк иде.
Мостафин Идрисовны тыңлап бетергәч:
Тагы Мөхәммәтжанов!— дип куйды. (Зангирнын фамилиясе шулай иде.) Шунда ук Асоевны чакыртты. Теге ачык чырай белән килеп керде.
— Петр Петрович, нигә базар корасыз?
— Нинди базар?— дип әсәрләнеп карады Асоев һәм. Идрисовны күреп, сүзнең ни хакында барганын шәйләһе.
— Складта прибор бармы, юкмы? ♦
— Юк ди бит Зангир!—дип Асоев базаның каядыр күченүен, тагы 2 әллә ниләрне сәбәп итеп сөйләп китте. Зангирны ничек тә ышыкларга 3 тырыша иде. Мостафинны аның сүзләре ышандырып житмәде бугай, ул. » ти» генә өстәл яныннан торып, кәгазьләрен тартмага бикләде, шинелен - • киле. каешын бәйләде һәм ишеккә атлады Йөзендә ниндидер катгыйлык иде. т
Капкада Мостафин күренүгә. Зангир мотоцикл яныннан тиз генә куз- ' галды һәм сул кулын бот буенарак тотып доложить итәргә килде. Бер ~ ун адымнар калгач. Мостафин ана команда бирде: *
— Кругом! Ложись!
Зангир хәлнең болайга борыласын һич көтмәгәнгә, жәлт итеп Асоев- ка күз сирпеде, янәсе, син мине нигә якламыйсын. Ләкин йөзенә һичнинди т ачулану билгеләре чыкмады, жиргә бик теләп аугандай булды.
— По-пластунски... вперед!— диде Мостафин коры гына. Зангир тер- у .сәкләрен бөгә-бөгә. тез башларын жиргә кадый-кадый шуыша иде. Ко- * лаклары әтәч кикриге кебек кызарды, үзе мышкылдап бетте. Келәт- 5 |КӘ җиткәч. Мостафин аңа торыр!а һәм гиешле приборны комбатка бирергә кушты. Торганда ул Идрисовка астыртын янаулы күзләренең агы белән карап алды, тегенең битендә кинаяле көлемсерәү иде.
Мостафин Асоевка Зангир турында нәрсәдер әйтә-әйтә чыгып китте. Ул синең сүзне тыңларга тиеш, ә син аныкын түгел, дигән сүзләре ишетелеп калды. Зангир шым гына булып, гаепле көлемсерәгән иө» белән яшел брезент чехолга салынган прицел приборын Идрисовка чьи арып бирде.
Рәхмәт. диде Идрисов. Зангирга карамыйча гына, тизрәк таю Я1ын карады
Идрисов юлдан кайтмыйча, межалар белән бәрәңге бакчаларыдай бүленгән басулар аша .элдерә иде. Межаларда калган үлән сабаклары ябык малның ябагалы сырты сыман булып тырпаен торалар. Авылда колхоз елларында динчеләр, межалар бетә. Хәзер Ильяс кайдан йөрер дип коткы ^араталар иде Идрисов үзешчән агитбригадада йөр|әндә шул хакта ши>ырь дә чыгарып сөйләгән иде. Ул гел шигырь яга иде. ул шигырь тулы дәфтәрләре кайда икән хәзер? Баулыдагы апаларда калды микән? Кайсыларының бер-ике юлы гына истә калган: «Хозер-Ильясны кызганып. Шакир мулла яшь түгә...» Ә үзен кы п акмадылар, кертмәделәр ястүгә.
Арттан үзенең исемен ишетеп, борылып караса, әле үзе яңа гына үткән урман буеннан аңа таба берәү йөгерә. Идрисов аны яшел шинель һәм кара беретыннан танып алды. Фая икән. Фронтка барганда, сортировоч- ныйда бергә туры килеп, танышып киткәннәр иде
И-и. Фая. син дә бирегә эләктеңмени’ диде Идрисов, чиксез шатланып. Ашыгудан кыз еш-еш сулый иде
Әйе. менә бүтән очрашып булмас дигән идең’’ дип. Фая да яктырып. шат булып карады.
— Язмыш үзенең адәмчекләрен онытып бетерми икән әле Ну. син кайсы частьта соң?
Саперларда радист. дип. Фая урман тына карады Анда аркасы па РГ рациясе аскан солдат басып тора иде. Идрисов анын Фа яны көткәнен чамалап алды.
Әле кая болай?
— Пеленг белән маташабы». Яшеренеп ятучы дошман радисты юкмы икән, диләр. Фая ашыга иде. ул тагы теге солдат Я1ына борылды
— Теге ни... кара...— дип каушады Идрисов.— Без әнә анда гына, пушкаларны күрәсеңме? Ничек шулай килеп чыктың? Язмыштыр мөгаен! Кил!
Фая башын ия төшеп ым какты да елмаюлы чырай белән теге солдат артыннан йөгерде. Идрисовта Фаяны ул солдаттан көнләүгә охшаш бер уй кузгалып куйды һәм кыз белән ничек танышуы, рәхәт хис булып, хәтерендә җанланды, барысы ап-ачык күз алдына килеп басты. Ул чакта Идрисов сортировочный пунктка караңгы төшкәч кенә килеп җиткән иде.
— Кунарга туры килер,— диде комендант, частька билгеләнгән кәгазьгә пичәт сугып.— Әнә люкс землянкалар.— Ул тышка ымлады. Эшне тиз тота торган кеше иде бугай, юан гәүдәле булса да, җиңел генә кузгалып, тәрәзә янына килде. Анда сержант погонлы бер кеше арты белән басып тора иде. Комендант аның җилкәсенә бармак очы белән кагылуга теге борылды, кыз кеше икән, юаш кына чырайлы иде.
— Кызым, сезгә юлдаш табылды,— диде комендант, Идрисовны күрсәтеп. Түгәрәк битле, үпкәләгән сыман салмаграк иренле кыз өнәмичә генә күз кырые белән Идрисовка карап алды.
— Сез дә Елгавагамыни?— Идрисов исе китми генә карады.
— Әйе.
— Менә таныштыгыз да...— Комендант, үз өстеннән бурычын төшергәндәй, әйтте дә көтеп торучылар янына китте. Идрисовның башы шаулый, колагы авырта иде, үз хәле хәл. Госпитальдә яралары төзәлде, әмма контузиясе узмаган иде. Шуңа күрә кызга илтифат итәрлек кәефе дә юк иде, битараф кыяфәт белән ишеккә таба атлады. Әллә ни уйлар дип, чакырмады да. Кыз чарасыз — гаҗиз төс белән, бәйләп алып баргандай, әкрен генә аңа иярде.
Бер землянканың ак такта ишеге караңгыда аксылланып күренә иде, шуңа бардылар. Идрисов ишектән керүгә шырпы сызды, ике-өч адым китүгә тагы кабызды. Сәкеләр күренде, сәке баганасында китек куыклы лампа да бар икән, ут элдереп җибәрде. Бар җире такта белән тышланган, чиста гына. Ләкин арттан килүче:
— Абау!— дип, коты алынып әче итеп кычкырып куйды. Сәкедәге печән эченнән, зур гына күсе сикереп чыгып, чожт кына аска чумды.
— Курыкмагыз, тешләми ул.
— Ой! Ой!— дип кыз кулындагы капчыгы белән селтәнде. Күселәр кисәк атылып чыгып йөгерәләр иде. Икенче лампага ут кабызгач, бераз тынган кебек булдылар.
— Исемегез ничек?— диде Идрисов, бераз капкалап алырга капчыгын чишеп.
— Кеше.— диде кыз төксе-ачулы гына. Аның бөтен кыяфәте бу адәм хәзер бәйләнә башлар дигән сагаю белән тулган, тартылган иде. Ул белә инде: ир-ат башта шаярган булып сөйләнә, кызык сүзләр сибр. Алар моны «артхәзерлек» диләр үзләренчә. Юк, алып бармый тор әле... Әмма лейтенантның андый нәрсә гамендә дә юк иде. Ул сәкегә плащпалаткасын бөкләп җәйде һәм, капчыгыннан ипи, колбаса алып, турап куйды.
— Әйдәгез, кеше иптәш, җирәнмәсәгез,— диде кызны кыстап. Кыз курка-курка гына бер сынык ипи белән колбаса алды да читкә карап кына капкалады. Идрисов, аның куркуын күреп, бер сүз дә катмады. Капчыгын төйнәп баш астына куйды да ятты. Кыз сәкенең икенче кырыендарак иде. Бераз тын гына ята торгач, кыз тагы:
— Ай! Ай!— дип кычкырып җибәрде, ул Идрисовка таба шуыша иде. Үзе бик горур икән, лейтенанттан ярдәм сорамый, ә теге ишетмәмешкә салышыпмы һаман тын гына ята бирә. Ләкин ул йокламаган иде. Сүзсез генә кузгалды да кызга үз урынына ятарга кушты. Бүлем тактасы кырые бер яктан ышык иде. Ә үзе икенче яктан ышыклап ятты. Күселәр бераз тынып калгач, Идрисов йокыга киткән генә иде, кызның куркып: ой, ой, дип җан авазы белән пышылдавы аны уятты. Юк, йоклап булмас, ахрысы.
Ул утырды да баш авыртудан врачлар биргән даруны авызына капты. Кызнын үзен гаепле һәм уңайсыз сизгән күзләре күмердәй янып ана карап тора иде.
— Мин куркам, якынрак килеп ятыгыз, иптәш лейтенант,— диде кыз аны да, үзен дә кызганган чырай белән. Идрисов анын кемлеген шунда белеп алды һәм татарча: *
— Миннән куркасызмы, күседәнме?— диде. Кызнын кырыена ук барып - ятты.
— Сездән дә, күседән дә,— дип, кыз. шинелен баштан бөркәнеп, “ икенче якка әйләнде, ана аркасын куйды. Бу сүздән ничектер җылы - дулкын килеп кагылгандай булды лейтенантка. Милләттәшен булу да жанда » ниндидер хис уята иде. Ул хәзер кызнын сулыш алганын да ишетә. = тик исемен булса да беләсе иде, бая әйтмәде
— Исемегез ничек? >
— Фая.
— Ярар, йоклыйк,— диде Идрисов, озын-озын сулыш ала башлады. 2 күзләре йомылган иде. йокынын изрәткеч тәме бар зиһенен, тәнен оеткан ' кебек итте, һәр кыштырдау саен кыз да чәүчәләкләнмәде.
Күпме йоклангандыр, бервакыт күзенә якты төшкәнгә уянып китте. у Лампалар керосин бетеп сүнгән, таң сызылып килә икән, бердәнбер тәрә- < зәдән алсу нурлар сузылган. Башы нишләптер гажәп жиңеләеп, ачылып - калган. Ә кыз аның куенында ук диярлек ята иде. Нәрсәдер ияген рәхәт ' кытыклаган иде, кызнын чәчләре булган икән. Бер яны белән ятып, борыны белән тәмле генә сулый, күкрәк турындагы күлмәк сәдәфләре калкавычтай бер менә, бер төшә. Ниндидер бер гөнаһсыз сафлык бар сыман кызның эчтән нур белән өртелгән иреннәрендә, битләрендә. Лейтенантның кинәт зиһене кузгалды: хәзер менә икебез ике тарафка китәчәкбез, мин аны бүтән очратмаячакмын, ә бит танышасы, сөйләшәсе килгән иде. Әйдә, яңакка сукса сугар бер. дип үз-үзенә кыюлык бирде ул һәм ипләп кенә кызның иңе турыннан тотып үзенә таба кысты Фая кинәт, күсе тешләгәндәй, лейтенантның кулын чайкап атып, чәчрәп торып утырды.
— Менә моны күрдеңме?— диде ике йодрыгын Идрисов йөзенә китереп. Лейтенант тәмам каушап калды, ни әйтергә белмәде, начар ният исендә дә юк иде бит.
— Фая, зафу ит инде!— диде, күзләре зур булып, әсәрләнеп ачылып, бу саксызлыгын кичерүне сорый шикелле иде Мин танышыр өчен генә Бетте, бетте.
— Алай танышмыйлар аны...
— Без бит кабат күрешмәячәкбез, шуңа дус булып аерылыйк
— Әй, юкка юаныч, нәрсәгә?
— Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки... Дуслашсаң, искә алыр нәрсәң була...
— Күкерт белән тоз дуслаша алмый
— Кем күкерт монда, кем тоз?
— Мин күкерт, син тоз...— дип кыз. шпилкаләрен чәченнән алып кадап, төзәтенә башлады. Аның баштагы тырпаюы әзрәк йомшаган кебек иде.
— Ә тоз күкертне эретә. Химиядән тәжрибә ясаган бар.— диде лейтенант күңеллеләнеп. Болай сөйләшү дә аңа рәхәт иде.
— Син мине эретергә маташма. Вәт.
— Юк, Фая. юк. Бу санаулы моментны тәмсезлисе килми
Бер почмакта юышын бар икән, ул шунда барып юынып алды, кулъяулыгы белән сөртенде. Кыз да сәкедән төшеп, итекләрен киеп, каешын буды, сөлге чыгарып, юынгычка китте. Лейтенант күпертмәле ак сөлгегә төргән ашамлыкларны плащпалатка өстенә куйды. Ул моңсу, төшенке кыяфәттә иде. Анын шул өметсезлек белән өретелгән төсе кызнын күңеленә барып тиде булса кирәк, лейтенант аны ашарга кыстаганда. Фая
— Син кайсы якныкы соң?— дип сорады.
— Чирмешән-Биләрне ишеткәнең бармы? Шул тирәдән. Ә син?
— Ык буеннан. Димескәйдән.
— Бәрәч, минем апам Баулыда яши.
— Без энем белән бик кечкенә вакытта әти-әнидән калганбыз, безне ерак туганнарыбыз аерым алып үстергән.
— һи, шулаймыни? Лаеш шулпасын эчәргә туры килгән алайса? Шуңа чибәр булгансың син.
— Мин чибәр түгел, ялганлама!— Шул сүздә Фаяның читләшүе бетә барганы сизелде. v
— Ярты сәгатьтән аерылып китәр кешегә нигә ялганлыйм инде?! Сине ошатканымны гына әйтәм.
— Ходаем, кешене бер күрүдә ничек ошатырга мөмкин? Кызлар ныклыгы — чынаяк ныклыгы дип саныйсың булыр?
— Синдә әллә нинди бер сер бар.
— Кара, хәйләкәр дә икәнсең! Мине мактап йомшартмакчы буласың. Андый номер үтмәс!
— Юк. Сер бит беләсене китерә...
— Өйдә бәбәйләрең елап утырадыр әле.
— Ул як чиста, койрыгым юк.
— Капкадан чыгуга сез барыгыз да егетләр инде.
— Менә юллар очраштырды, сөйләштек, рәхәт булып китте. Кабат очрашып та булмас. Уйласаң, коточкыч бит!
— Анысы бездән тормый инде.
— Бездән торса, мин сине тагы бер тапкыр күрер идем?
— Нигә?
— Мин күкерт дидең, әзрәк эри башламаганмы дип.
— һәй, коры куаныч, нәрсәгә?
— Бер кеше икенче кешегә кирәк була ул!
— Сугышта бар нәрсә бик тиз була, бик тиз бетә...
— Бөтен нәрсә бетсә дә, дуслык кала. Чөнки сугыш — утлы горн, тимерче учагы, кешеләр бер-берсенә паять ителә монда...
— Мине дә үзеңә ябыштырмакчы буласыңмы, иптәш лейтенант? Тик канифолең юк...
— Канифолем юграк шул,— дип, Идрисов көлеп җибәрде, сөлгесен җыеп, ашамлык валчыкларын чүп чиләгенә салды. Кыз да шинелен киде.
— Номерыңны гына бир инде, хат язармын,— диде лейтенант үтенечле итеп.
— Чисти чегән булдың,— дип, Фая да көлеп куйды һәм шинель кесәсеннән блокнот алып язып ,та бирде. Тышта машиналар, солдатларны төяп, кычкырта иде инде. Икесе ике машинага утырып киттеләр.
Алгы сызыкка килү белән Идрисов һөҗүм итү моментына эләкте, бөтен эчке халәте тар-мар килде. Бәрелеш бик аяусыз, кискен булды. Күпләр кан эчендә һәлак булганда, ул ниндидер очрак белән исән кала. Тәне исән булса да күңелендәге бөтен нәрсә көеп-янып беткән иде. Анда хәзер бәрелеш вакытында кичергән хәлләр, җирдәге канлы гәүдәләр, кемнәрнеңдер соңгы авазлары колак төбендә яңгырап тора, әрнү, ниндидер үч ачысы тулган. Истә дә шул, күзне йомсаң, бер солдатның газапланып җан бирүе күз алдына килеп җәфалый. Элеккеләр барысы да онытылды.
Идрисов кызны да оныткан иде, менә көтмәгәндә очравы күктән төшкән сөенеч кебек булды. Ул үзен элеккеге нормаль халәтенә кире кайткан сыман бер хис кичереп алды һәм хыялый рәхәт уйларга чумып атлады.
Кайту белән приборны өченче орудие командиры һәм төзәүчесе Кар- дәшевка бирде. Бу иң уңган сержант, тынгысыз, эшлекле кеше. Русча начар аңлаучы үзбәк, казах һәм шуның ишеләрне җыеп, тупчы хезмәтенә өйрәтә. Сугышта берең урынына икенчең ^ала, шуңа күрә һәркемгә прицел приборын белү бик мөһим иде.
Төн урталарында Идрисов, постларны тикшереп, блиндажына кереп ятты һәм шунда ук йоклап та киткән. Күпме вакыт узгандыр, аны бик каты тавышлар уятты. Чыраена блиндаж түшәменнән балчык коела иде. Батарея урнашкан җиргә немец мессерлары бомба ташлый икән. Ул шатыр- шотыр килеп селкенгән блиндаждан атылып чыкты, чокырда ятырга кирәклеген онытып, солдатлар урнашкан блиндажга таба чапмакчы булды. Әмма каушауданмы аяклары хыянәтчел рәвештә камыр кебек булып калган иде, ул кинәт йөзтүбән барып төште. Кемдер бик ачы тавыш белән йөрәк ярып кычкырды. Идрисов сикереп торып шунда йөгерде, аякларынын җегәрсезлеге беткән иде. Барса, батарея санитары Латышев жимерелгән блиндаж янында акыра-акыра бөтерелә. Блиндажга бомба хтәккән һәм сугышчылар шунда күмелеп калган икән. Идрисов тизрәк казырга команда бирде һәм үзе дә көрәк алды. Мышный-мышный тиз-тиз хәрәкәт иттеләр. Биш минут үтмәгәндер, түшәм агачлары арасыннан берсенен ботинка табан-нары күренде. Яктырып килә иде инде, гәүдәсе дә ачык шәйләнде. Тизрәк башын да балчык астыннан алдылар. Латышев анын пульсын капшарга тотынды, шинелен аергалап. күкрәгенә колагын куйды. Әмма бер мәлдән: «Юк!»— дип торып басты. Ул арада икенче солдатны да казып чыгардылар. Латышев анын кулларын бер күтәреп, бер төшерде, ясалма сулыш алдырып маташты. Борынына нәрсәдер иснәтте. Аннары, күкрәге турына тезләнеп, йөрәген капшап торды да:
— Милашкин исән!— дип кычкррып куйды. Спиртлы мамык белән һаман чигәләрен уды да уды. Мескеннен күкрәк туры селкенә башлады, эчендәге тыны чыжылдап чыга иде. Дусты Гынльманов килеп анын кара көйгән иреннәре арасына кашык белән вино салгалады. Ләкин Милашкин күзен һаман ача алмады.
Аны ипләп кенә күтәреп икенче блиндаж сәкесенә кертеп яткырдылар. Кайсыдыр санчастька озатырга кирәк, диде. Кайсыдыр болай да үтәр, дип тынычландырды. Милашкин кич белән генә, күз кабакларын көчкә күтәреп, җансыз караш белән күзен ачты. Гыйльманов тагы трофей вино эчерде. Шуннан соң гына Милан син иреннәрен авыр гына кыймылдатып сөйләшә башлады. Кулларына таянып кына тора алды, ни өчендер аска җәйгән чыршы ботагын борынына китереп иснәп торды, аннары ике куллап башын учлады. Ул һаман үзенең исән булуына ышанып җитми иде бугай. Ә кичке ботканы трофей эчемлек белән сипләп алган солдатлар телләрен худка җибәрәләр. Аларның кайберләре әнә шулай әллә ничә үлеп терелгән, уйлап та бирмиләр.
— Ну парин, теге дөньяда ничегрәк? — дип шаярта берсе.
— Ичмаса хур кызларын коча алдыңмы?— ди икенчесе. Шуннан китә.
— Анда да налог сорыйлармы?
— Шонкир-монкнр ничә тапкыр башына гөрзи белән кундырды?
— Нинди сораулар бирәләр, шулай да?
- Хатынга хыянәт иткәнеңне әйттеңме?
- Юк, Милашкин андый түгел, тәкъва ул.
— Хатыныннан куркып торгандыр әле
— Ә кем хатыныннан курыкмый. ә? Сөйләсен!
— Курыккач, ничек ярату булсын, гнле' дип. Латышев кулын селтәде.
- Куркасың да. яратасың да! Нигә исегез китте!
Минем хатын шикәр кебек ак. шәп тә инде, ну исән генә кайтыйм.
— Хатын-кызны яманларга яратабыз, ә үзебез?
Юк, хатын-кыз тугры булырга тиеш, ул бит бар нәрсәнең башы...
— Ир-атка бераз гөнаһ та ярый Хатын-кызлар безне гөнаһлы көе дә яраталар.
Үзебез хатын-кыз гөнаһын бер дә инде «өфу итмибез.
— Гафу иткәнеңне бәлләмзз бит ул. юк!
— Акыллы булса, кадерен белә.
__ Нинди хатынга туры киләсен бит. анысы бәхет эше.
— Каян беләсең акыллымы, түгелме икәнен?
— Йөргәнгә чамаларга кирәк.
— Кызлар кырык карта, башта ал да гөл, татлы-тәмле, аннары убырга әйләнәләр.
— Гашыйк булып өйләнергә ярамый.— диде Латышев, яшьләргә үгет биргәндәй. Мирхасның җилкәсенә төртеп.— Андый чакта күзең сукырая, калагың чукраклана, берни күрми капкынга килеп эләгәсең.
— Ну әйттең син дә, капкын, имеш?— дип кемдер өлкәнрәк берәү аңа каршы төште һәм көләргә тотынды. Бу караңгы почмактагы, һәрчак Латышевка каршы төшәргә яратучы Маламишкин икән. Латышев аның ягына кул гына селтәде һәм бу сөйләшү мәгънәсез, дигән кыяфәт белән блиндаждан чыгып китте. Күбрәк үзе сөйләргә ярата, сүзен җөпләмәгәнне өнәп бетерми иде ул.
— Яхшы хатыннан да яхшы нәрсә юк, начар хатыннан да начар нәрсә юк,— дип кайсыдыр авыр итеп уфтанды. Милашкин йоклап киткән иде, Гыйльманов сөйләшүчеләргә кулы белән ишарәләп, барыгыз да эшегездә булыгыз, диде һәм чыгып торырга кушты. Кайсыдыр үзенең шулай Курск сугышы вакытында күмелеп калуын, шулай казып алып, үлемнән коткаруларын сөйли иде. Ләкин беркемнең дә исе китми, һәр солдат җанына үлем бер-ике мәртәбә кереп чыккан инде, аның белән танышлык бар. шөкер, дип. кулларын гына селтиләр.
Батареягә берәм-берәм булса да яңа «пополнение» килә иде. Аларны кайсын кая эшкә кушып, госпитальдә ята-ята катып беткән буыннарын яздырырга, онытылган службасын хәтеренә төшерергә туры килә. Кайберләре госпитальдән алгы сызыкка, ә алгы сызыктан госпитальгә эләгә-эләгә тәмам хәйләкәрләнеп беткән, үзен күбрәк кайгырту ягын карый. Дөрес, берсе дә үз бурычын онытмый, шулай да әйтә тормасаң, тезгенне бушата. якындагы хуторларга таба караштыргалый башлый. Сугыштагы солдатның психологиясе үзгәрәк була, хуторга барса, кайбер тыныч тормыш тәртипләре белән хисаплашып та тормый ул. Бу яктан Урта Азия халкы бик тәртипле, яралы атны суеп, аш пешерсә пешерә, әмма утарлар тирәсенә әйләнеп тә карамый. Ләкин пушканы өйрәткәндә үзләре белән чиләнергә туры килә: русчалары юк. ә белергә кирәк, шунсыз мөмкин түгел. Өчмөхәм- мәтов һәм Дүртмөхәммәтов фамилияле ике шул як кешесе килгән иде. Казакъмы, кыргызмы алар, белмәссең. Идрисов шуларга өч көн буе прицел приборын өйрәтеп азапланды, тик бернигә ирешә алмады. Өченче номер итеп снаряд ташырга куярга туры килде. Ә бит үзләре бик тырыш, авыздан чыккан һәр сүзне үтәргә генә торучы ягымлы кыяфәтле егетләр. Идрисов элек үзенең русчасыз җәфа чигүен исенә төшерде дә егетләрне артык газапламады, әкренләп сугыш өйрәтер әле, диде.
Ике-өч көн үтте микән, тагын немец «мессеры» төнлә килеп батарея урнашкан җиргә бомба ташлап китте. Бу юлы постта торган бер солдат кына яраланган иде. Ул шул хәтле каты кычкырды, ә ярасы әллә ни түгел, балтыр итенә ярчык кергән икән, әмма артык каты курыккан булса кирәк. Бәйләргә санитар Латышевны чакыралар, эзлиләр, ә ул юк та юк. Ахырда бинтны сүтеп чалбары өстеннән генә урап куйдылар да тизрәк машинага утыртып санбатка озаттылар. Ә Латышев иртән дә, көндез дә күренмәде. Ачыклый башлагач, тагы шул беленде: ул өч көн инде батареяда юк икән. Аның белән карулашырга яраткан Маламишкин әйтеп тора: өченче көн инструктажга дип эвакогоспитальгә киткән дә шуннан кайтмаган әле. Берәр сестрага кармак салган булса кирәк, бер дә бүтән түгел, кайтыр, ди көлемсерәп. Алла алмас, эт ашамас үткен кеше ул Латышев дип. аның холык-фигылен сөйләп куя. Әйе. Латышев күпне күргән шомарган таш. үзе чи рус булса да казакъча да. үзбәкчә дә, тагы җитмәсә — чувашча да сөйләшә белә икән. Монысы тагы да гаҗәбрәк һәм Латышевны сергә төрә иде. Машина белән якын-тирә хуторларга барып эзләп кайттылар, ләкин суга төшкән кебек бер җирдән дә табылмады. Бу бик
хәтәр нәрсә иде, бетен биографияң пычранып куюы ихтимал. дип Идрисов чын борчуга төште. Аннары Мостафин каршында да оят. Ерак бара ала торган адәм түгел икән, дияр, ышанычын аклап булмады, шайтан алгыры! Каян гына килеп чыкты сон бу бәла? Фаяны үзебезнең батареяга. йә булмаса берәр җайлырак җиргә урнаштырып булмасмы, дип хыялланып йөргәндә генә бит... «
Озакламый тикшерүче дә килеп җитте. Иң элек Латышев белән | аралашкан сугышчылардан белешә башлады. «Нәрсәләр сөйләде ул, ни | сәбәпле шулай әйтте?»— дип төпченде. Өчмөхәммәтовка үзбәкләрнең = базарда әтәч сугыштырырга яратуларын сөйләгән Акчалы уен икән ул. Ж.ин- - гән әтәч хуҗасы җиңелгәннекеннән түләү ала. Тәмам канга батып, хәлдән ё таеп егылганчы әтәчләр сугыша икән... Тикшерүче өчен болар яна һәм ш кызыклы иде, юк, Латышевның сере ачылу ягыннан түгел, ә үзбәкләрдә = шундый гадәтләр барын беренче тапкыр ишетүе булганга кызыклы. Ул, 2 гаҗәпләнүен чыраенда яшермичә, әле үзбәк сөйләгәннәрне тәрҗемә итүче ♦ Идрисовка, әле Өчмөхәммәтнең үзенә карап, башын як-якка болгый иде. “
Ә казакъ Кылычбаевка Латышев даладагы Елан дигән кышлакта ч яшәвен һәм аны бик чибәр бер казакъ кызының үзен яратып йөрүен х сөйләгән. Тик анда кызларны калым дип атала торган акчага сатып * кына алып була икән. Юк, дигән Кылычбай, казакъ кызы үзенең яратуын ж ч^т кешегә белгертмәс. Кояштыр, дип ант иткән Латышев һәм Ләйлә « исемле кызның гүзәллеге, чаялыгы, иң кыргый аттан да курыкмавы турында ; сөйләп утырган.
Чувашларның да кайбер гореф-гадәтләрен белгән Латышев. Бу хакта Даниловка сөйләгән. Бер карт чуваш үләргә ята, ди. Инда өмет юк. Аның берүзсн генә өйдә калдырып, барысы да тышка чыгып китәләр икән дә тәрәзәдән күзәтеп торалар. Берсе тәрәзәгә килә дә: «Иван, пиреш- мә»,— дип пышылдый. Аннан икенчесе килеп: «Пирешмә. пирешмә»,— дип кычкырыбрак әйтеп җибәрә. Шулай тегенең җаны чыкканчы тәрәзә аша кычкырып торалар икән.
— Шундый йола бармы?— диде тикшерүче, кызгылт йөзле Даниловка төбәлеп.
— Борынгы картлар гына тоткан андый йоланы, хәзер ул юк,— дип. Данилов шикләнгән сыман тикшерүчегә күз кырые белән генә сынап карап торды.
Латышев Маламишкин белән дә еш бәхәсләшергә яраткан. Бу юлы Германиядә унсигезенче елда булган революцияне искә төшереп акыл саткан. Гитлер безгә сугыш башлагач та. анда менә-менә революция чыгар һәм сугыш бик тиз бетәр, дип өметләнеп йөргән икән. Андый өмет белән йөрүчеләр ул вакытта бер мин генә түгел, күпләр иде, дигән.
— Герман революциясе җиңсә, мондый мәхшәр булма!ан булыр иде,— дип уфтанган Маламишкин.
— Ни өчен җиңмәгән ул?— дигән кемдер. Латышев озак кына уйга калып торган, аннары әйткән:
— Нык куллы, нык башлы җитәкчеләре булмаган, — дигән.
Шуннан җитәкчеләр хакында сөйләшә башлаганнар. Акыллы булмаган кеше командир булыр!а тиеш түгел, дип раслаган Маламишкин. Аның акыллымы, дуракмы икәнен каян беләсең?— дип. Латышев ана каршы төшкән. Бәхәсләшеп киткәннәр.
— Кешене эше буенча (ына бәяләргә кирәк, сүзе буенча түгел.
— Гамәлдә алай гына булмый шул. Сүзенә дә карыйлар. Акыллы
I сүзләр сөйли, сүздә арыслан, ә эштә чыпчык.
— Менә шундыйны командир итеп куялар һәм син аның приказын үтәмичә кара...
— Иң ахмак приказын да үтәргә мәҗбүрсең...
— Юк. командир акыллы кеше булырга тиеш'
әле, кандала урынына сыта ул сине.
— Ул пропаганда ярдәмендә алла кебек итеп халык миенә сеңдерелгән, аны тиз генә бетереп булмас,— дип, Кардәшев тә сүзгә килеп кушыла.— Гитлер үзе дөмеккәч тә әле дәвам итәчәк...
— Юк, беткәч бетә инде ул, точка!— диешәләр солдатлар.
Аннары тагы акыл мәсьәләсенә әйләнеп кайталар.
— Командир акыллы булырга тиеш дисең син, Маламишкин,— дип уйчан кыяфәт белән әйтә Кардәшев.— Мин дә шулай уйлыйм. Ләкин кеше дигәнең үзенең акыллымы, түгелме икәнен белми бит! Менә син акыллымы, юкмы?
— Ул акыллы икәнен белә, әнә бит җыелыш саен каршы сорау бирмичә калмый,— дигән булып, Латышев сүзне кинаягә бора.
— Нигә, ул бәлки шулардан рәхәт табадыр.
— Юк ла,— ди Маламишкин кулын селкеп,— мин фикер аңлаешлырак булсын өчен, уйны үткенләр өчен генә шулай итәм. Каршы фикер икенче фикерне китереп чыгара...
— һәм сине медаль исемлегеннән төшереп калдыра,— дип, Латышев көлеп җибәрә.
— Каршы фикер әйтү аның өчен медаль алу белән бер,— дип, кайсыдыр
мазар тамагына эләксә, төн буе сөйләп тә арымаган. Билгеле, ул сөйлә' тәннәрнең барысын да белү мөмкин түгел хәзер, ә сугышчыларның тикшекүпчелегенә ошаган, ачык йөзле, хәлгә керә торган кеше иде диләр. Ә Милашкин исә аны нигәдер яратмаган, әз генә төшереп алса бик мактана иде, шуңа күрә ошатмадым, ди. Мактанчыкны берәү дә өнәми, ә күпләр мактанырга ярата, дип уйлады Идрисов.
Ниһаять, Латышев белән аралашкан сугышчылардан мәгълүмат алынып бетте. Бу эш вакытында Идрисов тикшерүченең вакчыл булмавын, кеше бәласеннән үзенә уңыш алырга омтылучы түгел икәнен чамалап алган иде. Блиндажда икәүдән-икәү генә калгач, тикшерүче болай сүз башлады
— Теге якка сызмадымы икән?— дип, туп-туры Идрисовка текәлде.
— Юк. булмас!— диде Идрисов каты гына. Ул кемнең дә булса шундый эш эшләвен башына да китерә алмый иде.
— Сез* аны яхшы беләсезме?
— Башлы булу әбәзәтелни түгел, каты куллы булу кирәк,—дип, сүз кыстыра Гыйльманов, бераз тыңлап утыргач. Шул чак Латышев кызып китә, Гыйльмановка әллә бер шөребең бушаганмы синең, дип әйтеп ташлый.
— Соң әнә Гитлер дурак каты куллы булып немец халкын нишләтте, ә? Хәзер Гитлерның чын мисез адәм икәнен әйтергә була инде, шөкер.
— Немецлар шуны һаман әле аңламыйлар...
— һе, аңлап нишли аласың, Гитлер власте зур, көчле гигант машина
тагы кеткелдәп куя...
Бу сүзләрне ишетү ничектер тикшерүчегә дә, Идрисовка да гыйбрәтле иде. Эчләрен күпме яшерергә, белгертмәскә тырышып тыңласалар да, күзләрендә кабынып киткән яки кинәт сүнгән очкыннан барысын чамаларга була иде.
Латышев тагы Мирхас белән Мөслимов урнашкан блиндажга килеп, мин татарларны яратам, дип икра чәчеп йөргән. Әллә нинди генә сәер
халык ул татарлар ди-ди сөйләнгән.
Сөйләргә, аралашырга ярата торган булган Латышев. Әзрәк көмешкә
рүчегә аның сүзләре итеп әйткән фикерләрдә сагаюлары, үзләрен ак калдырырга тырышулары да сизелә. Бер кешенең сүзләрен икенче берәүгә җиткергәндә төгәллек булуы мөмкин дә түгел. Хәтта җир белән күк шикелле аерма ихтимал. Чөнки кешенең (бу очракта Латышевның) теге яки бу сүзне нинди җәһәттән, нинди мәгьнә салып әйтүе тикшерүчегә төгәл килеп җитә алмый. Шундый хәлнең корбаны булган кешеләрне күрергә, белергә туры килгәне бар Идрисовка. Латышев болай батареядагы тупчыларның
— Беләм дип әйтә алмыйм. Андый начарлыкны эшләмәс!
— Бу җавап түгел!
— Монда ниндидер аңлашылмаучылык бардыр.
— Бу җавап та безне канәгатьләндерми. Конкрет җавап бирегез: йә «бар», йә «юк».
— Юк, дим, Латышев тугры кеше булырга тиеш.
— Өстегезгә күбрәк алмыйсызмы?— диде тикшерүче һәм. кәгазьләрен ♦ портфеленә тыккалап, урыныннан торды. Йөзе үзгәреп китте, җитди. Д пошаман сала торган кыяфәт белән Идрисовка кулын бирде дә. унышлар - теләп, чыгарга борылды. £
Тикшерүченең шулай үзгәреп, ачулы төстә китүе Идрисовны тагы - да борчуга төшерде. Нинди кеше булган ул Латышев? Эт еккыры. нигә х ул аны бер дә чамалый алмады? Менә шунын өчен генә җык күр. = комбат итеп тә расламаслар инде, мондый җаваплы эшкә башың сай, - җилкәң кәй, диярләр... “
Эчтән үзен һаман гаепле итеп таныйсы килми иде. Ә танырга һәм s ниндидер чара табарга кирәк. Күңелендә китеклек борчып тора, шуны £ томалар өчен ул: юк, Латышев алай начар ниятле кеше булмаска тиеш. - дип тукый да тукый. Якын-тирәдәге урманнар ничә тапкыр «тарап» * чыгылса да, тагы шунда барып, эзләп йөри, үлеп-нитеп ятмыймы, дигән *■ уй аңа тынгы бирми иде. *
Латышев ни тере килеш, ни үле килеш дигәндәй, бер җирдән дә * табылмады. Оперативниклар Идрисовны тагы чакырттылар. Бу хәл буенча = ниндидер карарга киленергә тиеш иде.
Башта теге тикшерүче эшне аңлатты, Латышев хакында сорашып белгәннәрен тасвирлады. Шактый гадел булырга тырышып сөйләде шикелле. Артык сизгерлек күрсәтеп, тискәре якларга басым ясамады. Шулай да Латышев бик үк тотрыклы кеше булмаса кирәк, диде Чөнки күп сөйләүчән булган. Ләкин аның серле рәвештә югалуында берәр бәхетсез очрак юкмы икән? Билгеле, комбатның күзе җитмәгән, бәлки бу тәжрибәсехтектән киләдер, дип Идрисовка да тиеп үтте
Тикшерү Идрисовка (карточкасына язып) шелтә бирү белән тәмамланды. Монда карулашып торырга ярамый иде. Кайчак гаепсезлегенне исбат итеп булмый торган гаепләр башка төшә, бсрнишли дә алмыйсың Бары эчкә йогарга өйрәнергә һәм түзәргә кирәк «Түз. йөрәгем, түз, бүләк бирермен», дип юанган ди берәү.
Чыгуга аны каядыр үтеп баручы Мостафин очратты. Идрисовның борчылганлыгы борынының ике я!ы кызарып торудан беленә иде.
— Каты пешерделәрме?— диде шаян тавыш белән Мостафин. Үзе аңа елмаеп карап торды. Әллә мине көтеп торган инде, дип уйлады Идрисов һәм елмаеп җавап кайтарды.
— Тозлап, борычлап, кимен куймыйлар.. һәм тынычланыр өчен тизрәк папирос алып капты
Командир авырлыкны да күтәрә белергә тиеш. Моңа алдан үзеңне хәзерләп куярга кирәк. Әнә. ата-ана күпме җәфа кичерә, ә берсен дә балаларына белгертми бит...
Юк. мин болай ярыйсы.— дип. Идрисов Мостафинга күз төшерде, нәрсәгә ишарә итә икән бу. дигән уй миен бимазалап торды. Бераздан командиры нәрсәне күз алдында тотканын аңлагандай булды: шелтә синең ачуыңны китерергә тиеш түзел һәм ачуын үзеңнең кул астыңдагылар өстенә чыкмаска тиеш...
Шуны аңлагач. Идрисовка җиңелрәк булып китте, һәм Мостафннның ихлас күңел белән сөйләшүе җанда утыргән ачу юшкыннарын кырып төшергәндәй итте. Алар ызаннар бетән бүлгәләнеп беткән басу юлыннан бара-бара төрле нәрсәләр турында, ачылып, ниндидер тәм табып юйлә- шәләр иде.
■ Болар бигрәк ү з җирләренә нык береккән халык инде, колхоз ничек Төзелер монда?
— Крестьян гомергә кара акылга беткән нәрсә, аны тиз генә борып булмый.
— Латышлар сандал белән чүкеч арасында яшәгәннәр инде, Европа үзенә тарткан, Рәсәй үзенә каратырга тырышкан.
— Крестьянның башы борылса да, кара акылы борылырга ашыкмый. Үзенә яхшыны да тиз генә аңламый ул.
— Адәм баласы үзе белмәгән нәрсәгә дошман булыр дигәннәр.
— Бездә дә ярлы крестьян томаналыгы аркасында күпме акылын җуеп маташты?
— Яңалык өркетә инде. Үзебездә дә бит ниләр генә булып бетмәде?
— Яңалык башта куркыныч тоела, соңыннан әйбәт булса да...
— Әй, безнең әти дә шүрләде ул колхоздан,— дип, Идрисов елмаеп сөйли башлады.— Керми дә керми. Нәрсәдер көтә. Мин мәктәптә пионер вожатые идем, агитбригадага алдылар. Авыл саен концерт биреп, колхозга өндәп йөрибез. Мин декламация сөйләргә маһир идем. Шулай бер авылда манарасы киселгән мәчеттә тамаша күрсәтәбез. Бер пәрдәлек кенә. Аннары җыр, бию. Пьесаны әйбәт кенә ерып чыктык. Биюдән соң мин колхозга өнди торган шигырь сөйлим. Шул чак залдан кемдер кычкырды: «Син үзең дә колхоз түгел, кулак сандугачы, сайрама! Колхоз әйбәт булса, үзең кер әнә!»— ди. Ишетмәмешкә салышып, һаман сөйлим. Тагы кычкырды бу. Кайсыдыр ачы итеп сызгырды. Шау-шу купты. Берсе мич артыннан ямьсез сүзләр белән сүгенә. Җитәкче пәрдәне төшерергә мәҗбүр булды. Икенче көнне ул минем колхоз түгел икәнемне белеп, агитбригададан куды. Әтигә шундый ачуым килеп кайттым. Кеше күзенә күренергә оялам. Шәһәргә сызарга уйлыйм. Әмма русчам начар. Күршедә рус боярында эшләп үскән Нуретдин абзый бар иде, шуларда көне-төне ятып, русча өйрәнәм. Эшен эшләштерәм, әтидән яшереп инде. Җәй җитте. Әти минем эшне сизде бит. Бер көнне бик каты ачуланырга кереште. Каршы дәшкән идем, яңакка чалт берне! Бар ачуымны эчемә төеп, мич башына менеп яттым. Әтидән үч аласы килеп, төне буе йокламадым. Кызган башта тәвәккәллек тиз туды. Китәргә булдым. Ничек? Акча кирәк бит. Әти иртәгә тырмага барырга дип, атны тышаулаган иде. Караңгылы- яктылы вакытта шыпырт кына тордым да атны тотып йөгәнләдем. Әйдә, сары бия! Келәүле станциясе кырык чакрым. Беткән баш беткән. Станция базарында атны сатып җибәрдем. Тик акча кулга кергәч кенә айнып киткән кебек булдым. Нишләдем мин тиле, дим. Үчем таралды, аек уй килде. Әтине түгел, сары бияне кызгандым. Аннары әтине дә жәлләдем. Нишләр ул мескен? Тик чигенер җай калмаган иде инде. Шул китүдән кайтмадым...
— Атсыз калгач, әтиең дә тиз кергәндер колхозга, ә?— диде Мостафин көлеп.
— Шул. Бер атна да узмаган, атны караклар типте дип гариза илтеп биргән.— Идрисов үзенең сүзләрен Мостафин да ихлас кызыкка алганын, елмаюыннан күреп, тагы дәртләнеп китте. Күңелендәге юшкыннар эреп төшкәндәй булды.
— Үз атын үзе урлар дип кемнең уена килсен, ә?
— Инде-инде!— диде Идрисов, тәмам кәефе күтәрелеп.— Яшь чак, башсыз чак инде.
— Юк. гаярь чак диген. Сугышта да бит күбрәк яшьләр тәвәккәл.
Идрисов ым какты да, алар тынып бара башладылар. Идрисовның башына Мостафин турында әйбәт уйлар килде. Ул аның бәлане бер аңа гына өеп ташламавына, начальниклардан курыкмавына сокланды. Юкса, начальник алдында калтырап төшеп, ялгызыңны чоңгылга этүчеләрне дә күргәне булды. Аннары Мостафинның үзен акыллы итеп күрсәтергә тырышмавы да аңа ышанычны арттыра иде.
Мостафин шактый гына уйланып барды, әмма йөзендә Идрисов биргән сораулардан читенсенү ише нәрсә сизелмәде.
Сугышта баштан укмы?— дип сорады ул кинәт кенә.
Идрисов фин сугышында яралануын, шуна күрә госпитальдә озак кына ятып, фронтка бары кырык икенче елнын башында гына эләгүен, аннары тагын ике мәртәбә яраланып, дәвалануын әйтеп бирде. Шуннан сон гына Мостафин сүзне әлеге четерекле мәсьәләгә китереп, болай диде:
— Алгы сызыкка килгәндә кеше үзенен куркакмы, түгелме икәнен ♦ белми әле. Үзен батыр дип уйлый, шулай сөйләшә дә. Үлем белән күзгә- 3 күз килгәндә, эш төрлечәрәк килеп чыга.
— Кискен ситуациядә үзенне ничек тотасынны алдан белеп булмый * шул,— диде Идрисов та килешеп.
— Шуңа күрә рухи чыныгу кирәк.
— Кешене нәрсә рухи чыныктыра соң?
— Уку, аңлы булу, идея инанганлыгы.
— Укыган кеше рухи яктан көчлерәк буладыр анысы... ф
— Әйе, үзен-үзе ныграк белә, шуңа башкаларны да күбрәк аңлый, = хәлне тизрәк төшенә. Инанган иманына ныграк таяна ул.
— Әһә, чынлап та,— дип Идрисов бу фикерне аңлавына һәм аның - үз уйларына туры килүенә шатланды
— Шуңа күрә кешенең инанган нәрсәсе тормышчан, реаль җирлекле л булырга тиеш.
— Менә нәкъ шулай, анда каршылыклар булмаска тиеш, диде Идри- - сов тагы шатланып.
— Әйе, гамәли каршылыклар булмасын!
— Ул яктан бездә очы-очка ялганмаган нәрсәләр булгалады.
— Тач шул нәрсә башта каушап калуларга, фаҗигаләргә китерде дә.
— Анда кайчак хыянәтче хәленә төшүеңне үзең дә сизми кала идең.
— Кискен моментта салкын канлы булып кала алу — сугышта иң зур бәхет.
— Нәкъ. Уенда да салкын канлы кеше күбрәк ота.
— Ул вакытлар искә төшсә, хәзер дә аркалар чымырдап китә. Шул мәхшәрдә ничек бәлагә юлыгылмаган дип. шаккатып уйлыйсың...
— Хәзер ул яктан бөтенләй башка күренеш бит бар төштә ныклы тәртип, корал-ярак көчле һәм күп...
— Шулай да башны ныграк эшләтәсе нәрсәләр шактый әле,— диде Мостафин хәстәрле төс белән. Ныклап уйланылмый башланган һөҗүм башланганчы ук җиңелә дигән кагыйдәне онытыр! а ярамый.
— Башланганчы ук җиңелә диген, ә?— дип Идрисов нигәдер тамак төбе белән кеткелдәп алды. Баксаң шулай бит. шайтан алгыры*
Уйланып, сөйләми генә бара башладылар.
— һи-и. ул чакларда ниләр генә булмады.—диде Мостафин сүзне ялгап.— Миңа бервакыт бик сәер кеше белән очрашырга туры килде. Кырык икенче елга чыккач шулай Калининнан ары һөҗүмгә хәзерләнәбез. Бик суык вакытлар Мин штаб тирәсендә эшли идем. Алгы сызыкта торучы бер артиллерист үз кулына аткан. Уч төбенә калын гына телем ипи куйган да шарт! Әмма врачлар белгәннәр. Хөкём иттеләр. Миңа аны тылга, тиешле урынга алып барып тапшырырга куштылар. Әмма салып алган, әй, сүгенә, каргана бу. Мин тылга китәм, ә син тәмугта каласың, ди. Себердә инде башка бомба ташламыйлар, ә сезне чебен урынына кырачаклар. фәлән-фәсмәтән. Әйдә, безнең таш башларга шунсыз акыл керми, ди-ди мине тәмам чиккә җиткерде. Халык нужасына сөенүен әйт син мөртәтнең...
Шулай да акыл мәсьәләсендә дөрес сукалаган ул.— диде Идрисов уйчан, салмак рәвештә Нужа күрми, акыл керми ата балаларына диләр бит...
Идрисовнык бу сүзләрен яклавын яки өнәмәвен Мостафин ым белән дә, йөз сызыклары белән дә белгертмәде
— Каян шундый хәлләр килеп чыкты икән? Башка сыймый,— диде Идрисов, элекке уңышсызлыклар өчен уфтанып.
— Эшлеклелек җитмәгән, карар чыгарылган да эшләгән эш итеп күрелгән. Сер түгел, кызыл сүз эшне алыштыра иде кайчак...
— Эшлеклелек каты куелгач, хәзер әнә ничек әйбәтләнде.
— Хәзер дә кешенең эшкә түгел, сүзенә әһәмият ителә әле. Башны эшләтү кирәк, акыл...
— Баш эше авыр шул. Бервакыт алла шайтанны эш эшләтеп җиңмәк- че булган. Ләкин шайтан нинди генә эш бирсәң дә ялт иттереп эшләп куя икән. Ахырда алла моңа баш белән уйлап эшли торган эш биргән. Шунда гына шайтан җиңелгән, ди...— Идрисов кеткелдәп көлгән кебегрәк итеп куйды, Мостафин да аңа кушылып, елмайды, кәефе килгәндәй булды. Бу вакытта алар бер юл чатына килеп җиткәннәр иде. Мостафин туктады, үзенең дүртенче батареяга барганлыгын әйтте. Папирос алып кабыздылар да икесе ике якка киттеләр.
Бу Латышев аркасында үзенең чак кына штрафбатка эләкми калуын һәм командирының аңа хәерхаһ булуын уйлап, Идрисов эчтән генә сөенә- сөенә атлады.
Латышевның югалуы бөтен эшне тизләтте. Батареяга замполит бирделәр дип, Асоев шалтыратты. Бәхетең, бик эшлекле кеше, диләр, капитан Тафтиловны, диде. Сөенечле хәбәр бу, дип Идрисов аңа рәхмәт әйтте, ә күңелендә капитан дәрәҗәсе әллә нинди шик тә уятты. Минем урынга җибәрмиләр микән? Башта көчләп диярлек аңа таккан бу урынны хәзер югалтасы килми иде.
Аның ерак бер складка запчастьлар белешергә барасы бар иде, иртүк шунда китте. Анда эше уңмады, шуңа күңеле кителеп, тәмам эт булып арып, батареяга төнлә генә кайтып керде. Кухняда аңа җиткерделәр: замполит килде, диделәр, ниндидер сагайган, әзрәк шүрләгән дә төс белән. Ул кухняда булган, төшке аш ашаган. Шул арада да кимчелекләрне күреп, шактый кискен сүзләр әйткән. Бәйләнчек нәрсә икән, дип нәтиҗә чыгарганнар мондагылар.
Пушкалар кухнядан әллә ни ерак түгел иде, кырдан әзрәк баргач, Идрисов кызыл почмак өчен әзерләнгән зур блиндажга керде. Керүгә аңа каршы түгәрәк тулы йөзле, аска таба киңчә яңаклы, кечерәк борынлы капитан сукыр лампалы өстәл артыннан күтәрелде. Ул нәрсәдер язып утыра, йөзе җитди, кашлары җыерылган иде. Күрешкәндә дә аның йөзендәге рәсмилек бетмәде. «Батарея хакында начар фикер әйтеп җибәргәннәр инде моңа»,— дип уйлады Идрисов. Ул ничектер аңа гаепле кешегә караган шикелле карый иде. Шуңа күрә күрешкәндә әйтелә торган «Кайдан, ничек?»— дигән сораулар да авыздан чыкмады. Тафтиловның кыяфәте бик эшлекле, гүя ул элек тә биредә еш булган һәм монда бөтен нәрсәләр аңа ачык билгеле. Ул батареяга иртүк килгән һәм бөтен төшне бер кат тикшереп чыгарга, күп кенә җитешсезлекләрне күрергә өлгергән икән.
— Безобразие, комбат,— дип, тотынды ул.— Батареяда тиешле тәртип юк. Карабиннары чистартылмаган, шинель түгел, эшче фуфайкасы киеп йөриләр... Хәтта каеш та бумаганнар...— Замполит шулай тезде дә тезде. Идрисов бераз аптырап калды, чөнки танышмас борын шулай канәгатьсезлек белән битенә бәргәнне очратканы юк иде. Тыловик икән бу, дип, Тафтилов сөйләүләреннән үзенә нәтиҗә дә чыгарды. Чөнки замполит карабиннарга әһәмият иткән, ә фронтовик исә пушка янында траншеяләр казылмавына беренче булып әһәмият итәр иде. Тупчылар өчен ул иң кирәкле саклану чарасы. Аннары фуфайка киеп йөрү монда гадәткә кергән, чөнки ул җылы да, эш эшләгәндә уңайлы да. Моны тыловикка ничек итеп аңлатасың?
— Политзанятиеләрне оныткансыз,— диде Тафтилов, моңа аерым басым ясап. Бөтен җитешсезлекләр дә политзанятиеләр булмаудан килеп чыккан шикелле иде.
— Юк. лекторлар атна саен килеп торды.— диде Идрисов, ниһаять исен җыеп. Замполит, мөгаен. Латышев мәсьәләсен ишеткәндер, шуңа күрә политзанятиеләргә аеруча тур игътибар итәргә уйлыйдыр.
— Занятиене практика белән тыгыз бәйләп үткәрергә кирәк, юкса ул сүз генә булып кала.— дип Тафтилов зур фикер әйткән төсле кашларын ф җыерды. Идрисов аның битендә эре-эре сипкелләр булуын күреп алды. = ә кул аркасында ул сипкелләр касмак кебек тагы да ныграк беленеп = тора иде. :
— Без нәкъ шулай эшлибез хәзер. Бәрелеш вакытында килеп чыккан “ кискен ситуацияләрне жентеклибез, шунда үзеңне ничек тотарга кирәклекне 2 өйрәтәбез...
— Ничек алай?— диде Тафтилов аңламыйча һәм Идрисовка. шыттыра = ахры бу дигән кебек карады. — Политик инанган кеше бернинди хәлдә 2 дә куркып калмый. Инануга басым ясарга кирәк! ♦
- Инану бик мөһим нәрсә, кешенең ныклыгы шуңардан тора, әмма ул - гына җитми . - дип. Идрисов теге немец контратакасы вакытында булган - хәлне сөйләп алды. Бер бик активист сержант бар иде. пушкада төзәүче, у һәр жыелышта ялкынлы речь тотмый калмый. Болай уй-фикере белән чын - патриот инде. Әмма немец танкылары пушкага якынайган бер арада “ югалып, куркып кала, шулай итеп расчетын, үзен дә харап итте ,
Ну. бу бер очрак кына.
Монда күп нәрсә очрактан тора, шундый очраклар булмасын өчен. Z сугышчыны курыкмаска өйрәтәбез.
- Сәер. сәер, бер дә ишеткәнем юк иде. Юк. бу ерунда! Монда әллә куркаклар Аыелганмы?
— Юк. ләкин барысы да госпитальдән килгәннәр. Анда шактый иркәләнеп. үзләре турында күбрәк уйларга гадәтләнгәннәр
— Ул гадәтләрне ничек кырыл төшерәсез инде?— диде Тафтилов кинаяле төрттермә белән. Ул Идрисов сүзләрен чынга алмый иде. ахры
■— Нинди кискен хәлләр килеп чыгасын пушка янында күрсәтеп, төшендерәбез. Иң мөһиме югалып калмау, хәлне дөрес бәяләп, дөрес хәрәкәт итү...
Юк. әллә нәрсә бу. аңламыйм. дип. Тафтилов иякләренә таянды. Политик аны нык кеше курыкмаска тиеш. Шул җитмиме?
Анысы шулай аның, дөрес әйтәсез..
Просто курыкмаска и бетте!
Уй белән шулай уйлана ул. әмма гамәлдә бүтәнчәрәк килеп чыга.
Ә курыкмаска кеше әкренләп өйрәнә, әкренләп...
- Сәер, сәер! диде Тафтилов күпме сөйләсәң дә барыбер барып житмн миңа дигән шикелле ганыш белән. Идрисов исә бу хәлне ничек аңлатып бирергә белмәде, моны кеше үзе кнчермәсә чынлап та аңламас шул дип уйлады. Үзе ул курыкмаска әз-әзләп өйрәнгән иде. дөресрәге, курыкмаска күнеккән иде. Мәсәлән, ул башта тирә-юньдә снарядлар төшеп шартлаганда, тулардан блиндаж селкенеп торганда йоклый алмый иде. хәзер исә уйлап та бирми, блиндаж тирбәлүе бишек тирбәлүе кебек кенә, изрәп йоклап китә. Тагы бик күп шундый вак нәрсәләрне күрсәтергә мөмкин.
Икенче көнне Тафтилов сугышчыларны кызган табага бастыргандай итте, һәрберсенең теге яки бу ягын ошатмыйча каты-каты сүзләр әйтте. Мылтыкларына, сырган фуфайка киюләренә бәйләнде. Ләкин һич ярама ган бер нәрсә, ү ген алардан өстен итеп куйганлыгы сизелеп тора иде Солдатлар аның кычкыруын тыңлап, киеренке йө3 белән буйларына сеңдереп Тордылар. Идрисов та замполитның бу кырыслыгына артык әһәмият итмәде, ярар. әйдә, кычкырынсын, туктар әле бер. дигән кебек иде аның төсе
Аннары Тафтилов комбатның занятие үткәрүен кү зәтте. Бер пушкдның нке ягына озын траншеялар казып куелган. Дүрт йөз метр алда такта танк, аны озын бау белән тартып хәрәкәткә китерәләр. Бөтен сугышчылар катнашында пушка өчен кискен хәл тудырылып, расчеттагыларнын эше
күзәтелә... Тафтилов чыраен сытып күзәтте, сытыклыгы һич бетмәде. Болар аңа ничектер мәгънәсез уен булып күренә иде шикелле. Монда мылтыкның һич кирәге чыкмый, пушка белән эш итәргә өйрәнү, кеше кискен моментта нинди ялгышлар җибәрүе мөмкин,— бар шөгыль шул иде.
Тафтилов көн дә җыелыш җыя башлады. Монда да шул батареядагы җитешсезлекләр хакында сүз куерта, кайбер бәйсезрәк йөргән сугышчыларны тәнкыйтьләп ала. Ләкин артык вакчылланып чаманы югалта иде. Ул Ма- ламишкинны ике-өч мәртәбә телгә алды.
— Мылтыкны чиста йөртмәү — дошман тегермәненә су кою ул!— дигәч Маламишкин урыныннан чәчрәп торды, күзләре зур булып ачылган, керфекләре энәләр кебек тырпайган иде.
— Минме су коям, минме?!— дип кычкырып җибәрде ул күкрәгенә йодрыгы белән суга-суга һәм замполитка бик ачы-ачы сүзләр әйтеп ташлады.
— Молчать!— диде Тафтилов муен тамырларын кызартып. Ләкин Маламишкин үзенекен әйтеп бетермичә туктамады. Аннары Тафтилов иң тәртипле, бөтен батареягә үрнәк кеше, төзүче Кардәшевка да тел тигерде. Противогазны алып ташлаган да шул сумкага прицел приборы салып йөртә дип чәнчеп алды. Тагы вак кына нәрсәләрне дә әйтте. Мәсәлән, Кардәшевның хатыны укытучы булып, ул хатларын гел шигырь белән язып җибәрә иде. Кардәшев шул шигырьләрне төрки сугышчыларга кычкырып укыштыра иде. Замполитка шул нәрсә ошамаган икән.
— Әй, бәйләнмәгез сәнә!— дип ни сабыр Кардәшев тә йөзен читкә борды.
— Молчать! Мин ничек Ватанны сөяргә өйрәтермен,— дип кычкырды Тафтилов. Тагын Зәйнуллинның офицер ремене белән йөрүенә бәйләнде. Аның кесәсендә пистолет йөртүен уставны боза торган партизанлык дип атады. Мирхас каршы бер сүз дә эндәшмәде, замполит сүзләрен ишетмәгән кыяфәт белән утырды. Шушы күренеш үзе генә дә замполитның сугышчылар каршында авторитеты төшкәнлеген күрсәтә иде. Ләкин Тафтилов бу хакыйкатьне искәрми, аңа хәзер бу хакта әйтсәң дә аңламас кебек иде.
Сугышчылар -чыгып, блиндажда үзләре генә калгач, ул Идрисовка ташланды.
— Демократ булып кыланып, сугышчылар алдында ялган авторитет казангансың!— диде һәм шул темага әллә күпме фәлсәфә сатты. Идрисов мондый кызу куыра торган кешеләрне очратканы бар иде, тел кайтарудан тыелды. Бу бик намуслы кешедер, дип уйлады эчтән. Алар шулай бераз вакчылланып тотыналар эшкә, бөтен нәрсәне берьюлы әйбәтлиселәре килә, аннары гына эзгә төшәләр. Чөнки бар нәрсәне дә тиз генә төзәтеп булмый, сабырлык кирәк. Моның әле алгы сызыктагы сугышчылар белән эшләү тәҗрибәсе юктыр.
Ләкин беркөнне Тафтилов сугышчылар алдында Идрисовка тагы кычкырынды. Монысы инде артык иде. Кухняда ашап утырганда Идрисов ипләп кенә сүз башлады.
— Николай Петрович, сез миңа сугышчылар янында замечание ясамагыз, менә шулай икәүдән-икәү калгач, үземә генә әйтегез,— диде.
— Сез командир түгел, чүпрәк,— дип Тафтилов, кызарып, ашый торган кашыгын өстәлгә ыргытып торып китте һәм йөренергә тотынды.
— Ни өчен чүпрәк дисез инде? .
— Сугышчыларның шөрепләрен бушайтып бетергәнсез, тугарылып йөриләр! Безобразие!
— Үзләренең эшләрен яхшы беләләр, тагы ни кирәк?
— Каршы дәшәләр, шулар булдымы сугышчы?
— Соң аларның җанына тимәскә кирәк.
— Ә панибратлык тагы да зарарлы.
— Кайда күрдегез сез аны? Юк ул!
— Бөтен мөгамәләгездә шул. Таләпчәнлек юк!
— Николай Петрович, сез бер нәрсәне абайлап җиткермисез бугай Юк-бар нәрсә белән үлем астында йөргән кешенен җанына тукыну әйбәт түгел. Ана яки мина ул үлем менә шушы сәгатьтә ук килер бәлки9 Юк өчен аны кимсетсәм нәрсә булыр иде? Дөньядан рәнжеп китәр, шул мәл дә бар бит әле. Таләпчәнлек кирәк, билгеле. Ә кеше үзенә кешечә караганны бәяли, ул ана намус белән түли... *
— Бу сезнең ял! ышыгыз. комбат' — диде Тафтилов. кулын кинаяле сел- тәл. Бер кизәнү белән ихлас күнслдән әйтелгән сүзләрен сызды да ташлады. Идрисовнын йөзенә кимсенү төсмерләре чыкты, битенә алсулык 2 йөгерде.
Әкрен генә атлап блиндажына кайтканда, нәрсәдә икән минем ялгышым. - дип, эче пошып уйланды. Бу кешенен жаен ничек табарга. Юк. ул алама кеше булмаска тиеш. Артык числыклы бугай ул? Аның белән эшләп булмас 2 микәнни? Ул килгәнче сугышчылар үзләрен тыныч-салмак кына тоталар ф иде, хәзер бер-берсенә кычкырыналар, зәһәрләнеп сүгенәләр. Нинди дуслар - Маламишкин белән Гыйльманов бүген нәрсәгәдер эләгешеп алдылар Тиз- _ рәк һөжүм башлансын иде, ул инде барча килешмәс-бәхәсләрне бик тиз - хәл итә дә куя...
Тагы берничә көн шулай киеренкелек белән үтте. Идрисов өчен бу * бик авыр иде. Менә Тафтилон аның блиндажына күчеп тора башлады, ж чөнки монда телефон бар иле. Икесе бергә яшәсәләр дә сүзләр берекми. ' фикерләр капма-каршы Ни гурында гына сөйләшә башламасыннар, фикер- ләрнен туры килмәве тагы да ныграк күренә бара. Берничә сүздән Идрисов ’ тыелып, тынып кала иле. Ул үз сүзен өскә чыгарырга, кешене сүзләр белән җиңәргә тырышмый. Тафтилов исә үз фикеренең өстенлеген расларга җан фәрман килә, кешене сүз белән аста калдырырга омтыла иде кебек.
...Идрисов башына нидер бәрелүгә уянып китте. Төн урталары булгандыр. Блиндаж шыгыр шыгыр килеп шул чаклы нык чайкалып китә, шартлаулар бик якын иде. Немецның төнге мессерлары тагы очып килеп үз эшләренә тотынганнар. Түшәм агачларының урта матчадан башлары ычкынып җимерелеп төшкәне ишетелә. Ут сүнгән, караңгы. Идрисов сикереп торды да ишеккә атылды, ләкин бер-ике адым атлауга нәрсәгәдер абынып, җиргә барып төште. Кармашып, ишеккә таба үрмәләргә итте, әмма колак төбендә генә куркынган тавыш ишетте.
— Комбаг. комбат, нәрсә бу? Каян бу?!—диде калтыранган тавыш Бу Тафтилов иде Ул да идәндә икән. Әллә яраланганмы, сулышы бик еш һәм гыжылдап чыга иде. Идрисов бик тиз үзен кулга алып, шырпы сызды һәм мүкәләгән Тафгнловны күрде. Төсе-өне качкан, авызы-борыны канга баткан Бер бүрәнә башы төшкән икән мона. дип. Идрисов ана ярдәм итәргә ашыкты. Тагы шырпы сызып, лампаны эзләп тапты һәм ана ут элдерде. Тафтилов алдына тезләнеп, аны иңеннән кочты, нияте китәреп торгызырга иде Ни хикмәттер. Тафтиловның бөтен гәүдәсе бизгәк тоткан кебек калтырый иде. Ү зе бер сүзне аңлаешлы итеп әйтә алмый, авыз эче тулы кан.
- Ни булды, Николай Петрович’’ дип. Идрисов һаман аны иңеннән алып күтәрмәкче була, теге исә санын тота алмый, тагы бөгелеп идәнгә куллары белән таяна. Бизгәгеме, чиреме кузгалган, ахрысы, моның дигән фикергә килде Идрисов һәм тизрәк санбатка озатырга кирәк дип уйлады. Ул арада бар җир кинәт тынып калган иле. мессерлар киткәннәр Шул чак тыштан:
Бик эссе булмадымы? Башыгызга капмадымы’’ дип Зәйнуллин тавышы ишетелде. Унган сержант ул-бу була калса дип ярдәмгә килгән иде
Замполит яраланды, давай мотоцикл' - дип кычкырды Идрисов. Зәйнуллиның шулай бик кирәк чакта килүенә эчтән сөенеп.
Бераздан алар һаман бөтен гәудәсе калтырына торган, төсе бите кәгазьдәй агарган, авыз эче тулы кан булганга бер сүз әйтә алмаган Тафтилонны мотоцикл бишегенә чыгарып утырттылар. Мирхас аны шунда ук алып та китте
Самолетлар һөҗүменнән батарея әллә ни зыян күрмәгән иде. Тик кайбе- рәүләрнең колаклары бик нык тонган, шуңа күрә башларын як-якка селкеп алгалыйлар, учны колакка куеп, сыңар аякта сикергәлиләр. Су кереп чыккан малайлар кебек. Идрисов бомба чокырларын караганда Тафти- ловны уйлады. Чирле кеше икән, бәлки батареяга бүтән кайтмас та. Аның бичара кыяфәте күз алдына килде дә, аны кешеләрчә җәлләп куйды. Тыштан тырпулы булса да, эчтән усал ниятле түгел иде. Аңа ияләнә дә башлаган идем инде, таләпчән булуын да күпмедер дәрәҗәдә хаклы дип уйлый идем... Тукта, ни өчен Тафтиловның кырыс хәрәкәтләрен аклаган шикелле итә әле ул? Аның яңадан батареяга кайтмавы һәм аңардан да корырак кеше килүе ихтималы булуданмы? Бәлки бу да үкенүгә якын уйларга төшерәдер аны. Ләкин иң дөресе — ул Тафтиловның йомшак якларын күрде, бигрәк тә бомбага тотканда. Хәзер ул аңардан һич тә курыкмый иде, үзен аның белән тиң итеп сизде.
Әмма дүрт-биш көннән соң Тафтилов тупырдап кайтып керде. Кыяфәтендә ниндидер шатлык, күтәренкелек иде. Тәртип ярата торган кеше буларак, хушлашырга килгән, дип уйлады Идрисов. Аның бу фаразын ныгыткандай, Тафтилов өстәлгә печенье, кызыл балык консервасы чыгарып тезде. Идрисов тиз генә разведчиклары янына барып, Мирхастан яссы котелок белән чәй пешертеп алып килде. Затлы ризык белән каты чәй бердән кәефләрен күтәреп җибәрде.
— Мин анда күп уйладым һәм, комбат, сине аңлый башладым,— диде Тафтилов. җитди төстә. Аңарда хәзер элеккеге рәсмилекнең эзе дә юк иде.
- Мин дә шулай,— дип, Идрисов та ачылып елмайды.— Кай төшең яраланган иде соң? Ыгы-зыгыда белеп тә булмады.
— Юк, яраланмады, телне тешләгәнмен дә шул канады.
— Сине бизгәк тотты бугай, нинди чакта эләктереп ала диген?
— Бизгәк түгел,— дип Тафтилов күзләрен төшерде, кинәт күңелсезләнде.— Мин бик каты курыктым, комбат. Сиңа гына әйтәм. Ай-ай, курыктым, каушаудан үз-үземне белештермәдем. Яман да нәрсә икән ул курку! Үземне кулга алырга кирәклеген аңлыйм да, әмма эчтән нәрсәдер калтырата гына бит! Көн буе оятымнан нишләргә белмәдем, кеше күзенә карарга уңайсыз иде. Гүя алар минем куркак икәнемне күрәләрдер шикелле...
— Кайгырмагыз,— диде Идрисов дусларча,— үтә ул, үтә. Рас шулай ( аңлыйсың икән, димәк, бетте... Үземнән беләм.
— Синдә дә шундый булдымы?— дип Тафтилов кинәт яктырды. Аңа үзенең кимчелеге бүтәннәрдә дә булуы ышаныч бирәчәк,— күңеленә шул кирәк иде.
— Булмаган кая!— диде Идрисов, гәрчә аның андый курку бизгәге белән калтыранган чагы бернинди очракта да булганы юк иде. Бәлки киләчәктә булыр, кем 6eia сугыш хәлен?
Алар озак сөйләшеп утырдылар. Тафтилов китәргә кайтмаган икән. Идрисов моңа чын күңелдән сөенде.
— Дөнья ике килми, бергә эшлик әле.
Тафтилов һаман уйланып әкрен генә тәмәке көйрәтте. Шулай кинәт ачылып, үзенең эчендәген әйтеп ташлаганга үкенә дә шикелле иде. Идрисов аңа бүтән сүз кушарга кыймады. Йоклар алдыннан часовойларны барлап керергә чыкты. Ул. Тафтиловның эчкерсез кеше икәнен элек тә чамалавын һәм шул гөманы бүген тагы раслануын уйлап, ниндидер дәрт белән атлады. I
Шул хәлдән башлап замполит уйчанрак, басынкырак була барды. Идрисовның ничек курыкмаска өйрәтүләренә йөз чытып карамый иде инде. Сугышчыга чын кешеләрчә булырга тырыша иде. Шулай итеп, ул алар белән уртак тел табуга да иреште. Батареядагы мөнәсәбәтләр әкренләп тигезләнә, ипләнә төште. Нервылы обстановка бетә башлады.
3
Теге иртәдә чәй эчеп утырганда нәрсәдер булды. Зиттанын аксыл битләреннән, күз сирпүләреннән тоташ нур бвркелеп торды. Ул нурлар Мостафинга төбәлгән кебек иде. Әллә шуңа җавап итеп инде Мостафин чыраеннан да нур бөркелде. Юк, бу аңлы рәвештә эшләнми, ә ике йөрәк « бер-берсенен кылын тартып караганда шулай килеп чыга. Егет белән кыз ; сөйләшәләр, ә шушы вакытта күңелләре, ихтыярларыннан рөхсәтсез генә, ; бер-берсенә нур сигналлары тапшыра бугай... Мостафин белән Зитта да * шулай булдылар, ахрысы. Юкса менә өч-дүрт көннән бирле инде кыз ; аның уйларын бимазалый. Башында ниндидер томанлы яктылык, йөрәге = сулыгып-сулыгып тибә, авырткан да кебек иде. Әмма ниндидер рәхәт _ авырту бу. Зиһене кызның һәр ымын, хәрәкәтен теркәп барган икән. = ялгызы калды исә. шуны кинолента кебек кире әйләндерә башлый. Нигә шулай күз сирпеде ул? Ник шундый ым какты? Мәгънәле итеп карап * алды?..Күз карашы, кул хәрәкәтләреннән торган кроссворд чишәмени7 :
Мостафин мондый хисләргә һич тә әзер түгел иде, шуңа күрә шак- “ тый нык пошаманга калды. Бу бер дә көтелмәгән нәрсә аңа аяк чалу, нин- у дидер тозак кебек тә тоелды. Икенче минутта үзен мәлҗерәп калуда ' гаепләде. Моның бик мәгънәсез эш икәненә үзен ышандыргандай итте. , Барысын күңеленнән себереп ташлап, эшкә, мәшәкатькә күмелде. Бүтән - очрашмаска, белмәскә, шуның белән бетте-китте, дип үзен кат-кпт тыныч- £ ландырды һәм фатирына кунарга да кайтмас булды. Ләкин бар ыгы- ' зыгыны хөкемдар рәвештә бер якка каерып ташлап, кызның матур йөзе аның күз алдына килеп баса иде. Ул бер-ике көн. алгы сызыкны күзәтергә барган булып. Идрисов блиндажында кунып карады. Ләкин Зиттанын күңелдәге шәүләсе анда да ияреп барган иде. Караңгы блиндажда ничектер агарып, өй иясе кебек булып басып тора... Әллә ничек бу шәүлә аны эзәрлекләгән шикелле. Нишләргә? Мостафинга бит хатын-кыз белән якын бәйләнешләргә керергә ярамый! Ярамын Шуның өстенә аның ерак өмет белән күңелендә йөрткән кызы да бар иде. Әйе, Рифа Хәбирова дигәң санинструктор иде ул. Дөрес, алар әйбәт танышлар гына иде шикелле, шул чикне узарга туры килмәде. Туктале, шулай гына иде микән? Искә төшер әле. моның җан өзгеч тарихы бар. Мостафин үзен кыз каршында чиксез бурычлы итеп тоя иде. Ул шундый бурыч, аны болай гына җилкәдән төшереп булырлык түгел. Менә ни өчен Рифа анын хәтеренә килә дә кимсетелгән намус шелтәсе кебек йөрәген телгәләп ала...
...Ул чагында әле пушкаларга атлар җигелә, ә Мостафин батарея командиры иде. Шулай бик сазламык җирдә оборонада торалар. Беркөнне яңа өстәмә килде, арада бер кыз да бар иде. Аны санинструктор итеп җибәргәннәр. Бик юаш. яклаучысыз күренә. Шунлыктан Мостафин Хә- бировага төнен с анбатка кайтып кызлар янында кунып йөрергә рөхсәт бирде.
Ләкин шөбһәсез генә булган бер иртәдә кинәт кыямәт купты. Батарея пушкаларыннан бер чакрым алда урнашкан укчыларга искәрмәстән немец танклары һөҗүм иткән һәм алар каршы тора алмыйча чигенгәннәр Мостафин үз пушкалары янында күзләре-башлары тонган. «Танклар килә!» дип кычкыручы укчыларны күреп, югалып калды. Паниканы бик тиз туктатырга кирәк иде. Мостафин пистолетын алып бик каты команда бирде, һавага атты. Ләкин анын тырышлыгын якынга гына төшеп шартла ган снарядлар юкка чыгара иде. Сугышчыларның каушавы тагы да көчәйде. «Әнә дүртенче батареядагылар артка элдерәләр!» дип кычкыралар Мостафин тупчылары. Куаклар артыннан танклар кклгән тавышлар колакка керә «Чигенмәскә!» днгг кычкыра Мостафин Әмма аның сүзе коточкыч буталышка күмелеп югала. Ул штабка шалтыратырга, дип блиндажга керде, ләкин элемтә өзелгән иде. Чыкса ни күрсен, солдатлары пушкаларны атларга эләктереп, чигенеп баралар... Бу хәтәр ташкын кебек иде. моны туктата алмый инде ул. Мостафин чигенмәскә кирәген аңлый, нишләргә дә белми. сугышчылары артыннан йөгерә. Алларына чыгарга, туктатырга1
Туктатырга! Менә ничек ул паника, бер минутта бар кешене ташкын эченә эләккән йомычкага әйләндерә... Тыеп кара син аны!
Сазлык аша чыгасы бар иде, анда баткаклык өстенә агач тезеп эшләнгән бер генә юл. Атлар, пушкалар шуңа кереп тулды. Тупчылары артыннан куып җитте дә расчет командирына пистолет белән янап боерык, бирде: сазлыкны чыгу белән пушкаларны позициягә урнаштырырга, танкларны каршылар өчен хәзерләнергә! Тупчылар үзләре дә инде исләренә килгәннәр. гаепләрен аңлаганнар иде, чыгу белән пушкаларны куак артына яшерә башладылар. Бәхеткә, анда шактый куе таллык иде. Сугышчылар каушауларын җиңеп, гаепләрен тоеп, уттай эшләделәр. Танклар күренми әле, аткан снарядлары гына сазлыкка гөп итеп килеп төшә, кайсы ярылмый да кала. Мостафин бинокль белән карап торды. Менә сазлыкның теге ягына тәбәнәк маңгайлы кара «бегемот»лар туплана башлады. Алар туктап бу якка бик каты ут ачтылар. Ара ерак түгел, чакрым ярым булыр, снарядлар баш очыннан коточкыч тавыш белән җанны алырдай булып сызгырып үтә. Кайсы алда, кайсы арттарак ярыла. Позициягә дә бер-ике снаряд туры төште. Дүрт ат һәм биш сугышчы яраланды. Кешеләр тыныч, әмма яраланган атларның газапланып уфылдавына, ыңгырашуына чыдап булмый, йөрәккә тия. Аларны башларына пистолет терәп, тизрәк атып бетерделәр. Немецларның атуы да тынган сыман булды...
Ул да түгел, тезмә юлның теге башында танктан бер немец чыкты да болайга таба килә башлады. Аяклары белән тезмәне сытардай итеп каты- каты басып карый, бер урында сикереп тә ала, ныклыгын тикшерә. Шулай итенде дә кире китеп, танкка чумды. Танклар хәрәкәткә килде, тезмә юлга әкрен-әкрен үрмәлиләр: берәү, икәү, өчәү, дүртәү... Ара якыная, куркыныч артканнан-арта, кыза иде. Шул минутта түзүләр җанга иң авыры. Мостафин бер минутта тирләп, манма су булды. Расчет командирлары әле берсе, әле икенчесе килеп, түзәлмичә, тизрәк атыйк дип тыкырдаталар. Мос- тафинның үз хәйләсе бар, танклар тезмә юлга кереп бетсеннәр, ди ул. Башта әнә иң арттан килүчесенә атарга, шуны җимерергә кирәк. Шулай итсәң боларына чигенергә юл калмаячак...
Мостафин лафет янына тезләнде, прицелга ябышты: танк бик ачык күренә иде. Ул пушканың бар холкын исәпкә алып төзәде, танк бераз кырынрак торып килә, бу исә бик мач кына инде. Менә ул кулын өскә күтәреп кинәт төшерде, пушка артка чигенеп сикереп куйды, снаряд танк кырыенда ук шартлады. Моңардан кала тагы алты пушка танкларга ата башлады. Мостафин бары иң азактагы танкны гына белде. Минут та үтмәгәндер. бер снаряд, аннан тагы... Танк кинәт бер якка янтайды түгелме соң? Шунда ук бер як тәгәрмәч чылбыры танк астыннан кабык кебек кубарылып чыкканын күреп алды. Биноклен бүтән танкларга юнәлтте. Уртадагы бер танктан сыек кына күксел төтен күтәрелә иде. Иң башта килә торган танк та, тезмә юлдан читкә тайпылып, арты белән яртылаш сазга чумып бара. Мостафинның эченә җылы керде: мин аларны шушы тозакка эләктерер өчен чигендем, дип, акланырга була хәзер... Эх, молодец җиденче расчет, дүртенче танкны да яндырды. Немец танкистлары бая ук танкларын ташлап тезмә юлдан кире йөгергәннәр иде... Ләкин шул мәл немецлар тылдагы пушкаларыннан бик нык атарга тотындылар. Каршы як куак-чаукалар арасына яңа танклары килеп яшеренгән микән әллә? Прицелны шунда күчерергә кирәк, дип уйлады Мостафин. Шул уен расчет командирларына әйтү өчен лафет яныннан кузгалды һәм кинәт башына утын агачы белән арттан китереп суктылармыни, әллә кая атылып барып төште. Егерме-утыз метрда, снаряд шартлаган тавыш аңында чагылып узды, кайсыдыр уфылдады, «Мине яралады!»— дип кычкырды. Кемдер Мостафинның башын күтәреп торды да җиргә кире куйды: «Комбат үлгән!»— дип ямьсез тавыш белән акырды. Тагы кемдер килеп, аның кулын тотып карады, күкрәгенә учын куеп торды һәм ул да: «Үлгән!?»— дип китеп барды.
Мостафинга бу авазлар бик ерактан, жир астыннан килгән сыман, зәгыйфь кенә булып ишетелә иде... Ләкин ул. санын кыймылдату түгел, күзен дә ача алмый, уфылдый да алмый, гүя аны ниндидер тар чокырга тыгызлап салганнар сыман иде... Ул һаман каядыр еракка китеп барган кебек, дөньядан китү дә шулай була микән әллә? Юкка гына аны мән- гелеккә китү дип атамаганнардыр инде! Менә ул хәзер бик-бик ерак ♦ юл китте шикелле, каядыр бара да бара, барысы да анардан мен чакрым ераклыкта калдылар. Ул япа-ялгызы ниндидер сусыз, тереклек булмаган 1 кара чүл уртасында. Кире кайтып булмый торган жир шушы икән инде. • Ә нишләп мина авыр түгел сон’’ Нәрсәгә булса да тотынып туктарга 2 иде, туктарга, юкса иптәшләрдән аерылу шәп булмаячак... һаман һавадан = очып бара ул...
Күпме вакыттан соңдыр, күкрәк турында тимер салкынлыгы тоеп. ; Мостафин аңына килде. Куенында ниндидер кул актарына, капшана иде. - йөзекле кул иде. шул тиеп тәнен пешереп алгандай итә Тынлыктан һәм * караңгылыктан файдаланып, немец разведчиклары бирегә чыккан иде. £ шулар мәетләрне капшап талап йөрделәр. Бу бик тиз арада булып алды. , безнең тылдан килүче яна подразделение тавышын ишетеп, алар күз » ачып йомганчы кире элдерделәр.
Муен арты бик каты кисеп авыртудан Мостафин тагы анына килде. у Аны култык астыннан тотып, каядыр өстерәп баралар шикелле иде. Аң * караңгылыгында тычкан уты хәтле генә чаткы пәйда булды Колагына i ниндидер тавышлар да керде. Аның гәүдәсен бер солдат белән санинструк- ' тор Хәбирова килеп тапкан иде. Рифа Мостафиннын таушалган, балчыкка буялып беткән чыраена карап торды, ләкин үлүенә һич ышанмады. Ә гәүдә җансыз иде. Тик моны һаман аңы кабул итә алмый гына Ул аның суынган битләрен ике учына алып сыпыргалап торды, беләзегеннән пульсын эзләп ма1ашты. Боздай салкын куллар чиркандыргыч түгел, әллә ничек кенә якын һәм кадерле иде. Рифа бу эчке hi ымлы кешене беренче күрүдә үк ошатты. Элегрәк фронтка килгән һәм биредәге хәлләрне белергә өлгергән кызлар да анын Мостафин батареясына туры килүен бәхеткә санаганнар иде.
— Шушында гына күмик,—диде солдат. Рифа сискәнеп китте һәм гәүдә яныннан торды.
- Юк, тыл!а алып чыгабыз, дип Рифа каршы төште. Солдат кечкенә саплы көрәген никтер жиргә сугып алды
— Син нәрсә?! Анда чаклы күтәреп илтергә’..
— Юк. әйдә, күтәреп кара әле
— Соң кайда ла шул ук жир ич инде, монда ни. анда ни?
- Ну, давай!
— Мәгънәсен күрмим, иптәш кече лейтенант?!
— Шундый приказ, комсоставны тылга алып чыгарга, ишеттеңме?
Солдат, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, Мостафинны үз аркасына ипләп озак маташты, аны селкетеп, гәүдәсен төрлечә тарткалап бетерде. Аларның сөйләшкәнен су астыннан ишеткән кебек кенә ишетеп яткан Мостафин шул селкетүдән тагын анын җуйды. Солдат гәүдә авырлыгыннан чатан-чатан атлап алга таба китте. Әледән-але аркасыннан шуыша башлаган гәүдәне селкетеп рәтли, үлгән мәет белән эш иткәндәй, пырдымсыз кылана иде. Рифа мәетнең берәр төше авырта торгандыр дип жәлли һәм солдатка елардай булып ялвара, гәүдәне ипләбрәк алып барырга куша, ул да түгел, үзе дә күтәрешеп бара иде.
Шактый жир киткәч, гәүдәне жиргә ипләп кенә куйдылар
— Шушында гына күмик. диде солдат, тирләрен пилоткасы белән сөртеп. Ул кечкенә таучыкны күрсәтте. Бик әйбәт урын иде Солдат чирәмгә тезләнеп, кечкенә көрәге белән кәзне дүрткелләп чокый башлады.
- Юк. санбат янына алып кайтыйк, диде Рифа һәм ачулы карашы белән солдатам жирдән торгызды. Теге исә, мәгънәсез кешегә, эшен
төшмәсен дигәндәй, кулын өметсез селтәп, гәүдәне аркасына күтәрде дә тиз-тиз атлап ^итте. Санбат янында әзер каберләр бар иде, гәүдәне бер чокыр кырыена куйдылар. Рифа йөгерә-йөгерә кислород мендәре алып чыкты, тәҗрибәле врач килде. Ул гәүдәне карарга, тыңларга тотынды. Рифа гәүдәнең борынына кислород өрдереп маташты. Кинәт врачның күзләре очкынланды.
— Йөрәге тибә ич!— дип кычкырып куйды. Рифа шатлыгыннан нишләргә белмәде, елап җибәрүдән чак тыелып торды. Солдат, аптырап, ике кулын бот буена суккалады.
Мостафин госпитальдә озак ятты. Аңга килгәч, солдат аңа санинструктор кызның зирәклеге аркасында гына җиргә күмелми калуын сөйләде. Мостафин исә аларның сөйләшкән тавышларын ишетеп ятуын ышанмас дип аңа әйтеп тормады. Ул озак вакыт сөйләшә алмый интекте. Муен тамырындагы ярадан диделәр. Беркөнне аның янына тупчы полк командиры Кимбр үзе кереп чыкты. Ул кырыс һәм гадел холыклы, частьта абруйлы кеше иде.
— Чигенгән өчен сине трибуналга бирмәкче булдылар,— диде һәм озак кына дәшми торды. Мостафин бу хакта ишеткән иде инде, шуңа күрә паузаны бозмады.
— Биш танкны җимерткән, моның өчен ул герой булырга лаек, дип, тегеләрнең бугазларына ябыштым. Шуннан тындылар шикелле. Ләкин синең госпитальдән чыгуыңны көтүчеләр дә бар бугай...
— Шуңа ук барып җиттемени?!— Мостафин кимсенгән тавыш белән аптырау белдерде.
— Кеше бәласеннән җылынучылар бар әле. Ә генерал торды да әйтте: «Акыллы комбат икән, ул позициядә мин дә нәкъ шулай эшләр идем»,— диде. Шуннан беришләре шып булдылар.
— Рәхмәт инде, рәхмәт,— дип Мостафин күңеллеләнеп китте.
— Борчылма, тиешлесен алырбыз,— диде Кимбр һәм аның күксел яңакларында елмаю чаткылары беленде. Аннары ул папиросын кабызды, сине талчыктырдым бугай инде, дип китәргә ашыкты.
Кимбр үзенекен итә торган нык фикерле, абруйлы командир иде. Сафка кайту белән Мостафинга майор дәрәҗәсе биреп, дивизион башлыгы итеп куйдырды. Бу эштә Кимбрның йола торган гадел кулы йөргәнлегенә шикләнмәскә мөмкин иде. Аңарда үзенә бер төрле аңлы яхшылык бар, кешене бары эшенә карап кына бәяли ул.
Юк, барыбер Рифага булган рәхмәт хисләре күңелендә көчле дулкын сыман кузгала. Ул кызның аны хәтәр үлем тырнагыннан ничек алып калуын әнисенә дә язмый булдыра алмады, һаман шуңа гаҗәпләнә: солдат аны шушында күмик, дип ике мәртәбә җилкәсеннән җиргә төшерде, кыз исә: юк, юк, диде. Ә бит күмеп куюлары да бик ихтимал иде. Ул берни дә эшли алмый иде. Шул исенә төшсә, аркасына кайнар елдырым йөгерә аның. Рифаны соңгы күрүендә:
— Мин сезне мәңге онытмам,— дигән иде. Аның сүзләреннән кызның битләре кызарып китте.
— Юк. юк. алай әйтмәгез,— дип куйды, андый антлар барыбер онытыла бит, дигән чырай белән аңа күз сирпеп елмайды.
— Әллә ышанмыйсызмы?
— Ышаныргамы, юкмы, белмим...— Кызның тавышы моңсу булды.
— Менә аякка гына басыйм, без әле сезнең белән...— диде Мостафин, күп мәгънәгә урын калдырып, һәм шуңа сүзен әйтеп бетермәде. Егет кеше авызыннан мондый сүзләр чыкканда кызлар зирәк һәм еракка төбәп аңлаучан булалар. Рифага да бу сүзләр тәэсир итте, аның күзләренең чаткылары җетеләнде, ике күкрәк уртасындагы портупея каешы ныграк дерелдәп тора башлады.
Мостафин ниндидер сүз уңаеннан:
— Безнең әни: самавырның шатлыгы — күмер, кешенең шатлыгы — гомер,— дип әйтә торган иде,— диде. Шуннан Рифа аның әнисе хакында
сорашып китте. Моста финга сөйләшү авырга төшсә дә сер бирмәде, кызның сорауларына, тотлыгып-тотлыгып. җавап кайтарып барды. Аның еш- еш тотлыгуыннан кыз үзе дә эшне тиз сизенеп алды һәм тагы килергә вәгъдә итеп китеп барды.
Рифа килеп киткәннән сон Мостафин эченә шатлык оялаган кебек йөрде. Эченнән күп нәрсәләр турында уйлады, тормыш, киләчәк хакын- ? ддгы татлы фикерләргә бирелде. Рифаның аңа әйбәт каравына, аны әз 2 булса да ошатуына ул шикләнми иде. Сөйләшкәндә аларның туган җир- - ләре бер тирәдәрәк булуы беленде һәм бу факт үзеннән-үзе аларны якы- “ найта иде. Мостафин аны үз канаты астына алырга дигән ныклы карарны - күңеленә төйнәп куйды. Ул үзенең бу ниятен ни генә булса да тормыш- t ка ашырган булыр иде. ләкин сугыш менә шундый изге ниятләрне җимерер- = гә ярата шул. Берничә көннән Рифалар санбатының төнге бомбежкага 2 тотылуын һәм кызның яраланып тылга озатылуын килеп әйттеләр. Яра- * сы артык авыр булмавын белгәч, ул бик сөенде. Төзәлгәч үз частена = кайтачагына ул бик ышана иде. Шуңа күрә аны күңеленнән бер дә чы- ■армады, ышанып, йөрәгеңдә бер кешене йөртү ничектер рәхәт тә иде. ' Ул сине бүтән эретә торган чит карашлардан аралап тора кебек Ниндидер * әхлак сакчысы сыман. Шундый сакчың булса әйбәт икән. Ярату сакчысы... * Берәрсе күңеленә очкынын төшерә башласа да шуны калкан итеп куясың... *
Менә шул калкан да кулдан бәреп төшерелде шикелле хәзер. Нәрсә - инде бу. Рифага хыянәтме? Үзе юктан файдаланумы? Икенче уй килеп ’ аваз сала: бернинди хыянәт юк. сез сүз бирешмәгән, бер-берегезгә өмет беркетмәгән. Син үзеңне аңа бурычлы итеп тоясың, бары шул гына. Бурычыңны бүтән төсле түләрсең соң. ни булган ул чаклы, дип бөтенләй тугарып ташлый...
Җыелыштан соң Мостафин военторгка сугылды һәм ни өчен икәнен анык кына исәпләмәстән эчемлек, консервы ише нәрсәләр алды. Кирәге чыгар, дип үзенең бу эшен аклады ул. Тиздән күченәсе, шуңа күрә хуҗаларны бер сыйлап китәсе булыр. Ләкин эчтән танарга оялган хәйләсе бар икән: Зиттаны күрәсе килү
Бүлмәсенә кайтып керү белән бөтен тәне бик нык авырайганын сизде ул. һәм каешын чишеп пистолетын кесәсенә салды да урын өстенә ауды. Эт булып арылган, күз кабаклары таш баскандай йомылдылар. Әмма аңарда әллә нинди җәнлек сизгерлеге уяу иде: Зиттанын өйдәме, түгелме икәнен белергә итә. Аның аяк тавышын әллә кайдан таный иде ^ул. Нишләптер бик тын. Зитта әбисе белән Елгавага киткәннәр, ахры Карчыкның төп яшәве шунда диделәр Ә йокы иман нәрсә, тыгызланып. мамыктай аны сара да сара...
Иртән ул бик ачык зиһен белән торды. Зиттаны күреп булмас, ахры, дигән үкенүле уй килде аңа. Әмма күңел почмагының кай төшедер: «Зитта!» дип кычкыра сыман иде. Гүя ул икенче, аңа теләктәш кеше тавышы иде. Юк инде, анда чаклы эзләп бармам, диде ул теге тавышка җавап кайтарган кебек...
Баскычтан сикерекли-сикерскли төште дә капкага таба юнәлде. Ләкин өйгә терәлеп үскән бакчада чыжылдаган тавыш ишетеп, шунда карады. Зитта озын гына таяк белән биек алмагач ботакларына суккалап алма коеп йөри иде. Мостафин йөрәгенең кинәт дөп-дөп тибә башлавын ишетте һәм туктап калды, аннары аяклары аны ү геннән сорап та тормыйча бакчага алып керде. Зитта зәңгәрсу юка пальтодан, яланбаш, коңгырт чәчләрен баш артына түгәрәкләп төйнәгән. Мостафинны кергәч, кызның йөзендә ут кабынган кебек булды. Битләре яктырып китте Майор да. елмая-елмая. таякны кы зның кулыннан алып, булыша башлады. Алмалар коелган саен Зитта тыенкы гына көлә-көлә җыя. аның көлүе ничектерҗиг кыңгырауның ягымлы чыңын хәтерзәтә иде Кәрзин кырыенда ак куллары җитег хәрәкәтләнә, ак күгәрченнәр канат җилпеп торалармыни?! Ә эре аксыл алмалар, таяк сугуыннан һавада озын ак эз салыб, җиргә коелдылар Мостафин шундый
эш чыкканга сөенә-сөенә тырышты. Ләкин агачлар биек иде. ябалдаштагы алмаларга буе җитмәде.
— Ярар, алары фәрештәләргә калсын,— диде Зитта, тагы чыңлы итеп көлеп. Аның аксыл алма кебек битләре тагы да нурланган иде.
— Фәрештәләрне яратмыйм мин,— дип, Мостафин һаман алмагач болакларына таягы белән кизәнде.
— Нишләп алай?— Зиттаның чыраена нык кызыксыну чыкты. Әллә ул «фәрештә» дигән сүзгә үзен дә кертеп уйлый иде микән? Мостафин аны- моны сизмәде, һаман да шаярган тавыш белән:
— Алар ышанычсыз булалар,— дип куйды. Таягын бер агачка сөяде. Зитта аңа бик үз иткән төс белән кәттә генә бер алма бирде, Мостафин шуны, кулъяулыгы белән сөрткәләп. тыйнак кына кабып алды.
— Әһә, аңлыйм, алар сезгә хыянәт иткәннәр?— Зитта сүзне майорның кылын тартып карау җаена борган кебек иде. Аның күзләрендә беләсе килү очкыны тибрәнде.
— Юк, болай әйтәм, дөнья фәрештәләр өчен җайланмаган, дим.
— Теләмәсәләр дә гөнаһка батарга мәҗбүрләр, әйеме?
— Гамәл кешедән көчлерәк инде.
— Шуның өчен тугры булып, кала алмыйлар?
— Анысы һәр кешенең ниндилегенә бәйләнгән, минемчә.
— Шулай да сезне кемдер алдаган, мөгаен?— дип Зитта Мостафинга сыный карап елмайды. Юк, бу яшь кызлар чытлыклануы түгел, яшьлеге иргә узган хатын-кызның тылсымлы каравы иде, Мостафин шуны сизде һәм аның күңеленә нидәндер канәгатьлек хисләре тулды. Дулкынлануы да кими төште, йөрәк тибүе тигезләнә башлаган кебек булды.
— Ә сезне бер дә алдаганнары юкмы?— Кыюлана биреп, сорауга сорау белән җавап кайтарды ул.
— Чын алдану акыл бирә. Бер дә алданмыйча гына яшәп тә булмый.— Зиттаның йөзен нур чаткылары күмде. Мостафинның да чырае үзенә бер төрле яктылык бөрки иде.
— Шуңа сез хәзер акыл белән генә эш итәсез инде, әйеме?
— Ничек әйтергә?— диде Зитта, матур күзләрен уйнаткалап елмая- елмая.— Шулай да элеккегедәй кечкенә нәрсәгә дә зур өмет багламыйм шикелле.
— Ачы тәҗрибә... Монда тормыш катлаулы булгандыр инде?
— Әле руслар, әле немецлар, сугыш...— диде Зитта һәм йөзендәге нурлары сүнде, сүзен әйтеп бетермәсә дә билгеле иде. Мостафин аның хәлен бик нык аңлаган кыяфәт белән ияген какты. Кыяфәтенә кызны , жәлләгән төс чыкты. Тик Зиттаның үзен жәлләтәсе килми иде, ничектер горурлыгына тия кебек.
— Бер-беренә капма-каршы көчләр, ә арада упкын. Кешеләр кайсына карарга белмиләр.
— Упкынга тәгәрәүчеләр дә булгандыр?
— Булмыймы соң? Әле хәзер дә...
— Ишетелгәли. Кеше миендә кара таплар күп шул әле.
— Әйе, кайчак берәр ахмаклык эшлисең дә үз-үзеңә шаккатып куясың.
— Үз-үзеңне танымыйсың, бу мин микәнни соң, дип, таң каласың? Шулаймы?— дип Мостафин елмайды, Зитта да күтәрелгән пальто якасын түшендә бер кулы белән тоткан килеш аңа күз сирпеп алды. Фикерләре туры килүгә ул да сөенгән кебек иде.
— Немецлар әшәке кыланганнардыр инде?— диде Мостафин һаман Зиттаны кызганган тавыш белән, Зитта артлы эскәмиягә барып утырды.
— Әйе,— дип җавап бирде ул.
— Сездә беренче карауда ук ышаныч уята торган чаткы бар.
— Чынмы? Мина һичбер кеше ул хакта әйткәне булмады. Кызык!
— Аннары сезнең өстән сугыш та үтмәгән сыман, кул тимәгәндәй саклангансыз димме?
— Сугыш мина әшәке тамгасын салмаганмы? Юк, минем барысы да эчтә.— Зитта пальто чабуы белән йомыры тезләрен япкалалы, бер аягын алгарак сузып, нигәдер кыска кунычлы йомшак күн итегенә карап торды, йөзе моңсу җитдиләнеп китте. Мостафин эскәмиянең теге башыннан якынрак күчеп утырды. Хәзер алар арасында аксыл алмалар тулы кәрзин генә. *
— Эчтә саклаган әйбер энҗегә әйләнә, ди,— Мостафин көлемсерәгән § тавыш белән әйтте. Зитта анын сүзләрен ишетмәгән кебек булды, бая сүз - иярә суз җае өчен генә сөйләгәндәй, хәзер үз алдына карап уйланып калды. *
— Ә сез миңа ышана алыр идегезме?— диде ул, Мостафинга таба күзләре белән елмаеп карап.
— Әйттем бит, мөмкин дип. Ә сез — миңа!— дип ул Зиттага өметләнеп = карады.
— Белмим шул. “
Ышаныч бары ике яклы гына була. Бер як ышанмаса, икенче якта да = ышаныч бетә,— диде Мостафин көләргә әзер тавыш белән. Зитта эчтән £ елмайган килеш ниндидер бәйсез битараф кыяфәт белән утыра. «Белмим ' шул» диюе дә гаять өметле яңгырады һәм Мостафиннын йөрәген рәхәт чәнчү £ белән чәнчеп алды. Кызның нурланган йөзе үтенә тарта, котырта торган ж искитмәүчәнлеге, күңелендәге шөбһәләрен таратты да ташлады. Алай гына г да түгел, ул аны үчекләде, мин минлеген кузгатты. Егет ул кызда нинди- * дер ихласлык күрде. Шуның өстенә Зитта белән сөйләшүе җанга май яккан = кебек иде, ул сүзләрне культуралы итеп аңлый, җаваплары да аның укыган булуын күрсәтеп тора. Ә үзендә укымышлы булып кылану юк
— Сезгә миңа ышану авыр инде,— диде Мостафин һәм Зиттаның кәрзин кырыенда торган кулын тотты. Кул йомшак, ничектер оядагы кош баласы кебек кайнар иде.
Без тыныч вакыттагы кебек сөйләшәбез, чын,— дип Зитта башын алга иеп көлгән итте, ләкин кулын тартып алмады. Шул вакыт өйдән «Зитта!» дип дәшкән аваз ишетелде. Әбинең тавышы шактый зәһәр, снс- кәндерә торган иде. Зитта бер дә исе китмәгән кебек кенә кузгалды. Гомумән, ул бернигә дә исе китми торган характерлы буган. Мостафин исә кинәт каушап калгандай булды. Анын Зиттага әйтәсе сү зләре бик күп иде бит! Ахмак, ничек шулай баядан бирле корыны бушка әйләндереп утырды! Вакыт үткәне бер дә тоелмады шул.
Зитта пальтосын төзәткәләп. кәрзин сабына тотынды. Мостафин һаман зиһенен җыя иде әле. Ул торып басты да әйтте:
Бүген кич сезнең вакытыгыз булмасмы?Бергә утырыр идек?—һәм каушагандай аска төбәлде. Кыз аның маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен күреп, дулкынланганын сизде. Күптән инде каршында ир-ат халкының тәкәллефле булуын тойганы юк иде Анын хөкемен көтеп торганны очратканы булмады. Хәл-әхвәле белән берничек тә санашмыйлар иде. Ризалыгын да сорап мәшәкатьләнмиләр, стенага китереп терәргә генә торалар... Ә бу майор анын хөкемен көтеп тора, шуны үзенә бәхет саный булыр...
Әби бик каты... дип, Зитта ничектер өметле итеп сиздереп куйды Мостафин аңа өмет тулы күзләр белән каралы
Кичтән күк болытлы булса, әби белән абый подвалга төшеп яталар, беләсез, андый төнне немец бомбага тота, дип. пышылдап сөйләнде Зитта. Ә мин курыкмыйм, аска төшмим, аңлашыламы?
Мостафин. елмаеп, ияк какты, әйе. аңлашыла. Кәрзинне тотып, аның артыннан атлады. Бакча капкасын чыккач. Зитта күзләре белән аңа калырга кушты һәм үзе кәрзинне алды да баскычтан тиз-тиз менеп китте.
Зитта белән сөйләшкәч, Мостафин күңеленә ниндидер күтәренкелек һәм рәхәт моң утырып калды. Шуның белән эчтән кннәнә-кннәнә капкага таба атлады. Ул киңәшмәгә барырга тиеш, ә җанында көтелмәгән тойгылар давылы купты. Тойгылар һич искәрмәгән фикерләрне әллә каян казып чыгардылар. Ул үзе турында, фани дөнья хакында уйлана башла
ды. Менә бу яфраклар бит, дип уйлады ул, үз вазифаларын башкарганнар да үләргә әзерләнгәннәр, һәм бу бик табигый. Ә мин һәм меңләгән минем ишеләр төп вазифаларына тотынып та карамыйча җир астына керергә мәҗбүрләр. Юк. бу хакыйкатькә һич сыймый торган нәрсә. Әнә, агачларның да орлыклары кала, аларның да туганнары була. Ә бездән җиргә ни кала инде? Соңыннан сөйләрләр: алар ватанны яраталар иде, диярләр. Сүзләр, сүзләр...?! Алар безнең эчтә янган тойгыларны, дулаган . фикерләрне дөньяга белгертә алмаслар. Күңелдә дөрләгән бөек ниятләрне бары безне дәвам итүче тере буын гына җиткерә алыр. Амбразура утына күкрәк куйган, курку белМәс, батыр, чиксез намуслы кешеләрнең дәвамы, нәселе калмаячак. Беркөн комбат Бакиров һәлак булды. Искиткеч математик, күренеп торган талант иде. Кеше буларак та миннән бер башка өстен, саф вөҗданлы егет. Бары егерме өч яшьтә... Сугыш беткәч аның урынына кем килер? Табигать бушлыкны тутырып кына тора. Нәрсә белән, кем белән тутырыр соң? Чүп-чар, эленке-салынкы кешеләр беләнме? Эш өчен, кирәк өчен теләсә нинди тәвәккәллеккә карусыз бара торган егетләрне алыштыра алырлык әмәл табармы табигать? Талантлы. әйбәт кешеләр урынын үзләрен тигәнәк кебек сарган ваклыклардан арына алмаучы һәм бөтен эшкә шул ваклыклары күзлегеннән генә караучы адәмчекләр биләсә? Менә фаҗига шул чакта килеп чыгачак әле! Соң бит кешеләрнең тормыш-көнкүреше, бәхете урындагы иптәшнең акылына. зиһененә, тәрбиясенә бәйләнгән. Аларның талантыннан, намуслы- лыгыннан тора...
«Туктале, нишләп миңа мондый уйлар килә икән?»— дип үз-үзенә хисап биргән кебек итте Мостафин тыл штабына җитәрәк. Әмма икенче минутта уйлары тагы Зиттага барып тоташты. Кем ул, нинди кеше? Нәрсә уйлый икән ул минем турыда? Әллә исенә дә кертеп карамыймы? Минем кебекләрне күргәне бардыр инде аның? Әллә юкмы? Хәер, минем ни эшем бар анда...
...Мостафин тәмам борчуга батты. Бу Зитта әллә нишләтте аны. «Нәрсә соң бу, әллә ычкына башладым инде?»— дип үз-үзенә сорау куя ул. Ник шул чаклы башны җуям әле? Яратуңы шатлык кебек була дигәнне ишеткәнем бар иде. ә мин тирән кайгы белән йөрим. Кая әле минем салкын акылым, гүя җан шул кайгыга сусап торган. Башны зәңгәр уйларда йөздерә. Күңелне салмакландырып, хәсрәтле, үзе турындагы фикерләргә тупланган мондый вакытсыз бимазаны кичергәне юк иде әле...
Зитта? Фәрештәме, әллә фәрештә сурәтендәге гыйфритме? Юк, юк, тьфу, тьфу, әйттем исә кайттым, ничек Зитта турында шундый уй башка килергә мөмкин? Мин артык йончылганмын, шуңа гына күңелгә җыен чүп-чар уй килеп тула... Ләкин шунысы бар, Зитта немецларны бик яманламый. Оккупантлар тарафыннан җәбер-каза күрмәгәннәр. Ә шулай да Митова шәһәрен безнең самолетлармы, союзниклармы бомбага тоткан чакта әнисе һәлак булган. Кибеткә икмәккә дип киткән җирдән кайтмаган. Унлап кеше таш кибет хәрабәләре астында күмелеп калган, күпме казып маташсалар да таба алмаганнар... Ә әтисен ул бөтенләй диярлек хәтерләми икән, әллә кайчан аерылып китеп, кайсыдыр портта диңгезчелеккә ялланган, бүтән хәбәре килмәгән...
Зитта үзен бик ышанган кыяфәттә тота, әллә минем шулай аңа мөкиббән китүемне сизенгәнме? Мин аңа шаярып: сез хәзинә тулы савыт кебек омсындыргыч дигәч, ул: хәзинәле чүлмәк җирдә күмелгән була шул, дип кблде.— Ә сез җир өстендә,— дидем мин. Ә ул:— Әмма сез хәзинә эзләүче кебек түгел, алар елгыр һәм комагай булалар. Хәзинә савытын тизрәк ватарга гына торалар,— диде дә тагы кеткелдәде...
...Бер-ике көн соңрак, кичке ашны ашап утырганда, нәрсәдәдер сүз чыгып, Зиттаның абыйсы кабынып китте. Дәшми йөргән кеше бер ачу
лана башласа, аны тиз генә туктата алмыйсын. Зарланды, карганды да Зиттага тотынды.
— Син майорны үз эшләренә бутама,— диде, кашыгын өстәлгә шапылдатып куеп.
— Нәрсә син, абый?— дип, Зитта ачу сүндерә торган нурлы елмаюы белән ана карады. ♦
Мин барысын да белом...— Анын тавышы ышаныч казана торган ‘ тыныч тонга күчте — Ташла, урмандагылар белән бәйләнмә. Үзенне дә. ~ безне дә харап итәсен килмәсә...
— Берни дә юк. абый, нәрсәдән шулай әйтәсең? — Зиттага чиксе! £ оят булып китте, ул ничек тә эчендәген яшерергә тырышып, гаепсез г төскә керде, аптыраган кыяфәт-белән җилкәләрен җыерып куйды. Әмма = абыйсы һаман үзенекен тукыды.
— Әгәр айзсорглар белән бәйләнештә булсан, тизрәк өз, белденме? Майор - белән булган уенынны туктат, ут белән шаярма, белденме?
— Мин бернәрсә белмим,— дип Зитта. хәтәр ачуланып, урыныннан * торды һәм, үпкәләп, ашамыйча чыгып китте. Анын хәзер бар көче шу- - шы үпкәләүдә чагылды, чөнки бер 1ннаһсыз төс белән икейөзлеләнеп уты- ' рырга түземе җитмәде. Ә гаебе барлыгын ул үзе дә аңлап бетерми әле Аннары абыйсының шәхси эшләргә тыгылуы тәмам мин-минлегенә тиде. Үз икмәген ашатам дип. үзенең кубьмына биетмәкче була. Бәлки мин : дә үз икмәгемне эшләп алырга телимдер...
Зитта ү« бүлмәсенә чыгып, тәрәгә төбенә утырды. Үз эшләренең абыйсына билгеле булуы аны бик нык рәнҗеткән иде. Гүя бер-бер начар эш өстендә тотылган кебек эченә әрнү тулды. Шунда ук кү 1 алдына Балта килеп басты. Ана абый кушмый дип әйтеп булмый бит инде Әнә Луиза дигән кы г язылганда ук акыллы була белгән хатын-кыг эше оя кору, бала табу, дигән дә оештыручыларкыц авызларын япкан. Айзсорглар исемлегенә аны кертмәгәннәр.
Әмма ул, үзенең күңел тирәненә колак салып, анда майор белән очрашканнан соң туган ниндидер яңалык шикелле бер тойгыны ачык барлады. Ул тойгы нигәдер борчый аны, рәхәт тынычсызлап тора . Мен.» шундый хәл: таякның бер башында Балта, икенче башында майор. Зиһене аек сигә майор аңа якынрак
4
Мирхас бер дә тик торуны белмәс, күндәм егет иде. Нинди генә хәлдә булса да шул гадәтен куа. Анын тиктормас табигате үзенә кай чак зыян да итеп куйгалый. Бервакыт шулай кырда немец листовкасы тапКан иде, штабка илтеп бирде. Шуннан аңа кырын карый башлауларын сизде ул, дивизия разведкасы «телгә» барганда аны алмадылар. Тик тормаган башта бала бар, дигән борынгылар. Шул сүз исенә төшеп, үленең кимчелегенә эчтән сыгып йөрде, әмма гадәтен барыбер ташлый алмады Шул эшлекле булуын белгәнгә, Идрисов аны Заширдан теләсә нинди әмәл белән телефон чыбыгы алып кайтырга җибәрде. Заигир чинга бик мөкиббән нәрсә, болай гына аңардан әйбер атып булмый, шуңа күрә Мирхас аның янына бераг кызмачага салынып барып керде. Авыгыиа кыйбатлы папирос капты.
— Смерит нәчәлнигы белән утырдык әле, - дигән булды Коры спирты күп икән, суда эретеп эчтек.
Зангирның күтләре «ничек?» дип шаккатып карадылар Мирхас кесәсеннән бик матур тартма чыгарып, шуннан, ике »ур-«ур ак садәфтәй түгәрәкне Зангирга сузды.
— Смерит белән син дусмыни? диде Заигир, шыпырт тавышка күчеп Мирхас ике урта бармагын бергә китерел кушты: — Әшнә* дип ым
какты. Ун минуттан бер яңа, бер иске катушка кабель Мирхас кулында иде. Смершны Мирхасның күргәне дә юк, әмма Зангир ише кешегә кай яктан ничек якын килергә белә ул.
Батареяга кайтса — шау-шу: Латышев табылган, дөресрәге, аның үле гәүдәсен табып алып кайтканнар. Моннан өч чакрымнар булыр бер урман кишәрлегендә минага шартлаган икән бичара. Ни өчен анда барган, беркем белә алмый. Әҗәле тарткандыр, ди кайсы. Мирхас җирдәге гәүдәгә төбәлде. Күкрәк турында шинеле, күлмәкләре теткәләнеп умырылган. Ә-ә, «бака мина»га эләккән икән, дип уйлады Мирхас. Немецның әз генә кагылуга өскә сикерә торган минасын шулай атыйлар иде.
Сугышчыларның • күзе Идрисовта. Аның чыраенда ниндидер чынлык өскә чыкканда була торган яктылык һәм сугышчының үлеме өчен әрнү көрәше сизелә. Латышевның югалуы аны ачы сәгатьләр белән күп агулады. Аны таптырып Идрисовның җанына төштеләр, аңа шик тактылар, сиңа ышанычыбызны югалттык, диделәр. Бу бик авыр булды. Менә ул табылды, дөреслек тантана иткән шикелле...
Идрисов аның куеныннан алынган кәгазьләрне бик җентекләп, сак кына ике учына җыйды. Аннары планшетына салыр алдыннан кызылармеец кенәгәсен аерып икенче кулына тотты да кычкырып укып җибәрде:
— Латышев Николай Федорович, туган җире Чкалов шәһәре, милләте рус. Сугышка хәТле башлангыч мәктәптә укытучы булган...
— Ә бит, аны теге якка сызган дип, чабата кайтарып йөрделәр,— диде Кардәшев ниндидер әрнү белән. Ул һәрчак сүзен курыкмыйча, туры әйтә иде.
— Бәлки ул диверсант эзләп шунда баргандыр,— дип, Мирхас та Латышевны жәлләп өстәде.
— Солдат язмышы инде, ташка үлчим.— Моны әле күптән түгел килгән Гыйльманов әйтте. Аның җил каклаган озынча битенә, тоташкан куе кашларына, язмыштан узмыш юк инде, дигән искитмәүле сызыклар чыккан иде. Идрисов эндәшмәде. Бераз таптанып торды, аннары мәетне әлегә җирләми торырга кушып, урман артындагы шәһәрчек янына таба моңсу гына атлап китте. Аның особый отделга барганлыгын тупчылар сизенәләр иде.
Ул арада машиналар белән батареяга снарядлар китерделәр. Расчет командирлары, һәрберсе үз тупчыларын дәшеп алып, эшкә керештеләр.
Маламишкин якташ дип Гыйльмановны үз расчетына алган иде. Чынлап та килешеп киттеләр. Гыйльманов Әлмәттән икән, ә Маламишкин Тәтеш тирәсеннән бугай. Казанда да байтак булган булса кирәк. Ничектер немец турында сүз чыккач, сөйләп алды.
— Казанда элек немецлар күп яшәгән,— диде. Гыйльманов ышанмыйча аңа карап куйды. .
— Әйе, әнә хәзерге Менжинский клубы элек немецларның чиркәүләре иде. Аларча кирхе дип атала. Чиркәүнең ишегенә: «Кирхе, киндер, кохе»,— дип язылган иде. Янәсе, хатын-кызларның төп эше гыйбадәт кылу, бала табу һәм кухняда аш пешерү.
— Немецлар хатыннарны эшләтмиләр микән әллә?
— Булыр да, немец бик үткен халык.
— Ни өчен икән?
— Бәлки эшләп йончылган хатыннардан яхшы балалар тумыйдыр?
— Чыннан да, карале, һе...
— Бөтен нәрсә шул немец хәсисләрдән таралган.
— Денсез немецлар! Ничек алар безнең якларга килеп чыкканар, ә?
— Революциягә чаклы ук инде. Алар бездә күп булган, ә Пишмаш' төзелгәч, шунда эшләгәннәр.
Алар самовар төсле сары җиз, озынча снарядларны җилкәләренә салып
Пишмаш — язу машиналары эшләп чыгара торган завод
баралар. Бу тирәләрдә бомба чокырлары куп булганга, машиналар килә алмыйча пушкалардан еракта туктаганнар иде.
— Мин абыйларда бер ел торып, мәктәптә укыдым. Ул чакта Казанда русларга да татар теле укыталар иде,— дип куйды Маламишкин.
— Кит әле,— дип ышанмады Гыйльманов.
Снарядларны җилкәдән төшереп, пушка янындагы әрҗәгә куйдылар • да ял итәргә утырдылар. Маламишкин куеныннан трофей блокнот 2 һәм каләм чыгарды. Бер биткә гарәп хәрефләре сызгалап та бирде. Гыйль- 2 ман ое искечә белә иде. Маламишкин гарәп хәрефләре белән: «Мин си- 5 не яратам»,—дип язган иде. Гыйльмановнын күзләре шар булып ман- 2 гаена менде, нәрсә әйтергә белмәде. Маламишкиннын шуңа кәефе килде. ?
— Безне Мөштәри дигән бик чая кеше укытты,— дип көлә-көлә дә- - вам итте ул.— Беләсең, бер сүзгә бер төртке куйсаң, әшәке сүзгә әйләнә. ~ Безгә ул аны юри начар сүз итеп язып куя иде, шайтан...
— Бездә Казан ягын ач як кына, диләр иде,— дип куйды Гыйльманов. _
— Юк, Казан бик бай иде. Базарда берәр потлы осетрлар саталар, = ә алманың иге-чиге юк иде. Әстрханнан карбыз, кавын китерәләр...
Маламишкин тәмәке кабызды. Ниндидер кызык исенә төшкәндәй, х йөзендә нур балкып китте. *
— Татарлар кызык халык,— диде.— Хәтердә, абыйлар белән янәшә s бүлмәдә Әсгать исемле чибәр генә егет үзе кебек яшь, чибәр хатын бе- « лән яши иде. Әсгатьне эшеннән командировкага җибәргәннәр. Икмәк J компаниесе чоры булган. Менә шунда авылнын бер укытучы кызы ярат- " кан бит егетне. Нишләтәсең, йөрәккә приказ биреп булмый. Әсгать үзе дә җавапсыз калмаган, күрәсең. Казанга кайткач, кыздан хат килеп төшкән һәм хатыны кулына эләккән. Менә китте скандал. Хатын ирен үз янына яткырмый икән. Ахырда икесе бергә Сөембикә мәчетенә барганнар һәм егет шунда тәүбә иткән. Тәүбәдән соң дуслашып киттеләр...
— Сөембикә манарасы тәүбә урыны алайса?..
— Татарлар үткәнгә бик бирелгән халык бит ул...
Кич белән ике әшнә блиндаж учагында Гыйльманов табып кайткан бәрәңгене ике котелокта пешерделәр. Сөйләнә-сөйләнә учак янында утыру солдатның иң бәхетле минуты ул.
Әле хәтердән санап утырам, биш-алты тапкыр үлемнән калганмын икән мин,— диде Гыйльманов.— Кешегә ялган, миңа чын дигәндәй...
— Әҗәлең җитмәгән, шул. Бәлки изге эшләрең саклагандыр?— Мала- мишкинның тавышында шаяру юк иде, шуңа Гыйльманов аңа карап алды. Әллә дингә ышана торган кеше инде, дип уйлады. Теге чакта аны казып чыгаргач, качырып кына уң кулы белән җилкәләренә һәм маңгаена төрткәләп алганын күргәннәр, имеш.
Икенче көнне иртән замполит Тафтилов политзанятие уздырасы икән. Ул солдатлар алдында абруй казаныр өчен әңгәмәләрне еш ясый башлады. Тупчылар кызыл почмак блиндажы тирәсенә җыелалар. Алданрак килеп өлгергәннәр шундагы бүрәнә өстенә утырганнар да телләнәләр
Әйдә, кемнәрнең фикере кәкре, замполит хәзер үк турайтып бирә. Кара фикерең булса, аны да агарта.
- Ак булмаса, теге дөнья ишегеннән үткәрмиләр, ди.
— Әнә Мөслимонның фйкере кара, шуны агартсын.
— Акны салып бирсен, шунда ук агарыр, ә?—дип көлде таза гына гәүдәле, озынча бите борчак-борчак бетчәле Мөслимов. Ул бераз саран- рак булганга, аңа һаман суктырып үртәргә яраталар иде.
- Зам пат ит иманыңны яңартырга чакыра — дип кычкырды кайсыдыр урманга кереп баручыга.
— Минеке болай да нык,— диде теге. Тупчылар шыпырт кына көлешеп алдылар
Аларны ишетмәгәндәй, Кардәшев эчтән нурланган йөз белән утыра иде. Тагы өеннән хат алган булса кирәк. Үзе янына утырган берничә сугышчыга бик кадерле нәрсә кебек итеп сөйли.
— Бервакыт улым Илдарга уенчык ат алып кайтып бирдем. Әй, сөенде бу. Шуннан гел аерылмый. Икенче көнне атны коендырырга дип инешкә алып төшеп киткән. Суга кертеп бастырган да ышкый-ышкый чистарта икән бу. Юа торгач, атның муены нечкәргән, башы да өзелгән. Сырты да сынып чыккан. Бер мәл атның тимер чыбык скелеты гына калган. «Атым үлде, атым үлде?!»— дип елый-елый кайтып керде бу. Ат акбурдан гына катырып эшләнгән булган: суда җебегән дә беткән... Әй, заманнар...
Ул күзен бер ноктага төбәп тынды. Уйлары белән өенә, хатыны, балалары янына кайтып киткән иде. Аның биек маңгайлы, җил ашап каклаган йөзендә моңсулык шәүләләре йөгереште. Хатыны, балаларын күз алдына китереп, аерылу ачысының ничек йөрәген телгәләвен кичерә һәм эчендәге тетрәүләрен сиздермәскә тырыша сыман иде.
— Шәкүрә апаның шигырен укы әле, Кардәш абый,— дип куйды Мир- хас, аны кайгысыннан араларга теләгәндәй. Кардәшев сискәнде, елмайгандай итте, кабат мондагы хәленә кайтып төште.
Кесәсеннән хатларны алып укый башлады.
— Моңсу җирләрен калдырма, шулары йөрәккә әйбәтрәк,— диделәр. Шигырьләре күңелгә уй сала торганрак иде.
Сандугачлар сайрый-сайрый әйтә: Нншләп болай аерылдыгыз, д»,л. Икегез бер канат идегез лә.
Тнк давылда каерылдыгыз, днп Кавышулар насыйп булыр микән? — Сиреньдәге коштан сорадым Ләкин кошым җавап кайтармады Мин яхшыга шуны юрадым
Әйтерсең лә, шигырьдәге кайгы эчкә җыелган сагышны үзенә ияртеп алып чыга да, каядыр илтеп очыра, күңелләр бердәй бушап, җиңеләеп китә кебек иде. Кемдер әрнүле итеп:
— Их-х!— диде һәм тирән итеп уфылдады.
— Безне өйдә көтәләр инде, көтәләр...
— Син бик саран бит, сине кем көтсен? ’
— Сиңа саран булсам, хатын-кызга юмарт мин.— Мөслимов мыек астыннан гына елмаеп куйды.
Кулына газеталар тотып Тафтилов килеп җитте. Иң элек сугышчыларның хәл-әхвәлен сораштыргалады, аннары газетадан соңгы хәбәрләр укырга тотынды. Замполитның кәефе әйбәт иде, йөзендә һәркемгә хәерхаһлык яктысы нурланып тора. Өченче Белоруссия фронты бик алга китеп, Көнчыгыш Пруссиягә килеп җиткән икән. Бүтән фронтлар да нык алга баралар. Менә кая таба китте эшләр. Хәбәрләр сугышчыларны бик нык куандырды, алар хаклы горурланып сөйләнделәр. Тафтилов Мәскәү митрополитының чит илдәге христиан өммәтендәгеләргә мөрәҗәгатен дә укыды. Россия рухание барча христианнарны кан коюга каршы күтәрелергә чакыра иде. Бу хәбәрне тыңлаган сугышчылар бераз гаҗәпсенеп калдылар. Аларда i күп төрле уйлар кузгалган иде.
Ничек моны басып чыгарганнар?— дип шаккатты кайберсе. Башларын як-якка селкеп, ни әйтергә белми тордылар. Тафтилов ни әйтер дип аңа карадылар. Ә ул дәшми.
— Союзникларга ярар өчендер инде,— диде арада зиһенле саналган Каракүз дигән сәер фамилияле, каратут йөзле сержант. (Егетләр аны «каракүз», дип кенә йөртәләр иде) Ул үзе бай Кубань ягыннан иде булса кирәк. Аңа бик еш посылка килә торган иде. Алмадыр, грушадыр, тагы шундый ашамлыклар. Посылканы алуга Каракүз аны расчетта сыларга өләшә дә бетерә иде. шуңа күрә бик яраталар үзен... Аның сүзенә ♦ каршы килеп тә. шулайдыр шул дип, раслап та әйтүче булмады, дин баш- 2 янгының партия газетасында чыгыш ясавын һаман миләрендә әйләндерә- 2 ләр иде. Каракүз үз фикерен дәвам иткәндәй өстәде
— СугышнЪг бетерергә файдасы тисә, алланың үзе белән союзник £ булырсың...
— Әйтмәсәң дә,— диде Кардәшен бер дә бу эшкә исе китмичә. Ул = һәртөрле диннең кешеләр уйлап чыгарган тәртип низам кагыйдәләре 2 җыелмасы икәнен белә иде. ♦
— Бәлки немецларны күздә тоткандыр митрополит?- дип көлемсерәп * әйтте Тафтилов. Аны сугышчыларның ничек фикер йөртүләре кызыксын- _ дыра иде.
— Ниг ә. немецларда да дин бар микәнни?' - дип гаҗәпсенде Мөслимов . бу мөмкин түгел ди1ән төс белән. s
Алар да христианнар, диде Милашкин. үзенең бу өлкәдә төшеп ' калганнардан түгеллеген белгертеп.
— Немецны дин белән йомшартырсың, бар Шайтанга иман кертер- ' гә маташкан кебек, дип, Гыйльманов тамак төбе белән көлеп 'куйды.
Сугышчылар да гөрелдәп көлеп җибәрделәр Милашкиннын сер бирәсе килмәгәндәй авызы ерылды, күзләре җитди, иде. Ул һаман да ышанмаган кыяфәт белән башын күтәрде... Милашкин әкрен генә урыныннан торды һәм, аякларын көчкә-кочкә атлап, үз пушкасы янына таба юнәлде. Гүя башы авыр уйлардан түбән иел1ән иде. Каракүл дә кузгалды. Ә Гыйльма- новның йөзендә нәрсәдер әйтергә теләү нуры кабынды. Аның замполит каршында зирәк кеше булып күренәсе килә иде. Әмма ни генә сөйләсә дә. сүз җае туры китереп, кызын мактап алмыйча түзә алмый иде
Минем кызым укыган кеше, гел әйтә иде коръәнне аңлап укыган кеше диннән яза, дип. Ягъни дәһригә әйләнә, имеш. - диде ул. Тафтилов- ка таба төбәлеп.
— Имеш түгел, чыннан да шулай. дип. Кардәгнев каршы килмәслек тавыш белән әйтеп куйды. Аңлаган кеше коръәннең бик күп каршылыкларын күрә дә аңардан бизә.
— Әйе, бернинди могҗиза юк икәнен белә ул анда,— диде Тафтилов абруйлы төс белән.
— Мог җн за булмагач, кеше ана ышанмый башлый. Бар кәмите шул. дип Кардәшев кеткелдәп көлгән сыман итте. Аның тавышында ниндидер ишарә бар иде. Ул шыпырт кына тыңлап утырган юлдашларга карап алды.
— Менә ни өчен пәйгамбәрләр үзләрен могҗизага төргәннәр! диде Тафтилов. Бу яктан Мөхәммәт барысын да уздырган шикелле
- Үзе генә түгел, куштаннары шулай тылсымга төргән аны.
_ Ансы да хак... Ул нидер озын итеп, аңлатып сөйләргә җыенган иде, ләкин аны телефонга дәшеп алдылар. Замполит киткәч, бүтәннәр дә үз урыннарына таралдылар.
Көн кичкә авышып әкрен гене сүнеп бара. Күкне соргылт авыр болытлар каплаган Көзнең салкынча сулышы шактый нык сизелә инде. Нәрсәдер моңсу, нәрсәдер бик ж ал булып тоела иде Гафтнлов эшләрен бетереп килеп, тагы бүрәнәләр остенә тәмәке тартырга утырды һаман дим* ггәр турында уйлана иде Күпме халыкларны шул дин бер-береенә каршы сугыштырган. Икенче диндә булгдгг өчен генә үзе кебек кешене дошман күргән, аны үтерергә барган. Кешенең эшләп туплаган байлыклары шушы сугышларга тотылып беткән. Моннан да мәгънәсезрәк исраф булуы мөмкин- ме? Нинди ахмак расход! Кеше миендә каранг ылык күп әле, әх. егетләр!
Шуңа күрәдер инде акыллылар әйткән: кеше гомере буе караңгыдан яктыга бара дип. Дөнья да шулай караңгылыктан яктылыкка таба хәрәкәт итә...
...Идрисов исә һаман Латышев турында уйлап бара иде. Ә мин сиңа ышандым, туган, ышандым. Йөз кеше сиңа ышанмаганда да мин ышанычымны җуймадым, ялгышасың, дип, намусыма тукындылар, чукып, канатып бетерделәр, мин һаман сиңа ышанам, дидем. Ә бит мин сине юньләп белми дә идем. Юк. бу минем акыллы булуымнан яки зирәклегемнән түгел, мин ничектер синең дөрес кеше булуыңны тойганмын ахрысы. Аннары сиңа ышанмаска кушылгач, миндә тискәрелек уянды, әйе, минем аларга карышып булса да, сиңа ышанасым килде. Синең серле югалуың әнә нәрсәләр китереп чыгарды... Йөз кеше ышанмыйча синнән йөз чөергәндә, бер адәм сиңа ышанса, шул да әйбәт икән. Шул берәү коткара, тормыш тагы үз эзенә төшә икән... Йөз кешене бер кеше җиңә икән...
Их, Фәимәне күреп, шуларның барысын да аңа сөйлисе иде. Ничек мин ышанмаучылар ягына авышмый калдым? Шул турыда.
Особый отдел бер латыш утарына урнашкан иде. Керү белән ниндидер хатын-кыз көлгән авазлар ишетелеп калды. Идрисов моннан унбиш көн элек, үзенә бик каты ябырылган лейтенантны эзләп тапты. Ул Идрисовны танымады, Латышев табылды, дип, өстәлгә кәгазьләрен китереп салгач кына исенә төшерде.
— Кайда үзе, кайда?— диде кабалана-кабалана, өстәл тартмасын ачып, ниндидер катыргы алды. Матур йөзендә кызыксыну дәрте кабынды. Әмма Идрисов эшнең асылын әйткәч, кинәт чыраендагы ут сүнгәндәй булды. Аның тыңлыйсы да килми кебек иде. Идрисов һаман сөйләде, үзенең хаклы булып чыгуын төшендерәсе килде. Бу бит минем гамәли хәлемә дә сукты, диде. Лейтенантның кашлары җыерылды, ул бары көчәнеп, тырышып кына тыңлый иде.
— Миңа кара тап ягылды.— Шуны әйткәч, Идрисов лейтенантка күз салды һәм шунда аның устав калыбыннан бер миллиметр да читкә чыга алмый торган кеше икәнен сизгәндәй булды.
— Нигә, бик дөрес! Сез чиста гына йөрмәкче буласызмы?— Юк!— Лейтенантның ачуы кабарганлыгы тавышыннан беленде.
Бары тышка чыккач кына Идрисов үзенең ялгыш сүз ычкындырганын аңлап алды. Чынлап та. Латышев үлеме каршында нинди тап хакында сөйләргә мөмкин! Өлешеңә тигән көмешең... .
Эш пешмәде, дип уйлады ул һәм шундый чакта аның үҗәтлеге чыга иде. Бу юлы да шулай булды. Шул үҗәтлек полкның кадрлар начальнигына сугылып чыгарга этәрде аны... Идрисовны һаман комбат итеп расламыйча йөртәләр иде. Мостафин бер очраганда мин стенаны тишә алмыйм, үзең барып кара әле дигән иде. Нишлисең, Идрисов барды. Бер генә түгел, ике дә, өч тә барды. Кадрлар начальнигы — елмаеп кына тора торган лейтенант — һаман өметләндереп кайтарып җибәрә. Тагы баргач, шулай ук майлы елмаеп, менә теге бүлек белән килештерелмәгән, менә тагы тегесе җайланмаган, дип сәбәп табып, шулар белән киртә кора. Мостафин да бу бюрократлыктан гаҗиз иде, әмма кискен сөйләшеп мөнәсәбәтне бозасы килми бугай. Күп нәрсәне мөнәсәбәт хәл итә шул... Иң җанга тигәне, командирлыкка тулы хокуклы булмагач, батареяга тиешле кирәк-яракны, запчастьне бүтәннәр авыздан тартып алалар иде. Бу хәл Идрисовның бик каты ачуын китерә башлады. Мостафин каршында да оят иде.
Нинди ачкыч табарга бу бюрократ Такрановка? (Кадрлар буенча начальникның фамилиясе шулай иде)— дип уфтанды Идрисов. Мостафин сүзен дә санга сукмагач, нәрсә инде? Командир итеп куясылары килмидер, мөгаен, шуңа сузып йөртәләр, үзләренә җайлырак кеше эзли торганнардыр?... Бер көнне кичкә таба Идрисов штабка барган иде. Так- ранов урынында юк. Әнә, күрше йортта гына аның квартиры, шундадыр диделәр. Идрисов керергәме дип икеләнеп торды да тәвәккәлләде.
Г Xa»fUixM»ro« p»Ct»e
Такранов квартирасыннан чыгып килә иде. Үзе бик кәефле. Йөзе кызарган, Идрисовка да шатланып кул бирде. Мәсьәлә уңай хәл ителгән икән дип уйлады Идрисов.
— Син теге эш буенчадыр инде, ә?— дип, Такранов үз? башлады.
— Мостафин безнең белән киңәшми эшләде, понимаешь, шуннан матавык .туды. Бездән генә тормый бит...
— Аңлыйм,— диде Идрисов, эшнең хәл ителмәвенә пошынып.
— Әтиең мулла идеме әллә?— дип пышылдады Такранов яшерен сер бүлешкән кебек.
Идрисов моңа каршы ни әйтергә белмәде, авыл мулласы сырхаулаганда, я буш булмаган чакта, кайбер дини мәҗлесләрдә коръәнне аның әтисеннән укыталар иде. Мәкаме әйбәт булганы, коръәнне яхшы белгәнлеге өчен генә. Моны әйтеп торыргамы икән?
— Юк,— диде Идрисов ныклы тавыш белән. Бу мине сыный икән, дигән уй килеп, сагаеп калды.
— Менә мин ни өчен үсә алмадым'— дип кызу кызу сөйли башлады Такранов. Алар, ишегалдыннан чыгып, каршыдагы урман ягына бара торган ниндидер сукмактан атладылар.— Мин беспризорныйдан гарнизон башы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән кеше, ни өчен бүтән үрли алмадым? Чөнки аракы дигән бер иблис бар дөньяда, шуны беләсеңме? Шул иблис харап итте мине. Бер йомшак ягың булдымы, син инде җитәкче роленә ярамыйсың. Ә синең шундый берәр йомшак ягың юкмы?
— Бар,— диде Идрисов ихластан. Эчтән ул: мине барыбер комбат итеп куймыйлар икән инде, дигән нәтиҗәгә килде дә, кул селтәп, барын да ачыктан сиптерергә булды.
— Нинди? Сине дә шул иблис чабуыңнан тартып түбән төшерәме?
— Юк! Мин кешене жәллим...
— Ә-ә, ансы да начар шул! Кешенең бер кимчелеге кискен моментта аңа хыянәт итә. Шундый хәл булды: бер рота командиры немецлар чигенеп барган чакта төнлә алга разведка җибәрә. Бер юка гына урманг ның теге ягында немецлар бармы, юкмы? Ике разведчик һәм элемтәче кабельне суза-суза китәләр. Өчесе дә яшьләр, тәҗрибәсез сугышчылар. Бераздан тегеләр монда немец юк дип шалтырата. Комрот сугышчылары белән шунда барып урнаша. Окоп, траншеялар корыштырып, тәмам хәлдән таеп, таң алдыннан йоклап китәләр. Яктырганда боларга арттан да, алдан да ата башлыйлар. Нәрсә бу? Бөтен тирә-юньдә немецлар икән. Болар чигенмәкче булып урманга шуышалар. Ләкин гЛЪнда да немецлар пулеметтан аталар. Рота кырылып бетә диярлек. Комрот яралана, аны бик уңган, үткен разведчигы дошман авызыннан алып чыга.
Аннары комрот эше трибуналда каралды. Ни өчен шундый хәл килеп туды дип сорыйлар аңардан. Ник сукырларча фриц «кочагына» килеп кердең? Разведчиклар белмәгәннәр, тәҗрибәсезләр иде, дип акланып маташ- ту ул. Нигә тәҗрибәле ике разведчигыңны җибәрмәдең? Мин аларны жәлләдем, чөнки алар укыган, бик акыллы кешеләр иде, ди. Ике кешене жәлләгәнсең, ә ничә кешене һәлак иткәнсең,— дип күзен дә ачырмыйлар комротның... Шулай кискен обстановкада кешене кызгансаң, эшең дә юкка чыга, кешеләрең дә. үзең дә*.
Такранов сөйләгән саен кызмачалана бара иде. Бу ачылып китүгә дә аны. шул иблис этәрде бугай.„ Бераз баргач, Такранов туктады, йөзендә: шунда кал, дигән эчке ым сизелде. Идрисовтан тизрәк арынасы килеп, аңа ныклы вәгъдәләр бирде.
Аерылып бераз киткәч. Идрисов артына борылып карады һәм Такра- новның туп-туры эвакогоспиталь урнашкан җиргә баруын күрде. Чынлап та теге иблис йөртә икән моны дип, эчтән генә уйлап елмайды... Үзе әйбәт кеше ахры бу Такранов, ләкин йомшак ягы бар икән шул. Кемдә генә юк инде ул йомшак як. Шул йомшак ягы белән көрәшә-көрәшә яши инде адәм баласы...
Инде мәсьәлә хәл ителгәндер, дип ышанып, Идрисов шактый вакыт Такранов янына килә алмады. Латышевнын югалуы, башка мәшәкатьләр...
Бүген кереп барысын да белешергә кирәк инде. Латышев та табылды, бүген гел ана бәхет ишеге ачылып кына тора әле. Комбат итеп расласалар, тагы бер бәхет ишеге ачылган була...-
Ләкин штабта Такранов өстәле артында бүтән бер өлкән лейтенант? утыра иде. Идрисовнын аптырауны карашын күреп уд:
— Такрановны күчерделәр,—диде. Идрисов үзен кулга алып өлгер-z де һәм, исен җыеп, үзенең ни өчен килгәнен әйтте. Теге сейфтан папкаларны бер-бер артлы алып карап, монын кәгазьләрен тапты.
Ю* әле- расланмаган,— диде.— Мин иртәгә дивизия штабына х барам, бу күптән сузылган эшне шунда хәл итәрмен...
Монын үз сүзендә тора торган кеше икәне күренеп тора иде.
...Әй, безнен әни тынгысыз да кеше инде, дип 1аҗәпләнеп уйлап * куйды Мостафин аның хатын укыгач. Туган Кандызым дип үлә иде инде. 1 Бигрәк тә безнең бакчада үскән бәрәнгене сагына иде ул. Их. тәмле иде s дә сон ул галан бәрәңге! Тышы бераз сыек алсу төстә, ә эче ап-ак * мамык кебек ярмаланып тора. Аннары әни үзенә генә тотар өчен тагы - шәмәхә бәрәңге үстерә, шуны ашасам, баш сызлавым бетә, дип әйтә ' иде. Ул шәмәхә берәңгеиең тәмлелеген һич тә әйтеп бетерә торган түгел инде. Магнитогорскиның Березовка бистәсендәге кысан баракта шул бәрәңгене юксынып күз-яшь коя иде.
Әмма җанына кан саудырган нәрсә тагы шул иде: әти үләр алдыннан гына бетереп кергән алты почмаклы өй. Әти-әни ул йортның һәр бүрәнәсенә бик күп тир түккәннәр. Хәзер шул өйдә активист булып йөргән Шалтдй Варисы тора иде Әни шуның хурлыгыннан нишләргә белмәде. Юньле адәм булса тагы бер хәл әле, юк бит. яшьрәк чагында кәҗә урлап тотылган һәм кыйналган адәм Авылда бер ертлач, сугыш башлангач, авыл советы председателе булып алган. Анда да үз начарлыгын итми калмаган, сугышка үзе урынына әллә ничә кешене җибәргән. Ләкин замана үзгәрде, моның әшәкелеге бик тиз ачыла. Хәрби закон буенча авылдан егерме дүрт сәгать эчендә туры фронтка озаталар Шалтайны. Ә хатыны ике баласы белән атасы нигезенә кайтып киткән Өй бушап калган. Әнигә барысын җиткереп кенә торалар икән... Ниһаять әнинең күгенә дә кояш чыккан. Бер малае майор, икенчесе лейтенант, икесе дә алгы сызыкта. Моның белән һәрбер ана горурлана ала хәзер. Безнең әни үз көне килгәнлеген аңлап алган, ү зенекен иткән. Хәрби мәктәптә җыештыручы гына булса да, башы эшләгән. Аңа мәктәп начальнигы Разумовский булышкандыр, мөгаен. Аның кебек әйбәт кешене Мостафинның күпме йөреп очратканы юк әле. Була бит шундый әүлия кешеләр! Белә, синең аңа бер файдаң да тимәячәк, ә үзе сиңа гел игелек итә!
Калининга гозерне миннән дә яздыра алыр иде. юк, безнең әни үткен, аңлы. Кулдан бер киткән нәрсәне кире кайтару четерекле мәсьәлә Улларымның абруена хилафлык булмасын, кеше арасында йөзләренә кызыллык килмәсен дигән, гозерне Разумовекиидан яздырган. Җитмәсә, шул сөенеч шаукымы беләидер инде. Рифаның рәсемен сорап язган...
Кинәт бу минутта, ул кызны бер читкә этәреп ташлагандай. Мостафинның күз алдына тагы Зитта килеп басты. Нәрсә кирәк миңа аңардан? Ник күңелем һаман аңа гына омтыла? Ниндидер сихер кебек бу? Нидән шулай килеп чыкты соң? Таг ы сәер хис әйтерсең лә. минем ана түлисе бурычым бар! Минем Зиттага бернинди дә бирәчәгем-алачагым юк. алайса нигә ул җанымны йөдәтә?
Юк. Зитганы бүтән күрмәскә, очрашмаска' Барысына да нокта куярга Әгәр очрашырга туры килсә, салкын гына булырга, сөйләшмәскә, ниндидер
борчуга баткан чырай күрсәтергә, шуннан үзе аңлар. Миңа тиздән биредән китәсе, күз алдында тормагач, үзеннән-үзе онытылыр, йөрәктән өзелеп төшәр... Бу тиле хисләр бетәр...
Шулай итәм, бүгеннән башка безне «тоташтыра» торган күперләрне яндырам. Зитта ягына чыгышлы булмасын. Вәссәлам. Әллә шушы эш минем көчемнән килмиме? Килә!
Эченнән шулай план корган булып, Мостафин өенә кайтып бара. Үзе эт кебек арыган, яңак сөякләре калыккан, ияге саргылт төк белән капланган. Ике көн, ике төн ул гел аяк өстендә булды. Башта киңәшмәләр, аннары тикшерүчеләр белән мие тугланып бетте. Күзен йокы баса. Менә әле дә йоклый-йоклый бара ул. Күзе ихтыярсыз йомылган көе атлый, ләкин аягы берәр нәрсәгә килеп сөртенү белән күзе тагы ачылып китә. Юл кырыенда утырган баганалар йоклый сыман тоела аңа, нинди рәхәт аларга! Йокыдан да рәхәт берни юктыр. Әнә Зитталарның капкалары, козырегын күзенә каплаган да, нинди татлы йокыга талган...
Әйе, барысын бер селтәнүдә өзәргә, дип өй ишегенә килеп җиткәч, тагы үзенең тәүбәсен кабатлады ул. Өй бикле иде, димәк, хуҗа чыккан. Ул кесәсеннән үз ачкычын алды.
Ул ятагына ничек ауганын да сизмәде. Бары бөтен тәне май кебек эрегәнен, ниндидер рәхәтлеккә чума барганын гына шәйләде. Миендәге фикерләр дә, ләмгә эләккән балык сыман, әз генә талпындылар да тындылар. Барысын да йокы үзенең баллы кочагы белән тынычландырды...
Шундый рәхәт йок&да изрәп күпме яткандыр, бераздан ниндидер бер эчке борчудан сискәнеп ^янды. Гадәтенчә, уяну белән сикереп торып утырды. Көн якты иде әле. Башы сафланган, тәне җиңел булып калган иде, шуның рәхәтен тоеп, кулларын як-якка хәрәкәтләндереп алды. Коридорда ишетелгән аяк тавышлары аны өстәл кырыенда яткан кобуралы каешына үрелергә мәҗбүр итте.
Аңа шакыдылар, ул әйе дигәнче, ишек ачылды, Зитта күренде. Аның ике кулында ике йомры ак чәйнек иде. Мостафин аны-моны аңлап өлгергәнче гаҗәп хәл тойды: лампочка кабынган кебек бүлмә эче яктырып китте. Зитта үзе дә тоташ нур кебек якты иде. Ачык маңгай, юеш чия төсле иреннәре, яшерен очкын белән ялтыраган күзләре һәм килешле кашлары ниндидер яктылык белән өртелгән. Мостафинның үз-үзенә биргән тәүбәләре шул нурлардан эреде дә юкка чыкты. Ул елмаеп, кыз каршына атылды.
— Кофе белән сыйлыйм әле үзегезне,— диде Зитта, чәйнекләрен куеп.
— Ай, рәхмәт, яугыры!— Мостафин шатланды һәм шуңардан кыюланып китеп кочагын җәеп килде дә кызны биленнән кочып алды. Кыз да ничектер кочактан ычкынырга итеп тайчынмады. Ул кызның сыгылма билен һәм тәненең ефәктәй шома икәнлеген тойды, бармаклары аша миенә кайнар елдырым йөгереп менде. Шул мәл үзенең тәүбә итүләре нинди ахмаклык булганын аңлагандай булды. Кызны ипләп кенә өстәл янына утыртты, үзе тәпи баскан көе, өстәлгә япкан газетны алып куйды. Стаканнарга кофе бүлә-бүлә Зиттаны күзәтте: аның бу эшендә берәр яшерен мәгънә ятмыймы? Юк шикелле, Зитта һәр хәрәкәте белән ихлас, юмарт күренә, шулай да нәрсәдер бар төсле: ул үзе өчен ниндидер карарга килгән дә, шуның хуплануын Мостафинның яратулы кыяфәтендә күреп елмая, юк кына нәрсәдән дә көлеп ала иде. Көлгәндә ак кофтасы аша тыгыз, төртеп торган күкрәкләре, җил селкеткән алмагачтагы алмалардай, дерелдәп куялар, Мостафинны чиксез бер рәхәт дулкынына күмәләр иде. Шул дулкын ихтыярында ул нишләргә белми...
— Әллә биредән китәсезме?— дип елмаеп карады Зитта, Мостафин кофе бүлеп аның янына утыргач.
— Юк. нигә алай әйтәсез?— Мостафин ялган тотылудан шикләнеп күзен читкә алды.
— Ничектер китәрсез төсле.
— Бик күрәзәче буласыгыз килә, ахры?
— Хатын-кызда ниндидер алдан сизү бар. Теге, җәнлекләрдә бәлане алдан шәйләү була бит әле. шунын кебек. Диңгездә медузалар давыл алдыннан ярдан эчкәрәк йөзеп керәләр, юкса дулкын аларны яр ташларына бәреп үтерер иде.
— Хатын-кызда да шундый саклану бар. дисез инде! Кызык, белмәгән идем. *
— Әйт әле, ничә кызның йөрәген яулап алдың?— дип көлә-көлә кы- z юланды Зитта. Ул хәзер үзен шактый иркен тота иде. Майорнын әйбәт « кеше икәнен белде һәм күңелендә якты өметләр дә туды. Бу ниндидер « ышанычлырак өмет, шулай сизә. Өметсез өметләргә ябышып та яшәлде. 2 Шушы өметкә тотынса, ул аны бер ярга илтеп чыгарыр төсле.
— Андый чослыгым юк. Зитта. Гаскәриләргә ул бәхет тәтеми. ш
— Син, Даут, аучы түгелдерсен дә. тик кайбер хатын-кызлар аучы- = лыкка бик осталар!
— Яулап алдын, янәсе?— дип көлә-көлә әйтте Мостафин.— Әйе. кай- = берәүләр яуларга тырышып карадылар тылда, госпитальдә чакларда, ләкин с йөрәгемне ала алмадылар...
х
Зитта көлде, ул үзен борчыган сорауларга уңай җавап алган шикелле ' иде. Йөзе тагы да ныграк нурланды. Аның шукланасы килә, кайчак х Мостафинның беләгеннән тартып куя иде
Зитта: х
— Мин бер кешене яратырга телим, дигән Кыз. Мин дә синең белән " бергә, дигән Ахмаклык.
Кыз тагы шыркылдады, Мостафин шаяруга шаяру белән ничек җавап кайтарырга белмәде, шуна көлде дә көлде. Әмма зиһене әйбәт эшли иде, кызның кайнар кулын катырак кысып, уенның җаена шунда ук төшенеп алды.
Даут
— Мин бер кызны дус итәргә ниятлим, дигән Егет. Мин дә синең белән бергә, дигән Бурыч
Зитта:
— йөрәгемне бер егеткә ачар идем, дигән Кыз. Мин дә синен белән бергә, дигән Тугрылык.
Даут:
— Бер кызга бик ышанасым килә, дигән Егет. Мин дә синең белән / бергә, дигән Бәла.
Зитта:
— Минем бер егеткә бик охшыйсым килә, дигән Кыз. Мин дә синең белән бергә, дигән Шөбһә.
Даут:
— Мин ул кызны яратам буган, дигән Егет. Мин дә синең белән бергә, дигән Хыянәт.
— Яратуның юлдашы Хыянәт-*Юк. ул юлдашны үзебез белән алмыйбыз!— Зитта башын аскарак иеп көлә иде, Мостафин аны ике куллап кочаклап алды. Зитта әз генә калтырап киткәндәй булды, үзе дә талпынгандай итеп ак беләкләре белән Мостафиннын муенын урады. Егет үбешә белми иде. Зитта үзе башлап уттай кайнар иреннәрен аның иреннәренә ябыштырды.
Алар диванга авып төштеләр. Егет кызның ак муеныннан үпте, уйларының кинәт туктап калганын сизде. Зитта аны моңарчы аңа 6 ил IT сез булган дөньяга алып киткән иде.
Иң элек бу фани, гаугалы дөньяга Зитта кайтты. Мостафин да күзләрен ачты.
— Кем син Зитта, кем син?— дип кабатлады башын күтәрмичә. Үзенең дәрте ташыганнан-ташый баруын сизде. \
— Синең трофеең мин. Даут,— диде Зитта. аның чәчләрен бармаклары белән аралап. Атып алган торнаң мин синең.
— Зитта, син нигә: мин синең хатының булдым, дип әйтмисең?— диде аны кочагына алып. Мостафин кайбер кызларның шундый сүз белән егетләрен үзләренеке итмәкче булуларын ишеткәне бар иде.
• — Син нинди беркатлы кеше!— Зитта көлде.
— Юк. мин чынлап?
— Шундый иске нәрсә көткән идеңме? t
— Минем өчен яңа бит ул.
— Юк. мин алай үземне сиңа тагарга теләмим.— диде Зитта бер кулы белән күкрәкләрен япкалап.
— Нилектән? •
— Беләсеңме, менә юащ кына мәхлук бер этне бәйләп куй. ул шунда ук бик каты усаллана.
— Мин усалланып, жепне өзәр дип уйлыйсыңмы.— Мостафин шыркылдап көлеп куйды. Гаҗәп тә инде бу Зитта. һәрнәрсәнең үз бизмәне:— юк. кешене бәйләргә яратмыйм. Ул усалланса,— үзем дә усалланырмын, дип куркам.
— Син усал була алмыйсыңдыр?
— Сөйләшкәндә барыбыз да әүлияләр.
— Бәла килсә чын «кешегә» әйләнәбез, ә?
— Әйе. әрсезгә әвереләбез...
Алар үзалларына уйланып, тынып калдылар.
— Кайчан китәсез?— Хәрби серме?— диде Зитта.
— Юк. Белмим.
— Әй. гамәл фәрештәсе.
— Юк. без тәмуг фәрештәләре!— Мостафинга бу атама бик ошый иде һәм ул көлеп куйды.
— Синең эчеңдә гамәл белән намус тартыша инде?
— Белмәдең. Зитта. Алай уйлавың ялгыш!
— Тартыша.
— Син бик акыллы. Зитта. Ләкин хатын-кызга артык акыллы булырга ярамый бугай.
— Ни өчен?— дип Зитта Мостафинга яратып һәм кызыксынып карады.
— Акыллылык бәласенә төшүең ихтимал...
Зитта шыркылдап көлеп җибәрде һәм озын керфекләре рәхәтлек, наз тулы күзләре белән тагы Мостафинга текәлде. Аны үзенә таба тарткан шикелле булды, алар тагы бер-берсенең кочагына атылдылар.
6
Приказ... Ничектер бик кинәт булды бу. Мостафин. алгы сызыкка күчәсен алдан сизенеп йөрсә дә. бу хәтле ашыгыч китеп барылыр дип уйламаган иде. Яңа позициягә барырга ике сәгать вакыт куйдылар. Шул ара эчендә ул яңа урыннан шалтыратырга тиеш иде.
Машиналарга төялеп юлга чыктылар. Дөм караңгы, дегет кебек төн. Карлы-бозлы яңгыр ява иде. Машина тәрәзәсенә, борчак сипкән тавыш чыгарып, китереп-китереп бәрә. Яңгыр астына чыксаң, бераздан боз сөңгесенә әйләнәсең.
Вакыт шул чаклы тыгыз булды. Мостафин Зитта белән саубуллашып та чыга алмады. Шуның өчен хәзер бик нык эче пошып бара иде. Шайтан алгыры, качып киткән кебек килеп чыкты, дип эчтән генә үкенә, җанын нәрсәдер уеп-уеп алган кебек итә. Кабат күрә алырмы ул аны, юкмы? Әз генә арада Зитта аңа бар нәрсәдән дә якын булып китте. Моңарчы ул приказ белән генә йөрергә өйрәнгән иде, шуңа күрә Зиттага булган тойгылары аны куркыта да иде. Элек аңарда бер генә «мин» иде. һәм ул кылган эшләрнең барысында хаклы эш дип. эчтән раслап бара торган иде. Зиттаны ярата башлагач, аңарда икенче «мин» барлыкка килде. Беренче
«мин» Зитта белән булган мөнәсәбәтләрне хупламый, хәтта начарга саный. Күңелендәге эчке тартыш, эчке газап әнә шунардан килеп туа иде. Зитта булмаганда ул: юк. анын янына бүтән бармыйм, бүлмәгә керсә лә салкын гына булам, шуннан үзе аңлар, нәтиҗә ясар, дип үз-үзенә кат-кат тукый, антлар бирә. Әмма кыз ишектә күренүгә бөтен антлары су белән юып алгандай юкка чыга, батыр булып маташулары әллә кая китә дә бетә. * Ул тагы нурланып елмая, аны яратуы бөтен кыяфәтендә кычкырып тора =г башлый...
Ниһаять, алгы сызыкка барып җиттеләр. Бозлы янгыр һаман сибәли - иде әле. Мостафин тупчы батареяларга позицияләр күрсәтеп йөрде. Каран- Ё гыда һәм яңгырда бу бик авыр эш иде. Төнлә сайлаган позиция көн * яктысында башкачарак булып чыга. .Моны исәпкә алырга кирәк булды. - Шул хакта комбатларны бик нык кисәтте, әз генә яктыра башлау белән - җитәрлек ишерелмәгән пушкаларны ышыграк урынга күчерергә кушты. *
Тәмам манма су булып кайтып керде. Плащ-палаткасын комбат : дүртенче батареяга биргән иде. Ул күп эшләргә яратучы уңган комбат. Үзе , бик юка тәнле, кәгазьдәй ак какча йөзле: әй. риясыз да кеше инде. Бик * чыланган иде. Мостафин аны уңган, эчкерсез булганга жәлләде һәм. плащ- * палаткасын аңа биреп, бүтән батареяларга китте. х
Ярый әле. Асоев блиндаж табып куйган. Фрицтан калган нәрсә бугай... " Уртада ара. ике якта сәкеләр. Асоев һәрчак үзе белән йөртә торган = чуен мичне куеп, ягып та җибәргән иде. Ләкин Зангир юклык сизелә. ' Ул булса чәй дә кайнаткан булыр иде. Асоев та ничектер моңсу йөри хәзер. Зангирны юксына булыр. Алар бер-берсенә шундый нык бәйләнгәннәр, якын туганнар да алай булмас, чын. Ул анын өчен югарыдагы началь-никлардан ун көнлек отпуска юллап озак йөрде. Тәки үзенекен итмичә калмады. Тылга кайтып китте. Үзенә кайта микән. Асоевка микән Мостафин белмәде һәм белергә дә теләмәде. Чөнки Асоев боларның барысын да анардан яшерә, белгертергә теләми иде. Бергә эшли торган кеше гамәлен синнән яшерә икән, димәк, ул сиңа ышанмыйчарак карый дигән сүз. Мостафин Асоевнын уңган кеше булуын күреп һәм белеп, аңа тигез, тыныч карый, шәхси эшләренә тыгылмый, вакчылланмый иде. Асоев үзе дә комдивның киң күңелле булуын белеп, үзен иркен тота. Шулай jia ниндидер ара бар. Бер-береңне өнәмәү түгел бу. ә бары горурлык саклау шикелле нәрсә иде.
Мостафин шинелен алыштырып мич буендагы сәкегә ятты, ләкин җылына да, йоклый да алмады. Суык тәмам эченә төшкән иле. Ул. торып, блиндаждан чыкты, яктырып беткән икән инде. Блиндаж урман буенда гына икән. Монысы әйбәт. Әмма бөтен җир өсте шома боз белән капланган, суытып та җибәргән иде. Манма юешләнгән солдат бу суыкта нишли инде, дип борчылып уйлады ул. Менә кемгә кыен фронтта. Бар шырлык солдат җилкәсендә шул. Бүген иртән бирсәң иде үзләренә йөзәр грамм, юк бит. бары һөҗүм көнне генә тиешле.
Ул элемтә сузучы солдатларны күзәтеп торды, җылынырга итеп, кызу- кызу йөренде. Аннары блиндажга керде. Тимер мич өстендә чәй кайнап чыккан иде. Асоев белән чәй эчә-эчә ашыг ыч эшлисе эшләр турында сөйләшә башладылар. Ишектә плащ-палатка кыштырдады, һәм алар каршына таныш кеше килеп басты. Бу укчы подразделение командиры капитан Мамак иде. Аны көтәләр иде. шуңа гаҗәпләнмәделәр. ул бирегә нке-өч көн алдан килгән. Тыенкы-салкын гына кул кысыштылар. Икесенең дә йөзендә бу очрашудан канәгатьсезлек, читләшү төсмерләре беленеп калды Нидән бу? Теге вакыттагы уңышсыз һөҗүм операциясен тикшерүдән сон. бер-берсенә кул биреп, дусларча аерылышканнар иде. Барысын да эчкә яшергән булганнар икән. Соңыннан һәрберсе үза.тдына уйланзан һәм үзен гаепсез, иптәшен гаепле итеп калдырган шикелле
Гаг ы бергә... диде Мостафин. чәен эчеп бетереп, тыныч кына һәм Мамакның ризасыз, йомык йөзенә карап алды Нәрсә болай бик чытык*
— Теге вакытта бар гаепне миңа өеп калдырдылар,— диде Мамак эчкә яшерелгән ачу белән.
— Ә-ә, шуның өченмени? Онытмадыңмыни? Бәлане тигез бүлештек шикелле. Шелтә чәпәделәр. Юк. онытырга өйрәнергә кирәк. Кайрыга төренергә...
— Нахак онытылмый ул...
— Нинди нахак?— дип Мостафин әсәрләнеп һәм сагаеп Мамакка карады.
— Төп гаеп тушчыларда иде. ә мине...— диде Мамак әрнешкән тавыш белән. Бу чынлап рәнҗегән икән, дип уйлады Мостафин. Мондый кәеф белән хәзер тагы бергә эшли башлау читен булачак иде, шуның өчен барын да ачыктан-ачык сөйләшеп, мәсьәләнең төбенә тоз коярга кирәк. Ул кашларын түбән каратып уйланып торды. Юк, тавыш күтәрү бары кире нәтиҗә генә бирәчәк. Әйбәтләп аңлатырга, егетнең кимдетелгән күңелен дөреслек белән йомшартырга... Нәкъ шул моментта Асоев чыгып китте, әйбәт булды.
— Ну бит эш болай иде,— диде ул, гади бер нәрсәне әйткән кебек тигез генә...— Беләсең, беренче траншеяны алгач, немец бик каты каршылык күрсәтергә тотынды. Ә шушы очрак өчен без синең белән бер җай әзерләгән идек: траншеяның сул ягындагы тирән чокырга төшәргә һәм фрицның тылына чыгарга. Бары биш йөз метр ара. Дөресме?— Мостафин Мамакка карады. Теге мәҗбүри генә ияк каккандай итте.— Ләкин син моңардан файдалана алмадың. Мин сине гаепләмим, һөҗүм ул мәкерле нәрсә. Ну, әгәр шушы мөмкинлекне тикшерүдә ачып салсам башың китә иде! Моны инде бик яхшы аңлыйсын булыр?..— Мостафин ниндидер гаҗизләнү белән тезләренә суккалап алды да урыныннан торды. Мамакның дәһшәт тулы чыраенда йомшару сызыклары беленгәләде.
— Нигә әйтмәдең соң?— диде ул, горурлыгы өчен генә, чөнки аның Мостафин дәлилләренә каршы куярлык бер нәрсәсе дә юк иде.
— Ни өченме?— дип, Мостафин бер мәл дәшми торды.— Чөнки эшне берничек тә төзәтеп булмый иде. Ә иң мөһиме, син куркак түгел, ә үзеңне аямый торган риясыз кеше!
— Ярый, бетте, бетте,— дип, әз генә сизелерлек көлеп куйды Мамак. Аның украинлыларда гына була торган матур йөзенә ягымлылык һәм якынлык чалымнары чыкты.
— Инде эшкә тотыныйк,— диде Мостафин өстәлгә картаны җәеп.
Карта өстендә обстановканы өйрәнә башладылар. Мамакның зур лупасы да ярап куйды, алгы позицияне зурайтып күрү алданудан нык саклый торган нәрсә. Әле күзәтү мәгьлүматлары юк дәрәҗәсендә. Мамак укчылары моннан өч көн элек кенә оборонага килеп урын алганнар. Шулай да бу тирәдә дошманның көче күп икәне билгеле. Аннары биредәге утрау- утрау урыннар һөҗүм белән алга бару өчен бик комачау итәләр. Дошман шуларда яшеренеп, беткәнен дә белмичә каршылык күрсәтә...
Мамак туры кеше иде, бераздан ниндидер сүздән тагы баягы мәсьәләгә кайтып:
— Шулай да эчтә ниндидер ачу төене бар,— дип әйтеп куйды. Мостафин аңа карап торды да, елмайды.
— Егет кеше кем — ачуын эчкә йота белгән кеше! — диде.
— Ачу йоту — дөя йоту, дигәннәр шул.
— Егет буласың килсә, дөя түгел, тауны да йотарсың аны!
— Ә йотып булмаса?
— Алайса син бер тиенгә дә тормый тбрган пүчтәк кеше!— дигәч, теге тагы көлемсерәп уйланды. Элеккеге җитдилеге юк иде инде.
— Димәк, барысын оныттык, җиргә күмдек?
— Әйе, онытмау картайта гына!— Мамак көлеп җибәрде, аның эре аксыл көрәк тешләре күренде, күз кырыенда канәгатьлек җыерчыклары тезелде.
— Дөньяда ин төшемле нәрсә — түземлелек!— дип. тагы көлде ул. Мостафин чакрым-картанын икенче ягын күзәтә башлады. 'Ләкин шул чакта тыштан ачы гына өзеп кычкырган бер тавыш ишетелде. ♦
— Туганнар, коткарыгыз! &
Тавыш тагы һәм тагы колакларын ярып кергәч, командирлар блиндаж- § дан чыктылар. Аларнын күз алдында менә шундый күренеш иде: арырак х сирәк урманлык, шул кара кәүсәле агачлар арасында иненә яшел элемтә - аппараты аскан бер солдат басып тора, һәм әледән-әле әллә нинди күкле- с яшелле тавыш белән кычкыра. Анын тавышы урманда катлы-катлы булып ® яңгырый иде. /
Мостафин эшнен нәрсәдә икәнен уйлый-уйлый ана таба кызу гына й атлап китте. Бу тирәләр немецтан яна гына алынган иде. Миналардан ♦ әрчер!ә өлгермәгәннәр икән.
— Миналар, иптәш майор, якын килмәгез!— дип кычкырды элемтәче. £’- Солдат үзе ничектер миналанган жиргә зарарланмыйча кергән дә, хәзер генә , куркынычны абайлап, кузгалырга да базмый тора. Чигенергә дә. алга * атларга да әмәл юк икән. Ул юка бозга ялгыш килеп кереп, бата башлаган у кеше кыяфәтендә иде.
— Син кайдан?— дип Мостафин, аяк астында миналарның тимерчыбык j «мыекларын» күреп алып, туктады.
- Идрисов батареясыннан, иптәш майор. Менә элемтә суза идем, күрмичә килеп кергәнмен. Бая миннән артта миналар шартлады, чыбыгым «мыекка» эләккән булган. Шуннан күземне ачыбрак карасам...
- Ничек шартламыйча кердең соң?
— Үзем дә аптырыйм, иптәш майор.
Үтеп-сүтеп йөрүче солдатлар туктап, карап тора башЛадылар. «Мина»- лар кармагына эләккән элемтәченең йөзе кәгазь кебек агарган, күзләре ярдәм сорап очкынланалар иде. Ул арада каяндыр Мирхас килеп чыкты һәм, эшнен нәрсәдә икәнен аңлап, тегеңә сүз кушты.
Мөслимов, атаң башы, күзең чыккан идемени?— диде бер дә ачуланмаган тавыш белән. Үзе ничектер коткару әмәле эзләп ары таба китте. Урманны урабрак узып. Мөслимовның теге ягына чыкмакчы иде ул.
— Килмә, килмә, анда адым саен, — дип кычкырды Мөслимов. Мирхас аның сүзенә әһәмият итмичә, аяк астына бик дикъкать белән төбәлеп, барды да барды.
— Кергән эзеңә басып чык. диде Мостафин.
— Юк. иптәш майор, булдыра алмыйм.
Теге яктан Мирхас Мөслимовка озын колга суза башлады: шуның белән атынып сикер, янәсе. Мөслимов шырыйлап кычкырып жибәрде.
■— Үтерәсең, чукынчык!
Карап торучылар көләргә тотындылар.
— Тычканга үлем, мәчегә көлке,- дип куйды кайсыдыр.
— Васыятьләреңне безгә генә кычкыр, әниеңә хат язарбыз.
— Иманыңны әйттеңме әле?
— Колһуалласын укыса да җиткән.
— Юк, колһуалла белән оҗмахка кереп булмый.
—- һәй, болай да аның саваплары җигәрлек.
Шау-шу китте.
Вар^ саперны алып кил! — диде Мостафин бер сугышчыга боерык биреп һәм блиндажына таба юнәлде. Шул чак төркемнән яшел шинельле бер сержант аерылды. Соры илтер кырыйлы, ал постау түбәле кубанка кигән иде ул. Мөслимовка нәрсәдер ымлады һәм. елмаеп, анын янына бара башлады.
— Сержант, туганнар кабере ясама!— диде кайсыдыр. Әмма теге бик ышанычлы адымнар белән атлый иде. Бераз баргач ул ипләп кенә җир|ә тезләнде, ун җиңен сызганып, күтәреп куйды.Төркемдәгеләр. тынып, ни булыр, дип көтәләр, күзләре <ерҗантта.
— Әй, үлем белән шаярма,— дип аваз салды берсе.— Башың ике түгелдер! •
Сержант исә утырган килеш ашлы тәлинкә өстенә иелеп ашарга иткән кыяфәт белән, бер кулын хәрәкәтләндерә. Бармаклары кызу-кызу килеп нәрсәнедер боралар иде. Барысы да; ниһаять, күрделәр: ул миналарның капсульләрен борып ала иде. Әнә бер минаның чакмасын борып алган да инде. Башыннан кубанкасын сыпырып алып җиргә куйды дә чакманы шунда урнаштырды. Аның һәр хәрәкәте бик төгәл һәм алдан исәпләнгән кебек иде. Уң кулының бармаклары җирне әз генә актарган итә дә капсуль- нең башын табып, борырга тотына. Үзләре гармун телләре өстендә биегән кебек җитезләр. Ә сержантның йөзендә канәгатьлек нуры күбәйгәннән- күбәя. Ашый торган ашы тәмле булганда кешенең чыраена нәкъ шундый яктылык чыга.
Мирхас каршы яктан сержантны тын да алмый күзәтте. Курыкма- вына сокланып бетә алмады. Аның иң яраткан хыялы әнә шундый курык- мый торган кеше булу иде. Караган саен сержантның кай җиредер аңа бик таныш кебек тоелып китте. Тегеннән үк урап, аның янына килгәндә, зиһенен бер нәрсә бораулады: кайда күргәнем бцр минем бу кешене? Мин яралангач алып чыккан солдатмы әллә? Фамилиясе Конев иде. Мәшһүр командующий белән адаш булганга хәтердә калган. Туктале, чырае ничектер үтә таныш шикелле... Мирхас карап торучылар янына килеп туктаганда сержант, капсульләр тулы бүреген алга тотып, мина кырыннан болай атлый иде. Әйтерсең, ниндидер кош күкәйләрен агач башындагы оядан алып, бүрегенә тутырган да, малайларча сөенеп шуны күрсәтергә килә.
— Чисти тәмуг фәрештәсе икәнсең, молодец!— диде кайсыдыр, чын күңелдән сокланып.
— Мөслимов, тәмуг фәрештәсенә бер ярты куй!
— Меңне куяр идем, уф! — дип, өтәләнә-өтәләнә сөйләнде Мөслимов сержант артыннан атлаганда.— Мәңге онытмам, сержант, рәхмәт!
— Әниеңне онытма! — Сержант бераз горурланып елмайды. Бүреген алгарак сузды. Анда юан сигаралар шикелле каракучкылланып капсульләр ята иде.
— Бәхетең, бозланып катмаган үләнле җир...— диде сержант, иелеп бүрегендәге капсульләрне ипләп кенә бушатты. Бүреген учына бергәләп алды да киеп куйды.— Тимер стакан формасында ясалган мина шартлаганда өскә бәрә... Кырыенда ятып исән калырга мөмкин...
— Сез сапермы әллә?
— Юк, аерым батальоннан...
— Нигә үлем авызына керәсез болай? Курыкмауның әллә берәр догасын беләсезме?—диде кайсыдыр чынлап торып.
Сержант аңа карап канәгать төстә елмайды гына.
— Сугыш өйрәтә, өйрәнмәсәң, кыйрата,— дип кеткелдәде ул. Сержанттан тагын нидер көткән кебек, сугышчылар аңа төбәлгәннәр иде.
— Бармаклар елгырлыгы гына!— Сержант кулын селтәде дә китә башлады. Мирхас бик кызыксынулы елмайган йөз белән аның каршына чыгып басты:
— Сез Хәбиров абый түгелме соң?
Сержант, туктап, Мирхаска башын борды.
— И-и, Дәвешнең Ярулла малае мәллә син? — дип карап алды.
— Әйе. Мин сезне чак-чак таныдым, ай-ай...
— Син дә бу баш тегермәненә килеп эләктеңмени?
— Тегермән әллә ничә ташлы, башларны уба гына!
— Суыра, суыра...— диде Хәбиров һәм ниндидер уңайсызлык тоеп тынды. Чөнки Мирхасның гаҗәпсенгән, кызыксыну белән кабынган күзләре аны җентекли иде. Ул аның кай төшендер танып җиткерә алмый кебек иде. Элеккеге укытучысы һәм мәктәп директоры. Ничектер бик үз, бик якын. Шунлыктан аның әлеге миналарны әрчегәндәге батырлыгы кирәк бул
маган башсызлык сыман тоелды. Курыкмавына исе китеп сокланды, нәрсәгәдер аны жәлләп, көенде дә. Укытучыңа ниндидер туганлык саклана икән. Аннары тагы шунысы да бар иде. Бер заман Дәвештә Хәбировлар Мирхаслар күршесендә яшәделәр, аларнын коесыннан су алалар иде. Мирхас аның кызы Рифаны беренче тапкыр суга дип кергәндә күрде. Ак кофта, кара тар итәк, икегә үреп күкрәгенә салган саргылт толымнар. Шул талымнар белән саташып газапланды Мирхас. Өмет юклыгын аңласа * да, яшерен генә пыскып янды ул... Сугыш башлангач. Хәбировлар район ; үзәге шәһәргә күчеп киттеләр. Шулай да аларның хәл-әхвәлләре Мирхаска 2 килеп ишетелә торды. Хәбиров бик һавалы кеше, каршы әйткән сүзне i күтәрми торган горур, үзе уңган, һәр эшне булдыра. Андый кеше 2 турында артында күп сүз йөри. Мирхас калагына кергәне шул: Хәбиров Е беренче айлардА ук сугышка үзе теләп киткән. Әмма фронтта, ниндидер = бәлагә дучар булып, бәхетсезлеккә юлыккан... Рифаның сугышка китүенә. " имеш, шул хурлык сәбәп булган, ди...
Бу уйлар Мирхасның башында яшен тизлеге белән чагылып узды. = Әнә бит Хәбиров абый исән-сау икән, аңа берни дә булмаган. Баш ияргә. куштанланырга яратмаучы кеше хакында телләр бик рәхимсез сөйлиләр < шул '
Ул арада старшина тупчыларны снаряд бушатырга куа башлады. Теген- * да өч студебеккер килеп тукталган иде Мирхас старшинага ым какты. у теге кулы белән селтәп рөхсәт бирде. Хәбиров белән тизрәк сөйләшәсе < килә иде. Шуңа күрә аны үзләренең блиндажына алып керде.
— Әкияттәге жәһәннәмдә очрашу сыман бу. дип куйды Хәбиров. ' анын йөзендә һаман аптырау иде. ул блиндаж миче каршына утырды.
Ай-ай. үлем белән шаярасыз димме - Мирхас теге миналарга ишарә ясады. Хәбиров. аның тавышында ниндидер команда тоны сизеп. Мирхаска карады, икесе дә сержантлар иде. Мирхас исә капчыгында актарынганда, әгәр бәлагә эләкмәгән булса. Хәбиров хәзер ин киме капитан дәрәҗәсендә булыр иде, дип уйлап алды. Әйе. ул түбән тәгәрәгән...
— Кешене коткарырга кирәк бит. Куркудан дер-дер калтырый теге солдат.
— Саперлар килгән булырлар иде.
Җаен белгәч, бернинди куркынычы юк анын.
Ә кулын ялгыш тиеп китсә, беттең бит!
— Әйе. бу эштә ювелир төгәллек кирәк. Элек баянда уйнау ярдәм итә... Хәбиров сүзне икенчегә борыр өчен генә Мирхаснын хәл-әхвәлен сораштыра башлады. Теге исә сагайды, сүз очы укытучысының бәхетсез- легенә барып чыга күрмәсен, дип. «әйе», «юк» белән шудырып үтте.
Җир сәкегә плащ-палатка җәйгәч. Мирхас укытучысына күз төшерде Ул анардан элек бик курка иде, дәресләрен күңелдән ятлап килә иде. Хәзер дә шулай кырыс микән? Тик нәрсә белән сыйларга үзен?.. Ул блиндаж миченең утлы күмеренә куйган берничә котелокның берсен алды да шуңа бер уч чәй тондырды, өстен япты. Аннары ипи. шпик чыгарды, юеш шикәр кисәкләре куйды.
— Әх. теге юк. дип. Мирхас тамак астына чиертеп, шүрләп, укытучысына карады. Хәбиров чак кына елмайды, әйе. алар хәзер тигез, сугыш язмышларны үзенчә бутады һәм шактый тигезләде
— Ну што син. иптәшләрдән яхшы түгел. Ә чәй менә какрас! — диде ул. кружкасын авызына китереп, һәм берни капмый эчә башлады. Кружка кырые тешенә бәрелеп шык-шык килеп торды. Ул бая бик киеренке хәл кичергән булган, нервылары нык тартылган. Хәзер шул изә торган авырлыктан тизрәк арынырга, тынычланырга ашыга иде...
Эчкәч ул. әх. шәп дип тамак кырлы, йөзенә җылылык чаткылары чыкты. Күз агы ялтырап китте.
Бик нык үзгәргәнсез. Хәбиров абый, дин куйды ана карап туймаган Мирхас
‘ — Син эчтән генә, нинди авторитетлы кеше иде бу. ничек шушы хәлгә калган, дип уйлыйсыңдыр! йә. йә. яшермә, башында шул уй тора —
Хәбиров тәмәке төрде. Мирхас кинәт бите кызаруын сизде, маңгаена тир бәрде. Хәбиров кабызды да сүзен дәвам итте:
— Беләсең бит, мактанып әйтүем түгел, авылны дер калтыратып тота идем. Юк, күпләргә яхшылык та эшләдем. Әмма кара фикерле кешеләрне аямадым... Ә сугышта иң чынын аңладым: мин үземә бирелгән власть белән генә көчле булганмын икән... Әйе, мин пүчтәк булганмын, тик кечкенә генә власть мине адәм рәтендә йөрткән...
Мирхас аның сүзләренең мәгънәсен аңламый иде, шул халәте бөтен йөзенә чыкты. Хәбиров аңа карап алды да:
— Аңларсың әле бер!— дип, нигәдер кулын селтәп куйды.— Аннары төтенен йота-йота тәмәкесен суырды, Мирхаска төбәлеп елмайгандай итте.
— Кызганыч, бу каһәрле җиргә эләккәнсең икән.
— Безне шушында озаттылар.
— Хәзер безнекеләр Германия җирендә. Андагылар, ну, бер яшәп кала инде. Европаны күрү үзе ни тора!
— Сугыш кайда да бердер инде,— дип көрсенде Мирхас.
Хәбиров уйланып торды да әйтте:
— Әйе, сугыш күп нәрсәләрне үз урынына куйды. Күпме күкрәк сугып, мактанып йөрдек. Мактану — ялганның бер формасы икән.
— Нишләптер ул хакта уйлаганым юк.
— Сине уйга төшермәгәннәр әле.
Шул вакыт җиргә бик авыр нәрсә белән китереп суккан кебек блиндаж селкенде, ниндидер тонык авазлар килде, һәм шунда ук, колакны ярырдай булып, якында гына снарядлар шартлаганы ишетелде. Немец, машина тавышын билгеләп алып, шуңа ут яудыра иде.
Сүз бүленде, Хәбиров тагы да моңсуланып калды. Мирхас аның ике яңак калкымы нык чыгып торганын күрде, шуннан ул бик күп газап кичергән бугай бу дигән фикер чыгарды. Чыннан да Хәбиров бик ябыккан иде. Тик Мирхас аңардан тагы ни турындадыр ишетәсе килә, әмма бәйләнчек булудан курка. Шулай да кыюланды:
— Сез соң кайсы частьта, Хәбиров абый?— Мирхас уйга калган укытучысын уяткандай итте.
— Мин аерым батальонда...— Хәбировның йөзе чытылды, бу хакта сүз озайтасы килмәгәнлеге сизелә иде. Мирхасның зиһене яшен тизлеге белән эшләп алды: ул штрафной ротада икән бит, дип эсселе- суыклы булып китте һәм аңа тагы да жәлләп карап торды. Хәбиров тагы хуш исле мүк тәмәкене юан итеп төрде, шуны кабыза-кабыза әйтте:
— Тиздән сугыш бетәр төсле...— Аның тавышында исән калып булмас инде, дигән үкенү төсмере ишетелде. •
— Хәзер немец та яраланган ерткыч кебек, тагы да әшәкеләнде,— диде Мирхас. Шуңа мисал китергәндәй, безнең бер лейтенантны ничек газаплап үтерүләрен сөйләп бирде. Аның Хәбировны үзе янында озаграк тотасы килә иде.
— Син яшь әле, саграк йөре...
— Бездән булмый ул, без андый сорт түгел, беләсез...
— Түгел шул. Эх!—дип Хәбиров тирән көрсенде.— Әнә, безнең Рифа да сугышта бит...
— Ничек? Аны да алганнармыни?— Мирхас өчен бу хәбәр яңа бул- маеа да йөзенә гаҗәпләнү чалымы чыгарды.
— Үзе теләп... Яшьлек җилбәзәклеге инде. Шушы унынчы армия госпиталендә хезмәт иткән. Яраланган. Ярасы кай төштә икәнен язмады...
— Хат алышып торасызмыни? Әйбәт..,
— Нәрсәсе әйбәт? Тазардым, тагы элекке урыныма кайтам, дип язган иде, бер ай инде менә бүтән хәбәре юк.
— Карале, ә?— Мирхас хәзер чынлап торып гаҗәпләнде һәм ни әйтергә белми тотлыгып калды. Чын сөйлиме бу, дигән кебек Хәбировка текәлеп торды да, эчемдәге уйларымны белә күрмәсен тагы дип шүрлә-
гәидәй. карашын читкә алды. Башы әйләнеп киткән кебек булды. Ничек инде. Рифа шушы тирәдә генә йөрсен, имеш...
Хәбиров. тәмәке төпчеген эчке бер ачыну белән читкә ыргытты да кузгалды. Анын йөзендә ниндидер канәгатьсезлек күренә. Әллә Мирхаснын * шат чырае берәр нәрсә сиздердеме? Ул коры гына саубуллашып чыгып = китте. Артык горур кешеләр шулай үзләренең хурлыгына шаһит кешене S өнәмиләр инде... J
Мирхас җир сәкегә барып ятты. Шунда ук каты чәй белән куәтлән- * гән уйлары ташый башлады... Бу очрашуны әйт әле.. Менә нинди хәл- g ләр! Кешею сөйләсәң, кеше ышанмас, билләһи. Рифа безнен армия госпита- - лендә генә булган, имеш... Әх. адресын сорарга йөрәк җитмәде, нәләт... = Юк, ярый әле. шундый ахмаклык эшләмәгәнмен... Рифа мине күптән а оныткандыр, бер исенә дә төшермәгәндер. Ул укыган кыз, үз дәрәҗә- * сендәгеләрне генә иш итәдер. Кызлар үзләреннән түбән баскычтагыларга * карамыйлар. Бу закон. Ә мин бары ат көтүчесе, ләкин күңелемдә гел t; аны йөрттем. Күпме бозлы окоп төпләрендә бөрешеп ятканда үз-үземне аның шәүләсе белән җылыттым
Исләрең китәрлек бит... Ул кызны Мирхас үзләренең ишегалдындагы коедан су алып торганда күргән иде бугай. Әйе. барысы да бүгенге « күк күз алдында... Көянтәсендәге тулы чиләкләр авырлыгыннан үкчәле - туфли кигән аякларын тиз-тиз хәрәкәтләндереп чыгып китте Рифа... Анна- -■ ры Мирхас эштән кайткан араларда кызның күзенә чалыныр өчен юри кое янында чуала торган булды. Бер-ике тапкыр кыска-кыска гына сөй- ләшкәләп тә алдылар. Ләкин сүз ялганмады.
Аннары октябрь бәйрәме булды. Күптән урнашкан тәртип буенча, һәр бригаданың олыларына һәм яшьләренә аерым-аерым зур итеп aul әзерләделәр. Рифалар шушы бригада төбәгендә торганга күрә. Мирхаслар белән бер табыша ашка чакырылды. Кермәс дип уйлаганнар иде. юк. яшьләр җыелып беткәндәрәк. бик шат кыяфәттә ишектән йөзеп кенә килеп керде ул. Рифа килгәч егетләрнең җорлануы тагы да көчәйде. Барысы да анык дикъкатен яуларга, аны көлдерер) ә тырыша иде Шук сүзләр белән атыша-атыша, кызларны көлдерә-көлдерә башта аш ашадылар, норма эчемлек салынган стаканнар да бушады. Шуның кайнарлыгы белән егетләр тагы да берсеннән-берсе умырып телләнделәр. Бәлеш килеп, аны ялт иттергәнне сизми дә калдылар бугай. Өстәлләрне җыймыйча гына бер кырыйга күчереп, кызлар уен башладылар. Иң элек кара-каршы сүз әйтеш китте. Мирхас берсендә җавап таба алмыйча «штраф» түләде — бию көенә уртага тыпырдап керде. Бу уен туйдыргач, «кулъяулык ташлауга» тотындылар. Ул уен болай: сизмәстән 1енә бер кызның кулъяулыгын алып идәнгә ташлыйлар. Тезелешеп утыргай кызлар көлә-көлә егетләрнең исемнәрен бер-бер артлы атыйлар. Кулъяулык иясе кыз үзенә охшаган егетмен исеме чыккач, кулъяулыгын идәннән алыр) а тиеш. Шуннан сон егет белән кызны караңгы өйалдына чыгарып җибәрәләр. Алар анда серләрен уртаклашалар... Менә бервакыт Рифаның кулъяулыгы идәнгә очты. Кызлар шырык-шырык, иһи-миһи килеп, егетләрнең исемнәрен кычкыралар. Риза, Талип. Нә)Ыйм. Гарифҗан. Галим Юк. Рифа урыныннан да кымшанмый. елмайган көе. битенә сибелгән чәчләрен әле бер. әле икенче кулы белән сыпырып тик тора. Әмма күзләрендә шаян очкыннар чаткысы уйный. Бөтен исемнәр әйтеп беткәч, кайсыдыр исенә төшереп. Мирхас,— дип кеткелдәп куйды. Рифа ялт кына урыныннан торды да кулъяулыгын барып алды. Кайсыдыр кыз ишетелерлек итеп көрсенде. Тегеләрне эткәли- төрткали өйалдына чыгардылар. Мирхан бик нык оялды, ярый әле аякка ботинка кигән идем, дигән уй башыннан сызылып узды Чабаталы көе директор кызы янына ничек чыгар идең.. Әкълимә апасына рәхмәт, ул Харьковка вербовка белән китеп, шуннан салюн иде.
Өйалды караңгы иде. Рифа, куркынып. Мирхаснын беләгенә тотынды, һәм. гаҗәп, шунда Мирхаснын бөтен тәне мамык тутырылгандай йомша
ды. буыннары көчкә тотты, маңгаеннан тир акты. Кымшанырга да базмады. Рифа үзен иркенрәк сизеп, сүз башлады, нәрсә турында булса да сөйләшергә кирәктер бит инде.
— Сезнең коегыз бик әйбәт икән,— дип әйтеп куйды.
—: Әйе.
— Суы тәмле, шулай да каты, сабынны чыгармый.
— Ә сез моңарчы кайда тордыгыз?— диде Мирхас, көчкә исенә килеп.
— Кыдаш посел к асында. Минем анда шәһәргә мәктәпкә йөри торган атым бар иде. Мин атланып йөрергә яратам.
— Чынлапмы? Ничек?— диде Мирхас, бик нык гаҗәпләнеп.
— Әллә шапырта дип уйлыйсыңмы?
— Юк, мин дә бит тайлар көтәм.
— Тайлар? Ә миңа бер акыллы таеңны биреп тор әле, атланып чабар идем.
— Егылмассыңмы соң? Безнең тайлар усал...
Аларның сүзләрен бүлеп, эчтән ишек шакыдылар һәм шаян сүзләр ишетелде:
— Ах, маймычлар, кочакланышып туймыйсызмыни?
— Җитәр, капкан саен калҗа булмый...
— Шәһәрдә укыган кызлар шулай инде...— дип төрттерүчеләр дә бар иде.
Рифа ишеккә борылды һәм шул чак аның тыгыз күкрәге Мирхас беләгенә тиеп китте. Мирхасның кинәт колагы тонгандай булды,’ул үзен ниндидер бер дулкынга эләккән сыман итеп сизде. Бусаганы ничек атлаганын тоймады, өйдә егетләр нәрсәләр сөйләнгәнен шактый вакыт ишетми утырды.
Уен дәвам итте, тагы кайсыдыр кыз белән егетне өйалдына озаттылар.
— Калтыранганчы кочаклашмагыз, пәрәмәчләр!
— Әйдә, кинәнсеннәр. Кызларны коча-коча яравайлаштыралар.
— Чит кортлар төшмәсен өчен!—дип егетләр берсен-берсе уздырып шукланалар.
Тегеләр керүгә Рифаның кулъяулыгы тагы идәнгә барып төште. Мирхасның йөрәге киле сабыдай дөп-дөп тибә башлады, күзләре күрмәс булды. Кызлар егетләрнең исемнәрен тезәләр. Бер кыз «Мирхас» дип кычкырды, ләкин Рифа урыныннан да кузгалмады. Нәрсә бу? Мирхас исенә килеп күзен ачканда, Рифа Риза белән чыгып бара иде. Мирхас i йөзе кызарганын тоеп, сер бирмәс өчен юктан гына кычкырып көлгән итте, телдәрләнгән булды, бүтән кызлар янына барып утырып шаярган итте. Ә үзенең эченә кайнар агым булып ут ачысы акты.
Рифаның чәче-башы тузып керде, әмма йөзендә көләчлек тагы да ныграк балкый иде. Риза аны кочарга, кулын озайтырга уйлагандыр, ә Рифа аңа ирек бирмәгәндер, шуңа чәчләре тузып беткәндер, дип уйлап Мирхас үзен гынычландырмакчы булды. Ләкин икенче уенда да Рифа Ризаны «сайлады». Монысында Рифаның кофтасы бөгәрләнмәгән, чәче тузмаган көе керде. Сөйләшеп кенә торганнардыр, мөгаен, дип Мирхас үз-үзен эчтән юатты. Ул Рифага бөтенләй игътибар итмәгән кебек утырды, бүтән кызлар белән чыркылдашты.'Инде өченче тапкыр Рифа Ризаны «алгач», Мирхасның эченә ут капкандай булды, ләкин ул түзде.
— Барыгыз оҗмахка тизрәк,— дип тегеләрне чыгарганны ишетмәде. Үз хәрәкәтләрен үзе абайламады, кызларның кытыгын китереп чеметкәләде.
Төн уртасында гына таралыштылар. Рифа гел Риза янында, аның сүзләренә г*енә авыз ера. Тышта Әптерәш гармунын тартып җибәрде, төнге караңгылыкны моңлы тавыш ярды. Авылның иң түбән, инеш ташыганда су буа торган җирен Пекин дип йөртәләр иде. Шунда кемнәрдәдер аулак өй диделәр. Әптерәш шул якка каерды. Риза Рифаны култыгыннан алган, җибәрми, аулак өйгә барыйк, ди. Рифа көлә, көлгәч, димәк, күнә инде. Әптерәш гармунын уйный-уйный алдан китте, бүтәннәр аңа иярде. Шунда ук Ризаның калын тавышы гармунга кушылды: «Кулымдагы йөзе
гемнең исемнәре Идерис. Ятлар куеныннан алып яр сөюләр интерес...» Бу Ризанын, масаеп. Мирхаска төрттерүе иде. Мирхас бик нык гарьләнде, аларга иярмәде. Риза белән сугышырмын тагы дип шикләнде. Риза таза. Мирхаснын ана көче җитми иде, шуна күрә ул эчтән генә янды, түзде. Гармун һәм ана кушылып җырлаган Риза тавышы Ибләм- * иннәр тыкрыгына кергәч тә озак ишетелеп торды: «Кулымдагы йөзе- | гемнең исемен Рәҗәп итәрмен. Үзем алмам, ятка бирмәм, шундый га- - җәп итәрмен...»
Шунда Мирхаснын бөтен дөньяга ачуы килде. Бер урында гына - төпләнеп яши белмәгән әтисен һәм шулай ук җилбәзәк әнисен шелтә- ~ ләде, аның бу бәхетсезлегенә гүя алар гаепле иде. Аннары Мирхаска аек = фикерләр килә башлады, ул үзенен Рифага тиң түгеллеген уйлады һәм эчендә 1 янган утны әкрен-әкрен сүрелдерде. Үзенен нинди ахмак булуына апты- “ рый калды: юньгә кияргә бер пинжәге дә юк бит. ичмаса, нинди кызга үрелә! = Моннан да башсызрак эш булуы мөмкинме?.. Мирхас кыш буе шулай £ хисләренең башына суга-суга яшәде. Рифаны кабат очратырга туры кил- < мәде аңа, ул шәһәрлә укуда иде.
Ә җәй аларны тагы очраштырды. Мирхас өйләренә атка атланып < кына кайтып йөри иде. Бер көндезге аштан китеп барганда таныш аваз * аны туктатты
Мирхас, күрше булып күрешмичә узып барасын түгелме?— дигән = тавышка борылып караса, Рифа басып тора. Матур, гаепле елмайган, күзләре тылсымлы чаткылана. Ул тагы да тулыланган, гүзәлләнгән.
— Исәнме, Рифа? дип, Мирхас тезгенен тартты. Авызы үзеннән-үзе ерылып китте. Шулай да эчтә төкселеге бар иде.
Минем дә ат өстендә чабасым килә. - диде Рифа, иреннәрен бик иркә бала кебек бөрештереп. Мирхас аны анлый алмыйча аптырап калды. Теге чагында да шулай дип шаярткан иде. тагы чытлыклана дип уйлады.
- Нигә шаккаттың? дип куйды Рифа, Мирхаснын гаҗәпләнгән чыраен күреп
Шаяртасыңмы, чын әйтәсеңме?
Фу. нишләп шаяртыйм инде? *
— Кызлар атка атлана алмыйлардыр бит
Фу, син миңа бер таеңны биреп тора аласыңмы, юкмы? диде Рифа ачулана башлап.
И н пажалысты, берне түгел, икене.
— Ә сиңа ышанырга буламы?— Рифанын тавышы йомшады. Дустанә чалымнар белән тулды.
— Була торгандыр...
Минем аткч атланып йөргәнне беркем күрергә дә, белергә дә тиеш түгел. Син шуны эшли алырсыңмы, ә?
Мирхас әйтәсе сүзенең бәясен күтәрергә теләгәндәй уйланып калды, аннары:
- Тырышып карармын. дип, Рифага туры төбәлде. Миендә уйлар йөгереште чынлап та кызык кына' килеп чыга түгелме сон? Ат өстендә ничек йөри алыр ул?
Кайчан? Рифаның йөзе нурланып китте, к ү зләре ниндидер омтылу белән очкынландылар. Ахрысы, бу чытлыклану, иркәләнү генә түгел, ниндидер бер теләк иде. Узындырып үстерелгән тискәре кыздай. Рифа үз дигәненнән чигенмәс кебек карап тора. Мирхас атының ялын сыпыра- сыпыра уйланды.
- Үзем әйтермен. диде аннары елмаеп.
— Мин сиңа ышанам!— диде Рифа шатланып кулларын чәбәкләп куйды һәм ымсындыргыч итеп борылды да урыс капканың кече ишегеннән кереп югалды.
Мирхаснын сүнгән өметләре тагы гөлт итеп кабынды. Риза белән бернәрсәләре дә ң»к микәнни? Риза үзенә карата алмаган, күрәсең Ничек шул
чаклы җилкенер иде?.. Мирхас үзен тыя алмады, аның күңеле яшерен газапланырга, төрле шикләрдән бәргәләнеп яшәргә, алданырга әзер хисләр белән тулды.
Ул Рифаның теләген үтәргә ашыкты, әмма әллә шуңа күрә инде җай чыкмый иде. Җитмәсә кыз үзе дә күренми, алар коесына суга керми башлады. Нәрсәдән бу шулай икән? Көтте-көтте дә, өметен өзде микән? Мач төшәргә торганда гына юкка чык, имеш. Аның белән эшләүче егет Гыйлмеяр шушы көннәрдә күрше Тайсуганга сабан туена апаларына барырга җыена иде. Шул хакта кызны искәртеп куясы бар, ә ул юк. Әнисе бик һавалы нәрсә, кызын Гайфуллаларның урам коесына йөртәдер. Рифаның минем белән сөйләшеп торуын ошатмагандыр... Тагы шул хәл китереп кыса: бүген тайлар белән урманга кардыга күчәбез, аннары гел кайтып йөреп булмаячак. Иртәгә Рифаны һичшиксез күрергә кирәк, шунсыз бөтен эш җимерелә, мин ялганчы булып калам...
Өйләдән соң Гыйлмеяр бер малай белән тайларны кардыга алып китте. Мирхас чабыш аты Очкынны сабантуена яхшырак тәрбияләү өчен дип, төп сарайда калды. Ул Очкын белән чабышка чыгарга хыяллана иде. Инде елдан артык әзерли ул атны. Әмма калуның төп сәбәбе Рифа. Ничек күрергә аны? Берәр йомыш табып өйләренә керергәме? Юк, әнисе очлы күз, кызы белән бер сүз алышырга да бирмәс.
Мирхас аранга кереп Очкынның ялыннан, бәрхет борыныннан сөеп торды, ә башында һаман бер уй — ничек Рифаны күрергә? Әмәл табылмый гына. Юк. табылырга тиеш, шулай сизә ул. Аннары буш калган утарга чыкты, утлыктагы тоз кантарларына карап узды, боларны кардыга алып барырга, дип уйлап куйды. Юк, башы каткан, бер әмәл эшләп чыгара алмый... Тагы сарайга керде, эчтәге борчу кыра, тынгы бирми иде. Инде кич булды. көтү кайтты, тирә-як адашкан сарык тавышлары белән тулды. Соңгы минутта гына зиһене кыймылдый башлады. Солыларыннан зур гына бер дорба алды, тиз генә утарга чыгып, шуңа утлыктан ат башы кадәр ике тоз кантары салды. Актык чыдамлыгын җигеп, ңараңгы төшкәнне, кеше аягы тынганны көтеп утырды. Вакыт җиткәч, атына атланды да ике пот чамасы дорбаны ияре мөгезенә күтәреп куйды. Ындыр артыннан ипләп кенә үзләре тыкрыгыннан урамга төште. Тынлык, шылт иткән аваз да юк, караңгы. Атын кызулата төшеп, Гайфулла коесына килеп туктады. Коеның өсте ачык иде: атны бура кырыена тарттырды һәм ике пот тозны кое эченә — гөмберт...
Авыл караңгыдан ук уяна. Кояш чыкканда инде Гайфулла коесының суы әллә нишләгән, бик харап әче. эчәрлек түгел, дигән хәбәр бөтен төбәккә таралып өлгергән иде. Соңрак кузгала торган Рифа, шуны ишетеп булса кирәк. туп-туры Мирхаслар коесына килеп керде. Мирхас атына атланып кайткан гына иде, кызны күргәч, тоз турында уйлап, эчтән генә елмайды.
— Булды,— диде уһ, Рифа янына аты белән килеп. Кыз аңышмый- чарак матур итеп кашларын җыерды, аңлагач, йөзе чәчәк аткандай нурга күмелде.
— Әнә, Туры юл тавы башындагы урманны күрәсеңме,— дип аңлатты Мирхас.— Иртәгә сәгать унберләрдә мин сине шунда көтәрмен. Без хәзер кардыда. Сөйләштек...
Кыз сөенечле елмаеп баш какты, Мирхас атын кырт кына борып, ишегалдыннан чыгып китте.
Барысы да алдан уйланганча барды. Мирхас иртүк Гыйлмеярны иң яхшы тайга атландырып кунакка җибәрде. Тайларны урманның иң шәп үЛәнле аланында ашатты. Көн кыздыра башлагач. Гөлле чишмәсе буена киртәләрдән корыштырган туплауга төшереп япты. Тайлар тыныч, тик өер айгыры Байкал гына борсалана, утарга сыймаган шикелле әрле- бирле килә. Мирхас белә,Очкынны тегендә калдырганга нервылана Байкал— Очкынны бик ярата ул, теге аңа әллә ничә тапкыр типсә дә, ярата. Бербер хәл эшләп ташламаса инде, Байкалдан теләсә ни көтәргә мөмкин. Әмма көн эссе, тамаклары тук, кызу сүрелгәнче ятачаклар малкайлар.
Мирхас, урман алдына килгәндә, Рифа аны көтеп үләннәр эчендә утыра иде. Мирхасны ерактан ук күреп алып, шатланып торып басты да. үзенә дип алып килгән атнын муенына ябышты, иркәләргә, сыйпарга тотынды. Конфетлар каптырып карады. Ат андый баллы нәрсәләр ашап өйрәнмәгән, конфетларны авызында бераз әвәләде дә кире чыгарды. Мирхас атны бер төп янына китерде, шунда басып Рифага ат өстенә менү унайлырак булыр. Ул үзе дә ана булышу өчен атыннан төште, мона ничек булышырга, кай төшеннән тотарга диебрәк тора башлады. Тик Рифа үз янына якын җибәрмәде, үзем. үзем, дип кычкырып кына торды. Ул иярнен алгы мөгезенә тотынып, аягын өзәнгегә кертте дә бик җитез һәм оста атланды. Мирхас шаккатудан авызын ачып карап торды, шулай да Рифанын киң итәк астыннан тезенә салынып торган ак чалбар кигән булуы күзләренә чалынды. Ул өзәңге каешларын кыскартып, аякларына тигезләде, аннары чәчләрен рәтләде. Тезгенне оста җайдакларча сул кулына тотты. Алар урман кырыендагы юлдан янәшә киттеләр. Кызның йөзе шатлык белән нурланган. зәңгәр косынкысы муенына төшкән, иңендәге толымнары ат юргалаган уңайга җилдән тибрәнеп сибеләләр...
— Әйдә, чабабыз,— диде чиксез кәефе күтәрелгән Рифа. Мирхас һаман аңа шаккатып торды.
Егылмассыңмы соң?— дип. Мирхас чак әйтергә генә өлгерде. Рифа «һоп!»- дип кычкырып җибәрде һәм атлар, сүз берләшкән кебек, алып та киттеләр. Карасана Рифанын ат өстендә баруын, алга, ат ялына таба бөгелеп куйган, күзләре үткен җәнлекнекедәй елтырыйлар. Куллары канатлар кебек җилпенә. Бер чакрымнар элдереп баргач, Рифа тезгенен тартты, атлар әкренәйделәр. Кызның сулышы кысылган иде, дулкынланудан сүзләрен өзек-өзек әйтеп. Мирха<ка дәште:
— Уф. үләм. шундый рәхәт, шундый рәхәт!- Үзенең күкрәкләре тетри, чәчләре йөзенә сибелә, бер кулы белән ул аларны сыпыра, бөтен кыяфәтендә бәхет иде.
Бераз баргач, кире борылып, үргә таба чабып киттеләр. Рифа ат өстендә йөзгән кебек кенә бара. Кара, ничек. ;зян болай җайдакланырга өйрәнгән бу? - дип. Мирхас аптыраганнан аптырый, әмма үзенә дә кыз янында бик рәхәт. Тау башына җиткәч, тезгеннәрне тарттылар, атлар адымга күчте.
Уф. үләм, шундый рәхәт. ди Рифа тынына буыла-буыла. Сиңа да рәхәтме, Мирхас?
— һи, рәхәтме дип. күбрәк чапсаң, эчкә кату төшә, шул...
— И-и көне буе чабар идем
Шулай шактый вакыт рәхәт чигеп йөрделәр Рифа шатлыктан нишләргә белмәде, ике бите дә алма кебек кызарып чыкты, иреннәре тагы да алсуланды. Көн сүрелүен чамалап. Мирхас тайлар янына барырга кирәклеген кызга сиздерде. Рифа көйсезләнмәде, шунда ук күнде, атны учы белән иркәли-сөя-сөя иярдән ялт кына җиргә сикереп төште
— Рифа белән атта йөрдек дип егетләргә мактанырсың әле?- диде кыз чәчләрен рәтли-рәтли. Мирхас тагы шаккатып калды, ул эчтән бу хакта дусты Әсәткә сөйләрмен дип кымырҗып тора иде.
— Юк. мин сандык.- диде ул. дикъкатен атына юнәлтеп, аның ялын учы белән сыпыргалады.
Алайса, та) ы кайчйн?—диде Рифа үзенең көләч һәм балаларча үтенүле. кире кагарга мөмкин түгел йөзен Мирхаска төбәп. Егет башта аның нәрсә хакында сораганын аңлап бетермәде, әмма кызның йөзенә күз салу белән барысын да төшенде: тагы кайчан мине рәхәт чиктерәсең, ди икән
Ж,ай чыккач, үзем... дип елмайды Мирхас. Рифа, бик канәгать булып, зәңгәр яулыгын изи-изи кыланчыкланды, рәхмәте һәм саубуллашуы шул иде. Аннары борылды да түбәнгә таба йөгереп китте
Мирхас утарга бик тиз чабып кайтты, әмма ни күрә ул? Киртә эчендә бер тай да юк иде. Ничек болай булды икән бу? Әллә пошый-магар килеп
чыгып аларны куркытканмы? Мирхас, атыннан төшеп, утарны әйләнеп йөрде. Әйе, бер тәбәнәк арата бар иде, шуннан сикереп чыкканнар. Тик бу бары шул Байкал эше генә, башлап ул сикергән. Очкынны тегендә калдырган өчен миннән үч алуы бу аның. Сизенгән идем бит, нәләт, ник тышаулап калдырмадым икән?
Эчтән үкенеп, үзен тирги-тирги Мирхас бер таен тышаулап үләнгә җибәрде, икенчесенә атланып, тегеләрнең эзе белән китте. Тик әз генә урман эченнән баргач та эз югалды. Шулай да Мохсин тарлавыгына чаклы чаптырып барды, Мәсәгот яланыннан Кәшер имәнлегенә төште. Ул арада кич тә булып килә икән, аты да өшәнгән иде. Аның авызлыгын алып, тезгенен ияр мөгезенә электерде дә бик шәп кәрешкәлеккә ашарга җибәрде. Үзе җиргә сузылып ятып тыңлана башлады. Ике тай муенында кыңгыраулар бар, алар аваз салырга тиеш. Җиргә колакны куйсаң, тояк баскан авазларын да шәйләргә була.
Юк, берни дә ишетелми. Байкал, имансыз, көтүне кышкы утарга алып кайтып киткәндер. Очкынның шунда икәнен белә ул.
Дәвамы киләсе санда