Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Әлмәт урамында
һәр очраган үтә сәлам биреп, Бар да таныш монда.
Очынып йөрим яшь чактагы кебек Әлмәт урамында.
Катлы-катлы биек якты йортлар, Урам иркен, озын.
Мин бит, Әлмәт, шушы йортларыңа Нигез салган кызың.
Тезем-тезем челтәр тәрәзәләр
Көнгә куйган йөзен.
Урамыңда әле суынмаган Минем яшьлек эзем.
Юк, үтмәгән язлар тиккә генә Янып шушы җирдә.
Шунда янсын, шунда җыры калсын
Калган гомернең дә
һәр очраган белән сәламләшәм, Якын дуслар монда...
Яшь чактагы кебек очынып йөрим Әлмәт урамында
Үзеннән-үзе туган җыр

Китүемә күптән, егерме ел үткән Калдырганга киртләч зәңгәр тауларны, Ләкин шул тауларга тартылган һаман да, Сагынган һаман да җаным аларны.
Үткән яшьлек монда, тәүге сөю шунда. Мәгънәсе бар микән тәүге диюнең? Тәүгесе дә булмый, соңгысы да булмый, Бердәнбере генә була сөюнең
Ара өзелде дип, бар да күмелде дип, Күңел сүрелде дип юкка йөргәнмен. Аерылганга күптән, егерме ел үткән — Егерме ел буе берне сөйгәнмен.

«Ул» да шулай... соңгы чиккә җиткәч, Авызлыклап калды йөрәген
Мине белеп миннән баш тартканның Хәтерләмим бәхет күргәнен
Бер гөнаһсыз җиңел уйнаклыкны Кабул ителмәгән ир-йөрәк, Колы булып кырыс горурлыкның Ялгызлыкта яши иңерәп
Онытуыңа шундый ышанасың! Мескенлеккә тәңгәл көчлелек. Син «аңарга» бик нык охшагансың, Бәхетсездер шуның төсле үк.

Еллар буе тыя алган хиснең
Ник җибәрдек тезген-иөгәнен Ничек соң син батырчылык иттең? Ничек соң мин котыла белмәдем?
Иңнәремә генә кагылдың тик («Ачулана калса ни әйтер? .») Сыенмаска гына иде дә бит, Баш әйләнеп китте нишләптер
Дуслыкның да шунда, ни гаҗәптер, Бөтенлеге сынды, кителде
Хәзер инде менә дерелдәп йөр Тотылмаган карак шикелле
Мин язмыштан зарлана алмыйм, Бай яшәдем дөньяда.
Тиңдәшләр дә, сердәшләр дә, Көндәшләр дә булганга.
Алар инде кайсы кая Таралышты, югалды. Янәшәмдә гомерлегем, Бердәнберем — син калдың.
Син бит минем тормышымда Ярдәмчем дә, сердәш тә. Син үлгәнче кирәк миңа, Кирәк әле үлгәч тә.
Ансыннан да качып булмас, Гомернең бер чиге бар, Минем йөрәк тынар тиздән (Врачларның шиге бар)...
Йомгаклыйсы эшләрем күп, Каралама язмалар, Өй тутырып, өелеп-өелеп, Чәчелеп-түгелеп калалар.
Арада бар шундый җырлар,— Югалмаска тиештер, Син аларны тәртипкә сал, Укучыга ирештер.
Гомер буе кеше өчен Янып тузган йөрәгем Үзе белән алып китмәс Кешеләргә кирәген.
Син — яшәвем дәвамында Ышаныч та, терәк тә.
Син үлгәнче кирәк миңа, Кирәк әле үлгәч тә...
Төшләремә кереп йөдәтмә син
Калдың инде, калдың еракта син. Ераклардан кайтып йөрәккә, Төннәремдә мине уятма син, Төшләремә кереп йөдәтмә.
Бер-беребездән сугыш аермады, Мәрхәмәтсез үлем алмады, Аерылудан иреннәрдә калды Баланнарның әче аллары.
Икебез дә йөри бер сукмакта, Бер һаваны сулый икебез. Бизмәннәрдә үлчәп баккан чакта Икебезнең гаеп бертигез.
Рәхәтлеккә салмый беркемне дә Ялгызлыкта апрель таңнары. Йөрәгемдә — әрнү, иренемдә — Баланнарның әче аллары.
Безне кемнәр чагыштырсын...
Безне кемнәр чагыштырсын, Нәрсә уйлап, ни юрап?
Яралышта ук аерма:
Мин — хатын-кыз, син — ир-ат.
Төрле затта төрле фигыль,
Төрле фикер туадыр.
Син — мин тугел, мин — син түгел, Үзлегебез шундадыр
Әмма күзләр яктылыкны Бер кояштан җыядыр, Иҗатларда уртак кыйбла,— Берлегебез шундадыр
Чук тәлгәшле миләш ботаклары Янып, салынып тора, күр әле! Аннан гына агач ярлыланмас. Берсен генә өзел бир әле1
Юк, кирәкми! Тукта, өзә күрмә! Тулы торсын тәлгәш көзгәчә.
..Матурлыкның гомере озын була Саксыз куллар иртә өзмәсә
Өндәү билгеседәй туры Калырга күпме тырыш — Сорау билгесе шикелле Бөгә дә куя тормыш.
Калмады бугай күрмәгән Шул тормыш юлларында, Яшәүдән мәгәр шулай мин Туярга уйламыйм да!
Кирәксә ендәсен әйдә, Кирәген сорасын ул, Тик менә соңгы ноктаны Ашыгып куймасын ул.
Утлардан суга, сулардан Утына керәсе бар. Аласын алган бу җиргә Әле күп бирәсе бар