СҮНМӘС БАЛКЫШ
атар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның калын-калын томнары — безгә, килер буыннарга калдырган биниһая кадерле һәм кыйммәтле мирасы белән яңадан танышып утырам. Үзе дә. җырлары кебек үк, «халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгесе» һәм мәңге сайрар сандугачы булган сөекле әдибебез 1910 елда Казанның Шәрык клубында халык әдәбияты турында лекция укыганда бик тә хикмәтле сүзләр әйтә:
" Халык зур ул. көчле ул, дәртле ул, моңлы ул. әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри »
Халык таланты алдында чиксез хөрмәт белән баш иеп әйтелгән әлеге канатлы, мәңге үлмәс сүзләр. Бөек Октябрь социалистик революциясе миллионнарча гади хез- мәтчәннәрне «кара көчләр» изүеннән мәңгегә азат иткәч, тагын да көчлерәк, мәгънәлерәк яңгыраш тапты. Чөнки яулап алынган ирекле тормыш, рухи ирек табигый рәвештә йөзләрчә һәм меңнәрчә кешеләрдә иҗат итү — сынлы сәнгатьтә, музыкада, әдәбиятта үзләрен күрсәтү омтылышын тудырды. Социализм халыкның Тукай әйткән гаҗәп сыйфатларын яңача балкытты. Ул хезмәт ияләренә рухи кыйммәтләргә киң юл ачып кына калмады, ә бәлки аларны культураның турыдан-туры иҗатчылары да итте. Бөек Октябрь һәм ленинчыл милли политика җимеше булган безнең Татарстан да. экономика-көнкүреш өлкәсендә җиңүләр яулау белән бергә, культура өлкәсендә дә ныклы, ышанычлы рәвештә алга атлый.
Республикабызда культура һәм сәнгать уку йортларының тулы бер комплексы эшли, башкалабызда консерватория, культура институты, Брежнев шәһәрендә сәнгать училищесы, Алабугада культура-агарту училищесы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә музыка училищелары, Казанда театр, музыка, художество училищелары культура һәм сәнгать оешмалары өчен кадрлар әзерлиләр Моннан кала шәһәрләребездә һәм авыл районнарында 85 ләп музыка һәм художество мәктәбе эшли, колхоз һәм совхозларда аларның 60 ка якын филиалы ачылды.
Социалистик чынбарлык В. И. Ленинның «Бер җирдә дә халык массаларының чын культура белән бездәгедәй кызыксынганнары юк. бер җирдә дә культура мәсьәләләре бездәге шикелле әнә шулай тирәнтен һәм эзлекле куелмый», дигән сүзләренең дөреслеген ышандырырлык итеп раслый бара. Бөтен халыкның белем һәм культура дәрәҗәсе бик нык күтәрелү, художество иҗатының моңарчы тарихта күрелмәгәнчә киң колач җәюе, хезмәт ияләренең рухи ихтыяҗлары һаман тулырак канәгатьләндерелү — социалистик культураның мөһим казанышлары әнә шундый.
Халык иҗатының искиткеч колач алуы, дип әйткән иде К Маркс, социализм һәм коммунизм шартларында җәмгыять үсешенең объектив законы. Үзешчән сәнгатьне миллионнарча кешеләрне идея ягыннан баету, әхлакый яктан тәрбияләүнең, аларның ихтыярын, хисләрен һәм фикерләрен чагылдыруның куәтле чарасы, хезмәт ияләре өчен
Т
яшәү кече бире торган шатлык һем рухлану чыганагы итеп карап. Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте аны үстерүгә һәрвакыт зур игътибар биреп киләләр Клуб уку е-ләре. культура йортлары һәм сарайлары тезү, үзешчән сәнгать коллективларын музыка кораллары һ. б кирәкле әйберләр белән тәэмин итү. түгәрәк җитәкчеләрен махсус югары һәм урта уку йортларында әзерләү, һәвәскәр артистларга даими иҗат ярдәме күрсәтү ♦ Совет властеның беренче көннәреннән үк партия һәм совет органнарының контроленә = алынды. Хәзер илебез хезмәт ияләренә культураның барлык өлкәләрендә искиткеч ~ киң дәрәҗәдә иҗат И1ү мөмкинлекләре тудырылды Коммунистлар партиясенең 5 идеологии җитәкчелеге тайпылышсыз рәвештә партиялелек һәм халыкчанлык принцип- ~ пары нигезендә эш итүче, үз иҗатларында социалистик реализм методына таянучы һәвәскәр художникларның идея ягыннан үсешен тәэмин итә
Үзешчән сәнгать алдына партиябез куйган бурычларны тормышка ашрру өчен СССР- Z ның яңа Конституциясендәге «Социаль үсеш һәм культура» дигән бүлектә гражданнар- ♦ ның иҗат көчләрен, сәләтләрен һәм талантларын үстерү һәм куллану өчен реаль мөмкин- = лекләр гарантияләнүе бик әһәмиятле.
Рухи культурабызның югары дәрәҗәсе, хезмәт ияләренең үзешчән сәнгать иҗатын- < да күпләп катнашуы советча яшәү рәвешенең характерлы үзенчәлегенә әверелде Нык = үскән социалистик җәмгыятьтә үзешчән сәнгать политк* максатчанлыгы.' массовыйлыгы, Z. күпмилләтлелеге, жанр ягыннан күп төрле булуы белән аерылып тора Күп бизәкле = һәм тирән эчтәлекле үзешчән сәнгать алдынгы марксизм-ленинизм идеологиясен чагыл- * дыра, җәмгыятебезнең социалистик культурасын киң пропагандалый
Без^ә утызынчы еллардан башлап кызыклы шундый күренеш күзәтелә социалистик җәмгыятебез үсешенең аерым этапларын халкыбызның иҗат кәчләренә смотрлар төсендә билгеләп үтү гүзәл бер традициягә әверелде Мисал эзләп ерак китәсе юк Әле һәркем хәтерлидер. Бөек Октябрьның 60 еллыгына багышлап, 1975—1977 еллар дәвамында еч турда үткәрелгән Беренче Бөтенсоюз фестивале халык талантларының совет чорында ничек чәчәк атуын тулы гәүдәләндерде, нык үскән социалистик җәмгыятьтә кешенең нинди иҗади биеклекләргә күтәрелә алуын ышандырырлык һәм ачык итеп дәлилләде Әлеге фестиваль — халык талантларына смотрның иң массовыена әйләнде. Өч меңнен артык хор. музыка, хореография коллективлары, халык театрлары, студияләр, агитбригадалар, 80 мең эшче, колхозчы һәм башка кул төрле һөнәр ияләре, студентлар, укучылар, хәрби хезмәткәрләр лауреат исеме яулап алдылар
Татарстан өчен дә бу фестиваль үзешчән сәнгатьнең тагын дә массоәыйрак бульп үсүенә, репертуарларның иң яхшы әсәрләр белән баюына һем катнашучыларның башкару осталыгы күтәрелүгә ярдәм иткән бик әһәмиятле вакыйга булды. Республикабызда яшәүче 300 меңнән артык кеше концертларда һәм спектакльләрдә, агитбригада программаларында, күргәзмәләрдә һәм конкурсларда үз осталыгын күрсәтте Үзешчәннәр иҗатында республикабыз хезмәтчәннәренең Ватанга. Коммунистлар партиясенә. Лениҗа мәхәббәте, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары героикасы, зшчеләр сыйныфының данлы революцион, сугышчан һәм хезмәт традицияләренә тугрылык ачык чагылды
Халык галантларына смотр үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның сафын сизелерлек үстерергә ярдәм итте. Бу вакыт эчендә аңа тагын 65 мең үзешчән кушылды Фестиваль барышында, бигрәк тә авыл районнарында, культура сарайлары һәм йортларының, клубларның материаль-техник базасын ныгыту буенча зур >ш башкарылды Мнизөлә. Октябрь. Актаныш, Чистай. Апае, Куйбышев һәм Балтач район культура йортларының яңа биналары файдалануга тапшырылды Бөгелмә. Алабуга район культура йортлары махсус биналар алдылар, колхоз һәм совхозларда 140 клуб һәм культура йорты салынды. 380 клуб учреждениесе капиталь ремонтланды Культура учреждениеләрен төзүдә һем ремонтлауда, үзешчән коллективларны тиешле җиһазлар белен тәэмин итүдә колхоз һәм совхозлар да актив катнашты.
Бөтенсоюз Фестиваленең Ульяновскида үткәрелгән III турының аерым жанрлар буенча конкурсларында республикабызның үзешчән сәнгать коллективлары 4 зур һәм 194 кечкенә алтын медаль алдылар. 15 коллектив һем аерым башкаручы Бөтенсоюз фестивале смотры лауреаты исеменә лаек булды 26 коллективның һәм аерым башкаручыларньҗ осталыгы Бөтенсоюз фестиваленең I—II дәрәҗәле дипломнары. 48-е Бөтәнроссия фести-вале дипломнары белән бәяләп үтелде Лауреатлар арасында Арча район культура йортының татар халык уен кораллары оркестры, ТАССРның X еллыгы исемендәге культура сараеның «Яшьлек» халык хореография ансамбле Куйбышев исемендәге Казан химия заводының «Саз« халык вокаль ансамбле. Тезүчеләр культура сараеның хальм бию театры. Арча районының Паласа культура йорты. Минзелә район культура йортының халык уен кораллары оркестрлары. Урицкий исемендәге культура йортьыың рус халык уен кораллары оркестры. Актаныш район культура йортының ирлер вокаль ансамбле. Буа район культура йортының халык җьф һем бию ансамбле Саба һем Баулы район культура йортларының бию коллективлары, солистлар Миләүшә Юиысоаа. Фи-
рая Измайлова. Ринат Хәлиуллин, нәфис сүз осталары Бухарест Гарипов, Гүзәл Галиева, Камил Сәфәргалиев һәм башка бик күпләр бар иде.
Халык театрларына, театр коллективларына һәм үзешчән агитация бригадаларына , зона смотрларында Арча районының Әтнә культура йорты халык театры. Сарман. Аксубай район - культура йортларының үзешчән агитация бригадалары. Буа районының Адав-Толымбай культура йорты. Сәетгалиев исемендәге культура сарае Бетенсоюз фестивале лауреатлары исемен алдылар. Азнакай район культура йортының, Брежнев шәһәр культура йортының халык театрлары. Мөслим культура йорты агитбригадасы Бетенсоюз фестиваленең I дәрәҗәле дипломына лаек булды.
Фестивальнең III турында оештырылган күргәзмәгә һәвәскәр рәссамнарның һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының әсәрләре киң тәкъдим ителде. Иң яхшы әсәрләр Бәтенроссия һәм Бөтенсоюз күргәзмәләрендә күрсәтелде Шулар арасыннан А Фомина, А. Свергузин, В. Быковский, Хәбибуллин, И Имамов. М. Бикбулатова. А. Доброхотова, Р. Мөбәрәков әсәрләренә югары бәя бирелде.
Кино-фото сөючеләрнең Бәтенроссия конкурсында 9 авторның хезмәте күрсәтелде һәм алар Бәтенроссия фестиваленең I—II дәрәҗәле дипломнары белән бүләкләнделәр
Үзешчән сәнгатьнең Беренче Бөтенсоюз фестиваленнән соң алты ел вакыт узды КПСС Үзәк Комитетының фестивальдән соң ук, 1978 елда кабул ителгән «Үзешчән сәнгать иҗатын тагын да үстерү чаралары турында»гы карарын үти барып, республикабызның партия һәм совет органнары, профсоюз һәм комсомол оешмалары, культура учреждениеләре хезмәт ияләренең үзешчән сәнгатен киң җәелдерү, аларны хәзерлекле белгечләр, музыка кораллары һәм техник средстволар белән тәэмин итү буенча зур эш башкардылар. Бу елларда 5 район культура йорты, 4 культура һәм техника сарае, 220 урында авыл культура йорты салынды, һәр җирдә культура комплекслары һәм үзәкләшкән клуб системалары төзелде. Колхоз һәм совхозларда «Авыл клубы, китапханә, киноустановка СССРның Азык-төлек программасын үтәүдә» дигән махсус социаль-куль- тура планнарын тормышка ашыру үзешчән сәнгатьнең тормыш белән бәйләнешен көчәйтте. концерт, театр, агитбригада коллективларының сугышчанлыгы, башкару осталыгы күтәрелүгә булышлык итте.
Шунысы аеруча куанычлы: соңгы елларда авыл үзешчән сәнгатендә сыйфат ягыннан бик яхшы үзгәрешләр булды. Авыл хуҗалыгы материаль-техник базасының киңәюе, аның индустриаль юлга күчә баруы, югары җитештерү культурасы керү, совет авылында яшәүчеләрнең җәмәгать активлыгы һәм инициативасы, белеме һәм гомуми культурасы үсү, тормыш дәрәҗәсе күтәрелү авылда үзешчән сәнгатьнең массовыйлыгын арттыруда, аның художество дәрәҗәсе күтәрелүдә дә чагыла. Урыннардагы партия оешмалары, халык депу-татларының район һәм авыл Советлары башкарма комитетлары халык иҗатын үстерү, үзешчәннәрнең профессиональ осталыгын күтәрү мәсьәләләре белән активрак шөгыльләнә башладылар. Бу җәһәттән Казан, Брежнев шәһәрләре, Арча, Сарман һөм Актаныш районнары тәҗрибәсе игътибарга лаек Әлеге районнарда һәм шәһәрләрдә күл кенә партия һәм комсомол работниклары, предприятие, колхоз, совхоз җитәкчеләре үзләре дә үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар һәм табигый ки, аңа һәртөрле ярдәмне күрсәтәләр. Халык талантларын үстерү, хезмәт ияләрен идея-политик, эстетик һәм әхлакый тәрбияләүдә үзешчән сәнгатьнең ролен күтәрү проблемалары партиянең шәһәр һәм район комитетлары бюролары утырышларында, башлангыч оешмаларда,'халык депутатларының шәһәр һәм район Советлары сессияләрендә һәм башкарма комитет утырышларында даими рәвештә тикшерелә.
Мондый күренешнең нәтиҗәләре дә куанычлы. Республикабызның Сарман районын гына алыйк. Биредә үзешчәннәрнең саны 11 меңнән артык. Районның һәр өч кешесеннән берсе, концерт һәм спектакльләрдә, күргәзмә һәм конкурсларда актив катнашып, халыкка культура хезмәте күрсәтә. Сарманлыларның дәртле җырлары Казан. Ульяновск. Мәскәү, София сәхнәләрендә яңгырый. Алар опера һәм балетлардан ария һәм сюиталар башкаралар, күп тавышлы хор өчен язылган әсәрләр җырлыйлар, катлаулы музыка коралларында уйныйлар.
Район үзешчәннәре арасында йөзләрчә җыр, бәет, такмак осталары, биючеләр, рәссамнар һәм музыкантлар бар. һәвәскәрләр тарафыннан районның үз кешеләре — Дамир Гарифуллин, Валерий Әхмәтшин, Әзһәр Габиди, Рафис Уразаев. Мөсәвир Гатауллин, Миргасим Гаскәров иҗат иткән җырлар җырлана.
Әйе. Сарман җире нефтькә һәм икмәккә генә түгел, талант ияләренә дә бик бай. Аларның байтагы бүгенге профессиональ сәнгатьнең, әдәбиятның күренекле вәкилләре булып танылды.
Сарман үзешчән сәнгать осталарының соңгы еллардагы уңышлары турында аеруча шатланып сейләргә мөмкин I Бөтенсоюз фестиваленең беренче дәрәҗәле Росси* Федерациясе фестиваленең лауреат дипломнарына лаек булган район бию коллект>«ы һәм ■Сарманда сабан туеп программасы белән Бетенсоюэ фестивалендә лауреат исеме һем зур алтын медаль алган. Мәскәүдә йомгаклау концертларында катнашкан район культура йорты агитбригадасы да үз осталыкларын кениәи-көн камилләштерә баралар •Яшьлек» җыр һәм бию ансамбле Болгария Халык Республикасының Г Димитров исемен- « дате яшьләр үзәгендә үткәрелгән халыкара фестивальдә дүрт алтын, җиде көмеш (1) = медаль белән бүләкләнде
Теләнче Тамак культура йорты халык театры Ләке культура йортьатың .Игәне. 5 фольклор ансамбле, Азалак авылының художество-агитация бригадасы. Сак ла уба ш. “ Яңа Бүләк. Иске Дөреш, Керкәй, Ләшәү-Тамак. Раигазар Иске Минэәләбаш үзешчән : фзллективлары да башкару осталыкларының кеинән-кен артабаруы. һәрка-сының кабатлан- = мае үз йөзе булуы белән аерылып торалар
Мондый сөенечле мисалларны һәр районнан күпләп китерергә була Хәзерге вакыт- ♦ та республикабыз колхозлары һәм совхозларында гына да 1300 дән артык хор коллективы = эшли, алар 40 меңгә якын һәвәскәр җырчыны берләштерә Мең ярымнан күбрәк бню = ансамблендә 20 меңнән артык биюче катнаша. 2 мең ярым драма коллективларында 35 мең үзешчән артист уйный. Клубларда һәм культура йортларында 300 дән артык хальас уен х кораллары, тынлы һәм эстрада оркестрлары, меңнән артык агитация-художество бригада- “ лары чыгыш ясый, йөзләрчә сәнгать түгәрәкләренә күп с»лы рәссамнар, фото һем £ киносөючеләр йөри Гаилә ансамбльләренең киң таралуын да куанычлы күренеш сый- < фат үзгәрешләренең бер билгесе дип санарга мемкин (Мондый үзешчәннәр Сарман 5 районында аеруча күп очрый) Ансамбльдә җырлау һем музыка белән шөгыльләнү көнкүрешнең аерылгысыз өлешенә әверелде Зур инструменталь коллективларның, тьылы һем халык оркестрларының, җыр һем бию ансамбльләренең, һәеәскер композиторларның саны арта, осталыгы үсә бара
һәеәскер композиторлар дигәннән. 1983 елның апрелендә, еларга багышлап I республика фестивален үткәрү дә зур роль уйнады Фестивальдә катнашкан һәвәскәр композиторлар төрлесе төрле төбәктә яшиләр һөнәрләре дә терле Әмма алармы җыр гаму зык ага булган тирән мәхәббәт бер максатка берләштерә Шунысы куанычлы әлеге авторлар иҗат иткән әсәрләр заманыбыз сулышын тоел язылганнар Алар иҗатында кызу темплар белән алга баручы җәмгыятебезнең уңышлары да, эамандашларыбызиың якты уй-хыяллары да күркәм чагылыш таба Тагын шунысы үзенчәлекле һәвәскәр композиторлар җырның төрле жанрларында, терле увн кораллары ечен иҗат итәләр Башкаручыларның осталыклары да күзгә күренеп камилләше Брежнев шәһәренең «Автозаводец» клубы каршындагы «Малахит». Мамадыш шәһәренең Ушмы аръягы кугытура йортындагы «Нократ» вокаль-инструменталь аисамбльлеренең һәвәскәр композиторлар белән тыгыз элемтәдә эшләүләре һәм аларның әсәрләрен зур осталык белән башкарулары күңелдә соклану хисләре уята.
һәвәскәр композиторлардан И. Закиров, С. Әхметоеа. 3 Сәгыйтое. Е. Кувайцев Ф Бариев. Р Валиуллин, В Әхмәтшин һәм башка бик куплер иҗат иткән җырлар яшьлеккә, тынычлыкка, бүгенге матур тормышыбызга мәдхия булып, сугыш уты кабызырга маташучыларга кечле нәфрәт авазы булып яңгырыйлар.
. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк авыл үзешчән сәнгатенең уңышы шактый дәрәҗәдә балалар музыка мәктәпләре, халык театрлары, һәвәскәрләр берләшмәләре һем авыл культура йортлары челтәре киңәю, бу эштә интеллигенция вәкилләренең — укытучы, врач һем авыл хуҗалыгы белгечләренең актив катнашуы белән бәйләнгән
Балалар ансамбльләре дә торган саен уңышлырак чыгыш ясыйлар Азнакай техника йортының «Ләйсән», Буа районының Күл-Черкен авыл культуры йортыньҗ «Әилеи-бәйлеи» җыр-бию ансамбльләре (аларның һәр икесен дә ТАССР^ң ат каза ман культура работ нигы, Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Алсу Гарифуллина оештырды) республика. Бетенсоюэ телевидениесе һәм радиосы аша мыгъш ясап, миллионнарча тамашачыларның кайнар мәхәббәтен яуладылар Актаныш район куль тура комплексы. Сарман район культура йорты. Саба районының Алай. Арча рәйоныньҗ Кенер культура йортлары каршындагы балалар ансамбльләренең дә (җитәкчеләре Татарстанның атказанган культура работнигы А Закирсҗ, 3 Фәхрие ламов Ф Хәсеиоеа. В Булатова) үзенчәлекле аһәңе кеинән-кен ныграк «ңгьрыи
Фольклор ансамбльләре дә үсеш-яңарыш чорын кичерә I9B1 елның де-абреиде булган фольклор бәйрәме халык талант ларының эчке рухн бәильяын кабатланмас матурлыгын тагын бер мәртәбә ачьҗ күрсәтте Апае район культура йортының татар .а/».« кепле- рен башкаручы ебилер «оры (ул «Садә, ансамбле диеп иертеле) Лаеш ра-о- культура йорты һәм Минэелә районының Николаевка культура порты каршындагы рус
халык хорлары, Аксубай районыннан Иске Тимошкино авылының һәм Октябрь районыннан Мичурин исемендәге колхозның чуваш халык җыр һәм бию ансамбльләре, Арча районының Шурабаш культура йортының удмурт халык җыр һәм бию ансамбле, Сарман районыннан Ләке авылының һәм Алабуга районыннан Азин исемендәге колхозның керәшен татарларыннан торган җыр һәм бию ансамбльләре чыгышлары халыклар дуслыгына гимн булып та яңгырый.
Милли культураларның үзара йогынты ясау һәм бер-берләрен баету процессы елдан- ел тирәнәя бара. Әлеге күңелле күренеш татар, рус, мари, чуваш, удмурт, украин һәм башка милләт вәкилләре чыгышларында бик ачык чагыла. Алар, милли сәнгатьнең табигатен кадерләп саклаган хәлдә, башка халыкларның казанышларыннан иҗади файдаланалар.
Моны раслаучы ачык дәлилләрнең берсе — татар хор сәнгатендә күп тавышлылыкны үзләштерү. Хор коллективларының, вокаль ансамбльләрнең күпчелеге хәзер күптавышлы хор әсәрләрен уңышлы башкара. Куп кенә милли бию коллективлары шулай ук милли сәнгатьне иҗади үстерү, башка халыклар биюләренең хәзерге хореографик техникасын үзләштерү нәтиҗәсендә югары башкару осталыгына ирештеләр
Үзешчән иҗатның сыйфаты яхшыру белән бергә, сәнгать сөючеләр даирәсе дә нык киңәйде. Хәзер теге яки бу үзешчән коллектив аерым авыл клубы һәм культура йорты тамашачылары алдында чыгыш ясау белән генә чикләнми, һаман саен зуррак аренага чыга. Соңгы елларда, мәсәлән. Мамадыш. Әгерҗе. Сарман. Буа. Аксубай, Актаныш, Мөслим, Октябрь, Зеленодольск. Саба, Баулы. Минзәлә районнары һәвәскәрләренең тугандаш социалистик илләрдә чыгыш ясаулары һәм һәркайда югары бәягә лаек булулары әнә шуны ачык дәлилли.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 40 ел тулуга багышланган 11 Бөтенсоюз смотры Октябрь революциясе кабызган иҗат ялкынын— мәңге сүнмәс балкышны — тагын да көчлерәк дөрләтеп җибәрде. Үзешчән сәнгатьтәге мондый яңа балкыш һәркемнең зур җаваплылык тоюыннан киләдер. Ә фестивальнең максаты чыннан да җаваплы — күп миллионлы корбаннар бәрабәренә Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган, фашизмны тар-мар иткән, тынычлык урнаштырган һәм дөньяның прогрессив көчләре белән бергә бүген дә тынычлык сагында уяу торучы халкыбызның тиңдәшсез батырлыгына дан җырлау һәм, билгеле, үзешчән сәнгать хәзинәсен дулкынландыргыч, тирән эчтәлекле яңа репертуар. спектакльләр һәм концертлар, театрлаштырылган бәйрәмнәр, тематик кичәләр, агитация-художество бригадалары, сюжетлы бию программалары, һәвәскәрләрнең яңа фильмнары һәм картиналары белән баету Бу смотрның үзенчәлеге тагын шунда, анда төп игътибар зона, республика, союз конкурслары уздыруга түгел, ә үзешчәннәрнең хезмәт һәм ял урыннарындагы башлангыч оешмаларында методик ярдәм күрсәтүгә, һәвәскәрләрнең башкару осталыгын күтәрүгә һәм репертуарларын баетуга юнәлдерелә Фестивальнең йомгаклау концертлары авыл һәм поселок, район һәм шәһәр күләмендә үткәрелә. Республика смотрын уздыру буенча оештыру комитеты һәм жюри членнары лауреатлыкка кандидатларны нәкъ менә урыннарда табарга һәм билгеләргә тиешләр
Шунысы куанычлы: республикабыз әлеге смотрга зур тәҗрибә туплап, иҗат көчләре чәчәк аткан хәлдә килде. Ләкин бу тынычланырга хокук бирми. Илебез тормышында зур вакыйга булган бу смотр безнең алга җитди бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе үзешчән сәнгать смотрын оешкан төстә, югары идея-художество дәрәҗәсендә үткәрүдән, массаларны партиябезнең XXVI съездында. КПСС ҮАәк Комитетының аннан соңгы Пленумнарында куелган бурычларны тормышка ашыруга туплауда үзешчән сәнгатьнең әһәмиятен тагын да күтәрүдән гыйбарәт
Бөтенсоюз смотрының программасы киң һәм күпкырлы. Планлаштырылганча, 1983 ел азагында һәм 1984 елның январь айларында барлык хезмәт коллективларында үзешчәннәрнең халык алдындагы отчет концертлары һәм спектакльләре конкурсы үткәрелде. Узган елның февраль-март-апрель айларында район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә ярышучы колхозлар, совхозлар, предприятиеләрнең үзешчәннәре көч сынашты. Клубларда һәм культура йортларында февраль аенда — хәрби-патриотик, апрель аенда — героик- революцион, майда — Бөек Ватан сугышына багышланган җыр бәйрәмнәре гөрләп узды. Октябрьда исә хезмәткә һәм СССР халыклары дуслыгына багышланган җыр бәйрәмнәре үткәрелде Көзге һәм кышкы айларда үзешчән сәнгатьнең театр, хор. музыка, бию, эстрада, цирк жанрлары буенча агитация-художество бригадалары смотрлары уздырылды. Шул ук 1984 елның октябрь-ноябрь айларында — районнарда, декабрьдә Казанда үзешчән рәссамнар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм фотосөючеләр күргәзмәләре, киносөючеләр эшләгән фильмнар конкурслары оештырылды. Халык талантлары — оста куллар эшләгән әйберләргә күргәзмәләр уздырылды.
Үзешчән авторларның Бөек Җиңүгә 40 ел тулуга багышланган әсәрләренә конкурс игълан ителгән иде. Аңа 1985 елның февралендә йомгак ясалды. Смотр рамкаларында балалар һәм яшьләр өчен Бөтенсоюз театр атналыгы, музыка һәм китап атналыгы, ■һәрврсыт булсын кояш!» девизы астында балаларның рәсем конкурслары да уэдырыла-
Әйткоиебеэчә. үзешчәннәрнең Бетенсоюз фестивале республикабызда, тальк талантлары бәйрәме төсендә. зур оешканлык белән башланып китте. Аны ачуда Бөек Ватан сугышы батырлары унберенче бишьеллык геройлары сәхнә ветераннары актив катнашты. _ Зеленодольск, Әлмөт. Алабуга. Мамадыш районнары колхоз һәм совхозларында, пред- ч приятие һәм учреждениеләрендә смотрны ачу тантаналары СССР Конституциясе кемен. 2 Авыл хуҗалыгы работниклары кемен, Ленин комсомолы туган кенне тантаналы тесте < билгеләгән вакытта, халык массаларының актив катнашында, театра/ы ләштерелгән җыр һәм х
Вахитов исемендәге колхозның һәм «Колай» совхозының оста куллары хәзерлеген төрле х әйберләр һәм кулинария күргәзмәсен караудан башланды Аннан соң кЛенино-Кокушкиио». = «Шигали»,»Үшнә» совхозлары, Ленин. Тукай. Гаврилов исемендәге колхозлар, кош фәб- J рнкасы, район мәгариф бүлеге, үзәк больница һәм башка коллективларның үзешчән ; сәнгать осталары, бай эчтәлекле, мавыктыргыч программалар белен чыгьаи ясал, нур - естенә нур өстәделәр
Буа районымда да смотрны ачу хезмет һәм тынычлык бәйрәме тесен дә узды. АнДа район, колхоз һәм совхоз, предприятие һәм учреждение җйтәкчелере. партия * һәм комсомол оешмалары секретарьлары, оугыш. хезмәт, партия һәм комсомол ветераннары, күпьеллык бай тәҗрибәләре булган сәхне осталары, культура работниклары, хезмәт алдынгылары катнашты «Ватан», «Чулпан». «Гигант». «Коминтерн». Тельман исәҗен- дәге, СССРның 60 еллыгы исемендәге колхозлар һәм «Кыят» тәҗрибе-произәодстао хуҗалыгы партия оешмалары секретарьлары үз хуҗалык ларында Бетенсоюз смотрыньҗ иичвк барышы турында рапорт бирделәр Аннары сехнә халык галантлары карамагына тапшырылды Биредә үзешчәннәрдән барлыгы 300 ден артьк кеше коч сынашты. Район культура йортының җыр һәм бию халык ансамбле, медицина училищесы хоры,. «Коминтерн», «Коммунизм», «Ватан», Тельман исемендәге һ. б хуҗалыкларның үзешчәннәре үзләренең югары башкару осталыгына ия булуларын күрсәттеләр Аларның һәр чыгьаиы тыныч хезмәттә һем яу кырында үзен батырларның да батыры ител таныткан совет халкының эчке һәм тышкы матурлыгына дан җырлау иде. тынычлык ечен керешмә чакыру белән сугарылган иде Смотрда катнашучылар Буа районының үзешчән рәссамнары һем декоратиа-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләрен дә яратыл карадылар
Казанда. Сарман. Актаныш. Минзәлә. Алас, Балык Бистәсе районнары колхоз һәм совхозларында, предприятие һәм учреждениеләрендә, уку йортларында һем мәктәпләрендә дә үзешчән сәнгать коллективларының отчет концертлары зур уңыш белән бара
Смотр барышында, халык иҗатын бетон тулылыгы белән балкыту максатьыман чыгып, кызыклы конкурслар игълан ителә Зәй шәһәренең смотрны оештьру комитеты, мәсәлен, коллектив белән ял итүне иң яхшы оештьру га конкурс игълан итте. Әлеге конкурска, иң беренче булып, автоагрегат заводы коллективы «Бетен гаилә белән ал итәбез» диген кызыклы программасын тәкъдим итте Күмәкләшеп ал итү завод эшчеләре һем инженер-техник работниклары иҗат иткон сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һем фоторәсемнәр күргәзмәләрен караудан башланды. Предприятие хеэ»«отчоннәре һәм аларның гаилә членнары бу кенне «Без бергәләп җыр/ътйбыэ да битбез, күмәк булгач, моңаюны белмибез» дигән мавыктыргыч программада катнаштылар. «Социагы стик ярышта җиңүчеләрне хермәтлибез» дигән театраль лешт өрелгән концерт карадылар «Әти, әни һәм мин —спортчылар гаиләсе» дигән исем астьмда үткән спорт ярышлары һәм «Шәһәрем минем» дигән днскограмма да һәркем күңеленә хуш килде
һәр тәбәкнең үзенә генә хас кабатланмас трддтщнапоре, талантлары бар Алар күңелендә кабынган иҗади ялкын, салават күперендегечә. торле төелергә кереп бал
кып. меңләгән тамашачыларны сокландыра
Халкыбыз талантларга бик бай. Аларның саны елдан-ел арта бара Үзешчән сәнгатьтә терле һонор ияләре бик теләп катнашалар Брежнев шәһәреннән КамАЗ тезелеше ударниклары Надежда Кондратова. Булат Cenex ое. Куйбышев рейоньмнәи ярдәмче -м тап укытучысы Юлия Малинина. Буа районының «Кыят» соезоэьжнан баш 300тә.ними, «ил Чекалев, Чистай районының Тукай исемендәге колхозыннан терлек азыгы хәзерләү буенча баш белгеч Әнәс Саттаров, Әлки районыннан .Сояыоэтәхик.в» берләш-мәсе механизаторы Марс Ибраһим оә Аксубай урта мәктәбеннән чит геллер укытучысы Валентина Янепкин. һем башка б- куплер Алар арасында хуҗалы, җитәкчеләр, партоешма секретарьларының да булуы аеруча күңелле күренеш Актаныш р-оныньҗ .Гигант», Нур Баян исемендәге колхозларының партоешма секретарьлары А Шакирое
хезмәт бәйрәмнәре төсендә үткәрелде
Аксубай, Мөслим, Тетеш районнарында Бетенсоюз смотры үзара ярышучы хуҗа-
Р. Гыйльфа^ов, Буа районының «Коминтерн», Аксубай районының Вахитов исемендәге, Мөслим районының XXII партсъезд исемендәге колхозлары председательләре <0. Хай- саров, И. Камалов, X. Мирзаянов үзешчән сәнгатькә җаны-тәне белән гашыйк кешеләр рәтенә керәләр Алар күңелендә кабынган иҗади ялкын башкалар күңеленә дә күчеп дөрли, халык талантларының тагын да күбәюенә китерә.
Актаныш районының Сәфәр культура комплексы үзенең драма коллективы белән тирә-юньдә дан тота. Мәктәп директоры Р. Шакиров җитәкләгән әлеге драмтүгәрәккә укытучылар, сыер савучылар, механизаторлар бик теләп йөриләр. Шулай ук Буа районыннан «Коммуна» колхозының дуңгызчылык фермасы-коллективы да үзешчән сәнгатьтә бөтен составы белән катнаша. Мөслим районының «Маяк» колхозындагы Чакмак фермасы коллективы да үзешчән сәнгать өлкәсендә мактаулылар рәтендә йөри. Алар район фермалары арасында барган социалистик ярышта да, сәхнәдә барган бәйгедә дә еш кына беренчелекне яулыйлар.
Безнең үзешчән сәнгатьнең нәтиҗәлелеген, гражданлык өлгергәнлеген раслау өчен мондый мисалларны күпләп китерергә була. Хезмәт һәрвакыт хөрмәт ителә. Үзешчән сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен бик күпләр Ватаныбызның югары бүләкләренә лаек булдылар. Шулар арасыннан Актаныш район культура йорты директоры, Ленин ордены кавалеры, РСФСРның атказанган культура работнигы Хәмит Раянов, Брежнев һәм Әтнә халык театрлары режиссерлары. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары һәм ТАССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемгә лаек булган Мансур Кашапов. Гомәр Мәрдановны беренче булып телгә аласы килә. Балтач районының Чепья культура йортының җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Ф. Гыйльманов, Азнакай районының Тат. Шуган авылындагы үзешчән киностудия җитәкчесе Ф Маннанов, Аксубай халык театры режиссеры, художество-агитация бригадасы җитәкчесе Г. Макарова, республика халык иҗаты һәм культура-агарту эшләре фәнни-методик үзәгенең бал биюләре буенча художество җитәкчесе В. РычкОв һәм башка бик күпләрнең күкрәкләрендә хөкүмәтебезнең орден һәм медальләре ялтырый. Дистәләрчә үзешчәннәр РСФСРның һәм ТАССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем йөртәләр
Бөтенсоюз смотрын үткәрү буенча республика оештыру комитеты үзенең чираттагы утырышында смотрның барышына кагылышлы мәсьәләләрне карады. ТАССР Язучылар һәм Композиторлар союзлары утырышларында һәвәскәрләр өчен пьесалар, шигырьләр һәм җырлар язу, культура шефлыгын көчәйтү планнары тикшерелде. Республика халык иҗаты һәм культура-агарту эшләре фәнни-методик үзәге халык уен кораллары, бию коллективлары. дискотека, агитбригада җитәкчеләренең, үзешчән рәссамнар һәм киносөючеләр семинарларын үткәрде. Үзешчәннәр эшләгән кинофильмнарга һәм дискотека программа-ларына конкурслар оештырылды. Кыскасы, смотр көннән-кен киңрәк колач җәя. Ул үзешчән сәнгатьнең тагын да массовыйрак булып үсүенә, репертуарның иң яхшы әсәрләр белән баюына, анда катнашучыларның башкару осталыгын күтәрергә ярдәм итә. Смотр Максим Горькийның халык иҗатында чиксез байлык ятуы турында әйткән сүзләрен торган саен ныграк раслый. Үзешчон сәнгатьнең II Бөтенсоюз фестивале формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган совет культурасының зур тантанасына әверелде Халык иҗаты чишмәсе мәңге саекмыйча, тирә-юньгә сафлык һәм гүзәллек өстәп, зур дәрт белән ургып торуын дәвам иттерә Ул меңнәрчә, миллионнарча күңелләрне үзенең тылсымлы шифасы белән нурландыра, аларны партиябез билгеләгән җитди бурычларны, олы планнарны уңышлы тормышка ашыруга рухландыра