Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Җыр
Моң агыла, түшәмнәрдә тетрәп, Керфекләрдән саркып керә күзгә. Бөтерә дә уйнап пәрдәләрне, Талгын гына, идән буйлап йөзә.
Җанны каплап торган катлы-катлы Кабыкларны алып ата-ата, Үтеп керә керфек арасыннан, Карашларга якты булып ята.
Алып ата чуар кабыкларны (Нәкъ бертөсле ачык җаннар монда), Күпме залда үз күзенә баккан, Үз-үзенә кайткан — Олы Моңда.
Үзен бөек итеп тойган күпме, Күпме — бөек гади булып калган... Матурлыкка баш иясе килә. Матурлыкны ничек алкышларга?!
Җир — җанлылык, күк — сафлыктыр,
Су — гүзәллек, ут — янулар
Изге кәгъбә кешелектә
Без табыныр бу кануннар.
Учларыма кысып барын (Гасырлардан килгән бирнә), Мәхәббәтнең каршына мин Чыгып бастым, якын килмә!—
Баш очыңнан, шаулап-гөрләп, Якыннарың үтеп бара — Аккош күле аккошлары: Икесе ак, берсе кара.
Син яраткан, син табынган, Синең шатлык, синең яра, Гомер соңың юлдашлары — Икесе ак, берсе кара.
Сагынып-сагынып кайтулары Ераклардан, ара-ара...
Хәсән Туфан истәлеген»
Күпме хәбәр көтеп торган: Икесе ак, берсе кара.
Көннәр үткән — аккошлардай Туган илдән еракларда. Соң, аклары булды микән? Барысы кара? Барысы кара...
Язлар килгәч(кара кабер Калкып чыкты күксел карда... Үтеп бара аккошлары — Икесе ак, берсе — кара.
Яздырырмын узганыңнан, Яндырырмын — карармын да: Каршы килеп кара менә Изге көчләр карарына. Җирең-күгең, утың-суың Алып килдем, җыйнадым да...
Барысы сиңа — учларымда...