Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИДАКАРЬЛЕК

Күтен түгел күренекле әдибебез һәм гапчле- без Некый ага Исәнбәткә 85 аш» тулды Шул уңайдан бер
геркем яшь азучылар Н Исәмбәг белен очраштылар Аксакал әдибебез яшьләрнең күп со рауларына җавап
бирде Түбәндә щүп әңгәмәнең язмасы һем әдип-галммебезнең аңа басылып чыккан •Балалар фольклоры*
исемле хезмәтенә рецензия урнаштырыла.
Сорау: Некый ага, яшь иҗат кечләренә Сезнең нинди телеилерегез бар?
Җ а е а п: Билгеле, бер очрашуда гына бар теләкләрне әйтеп бетерел булмас Шулай да кайберләренә
булса да тукталып үтим Иң беренче чҗэәтта, вакытны бушка уз дырмыйча, кечне еак-тояккә сарыф игмичо,
мемкин кадер зуррак, ягъни актуальрәк, меһимрәк эшләргә алынырга иде Ә эшлисе эшләр бик күл әле беэиең
алда Шулардай берсе — халкыбызның тарихын, әдәби мирасын ойронү һәм пропагандалау мәсьәләсе Моңа
игътибар итүемнең сәбәбе шунда квмакытта яшь авторлар
тарафыннан иҗат ителгән әйберләрне укыйм яки карыйм да
уйга калам Уйланырга, хәтта борчылырга да сәбәпләр
җитәрлек Кайбер очракларда тегб яки бу авторның
мәдәниятебез тарихыннан бик аз яки, гомумән, хәбәрдар
булмавы ачыклана Моның объекта* һәм субъектив сәбәпләре
күптер, әлбәттә Ләкин алар килечек гасырда да яшәячәк һем
иҗат итәчәк кешеләр бит һем алар күп гасырлы әдәби
мираска, бетен халык иҗатына хуҗа булып калачаклар Бу
хәзинәнең язмышы турында уйлыйм да. сорау туа яие-
перевоз кадерен белерләрме икән аның, у элерон йен соң
килгән буыннарга да илтеп җиткерә алырлармы?
Халкыбызның катлаулы тарихына, әдәби мирасына
меиәсебәт яшьләр иҗатымда терлечә чагылыш таба Мәсәлен,
кайбер шагыйрьләребез әсәрләрендә патриотизм хисләрен,
ягъни туган илгә, телгә һем халыкка мәхәббәт кебек олы
тешенчелерие «Безнең бабайлар—«болгарлар!» дигән тезиска гына кайтарыл калдыралар шикелле Ба-
баларыбызның борынгы болгарлар, тегәлрек әйткәндә «анабыз болгар атабыз кылчан» икемен һәрвакыт исте
тоту—әлбәттә, күркәм, кирәкле сыйфат Әмма болан декларатив рәвештә әйтү генә әле бик аз Мондый
тешәкчеләрнең бетен тирәнлегенә җитеп, киңлеген иңләү, шу ларны укучылар күңеленә уйдырып салу ечен
шигъри штамплар гына да җитми Бу олы толда фикерләр иң элек һар иҗатчының үз йәрәге аша чьҗ- кан хис
һәм белемгә нигезләнгән айнык акыл белән сугарылган инану, дорос роге, шушы ике иечнең бердәмлеге
булырга тиеш Шушы инануы булганда гына иҗатчы халык кү ңеленә тол табар дип уйлыйм.
Халык авыз иҗатын, әдәби мирасны ойронү, әлбәттә, үзмаксат түгел Бу безнең хәзергебез һем киләчәк
кемнәребез ечен кирәк Фикүреме иллюстрация рәвешен дә бер гене мис ал китереп үтим Менә Т
Миңиуллинның «Керле — мәктәп баласы- исемле балаларга атап язган әкият-пьесосы Беренче карашка
гадети әсәр кебек шул ук Убьф- лы карчык, Дию. Шүрәлеләр Ләкин халык әкиятләренең бу «штатный
геройлары» борын заманнарда тугәл, е безнең чорда яшиләр һәм авторның ихтыяры белән без нең заманга
хас уй-фнкерлерне. беэиең ечен меһим зстетик идеалларны балалар күңеленә салуга хезмәт ителер Әгәр
драматург мифологияме, халык авыз иҗатьы белмәс е, шуларны җентекләп ейрәнмәсә. һичшиксез мондый
әсәрне иҗат итә алмаган булыр иде
Сорау: Язучы буларак Сез аеруча драматургия олкесемде халкьАыэньҗ мәхәббәтен казандыгыз Шул
уңайдан драматургиягә килүегез турымда бер-мке сүз әйтмәссезме? Җавап: Драматургия өлкәсендә җиң сызганып эшләүгә, икенче төрле әйткәндә, социаль заказ этәрде дип
уйлыйм, һәм бу ул вакытларда, ягъни егерменче елларда бик табигый иде. Чөнки Октябрь революциясенең
беренче көннәреннән үк масса арасында тәрбия һәм пропаганда эшләре алып баруда иң үтемле чараларның
берсе — спектакльләр кую булды Ул вакытта барысы да сәхнәдә уйныйлар: укытучымы ул, язучымы яисә
инженермы — барыбер спектакльләр куюда актив катнаша иде. Клубларда һәрбер лекция, докладтан соң,
кагыйдә буларак, спектакль күрсәтелә... Ләкин совет чорында язылган татар пьесалары ул вакытларда юк
дәрәҗәсендә бик аз иде. Шуңа күрә сәхнә әсәрләренә ихтыяҗ бик зур булды. Дөрес, беренче сәхнә әсәрләрем
революциягә кадәр язылганнар Ләкин драматург буларак мин нәкъ менә совет чорында формалаштым дип
әйтә алам. Үзегез уйлап карагыз: ничек итеп язмыйсың ди ул Мулланур Вахитов, Муса Җәлил кебек олы
затлар турында. Алар хакында берне генә т|- гел, бишәр пьеса язарга кирәк
Сорау: Нәкый ага, хәзерге татар драматургиясе турындагы фикерләрегез белән дә уртаклашсагыз икән.
Җавап: Гомумән алганда, драматургия әдәбиятыбызның һәм мәдәниятебезнең иң алдынгы
тармакларының берсе дип уйлыйм. Моңа мисал итеп, узган елда Үзәк телевидение аша ике татар совет
драматургының өч әсәре күрсәтелүен әйтеп үтәргә мөмкин булыр иде. Әмма ләкин борчылырга да сәбәпләр
юк түгел, минемчә. Бездә драматургия йөген башлыча урта буын авторлар: Туфан Миңнуллин, Аяз
Гыйләҗев, Илдар Юзеевлар тартып бара дип әйтерлек. Ә мәнә яшьләр бу йөкне тартырга бик үк атлыгып
тормыйлар кебек. Дөрес. Ризван Хәмид шактый өлгерлек күрсәтте. Тагын каләм сынап караган ике-өч
исемне атап булыр иде. әлбәттә. Ләкин, ничек кенә булмасын болар аз әле Яшьләрдә тормышыбыздагы теге
яки бу күренешләргә чын күңелдән борчылып яки шатланып, казанышларыбыз өчен горурланып язу
җитенкерәми дигән фикер туа миндә Бәлки мин ялгышамдыр?...
Аннан соң тамашачы турында да еш уйланам мин. Кемнәр алар, театрга йөрүләре ни рәвешле?
Максатлары нәрсәдә? Репертуар аларны канәгатьләндерәме? Менә шул турыда да, хәзергечә әйткәндә, үзенә
күрә бер социологик тикшеренү үткәрәсе иде. Минемчә, тамашачыны ныграк белүнең файдасы булмый
калмас, һәр ике тараф өчен дә—драматургка да, тамашачының үзенә дә.
Сорау: Нәкый ага. Сез бит әле әдәби һәм фәнни җәмәгатьчелекне урта гасыр татар әдәбиятының
күренекле вәкиле Мөхәммәдьяр белән дә таныштырган кеше...
Җавап: Мөхәммәдьяр әсәрләре белән мин беренче тапкыр кырыгынчы еллар башында очраштым һәм
аларны матбугатта чыгаруга ирештем. Моның белән горурланам, әлбәттә. Дөрес, узган гасырның
урталарында күренекле рус галиме, тюрколог И. Н. Березин Мөхәммәдьяр дигән шагыйрьнең булуын
исемләп белмәсә дә, ул чорда «Төхфәи мэрдан» дигән бер әсәр язылган булуын белгән. Ләкин авторы кем
булуын һәм аның тагын »Нуры содур» дигән әсәре дә булуын әйтә алмаган иде. Ул шагыйрьнең «Төхфәи
мэрдан» поэмасына югары бәя биргән һәм андагы мәкальләрнең, фразеологик әйтемнәрнең кайберләрен
тәрҗемә итеп бастырып чыгарган иде. Ләкин болар татар укучыларына барып җитә алмаган, шуңа күрә
тиешле дәрәҗәдә яңгыраш та тапмаган иде. Шуннан соң Мөхәммәдьяр турында бер гасырга якын сүз
булмый торды.
Мөхәммәдьяр иҗатын әле ныклап өйрәнәсе бар. Минемчә, иң элек, шагыйрь әсәрләренең сакланып
калган нөсхәләре нигезендә аларның фәнни тикшерелгән текстларын төзисе бар Миндә мәсәлән, «Нуры
содур»ның ике кулъязма нөсхәсе һәм тагын өченче бер әсәреннән бик иске кулъязма өземтә бар. Шулай ук,
киң катлау укучыларыбыз өчен, шагыйрь әсәрләренең хәзерге әдәби телгә күчерелгән вариантларын бас-
тырып чыгару да зарур.
Мөхәммәдьяр, аның әсәрләре турында сүз чыккач, шуны да әйтеп үтәсе килә: билгеле ки, борынгы чор
татар әдәбиятын, һәм, гомумән, аның тарихын тикшерү, өйрәнү өчен иң элек беренче куп чыганаклар— язма
текстлар кирәк. Шуңа күрә мин яшьләрне әлегәчә халык арасында таралып яткан әдәби, тарихи ядкарьләрне
тагын да активрак эзләп җыярга, аларны мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга өндисем килә. Археографии
экспедицияләр оештыруда башка фәнни үзәкләрдә кулланыла торган уңышлы алымнарны да безгә корал
итеп алырга кирәк дип уйлыйм.
Сорау: Нәкый ага. монысы инде традицион сорау: Сез хәзер нинди эш белән мәшгуль?
Җавап: Хәзергесе көндә үз алдыма куйган бурычларның иң зурысы итеп, татар теленең фразеологик
әйтемнәре сүзлеген төзеп бетерүне саныйм. Күп төрле сүзлекләр арасында фразеологик әйтемнәр сүзлеге
үзенә аерым бер урын алып тора. Теге яки бу телнең үзенә генә хас булган төсмерләрен, шигъри алымнар
байлыгы хасиятләрен чагылдыру җәһәтеннән караганда, нәкъ менә фразеологик әйтемнәр сүзлеге бик
кызыклы һәм зур роль уйный Фразеологик әйтемнәр һәр телнең бары тик үзенә генә хас формалы милли
байлыгы итеп карала. Бездә бу өлкәдә бернәрсә дә эшләнми дип әйтеп булмый: кайбер теоретик
тикшеренүләр к үренгәләде, кечерәк булса
да җыентыклар чыккалады. Әмма әлегә фразеологик ейтеммеребезнөң чагыштырмача тулы сүзлеге
чыгарылды дип әйте алмыйбыз, елбөтте Телебез бик бай. сь а-ылмалы. кеше күңеленең иң мечке халәтләрен
дә, һәртерле шигьри һәм катлаулы фәнни тәтәйчеләрне дә бирә алырлык маһир тел ул Шуңа күрә телебез
җәүһәрләрен үзендә туплаган һәртөрле характердагы сүзлекләр тезү—безнең алда күп белгечләрнең ты-
рышлыгын көтеп торган мөһим бурычыбыз Фразеологик сүзлек исә шул зур бурыч ның бер өлешен тәшкил
итә.