ТАШНЫ ҖЫРЛАТУ АВЫРМЫ?
вгуст аеның иң соңгы кемнәре дә якынлашып килә. Бакчалардан хуш исләр бөркелә. Өлгереп пешкән алмаларының авырлыгыннан алмагачның ботаклары җиргә хәтле сыгылып төшкән. Алмагач яңа гына бәби тапкан ананы хәтерләтә: арыган да ул, шул ук вакытта чиксез бәхетле дд
Казан урамнарына кичке караңгылык төшеп килә. Көндезге эсселек әкрен генә сурелә бара, машиналар гөрелтесе тына. Шәһәр, моңаеп, уйга тала сыман.
Тимер юл вокзалының перронында урта яшьләрдәге мөлаем йөзле бер ханым басып тора. Ул өстенә челтәрләп бәйләнгән аксыл йон күлмәк кигән. Шома итеп таралган чем-кара чәчләре, сибелешеп, иңнәренә төшкән. Нәфис колак яфракларында түгәрәк алтын алкалар ялтырый. Аның нурлы йөзендә, сыгылмалы, сылу гәүдәсендә, гомумән, бөтен кыяфәтендә сүз белән генә әйтеп бетергесез ниндидер нәфислек, нәзакәтлелек чагыла Бу ханымның исемен Татарстанда гына түгел, бүтән республикаларда да яхшы беләләрдер Ул — Рада Хөсәеновна Нигъмәтуллина, беренче татар хатын-кыз скульпторы. Аның коңгырт күзләрендә соңгы шәфәкъ нурлары уйный. Күзләрендә — уйчанлык. Ханымның карашы бик еракка, офыкларга таба, шул тарафларга китеп барган «Татарстан» поездына юнәлгән Поезд аның кече кызы Маринаны Мәскәүгә, СССР Художество академиясенең В. И. Суриков исемендәге институтына скульпторлыкка укырга алып китте. Ананың йөрәге сызланмыймы, сызмыймы соң мондый чакта! Бу вакыйга аның күңелендә хисләр давылын куптарды. Бераздан ул, тәмам күңеле нечкәреп, тойгылар иркенә бирелде.
«Кызым, балам, дәвамым минем...— дип уйлады ул бик нык дулкынланган хәлдә.— Син, балам, мин йөргән сукмаклардан, минем эзләрем буйлап атларсың Мин караган күккә минем күзләрем белән багарсың Мин эшләгән остаханәдә иҗатның газабын да, ләззәтен дә татырсың, насыйп булса...»
Кичке җылы җил аны тулы, йомшак иңнәреннән кочты. Әллә үзенчә юатмакчы, әллә йөрәк серен белмәкче булды?! Әмма ханым бу тымызык җилнең иркәләвем сизми дә иде кебек Ә күңелендә моңль| бер көй бөреләнеп, туып килә. Әллә сагыш, әллә әрнү, әллә юксыну...
Ниләр генә көтә икән аның сөекле кызын олы гомер юлында? Хәер, ул бит инде сабый бала түгел, аңа инде егерме яшь тулды. Ә менә аның үзенә. Радага әнисеннән аерылып, туган авылы Балчыклыдан бөтенләйгә чыгып киткән чакта әле унбиш тә тулмаган иде ләбаса. Ул да шулай, укырга дип. Казан каласына килгән иде. Өстендә — сырма, башында — чуклы соры шәл, аякларында — калош. 1946 елда булды бу хәл. Сугыштан соңгы авыр бер чорда. Ярый әле Казанда якын туганнары яши иде. Әнисенең бертуган сеңлесе, Татар дәүләт академия театры артисткасы Галия апасы Нигъмәтуллина белән аның тормыш иптәше Хәким ага Сәлимҗанов дөнья күрмәгән яшь кызны шунда ук үз канатлары астына алдылар.
«Мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр...»—дип уйлый Рада Хөсәеновна Казан елгасы ярларына таба атлый-атлый. Ерак хатирәләр, җанлангандай, аның күз алдына килеп баса...
Әле генә кайтып кергән Хәким ага, аш бүленергә өлгермәгән чип-чиста тәлинкәләрне күреп, шаян гына елмаеп куйды:
— Син, әнкәсе, кадерле кунакны әллә инде татлЫ сүзең белән генә сыйларга уйлыйсың?..
Галия ханым, шаяртып сөйләнә-сөйләнә, пилмән бүлергә керешкән иде, кемдер итагатьле итеп ишек шакыды.
—” Әйдәгез, әйдә, дуслар өчен ишек һәрвакыт ачык! — диде Хәким ага көр тавыш белән.
А
Рада кунакны бер мал зур игътибар белей карал торганнан соң. аның бутан кешеләрдән ни белендер нык аерылганын, гадети-гади генә кеше булмаска тиешлеген тойды. Бу кешенең гаять килешле, тигез маңгаенда — уйчанлык һәм сабырлык. Куе кашлары арасына яткан тирән сыр аның бөтен уй-фикерләрен яшереп саклый сыман. Ә күзлә- ф ре... Раданың моңарчы әле беркемдә дә андый күзләрне күргәне юк иде бугай Мхнди- . дар шатлыклы сагыш чагыла иде бу күзләрдә Сизгер борын яфракларын, мәһабәт иягенә j таба сызылып төшкән ике җыерчыкны, ачса, «кош очып чыгардай* нәфис иреннәрне күңеленә сурәтләп өлгерде Рада
— ИСалих дус, син икәнсең әле!—дип шатланды йорт хуҗасы—Мактап кына йөрисең икән! Әйдүк, түрдән уз. менә монда, бирегә утьр Менә кадерле сеңлебез Раданың £ килүе хөрмәтенә пилмән дә бөккән идек әле. Әйдә, җитеш, авыз ит
Әмма кунак утырырга ашыкмады Иң элек зур ихтирам белән Радага ике кулын 3 сузды. Аның куллары йомшак һәм җылы иде Бармаклары нәфис, нечкә, гаять җанлы * Аның учлары арасында Раданың нәни генә кулы кечкенә кош сыман югалды да калды. S Мәрхәмәтле куллар. Тиңдәшсез куллар.
•Исәнмесез! Мин Салих Сәйдәшев булам».— дигән тавыштан Рада сискәнеп китте. - Аның шундый сәеррәк тоелган бер гадәте бар аакыт-вакыт ул онытылып хыялында туган ♦ күренешләргә яки истәлекләргә бирелеп, бераз дәшми тора
Әйтәсе килгән бик күп сүзләр тел очында гына тибрәнеп торса да. әйте алмады 5 Рада Бары тик кыяр-кыймас кына: »Рада».— дип пышылдады Шуннан соң Салих Сәйдәшев - нәкъ Раданың каршькында торган урындыкка ашыкмый гына килеп утырды
Кыз әле бүген генә аерылышкан туган авылын исенә тешерде Тал яфракларының х шыбырдашуында, чишмәләрнең, җаннарны иркәләп, челтер-челтер агуларында Сәйдәш “ моңнарын ишеткән икән бит ул ләбаса! Ул моңа кадәр шушы моңнарга исем генә - таба алмый иергән икән бит!
Рада, ниһаять, уйларыннан арынып, олыларның сөйләшүләренә колак салды
— Кичә Төнлә белән — Сәйдәшнең тавышы нечкә җептәй этелергә җиткән сыман s иде. Сүзләреннән дә бигрәк, бу әриүле тавышның авазлары тетрәндерде нечкә күңел- _. ле кызны. Кинәт кенә Сәйдәшнең коточкыч олы кайгысы барлыгын аңлап алды ул — а. Мәктәптә балалар шукланып ишекне кинәт ачып җибәргәннәр Ишек улымның башына бе- = релген Аңын югалткан, балакаем Шуннан соң больнииага ил тиеннәр һушына да киле ' алмады Ярый әле кичә төнлә сакларга үзем барган идем Үз кулларымда —Сәйдәш-нең тавышы кинәт өзелде Ул. сабырлыгын җуел, ике кулы белән иезен каплады да естөл өстене иелә төште. Кечкенә улы Эмильнең үлем белән тартышып аткай минутлары күз алдына килдеме икән, колагына сабыйның ернүле ыңгырашулары ишетелдеме ииен! Өстәл артында утырганнарның берсе дә аңа сүз катарга мерьат итмәде
Шуннан соң Сәйдәш озак утырмады. Салган ашына да кагылмыйча Хәким агага: •Әйдә әле, бәгырь, урап керик әле»,— диде дә чыгып китте
Раданың, генлө урын өстене яткач та. күзенә бик озак йокы кермәде Авыр гьәга йөзеп барган караиучкыл болытлар арасыннан вакыт-вакыт күренеп киткән айга карап ятты Айның иезе нигәдер бик сагышлы булып тоела иде аңа
Янешәдәге койкада яткан Галия аласы да йоклый алмый иде, ахрысы. Аның зур итеп ачылган күзләрендә еледән-әле ай нурлары чагылып ялтырый иде
— Галия апа.— дип әкрен генә зндәшге аңа Рада бераздан—Сез дә йокламыйсыз бугай әле!
— Юк. бала, йокламыйм,— дип җавап кайтарды Галия ханым йомшак тавыш белен,— Бар йокыларым качты өле,— дип естәде бераз дәшми торганнан соң
Күктеге әй да, болытлар да. гомумән, бар табигать те аның белән бергә шомлана. гасабнлана иде шикелле Авыр болытлар Төньяк боз океанында йөзгән мәңге зремас айсбергларны хәтерләтә иде аңа Алар әлле кайдан, офык артыннан күтәрелеп, таулардай ишелеп-ншелеп, бер-берсенә бәрелеше-бәрелешә агеяң өстене килә күк Менә хәзер аның өстене аварлар да аны сытарлар, юк итәрләр сыман
Кызның йөрәге куркудан, шартлаган шар сыман, шиңеп, убылып теше шикелле Ул үзен бик тә көчсез, хәлсез, мескен ител хис ите башлый Шүл чагында капдедьр бик якында, янәшәдә генә үзәк езгеч көй ишетелә
— Салих абыең скрипкада уйный.— ди Галия ханым әкрен гена авазларны •куркытмаска* тырышкандай
Рада бетен җаны белән музыка иркене бирелә Тире-юпьдеге бар нәрсә зрел юкка чыга, бары тнк шул гүзәл музыка гына, күкләргә кадәр ашып бар җиһанга тарала
Раданың күз кабаклары авырайганнан-авырая бара Керфекләре йомыла. Ул җәйге җылы көндә диңгездә коена икән. Кояшка таба йөзә, ә аннары, арып-талгач, кулларын киң җәеп, күк йөзенә карап ята. Ә дулкыннар аны тирбәтә-тирбәтә, әллә кая, әкияти гүзәл дөньяга алып китә...
Татарстан урамында урнашкан сиксәненче мәктәп бинасы Икенче каттагы 8 «А» классының уку бүлмәсе. Рәсем дәресе бара.
Рада, карандаш очын тешләп, карашын тәрәзәгә төбәгән килеш уйга талган. Күктә үтә күренмәле җиңел болытлар йөзә. Әбиләр чуагының соңгы көннәре! Тәрәзә пыяласына сарышып торган тупылның сары яфраклары, табигать симфониясенә кушылып талгын гына шыбырдаша. Җил искән саен бер талпыну, бер омтылыш һәм шунысы кызыклы: кабатлану юк табигатьтә. Ә шул ук вакытта нинди бердәмлек, нинди гармония!
Рада портрет ясый. Иң элек ул очлы карандаш белән ватманга түгәрәк йөзнең рәвешен билгеләп куя. Бераз кабарыбрак торган бит урталарындагы күләгәлерәк урыннарны икенче, йомшак карандаш белән буйый. Бит алмаларында якты таплар калдыра. Рада, исендә калган сурәт буенча, Сәйдәш портретын ясый Иң кыены — күзләр икән Күзләрдәге сагышны бирә алмый изаланды. Куе кашлар... Кабарынкы авыр кабаклар... Күз төпләрендәге тирән уелмалар...
Ничек итеп күрсәтергә соң күз алмасы үзәгендә яшеренеп яткан сагыш чаткысын?! Әллә иң эчтә янган ут бөртегендәме ул? Әллә күз читендә җемелдәгән бер бөртек күз яшендәме?
Рада композиторның күпереп торган чәчләрен ясый. Табигатьтәге иң нечкә авазларны да ишетә торган нәфис колакларын. Шуннан соң башын бераз арткарак ташлап, портретка караш сала. «Ә шулай да нидер җитешми монда,— дип уйлый ул канәгатьсезлек хисе белән.— Рәсем ни өчендер җансыз чыккан. Тормыштагы сыман түгел».
Кызның үз-үзенә ачуы чыга. Ул кәгазь битен кулына ала, ертмакчы булып, кискен бер хәрәкәт ясый Әмма шул чагында укытучы, йомшак кына орынып, аны туктата.
Раданың коты оча. Укытучы аны шелтәләр, бик күп төзәтмәләр ясар дип курка ул. Ләкин...
— Яхшы, бик яхшы! .— ди укытучы көтмәгәндә Кызның тәненә җылы йөгерә. Аннары укытучы, үзенең өстәле янына үтеп, портретны бөтен класска күрсәтә.— Нигъмә- туллина күренекле композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең сурәтен төп-төгәл, нәкъ тормыштагы шикелле итеп бирергә омтылмаган, ягъни копия ясамаган. Талант иясенең образын ул үзенең күңел күзе белән күргәнчә тасвирлап бирергә тырышкан. Дөрес, бу портретның кимчелекләре дә җитәрлек әле. Ләкин укыган, махсус белем алган очракта, сез, Нигъмәтуллина, андый кыенлыкларны гына җиңәрсез дип ышанам...
Укытучының, профессиональ рәссамның әлеге мактау сүзләре яшь кызның күңелен үстереп җибәрә, үз-үзенә ышанычын бермә-бер арттыра, уйланырга этәрә. Димәк, аның сәләте бар. һәм ул аны аңлы рәвештә үстерергә, аны баету өстендә даими рәвештә эшләргә тиеш!..
Шушы уйланулар, тора-бара. яшь кызны төпле бер фикергә китерде, алдан ук аның киләчәк язмышын билгеләп куйды. Шул дәрестән соңгы көннәрне кызның йөрәге бер теләк, бер максат белән талпынды, күңелендә яшәгән Сәйдәшнең якты сурәтен чын рәссамнарча гәүдәләндерәсе килә иде аның. Ә моңа ирешү өчен бер генә юл — художество училищесына укырга керү юлы гына бар иде һәм Рада, бар тырышлыгын туплап җиң сызганып, эшкә кереште: уйланды, эзләнде, Сәйдәш портретының дистә-ләрчә эскизларын ясады. Ниһаять, теләгенә иреште.
Кадерле кызын беренче уңышлары белән котларга дип авылдан әнисе, Гөлсем апа да килеп җитте һәм шул килүеннән бүтән китмәде, бөтенләйгә Казанда яшәргә калды. Авыр уку юлларында кызына бераз ярдәме тияр дип уйлады бугай ана
Көннәрдән бер көнне хуҗаларның кызлары Гадилә көньяктан ике баласы белән кунакка кайтып төште. Фатирдагы ике нәни генә бүлмә шыгрым тулды. Аяк басарлык урын калмады Шул көннәрнең берсендә аларга Сәйдәш сугылды.
— Сәлим,— диде ул (ул Хәким абыйны яратып, үзенчә «Сәлим» дип йөртә иде).— Синең өең тулай торакка әйләнде бит. Инде ни эшлисең, бәгырь?
— Белмим инде, Салих дус,— дип җавап бирде Хәким ага нык каушаган кыяфәттә.
— Алай булса, Сәлим,— диде Сәйдәш тәвәккәлләп,— мин үземнең бер бүлмәне бирәм Без Асия ханым белән икәүдән-икәү яшибез, безгә калган бүлмә дә бик җиткән. Ә син Гөлсем апа белән Раданы шунда урнаштырырсың.
Хаким ага аптырабрак калды
— Рәхмәт, Салих, бу яхшылыгыңны мәңге онытмам.---дия генә башлаган иде
— Ярый, остарма инде, бәгырь.— дип бүлдерде аны Салих абый йомшак кына Шулай итеп Радалар Салих абыйларына күченделәр дә кундылар.
Сәйдәш фатирының ишеген тәүге мәртәбә Рада изге бер тойгы белән ачыл керде. Пакьлек, сафлык хәкем серә иде монда Сулаулары да ничектер җиңел иде биредә.
Киң. керән тестәге идән такталарына сак кына басып, алар йокы бүлмәсе һәм уң якта калган зал ишеге буеннан үз бүлмәләренә үттеләр Бер тәрәзәле кечкенә генә бүлмә иде бу Тәрәзәсеннән, уч тебендәге кебек, театрның фойесы күренеп тора Тәрәзә театриыи стенасына терәлеп диярлек торганга күрә, кояш монда бетенләй дә карамый, ахрысы Биредә тимер карават, бизәкле клеенка каплат-ан дүрт почмаклы әстәл. аркалары сорнайга охшатып ясалган ике урындык һәм арты белән мичкә үк терәтеп куелган савыт-саба буфеты— бетен булган җиһаз шул иде.
Гелсем апа теенчекләрне ашыкмый гына чиште дә бүлмәне үзенчә бизи башлады Шулай итеп, Сәйдәш бүлмәсендә яңа тормыш башланып китте.
Син минем җан сердәшем. Жан моңдашымсың. мандолин!
Ш Бабич
дәвам итегез», дигәндәй бер хәрәкәт ясап, аяк очларына гына баса-баса, бераз бекрәя # тешеп. түргә уза. әкрен генә, йоклаган сабый баланы уятырга курыккандай, почмакта торган утыргычның иң кырыена утыра да уйга чума, тынып кала
Ә моң агыла да агыла. «Әллүкн, бәллүки. .» С ей дәш аны бирелеп, сихерләнеп тьҗлый. Абажурдан тешкәй тонык ут аның моңсу күзләрен яктырта. Аларда тулы бер язмыш чагыла сыман. Сәйдәшнең үз язмышы гына түгел, ә бәлки әлеге моңлы кейне гасырлар буе үз йервгендә саклаган халык язмышы күренәдер шикелле.
Рада Сәйдәштән күзен алмый Менә Раданың күзләренә яшь пәрдәсе тешиәндәм була. Уйланып утырган Сәйдәшнәң гәүдәсе кинәт ерагая, зурая, һавага күтәрелә 6 аш лаг виден тоела, якты бер сурәткә әверелә
Рада ярым саташулы бу ләззәтле хәленнән айныган чагьмда Сәйдәш инде һәрвакыт тагыча тавышсыз-тынсыз гына чыгыл киткән була Ә Раданың күңелендә әйтел бетергесез татлы бер хис сакланып кала Ул хисне башкаларга да җиткерәсе киле^ Әмма мичек итеп! Моның эчен ниндидер үтә йомшак, үтә җанлы материал табарга кире»! ҺЫнди материал икән! Шул чагында Балчыклы авылындагы чишмә— зәңгәр күзкәйнең твбоидә яткан ап-ак йомшан балчык исенә тешә аның һәм ул дәртләнеп, канатлвиьвт китә. Әйе. әйе. бары тик ул гына әйтеп бирә алыр күк аның күңелемдә яңгьрагән моңмы! Ченкн моң үзе дә чишмә кебек бит Кайнар бор чишмә шикелле
Рада училищеда әйбәт кенә укып йерде Әмма «<ың күңелендә һаман ниндидер канәгатьсезлек хисе яши иде Нидер җитми иде аңа. җаны һаман нидер әзлене иде. Кайчакларда ул. үзене-үзе тынгы таба алмьмче. шәһәр урамнарына >шгьет китә, ярсу иерәген тыярга телеп, мәйданнарда онытылып йәри иде Аның күңелен кинәт әллә нинди хыяллар биләп апа, еермәдәй. аны үз иркендә бетерә башлый Момың нинди галәмәт икәнен елә ул үзе дә ачык кына белми иде
— Иптәшләр, тиздән безнең училищеда скульптура бүлеге ачылачак Сезнең курстай шунда күчәргә теләүчеләр юкмы!
Рада шунда ун үзенең күңелендә ниндидер киеренкелек сизде Ничәмә-ничә ел күңеленең иң яшерен почмакларында җыелып тлг*« билгесез хисләр хәзер кае«әт
Кышкы озын кичләрнең берсе Мичтә чарт-чорт ител каен утыны яна һем әкрен
артында утырган килеш эскизларын караштьдзгалыи ара-тире карандашы белен ватманга сызгалый, Сәйдәш портретына яңа чалымнар ести. Ул да түгел, итагатьле гене ишек шакыган тавыш ишетелә Бусагада Сәйдәш үзе күренә Кулы белән, «Борчылмагыз,
давыл булып куптылар. Менә бит ул — әле үзе дә ачык аңлап бетерә алмаган теләк) Менә ул—киләчәк
зур бәхет юлы)
Рада кулының ничек күтәрелгәнен үзе дә сизмәде.
Аудиториядә нигәдер тып-тын иде. Ул иптәшләренә борылып карады. Җиде кул, Җидесе дә —
егетләрнеке. Кызлар арасыннан — ул берүзе. Рада кинәт уңайсызланып китте. Кулын төшерергә дә,
төшермәскә дә белмәде.
— Әйе,— диде Садри Ахун бераз уйланып торганнан соң.— Бу. билгеле, хатын-кыз эше түгел.
Шуның өстенә. бик зур физик көч тә таләп итә. Измәне, кулларыңны батырып, изәсе бар. Каркасларны
да үзең бөгәсең. Шуңа күрәдер, бездә әле бер генә дә хатын-кыз скульптор юк.
«Ә русларда Голубкина. Мухиналар бар бит »— дип уйлап куйды Рада. Билгеле, гадәти түгел иде
бу омтылыш. Аны аңламаулары да бик ихтимал. Ә шулай да. бер күтәр гән кулны төшерергә теләмәде
Рада. Ни булса, шул булыр, диде ул, тәвәккәлләп.
Садри ага Ахун кызның сәләтенә аеруча игътибар иткән иде, ахрысы. Ул аны үстерүгә үзеннән зур
тырышлык куйды. Гомуми дәресләр белән генә канәгатьләнмичә, һәр көн саен диярлек Раданы махсус
рәвештә бер-ике сәгатькә калдырып эшләтә торган булып китте. Кызның эшчәнлеге. тырышлыгы
охшый иде булса кирәк аңа. Ул аның иҗат иткәнен сәгатьләр буе күзәтергә ярата иде.
Кыз да, билгеле, үзенә карата бу җылы мөнәсәбәтне бик тиз аңлап алды һәм остазының һәр сүзен
күңеленә сала барды. Аның үз сүзләре тәҗрибәле сынчының фикер ләре белән аваздаш икәнен белгәч,
көннәрдән бер көнне ул аңа үзенең иң изге серен чиште: аның Сәйдәш сурәтен ясыйсы бик килә.
«Мөмкинме бу?»—дип сорады ул остазыннан
— Нигә мөмкин булмасын. Бик мөмкин.— диде Садри ага.— Әмма... агач биегрәк үскән саен аның
тамырлары киңрәк, тирәнрәк җәелә бара. Шуңа күрә күңелеңдә туган иң изге, иң кайнар хисләр не ташка
күчерә алырлык дәрәҗәгә үсәр өчен би-ик күп тырышлык кирәк булачак.
һәм Рада тырышты... СәТатьләр буе ул Сәйдәшнең бюсты өстендә эшләде. Маңгаена тир
бөртекләре бәреп чыкты, ә ул аларны сөртергә дә онытты. Бармак очлары оеп, берни дә тоймас хәлгә
җитә иде. Кулларына юеш балчык сарыла, торган саен ул авырая, авырая бара иде Әмма Рада
бирешмәде. Әмма озак эшләгәнлектән, аның күз аллары караңгылана башлый иде. Шул чагында Садри
ага, аның янына килеп, иңенә кулын сала да аталарча җылы тавыш белән:
— Аргансыңдыр, бар кайт инде,— дип әйтә иде.
Рада җыена да саубуллашып чыгып китә. Ә Садри ага Ахун әле генә төгәлләнгән Сәйдәш
бюстының яңа бер вариантына текәлеп карап тора башлый «Кайдан килгән бу яшь кызның йөрәгенә
шулкадәр моң? Кайда аның чыганагы?»— дип уйлый ул гаҗәпләнеп.
Рада Хөсәеновна, ул көннәрне уйлап, көлемсерәп куйды. Ничек җөрьәт итте икән ул шул чагында
Сәйдәшнең бюстын натурадан ясап, аннары аны Сәйдәшкә илле яшь тулган көндә сәхнәгә, халык
алдына чыгып, композиторның үзенә бүләк итәргә? Халык гөрләтеп кул чапса да. Сәйдәш үзе дә бала
сыман куанса да. ул бит әле бары тик өйрәнчек кенә әсәр булгандыр. Ә менә шуннан соң озак еллар
үткәч ясалган Сәйдәш бюсты — (ул хәзер Татарстан сынлы сәнгать музеенда) чыннан да сәнгать әсәре
дип атап буладыр, мөгаен.
Ул Казан елгасы буенда агымсуга карап тора иде. Әнә еракта ак җилкәнле көймә күренде. Рада
иске бер танышын, дустын күргәндәй булды. Үткәннәрдәге бер хатирә, кинәт исенә төшвп, ак
җилкәндәй күңеле буйлап йөзеп үтте...
Бармакларын чыныктырыр, эшкә өйрәтер өчен Радага бик күп күнегүләр ясарга кирәк иде. Ләкин
моның өчен натурщигы юк иде. Дөресрәге, натурщигы да табылыр иде, әмма түләр өчен акчаны каян
аласың?! Рада шулай да әмәлен таба. Өйдә беркем дә юк чакны туры китереп, залга кереп бикләнә дә.
трельяжга карап, үзенең сынын ясый башлый. Әмма изүләре ябык озын җиңле күлмәк аңа комачаулый.
Ул сәдәфләрен
чишеп җибәр», җиңнәреи кайтарыл куя. Яшь кыз. онытылып, иҗат ите. Ә ят күзләрнең аны каршыдагы
театр тәрәзәсеннән күрергә мамкин икәнен онытып җибәр ә. Кыз моны сизми, ул жыял иркендә йеза...
Икенче кение Рада әле генә кайтып кергән Сәйдәшнең әнисе белән коридорда ♦ йомшак кына
сәйләшүеи ишетә.
— Гелсем апа.— ди Сәйдәш — Минем залда пәрдәләр юк иде бит Әле»ә кадәр мин f моңа ничектер
бер дә игътибар итмәгәнмен, ахрысы Ә менә «әзер күземә чалынды | Шушы ак бәздән бүлмәгә пәрдәләр тегеп
куймассызмы икән»—дип ул Гелсем апага | бер тергәк суза.
Шулай итеп Салиж абыйсы Раданың күңеленә илһам иңгән изге минутларын чит-ят < күзләрдән
томалап куя. Ак пәрдәләр, ачык тәрәзәдән кергән җилдән җилкәндәй киере- i леп, аның илаһи мизгелләренә
дәрт бирел торды
3
Ленинградта декабрь салкыннары. Художестао академиясенең тулай торагына кайтып < җиткәнче Рада
бик нык туңды Тулай торакның биек баскычыннан йәгерә-йегере менде х Сумкасын урындыкка куеп,
пальтосын сала гына башлаган иде, естәлдо яткан конверт- 2 ны күреп алды. Кулына алгач, аның Казаннан
икәнен белде Күптән язмаган иде әнисе Ниләр бар икән?
«Кызым, сине борчымам дигән идем дә Язмыйча булдыра алмыйм Мен» үзем 2 язам, ә үземнең күз
яшьләрем мелдер-мелдер «атыма тама Нәрсә язганымны үзем - дә рәтләп күрмим
Салих абыең авырый дип язган идем бит мин сиңа бераздан, син Ленинградка укырга киткәч, аның
авыруы тагын да кәчәйде Дуслары аны җыйнаулашып Мәскәүгә 2 дәваланы рга җибәрергә булдылар
Сәйдәшне юлга бзатьрга бик куе кеше килде, язү»»*- лар, артистлар... Хушлашканда Сәйдәш аларга Муса
Җәлил сүзләрен» язылган иң соңгы әсәрен—«Җырларымоны уйнады
...Нык бул. кызым! Казанда бик авыр кайгы бар бит әле. Салн« абыең Син бит ♦ аны бик ярата, якын
күр» идең.. Ул... юк инде ...я
Раданың йерәге туктап калгандай булды, күзләрен яшь пордәсә томалап алды. Үкси-үкси ул меидаренә
йезтүбән капланды Гүя аны кара упкын йотты.
Кимдер аның җилкәсенә орына, чәчләрен сыйпый ид» Бүлмәдәш кызлары икән. Кызлар да ТЫП-TKIH
калганнар.
— Кемең иде соң ул синең? Әтиең идеме әлл»?—дип сорады берсе кыюсыз гьыа Авьр хәсрәт Радага
сүз ейтерг» д» ирек бирмәде Хәер кем дип әйтсен ул Салих абыйс ын? Кем?.. Бу сорауга җавабын ул гомере
бу» эзл»ячәг»н и иде х»зер үк сизен» иде
«Сәйдәш юк инде»... Әлеге хакыйкать болан бер д» килешәсе килми ид» Раданың Ул һаман, тер»
килеш, гел аның күз алдында басып тора ид» сыман Т*«нор буе ионлый алмый изаланды Рада Бары тик бер
теләк, бер максат яши аның йерогонд» Сәйдәшне .күрү телеге
’ Менә бүген дә, бии озак йоклый алмыйча ятканнан соң ул естанә сьрма боркән- де д» (әле колхоздан,
бараңгедән кайтып кына кергәннәр ид»). остахан» ачкычларыи алып, тон уртасында тулай торактан чыгып
китте.
Аларның укытучы-остазлары Михаил Константинович Аникушин бии мәрхәмәтле һем ярдәмчел кеше
иде курсташы һем яиын дусты (соңыннан ул аның гомерлек тормыш ипт эше дә булды) Виктор Рогожин
белен ии»с»и» үзенең зш бүлмәсенең ачкычларын биреп торды
Остаханедә Рада остал тартмасыннан капшанып кына бор шом тапты һем. кесәсеннән шырпы алып, ут
кабызды Рада үзән тиран бер мәгароде сыман «ис итте Ул еш-еш сулый, бит алмалары уттай янә. күзләрендә
ялкын телләре уйный иде Шәмне янешәрәи урнаштырып, ул ашыга-ашыга (әйтерсең. кемдер аның артыннан
куа иде) балчык изәргә кереште
Мена, бар качен туплап, шактый ук юан тимерчыбыктан «аркае ясады Аның бетен уйлары бар утлы
ноктага тупланган иде «азар Күз алдында бер-бер артлы җанлы картиналар туа торды Сайдашноң һәр
харакәтон ишарәсен «үрә һар сүзен ачык ишетә идә күк ул хәзер
Рада, үзен-үзе белештермәгән хәлде. каркаска балчык тутьфа башлады Аннары сынны ясарга кереште
Менә Сәйдәшнең күкрәге Деп-деп т>4ол торган ярсу иорә« Раданың бармаклары хәтта аны тоя да кебек
Менә аның киң җилкәсе, баһадир тез сыны Менә ул Салих абыйсының киң һем анты маңгаен ясый. Киеренке
рәвештә бетелей киткән кашлар Авыр күз кабаклары бераз йомыла тешкән. алар гүя күзләрдәге үи-хисләрне
яшереп калырга тырышалар. Нинди генә кичереш-тойгылар чагылмый аның күңел квзгесе — күзләрендә
Ничек итеп күзләренең зәп-зәңгәр тесләрен, карашларының җылысын ташта күрсәтергә икән?! Ничек итеп?
Менә аның клавишларда йегереп йөргән, дирижер таякчыгын серле итеп тоткан нечкә озын
бармаклары. Рада ике аккош сыман очып йөргән ап-ак кулларны күз алдында күргәндәй була. Ә Сәйдәш
тыныч Ул нидер тыңлап утыра. Әллә яңа гына күңелендә шытып килгән музыкасына колак сала инде?1.
Төн узганны сизми дә калды Рада. Төне буе, иләсләнеп, эшләп чыкты, һәм, ниһаять, таң атканда сын
әзер булды.
Рада, аруыннан егылырга җитешеп, бетон идәнгә сьрмасын җәя дә, бар дөньясын онытып, тирән
йокыга китә. Ул бу төндә ап-ак бөркетне, иркенлеккә чыгарып, биек күкләргә очырганын белми әле.
...Рада Хөсәеновна шәһәрнең борынгы өлеше белән яңа өлешен тоташтырган Ленин күперенә аяк
басты. Аның күңелендәге хәтер күпере дә үткәннәре белән киләчәген тоташтыра иде кебек.
Шуннан бирле утыз ел чамасы узып та киткән ләбаса... Ничек яшәде, ниләр кылды соң ул Рада шушы
вакыт арасында?
Сәйдәш белән янәшә бары тик биш кенә ел яшәсә Дә, бу чор аның бөтен гомерен дә, иҗат юлын да
билгеләде түгелме соң? Әйе, Рада күп әсәрләр иҗат итә алды шушы утыз ел дәвамында. Уңышлары да
шактый булды.
Рада Хөсәеновна үзе тудырган әсәрләрне хәтереннән барлады: «Дөньяда тынычлык кына була
күрсен», «Бишек җыры», «Әллүки». «Әпипә», «Хәтер», «Хуҗа Насретдин»— татар халкының сөекле уллары
Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Абдулла Алиш һәм Салих Сәйдәшевнең бала чакларын
тасвирлаган скульптура портретлары. Алар Казанда гына түгел, ә бәлки башкалабыз Мәскәүдә дә,
кайберләре хәтта чит илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә дә күрсәтелде. Ул ясаган һәйкәлләр шәһәр мәй-
даннарында да калкып чыкты.
Ә хәзерге вакытта ул Җәлилчеләрнең образлары өстендә эшли. Татар дәүләт академия театрының
яңа бинасы өчен берничә скульптура әзерли.
Яңа әсәргә алынган чагында ул. гадәттә, күңелендә ниндидер моңлы бер көй туып килүен сизә. Бу
көй Сәйдәш музыкасыннанмы?
Рада Хөсәеновна Сәйдәшнең якты истәлеге алдында үзен чиксез бурычлы итеп тоя. Бәлки шуңа
күрәдер дә иптәше Виктор Рогожин белән бергәләп, Салих СәйдӘшевнең образы өстендә эшләвен дәвам
иттерә. Озакламый ике кызлары, ике яшь скульптор да бу эшкә кушылып китәр дип ышана ана күңеле.
Рада Хөсәеновна күпер аша киң урамнарга чыкты. Бу көнне ул үзенең гомер күперен кичеп чыкты
шикелле. Үткәннәрнең хатирәләре, якты йолдыз булып, аның киләчәккә барыр юлын яктыртты.