Логотип Казан Утлары
Публицистика

Юмор-сатира

Ораторга киңәш
Башта башың казанында Кайнат әйтер сүзеңне, Тик шуннан соң
трибунага Мендерсеннәр үзеңне.
Кадернең кадерен белмәү
Бер яшь бозау ике ана имде. Бик тырышты һәркайсына ярап. Үсеп җиткәч
исә. икесеннән дә Дәшми-тынмый качты кырын карап.
Алдакчы чынлыгы
Кайчакта йөзләрчә кеше Ышана бер ялганга — Аучысы һәм
балыкчысы Оста алдый алганда.
Хәмри авылы
Бу авыл тирәсе гүя
Тоташ пыяла кыя:
Фәсхия түти гектардан
Блга... йөз шешә җыя.
Ике зат турында ике фикер
Бүтәннәрне тәнкыйть итеп Маннур Яман затлардан санала.
Шуларны ук мактый белгән Фәннур Үзен мактарлык дан ала.
Әтәчкә Ата каз киңәше
— Мин дә ничек синдәй ак мамыклы, Ак каурыйлы була алыйм икән?
— Минем кебек, су буена төш тә Рәхәтләнеп юын кичен, иртән!
Әрәмтамак хыялы
Күк тутырып оча сәер тәлинкәләр, Рәхмәт яусын күз иярмәс канатка:
Марсияннар әллә ризык китерәләр Туйсын өчен җирдә минем тамак та?!
Дәүләт җилкәсендә
«Совхоз данлы! Ит планы тулды!»— Әмма бу дан куык дан бары.
Терлекләргә чөнки комбикорм Сата ел да дәүләт амбары.
План буенча
Нәшрият план төзегәндә Автор тик пионер иде. Ә китап тик быел
чыга:
Автор... пенсионер инде.
Космик тизлек белән
Бер явыз авыз гайбәте
Зур шәһәргә тарала.
һәм... йөзләгән якты исем4 Өч-дүрт көндә карала.
Бер әләкче ишегенә язу
— Беләсеңме, хәтта карлыгачлар Таш тишеп тә оя кора белә
һәм шушында барча күршеләре Белән бердәм-тату тора белә?1.
Бүре була белү
Эшкә керде Төлке булып кына. Бүре булып утыра инде хәзер
«Иртәнгегә бер бәрән дә җитә, Ә әбәткә сарык булсын әзер!»
Мактады кәләшен егет «Ярсу йөрәк, ут күз1» дип. Инде хәзер тели:
«Кайчан Сүнәр икән мут күз?1» дип
Тиң-тигез пар түгелләр
Хатыны—карун: мал җыяр, Ә ире — мут: туздырыр.— Өч дистә ел
ярышалар Кайсы микән уздырыр?..
Үз мисалымча
— Ни өчен күп китерәм мин Китап мактау цитатасын?— Ди бер
лектор,— кулланыгыз Сүзнең күбрәк китапчасын.
Шөгыльле эшлексез
Әрсез Абдулла уңды — Муеннан эшкә чумды Ә баш... никтер
батмады Чөнки ул баш лыгырдаудан Артык бер эш тапмады.
Самогончы колагына
Самогонны ничек куу
Кирәген аңла син Бу тормышта аның Эзе дә калмасын!