Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕ БЕЗ ДӘ КҮРДЕК


ачада булды бу вакыйга Беркөнне эти иртәгә беэГә Габдулла Тукайның киләсен әйтте Без инде аның әсәрләрен белә һәм ярата идек Шуңа күрә Шатлыгыбызның чиге булмады. Олылар әй җыештырырга һәм аш-су әзерләргә керештеләр, ә без. дүрт кыз бала — Сара. Рауза, Зәйнәп һәм мии — күп итеп чәчәк җыярга карар иттек Дачадан ерак түгел генә елга ага, ә аның аръягындагы тауда төрле-төрле чәчәкләр үсеп утыра иде Көймә белән чыгып, без күл итеп күгәрчен күзе, кыңгырау чәчәк һәм ромашка җыйдык
Без корган план буенча Тукайны көймәдә йөртү күздә тотыла иде Шуңа дип без көймәне рәткә кертергә тотындык: бөтен төшен кырып юдык, чәчәкләр тезеп бизәдек, эскәмияләрен кечкенә паласлар белән капладык
Кичен әти Тукайны алып кайтты Мин гаҗәпләнеп, аптырап калдым ул минем балачак хыялымда озын буйлы, таза һәм сәламәт булып җанланган иде, чынлыкта исә әти янында яшүсмергә охшаган кечерәк кенә, ябык кына бер егет утьра Өстендә карарак төстәге җиңел җәйге пальто. Әти Тукаймы өйгә алып керде һәм безне ягъни үзенең дүрт кызын, аның белән күрештерде
Алар әти белән икәү утырып ашадылар, әни исә кунак бик аз ашый дип борчылды, Аииан соң без Тукай абыйны көймәдә йөрергә чакырдык, ләкин ул баш тартты. Елгага кадәрге араны җәяүләп үтү аңа авыр булгандыр дип уйлыйм Ул бездән нинди шигырьләрен белүебезне сорашты. Без теләп җавап бирдек, хетта кәйберләреи җырлап та күрсәттек Мәсәлән, «Сөялгәнсең чатта баганага» дип башланган шигьрен җырлаганыбыз хәтеремдә Ул безне рәхәтләнеп тыңлады да соңыннан рехмет әйтте
Тукай туберкулез белән авырый һәм «Ак-кыз» дигән урынга кымыз эчеп дәваланырга килгән иде. Мии «Ак-кыз»ның кайда икәнен һем кем милкендә булганын белмим '
Арабыздан кемдер Тукай абый үзенең түбәтәй киеп, ак яка һәм галстук тагьп төшкән фоторәсеменә бер дә охшамаган дип әйтел куйды Тукай елмайды да мон- дыйрак мәгънәдә шаяртып җавап бирде ул рәсем миниәи алынмады, минем шигырьләргә игътибарны юнәлтү һәм аларны яраттыру ечен бүтән кешене төшереп алдылар
Мин соңыннан аның ике кулын баш артына куеп мбндәргә яткан хәлдә тешкәй фоторәсемен күрдем. Безгә дачага килгән шагыйрь Габдулла Тукай нәкъ шундый иде
Безне бүтән бүлмәгә чыгарыл җибәрделәр, әти белән Тукай моннан соң озай сөйләшеп утырдылар
Икенче кенне иртән Тукай белән әти әлеге «Ак-кыз»га китәргә җыендылар Ул, барыбыз белән дә җылы итеп күрешеп чыккач, тарантаска менеп утьфды Шулвакыт кече энебез Мидхәт (аңа ике яшьләр чамасы булгандыр) аның тезләренә үрмәләп менеп китте. Энебез таза һәм юан иде Шуңа күрә бу «йек» Тукайның тезләренә авыр тоелды булса кирәк, ул болай дип әйтте «Авыр икәнсең син. балам, мин озак тотып тора алмам сине» Олылардан кемдер малайны Тукайның итегеннән алды, һәм ети белән Тукай кузгалып киттеләр
Өти кичләрен безгә Тукай турында сөйли иде Без, кәимәдә йөргәндә, әтиебез үтеиече буенча Тукайның кемнәр тарафыннандыр кейгә салынган шигьрьлерен җырлый идек.