Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЗМЫШЫҢА ЫШАН


Татарстан АЭСын тезүчеләргә багышлыйм
Беренче.бүлек
ышның чатнама салкын көннәре Кичә градусниктагы терекөмеш баганасы кырык икене күрсәтә иде, бүген дә шуннан күчәргә уйламый буган
Сәгать телләре иртәнге алтыны сукты да та гын үзенә билгеләнгән вакыт мизгелләрен санар га кереште.
Фазыл Айбулатов йокысыннан уянган иде, ләкин янәшәсендәге хатынын уятмагаем дип. юрган астыннан чыгарга иренеп ятты Бүлмәдә ярыйсы гына салкынча иде Хәер, бу бер дә гаҗәп түгел Моннан унбиш еллар элек. Кама буендагы зур төзелешләр башланганда, ашык пошык салын мәүдән зарланалар
Айбулатов, хатыны Йолдызбануның
Чаллыярда гына дүрт йөз мен кеше яшәрлек йортлар салдырыштың, яңа проектлар белән саташтың, булдырдың, шуларның бер сеннән адәм рәтле фатир да алмыйсын Ни уйлыйсың син1 дип бн тәрләвен исенә төшереп, ирен чите белән генә елмаеп куйды
Чынлап та, кайгырта башламый булмас, ахрысы Югыйсә, әнә. Айбулатовның нинди йортта яшәве берләшмә җитәкчесе, вак төяккә дә вакыт табучы Вергилий Никифорович Днкопольңевка кадәр үк барып ишетелгән Беркөнне, актив җыелышы вакытында тәнәфескә чык кач «Син, Айбулатов, шундый зур коллективның җитәкчесе була торып. иске квартирада яшисең дип ишеттем, дөресме?» дип куйды һәм шундук шәһәр Советы башкарма комитеты председателенә күз кысты Янәсе, син нәрсә карыйсың, дус кеше
Бәлки, ул хаклыдыр да Менә бит Йолдызбануы ваннадан чык кач та өйдә халат белән генә йөреп суык тидергән
Айбулатов кичә генә Казаннан кайткан иде? Бүген иртәрәк барып, урынбасарлары белән сөйләшеп алырга, мондагы яңалыкларны белешергә. үзендәге хәбәрләрне аларга җиткерергә кирәклеген исенә тө шереп, урын җир җылысын таратмаска тырышып кына юрган астын
гаи эре панельле бу йортларда яшәүчеләр байтактан инде җылы җит
нан чыкты
Полдызбану уяу ята икән
Алгы гына тулды лабаса, кая ашыгасың. Айбулатов1 диде ул гәүдәсен җылы юрган астына яшеребрәк Егерме биш ел бит инде шулай, таң әтәче кебек торасың да эшкә йөгерәсең Азрак картая бе
ләсеңме син, кеше кебек сәгате җиткәч кенә эшкә барырга өйрәнәсең- ме-юкмы?
Фазыл ул арада инде җылы, озын халатын киеп өлгергән, билдәмәсен бәйләп маташа иде. Хатынының зарлануын, рәсми булырга тырышып, фамилия белән сөйләшүен, гадәтенчә, елмаебрак тыңлап торды, каршы яктагы йорт тәрәзәләрендә берән-сәрән кабына башлаган утларга тиз генә күз сирпеп алды һәм, үзе дә сизмәстән ниндидер эчке бер тойгы көченә буйсынып, ятакка таба атлады.
Ул йолдызбануының юрган читеннән карап торган кара күзләренә төбәлде, аның юрганын рәтләбрәк куйгандай итте, мендәр өстенә сибелгән чәчләренең болын чәчәкләредәй исен аермачык тойды
Йолдызбану иренең дулкынлана башлавын сизеп:
— Я инде, картаеп акылга туймаган нәрсә...— дип әйтергә өлгермәде, Фазылның кайнар иреннәре аны өтеп алды..
Кинәт торшер өстендәге телефон шалтырый башлады Айбулатов, телефон трубкасын колагына китерүгә, Кама буе төзелеш берләшмәсе ярдәмчесе Алексей Мирковның:
— Фазыл Артышевнч, йөреп кайттыгызмы?— дигән йомшак тавышын ишетте.
Айбулатов күңелен биләп алган дулкынланудан арынып җитмәгән иде әле. Мирковның сүзләрен җавапсыз калдырды
— Алло, алло...
— Тыңлыйм, тыңлыйм, Алексей Рәхмәт — диде Айбулатов, трубканы сул кулыннан уңына күчереп — Тагын нәрсә булды икән дип торам Эш сәгате җитмәгән түгелме соң әле, Алексей?.
— Шулаен шулай, Фазыл Артышевич, менә «Атакай»ның йокысы качкан.. Мин иртәрәк килеп, тегесен-монысын караштырып куйыйм дисәм, ул әллә кайчан килеп утырган .. Сезне, сезне күрәсе килә Атакайның.
Айбулатов бу тирәдә генә түгел, илдәге иң зур төзелеш берләшмәләренең берсен җитәкләгән атаклы Атакайның, таңнан барып, кабинетында тикмәгә генә утырмасын сизә иде, Мирковның әйтмәячәген алдан ук белсә дә, сорап куйды:
— Безне... төзелеш төгәлләнә дип, бүтән берәр планетага күчермиләрдер бит?
Мирков Айбулатов сүзләрендәге шаяртуны бөтенләй ишетмәгән дәй кыланды.
— Эшкә барышлый ук керергә кушты Вергилий Никифорович,— диде ул үзенең вазифасын үтәлгәнгә санап.
— Ярый алайса, керербез!
Айбулатов җитәкләгән йортлар төзү комбинатына мондагылар өстенә тагын дң бер мәшәкатьлерәк бурыч — Кама елгасы буенда корыла башлаган атом электр станциясен төзүчеләр өчен өр-яңа шәһәр сала башлау йөкләнәчәген башына да китерми иде.
Баскычтан төшеп урамга чыгу белән Айбулатов кырык ике градуслы салкыннан беркадәр куырылыбрак килде
. «Да-а, бик шәптән түгел бит әле бу»,— дип уйлап алды ул.
Дөрестән дә, мондый салкыннар төзүчеләр эшенә аяк чалу гына түгел, беренче кварталга билгеләнгән эшләрне дә тәмам туктатып, сыртларына салып тора.
Димәк, тагын шул ук «давай, давай»га ташланырга туры киләчәк.
Айбулатовның институтны бетереп төзелешләрдә эшли башлаганнан соң җаны сөймәгән, хәтта күрәлмаган нәрсәсе «давай, давай» белән салынган биналар, корылмалар иде Аның бабасы — үзенең үтә үткенлеге, җитезлеге, тапкырлыгы белән дан казанган, сабыр холыклы, һәр эшне җиренә җиткереп. «булсын»га эшли торган кеше иде мәрхүм
Бервакыт алар бакча тирәсендәге киртәләрне рәтләргә керештеләр Бабасы каядыр югалган арада Фазыл, эш күрсәтергә тырышып, төбе черек багананы чокырга утыртып та куйды Бабасы, билгеле инде, ки, лү белән моны күреп алды «Нишләп бу черек багананы утырттың, улым?»— дип сорады
Фазыл үзе дә сизмәстән күршеләре Бәдри абзыйның сүзләрен ка- < батлап «Ярап торыр әле. бабай»,— дип ычкындырды.
- Бабасы, моны ишеткәч, бер сүз әйтми генә багана янына килде. 5 сырты белән баганага терәлде дә беркадәр алга таба авышты Черек = багана, имәндәй таза гәүдәле кеше көченә каршы торалмыйча, шундук j сынып төште ;
«Менә, улым Фазыл.— диде шул чагында бабасы,—гомерең « озындыр әле синең, төрлесен күрерсең, йортлар да салырсың, бакча е киртәләре дә тотарсың, ләкин бер нәрсәне онытма үз гомереңдә | «ярап торыр»га йорт салма, «ярап торыр»га хатын алма'»
Фазыл Айбулатов жир йөзендәге иң кирәкле хезмәтләрнең бер- 2 сен — төзүчелек һөнәрен сайлады
Дөрес, аңа биналарны ялан-ялан үз дигәненчә генә корырга туры *" килмәде. Нигә яшерергә, «ярап торырга» салганнары да булмады түгел. булды
Ерак барасы түгел, менә алар — күз алдында Чаллыярда авто- гигантны кора башлаганчы ук. ГЭС төзүчеләргә дип салынган төссез, барысы да бер калыпка кидерелгән бишәр катлы йортларны гына карагыз Дөрес, соңыннан, автогигант заводларында эшләүчеләр өчен өр-яңа шәһәрне инде бөтенләй яңача салдылар, күз явын алырдай итеп торгыздылар Хәер, әле ал арында да Айбулатов күп кенә җитешсезлек- ләр күрде «Кеше бит ул асылда күНеле белән табигать гармониясенә омтыла». - дип уйлады ул һәм. менә ничә еллар инде, «аңлы хаос» принцибын яклап, башы исән ч^гарын-чыкмасын да белмәстән. бәхәсләргә ташлана
Кама елгасын буып торган ГЭС плотинасы өстендә, исәпсез-хи- сапсыз катлаулы корылмалар тезмәсе, мәһабәт краннар, тимер-бетон һәм пыяладан торгызылган биналар, плотина өстендәге күпернең яна субайларына әвереләчәк арматуралар, поезд кранына асылынган шпал- рельслар күренә иде
Фазыл Айбулатов менә ничә ел инде, һәр яңа туган иртәдә шушы панораманы күрә Ул мондагы һәр үзгәрешне сизә һәм. бәлки шулай якыннан белгәнгә күрәдер, алар аша әлегә күңелендә сурәте калкып чыкмаган архитектура ансамбльләрен төсмерли иде
Биредә гигант төзелеш башланганда Айбулатов үзенең Лолдыз- бануы пәм бер-берсенә тотынып диярлек үсеп килүче өч улы белән әнә теге якта аязрак нртәләрдә каралып-яшелләнеп күренә торган нарат урманнары артындагы Карабугада нефтьчеләргә яңа йортлар салу белән мәшгуль иде Әнә ул чагында ук нинди дә булса зур төзелешкә барып, андагы беренче казыкны кагып, күңелгә берсеннән берсе ятышлырак. кешеләргә һәртөрле уңайлыклары булган йортлар, мәрмәр сарайлар, тагын әллә нәрсәләр торгызу турында хыяллана иде
«Теләгәннең теләге кабул булыр», ди иде бабасы һич көтмәгәндә борын-борыннан тыныч кына иген үстереп, терлек асрап яткан басу- дала киңлеге шау-шуга күмелде, бөтен илгә генә түгел, читләргә, океан артыңдагы дәүләтләргә барып яңгырарлык гигант төзелеш башланып китте Айбулатов ике дә уйлап тормастан шундагы төзү-монтаж ида-рәсенә баш инженер булып күчте Нәкъ нке ел ярым йөрде ул теге яктан бу якка Фатнр сорамады, тулай торактагы сиртмәле койкага яткан чакта ятты, ятмаганда кая жнтте шунда, күбрәк төзүчеләр куйган вагоннарда йоклады Шундый көннәрнең берсендә ул «Әгәр дә рең мон
да. икенче өлешен — хатының белән балаларың тегендә икән, барлык көчеңне сәләтеңне биреп эшләп булмый».— дигән фикергә килде.
Килде һәм икенче көнне үк теге якка — Карабугага кайтып. Йол- дызбануга әйтте:
— Әгәр минем белән бергә яшисең, балаларны үстерәсең килә икән — юлың якты, әйдә берсекөнгә квартира карарга кил Чаллыярга,— диде.
Йолдызбану ул чагында гигант төзелеш башланасын имеш-ми- мешләр аша гына белә иде әле
— Соң, Фазыл, анда балаларга юньле мәктәп тә юк бит. монда барысы да җайланган, аерым йортта яшибез, бакчабыз менә дигән. Мин дә институттагы эшемне яратам — дип Чаллыярга күчәргә теләмәвен тагын бер кат белдерде Айбулатов инде бу кадәресен дә уйлап куйган иде.
— Ярый., алайса, сишәмбегә кадәр көтәм Килмисең, килмисең икән — үзеңә үпкәлә.. Ике сөйли торган гадәтем юк Чәршәмбе көнне кич белән әйләнәм, валлаһигазыйм, әйләнәм. Беренче очраган кызны алам да кайтам,— диде.
Кызулык белән әйтүен әйтте, ләкин киләчәктә шушы сүзләр Йолдызбану авызыннан никадәр зур үпкә булып үз башына явачагын уй- ламыйчарак әйтте.
Дүшәмбе көнне, кичкырын, аларның идарәсе урнашкан вагонга баштанаяк пычракка чумган бер хатын килеп керде. Айбулатов башта аны танымыйча торды, төзелешләргә агыла башлаган яшьләрнең бе- рәрседер дип уйлады бугай. Ә таныгач, бигрәк тә, мондагы ыгы-зыгы, билдән пычрак, казып-актарып ташланган җирләрне күреп һушын-акы- лын югалта язган Йолдызбануның мөлдерәмә яшь тулы күзләрен күргәч. аптырабрак калды
— Я, мосафир, бердәнбер хатыныңны аерам дип куркытып җиңүеңә шатлан инде. Килдем мин. Балаларны иртәгә үзең кайтып ал,— диде Йолдызбану. яулык астыннан томырылып чыккан озын куе чәчләрен нишләтергә белмәгәндәй дулкынландырып алды да өстәп куйды — Кайсы бүлмәгә урнаштырасың? Югыйсә, теге «беренче очраган тү- тинкәң» килеп кермәгәе ..
Айбулатовны төзүчеләр «хыялый Фазыл» диләр, ләкин ул үзен бу кадәр үк хыялга бирелеп, җитмәсә әле шәхси тормышын искә алып, үткәннәрне казынуга чумармын дип уйламаган иде. Берләшмәнең вестибюлендә чишенеп, дежур хатынга пальтосын тоттырганын, икенче катка күтәрелеп Дикопольцевның ал бүлмәсенә. Алексей Мирков янына барып кергәнен абайламыйча да калды.
Дикопольцев ишегенең эчкәресе ачык иде. Шуңамыдыр, эчтәге тавыш ярыйсы гына ачык ишетелә. Димәк, «Атакай»ның кәефе бик үк шәптән түгел, дигән уй Айбулатовны чынбарлыкка кайтарды, кая. ни өчен килгәнен исенә төшерде.
Айбулатов кечкенә журнал өстәле янындагы биек артлы, тәбәнәгрәк креслога утырырга өлгермәде, ишектән килеп чыккан Мирков:
— Керегез, Вергилий Никифорович сезне чакыра.— диде.
Берләшмә җитәкчесе, көчәнебрәк кычкырудан булса кирәк. Айбулатов кергәндә, буыла-буыла йөткерә иде. Уң кул ягындагы селектор аппаратының бер күзе янып тора. Айбулатов тиз генә селекторга күз төшереп алды һәм ничә1 еллар буена шушы бүлмәдә булып, кайсы күзенең кем белән тоташтырасын белгәнгә күрә, теге баштагы кешенең кем леген чамалады. Хәрби төзүчеләр командирының да тонык кына йөткер- гәләп алуы ишетелде. Дикопольцев йөткерүен басарга тырышып:
— Син миңа йөткеренмә, яме Ярты сәгатьтән монда бул Ни өчен безнең рөхсәттән башка дүрт йөз кешене читкә җибәрүең, атна-ун көннән тапшырылырга тиешле объектларны шәрәләндерүең турында аңлатма
да булсын,— диде Көрәк кадәрле кулын җәеп, Айбулатовны якынрак килергә чакырып нзәде дә селекторга таба ымлап әйтте — Башбаштаклык бу. иптәш. Уң кулын нӘрсә эшләгәнне сулы белән чамаларга тиеш Көтәм Бетте
Дикопольцевнын җыерчыклы йөзе, икешәр катлы булып салынып төшкән ияк аслары шома итеп кырылган иде Анын шулай чиста кы- ♦ рынганын күргән саен. Айбулатов беркадәр гаҗәпләнеп ала. Ни әйтсән дә, мондый йөз-битне, андагы җыерчыкларны киселми-нитмн генә ефәк кебек тукыма өсте кебек чиста, шома тоту өчен гаять зур осталык кирәк бит Төзүчеләр арасында Атакайның бу осталыгы турында бәләкәй генә бер легенда да йөри
Сугышта пулеметчылар отделениесе командиры Вергилий Ди- копольцев каты яраланып әсирлеккә эләгә Яшәү белән үлем арасында да үзенен кеше икәнлеген онытмый, мөмкин кадәр чиста йөрергә тырыша Бу хакта ниндидер бер хәшәрәт чирек телем бәрабәренә аның өстеннән шикаять җиткерә Янәсе, аның кайдадыр яшереп саклый торган коралы - үткер хәнҗәре бар Киләләр, тикшерәләр, әсирнең сәләмә-со- ламаларын капшап чыгалар Юк. берни юк Шуннан соң аның күкрәгенә автомат көбәсен терәп сорыйлар я пычагыңны табып бирәсең, я Фа шистларның шаярмавын яхшы белә Дикопольиев Чөнки ул аларның хәшәрәтлеген үз җилкәсендә бер генә тапкыр сынамаган инде Акрын гына атлап, үзе ята торган сәке янына бара ла астына җәйгән салам арасыннан төенчеген ала Тегеләрнең күз алдында сүтеп җибәрә — кыз гылт балчыктан ясалган бармак башы кадәр йомарлам һәм ran гадн көзге китеге пәйда була «Менә минем хәнҗәрем, шуның белән кырынам мин>, ди Ышанмыйлар! Нишләмәк кирәк, хаҗәт бүлмәсенә кереп кырынып күрсәтә, үзенең һөнәрен аңлата хәшәрәтләргә
Дикопольцев ул арада төзүчеләр командиры белән сүзен төгәлләде Бераз тынычланырга теләп булса кирәк, кулындагы карандашы белән өстәленә суккалап алды .
Ни хәлләрен бар. Фазыл Артышевнч? Кырык бишенче комплекска күчтегезме? Кырык җиденчегә теге йортларны кайчан тапшырабыз?- дип берьюлы әллә ничә сорау белән күмеп ташлады
Айбулатов берләшмә җитәкчесенең сирәгәйгән саргылт чәчләре нә, әле генә булган киеренке сөйләшүдән бераз кызара төшкән маңга ена карап алды «Боларны сорашыр өчен тан атар-атмас борын чакырмагансың бит инде, кадерле Атакай, ниндидер җитдирәк сүзен бар. ахрысы».- - дип уйлап куйды ул. Шулай да Дикопольиев сорауларына мөмкин кадәр тулырак җавап кайтарды. Ахырдан гына
Агач эшкәртү комбинатында хәлләр тагын шәптән түгел. Вергилий Никифорович, тагын кирәк ярак әйберләр җибәрүне өзәләр Кырык җиденчедәге унсигез ишекле йорт бары тик алар «ярдәмендә» тоткар лана, дип зарланды Әлеге комбинаттагы хәлләр чынлап та мөшкелгә калып бара, соңгы ел ярым эчендә генә дә дүрт директор алмашынган нде Болар, барысы да, Днкопольцевка билгеле Ул тагын бераз өстәлгә суккалап торды, ишектән башын тыгып караган Мирковка «кермичә тор» дигән ишарә ясады һәм
Менә нәрсә. Фазыл Артышевнч. менә бит нәрсә дип бераз тотлыгып алды, бала башы кадәр йодрыгын иреннәренә табарак кнте pen, тонык тавыш белән йөткерде һәм дәвам итте Менә нәрсә, Айбу латов снн бит безнең бик күптәннән инде, кеше кара тыгылмаган төшкә барып, «үз шәһәреңне» салмакчы идең Әйе бит3
Әйе. Вергилий Никифорович, дөрес ләкин
Менә шулай, нптәш Айбулатов. Көмеш Алан дигән авыл тирәсендә эзләнүләр барганны снн миннән ким белмисең инде Шушы атом электр станциясен торгызуны безнең берләшмәгә тапшырдылар Әйе Билгеле инде, аның юлдашы - җыйнак кына каласы да булачак
ГАЗИЗ КАШАПОВф ЯЗМЫШЫҢА ЫШАН
Айбулатов берләшмә җитәкчесенең бу сүзләрендәге тирән мәгънәне төшенмиме соң? Шатлыгыннан көлеп җибәрүен сизмичә дә калды. Дикопольцевка якынрак торган урындыкка күчеп утырды.
— Шәп бит бу. бик шәп бит бу, Вергилий Никифорович! Киле Килешергә кирәк моның белән, югыйсә. «Химэнергострой» ..
Дикопольцев тыныч кына сөйләргә кереште:
— Андый «куркыныч» та бар иде. ләкин кичәге киңәшмәдә авто- гигантны төзеп бетереп, икенче чиратын сафка тапшырган өчен безнең берләшмәнең Ленин орденына тәкъдим ителүен әйттеләр. Фазыл Ар- тышевич... Шулай булгач. АЭСны һичшиксез безгә тапшырачаклар Сезнең комбинатка беренче казыгыннан башлап атомчы энергетиклар каласын салуны тапшырып була, минемчә.
Айбулатов дәшмәде. Дикопольцев, урыныннан торып, өстәл артыннан әйләнеп чыкты да тәрәзә каршына килеп басты.
Мәһабәт корылмалар өстендәге томан таралган, кояш чыккан, ләкин кояш әллә нинди гаҗәеп бүрек кигән һәм аның озын колакчалары салынып-салынып төшкән иде. Димәк, тышта бабасы әйткән раштуа салкыннары...
Тарихи белешмә
«Кама елгасының сул як ярында. Чишмә елгасы тамагыннан якында гына. 2500 кешесе һәм принстаненнән 500 мең пот ашлык һәм утын озата торган Алан (Полянки) авылы ята. Авыл янында гына Камага Уратма елгасы килеп кушыла Ул елга буенда. Алан авылыннан 5 чакрым чамасында, алпавыт Нератовның 6500 дисәтинә җире һәм Пановка авылы бар. Пановкадан 2 чакрым җир киткәч тагын бер Уратма, яки Ширәмәт, яки Богородское дип тә атала торган авыл бар XVII гасырда бу җирләр татар морзасы Үркәев биләмәсе булган, ә инде XVIII гасыр урталарында граф Шереметьев тарафыннан сатып алынган. 5 мең кешелек Ширәмәт тирә-якта иң бай һәм промышленность белән шөгыльләнүче авылларыннан санала. Биредәге кешеләр, иген игүдән тыш, тире эшкәртү һөнәрен бик яхшы беләләр. 53 тире эшкәртү заводы һәм 70 сбруй әйберләре ясау мастерское, аяк киеме, олтан, кызыл һәм ак юфть (йомшак күн), бозау күне, бияләйләр, йөгәннәр һәм башкаларны ел саен 100 мең сумлык җитештерәләр. Авылда волость идарәсе. чиркәү, больница, ссуда бирү — саклык кассасы, базар. 20 мең сумга кадәр товар сата торган Ивановка ярминкәсе бар».
(«Очерки по роди поведению. Казанская губерния» Типография Казанского университета. 1912 год Составитель — Н Спасский )
2
Гаяр үзләренең дерматин белән тышланган ишеген ачып керергә өлгермәде, хатынының:
— Бер туктарсыңмы соң син. тиле кеше кебек бушка йөрүеңнән туктарсыңмы, ходаем, ә?— дип, кухнясыннан аңа төбәп кычкырганын ишетте.
Ишетте һәм. кара коелып төште Күңелендәге шатлыкның эзе дә калмады Хатынына, кызы Карлыгачка үзенең хәзерге эшеннән яңадан төзелешкә күчәргә карар итүен әйтергә дип шатланып кайтуы канатсыз кош сыман теләр-теләмәс кенә талпына башлады
«Тагын күпме шулай дәвам итәр икән бу хәл? Яшәп булмый бит. булмый бит болай булса Нигә, нигә шулай начарланды соң әле алар- нын мөнәсәбәтләре, нигә?»— дигән уй аның төрле мәшәкатьләрдән ярыйсы гына талчыккан баш миен ярып узды
Шулай да. күнегелгән, салмак хәрәкәтләр белән чишенә башлады «Әллә чыгып китимме?» дигән фикер аны бер мәлгә туктатып та торды, ләкин Гаяр инде болай да ярыйсы гына арыган, үзендә каядыр барырлык көч-хәл тоймый иде Хл арада хатыны Нурлыбикә — тулган ай сы ман түм түгәрәк йөзле, чем-кара чәчле, кара кашлы, кара керфекләренә сандугач басып сайрарлык, үзе бик заманча булырга тырышса да, озын толымнарын кистермәгән. Ык елгасы буенда үскән татар кызы — Гаяр чишенә торган коридорга чыгып, кулларын тастымалга сөртә- сөртә.
— Туктале, тукта. Сарманыңның сарыларын чыгарырмын мин синнән., теге, теге вакыттагы кебек кенә булырмы?— дип янарга кереште Тастымалын Гаярның күз алдында уйнатып-уйнатып алды - Моның кадәр дә мәхлук булырсың икән Ничекләр гейә бу мәхлуклы гың белән башларымны әйләндердең Югыйсә, югыйсә Бәхтияр дә минем арттан сөйрәлеп йөргән иде Белмәдем мин ул чагында синең шулай эшкә табынып та үзеңә тигән Геройны кешегә бирүче тиле көржә малады
Нәрсә: көнчелекме, мин-минлекме нәрсә икән соң ул?
Ике арадагы мөнәсәбәтләр кайчандыр жил яңгыр үтмәслек нде бит ул, соңгы бер ике ел эчендә тартыла киеренкеләнә барды Кайсы чакларда ул киеренкелек шулкадәр тартыла нде ки. әгәр моңа кадәр шартлап, очкыннар чәчрәтеп өзелмәгән икән, биредә бары тнк Гаярның сабырлыгы, түземлеге, ә бәлки Нурлыбикәнең хыянәт юлына басмавы гына сәбәпче булгандыр
Әлбәттә, теләсә нинди түземлекнең дә бер чиге була
Ләкин Нурлыбикә аңлаудан узган, күптән узган нде шул инде
Гаяр бүген дә таныш чыгармаска булды «Күпме түзгәнне, бүген дә түзәргә кирәк», дип уйлап куйды
Ул акрын гына Нурлыбикә белән нке арадагы бушлыкны узды, көчле кулларын Нурлыбикәсенең тарту көче чиктән ашып торган тәне нә жнлкәләренә куйды, салмак кына үзенә таба тарта башлады
Элек мондый чакларда Нурлыбикә ирексездән тынып кала, йомша рып төшә, таныш тынсыз гына иренең көченә буйсына, аның кнң күкрә генә сыенып «дөньясын» югалта нде Хәзер исә андый хәл торган саен сирәгәя, ни сәбәптәндер Нурлыбикә. Гаяр кочагына керсә дә. элеккечә онытылмый, аның күкрәгенә сеңми Ләкин бит аларның да сөеп сөелеп туймаган көннәре, дөресрәге төннәре бар нде. бар нде Әмма борынгы греклар гаилә бәхете олы сәнгать ул. дип юкка гына әйтмәгәннәр дер шул
Нурлыбикә, үзенең бер карауда яндырып ала торган чем кара күзләрен тутырып, аның каршына, комплекслы бригаданың буяучы шомартучылар звеносына һөнәр училищесыннан тәгаенләү кәгазе то тып килеп басты Басты да моңарчы кызларга туры гына карарга да вакыт тапмыйча йөргән Гаярны бөтенләй икенче кешегә әйләндерде
Автогигант һәм аның янындагы яңа Чаллыяриы кора башлаган яшьләр романтикасының нң күтәренке көннәре иде. Илнең төрле поч магыннан яшьләр кнлә дә килә Дөрес, сирәк мирәк булса да бригада
ГАЗИЗ КАШАПОВф ЯЗМЫШЫҢА ЫШАН
икәнлегеңне
Гаяр башта хатынының «кисү кисүен» тыңламаган булды Дөрес, баштарак аның сөйләнүләрен уен көлкегә борырга, шаяртуга юрарга тырыша иде Ләкин сонга таба, хатынының искәрмәстән тузынуларын чынлабрак аңлый башлагач, әлеге сөйләнүләрнең уен көлке түгеллеген, аларда әлегә кадәр Гаяр аңламаган ниндидер мәгънәсе барлыгын ча
дагы таләпләргә, андагы кырыс тәртипләргә буйсынырга теләмәүчеләр дә табыла Төзелеш алар белән әллә ни кызгану хисләре кузгатмыйча гына аерылыша да иде.
Автогигант ыгы-зыгысы башланганчы ук. әле армия хезмәтен тутырып кайтып, шундагы төзү-монтаж идарәсендә эшли башлаган Гаярны «Син ярыйсы гына тәжрибәле кеше — төзүче* дип. башта таш чылар, аннары комплекслы бригада житәкчесе итеп куйдылар.
Алты-жиде ай үтмәде, әллә кайлардагы зур сынауларны үтеп. Хезмәт Батыры исемен алган төзүче Андрей Стародубов белән ярышка чыкты Гаяр Мәскәү төзүчесе Злобиннын атаклы алымын күтәреп алып, алга таба үстерүчегә әверелде
Билгеле. Гаяр Сәфәров бары тик дулкын көче белән генә өскә күтәрелмәде Аның характерында эшкә теше-тырнагы белән ябышып, теләсә нинди авырлыктан да курыкмау, нинди генә кискен хәлләрдә дә югалып калмау һәм. өстәвенә, крестьян атасыннан күчкән салкын канлылык, һәрбер эшкә йөрәк кайнарлыгын бирә белүе бар иде.
Озакламый аның бригадасы шәһәр төзүчеләр арасында иң алдынгыларның берсенә әверелде, хртта Андрей Стародубовныкылар да аларның ничек эшләгәнен карарга килгәли башладылар.
Бәхетле, бик тә бәхетле көннәре иде Гаяр Сәфәровнь/ң Юк, бригадасы алдынгы булу бер хәл. аның шәхси тормышында да бәхет дигән ефәк баулы былбыл кошның менә-менә куенына керәм диц торган чаклары иде.
Армия хезмәтен тутырып кайткан егет булуына карамастан. Гаярның әле күзе төшеп, күңеленә хуш килердәй кызны очратканы юк иде. Хәер, ул кызлар белән танышмады, аларны кинога чакырмады, дип булмый, ләкин гомерлек юлдаш итәрлеген, «бәхет кошы» дип санар- лыгын тапмады
Автогигантны кузгаткан жилләр белән бергә, кайчандыр Гаяр Сәфәров дигән авыл егете белән ун ел буе бер мәктәптә йөргән Гөлфирә исемле мишәр кызы да Чаллыярга килеп төште. Кулындагы яшь ярым, күп булса ике яшь тирәләрендәге, сары чәчләренә тукранбаш чәчәген хәтерләткән бантиклар таккан кызын житәк- ләгән хәлдә кран борыныннан салынып төшкән ыргакларга тимер бетон плитә тагып маташучы эшче янына килец. нәрсәдер сорашты. Тегесе башта «Вира!» дип кулын болгады, ыргакларга эләктерел- гән плитәнең салмак кына чайкала-чайкала күтәрелеп киткәнен карап торды, аннары гына, маңгаена төшкән шлемын бераз күтәребрәк. тугызынчы кат биеклегендә гаскәр башлыгыдай басып тррган кешегә таба күрсәтте.
Гаяр Гөлфирәне күрде, ләкин танымады. Тагын берәр газетадан килгән корреспонденттыр инде, дип уйлады Озакламый барыбер төшке ашка туктыйсы иде. теге ханымны төзелеш чүп-чары жыелмаган баскычлардан менгертеп йөртәсе килмичәме, әллә инде күңелендәге ниндидер жепләрнең тартуына буйсыныпмы:
- Хәзеееер төшәәәәм!—дип кычкырды.
Кояшлы, жылы көн иде Кама ягыннан искән йомшак жил генә бүгенге бөркүлекне баса алмый. Шуңа күрә Гаяр тугызынчы каттан төшкәч тә. панель-стеналар өеменә житәрәк бермәлгә туктап, башындагы каскасын кулына алды, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып битен-күзен сөрткәләргә кереште һәм тир бөртекләрен сөртеп алган арада карашы аны көтеп торган хатынга төште.
Шул ук мизгелдә аның күз алдыннан мәктәп еллары, дөресрәге, тугызынчы класста укыган чакның кояшлы, иртә яздан ук шау чәчәкләргә күмелгән бер вакыты яшен яктысыдай йөгереп узып китте.
Гаяр сирень чәчәкләрен үлеп ярата иде Чөнки сирень чәчәге анык күңелендәге иң якты, иң матур хисләрне уятып җибәрде, кайда булуына карамастан, сирень чәчәкләренә күмелгән туган авылын хәтеренә төшерә Беренче мәхәббәтенә сирень чәчәге бүләк иткәннән соң беренче тапкыр кыяр-кыймас кына сөю сүзләрен әйтергә тырышкан чагы яңара башлый иде Хәзер шушы халәт тагын кабатланды ф
Тугызынчы класска хәтле нишләптер кызның зәңгәр күзләренә. = бераз гына көлемсерәп караган иреннәренә, әле кайчан гына чандырның = чандыры булган гәүдәсенең бик килешле булуына, ягымлы, күз кара 2 шын иркәләп торучы җиткән кыз гәүдәсенә әверелгәненә юньләп игь- 2 тибар итмәгән икән ул
Яз җитеп, сиреньнәр чәчәк аткан көннәрдә, мәктәптән иптәшләре | белән кайтып барганда күрде ул аларны Күрде һәм шул мизгелдә 3 үк Гөлфирә белән икәүдән икәү генә каласы, болыннарга, урманнар- ♦ га барасы, аның өчен генә яшисе килә башлады Атлап барган җирен -о нән баганага бәрелгән шикелле булды ул чак Гаяр Бер мәлгә тыны < кысып куйды, күз алларында сирень чәчәкләре төсендәге сыек томан 1 пәрдәсе күтәрелгәндәй итте Аннары, моңарчы бары тик сабантуйла “ рында яисә мәктәп фнзругы Алексей Кузьмич оештырган ярышлар х дан соң гына күкрәгеннән чыгардай булып сикерә торган йөрәге җнл < кенергә, уйнап уйнап тибенергә кереште.
Ул янәшәсендә диярлек барган яшьтәшләренә күз иярмәс тизлек белән карап-карап алды күрмәделәрме, сизмәделәрме5
Юк. берәү дә күрмәгән сизмәгән иде Хәтта Гаярның үзалдына туктап калуын да сизмәгәннәр, чөнки үз сүзләре — сүз. үз көлүләре көлү иде аларның
Гаяр алар белән кайтты, тнк Гөлфирәдән күзен бер генә секундка да алмады Карады, карады, карады Караган саен әлеге кызда яңа дан яна өстенлекләр, берәүдә дә булмаган сыйфатларны ачты Моңарчы күз алдында булган бу матурлыкны күрмәвенә исе китте
Икеме-өчме көн шулай иләс-миләс йөрде ул. Өйдәгеләргә дә. укытучыларга да. хәтта үзенең иптәшләренә дә урынлы-урынсыз. ә кайчагында бөтенләй диярлек мәгънәсез, һичбер сорауга яки сүз агышына туры килми торган җаваплар бирә башлады Тугыз ел укып та булма ганны, шушы ике-өч көн эчендә бер-бер артлы «икеле» эләктерде, контроль эшне бөтенләй ерып чыга алмады Ә ничек соң ерып чыксын ул? Кемгә генә караса да. алдында бары тик бер Гөлфирәне күрде
Ниһаять, нгътибарсызлыгы. дәрестә «юк-бар хыялга чумып» утыр ганы өчен химия укытучысы аны — мәктәп газетасының баш редак торын дәрестән үк куып чыгарды
Соңгы дәрес иде Гаяр сумкасын селтн-селтн мәктәп урамын узды, уңга борылып, инеш буена төште Ташулар киткәч, инешкә басма са лалар. һәм барлык кеше бакча буйлатып сузылган сукмактан шушы басмага төшә, аннары теге яктагы әрәмәлек аша гына йөри иде
Медпункт бакчасы буйлап төшеп барганда кинәт башына килгән уйдан шып туктады Гаяр рәшәткәләр өстенә ябырылып үсеп утыр ган сиреньнәр, бөтен су буйларын бүтән беркайчан да кабатланмас хуш исләргә күмеп, шау чәчәктә утыра иде
Гаяр «эһ» дигәнче сирень чәчәкләренең иң матур тәлгәшләреннән букет ясады һәм инеш аркылы салынган басмага таба йөгерде
«Үзе генә, үзе генә кайтса ярар нде». днп теләде ул нәрсә эшләр гә җыенганын үзе дә белеп бетермәстән
Гөлфирә нигәдер күренмәде Гаяр яшеренгән җиреннән бнк җен текләп карап торды, кызның узып китүе мөмкин түгел иде Аны. Гөл фнрәне күрмичә уздырамы соң бүген Гаяр?
Гөлфирә әйләнеч юлдан киткәндер, дип өмете өзелергә җиткәндә генә сукмак буйлап килгән кызның җырлаганы ишетелде:
Шомырт чәчәкләре ак кына.
сеюләрен булса..
Кыз басма янына җиткәндә, ниндидер бер сихри көчкә буйсынып, җир астыннан чыккан әкияттәге егет сыман Гөлфирә каршына басты.
— Аб-баууу Куркыттың ич, нәрсә дип -монда торасыыың?— диде Гөлфирә тавышын бераз иркәләндеребрәк. Егетнең күзләрендә гадәти булмаган очкыннарны күрепме, әллә болай гына, кызларга хас сизем беләнме — аңламассың.
Гаяр әле дә булса баягы билгесез көчкә буйсынуын дәвам итә иде
— Менә... Сиңа бу, Гөлфирә . — диде ул, ниһаять, батыраеп. Ләкин аның тавышы батырларныкыча нык түгел, каушаудан беркадәр калтыравык иде. Шушы калтыравык тавыш сагайтты кызны.
— Син... син нишлисең монда, Гаяр?.
— Гөлфирә, ал менә бу чәчәкләрне Мин ., мин сине — Егет: «Беткән баш беткән инде, нәрсә булса да булыр»,—дигән карарга килде Тавышында ныклык, үз-үзенә ышаныч сизде, һәм бер тын белән сүзен төгәлләде:—Яратам., мин сине. Гөлфирә . Әйдә... без дә синең белән. . китаплардагы кебек... «Алтын йолдыз»дагы Галим белән Мөнирә кебек.
Кыз бераз кечерәебрәк калгандай булды, баскан җиренә чүгә төште. Ләкин икенче мизгелдә кызларга гына хас кыланчыклык белән инеш буйларын, сукмак һәм басма тирәләрен яңгыратып көлә башлады.
Гаяр шушы көлүдән үк үзенең күңел түрендәге хисләрнең җавапсыз калачагын аңлады. Аңлады гына түгел, ап-ачык чынбарлыкны күргәндәй булды хәтта. Акрын гына, аяклары белән капшый капшый артка таба чигенеп басмага керде. Сул кулы белән күкрәгенә кысып тоткан сиреньнәре башта басма такталарына, аннары берән-сәрән генә салынып инешнең әле чистарып бетмәгән болганчык суына коелдылар
Чигәләрен кысып авырттыра башлаган кыршаудан котылырга теләгәндәй, Гаяр ачудан нишләргә белмичә, уңга-сулга карап алды Аннары. . аннары үзе әле генә атлап чыккан басма такталарын бар көче белән каерып-каерып суга томыра башлады.
Гөлфирәнең көлү тавышы ничек кинәт башланган булса, шулай кинәт туктап калды. Ләкин соң иде инде, басма такталары мәтәлчек ата-ата инеш суына төшеп кадалдылар да әйләнчек шикелле борга- лана-боргалана су уңаена агып киттеләр.
— Ниш... нишлисең, тил-лллееее
Гөлфирә теге яктагы куаклар арасына кереп барган Гаярның башындагы шакмаклы кепкасын ахыр тапкыр күргәндә., аның янына химия укытучысы килеп баскан иде.
— Кем кем ул хулиган? Басманы кем сүтте?
Гөлфирә дәшмәде.
— Әле генә бик матур тавышлар чыгарып көлә идең бит . Кем ул, әйт!
Ай күрде, кояш алды Гөлфирәне — берни әйтми табаннарын гына ялтыратты.
Икенче көнне кызны дәрескә кертмәделәр, әтисе белән килергә куштылар.
Ул яңадан озын тәнәфес вакытында гына килде.
— Әти белән басманы төзәттек... — диде Гаяр яныннан узышлый һәм егетнең аяк астына кичә бакча буенда онытып калдырган сумкасын ташлады. Бары тик егеткә генә ишетелерлек итеп кенә әйтте:— Ә мин, Гаяр, сирень чәчәкләрен түгел, шом-мырт чәчәкләрен яратам —
Аннары тагын өстәп куйды — Көндәлекләреңне укыдым. матур язасын икән Журналист булырсың
Монысы инде Гаярның хисләреннән генә түгел, хыялыннан да көлү иде...
. Сәфәров күзен-битен сөртеп торган арада каршысына ук килеп баскан хатынга тагын бер тапкыр күз төшереп алды Аның алдында, * чыннан да. Гөлфирә үзе иде
Кыштырдап торган эш киеме кигән, төзелеш тузаны буялып беткән з бригадирның озаклап сөртенүенә бераз ачуы килә башлаган хатын I
- Мин бит, иптәш бригадир, әлегә сезне свиданиегә чакырмадым, ? ул кадәр үк сөртенмә сә гез дә,- дия башлаган иде. ләкин соң- 5 гы ижекләрне көчкә әйтеп бетерде
Әйе. Гөлфирә иде бу! Тавышы бер генә дә үзгәрмәгән иде аның ’ Гаярның кулъяулыгы ничектер авыраеп канаты сынган кош кебек. = аска таба шуып төште.
Шулвакыт Гөлфирә дә аны таныды
Га-яр Сәфәров диде күзләрен зур ачып — Көтмәгән идем 2 Сине очратырмын димәгән идем биредә
Кайда булырга тиеш соң мин. Гөлфирә? Туган төбәгебездә шун- ; дый төзелеш барганда?- диде егет саф һәм туры карашын яшермичә - Гөлфирә өчен, чынлап та, көтелмәгән очрашу иде бу. күрәсең
Белмим Мин. мәсәлән, Ташкент дигән каланы торгызуда катнаштым. диде һәм. ни әйтергә белмичә, кулындагы кәгазь кисәген Гаярга сузды
Тыгыз жнргә тана башы, дигәндәй, идарәнең кадрлар бүлегеннән Гөлфирәне, чакырып кайтарылган кеше буларак, элекке бригадирлыгына тәңгәл килә торган урынга, Нурлыбикәләр звеносына жнтәкче. итеп билгеләгәннәр икән
Тагын бер атнадан Нурлыбикә белән Гаярның туйлары булды, бөтен бригада яшьләре жыелган иде ул туйга
Хәзер менә, ул көннәрдән сон ун елдан артык вакыт узгач, кайчан дыр сөеп сөелеп туймаслар сыман тоелган Гаяр белән Нурлыбикә, чибәрлеге белән әнисеннән дә болайрак кыз үстерүләренә дә карамастан. көнләп түгел, сәгатьләп бер берсеннән ерагая баралар
Гаяр моның сәбәбен озак кына аңламыйча йөрде Нәрсә, ни сәбәптән булыр соң бу, днп баш ватты Бәлки тора башлаган елларында, Гөлфирә әле биредә чакта, алар үзара сөйләткәннәрдер? Ләкин, яшүсмер чакта, мәктәп елларында кемнең, кайсы гына яшүсмернең мәхәббәттә беренче мавыгуы булмый? Аңа карап, хәзер инде нишләргә ди? Дөрес. Гаярның күңелендә кан савып торган җәрәхәт аның йокысыз төннәре. сагышлары һәм моңнары Гөлфирә иде Тик ул бит бүгенге көнгә кадәр бер генә мыскал да хыянәт итмәде Нурлыбикәгә. Гөлфирә турын да ләм-мим бер сүз әйтмәде Әйтмәде, ә нигә әйтмәде, нигә башта ук Нурлыбикәгә сөйләп бирмәде соң ул?
Чынлап та, һич көтмәгәндә. Нурлыбикә белән язылышырга йөргән көннәрдә алар бригадасына Гөлфирә килеп төшкәч. «Әллә сөйләп би рергәме?» - днп бу хакта уйлаган иде ул Ләкин алар арасындагы элеккеге хәлләргә ым да булмады бит Гаярның җавапсыз калган мәхәб бәте булып яши бирде ул хисләр
Сөйләмәскә булды, чөнки Нурлыбикәнең көнчелеге чамадан тыш икәнен сизгән иле Анысын сизде, ләкин икенче нәрсәне хатын кыз үзара сөйләшеп аңлашмаса да. бер берсенең күңелендәге яшерен хис ләрне. ир-атлар бернигә дә санамаган вак төяк шөгыль фигыльләрдән, күз карашларыннан, теге яки бу сүзне ничек әйтүләреннән яхшы ан лауларын, кем әйтмешли, потенпналь көндәшләрен ерактан ук сизем ләүләрен белмәде һәм белергә теләмәде лә
Каманың теге ягында, бөек рәссам Шишкин сәнгатенә тәңгәллек өстәп торган нарат урманнары өстендә, күк йөзе тулы болытлар Айбу- латовка да билгеле булмаган ниндидер ташпулатлар корып азапланалар Ләкин ташпулатларның гомере озын түгел шул. унбнш-егерме минут үтми, кисәк-кнсәк убылып юкка чыгалар, ерак-еракларга китеп таркалалар
Ә биредә, йортлар төзү комбинатының тәрәзәсе каршында, төрле зурлыктагы тимер һәм бетон корылмалар, бетон һәм тимердән торгы- зылган баганалар башында хисапсыз-сансыз, кояшның жәйге нурларында ялтырап торган торбалар — су, жылы. газ. цемент һәм тагын әллә нәрсә үткәргечләре сузылып киткән.
Чаллыярның бу төшендә кайчандыр печәнле болыннар, кеше керә алмаслык әрәмәлекләр жәйрәп ята иде. Ләкин инде аларның югалуына, менә шушы корылма-төзелешләр өчен искиткеч зур база барлыкка килгәнгә дә ун елдан артыграк вакыт узып китте Шушы корылмалар, бер караганда әллә ни әһәмияте юк сыман тоелган, тузан һәм цемент, тагын әллә нинди төзелеш материалларына күмелеп яткан елга буендагы при- чал-складлар бу якларның тормышын, яшәү шартларын үзгәртүдә, биредә өр-яңа шәһәр һәм тиңдәшсез автогигант салуда төп рольне уйнадылар. Уйнадылар гынамы әле, хәзер дә аларның әһәмияте икеле- микеле генә түгел. Хәзер дә әлеге корылма — база-складлар бу тирәне генә түгел, ерактарак башланып киткән төзелешләрнең дә таянычы...
Тик ул таянычның Көмеш Аландагы яңа төзелешкә ышанычлы' сукмагы салындымы соң әле? Юк. юк шул...
Июнь башы. Иртә белән Фазыл Артышевичның кәефе бик әйбәт, хәл-әхвәле дә зарланырлык түгел иде. Сәбәбе дә бар: Йолдызбанунын туган көне.
Кичтән кисәтеп куелганга күрә шоферы иртүк (гадәттә. Айбула- тов эшкә жәяүләп бара иде) килеп житте. башка бер генә машинаның тавышы белән дә бутап булмый торган гудогын кычкыртты. Күлмәгенең бер жиңен кигән килеш, икенчесен табарга тырыша-тырыша. эчке бүлмәдә йоклап ят|^ан Йолдызбануы чыга күрмәсен дия-дия. ишеккә барды да шофер күтәреп килгән өч данә ал һәм ике данә ак төстәге канәфер чәчәкләрен кулына алды.
Баштарак Айбулатов хатынын уятырга, кулына чәчәк бәйләмен тоттырырга уйлаган иде. Аннары, уятмаска, чәчәкләрне хатынының янәшәсенә куеп калдырырга дигән фикергә килде. Уянгач та көтелмәгән бер шатлык булсын әле!
Аяк очларына басып диярлек йокы бүлмәсеннән чыкты. Плащын һәм дипломатын алды.
Эш бүлмәсенең ишеген ачып керүгә күрде ул: селектор тартмасының иң өске рәтендәге кызгылт «күз» янып тора. Тиз генә барып астагы жәйпәк төймәгә басты.
— Әйе. тыңлыйм сезне. Вергилий Никифорович...
— Бик яхшы, әллә инде Айбулатов та сәгатькә карап йөри башладымы. дип уйлый башлаган идем, югыйсә...
Берләшмә житәкчесенең тавышында ачулы чакларында гына була торган корыч чыңы төсмерләнә иде. Ул. күрәсең, ачуын көч-хәлгә тыеп сөйләшә.
— Эш сәгате башланырга әле, Вергилий. Никифорович, тагын сәгать ярым бар. ялгышмасам...
Ялгышмыйсың, ялгышмыйсың, Айбулатов.. Тик менә, тик менә, Фазыл Артышевич, сиңа ихтирамымның шактый зур булуына карамастан, министрның кушуы һәм үземнең дә теләгем буенча бик каты шелтә белдерергә туры килә бит әле...
Айбулатов чирек гасыр буе төзелешләрдә эшләгән кеше — шелтәләр алгалаганы бар аның, ләкин монысын бер генә дә көтмәгән иде Гадәттә, нәрсә өчен шелтә алганыңны, дөресрәге, аласынны алдан белеп торасың, ә бу юлы
Рәхмәт. Вергилий Никифорович, рәхмәт Сезнең Алтын Йолдыз * орденыннан соң минем исемгә әйтелгән беренче шелтә бит әле бу Ми- < немчә, моны әйбәтләп юмыйча ярамас
Берләшмә җитәкчесе Айбулатовнын тел төбендәге мәгънәне аң- = лый иде, шуңа күрә тиз бүлдерде:
Юмор кешене бизәвен бизи, әмма. Фазыл Артышевич, соңгы - вакытта андый нәрсәләр күбәебрәк бара шикелле Синнән дә шундый ’ сүз чыккач Югыйсә, синең табын артында чәй яки «шифалы су» гына * чөмереп утыруың Чаллыярда гына түгел. Мәскәүләргә дә мәгълүм £ юуның сәбәбен син генә түгел, без дә беләбез аны. Йолдызбану Мансуров- * наны без дә котладык анысы туган көне белән, Айбулатов
Вергилий Никифоровичның андый эшләрдәге тәрбиялелеге берәу- ; гә дә сер түгел иде. Фазыл Артышевич гаҗәпләнмәде. Ул арада бераз - пауза барлыкка килде, берләшмә җитәкчесе икенче телефоннан сөй- * ләшә башлады булса кирәк
Айбулатов кичә авыллардагы төзелешләрне урап кайтты, шуңа күрә биредәге хәлләрнең иң соңгыларыннан хәбәрдар түгел иде
«Тагын нәрсә килеп чыкты икән? Андый мондый «ЧП» фәлән булса, хәбәр итмичә калмаслар иде», - дип уйлый уйлый. Айбулатов. 'баш инженерны чакырып, төймәгә басты Ләкин күрше бүлмәдән тавыш-тын ишетелмәде Өлкән диспетчерга шалтыратмакчы иде, ул арада тагын Вергилий Никифоровичның юан тавышы ишетелде
Менә нәрсә, Айбулатов. үзһң дә беләсең инде. Көмеш Аланга беренче десант төшерүебезгә төп-төгәл дүрт ай булды Әйеме’ Әйе Пионер базасы һәм торак төзелешендә эшләребез шәптән түгел анда безнең Кичә биредә министр һәм партия өлкә комитетының беренче секретаре катнашында киңәшмә булды Без аңа кадәр Көмеш Аланга барып кайт тык Пионер базасы коручыларга. Алмазов белән Прохоровка урында эләкте. Бәхетең, кайнар чакта кул астында юк идең Эшләр шәптән түгел анда «Бүген үк барып кайт, үз күзләрең белән карап чык. чара ларын күр Минем янга кичкырын тугызга керерсең. Әзер тәкъдимнәр белән Бетте
Днкопольцевнын сүзләрендә дөреслек ярылып ята иде
«Теге вакытта Татарстанда АЭС төзү башланачагы турында беренче мәртәбә сөйләшкәндә, яңа объектның никадәр мәшәкать алып киләсен төгәл күз алдына китермәгән икәнбез»,— дип уйлады Айбулатов Съезд трибунасыннан сон Көмеш Алан һәм аның тирәсендәге җирләрне тне шенчә тикшереп, атом электр станциясе төзергә ярыймы юкмы икән леген ачыклаганчы төп төгәл бер ел үтте дә китте. Дөрес, барлык бә-хәсләр дә монда. Чаллыярдагы төзүчеләр һәм бүтән оешмалар арасында гына бармады Ерактарак. өстәге даирәләр арасында да барды ул Шуның кайтавазлары бире дә килеп килеп бәрелгәләде
Кайтавазларны анализлаганнан соң Айбулатов нигездә ике төрле фикернең үзара көрәшүен аңлады АЭСны Татарстан җирендә төзү инде хәл ителгән, анысы хакында бәхәс юк Ләкин кайсы төштә тор гызырга ул корылманы һәм аның янына салыначак энергетиклар шәһәрен? Берәүдән дә яшерен түгел. Чаллыяр тирәсендәге промышлен-ность объектлары инде байтак җирне басып алды Нибары ике йөз илле километр чамасы җирдә нефть промышленносте гигантлары, химия комбинатлары һәм иң соңгыларның берсе автогигант калкып чыкты Боларның кирәклеге зарури, ил экономикасына уңай йогынтысы ап-ачык Ләкин бу яклардагы эшче көчләр, промышленность чималы, ниһаять, з «к у. м з
табигать байлыклары белән әйләнә-тирә мохитның бу кадәр олы гигантларны кабул итеп үзләштерүе яки үзләштермәве дә бар бит әле...
Беренчеләр яклаган районда промышленность объектлары бөтенләй юк диярлек, анда әлегә кадәр иген игү һәм терлек асраучылык өстенлек итә. Ләкин бит анда тагын никадәр юллар, никадәр төзелеш ин- дустриясе объектларын, телисеңме-юкмы. өр-яңадан торгызырга туры киләчәк. Алары әле аның, бер эшкә керешеп киткәч, төп объект — атом электр станциясе һәм анда эшләүчеләр өчен яңа шәһәр салу бәясенә генә төшмәячәк, икеләтә-өчләтә бәягә тартачак.
Көмеш Алан төбәгендә исә нибары кырык-илле чакрым бетон яки асфальт юл сузасы, тимер юл тартасы, кайчандыр Кама елгасының табигый култыгында торган причал янында яңасын, заманчасын торгызасы да — бетте-китте: яңа объект илдәге иң куәтлеләрдән саналган төзелеш индустриясе базасы белән тоташа да куя!
Озын-озак бәхәсләрдән соң шушы як өстенлек алды. Автогигант һәм Чаллыяр кебек заман шәһәрен торгызу сынавын кичкән төзүчеләргә тантаналы шартларда яңа бурыч тапшырылды...
Айбулатовның уйлары, хәтер йомгагын сүтеп барган шикелле, беренче төркем йорт төзүчеләр белән Көмеш Аланга барган көнгә күчте.
Февраль аеның чалт аяз көне иде. Берләшмә яныннан ике автобус һәм берничә йөк машинасы кузгалып китте. Айбулатов исә Вергилий Никифорович белән журналистлар китеп байтак вакыт узгач кына юлга чыкты
Көмеш Аланга аның беренче тапкыр баруы түгел түгелен, шулай да дулкынлана, шатлана иде ул. Соң инде дулкынланмыйча ничек түзәрсең: алар бит ниндидер гадәти бер йорт салырга түгел, булачак шәһәрнең беренче йортына нигез салырга баралар...
Уйлар, уйлар Нинди генә бетмәс-төкәнмәс уйлар уйламый кеше башы Фазыл Артышевичны да бит әнә төзүчеләр «хыялый» дип атап йөртәләр икән, башта бу сүзне ишеткәч Фазыл Артышевич көлеп кенә уздырган иде. ләкин тора-бара, бигрәк тә башында туган архитекторлык тәкъдимнәрен гаять кыюлык белән эшкә ашырып, моңарчы булмаган проектны булдырып. Чаллыярда йортлар төзүчеләр өчен спорт сарае, йөзү бассейны һәм яшь гаиләләр өчен махсус йортларны җитәкчеләр күзеннән яшереп диярлек салып куйгач. «Чынлап та. бар икән бит ул миндә хыял»— диебрәк йөрде.
Айбулатов урыныннан торып, сул яктагы стенаның бөтен буена һәм киңлегенә сузылган Чаллыяр схемасын гаять зур канәгатьләнү хисе белән карап чыкты. Әйе. монда шатланырлык, тарих булып калырлык эшләр бар иде барын. Менә ничә еллар инде Чаллыяр аның сәләтен, барлык уй-фнкерләрен биләп тора. Ләкин бу көннәрдә Көмеш Алан шәһәрен торгызуга да гаять күп вакыт, энергия, оештыру осталыгын бүлеп бирергә кирәк.
Әнә ул Көмеш Алан шәһәренең әлегә расланмаган, проект институтында эшләнеп кенә ята торган төп нөсхәсенең күчермәсе. Ни әйтәсең, әле ана карынында, кешеләрнең башында яралып кына килә ул Калатау янындагы яңа шәһәр. Хәзергә ул — Чаллыяр схемасы сурәтендәге бер кисәк ватман кәгазе генә, анда да тулысы белән түгел, нибары алты- жиде йорты гына төшерелгән килеш Алты-җиде йорт.. Ул алты-җиде йорт — Айбулатовның иң кадерле балалары, бер уйласаң. Аның сәләте, җитәкчелек абруеның җиңүе, беләсегез килсә.
Әлеге алты-җиде йортны әнә шушы сызымда күрсәтелгән урынга сала башлау өчен нинди генә бәхәсләргә ташланырга туры килмәде аңа...
Секретарь кыз тавыш-тынсыз диярлек килеп керде дә стенадагы схемаларга карап үзалдына сөйләнеп йөргән Айбулатовны беренче
күргәндәге кебек гаҗәпләнеп, өстәлнең ачыграк төшенә бер кочак кәгазь, төрле-төрле папкалар һәм документлар куйды
— Фазыл Артышевич,— диде ул нәрсәгәдер аптыраган кеше кебек— Баядан бирле анда сезне Гаяр Сәфәров көтеп утыра Мин ана әллә ничә тапкыр «кабул итми ул. кәефе начар», дип тә карадым, юк. китми
— Ә син. чибәр кыз. минем кәефнен начарлыгын каян беләсен. ялтырап күренеп тормый бит - диде Айбулатов. үз чиратында гаҗәпләнеп
— Беләм инде, белмичә, мин бит сукыр да. чукрак та түгел ..— дип. секретарь кыз кадак сыман үкчәләрендә зырылдап әйләнде дә. гәүдәсендәге барлык түмгәк-уентыларны. зифалыгын белгертеп торган вельвет чалбарының «Ну. погоди!» рәсемнәрен уйната-уйната йөзеп кенә чыгып китте.
Айбулатов танылган төзүче Гаяр Сәфәровның яраткан эшеннән китеп, күз алдыннан югалып йөрүенә болай да эче пошыбрак тора иде Үзе килгәч бигрәк тә шәп булган, дип уйлады һәм ишектән чыгып бар ган секретарь кызга:
— Керсен, керсен әле Сәфәров* — диде, ашыгып ашыгып кына киенә дә башлады
Тагын берничә минуттан Айбулатовның аксыл «Волга»сы автоги- гантның беренче һәм икенче чиратларын тапшыру көннәре күрсәтеп язылган озын паннодан төшкән күләгәне урталай ярып узды да, олы юл буйлатып алга — Көмеш Алан ягына томырылды
Икенче бүлек
I
Гөлфирәнең җанын мәче тырный нде Кичә караңгы төшкәч кенә Көмеш Аланга кайтып җитте ул Кызы Таңсылу белән икесенә шәһәр читеннән бирелгән вакытлы куышына кереп утырды Бераз тын алгач, өстен башын чишенеп атты Тиз генә йомырка кыздырып, тамак ялгап алырга уйлаган иде. электр плитәсен тапмады Кызлар алып чыкканнар, күрәсең Кызының тамагына тимәсен дип. суны графннага кайнатып сала иде, шуның белән генә әнисе тыгып җибәргән тавыкның яртысын ашап бетерә язды Кызлар белән бергәләп сыйланырга иде исәбе Болай булгач үзләренә үпкәләсеннәр инде, дип уйлады ул
Вакыт соң инде, кызлар вагонына кереп, алариы уятып йөрисе кил мәде Урын җәяргә тотынган гына иде. тәрәзә пыяласына нәрсәдер бәрелгән кебек булды Гөлфирә сискәнеп тәрәзә ягына таба борылды Прораб вагоны өстендәге зур лампа-прожектор сүнгән, караңгыда берәү дә күренмәле
Таңсылуын авылга кайтарганнан соң болай да бушанып, шәрәләнебрәк калган вагон бүлмәсе ничектер, күңелгә шом өстәп тора. Гөл фирәнең бодай да бимазалы күңелен тагы да тырный төшә иде.
Утны сүндереп урын «стена барып утырырга өлгермәде, вагон ише ге ачылгандай булды
Саташам, ахрысы. Таңсылуны озатып өлгермәдем, ялгызлык ди гән нәрсә җанны кимерә башлады, дип уйлап алды Гөлфирә ишек ягына колак салып Чынлап та. вагонның кара ишеге аңа әллә нинди бер кур кыным нәрсә кебек тоелды Бер уйласаң, бу минутта ул бит япа ялгы зы. әлегә төзелеш чынлап торып башланмаган да. киләчәктә шәһәр буласы урынның иң беренче йорты янындагы вагонда утыра Дөрес, күршедәге вагоннарда аның шикелле үк җанына тынычлык таба алмаган, бер берсенә охшамаган егерме язмышлы егерме чатын кыз бар Ләкин алар алдында җаныңның барлык серләрен ачып сала алмыйсын Тик
ГАЗИЗ КАШАПОВф ЯЗМЫШЫҢА ЫШАН
кеше дигән затның бит кайчагында үзенең җанын үзенә якын икенче бер җанга ышандырасы да, аның белән иң яшерен серләрен уртаклашасы да килә.
Гөлфирә тик торганда гына акылын җуярлык курку биләп алганны тойды. Аның бер минут, хәтта бер мизгел дә монда калмыйча к\ * күрмәгән. колак ишетмәгән якларга олагасы килде. «Әгәр дә мәгәр үткәннәрдән ваз кичеп булса, язмыш дигән нәрсәне, бигрәк тә хатын-кыз башына төшә торганнарны, телевизордагы кадрларны күрсәткән кебек кайтарып булса иде Иң беренче башлап Гөлфирә үзе дә сизмәстән, ләкин бары тик үзе теләп ияләнгән нәрсәдән ваз кичәр һәм шушы каһәр суккан тәмәке дигән нәрсәне авызына алу түгел, ирененә дә тидермәс иде. Башкаларга, бигрәк тә менә мондагыдай зур төзелешкә килгән яшь кызларга, иреннән аерылган яшь хатыннарга да «Авызыгызга аласы булмагыз, кызлар!»—дияр иде Кызганыч, бик тә кызганыч, үт-кәннәргә кире кайту мөмкин эш түгел икән шул...
Шушы уйлар белән халатын салып урындыкка ташлыйм, дигәндә генә Гөлфирә коридорга чыга торган кара ишекнең ниндидер илаһи бер көчкә буйсынып тавыш-тынсыз гына ачыла баруын тойды. Монысы инде ялгызлык саташуыннан ерак, чынбарлык үзе иде.
Ярым ялангач хатын, бөтен гәүдәсе белән бер йомарламга әверелеп, коточкыч бер нәрсәнең үзенә кагылганын көтте .
Гөлфирә, ике кулын күкрәк турысына кысып тоткан килеш, сул як җилкәсе аша артка, ишек ягына таба карады. Анда. . бусага аркылы яткан берәүнең гәүдәсе тонык кына шәйләнә иде
Гөлфирә ул кешене таныды, чөнки идәндә кубанка утыра иде, ә биредә үзләренең прорабы Зубровтан башка берәү дә кубанка киеп йөрми..
Тагы бер мәл Гөлфирә нишләргә белмичә, күзләрен шар ачкан килеш әле идәндә тәгәрәп яткан прорабка, әле аның кубанкасына карап торды Шул кыска гына арада, төнге каравылда чөелгән фейрверк утлары шикелле. Гөлфирәнең хәтереннән Зубров белән булган беркөнге сөйләшүнең очкыннары ялтырап үтте
Өченче май иртәсе иде. Бер ай чамасы элек кенә Волгодонск шәһәрендәге эшен ташлап, туган ягында тагын бер зур төзелеш ачылганны ишетеп, бу юлы инде нинди генә каршылыкларга очраса да. Чаллыяр- дан киткәндәге шикелле китмәскә, ә бәлки Көмеш Аланда ныклап төпләнергә дигән ният белән кайткан Гөлфирә, күңеле ямансылаганга түзә алмыйча, салыначак шәһәрнең әйләнә-тирәсен карарга дип чыгып китте.
Арып-талып. аякларын авырттыра-авырттыра ерактагы сөзәк тауларны әйләнгән Гөлфирә Калатауның булачак шәһәргә таба кайтарылып торган кәрнизе өстенә менеп басты. Кама дәрьясын әллә кай- лардан буйлап килгән аккоштай теплоходлар, сал йөртүчеләр кара төннәрдә юлдан язмасын. Калатауның шәрә күкрәгенә бәрелмәсен, хәвефле булмасын өчен куелган маяк, кояш инде төшлеккә якынлашкан булса да. сүндерелмәгән, әмма ул янәшәдә торучыга гына күренә иде
Гөлфирә каршында еракларга сузылып киткән дәрья ачылды. Ул биредә аерата матур, аяз күктән үзенә таба төшкән кояш нурларыннан ялтырап, зәңгәрсуланып күренә икән. Ерактагы утраулар, яшел урман һәм елга суы. җир белән күк йөзе арасындагы бушлык, әйтерсең лә. хуш исләр сибеп борыннарны кытыклап уйнаган йөзем суы сыман ташып. мөлдерәп тора иде.
Сокландыргыч күренешкә исе китеп басып торган Гөлфирә ирексездән бөтен гәүдәсе белән уңгарак борылып карады Аста, упкыннан читтә- рәк, бер оядан чыгып, төннең соргылт караңгылыгына чумган прожектор көлтәләре сыман өч үр сузылып китә Алар арасындагы үзәннәр, арырак киткән саен күтәрелә барып, иген кырларына әйләнә һәм офыктагы карурманнарга барып тоташа
Туган якларының иркенлеген очар кош биеклегеннән караган Гөлфирә. шатлыктан үзе дә канатлангандай булып, зәңгәрсу кук йөзенә күтәрелергә теләгәндәй берничә мәртәбә сикереп, кулларын өскә та ба суза-суза күкрәгендәге бар тавышка кычкырып җибәрде
— Эһ-һ-һей-һеееей'
Ләкин кеше табигать тарафыннан очар өчен яратылмаган Гөл * фирә дә кулларын өскә таба күтәреп йөгергән җиреннән әллә кая уп- < кынга тәгәрәп төшкәндәй булды Кулбашын авырттырып, тау башында з яңарак кына тишелеп чыккан кыр чәчәкләре өстенә егылды Ләкин то- 2 рырга, аягына басарга ашыкмады, иркенлеккә бирелеп, кулларын ян- я якка җәеп җибәрде
Күзен ачып караса, күк йөзенең зәңгәрлеге күренми, аны берәү- * ней исерек күзләре, маңгаена ук төшеп торган кубанкасы каплаган иде ’
Гөлфирә кычкырырга өлгерми калды, чөнки аның йөзенә аракы = сасысы бөркелде Хатын үзенең яңагын әлеге кешенең сакал-мыегы = чәнчегәнне сизде һәм ул инде ничә еллар төзелешләрдә эшләп чынык- = кан мускулларын җыерды, бөтен тәнен бер йомарламга туплады да кис- 1 кен хәрәкәт ясап өстенә төшкән авырлыкны әйләндереп җиргә салды ; Шундук гәүдәсе белән артка таба ыргытылды һәм аякларына торып - басты
Бирегә килеп эшли башлаганнан бирле узган-барганда бәрелеп- сугылып китәргә яраткан прораблары Зубров иде бу
- Сез син акылыңнан яздыңмы әллә. Зубров?— диде Гөлфирә, ни булганын аңлап та өлгермәгән исерек прорабны ачулы карашы белән бораулап.
— Син., ах син, урман пошие Карале, нинди җитез Ах син. урман пошиеннан туган нәрсә. Мин бит сине бәхетле итмәкче идем
— Эх син. Зубров
— Үзең дә әллә кем түгел әле Әйдә, менә бу нәмәстәне икәү җнф фәрәбез дә Беләм бит мин, белом юмартлыгыңны Волгодонскндан да шуның аркасында качкансыңдыр әле
Гөлфирә вагоннар арасындагы мөйданчыкк.1 кайтып кергәндә, бәйрәм табыныннан торып саф һавага чыкчылар магнитофон ритм нарыннан да уздырырга тырышып бииләр иде
Нишләргә? Кешеләр чакырыргамы, юкмы’
Бу исерек бәндә төн уртасында ачкыч нр.иы аның түшәге янына килеп җитә язган икән, моның өчен «Ник кернең? дип гаепләмәсләрме’
Аннары үлеме, тереме сон ул?
Гөлфирә башында сварка чаткыларыдай каш in торган сораулар нын берсенә дә җавап таба алмады Ләкин болан пролен утырудан ни мәгънә? Ул инде төрле кешеләр арасында эшл и >п яхшысын да. кызга нычка каршы, начарын да байтак күргән кеше Бу хәлне болай гына калдырырга ярамаганлыгын белә, калдырса K.I ЮЧӘКТӘ Зубров аңа тынгылык бирмәячәген бик яхшы аңлый
Кайчандыр авыл кызлары арасында усаллыгы, җитезлеге һәм ча ялыгы белән Ирдәүкә кушаматы алган Гөлфирә, куркуыннан тыныч лана алмыйча, өстәл янындагы урындыкка кадәр ике адым атлады да баягынак үзе үк ыргытып бәргән сигарет кабын табып аллы, калты рангам куллары белән көчкә шырпы эзләп тапты һәм сигаретына ут көйрәтел җибәрде, күкрәгенә төтен агуы тутырды, шуннан соң гына Зубров янына иелде.
Үз хәле хәл булса да. исерек бәндәне шул килеш бүлмәсендә калды рыл булмый бит инде Ул кискен хәрәкәт белән, үзен мәҗбүр итеп, ишек кә таба атлады һәм. Зубров кулындагы кыска ломны күргәч, тышка атылып чыкты
Партоешма җитәкчесе Зөлфәт Зәйнуллинны йокысыннан уятып кире кергәндә, ни хикмәттер. Зубровтан җилләр искән, вагон идәнендә аның киеменнән саркыган пычрак су гына каралып ята иде.
2
Күңелендәгеләрне уртаклашу, бәлки киңәш сорау нияте белән иртүк Айбулатов янына килгән Гаяр Сәфәров инде менә йомшак «Волгамның арттагы креслосына сөялгән хәлдә юл буендагы хозурлыкларны күзәтеп бара.
Түбәньярга кермичә генә, сулгарак борылып, биредәге төзелеш базалары яныннан үттеләр дә, Зәй елгасы аша салынган тимер күпернең аркалары астыннан чыгып, уң яктагы Имәнлекне дә артта калдырдылар.
Гаяр берничә тапкыр инде сүз кушарга җыенса да. дәшмәде, чөнки Фазыл Артышевич тирә-яктагы дөньяга исе китми генә үз уйларына чумып утыра иде.
Айбулатов. чыннан да. Көмеш Алан шәһәре сәхифәләренең әле бик күпләргә билгеле булмаган беренче битләрен күңеленнән генә барлап бара иде.
...Дикопольцев һәм аның белән бергә проектлаштыру институтыннан килгән вәкилләр. Көмеш Алан шәһәрен хәзерге авыл урынында түгел, ә бәлки шушы авылны ничә гасырлар буе Кама ягыннан искән салкын һәм усал җилләрдән саклап, горуранә мәгърур басып торган Калатау өстендә торгызырга кирәк, диделәр. Килер буыннар. Кама дәрьясы өстенә биектән карап, киләчәкне каршылаучы көмештәй ак шәһәрне күрсеннәр, янәсе. Күрсеннәр дә исләре китсен бабаларының кыюлыгына замананың җитмеш җиде җилләреннән дә курыкмыйча, тарихның үзе булып калыккан борынгы Калатау башына шәһәр салганнар..
Айбулатов характерының бөтен кайнарлыгы, туган җиренә бирелгәнлеге, ихтыяр көченең бөтен барлыгы белән бу акылсыз фикергә каршы төште.
Әйе, ничәмә-ничә төзелешләрне беренче казыгыннан башлаган илебез төзүчеләре алдында какшамас абруй казанган данлыклы Атакайга каршы чыкты Атакайның күз алдында әлеге фикерне дипломатик шомартуларга урын калдырмыйча «акылсыз» фикер дип, турыдан- туры әйтте дә салды.
— Киләчәкнең бу шәһәрендә. Вергилий Никифорович.— диде ул, җитен сыман ак чәчләренең үҗәтләнеп җилдә җилфердәвенә игътибар итмичә.— кызганычка каршы, сез дә. мин дә. проект ясаучы иптәшләрнең берсе дә. аларның балалары да яшәмәячәк. Монысы — беренчедән. Вергилий Никифорович, ә икенчедән, без торгызган йортларга бүген-иртәгә күчәчәк үк сезнең дә. минем дә. проектлаучы иптәшләрнең дә ата-бабалары исеменә тозлы-борычлы «рәхмәтләрен» кичекмичә җиткерәчәк. Мин. Вергилий Никифорович, әлеге фикерне «акылсыз» дим, чөнки бу чынлап та шулай. Киләчәк буыннар исәбенә экономия ясарга, аларның җан азыгын урлау исәбенә файда кылырга хакыбыз юк безнең, юк!
Экономика серләреннән яхшы хәбәрдар булган Айбулатов берләшмә җитәкчесенең, проект ясаучы белгечләрнең үзләренә бирелгән заданиене тизрәк һәм мөмкин кадәр арзанрак юл белән башкарып чыгарга теләвен күздә тотып әйтте, әлбәттә.
— Син. Айбулатов. соңгы вакытта үзбелдегеңчә эшләү белән артыграк мавыга башладың бугай. Спорткомплекс торгызудагы үҗәтлегең китергән бәла-казадан ярыйсы гына шома чыгуыңны хәтерлә. Шул үҗәтлегең белән бик күпләрнең тамагына кадалуың, шуның өчен
Чаллыяр һәм автогигантның икенче чиратын салуда катнашучыларны Хезмәт Батыры исеменә тәкъдим ителүчеләр исемлегеннән төшеп калуыңны белмисенме5 Өстеңә тагын нинди мәшәкать алмакчы була сын? диде берләшмә җитәкчесе. йөзенә чыккан канәгатьсезлекне яшермичә
Без — ил кушкан урында төзергә күнеккән кешеләр. Фазыл Ар- ♦ тышевич. һәм. ничек кенә булмасын, шушы максатка омтылабыз Без 5 аласы миллионнар, хөрмәтлем. ил экономикасына файдадан битәр бер- = нинди зыян гарар китермәячәк бит
Вергилий Никифорович, билгеле. Калатау башында шәһәр кү- 5 тәрү безгә җиңелрәккә төшәчәк, чыгымнар да азрак, мәшәкатьләр дә = кимрәк булыр иде Ләкин, минемчә, сез үзегез дә тау башына шәһәр ? хәтле шәһәрне куярга ярамаганлыгын беләсез Чин үзем, мәсәлән, хыял ~ шәһәренең нигез ташы янына килер буыннар, үз җиремнең балалары * ризасызлыгын салып калдыра алмыйм Үгетләмәгез дә. Ә инде бәла- г каза, борчуларга килгәндә без бит Вергилий Никифорович, сездән үрнәк “ алабыз. . з
Шулай да Дикопольцев. үзе әйтмешли, «үҗәт татар»га бирешергә * теләмәде Дөрес, ул аның оештыру сәләтен, авторитетларга баш иеп - калтырамавын ярата, шуңа күрә үз итә дә. шуңа күрә алар менә ничә j еллар инде җанга җан куеп эшлиләр Ләкин кеше характерындагы * шушы сыйфатның үзеңдә булуы бер хәл. ә менә сиңа буйсынган кеше “ нең үзеңә каршы хәрәкәт иткәнен күрү бөтенләй икенче нәрсә
Ярый. ярый, киңәшербез, сөйләшербез әле. Фазыл Артышевнч Бер утыру тотынуда хәл иттек түгел бит Днкопольиев тагын нәрсәдер әйтеп каршы төшәргә маташкан Айбулатовнын кайнарлануын басарга тырышты Аңа карап проект ясаучылар да тынды
Әмма бу тынычлануның вакытлы икәнлеген Айбулатов сизде һәм кичекмәстән үзенчә чара күрә башларга булды
Шушы сөйләшүдән соң бер ай чамасы үттеме юкмы, Чаллыярга проектлаштыру институты җитәкчесе академик Губаненко килде. Чал лыярнын яңа өлешендә Айбулатов тәкъдиме белән җиткерелгән алтмыш ике ишекле торак йорт бинасын карарга бардылар Олы юлга чыгып. Мәләкәс елгасын үтүгә, архитектура корылышы, тышкы эшләнеше бе-лән аерылып торган өч йортка күз дә салмаган сыман узып киттеләр, югыйсә. Әмма яна шәһәрне карап, алар турында озаклап фикер алышканнан сон кунакханәгә кайткач та академик әйтеп куйды
Фазыл Артышевнч. теге өч йортның проектын әллә башка шәһәрләргә дә бирәбезме? Чөнки аларны чынлыкта күрү күңелгә бигрәк тә ятышлы булды
Айбулатов. билгеле инде шул секундта ук академикның кайсы йорт лар турында сүз кузгатканын аңлады
Без бөтенләй үк каршы түгел түгелен. Василий Михайлович, ләкин бит әле сез җитәкләгән институтның ул проектны кызганычка каршы, раслаганы юк
Академик Губаненко зирәк акыллы кеше, шуның өстәвенә ни өчендер шушы үзсүзле Айбулатов дигән егетне якын күрә, ләкин бу юлы аның чәнечкеле сүзләрен тыныч кына уздырып җибәрә алмады
Беләсезме. Фазыл Артышевнч. сез. минемчә, үзегезнең хезмәт карьерагызны хазергедой югары урыша гагаялц алиаесыадыр Ипием чә. сезне бервакыт килеп СМУ начальнигы да итмәсләр, прораб фәләнгә генә калдырырлар
Айбулатов академиктан шулай ук усал сүзләр көтмәгән иде
Рәхмәт. Василий Михайлович, рәхмәт сезгә
Рәхмәтегезне. Айбулатов иптәш, прораб урынына куйсалар гына әйтерсез Әлегә минем үземне беркем белмәгән проект, тиешле хрын нарда расланмаган проект
Академик шул урында туктап Айбулатовның күз алдында диярлек имән бармагын уйнатып алды. Беркадәр тын торганнан соң сүзен дәвам ^тте п т буенца тугызар катлы өч йорт торгызып куйган кешенең әлегә кадәр шундый куәтле комбинатны җитәкләве гаҗәпләндерә... Ни хәл соң бу. ә?
— Соң бит, Василий Михайлович, күпме талаштым мин иптәш Сова бүлеге белән... Аларга эш күрсәтү, соавтор булу кирәк..
— Ә бит, иптәш Айбулатов, бүген иртән сезнең кабинетта мин күргән ватман кәгазендәге схемада Көмеш Алан шәһәре дә үз урынында түгел Ах, иптәш Айбулатов, Айбулатов, инициатива — яхшы нәрсә, тик аның да бер чиге була, ай-яй, ничек кенә була әле — диде Губа- ненко, баягы сүзнең очын югалткан кеше сыманрак, күзләрен хәйләкәр кысып. Шундук Айбулатовны тагын бер кат гаҗәпләндерде:
— Теге йортлар кирәк иде миңа, Фазыл, Волгодонск шәһәрендәге яшь гаиләләргә кирәк. Проект авторы буларак, бәлки безгә аны «Атом- машжа да куярга рөхсәт итәрсез, туганкай, ә?
Айбулатов соңгы вакытларда ут йотып йөргән теге йортларның давылы үзе өчен бәла-казасыз гына үтәчәген анлады
Ә икенче көнне, Көмеш Аландагы рельеф мәгълүматлары, эзләнүчеләрнең анализлары белән танышкач та, самолетка озатучы кызны көтеп торган арада, Василий Михайлович янәшәсендәге иптәшләр арасыннан Айбулатовны аерып алды.
— Менә нәрсә, күгәрченкәем, проект институты җитәкчесе буларак, мин коллегиядә Көмеш Алан проекты турында сөйләгәндә ике вариантны да — безнең инженерлар белән Дикопольцев сайлаганын һәм шул ук вакытта сезнекен дә, миңа калса, иң кулай, ләкин шактый чыгымнар таләп итә торганын да хәбәр итәргә тиешмен... Әгәр үзегезнең фикерегездән кире кайтмаган булсагыз, ул вакытка кадәр дип әйтүем, коллегиягә сезне дә чакырырбыз, яклашырсыз, якалашырсыз.. Кызмагыз, кайнарланмагыз, Айбулатов... Москва слезам не верит, диләрме әле? Шулай булгач, дәлилләрегез уйланган, нык уйланган булырга тиеш.
Айбулатов нечкә күңелле кешеләрдән булмаса да. танылган галим, илдәге архитекторлар союзының башлыгы тарафыннан әйтелгән мондый сүзләрдән йомшарып китте, тамагына төер килеп тыгылды.
— Рәхмәт, рәхмәт сезгә, Василий Михайлович... көтмәгән идем...
Академик та саубуллашу алдыннан ярыйсы гына хисләнгән иде. Кичәге сөйләшүләрне, «Улым сиңа әйтәм, килен син тыңла» дигәндәй, тагын бер кат Айбулатовның исенә төшерде.
— Рәхмәтегезне, туганкай, урыныгыздан төшереп прораблыкка куйсалар әйтерсез...
Икесе дә — тормышның төрле агышларын, кешеләрнең тагын да күбрәк язмышларын-күтәрелешләрен һәм упкыннарга ташлангандай түбәнгә тәгәрәүләрен күргән академик һәм бөтен җаны-тәне белән туган ягында торгызыла торган йортларга бирелгән яшь шәһәрләрнең һәркайсы мөмкин кадәр матуррак, кешеләрнең рухына тәңгәл килерлек итеп төзетергә тырышучы җитәкче инженер — сөйләшенгән сүзләрнең төбендә яткан мәгънәсеннән рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
Академикның кисәтүенә дә карамастан, коллегиядәге сөйләшү гаять бәхәсле булды Андагы кешеләрнең күбесе башта Дикопольцев һәм инженерлар төркеме керткән тәкъдимне раслау ягынарак авышты. Айбулатов өстенә әле салкын, әле эссе су сипкәндәй булдылар
Ниһаять, академик Губаненко сүз алды, ике тәкъдимнең дә нинди уй-фикерләрдән чыгып кертелгәнлеген коллегиядәге, үзләре белгеч булмаган кайбер агайларга да барып җитәрлек итеп аңлатты һәм... ахырдан бөтен эшне бозып куя язды.
Чаллыяр йортлар төзү комбинаты Көмеш Аландагы беренче йортларны, иптәшләр, диде ул,— нәкъ менә икенче тәкъдимдәгечә. Калатау башына түгел, ә бәлки аның итәгендәге түбәнлектән сузы- лып-сузылып чыккан, табигатьнең үзе тарафыннан. «Шәһәр салыгыз монда, сокланып туялмассыз» дигәндәй, яратылган үргә сала башлаган да *
Коллегиядән чыккач та Дикопольцев. гәүдәсенең центнерлы авыр- ; лыгын онытып җибәргәндәй, мгИиннаны чайкалдырып утырды. Айбу- 5 латов белән бергә килүләренә карамастан, аңа бер сүз дәшмичә аэро- < портка китеп барды... з
Көмеш Алан уртасындагы бер төштә, кайчандыр чиркәү булган ♦ таш бина янында берничә трактор, автомашина һәм автокран басып ® тора иде Шофер машинасын туктаткан арада Айбулатов белән Гаяр = Сәфәров икенче бер озынчарак агач бина янына тупланган төзүчеләр- = не. алар арасында катнашкан авыл кешеләрен күрделәр <
Ниндидер җыен буласы, ахрысы, биредә. Фазыл Артышевнч,— “ диде Сәфәров, юл буе диярлек сөйләшми килүдән йотылган тавышына = ирек биреп ~
- Җыен ук булырга тиеш түгел. Сәфәров. әмма мәктәпне сүтә башлаучыларны тоткарларга тырышучылар бар бугай Күңелем шуны сизә.
Айбулатовның күңеле ялгышмаган икән Чынлап та. төзүчеләр янына тупланган кешеләр мәктәпне тик торганда сүтеп ташлауга риза түгелләр иде.
Мин бу мәктәптә утыз ел буе балалар укыттым, иптәшләр, диде өстенә ятышлы гына костюм кигән, муенына галстук таккан, чигәсендәге чәчләренә чал суккан озын буйлы чандыр ир-ат Уку елы әле төгәлләнеп кенә килә, снгезенчеләрнең имтихан бирәсе бар Анысы ярый, имтиханнарны авыл Советы бинасында яки клубта да уздырыр-быз Проблема түгел, ләкин сез. иптәшләр, монда килгәнегезгә озакламый биш ай була, әлегә кадәр берничә бинаның нигезен салудан узмадыгыз Төзелеш үзенең көченә кермәгән әле дип әйтүем Шулай булгач, мәктәпне сүтеп ташлаудан нн файда? Безнең бит яна уку елына хәстәрләнәсебез бар Аннары, без бит яңа уку елын урамда башлап җибәрә ал мыйбы«
Айбулатов төркемдәге хатын кызлар, төзүчеләр һәм малай шалай арасыннан узып, чүмече урынына очлаеп торган тимер болванка таккан, мәктәп бинасын ишәргә әзерләнгән экскаватор янәшәсендәге аксыл плиталар өстенә менде, ике кулын берьюлы югары күтәрде һәм «Тыныч ланыгыз. тынычланыгыз әле. иптәшләр». дигән сыман ишарә ясады Нәрсәдер әйтте, тик төркемнән килгән шау-шуда аның тавышы югалып калды, алдагы рәтләргә дә ишетелмәде Ниһаять. Айбулатовның кул ■ хәрәкәтләрен күргән кешеләр тынычланды, «нәрсә әйтер бу» дигән сыман көтә башлады
Иптәшләр! Хөрмәтле көмеш-алаилылар! диде ул тавышындагы сизелер сизелмәс акцент белән Мин Айбулатов дигән кеше, йорт лар төзү комбинаты начальнигы Биредә яңа шәһәрне кору безгә тапшырылды. һәм без аны башкарып чыгарбыз да Көмеш Алан дигән борынгы авыл нигезеннән күтәрелгән беренче зур бина, безнеңчә, мәктәп бинасы бульфга тиеш Без аны быелгы беренче сентябрьгә, һнчшнк сез, тапшырачакбыз
Баягы ир-ат ашыкмыйча гына Айбулатов янына таба атлады, ан нары плиталар өстенә күтәрелде дә
Исәнмесез, иптәш Айбулатов. диде Без. билгеле, авылыбы< нигезеннән өр-яңа шәһәр калкып чыгуга каршы түгел. Ләкнн. каран
карап торабыз да. иптәш Айбулатов. төзүчеләрнең үз эшләренә салкын каравын сизәбез Төзелеш чын-чынлап башланмаган әле. анын беренче адымнары гына. Ләкин бит. иптәш Айбулатов. мәктәпне сүтмичә дә була торгандыр. Турысын әйткәндә, без әлегә сезнең «Беренче сентябрьгә өлгертәбез» дигән сүзегезгә ышанып бетмибез...
Бу укытучы агай Чаллыяр дигән шәһәрнең көнләп түгел, сәгатьләп күтәрелгәнен, андагы йортларны гына түгел, икешәр-өчәр мең бала укырлык мәктәпләрне дә Айбулатов төзүчеләре торгызганны, ике-өф ай арасында юктан бар ясаганнарын ныклап белми иде бугай.
Шулвакыт төзүчеләр арасыннан өстенә зәңгәрсу комбинезон кигән. башына яулыгын муеныннан урап бәйләгән хатын-кыз чыкты Гаяр әлеге хатын-кызның йөреш-килбәтендә ниндидер таныш чалымнар барлыгын чамалап өлгермәде, әлеге хатын плнтәләрнен теге ягындагы баскычыннан менеп тә житте
Сәфәров аның беренче сүзен ишетүгә таныды һәм өскә таба каерылып йөзенә карады Әйе. Гөлфирә иде ул.
— Иптәшләр. Көмеш Аланның хөрмәтле кешеләре! Сезнең күңелдәге шик-шөбһә безне, төзүчеләрне, турысын гына әйткәндә, беркадәр гарьләндерә Ләкин, иптәшләр, без бит әле тупланып кына ки ләбез Мин — Ташкентны хәрабәләрдән торгызышкан. Чаллыярдагы яңа шәһәрне һәм «Атоммаш» янындагы каланы салучылар арасында эш ләгән кеше. Мин иптәш Айбулатов сүзләренә ышанам Әгәр ул әйткән икән инде, мәктәп көне-сәгатенә әзер булыр. Ә без, төзүчеләр, тырышлык ны жәлләмәбез.
Айбулатов Чаллыярдагы төзелештә кайчандыр буяучы-штукатурчы лар звеносын житәкләгән бу хатынны шулай ук таныды Дөрес, аның моннан ике-өч ел элек көтмәгәндә Чаллыярдан ни өчен китүе белән кы зыксынып өлгермәде ул чакта.
Гаяр Сәфәров исә Гөлфирәне кыз чагыннан ук белә. Чаллыярда эшләгән чакта ул аның белән мөмкин кадәр азрак очрашырга тырыш ты Ни әйтсәң дә. Гаярның ул чакларда бөтен илгә шаулаган чагы, илнең иң югары органына депутат булып сайланган көннәре иде. Хезмәт^, хезмәте китергән данның тәме, күптән түгел генә тапкан бәхете — Нур лыбикәсе белән корган тормышның кадерен белеп кенә йөргән вакыты иде Гаяр Сәфәровның Төрле планеркалар вакытында да Гөлфирәнең сәер бер гадәтен - ир-атлар белән бергәләшеп тәмәке тартуын да күрмәде
Плитәләр өстенә баскан Гөлфирә, сөйләвеннән туктап, як-ягына карап алды, танып өлгермәдеме, әллә танып та сиздерергә теләмәдеме. аның карашы Гаярьгә туктамыйча узып китте.
Көмеш Аландагы төзүчеләрнең эшләре шәптән түгел иде. Моны бер карауда чамалап алган Айбулатов, прораб Зубровның кичкырын мон да булып та. таң атканчы каядыр китеп югалуын белеп алгач, бөтен эшне туктатырга, кешеләрне вагоннар уртасындагы мәйданга, «кызыл поч- мак»та тупларга кушты.
Аның гадәттә бераз елмаебрак торган, мөлаем йөзендәге ачу төсмерләре чагылып китте, тыгыз ябылган иреннәре сирәк кенә тартышып, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй селкенеп куялар иде
Мондый хәлдә төзүчеләр алдына чыгып булмасын аңлаганга күрә. Сәфәровны төзелеш мәйданы белән таныштыруны сәбәп итеп, машинасына кереп утырды да шоферына:
- Әйдәле. Рәсим туган, безне Калатауга алып мен. Сәфәров абыеңның төзелеш мәйданын очар кош биеклегеннән карыйсы килә бугай,— диде.
Сәфәров Айбулатовның аны бер дә юкка гына Көмеш Аланга алып килмәвен сизенә иде Шулай да аптыраганын белдермәде Монда килеп көтмәгәндә оешкан «митинг»та Гөлфирәне, күңеленә якын тоелган яңа төзелеш ыгы-зыгысын, тәртипсезлек һәм оешмаганлыкны белгәч, ни
чектер икеләнебрәк калды Иртә белән ул Айбулатов янына тиктомалдан килмәгән иде Соңгы вакытта күңелендә тупланган юшкыннан арынырга. Чаллыярны коруның ин шаулы көннәрендә ярыйсы гына дуслашып. якынаеп та, аннары сәбәпсез-нисез аралары ерагайган өлкән җитәкче янына киңәшкә килүе иде
Аны. танылган төзүче Гаяр Сәфәровны. югары партия мәктәбен _ тәмамлый дип. берләшмәнең резерв исемлегенә керткәннәр нде Моннан В ел ярым элек, һич көтмәгәндә, эш урыныннан алып, икенче бер төзү 5 монтаж идарәсенә партия оешмасы секретаре итеп күчерделәр
Гаяр аңлый: партия оешмасы секретаре булу гаять җаваплы, ке- = шеләр белән эшли белүне сорый торган эш. әлбәттә. Ләкин йөздән ар з тык кешене туплаган комплекслы бригада белән идарә итү бер. ә пар | тия оешмасын җитәкләү, идарә коммунистларын туплау бөтенләй баш- * ка нәрсә Монда инде, эшләрне оештыра белү сәләтеннән тыш. комму- « нистларга күрсәтеп бара белү һәм тагын элек Сәфәров уйлап та кара- х маган бик күп сыйфатлар кирәк булып чыкты. Дөрес, ул үз иптәшләрен- < нән аерылырга теләмәгән иде. ләкин берләшмәнең партия комитетына * чакырып сөйләшкәннән соң. карышмаска, эшләп карарга булды *
Карышырга, үзе яраткан эштән, иптәшләреннән аерылмаска бул- £ ган икән аңарга. Ә ул
Көмеш Алан авылы урынында салыначак шәһәрнең нинди булача u гын. аның үзенчәлекләрен тәфсилләп сөйләп килүче Айбулатов беразга тынып калды Аннары Гаярга аңлашылмас ачу белән
Менә, күрәсезме. Сәфәров. безнең Атакай белән эләгешә башла выбызның күчәре менә шушында. Калатау итәгендәге карьерда ята,— диде ул эчке бер әрнү сиздереп Кайчагында безнең Атакай кебек акыл иясе, тәҗрибәле җитәкче дә ялгыша Кемнәрнеңдер «иясенә киткәнче» дип үгетләвенә бирешә бит
- Күз өстендә кара каш сыман торган тау итәгеннән ташлы җир алуны әйтәсезме. Фазыл Артышевнч?
Гаярның бу соравы урынсызрак иде. чөнки биредә шушы карьердан башка нәрсә юк Әмма Гаярның да башында үз уйлары актарыла, үзенеке үзәктә
Айбулатов мәгънәсез сорауга җавап бирүне кирәк тапмады, җилкә се аша артка борыла төшеп. Гаяр ягына күз ташлап кына алды
Ул арада чайкала-чайкала баручы «Волга» Калатау башына менеп тә җитте
Калатау чирәмлегендә, кай арада күтәрелеп өлгергәннәрдер, сары баш. ромашка сабаклары көязләнеп утыра
Озакламый шәһәр калкып чыгасы урын моннан уч төбендәгедәй кү ренеп тора Ләкин биредә Чаллыярны төзи башлагандагы кебек зур көчләр, андагыдай шау-шу. мәхшәр сизелми Нибары өч дүрт кран, борыннарын Калатау башына таба сузып, кемнәрнедер көтә шикелле иде
Күкрәкләрне кытыклаган саф һава, тирә яктагы борынгы тынлык, каршыларында ачылган күренеш үзенекен нтте, Айбулатов белән Сәфә- ровның күңелләрен шәһәр ыгы-зыгысыннан арындырды
Син. гафу ит мине. Ларин, дип башлады Айбулатов машинадан унбиш егерме адым атлагач та. Күңелеңдә кара болытлар йөзгәнне элегрәк тә сизеп йөри идем мин. Гаяр Ләкин суз кушарга өлгерә алма дыммы шунда, әллә көндәлек ыгы-зыгы йотты, әллә теге вакытта, депутат чагында, беркадәр масаебрак йөрүеңнән күңелдә юшкын утырып кал ганмы төгәл генә белмим Шулай да синең ниндидер авыр кичереш ләр белән яшәгәнеңне сизәм Мин сине монда юкка гына алып килмәдем Анысы соңыннан Ә хәзер, әйдә. Гаяр, нинди таш бар күңелеңдә. җаныңны нинди уйлар кимерә чыгар да сал
Сәфәров мондый сөйләшүгә әзерләнеп, үзе теләп килгән нде. ләкин хәзер үзалдына дулкынлану тойды Юлда килгәндәге кичерешләр
ме, әллә нинди көтмәгән-уйламаган җирдән Гөлфирәне очрату, әллә Ка- латауның саф һавасы биргән рәхәтлектәнме — зиһенендә күптән әзер сүзләре түгел, бәлки тормышының аерым-аерым сәхифәләре бүгенгедәй ялтырап-ялтырап хәтереннән узды.
Иң югары органга депутатлыкка сайланып, башкаладагы күп санлы очрашуларда, төрле-төрле газета һәм журналлардан килгән иптәшләр каршында чыгыш ясап, үзе кебек депутатлар белән телевидениедән күренгәли торгач, аның характерында тәкәбберлек, мин-минлек сыйфатлары чагылгалый башлады шул Бер айга якын аның өчен дә эшләгән иптәшләре инде аңа тиңдәш сыман түгел, ничектер бүтәнрәк кешеләр шикелле иде.
Моны бик озак аңлый алмыйча йөрде Гаяр, бик озак...
Шундый көннәрнең берсендә алар эшли торган мәйданга Айбулатов килеп чыкты Торак йортларны яхшырту, үзгәреш кертү нияте белән йөрүе икән. Айбулатов сызымнары белән эшләнәчәк бизәкле стеналар китергәнне көтәргә туры киләчәк, диде җитәкче Плитәләр бер-ике көннән килер, бүтән эшләрне башкара торсагыз иде. дип үтенде Айбулатов. Билгеле инде. Сәфәров егетләре тоткарлык буласын бик тиз чамаладылар, Бәхтияр Харрасов егетләре белән җан-фәрманга ярышкан чаклары иде аларның Бөтенсоюз журналы «Огонек» призына ярышта беренчелекне алу-алмау бәхәсенең иң кызу вакыты Гаяр тегеләй итте, болай итте һәм икенче көнне, яңа плитәләр килмәгәнне сәбәп ясап, искеләрен куярга кушты Тынычлык проспектына кыры белән баскан мәһабәт йорт шулай итеп бертөсле гадәти плитәләр белән торгызылды Айбулатов аларны милли бизәкләр төшерелгән нәкышлы плитәләр белән бизәмәкче иде Бәхтияр Харрасов егетләре: «Янабыз,«Огонек» призыннан коры кала-быз»,— димәгән, яңа плитәләр килгәнне көтеп, өч көнгә соңга калса калганнар. проспектка гына түгел, шәһәрнең үзенә дә ямь өстәп торучы плитә-нәкышлы йорт торгызганнар. Дөрес, алар социалистик ярышта ел саен диярлек алып килгән күчмә приздан колак кактылар Приз Сәфәров егетләренә дан өстәде. «Огонек»та рәсемнәрен басып чыгардылар, җыелышларда мактадылар Хәер, Бәхтияр Харрасов егетләренә дә мак тау сүзләре аз тимәде, чөнки алар да билгеләгән чиктән күпкә алда бара иделәр
Анысы әле аның бәлки эзсез генә узган да булыр иде. әмма һриз алган көннәрнең берсендәге актив җыелышында Сәфәров, һич уйлап- нитеп тормастан, тотты да. «Без тагын да күбрәк эшләр башкара алыр идек, тик менә безнең эшкә кайвакыт җитәкче иптәшләр комачаулый Ниндидер тәҗрибә ясау нияте белән, башта ук уйламыйча, кызу эшне тоткарлыйлар Детальләрне алмаштыралар. Мондый хәлләр булмасын иде»,— дип бик «ачы» чыгыш ясады Активта утыручы җитәкчеләр б\ сүзләрнең кем исеменә әйтелүен аңладылар, әлбәттә Айбулатов ягына таба борылып кайсы күз кысып, кайсы ияк кагып «Во. бирә, күрдеңме?» дигән сыман иттеләр Айбулатов күңелендә ачу саклый торган кеше түгел. Ләкин инде ул бүтән беркайчан да үзенең яңа тәкъдимнәрен Сәфәров бригадасында сынап карамады..
Сәфәров янәшәсендәге Айбулатовның баягы сорауга җавап көтеп атлавын белеп-күреп бара Ләкин ул тау түбәсеннән түгел, ә бәлки инеш аркылы салынган басманың сыгылмалы такталарында тирбәлгәндәй хис итә иде үзен Уйлар тагын ялтыраштылар, хәтер йомгагыннан тагын бер мизгелне сүтеп чыгардылар.
Гөлфирә теге чакта звено җитәкчесе булып эшли башлагач та Нурлыбикә. үзенә генә мәгълүм юллар белән, Гаярның Гөлфирәгә «үлеп» гашыйк булып йөргәнен белеп алган Башта ул Гаярга «Үзең чакыртып китергәнсеңдер әле»,— дип бәйләнеп йөрде Аннары, үзләре бергә-бергә эшләп тә аны-моны сизмәгәч, тынып торды. Икенче мәртәбә тавышны
Мәскәүгә алдынгылар слетына бер төркемдә барган өчен чыгарды «Сон. Нурлыбикә, мин бнл;еләмәдем бит делегатларны Аны тырыш хезмәте өчен яраталар, үзең күреп торасың, сезнең кебекләрне бер йодрыкка туплап эшләтә*.- дип ычкындырды Гаяр
Шул гына җитмәгән икән Нурлыбикә, эшләгән җиренә барып. Гөлфирәгә: «Син иремне миңа каршы котыртасың» дип тавыш чыгарды ♦ Ничек җитте шулай җайладылар <
Автогигант һәм Чаллыярның беренче чиратын сафка тапшырган өчен f алдынгыларны хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итә башлагач та Гаяр алдына 5 катгый таләп куелды әгәр дә мәгәр Гөлфирәне бүләкләнүчеләр исемле- 5 генә кертеп, аңа орден алып бирсәң горкомга гына түгел, сезнең депу- | татыгыз фәлән-төгән дип Верховный Советка язам, диде Нурлыбикә 5
Озак, берничә көн уйланып йөрде Гаяр һәм Нурлыбикәсенең талә- ’ бенә каршы тора алмады Идарәгә барып үзе язган исемлекне «Тагын = бер тапкыр карап чыгыйм әле» дип алды ла Гөлфирәнең фамилиясен = төшереп калдырып яңага күчерде Кәгазьләр югары урынга киткәч, = идарә җитәкчеләренең күзенә иң алдынгы звено җитәкчесенең исемлектә * булмавы чалына Гаярны чакырып. «Нигә болай?»— дип сорадылар <ч
Сәфәров колак очларына кадәр кызарып, оят булса да. ялганларга = мәҗбүр булды
— Теге исемлектә бар иде. күчереп язганда ялгыш төшереп калдырганнардыр
Аннары мәрмәргә төренгән культура сараенда тантаналы җыелыш булды Ару-талуны белми эшләгән кешеләр берәм берәм сәхнәгә күтәрелде. хөкүмәт бүләкләрен алды Алар хөрмәтенә оркестр уйнады, милли киемнәр кигән гүзәл кызлар чәчәк бирде аларга
Президиумда утырган Сәфәров концерт башланыр алдыннан зур залга кереп барганда Гөлфирә белән бәрелеште Халык арасында берсен берсе күрмичә бәрелештеләр, әлбәттә Шушы мизгелдә Гаяр үзенең ни кадәр мәгънәсез, никадәр намуссызлык кылганын бөтен ачылыгы белән күрде Гөлфирәнең күзләреннән күрде Андагы мөлдерәмә тулы яшьләрнең ачысын тойгандай булды
Икенче көнне иртә белән звено җитәкчесе эшкә чыкмады Ә тагын бер көннән комсомолның шәһәр комитеты секретаре пленумда Гөлфирә Шәйхетдинова һәм аның кебек бер төркем алдынгыларга «Атоммаш» төзелешенә путевкалар тапшырды
- Беләсезме. Фазыл Артышевнч . мин инде күптән сезнең белән сөйләшергә теләп йөри идем диде, ниһаять Сәфәров Калатаунын биек төшендәге маяк янына җитәрәк телгә килеп Сонгы елларда мин бергә эшләгән иптәшләрем, алар башкарган эшләр турында күп уйландым үзем һәм үземнең күңелдә йөргән байтак вакыйгаларны тыгыз иләктән иләдем, йөрәк аша уздырдым
Сәфәров шулай диде дә кулындагы чыбык белән җиргә суккалап торган Айбулатовка карады Ул башын аска иебрәк чыбыгы белән «фи ит. фи-нт» нттергәләп тора бирде Гаярга таба күтәрелеп карамады, дәшмәде
Минем әле кырыкка да җитмәгән гомеремдә, Фазыл Артыше- вич, байтак вакыйга булды Авылда туып үскән армиягә китеп кенә бераз олы дөнья белән танышкан егет. Чаллыярга кнлгән идем Ул ча гында тормыш тәгәрмәче ш$лай әйләнеп китәр дә мине үзе белән ияртеп алып менеп, күкләргә таба чөяр дип кем уйлаган аны. Фазыл абын «Автогигант булачак монда'» дигәч тә без ышанып бетмәдек Нишләп монда корсыннар аны. илдә җир беткәнме әллә диешеп йөрдек Тоттылар да кора башладылар Олау-олау материал вагон вагон кеше килә баш лады Без. билгеле, аптырашта калдык Шундый берчакны сез килеп
чыктыгыз Егетләр, әйбәт кенә бер бригада оештырыйк та яна Чаллы- ярны корырга керешик әле, дидегез. Аннары... аннары инде үзегез беләсез...
Без эшләдек, вагоннарда яшәп, резин итекләр киеп, бот төбенә кадәр пычракка чумып эшләдек Ярышка чыктык... сынатмадык. Хәер, Фазыл абый, мин бу хакта сөйләргә җыенмаган идем, телгә килгәнгә генә әйтүем Мин үзем турында Нишләргә миңа хәзер, Фазыл Арты- шевич, нишләргә? Яраткан эшемнән аерылдым Мин үзем турында, чыннан да, ай-һай зур фикергә килдем бер чакны... Иптәшләремне санга сукмый башладым Телгә алып сөйләргә дә оят, янәсе, югары сфераларга күтәрелдем Ил җитәкчеләре белән кул кысышып йөри башладым Мине президиумнарда гына йөрттеләр Озакламый озакламый Герой буласың дип аркама сугып кына сөйләштеләр .. «Без шулай эшлибез, без фәлән хәтлене үтибез»,— дип күкрәк киереп сөйләшергә өйрәндем...
Аннары Чаллыярдагы сынауларны бергә узган иптәшләрем берән- сәрән генә башка бригадаларга күчә яисә үзләре салган шәһәрне калдырып бөтенләйгә китә, яңа кешеләр туплагач та эшләрем алай ук тернәкләнмәгәч Минем дә башка уй төште Ләкин соң иде инде. Мин күп дусларымны югалткан идем, күп нәрсә шулай җиңел генә, алтын балык кушканча гына эшләнер дигән фикердән арына башладым
Минем җаныма суккан беренче нәрсә, Фазыл абый, иптәшләремнең, сыналган дусларымның китүе, очрашкан чакларда күрмәмешкә салышулары. ниһаять, бригаданың акрынлап алдынгылыктан төшеп калуы булгандыр, билгеле. Ләкин, мине иң борчыган нәрсә — кайчандыр берәүне җәберләү, аның җан җылысын куеп эшләгән эшләрен күрсәтмичә, югары бүләктән мәхрүм итү булды Бәлки, ул беркайчан да орден-медаль өчен эшләмәгәндер. Ләкин. Күпләрнең күкрәк киереп орден тагып йөрүләрен күргән саен минем күз алдыма шушы кешенең мөлдерәмә яшь тулган күзләре килеп баса
Иң соңгысы, Фазыл абый, оят булса да әйтим, ул чагында мин бит үземне Чаллыярның кендеге итеп саный идем Автогигантны төзеп бетереп, Чаллыярны иң матур шәһәрләрнең берсе итеп күтәргән көннәрдә, сез инде аны беләсез, мин көтеп, ышанып йөргән нәрсәгә... Хезмәт Герое дигән исемгә мин түгел, Бәхтияр Харрасов лаек булды .
Сез, Фазыл абый, мине дөрес аңларга тырышыгыз, мин хәзер генә бу хакта шулай сөйли алам, чөнки хәзер инде үземнең никадәр оятсызлануымны аңладым Гомерлек сабак алдым
Беләсеңме, бездә әле кайвакыт җитәкчеләрнең, кирәкле кешеләрнең күзенә туп-туры төбәп, намуслы кеше күзләре белән карап ялганласаң, икейөзлеләнсәң, сиңа күбрәк ышаналар, сине . сине хәтта ихтирам итәләр Ләкин кеше дөреслекне күзгә бәреп әйтә башласа, аңа ышанмыйлар, алай гына да түгел, аңардан йөз чөерә башлыйлар...
Шулвакыт Кама өсләтеп бу якка таба очып килгән самолет күләгәсе Сәфәров белән Айбулатов басып торган җирне кисеп китте Аннары самолет үзе дә Калатаудагы маякка турыланган шикелле килде-килде дә кинәт Кама ягына таба янтаеп тау ышыгына кереп югалды Гаяр, самолет тау артына кереп югалгач та. нәрсәнедер исенә төшергәндәй иреннәренең чите белән генә елмаеп алды, сүзен дәвам итә алмый торды
Сәфәров сөйләгәндә чыбыгы белән җиргә суккалап, әле теше сызлаган кеше кебек сул кулы белән яңагын тоткалап, ләкин бары тик бер җиргә — аска, Калатау ышыгыннан калкып чыгачак шәһәр ягына таба кысынкырак күзләрен тагы да кыса төшеп карап торган Айбулатов башын югары күтәрде, самолетны күз карашы белән озатып калды Сәфәров сүзен дәвам итмәсме дип тагын беркадәр көтте, ак чәчләре белән уйнаган салкынча һаваны күкрәк тутырып сулады.
Нәрсә дип әйтим сиңа, парии Син бәлки мине киңәш бирер, бо- лай эшлә, менә тегеләй эшләмә, дип әйтер дип уйлыйсындыр5 Турысын әйткәндә, Гаяр, син минем өчен яңалык ачмыйсын Мин генә ту гел. безнең йортлар комбинатындагы күлләр синең шөһрәт сынавын уза алмавыңны күреп килде. Ләкин бит ул чагында синен кеше әйткән сүзне дөрес аңламавын бар иде, — диде Айбулатов карашын Сәфәровнын нө- * зенә күчереп — Иң яхшысы. Гаяр, шушы хакыйкатьне синең үз башын < белән аңлавың, минемчә. Ә бит дөреслекне аны. татып карамыйча, ке- | ше сөйләгәннәрдән генә белеп булмый
Күп еллар элек, тугыз-ун яшьлек малай чагымда, әни мине бәрән- 5 ге бакчасына бәрәңге төбе өяргә, чүп үләннәрдән чистартырга чыгара 5 иде Рәтләрне менә шушында хәтле дип күрсәтеп, билге куеп китә 5 Мин бу хәлне җиңел генә хәл итәргә өйрәндем Барам да ул куеп кит я кән таш кисәген якн җиргә кадап калдырылган чыбыкны берничә рәткә би- ? рерәк күчереп куям Чөнки эшлисем килми, су буена йөгерәсе, кояш- = ның кайнар нурларыннан качасы килә Су буеннан исә тиз генә I кайтырмын димә Бераз эшлим дә карыйм билге тагын да ерагайган < шикелле.. Барам да тагын бер-ике рәткә Шулай итә-итә әни куйган * билгене байтакка якынайтканмын бит. парнн Әни. билгеле инде, си = зеп алды. Әрләде-әрләде дә икенче көнне мин сиңа тагын күбрәк бирер- * мен. эшләмәсәң бабаңа әйтермен, днп йокларга яткырды
Икенче көнне тагын бакчага чыктык Әни рәтләрне санады да кулындагы таягын җиргә кадап куйды Мина күренеп торсын өчен таякның башына ак чүпрәк бәйләде дә уракка китеп барды Кәптен. брамат, болай булгач, минәйтәм Су керү малайлар белән чйнасның нәрсә икәнлеген оныт, парин Эшкә керештем Бәрәңге төбе саен өч йөз алтмыш градуслы әйләнеш ясап кара әле син' Кул аягың атламас, арка ларың тураймый башласа, башыңдагы шарикларың селкен.» икән ул Тук тале, минәйтәм. нишләп сон мин болай эсседә миңгерәгән сарык шикелле бәрәңге төбе саен әйләнеп, рәт буйлап барып, бәрәңгенең башта бер ягын, аннары китмәнне икенче кулга ташлап ул ягын да өеп була, ләбаса Шулай итеп, эш җиңеләйде, малай Тормыш бабай, эа-ру- ри-лык үзе өйрәтте, башны эшләтергә мәҗбүр итте
Айбулатов Сәфәровның яшьтән үк эшкә чыныгып үскән киң җилкәсенә шапылдатып сугып куйды
О-о-о, Гаяр, без синең белән ярыйсы гына серләшкәнбез бире дә. җыелыш башланырга нибары ун минут калып бара түгелме соң? Әйдә, тизрәк, диде һәм шоферына кулын изн-нзи. Сәфәровны көтеп тә тор мастан. машина калган урынга таба атлап китте
Гаяр Сәфәров аның артыннан, аякларын диңгезчеләрчә нык басып атлады Калатау өстендә бу минутларда күк йөзе ачык, ул җанга рә хәтлек бирә торган зәңгәрлек белән томаланган Дөрес. Камамын теге ягындагы карурманнарга тия язып берән-сәрән аксыл болытлар йөзә, июнь кояшының җылы нурында коена, кеше хыялындагы бәхет булып сал мак кына тирбәлә иде
Өченче бүлек
I
Нурлыбикә, төшке аштан соң ял итеп алырга яткан җиреннән торды да. зур зур чәчәкләр төшерелгән, итәкләре үкчәсенә тнеп тор тан халатын төймәләмичә ген.» бәләкәй өстәл янындагы креслоның йом шак аркасына ауды Кулларын креслоның ике шыннан идәнгә кадәр сузып, башын артка чөеп җибәрде, аякларын күтәреп, велосипедта бар ган шикелле селкеткәләде Аннары төзелештән киткәч ярыйсы гына йом шарган бармакларын йөгертеп, тагын да түгәрәкләнә төшкән, ләкин яшь
леккә хас тыгызлыгын саклаган бит алмаларына җиңелчә генә массаж ясап алды Тагын кресло аркасына ятып, башын артка чөйде, зур, тулы күкрәкләрен киереп тирән сулыш алды. Торшер өстәлендәге телефонга карый-карый, сул яктагы бүлмәгә борылып кычкырды:
— Карлыгач... Карлыгач дим!..
Тавыш-тын ишетелмәде, хәрәкәт сизелмәде.
«Менә бит, атасы кебек үк кире беткән нәрсәкәй» дип уйлап алды Нурлыбикә кызы турында һәм:
— Катя... Катюша!—дип ярыйсы ук каты кычкырды.
. Бу юлы бүлмә ягыннан өстәлгә китап ташлаган тавыш ишетелде, аннары бүлмә ишеге теләр-теләмәс кенә ачыла башлады.
— Мин монда бит инде, әни, нигә кычкырасың?
— Нигә дәшмисең? Анаң чакыргач тавыш бирергә, чабып килергә кирәк түгелме соң?
Бүлмә ишеге бөтенләй ачылды, анда балаларга хас очлаебрак киткән ияк һәм әнисенә караганда сузынкырак йөзле Карлыгач күренде. Аның маңгаендагы чәчләре каш өстеннән киселгән һәм бәләкәй-бәләкәй боҗраларга уралган. Күзләрендә кырыслык чаткылары күренә иде.
— Син бит, әни, мине түгел, ниндидер Катюшаны чакырасың... Телефоннан сөйләшәсең дип торам...
Нурлыбикәнең кара күзләрендә усаллык очкыннары уйнап алды, бит алмалары сизелерлек алсуланды, иреннәре ирексездән кысылды.
— Чәнечкеләреңне калдырып тор әле. яме. Күрше кызлары, я булмаса класстагы малайларың белән сөйләшмисең... Бу кадәр атаңа охшасаң да охшарсың икән. Бүре башын табакка салсаң да, урманга таба тәгәрәп төшә диләр иде шул. . Ак кала төзим дип, атаң шикелле тилеләргә ияреп йөрмәгән булсам, сине җиде ай ярымнан ук бакчага илтеп ташламаган булсам, тугыз яшеңнән түгел, сөйләшә башлауга акыл укыта башлаган булсам...
Соңгы вакытларда кызын «яшәргә өйрәтә» башлавының бер-берсе- нә ике тамчы су кебек охшаган чираттагы нотыгы иде бу Нурлыбикәнең.
— Әни. минем әле иртәгә булачак походыбызда сөйләргә шигырь өйрәнәсем бар. Сүзеңне әйт...
— Карале моңа, анасы янында торырга да вакыты юк .. Тагын нинди поход? Ә син әниеңнән сорадыңмы, әниең җибәрәме соң сине ул походка?— диде Нурлыбикә керфекләре арасыннан гына кызына сөзеп караган килеш.
— Әтием киткәнче үк сораган идем инде. Ул: «Барырсың»,— диде.
Әнисенең бенгаль утыдай чытырдарга тотынуын белгәнгә күрә, кыз, борылып, бүлмәсенә кереп китмәкче иде...
— Туктале, тукта, кызым... Ну, Катюшенька...— диде Нурлыбикә, бер тәкәбберләнә башласа әйткәнне тыңламаячагын алдан ук сизеп — Туктале, менә монда, минем яныма кил әле, кил, Катюша...
Кыз. ишек төбендә басып торган җиреннән кинәт кенә кубып, ияген югарырак күтәрде һәм роза чәчәкләре төшерелгән күлмәк итәген җилләндереп янәшәдәге креслога чумды.
— Беренчедән, әни, мин — Катюша түгел. Минем исемемне әти белән бергә син үзең куйгансың, минем исемем — Карлыгач., русчага әйләндерсәң дә. Катюша түгел, Ласточка дигән сүз...
— Хәзер бөтенесе шулай дип йөри. Кем сине Карлыгач дисен? Атаң сүзе белән шул татар мәктәбенә биргән мин юләр... Хәзерге заманда нәрсәгә, әйт әле, нәрсәгә ярый ул татарча укуың?
Кыз, яшьлегенә карамастан, гаять җитдилек белән әнисенә таба борылды.
— Әни. бу хакта без бер сөйләштек бит инде. Нигә тагын шуны кузгатасың. Мин — татар кызы һәм үз телемне яратам. Ул миңа аңлаеш-
лы Ул безнең илебезгә Муса Җәлил кебек батырны биргән халыкның теле Мин аны белергә, оригиналда укырга телим Нигә мине тыясың? Үзең әнә русчаны бик яраткан кебек кыланасың, ә сөйләвең Ә мин русчаны да дус кызларымнан ким белмим, әле мин рус теленнән бер генә «дүртле» дә алганым юк.
Кызының бик күптән инде болай ярсып, озак итеп сөйләгәне, әнисе ' белән аңлашканы юк иде Әнисенең «акыл өйрәтүләре»ннән туйган Кар лыгач еш кына дәшми, я кырт борыла да бүлмәсенә кереп китә башлый һәм шуның белән әнисенең нәфрәтенә очрый иде
Нурлыбикәнең дә бүген, гадәтенчә, кызына кычкырып, «син тегеләй, син болай» дип орышырга исәбе юк иде. шуңа күрә
Ярый. ярый, кызым Карлыгач бул Ярый диде ашыгыбрак Ул. сизелеп тора башка көннәрдәгедән үзгә, нидер әйтергә теләгән, әмма сүзен башларга җай табалмыйча йөргән кеше шнкеллерәк иде Ләкин характерындагы ярыйсы гына ялтырап чыккан сыйфат тора бара үзенекен итте.— Син менә, кызым, әниеңне гаеплисең, нигә дип моның кадәр чүпрәк туплыйсың днп үзәккә үтәсен. . Тирә-күршеләр, таныш- белешләрнең тормышын күрмисенме син. кызым’ Аларның нәрсәләре юк? Әнә. Бәхтияр Харрасовларны кара син дубленкалар чыгып өлгер мәде, өчесенә дә алдылар Менә дигән мебельләре бар нде. Герой бул ган айда ук яңаны - Эфэргедә чыкканын кайтардылар «Жнгулн*лары бар иде. ноль пятый чыгып өлгермәде алыштырдылар Менә ә синең яраткан атаң депутат булып күпме йөрде Әгәр үзем колагына тукып тормаган булсам, әле бердәнбер хатынына һәм кызына дубленка сорап, сәүдә оешмасына кергән булыр идеме ул Анда да кергәч тә юньләп сөйләшә алмады бит ичмасам, бер-ике сүз әйтте дә колакла рыиа кадәр кызарынды
Карлыгач әтисенең ул вакытта оятыннан нишләргә белмичә йөргән көннәрен әле дә оныта алмый әле Шуңа күрә әнисенең чыгышын бүл дермичә түзә алмады
— Әти. әти чын төзүче ул Ул кешеләргә ядкяр шәһәр хәтле шәһәр төзеп калдыра
Кыз шулай диде дә әнисенә карап куйды, торып китәргә җыенгандай итте
Финн Ә мин мин кем идем еннеңчә? Мин мин соң бу каланы сигез ел ярым буена менә шушы, сине баккан кулларым белән төземәдеммени? Беләсең килсә, ничек кенә төзедем әле' Синең тымызык атаң кадәр генә мин дә эшләдем Тик ул эшнең кемгә ки pare бар? Кем күрә ул эшне? Әнә атаңны мактадылар күкләргә чөй деләр. үл гына күз өстендәге кара каш иде. депутат ясадылар Ә ан нан ни файда аллы соң ул’ Ни файда? Синен дубленкаң бар. вельвет джинсы, чалбарларың әллә ничәү Аларның берәрсен сиңа атаң алып кайттымы соң’ Акча кайтарды? Кайтарса сон. ул аны кемгә кайта рырга тиеш? Әллә.
Кинәт теленә килгән, аңына суккан бу уйдан Нурлыбикә тынып калды, кызына каралы, башын кресло аркасына салып уйланып алды, аннары шулай түшәмгә караган килеш дәвам итте
Менә мин сигез ел буена кулларымны төрле буяу измә эченнән алмадым Ниндидер романтикага бирелеп, юләр шикелле көн саен эшкә йөгердем Кешеләргәәәә яңа йортлар булсын, дидем Ә ми не мине күрделәрме? Миңа бер медаль бирделәр Шул Ник бер тапкыр депутат итеп сайласыннар’ Мин белгән булыр идем иәрсә эшләргә икәнлеген Атап шикелле уҗым бозавы булып йөрмәгән б\ лыр идем ..
Шулвакыт аның сүзен бүлдереп телефон шалтырый башлады Кар лыгач якынрак иде. үрелеп алды да колагын куйды
Әйе тыңлыйм Әйе Өйдә юк ул белмим
КАШАПОНф ЯЗМЫШЫҢА ЫШАН
Нурлыбикә урыныннан бу яккарак күчеп:
Кем ул. кемне сорыйлар?— диде, телефон трубкасын алырга кулын сузып Ләкин Карлыгач аның сузылган кулын күрмәмешкә салышты Тагын:
Әйттем бит инде... өйдә юк ул,— диде дә, сүзне бетергәнгә санап, трубканы урынына куйды. Нурлыбикә түземсезләнеп сорады:
— Кем, кем иде ул?
- Кем булсын инде? Шул... Дядя Эд-дик,— диде Карлыгач, соңгы сүзләренә аерата басым ясап.
Нурлыбикәнең күзләре зур ачылып китте.
— Ә син Син аны каян беләсең?
Карлыгач әнисенә карап алды, авызы янына төшкән чәч бәйләмен өреп җибәрде һәм иреннәре белән генә мыскыллабрак елмайды да
- Син юк чакта шалтыратмый дип уйлама син аны .—дип куйды. Аның карашы ук әнисенең кыланышы андый ук яшерен сер түгеллеген әйтеп тора иде. Шуңа да Карлыгач соңгы сүзләрен ярыйсы гына ачу белән әйтеп, бүлмәсенә кереп киткәнгә сүз әйтмәде Нурлыбикә. Эх, бу юлы да башлаган сүзен очларга, иң кирәклесен әйтергә — кызын үзе белән Эдик яшәгән якларга китәргә күндерә алу гына түгел, ул хакта сүз башларга да өлгермәде.
Эдик Эдик Менә кем ул Нурлыбикә омтылган тормышның бөтен тирәнлеген белүче. . мондый тормышны бирүче кеше.. Нурлыбикә аның белән моннан ике ел элек танышты Танышты Сәфәров бригадасындагы прораб Камил Мөхәррәмовның хатыны Бәрия туган көнен уздыра икән. Нурлыбикәне шунда чакырды. Дөрес, анда ул чагындагы Нурлыбикә белгән кешеләр бик аз булып чыкты
Мәҗлес зур түгел, дүрт пар, Нурлыбикә һәм тагын бер ир-ат иде. Бә- рия. табынга утырыр алдыннан, аны Эдик янына алып килде, таныштырды.
Нурлыбикә инде ул вакытта Гаяр белән мәҗлесләрдә булгалаган, дөнья гадәтләре белән танышкан, кайчандыр туган авылыннан чыгып киткән ябай кыз түгел иде инде. Яңа танышы Эдикның Нурлыбикә әле- гә кадәр күргән барлык ир-атлардан үзенең нәфислеге, игътибарлылыгы, җылылыгы белән аерылып торулары' Шундый игътибарны хатын-кыз күңеле сизмиме соң? Иркәләп сөйләшүләре, һәр теләгәнне ярты сүздән аңлавы һәм шуларны үзенә күрә бер осталык белән башкара белгән кешене кем якын итмәс тә кем аның белән танышлыкны икенче көнне үк онытыр икән?
Хәер, аларның танышуы, мәҗлеснең җанлылыгы шулкадәр вакыт лы булды ки, аның ахырында инде янәшә утырган икәүнең бик күп уртак теләкләре барлыгы ачыкланган иде
Моңарчы, Сәфәров белән барган мәҗлесләрдә Нурлыбикә татлы ширбәтләрне капмый түгел, капкалый иде. Ләкин һәрвакыт үзен-үзе тыеп, андый мондый ялгыш сүз әйтмәсәм, кеше арасында көлкегә кал масам ярый дип утыра иде. Күрәсең, Нурлыбикәнең мәҗлесләргә йөреп тупланган тәҗрибәсе, аларга ияләшүе нәкъ менә Бәриянең туган көненә туры килгәндер Ул үзен бу мәжлестә моңарчы бер тапкыр да тотмаганча тота белде. Ачык та. заманча да һәм шул ук вакытта күп төрле мәҗлесләргә йөреп тапталмаганча да тота белде Кем белә, бәлки аңа гына шулай тоелгандыр, бәлки аңа гына: «Мин бу мәҗлеснең тоткасы, алыштырып булмый торган бизәге»,—дигән фикер килгәндер Ничек булса да булды Эдик дигән затлы җан. җаен белеп кенә «патша кызы»ның кеше арасында ничек булса да үзенә иң өстәге урынны алырга омтылган күңелен әйләндерде дә салды.
Нурлыбикә «яши белеп яшәү»нең иң беренче тәмен шунда, шушы кичәдә. Эдик дигән затлы җан янында татыды.
Мәжлес ярыйсы гына кызды, шуның белән бергә Нурлыбикәнең күңелен кытыклый-кытыклый, аны ниндидер рәхәт томаннар артына алып киткән ширбәт тәме дә артканнан-артты
Инде «тегендә-монда гына ишеткәләгән» музыка, шөһрәтле артистның карлыккан тавыш белән җырлавына кушылып биешүләр башлангач Эдикның никадәр заманча, никадәр мавыктыргыч кеше икәнлеге ♦ тагын да ачыкланды Шулвакыт Нурлыбикәнең миен бораулап бер уй = узды. Ул ирексездән Эдикны үзенең ире Сәфәров белән чагыштыра баш = лады «Никадәр эчпошыргыч бит ул,—дип уйлап алды Нурлыбикә < аның бит башында эштә дә, өйдә дә үзәкләргә үтеп беткән нәмәрсәләр 5 план һәм социалистик ярыш, әллә нинди, кеше укымый торган китаплар. = имтихан-зачетлар. тегендә дә монда булачак чыгышлар гына Анда мин ? юк...» S
Дөрес. Нурлыбикә Сәфәровны ир буларак яманлый алмый Таныш- * кан көннәреннән үк Гаярның көчле куллары үз тәненә килеп тиюгә. Нур- “ лыбикә ирексездән тынып кала, йомшарып төшә, тавыш тынсыз гына с аның көченә буйсына, аның киң күкрәкләренә сыенып «дөньясын» оны- э та иде Соңгы вакытларда Гаяр диплом эше белән аның барлыгын да * белмичә йөри башлады Ә аңа. Нурлыбикәгә, бөтен җирдә макталып - йөргән, көчле һәм әллә нигә бер назлы да була белгән ир түгел, аңа көн х саен шундый тормыш кирәк Аңа. Нурлыбикәгә, кешеләр кия торган < затлы нәрсәләр модасы чыгып беткәч кенә түгел, шәһәрдә беренчеләр- u дән булмаса да, беренче днстәдәгеләр рәтеннән кирәк Бәриянеи сөй ләүләренә караганда. Эдик шундыйларны таба, заманның ин нечкә хисләрен белә торган кеше иде
Биюләр туктап торган арада әллә ничек кенә икәүдән икәү лоджидә булып чыктылар Татлы ширбәтнең хисләрне тагын да ныграк исертә торганы тәрбияле ир-егет белән икәүдән икәү генә калу, аның таләп чән, тыгыз тәнен тою Нурлыбикәне бөтенләй йомшартты һәм ул Эдикның кочагына кереп чумганын, аннары иреннәренең бергә кушылганын той мыйча да калды
Ул кичне Нурлыбикә үзенең гаиләсе барлыгын, кызы һәм ире көтеп торуын бөтенләй истән дә чыгарган иде Бәлки Бәриянеи кыставына бирелеп, аларда куна калган булыр иде, ләкин алар белән бергә утыру чы пар Нурлыбикәләр ягына кайта икән Алар такси чакырткач. Нур лыбикә калмады, кайтып китте Икенче көнне Эдик белән телефоннан сөйләштеләр
Карлын 14 инде күптән йоклаган. Гаяр, тагын үзенең китапларына күмелеп, имтиханнарга әзерләнә иде
— Кайда булдың. Нурлыбикә. нигә<шалтыратмадын)— диде ул шел тәле тавышын тыярга тырышып Аның ачуы килгән чакларда икесе бергә кушыла язган калын кашлары сикереп куя Нурлыбикә бер ике минуттан Гаярның ачуы ярсып чыгасын аңлады һәм аны уздырырга, аңардан алданрак дуларга исәп итте
Ни эшләргә кушасың миңа борынгы заманнан калган тәртиплә рең белән? диде ул бер генә дә ярсырга исәбе юк кеше сыман Нәр сә эшләргә кушасың? Әллә инде иптәш кызларымда утырырга да яра мыймы? Нинди кыргыйлык инде бу’ Үзең дә йөрмә, хатыныңны да йөртмә
- Мин сиңа ачуланмыйм.теләсәң концертына, теләсәң.иптәшләре* ңә бар. Нурлыбикә Ләкин бит инде хәзер сәгать төнге бер Бу вакытта нинди иптәшләр инде ул? Шалтыратып кисәтер идең, барып алган бу лыр идем
«Тагын шул гына җитмәгән иде. килеп аласың гына калган иде», дип уйлап алды Нурлыбикә һәм шул мизгелдә моңарчы яратып яшә гән иренең искиткеч ерагайганын тоеп, котлары очып куйды Ләкин бу хәл мизгелнең мизгелен генә биләп торды һәм. Эдик исенә төшүгә, әллә каи китеп югалды
Икенче көнне, көтеп-көтеп тә, Эдиктан звонок булмагач, китәргә дип кузгалган гына иде сискәндереп телефон шалтырый башлады.
Нурлыбикә йөгереп диярлек барды. «Ул, ул, бары тик ул гына»,— дип ашкынган иде. дөрес булган икән.
— Эшләр ничек, Норхен, барамы, баш авыртмыймы?— дип әллә кайчангы әшнәләрчә башлады Эдик. Шундук үзе тезеп китте:— Минем баш. нишләптер, чатнап тора Әллә, әллә, мәйтәм, Норхен, минем янга киләсеңме? Ерак түгел. Әйе, әйе. Яна кунакханәгә Мин төшеп алырмын
Турысын әйткәндә, беренче минутларда Нурлыбикә, Эдикның кая чакырганын төшенеп тә өлгермәде. Ул инде күңеленнән Эдик кая чакырса да барырга әзер иде. Шуңа күрә ялындырып тормады, кая икәнлеге баш миенә җиткәнче үк:
— Барыйммы соң?—дип сораулы ризалыгын бирде.
Ярты сәгатьтән кунакханә каршындагы мәйданның шакмаклы пли- тәләреннән атлый иде Нурлыбикә. Ләкин туп-туры гына кереп китә алмады ул Ни генә әйтсәң дә гомерендә беренче тапкыр кунакханәгә... чит кеше янына бара иде ул. Элегрәк кунакханәләргә йөрүче хатын-кызлар турында ишеткәләгәне булды булуын. Ләкин үзен алар урынына куеп карарга башына килмәде Хәзер исә Ашык-пошык киенгәч тә өеннән чыгып урам буйлап атлый башлауга аның өстенә салкын су сипкәндәй булды «Ничек, ничек инде мин туп-туры, тәүге чакыруны ишетүгә таныш түгел ир янына барам?»— дигән уй аны туктап калырга, аннары өй ягына таба атларга мәҗбүр итте Ләкин ләкин ниндидер икенче бер көч аның миендә--«Барсаң соң, нәрсә була? Синең анда нәрсә өчен барганыңны кем белә?»— дип кыстап торды
«Нәрсә эшләргә? Барыргамы-юкмы? Барсаң бик үк яхшы булмаячак, билгеле. Ни әйтсәң дә ир хатыьи. бнт. Җитмәсә, Чаллыярда мәгълүм кешенең хатыны Бармасаң... Эдик кебек кеше, аның үзенә тартып торган ир-егетнең гомерендә бер генә тапкыр туры килүе ихтимал. Ә бәлки безнең җаннарыбыз шуны тели, бәлки безнең инде берберебезне сөюебез шушыдыр’ — дигән уй килеп коткарды Нурлыбикәне шикләнүләреннән.— Чынлап та, әгәр дә алар арасында мәхәббәт хисләре туган икән, димәк, бу мәхәббәтнең җавапсыз калмавына, икесенең дә йөрәктәге тойгыларын бер-берсенә бүләк итәргә хаклары бар бар
Шундый уйлар белән вөҗданын аклый-аклый килеп керде Нурлыбикә кунакханәгә
Әмма барысы да искитәрлек гади булып чыкты.
Беренче каттагы вестибюльдә аны Эдик каршы алды Сул яктагы өстәл янында ике хатын серләшеп торалар иде. Аларның ирен чите белән генә елмаеп калуларын Нурлыбикә күрмәде.
Хәер, никадәр генә тыныч, битараф булырга тырышмасын, энәләргә баса-баса керде Нурлыбикә. Шуңа күрә ул каршысында җиңел автомобиль сыярлык лифт ачылгач та «Ябылмаса гына иде» дигән шикеллерәк эчкә узды. Эдик аның артыннан ук керде.
Ишекләр шыгырдап ябылгач та иркен сулыш алды Нурлыбикә. Эдик лифт өскә менгән көйгә Нурлыбикәне үзенә тартып китерде дә күкрәгенә кысты, алсуланган бит алмасыннан үбеп алды
Люксның урта оүлмәсендә менә дигән өстәл әзер икән Нурлыбикә плащын салып ванна ягында битен-күзен караштыргалап чыккач та өстәл янына утырдылар Бик күптәнге танышлар яки каядыр еракка китеп торган һәм әле генә очрашкан кешеләр кебек бер-берсенә сыенышып утырдылар
Ширбәте әллә нинди иде Эдикның. Беренче рюмкадан ук Нурлыбикәнең күз алларын сыек яшькелткә томан урый башлады Ә инде Эдик аны үзенең тезләре аша сул кулына аударгач та... Нурлыбикә карышып торуны кирәк дип тапмады «Хәзер яки беркайчан да...»—дигән сы-
манрак урыныннан күтәрелде, арттагы бүлмәгә узды һәм Эдикнын ел- маюлы карашы астында киемнәрен салырга кереште
Бераздан инде анын ширбәт тәменә күмелгән, хәлнен киеренкелеген уттай янган иреннәре:
Син син нинди кайнар. Эдик син нинди рәхәт... Син Син...— дип пышылдыйлар иде... ♦
3
Креслоның йомшак аркасына ятып, моннан ике ел элек булган, лә- < кин искә төшергәндә дә бүген дә кайнарлыктан хәтерне пешереп пешереп з алган хисләреннән тиз генә арына алмады Нурлыбикә Ни әйтсәң дә. | вөждан белән хыянәт арасындагы киртәне бер тапкыр узганнан соң. анын £ кичерешләре, кайнарлыкка һәрвакыт кайнар булса да. барыбер ул ча- ® гындагы кебек өтеп-өтеп алмыйлар иде инде Бәлки аның ул хисләре инде * тупасланган да булыр иле. ләкин Эдикны ай күрде, кояш алды. Чаллыярга о килә, эшен эшли. Нурлыбикәсе белән үзенә бирелгән вакыттан бик яхшы « гына файдалана да тагын килгән ягына таба кител югала Дөрес. ■ i i • ни 3 озакка югалмый ул. ике-өч айдан тагын килеп чыга бу якларга. Нур- * лыбикәнең рәхәтлектә үткән көннәрен-сәгатьләрен сагынып җиткән чагы - гына була.
Соңгы очрашуда Эдик сөекле Нурлыбикәсенең өйдәге хәлләре ту- * рында сөйләгәннәрен, кайчаннан бирле алып китәм дә алып китәм дип “ өметләндерәсең, дип үпкәләүләрен тыңлаганнан соң әйтте:
Мин. билгеле. Норхен. сине алып китәргә, җир читенә олагырга да әзер. Син моны беләсең Ләкин бит үзен моңа кадәр төрле сәбәпләр таба килдең. Әле кызымны калдырып китә алмыйм дидең, әле тагын нәрсә дә булса чыгарып тордың
Нурлыбикә инде хәзер Эдикны түргә куеп инаныр хәлдән узган, аның характерын, нинди уйлар белән, ничек яшәгәнен ярыйсы гына төсмерли Шуның өстенә Эдикнын башка шәһәрләрдә дә тик кенә йөрмәгәнлеген чамалый иде. Әгәр дә алар ир-хатын бхлып яши башласалар, аңа булган таләпләр дә үзгәрәчәк Нурлыбикә сөйкемле сөяк Эдикның йомшак як ларын белә, шулар ярдәмендә үзенә генә борырга исәпли иде
Ниһаять, барысы ла хәл ителгән. Нурлыбикә иреннән аерылып китү не хәл ителгәнгә саный. Ләкин мондагы квартираны, мебельләрне, аера та соңгы ике елда тупланган туннар, күп төрле затлы әйберләрне, тнк торганда калдырып китәсе килми иде аның Җитмәсә, кызы да тәмам кулдан ычкынды, атасы ягына ауды Ул «ирәк күңелле кыз. әнисенең яхшы юлда йөрмәгәнлеген. Эдик дигән кешенең кемлеген чамалый гына түгел, ярыйсы гына төгәл белә дә нде Хәзергә кадәр ниндидер бер көч тотып торды аны. әтисенә аны моны сиздермәде Тик соңгы вакытларда кызның позициясе ачыклана төште Ул атасы ягына апа. беркая да китмәячәген төрлечә сиздерә башлады
Нурлыбикә үзе дә әллә кайдагы, таныш булмаган якларга китүдән ярыйсы гына шүрли, шул ук вакытта Эдик белән ике араны өзәргә хәленнән килми иде
2
Вергилий Никифорович Днкопольцев зур төзелешләрдә эшләп һәм яшәп, кем әйтмешли, энә күзеннән кереп, җепнең очыннан чыккан кеше Аны инде бернинди кыенлык, төзелешләрдәге көтелмәгән ыгы «ыгы, иң югарыдагы җитәкчеләрнең килүе белән дә каушата алмыйсын Аның теләсә нинди эшне мөгезеннән тотып җайлап кына сыртына сала торган каты кулы бар Ләкин Калатаудагы төзелеш, аның өстенә көнбатышка таба сузыла торган магистраль объектлары да кушылгач, аның тамагына да төер тыгылды
Дөрес, хәзер инде көннәр буе төзелеш мәйданнарыннан кайтмыйча, төн уртасында да күп төрле киңәшмәләр уздырган чаклар ерагайды Элек бары тик Чаллыярда һәм якын-тирәләрдә генә тамырланган Кама буе төзелеш берләшмәсе хәзер инде үзенең тамырларын тирәнлеккә генә түгел, ерак-еракларга да җибәрде. Аның бүлекчәләре хәзер «Атоммаш» һәм Башкортстан җирендә, Кама буйларында һәм аннан да еракларда эшлиләр, миллионнар гына түгел, миллиардлар белән исәп-хисап йөртәләр. Автогигантның икенче чиратын тапшырдылар, ләкин әле барыбер эш җитәрлек. Чаллыярда, промышленность төзелешләрен исәпләмәгәндә дә, ел саен 400 мең квадрат метр торак төзелә. Бу, билгеле, аңлаган кешегә, кем әйтмешли, догасын кылмыйча да туярлык.
Кичә һәм бүген Вергилий Никифорович үзен автогигант төзелешенең иң кызган чакларындагь!ча хис итте. Эш тыгызлыгы һәм вакыйгаларның күплеге искитәрлек әле. Хәер, Вергилий Никифорович башкача эшли белми. аның җаны, характерының корылышы бары тик киеренкелектән киеренкелеккә күчеп кенә яши ала торгандыр.
Бу араларда мондагы төзелешләрдән тыш Калатау һәм .. тагын бер яңа, гаять үзенчәлекле, шулай ук төп-базалардан ерактагы объектны үзләштерү, андагы эшләрне оештыру белән мәшгуль булды Вергилий Никифорович.
— Алеша Мирков. — диде ул селектор төймәсенә баскалап — Алексей...
— Әйе, тыңлыйм сезне. Вергилий Никифорович.
Үзенең мәшәкатьле вазифаларыннан беркайчан да туймый торган ярдәмче һәрвакыттагыча урынында иде
— Айбулатов күренмиме әле?
— Юк, ләкин озакламас ул. Вергилий Никифорович, кайткан инде. Баярак кына сөйләштек без аның белән.
— Ярый алайса, килү белән керсен, көтеп утырмасын, ярыймы?
— Ярый, кер, Вергилий Никифорович ..
Берләшмә аппаратындагы хезмәткәрләр, эш сәгате чыгу белән тизрәк шәһәр тирәсендә ике-өч ел эчендә яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр шикелле күтәрелгән бакча-дачаларына ашкыналар. Аларны, билгеле, гаепләп тә булмый. Эштән соң һәркем үзе теләгәнчә ял итәргә хокуклы Хокуклы. Вергилий Никифорович моны бик яхшы белә, ләкин моннан илле елга якын башланып киткән хезмәт юлында шушы хокуктай ничә генә тапкыр файдаланды ул?
Менә бүген дә иртәдән кичкә кадәр Вергилий Никифорович, кул астындагы кешеләр әйтмешли, «шашкан темп»ны югалтмыйча эшләде
Иртәдән үк, бер генә минутка да тынмыйча диярлек, селектор аппараты төрле төстәге күзләрен мелт-мелт иттереп утырды, һәркайсы берничә трестка торырлык идарәләрдәге җитәкчеләр әледән-әле аны эзләделәр. Берләшмә аппаратындагы идарә һәм бүлек җитәкчеләре әледән- әле кергәләп тордылар Өч тапкыр төрле мәсьәләләрнең торышын тикшергән киңәшмә үткәрелде. Авыл җирендәге төзелешләрдә тар урыннар шактый гына җыелган, шуларны бетерү турында сөйләшенде. Агач эшкәртү комбинатындагы хәлләр, анда җитәкче алмаштыру турында тагын бер тапкыр ярыйсы гына кискен утырыш булды. Аннан соң Үзәк Коми-теттан килгән иптәш катнашында магистраль газүткәргеч объектлардагы эшләр торышы хакында озаклап сөйләштеләр, баш миләре кысага кысылганчы уйлаштылар. Бу мөһим төзелешкә Кама буе төзүчеләре үзләренең өлешен кертергә, океан артындагы агайларның мин-минлегенә тагын да бер тапкыр сугарга кирәк, дигән карар кабул иткән иде.
«Нишләп шул агайларга дөнья тар соң?—дип уйлап куйды Вергилий Никифорович.— Инде ничәмә-ничә тапкыр аларның аяк чалуларына карамыйча зур гигантларны торгыздык. Инде ничәнче тапкыр иң җаваплы чорда безнең тыныч эшләребезне өзәргә, дөнья каршында
безне көлкегә калдырырга тырышты алар Ничәмә ничә кат инде үзләре тишек тагарак янында утырып калдылар Бу көрәшнең ахыры булырмы3 Бу агайлар беркайчан да безнең эшләребез, алай гынамы, җирдә яшә вебез белән килешә алмаслардыр, ахры Ә без унҗиденче елдан бирле автогигант төзелешендәге бер бригадир әйтмешли, океан артындагы агайлар ачуларыннан ачып тешләсәләр дә. яшибез, яшәрбез » *
Вергилий Никифорович, әйләнмәле креслосына бөтен авырлыгын са- = лып, тәрәзә ягына таба борылды Кама аркылы салынган мәһабәт ко- = рылма ГЭС плотинасы һәм анын өстендәге бетмәс-төкәнмәс кран- 2 нар һәм тагын бик күп төрле корылмалар, үз гомерендә төрлесен күр- = гән Дикопольиевның сүзләрен, уйларын раслагандай, аның гомерендә = булган барлык көрәшләрнең, йокысыз төннәр һәм кеше ышанмаслык 2 киеренкелекләрнең нәтиҗәсе булып мәңгелеккә утыралар иде Ә бит. j ә бит Вергилий Никифоровичның бу төзелешләрнең тамчысын да күрми ф калуы бик мөмкин иде “
...Сугыш башланганда.яшь инженер Дикопольцев Урал якларындт- _ гы бер төзелештә эшли башлаган иде Ләкин ана. теләкләре һәм энер < гиясе ташып торган тау инженерына, хыялларын тормышка ашырырга = ирек бирмәделәр Вергилии Көнбатышка таба кузгалган беренче эше * лонда булып чыкты Ләкин башка иптәшләре кебек сугышка тиз генә * кереп китәргә туры килмәде аңа. Эшелонны алып баручы хәрбиләрнең - берсе батальон комиссары Рашат Ганиев дигән үтә җитди кешенең х ихтыяры Дикопольцевны Идел ярындагы Куйбышев шәһәрендә калдырды '
Син инженер кеше, югары белемең бар. сугыш хәтле сугыш чык _ кан икән инде, анда сннец кебек белемле командирлар да кирәк Сугы шырга өлгерерсең, әйдәле, егет, командирлык серләрен дә үзләштер, диде аңа зәңгәр күзле, ачык йөзле, чандыр гәүдәле Ганиен
Дошман яулары Мәскәүгә якынлашканнан-якынлаша бара иде Бу лачак командирлар телдән булмаса да күңелләреннән «Без бармыйча фашист яуларың туктата алмаячаклар, без генә аларнын әҗәлчесе», дип уйладылар һәм шуңа күрә ике көннең берендә командирларына «Безне фронтка җибәрегез» дип ялвардылар Хәтта янаучылар да та былды Бер акыллы башлы иптәш, мәсәлән, командирларына ачыктан- ачык
Сез фашистларга ярдәм итәсез, безне, югары белемле кеше ләрне, юк бар белән йөртеп фронтка җибәрмичә тоткарлыйсыз Шушы атнада җибәрмәсәгез күрегез дә торыгыз, иптәш Сталинга хәбәр итәчәкбез! диде.
Шушы сүзләрдән сок ачуланырга, чиктән тыш тәртнпЛ-злек кур сәткән курсантны аз дигәндә гауптвахтага ябарга тиешле командир салмак адымнары белән, бераз аксый аксый (соңыннан белделәр - фин сугышындагы яралары төзәлеп бетмәгән икән але> сафтагы курсантлар ның йөзенә карап арлы бирле үтте һәм әлеге «акыллы баш» янына тук тап аның җилкәсенә суккалады Аннары сүзсез генә иңенә аскан кыр сумкасыннан дүрткә бөкләнгән кәгазьләр чыгарды
Укы! диде
«Акыллы баш» командирга кырын карый карый бармак очлары бе лән генә диярлек әлеге кәгазьләрне актара башлады Аларны кулдан кулга җибәрделәр һәркайсынын почмагына «Отказать' Вы нужны здесь!» дип язылган иде
Шул көннән соң командирны «хыянәт»тә гаепләүче булмады Хәер, тагын атна-ун көннән курсантларны төн уртасында тревога белән ку тәреп алдылар да. рота-рота сафка бастырып
Шагом марш! дип боердылар
Әле кайчан гына «сугышка җибәрмисез» дип җикеренеп йөргән «акыллы баш»лар. дөресрәге, такыр башлар, аны-моны аңышып клгер-
гән арада алар инде башкалага таба ыргылган фашист яуларын тоткарларга өстәмә көч булып баралар иде.
Командир булды егетләр. Ләкин кече командирларга житәрлек хәрби белемнәрен генә үзләштереп өлгерде алар Вакыты шундый иде, кул астындагы көчләрне ут һәм броняга каршы куярга, төп көчләрне туплап китергәнче ничек кенә булса да илнен йөрәге — башкалага фашист илбасарларны җибәрмәскә кирәк иде
Дикопольцев пулеметчылар отделениесенә җибәрелде.
Бер ай эчендә ике тапкыр чолганышта булдылар. Кулларына кара автомат тоткан фашист тәреләре белән йөзгә-йөз, якага-яка, тешкә-теш, бугазга-бугаз килделәр. Меңнәр ятып калды. Сафлар сирәгәйде. Кешеләрнең рухы барыбер сынмады Үзләрен җиңелгәнгә санамадылар. Канлы яраларын ничек җитте шулай бәйләделәр дә, атлап булмаса үрмәләп, үрмәләп булмаса шуышып үзебезнекеләр ягына чыктылар, кулла-рындагы коралны ташламадылар Илнең шифалы чишмә-инеш, елга һәм күлләрендәге су белән битләрен-яраларын юдылар да яңадан фашистларга каршы бастылар.
Өченче чолганыштан чыгу насыйп булмаган икән
Ул иртәне Дикопольцев җирдә күпме яшәсә, тәнендә җаны күпме торса — шуңынчы исеннән чыгармаячак, бер генә мизгелен дә онытмаячак.
Көзге төннең төпсез караңгылыгын ярып, алтынсу төскә кергән яфракларны тагын да ныграк кызартып, йөзьяшәр агач ботаклары арасыннан сизелер-сизелмәс кенә кояш күтәрелеп килә иде. Кайдадыр еракта, хәлдән тайган сугышчылар тупланган төштән төньяктарак, үз кодрәтенең илаһилыгын белдертеп күк күкрәп алды. Сугышчылар шундук югарыга текәлделәр Ул карашларда, бәлки, бу иртә безне эсселектән, сусаулардан, ниһаять, соңгы һөҗүм вакытында дошман пуляларыннан коткара торган яңгыр алып килер, дигән өмет уты яна иде.
Дикопольцев үзенә ярдәмгә бирелгән өч сугышчы белән таң атканчы безнекеләр тупланган урман алдындагы болынны, болын артындагы елгага чыга торган бердәнбер юлның текә борылышын арканлап алган иде. Кузгалдылар Тылсымлы бер көч аны ирексездән артына борылырга. урман авызына таба карарга мәҗбүр итте. Әйе, дошман күзеннән яшерен чокырларда тупланган, үзебезнекеләр ягына тизрәк чыгарга уйлаган кешеләр болындагы биек үләннәрне ярып елгага таба йөгерәләр иде Менә алар, болынның уртасын узып, ялгыз кушкаен янына җиттеләр
Шулвакыт, баягы күк күкрәү авазларын томалап, бөтен тирә-як яңа гөрселдәүләргә күмелде. Ул да түгел, кушкаен, үсеп утырган җирдән төбе-тамыры белән кубып, күк йөзендәге болытларга таба күтәрелә башлады...
Дикопольцев күзләрен ачкач та гәүдәсенең барлыгын сизмичә байтак ятты. Әйтерсең, аның куллары да, аяклары да юк, әйтерсең, урманлы- сулы дөнья, күгелҗем болытлардан һәм төннән арынган күк йөзе төн буена, җанны өшетеп чыккан юеш салкынлык та юк. Әйтерсең, ул, Дикопольцев, әллә кайдагы бер җисемнән аерылып, япа-ялгызы гына очып йөргән сыңар бөртек, аңсыз-зиһейсез тузан бөртеге иде.
Шулай да беравыктан Дикопольцев колакларында иләмсез шау-шу ишетте, күкрәк астындагы ниндидер әгъзаларның үзәкләргә үтеп әрнүен тойгандай булды
Аң тупларга өлгермәде, үзе яткан җирдәге баягы кушкаен шикелле кубарылып, күккә таба күтәрелә башлады Күзен ачмакчы булды, ләкин дөнья аллы-кызыллы чаршау булып кына күренде
Аннары, аннары өч ел ярымга сузылган әсирлек.
Үзебезнекеләр килеп азат иткәннән соң, Дикопольцевка язмышының тагын да ачырагын татырга туры килде.
Үлем лагеренда бер чеметемлек җанын сатып, әсирләрне крематорийга озаттырып йөргән бер бәндә безнең тикшерүчеләр алдында да
боргаланырга, юха елан шикелле агуын сибәргә, үлем лагеренда көрәш оештырган кешеләрне пычрак белән бутарга керешкән икән
Тикшерүләрне узган Дикопольцевны тагын чакыртып алдылар
Синең өстән. Днкопольцев. менә шундый сүз керде Үзеңне акларлык нинди дәлил китерә аласың? Каршылык төркемен җитәкләвеңне кем- нәр раслый ала? дип сорадылар аңардан.
Әсирлекнең хурлыклы юлларын үткән, биш мәртәб» каравылчы эт- = ләрен алдап качу бәхетенә ирешкән, ләкин бишесендә дә яңадан фашист- 3 лар кулына эләгеп, күпме өстәмә кыен, мыскыллаулар кичергән, шуңа = карамастан үзенең рухи ныклыгын саклаган һәм каршылык төркемен 3 туплаган кешегә моны ишетүе, әлбәттә, җиңел түгел иде
Ярый, иптәшләр,— диде ул, бераз уйлап торганнан соң — Менә 3 сезнең алдыгызда безнең төркем чыгарган листовка ята Аны чыгаруда * минем дә өлешем барлыгын раслаучы кешеләр, кызганычка каршы, “ фашистлар белән соңгы бәрелеш вакытында һәлак булды Ләкин, зинһар, шикаятьчене чакырыгыз, мин аңа бер генә сорау бирәм Әгәр дә шул * сорауга төгәл җавап бирә алса, димәк ' =
Теге бәндәне Вергилий Днкопольцев ишектән керүгә таныды. Аның * намусында байтак кына иптәшләрнең җаны ята иде. Каршылык төркеме чыгарган «Юк итәргә!» дигән карарның үтәлми калуы бик кызганыч - иде.
Ярый, сез әйткәнчә. Каршылык төркеменә минем катнашым юк - икән, соңгы баш күтәрүне оештыруда мин катнашмаганмын икән Син сез. бер сорауга җавап бирегез әле.
Днкопольцев тикшерүченең өстәленнән, үрелеп, саргылт кәгазь битен алды Каршылык төркеме чыгарган листовка иде ул
Менә монда, листовка текстының астында. - диде ул теге бәндәгә якын килергә җирәнеп, күп урынлы саннар сугылган алар нәрсәне аңлата?
Сатлык җан утырган җирендә селкенгәләп куйды, аннары аягүрә басып әсирләр канына манчылган кулын сузды Янәшәдә торган сугыш чы листовканы апа алып бирде
Болармы? Болар диде хаин күзен дә йоммыйча - Болар, бе ләсегез килсә... безнең безнең төркемнең күктән алган шартлы саннары Соң. билгеле бит инде, без үзебезнең фамилияләребезне, яки лагерьдагы номерларыбызны куя алмый идек
Дикопольцевның йөрәге киеренкелектән ашыгып ашыгып тибә иде Ярый алайса, тикшерүче иптәшләр. Бу бәндә Каршылык төркемендә катнашкан икән, әйтсен: листовка тексты астындагы саннар, аның ча. шартлы саннар икән Ул чагында ничек итеп алар минем партби летымның номерына тәңгәл килә5
Тагын ике көннән Дикопольцевны хәрби хезмәтен дәвам итәргә озаттылар, ә теге бәндә «макар көтү көтмәгән җиргә» ил һәм һәлак булган әсирләр алдындагы мәңге юылмас гаебен юарга озатылды
Айбулатов берләшмә җитәкчесенең ишеген ачып керде һәм туктап калды Вергилий Никифорович урынында юк иде
«Ял бүлмәсендә микәнни?» дип уйлап алды ул һәм кабул итү бүлмәсенә чыгып торырга исәпләде Шулвакыт ишектән кергәч тә күренми, күп төрле киңәшмәләр дәвамында һәрвакыт ачык куела торган тәрәзә ягыннан _ .
Кер кер Айбулатов. әйдә у г. дигән тавыш килде Вергилий Никифорович ачык тәрәзә каршына баскан да ГЭСның кичке күренеше нә карап тора иде
Исәнмесез. Вергилий Никифорович’
Дикопольцев гәүдәсенең бөтен мәһабәтлеге белән Акбулатов ягына таба борылды.
— Безнең монда АЭСтагы эшләрне төп башкаручы Алмазов һәм аның белгечләре катнашында киңәшмә булып узды бит әле. Фазыл Арты- шевич. Сезнең исемгә әйтелгән нәрсә барыбызга да мәгълүм: торак йортларны тизрәк өлгертә башларга кирәк.
— Анысы шулай. Вергилий Никифорович, ләкин бит әле Алмазов идарәсе дә ашкынып эшләми Өч агрегаттан торган измә-бетон узелын файдалануга тапшырдык дип шауладылар, ә безнең төзүчеләрнең аннан бер тагарак измә алганнары юк. Читтән ташырга мәҗбүрбез... Без сүзебездә торырбыз: беренче сентябрьгә мәктәп бинасын, яңа елга бишәр катлы йортны өлгертербез. Тик... Алмазов агайның егетләре котельный дигән нәрсәнең нигезен дә салмый бит әле...
— Фазыл Артышевич. Фазыл Артышевич...— диде сузыбрак Днко- польцев. - Сезгә хас сүзләр түгел бу Нишләп әле зарланудан башладыгыз?..
— Юк, Вергилий Никифорович, зарлану түгел бу. Обстановканы җиткерү . Рөхсәт итсәгез, мин сезне, Вергилий Никифорович. Көмеш Аландагы хәлләр белән конкретрак таныштырыр идем, диде Айбула- тов һәм беразга тынып калды Ул арада Дикопольцев шәһәрара телефоннан сөйләшеп алды.
— Дәвам итегез. Фазыл Артышевич...
— Мин. Вергилий Никифорович, Көмеш Аландагы комплекслы бригаданы махсус участок итеп үзгәртеп тупларга булдым. Алай гына да түгел, киләчәктә ул участокны мөстәкыйль төзү-монтаж идарәсе иткәндә дә яхшы булыр иде. Сез каршы килмәссез дип уйлыйм.
Дикопольцев аны креслосында уҮырган килеш сул кулының бармаклары белән чигәсен уа-уа тыңлады.
— ..Участокны, аннары бәлки идарәне дә элекке бригадир. Чаллы- ярны төзүгә күп өлеш керткән Гаяр Сәфәров җитәкләр. Мин инде аны Көмеш Аланда калдырып та кайттым. Менә тагын шул балык башы диярсең инде. Вергилий Никифорович. Әйдәгез. Көмеш Аланны төзүдә болай итик әле: йортларның нигезен салуны «Спецстрой»дан алып безгә бирик Моның өчен Көмеш Аландагы участокларын тәҗрибә йөзеннән безгә буйсындырыйк.
Бу хакта Дикопольцев белә. Йорт төзүчеләр белән нигез салучылар арасындагы күп еллык бәхәс әлегә кадәр хәл ителмәгән. Шуның аркасында кайсыбер айларда торак салу заданиесе үтәлмичә дә кала...
— Кызык тәкъдим бу. Фазыл Артышевич. мин моны күптән уйлап йөри идем йөрүен, нишләптер җае чыкмады. Ярый. Мин риза.
Вергилий Никифорович ишектә күренгән ярдәмчесе Мирковка: «Баш инженер. Андрей Моисеевичны тап әле». — диде дә алдындагы блокнотына бер-ике сүз язып куйды.
— Бусы бер нәрсә. Вергилий Никифорович, ләкин бит Көмеш Аланга. иртәме-соңмы, кешеләрне күбрәк җибәрә башларга кирәк булачак Кайда яшәрләр дисезме? Чаллыярда бик күп вагоннар бушый, аларны тиктомалга җимерәләр яки шәхси дачаларга тарттыралар Барысын бул- маса да. бик күбесен файдаланып булыр иде аларның. Көмеш Аланда вакытлы шәһәрчек булдырмыйча булмастыр ..
Ничәнче төзелешне «вакытлы» торактан башка башларга җыенабыз. ләкин шуңа ирешкәнебез юк әле Ярый. Фазыл Артышевич. эшләгез. Бу ел ахырында кимендә биш-алты йорт сафка кертелергә тиеш... Үзегез шәһәрнең урынын үзгәрттегез, инде хәзер үзегез үк өстәмә сред- стволарны кайдан табу турында да уйлагыз
Айбулатов аңлады: ничә елдан бирле бергә эшләп тә күңелендә үпкә сакламаган Дикопольцев коллегия киңәшмәсен онытмаган иде. Шулай да әйтергә җыенып килгәнен әйтергә, тагын бер тапкыр Вергилий Никифоровнчның кәефен «бозарга» булды!
— Сез мине кичерегез. Вергилий Никифорович,— дип ерактан әйләнебрәк башлады ул.—Ләкин . минемчә. Көмеш Алан причалына
Калатау итәгеннән ташлы җир алуны кичекмәстән туктатырга кирәк Ни өченме? Хәзер үк инде. Вергилий Никифорович, шәһәр ягыннан караганда ярыйсы гына шыксызлык ачыла Ничәмә гасырлар буена табигать тарафыннан ныгытылган ярны ишү. күренешне шыксызлау безгә бик кыйммәткә төшәчәк Матурлыкны бозуны безнен халыкның килер буыннары кичермәс Әнә минем төзелеш институында укучы өлкән улым Көмеш Аланга кайтырга җыена Ул — минем улым — бабалары җирендә атасы - корган шәһәрдә яшәячәк Мин аңа ни җавап бирермен
Айбулатов сөйли башлауга. Дикопольцев йөзен чытып кунды Бу аның < авырткан чуаны иде Чынлап та. ниндидер бер тискәрелек, кемгәдер z үпкәләү дип әйтергәме, әллә <бу инде минем төзелеш булмас» дигән уй = мы үз вакытында Вергилий Никифоровичка комачаулады. Ул. Айбула * товның кисәтүләренә карамыйча. Калатауның олтанын казып, причал 5 га дамба салырга рөхсәт бирле Билгеле, ташлы җирне якыннан алу * эшне ярыйсы гына тизләтә иде Ләкин бу эш балакны кисеп җиңне о ямап кую белән бер булып чыкты =
Айбулатов берләшмә җитәкчесенә күтәрелеп карамыйча гына алдын- * дагы кәгазьгә сызыклар сыза-сыза дәвам итте:
- Хәзер үк. иртәгәдән үк туктатырга кирәк. Вергилий Ннкифоро ж внч. Кал атауны рәнҗетүне Болай да инде безгә, сезнең белән, казыган ч җиребезне ныгыта башларга кнрәк дни уйлыйм
Бүлмәдә гаять тирән тынлык урнашты
Дүртенче бүлек
I
Гаяр йокысыннан кинәт уянып китте, шундук торып утырды
Вагонның тимер рәшәткәле ачык тәрәзәсеннән иртәнге саф һава агыла, майкасыз тәндә бөрчек-бөрчек чирканчыклар хасил итә иде
Ике-өч тапкыр Гаяр кулларын ян якка сузгалап, идәнгә таба чү гәләштергәләп, тән язгыч хәрәкәтләр ясап алды да трикодан килеш ишегалдына чыкты
Яктырган. Кама ягыннан кояшның иң өске өлеше генә ураксыман булып күренә. Әлегә кул тимәгән, ләкин инде озакламый беренчеләрдән булып сүтеләчәк авылның кайсыдыр йортыннан әтәч кычкырган тавыш ишетелде Шунда ук сыер мөгрәп куйды
«Тормыш үзенекен итә, тирә-юнь төнге йокыдан уяна, дип уйлады Гаяр, шәһәр ыгы-зыгысына да кереп өлгермәгән Көмеш Алан өстенә ка pan һәр яңа көн үзе белән бирегә нинди дә булса яңалык алып килә, җиләк җимеш, чня бакчаларына күмелгән Көмеш Аланны үзгәртә Дөрес, әлегә искитәрлек матурлык күренми, киресенчә, хәтта, бар эшебез але- гә ишү. җимерү, сүтү. казу, җир актару Тик. барыбер. Көмеш Алан инде үзенең элеккеге тормышына кайтмаячак Бәлки. Көмеш Алан дигән авыл ның исеме, шәһәр исеме булып, тарихка языла башлар» •
һәр яңа көн үзенә генә хас матурлык белән килә Гаяр моны бик күптәннән күреп белә Тик бүгенгесе аерата матур, кичә кнчкырын гына тирә яктагы тузаннарны бастырып җылы яңгыр янып узган иде Шуның галәмәте күрәсең, бүгенге иртә аерата саф. салкынча һәм чне талык бөркеп тора Өлгергән шомырт һәм әллә шулай тоела гынамы, инде август ае булуга карамастан, сирень чәчәкләренең исе килә
Шундый ләззәтле нртәләрне бигрәк тә ярата Гаяр Чаллыярда яшә гәндә мондый нртәләрне күрмисең, чөнки шәһәр зурайды Кайчандыр аның да иске өлешендәге бакчаларыннан хуш исләр бөркелә иде. ләкиы бу хәл озакка бармады, олы төзелеш алып килгән машиналар шау шуы, күкләргә ашкан ташпулатлар ул исләрне үзенә йотты.’сеңдереп алды
Әмма биредә — Көмеш Аланда төзелеш яңа башлана гына, иң беренче йорт...
Гаярның уйлары әнә шуларга, беренче йортларга, аларны салучыларга. алар кузгаткан ыгы-зыгы, бер караганда һичберкем хәл ителмәслек булып тоелган мәшәкатьләргә күчте.
Шушы уйлар белән күмәк юынгыч янына барып, бил тиңентен чишенде, кичә кич дежур кызлар тутырып калдырган, төн эчендә ярыйсы гына салкынайган суны чәчрәтә-чәчрәтә юынды Озын, йомшак сөлгесе белән сөртенә-сөртенә вагондагы бүлмәсенә керде.
Ял көне булганга күрә вагоннарда яшәүчеләрнең торырга, көндәгечә эшкә җыену ыгы-зыгысы белән булашырга уйларында да юк. Хәер, кичә монда яшәүчеләрнең дә күбесе Чаллыярдагылар белән кайтып китте Гаяр да бүген ял итеп алырга, соңгы ике айдагы мәшәкатьләрдән бераз бушанырга, алдагы көннәрдә башкарыласы эшләрне барларга исәпләде.
Чәй кайнап чыкканчы дип. өстәл тартмасыннан каты тышлы, монда килгән көннәрдә үк яза башлаган калын дәфтәрен алды.
Турысын әйткәндә, көндәлек язу Гаярның бик күптәнге, бишенче класста ук «чирләгән» һәм арына алмаган гадәте иде. Дөрес, ул аны берәүгә дә күрсәтмәскә, белгертмәскә тырышты, ләкин бер авылда яшәп, бер мәктәпнең бер классында укыган иптәшләреңнән сер яшереп була димени?
Белделәр.
Алай гынамы, көндәлек язуның ниндидер серле ягын күреп, Гаярны үз араларында тылсым көченә ия булганрак кешегә санадылар, «журналист» дип йөртә башладылар. Аның барлык язу эшләрен аерата пөхтәлек белән башкарып, сочинениеләрне әйбәт язуын әнә шушы көчтән күрделәр. Аннары аннары ике дә уйламыйча. Гаярны мәктәп газетасының редакторы итеп билгеләделәр.
Гаярдагы журналист булу теләгенең яшерен көче, бер башлаган эшкә үжәтлек белән ябышып ятуы, кешедән яшереп дәфтәр-дәфтәр көн дәлек язуы, район газеталарына мәкаләләр җибәргәләве җиңгәнме, әллә кем әйтмешли, чынлап та авылда туып, табигатькә гашыйк булып үсүме — кайсы да булса булгандыр, билгеле. Сәфәров дигән егет тугызынчы- унынчы классларда республиканың яшьләр газетасында да басылгалап торды Ләкин шунысы гаҗәп, журналист булу теләге Гаяр Сәфәровның зур хыялына әверелеп китмәде. Әмма каләм шомартулары, аннан соң да шушы гадәтен онытып бетермәве, җае килгәндә газеталарга язгалавы. бигрәк тә ихласлык белән тулы көндәлекләрне дәвам итәргә тырышуы эзсез генә югалмады. Чаллыярдагы ыгы-зыгы шул кадәр көчле булды, язмыш Гаярны дулкыннарның шундый биек өркәчләренә утыртып йөздерде ки. вакыйгаларны көндәлек дәфтәре битләренә күчереп барырга вакытны бөтенләй диярлек калдырмады Хәер, бик нык теләгән очрак та моңа вакыт таба алган да булыр иде. бәлки Әнә шушы «бәлки», дөресрәге, өйләнешкәннән соң Нурлыбикәнең ул көндәлекләрне сорау- сыз-нисез алып укулары һәм язылганнардан үзенчә нәтиҗә чыгаруы, җай чыккан саен, чәнчеп-чәнчеп алулары, ахыр чиктә бөтенләй кул селтәвенә китерде дә. «Көндәлек ул — вөҗдан көзгесе.— дип уйлый иде Гаяр.— аны көчәнеп язуга караганда бөтенләй язмавың артыграк»
Бирегә — Көмеш Аланга килгәч тә ниндидер эчке бер тойгы Гаярның күңелен җилкендереп җибәрде, төзелешнең тарихына керердәй вакыйгаларны язгаларга мәҗбүр иткән иде...
Хәзер дә Гаяр, шушы минуттагы халәтенә буйсынып, өстәлдәге дәфтәрен яңадан алды, кадерләп кенә ачты һәм ашыгыч язылганга күрә бигүк пөхтә тоелмаган юлларны укый башлады.
9 июнь. Көмеш Алан.
Монда килеп эшли башлавыма биш көн тулды Бу шул кадәр көтелмәгән, башыма да килмәгән бер вакытта булды ки. Айбулатов мине машинасына утыртып, төзелештәге хәлләр белән таныштырганда. Калатау башына менеп, эч серләрен бушатканда да Көмеш Аланның минем төзелешкә әвереләсен уйлап та карамадым Чөнки, турысын гына әйткәндә үз кайгым үземә бик җиткән, нишләргә, кая барып бәрелер- ♦ гә белмичә аптырап йөргән чагым иде
Ике ел чамасы элек, кемнеңдер изге теләге белән мине, ничә еллар - буена җитәкләгән комплекслы бригадада эшләгән җиремнән алып, тө- = зү-монтаж идарәсенең партия оешмасы секретаре итеп сайлаган иделәр =
Билгеле, әгәр дә мине бригададагы иптәшләремнән, андагы мәшә- з катьләрдән аермаган булсалар, бәлки, Чаллыярдагы төзелеш башлан- g ганнан бирле узган тормышымны бу кадәр үк бирелеп энәсеннән җебенә • хәтле төпченеп тикшермәгән дә булыр идем Ул бригадада эшләгәндә ® үткәннәремне барлау белән шөгыльләнергә вакытым бөтенләй дияр- Z лек калмый иде
Шуның өстенә өйдә дә әллә нинди тормыш башланды Кайтып керә- * се килмәде, кайтсам, тизрәк чыгып китү ягын карадым Бусы соңрак. Нур- м лыбикәнең кем икәнлеген ачыклагач, аның нәрсә һәм кемнәр белән яшә- ~ вен күрә башлагач булды Шуны аңлагач та җанны мнңа билгеле бул- - маган ниндидер бер көч актарып салды, пыран-заран китерде
Шундый көннәрнең берсендә Айбулатов янына киңәшергә, сөйлә- “ шергә дип килүем иде Ул минем халәтемне миннән яхшырак аңлаган, күрәсең
Көмеш Аландагы төзүчеләр киңәшмәсендә катнашырга туры кил гәч, прораб Зубровның башбаштаклыкларын ишеткәч, яңа шәһәрне төзүчеләрнең эшләре бигүк шәп бармавы, билгеләнгән эшләрнең үтәлмәве ачыклангач, үзем дә сизмәстән, сүзгә кушылып киткәнмен
Шунда Айбулатов әйтте
— Син, Гаяр, менә болай ит әле Мондагы участокны үзенә ал әле. яме Тәҗрибәң бар Чаллыярдагы йортларның яртысын ук булмаса да. өчтән берен син күтәрештең Югары партия мәктәбен бетердең Дөрес. теге вакытта мин әйткәч тә төзүче инженерлар институтына бар мадың баруын Ярый инде, узган эшкә салават Жаның тәнен белән тө зүче син Барыбер партия работнигы чыкмас ахры синнән Я. ничек, ризамы, каласыңмы?
Мин моны көтмәгән идем Күрәсең. Айбулатов агайга сәеррәк күзләр белән карап куйганмын Ул тагын
— Я, нишлибез? Әллә синең Калатауда әйтелгән баягы сүзләрең бо лай гына, кызыл сүз генәме? дип, мине стенага терәде
Билгеле инде, мондый очракның тиз генә булмасын аңлый идем Соңгы елларда кичергәннәрнең дөреслеген менә шушындагы мәйданда сынарга, киләчәктәге тормышымның аерым мизгелләре өчен кызармас лык итеп корырга, бәлки, бердәнбер мөмкинлек иде бу
Мин ризалык бирдем
Китәр алдыннан, башкарасы эшләрне билгеләгәндә. Фазыл Арты шевнч әйтте
— Гаяр, сиңа инде сөйләп торасы юк. ләкин тагын бер тапкыр исе ңә төшерүне кирәк саныйм һәр эшне башлаганда иң кыеннарның кыены — ышанычлы кечеләрне туплау Арага чит ят нәрсә кертмәу Күр гәнең бардыр кайбер ипинең урта бер җирендә он яки камыр кисәге укмашып калган була Кемгә ничектер, белмим, әмма минем үземә бу бер генә дә ошамый Ипинең гаебе юк. УЛ менә дигән камырдан тора, тик барыбер күңелне нәрсәдер тырный Монда- да шуның кебек әгәр дә син туплый торган кешеләр арасына ят кушымталар кереп ояласа, ахыр
дан аларны аралап алу гаять кыен булачак. Шуна күрә башта ук кешеләрне дуслаштырырга, ихтыяры бер көчкә буйсындырырга кирәк. Шулай итә алсаң, эшләрнең яртысын башкардың дигән сүз...
һичшиксез, Фазыл абый, болар барысы да дөрес. Ләкин аларны ничек итеп, нинди юллар белән тормышка ашырырга соң? Ничек ялгышмыйча тупларга ул кешеләрне?..
11 июнь, Көмеш Алан.
Кешеләрне туплау турында яза башлаган идем Чынлап та, бик четерекле мәсьәлә булып чыкты бит әле яңа кешеләрне туплау. Хәзер безнең вагоннарда алтмышка якын кеше яши. Күпчелеге — хатын-кыз. Аларның да яртысыннан артыграгы балалы хатын. Төрлесе төрле җирдән килгән. Ләкин, ни хикмәттер, аларның күбесенә уртак бер сыйфат бар: утызны, хәтта егерме бишне дә тутырмаганнар. Ирләреннән я аерылган, я аерылмыйча гына китеп баручылар
Шулар белән сөйләшеп чыккан идем: чәчләрем үрә торды. Хәзер безнең вагоннарда аз да түгел, күп тә түгел — мәктәп яшенә җитмәгән егерме өч бала яши булып чыкты. Бу нигә болай килеп чыкканмы? Беренчедән, кешеләрне Чаллыярдагы кадрлар бүлеге җибәрә Андагы тулай торакларда балаларга урын юк, ә Көмеш Аланда, янәсе, әлегә барыбер прописка-фәләнне тикшермиләр. Бер уйлаганда яхшы нияттер инде бу. Чөнки авылыннан баласын күтәреп чыгып киткән якн иреннән аерылган хатынга нинди дә булса торак табалар, ярдәм күрсәтәләр. Ләкин андагы хөрмәтле кадровикларның монда килеп караганнары юк бит. Икенчедән, кискен төстә әйтелде: бу тирәләрдә яшәүчеләрне әлегә эшкә алырга ярамый Эшче куллдр якындагы шәһәрләргә китеп беткән, авылда эшләргә кеше җитми. Бу да дөрес. Димәк, бердәнбер юл кала: яңа төзелешкә килергә теләүчеләрне читтән туплау. Монда инде, хөрмәтле Фазыл абый, сайланырга, бигрәк тә ерак-ераклардан килгән кешеләрне кире борып җибәрергә мөмкинлек аз. . Хәер, ерак җирләрдән китүчеләр дә авылларын калдырып китәләр бит.
Нишләргә?
Кичекмәстән балалар бакчасы оештыруны кайгыртырга. Моның өчен Чаллыярдан алып килгән берничә вагонны аерып куярга кирәк булыр.
Хатыннар белән шул хакта сөйләшкән идем Чүт күтәреп алмадылар Менә бит ничек! Эшлибез, Гаяр, җимертеп эшлибез, диләр.
Әйтүен әйттем, телефоннан шалтыратып, Фазыл Артышевичның көнкүреш мәсьәләләре буенча урынбасары белән сөйләшкәч тә...
Уиладым-уйладым да тагын хатыннар янына бардым. Менә шулай, кызлар, бакча оештырып булмый икән ләбаса, дим... Күрсәгез икән аларның кыяфәтен! Ник әйткәнемә үкендем! Мин әйтәм, ул менә шундый- шундый нәрсәләргә терәлә дим... һәм... шул ук минутта башыма сукты. Ни дә эшләп булмый, сүксәләр сүгәрләр: әлегә хатыннар арасыннан бала карарга яратучы берәвен сайлап алырга, ә башкалары тыныч күңел белән эшли бирсеннәр.
Икенче көнне үк вагоннарны чирәмлерәк җиргә күчереп кундык һәм. рәсмиләштерелмәгән булса да, Көмеш Аланда беренче балалар бакчасы эшли башлады!
13 июнь. Көмеш Алан
Бригадаларны яңабаштан оештырдык. Звеноларны барладык, яна җитәкчеләр билгеләдек. Беренче монтажчылар бригадасын Саша Кислов. икенчене Зөлфәт Зәйнуллин, өченчесеһ —- штукатурчы-буяучылар- ны Гөлфирә Шәйхетдинова җитәкләде.
Мәктәп бинасына панельләр килми. Торак йортларга килгәннәрнең дә очы-тәртибе юк. Кичә дүрт машинага төяп гамәлгә ярамаслык санузеллар җибәргәннәр. Кире бордым. Бу мәсьәләне төзү-монтаж идарәсендә
хәл итмиләр Чаллыярга барып Фазыл Артышевич янына керергә, нинди дә булса бер юлын табарга кирәк булыр монын
Кичә коммунистларны һәм комсомолларны тагын бер кат барладык. Коммунистлар барысы да исәптә икән Мона чик куярга, бер-ике көннән комсомолларның җыелышын уздырырга, комсорг сайларга яшь төзуче- ләр белән эшне җанландырып җибәрергә булдык ♦
15 июнь. Көмеш .Алан =
Иртүк яңгыр сибәли башлады. Салмак кына, җайлап кына җирне < юешләтә дә юешләтә. Мондагы эшләрне бераз көйгә салгач, җайлап 5 җибәргәч тә Чаллыярга кузгалдык һәм Көмеш Аланнан өч чакрым = га якын җирне, ягъни олы юлга кадәр араны ике сәгать чыктык Б\ юл ? сызлык безнең эшләрнең бугазына төер булып тыгылыр ахрысы Узган i ел да. бигрәк тә язын, юлсызлыктан интеккәннәр детальләр төялгән ма- ♦ шиналар, килеп җитә алмыйча, кире борылып борылып киткәннәр Бе- * тон юл салучылар ярыйсы гына эшли үзләре, ләкин ике арада тагын өч = мең метр җир ята - күтәрәсе, ныгытасы, тыгызлыйсы һәм бетон түшисе g бар
Чаллыярга төшке аш вакыты узгач кына барып җиттек Юл уңаен- „ нан ук Фазыл Артышевич янына кердем Кәефсезрәк чагы икән ('онын- = нан ишеттем: берләшмә җитәкчесе Дикопольцев белән бәрелешкәннәр - дип Үзеннән сорап булмый, кирәк булса әйтер иде Әйтмәде
Идарә җитәкчесе минем көтмәгәндә генә Көмеш Аланга китеп ба руымны дөрес аңлап бетермәгән.
Син инде, Сәфәров, яңа төзелештә шауларга, монда ирешә алмаганга анда ирешергә уйлагансың Белмим, барып чыгармы икән? дн Кайберәүләрнең шулай уйлавы бар. әлбәттә Ләкин бит очраган бер кешенең соравына үзеңнең күңелеңдәгеләрне аңлатып тора алмыйсың Эре панельләр ясаучы завод директоры белән безгә җибәрелергә тиешле детальләрне озату графигын килештек Айбулагов графикны рас-лады Транспортчылар гына сынатмасын Мәктәпне беренче сентябрьгә өлгертеп, Октябрь бәйрәменә кимендә ике йортны эчтән җиһазлама ке решербез дип уйлыйм
Көндәлекләргә язма шушы урында өзелгән, туктап калган «Бүген бишенче август, димәк, аз да түгел, күп тә түгел, ике айга якын вакыт \ з- ган», дип уйлап куйды Гаяр, дәфтәрен бер читкәрәк куеп
Ике ай гомер Югыйсә нибары алтмыш көн һәм төн узган ләкин шул вакыт эчендә байтак кына вакыйгалар булды, ярыйсы гына хәлләр кичерелде
2
Гаяр ул көнне Чаллыярдагы эшләрен сон бетерде Идарәдә булды андагылар белән сөйләште, бүлмәсенә кереп, элекке кәгазьләрен тәртипкә китерде, тапшырды Аннары бүлекләрдә Көмеш Аландагы участок ның бетмәс- төкәнмәс мәшәкатьләрен кайгыртты Бүлек җитәкчеләренең артык исе китмәде, чөнки алар арасында «Участокмы үзенә бер мөстәкыйль идарә итеп үстерәләр, аның җитәкчесе Сәфәров булачак». 1Н1ән сүзләр колактан-колакка йөри башлаган икән Турыдан туры килен шул хакта сораучылар да булды, хәтта Көмеш Аланга күчәргә теләк белдерү челәр дә габылды Техник инспеКНИЯД» б«Р .......................................................... 1 ИММ МЖвММЛЫК
дәрәҗәсенә ярыйсы гына күнегеп өлгергән Андрей Волгин хәтта Сәфә- ровтан үзе белән алып китүне үк таләп итә башлады
— Гаяр, диде ул. әгәр дә син кайчандыр бер бригадада үзең белән бергә «Лаеш шулпасы» эчкән иптәшеңне дә алмыйс ың икән, белмим, кемнәрне генә Тупларсың анда Ал мнне. үкенмәссең
Андрей ышанычлы егет иде. Чаллыяр төзелеше башланган көннәрдә комсомол путевкалары белән килде, армиядән кайтышлый турыдан-туры юл тотуы икән. Сәфәров белән бик күп юлларны бергә узды, институт бетерде. Нигә алмаска аны?
Алырга булды Гаяр. Әлегә звено җитәкчесе булып башлыйсың, аннары күз күрер, диде. Килештеләр.
Тагын ике тапкыр комбинатка, Айбулатов янына барырга туры килде. Шулай итеп, ул өенә кайтырга чыкканда, >ңәйге Чаллыярның урамнарында инде неон утлары кабынган иде.
Көндезге яңгырдан соң бөтен тирә-якны саф һава ураган, сулыш алуы җиңел, җан рәхәтләнә.
Иң күңеллесе — Чаллыярда хәл ителергә тиешле күп нәрсәләр уңай якка каралды Берләшмә җитәкчеләре, комбинат һәм төзү-монтаж идарәсе вәкилләре Көмеш Аландагы төзелешнең мөһимлеген аңлыйлар, аны инде үзләренең бер өлеше, гаиләдәге тулы хокуклы бер әгъза буларак таный башлаган иделәр.
Гаяр комбинат идарәсе ягыннан берләшмә бинасы янына таба күтәрелде. Менә бик күпне күргән, Чаллыяр башланганда беренчеләрдән салынган кунакханә Ресторанның ачык тәрәзәләреннән барабан гөпелдәткән, җиз тәлинкәләрне бәреп чыңлаткан авазлар атылып-атылып чыга да, кичке тынлыкны ярып, борынгы елга буйлап еракларга тарала.
Гаяр үзе яши торган урамга килеп чыкты. Менә Чаллыярдагы иң беренче зур кибет, менә эре панельле, биш катлы, хәзер инде борынгы заманнардан килгән сыман моңаеп утыручы иң беренче йорт. Әнә тегендәрәк, Чаллыярның барлык тантаналы бәйрәмнәренең шаһите, төзүчеләр горурланып атаган «Кызыл мәйдан». Аның каршындагы панно — Мактау тактасында алдынгы кешеләрнең рәсемнәре. Төзүчеләр каскасы кигән яки рәсемгә төшерү уңае белән киенгән-ясанган, галстуклар таккан шат һәм көләч йөзләр узып баручыларга карый...
Урамның икенче йгына чыгып, хәзергә кадәр биредә сакланып калган, пыяла тәрәзәләренең кайбер күзләрен катыргы белән каплаган павильон яныннан узып, үзләренең йортына таба атлый башлагач та Гаяр, нишләптер, борчыла, дулкынлана башлады.
«Нәрсәгә булыр икән бу?»— дип уйлады ул һәм... соңгы вакыттагы күп кенә нәрсәләрне Көмеш Аландагы бетмәс-төкәнмәс эшләр-мәшәкатьләр белән онытыла язган вакыйгаларны барысын берьюлы исенә төшерде
Ашыгыбрак атлады Гаяр. Үзләренең өен каплап торган биш катлы йортны, бер-берсенә ике тамчы кебек охшаш биналарны узды һәм үз куллары белән зәңгәрсу төскә буяган балконга караш ташлады.
Бүлмәдә ут яна, ләкин анда элеккечә яшькелт төстәге люстра түгел, ә яп-якты бер лампочка гына асылынып тора Җитмәсә, тәрәзәдәге пәрдәләр дә юк, шуңа күрә әлеге сыңар лампочкадан төшкән яктылык аеруча бөркелеп күренә иде.
Гаяр ишегалды ягыннан әйләнеп, үзләренең турына килде. Анда, ишегалдының урта бер җирендәге эскәмияләрдә, гадәттәгечә яшь-кыркын тупланган, кулларында көйсез гитара зеңгелди. Бер-нке яшүсмернең, танылган җырчыга охшатыбрак, ни татарча, ни русча дигәндәй, үзләре дә аңламаган авазлар чыгарып җырларга тырышканы ишетелә иде
Гаяр ишек төбендәге эскәмиядә кара-каршы утырган карчыкларны иң соңгы мизгелдә генә абайлап алды.
— Исәнмесез!— диде ул. Чөнки авылдан килеп, шушы баскыч төбендәге эскәмияләргә чыгып утырудан бүтән барыр җирләре булмаган, шуңа күрә ни бар затлы киемнәрен — яулык-күлмәкләрен киеп чыккан өлкән яшьтәге апаларга дәшмичә узганы юк аның. «Әни дә алар янына чыгып утыра иде, мәрхүмә» дигән уй күңеленнән узды.
Исәннәр әле, аллага шөкер...— диешкәннәре ишетелде.
Подъезд ишеген ача башлаган иде инде Гаяр, артыннан пышылдап әйтелгән, әмма бомба шартлагандай тәэсир иткән берничә сүз куып житте аны
— Хатыным янына кайтам дип ашыга инде бу бичара
Эсселе-суыклы булып китте. Берничә секундка ишекне ачкан килеш « туктап калды Гаяр, эчке якка атларга да. тышка борылып чыгарга = да белмәде Шулай да ниндидер бер усал көч аны эчке якка ташлады = Ул үзләре яшәгән өченче катка ничек менеп житкәнен сизмичә дә калды ’ Артыннан куып жнткән сүзләрдән түгел, ул сүзләргә салынган мәгь- = иәнен чынлыгыннан курыкты Гаяр
Бүлмә эче. тәрәзәдән күренгәнчә, яп якты һәм шып шыр иде' Аргы | почмакта ниндидер әйберләр өелеп тора, өстенә япкан газеталар астыннан 5 китаплар икәнлеге күренде Ләкин алар гына шыксыз бүлмәгә жан ♦ бөркеми иде ,
Гаяр бер адым артка чигенде, кием шкафына килеп сөялде
Нәрсә? Ни хәл соң бу? Киткәннәр Ана бер сүз дә әйтмичә китеп < барганнармы?.. *
Шулвакыт Карлыгач бүлмәсеннән тавыш ишетелде Гаяр үз-үзен х белештермичә диярлек алга атлады һәм бүлмә ишегенә йодрыгы белән < төртте Ишек ачылып та китте, аннары стенага тоткасы белән бәрелеп кире килә башлады
Диванда утырган ике кыз сикерешеп тордылар
Гаяр йөрәгенең шатланып сикергәнен ишетте
Карлыгач иптәш кызы белән иде Ләкин Гаяр бары тнк Карлыгачын, аның шундый таныш, шундый якын, очлаебрак торган йөзен, үтәдән-үтә ап аяз күзләрен генә күрде
- Әти Әти-еем! диде кыз урыныннан кубып әтисенең күкрәгенә сыенды Әт-тиееем'
Гаяр кызын кочаклаган килеш бүлмәгә күз йөгертеп чыкты биредә затлы сервант,стенадагы келәмнән кала башка нәрсәләр үз урынында иде
Ата белән кыз шулай бер берсенә сыенган килеш шактый басып тордылар Күрше кызы кайчан, ничек чыгып киткәнен дә сизмәделәр
Ниһаять. Гаяр кызының жнлкәләреннән тотып арткарак этәрде анын яшь тулы күзләренә карарга тырышты Ләкнн кыз күзләрен, ике битен учлары белән томалады
Бераздан Гаяр, борылып, ал бүлмәгә чыкты, аягындагы туфлнләрен салды, курткасын идәнгә ташлады Кабат кызы янына әйләнеп керде
Карлыгач һаман да идән уртасында басып тора иде
Ул Гаярга гади дә. бик бик якын да. дөньядагы бар кешедән кадерле дә булып, бердәнбер ышанычлы кеше булып күренде
Бер караганда кызының һәр хәрәкәте, буй сыны, чәчләренең җилкәләренә таралып төшүе һәммәсе, һәммәсе дә таныш, шул ук вакытта таныш га түгел кебек иде Чынлап та. үсмерлек чандырлыгы чыкмаган, буе инеш буендагы талның бер жәйдә үскән, әлегә ныгып бетмәгән ботагы сыман нечкә генә гәүдәле кызның йөзендә ниндидер яңа төсмер ләр бар иде инде
Гаяр тагын кызы янына килде, хәлнең аянычлыгына карамыйча, бөтен күңелен биләп алган тойгылар белән аны үзенә тартып китерде аркасыннан суккалап сөйде
Аннары алар бушап калган бүлмәдә сөйләшмичә диярлек озак утырдылар
Гаяр кызыннан бернәрсә дә сорамады, ә кызы шулай ук дәшмәде Әллә үзенең күңелендәге яраны кузгатмыйм дипме әллә тумыштан ук күңеленә табигать тарафыннан салынган хатын кызларга хас сизгерлек белән әтисенең халәтен тоемладымы ничек кенә булмасын дәшмәде кичәле-бүгенле булган вакыйгаларны кузгатмады, әтнее ванна әзерли башлаганчы, яныннан бер генә минутка да китмәде
Иң гажәбе шунда иде: Гаяр күңелендә ниндидер^ хан әрнеткеч, мондый очракларда була торган ачы кичерешләрне тоймады. Билгеле, беренче минутларда аның күңелен моңарча кичермәгән нәрсәләр тырнап- тырнап үтте, ләкин бу хәл озакка бармады. Иртәме-соңмы бер булырга тиеш иде бит. Ләкин Гаяр үзен гаепле санамады Ул хатыны мул тормыш белән яшәсен өчен барысын да эшләде. Әгәр инде Гаярның күңелендә «ничек кенә булса да кешеләрдән уздыру» теләге калкып чыкмаган икән, монда аны гаепләп булмый. Шундый холыклы булып туган, шундый сыйфатлар белән яши инде ул. Аның өчен шушындый тормыштан башкасы юк һәм ул аны бүтән төрлегә алыштырмый да.
Карлыгач — уңган кыз. әтисе ваннадан чыккан шәпкә мәтрүшкәле чәй өлгерткән, йомырка кыздырып куйган Икәүләшеп кухня өстәле янына утырдылар. Гаяр бик тәмләп кенә чәй эчә башлаган иде. Карлыгач:
— Әти. ә. әти? Без инде синең белән бәхетсезләрме?— дип сораганын ишетеп, авызын кайнар чәйгә пешерә язды.
— Ничек, нигә алай уйлыйсың, кызым?
Сорауга каршы сорау бирсә дә, Гаярның күкрәгендә әллә нәрсә «дерт» итеп алды. Чынлап таһ бәхетлеме-юкмы соң алар? Элек Гаяр бу хакта ничектер сирәк уйлана иде. Дөресрәге, бөтенләй диярлек уйламый иде. Чөнки ул үзен, үзе кебекләрне бәхетсез кешеләрдер дип башына да китерми иде.
Гаяр сугыш беткән елны дөньяга килде. Сугыштан бер аягын калдырып кайткан әтисе гаиләнең иң олы таянычы иде. Гаяр һәм анын кебек авыл малайлары аш талымлый торганнардан түгел. Аларга нәрсә бул<;а. шул ярады. Әниләре чөгендер яфраклары яки балтырган жыеп аш пешерсә, бәрәңге күмәче ясаса, берничә бөртек ярмасы йөзеп йөри торган аш пешерсә — шулай тиештер дип санарга күнеккән иде алар. Кием дигәндә дә әтиләреннән калганны таманлап тегеп бирсәләр, шул житкән иде.
Шулай үстеләр. Шукланып кына бакчасын да бастылар, күрше- күлән тәрәзәсенә шыгылдавыгын да куйдылар. Тотсалар — «кыен* ашадылар, тотмасалар — шатландылар. Юк кына сәбәптән кайчак үзара сугышып та алгаладылар. Колхоз эшеннән дә йөз чөермәделәр, өмәләрдән калмыйча авылдашларына утын китерделәр, кистеләр.. Ләкин «без бәхетсез» дигән уй берсенең дә башына кереп карамады. Аларга шушы тормыш бәхетле, шушы кешеләр — ана сөте белән кергән телдә сөйләшүче авылдашлар, күршедәге чувашлар, урманның теге ягындагы урыслар, алардан да тегендәрәк урнашкан мукшылар белән сабан туйларындагы бәйге-ярышлар, көрәш-алышлардан да бүтән тормыш, шуннан гайре башкача бәхет юк иде.
Әгәр инде аларның авызына шоколад-кәнфит. мороженое яки татлы лимонад, кыздырган яки кыздырмаган колбаса, шәһәрчә ашлар эләкмәгән икән, аларның нинди гаебе бар? Аның каравы шәһәр малайларының кайсысы мичкә тәгәрәткән яки атлар саклаганда учак көлендә пешкән бәрәңгене, кычыткан һәм алабута, балтырган һәм чөгендер яфрагыннан пешерелгән, катык катып ашасаң, кикертеп тә жибәрә торган ашларны туйганчы ашавы белән мактана ала?
Хәер, вакыты житкәч тә аның кебекләрдән нәрсә ашап үстең, нәрсә киеп йөрдең дип сорап тормадылар. Кирәк булгач, буй-сыннарындагы ташып торган көчне күргәч — алдылар да киттеләр, соры шинель кидерделәр. кулга автоматын да, ялтырап торган штык-хәнжәрен дә, күкләргә ашкан ракеталарын да. кузгалса — бөтен киртәләрне жимереп бара торган танкларын да ышанып тапшырдылар.
Аннары автогигант кору. Чаллыяр каласын салу башланды. . Андагы шау-шу авазлары илләрне үтеп-үтеп китте, төзелешнең зурлыгы исләрне китәрде, океан артындагыларның мин-минлеген кузгатты. Әмма. Гаяр кебек үк. авылда бәрәңге ашап үскән егетләр килделәр дә. Ватан кушуын тыңлап, барлык кыенлыкларны ж.иңеп чыктылар.
Карлыгач әтисеннән җавап көтә Нигә сорадым, днп уйламаса да. өйләрендә булган хәлнен четереклелеген чамалый нде замана кызы. Ул инде сонгы вакытларда әнисенең «Эдик абый»сыннан башкаларга түбәнсетеп каравын, тора-бара әтисе белән әнисенең арасында беркайчан да төзәлмәслек упкын хасил булачагын да яхшы анлаган иде Дөрес, әтисе аның турында «мондый нәрсәләрне аңлый торгандыр» * дип уйларга да кыймыйдыр Шулай да
— Әлбәттә, кызым, әниеңнең безне шундый хәлдә калдырып китүе = яхшы нәрсә түгел. Ләкин моны бәхетсезлек дип санарга ашыкмыйк з Бәхет ул. кызым, мондый ваклыклардан югарырак төшенчә Тик без. S бүгенге хәлгә карап кына, дөньяда безнең өчен кызык бетте днп. баш = ны түбән иеп йөрергә тиеш түгел Безнең бит бер тамчы да гаебебез з юк аның алдында Ләкин без аны гына гаепләп яшәмәскә тиешбез. 5 кызым Монда минем дә гаеп бардыр Чөнки аның шушы тайгак юлга ’ кереп барганын сизмәдек түгел, сиздек Әмма шушы юлдан тартып алыр- ■ га көчебез җитмәде
Карлыгач озак кына дәшмичә утырды Ул әтисеннән ишеткән сүзләрне = үз аны аша уздыра иде бугай 2
Гаяр урыныннан торып, чәй яңарта башлады
Ә син, син, әти. тагын тагын өйләнерсеңме соң’— диде Карлыгач - ишетелер-ишетелмәс кенә, үзенә хас булмаган сүлпән тавыш белән, тагын бераздан өстәп куйды Анда, анда бит синең яшьлек мәхәббәтең Гөлфирә апа
Нурлыбикә сүзләре иде болар! Димәк, үзе китү генә җитмәгән. Карлыгачның күңелен дә агуларга тырышкан
Гаяр чәйнекнең үз урынында нык утыруын тагын бер кат тикшереп тотып карады, кулындагы тастымалын кан куярга белмәгән кеше кебек тирә-ягына караштырып алды, аннары гына килеп кызының аркасына кулын куйды Кыз исә күзен дә йоммыйча жавап көтә нде
Башта ул өздереп кенә «Юк. аның кайгысы түгел әле», днп әйт мәкче булып авызын ача башлаган иде, ләкин үзендә ниндидер бер ике ләнү тойды
— Беләсеңме, кызым, бик авыр сорау бирдең син миңа Алдан ук кырт кисеп: «Әйе» яки «юк» дип әйтәсем килми Мин әле кырыкка да житмәгән кеше Бераздан үзен дә аңларсың күпме тырышсам да. мин сиңа сердәш була алмам Чөнки тормыш шундый нәрсә инде ул Күрәсең бит әнә, сыерчыклар үз ише. күгәрченнәр үз ише белән үз ише, күгәрченнәр үз ише белән сайраша гөрелдәшә, без кешеләр дә шулар кебек Безгә үзебезнең иш сердәшебез кирәк Мин Гөл фирә апаңны яшь чагымда бик нык яратып йөрдем, яшермим Мн нем аңа булган хисләрем яшьлегемдә ничек саф килеш яралган булса. шул килеш җавапсыз калды да Әйе. Гөлфирә апаң анда Аның да синең шикелле үк кызы бар Ләкин минем әлегә кадәр аның белән. Гөлфирә апаң белән, андый нәрсәләр турында сөйләшкәнем юк Дөрес, мин аны күргән саен күңелемдә ниндидер хисләрнең исәнлеген снзәм Ләкин бит бу гына бик аз бит әле. кызым Минемчә, без әле сннең белән бу хакта уйлашырбыз, яме’
Карлыгач әтисенең тиң күреп сөйләшүеннәнме, әллә ишеткән җавап ның дөреслеген тоепмы, утырган җиреннән әтисенә сыенды
Ул төнне ата белән кыз бнк озак сөйләштеләр Бүгснгеләрен генә түгел, киләчәк тормышлары турында да хыялландылар I аяр инде йокыга китә башлаган нде. Карлыгач тагы
Әтн. беләсеңме, әтием, әйдә син мине дә Көмеш Аланга алып кит Хәзер барыбер җәй көне Пионерлар лагерена бармасам да үкенмим, анда әллә ничә тапкыр булганым бар Алып барасынмы, әтием, ә’ Минем дә бит яңа төзелешне күрәсем, синең ничек эшләгәнеңне карап торасым килә
— Мин каршы түгел, барыбер авылга — абыйларга кайтасың бар Шулай да, кызым, әйдәле, без бу мәсьәләне иртәгә калдырыйк. Кем әйтмешли, кичке уй иртәнгә ярамый,—диде дә күзләрен түшәмдәге яктылык утрауларына текәп тынып калды.
Чынлап та. кичтән уйлаган иртәнгә түгел, шушы төнгә дә ярамады
Дүртләр тирәсендә буылып-буылып телефон шалтырый башлады. Күптән түгел генә уйларыннан арынып йокыга киткән Гаяр торыргамы- юкмы дигәндәй икеләнебрәк ятты Аннары юрганын читкә атып җибәрде, сикереп торды да трубканы алды
— Әйе, тыңлыйм. .
Телефон трубкасындагы тавыш карлыгып, калтыраныбрак килә иде.
— Сәфәров Гаяр..
Гаяр таныды: икенче бригада җитәкчесе, парторг Зөлфәт Зәйнуллин иде бу.
— Тыңлыйм, Зөлфәт.
— Гаяр, тизрәк... Кил, давай.. Бездә . «ЧП», бәхетсезлек булып куйды. Кил тизрәк...
Сәфәровның бөтен тәне бер йодрык шикелле йомарланып килде Ул трубкадагы шытырдауларны көтеп уздырды да:
— Зөлфәт. Зөлфәт дим, нәрсә .. нәрсә булды? Нинди бәхетсезлек? Ачыграк әйтәласыңмы?—дип кычкыра ук башлады
— Ширәмәт клубына кинога барган идек. Вахта автобусы белән. Ике сериядән соң танцыга калдык Кайтканда. . юл тайгак бит Көмеш Аланга җитәрәк... туры юлдан кайтабыз дип кергән идек... текә тау артындагы Коры чокырга
Сәфәров нәрсә булганын аңлап. Коры чокырның юлга таба ишелеп кергән җирен күз алдына китерде. Әгәр дә машина бөтенләе белән төшеп киткән булса. Тирәнлеге унбиш метрлап бар бугай.
— Имгәнүчеләр, һәлак, булучылар юкмы?— диде ул тәненә салкын чирканчыклары бәреп чыкканны сизеп
- Үлүчеләр әлегә юк, Гаяр Имгәнүчеләр шактый Каты имгәнүчеләре икәү Ширәмәткә больницага озаттык...
Шулвакыт телефон трубкасында кыска-кыска гудоклар гына ишетелә башлады. Берничә мәртәбә шалтыратырга тырышып караса да, Сәфәров берәүгә дә чыга алмады — трубкада кыска «пип-пип-пип»тән башка нәрсә юк иде.
Карлыгач нәрсә булганын сорамады, чөнки әтисенең сөйләшүеннән үк барысын да аңлаган иде.
— Менә шулай, кызым Хәзергә син дус кызың белән торып тор, яме Бу хәлләрдән бераз арынуга, мин сине кайтып алырмын, — диде һәм шунда гына Карлыгачны Көмеш Аланга алып китәргә ризалык бирүен сизде
Комбинатның баш диспетчерлыгы янында Сәфәровны автобус көтеп тора иде инде. Сәфәров машинаны озатырга чыккан баш диспетчерга таба борылып «Айбулатов беләме?»— дип кенә сорады. Тегесе: «Белә», — дип баш какты.
Юлда барганда Сәфәров ләм-мим бер сүз сөйләшмәде. Иртәнге табигать, салкынч? һава, кичәге яңгырдан соң аерата яшелләнеп киткән урман, җиләк-җимеш бакчалары, Түбәнярның нефть' химиясе корылмалары, Зәй күпере тирәсендәге камышлар да аның игътибарын били алмады. Сәфәров өчен әллә бар алар, әллә юк иде
Көмеш Аланга якынлашкан саен, уйлар өере ерагая барды Күңелдә: «Ничек булган, кемнәр кемнәр бәхетсезлеккә юлыкты икән?»— дигән уй гына утырып калды.
Ширәмәт тавын төшкәндә, үзеннән зур тавышы белән автобустагы- ларны сискәндереп, «Волга» кычкыртып узды. Сәфәров машина тавышын-
нан ук таныды «Айбулатов»— дигән үй күңелдәге борчуларны тагы да көчәйтебрәк җибәрде '
Больница ишеге төбендә бер төркем кеше җыелып тора, Айбулатов инде эчкә кереп киткән иде
Сәфәров башта Зөлфәт, аннары башкалар белән исәнләште Арада куллары бинт белән бәйләп муеннарына аскан һәм башларын марля белән ♦ ураганнары да бар иде Сәфәров алар алдында үзен гаепле сыман тойды, больницага таба ымлады да
— Кемнәр5 Ни хәлдә?—диде
Төркемдәгеләр дәшмәде. Тынлык озаккарак сузыла башлагач. Зөлфәт Зәйнуллин алга чыгыбрак әйтте
Гөл Гөлфирә белән Варя Колобовадан башкалары, баярак кына белештек, куркыныч түгел Хәзер Гөлфирәгә кан өстиләр Ә менә Варяга ярый торган кан безнең арадагыларда юк икән Аэропортка киттеләр китүен. Казаннан җибәрергә тиешләр
— Варяга ничәнче группа кирәк5
— Уңай резуслы беренче группа. - диде берьюлк берничә кеше. Сәфәровтагы канның нәкъ шушы группа икәнлеген белеп тә. ул аны бирмәс дигән шикеллерәк килеп чыкты бу
Сәфәров, аны-моны әйтмичә генә төркем уртасын ярып чыкты да. больница болдырына менеп китте
3
Март ае. имеш Гөлфирә кызлар белән Калатау башында йөри Янәшәсендә язгы каникул вакытында гына түгел, бөтенләйгә әнисе янына килгән Таңсылу көлә Шундый рәхәт, тынга шундый иркен, имеш Зәңгәр күк гөмбәзенә аксыл тасма юллар сузучы очкычлар гөрелтесе ишетелә Гөлфирә бик күптәннән инде әнә шушы аксыл тасмаларны зәңгәр күкнең иксез-чиксез киңлегендәге чып-чын басмалар итеп күз алдына китерә «Эх!—дип уйлый ул Менеп китәсе иде кулларны пар канат шикелле як-якка җәеп шушы басма буйлап зәңгәр күккә таба»
Жир йөзе язгы нурда коена Дөрес. Көмеш Аланның теге ягындагы басуларда әле кар ята Ә монда, Калатауның кояш нурлары җылытып карның юка катлавын күптән инде күкләргә очырган җирендә, яп-яшь үләннәр борын төртеп маташа Алар да күк зәңгәрлегенә таба күтәрел мәкче.. •
Гөлфирә, хатын кызларча, ике тезен берьякка таба авыштырыбрак баскан урынында чүгәли дә эштә чыныккан, кытыршыланган куллары белән шушы яңа гына борын төрткән үләннәрне сыйпап сыйпап карый, имеш Алар шундый йомшак, шундый матур Гөлфирәнең ирексездән яланаяк шулар өстеннән йөгереп китәсе килә башлый
Ул да түгел. Гөлфирәнең беренче тапкыр Чаллыярга Ташкент якла рыннан кайткан чагы, имеш Таңсылуын больницага салганнар, ул кызы янына барган, ләкин аны эчке якка кертмиләр, шуңа курә Гөлфирә у зенен йөрәк парәсен тәрәзә аша күрергә инри. имеш Ул кемнәрдер кутәреп нигез ташына сөяп куйган ватык эскәмиягә басып күтәрел мәкче була, тик әле аягы таеп, әле ватык эскәмиянең янтаюыннан җиргә сикереп сикереп төшә Ә теге яктагы Таңсылу аның шулай кинәт кенә югалып югалып алуыннан кызык табып, качышлы уйный диптер инде, көлә дә көлә.имеш Гөлфирә кызының көлгәнен ку pen чынлап та уйнарга кере шә Бер күтәрелә, бер югала, күзләрен зур ачып, кашларын әле генә куак астыннан чыккан куркак куян шикелле сикертеп, я булмаса телен чыгарып кыланчыклана Әнисеннән күрмәкче. Таңсылу да уйнарга керешә. Икесенә дә рәхәт, икесе дә дөньяларын онытканнар
ГАЗИЗ КАШАПО11* ЯЗМЫШЫҢА ЫШАН
Шулвакыт каяндыр килеп чыккан бүрек кадәрле генә болыттан яңгыр сибәли башлый Яңгыр тамчылары чынбарлыкның үзе булып Таңсылуның тәрәзәсенә барып-барып ябышалар һәм зигзагсыман әле тегендә, әле монда таба тәгәрәшәләр Шул сызыклар арасыннан Таңсылуның «Сау бул, әнием» дип изәгән бәләкәй бармаклары күренеп китә, аның артында ак халатлы гәүдә барлыкка килә. Врач яки шәфкать туташы керде бугай, дип уйлый Гөлфирә, кинәт кенә артына борыла һәм нәрсәгәдер абынгандай егылып китә башлый...
Гөлфирә ишек ачылган аваздан уянып китте һәм әле генә күргән төшеннән аерылырга курыккан кебек күзләрен ачарга, тирә-юньдәгеләр- гә карарга кыймыйча ята. Ләкин янәшә генә сөйләшкән тавышлар аны төшендәге матурлыктан аерып чынбарлыкка кайтардылар.
— Без озакка түгел, зинһар өчен, борчылмагыз. Өч-дүрт минут сөйләшәбез дә китәбез, юл кешеләре бит без,— ди тамагына салкын тиюдән бераз карлыккан ир-ат тавышы.
Гөлфирә бу тавышның иясен шул мизгелдә үк таныды: «Гаяр!»— дигән уй ярылып-ялтырап узды.
— Соң бит әле авыру йокысыннан да уянмаган,—ди шушы больницада шәфкать туташы булып пенсиягә чыккан, ләкин няня вазифасын үз өстенә алган керәшен хатыны Лаксандра — Санук апа. Ләкин тегеләр бирешергә, палата янына килеп җиткәч кенә борылып китәргә теләмиләр иде.
— Ярый инде, без бит көн аралаш диярлек килә-килә үз кешеләр булып беттек, Санук апа,— дигән булды арадан тагын берсе
Гөлфирә, аның үзен күрмәсә дә, Зөлфәтне анык таныды һәм күзләрен ачып:
— Керсеннәр инде, мин аларны озак тотмам,Санук апа,— дип үтен-' де.— Барыбер палатада миннән башка кеше юк, бакчада йөриләр...
— Шулаен шулай да бит, Гөлфирә, баш врач күрсә — ни әйтер?— Аннары, бераз уйлап торгач:— Ярый инде алайса, эләксә ^ләгер, керегез берегез,— диде Санук апа киң күңеллелек күрсәтеп.— Менә . начальнигыгыз керсен...
Бу ярыйсы гына үзсүзле, ләкин асылында киң күңелле, больницага ятарга дучар булучыларның һәркайсына игелектән башканы күрсәтмәгән керәшен хатынын барыбер җиңеп булмас, ахры, дигәндәй, Сәфәров белән Зөлфәт бер-берсенә карашып алдылар.
— Син кер, Гаяр... мин машина янында көтеп торырмын, мондагы кырыс тәртипне бөтенләй үк җиңеп булмас, ахрысы,— диде Зөлфәт, бүлмә бусагасына аркылы баскан Санук апаның җилкәсе аша үрелеп — Кер, кер...
Гөлфирә ак җәймә киертелгән одеалын үзенең ачылыбрак торган күкрәгенә таба тартты, ияк астына ук китерде һәм карават янына ук килеп баскан Сәфәровка таба күтәрелеп карады.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Гаярның карашы Гөлфирәнең куллары, күкрәге өстеннән йөгертеп үтте дә, кысылыбрак, ләкин ниндидер әйтелмәгән якынлык иңдереп караган күзләр белән очрашкач, караңгы төндә атлап барганда таш диварга төртелгән кеше шикелле, туктап калды, аннары ике якка да ачып куелган тәрәзәдән урамга сирпелде.
Соңгы ике атна эчендә берничә тапкыр үлем белән яшәү арасындагы чик сызыгына басып, теге якка атларгамы, әллә бу якта калыргамы дигән икеләнүле кичергәннәрне узган Гөлфирәнең болай да агарыбрак калган йөзе тагын да бүзләнә төште. Дөрес, ул инде хәзер олы-олы адымнар белән бөтәю ягына таба бара иде, әмма кискен минутта әлеге кичерешләр үзләрен сиздермичә калмадылар.
Ачык тәрәзәдән томырылып диярлек бер-бер артлы ике ак күбәләк килеп керделәр дә бүлмә эченнән берничә әйләнгәч тә чыгу ягына таба омтылдылар, тик ашкынулары аркасындамы, ачык тәрәзәгә түгел,
икенчесенең кояш яктысында көмешләнгән пыяласына бәрелделәр, тыпырчына-фырылдый башладылар
Сәфәровның дәшмичә торуыннан уңайсызлана башлаган Гөлфирә, икесенә дә бер төслерәк уйлар килгәнне тойган һәм шулардан качарга җыенгандай, тынлыкны бозып
— Нихәлләрсез анда, Гаяр, эшләр барамы? Мәктәпне бетерәсезме әле?— дип куйды, ике карават арасындагы тумбочка янәшәсенә куелган * урындыкка күрсәтеп:—Менә бирегә утыр, Га-а-яр —диде көтмәгәндә « тотлыгып.
Авыртулардан интегеп, Гаяр алдында бераз аптырабрак калган = килеш акбүз тышлы мендәр өстендә ятучы, бу минутларда гадилекнең = үзенә тиңләшердәй Гөлфирә, кайчандыр дөньяда тормыш булса бары з тик шушы Гөлфирәне яратуга гына корылган дип уйлаган, шушы яратчы ? аркасында күпме газаплар кичергән, аннары инде «тиң итмәде» дип ’ онытырга тырышып-тырышып та оныта алмаган, ләкин барыбер үзенең = күңелендәгене сиздермәскә күнеккән Гаяр бу юлы тыелып кала алмалы = Ул бераз гына аптырашта калган, ләкин үзенең шушы аптырашта = калуы белән дә бик якын, искиткеч якын һәм кадерле күренгән, үзенең * тормышында күпме борчуларның аерылмас бер өлеше булып яшәгән « Гөлфирәнең күзләрендә, аптыраулы йөзендә ничәмә-ничә еллардан бирле S үзе күрергә, чамаларга телйгән җавап төсмерләрен күрде Күрде һәм * шушы минуттагы бөтен киеренкелеге белән аңлады әгәр дә хәзерге мнз гелдә шушы киребеткән Гөлфирәнең күкрәгенә башыңны куеп, аның кайнар сулышын үзеңнеке белән бергә кушып, тыннар беткәнче үбешмәсәң, әлегә чагылып-чагылып кына киткән якынлык, тумыштан диярлек бербереңне белеп, бер береңнең характер үзенчәлекләрен күреп-снзеп. ни чәмә-ничә еллар буена битараф сыманнарга саналышып йөрү аркасында туган ялгышлар тагын бер тапкыр кабатлану гына түгел, бәлки тагын да катлауланыбрак, тискәреләнебрәк, буталчыкланыбрак китәчәк иде
Әле больницага килгәндә дә үзе өчен бик күптәннән югалганга санап йөргән һәм үзе дә аңлап бетермәстән Чаллыярда, аннары инде биредә очрашканнан соң Гөлфирәгә ярыйсы гына борчулар тудыргала гаи Гаярның уенда яшьлек мәхәббәте белән аңлашыр мизгел килер дигән өмет кисәге дә юк иде Хәер, мәхәббәт ул моңарчы берәүне дә «Шушы көннең шушы сәгатьләрендә һәм минутларында кнләм, көтеп, хәстәрләнеп тор»,— дип кисәтмәгәндер
Гаяр, күңелендәге хисләрнең дулкынына каршы тора алмыйча, башын Гөлфирәнең күкрәгенә салды
Гөлфирә дә шушы мизгелләрнең кадерен белеп кенә, хәленең кис кенлеген бөтенләй диярлек онытып, әлеге горур башны ныгып өлгермәгән кулы белән сыйпап сыйпап алды, аннары үзенең күкрәгенә таба кысты, күзләреннән берәмләп кенә чыккан борчак-борчак яшь бөртекләренең бит алмасы буйлап тәгәрәгәнлеген дә тоймады
— Гаяр . Гаяр, кадерлем Кичер булдыра алсаң Мин мин ул чакларда да сине ярата идем Ләкин әллә ничек, үз итеп, якын итеп ярата идем Сине беркая да китмәссең, минем кылануларыма ка рамассың, артымнан йөрерсең дигән идем Синең җаныңа тиим, сы нал-сынап карыйм дия идем Тик әнә ничек кенә килеп чыкты бит
■ Гаяр әлеге сүзләрне ишетте дә. ишетмәде дә Ишетте чөнки ул бу сүзләрне бик күптәннән көтә иде, Гөлфирә авызыннан шушы сүзләрне ишетер өчен үл яшьлектә калган ерак еллар өчен җанын фида кылырга да әзер иде Ишетмәде — чөнки бу сүзләр ике йөрәк, ике янар тауның актарылган чагында яңгырадылар
Гаяр бу минутларда ниндн дә булса сүз әйтерлек хәлдә түгел иде Ул шуңа дәшмәде Гөлфирәнең кабарынкы тыгыз күкрәкләренә ныграк кысыла гына төште
Җитез канатлы күбәләкләр, ниһаять, ачык калган тәрәзәгә турылап килделәр дә тышкы якка чыгып, Шатлыкларыннан тагын да югарырак очыш үрнәкләре күрсәтеп кояшка таба очып киттеләр.
Бишенче бүлек
1
Җәйге көннәр тәмам кызды. Бүлмәдә эшләү үзе бер жәфага әверелде. Кама яры да ерак түгел, тәрәзәләр шар ачык, барыбер эссе Гомер-гомергә Чаллыярны жиде жил үзәне дип йөртәләр иде, тик быел моның дөрес үк булмавы расланды, жилнең әсәре дә күренмәде. Дөрес, күз күреме житкән киңлектәге олы елга өстендә жил югында да вак-вак кына дулкыннар әрле-бирле тәгәрәшәләр.
Айбулатов өстәлендә яткан кәгазьләр арасыннан урта бер жиргәрәк алып куелган бер биткә һәм аның янындагы гадәти дәфтәр битенә эреле-ваклы хәрефләр белән язылган юлларга карап-карап алды да, үзе дә сизмәстән* көрсенеп куйды.
Бу минутларда Фазыл Артышевич башында бөтерелгән уйларны төгәл бер тәртипкә китерә алмыйчарак интегә иде.
— Кем эше бу? Кемнең кулы барган мондый шикаятьне язарга?— диде Айбулатов үзенә-үзе тамак төбеннән чыккан тоныграк, ачуы бик нык чыккан чакларда гына сөйләшә торган тавышы белән.— Хәер, хикмәт кем эше булудамыни? Кешеләр имгәндеме? Имгәнде. Шулай»икән, Сәфә- ровның гаебе бармы? Ә бәлки бу очракта аның участок мәшәкатьләре белән Чаллыярга китүе аклана торгандыр? Ул участоктагы барлык кеше артыннан йөри алмый, балалар бакчасы түгел монда .
Айбулатов шикаятьтә язылганнарны йөгереп кенә тагын бер кат укып чыкты...
«Сәфәров — карьерист, иң кыен чакларда үзенә дан китергән, күп еллар буена шаулаткан бригадасын ташлап, идарәдәге жылы урынга кереп оялады. Ә хәзер, яңа төзелешнең каймагын ялап, автогигант төзелешендә үзенә тәтемәгән герой исемен алырга килде Шуңа күрә анын биредә кешеләрдә гаме юк. Үз хатынын ташлап, куып жибәргән кешедә нишләп башкалар гаме булсын? Хәер, хатын юк дип аптырамый ла ул. Монда килгәч тә, бәхетсезлек булды дип тормады, больницада чагында ук әллә кайчангы сөяркәсе янына көненә икешәр-өчәр тапкыр чаба башлады Чаллыярда өч катлы дача йорты бар иде, хәзер моннан эшчеләр жибәреп икенчене, тагын да зурракны салдыра. Дәүләт материалларыннан. билгеле. «ЧП» булып кеи^ләр бәхетсезлеккә очраган көннәрдә ул Чаллыярга, үзбушаткыч тутырып, кирпеч, цемент һәм кыйммәтле плитәләр төяп киткән иде. Икенче дачасы кайда дисәгез — Акмыек авылына барып, карагыз Андагы мунчага Сәфәров үз ишләрен генә түгел, Чаллыярдагы сөяркәләрен алып бара да шәрә килеш сукыр тәкә уйнашалар. Шулмы инде коммунистларга хас сыйфат? Әгәр дә чара күрелмәсә, иптәш Айбулатов, без кемгә һәм ничек язарга икәнлеген үзебез белербез. Үпкәләштән булмасын...»
Айбулатов, әлеге жирәнгеч кәгазьне чирканып тоткан килеш, уртадагы өстәлне тиз-тиз әйләнеп узды, урынына кереп утырды һәм бая машинкада басылган юллар өстенә язган текстын аркылы-торкылы сыз- галап ташлады да аскарак, эре-эре хәрефләр белән кәгазен сыта-сыта, өр-яңа приказның беренче параграфын язарга тотынды.
«Юк, Сәфәров белән уйнамагыз Мин аның кем икәнлеген Чаллыяр хәтле 1аллыярны төзегән елларда сынап белдем Холкының ‘кискенлеге бар барын, әмма хәзерге киеренке вакытта Көмеш Аландагы коллективны тупларга нәкъ менә шундый куллы кеше кирәк. Бәхетсезлек очрагында аның гаебе юк диярлек. Шуңа күрә без аны кисәтү белән чикләнәбез,
ә гаилә... Гаилә хәленә килгәндә, ач күзле шикаятьче бәндә, бик нык ялгышасын, ул түгел, хатыны ташлап китте иптәш Сәфәровны Бәхеткә каршы, ярый әле ташлап китте, югыйсә егетне өзгәләр-телгәләр. күрмәгәнен күрсәтер иде ул хатын. Ә болан нәрсә, анын кайгысы та'ртылыр- вакланыр да он булып таралыр.— дип эченнән ярсып бәхәсләшә-бәхәслә- шә язды ул әлеге приказны - Сезгә, шикаятьче бәндә, минем кул белән « үч алу бәхете тәтемәс, Сәфәровның кем икәнлеген беләбез, кирәк икән, = вакыты житкәч. үзебез кыйнарбыз без аны. һәм сездән кнм кыйнамабыз = Хәзергә без аны. Көмеш Аланга барып. «мунча> кертеп алу белән 2 канәгатьләнербез »
Шулвакыт, секретарена берәүне дә кертмәскә дип. кат-кат кисә- = түенә дә карамастан, бүлмә ишегенең тышкы яктагысы ачылган тавыш. 3 анын артыннан ук кемнәрнеңдер кычкырып көлешкәне, нәрсә турындадыр $ сөйләшкәннәре ишетелде. Ул да түгел, ишектә шәһәр партия комитеты ♦ ның беренче секретаре күренде Анын артыннан тагын кемнәрдер кереп э килә иде. =
Айбулатов өчен яңалык иде бу. чөнки Мирас Гайнанович Борна- f шевнын биредә идарәнең вакытлы бинасы салынганнан бирле бер тапкыр х да булганы юк иде. Гадәттә, барлык мәсьәләләр дә шәһәр комитетында = яисә берләшмәдә, Дикопольнев катнашында хәл ителгәнгә күрә, беренче « секретарьга берләшмә, баш идарә яки трест кебек оешмаларга барып “ йөрүнең кирәге дә юк. Болай да көн аралаш диярлек очрашып тора Мирас Гайнанович. шәһәр төзелеше белән бигрәк тә нык кызыксына иде
Менә, иптәш Айбулатов. ничек диләр әле, Мөхәммәт тау янына бармаса, тау үзе аның янына килә Ничә еллар буена бергә эшлән, шәһәр хәтле шәһәр салып та үзегезгә чакырмаган идегез, килеп чыгарга булдык бит әле. диде Мирас Гайнанович. күпләрне жәлеп итә торган көлү-елмаюы белән Айбулатовка таба килә-килә. Аннары гәүдәсенә карата ярыйсы гына житез хәрәкәт ясап артка таба борылды да «Рәхим ит. каршыла кунакларны» дигәндәй кереп килүчеләргә таба уң кулы белән ишарәләде.
Айбулатов көтмәгәндә килеп кергән кунакларны, жнтмәсә Мирас Гайнановнчның бераз кинаяле сүзләрен дә ишеткәч, бермәлгә аптырабрак калды «Шикаять Шикаятьче, күрәсең, минем исемгә генә түгел. Мирас Гайнановнчка. ә бәлки әле югарырак оешмаларга да язгандыр», дигән уй телеэкрандагы импульслар тизлеге белән үтте. Әмма Мирас Гайнано- вичнын шалтыратмый-нитми генә кунаклар белән килеп керүе бу визитның житдилеген аңлата иде
Ул арада ишектән керүчеләр берәм-берәм күрешеп чыктылар Айбу латов аларныц бер ишесен таныды Казан шәһәр советы башкарма коми тет ы председателенең төзелеш буенча урынбасары белән күп тапкырлар очрашканы бар иде. анын белән ике куллан күреште Иң аЗактан кереп, бүтәннәр артына посыбрак торган тәбәнәк буйлы, ялтыр башлы кешене Айбулатов бик яхшы белә, чөнки ул башкаладагы йортлар төзү комбн патының беренчесен житәкли һәм аларныц байтак кына киңәшмәләрдә бергә-бергә утырганнары, уртак мәсьәләләрне тегеләй һәм болай хәл иткәннәре бар Моннан ел ярым чамасы элек әлеге иптәш житәкләгән комбинат ялгышлык белән җибәрелгән берничә вагон агач материалларын Чаллыярга юллап озатмады, үзләштереп калды Шуның өчен өлкә комитетында кырыс сөйләшү булган иде Шуннан бирле Айбулатов ул комбинат белән алыш бирешне өзгән иде Шулай да үзәнен бүлмәсенә кунак булып кергән иптәшкә Айбулатов моны сиздермәскә тырышты, ачык йөз белән күреште
Барысы да утырышып беткәч. Айбулатов тәкъдим нткән урынга кереп утырган Мирас Гайнанович баягыча елмайган килеш. Чаллыярның схе масы өстенә кадакланган Көмеш Алан сызымына карап алды да
Шулааай диде бераз сузыбрак, стенага таба ымлап Чал лынр мәшәкатьләре. Фазыл Артышевич. арткарак кала башлаган түгелме»
Айбулатов шулай ук стенадагы схемаларга күз ташлап алды. Бор- нашев сүзләрендәге кинаяне чамалап өлгерде, әмма тыныч, беркадәр басынкырак тавыш белән сорауга җавап кайтарды.
— Безнең комбинат, Мирас Гайнанович, белгәнегезчә, Башкортстан һәм Татарстан АЭСларындагы яңа калаларны хыялдан чынбарлыкка ашыруны намус эше итеп саный. Эш күләме, әлегә, Чаллыярдагы белән чагыштырганда, гел юк тирәсендә. Мәгълүмчә, без быел гына да Чаллыярда биш йөз мең квадрат метрга якын торак мәйдан төзеп тап-шырачакбыз, тегеләрнең икесендә нибары кырык мең чамасы...
Айбулатов сөйләгәндә кунакларга «күрдегезме» дигәндәй күз кысып алган Борнашев аны бүлдереп:
— Ярый, ярый, Фазыл Артышевич, телгә килгәнгә генә әйтүең. Бәхәсләшергә яисә сезгә ниндидер канәгатьсезлек белдерергә теләвем түгел. — диде елмаебрак торган күзләрен кыса төшеп, хәйләкәррәк карап. Аннары кинәт җитдиләнеп, өстәде:—Көмеш Алан төзүчеләре хәзер — сезнең генә түгел, безнең дә кайгы. Өлкә комитеты, йорт төзүчеләр белән бергә АЭС коручыларны да Чаллыяр партия оешмасында торсалар яхшырак булыр, дигән карар кабул итте.
Ул арада Мирас Гайнанович инде икенче темага күчәргә, башкала кунакларының ни өчен килүләрен сөйләргә җыена иде.
— Менә, иптәш Айбулатов, тугыз ел чамасы элек, хәтеремдә, сез йортлар төзү комбинаты оештыру уе белән янып кайларга гына барып йөрмәдегез Турысын әйтик, тырыштыгыз, көчле-куәтле, эшләрнең иң олыларын башкарырга сәләтле коллектив тупладыгыз. Нәтиҗәсе күз алдында: сезнең комбинат хәзер эш күләме һәм башкару сәләте ягыннан илдәгеләрнең беренче дистәсенә керде. Бу безнең дә тырышлык, безнең дә шатлык...
Мирас Гайнанович тагын баягы сыман кинаяле караш ташлады Айбулатов игътибарын нәкъ менә шушы кинаягә юнәлтте, әмма беренче секретарь кинаяне телдән белдерергә ашыкмадымы, әллә инде биләгән урыны андый сүзне әйтергә килештермәдеме — кунаклар ягына ымлабрак сүзен дәвам итте:
— Менә, иптәш Айбулатов, башкалада торак төзү мәсьәләсе катлауланып киткән. Анда база бар Ләкин төзелеш тизлеге, аның сыйфаты шәптән түгел. Син, иптәш Ай-бу-латов, осталык серләрен яшермичә, кирәген-кирәкмәсен дигәндәй, килгән иптәшләргә күрсәт, тәҗрибәгез белән таныштыр, уртаклаш, яме.
Айбулатов монысына бик риза, беренче тапкыр түгел, тик Мирас Гайнановичның нәрсәнедер әйтеп бетермәве барыбер сизелә иде.
— Ярый, Мирас Гайнанович, эшләрбез. Казан — кадерле кала, андагы төзелешнең яхшы булуы, архитектура стиленең кабатланмас матурлыгы безнең өчен шатлыклы хәл. Булганны күрсәтербез, уртаклашырбыз. — диде Айбулатов. төгәл булырга тырышып.
Борнашев шул төштә үзенең вазифасын төгәлләнгәнгә санап булса кирәк, урыныннан торып басты. Соңгы елларда базыга башлаган гәүдәсендә көч-җитезлек бар иде әле. Айбулатов беренче секретарьның яшьтәш икәнлеген исенә төшерде һәм характерының бер кимчелеге — байтак кына җитәкчеләрнең туган көннәрен исендә тотмавы, шуның аркасында аларны тәбрикләргә онытуын хәтерләп алды. Әнә бит, Борнашевның илле яшьлек юбилее җиткәнен газеталардан укып кына белде... Чынлап та, Василий Михайлович Губаненконың:
— Минемчә, Фазыл Артышевич. вакыт килер — сезне СМУ начальнигы да итмәсләр, прораб-фәләнгә генә калдырырлар,— дигән сүзләре дөрескә чыгар, ахрысы...
Мирас Гайнанович җае килгәндә, бигрәк тә кунаклар арасында сөйләшеп утырганда, ачык йөзлелек күрсәтергә һәм, автогигант төзелешлә- рендәге киеренке чорларны искә төшереп. «Менә бит без нинди!»—
дигән шикеллерәк бераз мактанып алырга да тартынмый торган кеше иде Ул. китәргә җыенуын белдереп, аягүрә баскач та, Айбулатов анын карашындагы баягы кинаяләрне кабат исенә төшерде
«Нишләп болай тиз генә чыга сон әле бу?»— дигән уй Айбулатовны да урыныннан кузгатты Бер дә юкка гына кәефе кырылмаган моның Безгә кагылышлы нәрсә дә булса булырга тиеш>
Кунакларга «Очрашырбыз әле!» дип. өстәл артындагы креслосыннан чыгып, ишек төбенә барып житкәч Мирас Гайнанович чынлап та. тагын бер кат борылып Аибулатовка таба карап куйды Гадәттә, ул беркайчан да ишек катында туктап калмый, борылып карамый торган иде
«Нигә^ Ни өчен борылып карады ул?— дип анализлады Фазыл Айбулатов Тикмәгә генә түгел бу Димәк. Мирас Гайнановичнын ана. бары тик ана тына әйтер сүзе бар иде Кунаклар алдында кузгатуны кирәк тапмады Шулай да мине кисәтеп китте »
Айбулатов хаклы иде
2
Болай да тиктормас Тансылу бүген иртәдән үк иләс-миләс иде. Тик торганда, юк кына нәрсәдән кызык табып көлеп жнбэрэ. я булмаса. кабыгына бикләнә дә дәшмәс була Берничә минут элек кенә ул әнә шундый иде. ә хәзер исә һич көтмәгәндә
- Мин бит. Карлыгачкай, яланаяк йөрергә яратам шундый яратам, шундый яратам диде. Ширәмәтне чыгып, бетон юл белән бераз баргач та туфлиләрен берәм берәм кулларына ала ала — Әйдә. Карлыгач, йөгерәбез
Әле генә больницадан. Тансылунын әнисе яныннан чыкканга күрә дерме. Карлыгач бу омтылышны тиз чамалап өлгерде Бераз сонгарак калып булса да. дус кызыннан күрмәкче. аяк киемнәрен, салып, кулына тотта. жылынган бетон өстенә баса-баса утыз кырык метр йөгереп өлгергән Таңсылу артыннан ыргылды
Юлнын ун ягында, беркадәр арырак, бөтен күкрәге мәңге яшел нарат урман белән томаланган Ширәмәт тавы сузылып киткән Анын өстеннән диярлек искиткеч зур җилкәннәр сыман кабарынкы болытлар Көмеш Алан ягына таба агылалар нде Каян гына килеп чыккандыр, һич көтмәгәндә, бүрек кадәрле генә бер болыттан кыйгачлап яңгыр ява башлады Кызлар Йөгерә бирделәр
Дүрт-бнш минут үттеме-юкмы. кызлар өстендәге җәйге җиңел күл мәк йөгергән уңайга җилдә сизелер-сизелмәс тибрәнүдән туктап, лычма суга әйләнде, кайнар тәннәренә ябышты
Таңсылу, гаҗәпләнүдән күзләрен зур ачып, юлнын кыл уртасында твктап калды. Карлыгачны көтеп алды һәм
— Карале, яңгыр яңгыр ява түгелме сон. Карлыгачкай.— диде, нке кулын пар канат шикелле ян якка сузып баскан җирендә бөтерелә- әйләнә башлады
Анын яңгырда чыланган чәчләре салынып салынып төшеп битенә ябышкан, ләкин ул аларны сизми./^ары тнк ара тирә генә авызына керә башлаганнарын, иреннәрендәге янгыр тамчылары белән бергә өреп, очыр тып очыртып җибәрә иде
Карлыгач та көтмәгәндә килеп туган күтәренкелек көченә бирел мичә булдыра алмады, янгыр шыбырдаган тавышка кушылып көмеш танышы белән тирә янны яңгыратып көлеп җибәрде Тагын бераздан ннде шәһәрдәге җитдилегенең, бүген иртәдән бирле күңелен биләгән, «әйт инде, әйт» дип кытыклап торган сорауның эзе дә калмаган нде
Ж.НТМӘСӘ тиктормас Тансылу тагын уйлап тапты ул уң кулындагы туфлие ние белән Карлыгачның чыланган аркасына җннелчә генә сугып алды.
— Әйдә, әбәкү тот мине’ дип. жы тизлеге белән ярыша ярыша, тагын йөгерә башлады
ГАЗИЗ КАШАПОВ* ЯЗМЫШЫҢА ЫШАН
Юл түбән таба төшә, тыгыз, сал кынча тамчыларга каршы йөгерүе рәхәт, җиңел иде. Тырыша торгач, тән-хәрәкәткә җиңел Карлыгач Таңсылуны тагын куып җитте.
'Ул арада җәйге яңгыр ничек башланган булса, шулай туктап калды, ялтырап кояш чыкты. Дөрес, көтмәгәндә килеп чыккан бүрек кадәрле болыттан актарылган су җиргә сеңеп өлгермичә бетон читендәге елга- улакларга агып-агып төшә, юл салганда күтәрелгән кызыл балчык һәм ком өемнәрен юып ала, хәтта ни булганын аңламыйча калган вак-төяк чыбыкларны, аларга кунган күбәләкләрне һәм башка бөҗәкләрне дә тәгәрәтә иде.
Карлыгач күңелендә яралган, тел очында бөтерелгән сораудан хисләнеп, Көмеш Алан ягына таба бер-берсен ашкынып узган зур җилкәннәр шикелле кабарынкы болытларга карап әйтте:
— Шагыйрьләр хаклы, хаклы бит. Таңсылу, җәйге яңгыр тамчыларында коену рәхәт, искиткеч рәхәт. Ул, беләсең килсә... мәхәббәт шикелле, килеп җиттеме — бөтен күңелне рәхәтләндерә, яшисене, озак-озак яшисене китерә!
Баштарак Карлыгачның сәерлегенә, килде-киттелерәк сүзләренә игътибар бирмичә йөргән Таңсылу, юеш чәчләреннән саркып керфекләренә кунаклаган яңгыр тамчысын төшерергә теләп, күзләрен мелт-мелт иттереп алды, аннары:
— Ә син, син соң, Карлыгач,, мәхәббәтнең... нәрсә икәнлеген., яшисене китергәнен каян беләсең?— диде, гаҗәпләнүдән авызын ябарга онытып.
Карлыгач дәшмәде, башын аска табарак иеп, ләкин ник әйткәненә мыскал да үкенмәгән кыяфәт белән торба алдына тупланган күбекле ерганак өстендә бөтерелгән печән өемнәре, чыбык-чабыкларга карап тора башлады.
Таңсылу да шунда карады.
Торба авызы алдында тупланган су басымыннанмы, әллә берәр авыр әйбер тәгәрәп килепме шунда — су күзгә күренеп кими башлады, печән учмалары, чыбык-чабыклар барысы бергә бөтерелә-бөтерелә эчкә кереп югалдылар.
Карлыгач Таңсылуның гаҗәпләнүдән исе китеп биргән сәер соравын онытмаган икән. Ул дустының үзенә таба борылганын көтеп алды да, малайлар урам буйлап кочакланышып йөргәндәге кебек итеп кенә туфли тоткан уң кулын аның җилкәсенә салды.
— Ә син... син беләсеңме, Таңсылу?.. *
— Нәрсәне, Карлыгач?
— Нәрсәнеме? Минем әтинең.. Гөлфирә апаны яратканын?—диде кинәт тавышы калтыранып киткән Карлыгач.— Алар... алар бит. . мәктәптә укыганда ук... Минем әти бит синең әниеңә гашыйк булып, башкайларын «югалтып» йөргән...
— Кит аннан...
Таңсылу шуннан артыкны әйтә алмады. Күкрәгендә әллә нинди бер кыл тартылып куйгандай булды. Аннары аңында әллә нинди бер чагылыш ялтырады һәм ул күптәннән/акылына барып ирешә алмаган бер нәрсәне аңлады. '
— Әйт... әйтәм җирле... әни больницага кергәннән бирле, һәркөн килеп йөри Ә мин... мин аны мондагыларның начальнигы булганга гына шулайдыр дигән идем. Әйт-тәм җирле...
Бетон юл хәзер инде үргә таба күтәрелә, яңгырдан соң кабат ялтырап кояш чыккан, һава сафланган — салкынчаланып киткән иде. Юл буендагы арыш, арпа һәм бодай басулары, урылмаган килеш сизелер- сизелмәс кенә чайкалып, кояш нурында җемелдиләр.
Карлыгач^ белән Таңсылу бер-берсенә сүз әйтү түгел, күтәрелеп карарга да кыймыйча юлның юеш бетонына ялан тәпи баса-баса атлыйлар
Аларның адымыннан, гәүдә тотышыннан, башларын унөч-ундүрт яшьтәгеләргә хас горурлык белән тотуларыннан беленә икесе дә дулкынлана, икесенең дә күңелендә көрәш бара, моңарчы сиздермәгән ниндидер хис бөреләре ачылырга җыена иде
Таңсылу күз кырые белән генә Карлыгачка карап алды Аның йөзе кырыс, иреннәре кысылган, карашы әллә кая югарыга төбәлгән. ф
Дулкынлана! Димәк, аның күңелендә дә ыгы-зыгы.
Таңсылу дустының күңелендәге ыгы-зыгының инде күптән, әнисе = белән Эдик абыйсы очрашкан көннәрдә үк башланганын белми иде әле з
Таңсылуның күкрәгендә нәрсәдер калтыранып куйды Нәрсә булды. 3 дип сорасаң, ул, әлбәттә, анык кына җавап бирмәс тә иде. әмма җнтле = геп килә торган кыз күңеле килер кичерешләрне көтә башлаган иде инде 5
— Карлыгач җаным. Карлыгачкай' диде Таңсылу, артык түзә ал- 5 мыйча. елап җибәрмәс өчен сүз кузгатып — Ә синең, синең әниең кайда * соң? Ул сезнең белән Чаллыярда яшәмимени соң?
Әй. Таңсылу. Таңсылу, белсәң иде син бу сорауның Карлыгач күңелеИә = никадәр авыр, никадәр очлы ук булып кадалганын!
Ләкин моннан ике атна чамасы гына язмышның күзгә күренмәс < җепләре Көмеш Аланга тартып китергән һәм бер-берсе белән очраш- „ тырган. әлегә балачактан чыгуның беренче адымнарын гына ясаган ? Таңсылу моны белми, күз алдына китереп җиткерми нде әле
Карлыгач инде Таңсылуга караганда күбрәкне кичергән, мавыгучан җанлы әнисенең бик күп хәйләләрен аңларга өйрәнә төшкән, шуңа күрә бу юлы артык каушамады, әлеге сорауга каршы
— Беләсеңме. Таңсылу, әйдә без синең белән болай килешик син беркайчан да әнием турында сорама, яме Ул ул безне минем әтием не кеше көлкесенә калдырды Ул. ул. - диде, күзләренә тулган яшь тамчылары аша дустына таба карады
Таңсылу инде урынсыз сорау биргәнен аңлап өлгергән, ләкин, әбисе әйтмешли, авызыннан бер чыккан сүзне кире җыеп булмаслыгын белә иде Ул. шулай ук яшьле күзләрен тутырып. Карлыгач ягына таба борылды:
- Син син мине. Карлыгач, гафу ит. яме5— дип үтенде Мин беркайчан да. беркайчан да
Бервакыт тавыш тынсыз атладылар
Мин сиңа сөйләрмен, сөйләрмен әле. яме. Таңсылу
Икесе берьюлы якынаеп кул тотыштылар
Ярый. Карлыгач
Карлыгач сүзне икенче якка борып җибәрде
— Тагын өч-дүрт көннән Гөлфирә апа больницадан чыгар Көмеш Аланга кайтып яши башлар
— Ә син. Карлыгач, ничек уйлыйсың? Синеңчә, минем әнием яхшы кешеме? дип сорады Таңсылу аптыраулы караш белән Ул тагын «Синең әтиең. Гаяр абый, аны яратырмы соң?»— дип тә өстәмәкче иде. тыелып калды.
Минемчә. Гөлфирә апа. Гөлфирә апа
Ул борылып караганда Таңсылу юлның уң ягына килеп тоташа язган, як ягында куак агачлар үсеп утырган ерганакка таба йөгерә нде
Шулвакыт көчле итен автомашина кычкыртты «КамАЗ'» дип уйлап алды Карлыгач, чөнки бары тик ул гына шулай кычкырта Уйлавын уйлады, әмма аның кемгә кычкыртуы аңына килеп җитмәде Ул арада филдәй олы машина кызга килеп бәрелә язган нде
Карлыгач, сыртына камчы төшкән юрга кебек, урыныннан кубып юл читенә сикерде, биек үләннәргә тез башларын бәрә бәрә Таңсылу ягына таба атылды
Кабинасыннан башын чыгарып, авызын ерган шофер егет бу юлы инде машинасының тавышы ертылганчы бар көчкә сузып-сузып кычкырт
ты, аннары гына дрык-дрык иттереп урыныннан кузгалды да «ТатАЭС» дип язылган эре-эре хәрефләрне сулда калдырып. Көмеш Аланга, булачак шәһәрнең, панельләрен илтергә китте.
— Таңсылу. Таңсылу, дим. бу ни эшең инде? Бер сүз әЛ-мичә. агачлар арасына томырылдың?— диде Карлыгач, агачлар арасындагы ачыклыкка, җиләк сабаклары өстенә йөзтүбән яткан дустының иңбашларына кагылып
Таңсылу исә бу вакытта үксеп-үксеп елый иде
Карлыгач дустына кагылмаска, елавыннан туктаганын көтеп торырга булды, аның янәшәсенә, хуш исләре белән борыннарны кытыклап алган үләннәргә чалкан ятып зәңгәр биеклеккә карады...
Алар, икесе берьюлы, баш очында гына гөрселдәгән тавышка уянып, күзләрен ачып җибәрделәр. Шул ук мизгелдә, икесенең дә күз алдында диярлек агачлар арасыннан әллә ниткән озынча җирән бер кош пырхылдап чыкты да күк йөзен кыл урталайга ярып югарыга таба менеп китте. Ул сүнеп бетәргә өлгермәде, биектә-биектә тагын бер. аның артыннан икенчесе, өченчесе ялтырап-ялтырап китте.
Ж,ир өсте караңгыланган. Баярак аз гына да кымшанмый утырган агачлар үзләренә искиткеч куәт белән ябырылган җилгә каршы торырга азапланалар, булдыра алмыйча, ерганак тирәнлегенә ышыкланырга теләгәндәй сыгылалар, аннары тагын, буйсынмыйбыз, барыбер башыбызны имәячәкбез, дигәндәй, һаваның тыгыз катлавын ярып янә күтәреләләр иде.
Кызлар, тагын икесе берьюлы диярлек, торып утырдылар Көчле җил: «Болары кемнәр тагын, ни кирәк?»— дигән сыман алар өстенә ябырылды, тән җылысы белән баягы яңгырдан кипшенергә дә өлгермәгән күлмәк итәкләрен билләргә кадәр күтәреп-күтәреп карады.
Күк йөзендәге электр көчләре атылып-таралышып. тагын да күбрәк сибелергә көч туплаган арада юл ягыннан йөк төягән машиналарның гүләве ишетелеп-ишетелеп куйды. Бу озак дәвам итмәде, чөнки куе болытлар томалаган күк гөмбәзенең төрле җирендәге утлар тагын ялт- йолт итәргә кереште.
Табигать көчләренең хис-кичерешләр киеренкелегендә тарткалашкан кеше күңеленә охшарга тырышып дулавы иде бу. күрәсең. Кем белә, бәлки алар дөньяның иксез-чиксез күкрәгенә сыймаганга шулай ялты- рый-гөрселди торгандыр. Бәлки ул ярылу-ялтырау гөрселдәү табигатьнең елавы, хис-кичерешләрдән үзәкләре өзелгәнгә, авыртуларының зурлыгыннан шулайдыр?
Карлыгач бу минутларда да Таңсылуның күңелен телем-телем телгәләгән. аны көтмәгәндә юлдан кубарып, агачлар арасына, үләннәр өстенә ташлаган ни икәнлеген белми, башына да китерми иде.
Алар икесе дә. үз уйларына чумып, озак утырдылар.
3
Алексей Мирков берләшмә җитәкчесе Дикопольцев каршына җиңел, тавыш-тынсыз диярлек адымнар белән килде дә өске өлешендә «правительственная» дип сугылган телеграмма кәгазен куйды, үзе бер адымга чигенә төшеп көтеп тора башлады
Мондый телеграммалар ил күләмендә эш йөртүче эре берләшмә өчен яңалык, искитмәле нәрсә түгел, алар көн саен дистәләп килә, шуңа күрә ярдәмчесенең әлеге кәгазьгә җавап көтеп басып торуы Дикопольцевны нәрсәдер язып утырган җиреннән аерылырга, башын күтәреп карарга мәҗбүр итте.
— Я, ни булды, Алексей? «Правительственная» телеграмманы беренче тапкыр күрүеңме?— диде ул. куе кашларын үр куяны сыман сикертеп,
эшеннән бүлдергәнгә канәгатьсезлек белдергән шикелле — Нәрсә терәлеп торасын дим?
— Бу телеграммага кичекмәстән жавап бирүне сорыйлар. Вергилий Никифорович, шуны көтәм. '
Дикопольцев. «Тагын нинди телеграмма инде ул» дигәндәй, ашыкмыйча гына сузылып алды ул кәгазь кисәген Битендә тормыш салган * жыерчыкларнын берсе дә селкенмәде, күнелендәге кылларның берсе дә = тартылмады Чөнки эш дәвамында аңа «Ашыгыч». «Бнк ашыгыч» дигән = грифлар сугылган телеграммаларны бик күп күрергә туры килде Бу юлы да туларның берседер дип уйлады бугай
Ләкин бусы, әле генә ярдәмчесе кертеп биргән телеграмма андый- = лардан түгел иде
Вергилий Никифорович, жнтмеш яше тулып килүенә карамастан. ; күзлексез дә әйбәт кенә укый ала иде •
Телеграмма
Иптәш Дикопольцев зпт СССРның тынычлыкны яклау комитеты Сезме фашизмның ' элеккеге әсирләренең Освенцимда булачак халыкара очрашуына чакырачак тчк Бару- Э бармавыгыз турында хәбәрне кичекмәстән Мәскәугә тынычлыкны яклау комитетына х« ' бәрүегез сорала гчк *
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты Дикопольцев үзе дә, ярдәмчесе *” Чирков та. хәтта сәгатьләр буена тынгы белмәгән селектор зуммеры да. бу тынлыкны ялгыш хәрәкәт белән бозмыйк, диделәр бугай
Вергилий Никифорович кулында бераз калтырабрак торган телеграм маны берничә тапкыр укып чыгарга өлгерде Аның зур. куе һәм саргылт төстәге кашлары да куерыбрак, тыгызланыбрак килделәр
Дикопольцев чигәләрендәге чәч бөртекләренең берәм-берәм сал кына юын. тимерчыбык шикелле катып турая башлауларын тойды Колагында башта ишетелер ишетелмәс кенә, аннары көчәя барган жан өзгеч чинау башланды Ул чинау якынайганнан якыная барып, колак пәрдәләрен ертырдый булып үсте-үсте дә бөтенләй булмагандай кинәт юкка чыиты
Үзенең акыл сәләте, ихтыярының көчлелеге. искиткеч чыдамлылыгы, язмышының катлаулылыгы белән озын һәм куәтле тамырларын жир куенына таратып, жил давылларга карамыйча зәңгәрсу күкнең гөмбәзенә таба туктаусыз күтәрелгән, янәшәсендә бик күп башка төр агачларны да үстергән йөзьяшәр имән шикелле нык кешенең күңеленә бу мизгелдә уз сандагы сынау-кичергәннәрнең ябырылуы аермачык күренеп тора иде
«Телисенме, иптәш Дикопольцев. телэмисекм'е. син ветеран, күптән ветеран инде Бу бәхәссез Бу тормышның ачы. ләкин бердәнбер хаклы гы Кайчандыр син, иптәш Дикопольцев. икеләнү шөбһәләнүләрне бар дип тә белми идең. Синең күкрәгеңдә, әйтерсең, бер түгел, берьюлы ике йөрәк типкән сыман иде Син тормыш дигән иң текә, нң биек кыяның нн куркыныч һәм дәһшәтле биеклегеннән ташланып та сау сәламәт чыга ала идең Алай гынамы, син ул упкыннардан тагын да ныграк, тагын да батыррак булып, чыныгыбрак чыга нден Ләкин ул вакытлар үтте Синең дә ветеран булып, әле тормышның андый кыяларын яшьрәкләргә калдырыр чакларың житте. жнтте. иптәш Дикопольцев». диде күңел түренә кереп урнашкан һәм шунда бертуктаусыз үсә, зурая барган хыянәтчел бер тавыш
«Юк, ветеран булсам да. минем мырлыйсы жырым жырланмаган әле. диде Вергилий Дикопольцевны тормыш сикәлтәле юллары буйлап куркусыз атлатып, әйдәп йөргән үз тавышы Минем әле жир йөзендә дәһшәтлелеге белән тиңдәше булмаган канкойгыч сугыш кырында егермесен дә тутырмыйча мәңгелеккә чумган илдәшләрем, үлем лагерьларында көлгә әверелеп, фашистлар кулы белән Европа илләрендәге басуларга сибелгән көрәштәшләрем эшләргә тиеш булган эшләрне башкарасым.
алар төзергә тиеш булган заводларны, яңа калаларны, ниһаять, инде нигезе салынган атом электр станциясен хыялдан чынбарлык итәсем бар...»
«Тынычлан, ветеран, тынычлана күр һәм каушама: ләкин син. Дико- польцев. бик күпләр гомер буена, хәтта йөз еллар дәвамында хыялланырга да базмаган эшләрне эшләдең, яңа калалар һәм электр станцияләрен. алмаз рудникларын булдырдың. Сиңа җитмәгәнмени эшләгәннәрең? Бик җиткән. Хәзер син. ветеран, яшьләргә юл бир. алар, һичшиксез, кыюрак Шулай булгач, алга таба алар омтылсын. Ә син ветеран кор-дашларың янына ашык, аларны күр. алар кебек үк хатирәләр белән яшә»,— диде тагын баягы хыянәтчел тавыш
«Әллә соң. әллә соң чынлап та шулаймы? Чынлап та миңа ветеран булып йөрер вакыт җиткәнме? Алайса, нишләп соң мин моңарчы сугыш ветераннары янына очрашуларга йөрмәдем?— диде тагын Дикополь- цевның үз тавышы - Мине бит чакырмадылар түгел, чакыргалап тордылар Дөрес, бер тапкыр Внлюйга бардым. Ләкин мин анда ветеран б^лып түгел, ә шушы якларга тормыш сулышы илткән төзүчеләрнең беренче җитәкчесе буларак бардым Хәзер мине Ветераннар советы чакыра . Димәк, минем яшем дә. эшләрем дә ветераннарныкыча Димәк, мин күпме генә танырга тырышсам да. тормыш хаклыгы барыбер үзенекен итә...
Алексей Мирков берләшмә җитәкчесе күңелендәге кичерешләрнең мыскалын да күз алдына китерә алмый иде Әмма барыбер ниндидер эчке бер тойгыга буйсынып, ничек кергән булса — шулай тавыш-тынсыз адымнар белән кабул итү бүлмәсенә чыгып китте
«СССР Верховный Советы депутаты. Социалистик Хезмәт Герое Вергилий Никифорович Дикопольцев»,— дип кызыл хәрефләр белән язылган ишекне тыгызһап ябуына карамастан, тагын ачылмасын дигәндәй аркасы белән күпмедер тотып торды
Төп-төгәл унбиш сәгатьтә Татарстан атом электр станциясе, аның юлдашы Көмеш Алан төзелешенә багышланган атналык киңәшмә ачылырга тиеш, шуңа күрә кабул итү бүлмәсенә төрле идарә һәм оешма җитәкчеләре, тәэминатчылар, проект ясаучылар һәм бүтән вәкилләр тупланган иде Алар ишек ачыла башлауга «Безне чакыра»— дип уйлап алдылар булса кирәк, берьюлы аягүрә бастылар Мирковның дәшми- тынмый чыгып ишекне терәтеп торуын башта үзләренчә — гадәттәге «мунча»дан чыгу дип аңладылар бугай, бердәм рәвештә көлешеп куйдылар Арадан берсе хәтта:
— Нәрсә. Алеша, сина да «мунча» кергәләргә туры киләмени? Безне генә кертеп җибәрәсең дип торам тагы?— дип чәнчеп алырга да өлгерде.
Биредә күпне күргән, тагын да күбрәкне ишеткән, утлар-сулар- ның теләсә ниндиен кичергән кешеләр, күпчелек очракта оптимистларның да оптимистлары җыелган иде
— Ничава. Алексей, әйдә, күтәр прицибыңны. Беренче тапкыр түгелдер әле...
Мирков бу кешеләрнең — җилкәләренә искиткеч җаваплылык йөген салган җитәкчеләрнең — һәммәсен дә белә, хәтта алар үзләре белмәгән күп нәрсәләрне дә белә Кайсы чакларда тегеләрнең ачы тормадай телләренә каршы үзләреннән дә уздырыбрак җавап биргәли иде. Бу юлы дәшмәде, телефон аппаратлары, селектор тартмасы куелган өстәле артына кереп утырды Кулларын учын-учка куеп өстәл өстенә салгач кына:
— Бераз сабыр итегез.— диде.
Әмма шундук ишек ачылып китте. Дикопольцев күренде Анын кашлары баягыча җыерылган, кабарынкы иреннәре тыгыз кысылган, күзләрендә кырыс очкын ялтыоап-ялтырап китә иде.
Иптәшләр, нигә кермисез? Билгеләнгән вакыт узып китте түгелме сон?
Дикопольневнын тавышы да гадәттәгедән кырысрак иде
Җитәкчеләр үзләре яратып сайлаган урыннарга кереп утырыштылар ♦ Дикопольневнын сул ягындагы почмакка махсус куелган кечерәк өстәл < янына стенографистка кереп утырды, кәгазьләрен җәеп салды һәм язарга | хәстәрләнде Алексей Мирков ниндидер йомыш белән бер ике тапкыр кереп < чыкты
Элегрәк Дикопольневнын теләсә нинди хәлләрдә дә йөзенә чык | мый торган борчылу билгеләре бүген юк юк та чагылып-чагылып китә. 5 куе саргылт кашлары әледән әле икесе бергә кушылып-кушылып куя иде ’
- Я нәрсәдән, кемнән башлыйбыз-* диде өстәл тирәсендәге.i »рг.» * игътибар белән карарга тырышып, ләкин читтән караучыга анын карашы 2 нык кешеләргә түгел, ә бәлки каядыр, алардан югарырак бер ноктага * тупланганын сизүе кыен түгел нде Сезме, иптәш Алмазов5 Хәрби « төзүчеләр өчен казармаларның нигезен кайчан салып бетерәбез' Причалга “ бара торган дамбаны тагын бер метрга күтәрергә сөйләшкән идек, бетерде- 5 гезме?
Марк Львович Алмазов Көмеш Аланда төзелеш башланганда республикада гына түгел, федерациядә ин эреләрдән саналган Зәй ГРЭСын төзегән идарә җитәкчесе нде. Идарә кешеләре автогигантны торгызышуда, башка объектларны коруда уңышлы гына эшләделәр Шуңа карамастан, ул идарә барыбер берләшмә җитәкчеләренең күзеннән читтә- рәк, һәм башкара торган заданиеләре да шау шу куптара торганнардан ук түгел иде Көмеш Аланда төзелеш кузгалгач та. Дикопольневнын боерыгы белән идарә барлык эшләрне төп башкаручыларның берсе итеп билгеләнгәннән сон. Алмазов, һич көтмәгәндә, күз өстендәге кашның берсенә әйләнде дә куйды Шунысы кызык, элек үзе кебек идарә җитә к челәре янына һәрвакыт диярлек нәрсә дә булса сорарга кнлуче Алма зов. һәркайсына нинди дә булса дәгъва белдерүчегә әверелеп куймасынмы5
Бу юлы да. «уттан-ялкынга» дигән кебек, урыныннан торып басуга Вергилий Никифорович, чистарту корылмасына кирәкле бетон конструкцияләрне китерү кичектерелә, шуңа курә безнең эш тоткарлану ихтималы бар Аннары, торак төзүчеләр хәзергә кадәр мәктәп бинасын да кайнашалар, ә бит безнең монтажчыларга. АЭС коручыларга, үзегез беләсез, кышка кадәр торак кирәк дип тезә башлады Ләкин Дико польцев аны ун кулы белән ишарә ясап туктатты
- Туктале Алмазов, кадерлем. куелган сорауга җавап бир син. диде ул кинәт, үзе дә сизмичә төче телләнеп - Аларга өстәп тагы из мә-бетон узелларын сафка кертүне ник сузуыгыз турында да әйт
Алмазовның иң авырткан төше иде б\ Төзелеш башланып, ул җитәкләгән идарә Көмеш Аланга күчерелгәч тә бик һаваланып
Күп булса ике ай тулганчы ике измә бетон узелын куярбыз Без нзмә-бетонны Чаллыярдан яки Түбәньярдан ташудан туйдык инде, дип вәгъдә биргән иде Шактый 'вакыт узды, әмма Алмаюв идарәсе төзүчеләре. Айбулатов егетләре һәм юл салучылар измә җитмәүдән интегәләр һәм, чынлап та. сонгы көннәрдә тмә бетон узелы сафка кертелмәсә, барлык эшларнен терәлеп калуы бнк мөмкин Озакламый причалга юл түшәү, аннары причалның үзен бетонга төру башланачак һәм. билгеле инде, башкаларның Алмазовна дәгъвалары бермә бер арта чак нде
Алмазов моны яхшы аклый һәм Дикопольневнын ачуын китермәс өчен бик җайлы гына юл тапкан иде әлегә кадәр җиңел генә төгәл вакыты күрсәтелгән вәгъдә биреп котыла килде
> .К ».MJ 81
Хәзер дә ул гадәтенчә.
— Беренче сентябрьгә, Вергилий Никифорович, узелларның икесе дә дөбердәшеп эшкә керешер,— диде.
Киңәшмәдә катнашучыларның урындагы хәлләрне белүчеләре снзе- лер-сизелмәс кенә, ирен читләре белән генә елмаешып куйдылар. Дикопольцев моның сәбәбен беләме-юкмы, әмма идарә җитәкчеләренең һәр- кайсына диярлек .Алмазов вәгъдәләре суга язылганлыгы мәгълүм иде
Яз көне Алмазов куйган вакыт узып китеп, узелларның берсе дә сафка кертелмәгәч, Айбулатов белән Алмазов арасында бәхәс купкан иде Алмазов исе китмәгән кыяфәт белән күзен дә йоммыйча «Беренче майга, һичсүзсез өлгертәм!» - дигәч. Айбулатов аңа:—«Булмый, Марк ■ Львович, булмый беренче майга». - дип каршы төште
Алмазов исә кызып ук китте «Нишләп булмасын? Анда бит инде эш бетеп килә диярлек... Әйдә бәхәсләмәбез Әгәр дә беренче майга измә узеллары эшли башламаса. миннән бер юк, өч шешә коньяк булыр!» - дип әйтеп ташлады. Айбулатов — бәхәсләрдән курка торган кеше түгел, күзе дә күбрәкне күргән, автогигант кебек зур төзелештә эшләрнең дә төрлесен күбрәк башкарган: «Әйдә, карап карыйк»,— диде Шуны гына көтеп торган, җае килгәндә уен-көлкегә һәвәс җитәкче иптәшләр шаһитлыкка алындылар. Айбулатов белән Алмазовның кулларын сугып аердылар
Билгеләнгән көн үтте дә китте, узеллар эшкә керешүдән ерак, бик ерак иде
Бәхәсне белүчеләр еш очрашып торалар, һәрхәлдә атнага бер-ике тапкыр Дикопольцев бүлмәсендәге киңәшмәдә булмыйча калмыйлар. Киңәшмәдән кабул итү бүлмәсенә чыгып, тәмәке тартып торган арада кайсыдыр берсе:
— Син. Марк, узелларны беренче майга бирәм дип пари тоткан идең, оныттың буган, дип исенә төшерде.
Аймазов күзен дә йоммыйча:
— Бусында точно июль башында була!— диде һәм тагын, бу юлы инде ун шешә коньяктан бәхәсләште. |
Июльнең башы да, ахыры да узды, август төгәлләнеп килә, ләкин Алмазов сүзендә тора алмый иде.
Дикопольцев стенографисткага таба борылмыйча гына:— Языгыз беренче сентябрьгә измә-бетон узелларын сафка кертергә, боерык үтәлмәгән очракта иптәш Алмазовка кисәтүсез-иисез каты шелтә язарга' — дип мәсьәләгә «нокта» куйды
Вергилий Никифорович берләшмә бинасыннан кәефе кырылып чыкты. Өенә кайтасы, гомумән, бер кеше белән дә күрешәсе, сөйләшәсе килми иде аның.
— Әйдәле. дус кеше, КамАЗ тирәләреннән әйләндереп кайт бер,— диде ул шоферын гаҗәпләндереп Чөнки берләшмә җитәкчесенең бу вакытта больницага барырга, врачлар билгеләгән тиешле дәваны алырга тиешлеген белә иде ул
— Вергилий Никифорович, ә больницага анда барыр вакыт җиткән бит инде •
Вергилий Никифорович шоферына яннан карар-карамас кына:
— Әйткәнне тыңлый беләсеңме син. Ренат, әллә мәктәптә андый нәрсәләрне әй|мәделәрме?—диде, үзе турында туктаусыз кайгыртырга күнеккән, алтын куллы, киң күңелле шоферына бераз канәгатьсезлек белдереп — К черту дәваларын.
Шофер егет хуҗасының кәефсез чагы икәнлеген чамалап алды һәм бүтән бер генә сүз яки хәрәкәт белән дә аңа комачауламаска булды
Куәтле «Волга» урыныннан салмак кына кузгалды, тизлекне секундлап диярлек арттыра барып, урамга чыкты, аннары, шәһәргә кермичә.
сул якка борылды Тимер-бетон күперләр астыннан чыгып, бишәр, тугызар катлы җыйнак, елмаеп торган йортларны карап уздылар Мәләкәс елга сынын теге ягындагы Айбулатов үҗәтнең яшь гаиләләр өчен махсус проект ясап салдырган биналары көязләнеп калды Ул йортлар күренүгә. Дикопольцев, күпме генә теләмәсә дә, күнеле белән баягы киңәшмәгә кайтты. ♦
Әйе, Дикопольцев турында артында да әйтергә ярамаган нәрсәләрне < үз күз алдында, ачыктан ачык әйтә дә сала бит шул Айбулатов Билгеле, з Вергилий Никифорович аны бер сүз белән туктата алыр, бүтән сөйләмәслек з итәр иде Ана, берләшмә җитәкчесенә, андый гына хокук бирелгән 1 Әмма эш турында сүз барганда, алай туктату Дикопольцевка хас нәрсә з түгел Вергилий Никифорович күңеленең кайсыдыр бер төше белән ча 5 малый иде Айбулатов хаклы, хаклы бит Башта ук Айбулатов белән ’ килешәсе булган да. әллә нинди бер тискәрелек комачаулады Калатау в итәгендә карьер ясап, дамба ясар өчен ташлы җир алу,— бер уйлаганда, = Дикопольцев фикере дә түгел Ул уйны Алмазов салды ана Әмма берләш = мә җитәкчесе раслап, җирне шуннан алу турында тиешле боерыкларны J биргәннән соң ул: «Дикопольцев кушты »га әйләнгән иде Ә хәзер Көмеш « Аландагы барлык төзүчеләр, бигрәк тә башкаладан яки югарыдагы 5 оешмалардан килгән кешеләрнең барысы да беравыздан «Булачак кала - нын күз өстендәге каш шикелле нигезен нштерергә кемнең башы җитте икән», дип мыскыллы көлү сүзләрен кабатлыйлар Югыйсә. Айбулатов кына түгел, башкалар да кисәтте бит аны «Ярамый. Вергилии Пики форовнч. ярамый бу тауның итәгеннән җир алырга Адәм күрке баш. тау күрке таш дигәндәй, тавы-ташы ишелә башламагае», диделәр
Дикопольцев шуннан соң исәп-хисап ясарга кушкан иде. күрәсең, исәп хисапчысының намусы шуның кадәр генә булгандыр «Ярый Нәрсә булсын соң ул тауга, Вергилии Никифорович», дигән нәтиҗә ясап бир деләр, Әллә барганнар, әллә юк? Әнә бит, Айбулатовны әйтер идем, киңәшмәгә коры кул белән түгел, Калатауның. Дикопольцев боерыгы буенча нигезе иштерелгән, хәзер инде шәһәргә караган ягы да ишелә башлаган тауның өстәл хәтле рәсемнәрен алып килгән Теге вакытта, шәһәрнең урыны өчен бәхәс барган чакта. Дикопольцев фикере алга чыкса, билгеле, тауның бу ягы ул кадәр үк күз өстендәге кара кашка әверелмәгән булыр иде
Дикопольцев акылының ниндидер яшерен күзәнәкләре аермачык төшенә теләсә нинди, хәтта әллә ни олы булмаган төзелешне җәелдереп җибәрү гади нәрсә түгел, һәм анда кемнәрнеңдер ихтыяры кушканча эшләп, ахырда гаять четерекле нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин Мондый хәлләр Вергилий Ннкифоровнчның эш дәверендә булмады түгел, бул галады Кемнеңдер ихтыяры кушканга гына урынлы урынсыз салынган заводлар, хәтта тулы шәһәрләр дә бар. кызганычка каршы Әйтик, ерак барасы юк, кемнеңдер ихтыяры Татарстанның сусыз-нисез. җитмеш җиде җил үзәне булган шыр ачык урынында Хәлил шәһәрчеген сала башлаган һәм, ялгышу төзәтүдән узгач, аны. эшчеләр поселогы дип. үз язмышына тапшырып киткән Яисә, ихтыяри кушуның классик үрнәге егерме егерме биш еллар элек Днкопольцевның үзен дә Обь елгасының түбән агымын да зур электр станциясе корылышына кодалый башлаганнар иде Галим нәр арасында «Ярамый анда электр станциясе корырга, Обь һәм Иртыш күтәрелеп искиткеч күп мәйданнар. Төмән сазлыкЛары су астында ка лачак». дигән аргумент күпләрне ышандырмады Ярый әле язучы халкы арасында кыю йөрәкле ир егетләр. дәлилләп яза белүчеләр бар Озак лЛмый төзелешне башлыйбыз дип директивалар корып җиткергәндә ге нә мәсьәлә хәл ителде Тагын бер ике елдан Төмән якларында миллион нар белән хисаплана торган «кара алтын», «зәңгәр алтын»нар бәреп чыкты Хәзер әнә илебез хуҗалыгы гына түгел. Көнбатыш Европа ил ләре дә шуннан ягулык ала Ә бит берәүнең ихтыяры белән шушы байлык су астында күмелеп калырга бик мөмкин иде
• ЯЗ
Дикопольцев үзе дә үгезне мөгезеннән эләктереп сыртына салырга ярата иде, тоткан җирдән өзмичә, әйткән сүзен тормышка ашырмыйча калдырмый иде.
Бәлки, бәлки аның да ихтыяри кушулары, кемнәрнеңдер фикерён таптап киткән чаклары булгандыр. Бәлки, ул да һәрвакыт дөрес фикер йөртмәгән, кемнәрнедер басылырга мәҗбүр иткәндер...
Теләсә нинди төзелеш мәйданындагы эш барлык куәтенә башланып китсен, төгәл автомашиналар кебек көйләнгән, җайга салынган организм булсын өчен, кимендә, бер-ике ел кирәк. Ул чагында инде аны тәгәрмәч астына таяк тыгып кына, туктата алмыйсың, андыйларны ул үзе дә таптап изеп китә.
Вергилий Никифорович үзенең Чаллыярдагы төзелешкә, автогигантка килгән көннәрен искә төшереп алды. Аны. тәҗрибәле төзүче-инженер, булдыклы җитәкче бит син. Дикопольцев. дип. биредәге эшләрне җайга салырга, артта калуларны бетерергә, эшләрне билгеләнгән вакытка башкарып чыгуны оештырырга, үзе тормышка ашыра башлаган кыю идеяләрне сынарга җибәрделәр.
Җиңел генә бирелдеме...
Хәтта бервакыт килеп, Дикопольцевның эшеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр табылды, аны төзелеш начальнигының урынбасары итеп күчерделәр...
Бер уйлаганда, артык бимазаланырга урын да юк. Көмеш Алан КамАЗ кебек ил-җир күзе өстендәге кара каш түгел, шулай да эш башланганнан бирле тиешеннән шактый артык миллионнар салынды инде. Ләкин нилектәндер андагы эшләр җайланып. Чаллыярда күнегелгән эзгә, андагы темпларга керми, иң мөһиме — шау-шу кубара алмый иде әле.
Беренчедән, дип уйлап алды Дикопольцев. торак төзүне көчәйтергә, шул ук вакытта Чаллыярдагы тәҗрибәне кулланырга, мөмкин кадәр күбрәк вагоннар куярга кирәк. Икенчедән, иптәш Дикопольцев. нихәтле генә кыен булмасын, чынлап та, бу очракта Айбулатов сүзе дөрес ич. Калатауны иштерүдән туктатырга кирәк, чөнки аны яңадан үз хәленә кайтару өчен күпме көч кирәк булачак...
Дикопольцев «Волга»сының уң як тәрәзәсен төшерде дә. тынычланырга тырышып, юл буендагы панноларга карап бара башлады Пропагандистлар бу панноларны уйлап чыгарып, аларны олы юл буена бастырып бик дөрес эшләделәр, әнә бит андагы язу-рәсемнәргә карыйсың да үзеңнең үткән гомереңнең сәхифәләрен теркәп барасың...
5
«...Җирдә яшәгән һәр кеше мәхәббәт җәзасын татырга тиеш», дигәнне укыды да кулындагы зәңгәрсу тышлы китабын янәшәсенә, диван өстендәге мендәргә ташлады Нурлыбикә. Бу сүзләр һич көтмәгәндә аның йөрәгенә ук булып барып кадалды.
— Чынлапмы икән бу, белеп язганнармы икән?— диде ул үз-үзенә.
Чаллыярдагы квартирында кызы Карлыгачны япа-ялгыз калдырып. Эдик белән Акнаратына — әниләре янына, аннары бирегә, Ереван читендәге курчак йортына охшаган дачага килеп кергәннән бирле аның бу хакта уйлап караганы юк иде әле. Әмма соңгы бер-ике көндә, сөекле Эдигы чираттагы «командировка»га китеп, бу йортта ялгызы гына калгач та Нурлыбикәнең башына торып-торып шомлы уйлар кергәли башлады.
Җитмәсә кичә кичкырын, күрше йорттагы бер оятсыз бәндә, аның Эдик хатыны икәнлеген бөтенләй белмәгәнгә салынып:
— Бу кәнтәйне Эдик алып кайтканмы әллә? Ничә көнгә икән? Үзе туйгач булса да миңа биреп тормасмы?— дип кычытмаган телен кашыган була.
— Менә Эдик кайтсын, кәнтәемне күрсәтер,— дип уйлады Нурлыбикә ярсып-ярсып
Өстәвенә әле бит Акнаратка кайткач, әтисе дә беренче күрүдән үк яратмады Эдикны, кулын биреп, юньләп исәнләшмәде, өр-яңа «КамАЗ»- га дыңгычлап төягән затлы әйберләрне дә бушатышмады Аннары өч көн буена бәрелеп-сугылып йөрде, ачудан бер гөнаһсыз Актырнакның ♦ сыртына «кит моннан», дип сәнәк сабы белән сукты Сонгы кичне. = ничек җитте шулай утырттылар табынга, әмма анда да Нурлыбикәнең Э кәефен җибәрде Ничек диде соң әле ул?
— Син. кызым, күрми күргән көндез чыра яндырган, дигәндәй. 5 бәхетенә чыдый алмадың Хәерлегә генә булсын Минемчә, син озакла- = мый үкенерсең, тик бер киткән болытны куып тотып булмай. булмай аны. 1 кызым. — диде ачулы күзләрен гомердә булмаганча ялтыратып. Эдик 5 күрсен диптер инде, бик озак кына кул күтәреп дога кылды һәм урман- * га — умарталыгына китеп барды
Ярый инде, бәхеткә каршы, Эдик аның нәрсә әйткәнен ишетеп « өлгермәде
Ә әтисенең күршедә генә яшәгән туганнан-туган апасы инде бөтен- * ләй тузга язмаганны әйтеп куйды
— Син, Нурлыбикә кызым, үз тормышын үзе ашап махмырлаган 2 кеше икән Кара мунчада торып-торып якты күргәч тә шулай, була иНде. шулай була, дип үзәккә үтте
Әнисе оныгы Карлыгачны алып кайтмаганына әрнеп, өч көн һәм өч төн буена кешегә сиздермәскә, бигрәк тә яшь киявенә күрсәтмәскә тырышып, пышын-пышын елады
Тик Нурлыбикәнең әлеге сүзләрне күңеленә алырлык вакыты түгеЛ иде шул Эзләп тапкан мәхәббәтенең ин кайнар, татлы көннәре иде әле
Моңа кадәр күпме вакыт сүнмичә-сүрелмнчә янган мәхәббәт уен буламы сон инде? Эдик мине чын күңелдән ярата ул. миннән башка җнр йөзендә яши алмый Нигә сок мин үземә килгән, үземә тигән мәхәббәт өлешеннән тыелырга, ваз кичәргә тиеш? Юк. юк. мин Эдикны. Эдик мнне гомерлеккә яратабыз Безнең мул. бай тормышта яшисебез килә Ә теге уҗым бозавы андый тормышны аңлыймы соң ул’ Минем ике уртада яшисем килми, гуйдым мин андый тормыштан, кем әйтмешли, я уңам, я туңам,—дип. үзен-үзе юатты Нурлыбикә ул чагында
Ул чагында әйтүен әйтте, ләкин бнт мәхәббәтне аны кем кулына тагып караган да кем бизмәнгә салып үлчәгән' Әгәр дә хәзер аның уты сүнә, кызуы бетә башласа, нишләрсең? Нурлыбикә, күңелендәге каршылыклы уйлар белән бәхәсләшә бәхәсләшә, укый торган китабын чнткәрәк ташлап, урыныннан сикереп торды, ике якка ачылмалы җиңел ишекләрне куллары белән төртеп җибәреп, киң һәм иркен балконга чыкты
Тышта август аеның җылы, тыныч бер иртәсе иде Ерактагы тау лар өстеннән ярыйсы ук күтәрелгән кояш сокландыргыч зәңгәрлектә күк гөмбәзендә йөзә Яшеллеккә күмелгән тау үзәилекләреннән хуш исле сафлык бөркелә Офык читен кыя тау башында хәзергә кадәр эреп бетмәгән кар япмасы кояш нурларына салкынлык өсти иде кебек
6
• 26 август. Көмеш Алан
Бүген иртә белән шәһәргә барган чагында Гөлфирә янына кереп чыккан идем Ул миңа
— Синең инде борынын гына утырып калды, шулкадәр ябыктың. Гаяр. - дип куйды
Белмим, бәлки чынлап та шулайдыр, әмма төс кыяфәткә карап торырга вакыт юк Биредәге эшләр мин күз алдына китергәндәгедән
күп тапкырга артыграк булып чыкты Шунысы бар: биредә миңа төзелеш белән генә түгел, тагын күп төрле мәсьәләләр белән дә шөгыльләнергә туры килә Әле беркөннәрдә генә Фазыл Артышевич
— Көмеш Аланга күчеп яшәргә кирәк сиңа, югыйсә күңелеңнең яртысы анда, яртысы монда.— дигән иде... Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: иртәдән кичкә кадәр генә түгел, кичләрен һәм хәтта төннәрен дә, ял көннәрендә дә эшләргә туры килә Анысы, билгеле, куркытмый, ләкин икенче бер нәрсә бар мондагы эшләрнең барысын да үзем генә башкарып чыга алырмынмы, юкмы? Бервакыт килеп «Син, Сәфәров, мондагы эшләрне оештыра алмадың, коллектив тупларга көчең җитмәде»,— дип адәм мәсхәрәсенә калдырмаслармы3 Шуңа күрә бригада советына, мондагы коммунистларга, тәҗрибәле кешеләргә күбрәк ышан-дырырга. аларның да инициатива күрсәтүләренә ирешергә кирәктер, бәлки? Бер баш әйбәт, ике баш тагы да яхшы, диләр бит.
Чаллыярдан китүемә байтак вакыт узды инде, ләкин әле ниндидер бер тойгы һаман да андагы эшләр, анда кичергәннәр белән яшәргә мәҗбүр итә. Бу, бәлки, табигыйдер, чөнки, ни генә әйтсәң дә, минем аңлы тормышымның иң күп өлеше, тулысы белән булмаса да, шушы шәһәр һәм андагы төзелешләр белән бәйләнгән. Юклы-барлы ун ел эчендә бөтен дөньяга шау-шу күтәргән автогигант үсеп чыкты, аның янындагы Ак шәһәр инде минем дә хыялымдагы Ак шәһәр иде. Аның күккә ашкан ак йортлары, моңарчы илдәге бер генә шәһәрдә дә булмаганча киң, дүртәр юллы урамнары-проспектлары — һәммәсе дә хәтердә.
Шуңа күрәдер инде. Көмеш аланга килергә булгач, хәтта монда килеп эшләр өермәсенә кереп киткәч тә мин әле кайда яшисемне тиз генә билгели алмадым Айбулатовкүргән саен ул хакта сүз кузгатмыйча калмый, ләкин мин һаман да кичектереп килү сәбәбен табам Башта, хатын килергә теләми, дидем. Аннары инде, ул киткәч, мондагы хәлләр бөтерелеп-дулап алды Бәхетсезлек очрагыннан соң Айбулатовның да ул хакта сүз кузгатканы юк. Хәер, кузгатырга җае да чыкмый, чөнки минем инде Чаллыярда булмаганыма да «байтак көннәр узды Карлыгач та монда Дөрес, аны мондагы мәктәптә укытып булмый. Димәк, Чаллыяр кешеләре булып, андагы квартираны тапшырмыйча яшәргә туры килә дигән сүз. Менә тагын өч-дүрт көннән беренче мәктәпне тапшырабыз. аның артыннан ук беренче биш катлы йортны җиткерербез..
Сәфәров шул урында каләмен дәфтәр өстенә ташлады да ишек ягына таба карап нидер көтә башлады Ул да түгел, ишектә Зөлфәт Зәй- нуллинның таза гәүдәсе пәйда булды, аның артыннан кемнеңдер тавышы ишетелде, ләкин кешесе күренмәде.
Ачудан тыны буылырга җиткән Зөлфәтнең күзләре атылып чыгардай булып зурайган иде Ул эш киемен кыштырдатып бусагадан узды да «Нәрсә әйтер бу?» дип көтеп торган Гаярга карамыйча, карлыга төшкән тавыш белән кычкырды:
— Менә, иптәш Сәфәров, менә,— диде ул тотлыга төшеп, әйтергә сүз табалмыйча.— Менә, менә...
— Нәрсә булды, Зөлфәт, я әйт инде кешечә.
Зөлфәт исә дулкынланудан арына алмый иде.
— Китәләр, китәләр әнә...
— Кемнәр китә, кая китә?— Сәфәров парторгның тел төбен аңламый тора иде.— Кемнәр китә дим мин сиңа?— диде ул Зөлфәтнең янына ук килеп һәм ачык калган ишектән кемнәрнедер күрергә тырышып.
— Хатын-кызлар китә,— диде, ниһаять, Зөлфәт өздереп
Барысы да аңлашылды Теге атна арасында отделкалаучы хатын- кызлар һәм балта осталары Чаллыярга кайтмаганнар иде. Кичә кичкы- рын киңәшмәдә бу юлы да кешеләрне кайтармау турында сүз булды
Шулай эшләмәгәндә. мәктәп бинасын беренче сентябрьгә тапшырып булмаячак. Югыйсә төзүчеләрнең барысы да эшнең мөһимлеген аңлыйлар иде кебек. Дөрес, соңгы вакытта Гөлфирә больницада чакта бригада икеләтә зурайды, автозавод сынавын узмаган, хәтта кем икәнлекләре дә яхшылап беленмәгән кешеләр килде
— Ничек китәләр, нәрсә белән, автобус урынында тора бит,— дип * тәрәзәгә ымлады Гаяр. Зөлфәт әйткән хәбәргә ышанырга теләмнчәрәк. «
— Алар рейс автобусы белән китәргә җыеналар Дөрес, мин ав- z тобус йөртүченең кулыннан ачкычын тартып алдым
— Яхшы иткәнсең. — диде Гаяр һәм әле булса ишекне томалап = торган Зөлфәтне бер читкәрәк этәрде дә. коридордагы резин итекләрен з киде, күлмәктән килеш урамга чыга башлаган җиреннән «Туктале. | сүз җитди булыр, ахрысы». — дип кире борылды, галстугын такты, пин- * жәген киде һәм узып барышлый гына көзгегә күз салырга да онытмады. =
«ЛАЗ» автобусы, чынлап та. халык белән шыгрым тулы иде Сә- = фәров барган уңайга ук автобусның ачык калган ал ишегеннән керде 5 һәм тыныч булырга тырышып, шулай ук автобустагылар ишетелерлек 2 итеп кычкырды: ;
Иптәшләр, бу ни хәл? Кая җыендыгыз?
Автобус салонындагы шау-шу туктап калды Ләкин бу кыска ва кытка гына шулай булган икән Икенче секундта инде арттагы рәтләрнең берсеннән:
— Кая булсын — каймаклыга,— диде усал тавыш. Гаярны үчекләп, һәм шундук өстәп куйды: Син, Сәфәров, монда килеп безне ишәк уры кына эшләтмәкчесең икән, ә?! Хәлеңнән килсә, үзең эшлә. Безне җибәр хәзер үк, Сәфәров. Яхшы чакта җибәр, югыйсә
Югыйсә нәрсә буласын кресло аркасына яшеренгән коткычы (Сәфәров аның кем икәнлеген танымады, димәк, яңа килүчеләрдер, дип уйлап алды) әйтеп бетерә алмады, автобус салонында баягыдан да бн- тәррәк шау-шу купты.
— Нигә син безнең исемнән сөйлисең?
— Мондый сүз өчен беләсеңме беләсеңме нишләтәләр?
- Без мунча керергә, өс-баш алыштырырга тиешме-юкмы?
— Хатын-кызлармы без. юкмы3 Безнең хакта кайгырту кирәкме кирәкмиме?
Сәфәров уртадагы урыннарның берсендә бригадир вазифаларын вакытлыча башкаручы Әнүрә Әмированы күреп алды, аңа әр тулы караш ташлады.
Әнүрә дәшми генә тәрәзәгә карап утыра бирде
Ни хикмәт, аның баярак кына теленә килгән тупас сүзләр әллә кая китеп югалдылар. Ни генә әйтсәң дә. хатын-кызлар хаклы бит Ул так тнканы үзгәртергә, хатын-кызларга /әчеләнеп «кызлар-йолдызлар» дип дәшәргә уйлаган иде. әмма үзе дә сизмәстән теленә башка сүзләр килде
— Чаллыяр һәм КамАЗ төзелешендә булучылар хә^ер үк эшкә тотына Калганнар, иртәгә үк хезмәт кенәгәләрен алып, теләсәләр генә кайсы якка китә ала Безгә иң авыр чакта сыгылып төшеп хыянәт итүчеләр кирәкми. - диде дә артына борылып карамыйча автобус бусагасыннан юеш җиргә сикерде, салмак, ләкин ышанычлы адымнар белән мәктәп бинасына таба атлап китте
Чынлабрак караган кеше Сәфәровның аркасы бөгеләрәк төшкәнен. җилкәләре дә урынында түгел, беркадәр салыныбрак торганын чамалар иде Ләкин Сәфәров артына борылып карамыйча атлавын дәвам итте Башта аның башыннан «Эх. болай кискен бәйләнмәскә иде, җайлабрак сөйләшергә иде Яңа килгән кешеләр күбрәк бнт>. дигән уй ялтырап узган иде Шулай да күңелендәге ниндидер бер үзсүзлелек кире борылырга, бүтәнчә сөйләшергә ирек бирмәде
Ниһаять, берәүнең, җыелган суны чупылдатып, автобустан сикереп төшкәне, аның артыннан тагын берничә кешенең сөйләшкәне ишетелде Шунда гына Сәфәров үзенең биредә калу-калмавы хәл ителгәнлекне, гигант төзелеш сынавын узган төзүчеләрнең аның белән санашуларын төшенде Барыбер, мәктәп бинасының ишеге төбенә җиткәнче артына борылып карамады, ничек атлаган булса шулай баруын белде.
Хатын-кызларның барысы да диярлек кире кңлгән иде Алар, баягы кебек үк бер сүз әйтмичә, хәтта үзара да сөйләшмичә, вакытлыча киенү бүлмәсенә керделәр, өс-башларын алыштырып эш урыннарына таралдылар. м
Шулвакыт, Сәфәровның артыннан калмыйча диярлек йөргән Зөлфәт:
— Ну, Гаяр Бариевич, бу чыгышың, мин сиңа әйтим, каты булды. Беттек дигән идем — дип маңгаеннан әллә яңгыр, әллә тнр тамчыларын кулъяулыгы белән сөртеп-сөртеп алды. Бу аның Гаярга беренче тапкыр әтисенең исемен кушып дәшүе иде
— Катысы аның соңрак булыр әле, Зөлфәт Рәшитович,— диде Сәфәров, соңгы сүзләрне беркадәр суза төшебрәк һәм сорап куйды.— Автобуста ничә кеше калды?
Зөлфәт шатлыгын яшермичә, шуны гына көтеп торган шикелле әйтте:
— Нибары өч кеше, яңарак килүчеләр..
— Өч кеше, Зөлфәт туган, күп ул. Безгә кешеләргә карата йомшаграк, кайгыртучанрак булырга кирәк иде дә бит
Әле генә Сәфәровның «йомшаклыгын» күргән Зөлфәт дәшмичә калуны артыграк санады Сәфәров дәвам итте: «Менә нәрсә, иптәш парторг, хәзер үк партбюро членнарын җый әле син, моны болай гына калдырырга ярамас». Вагон ишеген саклык белән генә ачып керде, икенче бүлмәдә кочаклашып йоклап ятучы Карлыгач белән Таңсылуның йокы аралаш нәрсәдер мыгырданып алуларын ишетеп, ирексездән елмаеп куйды.
«Гөлфирә генә җитми», дигән уй миен, урталай ярып узды һәм Гаяр үзенең караңгы бүлмәсенә кереп утырды
« Ни гаҗәп,— дип уйлады ул,— теге көнне . Гөлфирә белән аңлашканнан соң Нурлыбикә йөрәккә салган яраның сызлавы кимегәннән кими бара. Хәзер инде бөтенләй онытылды дисәң дә ярый. Тик әллә нигә бер искә төшеп-төшеп ала да, язмышыма бөтенләй бәйләнеше булмаган вакыйга сыман, гадәти бер хатирә шикелле салкын гына үтә дә китә. Ә бит аның белән ни генә әйтсәң дә, аз да түгел, күп тә түгел, — ундүрт елга якын бергә яшәделәр». .
Теге көнне ниндидер аңлашылмас һәм күзгә күренмәс бер көч Гаярның үзсүзле башын һич көтмәгәндә Гөлфирәнең күкрәгенә салырга мәҗбүр итте. Ул йөрәгендә ничәмә-ничә еллар буена сүнмичә-сүрелмичә йөргән яшьлек мәхәббәтенең исәнлеген һәм төтенсез дары кебек кабынып китәргә әзерлеген аңлады. Төзелештәге эшләрнең барыр-бар- мас, жайланыр-җайланмас булуына карамастан, искиткеч зур өмет һәм хыяллар белән яши башлады Гаяр Мондагы күңелсезлекләр, йөрәккә никадәр генә якын булмасын, вакытлыча гына туган күңелсезлекләр иде Алар күпмедер вакыттан соң — яңа төзелешнең олы тәгәрмәче бар куәткә әйләнә башлагач та югалачак, ә күңелнең иң ерак түрендә озак еллар буена яшеренеп яткан беренче мәхәббәтнең ирек татымаган тойгылары Гаяр Сәфәровны тормышның тәмен белеп яшәргә мәҗбүр итәчәк иде.
7
Казаннан килгән кунаклар ярыйсы гына талымлы кешеләр булып чыкты. Айбулатов аларга үзе җитәкләгән комбинатка караган оешма
ларны күрсәтте, объектларга алып барды Чаллыярдагы төзелеш темпларына ничек-ничек ирешү серләрен бәйнә-бәйнә сөйләде Башкаланың шәһәр башкарма Советы председателе урынбасары, төзелеш эшләре белән турыдан-туры шөгыльләнүче Аксурин сорау биреп, комбинатның эчке серләрен, теге яки бу эшне, мәсьәләне нинди юллар белән әйләндереп чыгарулары турында бигрәк тә төпченеп, кат-кат сорашты Яна ♦ шәһәрнең шушы араларда кешеләр кертергә дип әзерләнгән кияү егете ; сыман көяз, анын кәләшедәй саф һәм җыйнак комплексларын карап, торак f йортларга кереп аларның эчке әзерлеген тикшереп чыккач әлеге Аксурин: <
- Әйтегез әле, иптәш Айбулатов. гадәттә,тапшырыла торган йорт- Е ларда бик күп жнтешсезлекләр табып була Я тегесе җитми. я бусы эш | ләнмәгән була. Ә сез хәтта су краннарын, газ плитәләрен дә көйләп куй- * гансыз. Бу бөтен йортларда да шулаймы5 Әллә, мннәйтәм, начар нәрсә ’ күрсәтәсегез килмәгәнгә, боларын гына шулай җыйнакладыгызмы5— * дип төрттереп куйды.
Айбулатов кунакның мондый тыйнаксызлыгын ишетмәгәнгә са- * лышып караган иде. тегесе үзсүзләнеп. соравын тагы кабатлагач, түз- < мәде, күзләрен ачулы кыса төшеп ярып салды:
— Без бит. иптәш Аксурин. сезне ирексезләп чакырмадык, үзегез - күрергә килдегез Без күрсәткәннәргә ышанасы булмагач, нигә килдегез5 * Минем, бәхеткә каршы, сез шикләнгән нәрсәләрне берәмтекләп күрсәтеп йөрергә, шуның белән үзебезнең төзүчеләр хезмәтенең зурлыгына, аларның тырышлыгына тап ташларга вакытым кысанрак Ышанмыйсыз икән, менә бу комплекста әзерләнгән меңнәрчә квадрат метр торак мәй данны тәшкил иткән йортларның һәр подъездын үзегез әйләнеп чыгы гыз, ярыймы? — дип. ярыйсы гына тупас җавап кайтарды.
Сүз шуның белән төгәлләнде, бәхәс куерып җитмәде Кайтырга кузгалдылар Машиналар янына җиткәч, әлеге дә баягы Аксурин иптәш берәүгә дә атамыйча гына:
- Безнең разведка мәгълүматларына караганда, биредәге кайбер иптәшләр йорт нигезен субайлар кагып салуны алдынгы алым дип кур шеләренә күрсәтәләр күрсәтүен, әмма үзләре Үзләре яшерен мастерской оештырып, тагын ниндидер яңалык чыгарыл, кирәк булган җиһазларны ясап яталар, ңмеш Субай урынына измә салып катыру юлын сайлаучылар, зурдан кубып сөйлиләр, тик нишләптер, ул яңалыкны башкаларга күрсәтергә ашыкмыйлар, дип эчпошыргыч тавыш белән тезеп китте.
Айбулатов бакчасына атылган таш иде бу
Нихәл итмәк кирәк, кунак булсаң, тыйнак бул. дигән акыллы сүзне оныткан кешегә һаман саен тупаслык күрсәтеп булмый
Фазыл Артышевнч бераз уйланып торгач та машиналарны кырык икенче комплекста тәҗрибә рәвешендә, әлегә бик аз кеше генә хәбәрдар булган йорт нигезе салына торган төшкә борырга кушты
Бу алымны автогигант төзүчеләре әлегә уйлап-сынап кына карый лар иде. Әмма аның никадәр файдалы, никадәр вакытны киметәчәген Казан кунаклары тиз чамалап алдылар
— Кирәкле җиһазларны, техниканы каян алдыгыз?- дип кызык сынды Аксурин
Айбулатовка кунакларны «яшерен» тәҗрибә участогына алып ба рудан башка чара калмады
«Казан төзүчеләре дә белгәч, дип уйлады ул. «яшерен» учас токның сере ачылган булып чыга, димәк, озакламый тагын бер бәхәс кубачак, тагын Айбулатов үз белдеге белән проектны үзгәрткән Ни хакы бар? дигән сорауга җавап бирергә туры киләчәк >
Соңыннан Айбулатов идарәдәге үз бүлмәсенә юнәлде \зәк почта һәм телеграф почмагын борылганда алар артыннан килгән «Волга» калтыравык тавыш белән кычкыртып куйды Айбулатов сулга каерылып
караса — Мирас Гайнанович икән. Ул, машинасының ачык тәрәзәсеннән уң кулын сузып, «Минем арттан барыгыз» дигән ишарә ясады һәм, туктап-нитеп тә тормыйча, борылышка керде, шәһәр комитеты каршына барып туктады.
Көннең эсселеге аз гына да сүрелмәгән иде әле Мирас Гайнанович кыска жиңле күлмәгенә галстук та бәйләгән, шуңадырмы бераз тирләгән, битен-күзен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, Айбулатовны бүлмәсенә алып керде.
. Кереп утыргач, тагын байтак кына дәшмичә, тегесен-монысын эшләде, телефоннан сөйләшеп алырга өлгерде. Ул арада уңган секретарь чәй әзерләп кертте.
— Әйдәле, Айбулатов... сусауны басып алыйк әле. Бәлки, кем белә, соң. гы тапкырдыр — Ул суза төшебрәк әйтеп куйды һәм| әйткән сүзенә үзе дә игътибар биреп житкермәгән кеше сыман тамак кыргалады.
Айбулатов мондый хәлнең тиктомалга түгеллеген, ниндидер житдн сөйләшү булырга тиешлеген чамалый иде чамалавын, әмма тәгаен түгел һәм шуңа күрә ни уйларга белмичәрәк утыра иде.
Ниһаять, ул телгә килде.
— Бүген, Мирас Гайнанович, иртәдән бирле ниндидер киная белән сөйләшәсез әле. Нишләптер минем зирәклек житеп бетми Орышыр- гамы-мактаргамы дигәндәй ни әйтергә теләвегезне аңлап бетермим бит әле.
— Турысын әйтергә дә мөмкин, Фазыл Артышевич, ләкин бит сез үзегез шәһәр комитетының беренче секретаре белән турысын әйтеп сөйләшергә бик үк ашыкмыйсыз..
Айбулатовка бу сүзләр сәеррәк тоелды.
— Нигә алай дисез, Мирас Гайнанович. Әгәр дә кирәге чыга икән, үзегез беләсез, сезгә килмичә калганыбыз юк бит
— Шул аен шулай Тик «кирәге чыкканда» бит ул. Әгәр кирәге чыкмаса Мин. билгеле, иптәш Айбулатов, турысын да әйтә алам: Казан кунакларының тел төбеңнән аңлавымча, беркөнне өлкә комитетында торак төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдән соң сезне Беренче аерым алып калып сөйләшкән...
Аңлашылды, барысы да аңлашылды Айбулатовка.
— Күптәнге мәсьәлә бит инде бу, Мирас Гайнанович,—диде ул жиңел сулап — Миңа калса, сез минем фикерне беләсездер дип уйлаган идем.
— Белүен беләм, иптәш Айбулатов, әмма биредәге йортлар комбинаты житәкчесе булуга караганда башкаладагы шундый берничә комбинатны берләштергән шәһәр төзүче Баш идарәне житәкләү сезнең өчен хәлдән килми торган эш түгел, минемчә...
Чәйләр суынып өлгергән иде инде, Мирас Борнашев яңартып кертүләрен үтенде. Ул да түгел, телефон шалтырап куйды — өлкә комитетының беренче секретаре белән сөйләшә башлады Сүзнең ахырында гына Казаннан килгән кунаклар турында сорашты бугай, ул:
— Айбулатов аларга барлык серләрен сөйләп бетерде инде, бездән бнтәррәк эшли башламагайлары,— диде каршысындагы әңгәмәдәшенә күз кысып.
Фазыл Артышевич сизде: Борнашевның кармак салып каравы иде бу һәм чирттерде дә. Чөнки өлкә комитетының беренче секретаре беркөнге сөйләшүдә кузгатылган мәсьәләне Борнашевкэ житкерде. Ул исә моны «Шулай., әйе. үзе нәрсә әйтер бит әле»,—дигән кыска гына жөмләләр белән тыңлап торды. Аннары гына:
— Мин бу эшне, иптәш секретарь, бик үк уңышлы сайланган, уй- ланылган дип әйтмәс идем Чөнки, үзегез беләсез, Айбулатов-автогигант төзүдә беренче көннәрдән катнашкан кеше Хәзер әнә үз шәһәремне салам дип Көмеш Алан белән женләнә. Мондагы төзелешнең зурлыгын
беләсез Хөкүмәтнең Чаллыярны үстерүгә өстәмә средстволар куюы жаваплылыкны арттырды гына Аннары бит әле үзебездә дә андагы баш идарәдән зуррак берләшмә бар. Озакламый аңа да үзебездә үскән кеше кирәк булмагае Ярый Ярый, сөйләшермен
Секретарь кыз чәй яңартып китерде Мирас Гайнанович өлкә комитеты секретаре белән сөйләшкән тәэсирдән арынып бетә алмый иде * әле. Шуңа күрә секретарьның ярым пышылдап соравына каршы жавап < бирергә онытты Аннары авызын пешерә-пешерә бер-ике йотым чәй | капты да Айбулатовка таба борылып карап торды *
- Менә шулай бит без. Фазыл кордаш, үзебезне үстергән, тауларга 5
күтәргән якларга рәхмәтне шулайрак әйтәбез кайчакта Шуның өчен | дә безнең алты миллионлы халыкның иң талантлы кешеләре — белгеч- * ләре, оештыруга сәләтлеләре, гомумән, талант ияләре бөтен илгә та ’ ралган Элек-электән шулай булган бу Әйтерсең, безнең республикада х аларга колач юк. Мин исә сездән моны көтмәгән идем Ничек инде шулай, о җиңел генә, Чаллыярны үз кулларыгыз белән торгызышкан, күпме « өлешегез кергән, йокысыз төннәр, күпме шатлыклар кичергән шәһәрне, а ахыр чиге үзегезнең яшьлегегез үткән жирне ташлап китәргә мөмкин? » Аңламыйм "
Айбулатов шәһәр комитеты секретаре сөйләгән арада берничә тап- < кыр бүлдерергә, нәрсәдер әйтергә теләп караса да. тукталып калырга *" мәжбүр булды Ниһаять
- Мин, Мирас Гайнанович. Казанда чакта ук тәкъдим ителгән урыннан баш тарттым Мин анда күчәргә ризалык биреп кайтмадым бит Мине Чаллыярда гади инженер итеп булса да калдырыгыз, дидем Баш идарә житәкчесе булу мине кызыктырмый
Борнашевның йөзе әлеге сүзләрдән яктырып китте Ул урынында утырып кала алмыйча сикереп торды, озынча бүлмәсенең аргы башына урап килде
т- Соң бит күптән шулай диләр аны. Айбулатов баш катырып утырасың монда, диде әңгәмәдәшенең жилкәсенә сул кулын куйган килеш Күптән шулай диләр аны. дускай Борнашев соңгы сүзгә басым ясап әйтте
- Соң сез бит миннән. Мирас Гайнанович. турыдан-туры әйтеп китәсеңме Казанга күчеп, әллә юкмы?— дип сорамадыгыз Ничек инде мин үзем башлап әйтим Чаллыярыбызны ничек ташлап китәсең дә, аннан башка ничек яшисең ди?
Тагын телефон шалтырады Борнашев урынына барып утырды, трубканы алды һәм бераз тыңлап торганнан соң Айбулатовка борылып, учы белән микрофонны томалаган килеш
— Әнә, Казан кунаклары сине югалтканнар, монда килмәкчеләр,— диде һәм яңадан трубкага: — Килегез, хәзер үк килегез, иптәшләр,— дип өстәде
Бер минут чамасы тын тордылар Борнашев тагын нәрсәдер әйтергә тели ндс, шуңа күрә Айбулатов урыныннан кузгалмыйча көтеп торды Беләсегез килсә, Фазыл Артышевич. минем үземнең дә борын гыдан килгән тарих-и башкалабызның алама йортларын сүтеп алар уры нына Ташкент. Алма Аталардагы кебек күз явын алырдай йортлар, архитектура ансамбльләре торгызасы бик кнлә дә бит. бу эшләрне киләчәккә калдырып торырга туры кнлә. чөнки халыкны торак белән тәэмин итәсе бар Күп төзелешләрне, яңа калаларны күтәрәселәр бар Ми немчә, Фазыл, килер шундый бер вакыт, без Каганның тарихи узәген саклаган килеш, аның барлык матур сыйфатларын .чагылдырган ме морнал булдырырбыз әле Тар урамнар, елның елында ремонтланып та. елның-елында аламалана торган иске йортлар сакланса да. фәкать шушы мемориал эчендә генә сакланып калыр Ә хәгергә ә хәзергә без килер буыннар өчен Чаллыярны. Көмеш Аланнарны салыйк. Фазыл
Алтынчы бүлек
1
Җәйнең җылы киче. Кояш инде сүнеп, Көмеш Алан ягындагы урман артына төшеп бара Аксыл болытлар күк гөмбәзенең ерактагы читенә таба актарыла, ә Ширәмәт тавының текә битендәге агачлар сүнеп баручы кояшның иң соңгы нурларында коеналар.
Гаяр больницага барышлый кызгылт, миләүшә һәм ак төстәге өч данә роза чәчәге сатып алган иде, Гөлфирә бүлмәсенә шуларны тотып, елмаеп килеп керде.
Ни хикмәттер, Гөлфирә ак халатка төренгән Гаярның үзен таныганчы үк чәчәк исен сизеп алды. Ул ирексездән:—Ой, нинди тәмле, нинди хуш ис. — дип куйды һәм, соңгы көннәрдә ярыйсы гына җанланган күзләрен тутырып, Гаярга карады. Аның озын, матур керфекләренә яшь бөртекләре саркып чыкты.
Каршылыклы, бик каршылыклы тойгылар кичерә иде бу минутларда Гөлфирә Аның һәркайда кыю. туры барырга яраткан табигатенә Гаярның ничә еллар буена беренче мәхәббәт хисләрен саклавы, әле хәзер дә теге чакта, басма янындагы кебек дулкынлануы, шушы дулкынлануы хисләренең чынлыгын белгертә, шул ук вакытта Гөлфирәдән җавап көтүе сәер, бик сәер сь!ман иде.
Кем белә, бәлки Гаяр теге вакытта үзенең хисләрен җавапсыз калдырган кешедән үч алырга — аннан көләргә, үзенеке итәргә һәм.
«Юк, юк, мондый әшәке уй белән йөри торган кеше түгел бит Гаяр. Мин ул, мин гөнаһлы җан, нигә мондый уйлар белән аның керсез сакланган хисләрен буярга тырышам соң әле»,—дип уйлый иде Гөлфирә ялгыз калган минутларында Ләкин андый чакларда Гөлфирәнең күз алдында теге вакыттагы Гаяр: басма төбендә кочагына ап-ак шомырт чәчәкләре күтәреп, күзләрен ялтыратып торган, аннары малайларча кызуланып басма такталарыннан үч алучы егет килеп баса. Шулай итеп, Гөлфирәнең уйлары буталып кала, һәм ул төгәл бер карарга килә алмыйча бимазалана иде
Гаяр да Гөлфирәнең дулкынлануын, күңелендәге кичерешләрнең каршылыклы икәнлеген чамалый Эчке бер сиземләү аңа Гөлфирәнең нәрсәдер әйтергә, ләкин әйтә алмыйча үз-үзе белән көрәшүен пышылдап тора шикелле.
Гөлфирә Гаярны күрүгә хәстәрләп куйган сүзләрен оныттымы, әллә онытмыйча, бары тик кыюлыгы җитенкерәмичәме:
— Килдеңме Гаяр?— дию белән тынып калды.
Гаяр Гөлфирә янына барырга, аның кулларыннан тотып бит алмасыннан үбеп алырга кирәк булыр, дип уйлаган иде — булдыра алмады.
— Килдем шул .. Гөлфирә,—дип чикләнде.
Бүлмәдә көтелмәгән, урынсыз тынлык урнашты.
Гаяр шунда гына халат астында яшереп тоткан күчтәнәчне — алмалар салган полиэтилен капчыкны исенә төшерде.
— Менә, Гөлфирә, сиңа бригада кызлары җибәрде.
Ләкин бригада кызларында күбесенә бөтенләй таныш булмаган «Гөлфирә апа» кайгысы юк иде ул көнне
— Алмакайлар.
Гөлфирә әллә кызларны, әллә, чынлап та, берсеннән-берсе ныграк алсуланып торган Болгариядән килгән алмаларны шулай назлап атады — Гаяр аңлап бетермәде, ләкин ул Гөлфирәнең моңарчы килгәндәге халәтеннән ерак, бик ерак булуын чамалап алды.
Дөрес чамалаган иде ул
Теге көннән соң Гөлфирә, башындагы чәчләре үрә торып, чигә тамырлары кыса башлаганчы, Гаяр белән үз-үзен ничек тотасын, нәрсәләр
сөйләшәсен уйлады Уйлаган саен тирәнгәрәк керде, фикерләр каршылыгы көчәйде, узгандагы вакыйгалар бүтәнчәрәк төсмерләре, астыртынрак яклары белән ачылдылар.
Ул Гаяр күзләренең төсен, карашының яшертен мәгънәләрен хәтерләргә тырышты «Минем хәлләрне, бигрәк тә соңгыларын беләме- юкмы? Белсә, мине кызганып, үткәннәрдән йолып алыйм, начарлыгына ♦ каршы яхшылык эшләп, үземнең көчлелегемне күрсәтим,—дип кенә ; йөремиме икән соң ул»,— дип иза чикте
Әмма шундук кемдер аның колагына:
— Болай итеп, япа-ялгызың күпме яшәргә була, син дә тере кеше 5 бит Багалмасыдай яшь чакларын, гомерең шулай үтәрме, сугыш арты = түгел бит. теләсә нинди талымлы ир-атны да бәхетле итәрдәй кайнар 5 тәнең шулай кадерсезләнер дә пыскып сүнәрме?— дип пышылдый иде. »
Ничек булса булгандыр, беркөнне Гөлфирә әлеге очсыз-кырыйсыз * уйларны, күңелсезлекләрне, бигрәк тә үзе күргән-кнчергәннәрнең мыс- е калын да яшермичә сөйләп бирергә дигән карарга килде
Хәзер бүлмәсенә Гаяр килеп кергәч тә, Гөлфирә әнә шушы сүзләрне < чишмә оясында тулыһ улактан ташыган су сыман актарып салырга әзер. * ләкин ниндидер көч аның телен бәйләп куйган шикелле тотып тора, баш- 5 лап китәргә ирек бирми
Хәер, бүтән вакытта, җыелышларда яки киңәшмәләрдә, ир-атлар арасында, бигрәк тә участоктагы эш мәйданнарында теле-телгә йокмаган Гаяр да шундыйрак хәлдә иде бугай Дөрес, ул ннде ишек төбеннән Гөлфирә яткан карават янына килгән, урындык алып аның кар- шысына утырган иде утыруын
— Ник, ник дәшмисең, Гаяр, нигә сөйләшмисең?— диде, ниһаять, Гөлфирә
— Син үзең дә бүген әллә нинди бит, Гөлфирә Күзләрең дә моңсу. Нәрсә булды, дип сорамакчы гына идем
— Беләсеңме, Гаяр,— диде Гөлфирә, тәрәзә аша кичке караңгылыкка таба төбәлгән килеш. Теге вакытта . басма буенда, аннары мәктәптә дә синең күңелдәгеләрне аңлаган идем бит мин Әйе, әйе. беләсең килсә, синең кебек уңган, чибәр егетнең үземә гашыйк булып йөрүенә бик нык горурлана идем Кызганычка каршы, ул чагында минем чая матурлы гыма кызыгып йөрүчеләр мәктәптә дә. мәктәпне бетереп чыккан авыл егетләре арасында да син генә түгел идең Мин. хатын кызга гына хас сыйфат — үзенә күрә бер усаллык белән аларның башын әйләндерүдән кызык таба идем
Гөлфирә, сөйләвеннән туктап, ак кәгазь белән каплап куелган ста каннан бер йотым чәй эчте, иреннәрен тастымалга сөртте, күзләрен тутырып, Гаярга карады, аннары, көрсенеп, тирән сулыш алды да өзелгән төшеннән ялгап китте Иң кызганычы, синнән кала бүтәннәрнең берсе дә миңа ошамый, ләкин мнн аларга карата игътибарлырак та. йомшаграк та, сүзчәнрәк тә идем" Ә син. син бит тыйнак идең, күңелеңдәге хисләрне әйтергә яхшысынмый идең Бәлки, аларны чын хисләр булганга күрә әйтүе, күкрәгеңнән чыгарып салуы кыен булгандыр Тик мнн андый нечкәлекләрне аңлардай дәрәҗәдә түгел идем әле Минем өчен бүгенге кыюлык - чынмы ул. әллә ялганмы мөһимрәк иде. Мнн синең чибәрлегеңне, миңа карата ниндидер, башкаларныкына бер ягы белән дә охшамаган хисләр кичерүеңне күрә идем Әмма, кем әйтмешли, күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге икән.
Гөлфирә тотлыгып-тотлыгып калды Гаяр аны тынычландырырга ашыкты
— Сөйлә, сөйлә, Гөлфирә!
— Кая калган идем әле? Әйе. Мәктәптән чыккач та мин башта Казанга киттем Анда ннде. дустым, синең ише авыл малайлары, бил геле, искә дә кереп чыкмый башлады Минем өчен тормышның, янәсе.
нәкъ үзе. нинди булырга тиешлесе башланды. Бер уйласаң, кызык инде, үзең бер нәрсә дә югалтмагансың, ләкин үзең эзлисең дә эзлисең. Мин дә шулай, бер егет белән мавыгып өлгермим, аннан битәррәге килеп чыга. Язганым нәкъ шушыдыр сыман тоела... Дөрес, ул вакытларда үземә тиңне мин үзем генә сайлыйм дип уйлыйдыр идем, минем исә үземне дә сайлаулары башыма да килмәгән шул.
Гөлфирә озак кына дәшмичә торды. Гаяр аны ашыктырмады
— Хәтерлисеңме син, юкмы — белмим. Хәер, хәтерләмисеңдер. Мин бит сине мәктәптән чыкканның икенче жәендә. дөресрәге көзендә күрдем Чаллыяр пристаненда Син кемнедер көтеп тора идең. Мин, пароходтан чыгып, баскыч төбенә житүгә, өскә таба күтәрелеп караган идем — син басып торасын. . Шулчак янымдагы кызларга:
Тегермән тирәләрендә Минем сина буласым юк,
. Йөремә тирәләремдә.
— дип жырлап-такмаклап та күрсәттем. Ләкин без менеп житкәндә, син урыныңда юк идең. Мин ашханәгә дә кереп чыктым, мәйдан тирәсен дә караштырдым, ләкин син юк идең. Шуннан соң инде сине бик озак, ай һай, озак күрмәдем.. Мин синең турыда Үзбәкстан ягында яшәгәндә радиодан ишеттем, Гаяр Ул чагында инде мин туган ягы-бызда төзелеш башланганны белә идем, әллә кайтыргамы диебрәк тә уйланып йөридер идем Ләкин юлымда бер кеше һәрбер адымымны белеп, күзәтеп тора иде...
Гаяр, урыныннан торып, тәрәзә янына барып басты. Аның күзләре кысылган, иреннәре бер-берсенә тыгыз ябышкан иде
— Мин аны беренче күрүдән үк яраттым сыман булды Аның серле күңеле, башбаштаклык чигенә житкән кыюлыгы, тоткан жирдән өзәргә яратуы.— дип дәвам итте Гөлфирә, түшәмгә карап — Шундый ирләргә генә хас таләпчәнлеге, ирләрчә үзенә тарту көче мине әсир итте.. Бергә үткәргән беренче кичтән үк, ышанасыңмы-юкмы, мин аның хатыны булырга ризалык бирдем. Чөнки мин инде, егетләрне күргәләгән кеше бул-сам да, андыйны беренче тапкыр очратуым иде
Баштагы атнада ул минем янга, тулай торакка килеп йөрде Бер килүендә дә буш килми иде Күп очракта аның кулында берәр кыйм мәтле әйбер, кесәсендә Ташкентның иң атаклы рестораннарына чакыру билеты була торган иде...
, Гөлфирә иреннәре кипкәнне тоеп туктап калды, башта теленең очы белән генә ялап алды, аннары ирен читенә тидереп стаканнан бер-ике тапкыр чәй йотты. Аның күзләрендәге яшь бөртекләре күптән кибеп, карашы кырысланган иде. Күңелен биләгән хисләре каядыр арткарак, ераккарак чигенгәндәй булды Кинәт аңа ямансу, искиткеч ямансу булып китте. Үзенең бу сүзләре белән Гаяр күңеленә яңа яралар салуын чамалый иде ул. Тик барыбер тыела алмады Берничә минут дәшмичә ятты һәм барыберлек чаткылары кабынганны белгән килеш дәвам итте:
— Озакламый без шәһәрнең жир тетрәүдән исән калган иске өлешендә аерым бер куыш таптык — күчендек. Эч серләрен уртаклашып яшәгән дус кызларымнан шулай итеп жиңел генә аерылдым, бөтен бар- лыгым белән бары тик аныкы, аныкы гына булып яши башладым Күкрәк астымда жиденче ай инде Таңсылуымның тибешен тоеп йөри идем Әти буласы кеше язылышу турында ник бер сүз кузгатсын. Баштарак берничә тапкыр әйтеп карадым каравын, ләкин аның көчле ихтыярына буйсынып, ул сүзләремне оныта килдем . Ул чагында инде аның ниндидер караңгы эшләр белән яшәвен, берсеннән-берсе шиклерәк кешеләр белән аралашуын аңлаган идем Кызганычка каршы, күзем ачылмаган иде әле Минем «бердәнберем»нең кыргый жанвар икәнлеген, аның кансыз- лыгын соңрак аңладым.
«Мин урамда бала күтәреп йөрергә, анын һәм синен капризларына карап яшәргә жыеимыйм Син мина башкаларга караганда җылырак һәм темпераментлырак хатын булганын өчен кирәк Син баланны юк итәргә тиешсен Югыйсә » дип янады ул көннәрнең берендә
Бу минутларда Гаяр хәрәкәтсез калып, жансыз күзләрен бакчадагы карагайларга төбәп торды. Анын куңелен әллә нәрсә телгәли, жа- * нын үлем суыгыдай салкынлык өшетеп тора иде Гөлфирәнең сүзләре = анын тәненә көтмәгәндә яуган бозлы яңгыр булып бәреләләр, ләкин = ул боларны тоймый, бөтенләй тоймый иде Кайсыдыр бер мизгелдә анын ® башында «Китәргә, хәзер ук чыгып китәргә моннан' дигән уй чаткысы | да күренде Шул мизгелдә Гаяр инде урыныннан кузгала да башлаган = иде. әмма икенче мизгел Гөлфирәнең әрнүле сүзләрен аермачык ишет = терде һәм аны баскан урынына кадаклап куйгандай итте Ул тораташ 5 хәленнән айнырга тырышын ләкин ихтыярының иң соңгы яшерен көч- ♦ ләрен җигеп.
Әйе. Гөлфирә, мин тыңлыйм. тыңлыйм мин сине диде
Гөлфирә сүзен дәвам итте. ’ ;
Минем Ташкентларга барып тапкан бәхет кошым, шулай итеп. * кара карга баласы булып чыкты. Гаяр Яшәгән куышыбызга тентү = белән кергәч, аннары мине тиешле урынга чакыртып сорау ала башлагач * кына белдем минем «бердәнберемә кеше йортларын басучы караклар арасында булган икән... ’ .
Аны. ун елга ябарга хөкем итеп, ерак җирләргә җибәрделәр Ләкин мин ана инде, бер күрешүебез вакытында, беркайчан да бергә яшәмәячә- гебезне, аны күрергә дә теләмәвем турында әйтеп өлгердем Озакламый Тансылуым туды Ул бераз тернәкләнгәч, аягына баса башлагач. Чал лыярга кайтып төштем, синең буяучылар звеносына җибәрүләрен сорадым Калганы сиңа беркадәр билгеле инде
Шулай дин әйтеп бетерә алмады, әлегә кадәр бар түземлеген туплап зчендәгеләрне бушаткан Гөлфирә сулкылдап сулкылдап елын баш лады
Тораташтай утырган Гаяр аны юатырга уйламады Хәер, каршында яшьлек кайнарлыгын шулай әрәм иткән, яратып, хыялында йөрткән Гөлфирә буЛуГа карамастан, нәрсә әйтә, аны нинди сүзләр белән юата ала нде сон уЛ?
Алар караңгы бүлмәдә озак утырдылар Гөлфирә сулкылда выниан туктады Гаярның да җаны баягы боз яңгырыннан арына баш даган иде
Ниһаять, Гөлфирә телгә килде
Бар инде. Гаяр, кайт диде ул Сина бары тик бер үтенечем бар Таңсылуымны күзеңнән югалтма, яме? Минем әнкәйнең үз хәле хәл Озак яшәмәс дип куркам
Гөлфирә теләгенә сүзсез буйсынып. Гаяр урыныннан күтәрелде, сул як җилкәсеннән шуып төшкән ак халатны иелеп алырга кирәклеген дә онытып, ишеккә таба кузгалды
2
Нурлыбикә курчак өе сыман бәләкәй, ләкин ярыйсы гына зур ман сардлы өннең кип. аскы өлеше челтәрләп челтәрләп зшләнгәи балконына чыгып басты, тирә якны колак салып тыңлап карады
Магнитофон яисә радиопрнемниктанмы. карлыга төшкәй тавыш белән чит ил җырчысының җырлары ишетелә .\ i тынып торган арада кызларның ачы.тавыш белән чырылдаганы кичке тынлыкны урталай яргандай итә
Нурлыбикә табигатьмен биредәге сәерлекләренә ияләшеп бетмә гән иде. шуңц күрә урамнан ишетелгән тавышларга шикләнебрәк балкон
киртәсе янына барыйммы-юкмы дигән төсле генә атлап барды Култык саларга тотынгач, башын тышкы якка таба сузып, бакчадагы агачлардан килгән саф һаваны күкрәге тулганчы сулап куйды. Кичке салкын ча һава шундый рәхәт, шундый татлы иде ки. Нурлыбикә ирексездән күзләрен йомып озак кына ачмыйча торды һәм. тагын бер сәерлек — караңгылыкны ярып, таулар артыннан ялтырап ай чыкканны, таулар итәгендәге бакчаларны берьюлы яктыртып җибәргәнне күрмичә калды
Күзләрен ачып, бакчадагы агачлар арасыннан килгән сукмакка таба караса. Нурлыбикә ни әйтергә белмичә катты да калды. Шик юк. бакчадан ишегалдына — верандага таба кызыл кырпулы фуражка кигән ике кеше һәм тагын берничә штатский костюмлы якынлашып килә иде.
Ерактагы музыка, артистның карлыккан тавышы, хәтта кызларның чырылдашуы да көтмәгәндә тынып, югалып калгандай булды Нишләптер Нурлыбикәнең әле генә саф. салкынча. хуш исле һава тулган күкрәкләрен тимер кыршау ураган шикелле булды, тыны кысылды, йөрәге сыкрап-сыкрап үзалдына дуларга, читлеген җимереп чыгарга теләгәндәй бәргәләнергә кереште.
Нурлыбикә балкон пәрдәсе артына яшеренә төште. Ул арада керүчеләр инде веранда болдырына менеп тупланганнар иде. Нурлыбикә яшеренгән җиреннән чыга төшебрәк, җентекләбрәк карады да. инстинктның ниндидер бер кылы тартылып куйганга күрәдер инде, куллары белән балкон кырыннан этелеп артка чигенде.
Ләкин аны күреп алганнар иде инде. Болдырдагылар арасыннан берәү тәбәнәк рәшәткәләр аша атлап чыкты да балкон турынарак килеп:
— Кем бар анда, хәзер үк ачыгыз, ишетәсезме?— диде.
Нурлыбикә артка чигенеп барган җиреннән балконның кыл урта бер төшендә басып калды. Тыны бетте — аны сизмәде, чигәләренә нидер кадалгандай булды — кымшанмады: ничек туктап калса, шул халәтендә тора бирде
Ачыгыз Без бит күрдек сезне, ачыгыз — милиция!
Нурлыбикә нишләргә белмичә аптырап торуын дәвам итте. Күпме шулай торган булыр иде. баш очындагы кыңгырау зеңгелдәве аны чынбарлыкка кайтарды «Ачарга кирәк, алар барыбер керәләр бит инде. Я ходаем, нәрсәдән генә бу кадәр куркам соң әле мин? Минем нинди гаебем бар? Бер гаебем дә юк ләбаса»
Килүчеләр алтау иде. Алдан кергәне, милиция киемендәгеләрнең берсе, башкаларны берәм-берәм уздырып җибәрде. Нурлыбикәнең затлы халаты астыннан бер күтәрелеп, бер төшеп торган күкрәгенә, сылулыгын югалтмаган гәүдәсенә карап алганнан соң, үзе дә сизмичә билендәге каешын төзәтеп куйды, фуражкасын арткарак җибәрде һәм. ниһаять, ни өчен кергәнен исенә төшереп булса кирәк:
— Сез кем буласыз, матурым? Монда ничек килеп эләктегез?— диде.
Ул арада килүчеләр бүлмәгә кереп беткәннәр иде инде. Нурлыбикә дә милиционерның сорауларына җавап биреп тормыйча, җай гына борылып, өй эченә кереп китте.
Бүлмәдәгеләрнең барысы берьюлы аңа таба карады Ул исә дәшми- тынмый гына түргә узды, зур көзге өстәлендәге затлы сумкасын ачып, үзенең паспортын алды.
Милиционер паспортның беренче битен ачып карады. Нурлыбикәгә күз йөгертеп узды
— Аңлашылды, сез Нурлыбикә Сәфәрова буласыз икән?
Моннан берничә ай элек Сәфәрова идем, хәзер Атнабаева мин,— диде Нурлыбикә.
— Ләкин бу йортка сез ничек килеп эләктегез? 'Хуҗа кеше үзе кая югалды әле?
Нурлыбикә ни өчендер тәнендә жиңелчә калтырау тойды, әйтерсең, ул бирегә ярамаган эш эшләргә кергән дә шул эш вакытында анын кулыннан тотып алганнар иде
— Мин мин йорт хужасынын Эдикның хатыны булам, шуңа күрә монда торам
Милиционер һәм аның белән керүчеләрнең дә моңа нее китмәде, ♦ чөнки алар өчен бу инде яңалык түгел . х
— Сез аны иптәшегез буларак беләсездер, ләкин аның бүтән пас- э портлары һәм фамилияләре бар Балаян бу көннәрдә сезнең янда бул- ® дымы юкмы3
Башкалар тавыш-тынсыз гына өй эчендәге әйберләрне күзәтәләр = иде Арадан берсе, тәрәзәгә якынрагы, урыныннан торып, беркадәр у , ачык калган пәрдәне яхшылап томалап килде, кабат үз урынына утырды 5 Эдикның командировкага киткәненә икс атна инде Ничек итеп ♦ ул өйдә булсын икән? диде сорауга сорау белән Нурлыбикә
Тегеләрнең йөзеннән сизелер сизелмәс кенә елмаю әсәре чагы- < лып үтте. =
Нурлыбикә чит кешеләрнең үз өенә кереп килделе-киттеле, мыс- * кыллы сораулар 'бирүенә бөтен тәне-жаны белән каршы иде. £ Тегеләрне пырылдатып чыгарасы килде аның, ләкин баскан жиреннән 2 селкенми, нидер көтә, кыюлыгын жыя алмый иде. Дөрес анысы, әгәр *" дә мәгәр аның Чаллыярдагы квартирасына шулай килеп керсәләр ул бөтен шәләрнен астын өскә әйләндерер, ни хакыгыз бар. тиешле кәгазьләрегез кая, күрсәтегез, дияр иде
Ниһаять, штатский киемнән утырганы торып басты һәм Нурлыби кәгә ниндидер кәгазь кисәген сузды
- Менә бу, гражданка Атнабаена, алып сатар 1 Эдик Гайниев Балаянның дача йортында тентү ясарга рөхсәт кәгазе Сез каршы кил мәсәгез, бүлмәләрне карый башлар идек, диде, үзенә күрә бер ләззәт белән Нурлыбикәнең күзләренә төбәлеп
Бу хәбәр Нурлыбикәнең яңагына суккан сыманрак ишетелде Ул инде бу кешеләрнең бер дә юкка гына килмәгәнлекләрен аңлый, ләкин мондый хәл белән килешеп бетә алмый, килешергә, шундый көннең ки ләсенә ышанырга теләми иде
- Ярый, алайса, тентегез, кирәк булгач, диде ул, үз үзен көч- хәлгә тыеп Тентегез соң, нәмәрсә табарсыз икән, һәммәсе дә күз алдыгызда.
Сонгы сүз ярты юлда тамак тобенл тыгылып калды Икенче катны тентергә менүчеләрнең берсе
Иптәш капитан, бире килегез әле, пожалуйста, диде
Өстәл янында боерык биреп утырган кеше урыннан күтәрелде, икенче катка алып иена торган баскыч янына килде Өстан такта каерганнары ишетелде Нурлыбик.. снскансп китте, гнзряк икенче катка алып иена торган баскычка ашыкты
Башта берни күрмәде, аңламады ул. әмма якынрак килеп, тентү челәр чүгәләгән төшкә караса* Үз кү зләренә у зе ышанмады суыткыч тора торган урынның идән паркеты куптарып ташланган, анда тигез
Нурлыбикә бу урында ниндидер өстенлек, канәгатьләнү тойгысы белән әйтте, кулларын бүлмә эченә таба ишарәләп алды
Ярый, башлыйбыз, иптәшләр Караян, Саркисян иптәш, пүнәтәйне алыгыз да икенче катны карап чыгыгыз
Шул чагында гына Нурлыбикәнең аңын ярып бер уй узды, һәм ул тавышын югалткан кеше шикелле пышылдабрак сорады
Ә минем ир ирем кайда соң? Сездәме ул3 Сез аны кулга алдыгызмы әллә? Ни өчен? Ни хак

рәтләргә тезелгән акча бәйләмнәре ята иде' Нурлыбикә күзләрен тагы да ачыбрак, текәлебрәк карады юк. ялгышу һич мөмкин түгел.
Ул арада пүнәтәйләр әлеге акчаларны берәм берәм алып санарга керештеләр Идәндә егерме биш. илле һәм ун сумлык купюр төргәкләре аралашып, тәгәрәшеп ята башладылар Ләкин көтелмәгән ачышлар монын белән генә бетәсе булмаган икән әле _
Тентүчеләрнең берсе ике тәрәзә арасына куелган китап киштәсен Т тегеләй-болай төрткәләп караганнан соң әллә кай төшенә генә баскан « иде Китап киштәсе салмак кына, тавыш-тынсыз гына ачылып китте f һәм... стенадагы җыйнак киштәләргә тезеп тезеп куелган затлы нәрсәләр < алтын алкалар, балдаклар һәм тагын Нурлыбикә үз гомерендә дә күр- з мәгән бизәнү әйберләре, иң астагы киштәдә озынчарак китап сыман | тартмачыклар күренде 5
«Алтын» дигән сүз Нурлыбикәнең колак төбендә генә ишетелеп * китте Ләкин ул инде аның чын мәгънәсен төшенеп өлгерә алмады, күз ♦ аллары тик торганда сыек томанга уралды Ул да түгел, аның гәүдәсе £ каядыр еракка еракка, билгесез сәер чокырга таба салмак кына очарга « кереште. =
Күзләрен ачып җибәргәндә, тентүчеләр барысы да икенче катка * тупланганнар, табылган әйберләрне тәртипләп кенә чемоданнарга ту- s тыралар иде инде Өлкәннәре, капитан дигәннәре чемоданнарга сур « гыч салды, өстенә бәләкәй генә тимер пичәтен басты, иптәшләренә бүлмәләрне тиешле тәртипкә китерергә кушты, үзе китап киштәсен ябып, эләктерәсе җирен эләктереп куйды, урындыкларны ничек торган булса шул урыннарына тезеп чыкты Нурлыбикәнең күзләрен ачып күзәтеп ятканын күргәч тә:
Менә әйбәт. |ражданка Атнабаева. хәлегез җиңеләйде бугай5 диде
— Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт... ,
- Алай булса, хәлегез җиңеләйсә дип әйтүем. җыеныгы<. бераз дан китәрбез
Китәбез5 Ничек китәбез? Кая?
Юк. без сезне кулга алмыйбыз, гражданка Атнабаенә, кайбер рәсми кәгазьләрне тиешле урынга барып тутыру һәм сезнең белән мөм кин кадәр ачыграк сөйләшеп алырга кирәк безгә
— Ничек? Ничек инде китәбез’ Кәгазьләрне биредә генә тутырып, монда гына сөйләшеп булмыймыни соң’ Эдикның да кайтып керүе ихтимал - дип куйды Нурлыбикә, үз сүзләренә үзе дә ышанмыйча бары тик нәрсә лә булса әйтү теләге белән генә
Бу юлы инде капитан ирен читләре белән генә елмаймыйча булдыра алмады бугай. Нурлыбикә дә моны күреп аллы
- Эдик Балаян Гайннев инде бу куышка тиз генә кайта алмас, гражданка Атнабаева. һәм сезнең дә кайтуыгыз икеле Чөнки бу дача бүгеннән соң инде алып-сатар гражданин Балаянныкы булмаячак. - диде капитан, җитди итеп - Без сезне, һичшиксез, очраштырырбыз, бер дә шикләнмәгез
Капитан үзенең ак төймәләр шикелле тезелеп киткән таза тешләрен күрсәтеп, гаепле кеше сыманрак елмаеп җибәрде
Нурлыбикә, һушына килеп, диванга ничек торып утырган булса, шул хәлендә ни үле. ни тере бер халәттә, утыра бирде Аның күкрәген аңлашылып та бетмәгән ачулы бер үкенү хисе кысып кысып алды
«Ахмак. чеп-чи ахмак мин!» дигән искиткеч бер чынлык хәзер инде аның өчен әллә кайдагы хакыйкать түгел нде
Нурлыбикә, куллары белән диванга тотынып, кискен генә күтәрелде. әмма хәзерге минутта нәрсә эшләргә тиеш икәнлеген исенә төшерә алмыйча басып тора бирде Акча һәм зиннәтле нәрсәләр тутырылган
чемоданны тоткан яшь милиционер идән паркетын шыгырдатып беренче катка төшә башлады.
«Нишләп торам сон мин? Нәрсә эшләргә куштылар соң әле миңа? Ходаем, башыма берәр нәрсә булмагае Әйе. киенергә куштылар бугай — Шушы уйлар белән Нурлыбикә кинәт бер карарга килгән кеше кебек баскычка таба ике-өч адым атлады — һай. ахмак, һай юләр, һай чүпрәк баш бит мин »
Баскычның беренче басмасына аягын куйган мизгелдә урамдагы музыка авазлары аермачык булып ишетелә башлады. Алар белән бергә. күңеленең кайсы гына бер тартмасында яшеренеп яткан булгандыр, Нурлыбикәнең күз алдын Чаллыярдагы төзелешнең иң кызу көннәрендә кызлар белән көлешә-көлешә эшләп йөргән чаклары, аның да ни өчендер моңарчы бер генә тапкыр да үзен белгертмәгән бер чагы томалап алды.
Чаллыярдагы төзелешкә Нурлыбикә теләр-теләмәс кенә диярлек, авылдаш кызларына ияреп килде. Әмма барыбер аның күңелендә әйтелмәгән. әлегәчә сизелмәгән ниндидер бер тойгы бар иде. Аларны техник училищега укырга җибәрделәр. Хәер, алар ул чакларда укудан битәр эш мәйданнарында күбрәк булдылар Яшьләрнең дистәләп кенә түгел, йөзәрләп-йөзәрләп килгән көннәре булса да. кеше житмн иде.
Басу уртасында салына башлаган шәһәр көнләп түгел, сәгатьләп үсә Тирә-юньдә ямь-яшел басу, сирәк-мирәк утырган агачлар арасында сансыз-хисапсыз машиналар ыгы-зыгы килә. Кешеләр бөтенләй юк сыман. Өстән. Нурлыбикәләр эшли торган яңа йортның тугызынчы кат тәрәзәләреннән аска карасаң, төзелештә нишләптер бары тик машиналар да төрле-төрле тракторлар гына арлы-бирле йөри һәм борынгы даланы шәфкатьсез кыздыручы кояш кына күк йөзенең иксез-чиксез зәңгәрлегендә йөзә шикелле иде
Шундый гадәти көннәрнең берсендә бригадирлары Мәрфуга апа Нурлыбикә белән Люция исемле кызны монтажчылар бригадасы ял итә торган вагонның эчендәге обойны алыштырырга жибәрде.
Алар барып кергәндә, вагонда кеше-кара юк. бөтен нәрсә ишегалдына чыгарылган һәм ачык һавадагы өстәлләр янында монтажчылар бригадасының планерка кебегрәк утырышы бара иде Кызлар озын-озак мавыгып тормастан. үзләре алып килгән обойны ябыштырырга хәстәрләнә дә башладылар Дөрес, ул арада планерка тәмамланды, монтажчылар бригадиры белән Мәрфуга апалары кереп обойларны караштырып киттеләр Бригадир аны-моны әйтмәде. Мәрфуга апа кызларына:
— Ябыштырыгыз,— дип әмер бирде дә китеп барды. Кызлар эшкә керештеләр
Бригадир, каратутрак йөзле, башкалардагы шикелле үк кижема- мык эш киеме, башына озынчарак каска кигән егет, алар эшләгән арада шулай да берничә тапкыр вагон янына килеп китте. Ләкин кызлар эшенә илтифат итмәгән сыман уза бирде. Нурлыбикә:
— Ай-Һай, житди егет бу. уйнап-көлеп бер-ике сүз әйтсә, ни була? — дип төрттереп күйды
Эшләре төгәлләнеп килә иде инде, иң- соңгы буйга ябыштырырга дигән обой берничә төштән ертылган булып чыкты’ Җыйнак, озынча вагонның матурлыгын бетереп ертык обой ябыштырмассың бит инде Нурлыбикә иптәш кызы Люцияне (ул чагында ук инде иптәшләренә боерык бирергә, тегесен-монысын кушарга ярата иде ул) үзләре эшли торган подъезддагы вакытлы складка обой алырга жибәрде. Ә үзе соңгы буйның өске өлешенә ябышкан известь кисәкләрен кырып, чистартырга кереште һәм. югарыга үрелеп эшләү белән мавыгып, үзе баскан* буяу мичкәсенең янтаеп киткәнен сизеп өлгерә алмыйча вагон идәненә егылып төште Тиз генә сикереп тормакчы. яңадан эшкә тотынмакчы иде ул. Кулларына таянып, идәннән күтәрелә дә башлады, аягына басам
дигәндә авыртуга түзә алмыйча кычкырып ук жибәрде. тагын идәнгә ауды
Шулвакыт, нинди йомышы төшкәндер, вагонга монтажчылар бригадиры Сәфәров килеп керде. Нурлыбикә идәндә утырган килеш астан өскә таба ана карады Сәер, ләкин нәкъ шушы ноктадан карау кирәк булган икән бу егеткә Аның җилбәгәй жибәргән пиджәге ачылган, киң. ф көчле күкрәгенә, каска астыннан чыгып, беркадәр бөдрәләнеп чәбәләнгән = кара чәчләренә, зирәк, әмма тыныч, ышандыргыч күзләренә карап тор- = ган Нурлыбикә шул мизгелдә очып китәргә әзерләнгән бөркеткә охшаш 2 егетне күрде. «Моңарчы сине ничек күрмәдем соң мин?> дигән уй тиз 5 генә ялтырап алды
Нәрсә, нәрсә булды сиңа, нишләдең’— диде егет, бу хәлгә бе- j раз аптырап. -
Егылдым *
Егет тә ирексездән Нурлыбикә кебек сузыбрак.
— Егылдың?..— диде.— Имгәнмәгәнсең бит’
— Белмим =
— Нишләп тормыйсың? *
Аяк аягым диде кыз һәм торырга омтылыш ясап карады. Z көчле авыртудан ыңгырашып, яңадан идәнгә сыгылып төште
Егет шундук Нурлыбикә янына килде, иелеп аның кулыннан тотып *" торырга булыша башлады
Әйдәле. әйдә акрын гына кузгалабыз
Нурлыбикә торып баса алмады, аһ та ваһ килде
Бригадир беркадәр бөгелә төште һәм. көтмәгәндә, Нурлыбикә кая дыр югарыга менеп китте Ул да түгел, аның маңгае егетнең чәнечкеле иягенә тиеп-тиеп алды •
Кирәкмн. кирәкми, төшерегез үзем, диде кыз пешкән алмадай кызарып, ләкин килешүчән йомшак тавыш белән
Тагын беравыктан инде кыз егетнең көчле кулларында салмак кына тирбәлеп бара, аягының авыртуы да бөтенләй диярлек онытылган, бары тик күңеленең әллә кайдагы кылларын рәхәт бер нәрсә кытыклап-кы тыклап ала иде
Дача йортының беренче катында Нурлыбикәне тагын да гаҗәб- рәк хәл көткән икән, биредәге өстәлдә, урындыклар өстендә тау-тау булып пөхтә өемнәргә өелгән джинсы костюмнар, төрле рәсемнәр төшерелгән футболка-күл мәкләр һәм тагын шуның ише әйберләр ята иде Нурлыбикә исе китеп басып калды Бу шулкадәр көтелмәгәндә булды ки. аның артыннан төшеп килүче капитан, туктап өлгерә алмыйча, хатынның аркасына килеп төртелде Әмма югалып калмады, тиз генә
Гафу итегез, гражданка Атнабаева. диде Сезнең бу әйбер ләрне күргәнегез, аларның кай төштә сакланганнарын дип әйтүем, бар идеме’
Нурлыбикә өстеөстенә ябырылган хәлләрдән айнырга өлгермәгән иде әле. шуңа күрә баштарак әлеге сүзләрнең мәгънәсе ана барып та җитмәде Ул ирексездән диярлек
Белмим, минем бу кадәр нәрсәләрне беренче тапкыр күрүем дип әй-терлек көч тапты, аякларының хәле беткәнне, йөрәге каушап, еш-еш тибә башлаганны сизгән Нурлыбикә өстәл янындагы бер урын дыкта өелеп яткан джинсыларны шудырып төшерде дә «лып» итен шу н да утырды
3
Гөлфирә соңгы атнаны тоташ саташу эчендә диярлек яшәде Кыз ганычка каршы, эчендәге серләрен актарып салгач та ул көткән бушану килмәде, киресенчә, ана көнләп түгел, сәгатьләп кыенлаша барды Кук
рәгенә тулган үкенү тормышын үзе теләгәнчә матур итеп уздыра алмаудан түгел, бәлки Гаярның үзенә карата шундый матур, еллар буена сүнмичә-сүрелмичә саклаган хисләрен кайчандыр аяк астына салып таптавыннан иде Ул тойгы кимемәде. Чаллыярдагы ГЭС буасына бәрелеп тулган агымсу шикелле һаман тула бирде. Үзенең дә Гаяр күңелендәге тыйнак мәхәббәткә битараф булмавын, ничә еллар буе аны кайтып-кайтып уйлавын, аерата кыен минутларда, аны сагынып яшә- вен, ләкин язмыш шаяруының аны гел «кара көнгә» саклап килүеу аңлады ул.
Шушы бер атна эчендә кичергән кичерешләрдәнме. әллә бүтән- чәме. әмма Гөлфирә күзгә күренеп үзгәрә башлады Ярыйсы гына ябыгуы, чандырлануы өстенә. аның карашы элеккегечә яндырып-янды- рып ала торганнан салмак, ләкин үтәдән-үтә күрә торганга әверелде.
Гөлфирә инде больницадан чыгасы көнен түземсезләнеп көтә иде Аның өчен иң шатлыклысы. тәнендәге яралар төзәлүдән битәр, «йөрәк янганны бастыра торган» тәмәке исен өнәми башлавы иде.
Бу көннәрдә сөекле Таңсылуы һәм Көмеш Аланга килгәч тә дуслашып киткән Карлыгач аның янында берничә тапкыр булып. Кала- таудагы хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп киттеләр.
Бу көннәрдә кояш бик сирәк күренде һәм ул әледән-әле килеп яуган яңгыр болытлары арасыннан әллә нигә бер тапкыр, тансыкка гына чыгып алгалады.
Шушы көннәрдә Гөлфирә үзенә җан сердәше тапты Ул — Санук апа иде Баштарак, тормышка ярыйсы гына ачуы кабарган, җитмәсә күнегелгән гадәтеннән аерылырга дучар булган Гөлфирә кырыс йөзле керәшен хатынын яратып бетермәде Кашларын кызык сикертеп алучы. өлкән яшьтә булуга карамастан, өч кешегә җитәрлек өлгерлеге, эшкә атлыгып торуы белән больницадагы барлык нянялардан да аерылып торган Санук апа үзенә беркетелгән әле бер, әле икенче палатага барып керә, авыруларның йомышларын үти. шуның өстенә кичә генә бер бөртек тузан калдырмыйча юып-сөртеп чыккан стеналарны, тәрәзә пыялаларын тагын бер кат сөртә, авырулар соравы буенча кибетләргә чыга, кыскасы, көне буена ярты минут та утырып тормый иде.
Тормышның тәмен белеп, җаена төшенеп, җил-яңгырларына эләкмичә генә яши сыман тоелды Гөлфирәгә Санук апа. Шуңадырмы, па- латадагыларның «Санук апа» да «Санук апа» дип өзгәләнүләре аның ачуын китерде һәм ул аңа вак-төяк сәбәп табып бәйләнергә, аның бе лән әрепләшергә, әрләшергә җай эзли башлады Бервакыт карават һәм тумбочка астындагы тузаннарны сөрткәндә Санук апа җайсызрак борылды бугай. Гөлфирәнең чәй тулы стаканы авып китте, түгелде.
— йөрисең шунда буталып, пенсияң генә җитмимени сиңа.— дип ярсып ук китте Гөлфирә, юк сәбәпне бар итеп.
Сынган җирләрен ялгап-ябыштырып. канга баткан өс-башын да алыштырмыйча палатага кертеп салганнан бирле аңа үзенең җан җылысын биреп, һәр теләген үтәп, сызлану-сыкрауларны үзенә алырдай булып, баласыдай якын күреп караган кешедән шундый сүзләрне ишеткән Санук апа бермәлгә катты да калды, ни әйтергә белмәде Билгеле, әгәр дә ул моңарчы хаксызга кыерсыту-җәберләүләрне кичермәгән, кыен чакта кеше күңеленең агачка әверелеп калганын белмәсә. бәлки. Гөлфирәнең әлеге усал сүзләренә рәнҗегән, кирәген әйтеп чыгып та киткән булыр иде Ләкин Санук апа — башыннан үткәннәрне, үзе кичергәннәрне «Ходаем, дошманыма да күрсәтмәсен!»- дип яшәүче кеше. аның күңеле киң... Бу юлы да дәшмәде, бары тик ирексез чыга башлаган күз яшьләрен акбүз яулыгы читенә сөртеп-сөртеп алды да ишеккә юнәлде.
Берничә минуттан Гөлфирәнең күңелендә кабарган нәфрәт сүрелә төште һәм ул Санук апаны хаксызга рәнҗетүен җаны-тәне белән сиз
де Шулай булса да. ниндидер тискәрелек анын телен бәйләде, гафу үтенергә кушмады
Ана карап кына Санук апа үз вазифаларына карашын үзгәртмәде, тиешле вакытта идәннәрне юды. тәрәзәләрне сөртте. Гөлфирәгә «йомыш» төшсә, минуты белән янына килеп басты Тик хәзер инде аның телендәге ягымлы сүзләр юкка чыкты, күзләре элеккечә җылылык, аналарда ♦ гына була торган нур сибеп карамады Гөлфирә янына килүчеләргә. = бигрәк тә Таңсылу белән Карлыгачка, аннары Гаярга да ягымлы булды. = яңалыкларны җиткерде, вакыты туры килү-килмәүгә карамыйча па 2 латага кертте кычкырмады «Ул шундый'»— чип авызын да ачмады ; Гөлфирәнең ярыйсы гына ачы язмыш кешесе икәнлеген йөрәгенең сиз- = гер тамырлары аша ачыклап белгән иде инде ул. |
Гөлфирәнең, үзе килеп керүгә, кызарып сүзсез калуын, ул теге көнне 5 әйткән сүзләрнең ирексез ген.» ычкынуын да күреп йөрде Санук апа ♦
Беркөнне Санук апа Гөлфирә бүлмәсендә ничектер аерата озак о кайнашты Юган тәрәзәләрне кабат сөртте, карават тимерләрендәге'« юк тузаннарны алды, идәннәрне югач, тумбочка эчен тәртипкә ките- ; рергә тотынды *
Җитәр инде сиңа. Санук апа. күпме эшләргә була’ Нигә соң = шулкадәр ватыласын? Сиңа гына бөтен эшне эшләп бетерергә димә- < гәндер бит. диде Гөлфирә. Санук апаны кызганып Бу аның теге ту- “ паслыгы өчен үзенчә гафу үтенүе иде
Нишлим соң. матурым. Гөлфирә’ Пенсиядәге кеше булсам да. кулымда көчем, күкрәгемдә җаным бар чакта кешеләргә яхшылык кыласым килә. Сугыш сугыш вакытында шундый нәзер әйткән идем диде Санук апа Гөлфирә белән ике арада берни булмагандай
— Соң бит. Санук апа. сугыш вакытында да ялсыз нисез көне гнне эшләмәгәннәрдер инде Гөлфирә Санук апага туры карарга кыймый иде
— Эшләгән кешегә, бигрәк тә хатын кызга, кызым, эш һәрвакыт җитәрлек Мин сугыш вакытында матурым нәзер
Санук апа башлаган җөмләсен дәвам -итә алмыйча тотлыгып-тот- лыгып алды һәм һич көтмәгәндә елап җибәрде
— Ходаем күрсәтмәсен генә, без күрТәннәрне күрсәтмәсен генә, күрсәтмәсен генә дип кабатларга кереште ул. ак яулыгын башын нан алып күзләрен сөртә-сөртә
Гөлфирә Санук апаны бу хәлдә күреп аптырап калды Гадәттә Са нук апа үзе авырту-сызлаулардан әрнеп елаучыларны юата алар кү ңеленә өмет чаткылары сибә иде Гөлфирә хатын кызларга хас тапкырлык белән шушы очракта гына әйтелергә тиешле сүзләрне эзләп карады Тапмады Күрәсең, кешене сүз белән юатыл булмый торган вакытлар да була торгандыр Гөлфирә сау кулы белән үрелеп, Санук апаны кочаклап алды һәм . үзе дә ана кушылып елап җибәрде Ахрысы, сүз ләр түгел, әнә шушы күз яшьләре Гөлфирә әйтергә теләгәннәрне Санук апа йөрәгенә җиткергән дә. алар арасындагы кылларны тибрәткәндер
31 август. Көмеш Алан, иртәнге 6 сәг 30 мин Быелгы җәййен соңгы көне җитте Кама өстеннән акрын гына ак сыл томан күтәрелеп килә Калатаунын түбәсенә таба үрмәли үрмәли дә. менеп җитә алмасына ышангач, кинәт борылып, безнең төзелеш өстснә ябырыла һәм ерактагы урман ягына таба китеп бара
Ура' Бүген без беренче җиңүне бәйрәм итәбез Дөрес, ул Чаллы ярдагы җиңүләр белән чабыштырганда. бәлки, әллә нн зур да түгелдер Нибары өч катлы бер бинаны, мәктәп һәм авыл советы, медпункт, почта
урнашкан бинаны файдалануга тапшырабыз Бүген мәктәпне ачу тантанасы була.
Болар әле беренче карлыгач кы^а Озакламый биредә үзенең ак йортлары, төз һәм иркен урамнары, культура сарае һәм башка корылмалары белән тулы бер шәһәр калкып чыгар Әнә тегендәге үрләр ар тында Татарстан атом электр станциясенең реакторлары — тынычлык ка, халыкка хезмәт итә башлар!
Турысын әйткәндә, моннан нибары алты көн элек кенә минем күңелдә: «Өлгертә алмабыз»,— дигән шөбһәле уй ярала башлаган иде Ул теге көнне, хатын-кызлар бригадасы Чаллыярга китәбез дип автобуска кереп утырганны күргәч тә булды Бәхеткә каршы, шикләнүем берничә минут кына дәвам итте.
Берничә минут кына. Шулаен шулай, әмма минем өчен ул минутларның һәркайсы тулы бер көнгә торырлык булды. Ул вакыйга миңа кешеләргә карата, бигрәк тә хатын-кызларга карата, мөнәсәбәтемне үзгәртергә кирәклеген аңлатты Гомумән, әгәр дә мәгәр шушы төзелешне уңышлы башлап җибәрергә һәм үземә күрсәтелгән ышанычны акларга телим, куелган бурычны җиренә җиткереп, үзебезнең Көмеш Аланны хыялдан чынбарлыкка әверелдерәсем килә икән, кешеләр турында, бигрәк тә хатын-кызлар турында күбрәк кайгыртырга кирәк. Бу — закон
Төзелешкә килә торган хатыннарның һәркайсы — үзе бер язмыш Әле кичә генә мәктәп бинасы янында мине унсигез-егерме яшьләрдәге бер хатын-кыз:
— Сәфәров сез буласызмы?— дип, каршыма чыгып туктатты.
— Әйе. ачуланмасагыз. мин булам,— дип шаяртып дәшкән идем, шул ук минутта үзгәрергә туры килде. Әлеге хатын-кызның чырае, шундый чытылган, шундый әрнүле*иде ки, мин ирексездән хәлне төзәтергә:
— Әйе, мин Сәфәров, - дияргә мәҗбүр булдым.
— Мине, иптәш Сәфәров абый, эшкә алыгыз әле Мин бишенче разрядлы буяучы-штукатур,— диде ул кәгазьләрен сузып,— Андый кешеләр сезгә бик кирәк икән бит...
— Әйе. безгә андый кешеләр бик кирәк,— дидем мин,—Ә сез ни өчен соң эшкә алмабыз дип уйлыйсыз? Сәбәбен әйтегез әле. ни өчен?
Хатынның күзләрендә усал чаткылар уйнап алды, йөзе кырысланды. шуңа да карамастан, аның йөзендә тартыну билгеләре бетмәгән иде әле Әмма ул үзен бик тиз кулга алды һәм әйтте:
— Мине эшкә алыгыз, иптәш Сәфәров абый. Мин эшләргә, яна шәһәр төзешергә телим Мин инде Усть-Илимда эшләдем һәм начар эшләмәдем. Алыгыз — үкенмәссез.
Миңа бу хатынның сүзләре сәер тоелды.
— Без үзебез әлегә бик аз кешене алабыз, матурым Төп көчләрне безгә Чаллыярдагы идарәдән җибәрәләр...
Ул солы көлтәсе төсле чәчләрен селкеп җибәрде дә, мине бүлдерде:
- Беренчедән, мин сезгә, иптәш Сәфәров абый, «матурым» түгел Сезнең матурыгызның кем икәнлеген беләбез. Икенчедән, мин инде Чал лыярда булдым. Анда мине алмадылар...
Баштагы сүзләре белән чәнчеп, бу хатын миндә усалрак бер тойгы уята башлаган иде, әмма аның соңгы сүзләре, аларның беркадәр калтыраныбрак һәм шул ук вакытта өметсезләнебрәк чыгуы мине сагаерга мәҗбүр итте.
— Ярты сәгатьтән участок конторасына керегез,— дидем үзем дә сизмәстән Минем өчен инде бу хатынның ниндидер кыен хәлгә төшүе аңлашыла иде. «Мөгаен, бала беләндер, иреннән аерылгандыр»,— дип уйлап алдым мин. Дөрестән дә, андыйлар байтак килә иде безгә соңгы вакытта '
Шулай булып чыкты да Ярты сәгатьтән әлеге хатын минем алда утыра иде инде
• - исемем Фәния була минем, Гаяр абын,—диде ул, көтмәгәндә
уз итеп, күкрәк түреннән чыккан йомшак тавыш белән туп-туры карап — Мине Чаллыярдагылар эшкә алмады Баланны куярга урын юк. диделәр. Ләкин мин аны кая куйыйм сон, Гаяр абый? Авылга алып кайткан идем, әнкәй өйгә көч-хәл белән кертте, ләкин «Каян табып алсаң, шунда илтеп куй бу баланны ... -диде Ярый, мин анысы өчен үпкәләмим, чөнки ф уз ялгышым, әнкәй белән кннәшмичә-нитмичә чыктым мин ул кешегә = Хәер, чыктым дигәч тә тулай торакта яшәдек, башкалар кебек язы- = лышмыйча гына яшәдек. Мин аның мәхәббәтенә ышанган идем
Янарак кына егерме яшен тутырып өлгергән, бая гына аннан да яшь- 5 рәк сыман күренгән бу хатынның язмышы, кыска гына вакыт эчендә = кичергәннәре мине, турысын әйткәндә, ярыйсы гына дулкынландырды j Мин аны тизрәк тынычландырырга теләп:
— Ярый. Фәния, ярый, болай ук булганын белмәдем бит Мин сиңа ♦ рөхсәт кәгазе язып бирәм, алтынчы вагонның бер бүлмәсе буш булыр- • га тиеш, шунда урнашырсың,— дидем
Димәк, безгә ашыгыч рәвештә балалар бакчасы төзи башларга. * бу мәсьәләне вакытлыча гына түгел, ә төптән унлап хал итәргә кирәк < булачак
Кичә Гөлфирә янына кереп чыккан идем Кәефе болай әйбәт ке- S бек күрецә, ләкин анын да күзләрендә теге вакыйгадан сон вакыты бе- " лән яндырып-яндырып ала торган моңаю, әрнү бар
Дөрес. Таңсылуны минем Карлыгач белән бергә Чаллыярга озатуымны,. анда бер үк мәктәптә укыйсыларын әйткәч тә шөбһәле билгеләр югалгандай булды Тик бераздан алар кабат әйләнеп кайтты. Ул инде үзе дә моны сизде бугай
Озакламый аны больницадан чыгарачаклар, дәвалануы төгәлләнеп килә
Нишләргә?
Гөлфирәгә булган тәүге хисләремнең вакытлыча гына көчәюе, төрле сәбәпләр аркасында, ниһаять, үзем кичергән ямьсез хәлнең тәэсиреннән генә түгелме икән?
Юк. алан гына булырга тиеш түгел
О-оха! Көндәлек белән мавыгып утыра-утыра байтак вакыт узган түгелме сон? Татарча концерт башланды, димәк, сигезенче ярты булган
Бүген безнең беренче бәйрәмебез Көмеш Алан «стена якты, җылы көн килә Әнә күк йөзе нинди матур, үзе зәңгәр, үзе аяз. кояшлы Бәлки безнең беренче бәйрәмебез булганга шулайдыр ул?!
Җиденче бүлек
I
Җәйнең соңгы атнасында көннәр бозылыбрак торган иде. сентябрь керү белән һава кинәт алмашынды да куйды Кояш шундый җылытты, шундый нурлы булып китте ки. сабан туйлары тирәләрендә дә мондый көннәр сирәк күренгән иде Игеннәрдән арынгач та көзне җилнең юка иреннәре кебек кнпшенүп яргаланган басулар рәшәле үрмәкүч җепләре белән ялтырап тора башлады Тынычланып калган агачлар, табигатьнең мең еллар буена килгән таләбенә буйсынып, саргайган яфракларын җиргә коярга керештеләр
Озак еллар дәвамында искиткеч күп төрле һәм катлаулы проблемаларны үз җилкәсенә йөкләп барган кеше, табигый кн. тормыш мә тәкатьләренә күмелә дә вакыт агышын тоймый башлый
Вергилий Никифорович әнә шундыйларның берсе иде Ул нртә таң нан алып кара төнгә кадәр эш мәшәкатьләренә чумып, туларны хәл
итәргә тиешлеләр арасында, аларның эреле-ваклы кайгы-шатлыкларын бергә кичерешеп яшәде. Алай гынамы, Вергилий Никифоровичнын куәтле тәне, кайнар каны, тирән акылы аша илебездәге иң эре төзелеш мәйданнары, иксез-чиксез Ватанның хуҗалык һәм политик тормышы акты, актарылды Ч$нки Вергилий Никифорович, ашкын йөрәкле кеше буларак. үз янында эшләүчеләрне дә шушы ашкынлык белән агулый һәм шуны таләп итә дә иде
Вергилий Никифоровичнын ашкын йөрәге, зирәк акылы аша бер генә мәсьәлә дә. ул кызыксынырга тиеш булган бер генә вак-төяк тә эзсез генә үтмәде, үзенә хас чишелешен таба барды.
Ләкин еллар үтә торды һәм табигать, үзенең яңаны тудыргандагы кичектерелмәс көч ихтыяры булган кебек, үзе тудырганны саклап-ка- дерләп үстергән шикелле, үзе үк билгеләгән чиккә, иң соңгы сызыкка таба да. бернинди кичектерү-сонарусыз китереп җиткерә белә.
Кеше тормышында ул сызык — картлык, берәүнең дә ихтыярына буйсынмый торган картлык. Халык «Картлык — кемгә шатлык?» дип белмичә генә әйткәнмени соң? Кешенең иң зур. иң ышанычлы һәм иң кыйммәтле байлыгы — акыл һәм аны хәрәкәткә китерүче йөрәк дигән нәрсә гомер сукмагын арырак барган саен, тынычрак, аеграк була бара. Шуның аркасында кеше үзенең гомер юлының аргы башын якты- рак. ачыграк күрә башлый. Дөрес, әгәр дә кеше үзенең тормышын ил зурлыгындагы мәсьәләләрне хәл итүгә багышлаган, аларны чынбарлыкка ашыру юлыннан тайпылмыйча атлаган икән, ул инде үзенә билгеләнгән вакытның азая баруына карамастан, ниндидер үкенүләргә, аһ та ваһ килүләргә бирелми, ә бәлки зур эшләргә катнашы булуын тоеп, файдалы икәнлеген белеп яши
Вергилий Никифорович моннан ун ел элек үк инде кешеләргә билгеләнгән бер сызыкны — «лаеклы ялга чыгу» вакытын узып китте Чал- лыярдагы төзелешнең яңа гына шаулый, ярсый башлаган чагы иде. һәм «пенсиягә чыгу» мөмкинлеге Вергилий Никифоровичнын башына да килмәде. Чөнки әле аңардагы көч-куәт. йөрәгендәге гайрәт, акылның ачыклыгы шундый дәрәҗәдә иде ки. аңа карап берәүнең дә: «Җитте сиңа, иптәш Дикопольцев. калдыр эщеңне. яшьләргә бир тоткан дилбегәңне»,— дип әйтергә батырчылык итмәде
Әмма табигать дигән нәрсә, мәңге җиңелмәс көч үз дигәненә ирешә белә икән. Кайсыдыр фикер иясе: «Кешенең тууы очраклы, үлеме — закон» дип юкка гына әйтмәгәндер, билгеле.
Дәүләт комиссиясе Чаллыярдагы автогигантның икенче чиратын сафка кертү актына кул куеп. Дикопольцевның күпьеллык хезмәтенә, ниһаять, тиешле бәя — Социалистик Хезмәт Герое дигән исем бирелгән көннәрнең берсендә, һич уйламаган-көтмәгән бер минутта Вергилий Никифоровичнын катлаулы уйларга күнеккән мие әллә кайдан гына: «Картаям!» дигән гап-гади бер нәрсәне тартып чыгарды һәм шушы миз-- гелдән соң инде хәтернең иң өске киштәсеннән төшермәде Ул уй башта сирәк кенә һәм җәйге җылы кичләрдәге чикләвек яшене сыманрак кына ялтыpan-ялтырап алды Тик көннәр узган саен ул уйның яктылыгы артты һәм. ниһаять, куәтле прожектор нурлары булып әверелде
Ләкин Вергилий Никифорович кайберәүләр кебек:
Ах. гомер үтеп тә киткән, бернәрсә дә эшли алмадым.—дип үкенүчеләрдән түгел иде Аның эшләгән эшләре килер буыннарның күз алдында торып, ерак елларга кадәр барып җитәчәк. Ул салган электр станцияләре Кара диңгез буендагы шәһәр-авылларны яктыртачак. Байкал тирәсендәге кыяларга җан өреп, мәңгелек туң җирләрне җылытып торачак Ул салган йортларда, бәлки. Вергилий Никифорович күзләрен йомган минутта, меңләгән яңа гомер дөньяга килеп күзен ачып җибәрәчәк һәм ул әнә шушы яңа тормышка килүчеләрнең күзендә сүнмәс
чаткылар булып кабыначак. Анын артыннан җирдә бнк күп, бнк күп нәрсәләр калачак.
Вергилий Никифорович үзенең җитмеш еллык дәверендә байтак нәрсәләрне — яхшысын да, начарын да күрде Алар кайберәүнен ун гомеренә торырлык, җитәрлек булыр иде Ләкин ул бервакытта да. хәтта гаепсезгә кимсетелгән, яраткан эшеннән, кешеләр арасында яшәү- * дән мәхрүм ителгән минутларда да үзен бәхетсез итеп санамады Андый х уй анын башына да килмәде Әгәр инде дөньяга яратылгансың икән. = димәк, сиңа табигать тарафыннан гаять олы нәрсә бәхет бирелгән 2 Бары тик шушы бәхетне бөтен гомер буена югалтмыйча, анын сафлы ? гына кер кундырмыйча уздыра белергә генә кирәк Аны сакларга, яңа = дан яна сыйфатлар өстәп яшәргә генә кирәк.
Вергилий Никифоровичнын еш кына, бигрәк тә мәктәп укучылары 5 белән очрашканда: •
«Бәхет нәрсә соң ул бәхет’»— дигән сорауны ишеткәне бар
Бу сорауга төрлечә җавап бирергә тырышкан чаклары булды аның с Әмма күп вакыт ни өчендер үзенә кагылмаган, бөтенесенә дә аңлаешлы, * барысына да мәгълүм җавапларны бирде бугай ул Ә бит бер уйласаң. « анын тормышын барлап караган кеше «Юк. Вергилий Дикопольцев “ гаять авыр, катлаулы гомер кичергән>, дип әйтүе мөмкин
Теләгән очракта Вергилий Никифорович аларга җинел генә җавап J бирә алыр иде. тик анын өчен бәхәскә керергә, үзенен теге гасырда эш ләнгән винтовканы тотып, фашист автоматчыларына каршы атакага күтәрелүен, канга манчылып яраланган, аңын югалткан килеш дошман кулына әсирлеккә эләгүен, ләкин анда да иленә, халкына булган мә хәббәтне югалтмавын, тугрылыклы булып калуын әйтергә, әнә шулар белән дә үзенең бәхетсез түгел икәнлеген исбатларга туры кнлер иде
Тирән уйга чумып, тәрәзәдән Чаллыяр гидроэлектростанциясенең мәгърур корылмаларына карап утыручы Вергилий Никифорович се лектор зуммерының берничә тапкыр кабатланган чакыруын да. ниһаять, җавап булмаганга аптырап, гаҗәпләнгән Алексей Чирковның бүлмәгә керүен сизмәде
Вергилий Никифорович диде Алексей, җитәкчесенең уй ларын бүлдерүдән куркыбрак һәм шул ук вакытта аны чынбарлыкка кайтарырга тырышып Вергилий Никифорович
Дикопольцев ярдәмчесенең тавышыннан битәр, янәшәсендәге яшь келт абажурлы өстәл лампасының бер дә юкка янып торуын ку pen үзен биләгән уйлардан арынып китте.
Ну. Алексей, нәрсә булган дөньяга? Кояш тотылып, күк гөм бәзе җиргә ишелеп төшмәгәндер ич диде Вергилий Никифорович канәгатьсезлек белдереп Бертоташ шалтыратасың да шалтыратасын, иркенләп уйларга мөмкирме миңа, әлле юкмы’ Я. нәрсә булды, әйт сүзеңне
«Менә сиңа мә!» дип уйлап алды Алексей, исе китеп
Гафу итегез. Вергилий Никифорович, ләкин бит сез Көмеш Аланга китәргә тиешсез, катер әзер. Айбулатов сезне причалда көтә
Дикопольцев сәгатенә күз снрпеп алды, чынлап та. үзе билгеләгән вакыт җитеп килә икән
Агыры «мәәсе симәм