Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗГЫ НУРЛАР


*
Кояш керә иртән өемә Зур кунак булып, Нурлары сине сорыйлар Көзгемә кунып.

Җирнең язгы сагынуларын Гөрләвекләр җырга сала, Кайгыларын, сагышларын Кояш, ахры, үзенә ала: Янар өчен.

Чишмә яны, чишмәлекләр — Йөрәккә изге урын, Беркайчан да алар миңа Карамадылар кырын.
Чишмә яны, чишмәлекләр — Иң тылсымлы бер урын, Шунда тыңлыйм Җир-Ананың Җырланмаган күп җырын.

Кемне күрмим, кемгә дәшмим, Кем очрамый юлымда, Уйлаган уй, җырлаган җыр Бары синең турыда.
Урман моңсу, сукмак, юллар,
Моңсу күк йөзе, Җил бүген шаяра сыман
Җирдә берүзе.
Яз, синең канатларыңда Күкләргә мендем, Төшкәч, Җирне һаман башка Төсләрдә күрдем Төштә чөнки хыялланып Такыя үрдем, Өндә дусның мыскыл катыш Көлүен күрдем.
Күрдем газета, журналда Ил-җирсезләрне, Ипи, дип кул сузып торган Күп үксезләрне Сугыш кайтавазы килде Ничәмә илдән,— Такыялар үреп булмый Пуля һәм көлдән.
«
Күк йөзе — зәңгәр түбә,
Тау битен кояш үбә
Су буласын кар сизә, Әлегә суык — түзә.
Бөреләр нурлар төрә Беркемгә дә күрсәтми —
Агачка күлмәк тегә
Кәүсәрия Шәфикова
Бишекләр
Мин тугач, бишек элгәннәр, Әнкәм, әбкәм алмашлап Тирбәткәннәр, мин бишектән Төшмәдем шуннан башлап.— Бишегемнән алып тормыш Салган үз бишегенә ...«Бишекләрдә тирбәләдер Бәхетле кеше генә»— Әгәр шулай уйласалар, Бик дөрес, бәхетле мин. Йокымнан көлеп уянам, Аткан таңнарым имин... Була, кайчак бишегемне Тирбәтә җил я давыл... Мин түзгәч түзәрмен инде, И тормыш син, бишекләргә Наз белән генә кагыл

Кояшлы да, былбыллы да Күңелем, кырлар кебек киң дә Юмартлыкта макталсам да, Саран була белом мин дә: Ялганчыга күңелемдә Урын да юк, Җылым да юк, Җырым да юк.
Шулай микән?
Аллы-гөлле икән тормыш, Нурларына коендым. Күктән бәхет йолдызларым Алларыма коелды.
Шулай микән? Ә чынында Бәлки тормыш авырдыр?! Җиңел булмас, авырдыр, Кеше генә сабырдыр!
Ябышып туңмаган ничек Тәрәзә бозларына?— Ал чәчәкләр көлеп баккан Пыялада җемелдәгән Ак кыш йолдызларына.
Тәрәз кебек бозга туңган Чагы була күңелнең.
Шул хәлдә дә тере калган Өмет кебек түгелмени Чәчәкләре бу гөлнең?!