Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИҢГЕЗЧЕ ЕГЕТ МОҢЫ


аил Шәфигуллин — замандаш язучыбыз. Шуңа куре, мөхтәрәм вдилл«ребезгә мөрәҗәгать иткәндәй, аның исеме янына «танылган, «күренекле» кебек эпитетларны куеп сейләшү ничектер уңайсызрак. гадәткә кеомәгән бер эш булып тоела Гәрчә безнең бетен күңелебез шуны таләп итә. безнең Бөтен җаныбыз әлеге зур талант каршында баш ияргә омтыла Язучы иҗатына карата тый-наклык саклавыбызның тагын бер сәбәбе, күрәсең, гаять баи һәм күпкырлы бу талант көченең бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән һәм лаеклы бәясен алмаган булуымдадыр Хәер, җиңелче бер караш ташИау белән генә әлеге иҗатның бетен нечкәлекләрен иңләп күзаллау мөмкин дә түгел Кайта-кайта уйланасы, кайта-каита ачасы яңа шигъри тылсымнарга гаять бай ул иҗат!
Ф Шәфигуллинның юмористик һәм сатирик әсәрләре, лирик шигырьләре, ненилөрге. балаларга, яшүсмерләргә атал язылган моңсу повестьлары, якты яикәяләре авторның гайсөп киң колачлы әдип булуы турында сөйли Әмма хикмәт жанр герлелегендә һем язылган әсәрләрнең күләмендә генә түгел. Татар әдәбиятына Фаил Шефигуллин дистәгә якын үрнәк хикәя бүләк итте! Инде моңа сокланмыйча калып булмый, инде бу иҗат яныннан битараф кое үтел китү мөмкин түгел.
Ф. Шөфигуллинны без, шагыйрь буларак, киләчәк бәхеткә — «еллар каршына» — йөгереп баручы сизгер йөрәкле, нечкә күңелле, тынгысыз замандашыбыз итеп иуробез
Кем ул төнлә факел татып чаба
Киләчәккә, еллар каршына’
«Уяу булыгыз, кешеләр'» дигән сүтләр
Уелып кала мәйдан ташына
(«Мәңгелек ут»)
Әдәбият мәйданына ул җанлы тормыш эченнән иген кьрларыидягы тракторлар гөрелтесе, чиксез диңгез дулкыннары шавы, «төнге смена»ның йокысыз станоклар җырына кушылып килеп керде Аның шигырь юлларында да хезмәт кешесе күңелендә чагылыш талкан өнә шул кьрыс һәм ягымлы поэтик авазлар ишетелә
Алтын чәчле башын җиз рамнарга
Бар нәрсәгә көче җиткән
Мифик алла, титан төсле.
Яраткан да тимер дөнья.
Тик елмаеп тира кеше
(«Кою цехында»)
■тугайларсыз, бодайларсыз, тургайларсыз-
Ф
Өлгеләргә куен.
Кояш кызыгып карый кайчагында
Ут һәм тимер туен
се бар. Шуңа арыш, чишмә, сандугачларны да «онытып» ул тимер игәү ләү белән мәшгуль; шуңа бу «галиҗәнап» эшче сыйныфына ул аерым бер мәхәббәт белән карый шуңа аның йөрәгендә бар нәрсәдән өстен булып «эшче горурлыгы» яши.
Поэзиягә Ф Шәфигуллин диңгез дулкыннары җырын, диңгезче кичерешләренең тынгысыз яшәешен дә алып керде.
Акчарлаклар ярга очты.
Дулкын шавы - янау катыш, Үксеп кунды корыч мачта. Әйтерсең, бер зәгыйфь камйш
Диңгез тулы хәвеф, әмма кеше һәркайда да кеше булып кала: ул хәрәкәт итә, хыяллана, көрәшә — корабына «кургаш:башлы таулар белән китереп орган» давылларга каршы тора. Шунысы кызыклы: .диңгездә дә ул — җир баласы, Ватан баласы Кешене яшәтүче, «давыл кичкәндә җылытучы» көч — «туган җирне сагыну» тойгысы — бер генә минутка да аның күңеленнәң чыгып тормый Шуңа лирик геройның, бер мачтасы сынган корабны очраткач та, әтисе үлгәннән соң боегып калган өйләрен искә төшерүе, я булмаса, «Чукотка» шигырендәгечә, ерак бер җир кисәген күреп, «шушы ярдан башлана Ватан..» дип уйлануы очраклы түгел. Нәкъ шуңа бит, сади генә диңгез күренешләре дә герой күңелендә кешеләр язмышына бәйле төстә аерым бер мәгънә, фәлсәфи бер фикер юнәлеше уята. Әйе, «дулкынга дулкын бәрелгәч», дулкынны дулкын йотып кына калмый, ә бәлки «дулкынга дулкын сарылгач, дулкыннан дулкын да туа» («Дулкынга дулкын»)
Диңгез дулкыннары эчендә дә гомум кешелек язмышы турында поэтик фикер йөрткәне өчен дә бит шагыйрь заман проблемаларының «кыл уртасына» килеп керә ала
Сулдан Ватаным озата.
АКШ — у.ңнан
Безнең кораб йөзеп бара Кыл уртадан. (сдниг„ кккалары.)
Әмма сулар нейтраль булсалар да, «илләр алай түгел», материклар бер-берсенә шундый якын торсалар да, күңелләр бер булып оешмый. Күкне генә түгел, әледән-әле җанны да «утлы кылычлар» — прожекторлар телеп тора... Самолеттан «уйнап кына... ут яудырып» тюлень балаларын канга батырып китеп барудан тәм тапкан кешеләр яши янәшәдә—* «йокламагач Америка, Азия дә йоклый алмый...»
Чиксез океан суларында шагыйрь «бунтарь җанын, яшьлек хыялларын дулкын итеп, мәңге диңгез булып шаулаган» фидакарь җаннар белән очраша («Беринг диңгезе»), «яхшы ният белән килгән» ак тәнлене сагынган папуаслар җырын ишетә («Миклухо- Маклай»), иңхәтәр минутларда ярдәм кулын сузган интернациональ дуслыкны күрә («Немец егете»). Авторның «Төньяк балкышы» шигыре дә диңгез киңлекләренә үтеп кергән халыклар дуслыгының бәйрәм тантанасы булып кабул ителә: .
Җем-җем. гөлт-гөлт. Зәңгәр, яшел, кызыл, сары. . Гүя анда бар илләрнең Байраклары
Байраклары белән шулай ' Җнлфер җнлфер
Илләр, бәлки, берсен берсе Сәламлидер
Континентлар бер-берсенә Бирәдер кул
Чыгып тынычлык кояшы
Сибәдер нур
Кеше һәм Кешелек язмышы турында борчылу, яну—Ф. Шәфигуллинның бер диңгез шигырьләренә генә карамый, ул аның бөтен «җир шигырьләремнең дә үзәгендә ята.
Шагыйрьнең иң зур дошманы — таш бәгырьле кешеләр:
* Шыр ялангач кыргый кыяларда. Ташларда да ник гөл үсә сок?
Таш бәгырьле кешеләр,дигән сүздән Оялалар ташлар, күрәсең

— Обманула-а-а... Сначала каш сикертеп башымны әйләндереп йөрде... А теперь әйтә, что Уфада ирем белән малаем бар... уа-уа-уа...»
Шулай итеп -томан» тарала: безнең күз алдында тормышыбызның бер күренеше — көләсене дә, елыйсыны да китергән чып-чын «замана баласы» пәйда була.
Чынбарлыкның һәм кеше халәтенең эчке охшашлыгын «шагыйрьләрчә» нечкә һәм төгәл күреп ала белә Ф. Шәфигуллин. Бу төр образ-алымнар да шулай ук аның иҗатында чынбарлыкны художестволы танып белү чарасына әвереләләр, герой психологиясенең асылын ачуда, характерның эчке үсеш сызыгын билгеләүдә алар гаҗәп төгәл ориентир хезмәтен үтиләр.
Язучының «Бер мәхәббәт тарихы» хикәясен искә төшерик. Биредә автор: «Элек мин кызлар белән таныша алмыйча иза чигә идем. Аракыны ташлагач, хәл үзгәрде»,— дип укучыны лирик герой белән гомум төстә генә таныштырып куя да, калган бөтен эшне — геройның эчке дөньясын ачуны — әлеге чагыштыру, охшашлык ассоциацияләре башкара:
«Әле беркөннәрдә Фәнзилләр туенда бик озаклап Нәзирәне күзәтеп утырдым. Чәчләрен дә әллә ниләр кыландырып, кырыкка бөтерел бетермәгән, сыра күбеге сыман күпертеп, маңгаена гына төшереп куйган».
Монысы герой күңелендә туган беренче ассоциация! Хикәянең калган бөтен сюжет сызыгы, образлар системасы әнә шул төр образларга бәйле төстә оеша.
Менә «лирик» героебызның кызны озата кайтуы:
«Багана башларындагы лампалар мөлдерәмә тулы әче бал грәфиннәренә охшаган. Тротуар буендагы чәчәкләрдән тройной одеколон, ликер һәм дә Тагын әллә нинди мин авыз итеп карамаган татлы шәраб исе килә«...»— Ай-Һай, Нәзирә! Син шешә җыючы Гыймраннан да тибешрәк йөрисең!» ■— Гастроном чатына кадәр генә озатыйм әле, Нәзирә?» «Шунда Нәзирә авызыннан, шешәдән бөке атылып чыккандай, хәтәр-хәтәр сүзләр барысы берьюлы шартлап чыкты...»
Шулай итеп, әлеге образлар ярдәмендә төп геройның эчке дөньясы, аның үткән һәм бүгенге язмышы, аны чолгап алган кешеләр, автор карашы һ.б. тулы бер ачык картина булып гәүдәләнә.
Герой психологиясенең нюансларын ачып салган мондый чагыштырулы образларны Ф. Шәфигуллин башка бик күп хикәяләрендә дә гаҗәп уңышлы файдалана:
■■Кар җыйгыч көрәкләрдәй зур куллары тун кесәләренә керделәр дә чыктылар, керделәр дә чыктылар...» («Тынгысыз заман»)
«йөзе өстәл лампасы шикелле янып тора. Сул колагына төшеп терәлгән кепкасы өстәл лампасының кыегайган тәлинкәсен хәтерләтә. Аккордеоны тезләренә кадәр сузылып төшкән. Илсур селкенгән саен, тамагына чи бәрәңге утырган каз сыман кызганыч тавышлар чыгара Телевизор экраны чаклы кул аркасында инә очы кадәр кан табы». (-Илсур, торба һәм аккордеон»)
Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин, әмма китерелгәннәреннән дә ачык аңлашыла булса кирәк: шагыйрьләр яратып кулланган бу төр образлар оста художник кулында зур сурәтләү көченә ия. Алар авторның нечкә психолог, фантазиясе чикләнмәгән, үткен күзле, шигъри җанлы каләм иясе икәнлеген күрсәтәләр. «Көмеш лампа», «Акыллы киңәш». -Әни кунакка киткәч» һ.б. хикәяләрендә язучы бу пародияле образларны әсәрнең тулаем эчке структурасын оештыручы алым итеп тә куллана.
Чынбарлык үлчәмнәренең эчке халәт логикасы белән тәңгәл килмәве язучының психологик образларында,— дөньяны үзенчәлекле төстә кабул итеп, үзенчәлекле төстә яшәгән геройлар тормышын сурәтләвендә бигрәк тә нык сизелеп тора. Әлеге геройларның тел һәм сөйләм рәвешләре дә. уй-фикер йөртүләре дә, холыклары, кылган эшләре дә ничектер икенчерәк, башкалардан аерымрак, азрак сәеррәк һәм калкурак...
Ф Шәфигуллинның «Сафура, Бәкер һәм трактор» хикәясендәге геройларның сөйләшүе һәм үз-үзләрен тотышына игътибар итик.
Әнә авыл халкы, елап-сыктап, фронтка китүчеләрне озатып кайта. Шулвакыт авыл читендәге өйдән «яшь кенә бер ир белән яшь кенә бер хатын»—безнең геройларыбыз гөрләшеп чыга:
■— Бәкер дим. соңга каласың, чукынчык, йөгер тизрәк...
— Ашыктьфма. Сафура... Уйнарга китмим, фронтка китәм. Ишетсен колагың, карап кына йөрт тракторны.
Ишеттем ләбаса. Йөгер тизрәк, поездга соңга каласың, Бәкер...
Калмыйм. Алай-болай ватыла-нитә калса, карбюратор белән магнетога тыгылма Аларына синең баш җитмәс. Бригадирга күрсәтерсең.
Бар инде. бар... Берәр җиргә китә башласаң, «карбюратор», «магнето» дип тең- кәмә тиясең чистый...
Телеңә салынма, җен хатыны. Алай-болай булса, кайткач, кара аны...
— Курыктым ди бик! Котым очты...

ларның үз-үзләрен тотышларында, холык-фигыльләрендә, характерларында, сүз-фикер сөрешләрендә никадәр милли үзенчәлек (соңгы очрашу эпизодына гына игътибар итегез), без — укучылар күңеленә ни дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы булган чын совет кешесе рухы сизелеп тора.
Колачлы тематикасы, тирән фәлсәфәсе, нечкә психологиясе, югары эстетик эшләнеше һәм, әлбәттә, милли һәм гомум яңгырашы белән әлеге әсәрне рус әдәбиятындагы Чехов, Шукшин хикәяләре белән янәшә куясы килә. Бу хикәя күпмилләтле совет әдәбиятының гүзәл казанышы. Совет халкының үлемсезлегенә ул тере һәйкәл!
Биредә тагын авторның диалоглар остасы булуын һәм аларда геройларның характерын ачуга гына түгел, ә бәлки герой психологиясенең эчке хәрәкәтен, ягъни аның эчке һәм тышкы көрәш параметрларын күрсәтүгә дә зур игътибар итүен билгеләп үтәсе килә. Язучының үз хикәяләрендә әледән-әле драматургия жанры алымнарына күчеп китүе (аның монолог яисә диалоглардан гына торган әсәрләре дә шактый гына) бер дә юкка түгелдер. Сүз сөреше, әйтелгән һәм әйтелеп бетмәгән җөмлә, ымлык, паузалар ярдәмендә автор укучыны иң кыска юл белән герой психологиясенең «кухнясына» алып керә.
Гаҗәп төгәл тотып алынган бу диалогларда без геройларның характер үзенчәлеген дә. аларның тип буларак эчке хәрәкәтен дә бик ачык күрәбез. Алар күләм ягыннан кыска гына булсалар да, тасвирга гаҗәп зур психологик информация алып киләләр һәм оста художник кулында көчле сәнгать коралына әвереләләр.
Авторның тагын бер әсәренә тукталып узыйк. Ул «Күрше хәлен күрше белә» дип атала. Әсәр героеның характер үзенчәлекләрен җентекләп санап торуның биредә мөгаен кирәге дә юктыр. Хикәя монолог рәвешендә — психологик сурәтләү чараларын алга куеп язылган, шуңа да геройның үз авазын ишетү аның эчке дөньясын, характер үзенчәлеген күзаллауда отышлырак булыр дип уйлыйбыз.
• Чикләвегегезнеңстаканы илле тиендер инде? Спекулянтның да спекулянты икәнсең, Ә, егерме тиен? Нигә егерме генб тиен әле дими ни диим, юк бәягә чикләвек сатып торгач».
Әлеге героинябыз, базарга баргач, шул рәвешчә, юлында очраган һәр кешегә «өлеш» чыгарып юлын дәвам итә.
«Йомыркаң бик вак икән, түтәй, карга оясыннан җыеп килдеңме әллә? Тукта, тукта, алмый тор, абзый, кабып карыйк әле башта кәбестәсен. Тфү, әчегән. Авызга капкысыз. Миңа алма кирәк ие. Бульнискә алып барырга...»
Башыннан аягынача, эче-тышына логикасызлык чире йоккан, кешеләргә карата әшәкелек, ваклык, яла, гайбә>. зәһәрлек белән тулы җаныннан тирә-юньгә агу чәчеп йөрүче бу натура хикәя азагынача әле тип буларак шактый тулы ачылырга өлгерә. Аның бөтен кыланышларына да тукталып тормастан (гәрчә аларның һәрберсе бер «кәмит», һәрберсе авторның бер табышы), әсәрнең финалын гына искә төшерик: героиня, ниһаять, өч ай элек каты авырып киткән күршесе хәлен белергә больницага барып җитә һәм: «Беткәнсең ич, бөтенләй беткәнсең. Болай булса, тереләм, дип өмет тә итмә. Армиядән улыңны чакыртып кайтарырга кирәк. Менә алма алып килгән идем дә үзеңә, ашый алмассың шул. Үлемтекләрең бармы, ичмасам? Ай-яй. күзләреңдә яшәү нуры калмаган инде бер дә...»— дип аны юата.
Биредә без Тукайның кайчандыр милли типлардан көлгән әче сатирик авазын ишеткәндәй булабыз. Ф. Шәфигуллинның таш бәгырьлелек белән булган көрәше сатирик хикәяләр жанрында әнә шулай дәвам итә.
Әйтергә кирәк, мондый калку һәм истә калырлык итеп эшләнгән, индивидуаль үз йөзен тапкан һәм типик яңгырашлы юмористик образ-типлар язучы иҗатында аз очрамый. Әдипнең «Чаян «чыларга гына хас үткен күзе, шагыйрьләргә генә хас нечкә күңеле кеше яшәешенең нинди генә серле почмакларына үтеп керми дә, нинди генә уңай һәм тискәре сыйфатларны анализлап күрсәтми. Ф. Шәфигуллин бигрәк тә кешеләрнең үз-үзләренә һәм. әлбәттә, башкаларга яшәргә комачаулаган тискәре сыйфатларына карата рәхимсез:
Әнә бер тиенлек сүзен теләсә кемне бүлеп, теләсә нинди сүз арасында кыстырып, берничә көннәр буена кабатлап йөри торган Илсур («Илсур, торба һәм аккордеон»); әнә ташкүлчим шигырьләре белән редакция хезмәткәрләренең җилегенә үткән, «җанын алган», ахыр чиктә, аларны эштән китәргә мәҗбүр иткән шагыйрь Җан Али («Җан Али»); әнә бөтен дөньяны куадратларга бүлеп кенә күз алдына китерә алган Нургиз («Куадрат Нургиз»); әнә күршесенә гомерендә «ике тапкыр» аяк басып, анда да үз байлыгын кайгыртып көлкегә калган Галиәхмәт абзый («Сарык»); әнә хәйлә-мәкер белән яшәүче, әтисез нарасыйлар исәбенә мал җыюдан да тайчынмаган, аларның сугышта хәбәрсез югалган әтиләренең тунын, кәҗә тиреләрен, җыйган чикләвекләрен үзенә алып, алмашка кәтүк һәм юмарт итеп сыбызгы бирергә яраткан чүпрәкче Әкмәл («Сыбызгы») һ.б.
Күргәнебезчә, язучының көлүе башлыча сатирик юнәлешле — аның күпчелек әсәрләре нигезендә әче көлү ята. Әмма биредә шунысын да ассызыклап үтик. Ф. Шәфигуллин сатирасында, ирониядән дә бигрәк, юмор ягы өстенлек ала. Юк, теш ыржайтып, нәф
рәтләнеп түгел, кешеләрнең кимчелегеннән кызыклы ител, гьыбрәтле итеп, елмайтып һәм җилеккә үтәрлек нечкә итеп келә белә ул. Еш кына бу иелүнең аеыз еру гына булмыйча, әрнетүле. фаҗигале келүгә әверелүе дә очраклы түгел Ченки Ф Шәфигул- лиииың юмор-сатирасы тормыш катламнарыннан, геройларның зчке дөньялары. характер ж ас кетләреннән үсеп чыга. Шуңа аларда, нәкъ тормыштагыча, фаҗига һәм комик башлангыч, елау һәм көлү бергә үрелеп яши. Нәкъ шушы үзлекләре—кызганыч та, * калие дә булулары белән бу хикәяләр Чехов һәм Шукшин әсәрләрен хәтерләтә дә =
Ф. Шәфигуллинның «чиста» юмордан гьыа торган хикәяләре дә аз түгел Аларның i кайберләренә без алда тукталып та үттек. Болар янына ааторньҗ җитди әсәрләренә - килеп кергән юмор элементларын — лирик моңсулык белән ертелгән юморны да («Таль- “ ян гармун» һ.б.) янәшә куйыйк. Болар язучының киң күңелле, олы җанлы, шаян рухлы калам _ остасы булуын күрсәтә.
Җыел әйткәндә, бу күптерле. күпкырлы юмористик һәм сатирик образлар Ф Шәфигул- ± лииның келү өлкәсендәге бик сирәк очрый торган табигый таланты, зур художниклык кече = турында сейли. Г. Тукай һәм Ф Әмирханнан соң татар әдәбиятында мондый келдерү куәтенә ия икенче бер юморист язучы булганын без хәтерләмибез ’
Ф Шәфигуллинның җитди жанрда язылган проза әсәрләре тулаем диярлек балалар = әдәбиятына карый Дәрес, әлеге утыздан артык хикәя һәм алты повестьның укучылары = яшь ягыннан бер-берсеннән нык аерылып тора. Бу әсәрләрне тигез дип әйтерлек еч * элешкә, нәниләр, балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына бүлеп карар идек
Алариы берләштереп торган тагын бер сыйфатка игътибар итик Ул — Ф Шәфигуллин _ иҗатының икенче бер аерылмас үзлеге — лирик моңсулык
Автор үзе шаяртып язганча, дөньяга килгәч ул башта елмая, аннары гына тирә-юньне < яңгыратып елап җибәрә. «Дөнья дигәннәре бик үк кунакчыл каршы алмады мине,— дип яза ~ әдип— Йә эссе, йә салкын шунда, йә җил. йә «ңгьр..» Тормышта аңа һәрвакыт шулай «башта көләргә, аннары ирен турсайтырга» туры килә
Мөгаен шулайдыр. Хәер, юмористларның сүзләрен нәкъ киресенчә аңларга чиреклеген истә тотсак .. без бу фикернең нәкъ киресенә дә бик теләп ышана алабыз һич югы, алар бер-берсенә каршы килмичә, берсен-берсе тулыландырып, дәвам итеп кенә тора бугай... Бәләкәй Фаил олы тормыш белән танышып йөргәндә, сабый чактан ук эшләп, керешеп яшәгәндә, үзенең романтик бәхетен эзләп ерак далаларга, урманнарга, диңгез-ләргә барып чыкканда, мөгаен, башта күбрәк лаеш шулпасын твтьүэга. аннан инде, авырлыкларны җиңә-җиңә, аларның күзенә туры карарга һәм хәтта елардай көләргә дә өйрәнгәндер Бу фикерне авторның җитдилек белән сугарылган лирик әсәрләре дә раслап тора Аларның һәммәсе реаль дә, хыялый дә булган ерак балачак иленә тәбәлгән, аларның һәммәсе моңсу, әрнүле. романтик ашкыну тойгысы белән ертелгән Әлеге шигъри балачак илендә йөргәндә язучы, әйтерсең лә көлүен дә. шаяртуларын да, усал итеп «тешләшә» белүен дә оныта — ул уйчанлана, җитдиләнә, йомшак табигатьле моңсу лирик Фаилгә әверелә Җанны иркәләп балачактан искән талгьы саба җиле шулай тылсымлап үзгәртәдер мөгаен кешене
Ничек кенә булмасын, Ф Шәфигуллин балалар әдәбиятына үз һем көтеп алынган кеше булып килеп керде Тиз арада ул балаларның күпне күргән, куп нәрсәне үзләре кебек үк нечкә тойган, олы җанлы киңәшчесенә—алар яраткан «заман» язучысьыа—әверелде. Аның урта яшьтәге балаларга һәм. аннан да бигрәк, балалар әдәбиятының иң четерекле өлкәсе — нәниләр әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур А Алиштан соң прозада нәниләр күңелен шул дәрәҗәдә тирән һәм нечкә аңлап, бу ө/атәдә шулкадәр рухланып эшләүче һәм әдәбиятыбызны югары эстетик эшләнешле хикәяләр белен баета алган икенче бер башка язучыны шулай ук без белмибез Инде бу әсәрләргә конкрет тукталып үтик
Авторның нәниләргә багышлап язылган «Исемең Ләйсән булыр» хикәясе түбәндәгечә— беркемгә дә билгесез бер курчак кичерошләреннен башләньят китә
«Аның янында тезелешеп юрган курчакларның да исемнәре юк иде Шулай да аларны сатып альт бетерделер Уенчыксыз киштәдә ул берүзе калды»
Моның сандаллары, «күбәләк канат җилпегәнгә дә сүтелергә тора» дип әниләр үзләренең бәләкәй кызларына әлеге курчакны алып бирергә һич теләмиләр Сандаллары матур тегелмәгән шул. дип, ахырда, сатучы аны прилавка астына ук ташлый Ә бит курчакның әле берәр нәни кыз белен уйныйсы, ул кызчыкның матур итеп иелгәнен күрәсе килгән иде Монда исә көндез да караңгы һам куркыныч Арә-тҗте. тешләрен ялтырәтьт. тычканнар йөгерешеп үтә Курчакны бу тоткынльжтан җыештыручы апаньҗ ялтьф «үзле йентес маэмае коткара Ул аны күлмәк итегеннән электерел ала да ачык калган ишектән җитез гене урамга чыгыл иөгора
Курчак шунда «зәңгәр чаршаулы бишектә тҗэбеле тирбале. офыкка тешел торган кояшны», «яшел ябалдашлары белән кояш бишеген күтәрел торган мәһабәт агачларны» күрел ифрат сөене Маэмай аны канәфер куагы төбенә илтеп ташлый да үз юлы белән «итеп
бара, ә курчакны, шунда озак ятканнан соң, бер бабай аяклары авыртканга урамны тәрәзә аша гына карап утырырга мәҗбүр булган Ландыш исемле кызчык алдына күтәреп куя.
«бабай, китер тизрәк, җирдә ята-ята туңып беткәндер ул... Нинди сөйкемле курчак!»— дип Ландыш аны сөенеп каршы ала. «Исемең ничек синең?—дип сорый ул курчактан ______________________
Исемең дә юкмыни әле? Синең исемең Ләйсән булыр, яме Син минем янда кал, эзләп килсәләр дә, минем янда кал, яме, Ләйсән. Бабай сиңа тәти сандаллар тегеп бирер. Минем аякларым төзәлгәч, без икәү бергә бакчага чыгыл уйнарбыз...«Курчак та кызчыкның куенына атылырга тели. Тик ул шунда ук бу теләгеннән оялып китә: «Әгәр дә Ландыш, яңа сандал өчен шулай шатлана икән бу, дип уйласа, нишләрсең? һәй, сандалларның нигә кирәге бар соң аларның? Шундый килешле исемең, шундый әйбәт дусың булганда, ялан тәпи дә яшәргә мөмкин ич дөньяда...»
Хикәя (ни өчендер бу әкиятне хикәя дип атыйсы килә), шул рәвешчә, тирән мәгънәле символик яңгыраш ала. Андерсен әкиятләренең рухын үстереп, аңа заман төсмере, замлн яңгырашы биргән, гуманистик идея белән сугарылган җылы лирик әсәр барлыкка килә. Автор нәни укучылары алдына «К'ешенең матурлыгы нәрсәдән гыйбарәт?» дигән мөһим фәлсәфи проблема-сорау куеп, аларның үз телләрендә—конкрет сәнгатьле фикерләү аспектында шуңа җавап эзли. Язучының нәниләр өчен язылган башка хикәяләре дә бу төп сорау—кеше матурлыгы темасының төрле вариантлардагы чишелеше булып тора.
«Ерык авызлы энекәшем» хикәясе «энәгә җеп тагылгандай» абыйсы артыннан йөрүче Нәсим турында. Арттан йөрүе бер хәл, ул куп итеп ашарга ярата һәм шуның аркасында абыйсын да кушып, күрше малайлары «капкорсаклар чыкты, ырый, ырый, капкорсаклар чыкты...» дип үртәргә ябышалар. Чүп өстенә чүмәлә... билгеле инде, Нәсимгә абыйсы алдында боларның барысы өчен дә «натуралата» җавап бирергә туры килә. Әмма ул, моңа карап, үзенең бу ике яраткан эшеннән аерылмый... кычыткан белән үрле-кырлы сикерткәндә дә тавыш-тынын чыгармый, түзә.
Ә бервакыт, зур тырышлыклардан соң, аны ташлап станциягә киткән һәм, машиналары җимерелеп, көчле яңгыр явып, олы юлда бүленеп калган күрше малае белән абыйсына Нәсим ашарга китерә. Малайлар, сөенешеп, ерактан ук аның каршысына йөгерешәләр. Нәсимнең күлмәк астыннан ләпек чәчрәгән кендеген күреп, шунда абыйсы: «Нишләп капкорсак булсын әле ул, һәммәбез- неке кебек матур ич аның эче... Кешегә ияреп кенә йөри ала дип торам мин аны тагын... Ә ул әнә яңгыр димәгән, ерак димәгән — ялгызы чыккан да киткән.. яшен ташы белән бер...»— дип уйлап куя.
Күрәбез, идеясе ягыннан хикәя алдагы әсәрне дәвам итеп килә: кешенең күрке сандалында, я булмаса тышкы кыяфәтендә генә түгел. Кешенең тел матурлыгы — аның җанында! Ачыгып, туңып, күңел төшенкелегенә бирелгән малайларның әле иртә белән генә үзләре кычыткан белән өтеп киткән Нәсим каршысына йөгереп барулары тикмәгә түгел. Балалар кешелекле җанны тиз таныйлар. Игелекле кеше каршына алар шулай гомер буе йөгерергә әзер. Кеше, гомумән, күңелендә гомер-бакый игелек тоеп, игелек көтеп яши. Хикәядәге бу символик эпизодка салынган икенче төп фикер әнә шунда, күрәсең.
«Зәңгәр шугалак» хикәясе Ф. Шәфигуллин иҗатында гына түгел, гомумән, татар балалар прозасының иң күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Бу хикәя авторның нәни укучылары белән матур Кеше турында сөйләшүенең югары ноктасы. Ул алдагы хикәяләрдәгечә геройның теге яки бу характер үзлеген анализлап кына калмый, ә бәлки геройны тулы канлы, бөтен образ итеп, аны вакыйгалар эчендә, дәвамлы процесста «сынап» карый. Шуңа күрә биш битлек бу хикәя бәләкәй бер повестьны хәтерләтә дә.
Хикәянең төп герое Хәмит, өйләрендәге бар кешедән дә иртәрәк торып, һәр көнне урамдагы шугалакны чистартырга чыга. Әллә ничә тапкыр сынаганы бар аның: «шугалак өстендә аз гына кар тузаны булса — бетте» иң оста уенчы Марат борыла да «кәҗәләнеп» бөтенләй икенче шугалакка китеп бара.«Ә Маратсыз уен—уен да түгел». Шуңа Хәмит шугалакны көрәп, себереп кенә тора да. Тикмәгә генә Зәңгәр шугалак дип йөртмиләр бит аны... Әмма Хәмит боз өстен чистартып кына калмый,— абыйсы Самат уянганчы, аның тимераякларында шуарга да өйрәнә...
Ике айлап вакыт үтә. Хәмит һәр көнне шугалак чистарта, аннан күңеле булганча тимераякта шуа. Менә ике ай инде Зәңгәр шугалакта Түбән оч белән Урта урам — Марат белән Самат командалары арасында кискен көрәш бара. «Боз читендәге кар өемендә тынгысыз аяклар тыпырдый, кызыксынучан күзләр ялтырый. Алары — тамашачылар. Алары — тимераякта шуа белмәүчеләр. Әнә араларында Хәмит тә бар». Аның күзе — Маратта. Кайвакыт ул, үз командаларына гол кергәч, «үэ-үзен белештермичә, бозга сикереп төшә... Тик тагын шул абыйсы. «Син генә калган идең, бар. башыңны карга тыгып куйганчы, сыпырт моннан». Нишлисең, олылар белән әрепләшүдән ни мәгънә? Хәмит яңадан кырыйга: тамашачылар янына чыгып баса...
Көннәр үтә .ора. Әмма тем буе буран котырганда да шугалак өсте ялт иткән була Тамашачылар һаман да Мараттан «попуаслар Миклухо-Маклайны каршы алган кебек «О. Марат, О. Марат», дип ерактан ук «ура» кычкырып кар иш алалар» Шугалакмы кем чистартканлыгы хакында ник берсе бер кызыксынып карасын.. Әмма Маратны күрү белән Хәмитнең бу күңелсез уйлары... иртәнге томан кебек тарала» «Аның күз алдында зәңгәр боз. алка һәм сихерле тимераяклар гына торьвт кала». Аны инде кем калкасьыа ♦ ничә алка керүе дә әллә ни кызыксындырмый Бетен игътибары — Марат хәрәкәтләрендә £ Аның голларын гына ул голга саный. Аның хәрәкәтләрен ул күңеленнән кабатлап бара ; «Хәзер Марат уңга сикерергә тиеш, хәзер бер аягын күтәреп, күз иярмәс тизлек белән артка у талпынырга һәм бер урында зырылдап әйләнергә тиеш. Барысы да дәрес Гол!» Самат - хәрәмләшәсең, дип таягын атып бәрә Аның ейЬи Хәмит уйнамакчы. Тик шунда абыйсына ~ кушылып, «чәүкә баласы, иң элек такыр юлдан тәпи-тәпи йөрергә әйрән» дип аны = Марат та мыскыл итә. Гарьлегеннән елар-еламас булып торган Хәмиткә әтисе әнә шул чагында өр-яңа тимераяклар китереп тоттыра. Менә шунда уйиап күрсәтә дә = инде ул малайларга... Нинди генә хәйләле хәрәкәтләр ясал карамый Марат әм- - ма «кая гына барса да. аның юлына өермәдәй бетерелеп Хәмит килеп чыга һәм — алка- ♦ дан җилләр исә».
«Кышын көннәр кыска. Акрынлап караңгы тешә Тәрәзәләрдәге багана башларындагы. “ урам чатларындагы электр утларының шәүләләрен үзенә җыйган боз өсте, зәңгәр очкыннар чәчеп, җем-җем итеп яна башлый... Хәмит аңламый — әллә Зәңгәр шугалактан агыла бу якты йомшак нурлар, әллә үзенең нәни йөрәгеннән ташып чыга»
Хикәя үзе дә әнә шундый нурлы хикәя булып күңелгә иңә. Монда күңел матурлыгы, яктылык, җылылык Монда характерлар аерымлыгы, монда характерлар кереше Нинди к генә проблемалар кисешмәгән бу кечкенә хикәядә?! Үэ-үзеңне җиңү хезмәткә мәхәббәт, түземлелек, тыйнаклык, олыларга ихтирам, үзеңне ярату хисеннән өстен булу, оптимистлык, максатка бирелгәнлек, хикәянең заман темасы һәм заман рухы белән 7 сугарылуы... олылар белән балалар арасындагы уртаклык һәм бөтенлек Реальлек һәм романтик рух гармониясе Кыскасы, биредә автор нәни геройларының тулы канлы тормышларын сәнгатьле чагылдыруда классик бер камиллеккә ирешә
Авторның «Акмөгез». «Беренче кар», «Ликандр». «Бал», «Кырмыска турында баллада» «Кеҗәмогез йолдызлыгы-һ б хикәяләре балага табигать серләренә төшенергә, аның матурлыгын күрә һәм аңлың белергә ярдәм итә. Бу әсәрләрдә табигать белән кеше арасындагы бөтенлек, уртаклык җепләренең ныклыгын һәм әлеге дуслык-бердәмлекне саклау кирәклеген искәрткән күп төрле проблемалар урын ала Алар барысы да уртак максат — шигъри күңелле, матур җанлы, патриотик рухлы чын кеше тәрбия итү хисе белен сугарылган
Ф. Шәфигуллинның укуга һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән, баланың мораль йөзе турында кайгыртып язган әсәрләреннән «Ярдәмче». «Хыянәт», «Сугышчан бурыч» һ б.
Соңгы хикәя үзендә чагылыш тапкан педагогик тәрбиянең оригиналь чишелеше белән истә кала Бик күп ата-аналар кебек үк. Нәбирнең _ә отн-онисе бердәнбер улларын киләчәктә укымышлы да. эшчән һәм игелекле дә итеп күрәселәре килә Шуңа әно өйдә Нәбир ечен бетен шартлар тудырылган да Ашыйм дисә, ашарына киим дисә, «ияренә'— һәммәсе баштан ашкан. Уллары «2»ле алса, ата-ана хәзер йөгерешеп мәктәбенә барып җитә Өйдә дә балага күз-колак булып, вакытьыда уйнатып, вакытында аңа дәрес әзерләргә кирәклеген исенә төшереп, кыскасы, аны даими игътибар үзегенде тотып, олылар зур тәрбия зше алып баралар Нуребез, чып-чшн бүгенге балалар һәм бүгенге етн-
Бөрвакыт ети-әнисе кунакка киткеч. әйдә хуҗа кеше булып Нәбирнең әбисе кала һәм шунда Нәбир өчен «эш-мешәкать белен тулы тынгысыз «өннәр башлана» аңа аша рына әзерләргә дә. төймәсен тагарга да. ботиниаларын чистартырга, дөресләре турында уйланырга, хәтта китапларын тутьфу зше белен дә шөгыльләнергә туры килә
уйласын
дип. үтемт
Нәбир
Язучының урта яшьтәге мәктәп балалары ечен язылган әсәрләре укучыны олы дөньяга алып чыга. Бу табигый дә. Балаларның бу яшьтә күрү офыклары бермә-бер киңәя, аларны кызыксындырган мәсьәләләр до артканнан арта, төрлелене һем катлаула-
хикәяләрен аерып карарга мөмкин


Әлеге әзектән авторның осталыгын тагын бер кат күрәбез. Никадәр җитди мәгънәләр 1акында сейләшел бара бу ике яланаяклы малай. Үзләре турында түгел, колхоз язмышын кайгьртып, әтиләре, ил язмышын кайгыртып. Аларның сүзсез кичерешләре, арба тәгәрмәченең авыр шыгырдавына кушылып, безнең җанны әрнетә
Менә шундый авыр һәм киеренке вакытта алар янына таныш булмаган бер солдат килеп чыга.
«Адымнары... нык, куллары нинди зур аның Шулай буладыр инде ул фашистларны чәнчелдергән чын солдат! Шәмәхә күзләрендә йомшак елмаю Маңгаенда җәрәхәт ззе» Әнә ул борыннары йомшаган малайларның башларыннан сыйпап* уза, баткан тәгәрмәчләрне карый, «Нык утыргансыз!* дип, бил каешын тезәтеп куя.
«Әллә тургай җырыннан, әллә тугай яшеллегеннән, әллә малайлар иелүемнән исергән инде солдат — атлаган уңайга чайиалып-чайкалып китә Үзе бертуктаусыз елмая, зур учлары белән өледән-әле күзләрен серткәли...»
Солдатның дымлы керфекләрендә без аның утны-суиы кичкән олы җанын гьыа түгел, бер үк вакытта, сугыш фаҗигасен дә. яшәү һәм тыныч тормькиның нинди зур. газаплы, кетеп алынган татлы бәхет булуын да бик ачык тесмерлибез. Әлеге 3—4 битлек хикәядә күләмле әсәрләргә генә сыярлык тирән мәгънә, хис. шигърият яшеренгән Иң әһәмиятлесе шунда бу фәлсәфи мәгънәне бәла үз телендә, үз күңеле аша үткәргәндәй, кичереп кабул итә- Татар совет балалар әдәбиятының тарих и-социаль темаларны нәни укучыга җиткерә белү осталыгы традициясенең ни дәрәҗәдә югарылыгын әлеге хикея бик ачык раслый булса кирәк
Ф. Шәфигуллинның әрнүле сугыш елларына, үзенең балачагыма кайтуын бигрәк те аның олы яшьтәге мәктәп балалары һәм яшүсмерләргә багышланган повестьларында һем лирик хикәяләрендә күрәбез.
Язучының сугыш һәм сугыш арты елларына туры килгән балачагы һәм яшьлегенең катлаулы кичерешләргә бай биографиясе, шулай ук әлеге кичерешләрне тирәнрәк итеп, масштаблырак итеп ачу теләге, кыска жанрны үзрек иткән әдипне повесть жанрында каләм сынап караула да зтергәи. Нәтиҗәдә, ул үзеиең яшьлек елларының кайтавазы булган •Бер малай, әч аргамак*, «Бәхет йолдызы астында» һәм«Өй салуның ние бар*. *Ак маңгайлы бүреләр* исемле повестьларын иҗат итә Аларда автор малай һәм яшүсмер геройларының икмәк эчен, яшәү ечен булган керешләрен, үзләре вч кее дә. фронт ечен. Ватан ечен, халык ечен, тугрылык һәм якты идея ечен җаннарын бирергә әзер торуларын сурәтли Бу керештә аларның фидакарьлеге, эчкәрсез самимнлеге, рухи матурлыгы кызыл җеп булып сузыла. Әлеге яшь геройларның үз күңелләрендә тормыш романтикасының чакыру лы аеазын ишетүләре, шул чакыру белен ерак диңгезләргә, ерак далаларга, ерак урманнарга чыгыл китүләре, һөртерле каршылыкларны еата-җимерә хакыйкатькә юл ярулары, әти-әниләре кебек үк, халык бәхете ечен изге керешкә килеп кушылулары зурсәнгать осталыгы белән тасвир ителә Вакыйгаларның, кичерешләрнең бер үк вакытта романтик һәм реаль тормыш — тарихи чынлык белән сугарылу|<—аларның тазсир итү кәчон тагын да арттыра
Ф. Шәфигуллинның яшүсмерләр ечен язылган лирик хикәяләре дә. асылда, шушы бербетен художестволы автобиографиянең тәрле кыйпылчыклары сыман, доресрәге. шушы зур бер лирик герой образын барлыкка китергән тәрле тестәге нигез тҗцлары бу лью кабул ителә Язучының «Авылым сандугачы», «Тальян гармун» «Ислемай» һ. б хикәяләре әнә шундыйлардан Аларда һәм язучының башка бик күп әсәрләрендә автор үзе. шулай ук аның замандашларының, беренче мәхәббәт тойгылары, аларның ә» лак йезә. аларньҗ шатлык-борчу. теләк-идеаллары нык истә калырлык итеп гәуделендерелә
«Әлфинур» һәм «Сыерчык бураны» повестьларында язучы тормышта беренче мәете- кыйль адымнарын атлаган замандашларыбыз— яшүсмерәгет һәм кызларның күңеленә, катлаулы, каршылыклы, әмма кызыклы рухи деньясынә үтеп керергә һем аны укучыларга да бетен габигыйлегендә күрсәтел бирергә омтыла
Нәниләр һәм балалар әдәбиятында күңел матурлыгы турында сейлешә башлаган сүзен язучы яшүсмерләр әдәбиятында яңа бер колач, күтәренкелек белен дееам иттерә Безнең алда илленче-җнтмешенче еллар яшьләренең җанлы образы күз алдына «нлеп баса
Ф. Шефигуллии әнә шундый гаять киң диапазонда иҗат зшченлеге алып барган әдәбиятта бүгенге яшьләргә зур фидакарьлек үрнәге күрсәтүгә ирешкән олы йорок- пе әдипләрнең берсе Аның юмарт иҗаты һәрке»»ге дә тигез үз элешен чьгәра олылар ечен ул җылы юмор һәм гаҗәп үткен сатирик әсәрләрен, әшүсмәрләргә канатлы һәм ашкынулы романтика белән сугарылган фәлсәфи-патриотик омгырьпарен, моңсу повестьларын, оптимист рухлы лирик хикәяләрен балаларга табигать һем кешелек язмышын кайгырткан җитди уйлануларын, нәниләргә матурлык турындагы хикмәтле, җылы гшрик хикәяләрен бүләк нгге Тиз арада Ф Шефигуллии үзен талантлы заман язучысы, зур художник ител танытты, күпкырлы иҗаты белән әдебиягьФызны классик әсәрләргә баетты