КАЛӘМДӘШНЕ САГЫНГАНДА
Абдулла ӘI читнең тууына 80 ел
шьлеге давыллы елларга туры килгән бер буын язучылар бар Аларньҗ тормыш юллары да бер -
беренә охшаган — гражданнар сугышы, эчке дошманнарга каршы көрәш. колхозлашу еллары,
беренче бишьеллыклар
Кечкенә хикәяләре һәм сәхнә әсәрләре язу белән танылган Абдулла Әхмәтнең
иҗаты да нәкъ менә шул боек тезелешләр чорында башлана Аның беренче очерклары Магнитогорск
тезелешләрендә эшләүчеләргә багышлана Шул елларда «Магнитогорск ударниклары», «Дөнья гиганты һәм
аның баһадирлары» дигән китаплары басылып чыга. Эшчеләр темасын ул соңыннан да (бигрәк тә драма
әсәрләрендә) дәвам итә. Аның нефтьчеләр тормышына багышланган «Серләр», «Егет сүзе» дигән драма
әсәрләре, «Кара алтын» исемле очерклар китабы денья күрә Татарстан нефтьчеләре турында соңыннан
калын-калын романнар, повестьлар, поэмалар язылды, нәфис фильм төшерелде. Абдулла Әхмәт әсәрләре
исә безгә бу хактагы беренче әсәрләр булуы белән кадерле.
Абдулла Әхмәт иҗатының күтәрелеш чоры Боек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларга туры килә
дисәк, ялгыш булмастыр Фронт газеталарында эшләгәндә, аньҗ сугышчан очерклары белән бергә кечкенә
күләмле хикәяләре дә еш басыла Аларның солдат күңелен күтәреп, ял иттереп ала торган колкелеләре дә,
ачудан тешне кысып, дошман естенә ташланырдай көч биргән фаҗигале лоре дә күп була
А Әхмәт халык иҗатын өйрәнү белән дә мавыга, фольклор галиме Хәмит Ярми белән бергәләп, халык
мәзәкләрен туплаган китаплар чыгара Шаян сүзгә үзе до оста булган мәзәкче язучыга аның бу хезмәте
фронтта да ярап куя Газета битләрендә «Хуҗа Насре I дин фронтта» дигән бүлек ачып, яраткан героебыз
ярдәме белен язучы фашист илбасарлардан ачы келә. Солдатлар ар асында булган төрле кызык хәлләрне да
ул Хуҗа Насретдин мәзәкләренә торырлык итеп хикәяләүгә ирешә Җитди хикәяләрдә' исә күпне күргән,
минут саен үлем белән очрашып торган сугышчыларны да тетрәнде- рорлекләре бар
Сугышның башыннан ахырына кадәр иореп, утны-суны кичеп кайткан, фронтта партия сафларына
кергән, орден һем медальләр белән бүләкләнгән Абдулла Әхмәт бу теманы соңыннан да дәвам итеп,
фаҗигале һәм героик кеннәр турында балалар эчен күп кенә хикәяләр яза. Аның иҗатын бизмәннең ике
тәлинкәсенә бүлеп салсаң, «балалар өчен» дигән ягы тартарак тешәр кебек Абдулла Әхмәтнең балалар
әдәбиятына килүе үзе дә очраклы түгел. Ул бала җанлы, аларның телен таба белә, тиз аралашып, алар ечен
үз кеше булып китә ала иде
Сугыштан соңгы елларда, фронтташ язучылар бер-бере белән аралашып яшәгәндә, ул безнең өйгә еш
кило иде Кечкенә кыэьбыэ ачык йозле абыйсын күрүгә, каршына йегереп бара да балалык һенәрләрен
күрсәтергә ашыга Зәгь»1фь тавышы белән җырлаган була, тыпырдап бии Абдулла абый исә кинәнеп келе-
келе кул чаба, яраткан сүзе «Ух-ти1»не әйтеп, алдына утыртып соя Озак килми торса матбугат йортында
күрешкәндә аның беренче сүзе «Минем теге матур кыз нишли, үсәме?» булыр иде. Ул үзе дә берсеннән -
берсе акыллы, итагатьле ике кыз үстерде Хикәяләрендәге геройларда үз балаларының характерын чамаларга
да момкин була иде
А. Әхмәтнең балалар язучысы булып китүенә яшьлегендә балалар йортында тәрбияне булып эшләү дә,
педагогия институтында уку ДА А Алиш белен бергәләп нәниләр ечен пьесалар иҗат итү дә этәргеч
булгандыр Сугыштан соңгы елларда Татарстан китап нәшриятының балалар-яшьлар редакциясендә медир
«Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында баш редактор булу да аны яшүсмерләрнең шау-шулы, маҗаралы,
серле дөньясында яшәтте
Я
Аңа кадәр шактый хикәяләр, пьесалар язган булса да, А. Әхмәтне киң җәмәгатьчелеккә таныткан
әсәре «Үги кыз» пьесасы булды. Татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган бу әсәр Татар дәүләт академия
театрында уңыш белән барды. Муса Җәлил, Гадел Кутуйлар газеталарда уңай рецензияләр язып чыктылар.
Балалар әдәбиятын игътибар белән күзәтеп барган, аның уңышларын билгеләп үтәргә һәркайчан вакыт
тапкан Муса Җәлил «Үги кыз» әсәрен карагач: «Пьесага хас уңай сыйфат — аның халыкчан образлылыгы
һәм чиксез садәлеге. Пьеса ясалма рәвештә фикер-мораль чыгарулардан, аңа ясалма мәгънә тагып куюдан
азат булган хәлдә, шул ук вакытта әкиятнең үз художество чаралары аша органик һәм табигый рәвештә ап -
ачык мораль фикерне. үткәрә».— дип язып чыкты. .
Герой шагыйрь пьесаның уңай ягы дип. ассызыклап аның шул сыйфатын әйтә икән, юкка
булмагандыр.
Чыннан да, Абдулла Әхмәтнең ул елларда иҗат ителгән «Яңа дуслар, «Яраланган сумка», «Бабай һәм
малай». «Абый хаты» һ. б. дистәләрчә хикәяләре тормышчан, балаларча самими, җанлы характерларга бай
булулары белән гыйбрәтле иделәр.
А. Әхмәт татар балалар әдәбиятының үсешенә иҗаты белән генә түгел, аны оештыручы булып та күп
эш башкарган язучы. Нәшрият эшчесе һәм пионерлар өчен чыгарыла торган журнал редакторы буларак, ул
үз тиресенә талантлы язучыларны туплый алды һәм кайбер әсәрләрнең язылып дөнь яга чыгуына турыдан-
гуры ярдәм итте. Мәсәлән, А. Әхмәтнең якын дусты И. Туктар нәниләр өчен өчәр -дүртөр юллык кына йөз
хикәя язды М Әмирнең нәни хикәяләре дөнья күрде. А Әхмәт үзе дә «Әби сөюе», «Баһау һәм бозау» исемле
көлкеле хикәяләр иҗат итте.
Сугыш афәтләре кешеләргә тыныч көннәрдә дә кайгы-хәсрөтне салып кына торды. Фронттан йөреп
кайткан язучыларның байтагы илле яшен дә тутырмыйча арабыздан китеп барды. Исәннәренең дә
сәламәтлеге иртә какшады. Утызынчы еллар комсомолы, партияле фронтовик язучы Абдулла Әхмәт тә озак
һәм каты авырып вафат булды. Ә быел аңар 80 яшь тулган булыр иде, һәм без бу шатлыклы көнне көләч
йөзле, шаян дустыбыз белән бергә үткәрер идек... Ә хәзер без аны сагынып искә алабыз