УРТАК ЕЛГА—КАТЛАУЛЫ УЙЛАР...
АВСТРИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНА СӘЯХӘТ
езнең делегация Европада укытучылар әзерләүгә, аларның белемнәрен күтәрүгә багышланган IX конгресста катнашты һәм илебез тормышында олы бер иҗтимагый-сәяси вакыйга булган мәктәп реформасы турында чыгыш ясады.
Делегация нибары өч кешедән тора иде. Җитәкчебез — РСФСР мәгариф министры урынбасары Дмитрий Михайлович Забродин. Чит җиргә чыгу — аның өчен гадәт и күренеш һәр елны ул берәр илдә булып кайта. Шуңа күрә аның өчен Австриягә бару Казан яисә Алабуга педагогия институтларының хәл-әхвәлләрен белешеп кайту белән бер тирәдер дип уйлаган идем дә, юк, алай түгел икән. Олы гәүдәле, таза һәм мәһабәт сынлы, күпне күргән бу профессор да дулкынлана. Бер генә детальне дә онытмаска, күздән ычкындырмаска тырыша. Җаваплылык хисе карашыннан ук сизелеп тора.
Делегациябезнең икенче әгъзасына — Мәскәүнең В. И. Ленин исемендәге педагогия институтының кафедра мөдире, профессор Борис Александрович Абрамовка исә Австрия күптәннән таныш икән.
Хикмәт аның монда берничә тапкыр командировкада булуында гына түгел. Без барасы илгг^ Бөек Ватан сугышы елларында дөньяның иң әшәке төрмәләре исемлегендә калган Маутхаузенга дүрт елдан артык гомерен бирә ул.
Борис Александрович сугыш башланган фаҗигале таңны чик сакчылары сафында Брестта каршы ала. Фашизмның мәкерле иң беренче һөҗүме алар җилкәсенә төшә. Шул бәрелешләрдә каты яраланган, аңын югалткан Борис Александровичны әсир итеп алалар Беркадәр Брест госпиталендә (түшәмсез калган клуб идәнендә) яткыргач, аларны, хайваннар ташый торган вагоннарга төяп, Австриягә озаталар. Әсирлек елларын искә төшерү авыр, әрнүле. Монда нинди генә кимсетелүләргә, физик җәзалауларга, рухи мыскыллауларга дучар ителми адәм баласы?!. Борис Александрович өчен хәлләрне кабат искә төшерү дә бик кыен.
Хәзер Борис Александрович Абрамов — немец теле грамматикасы буенча илнең иң абруйлы галимнәреннән берсе. Алтынчы дистәне ваклый баруына да карамастан, ул гәүдә җыйнаклыгын да, рухи ныклыгын да саклаган. Сабыр, һәр сүзен үлчәп, уйлап кына әйтә. Ул кара-тут йөзен бизәүче мыегын төзәтеп-төзәтеп куя. Тормышның кадерен, тәмен белеп яшәүче икәнлеге әллә каян күренеп-сизелеп тора. Кыскасы, без барасы илгә аның үз мөнәсәбәте бар.
Күрше ил. Дунай елгасы уртак. Миңа үз илебездә дә Дунай буенда йөрергә туры килгән иде. Ул минем күңелдә безнең Идел, Кама, Вятка кебек үк якты елга булып калды. Ә хәзер йөрәктә ниндидер җиңелчә сагыш. Елга шул ук. Әмма аның буена урнашкан илләрнең тормышлары төрле-төрле, кешеләренең дә карашлары үзгә. Елгалар уртаклыгы фикерләр, уйлар бердәмлегенә алып килсә иде дә бит. Гел алай булмый шул. '
Минем өчен Австрия гыйбрәтле тарихы, дөнья культурасына керткән казанышлары, атаклы композиторлары белән кызыклы.
Үз чорында Европаның бик күп халыкларын кул астына җыеп, изеп яшәгән дәһшәтле Австро-Венгрия империясе Беренче бөтендөнья сугышында Россиягә каршы коалициядә катнаша. Мәгълүм булганча, җиңелү империянең таркалуына китерә.
Б
1910 елда Австриядә коммунистлар партиясенә дә нигез салына. Әмма демократик үзгәрешләр тирәнгә китә алмый. 1929—1933 елларда бетен капиталистик илләр башына төшкән экономик кризис Европада, шул исәптән Австриядә дә фашизмның көчәюенә алып килә.
1938 елда Австрия Германия составына кертелә, янәдән безнең илгә каршы блокка эләгә һәм. мәгълүм булганча, азатлыкка, бәйсезлеккә, гуманизмга каршы кара тәре күтәргән башка басып алучылар белән бергә тар-мар ителә ♦
Австрия җирендә совет кешеләренең каны күп коела. Бу илдән фашистларны . куып чыгарганда, безнең армия утыз меңгә якын кешесен югалта Маутжауэен терме- 1 сеидә газап чиккән 33 мең кешене дә онытырлык түгел Күңелдә утлы нәфрәт уятьрлык = саннар. Ирексездән Сибгат Хәкимнең «Дуга» поэмасындагы мәгълүм юллар искә тешә з
Донья Австриянең Бетховен, Брамс. Штраус кебек бөек улларын да белә бит' 4 Без аларның каберләрендә булдык һәркайсына чәчәк бәйләмнәре куелган — олы улларьыа х халыкның хөрмәт билгесе.
Сәнгать элек-электән бер-берсенең телен, гореф-гадәтен белмәгән халыклар арасын- “ да да үзара аңлашу, аралашу, дуслашу чарась! булып тора, шәхси һәм иҗтимагый явызлыкка - каршы чыгучы объектив кечтән санала Сәнгать кешедә акыллы башлангычны үстерүгә г хезмәт итә, күңелләрдә матурлыкка ихтирам тәрбияли
Австриядә туып үскән, шунда ук иҗат та иткән мәшһүр композиторларның колачлы һәм моңлы, сугышчан һәм тирән музыкасы хәзер дә миллионнарны дулкынландыра, тәэсирләндерә Алар үэ халыкларының рухи дөньясын ачу аша интернациональ киңлекләргә чыгалар.
Вена шәһәренең үзәк паркларының берсенә «вальс короле» Штраус исеме бирелгән. Халык һәр кичне ял итәргә шунда агыла Еш кына анда Штраус осәрлере яңгырый Кешеләр музыка дөньясына чумалар, ләззәт, моң алалар, дөнья матурлыгын гьыа түгел, хәтта үэ күңелләрен дә тирәнрәк аңлый башлыйлар Музыка төрле илләрдән килгән, тәрле телдә сөйләшүче, төрле раса халыкларын бер-берсөнә якынлаштыра һем шунда, кей-моң доньясынв чумган кешеләр арасында, гуманизмга ачу тотып, тынычлыкка каршы утлы күсәк күтәреп чыгу турында хыялланып йөрүчеләре дә бардыр, дип уйлыйсың Бу төшенчәләрне бергә сыйдыруы кыен.
Австриянең чикләре барлык илләр өчен дә диярлек ачык Политикада битарафлык, олы дәүләтләр арасындагы конфликтларга катнашмау политикасы уздырылса да экономика, сәүдә өлкәсендә уг капиталистик илләргә, бигрәк тә Германия Федератив Республикасына бәйле. Әйләнештәге товарларның күп өлеше читтән кертелә Кечкенә генә кибеттә дә Тайвань белән Гонгкоиг, Сингапур белен Көньяк Корея әйберләре янәшәсендә Америкада. Англиядә. Франциядә эшләнгән товарлар сатыла. Бәяләрне куйганда тел рольне сыйфаттан бигрәк, продукцияне эшләп чыгарган фирманың, корпорациянең абруе уйный. Ярымкустарь цехларга тамырларын бөтен капиталистик дөньяга сузган Адидас. Мальборо, Ланком. Филиппе, Рэнглер, Сафари кебек берләшмәләр белән ярышуы шактый кыен
Бәяләрнең бозылган үлчәү шикелле калтыранып, туктаусыз үзгәреп торуы урта хөлләләрне ярлылар рәтенә төшереп, байларны тагын да баета бара
Чит капиталның экономик йогынтысы, басымы аркасында Австриягә нейтральлеген саклау елдан-ел кыенлаша НАТО даирәләре бигрәк тә ФРГ Австрияне политик һәм хәрби авантюралар ятьмәсенә кертергә омтыла
1984 ел башында уң көчләр илдә ракеталар урнаштыру ечеи керешләрен активлаштырганнар. Америка хөкүмәте дә Австриягә хәрби-техник һем материаль ярдәмен кызганмый Бу <ктан, АКШның Австриядәге илчесе Хелен фон Двммиьҗ илне НАТО системасына кертү юнәлешендәге тырышлыгын аеруча ӘССЫЗЫКЛӨЛ күрсәтелер Илченең кулын президент үзе юнелте. дилер Ченки алар, әле Рейган КалифорннядӘ губернатор чакта ук. дус булганнар. Хәлен санлау кампаниясендә дә бик актив эшләгән.
Шул рәвешле, АКШтан авыр танклар, артиллерия, элемтә чараларын сатьл алган Австрия Американың хәрби-промышленность комплексына тыгызрак бәйләнә бара Халыкны куркытуга, яшьләрнең аңын агулауга зур меч куела Тамчы таиәты да тишәр
ди халык. Бу җәһәттән Австрия матбугатының социалистик дәүләтләргә каршы юнәлтелгән коткысын телгә алырга мөмкин. Мәсәлән, журналист Г. Вайланд «Австрия белән кем идарә итә?» исемле китабында илгә турист булып килгән совет солдатларының Венаны биләп алу күренешен сурәтли- Төп идарә нокталарына ирешкән солдатларга танклар төркеме ярдәм итә. Ә илне яклау чаралары, янәсе, юк. Киная ачык.
Кыскасы, агрессив көчләр, ил халкын коммунизм белән куркыту өчен, һичнинди чарадан да чирканмыйлар. Шулай да әлегә барлык илләр белән дә мөнәсәбәтне бер дәрәҗәдәрәк тотарга омтылу — Австрия тормышының төп үзенчәлеге.
Илдә киләчәк турында җитди уйлаучы, борчылучы кешеләр күп. Прогрессив көчләр илнең мөстәкыйльлеген саклау, империализм тегермәне ташлары арасына эләкмәү өчен көрәшә.
Сугышка каршы протест еш кына бик сәер төсләрдә алып барыла Безгә Вена урамнарында кичләрен төрле чүпрәкләргә төренгән яшь музыкантларны күп күрергә туры килде. Алар төрле телләрдә лозунглар, җырлардан өзекләр кычкыралар, шау- гөр киләләр Ә ял итүчеләр, туристлар, кызык эзләп, бер группадан икенчесенә атлыйлар. Гади ак чүпрәккә төренгән, бер кулына агач таяк, икенчесенә кызыл алма тотып, Вена асфальтыннан яланаяклап атлаган сәер ир дә еш кына тукталыш ясап, җыелган халыкка вәгазь сөйләп ала. Әлбәттә, бу «мөгез чыгару»ларны рәсми властьлар җитди кабул итми. Тамашалары өчен азмы-күпме акча җыюны да күздә тотучы (акчаны иске фуражкага бик чибәр туташ сорап йөри) бу халыкны куып тарату өчен берничә полисмен да җитәр иде. Юк, биредә мондый чыгышларга, әйдә, юана бирсеннәр, дип кенә карыйлар, баланың ничек юануы мөһим түгел, еламасын гына, янәсе. Әмма урамга яшь коммунистлар, социалистлар, католиклар берләшеп чыкса һәм җәмгыять алдында җитди таләпләр күтәрсәләр, җитәкче әһелләр нык кына борчыла башлыйлар.
Безнең делегация катнашкан конгресс Югары Австриянең башкаласы Линц шәһәрендә барды.
Вена белән вакытлыча саубуллашып, йомшак урынлы, җайлы вагоннарда сәяхәткә чыгып киттек Көзге сабыр табигать. Вак куаклар белән капланган калкуль|клар арасындагы тигезлекләргә бодай, кукуруз, чөгендер чәчелгән Бер-ике катлы таш йортлар тезелеп киткән. Тау итәкләрендә—чиркәү һәм монастырьлар. Әрем, алабута үскән бушлык күрмәссең. Җирнең һәр аршыны исәптә, файда китерә. Еракта күлләр, елгачыклар ялтырый. Тагын да арырак атаклы Альп тауларының кар түбәләре кукыраеп утыра, ак чәшке тиресеннән тегелгән ак бүрек кигәннәрмени?!
Безне Линц шәһәрендә педагогик академия ректоры профессор Шперрер әфәнде каршы алды. Ирләргә хас эре, кырыс йөз. Кызыл күлмәк каешсыз ак чалбарга кыстырылган. Рәсмилек сизелми диярлек. Машинасын үзе йөртә. Ярты сәгатьтән соң инде без ак мебель белән җиһазландырылган иркен кабинетта әңгәмә куертып җибәрдек.
Минем исем-фамилиямне хәтерли алмый интеккәч, ул «сез кайсы милләттән» дип сорарга мәҗбүр булды. «Татар» дигәч, бераз сәер итеп миңа гына түгел, хәтта ишеккә дә карап куйган кебек тоелды. Тәрҗемәчебез, бу татарлар — башка халык, аларның басып алучыларга мөнәсәбәтләре юк, дип аңлатырга ашыкты. Коллегам минем үземне тотышымда да агрессив ниятнең булмавына ышангач, тынычланды, кечкенә өстәл янына чакырды.
Конгресс Линц шәһәренең педагогик академия бинасында, аның иң зиннәтле аудиторияләрендә барды.
Европада укытучы кадрлар әзерләү, белемнәрен күтәрү эшен яхшырту максаты белән дөньяга килгән ярым рәсми, ярым үзешчән бу оешма бай меценатлар керткән акча исәбенә яши Ул һәр елны Көнбатыш илләрнең берсендә җыелып фикер алышу уздыра, һәр елны сайланып куела торган президентның ярдәмчеләре ел дәвамында төрле ил педагоглары белән язышалар, булачак киңәшмәнең программасын төзиләр.
1984 елның сентябрь аенда үткәрелгән конгрессның төп яңалыгы шунда иде: аның эшендә беренче тапкыр социалистик илләр вәкилләре катнашты. ГДР, Болгария. Чехословакия һәм бигрәк тә СССР делегацияләренә игътибар гаять зур булды, докладлары биниһая кызыксыну уятты. Конгресста катнашучылар үзләре үк безнең ил хакында Көнбатыш информация органнары аша гына ишетүләрен танырга мәҗбүр булдылар. Ә ул белешмәләрнең ни дәрәҗәдә объектив икәнлеген без яхшы беләбез
Безнең мәктәп реформасы турында да алар имеш-мимешләр аша гына хөкем йөртәләр. Шуңа күрә совет делегациясенең бу хактагы чыгышы зур игътибар белән тыңланды. Сораулар да аз бирелмәде: реформаны укытучылар ничек кабул иттеләр? Уку һәм укыту барышында теоретик һәм гамәли мәсьәләләр үзара ничек яраша? Педагогия
институтында алган дипломның абруе университетныкыннан түбәнрәк бәяләнмиме? Студентларның педагогик практикасы ничек оештырыла? Укытучыларның белемен күтәрүдә эффектлылык ничек билгеләнә?
Тыңлаучыларны Советлар илендә яшь буынга тәрбия бирү алымнары, педагогика фәне казанышлары, мәктәп тормышында әдәбият һәм сәнгатьнең тоткан урыиы кебек мәсьәләләр кызыксындырды Үзләре өчен яңа дөнья, яңа кыйтга ачкандай, тьы да алмый утырдылар. ♦
Чөнки совет мәктәбе дөньяви эчтәлеге белән генә түгел, ә формасы буенча да - Көнбатыш илләрдәге уку-укыту системасыннан нык аерыла Аның эшчәнлеге нигезендә - халыклар арасындагы демократик тигезлек, барлык балаларга да уртак социалистик ~ тәрбия, материалистик белем бирү идеясе ята Без бу хәлгә шул чаклы күнеккәнбез, ; мәктәпнең башкача булуын күз алдына да китерә алмыйбыз
Чынлыкта исә, бай белән ярлы баласын яшьтән үк аерып-аерыл кую идеясенә - корылган мәктәп системалары бар Көнбатыш Европа илләренең, аларның элекке коло- 5 ни ял әренең күбесендә мәктәп структурасы бик катлаулы Австриядә, мәсәлән, белем ' бирүнең башлангыч звеносы итеп балалар бакчасы санала Балалар алты яшьтән 4 еллык башлангыч мәктәпкә керәләр Шуннан соң белем алу юллары аерыла берәүләр— _ ■халык мәктәбе»нә, икенчеләре уку программасы катлаулырак булган «үзәк мәктәпкә* юл ала. Дәүләт мәктәпләре белән бергә үк хосусый һәм чиркәүгә караган укыту оешмалары яшәп килә. Дин һәр мәктәптә дә мәҗбүри өйрәнелә
Кайбер мәктәпләрдә латин теле дә керә. Бу балалар алдында гимназия ишекләре * ачык. Ә гимназияне тәмамлау (анда уку срогы 2—3 ел) югары уку йортларына керү - мөмкинлеген бирә Гимназиядә уку яшүсмернең булачак һөнәренә бәйле рәвештә алып - барыла (гуманитар, табигать фәннәре, математика) Кызларга чит телләр^ күбрәк инглиз, . француз, итальян телләре һәм йорт эшләре дә өйрәтәләр
Австриядә белем бирү белән Федераль Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендәге - җирле мәктәп советлары идарә итә. 1966 елда һәр балага гомуми урта белем бирү законы кабул ителсә дә, 1969 елда бу процесс туктатыла
Укытучыларны Австриядә педагогик академияләр һәм елешчә университетлар әзерли 14 педагогик академиянең дүртесе һөнәр училищелары өчен кадрлар чьи ара
Педагогик академияләрдә студентлар саны зур түгел. Мәсәлен, иң зур педагогик югары уку йортыннан саналган Вена академиясендә дә нибары бер мең студент нсепленә Без исә үзебездәге ике мең студенты булган уку йортларын да кечиенәсеиәбеэ
Вена, Грац, Зальцбург кебек илнең төп шәһәрләрендә урнашкан, XVI—XVII гасырларда ук ачылган университетлар — югары культурага ия, абруйлы уку йортлары Ике миллионлап китапны туплаган Вена китапханәсенә беренче китаплар, документлар XV гасырда ук килеп керә Вена операсының зур тарихы турында әйтеп торасы да юк
Австриянең уку йортлары эшчәнлеге. архитектура, сәнгать казанышлары белән танышкач, янәдән бер уйланып куясың: фән, белем казанышлары, сәнгатьнең кече чик кануннары һем вакыт аралыгы белән санашмыйча, тереклекнең үзе кебек үк. киләчәк»» үте. Алар мәңгелек Венада университет, китапханә биналары калкып чыкканнан бирле Австрия җирендә күпме тираннар алышынган, ничем» дәһшәтле сугышлар булып үткем Инквизиция, алар йөзендә тел дошманнарын күрел белем, китап һәм галимнәр белән керештә бернинди алымнан да тартынып тормаган Әмма фу чишмәләрнең суын бернинди кеч тә тукгата алмаган Белем мәгарәсе, кеше зиһененә, акылына үлмәс һәйкәл булып, китап санына, кулъязмаларга байый килгән Бу бөек, илаһи кеч һәр.акьл тьыычлык сагында тора, сугыш катастрофасына каршы кереше
Венаның үзәк урамнарында үзеңне ачык һавадагы олы бер му зонда нергендәм хис итәсең, һәр адымда тарих сулышы сизелеп тора Төрле стиль белен терпе чорларда салынган биналар Ратуша, университет корпуслары, императорларның җәйге һәм кышкы резиденцияләре, дөньяда атаклы Вена операсы (без анда »Анда» операсына барды», үзен партиядә гастрольдәге Елена Образцованы тыңладык Хәзер дөньяның иң ахцҗ. җырчы ларыннан саналган бу актрисага -эләгү» Мескеүдә б-к кыен), яшькелт сары аксыл мәрмәрдән салынган, алтын иегертелгән һәйкәлләр, чәчәккә күмелгән парклар үэене бер илаһи атмосфера тудыра Шәһәр төзеклеге, чисталыгы, ялтыравык витриналары, елле каян кычкырып торган рекламалары белән үэе»/ә тартып тора
Вена берничә калкулыкка урнашкан һәрка-сынман алтынсу гөмбәзле манаралар зиннәтле сарайлар. Дунай аша сузылган челтәрле күперләр күрен. Башкалада -лнең тел мәдени һем сәяси тормышы, промышленность һем финанс кечпәре тупланган.
Венада — халыкара ярминкәләр, конгресслар гадәти күренеш. Атом көчен тыныч максатларда файдалану үзәгендә (МАГАТЭ дип атала торган дөньякүләм оешма) безнең ил егетләре дә эшли.
Австрия халкы тыштан тыныч, сабыр табигатьле, һәркем үз шөгыленнән канәгатьлек, ямь табып эшли белә. Урам себерүче дә. ресторан ишек төбен саклаучы да, урамда газета-журналлар сатучы да (дөрес, кичке газеталарны гарәп малайлары тарата), стена акшарлаучы да үз эшен горурлык белән башкара.
Әмма бу тирәлектә хезмәт ияләренең янәшәсендә үк бозыклык, мораль бушлык, азгынлык, өметсезлек кебек хәлләр дә рәттән атлый. Монда һәр нәрсә дә сатыла һәм сатып алына. Нерв, психик чирләр белән авыручылар саны арта бару да тормышның жиңел түгеллеге, яшәү өчен туктаусыз көрәш алып барырга кирәклеге хакында сөйли.
Халыкның гадәтләре турында сүз башлагач, кунак кабул итү мәсьәләсенә дә кагыласым килә Бу яктан безнең совет кешеләреннән дә киң күңелле халык дөньяда юктыр, мөгаен. Без кайчак кунак табыннарын төрледән-төрле нигъмәтләр белән сыгылдырып, бүләк-күчтәнәчләр әзерләп, чама хисе турында хәтта онытыбрак та җибәрәбез.
Советлар илендә кунакта булу бәхетенә ирешкән чит ил кешеләре безнең кызыл һәм кара уылдыкларны, токмач-пилмәннәрне, бәлеш-өчпочмакларны, гөмбәләрне һәм шуларны күбрәк үзләштерергә ярдәм иткән шәрабларны сагынып, дәртләнеп, сүз җитмәсә, куллары, иреннәре белән күрсәтә-күрсәтә сөйлиләр Әмма., бу шөгыльдә бездән үрнәк алырга һич кенә дә ашыкмыйлар Нишлисең, татар халкының «кунак ашы кара- каршы» дигән мәкален белмиләр шул алар. Менә бер мисал. Линцта конгресс тәмамлангач, барлык делегатлар хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе уздырдылар. Билетлар алдан сатылды Очрашу өчен бик мәһабәт бина билгеләнгән: иркен бүлмәләр, мәрмәр баганалар, киң тәрәзәләр, кызыл агачтан ясалган авыр ишекләр. Ялтыравыклы шоп-шома паркетта түшәмдәге затлы люстраларның һәр лампочкасы, һәр детале көзгедәгедәй күренеп тора. Ап-ак эскәтерле өстәлләргә матур-матур шешәләр тезелгән: һәр кешегә берәр шешә сыра, су, ширбәт куелган. Рәхәтлекне ике сәгатькә суза аласың. Шул вакыт эчендә син рәсми чыгышларны ишетергә, конференциягә катнашучыларны бүләкләүдә катнашырга, немецчә хор тыңларга тиеш. Шуннан соң гына күрше бүлмә өстәленә тезеп куелган бутербродларны авыз итә аласың. Тәлинкәңә колбаса, ветчина, кабак боткасы ягылган ипи телемен куясың да, янәдән үз өстәлеңә кайтасың. Шуннан соң бокалларга шәраб та салып чыгалар. Әлбәттә, ашамлык бик тиз «эри», әмма бутербродлар өстәленә кабат баруны килештермиләр. Сәхнәгә янәдән тирә-юнь авыллардан килгән хор чыга, фольклор әсәрләре яңгырый...
Аның каравы, кунакларның акча янчыкларын бушату юнәлешендә һәркайда, һәрдаим телле һәм планлы эш алып барыла. Әйтик, син кибет бусагасын узып, берәр товарга күз ташлавыңны гына сизсәләр дә, шул мизгелдә үк яныңа берничә клерк килеп җитә. Берсе малың мактый, икенчесе аны төрергә әзерләнә, маймыл рәсеме төшерелгән кавырсын пакет тартып чыгара. Әгәр дә син, ошап бетми, дигәнрәк төстә башыңны чайкасаң, башка бүлекләргә чакыру-ялвару башлана. Шуңа күрә, үтмәстәй йомышың булмаса, кибеткә кермәвең хәерлерәк
Хәтта фәнни конференциянең тәнәфесендә дә, коридорда тукталып калсаң, синең ялгызлыкны, моңсулыкны уртаклашырга теләгәндәй, яныңа җирән чәчле мөлаем гына кыз йөгереп килә. Ул сиңа бизәкле кәгазьгә басылган язу кисәге тоттыра һәм, башкарган гамәлеңнән бик канәгатьләнеп, рәхмәт әйтеп, вакытын кая куярга белми интеккән икенче берәүне сөендерергә ашыга. Ниһаять, кунак мәҗлесенә яисә театрга чакыралар икән, дип, язманы укырга керешәсең. Тик кәгазьдәге һич уйламаган, көтмәгән эчтәлек белән танышкач, аптырап каласың. Кәгазьнең максаты әлеге дә баягы—акча юнәтү икән: «Рейн җәмгыяте сездән талаңтлы балаларны тәрбияләү фондына акчалата ярдэ'м итүне сорый-/-**
Бу илдә без нибары бер атна булдык. Шундый кыска вакыт арасында бар теләгәнеңне дә белү мөмкин түгел, әлбәттә Әмма күп тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күреп кайт, дигән хакыйкать тә бар бит әле. Күргәннәребез исә шактый гыйбрәтле иде.