ШӘҺӘР ЮЛЛАРЫ АВЫЛГА ИЛТӘ
изәсездер, сүз ааыл турында булачак.
Әллә башта шәһәргә кагылып чыгыйкмы?
Тәеәкөллим — иң әүвәл үзем турында! Юк, юк, мактәньфга җыенмыйм, курыкмагыз Мактану егерме-утызда килешә Ә миңа., алтмыш якынлаша!
Ярый, кузгалдык Яшерен-батырын түгел, үзем турында сейләргә җыенып байтак газапланып йердем... Кызык! Бармый гына! Язарга утыруга фикер җебем серлегел туктап кала. Башта аның турында сөйләп бирергә кирәктер, ахрысы? Аннан башка мин кузгатасы гәп тә, уй уртасында булган вакыйгалар да, катнашучылар да ахыргача аңлашылып бетмәячәк. Мәгълүм ки, һәр кеше, аның күңел серләре 6apU тик бүтәннәр белән эшлек-ле мөнәсәбәттә генә ачылып китә Кемнең кемлеген эштә, мәшәкатьтә, юлда гына күрәсең. Әгәр гомер юлымда ул очрамаса, бүгенге сүз кузгалыр идеме икән?
Алай да? Нәни генә кереш сүз: мин — авыл баласы «Авыл кешесе, шәһәрдә яшәсә дә. аның авызыннан ун елга якын бәрәңгесе күренеп тора», дип шаяртьфга ярата минем акын дустым, яшьтәшем шагыйрь Шәүкәт Галиев Кемнәрнеңдер авыл кешесеннән шулай мыскыллап келүенә ишарә ясый. Заманалар уза тора, мәкальләргә дә яңа мәгънә, һич кетелмәгән төсмерләр өстәлә тора... Ах, дип куясың, авылдан шәһәргә күчкәннәрнең җаныйда ааыл дигән искиткеч күл мәгънәле сүз, бөтенлеге белән, сакланып калсын иде әле! Кашки! Без озак еллар шәһәр белән ааыл арасын якынайту турьыда кайнар нотьмлар сөйләдек, монда сүз бары бер якка — авылны шәһерге якынайту турында гьыа бара иде Ниһаять, сүз шәһәрне авылга якынайту турында кузгалды Бик вакытлы кузгалды, Зәй районының Тукай исемендәге колхоз председателе Исмәгыйл Сегьлдинов исә: «Бераз соңгарак калып башламадыкмы икән бу җитди олы сүзне?»—дип тә куйды соңгы очрашуыбызда. Аның сүзенә колан салмыйча ярамый, бер хуҗалыкта егерме җиденче елын эшләп, авылга гомерен багышлаган кеше Чирек гасырдан артьәт бер колхозда председатель! Авылның иң катлаулы, кискен үзгәрешләр кичергән чоры аның катнашында, аның күз алдында үткән!
Әйткәнемчә, мин — ааыл баласы, авыл — минем бишегем, тәүге акты сукмагым, бабамнарның гомер буразнасы, уйларымның бәреп чыккан чишмәсе, хисләремнең язгы шашкын ташкыны, хатирәләремнең иң мөкатдәсе. Авыл — минем гомер юлымның сихри башланышы, тере чыганагы. Олы юлга, тормыш-кереш юлына мин Зәйдән, Югары Баграж авылыннан, керәшене таннан чыгып киткән кеше
Олы юлга...
Шулай дип яздым да, балачагым, сугыш еллары, сугыштан соңгы аеьр чор, шул чорның гүзәл кешеләре, аз сүзле кырыс ирләр, мәңгегә ачылмас кебек кысылган иренле, яулыкларын күзләренә тешереп бәйлеген апа-җиңгелер күз алдымнан терелеп узды. Сезне калдырып Олы юлга чыгып киттем дип әйтүем, зинһар, рәнҗетү булмасын! Сезнең белән дә мин Олы юлда булганмын, гаҗәеп маҗаралы, истәлекле һем сеенечло булган ул авыр еллар! Кырык биштә, сугыш тәмам булган елда мин сездән аерылдым
ның да кузгалу вакыты, тизлеге бирелгән Аларның кайчан һем нинди ераклыкта очрашуларын табу сорала Поезд күргән юк. безнең тебәк кара як санала, күбрәк шул сихри ерак юллар, ыжгырып кен-тен алга барган паровозлар турында уйлап үт ьрг янгамы, бу мәсьолено чишү миңа ифрат газаплы курена иде Чынлап баксаң, аның асылы бик гади булган икән! Чыта поезд, бара, тизлек бирелгән, юллар салынган, диспетчерлар, дежур ныйлар херекетеңне күздә тоталар, семафорлар бор кабына, бер сүно! Чал та чал!
С
Әлбәттә, чабачак алар, очрашачак та!
Ә менә син, моңарчы беркем белмәгән, барлыгын да күрше-тирә авыллар гына ишеткән Югары Баграж авылыннан әллә кайларга барып җитмәк, әллә нинди бөек эшләр майтармак булып чыгып китәсең. Аякта—чабата-оек, җилкәдә биштәрле капчык. Капчыкта— Тукай. Такташ китаплары, бер кыерчык ипи һәм чүлли шешәсенә тутырган сары май. Хәтерлисезме, Әмирхан Еникинең «Матурлык» дигән бөек хикәясендәге ярлы шәкерт Бәдретдинне?! Майны без белән чеметеп ашый торган ярлы баласын?! Без исә майны нәзек очлы чыра белән ашый торган идек. Безнең замандагы авыллар әле әнә шундый идв_
Чыгасың Олы юлга. Тормыш әзерлегең дә юк түгел, сиңа унҗиде яшь, о. авыл өчен зур яшь инде бу! Тормышның бал түгеллеген яхшы аңлыйсың, авыл кешесенең җаны синең өчен ап-ачык, крестьян хезмәтенең бар ягын син тормыш дигән китаптан укып үзең белдең, үзең өйрәндең. Авыл сине кеше итеп озатты. Яшәү авыр, юллар чуалчык булса да, авыл кешесе синең өчен, барыннан да элек, ифрат тырыш, намуслы, киң күңелле, гади кеше. Аның бер пешерерлек умач оны өчен никадәр тир түккәнен син үзең күрдең, сугыш елларының хәтәрен бергә кичердең, алар белән бергә җигелеп бәрәңге ызанында сука тарттың «Трактор-трактор... сука бабай.ерак тор! Синнән артык эшләгәнне читтән генә карап тор!»- дип, күңелле җырлый-җырлый, без тәртә арасына үзебез кердек.
Алай да, алай да... Никадәр кыен ашасам да, яшьли буразна арасына тәгәрәп керсәм дә, мин күңелемдә авыл турында Олы уйлар төяп Олы юлга чыккан кеше. Мәңге сүнмәс кайнар мәхәббәт алып...
Аннары, аннары.-
Алда да гомерләр бардыр Сагындыра узганы
Алтынчы дистәне тутырып килгәндә, үзеңне тудырган авыл турында бары тик матур уйлыйсы гына килә! (Аз гына, бер-ике суз белән генә мактанмыйча да эш барып чыкмас кебек, кичерерсез!)
Гомерем буе авылга тугрылык сакладым дисәм дә ялгыш түгел, кешеләрен олыладым, әсәрләремдә эшсез-ялкауларны, яңа заман мещаннарын шактый тукмасам да крестьян турында күбрәк яхшы сүз әйтергә тырыштым. Авыл кешесенә мөнәсәбәт — минем өчен кешеләр белән аңлашу чарасы булып калды. Авызыннан бәрәңгесе күптән күренмәсә дв, авыл хезмәтеннән җирәнгән, җирдән аерылган, туган төбәген бөтенләй ташлаган, яхшы чактамы, кыен чактамы аңа хыянәт иткән кешеләрдә мин рухи кимлек, ярлылык күрдем. Иленнән аерылганнарны мин бер чакта да тулы бәхетле итеп исәпләмәдем! Юк, һәркем-нең дә авылда туып үз төбәгендә үлгәнче яшәвен теләмәдем, шәһәргә күчеп, анда әллә нинди катлы-катлы чиннар, дәрәҗәләр алып та соңгы чиктә авыл турында кайгыртып була, бер җае чыга аның, авыл мең төрле ярдәмгә мохтаҗ һәм ярдәмнең төрле-төрле юлларын табып була!
Олыгайган саен авылга мәхәббәтем сүрелмәде, көчәя барды, ачыкланды, авыл турында кайта-кайта бөтен гомерем буе яздым.Очрашуларда якташларыма, кадерле юлдашларыма иң-иң газиз сүзләремне әйтергә ашыктым...
Аның белән (хәзер сүз аңа борылачак!) сиксән дүртнең февралендә очраштым.
Уйламаганда, көтмәгәндә.
Түбән Камага, атаклы «Җидегән чишмә» клубына кунакка дәшкәннәр иде. Очып бардым. канатланып йөрдем, сөенеп таныштым. Нефтехимиклар каласында шатланырлык хәлләр күп иде. Истәлекле очрашулар, дулкынландыргыч танышулар, күңелне кузгата торган әңгәмәләр күп булды. Заводларга кердек, юлларга чыктык, авылларга бардык.
Без аның белән шунда таныштык. Ул дигәнем — Рәшит Вәлиевич Абдулхәкимов, Түбән Камадагы «Жилстрой» трестының начальнигы, Татарстанның атказанган төзүчесе! Шәһәрдә йортлар төзи трест, больницалар, кибетләр сала, институт бинасын тәмамлап килә. Йортларның матурлыгына хәйран калып тамаша кылып йөрдем, уртак сүзләр күп булды. Шунда Рәшит Вәлиевичнең кайбер фикерләре хәйран калдырды.
-Безнең бабайлар революция ясаган. Тарих тәгәрмәчен үзләре теләгән якка борып җибәрә алган. Дөньяның йөзен, тарихның агышын үзгәрткәннәр. Безнең әтиләр Ватан сугышында җиңеп чыкканнар. Көч-гайрәтләре белән дөньяны таң калдырганнар. Безнең буын исә Яңа авылны тудырырга тиеш. Хәзер илдәге иң мөһим, йң катлаулы һәм иң авьр эш—авылда. Авылның язмышын яңартырга вакыт! Төп бурыч хәзер шул!»
Кем сөйли бу сүзләрне? Авыл кешесеме, әллә шәһәрдәге зур төзү оешмасыньң җитәкчесеме?!
«Шәһәрдә күпме^яшәсәм дә авылны һаман оныта алмыйм. Бу — бер кылану яки матур сүз сөйләү генә түгеп, һаман-һаман бер төш күрәм мин Офыктан-офыкка сузылган арыш кыры икән Кырның арышныкы икәне дә ап-ачык. Шул арыш арасындагы тар сукмактан
каядыр Йегерам, һич тукталып тормыйм, чабам-чабам. башаклар тушема үрелә, теземне салам тырный Кыр өстендә килеш уянам.
һем ул үтә җитди итеп өстәде:
«Мөгаен, мин начар председатель булмас идем Күңелемнән һаман шул уй китми, тормышка ашмаган, инде ашмаслыгы да ачыкланган хыял бимазалый. .. ♦
Хезмәте белән озак елларга авылдан аерылган, авыл хуҗалыгы белән балачагы аша £ гына бәйләнгән икенче кеше авызыннан шуңа охшашрак сүз ишетәм «Җәлилнефть» 5 идарәсенең начальнигы Шәфагать Фәхразович Тәхәветдинов кызып-кызью ярдәмче < хуҗалыкка җир-сулар алырга ниятләп даулашып мәргәндә болай дигән иде; 5
«Авыл хуҗалыгында эш күрсәтәсе иде! Кайбер хәсрәт җитәкчеләрнең җебегәнлеге, 1 сүлпәнлеге, ахмаклыгы белән очрашасың да эх. эшләп күрсәтәсе иде шуларга! дип, кул * кычыта! Тирә-якта никадәр мөмкинлек бар, җирдә алтын ята, иелеп алырга гьыа иренәләр!. I
Үз буынының бурычын, үз чордашларының яшәү мәгънәсен Р В. Абдулхәкимов мин ч уйламаган, көтмәгән яктан китереп куйды.
Авыл... Авыл хуҗалыгы. Авыл язмышы
Нигә алай?! Нигә Рәшит Вәлиевичнең тешенә һаман арыш кыры керә!! Н. бимазалый 2 аның күңелен! Хәзерге хезмәтеннән канәгать түгелме? Эшен яратмыймы? Алай дисәң, 2 Рәшит Вәлиевич Абдулхәкимов шәһәрдә абруйлы кеше Хезмәт хамы да әйбәт кәнә ё Яшәгән урыны менә дигән. Гаиләсе түгәрәк, тәгәрәп ике кызы үсеп килә. Эше — муен- = нан! Эше мактаулы! . Күңел барыбер нидер эзли. Күңел туймый. Күңел тынычланмый. £ Тәҗрибәмнән чыгып белем, андый кешенең күңел җепләре тагы да олырак, тагы да * катлаулырак тормыш мәсьәләләренә барып тоташа торган була. Андый кешәнең күңе- ч ле хәрәкәттә... с
Рәшит Вәлиевич Түбән Камага 1965 елда Казанда институт тәмамлап килеп урнаша. “ (Студент чагында практиканы шунда уза да шәһәрнең киләчәгенә гашыйк була!) Монда < эшлисе эшләр ничәмә-ничә елларга җитәчәк әле!
Килә, урнаша. Башта—гади мастер. Мастер — эшче белән эшне берләштерә торган боҗра, җаваплы зат, Мастер булып эшләү-тезелештәиң меһимпрактнка узу. мәктәп. Институттан соң һәркем мастерлык мәктәбен узарга тиеш (Абдулхәкимов шулай дип саный.) Аннары — прораб. Өлкән прораб. Техник —производство бүлеге начальнигы. Ниһаять, тезелеш идарәсенең баш инженеры. «Инженер» сүзенең нигезендә «хәрәкәт» мәгънәсе ята, алга илтүче, хәрәкәтләндерүче
Егерме ел шушы шәһәр тезелешенә багышланган «Әгәр мин йергән эзләрне ничек тә булса сызып күрсәтсәң... ничә кырмыска оясы килеп чыгар иде икән?»
Егерме ел тәрле эштә, әмма бер шәһәрдә Эше эленке-салынкы барса, коллективлар, яиәшә оешмалар белен уртак гел табалмаса, бәр шәһәрдә нәтиҗәле һем уңышлы эшли алыр идеме Абдулхәкимов?!
Хезмәт кешесенең, җитәкченең түбәннән күтәрелүе, үз чамасында баскьмиың һәр аратасында тукталып торуы файдага түгел мени?! Арата — биеклек ул, һәр бикеклектән җир һәм күк төрлечә күренә. Туктап торган арада дөньяга карап уйланырга да өлгерәсең югарыга карап фикер йорт тә түбәнгә карал шекер ит! Уены-чыны бөргә татар фәлсәфәсенең!
Тезелеш факультетында укысам да, институт елларым доцент Сладкое җитеклеген архитектура түгәрәге белән бәйләнештә узды Бер утырышны да калдырмадым! Соңыннан тезелешнең кайсы тармагында гына эшләсәм дә. архитектураны белү, нечкәлекләрен аңлау зур ярдәм итте... Турысын әйткәндә, тормышымның күп тармакларыннан уңдым Түбен Каманың гүзәл тезелешләренә катнаштым «Кама» гостиницасы безнеке, ничә мәктәп, больница гына салдык! һәрберсе күркәм объектлар Андый корылмалар бик күп тозүчо-
Җаным җәя бавы кебек киеренке торганны яратам Түбән Камага килеп уңдым дидем
Байтак еллар Евгении Никифорович Королев кул астында эшләдем Социалистик Хезмәт Герое, акыллы һем таләпчән җитәкче, чын мәгънәсендә бик күплорге остаз булган кеше. Ул кешенең үзе белмәгән мөмкинлекләрен ача, дәртләндерә, кыюлык эсти торган эәт, яшьләрне гел алга ейди, бар белгәнен, бар булганын юмарт рәвештә бүлеп бире Йөрергә һем йөгерергә өйрәнгәндә яныңда кем булу бик меһнм ич. Кыек атлап китүең | Дв бар «Б> станциясенә барып җитеп кара аннары! Ул һәрбер җитәкчедән — бригададан башлап идаре начальникларына кадәр — һәркемнән эшкә иҗади мөнәсәбәт таләп ите ида.
акыл, хәер-фатиха алуның ничаклы мөһим икәнен мин аның янәшәсендә эшләгәндә аңладым...
Төзелеш минем хыялым иде. Яңа шәһәр гөзи башлау кадәресе чамасыз зур горурлык та иде.
Эш хәзер дә җиңел түгел, ансат башланмады да. Мин килгәндә, трестта шактый буталчык чор иде. Кем сүзе беләндер төзелеш идарәләрен бетерергә җыеналар, куп звеноларда таркаулык, шик-шөбһә хөкем сөрә иде. Без трестның яшәргә хакы барлыгын хезмәтебез белән расладык. Хәзер карагыз, тирә-якта— бәхетем, горурлыгым, мактанычым, яшәү мәгънәм булган корылмалар. «Җәлил» кинотеатры Автовокзал. Соңгысының проектын да үзем башкардым. Бигеш аэропорты. Яңа Техника йорты. Гаҗәеп пулат! Әкиятләрдә генә тасвирланган хыялый сарай. Матурлык дөньясы. Больницаның уникаль хирургия корпусы. (Моның чыннан да матур, эш өчен гаҗәеп уңайлы икәнен шәһәрнең баш хирургы ипле һәм сабыр карашлы Гамир Гарифович Исмәгыйлов та раслады.)
Мин аерата мәктәпләр, балалар бакчалары төзелешен яратам.
Иң соңгы эшләр тәмамлана. Мәшәкатьләр, борчылулар онытыла. Тәрәзәләр юылган, пәрдәләр эленмәгән әле. җиһазлар куелмаган, шуңадыр бөтен почмакларга ак яктылык кереп тулган... Киңәеп калган коридор буйлап акрын гына барасың. . Тәрәзәләр — бала күзе кебек яктырып, өмет белән сиңа текәлеп калалар... Уйларның иң татлысы, иң газизе генә иңә шулчак күңелгә! Анда-монда качып калган вак-төяк җитешсезлекләр дә күңелгә ук булып кадала, матур булсын дип тырышасың, шушы гүзәллекнең киләчәктә балаларга да йогынтысы тими калмас дип өметләнәсең. Төзүче киләчәк дөньяны бары тик имин, тыныч итеп күрергә генә тели дә!..
Тагын бер горурлыгым; Түбән Камада күбесенчә кирпеч йортлар салдык. Кирпеч корылмалар. Безнең шәһәрдә союзның башка бер каласында да очрамаган уникаль кирпеч йортлар бар Яшәү өчен дә уңайлы, күрер-күзгә дә рәхәт. Шәһәр матурлыгы— төзүченең киләчәк буыннар алдында отчеты...
Шәһәрдәге яшеллеккә генә игътибар итегез...
Беренче мәртәбә эшкә чыгуым 1965 елның 14 январенда булган. Туган көнемдә. Үз бәйрәмем бөтенләй хәтердән чыккан! Инде соңыннан, киләчәккә карап, хатирәләр белән дә яши башлагач кына ул көн искә төште. Туган көнем телгә килгәч, туган якларны, яшеллекне сөйләмичә узып булмый. Чөнки балачагым белән Түбән Кама яшеллеге арасында турыдан-туры багланыш бар. Хәзер аңлатам...
Татарстаннан читтә тудым, Сергач районында, Метрәвыл дигән авылда, русча Андреевка дип йөртәләр Авыл мәктәбендә укып йөрим шулай, берзаман безгә директор ител Казаннан Блинов фамилияле кешене җибәрделәр. Кызганычка каршы, исеме хәтердә калмаган. Тынгысыз җан булгандыр инде, безне бер дә тик тотмады. Спорт ярышлары оештьр- ды, түгәрәкләр, гел эштә идек, гел хәрәкәттә. Мәктәп белән авыл арасы — ярты чакрымнар булыр — бушлык. Шушы буш араны парк итеп үзгәртергә карар чыгардык. Директорыбыз башлап йөри, телендә гел — «парк зонасы», һәр класска аерым-аерым кишәрлек бүлеп бирделәр, һәр укучының үз бүлеме, үз җире булды. Шунда агач утыртьфга һәм үстерергә кирәк. Урман — 5 километрда. Гомергә онытасым юк, урманга агач алырга барырга җыенгач, әнием миңа иске шәлен бирде. Болай диде ул: «Балам, олан, яшь агачларның тамыры имгәнмәслек итеп шәлгә төреп, кадерләп, ипләп кенә алып кайт!..» Иске шәл хуҗалыкта нигә булса да ярар иде, әнинең юмартлыгы һәм шул чакта әйткән сүзләре күңелемне тетрәтте. Яңалыкка сусаган күңелгә шифалы яңгыр булып төште ул сүзләр!
Әни шәленә урап беренче агачымны — миләш куагы алып кайтып утырттым, һәр көн мәктәпкә барганда һәм кайтканда шул агачка сәлам биреп узам, корыга китсә, су сибәм. Олырак малайлар «Рәшиткә агач җене кагылган», дип мыскыл итсәләр дә мин шул гадәтемне ташламадым. Берсе янына икенчесен алып кайттым, өченчесен, үз кишәрлегемдә буш урын калмады. Малайларның мыскыл итүе сәбәп булдымы, мин шул яшь урманда ялгызым йөрергә ярата башладым: йөрим, йөрим, йөреп туймыйм. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрү рәхәтлеге аңга шул чакта сеңел калмадымы икән?!.
Әтием дә агач утыртырга яраткан, янбакчада аның истәлеге булып шомырт, миләш агачлары үсеп утыра. Алдагы көздә мин урманнан үз бакчабызга да байтак куаклар — шомырт, миләш алып кайтып утырттым. Шуннан бирле миләш агачын якын күрәм. Дус-иш арасында «миләш-минем үземә охшаган агач!» дип шаярткалыйм.
«Миләш — минем тормышым кебек матур, хезмәтем кебек файдалы, минем язмышым кебек ачы», дип куям...
Яшеллек турында сөйли идем...
Килгәч тә 2 иче мәктәпне төзеп тапшырдык. Мәктәп тирәсен агач белән бизәдек. Хәзер алар 10-15 метрлы зифа каеннар булып үсеп җитте. Мин әле дә, вакыт сыйдырса, шул агачларга сәлам биреп узам. Ул көннәрнең шаһитлары! Эшли башлаганнан бирле, 20 ел 128
дәеамыида, Түбән Кама туфрагына 100 мең тел агам утырттьвт Йез мең тел! Үзе бер карурман һәммәсе дә гади миләш агачыннан. Блинов агай дәртләндергән «пари зонәсыян- иан башланды дип әйтер идем . тыйнаксыз дип әйтерләр Яшеллек — безнең трестның горурлыгы!»
Тормыш итәргә әзерләнгәндә ата-ананың сизгерлек һәм киң күңеллелек күрсәтүе никадәр кирәк) Җирдә мәрхәмәтле, шәфкатьле җаннар күпме булса, без һәммәсе өче» дә ф беренче нәүбәттә изге ата-аналарга бурычлы. Гаилә — иң саф чишмә чыганагы, тормышның - иң тәэсирле, мәңге онытылмас якты күзәнәге
Рәшит Вәлиевичнең ата-анасы турында сөйләгәннәрен тьҗлап мин шундый нәтиҗә “ ясадым £
Ярый, хуш, узганы мәгънәле, бүгенгесе бөтен, киләчәге ныклы-өметле нигә керә соң 2 аңа чуар төшләр?! Нинди ымнар, каян килеп аның күңелен чиртә'! Эше күркәм, җаны < тыныч, тагын ни кирәк аңа?!
«Өч-дүрт елда без «Жилстрой» коллективын ике мең кешегә җиткердек (Мине 1973 < иче елда трест начальнигы ител билгеләделәр ) 5 тезү идарәсе оештьрдык. Химия үсе, п киңәя барган саен шәһәребезгә торак йортлар, социаль-кугәтура объектлары күбрәк кирәк * була бара иде. Эш яңа темп таләп итте, ә мемкинлен чикләнгәнрәк иде Читтән «ашыгыч ярдәм» ала башладык Башкалабыз Мәскәү 13 йорт җибәрде (барьк ы 65 мең квадрат метр), 2 Тольяттидан — 4, Яңа Чабаксардан 6 «бүләк» йорт алдык. Чаллы йортлар тезү комбинаты 1 мли. квадрат метрга якын торак йортлар җибәрде. Бу комбинат турында аерым сүз _ әйтергә иде...»
Чаллы йортлар тезү комбинаты, аның җитәкчесе мәшһүр тезүче-фмлософ Марат * Шакирович Бибишев яшь Абдулхәкимовның кеше һәм тезүче буларак җитлегүендә хөрмәтле бер урын тота. Алариың очрашуы белешүе, бәхетле сәгатьтә, бәхетле йолдызлар астында була!
Рәшит Вәлиевичнең үзен тыңлап карыйк:
«Чаллыдагы грандиоз тезелеш түбәнкамалылар ечен дә искиткеч вакыйга иде Мин еш * кына анда барам, җитәкчеләр белән очрашам, тәҗрибәле тезүчеләр — мәскәүлеләр белен фикер алышам, өирәнәм. чагыштырып карыйм Кемдә яхшы, кемдә шәбрәк, кемдә тезелешнең иң прогрессив ысуллары — шулар янына барырга ашкындым Комбинат җитәкчесе Марат Шакирович — минем рухи атам, дисәм дә, хата булмас Шәһәр тезелеше җәһәтеннән мин аннан бик күп файдалы киңәшләр ишеттем Шуның өс генә аеыл турында уйларга, авылның бүгенге яшәешенә башкачарак күз белән карярга лл ул этәрде, күңелгә оеткыны ул салды кыскасы, күземне ачты Авылда туып, авылны сагынып яшәсәк тә без аның язмышы турында тирәнтен уйлый алмыйбыз икән әле! Авылның хезмәт кешесен Бибишев кадәр аңлый да алмыйбыз икән! «Әйе. диде ул. заманча шәһәрләр салу — горурлык. Үзеңнән соң киләчәк буыннарга шәһәр бүләк итү — зур мәртәбә Шуны да оныт масая иде — без Татарстан җирендә яшибез Зур тезелешләр, яңа калалар, республикабызга бмк күп яңа кешеләр дәшеп китерәчәк Кемдер телләнер, кемдер кител барыр Без гомергә монда яшисе Без шушы җирнеке Шәһәр-шәһер дип янсак та бәзгә авылны онытырга ярамый! Авылны! Бүгенге авылның хәле катлаулы Колхозчының, совхоз эшчесенең хәлен җиңеләйтәсе иде. . Авыр фронт толларында авыл егетләре илгә тугрылыкларын, кыюлыкларын соңгы тамчы каннары белән раслап күрсәттеләр. Күпмесе һәлак булды?! Нигездә алар пехотада иде, гади солдатлар, иң авыр сызыкта Бик азы гына исән кайтты алариың Ятим калган авыллар тормышында бу югалту үзен нык сиздерә Я имләр кичегә сугъаичылар- ны, авылларны язмыш ирегендә калдыралар Авыл кешеләренең исе яхшырак, тулырак тормыш белән яшәргә хаклары бар! Күпме корбаннар бәрабәренә яулап алынган бәхетнең тулы булуы яхшы Авылларны шәһәргә каршы куарга җыенмыйм, мәгәр без барь£ыз да бүгенге авыл кешесе алдында бурычлы әле».
Мәгънәле сүзләр! Чын сүзләр! Ир кеше уйлары! һәм алар бәрәкәтле туфракка барып тешеләр — Рәшит Вәлиевичнең күз аллары яктырып, офыгы киңәеп ките «Шәһәрдән торьәт та ааыл кешеләренә ярдәм ител була икән ләбаса!»
Бибишев авызыннан ишеткәч ул беравык хәйран калып тора бу сүэлер аның уйлары белен тәңгәл киле ич! Тезүче буларак ул еш кына авылда йорт салулар, аиьҗ мәшәкате, чыгымнары, күңелле әмәлере турында еш уйлый иде
Авыл кешесе гомерендә норт салып керергә тиеш Бу — аеыл кагыйдәсе, какшамас законы йорт салу — нигезеңне ныгыту, втә-бабадан килгән йоланы тоту әгәр син шуны эшли алмәсаң. тешәп калган адәм Бәяң сукыр бер тиен йорт салыр вакыт җитә башлагач кеше иң әүвел бура кайгырта Кая., юнәтергә?! Үзеңә бураргамы, әзерне сатып алыргамы? Ниидиие? Бура артыннан йертәнде хуҗа акры-вкрыи такта-токтасын кадагын- кирпечен, нигез ташын, тәрәте борыслыкка имәнен, мич капкачын юшкәләрне берәмтекләп юнәтә, җыя бара йорт салып керер ечен еллар буе әзерләнәләр! НЛаеть, аның үз морҗасыннан үз тегене чыга башлый, хуҗаның абруе арта, аның хакында «Ә. уямы? уң
җаным, шыгырдап торган нараттан уналты ниргәле, алты почмаклы йорт җиткезеп кергән егет булыр! - — дип сөйли башлыйлар. Әгәр берәү гомерендә ике тапкыр йорт җиткерсә, аның даны буыннан-буынга күчә, «йорт җиткереп улын башка чыгарды!» дип мактыйлар аны.
Элекке елларда авыл кешесенең ярты гомере йорт салу мәшәкате белән уза иде. Йорт салу мәшәкате аны ярым картайта, чиен чыгара, йокысыз калдыра, тамактан яздыра, бурычлы итә... Байтак җилбәзәкләр йорт торгызудан.шүрләп шыпан-шыпаң гына, башка мең төрле сәбәп табып авылдан ук чыгып таялар иде. Шәһәрдә һәммә кеше калач ашый, әзергә-бәзер яши, җи^ел-ансат кына квартиралы була, ал да гөл дип белә иде авыл агае. Шәһәрләрдә дә квартира мәсьәләсенең шактый катлаулы, шактый мәшәкатьле эш икәнен белми иде әле ул. «Шәһәр агайнесе ансат кына, җитез генә кулына ордер һәм ачкыч тотып әзер фатирга керә дә утыра. Өч бүлмәле аның квартирасы, яки икеле, салкын су трубадан килә, кайнар су гөжләп тора, газы, ваннасы, һәм., бөтенесе җып-җылы. үзендә! Аерма бармы? Бар!»
Шәһәр кешесе алдында авыл агае ким кеше булып кала... Әйтик берзаман ул каклаган казын тотып шәһәрдәге туганына кунакка килә. Юл буе күңеле уйный, теле кычыта: өр яңа нарат бурасы белән мактанырга ашыга ул! Шәһәр квартирасына килеп кергәч аның авызы беразга йомыла: -Менә кая киткән икән эшләр!»
Бу тарихи тигезсезлек гомер-гомергә килгән.
Авыл кешесенең (кайберәүләрнең!) беренче җай чыгу белән койрыкны сыртка салып шәһәргә күчүендә бу тигезсезлекнең тәэсире бар! Исмәгыйл Сәгытдинов: «Соңгарак калдык, безнең яшьләр Чаллыга барып яңа квартираларга ияләшеп өлгерделәр, хәзер аларны җылы түрләреннән берничек тә кузгата алмыйсың!» Хак сүзгә җавап юк! (Исмәгыйл Сәгытдинов «түр» димәде, бик популяр башка сүз кулланды, сүзе үткен иде мәгәр!)
Була, авылның иң уңган, хуҗалыклы кешесе йорт торгызу өчен, ары чабып, бире килеп тир түгеп йөргәндә, авылның иң булдыксыз, ике бозауга кибәк аера белмәгән Гыйльметдине шәһәргә барып өч бүлмәле фатир алган. Гарьлекме? Нинди генә әле!.. Әйе, мин юри, чак кына күңелләрне чеметер өчен буяуларны куертып та җибәрдем, мәгәр дөрес сүз җанга якын!
Рәшит Вәлиевичнең күңеле нидер эзли иде. Бар да бар кебек югыйсә, һәммәсе җайланып бара, трест үсә. ныгый. Түбән Каманың үзендә йортлар салу комбинаты худка китте. Файдалан, төзе, яшә! Тынмас күңелләргә нидер җитмәс була. Бу прогрессның, алга барышның шарты. Шул чакта аңа горком секретаре шалтырата: «Каенлыга барып кайтыгыз. Аларга бер-бер ярдәм күрсәтеп булмасмы?»
Көз. Эч пошыргыч яңгыр пыскаклап тора. Мондый чакта авыл юллары ямьсез, котсыз тоела. Юлаучылар аз, кырлар буп-буш булса да көн уртасында эңгер-меңгер куерып ята. үзеңне ятим, ялгыз итеп сизәсең андый чакта. Тик Рәшит Вәлиевич күңеле белән каядыр ашкына. Каенлыга барып җитәргә ашыга, горком секретареның сүзе аны кузгатып җибәрде, тик юллар пычрак, борылыш саен баткак, туктап төшәргә, корырак урынны сайлап машинаны этәргә туры килә. Каенлы авылы турында трактор тора. Күшегеп беткән тракторчының аларны күргәч авызы ерыла.
«Сез Абдулхәкимовмы?» «Мин». «Мине сезне тартып алып кайтырга җибәрделәр. Төш вакытыннан бирле көтәм» «Волга» машинасын тракторга тагалар, чайкала-чайкала, кара дулкыннар тәгәрәтеп, пычрак диңгезенә кереп китәләр. «Кара диңгезне кара диләр, менә кайда ул Кара диңгез!» дип шаярта шофер... Абдулхакимов борыла-борыла як-ягына каранып бара, ник бер җирдә каен агачы булсын да берәр җирдә ут елтырасын! Баткак юл да, дөм караңгы авыл... Барып җиткәннәрен тракторчы килеп әйткәч кенә абайлыйлар. Монда аларны урамда көтеп торалар икән...
Хәзер нәни генә тыныш ясап алыйк. ‘
Онытмагыз: Рәшит Вәлиевичне зар-интизар булып Каенлыда көтәләр. Шактый караңгыда башланса да бу юлның азагы яп-якты һәм бик бәхетле булачак. Чак кына түзем булыгыз!
Шушы тынышта мин үзем турында сөйләргә җыенам. Ни өчен Рәшит Вәлиевич белән шулай нык кызыксынуымның, февральдән соң Түбән Камага кат-кат килүемнең, аның белән бик күп авыл юлларын узуымның сәбәбен ачыклап бирергә вакыт.
Замандаш тәнкыйтьчеләр иҗатыма бик игътибарлы булдылар, бер генә әсәрем алар күзеннән читтә калмады, рәхмәт аларга! Тузан кагам дип тун җиңен өзеп төшергән чаклары да булгандыр, нишлисең, дөнья төрлесен күрсәтә. Шулай да бер принципиаль мәсьәлә алар игътибарын җәлеп итеп бетерә алмады шикелле. «Берәү», «Качак». «Өч аршын җир» әсәрләрендәге тематик бергәлеккә аларның күзе җитеп бетмәде сыман. Бүген минем юл башымдагы шул әсәрләргә борылып кайтасым килә. Алар минем йөз аклыгым, йөрәк
талпынышым иде Алардан башка бүген кузгаткан сүземнең эчтәлеге ту/*т булмас, фикер- лерем арзан, үзем һәр искан җилгә ияреп йөрүче җиңел холыклы кеше булып күренәчәкмен Язучы иҗатының кыйммәте — бетеклегендә Бетен генә бетен булыл яши ала Ихлас дөрес әйткән шагыйребез «Сез үлсәгез мии дә Онытылырмын, яшәсәгез мин дә
Авыл, аның ул чактагы көне һәм киләчәге мине гел-гел борчыл торган икән Җир кешесе бүген нинди булырга тиеш? Таяныр нокталары кайда аның? «Таянып ял итә торган талларын кисмәгәинәрме?» Тормышның заман тудырган катлаулы чәбәләнешләренә аның меиәсәбәте нинди булса хәерлерәк?!
Әсәрләр байтактан язылган, күптән басылган, хәзерге заман укучысьмың бардыр белгәне, белмәгәне дә җитәрлектер, шул сәбәпле югарыда исемнәре саналган повестьларга әйләнеп кайтыйкчы бер! Язылган елларына игътибар итегез «Качак» белән «Берәү» 1956-59 елларда язылган. «Өч аршын җир»не Мәскәүдә укыганда 1962 иченең көзендә язган идем Нигездә бер-берсвниән бик нык аерылып торган бу әсәрләрне берләштерә, бер итә торган җитди мәсьәлә булмаса, бүген аларны телгә алып торыр идекме? Әнә шул бергәлекне, уртаклыкны тәнкыйтьчеләр абайламый калды шикелле Өч әсәрдә дә җир кешесенең туган җиренә хыянәте турында сүз бара
«Качак». Әсәргә кискен һәм икеләнергә урын калдырмастай исем биргәнмен Балчыклы авылыннан сыер савучы Тәнзилә исемле кыз авылыннан качарга ниятли. Сәбәбе җитди «Тәнзилә үз фермаларын уйлап алды Өч ел йереп күрел күнегелгән урыннар бетен ваклыклары, су тамып торган юка такта түшәмнәре, кыйшайган яңаклы ишекләре. саламнары бүселоп-бүселеп торган түбәләре белән күңелдә калыктылар» Шушы күңелсез манзарага естемә буларак хикәядә арык сыерлар, шул арык сыерлардан савылган тәүлеклек алты литр сет әрнеп телгә алына. Председатель дә юньсез! Тупас. Шәһәрдән кунакка кайткан аласы Геләидәмие станциягә кадәр дә озата бара алмый Тензилә. председатель җибәрми Ә Гөләндәм шәһәрдә калач ашый! Ансатрак яшәп, тәмлерәк аиыи
Нәтиҗә ясап мин Тәнзиләгә хөкемнең иң усалын чыгарганмын, яшь кызны «кочак» дип атаганмын. Аның шушы котсыз авылны, шөкәтсез ферманы ташлап китарге тел әвен гаеты ә алганмын... Әгәр барыбыз да ташлап китсен.. Барыбыз да җиңел юлга бассак — Җиребезгә, туган төбәгебезгә хыянәт итсәк — кем тормышны үзгәртер?! Кем яхшыртыр аиы?1 Тумыштан Җирге хуҗа булырга тиешле, табигать авыл кырларыиа-тугайларына мехеббетле йөрәк биргән җаннар да аны ташлап китә башласа, детея кай якка үзгерер?!
Тәнзилә яшәгән елларда актив миграция башланмаган иде еле, аның беренче яралгылары гына да мине шөбһәгә төшергән!
«Берәү» повестенда кырчы-нгенче баласы, туган ягым, кешеләрен аерым бер сизгер мехеббәт белән ярата ала торган Исхак Батуллии турында сүз бара Сугьаы елларымда егет булып җиткән Исхак кырларның ятимлеген, ташландык басуларны күреп ериөл. җаны кыйналып үсе. Шул кырларга яңача рух ерер ечен, тергезер өчен авыл хуҗалыгы институтына барып укый. Җнңел адым булмый егет ечен! Кемнәрдер авыл хуҗалыгьма гомерларен багышларга теләгән яшьләрдән ачыктан-ачык келәләр Исхак гашыйк булган кыз. аньҗ кайда укуын белгәч, араны кырт езә. Юридик мәктәпкә уриашып. җылыга ояларга омтылган Тазюков, донья барышын үзенчә аңлатып егеткә болай ди «Ни пычагыма сиңа ул сельхоз?! Колхозда интегеп җенең өзелмәдемени әле синең? Күторем атлар торгызып, корчаңгы сыерлар тазартып туймадыңмыни?» һәм егетне авылдан качарга үгетли Бу ялгыз бер обыватель авазы гына түгел, шул чаклардабаитак күңелләрдә туган куркынычлы — хәвефле ен иде!! Исхак колагы тебендо башкача ендәүлор дә яңгырый. Калдау калган, шайтан таягы белен билчән басыл бетергән кыр янәшәсендә Имәнле урам очында яшел яткан яралы партизан Нурулла да үзенчә фикер йерте. «Төнлә уянам да тынлап ятам Әгеренки тәмуг дигән нерсә булса, аның җиле де шулай шаулыйдыр дип уйлыйм. Коточкыч бит!.. Җиргә ятып җылыисыларым килә Кез бит. көз Кыр тулы чүмәлә, кибои, ьыдыр тулы эскерт, ишеталлары тулы көшел, келәтләр тулы тау-тау икмәк була торган иде Көз җитә башласа, тәрәзәмне япмый идем мин һай, бу басулар! Кыр янында яшисем килеп шушы Имәнле очыннан күчмәдем дә мин һай, бу кырлар! Аларны адәм тесено керткәнче чиең чыгар әле һай, бу кырларның туфраклары Шундый бөр чакта иерексеиеп агроном булырга иерисоң икон, молодөцтаи башка сүз юк сиңа Вет Их. егәрләрем булса, мин кыр тутырып бодай чочер идем Офыктан офыкка бодай кыры булсын иде •
Без бер тапкыр иген кырларының теп хуҗаларыннан аерылып калганын күрдек -иде Кырык бердә аларны фронт юлларына озатып калдым Кыр ятим калганда ниләр бул»аиыи да кичердек Исхак шул буын еөмиле. Шулай да авылына, туган кырларына, дүрт күз белен аны көтеп торган сьҗар күзле партизан Нуруллага да хыянәт итә, Казанда, министрлыкта зшке урнашып кала
Бәхетлеме Тәнзиле? Юк1 Исхак бәхетлеме? һич! Аерылу газабы, хыаиет гахабы аның тынгысыз күңелен өзлексез кимерә Газап у тында вна игенме йөрәге Кыр тьма т угол, игенче нероге дә ятим калган бу очракта!
Җиргә хыянәтнең формалары төрле-төрле булуы ихтимал. Тарихның ашыгып алга ыргылган мизгелләрендә кыр да үз улларын ныклыкта сыный! «Өч аршын җир» повестенда Мирвәли җиргә якын торганда тере күңелле, ачык җанлы кеше, туган җиренә хыянәт итә. Авылдашлары, тормыш, чынбарлык аңа да аяусыз хөкем чыгаралар.
Ир исеменнән, җир исеменнән хөкемне аңа авылдашы, яшьтәше, балачак дусты һәм адашы Мирвәли игълан итә. Хыянәтченең авылда калырга ниятен белгәч алар арасында шундый әңгәмә булып ала:
«— Калырга кирәк дисең инде син... Уйларга кирәк моны! Син миңа үпкәләмә, үткәннәрне искә төшергәнне кайчак үзем дә яратмыйм. Шулай да әйтик, авыл халкы җәбер- җәфаны байтак күрде. Ул сугыштан соңгы интеккәннәрне күрсәң син! Хезмәт көненә берни бирмиләр иде диярлек. Налоглар, заемнар белән җәфаладылар. Еллар буе берни бирмәделәр, еллар буе барын бездән сорадылар. Партиягә рәхмәт, ниһаять, колхозчыны кешегә саный башладылар. Күзебез ачылды, җитәкләп безне көр тормышка чыгардылар...»
Хыянәтче Мирвәли дә үз сүзен әйтеп калырга тырыша! Тыңлыйк!
«— Миңа күп кирәкми инде хәзер. Күрәсең ич, картаелды. Яшисе яшәлгән дигәндәй, миңа хәзер өч аршын җир җитә!»
Партиянең авыл хуҗалыгында бәрәкәтле борылыш ясап, мәгълүм карарлар чыгарган дәвердә бара бу әңгәмә һәм Җир хуҗасы Хыянәтчегә мондый җавап юллый:
«— Өч аршын сорыйсыңмы! Кадерле ул туган җир! Ай, кадерле! Күрше авылдашлар аның өчен башларын безнең гомердә генә чит җирләрдә салдылар. Берлинда, Будапештта. Каты бәгырьле димә, минем ул җир өчен чын-чынлап даулашырга хакым бар! Өч аршын җир!.. Күп сорыйсың син, Мирвәли! Менә хәзер сорыйсың! Ә нигә качтың син Карасурадан? Әйт әле!
— Кимсеттеләр мине, җәберләделәр,— дип мыгырданды ул.
— Ә безне? Еллар буе кара тир түгеп эшләп берни алмаганда безне кимсетмәделәрме? Әрнемәдекме? Тик туган җиребезне каһәрләп мөртәткә әйләнеп качмадык!»
Монда да шул ук кискен, аяусыз хөкем: «Чыгып качмадык!»
Өч әсәрдә өч төрле кеше, өч язмыш, өч характер, өч төрле тарихи һәм тормыш шартлары, геройлар өчен бер нәрсә уртак: алар үз идеалларына хыянәт итеп авылдан качалар. Бу әсәрләрдә генә түгел, алардан шактый соңрак язылган, Зәй ГРЭСы төзелешенә багышланган китапта да мин ашыгып-ашыгып колхозларын ташлап киткән кайберәүләргә шактый «чирттереп» узганмын.
Ах, ул «бөек күченеш» чоры, 60-70 еллар! Ах, ул катлаулы миграция! Плакатлар ашыгып-ашыгып кешеләрне авылдан шәһәргә өндиләр, оргнабор вәкилләре сандугач булып сайрый, директив оешмалар төрле вәгъдәләр биреп завод-фабрикаларга кеше чакыралар Нефтьче җитәкчеләрдән берәү, җитди рәвештә: «Кайчан романыңны бастырасың инде, безгә эшчеләр җитми?!» дип сорады. Романда мин авыл кешеләрен нефтькә өндәргә генә тиеш булганмын икән!..
Кирәк иде, беләбез, аңлыйбыз. Тик аңлау бер яклырак булып чыкты: авыл бик күпләргә саекмас кое булып тоелды. «Чумырып алган саен суы яхшыра!» Әсәрләремнең берсендә «озакламас, без шәһәрдән авылга кеше өнди башларбыз», дип язып узганмын.
«Качакпта мәгънәле генә бер урын бар. Тәнзиләләр «тәҗрибә уртаклашырга» күрше көчле, бай колхозга баралар Фермалары да шәп боларның, якында гына бакча эчендә терлекчеләр өчен уңай йорт (Хыялым шуннан арыга уза алмаган!) Бәхетле колхозның бәхетле сыер савучысы Бибинур Тәнзиләгә болай дип сөйли:
«... авылны чыктылар, авыл очындагы бушлыкта җиде-сигез бураны күргәч Бибинур адымын акрынайтты:
— Күрәсезме? Төзиләр! Дүртесе каладан кайтты. Авылдашлар, механизаторлар. Колхозга кабул иттек үзләрен,— диде ул бераз тантаналы төс белән».
Ул елларда авылларда буш ихаталар юк иде, шәһәрдән авылга кайткан кешеләрне авыл очына, бушлыкка — яңа нигезләргә чыгарганмын.
Шулай булган...
Берзаман йортлар шомлы бушап, тынып калды. Зәй-Кама буе халкы башта Зәй, Түбән Камага, аннары тоташ чылбыр булып Чаллыга агылды. Кирәк!... Авылларда йортлар шалкан бәясенә төште, тәрәзәләргә аркылы-торкылы такта кадакланды, ишегалларын кычыткан, алабута басты. Эшче куллар җитми башлады. Ниһаять, авыл турында җитди, бу юлы яңа яктан, сүз башланды: кадрларны авылда ничек калдырырга да аларны ничек җиргә беркетергә? Башта җиңелрәк карадык «ах, яшьләр китәме? күңел ачу урыннары юк, шуңа ташлыйлар авылны!»
Хәзер гаҗәпләнәм, нигә эшне, җаваплы мәсьәләне хәл итүне «ял» төшенчәсеннән башладык икән?! Без үскәндә дә авыл культура учаклары мактанырлык биналарда түгел иде. әмма тормыш аларда чын мәгънәсендә кайнап тора иде!... Шулай итеп авылга беренче үзгәреш дулкыны килеп кагылды: ярышып-ярышып, кем әрмәннәргә биш бәя биреп, кем урыннардагы шабашникларга ялынып-ялварып клублар, культура сарайлары
сала башладылар Сәхи» артларыма гыжылдавык тавышлы ялтыравык пианинолар менеп утырды, биллиард алып кайтарыл куйдылар, баерак колхозлар оркестр юнәттеләр Клуб ишекләре ачык, үсмерләр шалт та шолт биллиард шарлары куа, кинолар кон саен күрсәтелә, яңа ачылган культура институтыннан авылларга яшь белгечләр — режиссерлар китапханәчеләр, дирижерлар кайта башлады.
Тик яшьләр авылда калырга ашыкмады, алар берәм-берәм һаман шәһәр ягына * каерылдылар Яшьләр генә түгел, зурлар да китте, тормышлары җайланган механизатор- _ лар, сыер савучылар сәфәр чыкты, ирләр китеп бер-ике ел әл-хәл алды да гаиләсен чакырт- £ ты. Авылда эшкә ярамаган карчык-корчык, пенсионер ялгызаклар күзгә күренеп артты. 2 Колхозлар мәктәпләргә якынаерга тырышты «Колхоз мәктәптән башлана)* дигән акыллы * лозунг шул елларда туды. Авылда тәэминат яхшырды шәһәрдә очрамаган дефицит 5 әйберләрне авыл кибетләрендә җиңел генә алып була башлады Авыл хезмәтчәинәренең = тормыш шартлары, хезмәт мөмкинлекләре яхшырды, хезмәткә түләү елдан-ел күтәрелде. Колхозчыларны бүләкләделәр, путевкалар биреп ял йортларына, санаторийларга озат- £ тылар. теләгәннәр чит илләргә сәяхәткә чыгыл иери башладылар
Яңадан-яңа машиналар кайта торды, ил авылдан бер нәрсә кызганмый башлады Кул ~ эше кимеде. Тик яшьләр һаман авылда калмады Социологлар тән йокыларын калдырып х баш ваттылар. Санадылар, исәпләделәр, нәтиҗә ясадылар Нәтиҗәләр әлегә шатланырлык 2 түгел иде
Монда бер мөһим моментны чак кына исәпкә алып бетермәдек шикелле Психологик ф моментны! Авыл хуҗалыгының артталыгы, сугыш елларында һәм сугьхитан соңгы авыр ел- - ларны тиз генә оныта алмады халык күңеле. Хак. дәрес, героик еллар иде алар, мактауга, ± данга лаек еллар, тиңдәшсез коч түгелгән боек еллар иде! Ләкин ул еллардан батырлык - рухы гына түгел, авыр истәлек булып ямьсез сөземтә дә калды. «Үзём кыен ашадым. түздем.бала чагам күрмәсен, мин кичергәнне татымасын, авылдан читтәрок булсын!* Бу 2 фикерне бала-чага колагына бетен ата-аналар тукымадымыни!!
«Теләсә ничек яшәсеннәр, китсеннәр генә!* ж
Янәшәдә генә яңа калалар үсеп чыкты, биек-биек йортлар калкыды, ул йортларда * каттаң-катка лифтлар сызгырып йорде, краннардан каннарымы, салкынымы су чәчрәп агып торды. (Бер тапкыр ишле кер юар өчен күпмә кайнар су кирәклеген тракторчы хатыныннан сорап бел!)
Иң ышанычлы, иң фидакарьләр дә икеләнде Әйе. авылда зур үзгәрешләр бара Әйе, тормыш күзгә күренеп яхшыра Әйе, клублар салына, кибетләр баи Шулай да шәһәрдә уңайрак (Читтән караганда күршенеке күркә. Агыиделиең аръягында бер энәгә бәр сыер!) Уңай яклары да бар сменалы эш. әзер квартирага киерелеп кереп утьрасың, юллар теэек, мәктәпләр якын, телефон кергән, һәм җиргә бирелгән авыл агае да. җилкәсен кашып, кала юлына каерылып карый башлый
Авыл.. Бүгенгесе ничек аның! Иртәгесе нинди булыр! Бүгенге тырьшглар урынына кыр түренә иртәгә кем узар! Бу турыда кайгырту безнең уртак эшебез Халык күңелендә калган психологик юшкынны юып, кырып төшерү дә безнең уртак бурыч. Рәшит Вәлиевнч әйткәндәй: «Безнең буын авыл проблемасын хәл итәргә тиеш Авыл проблемасы—Азык тәлБк программасын хәл итү дә ул!». Без, язучылар, эмоциональ акка күбрәк игътибар бирсәк, Абдулхекимов—эш кешесе, зур хуҗалыкның җитәкчесе, аның теләгеннән ихтыярыннан байтак нәрсәләр үзгәрә ала Моның шулай икәнен без алдагы очрашуда күрербез
Чират — «В» станциясечә.
«В» станциясеннән, ягъни «Кызыл Зәй» совхозының үзәге Каенлы авылыннан юк. әлегә поезд түгел, гап-гади трактор чыга да олы юлдан Р В Абдулхакимов утьүэган машинаны сөйрәп кайта Контора янында туктата. Трактор да. тракт орчы да шунда ук юк булалар «Абдулхәкимов килер до естән-естән генә сорашып моннан ычкыныр*, дип шүрләгән совхоз директоры аңа шулай боерык биреп куйган була Директор Габделбәр Әхмәтшинның зар-моңы җитәрлек һәм нстә-оста югында Рәшит Вә ли ея ич совхозга «ир
Да-а-а. Габделбәр Сапиховнчның кеимесе комга терәлгән ни алга. ни эргка
Өхметшин шушы як егете. Кызыл Чапчак авылында туып үскән Авыл хуҗалыгы институты. МТС, сельхозтехника бүләге Нормировщик агроном ниһаять. Сухареве авылында «Память Ильича» совхозында баш агроном (Бу совхоз исемен хәтерегездә «алдьрырга тырышыгыз!) Ьара-барә. 1973 елда аны совхоз дҗтекторы итеп билгелиләр Гад» гадети биография.
Ул кабул ител алганда совхозның хәле әллә кем түгел Юк юк бәр якта., да начар дип булмый! һич! Партия һәм хекүметебеэ авыл хуҗалыгы ихтыяҗларын төрле актан канегәть-
ләндерергә омтылалар. 60, 70 елларда кырларга моңарчы күрелмәгән куәтле тракторлар, комбайннар, тагылма җайланмалар кайтып тулды, хуҗалыкларның экономик хәле ныгыды, җирне фән нигезендә эшкәртә башладылар Эш бер ноктага— кадрлар җитмәүгә кайтып калды Бер саный директор — уфтана Ике саный — каушап кала. Әгәр совхозда эшче кеч- ләр саны 1970 елда 1106 кеше булса, 4973 нче елда нибарысы 720 кеше калган! Ике авыллы хуҗалыкта эшләүче шул кадәр кеше! Тепкә җигелеп тартучы 60—70 кеше ел саен китеп тора. Ел уза, тагын бер ел, эшләрлек кеше совхозда 540 ка кала! ,
Гаиләләп-гаиләләп китүләр кими барса да (инде китәрлек гаиләләр кж дәрәҗәсендә!) яшьләр тоташтан шәһәр ягына каерыла. Сыер саварга кеше юк, яңа гына кайткан трактор- баһадирлар иясез тора. Армиядән кайткан егетләр белән аерым-аерым сейләшеп карый директор-һәр егетнең сүзе шуңа кайтып кала: «Калыр да идем, торыр урын юк. Картлар белән яшисе килми».
Совхоз үз көче белән ел саен бер-ике йорт җиткереп куя, әмма бу диңгездән бер тамчы...
«Соңгы чиккә килеп терәлгәнне аңладым. Болай барса, иртәгәге көн юк. Тулып ташысын өчен бер тамчы гына җитми тора. Озакламый ул тамчы да тамды... чиләк түгелә башлады!» дип искә ала хәзер Габделбәр Салихович
Көзләрнең берсендә, кыр эшләре тәмамлангач директор көньякка ялга бара. Дәвалана. Кайта. Партоешма секретаре белән сөйләшеп утырганда, кемдер урамнан, баганага кадакланган бер язуны кубарып кертеп бирә. Карасалар, бәет.. Менә ул:
«КАЕНЛЫ АВЫЛЫ МАЖ.АРАЛАРЫ»
Директорның беренче уе — тиз генә чыгып китеп, бәет авторын эзләп табу була. (Әлбәттә, гонорар түләү өчен түгел инде!) Аннары, кәгазьне ертып ташлап бөтенесен уенга алырга ниятли. Юк, ертмаган, сиксән дүртнең августында сейфтан алып күрсәтте. Саклый! Уйлый-уйлый да, тагын бер кат яңгырда дымланган кәгазьгә йотыла, һәммәсе дөрес шул, хак! Урамнар ерып йөрерлек түгел, авылның бер очыннан икенчесенә узам димә, саз, лай, кичләрен дөм караңгы, җитмәсә нәкъ контора каршында гына җәһәннәм базы шикелле сулы чокыр казылган. (Директор тәрәзә каршысына барып баса: чокыр күренеп тә тора!)
Бәет түгел, соңгы чик була бу!
Юллар көтеп тәторыр, дип исәпли Әхмәтшин, ашыгыч рәвештә йортлар, күп итеп торак йортлар сала башларга кирәк! Юл дигәннән, ата-бабалар йөргән, балалары да йөрер. Юл төзерлек үк байлык та. чама да юк әлегә. Торыр урын булсамы! һәркемнең күзенә туры карап сөйли алыр директор. (Бер мәлгә генә аның күңелендә ачы үч тойгысы да кузгалып ала; эченнән генә Каенлы кешеләренә ачу белдерә: «Әһә, китәсезме! Качасызмы! Совхозны калдырасызмы! Ятим итәм дип уйлыйсызмы! Менә йортлар гына салыйк, эшләрлек кешеләр теләсә каян киләчәк безгә!»)
Иртәгесен ул туп-туры партиянең шәһәр комитетына юл тота. Олы юлга аны да трактор белән чыгарып куялар. Анда да юллар турында уйлый алмый әле Әхмәтшин Анысы артык ерак хыял... Нидер эшләргә, бүгеннән ашыгыч чара күрергә кирәклеген генә чамалый ул.
Горком секретаре Илдус Харисович Садыйков каенлыларның хәлен яхшы белә, хәбәрдар, алай да директорны бүлдерми, ашыгыч эшләрен куеп торып моң-зарын тыңлап бетерә. Ярдәм уйларга вәгъдә бирә. Шул көнне үк Абдулхәкимовка шалтырата: «Каен- лыга барып кайтыгыз, аларга берәр ярдәм күрсәтеп булмасмы!»
Директор белән начальник кич буе сөйләшәләр. . Сүз беткәч трактор да, тракторчы да юк... Ах-ух килгән була Әхмәтшин, яңа баштан хәлен сөйләргә керешә, иртәнгә кадәр сузыла бу әңгәмә. Иртән таң белән, караңгылы-яктылыда Рәшит Вәлиевич Каенлы урамнарын урап килә, атаклы чокыр янына басып озак кына уйланып тора.
«Менә алда конкрет бурыч. Авыл эреп, бетеп бара, таркала. Директорның бер фикере дөрес: әгәр болай барса, иртәгә эшләргә кеше калмый. Мәгәр берсе ялгыш. «Йортлардан башларга кирәк эшне, торактан!» дип, директор хаталана. Иң әүвәл юллар уздырырга. Юллар!.. Юл — тормыш ул, дигәннәр. Борынгылар сүзе Каенлыда гына түгел — гомумән, Татарстанда авыл юллары бер җирдә дә мактанырлык түгел Халыкның тәңкәсенә тигән нәрсә—юллар Тормыш яхшырсын дисең икән — юлларың төзек, каралган булырга тиеш. Юл нәни генә, ун-унбиш төтенле авылларны да зур шәһәрләр белән, ил белән
Каенлы авылын су баскан Коткарыгыз тизсрак' Урам аркылы чыгарга Болотный нтек кирәк Отпуска,1ан. Ял йортыннан Директор кайткан лиләр Каенлы урамына кайткач Биленнән баткан диләр
Безнек директор бу хәлне Искә алачак диләр Жәйгә чыккач урамнарга Асфальт салачак диләр Асфальт юллар салыр өчен Урамнар бнк тар икәи Коры юлдан, тиеез юлдай Яөрер көннәр бармы икән3'*
тоташтыра ала һәм бу авылга мөнәсәбәт шунда ук үзгәреп китә. Авыл кешесенең офыгы киңәя, аның үэ-үзенә ышанычы, кадере арта. Авыл кешесенең икеләнүләренә ник куярга кирәк! Җирдән аерылып, суынып бетмәгән им аларның җаннары' Күр инде, шул ук авыл кешеләре шәһәрләргә күчәләр дә ашыгып-ашыгып җир бакма өчен участок эзли башлыйлар Уч тәбе кадәр җирдә ял көннәрен уздыралар, көннәр буе җилкә турайтмыйча казыналар, сыныйлар, тәҗрибә уздыралар, ярышып-ярышып яшел-ә-җимеш үстерә- . лар. Ташландык чокыр-чакыр таш араларын яулап алып гөлбакча итәләр!.
Бу момент Абдулхәкимовны аерата уйландырды
«һәркемнең күңелендә Җиргә мәхәббәт ята Җиргә мәхәббәтне бары тик хезмәт аша * гына белдереп була Китүчеләр, икеләнүчеләр канында да ул мәхәббәт бар' Кемдәдер ул 5 хис йокымсырап ятадыр, дөнья мазасы белән тупаслангандыр, уятырга кирәк аны, заманга. = тормышка яраклаштырып уятырга кирәк Юлсыз авылны якты кенгә. киңлеккә чыгарып * булмаячак Урамнарны тигезләргә, асфальт җәяргә Ишегалларының да бер өлешен ? асфальт белән капларга Кибетләргә затлы киемнәр, хатын-кызларга биек үкчәле кыйбатлы * туфлялар кайтарып тутырдык Авыл урамына киеп чыгарлык та булмагач ни пычагыма ул 5 затлы киемнәр!! Сыер савучы зштән кайтсын, юынып душ алып, өс киемен атыштьфсын. “ зиннәтле муенсаларын таксын да тек-тек басып кына шәл клубка барып Казан артистлары- Ч ның концертларын карап кайтсын Барган-кайткан чакта урамнар ялт итеп, келеп-балкып = торсын. Аның затлы киемнәрен бетен халык күрсен, киң урамнарны иңләп узуын күрел. = кала кунаклары кенләшсен. һәр авылда, олымы ул. кечеме, ял урыны, очрашу урыны бакча • булырга тиеш. Шунда ук буа. Буа өстендә дулкыннар йөгереп күңелне кымырҗытып торсын = Авыл кешесенең күңеле, киңлек ягыннан, шәһәр кешөсенекеннән бөр мыскалга да «им £ түгел! Димәк, кеше шәһәрдә яшәп тормыштан нинди гүзәллек, нинди җиңеллек ала алса — 2 авылда да ул шуларны алырга тиеш Менә шунда гына кадрларны авылларга беркетү проб- с ламасы өлешчә хәл ителәчәк Өлешчә! Иртәгә әле аның бүген артык күзгә бәрелмегвн. 3 йөзләрчә вак-төяк якй зре проблемалары туар...
Я
Юллар салгач кына йортларга тотынырга кирәк
Портлар. Йорт Яңа төр крестьянның яшәү урыны. Нинди булыр ул! Яңа йортның хуҗасы кем булыр! Крестьянлыгыннан китеп тулысыича эшчеге әйләнерме, әллә урталыкта Яңа кеше, җитлеккән социализм кешесе туармы!
Борынгы заманда корымлы мәгарәдә яшәгәннәр бер төрле булганнар. Карындык тәрәзәле, җир идәнле тәбәнәк йортта яшәүчеләр икенче төрле. Кочакка сыймаслык нарат бүрәнәләрдән йорт салып керә алган Хуҗаның рухы инде бүтән! Ул Җирдә, мәңгәлек нигезендә нык басып тора ала. Иртәгәге көн крестьяны кем булыр! Аңа нинди йортлар ошар! Йортларны проектлаудан элен аның иртәгәге килечек хуҗасын ныграк белергә иде!»
Әлбәттә, моңа охшашлы сораулар бер Абдулхекнмоаның тыйгысыз күңелендә генә уянмадылар, күп өлкәләрдә төрле-төрле сынаулар бара, тикшерелер өйрәнелер аиәтгә- лар. Татарстанда тәҗрибә-аеылларга нигез салына, елка проект оешмаларының рекомендацияләре бар, шуларга нигезләнеп кайбер районнарда берәр катлы йортлар коттеджлар өлгертеп киләләр, яшиләр. Нигездә, елегө укытучы-врачларга, авыл хуҗалыгы белгечләренә исәп тотыл салына ул йортлар. Ә хәзер яңа сүз кирәк Яңа сүз Шул сүзне әйтел колхозчыларны, совхоз эшчеләрен, аерата яшьләрне җиргә ер-яңадан беркетергә вакыт Яңа ькуллар, яңа тормыш чаралары белән
Авылдан киткәннәр белән аңа еш кына сөйләшергә туры килгелм Рәшит бдлиеяич һаман бер сорауны бирми калмый «Нигә киттегез! Ниге авылны ташладыгыз!» Сорау бер. е җаваплар төрле-төрле Берәүләр мәктәп ерак булганга авылдан киткән «балаларга керергә уңайсыз». «Кибет, медпунктның да якын булмавы читен» Күпчелек «күңелгә ошаган эш юк., дип тә җавап бирә Икенчеләр «мал асрарга җай юк»лыктан зарланалар
«Күңелгә ошаган эш юк»
Торак йорт, юллардан соң бу иң җитди, иң кыен мәсьәлә Замана тудырган мәсьәлә Хәзерге авылда кем вшн! Асылда аларны дүрт теркемге аерып булыр иде Авыл интеллигенциясе— укытучылар, врачлар, фельдшерлар Яшьрәк чакта алар мал-туар асрарга теләмиләр Аларга бары тик нәкь менә шәһәрчә квартиралар, шеһер шартлары кирәк Икенче теркем күп санлы авыл пенсионерлары «Су ташыйсы, мич ягасы бүлмасьж иде Аптека, больница, саклык кассасы, авыл советы, кибете-маэары дә якында булсын» Меие аларның төп теләкләре Нишлисең, иене килә, день я белен багланыш ешрак аптека медпункт һәм саклык кассасы аша уза. Өченче теркем — күңеле, хыялы белән авылга берек нан нык халык: механизаторлар, сыер савучылар, төрлекчеләр Болары еле үзләре де йорт сала Аларга «мал йөртерлек урын булсын, кышка утын-печән зары калмасын яшелчә- җимеш үстерерлек җай да кирәк тормыш булгач кош-кортсыз да ярамый Умарта да чит
түгел»
Дүртенче төркемгә мәктәпне шунда бетереп, армияде хезмәт итеп кайткан егетләре кертергә була. Егете бар икән — кызы табыла Яшьләр «И әйләнешкәннәр, болардә сыер
сарык мазасы юк, мич ягасылары да килми, әзергә-бәзер, үз бәхетләренә үзләре чумып каладагыча яшәргә омтылалар. Эш булсын да яшәр урын булсын!
Иң элек шушы төркемгә якынаерга кирәк яшьләрне авылда калдырырга... Шәһәргә охшаган авылда дип ачыкларга кирәктер бәлки?..
һәр гаиләгә йорт салу... Озак та, кыйбат та!
Каенлы хәле белән ныклап танышкач Абдулхәкимовның күңелендә ныклы карар өлгерә эшкә тотынырга! Авылга мәхәббәтне материаль көчкә әверелдерергә!
Шулай уйлагандырмы бу мизгелдә Абдулхакимов, әмма аның тәкъдиме белән «Жил- строй» тресты «Кызыл Зәй» совхозының үзәген төзергә керешә. Башта бар халыкны сөендереп юллар уздыралар, 36 квартиралы өч катлы йорт сала башлыйлар. Эшче куллар трестның үзеннән дә артмый, совхоз, сызланып булса да, ундүрт кешесен төзелеш эшенә укырга җибәреп кайтарта. «Башлаган эш — беткән эш», ди татарның тәвәккәле. 1977 нче елда йорт өлгерде Бу көнгә квартир сорап язылган гаризалар саны җитмештән ашып китте. Квартираларны иң элек яшьләргә — армиядән кайтып өйләнгән, ирле-хатынлы совхозда эшләрлек гаиләләргә бирәләр Ишле гаиләләрдән дә яшьләрне аерып чыгаралар. Читтән килгәннәрне дә кабул итмичә булмый — белгечләр җитми, алары каян килсә дә риза! Рәхим ит, квартир ал, эшлә генә, туган!
Квартиралар җылы, үзәктән ягулы, су өзмәс килеп тора, канализация хәвеф-хәтәрсез генә эшли, кибет, аптека, авыл советы шунда, совхоз конторасы да янәшәдә генә. Каенлы авылының шәһәрчә үзәге туды! Урамнар асфальт, теге каһәр суккан чокырның эзе дә калмаган! Яшәп була! Кешечә яшәп була Каенлыда! Заманча тормыш корып була.
Яши-яши шул да беленде: мал-туар өчен абзарлар кирәк икән. Торак йорттан ерак та түгел кирпечтән, менә дигән нык мал абзарлары өлгерттеләр. Печәнгә киштәсе бар, куян, дуңгыз, кош-корт өчен махсус бүлемнәре җитәрлек, ышык, ут кергән сарайлар.
Квартир хакы арзан — өч бүлмәсенә 17—18 сум түлиләр. Әһә, тагын бер нәрсә онытылган икән — мунча! Сагыналар мунчаны каенлылар һәм 1978 нче елда 20 урынлы мунча да өлгерә. Тормыш бар җәһәттән түгәрәкләнә.
«Килүчеләр белән җирле халык арасында башта татулык җитенкерәмәде, инде бу аерма бетеп бара дигәндә, читтән килүчеләр бер-ике елдан таралып та беттеләр. Күченеп йөрүче халык та бар икән! Төп игътибарны үзебезнең яшьләргә, мәктәпкә юнәлттек һәм оттырмадык»,— диде Габделбәр Әхмәтшин.
Без 1984 нче елның август аенда Рәшит Вәлиевич белән совхозның бүгенгесе белән танышып йөрибез. Бүгенгесе. Ул монда хәзер үз кеше, олысы-кечесе аны белә, хөрмәт итә.
«Каенлы безнең өчен сыналу, тәҗрибә кыры булды», диде ул йорт-урамнарны карап йөргәндә. «Бөтен тармактан тәҗрибә, акыл туплау булды».
Йортлар салу, яшьләрне уңайлы арзан квартиралар белән тәэмин итү чыннан да үзен- үзе аклыймы? Дөрес юлмы бу? Файдалы башлангычмы? Артык иркәләнеп китмәсме безнең авыл яшьләребез?! һич шик калмасын ки, торак йортлар салу тылсымлы таякка хуҗа булу түгел, бер селтәнүдә авылның бүгенге проблемаларын чишә алмассың! Мәгәр юллар салу, авылны кешечә төзекләндерү, совхоз эшчесенең яшәү урынын — шәһәрнең бер почмагы итеп үзгәртү. Каенлы тәҗрибәсеннән чыгып нәтиҗә ясаганда дөрес юл икән! Аз-маз саннарга мөрәҗәгать итик.
«Жилстрой» тресты Абдулхакимов җитәкчелегендә, аның проектларына нигезләнеп, 1975 елдан башлап бүгенге көнгә Каенлыда барлыгы 150 квартира төзегән. Шуларның уиы- сы коттедж тибында. (Инде тагын 30 квартира кирәк.) Соңгы елларда йортлар янәшәсендә генә мал-туар асрарлык абзар-сараилар да салынган. Бер генә хуҗалык та абзардан баш тартмаган. Бу бик мөһим күрсәткеч! Димәк, бүген булмаса, иртәгә алар хуҗалыгында да сыер мөгрәр, сарык бәтиләре чабып йөрер.
Игътибар итик: 1978 елда совхозда мәктәпкәчә балалар саны 199 булса, 1983 елда алар- ның саны 270 кә җиткән.
1978 елда авылда 22 туй узса, 1983 елда 38 туй шаулап-гөрләп узган. 1984 елның августына 26 пар яңа тормыш корып җибәргән (Әле август кына, туйлар чоры алдарак, көзге байлык белән!)
Шушы елларда 11 авылда дүрт клуб, биш кибет файдалануга тапшырылган.
Хәзер иң мөһим пунктка — сигезьеллыкны яки урта мәктәпне тәмамлаган яшьләрнең авылда калуына игътибар итик. 1979 елда яшьләрдән 17 кеше совхозда эштә калган. 1980 елда — 23, 1981 елда — 29, 1982 елда —31, 1983 елда — 34 кеше мәктәптән соң совхозда калса, 1984 елда бу санның 45 кә җитүе көтелә. Шактый эчтәлекле, куанычлы саннар минемчә!
Шуның дәвамы буларак, совхозда эшләүчеләрнең уртача яше дә уңай, өметле якка борылган 1973 елда 17 яшьтән 25 яшькәчә эшчеләр саны — 42 булса, 1984 елда бу
«и 113 кешегә җиткән. 1978 елда 25—40 яшь гэге л әр нибарысы 74 кеше булса 1984 елда 218 кешегә җиткән Бу яшьтәгеләр — соехозиьҗ алтын фонды белемле әзерлекле. терле яктан камил сәламәт яшьләр Әле кырда-фермаларда күкрәтеп эшли торган 40—50 яшьтәгеләр саны да сизелерлек арткан 1978 елда алар 193 кеше булса. 1984 елда 233 кеше' Илле яшьтән узганнар кимегән 1978 елда алар 218 кеше булса, 1984 тә алар 96 га калган ф
Бүгенгә генә түгел иртәгә дә совхозның бетен тармаклары ышанычлы кадрлар ' белән тәэмин ителгән, ныгытылган Z
Тагын үтә әһәмиятле, хуҗалык торышының көзгесе булган с»«ны шушы урында < теркәп китү зарурын булыр әгәр «Кызыл Зәй. совхозы 1979 елда гомуми валовой про- р дукцияне 1 миллион 971 мең сумлык җитештерсә, бу төп сан 1983 елда 2 миллион 700 мең 3 сумны тәшкил итте
Саннарның да музыка кебек яңгырап торган чагы була!
Чираттагы станциядән безгә каршы тагын бер кеше кузгалырга тиеш иде. фәлән-фөлөн £ вакытта, фәлән-фәләи урында күрешергә дип телефон аша вәгъдәләр бирешкән идек = Әмма Сухареве авылына урнашкан «Память Ильича» совхозының директоры Камил Заһ- е ретдин улы Хәйретдинов ул кенне авырып ята икән Рәшит Вәлиееич белән, күпер янында кодрәт белән генә сакланган чирәмлектә машинаны калдырып директорның еене юнәлдек , Яңгыр иртәдән бирле өзлексез сибәләп тора, урамда чирем заты юк. тездән пычрак, маши- 2 иа эзләре йөзеп чыгарлык ермакларга әйләнгән, чалбар балакларын тезгә кадәр сызганып - чупырдыйбыз гына1 .. Озын кунычлы резин итек кигән авыл кешеләре безнең әупон-тәупен баруыбыздан көләләрдер кебек Урамда халык шактый, яңгырга күрә, кетүне иртә алып ; кайтканнар.
Сухареве —совхозның үзәге, рус авылы, хәзер монда 140 йорт калган Күрешкәнгә кадәр үк Камил Заһретдиноаич турында кайбер нәрсәләрне ишеткән идем инде ҺЬт куллы Таләпчән Тәҗрибәле чын хуҗа 1970 елдан бирле шушы совхозда директор Бии шел җьр- лый! Ала-сеңелләре, туганнары — һәммәсе дә җырчылар
Тәҗрибәсенә ышаныпмы, оештыру сәләтенең ныклыгына таяныпмы. Хе>%>етдииое авыл тезелешенә беркадәр салкынрак караган, дисәк т ә ярыйдыр' V зендә кайчандыр баш агроном булып эшләп киткән Габделбәр Әхмәтшии, денья кубарып, тезелеш башлап җибергөндә, Сухаревода, совхозның башка авылларында да әлеге шылт иткән тавыш та ишетелми 8. Ян сүзләрен чак кына үзгәрткәндә «В великом Сухареве все спокойно- Дәрес үз көчләре белән ел саен 3-4 квартир мәтәштерәләр. ара-тирә яшь гаиләләрне бәхетле ителер читтән килгәннәрне дә совхозга теләп кабул итәләр Килүчеләрнең һөнәрләре яхшы, гадәт ләре генә бераз сәер икән! Беренче хезмәт хакы алганчы савылып эшкә иериләр акча кулга кергәч, башлана мәрәкә!. Килгәннәрне ашыгыч рәвештә озатырга һәм баш кәшьит уйларга туры килә Үз кечеңә, үз төбәгеңә, үз кешеләреңә таянырга кирәк! Берүк вакытта аларның ышанычын югалтмаска! Төп юнәлеш шул
Яңа тормыштагы үзгәрешләр нык куллы, оста җитәкчене до аптырашта калдьра Егерме ел элек сыерлар саны 430 иде, хәзер алариың саны 1100 башка җитте Ул чакта нибарысы унике комбайн иде хәзер биш мәртәбә күбрәк Эш елдаи-ел артатора, бурычлар зурая, ә эшче куллар ел саен 70 80 кешегә кими бара Мәсәлән. 1984 иче елда гына совхозның 68 эшчесе пенсиягә чыга, шулерның 22 се сыер савучы!
Уйланырсың, кодагый!
Бүген шулай, ә иртәгә! Кызганычка каршы, бүгенге кеше кадәр совхозда урта мәктәп юк, сигезьеллык кына (Урта мәктәп салуны кичектерергә һич ярамый! Соңга калу — киләчәкне оныту диген сүз!)
«Память Ильича» совхозына да ярдәмгә «Жилстрой» тресты киле
«Каенлы безнең тәҗрибә мәйданы булса, Сухаревода киң плацдармда һөҗүм башла дык», ди Рәшит Вәлиееич
кичәге кенне уздык тан уңайлы Шуны ис тә «отып С, 24 ен файдалану! а «апшырдык
I.T
колачлы тезелеш башлап авылларны өр-яңадан
Рәшит Вәлиевич белән без Киләчәк урамы буйлап барабыз.
Иң элек матурлыкка хәйран каласың! Йортлар гаҗәеп гүзәл, һәрьяктан уңай тоелган проектлар белән тезелгән. Ак. кызыл кирпечләр алмаш-тилмәш тезелеп яткан, җекләр пөхтә итеп сыланган. Урам уртасы асфальт, урам кырында ике якта да тигез тротуарлар, ишегалларында я асфальт, я вак таштан җәймә ябылган. Урам як коймалары «гаскәр кеби» тигез, матур булып күз явын алып утыралар... Өй эченә кергәч, тәмам һушсыз каласың! Өй эче шәһәрчә дә. авылча да бизәлгән. Өч киң-киң бүлмә, һәммәсе аерым-аерым. Кышкы һәм җәйге верандалар. Санузел, ванна, ябык чолан. Өй уртасында кукыраеп зур мич утыра Аны-моны киптерергә мич башы да бар! Чын мич! Бәлеш пешер, дурычмагын, кыстыбыен өлгерт — җайлы духовкасы булу өстенә ипи салырлык мич төбе дә бар! Теләсәң, нәни, махсус мичкә ягып тиз генә су җылытып ал!.. Идән астында — бетон белән эчләнгән баз Хуҗалык абзарларына арт ишек чыга.
«һәр йортны— бүгенге хуҗалары кирәксенәме-юкмы,— абзарлы, җылы сарайлы итеп салабыз. Иорт алган кеше чын хуҗа икәнен сизсен, мал-туар да. кош-корт та асрасын. Без төзегән йортлар тәрбияче ролен дә башкарырга тиеш!»
Рәшит Вәлиевичнең мал асрау урыннарына аерым бер игътибары, әйтергә яраса, мәхәббәте барлыгын аерата искәртеп китәсем килә. Мал абзарларын шундый нык, пөхтә, бөтен ягын уйлап төзегәннәр ки, шаккатып торасың! Ышанам: бу бәхетле нигезләрдә бары тик бәхетле, җиркәебезгә тугры булган, бала-чагаларын, оныкларын шушы тугрылык чолганышында тәрбияләячәк яңа авыл кешеләре яшәр!..
Әле шушы әзер егерме дүрт йорт та таң калдыра, йөз йорт салынып беткәч, беренче урам белән параллель тагын бер урам сузылгач, бу тирәнең манзарасы әкияттәгедәй булыр. Әле икенче урам юк, ул проектта гына. Рәшит Вәлиевич урам буласы урынны күрсәткәч берара аптырап калдым ике яңа урам уртасыннан тирән генә чокыр узган. «Моны күмәсезме!» дип сорадым. «Юк!—диде, өзеп, Рәшит Вәлиевич,— буа буып, су тутырабыз. Ярларына агач утыртабыз, һәр авылга парк зонасы кирәк. Уртада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куярбыз».
Рәшит Вәлиевичнең авыл һәйкәлләренә мөнәсәбәтен мин февральдә үк белеп киткән идем. «Ни өчен һәйкәлләр шәһәрнең бизәге, аның тарихын олылаучы хатирәләр булып торалар да. ни өчен авылларда һәйкәлләр юк дәрәҗәсендә! Сугышта һәлак булганнарга гына түгел, беренче колхозчыларга, беренче председательләргә, халык мәхәббәтен яулап алган җитәкчеләргә, алдынгыларга авылларда мәңгелек һәйкәлләр торырга тиеш, һәйкәлләр горурлык тәрбияли, яшьләрне авылда ныгытуның, эшче көчләрне җиргә бәйләүнең ышанычлы бер юлы да алар».
Кышын без шәһәрдән ерак та түгел Прости дигән авылга Советлар Союзы Герое Никита Фадеевич Кайманов истәлегенә куелган һәйкәлне карарга барган идек. Февраль, чалт аяз көн иде. Герой каршысыиа басып уйланып тордык, һәйкәлне дә Рәшит Вәлиевич корган, аны комплекслы итеп планлаштырган, бер кырыйда герой хатирәсенә багышланган тыйнак кына музей да оешып килә.
«Кечкенә авылларда да һәйкәлләр булсын! Аларда да олы кешеләр яши. Алар үзләренең олылыгына ышанып яшәсеннәр!»
Сухареве — киләчәк авылы, иртәгәге көнебез авылы. Хыялларның чынбарлыкка әверелеп, грандиоз планнарның тормышка аша баруын шушы авыл мисалында да күреп була. Крестьян бик күп мәшәкатьләрдән котыла, ул дәүләттән йорт, каралты-кура ала. Аңа эшләргә дә. ял итәргә дә шартлар тудырыла.
Хәзер безнең алга тагын бер сорау килеп баса: Сухарево мисалы искиткеч шәп. тик менә ул бөтен авыллар өчен дә кабул ителерлекме! Шушымы авылларның якты киләчәген билгеләүче дөрес юл! Әкияттәгедәй йортларда яши башлагач кешеләр чыннан да без көткән. без теләгән яңа хуҗаларга әйләнерме! Бәхетле булырмы алар!
Тагын саннарга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Өч бүлмәле бер йорт әлегә утыз мең сумга төшә Утыз мең! Сухарево авылын төбе- тамыры белән үзгәртеп кору дәүләттән 15 миллион акча чыгара. Әлегә ул кадәр акчаны бер колхоз да, совхоз да үзе түли алмый, чыгымнарны тулаем дәүләт күтәрә. Бер Сухаревога шул кадәр акча... Түбән Кама районында эресен, вагын санап барлыгы 68 авыл бар. Димәк, бер шушы районның авылларын киләчәккә әзерләү өчен якынча бер миллиард сум акча кирәк. Ә Татарстанда ничә район!.. Саный башласаң, эшләр әнә кая китә! Санамыйча да ярамый — акча санаганны ярата! Димәк, бу — дөрес юл, әмма артык кыйммәтле юл.
Рәшит Вәлиевич болай ди:
«Хәзер халык кулында акча күп. Шуны исәпкә алып, авылларда да йортларны кооператив тәртибендә салуны оештырырга кирәк. Хуҗа акча түли, җитмәгән очракта ссуда ала, дәүләт аңа йорт салып бирә. Сухарево безнең горурлыгыбыз, трестның мактанычы, әмма ул безгә байтак кына ачы сабак та бирә! Бер генә мисал! Бәрәңге бакчаларын ихата тирәсендә калдырдык, нәтиҗәдә, йортлар бер-берсеннән шактый еракта утыралар. Бер караганда ма
тур, уңайлы... Санап карасаң, гел юк ечеи асфальт урамны озынга сузарга туры килде Канализация, коммуникацияләр күпме остама чыгым сорады Йорт яннарында яшелчә-җимеш ечеи нәни генә участоклар калдьфып, бәрәңге бакчаларын читкә чыгарырга кирәк. Аннары! Иң меһиме! Авыл тезелешенең ике формада булуы файдалырак күп катлы йортлар да салырга, коттеджлар да.. «
Әйе, кеше кайда гына яшәсә дә, басып торганы— Җир. Җир кешесе җирдәге хезмәте аша бәхетен табарга, рәжәт яшәргә тели Авыл кешесеме ул, шәһәр кешесеме — мемкии булган формалары аша җир белән арадашлыгын еэмәскә тиеш Бу проблеманың кен тәртибеннән теши эне юк. тиз генә тешәре дә күренми Шушы очеркны язып утьфганда «Комсомольская правда» газетасында кечкенә генә, әмма бик авгшчлы жат басылып чыкты.
«Кайсыдыр авылларда яшьләрнең әйбәт эшләүләре, рәжәт яшәүләре турында языла Укыйбыз да кенләшәбез Ә без менә соңгы чиккә җиттек: авылдан китәбез
Күп яшьләребез межанизатор булып эшли 5Ца тежиика вәгъдә иттеләр до оныттылар, һаман иске-москы тракторда йерибез, атлагансаен ватыла алар! Нәтиҗәдә, хезмәт хакы бик аз эләгә Ә юллар, юллар Җәяү үтем диме, машинада узар ж әп дә юк. фермаларга вертолет белән барсаң гына!..
Шулай да туган авыл белән аерылышу җиңел түгел.
Селәймаиов. Шәңгәрәев —барлыгы 10 имза. Зәй-Каратай авылы, Леииногорск районы, Татарстан АССР»
Зәй-Каратайда булганым бар! Искиткеч матур авыл иде заманында Тауларында йеэем үсә! Җирнең оҗмажы булыр мемкинлеге бар авылның Егетләр шуны ташлап китәләр Димәк, җаннарына якын эш бирмәгәннәр аларның. Ә юллар, юллар
«Юллардан башларга кирәк!» ди Рәшит Вәлиеәич Нигә шул яшьләрне оештьрып юя- лар сала башламаска? Чуеашстанда булдык, бер районда нәни генә еч асфальт заводы эшләп утырганын күргәч. Татарстан юллары искә тештә
Юк, «Жилстрой» начальнигы Рәшит Вәлиеаич Абдулжекимоаны «оҗмах кошы» итеп тасвирларга теләмәдем Бардыр, аның да жаталары бардыр, ялгышлары да очрыйдыр, эш кәшәсендә жезмәт дәверендә терлесе була. Әмма аның авылга, авыл жезмәт ияләренә, авыл тезелешенә менәс әбәте мине, монда телгә алынган байтак илтешләрне БЕРГӘ очраштырды Мин монда авыл тезелешенә катышкан, гүзәл йортлар, ышанычлы юллар салган ташчыларны, мич чыгаручыларны, механизаторларны, тракторчы егетләрне, уңган бригадирларны телге алмадым Бар алар, искиткеч гүзәл кешеләр бар трест системасында! • Жилстрой» бик күп эшче, җитенче кадрларны тәрбияләп чыгарган урын Алар турында язарга да. алдынгылар тәҗрибәсен ойрәиврго дә кирәк
КПССның Татарстан елкә комитатының IV пленумында (28 сентябрь 1984 ел) ясаган докладында КПСС елкә комитетының бервнче секретаре иптәш Г И. Усманов болан диде
■Быел (.. ) авыл жезметчәннәре эчен торак тезелешенә капитал салу 1983 иче елга караганда 30 процентка күбрәк булды Бүген канәгатьләнү белән әйтергә мемкии партиянең күп кенә шеһәр һәм район комитетларында бу гаять меһим проблемаларга менәсебетне үзгәрттеләр һәм авылларны социаль үзгәртеп кору эшен җитди актхлаштьфа алдылар Мондыйларга Арча, Лаеш, Түбен Кама. Тукай районнарьж кертергә мемкии. Аларда шактый зур күләмле тезелеш эшләре алып барыла, торак йортлар, социаль һем культура- конкүреш объектларын коруга зур игътибар бирелә Бу районнарның, а лар дат ы хуҗалык җитәкчеләренең эше һәрьяклап мактауга һем рәхмәткә лаек»
Искиткеч урынлы һәм дәрес бирелгән бәһа бу!
ёйе, естәп шуны да әйтергә кирәк Яңа Чишмәде терлесе герле аттан килә торган юлларга, герле почмакта башланган тезелеш эшләренә, мәйданнарга, чәчелеп яткан техникага карагач, бер уй күңелгә килде Татарстанда мажсус Авыл тезелеше эшләре министрлы ы оештырырга вакыт җитмәдеме икән?
Заман безден эур эшләр сорый Зур эшләргә исә үзәкләшү, оешканлык һем югары хезмәт энтузиазмы аша гына ирешеп була икәнен без инде күптән беләбез