Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ БӘХЕТЛЕ АНА

Даһи Ленинның кадерле әнисе Мария Александровна Ульянова гомеренең унсигез елын Казан һәм Казан губернасындагы Кокушкино авылында уздыра. Архив документлары, туганнарының һәм якыннарының хатлары, истәлекләр безгә бу бөек ана образын тирәннән аң-ларга ярдәм итә. 3. П. Кржижановская, Мария Александровнаның бөек шәхес һәм сизгер күңелле булуына ишарәләп: ♦ Революционерлар (әле нинди генә революционерлар!) үстергән ананың га-җәеп сөйкемле образы бу балалар ирешкән җиңүләргә дә кагылышлы итеп бәяләнергә тиеш,— дип язган иде.— Чөнки Мария Александровнаның гомере балаларыныкына нык бәйле һәм баштанаяк аларга багышланган. Рухи яктан көчле, ачык күңелле, гүзәллеккә омтылучан бу ана кыз һәм улларының дөньяга карашлары, тормыш юллары формалашуга ни дәрәҗәдә тәэсир иткәнлекне хәтта чамалап бетерүе дә кыен».
Мария Александровна Ульянова (кыз фамилиясе Бланк) 1835 елның 6 мартында (искечә стиль белән — 22 февральдә) Петербургта туа. Аның әтисе, Александр Дмитриевич, чыгышы ягыннан мещан була. Ул 1824 елны медицина-хирургия буенча император академиясен тәмамлый. Егерме ел врач булып эшләгәннән соң, дворян исеме бирелә.
Александр Дмитриевич Петербургта да, Смоленск губернасында да, Пермь якларында да хезмәт итә. Авырулар дәвалауда аның үзенә генә хас ысуллары кызыклы. Ул гел даруларга гына таянып эшләүгә каршы чыга, пациентларга да даруны мөмкин кадәр азрак тәкъдим итәргә тырыша. Эчке һәм нерв авыруларыннан котылу өчен, мәсәлән, ул судан файдаланырга киңәш бирә. Пермьдәге Югов- ский заводында ул хәтта су белән дәвалау йорты да оештыра. Александр Дмитриевич еш кына: «Яшәешнең үзе белән дәвалана белергә кирәк!»— дип кабатларга ярата.
1847 елда Александр Бланк, ялга чыгып, Казаннан 40 чакрым чамасы ераклыктагы Кокушкино авылына урнаша. Шунда ул 1870 елның 17 июленәчә, ягъни вафатына кадәр, яши.
Мария Александровна Ульянова (1835—1916)
Татарстан дәүләт архивында А. Д. Бланкның 1847 елның 27 ноябренда Казан губернасының шәҗәрә кенәгәсенә кертелүе һәм аның Дмитрий, Анна, Любовь, Екатерина, Мария. София исемле алты баласы булганлыгы турында документ саклана. Александр Дмитриевичның хатыны Анна Ивановна бик яшьли, 1838 елда ук дөньядан кичә. Балалар тәрбияләүдә бу гаиләгә Анна Ивановнаның * тол калган сеңелесе Екатерина да ярдәм итә. Бик кырыс холыклы 1 булуына да карамастан, Екатерина Ивановна балаларның тирән ихтирамын казана. Ул аларны музыкага, чит телләргә, өй эшләренә һәм үз үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтә.
Александр Дмитриевич, көчле рухлы, мөстәкыйльлек яратучы I кеше буларак, берәү алдында да баш ияргә, берәүгә дә ялагайланыр- = га теләми. Шуңа күрә власть вәкилләренә дә бик ошап бетми ул. ? Казанның хәрби губернаторы хәтта аның турында яшерен мәгълү матлар җыярга боера. 1850 елның 7 октябрендә Лаешның земский 3 исправнигы хәрби губернаторга А. Бланкның, хуҗалык эшләреннән с тыш, кешеләрне су белән дәвалап мавыгуы турында хәбәр итә.
Туры сүзле, битарафлыкны сөймәүчән Александр Дмитриевич балаларын да үзенә охшатып тәрбияли. Ул аларны яшьтән үк һәм физик, һәм әхлакый яктан чыныктырырга тырыша, һичнинди ял : каулыкка, урынсыз иркәләнү-назлануларга юл куймый.
Балалар һәр иртәдә, салкын өйалдындагы аралыктан үтеп, кух няга, иртәнге табында үзләре эчәргә тиешле сөтне җылытырга ашы галар. Бу өйдә балаларга кечкенә чакта гына түгел, шактый үс көч тә чәй яки кофе эчәргә рөхсәт ителми, чөнки әти кеше бу эчем лейләрне организмга зарарлы дип ышанган була. Гаиләдәге һәр балага аерым түтәлләр бүлеп бирелә, андагы барлык эшләрне алар үзләре башкаралар.
Мария Александровна шушындый шартларда нык холыклы, чы дам, сабыр һәм сау-сәламәт булып үсеп җитә. Кокушкинода яши башлаганда, аңа унике тула. Әтисен ул бик якын күрә, аңа һәр чак ярдәм итәргә тырыша, бакчада эшләргә, яшелчәләр үстерергә аеруча ярата.
Укуда исә Мария Александровнаның тагын да сәләтлерәк икән леге ачыла. Дөрес, бу авылда хәтта башлангыч мәктәп тә булмый Кызны әнисенең сеңелесе һәм әтисе укыталар. Мария Александров на немец, француз, инглиз телләренә өйрәнә, әдәбиятны, тарихны, математиканы, кисү-тегү һөнәрләрен үзләштерә. Шулай ук ул фор тепианода уйный, нотага карап җырлый белә.
Кияүгә чыгарына бер ай кала, 1863 елның 15 июлендә Мария Александровна, Самарадагы ирләр гимназиясендә экстерн төстә им тихан тотып, башлангыч мәктәпләрдә рус, немец, француз телләрен һәм арифметиканы укыту хокукын ала. Аңа мәктәпләрдә эшләргә туры килми килүен, әмма тормышта кызның педагоглык сәләте ифрат киң колач ала, бик күркәм нәтиҗәләр бирә.
Мария Александровна апасының ире И. Д. Веретенников белом бергә эшләүче, Пенза дворян институты инспекторы Илья Николае вич Ульяновка кияүгә чыга. Туйны 1863 елның 25 августында Ко кушкинода ясыйлар, һәм Мария Александровна үзен ире белән бик бәхетле гомер кичергән итеп исәнли. Чорының алдынгы фикерле кешесе Илья Николаевич тормышының утыз елдан артыграк гоме рен педагогикага, халыкны агартуга багышлый. Гаиләдә дә ул ис киткеч игътибарлы. Бу өйдәге балалар әти белән әни арасында нин дидер низагы булырга мөмкинлеген күз алларына да китермиләр. Мария Ильинична Ульянова истәлекләренә караганда. Мария Алек сандровна белән Илья Николаевич балаларны ничек тәрбияләү ту рында бервакытта да бәхәсләшмиләр. Кыз-уллары исә һәр мәсьәлә
дә әти-әнинең «бердәм фронт»та икәнлекләрен бик яхшы сизеп торалар.
Ульяновларның бала тәрбияләү сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Бала күңеленә юл яру, уртак тел таба белү, эшкә өйрәтүне мавыктыргыч ысулларда алып бару — болар һәммәсе шуңа шаһит. Әйтик, бәләкәй Маняшасын бәйләргә өйрәткән чакта Мария Александровна йомгакка кечкенә уенчыклар, конфетлар кыстырып калдыра. Бала бераз эшләп ала да. җеп эченнән аның яраткан әйбере килеп чыга...
Әни кеше күп укыганлыктан, Ульяновлар гаиләсендәге балалар да әдәбиятны, шигъриятне, әкиятләрне яратучан булып үсәләр, чит телләргә, рояльдә уйнарга, җырларга өйрәнәләр. Яңа ел алдыннан чыршы уенчыклары ясарга, Кокушкино тирәсендәге урманнарга чыгып йөрергә, табигатьне кадерләргә өйрәнәләр.
Ульяновлар гаиләсендәге балалар нәкъ менә Кокушкино чорында әхлакый яктан гына түгел, идея-политик яктан да дөрес тәрбия алалар. Монда балаларга үзләрен иркен тотарга мөмкинлек бирелә: төрледән-төрле уеннар, кызыклы бәхәсләр, тыелган җырлар, Мария Александровнаның фортепианода уйнавын тыңлаулар...
Н. И. Веретенников бу хакта: «Тыныч, сабыр холыклы Маша апа безнең кебек балалар белән һәрвакыт бик итагатьле, гадел була торган иде,— дип яза.— Без дә аны бик ярата идек һәм, башкаларга караганда, аны ныграк якын күрә идек. Кокушкинодагы көйсез көннәрдә ул безне рояль янына җыя. Верстовскийның «Аскольд кабере» исемле операсы турында сөйли. Без тын да алмый аның сүзләрен, рояльдә уйнавын тыңлыйбыз. Мин мондый кичләрне мәңге онытмам кебек. Әгәр ясый белсәм, шундый бер кичәне менә дигән итеп рәсемгә төшереп куяр идем: Володя белән Оля, мөкиббән китеп, музыканы, җырны тыңлыйлар. Аларның табигате аеруча музыкаль иде. Кечкенә Митя исә әсәрнең фабуласы белән күбрәк кызыксына, Маша апаның сүзләрен йотып алырдай булып утыра. Өлкәннәр, тамашага комачауламаска тырышып, өй эшләре белән шөгыльләнәләр. Хәер, без, балалар Мария Александровнаның сүзләре, рояльдә уйнавы, җыры белән шулкадәр мавыкканбыз ки, башкаларның нишләве гамебезгә дә кереп чыкмый»...
Бу олы җанлы бөек ананың тышкы кыяфәте турында да төрле истәлекләр сакланган. Мария Александровна бик күркәм, күз карашлары тирән мәгънәле, йөзендә сабырлык һәм шул ук вакытта горурлык та чагыла. Үз-үзен тотышында көч, чыдамлык, кешеләрне хөрмәтләү һәм көрәшүчән рух сизелеп тора.
Мәгълүм булганча, Мария Александровнага авыр, кайгылы хәлләрне дә шактый кичерергә туры килә. 1886 елның январенда Илья Николаевич кинәттән үлеп китә. Шуннан соң ел гына уза, Петербургта Александр Шкә һөҗүм итүдә катнашканы өчен, Анна белән Александр Ульяновлар кулга алыналар. Ана ашыгыч рәвештә Петер-бургка китә. Ульяновлар гаиләсенең якын дусты В. В. Кашкада- шова бу хакта, Мария Александровна, Сашага каторга җәзасы бирелсә, моны зур бәхеттән санап кабул итәчәк иде, дип искә ала. Ул инде, улы белән бергәләп, гомерлек каторгага китәргә исәпләп тә куйган иде: балаларның олылары үзләре генә яшәрләр, кечкенәләрен яныма алырмын, дигән иде...
Әмма җәза көткәндәгедән дә катырак булып чыга: Александр Ильичны үлемгә, Анна Ильиничнаны биш елга Көнчыгыш Себергә сөрергә хөкем итәләр. Кыз баланың бу юлда тәмам харап булачагын аңлап, 1887 елның 20 апрелендә Мария Александровна полиция департаментына үтенеч яза: «... 18 апрельдә мин, кызымның
язмышын җиңеләйтүне сорап, бер тапкыр мөрәҗәгать иткән идем. Хуҗалыкны туздыру никадәр генә аяныч булса да, әгәр үтенечем канәгатьләндерелмәсә, кечкенә балаларымны ияртеп, минем үземә дә Көнчыгыш Себергә китәргә туры киләчәк. Кызымны Көнчыгыш түгел, ә Көнбатыш Себергә генә сөреп, Томскида минем белән бергә яшәргә рөхсәт бирсәгез генә дә, без моны Сез галиҗәнапнең дүрт сабые булган гаиләгә карата кылган зур мәрхәмәте дип ка бул итәр идек. Инде монысы ярамаса. Сез галиҗәнаптан миңа кызым белән Красноярскида яшәргә рөхсәт сорар идем’..»
25 апрельдә ана полиция департаменты директорына тагын үтенеч җибәрә. Анда: «...коточкыч кайгымны җиңеләйтү йөзеннән кызымны якын туганнарым яши торган Казан каласына яки кызымның кияве (сүз М. Т. Елизаров турында бара —М. С.) урнашкан Сембер шәһәре тирәсендәге Самарага гына сөрергә рөхсәт итмәссезме?» — дигән юллар бар.
Мария Александровна М. Т. Елизаров һәм туган тиешле кешеләре М. Песковский ярдәмендә кызының Көнчыгыш Себергә билгеләнгән сөргенен Кокушкино авылына үзгәрттерүгә ирешә.
Ульяновлар гаиләсе Казанга күчеп килә. Анна Ильинична Ко- кушкинога җибәрелә, Владимир Ильич исә Казан университетына укырга керә. Ана кызының сөрген чорындагы тәртибе өчен һәм. укып бетергәнче, улын үз карамагыннан ычкындырмаячагына ышан-дырып, язу бирә. Әмма гаиләдәге тынычлык озак дәвам итми. 1887 елның декабрендә студентларның хөкүмәткә каршы ясалган сходкасында актив катнашкан өчен Владимир Ильич кулга алына һәм полициянең яшерен күзәтүе астында шәһәрдән Кокушкинога сөрелә. By чакта Ольга белән Дмитрий Казанда укыйлар әле, шунлыктан Мария Александровнага гел ике арада йөрергә туры килә.
1887 елның 18 ноябренда Анна Ильинична дустына язган хатында: «Сеңелем (сүз Маняша турында бара — М. С.) минем янда әле. Аны шәһәрдә генә тотарга дигән идем дә, әни ризалашмады. Ул минем ялгыз яшәүнең кыенлыгын тирәннән аңлый... Гомумән, безнең әни миннән көчлерәк»,— ди. Анна Ильиничнаның 1888 елның 14 сентябрендә язган башка бер хатында әни Казанда квартира тапты, дигән юллар бар. Бу чакта инде Владимир Ильичка шәһәрдә яшәргә рөхсәт бирелә. Әлеге квартира турында сүзләр В. И Ленинның музей-йортына (Казанның Ульяновлар урамындагы 5 йорт) карый.
Мария Александровна өйне яшәү өчен бик җайлы иттереп җыештырырга оста була. Ул, гомумән, тик тора белми. Бу хакта Мария Ильинична: «Ул я тегә, я бәйли, я өйгә бик кирәкле башка бе рпр мәшәкать артыннан йөри,— дип яза.— Буш вакыт тисә, китап лар дөньясына чума, бик күп укый. Укудан туктаган арада рояль янына килеп утыра, музыкага бирелә...»
Китаплар һәм музыка — Мария Александровнаның мәңгелек юл дашлары. Миңа В. И. Ленинның Мәскәү Кремлендәге музей бүлмәсендә бу гаилә байлыгындагы ноталар белән танышырга туры килде. 400 ләп музыкаль әсәрнең нотасы бар анда. Казанда алынган-нары да шактый. Аларын тышлыктагы: «Көнчыгыш лирасы. Музыка кибете. Казан.» кебек махсус мөһерләрдән, истәлекле язмалар дан танырга мөмкин. Миңа ул ноталар аеруча кадерлерәк тоелды, аларга озаклап сокланып карап тордым. Мария Александровнаның Казанда Вебер, Глинка. Гайден әсәрләрен, романслар уйнап уты руын күз алдына китерергә тырыштым.
Билгеле булганча, Казанда яшәгәндә Мария Александровнага төр ле оешмаларга күп санлы үтенечләр белән мөрәҗәгать итәргә туры килә. Володясының укуы өзелеп калгач, ана бигрәк тә борчыла.
Улына югары белем алырга мөмкинлек бирүләрен сорап, кемнәргә генә йөрми ул! Әле анда Мария Александровна балаларының 19 (!) тапкыр кулга алыначакларын, сөргеннәрдә, эмиграцияләрдә газап чигеп йөриячәкләрен һәм, аларның язмышын җиңеләйтер өчен, күпме баш ватачагын уена да кертми.
Бу ана гомере эчендә 200 дән артыграк үтенеч яза. Төрле чиндагы түрәләр янына балалары өчен үтенеч кәгазьләрен тотып кергәндә дә ул бик тыныч, итагатьле һәм сабыр булып кала белә. Ананың үз сүзләренә караганда, нәкъ менә шушы сыйфатлар аңа түрәләрнең, төрмә хуҗаларының хөрмәтен казанырга мөмкинлек би-рәләр.
Үзе революционер булмаса да, Мария Александровна балаларының дөньяга карашын, омтылышларын тирәннән аңлый, аларга ярдәмгә әзер тора, алар белән горурланып яши. Киевта дүрт баласы Анна, Мария, Дмитрий һәм аның хатыны Антонина — барысы берьюлы кулга алынганда, анага инде 70 яшь. Шуңа да карамас-тан, ул көй саен диярлек, кулына дүрт төенчек тотып, үзенә таныш та булмаган шәһәрнең төрле якларына урнашкан төрмәләре арасында йөри.
Мария Александроңна киләчәкнең яктылыгына ышана. Вафатына берничә генә көн калгач, моңсуланып, ул: «...бераздан кабат уянырга мөмкин булса икән!— дип сөйли.— Кешеләрнең ул чакта ничек яшәгәнен күрсәң иде!..» J ’ .
1916 елның 12 (25) июлендә дөньядан кичкән Мария Александров- наны Петербургның Волков зиратына күмәләр. Бу кайгылы вакыйга дан соң гаиләнең бер дусты М. Т. Елизаровка: «Шулкадәр яхшы күңелле Мария Александровна кебек кешенең инде безнең арада юклыгы турында уйлавы да авыр,— дип яза.— Мондый гомер бик сирәк кешеләргә тия...»
Мария Александровнаның гомере исә аның берсеннән-берсе акыллырак балалары тормышында дәвам итә башлый. Әнисе турындагы истәлекләрендә Мария Ильинична болай яза: «Владимир Ильичның кыяфәте әнинекенә охшамаган иде, ...әмма күзләре — нәкъ әниемнеке. Шулай ук кешеләргә карата гаҗәеп сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәте дә — әнидән күчкән гадәт. Владимир Ильичның тормыш юлы да, әлбәттә, бөтенләй башка юнәлештә, нәкъ әнинеке кебек үк туры, максатчан һәм искиткеч якты булып чыкты».
Җанын аямыйча тәрбияләгән балаларының — Владимир Ильич Ленин —- дөнья пролетариатының юлбашчысы, миллионнарны якты көннәргә китереп чыгарган икән, Мария Александровнадан да бәхетлерәк ананың булуы мөмкинме?!