КЫЗЛАРЫБЫЗ —ЯУ БАТЫРЛАРЫ
рогрессив кешелек дөньясы совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуына 40 ел тулуны билгеләргә әзерләнгән бу көннәрдә. 8 Март тантанасы уңаеннан, ул чорда совет хатын-кызлары күрсәткән батырлыкларга аерым тукталасы килә. Бөек Ватан сугышында безнең хатын-кызлар ил белән бергә гаҗәеп кырыс сынау үттеләр. КПСС Үзәк Комитетының «1941 — 1945 елларда совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңеп чыгуына 40 ел тулу турында»гы карарында бу хакта: «...совет хатын-кызлары тиңе булмаган ныклык һәм хезмәт героизмы күрсәттеләр»,— диелә.
Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең чакыруына җавап Йөзеннән хатын-кызларыбыз ир егетләр белән бергәләп бер үк сафта яу кырына чыгып киттеләр. Кызларыбызның бу сугышта күрсәткән патриотик каһарманлыгы кебек башка бер генә күтәрелеш тә кешелек тарихына мәгълүм түгел иде әле. Социализм иленең йөз меңнәрчә кызлары хәрәкәттәге армия сафында булырга ашкындылар. Аларның һәрберсе Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен күтәрелгән изге көрәштә үз өлешен кертергә тырыша иде.
«Мине Кызыл Армия сафына алуыгызны сорыйм?»— дип яза ВЛКСМның Саба район комитеты секретаре С. Н. Фәизова. — Фронтка җибәрсәгез, фашист басып алучыларына каршы аяусыз сугышырга ант итәм. Барлык көчемне, бөтен осталыгымны һәм, кирәк икән, соңгы тамчы кЪнымны да илебез халыкларының киләчәктәге матур тормышы хакына бирәчәкмен...»
Үзләрен хәрәкәттәге армия сафларына җибәрүне үтенеп. Зелено- дольск шәһәренең бер төркем кызлары район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәләр. Элемтә идарәсе хезмәткәре Александра Лыви наның гаризасын дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. «Илебезгә басып кергән фашистлар өеренең кабахәтлеге минем җанымда мо ңарчы сизелмәгән нәфрәт хисен уятты. Мин шәфкать туташлары курсын тәмамладым, мотоцикл йөртергә, телеграфта эшләргә өйрән дем. Иптәш хәрби комиссар? Мине сугышка җибәрүегезне үтенәм? Ватанымның азатлыгы өчен гомеремне дә кызганмам...»
1942 елның язында һәм җәендә Татарстандагы комсомол оешма ларына комсомол сафында булган яшүсмерләрне — гвардия миномет частьларына, кызларны исә һава оборонасы гаскәрләренә алу турында хәбәр килә. Бу яңалык яшен тизлеге белән тарала һәм хәрби комие сариатларга гаризалар ява башлый. Казан пристане нормировщнцасы.
П
комсомол комитеты члены Раиса Ходигина: «Мин, илемнең гап-гади кызы, сугышчыларның алгы сафында буласым килә,— дип яза.— Кызыл Армиягә санитарка итеп алуыгызны үтенеп сорыйм. Теләгемә каршы килмәсәгез иде!»
Моңа охшаш гаризаларны Мамадыш кызлары А. Тарасова, Л. Белобородова, А. Долина, Н. Исаева да язалар, Тәтеш, Арча, Буа һәм башка шәһәр-районнардан күп санлы гаризалар керә.
Кызларның үтенечләре ихлас күңелдән язылган, илгә бирелгәнлекнең матур үрнәген күрсәтеп торалар. Бу сүзләрдә Совет иленең миллионлаган хатын-кызларының теләкләре чагыла. Шунысы мөһим: Кызыл Армия сафларына чакырылган кызлар алдан белдергән омтылышларын яу кырында раслап та күрсәтәләр. Бөтен дөнья безнең патриоткаларның Мәскәү, Сталинград, Севастополь, Одесса, Ленинград өчен барган сугышларда һәм партизан отрядларында җан аямый көрәшүләрен күреп хәйран калды. Дошман белән күзгә-күз килеп сугышканда, безнең кызларның социалистик Ватанга һәм Ленин партиясенә бирелгәнлек, илне басып алучы фашистларга нәфрәт, социализм, тынычлык, халыклар азатлыгы дошманнары белән килешмәү- чәнлек кебек иң изге сыйфатлары өстенлек алды.
Алар ирләр белән бер сафта иң кискен бәрелешләрдә катнаштылар. Зоя Космодемьянская, Наталия Ковшова, Мария Поливанова, Мәгубә Сыртланова, Ольга Санфирова кебек күп кенә кызларга Советлар Союзы Герое дигән данлы исемнәр бирелде һәм алар турындагы легендага тиң хәбәрләр бөтен дөньһны таң калдырды.
Кызларыбыз күрсәткән каһарманлыклар әлегәчә ачылып та җитмәгән. Эзләнүләр дәвам итә. Моннан берничә еллар элек татар халкының батыр йөрәкле кызы Советлар Союзы Герое Ольга Санфирова турындагы беренче хәбәрләр ишетелгән иде инде. Ул — Тамань авиация полкы очучысы. Без башта шуннан артыгын белә алмадык. Архивларда кадерләп саклана торган документларңы җентекләп тик- шерә-тикшерә кыю очучының тормыш юлына кагылышлы яңа мәгълүматлар табылды.
Ольга 1917 елның 2 маенда Куйбышев шәһәрендә туа. 1936 елны, аэроклубта укып чыкканнан соң, ул Мәскәүгә, санитария авиациясенә эшкә килә. 1941 елның декабреннән башлап Ольга — Кызыл Армия сафларында. Ул 1933 елда комсомолга керә. Аның автобиографиясендә: «Укуым һәм сугышчылар һөнәренә өйрәнүемнән тыш мин агитатор, комсомол бюросы секретаре, авиаэскадрилья парторгы, по-литукулар җитәкчесе булып та эшлим. Милләтем — татар. 1942 елдан Ленин партиясе члены»,— дип язылган.
Ольга Санфирова Тамань полкы составында Идел буеннан Польшага кадәр юл үтә. Шушы сугышчан юлда ул гади очучыдан гвардия капитаны, сугышчан самолетлар эскадрильясы командиры дәрәҗәсенә кадәр үсә. 1942 елның ахырыннан башлап 1944 елның декабренә чаклы арада гына да аның командалыгында 3270 сугышчан очыш ясала, гитлерчыларга бихисап зур зыян китерелә.
Кызга бирелгән сугышчан характеристикада: «Гвардия капитаны Ольга Санфированың сугышчан хезмәте полктагы һәр кешегә якты үрнәк булып тора, — дигән юллар бар — Дошман зениткаларының һөҗүменә туры килгәндә дә, искиткеч катлаулы шартларда да ул гаҗәп оста, кыю, аяусыз сугыша белә».
Искитмәле батырлык үрнәкләре күрсәткәне өчен Ольга Сугышчан Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, Александр Невский орденнары белән бүләкләнә.
1945 ел башында Ольга Польшаны азат итүдә катнаша. Бәрелешләр бик кискен хәлдә бара. Февраль аенда, Польшаның Пошковшниц шәһәре тирәсендә, чираттагы очышны уңышлы тәмамлагач, Ольга Санфированың самолетына дошманның очраклы бер зениткасы ата
башлый. Самолетка ут каба. Ольга һәм аның ярдәмчесе Руфина Гашева парашют белән сикерергә мәҗбүр булалар. Ольга нейтраль зонада һәлак була.
1945 елның февралендә, һәлакәтеннән соң, Ольга Александровна Санфировага Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Кыю очучы кызларның Советлар Союзы Герое исемен алган икенчесе Мәгубә Сыртланова 782 хәрби очыш ясый. Ул гади очучыдан эскадрилья командиры урынбасары һәм партоешма секретаре дәрәҗәсенә кадәр үсә. Төнге очышларның берсендә аның самолеты унике җирдән ватыла. Моторның бер цилиндры тишелә. Ә.мма кыз үзенең «ПО-2» самолетын аэродромга кадәр алып кайта.
һава хәлләренең нинди булуына да карамастан, курку белмәс Мәгубә самолетка утырып чыгып китә һәм, бомбаларны нәкъ кирәкле төшкә ташлап, исән имин әйләнеп тә кайта. Аның кыюлыгы да, төгәллеге дә бөтен эскадрилья өчен үрнәк төсендә телдән-телгә макталып сөйләнә. Мәгубә немец-фашист басып алучыларын Төньяк Кавказда, Тамань һәм Кырым ярымутрауларында, Белоруссиядә. Польшада, Көнчыгыш Пруссиядә һәм. ниһаять. Германиянең үз күгендә бомбага тота. Советлар Союзы Герое булып, ул туган илгә исән- имин әйләнеп кайта, әле сугыштан соң да озак еллар Казанда эшли.
Асия Илмәтова, Сания Фәхретдинова, Бикә Шакирова, Фәния Чанышева кебек медицина хезмәткәрләре йөзләрчә сугышчыларның гомерен саклап калуда җаннарын аямыйлар. Хәрби частьларның берсеннән Казанга килгән хатта мондый юллар бар: «Сез җибәргән сани таркалар кыюлыклары, фидакарьлекләре белән безнең сугышчыларның һәм командирларның чиксез хөрмәтен казанды».
Без Татарстан кызы, медицина хезмәте лейтенанты Сара Камалова күрсәткән батырлыклар белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Ул, Ленинград, Көнбатыш, Төньяк Көнбатыш һәм III Балтик буе фронтларындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашып, үзен Ленин комсомолына лаек көрәшче итеп танытты. Нык холыклы бу кыз үзен көчле ихтыярлы, курку белмәс сугышчы буларак ир егетләрне дә сокландыра. Тәүлек буена диярлек сузылган бер һөҗүм вакытында Сара утлы сугыш кырыннан 47 яралы сугышчыны алып чыга. Икенчесендә, дошман тылында калып, бик четерекле шартларда, берничә ярдәмче белән ул яралы алты сугышчыны егерме чакрымлык сазлык аша куркынычсыз урынга илтеп җиткерә. Сара Камаловага еш кына дошманга каршы атышырга да туры килгәли. Аның батырлыгы турында күкрәгендәге Кызыл йолдыз ордены һәм башка бүләкләре ачык сөйлиләр.
Фронтның башка тармакларында да безнең кызлар ир-егетләр белән иңгә-иң торып сугышалар. Медицина хезмәте өлкән лейтенан ты комсомолка Р. Капкаена, төз атучылар М. Туктамышева, 3. Габ- делвәлиева. зенитчылар Н. Әхмәтҗанова, 3. Хәлиуллина. 3. Максудова. С. Җиһаншина, М. Сабирҗанова... Аларны санап бетерү мөмкинмени?!
Совет хатын-кызлары, кулга корал алып, үзләре сугышып кына калмадылар, башка сугышчыларның батырлыгын да тәэмин итәргә тырыштылар. Алар якыннарын яу кырына: «Кыю булыгыз! Дошман ны җиңеп кайтыгыз!»— дигән сүзләр белән озатып калдылар. Татар халкының фронтовикларга язылган хатына да: «Курку белмәс, намус лы, нык холыклы улларыбыз һәм кызларыбыз! Сезгә күкрәк сөтләрен имезгән әниләрегез, шәфкатьле булырга өйрәткән әтиләрегез сезгә кояш нурларыдай кайнар сәламнәрен җибәрәләр һәм немец фашист басып алучыларыннан үч ала ала, армый-талмый алга барырга хәер фатиха бирәләр*. дип язылган.
Әниләрнең, туган-тумачаларның солдатларга җибәргән һәр хаты кайнар патриотизм рухы. Ватанга мәхәббәт, фашист ерткычларына
нәфрәт һәм дошманны җиңүгә тирән ышаныч белән сугарылган. Казан җитен комбинаты мастеры Сафронов, хатыны белән бергәләп, фронттагы уллары Анатолийга мондый хат салалар: «...Сиңа, кадерле улыбыз, сүзебез шул: сугышчан постыңда нык тор! Дошманга төз ат! Фашистларны кыйнаганда каушап калма! Еландай шуышып, безнең җиргә кергән ул явызларны җир йөзеннән себереп түгәргә көчеңне кызганма! Онытма: син — Ватан алдында, халкыңның лаеклы улы булырга ант иттең...» Анатолий Сафронов исә әти-әнисенең теләген тулысынча канәгатьләндерә. Ул Кырымда, Сталинград янында. Белоруссиядә сугыша, Берлинны штурмлауда катнаша.
Әниләрнең сугышка киткән балаларына язган һәрбер хатлары Бөек Җиңүне якынайтуда зур этәргеч иде.
Татарстан кызлары арасында Берлингача барып җиткән батырлар да бар: Зәкия Туишева, Фәгыйлә Миңнегалиева, Асия Ханипова, Мәрьям Нигъмәтҗанова... Р. Ш. Насыйрова исә рейхстаг стенасына: «Монда Идел буеннан башлап җиңүле сугышлар кичергән Казан кызы да булды»,— дип «имза»сын да салып калдыра.
Билгеле булганча, сугыш чорында халык хуҗалыгын фронт таләп иткән кысага кертергә туры килде. Бу юлда зур-зур промышленность предприятиеләрен ашыгыч төстә көнчыгышка күчерү аерым бер урын алып тора. Шундый завод-фабрикаларның 30 дан артыграгы Татарстанга килеп урнашты. Республиканың Совет власте елларын-да шактый алга китәргә өлгергән көчләре аларны тиз арада эшләтә башларга мөмкинлек бирә.
Татарстан ул елларда бик күп сандагы эвакуацияләнгән кешеләрне дә кабул итә. Партиянең өлкә оешмасына яңа килгәннәрне торак урын, эш, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек белән тәэмин итү кирәк була. 1941 елның 21 августында партиянең Татарстан өлкә комитеты көнбатыштан күченеп килгән гаиләләрнең балаларын сөт. йомырка, ит, бәрәңге белән бушлай тәэмин итү турындагы мәсьәләне карый. Колхоз-совхозлар бу җаваплылыкны үз өсләренә алырга тиеш дигән махсус карар кабул ителә. Татарстан Совнаркомы Украина, Белоруссия һәм Балтик буендагы совет республикаларыннан күченеп килгән кешеләргә ярдәм йөзеннән 550 мең сум акча бүлә.
Татарстан хезмәт ияләре исә эвакуацияләнгән кешеләрне якын кардәшләрен каршылагандай кабул итәләр. Өйләренең түреннән урын бирәләр, соңгы телем ипиләрен, уртак ризык итеп, табыннарына куялар.
Иң кыен чакларда безнең кешеләргә көч каян килде соң? — дигән сорауга бары бер генә җавап бар — үзара туганнарча дус яшәү аларны җиңелмәс итте.
1942 елның язына Татарстан үзенә эвакуацияләнгән 226 мең кешене, 100 гә якын балалар учреждениесен сыйдырды. Казанда яшәүче кешеләр саны 401 меңнән 515 меңгә җитте. Килгәннәр исә, тормышның кыенлыкларына баш имичә, безнең кешеләр белән кулга-кул тотынып эшли дә башладылар. Аларны халык хуҗалыгының, культура эшләренең теләсә кайсы тармагында очратырга мөмкин иде.
Завод-фабрикаларны эш көчләре белән тәэмин итү авырайганнан- авырая барды. Иң әүхәтле кешеләр фронтка китеп торганлыктан, 1942 ел башында Татарстандагы эшче көчләр икеләтә кимеде. Мәс- кәү инструментлар заводы эшчеләренең чакыруына кушылып, Казандагы Язу җайланмалары заводы хатын-кызлары фронтка киткән ирләрне алмаштырырга алындылар. Казан, Зеленодольск, Чистай, Бондюг кебек шәһәрләрнең фашистлар белән канга-кан сугышучы ирләрен станокларда үз хатыннары, апа-сеңелләре алмаштыра башлады. Кызлар санаулы көннәр эчендә моңарчы гел ирләр генә үтәгән һөнәрләргә өйрәнделәр. Мәсәлән, Ленин исемендәге җитен комбинатындагы хатын-кызлар токарь, фрезерчы, электромонтер эшен үз ләштерделәр, хәтта балта остасы, электромонтажчы булдылар. 1942 елны ук инде республика промышленностендагы тулаем хезмәтнең 50— 70 процентлабы хатын-кызлар җилкәсенә төште. Халык хуҗалыгындагы бу борылыш зур хәрби-политик әһәмияткә ия.
Завод-фабрималарда яшьләрне яңа һөнәрләргә өйрәтү тизләтелгән алымнарга күчте. Мәсәлән, «Спартак» аяк киемнәре тегү комбинаты эшчеләре А. М. Богатырева, Ф. Сафина кебек социалистик индустрия- нең ветераннары үзләренең тәҗрибәләрен яшь-җилкенчәкләр белән бик теләп уртаклашалар. 1942 елның беренче яртысында Казан фабрикаларында гына да 18,5 мең кеше өр-яңа һөнәргә өйрәнә. Хезмәт ияләрендәге бу күтәренкелек хәрби хуҗалыкның хәлиткеч урыннарында кирәк кадәр көч тупларга мөмкинлек бирде.
Сугыш елларындагы хезмәттә социалистик ярышның яңадан-яңа алымнары кабынып китте: алдынгылыкка чыгу, яңа һөнәргә өйрәнү, йөкләмәне вакытыннан алда үтәү өчен узыша-узыша эшләделәр. Планны ике йөз, өч йөз, биш йөз процентка җиткереп үтәүчеләр булды. Бераздан хезмәт күрсәткечен 1000 (?) процентка үтәгән Урал фрезерчысы Д. Ф. Босой үрнәген маяк итеп алучылар күренә башлады. Казан егете Алексей Бирюков, мәсәлән, 1942 елның 3 маенда сменалык эшен 1325 процентка үтәде. Слесарь Фәйзи Абдрахманов, тегү фабри касы эшчесе Нина Ульянова кебек башка уңганнар да нормаларын 900—1000 процентка үтәүгә күчтеләр. «Спартак» комбинатындагы Ксения Алексеева унбер ай эчендә планнан тыш 30 мең пар итеклек өлге кисә. Аңа, Татарстанда беренче буларак, тылдагы гвардияче исеме бирелә һәм ул Хезмәт Кыиыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1942 елны Бондюг химия заводының 123 эшчесе ике еллык, 20 кешесе өч еллык планны үтиләр. Алар арасында М. Шәмсевәлиева, М. Груздева кебек уңган кызлар бар.
һәр коллективта фронт өчен кирәкле һөнәрләргә яшьләрне өйрәтү хәрәкәте башлана Казан кетгут заводы мастеры Н. Павлова берүзе тулы бригаданы укыта. Д. Ильина алты кызны кетгут җепләрен шомартырга өйрәтә. Ампулалау цехы уңганнары И. Куликова, 3. Гыйниятуллина. 3. Варламова ике өч атна эчендә унбер кызны һөнәрле итәләр. Шушы кызлар смена нормаларын икешәр-өчәр йөз процентка үти башлыйлар.
Тылдагы хезмәт коллективларына фронт бригадалары дигән мак таулы исем бирелә башлагач, Татарстан кызлары тагын да тырышыбрак эшләргә тотыналар. 1943 елның 1 июленә 204 коллектив фронт бригадасы исеменә лаек дип табыла. Боек Җиңү алдыннан исә алар- ның саны 1642 гә җитә.
Өздереп шуны әйтергә кирәк. Татарстан промышленность пред приятиеләре, аерым алганда, В. И. Ленин исемендәге җитен комбинаты, «Спартак» аяк киемнәре тегү комбинаты. Бондюг химия заводы Кызыл Армияне сугыш кирәк-яраклары, кием-салымнар белән тәэмин итү дә зур өлеш керттеләр. Бу чорда күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен мех комбинаты Ленин ордены. В. В. Куйбышев исемендәге завод Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Горбунов исемендәге, моторлар төзү һәм вертолетлар ясау берләшмәләре дә орденнар алдылар.
Бу өлкәдә хатын-кызлар җитәкләгән Кызыл Байраклы фронт бригадалары сугыш елъязмасы битләрендә күренекле урыннарны тоталар.
Совет иленең тылдагы хәле авыл хуҗалыгындагы эшләргә нык бәйле иде. Кызыл Армиянең фронттагы җиңүчән адымнары да. нигез дә. турьман туры авылга, колхоз совхозларның. МТСларның җитеш терүчән көчләренә килеп тоташты.
Сугышның беренче айларында ук Татарстандагы колхоз председательләренең —65, бригадирларның 66,3 проценты фронтка китте: 1942 елда гына 2700 кеше ор яңадан колхоз председателе вазифасын үтәргә алынды. Алар арасында хатын-кызлар да бик күп иде. Сугышка киткән механизаторларны алмаштыру да кызлар өлешенә төште. СССР Верховный Советы депутаты П. Ангелина, В. Бахолдина, М. Мухортова кебек патриоткаларның мөрәҗәгатен Татарстан кызлары хуплап каршыладылар һәм кыю рәвештә машина-тракторларның руленә тотындылар. Лаеш районының Рождествено МТСы дирекциясенә язган гаризаларында комсомолкалар: «Без бу хәлләргә читтән генә карап тора алмыйбыз,— дип күрсәттеләр.— Кулларына утлы корал тотып Ватанны саклаучы ир-егетләрне алмаштыру йөзеннән безне трактор бригадаларына билгеләвегезне сорыйбыз!»
Партиянең өлкә комитеты 1941 елның 25 июнендә үк Татарстанның барлык райкомнарына, механизаторлар әзерләү өчен, кыска сроклы курслар ачарга тәкъдим кертә. Тракторчылар, комбайнчылар, тагылма механизм белән эшләүчеләр әзерләнә. Шушы җәйдә үк 5 мең яшүсмер өйрәтелә, аларның 75—80 процентлабы кызлар була. 1943 елга тракторчылар арасындагы хатын-кызлар, 1940 ел белән чагыштырганда, 4 проценттан 75 процентка кадәр үсә. 1944 елны колхоз эшендәге хатын-кызлар өлеше 80 процент тәшкил итә. Колхоз-совхоз, МТСлар- дагы җитәкче постларда гына да Татарстанның ун мең хатын-кызы эшли. Колхоз председательлегенә 320 хатын-кыз тартыла, трактор бригадаларының 447 сен кызлар җитәкли.
1942 елның социалистик ярышында Хәтимә Хөснетдинова җитәкләгән бригада алга чыга (Кукмара районы). Хәтимәгә комсомолның Татарстан өлкә комитеты күчмә Кызыл Байрагын һәм акчалата бүләк бирәләр. ВЛКСМ Үзәк Комитеты Татарстанның 32 тракторчысын «СССРның иң яхшы тракторчысы» значогы белән бүләкли. Алар ара-сында Суфия Галиева, Исдимә Җамалиева (Казанбаш МТСы), Екатерина Кайманова (Буденный МТСы) кебек уңганнар бар.
Кукмараның Сәгурә Мостафина җитәкчелегендәге тракторчылар бригадасы кызлары СССР күләмендә өченче урынга чыга. Кызыл Юл, Балтач, Саба, Буа һәм башка МТС кызлары да телдән төшми макталалар.
Игенчеләрнең алдынгылары җирдән мөмкин кадәр мулрак уңыш алу өчен ярышка кушылалар. 1944 елны Дөбъяз районының «Алга» колхозында Әлфия Ибраһимова җитәкләгән звено арышның гектарыннан — 206 пот, бодайны —132 пот, тарыны 114 пот алып, республика күләм рекорд куя. Тәмте районында Мәдинә Кадый рова, Чистай- да Александра Ефимова, Арчада Рәшидә Гаффарова звенолары ярышучыларның иң алгы сафында баралар.
Татарстан авыл хуҗалыгы эшчәннәре ил өстенә Гитлер бандалары ябырылган чорда фронтка һәм ил ихтыяҗларына 131 миллион пот икмәк, 39 миллион пот бәрәңге һәм яшелчә, 59 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт һәм ярты миллион поттан артык йон тапшыралар. Бу байлык дошманны җиңүдә сизелерлек ярдәм булып тора.
Даһи Ленинның гражданнар сугышы чорында, тылның кайгыр- тучанлыгын сизгәндә, Кызыл Армия җиңү хисен тоеп сугыша, дип әйтеп калдырган сүзләре бар. Бөек Ватан сугышы елларында бу хакыйкать үзен тагын бер кат раслады. Сугышның беренче көннәрендә үк илебезнең һәр тарафында фронтка ярдәм итү хәрәкәте башланып китте. Кешеләр фронт фондына акчаларын, дәүләт займы облигацияләрен, кыйммәтле бизәнчекләрен керттеләр. Татарстанның күп кенә эшчеләре, дошманны җиңгәнчегә кадәр дип, ай саен бер көнне фронт фондына бушлай эшләргә карар кылдылар. 1941 елның сентябрендә сугышчылар өчен җылы киемнәр әзерләү хәрәкәте көчәйде. 9 сен
тябрьдә завод-фабрикаларда әйберләрне жыю митинглары уздырыла башлый. Шундый бер митингта, эшчеләр китергән кием салымнарны кабул иткәч, ВЛКСМның завод комитеты секретаре Р. Гатауллина болай ди: «Сезнең бу бүләкләрегез, солдатларыбызның тән җылысын саклаганга күрә генә түгел, безнен күңелләр саф булганга да, Кызыл Армиягә карата изге теләктә торганыбыз өчен дә сугышчыларга кышкы салкынны үткәрмәячәк! Фронтовиклар явыз дошманга каршы чыкканда, яннарында безне дә, күп миллионлы халкыбызны да үз яннарында итеп тоярлар...»
1941 — 1942 елларда Татарстан хатын-кызлары фронтка 23 мең тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең телогрейка һәм сырган чалбар. 106 мең җылы эчке кием һәм ун меңнәрчә бияләй-оекбаш кебек нәрсәләр озата.
Мәскәү янында кан коюлы сугышлар барган көннәрдә совет халкы Кызыл Армияне коралландыру өчен мая туплый башлады. Татарстанның хатын-кызлары, яшьләр һәм карт-карчыклар үз байлык ларыннан җыелган акчаны танклар, самолетлар ясарга тапшырдылар. 1942 —1944 елларда Татарстан кешеләре биргән акчага төзелгән «Та тарстан колхозчысы», «Кызыл Татарстан» исемле танк колонналары һәм авиаэскадрилья фронтның төрле тарафларында дошманның котын алды.
Сугышчыларга күчтәнәчләр, кием салымнар җибәрү аерым аерым да була торган иде. Бу күренешне бер тәртипкә китерү йөзеннән 1942 елның мартында партиянең Татарстан өлкә комитеты ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе Гали Динмөхәммәтов җитәкчелегендә махсус комиссия оештырыла. Комиссия зур эш баш кара. Кызыл Армиянең XXIV еллыгы уңаеннан Татарстан хезмәт ияләре фронтка 666 мең сумлык бүләк озаталар. 1942 елның 1 Май бәйрәменә фронтка —52 мең, Октябрь бәйрәменә — 100 мең посылка һәм коллективлардан җыелган 35 вагон бүләк җибәрелә. Сугыш елларында Татарстаннан фронтка киткән бүләк күчтәнәчләр 40 мил лион сумлык дип исәпләнә.
Сугыш еллары заемына, акча әйбер лотереяларына язылуда да Татарстан хатын кызлары зур оешканлык һәм активлык күрсәтәләр. Бу чаралардан ил 1 миллиард 236 миллион сум акча ала.
Туган Ватанга ябырылган дошманны тизрәк җиңеп, илне азат итү өчен Татарстан хатын кызлары хезмәтләрен, мал мөлкәтләрен генә түгел, хәтта каннарын да кызганмадылар. 1941 елның көзендә үк Казанда 5700 кеше донорлар сафына баса. Татарстан кан алу өлкә станциясе Көнбатыш фронтның эвакогоспитален һәм республикадагы госпитальләрне канәгатьләндереп тора. Шуның өстёнә Казаннан фронтка көн саен 60 (I) литр кан озатыла.
Бөек Җиңү сәгатен якынайтуда Татарстан әдәбият сәнгать вәкил ләренең фидакарьлеге дә мактауга лаек. Язучыларның, композитор ларның, рәссамнарның һәм артистларның күбесе фронтка китә. Тыл дагылар исә хәрби частьларга шефлык тәртибендә уультура хезмәте күрсәтә башлыйлар. Сугышның беренче елында гына да хәрәкәттәге агитбригадалар хәрби частьларда һәм эвакогоспитальләрдә — 2500 концерт. 70 спектакль куялар Бригадалар Калинин. Брянск. Каре лия. Ill Балтик буе фронты кебек иң хәтәр якларга бара. Юлга чыгучыларның күпчелеге хатын кызлар була.
Без, шушы хакыйкатьләрдән чыгып, хатын кызларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарьлекләре алдында бил бөгеп баш иябез.