ШИГЫРЬЛӘР
Иске җыр
Сүтелде... үрелгән толымнар.
Ә үргән чагында
Мин теләк теләдем.
Бары тик син генә, син генә
Дип типте йөрәгем.
Беркемгә чишмәгән серемне
Чәчемә урадым, Чәчемә сөйләдем, Мин үргән толымнар чыннан да нык иде. Тик алар мәңгегә таралды бит инде!..
Нигәдер сүтелде
Үрелгән толымнар.
Ник чиштем серемне?—
Үкендем соңыннан...
Башта йөрде җирне буйлап, Кешеләрне юатты.
Ә аннан соң юкка чыкты һәм исемен югалтты.
Яңа җырлар күп язылды, Купшылары бар иде.
Ә бер әби: «Әле җирдә Иске җыр да бар!»— диде.
Шунда тынды бөтен җиһан, Колак салды бу сүзгә, һәм иске җыр яңгырады,— Моңарчы ничек түзгән!
Җыр яңадан илләр гизде, Үз исемен белдертте. Көлгән чакта елатты ул, Елаганда — көлдертте.
Искермиләр, ахры, җырлар, Бары качып яшиләр;
Без үзебез дәшми торып, Башлап һич тә дәшмиләр.
Онытылып барган чакта Алар хәбәр бирәләр. Юк, җырлар да үзләренең Бәяләрен беләләр.
Тик яңа җырлар язарга Алар ирек бирәләр, Сагындырып кына кайчак Безнең янга киләләр.
...Ә барыбер түзалмыйлар, Канатланып киләләр!
An-ак кар. Ап-ак кар Бу җирдә Нәрсә юк.
Нәрсә бар —
Барын да каплаган ап-ак кар.
Ап-ак кар Ап-ак кар Бу җирдә
Ышану, көтү бар —
Аларын капламас ап-ак кар
Сүзеңдә булмаган ялганны Күзеңдә барыбер күрермен һәм уйнап һичкайчан чакырма Син мине. Я чынлап килермен. Белдеңме?!